Логотип Казан Утлары
Роман

ТАҢ ҖИЛЕ

I ңы фәрештә дип уйларга мөмкин иде Кардай ак озын күлмәк, кардай ак яулыгы астыннан күренеп торучы кардай ак чәчләр Ак фәрештәдәй, ул ямь-яшел Ык буена килеп басты, чыкта юешләнгән чүәкләрен берберсенә тери язып якын кигерде, жыерчыклар белән бизәл! ән йозе илаһи кыяфәткә керде Кошлардан башка әле бар жиһан татлы йокыда. Пыяладай шома су өстеннән урыны-урыны белән аксыл пар күтәрелә. Ык аръягындагы яшел куаклар да. зәңгәрләнергә өлгерФоат САДРИЕВ (1941) әдип. драматург. «Их сез. егетләр» «Кондырлы кодачасы» һәм башка пьесалар. «Шаһзаманов зше» кебек повестьлар һәм хикоямр авторы Лбк ш.мАт яши Әсәр кыскартылып, журнал вариантында бирелә. А мәгән күк тә әле төн шәүләсен саклыйлар. Нурнасма башын бераз күтәрде дә карашын Ык аръягы өстеннән йөгертеп, еракка — зәңгәрсу өрфия артында күкләргә ашып торучы Чия тавына юнәлтте. Бу тау ана кечкенәдән үк әнисенең күкрәген хәтерләтә, тик ул ими очы белән аска түгел, күккә карап тора, әнисе чалкан яткан килеш йоклыйдыр гына, күкрәге сөт белән тулгандыр да, хәзер Нуриасманы имезә башлар кебек. Аның оч ягын күкшел күкрәкчә төсле урман каймалаган, астарак чиялек, аннары гәүдә өлеше булып алтын сары басулар җәелә. Күкрәктән сулга таба бил өлеше сыгылып төшкән кебек иңкүләнеп тора. Кояш, кызыл түбәтәен кыңгыр салып, көн саен шуннан чыга, иң элек күкрәкне алсу- саргылт төскә мана. Кояшның алтын бишеге тау итәгенең әнә шул бил турына асылгандыр кебек тоела Нуриәсмага. Кояш, алтын бишегеннәп күтәрелмәгән килеш уянып, күзен ачуга, җиһанга алсу нур иңә. Тан беленә, таң ата... Таң. таң, таң... Исеме үк чыңлап, моң таратып, җырлап тора. Чаң каккан шикелле. Ул арада алтын бишегенең зәңгәр пәрдәсен куллары белән аралап, кояш киерелә-киерелә күтәрелә, елмаеп җибәрә. Җиһанның төнгелеккә сүрелгән, йокыга чумган тормыш елгасы кабат ташый башлый... Нуриасма гомере буе таңга, кояшка, җиргә табынды, аның өчен иң илаһи нәрсәләр шулар булды. — Килдеңме? — диде ул кояшның тәүге нурларына битен куеп — Менә бүген дә түземсезлек белән көттек сине. Син тереклекне бар иткәнсең. Син бәндәләрне бар иткәнсең. Шуңа күрә синең нурларың белән атабабаларыбыз рухы иңә. Рәхмәт сиңа! Әйдә, рәхмәтең белән, хәерен белән кил! Әмма аның теләге кабул булмады. Хәере белән килмәде бу көн... Сәгать тугызлар тулып киткәч. Нуриасма, оныгы Маратны ияртеп, агач бакчасына чүп утарга чыкты. Бераздан машинасы белән җир селкетеп Гарифҗан кайтып төште, аңа Мизхәт тә ияргән иде. Бер-бер артлы килеп туктауга, машиналарның «пош-ш-шш!» итеп һава чыгарганнары ишетелде. Марат койма ярыгыннан карады да: — Миҗхәт абый кайтты! — дип урамга чыгып йөгерде. Гарифҗан исерек иде. Аның ал күлмәге тирләгән аркасына ябышкан, изүләре ычкындырылган, башындагы ак фуражкасы бер колагында гына эленеп тора. Ул кесәсеннән Мизхәткә нидер алып бирде дә. чайкалачайкала барып. Бәрияләргә кереп китте. «Комбайннан ашлык ташый торган вакытта нишләп йөриләр болар?» — дип хәвефләнде Нуриасма. бакчадан чыгып, урамның