Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӘБИ ПАТШАНЫҢ СӨЯРКӘЛӘРЕ

 

Укупыларыбызга бер сүз Хәтерегездәдер, журналыбызның былтыргы җиденче санында -Явыз Иванның хатыннары- дигән әсәрне тәрҗемә итеп чыгарган идек Сезнең игътибарга урыс патшаларының шәхси тормышына кагылган тагын бер тәрҗемә тәкъдим итәргә булдык Бик урынлы бер сорау туарга мөмкин: «Нәрсә, татар әдәбиятының төп мөнбәре саналган журнал, татар әдипләренең иҗаты белән риза булмыйча, пешкәнрәк- җимешләрне күршеләр бакчасыннан эзлиме'’ Яисә сенсация артыннан куамы’’- Түгел, әлбәттә. Болгавыр һәм тиз үзгәрүчән заманнар килде. Без татарлар, хәзер җиде юл чатында басып торабыз кайсы юлны сайларга’’ Ә киңәш бирүчеләр җитәрлек шулар арасында кемдер безне кирегә Рөсәй кочагына борылырга өнди, бөек державаны мең еллар буе бергәләп берәмтекләп җыйдык, аның тарихында төрле-төрле чорлар очраса да маяк булырдай алтын баганалары да бар аларның исемнәре — Иван Грозный Боек Петр һәм Боек Екатерина, калганнары да кул кушырып утырмаганнар, державаның түбәсен сипләгәннәр. ныгытканнар искиткеч зур һәм гаҗәп ил төзегәннәр ди һәм безне шулар рухына таянырга чакыра Хуш бик әйбәт Тик кемгәдер таяныр өчен, андыйларның рухын-хәятен дә яхшы белергә кирәк бит Менә ни өчен без бүген халыкта Әби патша- дип иортелгән Екатеринаның шәхесенә морө- җәгать итәргә булдык. Ә киләчәктә, шәт. Бөек Петр белән дә якыннанрак танышырбыз әле Екатеринаның яшьлек маҗаралары би патша Екатерина II 1729 елның 21 апрелендә туган Аның әтисе, принц Христиан-Август Ангальт-Цербстский уч тобе кадәр генә зурлыктагы немец кенәзлеге хөкемдарының төпчек энесе була. Төпчек балага ата мирасыннан мәче генә кала дигәндәй, ул бик ярлы яши. шуңа күрә аңа тамагын туйдырыр өчен ниндидер кәсеп эзләргә туры килә Хәер Пруссия короле Бөек Фридрих букча асып ипи телеме эстәргә чыгарып җибәрми аны Кесәсендә сукыр бер тиене булмаса да. байбәтчә бит Помераниягә губернатор итеп билгели Принц Христианның хәләл җефете — Рәсәйгә хуҗабикә булачак Әби патшаның анасы — тумышы белән Голыитеин-Готторп кызы Иоанна-Еписа- вета. яшь чагында үтә дә чибәр һәм шактый җиңел холыклы хатын булган, диләр Шулай да ул танышларын бик оста сайлый белгән, күрәсең: хәтта Боек Фридрих үзе. башы-күзе әйләнеп, гүзәл хатын белән мавыга башлый һәм нәтиҗәдә Бөек Екатерина дөньяга килә Менә ни өчен Пруссия короле бер билгесез немец губернаторының кызын, кулыннан килгән бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып, урыс тәхетенең варисына ярәштерергә тырышкан Ә Тиз мавыгучан кайнар темпераментын Боек Екатерина әнисеннән мирас итеп алган Әтисе булып саналган принц Христиан хәләл җефетенең итәк асты романнарын башына да китерми Принцларга хас зиннәтле сарайларда да яшәмиләр алар, торган җирләре гап-гади бер йорт була Сабый кызчык Софья Августа Фредерика Эмелия (Екатеринаның немец чиркәве биргән исеме әнә шундый) тузанлы урамда кара халык балалары белән аунап үсә Әнисенең холкы җиңел булуга карамастан кулы бик авыр булган кечтек кенә гаебе өчен дә ул кызын аяусыз яңаклап торган Шул хакимлек соючән дорфа немец хатыны урыс императорларының нәселләре белән туганлык тота дип кем әйтер иде икән? Чынлыкта принц Гольштейн-Готторпский белән алар ике туган балалары булалар ә анысы урыс императрицасы Елисавета Петровнаның бертуган сеңлесе Анна Петровнага өйләнә Еллар үтсә дә Елисавета Петровнаның йорөгендә мәңге җуелмас эз саклана ул Гольштейн-Готторпскийлар йортын беркайчан да онытмый Тәхеткә менеп утыру белән ул үзеннән алдарак башына таҗ кигән яшь патша Иоан Антонович Брауншвейскийны ата-аналары белән бергә. Архангельск губернасына сорә һәм шундук үзенең бертуган кардәшенең улы принц Карл-Ульрихны чакыртып Петр исеме биреп чукындыра һәм тәхет варисы итә Килмешәк цесаревичны Елисавета Петровна балигъ булуга башлы-күзле итәргә карар кыла чонки тәхетнең нәселдөн-нөселгә күчүен тели Торле ипләрдән кәләш эзләү башлана Ә Петр Федоровичка читтән беркем дә кирәкми ул муеныннан фрейлина Лопухинага гашыйк һәм моны патшабикәгә җиткерә Елисавета Петровнаның җен ачулары чыга Лопухинаның өнисе сарай стагс- дамасы. кайчандыр аның күлмәк сайлый белмәвенә төрттереп аны бик уңайсыз хәлдә калдырган була Елисавета Петровна тиз арада Лопухинаның әнисен дәүләткә хыянәт итүдә гаепли һәм башта аны тәгәрмәчкә бәйләп җәзалап үтерүгә хөкем иттерә ә соңыннан, бераз күңеле йомшарып, җәзаны үзгәртә өлкән яшьтәге статс-даманың телен кисеп ташлыйлар һәм. Троицкии мәйданында халык алдында камчы белән суктырганнан соң. Себертә сорәләр Елисавета Петровна гомумән, урыс патшалары арасында иң беренче булып -мәрхәмәтлелек» күрсәтә башлаган кеше үлем җәзасын ул тел кисү белән алмаштырган Шулай итеп, аның заманында Рәсәйдә меңнәрчә кеше телсез кала Сүз җаеннан әйтеп китик, Екатерина II дә аның эзеннән китә тәхеткә утырган конне ул йола буенча, җинаятьчеләргә амнистия бүләк игә һәм Рөсәи урамнары теле киселгән кешеләр белән тула (Пушкинның -Капитан кызы - повестендагы телсез башкортны исебезгә тошерик Тәрҗ искәрмәсе) Лопухина белән эшне бетергәч, Елисавета Петровна Пруссия короле тәкъдиме белән, принцесса Софья-Федерика кандидатурасына туктала әлбәттә, монда эшне бу ярлы кыз файдасына аның Елисаветаның яшьлек мәхәббәтенең туганнан туган сеңлесе булып чыгуы хәл итә Елисавета Петровна булачак килене алдында балавыз булып эри. ул хәтта аның әнисе белән икесенең юл чыгымнарын да Рөсәй дәүләте остенө ала Токле аягың белән килеп кенә җит. килен! Әмма беренче күрешүдә үк Петр Федоровичның кәләштән күңеле кайта икәү генә күзгө-күз калуга уп Софья Федерикага Лопухинаны яратуын әйтә һәм бары тик шул кызга гына ойлөнергө телөвен яшерми Ләкин Софьяга Петрның яратуы-яратмавы барыбер! Аңа ничек тә урыс патшасы хатыны булырга кирәк Петр Федоровичка чигенергә урын калмый чиксез хакимиятле тутасының ихтыярыннан чыгып кая китә алсын соң ул?' Софья Федерика өнисе белән бергә Петербургта яши башлый Чая кыз французчаны су урынына эчә. ө бу, императ рица уйлавынча ходай биргән иң зур сәләт Принцессага кичекмәстән урыс телен православие дине кануннарын ойрәтө башлыйлар Кыз укуга һәвәс булып чыга бик теләп урыс тепен ойрәнө латинча сукалый башлый Тацит Вольтер. Дидро китапларын яратып укый һәм шул арада сарай тормышын җентекләп күзәтүне дә онытмый Бөтенесе дә киләчәктә кирәк булачак1 Әйтергә кирәк ул чорда патша сараендагы гореф-гадәтләрне әхлакый яктан бик тотрыклы булган дип булмый шуңа күрә Екатеринаның туйга чаклы ук ирләр белән гыйшык-мыйшык уйный башлавы бер дә гаҗәп түгел Иң беренче каш сикертүләрен ул сараи Дон-Жуаны дип аты-чабы чыккан Чер нышевка багышпый Чернышев белән аның арасында чын мәгънәсендә шу хыр-мухыр булдымы икән юкмы —тарих бу турыда тулы мәгълүматлар калдырмаган әмма Чернышевның принцесса белен үзен бик тә әдәпсез һәм булачак кияүнең ачуын китерерлек дәрәҗәдә кыю тотуы базар хәбәре булып йоргөне билгеле Петр Федорович көлешенең Чернышевка дәрт белән күз Я «К У • м> и 129 атуын бик тиз күреп ала һөм хурлана башлый. Принцессаның якыннары аңа ут белен шаярмаска киңәш итәләр, юкса тәхет варисы белән туй ясаудан колак кагарсың, патшабикә булу хыялыңда җимерелер, янәсе Чернышевны вакытлыча чит илгә таярга мәҗбүр итәләр Ил капкасы аңа бары тик тәхет варисының туе узгач кына кабат ачыла Екатеринага уналты яшь тулган конне иртүк, ботен йоласын китереп искитәрлек зур туй ясыйлар ниһаять, ул Петр Федорович белән икәүдөн-иквү генә кала Борынгы гореф-гадәт буенча. Елисавета яшьләрне үзе кияү келәтенә кертеп яткыра Ә икенче конне иртән бөтен сарайга аяныч хәбәр тарала имеш Екатерина кияү кочагында туңып үлә язган! Елисавета яшь ирдә дәрт уята алмауда киленен гаепли, киңәшләр бирә Әмма ай үтә ел үтә. Екатеринаны һаман да түшәгендә җылытучы юк. Сүз нәрсә турында барганы аңлашыладыр Эш болай булса, урыс тәхете вариссыз калачак бит! Елисавета киленен тагын бик каты орыша һәм аңа ничек кенә булса да иренең күңелендә наз уятырга боера — Миңа хәләл иремне кочагыма алу берни дә тормый,—дип җавап бирә аңа Екатерина.— Ләкин варис хәзрәтләре миңа үзе бик салкын карый. Озакламый Петр, авырып, түшәккә егыла һөм ире хаста чакта Екатерина швед илчесе граф Поленберг белән -шаяра- башлый Тик бу роман озакка сузылмый. Чит илгә куылган Чернышев Петербургка өйләнеп кайта һөм тәхет варисы хатыны алдында үз-үзен оятсыз тотуы белән бөтен сарай халкын шаккаттыра. Екатерина башта аны күрергә дә теләми, ләкин кеше сүзенә төкереп караучы егет бервакыт үзе аның йокы бүлмәсенә бөреп керә Рөсөйгә килен булып төшкәндә Екатеринаның юл сандыгында ни бары өч гади күлмәк, берничә эчке вак-төяк киеме һәм шул чама кулъяулык була Хәзер ул искиткеч купшы тормышта үкертеп яши Елисавета аңа вак-төяккә тотар өчен- күп итеп акча бүләк итә аның өчен сарайдан зиннәтле апартаментлар аерып бирә һәм һәр ихтыяҗын үтәргә әзер торучы бик күп статс- дамалар билгели Сәнәктән көрәк булган хатын Рәсәй акчасын туздырырга бик тиз өйрәнә ул хәзер инде үзен Рөсөйнең һәм урыс казнасының шәхси хуҗабикәсе. дип саный Елисавета биргән акчалар гына җитми муеннан бурычка бата. Алман иленә кайтып киткән әнисенә исәпсез-сансыз акча җибәрә Екатеринаның Андрей Чернышев белән чуалуы һөм тагын аның ике энесенә яшерен каш сикертүе тиз арада Елисаветага ишетелә Бертуган Чернышевларны. кулга алып, төрмәгә ябалар, әмма Екатеринаны бу да туктатмый, уп Андрейга наз тулы гыйшык хатлары язып тора һәм аңа төрлечә ярдәм итәргә тырыша Ә Елисавета Петровнаны. элеккечә, килененең Петр белән үзара мөнәсәбәте бик нык борчый Ул Екатерийаның балага узуын зарыгып көтә, әмма моның һаман эзе дә күренми Чернышев төрмәдә чакта Елисавета Петровна Екатерина свитасына Чоглокова дигән статс-даманы билгели, ә аның ирен шундук камер- гергер итеп куя. Чоглоковлар бер-берсен бик нык яратышып яшиләр, шулай да Екатерина тиздән камергергерын үзенә карата. Ә бит ул вакытта аңа нибары унсигез яшь тула. Шундый әшәке кыланышларын күргәч, ире Петр Федорович аның белән араны бөтенләй өзә аерым бүлмәдә йоклый башлый. Хәзер аның бердәнбер юанычы булып ау этләре, катыргыдан ясалган крепость белән уйнау һәм үз-үзенә бүтән төрле кызыклар табу гына кала Бик сәер кеше булган ул. Китап та укымый, дәүләт эше белән дө кызыксынмый Ә Екатерина, киресенчә, үзенең бөтен буш вакытын—ирләр белән мәхәббәт уены уйнаудан артканын, әлбәттә—дәүләт белән идарә итү серләренә төшенүгә сарыф итә. сарай хезмөтчеләреннән җор сүзләр ойрәнө. табышмаклар, мәкальләр ота. үзе тирәсенә офицерлар арасыннан якын ахири- ләр җыя Бар булган гомерен затлыдан-затлы кием алыштыруга, берсеннән- берсе купшы мәҗлесләр бәйрәмнәр оештыруга һәм ирләр белән рәхәт күрүгә багышлаган Екатеринадан Елисавета Петровна шикләнә башлый, аның тирәсенә үзенең шымчыларын билгели Ул аның үзеннән акыллырак һөм хәйләкәррәк икәнен күрә, тәхетен югалтудан курка. Өйләнүенә тугыз ел узуга карамастан, Петр Федоровичның һаман да баласы булмавы Елисаветаны бик нык тирән хафага сала Әмма Рәсәй тәхетен Гольштейннар нәселеннән чыккан вариска калдырырга теләве шулкадәр көчле була ки. хәзер инде ул Екатеринаның теләсә нинди ирләр белән өстерәлүенә бармак аша гына карый башлый — тик балага гына уза күрсен! һәм менә бервакыт аның яшерен хыялы тормышка аша әмма бигрәк тә Екатерина үзе моңа шатланып туя алмый чөнки тәхетне үзендә саклар өчен аңа бердәнбер чара булып шул калган була Баланың атасы Петр Федорович булмавын Елисавета бик әйбәт белә әлбәттә, ләкин бөтенесенә дә күз йома Ә Екатеринага үзенең йоккә узуын законлы иренә ничектер аңлатырга кирәк бит Ул алдап- йолдап булса да ирен яңадан кочагына ала һәм чынлап та берничә кон аның хатыны булып тора. Нәкъ шул вакытта патша сараенда көртинкә кебек чибәр һәм мәһабәт гәүдәле бер егет Польшаның киләчәктә булачак короле Август Понятовский күренә башлый Екатерина шундук акылыннан язардай булып аңа гашыйк була һәм. императрица дип игълан ителгәч тә. бу турыда онытмый Хәер, болары хакында соңыннанрак Әлегө булачак ана киң күңелле Елисавета карамагында яши патшабикә аңа «тырышлыгы** өчен йөз мең тәңкә акча бүләк итә. әйтеп бетергесез кыйммәтле энҗе-мәрҗәннәр белән күмеп ташлый Ә Павел тугач, аны халыкка. Елисавета Петровнаның Разумовскийдан тапкан