каршы ягына атлый-атлый. — Гарифҗаннан нәрсә алдың? — диде ул малаеның күзләренә текәлеп. Мизхәт көлеп җибәрде һәм кесәсеннән җиз төсле бер кечкенә озынча калай алып әнисенә сузды. Калайда латинчага охшаган язу. эт башы төшерелгән иде. — Джинсыга тегү өчен бу... — Шуның өчен басудан кайттыңмыни? — Комбайнның урагы сынды, шуны мастерскойга кайтардым. Хәзер китәбез. — Ә минем котым очты: аракы алырга акча бирде дип торам. — Ни сөйлисең, әнкәй... Нишләп мин аракы алып йөрим ди... Шулчак мотоциклда Рәмзи белән аның хатыны Мәдинә килеп туктады. Рәмзинең кыска җиңле зәңгәр ефәк күлмәге таза тәненә сыланып тора, куе кара чәчләре, гадәттәгечә, кыска итеп калдырылган. Шома түгәрәк йөзе кояшта янып каралган. Ул матаеннан төште дә иң элек Нуриасма белән, аннары Мизхәт белән ике куллап күреште, хәл-әхвәл сорашты. Тузан тимәскә кигән иске плащын мотоцикл бишегенә аткач, Мәдинә дә исәнләшеп чыкты Кинәт машина кычкырткан тавышка барысы да сискәнеп киттеләр: кабинада машина руле боргалап утырган Маратның «мине күрмисезмени9 » диюе иде бу. — Нихәл. Маат? — диде Рәмзи абыйсы Маратның үзе кебек юри сакауланып һәм аны күтәреп алды.— Эшлә баамы? — Баа. диде Марат - Бамача атына тибәбеж.— Рәмзи өйрәткән бу сораужавапны инде бөтен авыл кабатлый иде. — Молодец! — диде Рәмзи, үзенең тырышлыгы бушка китмәүгә куанып. — Әмҗи абый, чикет әле! диде Марат аны муеныннан кочаклап. Чикелтелгәме? — диде Рәмзи — Чикелтәм. ник чикелтмәчкә Бала-чаг аның койләтүе бетмәс, әйдәгез әле керик,— диде Нуркаема аларны кыстап. Ю-у-ук. Маатны чикелтмичә булмый, әббәчс! Рәмзи аны ике култык астыннан тотып югарыга чөеп жибәрде дә җиргә төшеп җиттем дигәндә тотып алды, тагын чөйде, тагын тотып алды Марат шатлыгыннан нишләргә белмәде, машина кабиналары түбәсеннән дә югары күтәрелгән саен чырыйлап кычкырды, аның бит алмалары алланды, күзләреннән очкын чәчелде, авызы әбисе пешергән шишара кереп ки гәрлек булып ерылды. Мәдинә иренен кыска җиңнәрен ертырдай булып уйнаклаучы мускулларына сокланып та. горурланып та карап юра иде. «Бигрәкләр до яратып карый, алай ук кирәкмидер», дип уйлап куйды Нуриасма аны күзәтеп Аннары шундук үзен тиргәп ташлагандай итте: «Яратып та карамагач, ник яшәргә ди? Рәмзи үзе дә хатынын өрмәгән урынга да утыртмый ләбаса». Рәмзи аның иренең туганы иде. Сәгыйдулласы үлгәндә әйтте: «Карчыккаем. диде. берүк туганнар белән араны суытма, балалар аралашып үссеннәр». диде. Нуриасма аның сүзен тотты. Бәләкәй Күкеледә- ге Әкрәм белән Мөнәвәрә, аларның балалары, шул исәптән кечесе Рәмзи кунакка килепкигеп йөрделәр, үзара аралашып, ярдәм итешеп яшәделәр Нуриасма белән Мизхәткә Рәмзи бигрәк тә якын иде Чөнки бу өйне үзенең ике иптәше белән ул эшләде, тиешле акчаның да яртысын гына алды, калганын Сәгыйдулла абый рухына багышлыйм, диде. Рәмзи тирә- юньдә иң яхшы балга остасы буларак кына түгел, игелеклелеге белән дә халыкка танылган иде . Ул Маратны һавага чөеп туктагач та кочагыннан төшермәде. Нуриасма белән Мизхәт аларны тагын өйгә керергә кыстый башлагач. Рәмзи мотоциклын кабызырга ук әзерләнде. - Өс-башны гына алыштырам да урманга китәбез.— диде ул. Беркөн үк мунчалык агачыңны алып кайгтым дигән идең, ләбаса. И, Нуриасма түгекәем. диде Рәмзи анык иңбашыннан сөеп Өч кон элек отпуск алдым, эшли дә башлаган идем — Соң шулай булгач? - һаман бүленелә бит. Әле менә бүген чуаркаем район үзәгенә барып кайтыйк дигәч, ничек тыңламыйсың? Рәмзи белән хатыны бер-берсенә елмаеп карадылар Ул аны мәк кебек вак кына сипкелләре өчен яратып шулай атый иде. Ул сүзен дәвам итте: Олы юлга чыгып га җитмәдек, председатель очрап, кире борды Урманга гына барып кайтыйк, ди. Ничек карышасың? Шулай биг. Маат? - диде Рәмзи Маратның муенын бармагы белән кытыклап. Тегесе пырых-пырых көлде. Рәмзи абыйсының юан муены артында үрмәләп, шунда яшерепмәкче булды. Үзегез бер килеп чыгыгыз әле. гел күренмисез соңгы вакытта, диде Мәдинә аларның кыставына чик куярга теләгәндәй Мизхәткә магай белән биш минутлык юл югыйсә Шулаймы. Мизхәт? Шулаен шулай. диде Мизхәт. кызарып - Әллә I ел кызлар яныннан кайтып кермиме? - диде Рәмзи Өйләндерергә кирәк аны Өйләнми биг. гиде Нуриасма — Элек хатын-кыз ир-атны яшәрткән, хәзергеләре картайта, лиләр. Шуннан куркасыңмы әллә? — Рәмзи шаяртып Мизхәтнең кабыргасына төртеп алды.— Чуарны эзлә — оттырмассың. Әгәр курыксаң, бер дигән итеп агачтан ясап бирәм мин сиңа хатынны. Заказыңны гына бир. усактанмы, чаганнанмы, сөяннәнме? Җайлы инде, малай, теле-теше юк. Ошамаса, мичкә тык та як. Рәмзи рәхәтләнеп көлде, аңа Мәдинә белән Нуриасма да кушылды, Мизхәт исә, әллә көлүеннән тыелып, әллә көлә алмыйча бурлаттай кызарып басып торды. Мотоцикл бер тибүдә кабынды, алар кузгалып киттеләр. Кырык- илле адым киттеләрме икән, Рәмзи артына борылып тагын елмайды, кул болгады. Рәмзинең керәсе килгән икән, кыставым җитмәде, кыстасам керәсе булган дип ачынып уйлады Нуриасма... — Ярый, улым, син дә эшеңә бар,— диде ул кискен генә. Мизхәт кузгалып киткәндә, Гарифҗан кыяр кимерә-кимерә чыгып килә, Бәрия дә ана ияргән иде. Аны өенә озаткач, Бәрия Нуриасма янына килде. — Ни хәлләр бар, җиңгәчәй? — Ару әле... Бәриянең яшькелт күзләре гадәттәгечә туктаусыз хәрәкәтләндедер, Нуриасманың әле йөзенә, әле аягына, әле кулларына йөгерделәр, эләктерер әйбер тапмагач, бер генә мизгел тукталып алдылар да тагын эзләнә башладылар. Нуриасма кешенең күзенә карау белән аның күңелендә ни ятканын чамалый Ә менә Бәриянең эчендә ни ишерелгәнен ул гомер буе белә алмады. Аның туктаусыз йөгерүче карашы астында Нуриасма үзен тәненә ниндидер ят. салкын нәрсә ышкылып киткәндәй тоя. Шуна күрә ул аның белән электән үк озаклап сөйләшә алмый, тыны кысылгандай була һәм тизрәк сүзне өзеп, аерылып китү ягын чамалый иде. Бу юлы да шулай эшләде. — Бәрия, харап итәсең бит кешене,— диде ул аның туктаусыз чәбәләнүче карашын электерергә тырышып.— Аракы эчкәч, ни булмас, ул бит руль артында... — Ни сөйлисең, җиңгәчәй,— дип сузды Бәрия үтә нык рәнҗүле тавыш белән.