малае дип игълан итәләр, ә Екатеринаның авырга калуы турындагы хәбәр ялган иде без моны усал күзләрне яздырыр өчен генә шулай эшләдек, дип аңлаталар Екатерина өнә шулай кыенлык белән көтеп алган үз баласын беркайчан да кулына алып иркәләмәгән Бала тугач та. императрица Елисавета аны Екатеринадан тартып алып бала бишеген үзе янындагы бер бүлмәгә урнаштырырга боера һәм аны үз баласыдай тәрбияли башлый Елисаветага Екатеринаның инде кирәге калмый Рөсөй тәхетенә варис табып бирде, шул җиткән' Екатеринаның, ана буларак, үз баласына гомер буе салкын каравы әнә шуннан да киләдер бәлки Үз иркенө калгач. Екатерина -кече патша сарае- оештыра һәм үз сәясәтен башлап җибәрә Тиздән Англия илчесе Вильямс белән Август Понятовский аның иң якын фаворитларына өйләнәләр Шул чордагы канцлер Бестужев Екатеринаның Понятовский белән чуалуына бик уңай карый, хәтта үзе аларга очрашырга ярдәм итә чонки ул Екатеринаның сөяркәсен Польша тәхетенә утыртырга чамалап йори Ә менә иң гаҗәбе шунда Екатеринаның законлы ире Петр Федорович та Понятов- скийны бик якын күрә бервакыт, мәсәлән Франция Пруссия һәм Англия илләре, урыс тәхете тирәсендә бөтерелүче Вильямс, Понятовский Екатерина һәм Бестужев арасында йоргөн мәкерле хәйләләр ярдәмендә Рөсөйне тарихка -җидееллык сугыш- исеме белән кергән орыш-талашка кушылырга мәҗбүр итәләр Нәтиҗәдә урыс гаскәре бер фаидасызга илле меңнән артык солдатын югалта, ө Екатерина Вильямс аша Англиягә дәүләт серен җибәреп ятуда, аның икенче сөяркәсе Понятовский шул ук Вильямска ярдәм итүдә гаепләнә Вильямсны үз иленә куалар Екатерина бик кыенлык белән генә атна буе Елисавета Петровна каршында тезләнеп ялваргач кына гафу ителә ә Понятовскийны җәзадан тәхет варисы Петр Федорович үзе яклап алып кала Кемне дисез? Хатынының сояркөсен' Елисавета шулай да Понятовскийны илдән куарга карар кыла, әмма әле генә гафу ителгән Екатерина көтмәгәндә гомерендә беренче мәртәбә Елисавета Петровнаның теләгенә каршы бунт күтәрә' Ә бит үзе елап-сыкрап. ялынып кына сарайда кала алды' Теле киселеп Себергө үк сөрелүе дә бик момкин иде Менә бу асылъяр дисәң дә асылъяр! Кыскасы. Понятовский Петербургта кала Бу инде — алар арасында гыйшык эшләре дәвам итә алачак дигән сүз Екатерина якын сердәше Бестужевны да үз канаты астына ала — Курыкмагыз Мин сезнең белән Бармак очы белән дә кагылдырмаячакмын мин сезгә Беркемнән дә'—дип тынычландыра уп аны Екатеринаның кавырсына кайта башлаганны күрсәтә торган ачык мисал болар Сәхнәдә - Екатеринаның бердәнбер никахлы ире Петр Федорович Петр Федорович мокыт ир булмый, әлбәттә хатынының Понятовский белән кетикети уйнавын бик әйбәт белгән ул Әмма көнләшмәгән Екатеринаның, фаворитлары белән бергә бүтәннәрне ышандырырга тырышуына караганда, ул ата кабахәт бозык ир булган, имеш Ләкин моңа ышанырга ярамыйдыр мөгаен Дөресен генә әйткәндә Петр, ходай акыл өләшкәндә бераз соңрак калган дигәндәй, бик сүлпән зиһенле һәм авыр газаплар кичергән кеше була Беренче мәхәббәте белән аз гына да исәпләшмичә. Елисавета аны дорфа рәвештә җаны сөймәгән немец принцессасына өйләндерә. Ә ул сөйгән кызы Наталья Лопухи- наны гомергә оныта алмый һәм. көчләп тагылырга риза булганы өчен. Екатеринага зур үпкә саклый Заманында Екатеринаның сөйкемле сөягенә исе китмәгән бердәнбер кеше — аның үз ире Петр Федорович булгандыр. Җитмәсә, көннәрдән беркөнне патша сараенда Елисавета Воронцова дигән искитәрлек гүзәл бер кыз күренә һәм Петр Федорович шундук аңа гашыйк була һәм җаны-тәне белән дошман күргән хатынын аерып, шул кызга өйләнергә хыяллана башлый. Понятовский Екатерина янына тон саен диярлек килеп йөри, ө Петр аның үз хатынының бүлмәсеннән иртәнгә таба гына чыгып киткәнен бик яхшы белеп тора Хатынына талак дияр өчен моннан да кулайрак сәбәп юк ич! Петр сиздермичә генә Понятовскийга тозак оештыра Гадәттәгечә төн җитеп, Понятовский кереп киткәнен көтеп торалар да бөек княгиняның йокы бүлмәсе ишегенә каравыл куялар Андыймондый нәрсәне күз алдына китермәгән Понятовский иртән сөяркәсе яныннан чыга, аны шундук кулга алалар — Нәрсә эшләдегез сез бу вакытта боек кенәзнең хатыны бүлмәсендә? — дип сорыйлар аңардан. Понятовский авызына су капкандай бер сүз дә дәшми Әмма Екатерина шушы четерекле хәлдән дә котылу юлын таба Шулай ител, Понятовский, берни булмагандай, моннан соң да кичләрен Екатерина янына йөрүен дәвам итә ә бөек кенәзнең үз йокы бүлмәсендә төн дә фавориткасы Воронцова куна. Елисавета Петровна да, гауга-мазар чыкмый калгач, бик канәгать. Шулай да бер-ике атнадан соң Елисавета Понятовскийдан Рәсәйдән китүен үтенә бәладан баш-аяк дигәндәй Петр юкка-барга да шырпы кебек тиз кабынып китүчөн кеше, еш кына үз карарын үзе боза, кызулык белән әллә нинди низаг күтәрүе бар Екатеринаны фаворитыннан аералар Понятовский — Екатеринаның мәхәббәт карьерасында беренче ир түгел, әмма ул аның иң беренче сөйгән кешесе Ул аңардан Анна исемле кыз бала таба, тик бу баланы ай күрә, кояш ала. Бу вакытта Екатеринага егерме сигез яшь тулган була инде Сарайда аның уөзер ныклы үз урыны бар. күпләр аның белән исәпләшәләр, хәтта Елисавета да аның үткен акылын һәм көчле ихтыярын танырга мәҗбүр, ул еш кына Ауропадагы сәяси мәсьәләләрне хәл иткәндә килене белән киңәшләшә Министрлар да тәхет варисына караганда бөек княгиняны өстенрәк күрә башлыйлар Тәхет варисы Петр Федорович үзе дә хәзер хатынын ышанычлы терәк, дип саный Иң кыен чакларда аңардан ярдәм сорый. Үләренә күпмедер калгач Елисаветага бөтен нәрсәдән курку зәхмәте иярә Үз бүлмәсендә ялгыз калудан да курка ул кайда да аны элек үзе газаплап үтерткән кешеләрнең өрәкләре сагалап торган кебек тоела Эз югалтыр өчен ул беркайчан да бер бүлмәдә ике төн рәттән кунмый, һәркемнән шикләнә барысы да аның үлемен телиләр, янәсе Хәтта үз ире Разумовскийны да шикле кешеләр исәбенә кертә ул аны янына якын да китерми Ә төн ләззәте өчен бер гап-гади унтер-офицер Иван Шуваловны тота Менә шул чорда патша сараенда дөнья күрмәгән вәхшилекләр башлана. Елисавета Петровна, сарай дамаларыннан кача-поса. төннәрен үзенең яңа сөяркәсе унтер-офицер белән үткәрә, ә Екатерина үзенең кабул итү бүлмәсен такта белән икегә бүлдерә бер ягында аны һәрвакыт нинди дә булса бер фавориты көтеп утыра, ә икенче якта министрларны кабул итә Шул ук бүлмәдә ширма артында, Екатерина -тышка чыгар өчен- кирәк-яраклар куелган Екатерина хәтта хатын-кызга гына хас сыйфатларын югалтуын да уйламый еш кына ул. ширма артында -тышка чыгып» утырган килеш, кабул итү бүлмәсенә кергән сарай кешеләре һәм министрлар белән сөйләшә, хәзер алар үтенечләрен Екатеринага әйткәч кенә рәсми патшабикә Елисавета янына керә алалар Ә Петр Федорович, минем катнашым булмагач, бер-бер артлы каян ала икән ул балаларын дип хатыны өстеннән зарланудан узмый — Монысын каян алды икән инде ул бер Алла белсен!—дип аптырый ул сарай дамасы Головина алдында Аптырар да шул Понятовский Рәсәйдән куылганнан соң Екатерина инде өченче мәртәбә буйга уза бит' Соңгысы Екатеринаның Нарышкин белән очрашуларының җимеше була Ул әле һаман да Понятовскийны оныта алмый, ләкин шундый котырган темпера- менты белен, монах хатыннар кебек, салкын мендәрен кочаклап ятмас ич инде! Ул. гомумән, ир-ат затыннан башка бер минут та тора алмый Ире ир булса иде! Ирлек хисләрен чүп урынына аяк астына салып таптаган очен Петр Федорович хатыныннан үч алу хыялын. Елисавета Петровна үлгәнче, күңел түрендә бикләп тота, тәхеткә генә менеп утырыйм, шундук монастырьга яптырам мин ул фәхи- шәне. дип тутасы янына Газраил килгәнен дүрт күз белән көтә Ә ул арада Конбатышта бик җитди хәлләр башлана Канцлер Бестужев Франциянең котыртуына буйсынып Рәсәйне Пруссиягә каршы сугышка күтәрә Тик ул дигәнчә барып чыкмый Пруссия короле җиңеп куймасынмы1 Менә шунда инде шактый кызыклы фактлар ачыла сугыш вакытында Екатерина Пруссия короле Фридрих белән хатлар язышып торган икән! Ул гына да түгел. 1757 елда Фридрих Мемель шәһәре янында авыр хәлдә калгач Екатерина генерал Апраксинга һоҗүм башламаска әмер биргән дә. шуның аркасында гына немецлар тар-мар ителүдән котылып калган, имеш Патша сарае һәм бөтен Рәсөй. Екатеринага ачудан, кырмыска оясына таяк тыккандай гөж килә. Бестужевны кулга алалар һәм аны дәүләткә хыянәт итүдә гаеплиләр. Екатерина да. үз нәүбәтендә, калтырап төшә чөнки Елисавета аны Бестужевның яшерен шымчысы дип шулай ук кулга алырга карар кыла Ботен Рөсей дә таләп итә моны. Екатеринага монастырьга ябылу куркынычы яный яисә аны. һич югында, иреннән аерып, Германиягә куып җибәрәчәкләр Әмма Екатерина бу юлы да котылып кала Бестужев эшен тикшерүне әле генә граф титулы алган Шуваловка һәм Трубецкой белән Бутурлин кенөэлөргө тапшыралар Екатерина бер тон эчендә аларның өчесен дә үзенең сояркәсе ите! Шувалов Екатеринаны йолып калу очен бөтенесен эшли Һәм Елисавета, килене белен килешүен аңлатып беренче башлап аңа кул суза Екатерина тагын бәйрәм итә Озакламый Екатеринаның күзе сугышта эләккән әсиргә. Пруссия короленең флигель-адьютанты граф Шверинга төшә Аксөяк әсиргә качып китмәсен дип, ике офицерны сакчы итеп билгелиләр Шуларның берсе әзмәвердәй искиткеч таза гәүдәле, көчле һәм чибәр кеше була Аны күргәч. Екатерина ушын югалта Атаклы фаворит Григорий Орловның карьерасы өнә шулай башлана Кая инде хәзер Понятовский кебек -вак-төяк фаворитларын истә тоту1 Екатерина, акылдан шашардай булып. Григории Орловка табына башлый Сугыш кырында кыю йорөкле гаскәри, ө сөюдә наз кадерен бәяли белүче гайрәтле кеше була ул. Ә Екатеринага яшерен максатларына ирешү очен. нәкъ әнә шундый кеше кирәк тә Екатерина хәзер төннәрен Григорий Орлов белән күңел ача башлый ә анысы, боек кенез хатынының -бакчасында кыяр ашавын- яшереп тә тормый Тик ул үзе бик көнчел кеше булып чыга еш кына юк-бар сәбәптән дә гауга куптара, яннарында чит көше бар дип тә тормыйча, үз кадерен үзе яхшы бөлеп, Екатерина белән артык таләпчән һәм дорфа кылана Сөяркәсенең үзенә башы-күзе тонып ябышканын күрә иде ул. Холкында садизм гадәтләре булган барлык хатын-кызга нәкъ әнә шундый ирләр ошый ә Екатеринага җенси садизм хас Бу аның нөрвыларын рәхәт кытыклый гына һәм дәртен дүртпочмаклата Орлов — Екатерина очен һәрьяклап кадерле табыш сояркө буларак та. киләчәктә тугры корал буларак та Ул аңа киләчәктә бәяләп бетергесез файдалар күрсәтәчәк әле Бүре этедәй епгыр Орлов очен гвардия полклары җаннарын да аямыйлар һәм Екатерина моның белән исәпләшмичә булдыра алмый Шулай итеп, сарайда аның яклылар артканнан арта бара һәм. озак көттермичә шактый куәтле партия барлыкка килә Аның җан дуслары арасында Екатерина Воронцова-Дашкова һәм чиксез властька ия булып өлгергән яңа канцлер Панин да бар Императрица Елисавета 1762 елның 5 январенда кинәт вафат була Аның урынына тәхеткә Екатеринаның ире Петр менә Котелмөгәнрәк хәл була бу Петербургта. Еписаветаны Екатерина белән Панин, властьны үз кулларына тизрәк төшерер очен агулап үтергәннәр, дигән имеш-мимешлөр тарала Петр Федорович, тәхеткә хуҗа булуга, иң беренче эше итеп Пруссия белән Рәсөй арасындагы сугышны кырт туктата Гаскәрләр Рөсөйгө кайтарыла һәм Пруссия белән сепарат солых тозелә Ресөинең союздашлары Франция Испания һәм Австрия шаккатудан, үз күзләренә үзләре ышанмыйлар Ул гына бер хәл. Петр үзенең яраткан Фридрихына. кирәк чакта бергәләп саклау һәм яуга чыгар очен Рөсәи белән союз тозергә тәкъдим итә! Бу — Елисаветаның сә ясәтен ташлап, бөтенләй капма-каршы якка борылу диген сүз Рәсәйнең Версаль буенча элекке дуслары, корольләр һәм аларның илчеләре. Петрның кан дошманнарына әйләнәләр. Екатеринага шул гына кирәк тә иде инде Петр патша үзе дә. аның армиясе дә Пруссия үрнәгендә немец мундирына киенгәч, аңа карата булган нәфрәт тагын да көчәя төшә Петрның эчке сәясәте дә мәрхүмә тутасыныкыннан аерылып тора. Беренчедән. ул бөтен Рәсәйне дер селкетеп, куркытып торган яшерен канцелярияне юкка чыгарды, монда кайчандыр аның сөйгән кызының әнисен, гүзәл хатын Лопухинаны. ерткычларча газаплап, харап иттеләр . Петр, теле киселеп, гарипләнгән бәхетсез хатынны сөргеннән кире кайтара. Соңгысы җәмәгатьчелек арасында хуплап каршы алына, әлбәттә Әмма ул, фавориты Воронцованың киңәше белән, эшне бозып ташлый Боек Петрның, барлык дворяннар да мәҗбүри рәвештә гаскәрдә хезмәт итәргә тиеш дигән указын гамәлдән чыгара һәм православие руханиларының биләмәләрен тартып ала Үзенә терәк булган армиянең тормышын кискен кырыслата. Солдатларның кечкенә гаепләре өчен дә таяк белән суктыра башлыйлар, ә суктыру саны икешәр-өчәр мең белән исәпләнә. Елисавета заманында хөрмәт казанган күп кенә солдатлар, -анакайларын тәхеткә күтәргән карт гренадерлар, аяусыз таяк астында җан бирә -Идарә итү— алдан күрә белү ул»,—дип кабатлый торган була Екатерина. Ире Петр алдан күрә белми шул. Ул. алдан күрә белмәү генә түгел, бөтенләй берни дә күрми торган тома сукыр. Петр Екатеринаны иректә калдырып. Воронцова белән аерым җирдә яши башлый Екатерина бу вакытта бавыры астында чираттагы -мәхәббәт җимешен- күтәреп йөртә инде. Григорий Орловтан монысы. Бу хәлне күргәч, барысы да ачыктан-ачык: -Петр императрицаны монастырьга бикләп, уйнаштан тапкан малае Павелны төрмәгә ябачак һәм Воронцовага өйләнәчәк- .