— Гөнаһлы булма, нишләп эчерим ди мин аны — Мин бит сукыр түгел Иртән печән алып кайткач та кереп чыкты Гарифҗан. — Алып кайттылар — эчермәдем,— диде Бәрия, аның күзенә туп- туры текәлеп.— Ышанмасаң, кер дә кара. Җил-җил атлап китеп тә барды. Шулчак ак «Ниваисы белән колхоз рәисе Хөснуллин килеп туктады һәм машинасы каты итеп кычкыртты. Ул рульдә үзе, янында төзүчеләр бригадасы бригадиры Салахов утыра иде. Бәрия тиз генә кереп шылды да күзен капка ярыгына терәде. «Кемдер җиткергән, хәзер эчкән өчен Гарифҗанның эштиенә киләчәк» — дип уйлады Нуриасма. Ул да булмады, капкада җиңнәре сызганулы Хәдичә, аңа ияргән Гарифҗан күренде. — Иптәш Хөснуллин, бу юньсез тагын эчкән бит инде.— диде Хәдичә елый язып.— Ун көн айныганы юк. Җитмәсә урманга барам, ди Штраф салыгыз, теләсә ни эшләтәгез, машинасына гына утыртмагыз! — Эчмәдем мин, кичәге генә ул,— диде Гарифҗан, исереклеген яшерергә тырышып. — Сөйләп тор, оятсыз! Хәдичә йодрыгы белән малаеның маңгаена тукылдатып алды, з тегесе шаркылдап көләргә тотынды. Председатель машинасыннан төште Ул кыска җиңле ак күлмәктән, кара галстуктан, җитәкчеләр кия торган киндер кепкадан иде. Салмак адымнар белән килеп, Хәдичәга сәлам бирде, аннары Гарифҗанга сынаулы карашын төбәде. — Миңа аның эчүе хакында бу арада беркемнең дә әйткәне юк иде әле - — диде ул үз-үзенә сөйләгәндәй. Аннары карашын Гарифҗаннын йөзенә күчерде дә: — Әллә праКбңнан колак кагасын килә, егет0 — тип өстәде. Гарифҗан ык-мык итте — Иптәш Хөснуллин... якадан кабатламам... яшьлегем белән ялгыштым... Сиңа бүген урманга барасынны әйткәннәр идеме? — Әйе... — Теләсә нишләтегез, правосын гына ала күрмәгез инде.— дип ялынды Хәдичә. Гарифҗанга каран. Хоснуллин шактый вакыт сүзсез торды Мотоциклга атланган ике егет килеп туктады. Егетләр күрше авылдан, председательне эзләп килгәннәр, күрәсең Хоснуллин аларга көтеп торыгыз дигән мәгънәдә кул сел гәп куйды — Бер юлга гафу итегез инде. - дип ялынды Гарифҗан Ул Хөснуллинның кнчерүчән икәнлеген белә, шуңа исәп тота иде. Биш ел рәис булып эшләү дәверендә тәртип бозып яки башка гаеп белән аның каршына басучылар аз булмады Идарә әгъзалары каты җәза сораганда да Хөснуллин каршы чыга, кешеләрне эш белән төзәтүне алга сөрә иде Ләкин халык шунысын да аңлады: Хөснуллинның миһербанлык күрсәтүе иң каты җәзадан артын кигмәсә. бер дә аннан ким булмый Гаепле кешенең җиде тиресен тунап эшләтә белә Хоснуллин Бу минутта Гарифҗан да. правосын алмаса. рәиснең табанын я гарга әзер иде. — Синең хакка гына калдырам. Хәдичә апа. диде Хөснуллин һәм. Хәдичәнең рәхмәт сүзләрен лә тыңлап гормастан. Гарифҗанга кырыс кына эндәште: Урманчыларны утыртып идарә каршына кил' «Нива» артыннан Гарифҗан да кузгалды. Хәдичә аңа йодрык селкеп калды. Бакчага кабат чүп утарга кергәч. Нуриәсманың кулы бик озак эшкә бармады, әлеге күренеш күз алдыннан китмәде Ошатмады ул аларның сөйләшүен. Хәдичә дә. Гарифҗан да. Хөснуллин да аныңча түгел иле. Нуриасма андый гол белән бармады, ул беркайчан да арбаны үз кишәрлегенә бормады Аның үлчәү ташлары бөтенләй башка һәм ул аларны үлчәү тәлинкәсенә бик гадел итеп, йөрәге ничек куша, шулай салырга гырыгпты Мизхәтне дә шуңа өйрәг ге Өйрәтеп җиткерә алмаган, күрәсең Мизхәт Гарифҗан тирәсендә бөтерелә Ярый, бөтерелсен дә. ул аның яшьтәше, дусты. Гарифҗан исерек, ә Мизхәт аңа тыныч кына карап тора Ә ни өчен кисәтми, тыймый? Әллә Гарифҗанның шулай кәефле, авызын ерып йорүс ошыймы аңа? Әллә соң Нуриасма гомере буе юкка тырыштымы? Төрле уйлардан башы тәмам каткач, ул бакчадан өйгә кереп кигтс. Өйдә дә җанына урын табалмады. үтереп эче пошты Кабат бакчага чыкты, әмма әз генә селкенүгә, кулы салынып төште Юк. ипләп булмый, эчтә нидер яна иде. Марат иш эшләре белән су керергә киткән иде. ул-бу булмасын тагы дип. Ык буена гошге Бала-чага күп. кайсы суда чыпырдый, кайсы комда кызына Нуриасма яр буендагы ташка басып, аякларын чайкап маташучы Хәсән кызына дәште Кызым, безнең Марат күренәме? Күренә. Нуриасма әби. гиде кыз бармагы белән комлыкка төртеп күрсәтеп. Әнә шунда алар Чакырыйммы соң? - Кирәкми, чакырма, рәхмәт, кызым гиде дә кабат өенә юнәлде Шулай да күнеле урынына утырмады, гавы г алдыннан гномлы тынлыкка чумган табигать төсле бер халәт кичерде Нуриасма. Давылның беренче өермәсе озак көттермәде. Ык буеннан кайтышлый аңа Мосаллия очра ты Июль ас өчен бер стакан көнбагыш мае. оч йөз грамм дөге а гып кайгың килеше Он беткән, булмаячак та ди. И. Нуриасмакаем. Хәдичәнең Гарифҗанын ишет геңмеҮоң әле'' диде Моса г гня барган җиреннән туктап Нуриасманын йөрәге кысылды. тез буыннары йомшады Башыннан «менә, менә ул сиздергән нәрсә» дигән уй яшендәй йөгереп узды — Ни булган? — диде ул замандашының борчулы йөзеннән күзен алмыйча. — Әле ачык кына белүче юк шул.— диде Мосаллия— Нәрсәдер булган, урманга ашыгыч ярдәм машинасы җибәргәннәр. Мөхәммәтҗан абзыйның оныгы Наил бүген больницага барган булган, шул ишетеп кайткан ди... Нуриасма гомергә Мосаллияне чәй эчерергә алып кермичә калмый торган иде, бу юлы бер әйтте, ул ашыгам, кереп булмый диде, Нуриасма кабат кыстамады... Менә ул хәзер үзенең эчендә нидер өзелүен аңлады, тик әле моның ни икәнен белеп булмый иде. Әгәр Мизхәтне дә урманга җибәргән булсалар? Комбайнга бүтән машина куеп, аны җибәргән булсалар? Колхозга булгач, алар бер генә машина бармыйлар ла инде. Шулай уйлаган саен ул моның хаклыгына ышанган кебек булды, йөрәгенең киләсе күңслсезлекне алдан ук сиземләве бер бүген түгел, Нуриасма моны төгәл белә... Төшлектә өйгә кагылып чыккалый юрган малае бүгең күренмәде. Туктале, болай торып булмый, ындыр табагына менеп төшәргә кирәк, анда белми калмаслар, дип урамга чыкты Аннары кинәт кире уйлады. Ул-бу булса, Хәдичәләргә әйтерләр дип, аларга кереп китте. Хәдичә Гарифҗанның ике яшьлек кызына ботка ашатып утыра иде. — Ни хәлләрегез бар, малай? — диде Нуриасма борчылуын яшерергә тырышып. — Менә килен соңарды, карлыган коелып ята — җыярбыз дигән идек тә... Нишләп чит кеше кебек ишек янында торасың, кил әле утыр, хәзер чәй эчәбез,— диде Хәдичә калагын оныгының кулына тоттырып.