—дип сөйли башлыйлар. Әмма чамадан тыш әкрен кыймылдавы һәм икеләнеп маташуы харап итә Петрны. Агалы-энеле дүрт бертуганы белән бергә. Орлов Екатеринаның төп таянычы була әнә шулар инде Петрның таякларын -ашап туйган- гвардия полкларын Екатерина ягына аудара. Ә гаскәрләр, сөенә-сөенә. Екатеринаны тәхеткә мендерергә риза булалар Панин белән княгиня Дашкова да властьны тизрәк алмаштыру ягында тора. Француз илчесе барон де-Бретейл дә яшерен фетнәгә бөтен көчен сала Солдатлар белән офицерларны үз ягына аударыр өчен бик күп акча кирәк. Ә Петр Екатеринаны акча мәсьәләсендә бик азындырмый Француз илчесе аңа чикләнмәгән кредит тәкъдим итә. Екатерина уңга-сулга акча өләшә башлый һәм аның ягына дүрт йөз солдат чыга: ул хәзер, бер дә шикләнмичә, үз язмышын алар кулына тапшыра ала иде. Офицерларның күпчелеге болай да аның ягында инде Яшерен рәвештә власть алмаштырыр өчен болар — баштан ашкан инде Петр берни дә сизенми, чөнки Екатерина искиткеч сәләтле һәм оста артистка булып чыга: Петр, хатынын, чәчен кыркытып, монастырьга җибәрүне билгесез вакытка чигереп ваемсыз рәвештә яши бирә. Руханилар белән гади халыкны үзенә каратыр өчен Екатерина көн саен, траур киеме киенеп, вафат булган Елисаветага җеназа намазлары уздыра һәм. православие гореф-гадәтләрен якын даирәләре арасында -мәҗүсилек калдыгы һәм кыргыйлык- дип атаса да дини кануннар кушканның бөтенесен җиренә җиткерел башкара. һәрвакыт икейөзлелек җиңә шул! Бу элек тә шулай булган һәм шулай булачак та Руханилар белән халык алдында үзен шулай хәйләкәр төлке кебек тотуы белән бергә. Екатерина чын йөзен үз иреннән яшерүне дә онытмый: аны үтерергә ныклы карар кылып куйган инде ул. Ул хәзер һәр адымында, аңа ярарга тырышып, ире белән якты чырай күрсәтеп сөйләшә, чакырмасалар да еш кына иренең бүлмәсенә килеп керә һәм хәтта аның фавориты Воронцова белән дә үзен бик ягымлы тота. — Монастырьга ябар, дип курка!—дип көлә генә беркатлы Петр. Фетнә билгеләнгән вакыт җитәр алдыннан гына Екатерина бала таба сабыйга граф Бобринский дигән исем кушалар. Григорий Орловның малае Шулвакыт Екатерина Орлов алдында. Петр III үлгәч, аңарга кияүгә чыгарга һәм. өлкән малае Павелны тәхет варислыгыннан мәхрүм итеп, шушы сабыйны варис итәргә тантаналы рәвештә ант итә Ә Петр тагын да усалрак кылана башлый. Солдатларны таяк белән суктырып үтерү белән беррәттән. кемнең кем булуына карамастан, сарай халкын да кыйната ул Юк кына сәбәп табыл. Лев Нарышкинны. Строганов һөм Волковны кыйнатып ташлый Ә чибәр Екатерина, киресенчә барысы белән дә үзен йомшак тота, ягымлы сойлөшә. һәркемнең күңеленә керә белә шуңа күрә аны барысы да чын күңелдән яраталар, ә Петр белән аның фавориткасын җен урынына күрә алмыйлар Фетнә буласы көнне Екатерина үзен якын күргән гвардеецлар каршына чыгып баса шундый тыйнак һәм чибәр, ярдәмгә мохтаҗ кебек тоела ул аларга Фетнә булачагы турында алдан кисәтелгән солдатларның бер өлеше шундук түземсезлек белән тизрәк эшкә тотынырга теләк белдерә Петр бу вакытта үзенең сөяркәсе Воронцова белән Ораниенбаум кальгасында була Шулчак офицер Перфильев аны фетнә күтәреләчәге турында кисәтә, әмма Петрның исе дә китми ул бары тик поручик Пассекны гына кулга алырга боера Чөнки Перфильев аны Екатеринаның иң якын кешесе дип атаган була. — Фетнә ачылды! Пассек кулга алынган' Екатерина Воронцова-Дашкова өнә шул сүзләр белән Екатерина янына йөгереп килеп керә һәм исе-акылы китеп туктап кала: императрица кечкенә лаканда челтәрле якаларын һәм җиңнәрен юып маташа — Нишлисез сез. государыня’!—дип кычкырып җибәрә Дашкова—Сезнең гомерегез кыл өстендә тора Ә сез кер уасыз! — Усам ни булган? — ди Екатерина исе китмичә — Мине Рөсөйгө императрица булырга әзерләп үстермәделәр ич Кер юуның кемгә зыяны тигәне бар Нәрсә булды? — Харап булдык! Заговор ачылды1 Дашкова. Екатерина кушуы буенча. Измайлов полкында тревога күтәрергә боера Ләкин фетнәчеләр никтер бераз шөлләп калалар Базымсыз Федор Орлов та кирегә чигенә башлый Әмма. Екатеринаның бәхетенә. Федорның туганнары Григорий белән Алексей шундук дилбегәне үз кулларына алалар Иртәнге бишләр тирәсендә Алексей Орлов Екатеринаны Петербургка алып китә Петербургка җитөрөк аларны Григории Орлов белән кенәз Барятинский каршы ала Тиз генә, арыган атларны яңалары белән алыштырып. Измайлов полкы казармаларына чабалар Барып җитеп, барабан кага башлауга, аларны берни аңламаган солдатлар уратып ала Григорий Орлов аларның алдына чыгып баса һөм — Яшәсен императрица Екатерина. Рәсәйнең бердәнбер законлы патшасы!— дип кычкырып җибәрә Хәтта фетнә турында алдан хәбәрдар булган солдатлар өчен дә көтелмәгән хәл чөнки аларга Екатерина бары тик регентша, ягъни багавыл гына булачак ө император итеп аның олкөн малае Павел Петрович игълан ителәчәк дип аңлатканнар иде Әмма соң инде гаскәр, зур алкышлар белән -Ура'- кычкырып. Орловның сүзләрен күтәреп ала. каяндыр бер изге атаны табыл китерәләр солдатлар Рәсәйнең яңа патшасына ант итә һөм шуның белән эш тә бетә Сабый яшендә булганлыктан берни белми калган Павел әнисенең бу хыянәтен беркайчан да гафу итми Екатерина ике куянны берьюлы атып ала — ирен дә бөреп төшерә үз улын да тәхеттән мәхрүм итә Екатеринаны Павелга багавыл итәргә чамалап торган Панин каршы төшәргә базмый Екатерина бер минут эчендә бөтен властьны үз кулына алып өлгерә барлык полклар аның ягына күчә Ә Петр шик-шобһәсез йөри бирә Фетнә аның туган көненә туры килә ул үзенең сөяркәсе һәм тагын унҗиде дама белән яхтага утырып, Ораниенбаумнан Петергофка китеп бара Нәкъ шул минутларда Петр сөяркәсенең бертуган апасы аның хатынын тәхеткә утырту белән мәшгуль Екатеринаның үзен императрица дип игълан итүен ишеткәч. Петр Кронш- тадка таба юл ала Әмма аны диңгез кальгасына кертмиләр Рәсөидө хәзер император юк императрица гына бар дип җавап бирәләр аңа Ә уп арада халык Петербургка кайткан Екатеринаны алкышлый инде Халык—сарык дип юкка гына әйтмиләрдер ул һәрвакыт җиңүче ягында1 Петр бик кызганыч һөм мескен хәлдә бер ярдәмчесез кала Элекке дуслары барысы да аны ташлап китәләр Гаскәр аңа бары тик ачы нәфрәт белән генә карый шуңа күрә ул Екатеринаның чиксез хакимлек итүенә куркыныч кеше түгел инде Әмма алдан күрә белүче Екатерина аның исен калуын теләми Екатеринага риза булмаучылар кайчан да булса Петрны үз максатларында файдаланулары момкин Петр хатынына. Голштиниягө китәргә рохсәт сорап һөм үзенең аяныч хәлен аңлатып, бик җылы хат сала Ләкин бу вакытта аның очен казематта, бәхетсез император Иоанн Антонович янында, аерым урын әзерләп куелган була инде Петрдан хат алгач, Екатерина Ораниенбаумга Григорий Орловны җибәрә ул, кенәз Голицын һәм поручик Измайлов белән бергә, Петрны рәсми рәвештә тәхеттән ваз кичәргә күндерергә һәм аны кулга алырга тиеш Берьялгызы калган Петр карышусызнисез тәхетеннән баш тарту кәгазенә кул куя Аны каретага утыртып, көчле сак астында Ропшадагы биләмәсенә алып китәләр Аның белән бергә Алексей Орлов, кенәз Барятинский һәм капитан Пассек китә — Петр белән нишлибез инде хәзер?—дип сорый Екатерина сөяркәсе Григорий Орловтан.— Нишләргә дә белмим җан тынычлыгым калмады Крепостька япсаң, аны яклаучылар фетнә күтәрүе мөмкин. Голштиниягә китәргә рөхсәт итү дә куркыныч. Исән император ашып узган зиначы Григорий Орловка да комачаулый, әлбәттә. Фетнә алдыннан алган вәгъдәсе буенча. Екатеринага өйләнергә хыяллана ул. Шул максаты өчен тәхеткә күтәрде дә ул аны Әмма Екатеринага, ире тәхетеннән бәреп төшерелгән булса да ул исән чагында бүтән кешегә кияүгә чыгу уңайсыз Григорий Орлов бертуган энесе Алексейга «императрицаның күңел тынычлыгы бозылмасын өченнишләргә кирәклекне аңлата. Ә Алексей Орлов нишләргә кирәклекне үзе дә бик әйбәт белә Ропшада Петрны сарайның бер түр бүлмәсенә урнаштыралар Алексей Орлов. Барятинский, Потемкин һәм Зубов аңа бер генә минутка да ялгыз калырга момкинлек бирмиләр Петрның карт камердинеры да шунда Бервакыт камердинер, һава алырга дип. бакчага чыга: күз ачарга да өлгерми, аңа көтмәгәндә кемнәрдер ташланалар һәм каядыр алып китәләр. Бәреп төшерелгән патша ялгызы калгач, Алексей Орлов аның белән низаг куптара. Әмма Петр аның нинди максаттан тавыш күтәрергә сәбәп эзләвен яхшы яңлый. Петр, телен аркылы тешләп булса да. каршы дәшмичә тыелып кала, теләге барып чыкмавын күргәч. Орлов Петрга сугып җибәрә. Бу—алдан үзара килешенгән билге була фетнәчеләр таянычы калмаган бәхетсезгә күмәкләшеп ташланалар Үлем ачысы белән, кыргыйларча чыелдап кычкырган тавыш яңгырый Кенәз Барятинский куркуыннан бөрешеп каткан императорның аркасына үткен хәнҗәрен батыра Авыр яраланган патшаны кыйнауны дәвам итәләр, кемдер аның яшь баланыкы кебек нечкә муенына үрелә Шул ук көнне кич Екатерина Алексей Орловтан хат ала ул. күз яшьләре белән ялварып, «анакаеннан» гафу итүен үтенә. ■■Анакаебыз безнең, миһербанлы государыня1 Ничек кенә батырчылык итеп языйм икән мин сиңа ботен дөреслекне Бәланең аяк астыннан чыкканын сизми дә калдык Әгәр дә син безне үз мәрхәмәтеңнән калдырсаң, харап булабыз без Государьга кул күтәрү турында башыбызга да кермәгән иде ләкин өстәл янында утырганда, ул тик торганнан, басымчак холыклы кенәз Барятинский белән әрепләшә башлады Аралап өлгермәдек, государь тынсыз ята иде инде •■ Екатерина Орловны да. Барятинскийны да. бүтәннәрне дә бик шатланып кичерә, әлбәттә Гафу кылып кына калмый -патшага кул күтәрү турында башларына китермәгән» кешеләргә зур бүләкләр өләшеп чыга. Ә немец принцыннан Рәсөй тәхетен тартып алган хәерче немец княжнасы бик канәгать ул берьюлы тәхеткә дә ирекле мәхәббәткә дә хуҗа булды. — Кайчагында чибәр булу шулкадәр әйбәт нәрсә икән!—дип. ахирәте Екатерина Воронцова-Дашкова белән шатлыгын уртаклаша ул Яңадан-яңа сөяркәләр Укучылар алдарак сөйләгәннәрдән Екатеринаның холкын-табигатен бераз төсмерли башлаганнардыр Шәһвәт сөюче, хәйләкәр, байлык күрсә иманын сатарга әзер торган мәкерле хатын сәясәтне мәхәббәт белән бергә бик оста бәйләп бара. Ирен сарык бәрәне урынына чалдырганнан соң. кайгыга батып тол хатын булып кыланып, йозенә ометсезлеккә төшкән кеше битлеге яба Остенә кара кайгылы траур киеме кия дин йоласына туры китереп, чиркәүләрдә җеназалар уздыра һөм Петрның мәетен фани дөньядагы дәрәҗәсенә ярашлы рәвештә олылап җирләргә әмер бирә Тәхеткә хуҗа булганчы. Екатерина Григорий Орловка. Петр үлгәч хатының булачакмын, дигән вәгъдә биргән иде Ул моның белән Орловны императорның үлемен ничек тә булса тизләтү чарасын уйланырга мәҗбүр итте Григорий Орлов шуны истә тотып, императрица сараена урнаша Екатерина үзенең йокы бүлмәсе кырында гына аты чыккан фаворитлар бүлмәсе- булдырган иде аның сөяркәләре бүтәннәр белән алыштырганчы әнә шунда яшиләр. Григорий Орлов үзен Рәсәйнең рәсми булмаган императоры итеп тота башлый Императрица күренекле куштаннары яисә министрлары сөйләшкәндә ул. бернинди әдәп белән санашмыйча, киеме-ние белән кушеткада ята патшабикәне чит кешеләр алдында кочаклап үбәргә тотына көрәктәй зур кулларына ирек бирә, кыскасы бернидән дә тартынып тормый хәтта аның өчен башкалар кызара торган була ә императрицаның күзләренә рәнҗүдән яшь бәреп чыга. Әмма Екатерина аны тыярга кыймый, чөнки ул аны ярата да. аңардан шолли дә Императрица Орловка Дәүләт Советы рөхсәтеннән башка кияүгә чыга алмавын әйтә Хафага төшкән Орлов, туганнары белән бергә, һөркайда бу никахның Рөсөй өчен кирәклеген аңлатырга керешә тәхетнең рәсми варисы Павел Петровичның тазалыгы ташка гына үлчим, янәсе, ул үпә-нитә калса урыс тәхете ятим капуы мөмкин, шуңа күрә, алдан ул тагын бер варис әзерләп кую эчне тишмәс! Тиздән Дәүләт Советының тантаналы утырышы җыела һөм Екатерина анда Григории Орлов белән никахлашырга теләвен белдерә Моңа каршы чыгарга беркем дә базмый Зур коч җыеп өлгергән Григорий Орловтан барысы да куркалар Екатерина аңа. бер миллион тәңкә акчага остөп ун мең җан крәстиян бирә һәм Шөһрезада әкиятләрендәге кебек аны хәерчедән искиткеч байга өйләндерә Әмма, кыюлыкка килгәндә, ул вакыттагы тәхет варисын тәрбияләп үстерүче Панин да оркеп калучылардан түгел Панин Орловларга императрица очен көнләшү остенө, карасояктән аксөяккә әйләнүчеләр, дип җирәнеп карый Хәер ул үзе дә әллә нинди затлыдан-затлы аксөяк нәселеннән түгел, әмма зирәк акыллы һөм тирән белемле булуы аңа лаеклы рәвештә сарайда югары урын биләргә момкинлек бирә, ө Орлов, күкләргә менәргә хыялланса да. бик надан, дорфа һөм ялкау кеше ләбаса Сенаторлар, авызларына су кабып, дәшми утырганда. Панин мәһабәт гәүдәсен турайтып торып баса һөм һәр сүзенә тирән мәгънә салып — Императрица ни теләсә, шуны эшли ала,— ди.