— Тамызмыйча гына аша, яме. Юкса, мәэмәй итәрмен. Хәдичә суыткычтан сөт, май, варенье алып килеп өстәлгә тезә башлады. Нуриасма ничектер ул әйткән сүзләрнең асылына төшенмичә, колак очыннан гына уздырып тыңлады, хәтта аның чәй эчәргә чакыруын да аңламады ахрысы. Ләкин ул биредә үзе ачыкларга теләгән сорауга җавап юклыгына, Хәдичәнең әле урмандагы хәлләрдән хәбәрдар түгеллегенә төшенде. Үзе дә белмәгән нәрсәне әйтеп, аны борчыйсы да килмәде. Бәлкем әле ул-бу юктыр, барысы да әйбәттер. Шулай уйласа да, Нуриасма хәзер чәй эчеп утырырлык хәлдә түгел иде. Тизрәк чыгарга, төпченергә, белергә, төгәл җавап табарга кирәк, шунсыз йөрәк басылмаячак иде. Ул рәхмәт әйтеп чыгып китте, Хәдичә мәзәксенеп аның артыннан иярде: — Нишләвең бу, Нуриасма, ризыктан олы түгелсеңдер лә, ут капкан төсле чык та кит, имеш... Ләкин ул үпкә сүзләрен әйтеп бетерә алмады, урам капкасынын кечесе шалтырап ачылып китте, аннан үкереп елап Гарифҗанның хатыны Хәлимә килеп керде. Аны күрүгә Нуриәсманың йөрәге туктагандай булды... — И әнкәй, хараплар булдык бит! — диде ул елавыннан тыела алмыйча. Нәрсә, ни икәнен тәгаен белмәсә дә, Хәдичә дә елап җибәрде: — И ходаем, тагын ниләр булды инде?! — Гарифҗанны авыр хәлдә больницага салганнар! Моны ишеткәч, Хәдичә йөзен алъяпкыч итәге белән каплап бөгелеп төште. — Ни булган соң, кызым?! — диде Нуриасма өзгәләнеп. — Авария ди. Рәмзи абый да больницада ди... Хәлимә, барысы да бетте инде дигәндәй, кулын селтәде дә ашыга* ашыга өйгә кереп китте. Хәдичә белән Нуриасма аңа иярделәр. Олыларның елавын күргәч, тыныч кына ботка ашап утыручы сабый да. нечкә тавыш белән елап, аларга кушылды. Хәлимә’ шифоньерны ачып ниндидер чүпрәкчапраклар йолкып алды, нәрсәләрнедер атып бәрде, урындыкларны аударды. — Нишләмәкче буласың, килен?! — диде Хәдичә аптырап. Нишләмәкче бу л Ы ИМ — Г'Ургфжанны сакларга китәм.—- диде ул ,гагын нәрсәләрнедер атып бәреп.— Бу йортка килен булып төшеп, мина . азапборчуларсыз бер генә көн дә торырга язмагандыр инде'. , Гарифҗан исән булсын дип телә, килен, әле синең без күргәннәрен чиреген дә күргәнең юк,— диде Хәдичә ул аударган әйберләрне торгызып, чәчелгәннәрен җыеп — Шушыннан да ары тагын ни күрсәтер идең мина?! — дип кычкырчы Хәлимә яшенә буылып. — Мин түгел, килен, язмыш, язмыш — Язмышны да кемнәрдер чәчә — аны гына беләбез,— диде Хәлимә. аяк астында елый-елый буталып йөргән кызын читкә этәреп Аларны тынычландыру өчен ни сүзгә катышырга, ни чыгып китәргә базмыйча морҗа янында тораташ катып Нуриасма Хәдичәнең беләгеннән килеп тотты. Хәлимәгә сиздермичә генә терсәге белән аңа кагылып куйды. — Әйдәле, Хәдичә, кирәк әйберләрен киленгә тизрәк тутырышыйк,— диде ул Хәдичәне кабат сүз әйтүдән тыю өчен Ул арада Хәлимә өйалдына чыгып керде дә: 1 —Машина килгән.— диде. Кирәкле әйберләрне бер зур сумкага тутырып бетергәч. Хәлимә кызын алып сөйде дә ишек алдына чыктылар. Колхоз рәисе үзенең -«Нива»сын җибәргән иде. Машина янына килеп җиткәч, Хәдичә тавышсыз гына үксеп » —Ә мин?.. Кызым., мин? — дип нидер сорамакчы булды. Хәлимә аны кочаклап алды — Әнкәй, ачуланма инде.. Йөрәк янганга түзә алмыйча әллә ниләр әйтеп ташладым Хәлимә машина белән кузгалып китүгә. Хәдичә онытып күгәреп алды. Нуриасманы ай-ваена карамыйча өйгә алып кереп китте. Ләкин Нуриасманың чәе тамагыннан үтмәде, уйлары әллә кайда буталды. Ясалган чынаягын да эчеп бетермәде. «Марат кайткандыр». дип. үз ихатасына йөгерде. Башы ни уйларга да белмәде. Тавык-чебсшләрен карады, бәрәңге пешереп. Маратны ашатты, әмма үзе бер тәгам ризык та җыймады. Берәрссннән юньле хәбәр ишетмәмме дип. урамга чыкты — беркем дә күренмәде. Капка төбендәге утыргычка утырды, көтте Көтүе юкка булмаган, машинасы белән тузан туздырып. Мизхәт кайтып тук- |Тады, кабаланып кабинасыннан төште. — Әнкәй! — диде ул әллә нинди сәер гавыш белән — Нәрсә? ( —Ни. . Рәмзи абыйны. — Ишеттем, ишеттем,- диде Нуриасма сабырсызланып. Хәле ничек микән? — Хәле.. Мизхәт нидер уйлагандай т>ктап калды Улының җебеп торуына Нуриасма ачуы чыга башлавын сизде. — Бармадыңмы? Хәлен белмәдеңме? диде ул кабаланып — Белдем... Мизхәтнең тавышы ишстелер-ишетелмәс кенә чык ты. — Соң? — Рәмзи абый малае башын аска иде. Нуриасма каядыр убылып төшкәндәй бер куркыныч сиземләү якынлашуын чамалады. — Нәрсә? Малае дәшмәде. — Нәрсә дим?! — Үлгән. Мизхәтнең бу сүзне әйткәнлеге юньләп ишетелмәде дә. Нуриасма аны малаеның иреннәре кыймылдавыннан, дөресрәге инде ул әйткәнче үк аңлаган иде Әмма йөрәк бу коточкыч нәрсәне кабул игәргә теләмәде. чөнки әле генә шушында шаярып-көлеп торган япь-яшь кешене үлгән итеп күз алдына китерү гайре табигый иде. Нуриасма еламады, кабат бер сорау да бирмәде, беркая да кузгалмады, багана кебек тик катып торды Мизхәт аны култыклап алды, акрын гына өйгә керделәр, утырдылар, бер сүз дә сөйләшмәделәр. Шулай өнсез булып шактый утыргач. Мизхәт торып басты. — Мин эшкә барыйм инде, әнкәй.. Нуриасма шунда гына айнып киткәндәй сикереп торды: — Ә Күкелегә, Рәмзи абыең янына кайчан? — Әле аны ярырга алып киткәннәр. Мин эштән кайткач барырбыз инде... Нуриасма малаеның өйдән чыгуын да, машинасын үкертеп кузгалуын да сизмәде Кая гына караса да. Нуриасманың күз алдына Рәмзинең бая мотоциклда китеп барышлый борылып, шикәрдәй ак тешләрен күрсәтеп елмаюы. Маратка кул болгавы килде дә басты Үзе эшләгән шушы өйгә кереп соңгы мәртәбә чәй эчәсе килгән иде бугай аның Нуриасма торып әле өйнең бүрәнәләрен сыйпады, әле ишек-тәрәзә борысларына кагылды, әле тыгыз итеп кысылган түшәм-идәннәрен карады Аларнын һәммәсе дә Рәмзинең кул җылысын, күз нурларын саклый иде... Моңа түзү өчен йөрәк урынына таш булуы кирәк иде. Нуриасма битеннән тәгәрәп-тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртмәде, урамга чыкты, тау битләреннән әйләнеп кайтты, бераз күңеле утыргач, зиһенен җыйгач, кибеткә барырга булды. Урамда да, кибеттә дә бөтен кешенең телендә шул хәлләр. Рәмзинең үлеме иде. Фаҗига төш җиткәнче, әле урманга барганда ук булган Гарифҗан кабинасына Рәмзи белән Ерак Аланның бер төзүчесен утырткан. Котсыз чапкан, аңа акрынрак бар дип әллә ничә мәртәбә әйтеп карадык, тынламады, Рәмзигә «төшеп кал!» дип җикерде, дип сөйләгән теге кеше. Алдагы көнне генә анда көчле яңгыр явып үткән булган. Коточкыч текә үрдән төшкәндә — сул якта урман, уң якта тирән чокыр икән — машина уйнаклый башлаган. Теге кеше белән Рәмзи сикермәкче булган, Гарифҗан: «Сикермәгез, берни дә юк. төшеп җитәбез».