— Ләкин Орлова ханым беркайчан да безнең императрица булмаячак1 Орловның йөзе кәгазь кебек ал-ак була Ә Екатерина киресенчә бик канәгать Панин нәкъ ул ишетергә теләгән сүзләрне әйтеп салды' Тәхеттән колак кактырачакбыз дигән сүзләрне әйтергә аңа Екатерина үзе үк өйрәтеп куйгандыр әле. бәлки Чынлап та. Орлов бер гап-гади солдатның оныгы гына ич Боек Петр аның бабасын, баш күтәргән укчыларны җәзалаганда кыюлыгы очен гафу иткән иде Петр батыр йорөкле укчыны дворян кызы Зиновьевага өйләндерде һөм туй көнендә дворянлык титулы бүләк итте Шул көннән алып укчы солдат Орел Орловка әйләнде һөм Иван. Григории. Алексеи Федор һөм Владимир исемле биш малай үстерде Малайлар барысы да үтә чибәр һөм таза егетләр булып үсеп җиттеләр Рөсөйдө алардан да таза гәүдәле һәм гайрәтле ир-ат юк Григорий Орлов. Екатеринаның фаворитына өйләнгәч сенатор итеп билгеләнә граф һөм генерал-адъютант титулларына ия була Фетнә башлап йөрүчеләр арасында катнашканы очен опкөн абыйсы Иван да шундый ук исемнәр белән бүләкләнә Григорий Орлов, үз-үзенә артык нык ышанып, масаюы һөм башсызлыгы белән нык аерылып тора Ул Екатеринага Әгәр дә теләсәк, без сине тәхеткә ничек утырткан булсак шулай ук алып та ташлый апабыз'-—дип ачыктан ачык ычкындыра Горур императрицага аның шапырынуы әпбәттө ошамый Орловның мин- минлеге аның күңелен суындыра Ул инде хәзер Орловка нинди зур бурычлы булуын да оныта Утырышта Панин Кирилл Разумовский да яклап чыккач Екатерина анарның икесенә дә рәхмәтле караш ташлый Ә Григорий Орловка ясалма сагыш белән — Мин сине бик яратам, җан дустым, ләкин, әгәр дә без синең белән никахлашсак, безнең икебезне де Петр III язмышы көтәчәк бит.—ди Ә үзенең йөрәгендә яшерен шатлык нурлары балкый Орлов аны туйдырып, маемлатып бетергән инде Өстәвенә Мәскәү белән Петербургта, йөрәгенә шом салып, шау-шулы чуалышлар куба Халык арасында. патшабикә үзенең ирен үтергән кеше белән никахлашырга тели икән дигән яман хәбәр тарала Екатеринаның башына таҗ кигән көннәрнең истәлеге итеп, махсус корып куелган триумф капкасыннан портретларын алып ыргыталар. Армия дә Орловка карата ризасызлык белдерә башлый Эш шунда, артиллериянең генерал-аншефы буларак, ул коралларны яңарту очен кулына бирелгән ике миллион акчаның яртысын, азгын тәти хатын-кызлар белән типтереп, туздырып бетерә, ә икенче яртысын Екатеринага бүләк итә Ә Екатерина шул акчага аның өчен бик кәттә мәрмәр сарай салдыра һәм аңа -Рим империясенең кенәзе» дигән титул юллатып ала Әмма шулай да ике ел эчендә Орлов Екатеринаны тәмам гарык итеп биздереп бетерә 1771 елны Екатерина Орловны Мөскөүдә таралган ваба чире белән корәшергә җибәрә Эпидемиядән акылдан шашарга җиткән халык фетнә күтәреп андагы архиепископны үтереп ташлаган икән Курку белмәгән Орлов егетлек күрсәтәм дип. вабага баткан шәһәргә китәргә ризалыгын белдерә, ә Екатерина аңа бик шатланып ак юл теләп кала Орлов Петербургтан китүгә. Екатерина берничә кон буе Высоцкий исемле бер бик көяз поляк егете белән кәеф кора патшабикәнең күзенә очраклы гына чалынган була ул. Мәскәү фетнәсе бик тиз бастырыла. Орлов тантаналы рәвештә Петербурга әйләнеп кайтып керә һәм Екатерина аны теләсә-телөмәсә дә, кабат җылы куенына алырга мәҗбүр Ул аңа ире Петр-Ш үтерелгәннән соң бушап калган Ропшадагы сараен һәм аның тирә-ягындагы берничә квадрат чакрым җир-суны. крөстияннары-ние белән бергә, бүләк итеп бирә. Бу вакытта Румянцев Дунай елгасы артында сугышып йөри ә Екатеринаның башын көнбатыш Польша төене борчый Императрица Польша тәхетенә үзенең элекке сөяркәсе Август Понятовскийны утыртырга карар кыла Орлов көнләшүдән котырып кайнап чыга Понятовскийны король итеп. Екатерина аңа кияүгә чыгарга тели, ахры, дип уйлый ул. —• Мин сезгә элекке сөяркәгезне король итәргә юл куймаячакмын!—дип өстәл төеп кычкырып җибәрә ул Югары Совет утырышында Канцлер Бестужев белән Панин аның мондый әдәпсезлекләренә күнеккәннәр инде Екатерина бу юлы аңа каршы бер сүз дә дәшми әмма үзен император кебек тота башлаган Орловның тупас кыланышларына чик куярга дигән ныклы карарга килә Орлов тулы хуҗа булып сарайда яши. аның аерым өстәле һәм сансыз хезмәтчеләре бар. көндәлек кесә чыгымнарына тотар өчен казнадан аена ун мең сум акча алып тора, шулар өстенә ул биләмәләреннән һәм меңәрләгән крепостной крәстияннәреннән бик күп салым җыя. орденнары һәм күренекле титуллары, затлы сарайлары һәм зур-зур алпавыт йртлары санап- әйтеп бетергесез, әмма ул. боларга гына риза булмыйча, императрицаны да үз кубызына биетергә чамалый! Тик Екатеринаны белеп бетерми шул императрица— һәр кешенең сүзен игътибар белән колак салып тыңлый, ө хәл кылуны үз ихтыяҗыннан чыгып кына эшли торган кеше Екатерина, беренче җай килеп чыгу белән үк. Орловтан мәңгегә котылу әмәлен көтә һәм бу юлы аңа кире әйләнеп кайтырлык урын калдырмый Дунай артындагы орыш урыс гаскәрләре файдасына тәмамлана һәм патшабикә Орловны Фокшанга Рәсәй исеменнән солых төзергә җибәрә Берни сизенмәгән Орлов. Төркиягө барасын белгәч, бик нык шатлана тагын да зуррак тантана белән әйләнеп кайтырмын, дип уйлый ул Солых төзү түгел аның уенда. Константинопольне кулга төшерү турында хыяллана ул Яссыга барып җиткәч тә Екатеринага үзен сәргаскәр итеп куюны һәм Византияне басып алырга рөхсәт итүен таләп итеп, хат җибәрә Бу вакытта ул аның -фаворит бүлмәсенә- Екатеринага Панин табып биргән икенче сөяркә кереп урнашканын башына китерми әле. Екатерина Васильчиков дигән бер егет белән мавыга башлый һәм аны үзенең йокы бүлмәсе янына урнаштыра Петербург моңа шакката Искәрмәгәндә-нитмәгәндә җәмәгатьчелек фикере белән әз генә дә исәпләшмичә һәм оятсыз рәвештә, ачыктан- ачык зина кыла башласыннар әле! Васильчиков, кай яктан гына алма, телгә дә кертмәслек бер мескен һәм мокыт кеше була, шунлыктан Екатеринаның аның белән -шаяруын- бары тик тупас һәм оятсыз рәвештә зина кылу белән генә аңлату мөмкин Ике атна дигәндә уп аңардан тәмам гарык була һәм азаккы тапкыр кайнар төн үткәргәннән соң, иртүк аңа. бер минут та кичекмәстән -фаворит бүлмә-сен бушатып. Петербургтан Мәскәүгө сорепүе турында язу тапшыра анда Васильчиковны Петербургка кире кайту хокукыннан мәхрүм ителүе кисәтепгән Екатерина гомумән, элекке сөяркәләре белән ■■мәхәббәт яңарту-ны яратмый Шул ук сәбәптән ул бервакыт кайчандыр үзенә бик якын һәм кадерле булган СтаниславАвгуст Понятовскийны да хәтта бик кыска вакытка гына күрешергә үтенсә дә кабул итми. Шул чорларда Екатерина графиня Брюсны бик якын дус күрә башлый Графиня Брюс озакламый патша сараенда үзенә күрә бер арадаш баскычка әйләнә хәзер императрицаның йокы бүлмәсенә аны читләтеп бер генә кеше дә үтә алмый Хәзер бөтен нәрсәне аның рекомендациясе генә хәл итә Александр Васильчиков язмышы белән килешергә мәҗбүр була Әмма бер дә аны оттырды дип әйтмәссең ул «фаворитлар бүлмәсе-нө билгесез бер ярлы офицер булып килеп керде, ә аннан граф камергергер титуллары алып изге Александр Невский ордены кавалеры булып һәм мәңге тошендә дә күрмәгән зур биләмәләр һәм йөзәрләгән мең крөстияннәр хуҗасы сыйфатында килеп чыкты! һәм болар ботенесе дә — -анакай- белән ике атна кунган өчен Григорий Орлов тиздән үзенә -урынбасар- табылганны ишетә Ташып торган дуамал холыклы һәм тупас Орлов, котырган ачуына буйсынып Петербургка чаба Авызында бер генә сүз аның ул кайтып җитүгә адәм актыгы саналган көндәшен дә. үзенә хыянәт иткән императрицаны да бәреп кенә үтерәчәк' Әмма ул властьның үз кулыннан ычкынганын һәм үзенең, барлык гади кешеләр кебек. Екатерина хокеме астында калганлыгын бик тиз тоя ниһаять Петербургтан китәргә ризалык биреп. Панин корган тозакка калканлыгын аңлый ул Панин. Орловны Екатеринаның куеныннан кысрыклап куып чыгарып, үзе фаворит булырга омтыла Ләкин Екатеринаның үз-үзен онытып, кайнар иркөлөвен хәтерендә тоткан Орлов патшабикә аны һаман да яратадыр, дип өметләнә Аягы астында җир убылганын сизми әле ул. Орлов кабалана-кабалана Петербургка чапкан арада. Васильчиковны сарайдан куалар Екатерина хәзер борынын җыерып, җирәнеп кенә искә ала Васильчиковны һәм -унышсыз тәкъдиме- өчен Брюсочкасын битәрли Сарай халкы арасында императрицаның -авыз итүчесе- дип аталган графиня Брюс, исе китмичә җилкәләрен генә җыера — Укабыз коелмас әле — ди ул аны юатып — Берсе белән авызыбыз пеште, икенчеләрен киләчәктә өреп кабарбыз -Авыз итүче« ханым күптән түгел генә Потемкин белән чуала башлаган була ул шуны Екатеринаның фавориты итеп урнаштырырга чамалый Шуның очен ул башта күкләргә чөеп мактаган Васильчиковның -карьөрасы-н җимерергә үзе дә ярдәм итә Екатеринаның йокы бүлмәләренең берсендә назланып яткан Васильчиковны сөреп чыгарырга Потемкин кушыла Генөрал-поручик Потемкин әмерне кабатлаганны көтеп тормый шул ук секундта җиренә җиткереп үтәп тә куя Четерекле боерыкны шундый зур осталык белән башкарып чыккан генералны Екатерина Петербургка якынлашып килгән Григорий Орловны каршыларга җибәрә Кайчандыр Орлов кончөлек белән Потемкинның бер күзен бәрел чыгарган була, аны күргәч йорәгенә шом иогерө Циклоп кебек сыңар күзле Потемкин, алагаем зур гәүдәсе һәм йозендә ярылып яткан дүртпочмаклы дәрте белән Екатеринаның нәфесен уятса да шул күптәнге ызгыш аркасында берничә өп майлы чүлмәк тирәсендә толке кебек ботерелөп иоргәннән соң гына, фаворит дәрәҗәсенә күтәрелергә җорьәт итә Потемкин Орловка императрицаның указын тапшыра анда аңа яңа күрсәтмә алганчы беркая да китмичә сак астында Гатчинада яшәргә кушылган Әйтергә кирәк. Екатеринаның беренче -романнары- ботенләи үк аның бозыклыгыннан тормаган Понятовский Орлов Нарышкин һем Салтыковлар белән уп эчкерсез күңелдән яратып-соеп мавыга Картая башлагач кына ул чын мәгънәсендә остерәлчек хатынга әверелә Екатерина соңгы сулышына кадәр -мөхөббөт-кә сусый дәрт учагында янып яши. ә бу - бары тик табигый сәләткә бай зирәк акыллы һәм кочле рухлы хатын-кызларга гына хас Балык канлы хатын-кызлар гомерләренең соңгы елларына кадәр дәрт саклый алмыйлар Екатеринаның хискә бай табигате яшәү кочөн һәм эшкә егәрлекне ирләр назыннан таба алар аңа авыр чакта таяныч була Ә сөяркәләрен бияләй урынына берсе артыннан икенчесен алмаштыруы күбрәк апарның үзләренең Екатеринага хыянәт итүпәрө белен бәйле өстәвенә сөяркәләре патшабикә аларны үзенә ныграк ияләштергән саен йөгәнсезрәк һәм талымсызрак була барганнар Шуңа күрә, Екатерина апарны берәм-берәм «фаворит бүпмәлө- рен-нән куып чыгара торган, ләкин бөтенләй ирсез тору да аның өчен түгел Тик шунысы бар, Екатерина нинди генә акыллы тышкы сәясәт алып бармасын, эчке ил эшләрендә нинди генә зирәклек күрсәтмәсен, фаворитлар болагае дәүләткә бихисап зыян китергән. Фаворитсыз калуга. Екатерина тынычсызлана башлый зиһене тарала, үз-үзенә урын табалмый этләнә һәм дары кебек тиз генә кабынып китүчәнгә әйләнә Тагын да шуны өстәргә кирәк һәр сөяркәнең дөньяга үз карашы була бит: Екатерина еш кына, чираттагы фаворитының теләгенә карап. Рөсәй политикасын кырт кирегә үзгәртә. 1778 елда Франция илчесе Керберон үз хөкүмәтенә Петербургтан болай дип хәбәр итә. «Рөсәй белән эш итү бик тә кыен, чөнки Екатерина, гадәттә, чираттагы фаворитларны яңа кандидат табылганчы ук куып җибәрә, ә министрлар «фаворит бүлмәсе» буш чакта дәүләт белән идарә итү машинасын туктатып торалар. Бу һәрвакыт яңа фаворитның сәясәтенә яраклашу кыен булмасын өчен шулай эшләнә». Менә ни өчен Екатеринаның барлык басып алуларын очраклы гына тормышка ашырылган дип санарга мөмкин Безбородко, мисал өчен. Кырымдагы тоз кайнату урыннарын кулга төшерергә тели, императрица, моны ишеткәч. Кырымны басып алыр өчен бөтен көчен куя. соңрак аның шул ук сөяркәсе Польшада биләмәләр тотарга хыяллана башлый. Каты куллы Панинның теш- тырнагы белән моңа каршы торуына карамастан. Екатерина Польшаны бүлгәләргә фатиха бирә. Күрәсез, Екатеринаның басып алудагы уңышлары бер дө алдан ныклап уйланылган сәясәт җимешләре түгел. (Автор бу җитди мәсьәләгә бик җиңел карый: Рәсәйнең бөтен тарихы аның күрше илләрне басып алуга омтылуын күрсәтә, шуңа күрә урысларның канына сеңгән сәясәтне аерым «сояркәләр»нең кәефенә генә сылтау чиктән тыш беркатлылык булыр иде. Тәрҗ искәрм асе} Васильчиковка тупас рәвештә ишеккә төртеп күрсәткәннән соң. Екатерина сөяркәләренең ятагы бик озакка суынып тормый Дөрес, «мәхәб6әт»тән я,п иткән арада. Екатерина үз биләмәләрендә, ягъни Рәсәйдә. вак-төяк чүпләрдән арынырга кирәк таба һәм конкрет эшкә керешә тәнендә аккан немец каны һәрнәрсәне җиренә җиткереп, төгәл тәртип ясарга куша аңа. Беренчедән ул крәстияннөрне тулы мәгънәсе белән крепостнойга өйләндерә: Екатеринага кадәр крәстияннөрне җирдән күчереп яисә гаиләләрне бер-берсеннен аерып сатарга рөхсәт ителмәгән була. Екатерина хәзер крөсти- яннөрне үзе дә теләсә күпме һәм гаиләләрне теләсә ничек бүлгәләп сата, дворяннарга һәм алпавытларга да шулай ук эшләргә ирек куя балаларны аналарыннан аналарны ирләреннән башка рәхәтләнеп саталар. Моңа кадәр ишетелмәгән бу вәхшилек Екатеринаның Рөсәй халкына чиктән тыш дәрәҗәдә мәсхәрә белән каравын күрсәтә. Петербург газетасында хәзер: «Кием тегә, кер юа һәм үтүкли белә торган сазаган кыз сатыла. Шунда ук җиңел ат арбасы да алырга мөмкин»,— кебек вәхши игъланнар гадәти хәлгә әйләнә Екатеринага кадәр бер генә урыс патшасы да мондый тәвәккәллеккә бармый. Хәтта кансызлыгы белән аерылып торган Биронның да мондый рәсми колбиләүчелек кертергә кыюлыгы җитмәгән! Екатерина чорында крәстияннөрне ачыктан-ачык «кол» дип йөртә башлыйлар Хуҗасының имансызлыгына крөстияннең зарланырга хакы булмый. Алпавытлар аларны ике дә уйлап тормыйча рекрутлыкка сатканнар, судсыз-нисез Себергә сөргәннәр, җанын алганчы сыек чыбык «ашатканнар» гаиләләреннән аерганнар. » — Крәстиянне кеше дип булмый, әлбәттә,—дип аңлата Екатерина.— Шулай да аны йорт хайваны исәбендә булса да асрарга кирәк Икенчедән. Екатеринага Шлиссельбург төрмәсенең тома өлешендә сабый чагыннан ук череп яткан Иоанн исемле императордан мәңгегә котылырга кирәк. Турысын гына әйткәндә, ул сабыйны иректән Екатерина мәхрүм итмәде, аның үз анасы Анна Ивановна, канга баткан тәхетен баласына тапшырып өлгермичә, фани дөнья белән бәхилләшә, ә Елисавета Петровна, тәхеттә сабый балага караганда чибәр хатын утыру килешәрөк тошә дип, аны төрмәгә яптырган иде. Күп сулар акты инде ул хәлләрдән соң. Ә халык тормәдә-базда үскән бәрәңге сабагына өйләнгән мескенне һаман онытмый! Императрицаның яшерен әмере белән Иоанн Антоновичны буып ташлыйлар. Шулай да мондый вак-төяк мәшәкатьләр, халык арасында әледөн-өле яңарып торган шау-шулар һәм фетнәләр патшабикәнең ир-атларга булган дәртен сүндерә алмый. Сөяркәләр исемлеге арта тора Екатерина үз гомерендә бары тик бер генә сөяркәсе белән араны бик озак өзми: ул да булса Орловка кадәр үк аның кочак җылысын татыган Панин Панинның караваты Екатерина үлгәнче патша сараенда тора Көнләшүнең нәрсә икәнен дә белми торган, азга да риза һәм искиткеч акыллы кеше үзе Ә сәбәбе бик гади чонки аның Екатеринадан башка тагын бик күп гүзәл һәм яшь кәнизәкләрдән торган зур хәрәме бар Екатерина янына ул атнага бер генә тапкыр, сагындырып кына кереп чыга «Аш төрләндерергә- яратучы Панин. Екатеринага «хыянәт итүе- белән бергә, аның үзенә дә «хис яңартырга» комачауламый, алай гына да түгел озын буйлы, наз аңлаучы гади офицерлар арасыннан фаворитларны императрицага ул үзе табып китерә Панинның үзенә җитди көндәш булырлык кына булмасыннар андыйлары аның кулыннан идарә эшләрен тартып алырлар Екатеринага булган йогынтысыннан мәхрүм итүләре бар бит Менә ни өчен ул үгез кебек гайрәтле Орлов белән хәйләкәр Потемкинны бөтен җаны-тәне белән дошман күрә һәм зирәклеге аркасында гына аларны үз юлыннан читкә алып ташлый ала Әмма дүрт аяклы ат та абына бит, Екатерина Васильчиковны куып та өлгермәде, Панин аңа Потөмкинга игътибар итәргә киңәш итә бу циклопны ул баштарак үзенә зыян итәрлек кеше дип исәпләми Ә Потемкин, Екатерина кебек үк, оста актер булып чыга Дан-шоһрәт артыннан куган хыялларын бик зур осталык белән күңел төбенә яшерә белә ул Екатеринага Потемкин, ир кеше буларак ошаса да. аның сыңар күзле булуы бераз кәефен кыра, әлбәттә Сарай халкы аны. гариплегенә төрттереп циклоп дип йортә. Әмма графиня Брюс патшабикәгә Потемкинның хатын-кызны назлый белүен шулкадәр тәмләп сөйләп бирә ки тегесенең авыз сулары килә' Көннәрдән бер көнне иртән Потемкинны Роджерсон дигән табиб янына чакыртып алалар, государыняның фавориты булачак кандидатларны гадәттә, һәрвакыт аның иләге аша үткәрәләр Потемкин, ниһаять үзенең сәгате сукканлыгын аңлый: «Авыз итүче» графиня Брюс Потемкин турында Екатеринага «Циклоп башы-күзө тонып сиңа гашыйк булган, эчтән генә янып-коеп йөри, әмма нәрсәгә дә булса өметләнергә базмый»,—дип сөйләнеп куя Табиб, тикшереп, «сәламәтлеге менә дигән» фикер әйткәч, графиня Брюс сөяркәлеккә кандидат циклопны «Булдыра алган кадәр кыюрак кылан!- —дип кисөтә-кисө- тө, Екатеринаның йокы бүлмәсенә озата Потемкин үз остенө йоклөнгөн -кыюлык-ны искиткеч зур сәләт белән башкарып чыга, күрәсең чөнки икенче көнне иртән иртүк Екатерина аңа генерал-лейтенант дигән исем бирә, шуңа өстәп маяга бер миллион сум акча һөм «кешечә яшәр» очен Миллионный дип аталган урамнан затлыдан-затлы җиһазландырылган искиткеч матур сарай бүләк итә Акыллы, булдыклы ирләр менә ничек итеп бер тон эчендә, миллионнарның төшләренә дә кермәстәи боек карьера ясый алалар Екатерина чорында' Шулай итеп Потемкин фаворитлар бүлмәсенә хуҗа була, ләкин сынау моның белән генә тогөлпөнми әле сөяркәләр күрше бүлмәдә генә ятсалар да. алар белән хат язышып сойлөшөргө яраткан Екатерина аңа икенче көнне менә нинди хат тапшырта ' «Генерал-лейтенант әфәнде һәм кавалер! Сез. күңелем сизә, мине көтә- котө ялчыгып беткәнсездер Сезгә карата күңелемдәге уйларымның нинди икәнлеген белдерер очен. ө мин һәрвакыт сезгә яхшы теләктәштә, сезне артык ялчыктырмыйм һөм шушы хатым белән бүген кон азагындарак Санкт-Петербургка барып җитәчәгемне хәбәр игөм ә кичен мине, бор мескен юлаучыны, үзегезнең юмарт ризык-нигъмөтләрегөздөн авыз иттерерсез дип ометләнеп сезгә дә сугылачакмын Сезнең шәхсән миңа һәм тугрылыклы хезмәт иткән сөекле ватанга карата булган кайнар мөнәсәбәтегезне яхшы бөлгәнгә күрә мин сезгә чогө балыгы табуны ышанып тапшырам, чонки бик күптәннән бирле ул искиткеч тәмле балык шулпасын татып караганым юк» Екатерина бу хаты белән Потөмкинга. фаворит булу — ватанга хезмәт итү белен бөр. дип каравын ачыктан-ачык белдерә Фаворитларына бу «хезмәт» ул уйлаганча ошагандырмы икән, анысы икенче мәсьәлә Картая төшкәч Екатерина күпләр очен моның бик күп «тәмле нәрсә- бупмаганпыгын аңлый Өлогө Потөмкинга кипик Бу фасылда Петербургта чогә балыгы үзе түгел, аның исе дө калмый' Екатерина, әлбәттә, моны әйбәт бөлә һөм ул яңа сөяркәсен аңлы рәвештә башкарып чыга алмаслык йокләмө каршына куя Императрицаның кушканын тапмаса, үзен нинди киләчәк коткөнен Потемкин бик яхшы аңлый, әлбәттә Әмма Потемкинның бәхете болыт артына ук кереп качмаган икән, чынлап еласа, сукыр күздән дө яшь чыга ди бер ак сәүдәгәрдә очраклы гына шундый балык сакланганын килеп әйттеләр, ә анысы— тилеләрдән түгел, бер балык очен йөз мең сорамасынмы! Потемкин чыраен да сытмый, шундук, кесәсеннән чыгарып, тегенең учына сала һәм моның өчен беркайчан да үкенми Икенче көнне иртән императрица аны үзенең шәхси генерал-адъютанты итеп билгели һәм Григорий Александрович шул көннән чикләнмәгән властька хуҗа була. Потемкин үзен ниндидер Васильчиков кебек малай-шалай урынына кимсеттермәячәген Екатеринага шундук сиздерә. Ул аннан үзен Дәүләт Советы әгъзасы итеп сайлатуын таләп итә Екатеринаның чәчләре үрә тора Ул ике ут арасында кала: Потемкинның анда сайлануы граф Панинга бер дә ошамаячак' — Бик яхшы Ул чагында мин монастырьга китәм.—ди Потемкин Сезнең җилкәдә әрәмтамак булып яшисем килми минем. Мин Рәсөйнең һәм үземнең данымны күтәрер өчен хезмәт итәргә телим һәм моңа лаеклылыгым бүтәннөр- некеннән ким түгелдер, дип ышанам! Екатерина аны торлечө иркәләп, юмалап карый, сарай халкы аның яңа роленә күнеккәнче бераз көтәргә куша, ләкин Потемкин, аның ай-ваена карамыйча, үз сүзендә каты тора Екатерина төн буе елап чыга Ә икенче көнне иртән Потемкин сенатор итеп билгеләнә моны ишеткәч Панин шартлардай була, чөнки ул болай уеннан уймак чыгар, дип уйламый. Потемкин тиздән империя дилбегәсен бөтенләй үз кулына ала. Орлов кебек үк. Потемкин да. императрицага өйләнергә карар кылып, акай-чукай килеп бетә. Морадына ирешер өчен ул төрле хәйләләр корып карый. Потемкин бик зирәк кеше була, җор теллелеге һәм шаянлыгы белән аерылып тора Теләсә кем булып сөйли белә, усал-усал сатирик хикәяләр яза. сәнгать һәм әдәбият белән якыннан таныш Дәүләт Советына кертелгәч. Потемкин империянең тышкы һәм эчке сәясәтен тулысынча үз кулына ала Иң башлап ул Екатеринаның элекке фаворитлары Чернышев белән Алексей Орловны Петербургтан еракка кудырта: соңгысын императрица, егетнең бертуган абыйсы Григорий Орловка сырты белән борылгач, үз кулына төшергән була. Алексей Орловны, үз юлында түмгәк булып тормасын өчен Италиягә илче итеп Панин җибәрә, ә Алексей кире әйләнеп кайтканда Петербургта Потемкинның якты йолдызы калыккан була инде Алексей Орлов белән Потемкинның үз исәп-хисабы була Потемкинның сыңар күзенә өнә шул Алексей җитә инде Петр Өченчене бәреп төшергән вакытта Потемкин, үз дәрәҗәсеннән узып, аңа ниндидер кимсетүле бер сүз әйтеп ташлый Абруйлы Орловлар белән бергә фетнәдә катнашкач, Потемкин үзен алар белән бериш кеше, дип саный башлый, ахры Ләкин горур Орлов аңа шундук алай түгеллекне үзенчә «йодрыгы белән аңлата-... Шәһвәткә табынган карчык Потемкин һаман да әле үзенә көннөн-көн ныграк ияләшә барган Екатеринага өйләнү хыялын ташламый Соңгы сүзен кистереп әйтмәгән патшабикәне монастырьга китү белән куркытмакчы була. — Болай никахсыз яшәүне Ходай тәгалә язык саный. Зоренькам.—дип үгетли ул аны.— Мондый кыланышларыбыз белән без кара халыкны юньсез- леккә котыртабыз, вәсвәсә таратабыз. Алла безне ярлыкамас моның өчен! Ләкин Екатерина аның кәмит кенә уйнавын бик әйбәт белә Фавориты белән ул да шундый ук кәмит уйный. — Нишлисең бит. җан дустым. Хак тәгалә сине шулай үз юлына бик нык чакыра икән мин синең изге ниятеңә каршы төшә алмыйм, монастырьга кит — дип тыйнак кына уфтанып куя ул Потемкин болай боргалану-сыргалануның бернинди дә нәтиҗә бирмәвен тиз аңлый. Хәлбуки. Екатеринаның үзенә тугрылыклы булмавын яхшы белсә дә фаворитлар бүлмәсеннән моңа кадәр куып чыгармавына да бик шат ул хәзер Екатерина кайчагында ишек төбендә сакта торучы зур гәүдәле гвардеецлар һәм сарайда яшәүче хезмәтчеләр белән дә -шаяргалап- ала Очраклы рәвештә аның нәфесе төшкән ирләр белемле яки ниндидер бер тома наданмы — болар берсе дә аның өчен әһәмиятле түгел Әмма императрица галиҗанөбләренең мондый авантюралары беркайчан да бер төннән артыкка сузылмый, ә күбрәк бер сәгатьлек кенә була. Екатеринаның рәсми сөяркәләре шулкадәр күп булган ки. тарих битләрендә андый кыска вакытлы «геройлар-ның исемнәрен дә. биографияләрен бирер- ге Д0 урын табылмаган Ләкин шулай да кайберләре кеше ышанмаслык анекдотлар рәвешендә булса да. буыннан-буынга күчеп, сакланып калган Екатерина җәен дә кышын да бер үк вакытта — кичке сәгать унда йокларга ятып, иртәнге биштә тора торган булган Бу вакытта аның өлгер камер-фравы Перекусина. алданрак торып зур каминны дөрләтеп җибәрә кайнар кофе әзерләп куя Бервакыт Екатерина, нишләптер иртәнге бишенче яртыда ук уянып китә Кыш көне була бу хәл Камин сүнгән ә бүлмәдә ата куян туңып үләрлек зәмһәрир суык Камер-фрау Перекусина белән кизү фрейлина чаршау артында гырлап йоклап яталар Ә бу төнне аның ятагы буш була. Екатерина бу тонен үзенең яраткан Патша авылы сараенда ялгыз йоклый, чөнки сөяркәсе Потемкин ни сәбәптәндер Петербургта кунып калган чак була. Туңыбрак уянса да. патшабикә тәмләп йоклаган фрейлина белән камер- фрауны уятырга уңайсызлана -Каминны үзем ягып җибәрим әле-.—дип уйлый ул һәм утын эзләп чыгып китә Императрица, дөресен әйтергә кирәк хезмәтчеләре һәм асраулары белән йомшак мөгамәлә иткән беркайчан да аларны артык вак-төяк эшләр белән мазасызламаган Бәлки, аның күңелендә бу минутта ниндидер яшерен өмет тә уянгандыр? Булачак назны хатын-кыз җанының җиденче тамыры белән тоя. диләр ич' Һәм ул алданмый Озын коридорның түр башында Орлов белән Потемкинны да көнләштерерлек гаять зур гәүдәле бер кешене күреп. Екатерина ирексездөн туктап кала Менә теге билгесез кеше коточкыч зур утын бәйләме күтәреп, патшабикә янына якынлаша Екатерина тынсыз кала адәм ышанмаслык анча да зур кочак булыр икән! - Нинди Геркулес икән бу?!- — дип уйлый ул сокланып Ир патшабикә янына килеп җитә Үзе бик яшь һәм чибәр генә, киеме генә кара халыкча — Сез кем? — дип сорый аннан әби патша — Мич караучы, патша галиҗанәбләре — Ә! Сез мине беләсездер? — дип елмая Екатерина Хезмәтчеләренә ул һәрвакыт - сез- дип дәшә торган була — Сарайда ярты еллап эшлим инде мин. патша галиҗанәбләре — Ә нишләп соң сезне моңа кадәр беркайчан да күргәнем булмады’ — Минем эшем нәкъ сез йокыдан торган вакытта, иртәнге биштә бетә, государыня Миңа шулай кушылган — Суык миңа. Үтенәм сездән, рәхим итеп минем йокы бүлмәмдә каминны ягып җибәрегез,—ди императрица Мич ягучы искәрмәгән шатлыгыннан чәч төпләренә кадәр кызара Әмма бичара хезмәтче өлегө үзен моннан да зуррак бәхет көткәнен белми әле Утын алып кереп, каминны дөрләтеп җибәргәч крепостной Геркулес чыгып китәргә кузгала — Ашыкмагыз. Мин һаман да нык ошим тагын утын кертегез Егет, түбәнчелек белән баш иеп, императрицаның боерыгын үти Ә Екатерина һаман бер үк сүзне кабатлый — Мин ошим Җылытыгызчы мине Мескен кол беравык куркып кала Ни җитми икән инде тагын?' Мич кыза торгач, шартлардай булып гүли башлады ич инде Патшабикәнең ни теләгәнен аңламый иде шул ул Мөгаен аны хәзер коточкыч авыр җәза көтәдер Йө Себергө, иә солдатлыкка сорерләр яисә җәзалап үтерерләр' — Җылытыгыз инде мине —дип елмая Екатерина һәм баһадир янына ук килеп баса—Государынягызны ничек җылытырга кирәклеген аңламыйсызмы- ни сез? Екатерина, ниһаять, ачыктан-ачык хәрәкәтләр белән ишарәләп, аптырашта калган колга нишләргә кирәклекне күрсәтә һем куркудан акшарлы мичтәй агарынган баһадирның йөзе шундук алсуланып китә вәт юләр патшабикәнең фаворитлар һем солдатлар белән ничек -җылынуы- турында бер генә мәртәбә ишетмәде ич ул1 һем Геркулес шулкадәр нык -җылытып- күрсәтә ки. Екатеринаның рәхмәте әйтеп бетергесез була — Афәрин, капитан әфәнде' Искиткеч шәп полковник әфәнде' —дип кайнар пышылдый ул аның колагына — Фамилиягез ничек сезнең? — дип сорый патшабикә мич ягучыдан аны бүлмәсеннән чыгарып җибәргәндә __ Чернозубов. боек патша галиҗанәбпөре.—дип оялып кына җавап бирә тегесе — Патшабикәгезне җылытуыгыз вакыйгасы истәлегенә бүгеннән алып сез Теплов дип йөртеләчәксез. Ватанга күрсәткән яхшы хезмәтегезне билгеләп, рәхмәт белдерәм, полковник әфәнде! Хушыгыз! Чернозубов шул ук көнне императрицаның фәрманын алды: анда аңа нәселдәннәселгө күчә торган дворян титулы. Теплов фамилиясе бирелүе. Чернигов губерниясеннән ун мең крепостной крәстиян бүләк ителүе һәм бер минут та кичекмәстән Петербургтан китәргә кушылган боерык язылган була. Шул Тепловның нәселе әле дә анда яши һәм оныклары үзләренең кайдан килеп чыкканлыклары турында горурланып шушы риваятьне буыннан-буынга сөйлиләр. Менә бервакыт Пугачев фетнәсе күтәрелә. Алпавытлар кулында җәбер- золымнан башканы күрмәгән халык хыялында саклаган ирекне вәгъдә иткәч. Пугачев ягына чыга. Екатеринаның тәхете, халык дулкынына чыдамыйча, чайкала башлый Нәкъ шулчакта Салтыкова дигән бер кансыз алпавыт хатыны шау-шулы хөкемгә тартыла. Дөрләп янган учакка кипкән утын өстәгән кебек була бу: ул ерткыч хатын чәчләрне үрә торгызырлык әшәкелекләр белән җәфалап үзенең йөз егерме җиде крепостной кызын үтерткән була. Ә аның биләмәсендә көн күрүче бер рухани шул мескен корбаннарны, югарыга хәбәр итеп тормыйча гына, җирләп барган. Гаепсез кызларга армай (җәллад) ролен кем үтәгән дисез? Шул бичара кызлар кебек үк мескен лакейлар, крепостной крәсти- яннәр!. һәрвакыттагыча. хуҗа алдында тәлинкә тоту, мескенлек һәм куркаклык—халыкны коллыкта тотарга ярдәм иткән богаулар әнә шулар инде. Екатеринаның фаворитлары да кара халык белән шул канэчкеч алпавыттан ким кыланмаганнар. Хәер, арада закончалык сакларга тырышучылар да юк түгел. Румянцевның биләмәләрендә, мәсәлән, колга, гаепләре нинди генә булса да. чи тал белән мең дә җиде йөздән артык сугу катгый рәвештә тыелган. Җанны тетрәндерерлек кече күңеллелек түгелмени бу?!. Болар өстенә. Екатерина патшалык иткән чорда бертуктаусыз сугышлар чыгып тора, ә бу. билгеле, халык арасында һәрвакыт ризасызлык тудыра. Кырымны басып алу сугышы, икенче төрек сугышы. Швеция белән сугыш, Польшаны бүлгәләү өчен сугыш. Персиягә яу чабу—болар барысы да бер-бер артлы, бер озын чылбыр булып тезелеп, дәвам итә. Рәсәй җире үскәннөн-үсө, күрше дәүләтләр исәбенә киңәя, аны хәзер беркем дә йөгәнли алмый. Әмма сугыш бушка бирелми, исәп-хисапсыз акча тора ул. халык бөлгенлеккә төшә. Беренче төрек сугышы гына да халык кесәсеннән кырык сигез миллион чамасы акча суырып ала. Ә дәүләт бюджеты — сиксән миллион чамасы. ул бөтенләе белән Екатеринаның фаворитларына гына тотыла. Күзгә ятышлы булсын өчен, әйберне алтынга манарга кирәк бит! Пугачев тирәсенә илнең бөтен ягыннан кешечә яшәүдән өметләрен өзгән крәстияннәр агыла Аран малы урынына саналганчы, чуалышта үлеп калуны өстенрәк күрә алар. Пугачев фетнәсе дүрт ел дәвам итә. Фетнәчеләр ярты Рәсәйне тар-мар китерәләр һәм тагын да ныграк бөлгенлеккә төшерәләр. Фетнә Екатеринаның җиңүе белән тәмамлана (Дөресрәге, -бөек полководец • Суворовның җиңүе белән. Тәрҗ. искәрмәсе.) Пугачев фетнәсеннән исән-имин котылгач Екатерина рәсми тәхет варисы саналган улы Павел һәм килене Наталья Алексеевна Гессен-Дармштадская белән Мәскәүгә килә, әмма халык аны. фетнәдән коткарган өчен кулдан үбәсе урынга, салкын кара чырай белән каршылый Тәхет варисы Павел Петрович—әбисе тиешле Елизавета Петровнаның иркәләвендә үскән кеше, ул үлгәч, үксез ятим калды. Әнисе Екатерина, үз баласы булса да. яратмый иде аны. шуңа күрә ул кыерсытылган боек бала булып үсте. Әнисенең фаворитлары да аяусыз рәвештә мыскыл итәләр аны. төрле әшәке сүзләр белән мәсхәрәлиләр һәм. иң гаҗәбе шунда. Екатеринага нишләптер ошый бу. Шулай булгач, Павелның үз әнисенә ни өчен тирән нәфрәт белән каравы аңлашыладыр. Өстәвенә. Екатерина, аның әтисен үтертеп, Павелга күчәргә тиеш тәхетне тартып алган ич! Екатерина улын бик иртә башлы-күзле итә: Вильгельмина исемле ГессенДармштадт принцессасын чукындырып. Наталья Алексеевна дигән исем бирә. Павел үзе кебек үк кайнар идеалист һәм хыялый кызга бик нык ияләшә, ул балага бары тик унбиш кенә яшь әле. Екатеринаның ничек яшөөен күзәтә торган һәм бигрәк тә Рәсәй халкының нинди авыр шартларда иза чигүен аңлый башлагач. Наталья бөтен җаны-төне белән бианасының кан дошманына өйләнә. Ләкин бөртек чаклы тон күбәләгенең зур учак тирәсендә бөтерелүен хәтерләтә бу. Озакламый Екатеринага Наталья Алексеевнаның Павелны сарайда үз партиясен төзеп, тәхеткә үзе хуҗа булырга күндерүен җиткерәләр Павел күптән «җинаятьче немец хатыныннан- (ул әнисен әнә шулай атый) әтисенең үлеме өчен үч алу өчен тәхеттән бөреп төшереп, хурлыклы рәвештә аны монастырьга ябу турындагы хыялын йөрәк түрендә йөртә Ләкин Павел яшьлеге аркасында, эч серен Панинга һәм башка шундый ышанычсыз кешеләргә ача Екатеринаның шымчылары кайда да бар Екатерина килененең башына җитәргә карар кыла һәм акыл сәләтенә бай Потемкиннан киңәш сорый Фавориты патшабикәне Екатерина Зорич исемле кендек әбисе белән таныштыра ул хатын яшерен бала төшертүдә һәм иртә авыз иткән» хатын-кызларны уйнаштан туган балаларыннан коткаруда теше коелган кеше Екатерина кан исе белән оретепгән эшләр белән кулын пычратырга яратмый иде. шуңа күрә ул четерекле мәшәкатьләрне фаворитына тапшыра — Киленемнең сәламәтлеге ташка үлчим генә—ди Екатерина Зоричка һәм мәрхәмәтлек йозеннән аңа кулын үбәргә рохсәт итә — Бала табу газапларын күтәрә алмас, дип куркам — Әйе шул. анакай, син хаклы, могаен күтәрә алмас!—дип ясалма авыр сулап, аңа Потемкин кушыла—Бөек княгиня бултерек сарык бәтие кебек шундый зәгыйфь, шундый сыек бала! Наталья Алексеевнаның ана булырга әзерләнеп яткан караваты аның үлем түшәгенә әйләнсен очен фаворит белән кендек әбисе бөтен мәшәкатьләрне үз өсләренә алалар Зоричны Потемкин томшык сарысы чыкмаган студент чагында ук үзенең сояркөсе иткән була, шуңа күрә ул аның алдында икеле-микеле кыланып маташмый — Бөек княгиня үләргә тиеш Государыняга куркыныч кеше ул.—дип ачыктаначык аңлата ул түшәген суындырса да. арасын озмөгән элекке сөяркәсенә Боек княгиняны тулгак тота башлагач. Зорич аның эчемлегенә әкренләп ләкин котылгысыз тәэсир итә торган ачы сала булачак ана да. аның бавыры астыннан якты дөньяга чыгарга ашыккан баласы да агуланалар Наталья үле бала таба һәм үзе дә шундук җан бирә Павел бу хәлдән соң. авыр кайгысыннан башын югалтып ометсезлеккө тошө, өнисеннән шикләнеп, цесаревнаның төнен ярып карауларын таләп итә Ләкин ул берүзе берни дә эшли алмый инде, цесаревнаның гәүдәсен ярмый- нитми генә күмәләр Ә Екатерина малаен хатынының бүтәннәр белән үзенә хыянәт игүенә ышандырырга тырыша Шикләнергә урын калмасын очен ул хәтта «оста куллы- колларының берсеннән цесаревнаның кулына охшатып язган ялган хатлар әзерлөтә хатының синең уфтануыңа лаек түгел иде янәсе' Өч айдан Павел Мария Федоровна исемле бер бик тә тар карашлы һәм куркак җанлы кызга ойлөнө ә бу килене акылга сай булуы аркасында. Екатеринага куркыныч тудыра алмый Кырым кампаниясе башлангач Потемкин, урыс гаскәрләренең башлыгы буларак, Кырымга юнәлә Бендер каласын алгач. Екатерина аңа. Очаковны да шулай ук җиңеп алуына ышану билгесе итеп, зиннәтле энҗе-мәрҗәннәрдән генә эшләнгән зур чәчәк бәйләме бүләк итеп җибәрә Ә ул чәчәк бәйләме аларның икесе арасындагы мәхәббәтләре каберенә куела Потемкин Кырым татарлары белән илбасарларча сугыш алып барган арада. ирләрдән туймас Екатерина граф Безбородконың шәхси сәркатибе Завод скийны -соябашлый Шул коннөрдө ул үзенең йокы бүлмәсенә уңайлылык очен кайбер үзгәрешләр кертә Аның караваты янына махсус пружинага зур көзге элеп куялар аны кирәкмәгән чакта оскәрәк күтәртергә ә кирәк икән —аска төшерергә мөмкин Ә фаворитның караваты шул козгенең артында гына тора Әгәр дә бүлмә! ө искәрмәгәндә кем дә булса килеп керсә Екатерина шул козгене тиз генә аска тошерө һем кергән кеше аның артындагы икенче караватны күрми Гади дә уңайлы да! Шулай итеп, дәүләт белән идарә итү эшләре козге ярдәмендә гыйшык мыйшык уеннарына тагын да ныграк якынлаша Бу вакытта патшабикәнең колак сердәше Екатерина Воронцова-Дашкова сарайдан читләштерелә инде Соңгы чорда Екатеринаның нәзек табигатьле дәртле нөфсесе яшь кызларга таба борыла Потемкин аңа кайчандыр Молдовиядон бер бик тә үтә чибәр чегән кызы алып кайтып бүләк иткән иде. олыгая башлаган патшабикә ниһаять шуңа гашыйк була Ә Париж монастырьлары мәктәпләре үрнәгендә дворян кызлары өчен ачтырган Смольный институтының чыгарылыш имтиханнарында аның үткен күзе Суворовның кызына төшә. Кыз бик ошый аңа — Миңа бирегез кызыгызны,—ди ул атаклы генераллиссимуска Суворов, тәҗрибәсез яшь кызның башын әйләндерерлек ыспай кавалерларның сарайда күп булуын сылтау ител, катгый баш тарта. — Курыкмагыз. мин аны үземнең йокы бүлмәмә урнаштырачакмын! — дип түземсезләнеп, тел тобендәген саксыз әйтеп ташлый Екатерина Бүтәннәр кебек үк Суворов бөтенесен дә сарайдагы фаворитларны да. козгеле ширманы да әби патшаның соңгы вакытта лесбиянкалар мәхәббәте белән мавыгуын да яхшы белгәнгә, патшабикәнең бу шикле вәгъдәсе аны аз гына да тынычландырмый, әлбәттә. Койрыгын ныграк кыссаң, куян да шырпы кабызыр, ди. Кырыс карт моңа теше-тырнагы белән каршы төшә — Үлемем кирәк булса, мин синең очен. ике дә уйлап тормыйча, җанымны корбан итәм. государыня анакай.— диде ул—Ә Суворовочкамны сиңа бирмим! Екатерина ачуына буылып, беравык тын алыштыра алмыйча тора Шулай да ул үзсүзле карттан кызын көчләп тартып алырга кыймый Суворов урынында берәр кол яисә холоп булса, сөйләшеп тә тормас иде ул. Дворян иде шул бу минсенгән карт, ә югары катлам арасында ризасызлык кузгату бик хәтәр нәрсә Императрица йөзен чытып булса да Суворовны, майлы калҗа кебек тоелган кызы белән бергә, аны сарайга якын китерүне дә тыеп ерак биләмәләренең берсенә сөрде Хәер, карт сугышчы моңа бары куанды гына үз чүплегендә әтәч тә үзе мирза, диләр ич! Екатеринаның сөяркәсез бер көн дә түзә алмавын яхшы белгән Потемкин үзе юк чакта адъютантларын аңа -урынбасарлар- итеп калдыра Алар сыңар күзле түрәләренә беркайчан да аяк чалмаячаклар Ләкин урыслар, изге урын буш тормас, диләр 1780 елда Потемкин очраклы рәвештә Ланской исемле бер бик чибәр егетне күреп кала һәм аны императрицага күрсәтә. Тышкы кыяфәте белән егет Гамлетны хәтерләтә Тирән сагыш тулы хыялый зәңгәр күзләре һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итеп тора. Киләчәктә үзен көткән аянычлы язмышын сизенгәндер, бичара. Аз гына алсуланып торган, сакал да чыкмаган, сөт кебек ап-ак йөз. мәрҗән кебек матур тешле кечкенә авыз, аксыл-бөдрә чәчләр, карлыгач канатыдай кыйгач кара кашлар Ланскойны яп-яшь чибәр кызга охшаталар. Шул ук вакытта ул киң җилкәле, тыгыз ботлы, зур гәүдәле кеше. Рәсемдәге кебек, фәрештә йөзле андый ирләр һәр хатын-кызга да бертигез ошамый Екатеринаны һәрвакыт бераз кырысрак, ирләрчә гайрәтле кыяфәтләр үзенә тартучан. Ләкин «аш төрләндерү- йөзеннән, нишләп әле, кыска вакытка булса да. хатынҗәмәкне хәтерләткән кыяфәтле, егерме яшьлек малайны алмаска? Бу сәер егеттән башка аның, чын наз өчен. Панины Потемкины. Безборо- дкасы. Корсаковы һәм Хвостовы бар ич. ә алар берсе дә йөзләре белән хатын-кызны хәтерләтми Ланской бөек государынясының мәрхәмәтеннән баш тартырга базмый ул әби патшаның кәнизәге булудан гарьләнсә дә артык нык басынкы кеше булганга күрә. Екатеринаның сүзеннән чыга алмый. Хәер аның яшендәге егетләргә үзеннән өлкәнрәк хатыннар ошый- рак та төшә бит Чикләнмәгән хокуклы хакименең капризы озакка сузылмас үтәр.. Ләкин беркем көтмәгәндә кыска вакытка гына шаярып алырга теләгән падишаның картаеп килүче җанында чын-чынлап яз чәчәге ата башламасынмы! Шушы артык оялчан. нечкә билле чикерткә революцияләр башлануы куркынычын да, Польша белән булган кичектергесез җитди эшләрне дә. тынгысыз Потемкинның һиндстанга яу белән барырга хыялланып, тинтерәтүләрен дә оныттыра. Ланской, бәлки, Екатеринага чаклы хатын-кызлар затын бөтенләй татып карамагандыр. Ул Екатеринага анасына береккән яшь бала кебек, бик нык ияләште чын күңеленнән аның белән иркәләнә, назлана Екатерина Ланскойны. төрек солтаннары үзләренең яраткан кәнизәкләрен күз карасыдай саклап тоткан кебек, бикләп асрый башлый: ул аны хәтта -авыз итеп караучы- графиня Брюска да күрсәтми. Яшь егетнең күңелен аздырырга әзер торучы козгын хатыннар бик күп шул сарайда! Екатерина бердәнбер фрейлина Протасовага гына шикләнмичә ышана ала Ланскойны императрица колак ишетмәгән, күз күрмәгән зиннәтле байлык һәм алтын-көмешләргә күмеп ташлый. Екатерина аны. гадәттәгечә, граф титу лы. иксез-чиксез җирләр дистәләрчә мең крепостной крәстияннәр һәм фли- гөльадьютант чины кабул итәргә мәҗбүр итсә дә ул сәясәткә һәм ил белән идарә итүгә катнашудан баш тарткан бердәнбер фаворит була Шушы Адонис хатын-кызларга гына хас нечкә күңеле һәм шагыйрәне назлы иркәләве белән үзенә шулкадәр нык ияләштерә ки. патшабикә еш кына чалара башлаган башын аның киң җилкәсенә куеп елый да икән — Бүтәннәргә булган бөтен үпкәләремне күз яшем белән агызып чыгарып бетерәсем килә—ди императрица андый чакларда Ниһаять. 55 яшьлек Екатерина, бүтән андый кайнар мәхәббәтне үлгәнче таба алмаячакмын, дигән фикергә килә Карт хатын иде инде ул Аның тынгысыз йөрәге эзләнүләрдән тәмам арыды Хәзер теләгәнен шушы адашып килеп кергән малайда тапкан кебек тоела иде аңа Көтмәгәндә генә императрица. Панин белән Потемкинны чакыртып, аларга бөтен җаны-төне белән үзенә бирелгәнлеген тиешенчә бәяләү йөзеннән һәм мәңге үзенеке итәр өчен, Ланскойга кияүгә чыгарга теләве турында белдерә — Ул миңа беркайчан да хыянәт итмәде—ди ул Потемкинның күзенә туп-туры карап Потемкин кинаяне бик яхшы аңлый. Ул үзе -анакаена- бер генә мәртәбә хыянәт итмәде ич Бу тарихи сойлөшү 1784 елның маенда була Ә бер айдан ярәшелгән егет Ланскойны ниндидер сәер чир газапларга тотына табиплар моны берничек тә аңлата алмыйлар Бәхетсез егетне циклоп Потемкин агуларга кушкан иде акылын җуйган императрица аны артыграк ярата башлады шул. Шушы хәлләрдән соң. Екатеринаның мәхәббәт маҗаралары турындагы сарай елъязмаларында көше ышанмаслык ак тап хасил була фаворитлар бүлмәсендә тоташ биш ай буе ир-ат затыннан бер кеше дә күренми* Әмма Екатерина, нинди генә авыр булмасын кайгылардан һәм югалтулардан сыгылып тошә торгач зәгыйфь ихтыярлы натуралардан түгел Биш айдан соң аңарда кабат гадөти шат күңел, яңа кешеләр белән аралашуга омтылу һәм хатын-кыз бәхетенә сусау уяна Гомерне күз яше түгеп үткәрү аның өчен ят нәрсә Тик. шулай да тирән кайгы аңа дәүләт эшләренә җитди игътибар бирергә комачаулый Эшлекле Потемкин патшабикәнең йөрәгеннән мәрхүм Ланскойның истәлеген кысрыклап чыгарырга карар кыла. Ланскойга алмаш табу ниятеннән ул гвардия офицерлары белән таныша башлый, аларның характерларын, фигыль-холыкларын күзәтә Тиздән Потемкин Петр Ермолов белән Александр Мамоновка туктала Ул кичекмәстән аларның икесен дә берьюлы үзенең адьютантлары итеп билгели һәм Ермоловны юк йомышны бар итеп, императрица янына җибәрә Гап-гади офицер, әмма аның тышкы кыяфәте ниндидер сәерлеге белән күз явын тартып тора Сарайда аны. ак зөнҗи дип йөртәләр Ап-ак. әмма Африка зәнҗилөренә генә хас бөдрә чәч калку яңаклар, дәрт ташып торган калын иреннәр һәм кар кебек елтыр тешләр Ә Екатерина үбешергә чакырып торгандай калын иреннәр яныннан тыныч кына уза алмый Хисси кабарынкы иреннәре белән җәлеп итеп торган ак зәнҗине күрүгә. Екатерина үзенең йорәгендә кабат җөй башлануын әле һаман да яшьләрчә назлы мәхәббәттән кайнар иркәләүләрдән башка яши алмавын аңлый Ә берничә коннән Ермолов, тулы хокуклы флигель-адьютантка әверелеп, биш ай элек кәнә нечкә күңелле, тыйнак һәм онытылмас Ланской яшәгән затлыдан затлы бүлмәләргә кереп урнаша инде Моны ишеткәч, хәйләкәр Потемкин, сыңар күзен елтыратып канәгать ел мая ләкин ак зөнҗи Ермолов. Ланской кебек сак астында дөньядан аерылып яшәргә теләми биллиард, көрт уеннарын үлеп ярата ул һәм еш кына сарайны ташлап, шундый дәртле уеннар оясына җилбәзәк хатын-кызлар янына чыгып ычкына Әлбәттә. Екатеринага ошамый бу Махсус эшләгәндәй. Потемкин нәкъ шул вакытта аның янына үзенең икенче адьютантын. Александр Мамоновны җибө рө монысы да Екатеринага бик ошап кала Ермоловның кулына йөз мең тәңкә акча салалар һәм уп да. барлык вакытлы фаворитлар кебек үк Петербургка яңадан аяк басмаска кушылган катгый әмер ала Аның җылы урынына, суынганчы. Мамонов менеп кунаклый Хәер, императрицаның йокы бүлмәсе дип аталган бәхет кунасына- менү өчен боркөт канатлары кирәкми артык озын булмаган бормалы-сырмалы баскычтан күтәрелү дә җитә Арттан аларны башлап -авыз итүче- Брюс ханым да этеп тора әле җитмәсә’ Кирәк бит. яңа пешкән фаворит шундук үзен җирдәге алиһә янына күтәрелергә беренче булып ярдәм иткән Потемкин алдында ачу китергеч дорфа тота башламасынмы! Искиткеч түбән җанлылык һәм тар күңеллелек бит бу. әмма Мамонов императрицага моны циклоптан көнләшүе белән аңлата. Болай аклануы патшабикәнең җанын балавыз кебек эретә Үзе өчен ирләр көнләшкәнгә нинди генә хатын-кыз битараф калыр икән?! Екатерина Мамоновның. Таврида каһарманы Потемкинны мыскыллап, тупас рәвештә әшәкеләнүен туктату гына түгел, киресенчә, фаворитларның өстәл артында, сөяк бүлә алмаган этләр кебек, ызгышуларын куанып бетә алмыйча күзәтеп утыра. Потемкин, күпме генә көч түксә дә. алыптай олы гәүдәле, калмыкка охшаган Мамоновның ныгып килгән урынын зәррә кадәр дә кымшата алмый... Хәзер Рәсәйдә бер генә җитди вакыйга да Мамоновтан башка булмый инде Екатерина аны хәтта бөтен дөньяны дер селкетеп торган канцлер Безбородко урынына куярга уйлап йори Ә бит нәкъ өнә шул -Рәсәй Вольтеры-, гайрәткә һәм акыл сәләтенә бай Безбородко. Кечерусияне мәңгегә коллыкка төшерер өчен, көчле һәм хәйләкәр Кирилл Разумовскийны гетманлыктан алып ташлап кырык мең хохолны үзенә крепостной иткән иде! Ә Кырымны яулатып, анда шәхси тоз кайнату заводлары ачтыруы?! Чит илләр белән бөере аша гына сөйләшүе?! Безбородко сәнәктән көрәк булган ниндидер Мамоновка бирелүне үзе өчен түбәнлек саный һәм ул аңа каршы аяусыз көрәш ача. Ә Мамонов коннөн-көн көчлерәк һәм оятсызрак була бара Хәтта Польша короле Понятовский аңа ике иң югары орден җибәрә Мамоновның киң күкрәгендә һәрберсе йөзәр мең торган сансыз күп бри- льянтлар белән бизәлгән Александр Невский ордены балкый берзаман Әби патшаның соңгы сөяркәләре. Картлык көннәре җиткәч, императрица Екатерина -үзенең хуҗалыгын» барлап чыгарга, ягъни Рәсәй буйлап сәфәр кылып кайтырга карар бирә Моны ишеткәч, аңынчы бака күлендәге ләкләк кебек тыныч яткан алпавытлар куркуга төшәләр, хәер, власть башында торучы «дөнья хуҗалары- да шыр җибәрәләр Әби патшаның фаворитлары тиз генә киңәш мәҗлесе җыеп сәяхәт иткәндә патшабикә күңелен күтәрерлек берни дә очратмаска тиеш, дигән уртак фикергә киләләр Крәстияннөрне һәм башка вак-төяк халыкны катгый кисәтеп куялар кем дә кем берәр төрле зары белән Екатерина каршына килсә, пешкән таяк белән суктырылып, яисә башка төрле газап белән җәзалап үтереләчәк! Екатеринаның патшалык буйлап сәяхәт итүен тоташ бер бәйрәмгә әйләндерделәр патшабикәне кайда да бәйрәмчә матур киенгән шат крәстияннәр ипи-тоз белән каршы ала. үзләренең тормышлары белән канәгать булуларын кат-кат әйтеп рәхмәт укый, өсләреннән хакимлек иткән алпавытларын кылган мәрхәмәтлекләре өчен күкләргә күтәреп мактый! — Менә күрәсезме инде, аларга ирекнең кирәге дә юк. алар үзләрен кол хайван хәлендә дә бик яхшы хис итәләр! — ди Екатерина, борынын җыерып үзен озатып йөрүче сөяркәләре Потемкин белән Мамоновка Тантаналы каршылауны никадәр матур оештыра алуны бигрәк тә граф Петр Борисович Шереметьев күрсәтә Ниләр генә булмый анда! Екатеринага иң нык ошап калганы шул була: крепостной артистларның балетыннан соң. граф әби патша белән аның сөяркәләренә тәпиләренә сүс уралган ак күгәрченнәр тоттыра һәм аларны иреккә очырып җибәрүләрен үтенә Куркып калган кошлар бердәм югарыга томырылалар. Шулвакыт төнге караңгы күктә Екатеринаның вензелен ясап балкыш дөрли башлый.. Диңгез артларыннан махсус кайтарылган затлы ризыклардан гына торган төшке аш графка илле меңгә төшә Канев шәһәрендә патшабикәне Август Понятовский каршы ала. Рәсәй тәхетендә утырган карчыкны кабул итү элекке сөяркәсенең кесәсен өч миллионга җиңеләйтә. Хәер, бу вакытта Понятовскийның үз башында да таҗ бар. инде. Польша короле була торып, кесәләре буш тормас. Озак сәфәр кадерле хатынны алҗытмасын өчен. Потемкин кулыннан килгәннең бөтенесен дә эшли, төшләрдә яисә хыялда гына күз алдына килердәй уңайлыклар уйлап таба. Патшабикәнең алтын йөгертелгән көймәле арбасына утыз шәп ат җигәләр. Арба берничә бүлектән тора берсе императрица кабинеты. икенчесе сигез кешелек кунакханә, аш бүлмәсе зур булмаган китапханә бәдрәф һәм башка шуның ише уңайлыклар җитәрлек була Потемкин белән Мамонов патшабикәне тарихи сәяхәткә әзерләргә казнадан бирелгән акчаның санап бетергесезен янга калдырып өлгерәләр Хәер Кечерусиядөге Безбородко да алардан калышмый Шунлыктан, Екатеринаның күңелле сәяхәтенең Рәсәй халкына дүрт миллионга тошүе бер дә гаҗәп түгел Екатерина бу сәяхәтеннән Петербургка бик нык канөгәтьлөнеп кайтып көрә фаворитлары белән бергә көне-тоне кайгыртуы аркасында Рөсәй әнә ничек чәчәк атып утыра ич! Димәк, хәзер ул кадерле вакытын сөяркәләренә күбрәк бүлә ала. Тик алары соңгы вакытта нишләптер, -кәҗәләнә- башладылар шул Мамонов та, Ланской кебек үк. үз хәленнән үзе бик нык ояла Шуңа күрә ахры ул патшабикәдән артыгы белән түләтергә дә тырыша Акчалата да. башкача да Гомумән. Екатеринага сөяркәләре бушка килмәделәр Мамоноөка чаклы гына да. аларның койсез күңелен күрер өчен, ул дүрт йөз миллионнан артык акча тоткан иде инде! (Ул чорда бер сыерның уртача оч тәңкә торганын искә алсак, бу акчаларның күләмен чамаларга була Тәрж искәрмәсе ) Мамоновтан тугрылык таләп итсә дә Екатерина үзе вакыт-вакыт һаман да -аш торлөндереп- алгалый бер тонен ул. атап әйткәндә, мәсәлән парадта очраклы күреп калган Казаринов исемле бер яшь офицер белән үткәрә һәм иртәсен аңа. азыклы ат арымас дип. дүрт йоз мең торган биләмә бүләк итә Императрица анча исөпсез-хисапсыэ күп акчаларны үз кесәсеннән алмый, әлбәттә. Әмма Екатерина, күпме генә бүләкләр бирмәсен абайламастан атлы- тунлыга өйләнгән Мамоновның йөрәген сатып ала алмый үзенә күрә туры сүзле, саф йөрәкле кеше ул Һәм әнә шул туры сүзлелөге харап итә дә инде аны. Күптән түгөлрәк кенә Екатерина үзенә хезмәткә княжна Елисавета Щербатова дигән бик яшь бер фрейлинаны алган була Аңа унҗиде яшь һәм ул. Мамонов кебек, беркая да чыкмыйча сарайда тора Патша авылы сараенда сак астында яшәүче фаворит белән фрейлина язмышлары охшаш булгангамы өш кына очрашалар һәм алар озакламый, бер берсен аңлашып, кайнар соешә башлыйлар Унҗиде яшьлек зифа буйлы сөйгән кызы белән чагыштырганда, юан гәүдәле карт Екатерина Мамоноөка күңел болгандыргыч җирәнеч булып тоела Көннәрдән бөр көнне ул Щербатова яныннан бик соңлап караңгы төшкәч кенә кайтып керә Аны котө-котә көтек булган Екатерина, яшь кызларча кыланып, аңа үпкәсен белдерә һәм, йомшарып гадәтенчә кочагын җәя Әмма Мамонов ишек төбеннән ары кузгалмый — Государыня-анакай. — ди ул бераз таптанып торгач.— мин һәрвакыт туры сүзле булдым Мин хәзер, моннан соң сезнең белән, боек галиҗанәб. үземә йоклөнгән изге вазифаны үти алмыйм Мондый мәсхәрәне Екатерина көтми әлбәттә Ничек инде шушы ахмак үз теләге белән патшабикәсеннән баш тарта? Екатерина андый могаләмөгә күнекмәгән! Яшеренбатырын түгеп. Ланскойдан башкалар барысы да, качып-посып булса да. Екатеринага хыянәт итәләр иде Ләкин бит алар, патшабикәләренең боек мәрхәмәтен югалтудан куркып, сирәк-мирәк бәхетләренә тигән мәхәббәт маҗараларын аңа белдермәскә тырышалар иде һәм алар беркайчан да буйсынудан чыкмадылар Екатеринаның тавышыннан бозлы салкын бәргән кебек була — Ни булды, мөхтәрәм әфәнде? — дип сорый ул. горур башын югары чөеп—Сөз онытыласыз1 — Мин бүтәнне сөям, боек галиҗанәб Көмне? — Княжна Елисавета Щербатованы Мин сездән, боек галиҗанәб аның белән никахлашырга рохсөт итүегезне сорыйм Безнең бүгенге хәлебез шуңа мәҗбүр итә - Яхшы Рөхсәт итем Ләкин алдан ук сезгә бөлдереп куям мин сезне ватанга каршы җинаять эшләүче көше дип саныйм Минөм гомеремнең Рәсәйгө нинди кадәрле икәнен яхшы бөлүегезгә карамастан, патшабикәгезнең кәефен кырасыз, ә минем күңел тынычлыгым һәм кәефемнең югары булуы дәүләт өчен кирәк. Мамонов кызарып баш ия һәм утлы табага баскандай чыгып йөгерә Риялы сөяркәсе чыгып киткәч. Екатерина сарайдагы бер асрау кызны исенә тошерә кайчандыр аңа Потемкин гашыйк булган иде Ул чакта патшабикә яшерен канцелярияне җитәкләүче Шешковскийдан шул оятсыз кызны кая да булса олактыруын үтенде Юк. кызны үтерергә кушмады ул. ул бары тик боек патшабикәсенә көндәш булырга базган кызны кая да булса мәңгегә ябып куярга гына кушты Яшәсен, тик аннан ул беркайчан да чыкмасын гына. Шешкоөский артыграк тырышып ташлады. Ул теге мескен кызны төзелеп яткан таш дивар эчендә баскан килеш күмеп калдырырга боерган Аннан ул кыз. чынлап та. беркайчан да чыга алмады Хезмәтчеләре артык ярарга тырышканга патшабикә үзе гаеплемени? Петр ill не. законлы үз ирен, ул үтерергә куштымы? Беркайчан да Орловлар үзләре башбаштакланып хәл иткәннәр Екатерина авыр сулап куя Мамонов сөйгән патшабикәсен явызларча мәсхәрә итте Күз карашын гына алыйк! Екатерина Мамоновның күзләрендә күптән яшереп йөргән җирәнү хисен ап-ачык күрде Үч. кичекмәстән үч алырга кирәк!.. Императрица бик озак баш вата һәм. ниһаять, уйлап таба. Екатеринаның теләге буенча. Мамоновның туен, бик зурлап һәм затлы итеп, сарайда үткәрәләр Шүрләп, мескенләнеп калган Лизаньканы туйга императрица үзе киендерә. бәхет әҗәре итеп, аңа ун мең тәңкә алтын, ә яшь кияүгә өч мең крепостной крәстиян бүләк итә һәм. аларга өстәп, бәяләп бетерә алмаслык кыйммәт ике бриллиант балдак бирә Туйлар узгач, ике атнадан соң Мамоновларның Мәскәүдәге йортларына (Екатерина, гадәтенчә, аларны Петербургтан сөргән иде) төн уртасында солдатлар бәреп керә Алар күз ачып йомганчы граф белән графиняны путалар белән бәйләп ташлыйлар. Мамонов, исенә килеп, кычкырып җибәрә, ләкин аны таныш бер тавыш туктата — Тыныгызны чыгармагыз, хөрмәтле әфәнде Барыбер файдасыз. Монда керергә беркемнең дә кыюлыгы җитмәячәк. Мамонов Мәскәү полицмейстрының тавышын таныды — Ни хакыгыз бар сезнең безне бәйләргә?—дип сорый Мамонов, оне алынып. — Без монда государыня кушуы буенча, ә аның әмере алдында бар хокуклар да тез чүгә Мамоновны. кәнәфигә күчереп, бәйләп куялар. Лампага ут алалар. . Сөекле хатынының күлмәген умырып төшерәләр Яшь хатынның ачыргаланып кычкырган тавышына, чынлап та. беркем дә йөгереп керми. Бичараны ире алдында солдатлар башта туйганчы чиратлап чыга аннан соң аркасы тоташ кара канга әйләнгәнче каеш чыбыркы белән яралар Мамонов алдында әдәп саклап сөйләшкән полицмейстер белән солдатлар чыгып киткәндә графиня һушсыз ята. Шуннан соң гына йорт хезмәтчеләре кереп, хуҗаларын чишәләр Екатеринаның "мәрхәмәтен- татыган ир белән хатын бик озак чирләп түшәктә ята Ә терелгәч алар, «падиша әмере алдында барлык хокуклар тез чүгә» торган туган илләрен калдырып, мәңгегә чит илгә китеп баралар... Яңа фаворит—дан-шөһрәт сөючән һәм тәккәббер Платон Зубов озакламый үзенең бертуганы Валерьяны, императрицаның кайнар йөрәгеннән кысрыклап чыгарып, берүзе кала Платонга ул вакытта нибары егерме өч кенә яшь, шуңа карамастан ул алдын-артын салкын канлылык белән нык уйлап эш итүче, битенә дуңгыз тиресе каплаган циник кеше була. Императрицаны ул бик тиз арада үз кубызына биетә башлый. Ни гаҗәп, тәҗрибәле Екатерина аның теләсә нинди дуамал теләгән үтәргә әзер тора. Императрица Платон Зубов белән чуала башлаганда аның циклопы Потемкин Яссы каласында була Екатерина керткән йола тарифы буенча, сөяркәләре гадәттә, башта граф титулы гына алалар, берәр искитмәле батырлык күрсәтә алсалар инде дәрәҗәләре дө зурая төшә. Ә Зубовны ул. өч кон эчендә, оч сугыш каһарманы саналган һәм Новороссия белән Кырымны басып алган герой Потемкинга бериш итеп тиңли. Кемне диген әле. ватанга оч тиенлек тә файда китермәгән бер маңка малайны! Потемкин, моны ишеткәч, ачуыннан шартлардай булып кара көеп чыга йортындагы бөтен савыт-сабаларны җиһазларны 150 бөреп вата, бер гаепсезгә. тик торганда, барлык йорт хезмәтчеләрен хәтта өзелеп сөйгән кәнизәген дә тукмап ташлый — Йә мин йө — Зубов! Икебезнең беребез үләргә тиеш' Потемкин, боек княгиня Наталья Алексеевнаны Ланскойны һәм тагын бүтәннәрне ачы биреп үтерткән кебек (тарих башкаларның исемнәрен сакламаган) Зубовны да зәһәр ашатып дөмектерергә була Ул үзенең юлына киртә булган кешеләрне ничек алып ташлау турында ике уйлап баш ватып торучылардан түгел Потемкин шундук ат җиктереп Петербургка чаба Әмма Зубовның гомер кояшы сүнмәгән булган икән гайрәтле Потемкин юлында очраган беренче тукталышта ук йөрәге ярылып җан тәслим кыла. Потемкин кинәт үлгәннән соң. Екатеринаның актыккы көненә кадәр Рөсөйдө һәм сансыз күп зиннәтле патша сарайларында Платон Зубов идарә итә Рөсөйнең топ хуҗасы да шул елгыр егет була Тәкәбберлектә һәм купаюда Рәсәйдә аңардан да арттырып җибәргән кеше булмагандыр Министрлар белен, хәтта күпмедер ел тәхет варисы булып соңыннан үзсүзле әнисе тарафыннан читләштерелгән Павел Петрович белән дә ул иң түбән дәрәҗәле лакей белән сөйләшкән кебек, сүзен теш арасыннан сөзеп кенә сойлөшө Дөрес моның очен ул бер генә кат үкенмәде тәхеткә менгән Павел Петровичның гафу итүен ялварып аягы астында атналар буе аунарга туры килде аңа1 Ләкин болар соңрак Әлегө илгә ул үзе муен үзе баш Хәер, бу чорда Екатерина үзе дә чиксез власте белән масаю һәм тәкәбберлек дигәндә ким-хур түгел Ботен Ауропаның күзен кызыктырган Польшаны төрле илләр арасында бүлгәләгәч. Варшавадан әби патшага Польша корольләренең гасырлар буе берсеннән берсенә күчеп килгән алтын тәхетен ганимәт итеп алып кайтып бирәләр Иң соңгы булып шул тәхеттә аның элекке сояркәсе Аңгуст Понятовский утырган була Сарай халкына Понятовскийны ничек -хөрмәт итүенкүрсәтер очен Екатерина полякларның горурлыгы булган шул тәхет нөң уртасына тишек тиштерә һәм. -хаҗәтен башкарганда- уңайлы булыр, дип бәдрәфенә куйдырта! Сәгате суккач, әнә шул уңайлы урында утырганда җан бирә дә инде ул Платон Зубовның дөньяда иң нык яратканы — акча Аннан да комсыз кара бай һәм убыр кебек казнаны камсап имгән кеше әби патша тирәсендә булмагандыр Ланской, Мамонов кебекләр Потемкинны әйткән дә юк сәнгать белән мавыгып рәсемнәр сыннар һәм шуның ише сәнгать әйберләре җыйса аның бер белгәне Екатеринадан үзенә һәм якын туганнарына биләмәләр крепостной крөстияннөр һәм акча теләнү иде Ике ел эчендә генә дә ул патшабикәдән оч миллион ярым комеш акча суырып ала. ө бу кайбер борынгы боек нәселләрнең гасырлар буе җыйган ботен байлыгына тиң Иксез-чиксез җирләрен һәм крөстияннөрен санаган да юк Хәер әби патшаның сояркөлөрен берсен мактап берсен хурлап тору дореслеккә хилаф булыр Потемкин белән Безбородко гына да дәүләт белән идарә иткәндә момкинлөктөн файдаланып урлаудан тыш кына да иллешәр миллион сум акча әрәмшәрәм итеп бетерәләр Биш бертуган Орловлар Екатеринага унҗиде миллионга тошәләр Шупаи ук иксезчиксез җирләрне һәм акчага сатыла торган крөстияннөрне исәпкә кертмичә Ланской чагыштырмача очсызрак сигез миллионга гына тошә ө инде тагын да кайтышрак Корсаков белән Зоричны искә алып тору да кирәкмидер бер-ике тонлек сөяркәләргә берәр миллионышар да башларыннан ашкан1 Васильчиковка җиде мең крәстиян зиннәтле зур мәрмәр сарай ярты миллионлык алтын-комеш савыт саба һәм ел саен бирелә торган егәрме мең тәңкә пенсия эләгә Ә менә Потемкинга зарланырлык урын капмаган булырга тиеш алдарак әйтеп үткән илле миллион акчадан һәм санын үзеннән башка беркем белмәгән урлаудан тыш патшабикә аңа. үз кулы белән язып кырык мең крәстиян тугыз миллионлык алтын көмеш савыт саба, энҗе-мәрҗән әйберләр белән зиннәтле җиһазпандырыпган зур мәрмәр сарайлар бирә Орловлар да язмышларына үпкәли алмый аларга бишесөнә җәмгысы илле мең крәстиян унҗиде миллионлык алтын-комештән ясалган саөыт-саба һәм зиннәтле биек сарайлар тия Рәсми фаворитларыннан башка игътибар иткәнсездер әби патшаның бер конлек тән дуслары күпме булуын беркем дә санамаган Аның каравы ул -бәхетле- төн кошлары үзләре кайнар назларының әби патшага күпмегә төшкәнен тәфсилләп сойләп бирә алырлар иде кагыйдә буларак, патшабикә ан- дыйларга кимендә йөзәр мең акча, зур биләмә, мең крепостной крәстиян һәм алар үлгәнче түләнәчәк зур пенсия билгеләгән. Ишеткән белән күргән бер түгел, без монда колакка кергәннәрне генә сөйлибез. Фаворитларга тигән җирләрнең чын бәясен шул чор кешеләре генә әйбәт белгәннәрдер, безгә аларның исәпсез зур акча торганлыгы гына ачык билгеле, ә менә бер крепостной крәстияннең бәһасе безгә килеп җиткән җан башына көмеш өч йөз тәңкә түләгәннәр! Димәк, казна байлыгына күсе кебек ияләшкән Орловларга гына да унбиш миллионлык коллар җаны тигән.. Ә хәзер, чагыштырып карар өчен, тагын бер санны хәтерегезгә төшерергә рөхсәт итегез: Бөек Екатерина II заманында Рөсәй патшалыгының бер еллык бөтен дәүләт бюджеты 80 миллион чамасы булган... 1794 елда бар Рөсәй бердән зар елый: элекке хәерче немец принцессасы СофьяАвгуста-Фредерика-Эмелия (Екатеринаның немец чиркәве биргән исеме әнә шундый) соңрак уннарча күрше халыкны, империягә -кушып» бәхетле иткән Бөек Екатерина дөньяны һәм дистәләгән сөяркәләрен ятим калдыра. Русчадан Ризван ХӘМИД тәрҗемәсе.