— дип боларны туктаткан Шулай да теге кеше сикергән, ул аягына басарга да өлгермәгән, машина бөтенләй чокырга таба салулаган һәм Гарифҗанның: «Сикер!» дигән тавышы ишетелгән. Рәмзи сикергән, тик машина аның гәүдәсе аша түбән тәгәрәгән.. Кич казларны, сарыкларны эчереп япкач, сыерны саугач, Мизхәт кайтты, мотоциклын гараждан алып чыкты. Маратны Хәдичә янында калдырдылар да Бәләкәй Күкелегә юл тоттылар. — Менә, улым, күпме бәхетсез, күпме ятим.— диде Нуриасма. йөрәгенең януына чыдый алмыйча.— Моңа синең белән мин дә гаепле... Мизхәт аңа «ялт» итеп карап алды да мотоциклның тизлеген арттырды. — Рәмзи абыеңның башына без дә җиттек дип уйла, улым. Газра- илен күрәләтә машинага утыртып җибәрдек бит. — И әни! — диде Мизхәт өзгәләнеп.— Айнык баштан да әллә нинди аварияләр килеп чыга. Хәер, мин аңа әйттем, арыгансың, утырма машинаңа, сүндер дә куй, дидем. Тыңламады. Әгәр Хөснуллиның үзенә бүрәнәгә барасы булмаса, ике аягымның берсен дә атламас идем, диде... Әллә дөрес ишетмәдемме икән дип, Нуриасма кабат сорады: — Хөснуллинның үзенә дисеңме? — Әйе, Чирмешән я>ында әтиләренә өй салдыра ди бит Гарифҗаннарны больницага да үзе илтешкән Алар Күкелегә барып җиткәнче бүтән бер сүз дә сөйләшмәделәр. Рәмзиләрнең капка төбендәге машиналарны, кайгырышып басып торучыларны күрүгә үк Нуриасманың күңеле тулды. Ишек төбендә, өйалдында тын, сүзсез торучы кешеләр яныннан үтеп өйгә керделәр. Мөнәвәра Нуриасманы кочаклап алды. Рәмзиебез калдырып китте бит'..— диде ул, үксүен тыя алмыйча. Нуриасма аның иңбашларыннан сөйде, тынычланырга кушты, язмыштан узмыш юк. диде. Менә түр өйгә үттеләр. Рәмзине күптән түгел генә ярдырып алып кайтканнар, нәкъ уртага агач караватка ак күлмәк, кара костюм кигереп салганнар, башы марля белән чорналган Бераз агарып киткән йөзендә сыдырылган-бәрелгән урын күренми, әйтерсең, йоклап кына ята. Хәзер уяныр да, гадәттәгечә күзләрен кысып бетереп көләр, җорлана башлар шикелле Мөнәвәрә әйләнеп керә дә Рәмзинең әле бер. әле икенче кулын иңбашыннан аска таба сыпыра, иркәли, сөя. Куәтле мускуллары, таза беләкләре костюмы аша ук беленеп торган бу көрәктәй кулларның кабат балта тота алмавына һич тә ышанасы килми, бу хәл башка сыймый иде... Хатыны Мәдинә сын кебек аның каршында басып тора, кулларын чытырдатып йодрыклаган, ә күзләре мөлдерәп төшәрдәй булып иренә төбәлгәннәр Аның йөзенә, күзләренә әле курку, әле елмаю катыш өмет, әле сагаю, әле коточкыч аптыраш чыга, нәрсәнедер аңларга тырышудан маңгаен газаплы җыерчыклар каплый. Ул шулай тора-тора да аһылдап, бәргәләнеп диванга ава. Аңа укол кадыйлар. ул тора да тагын шул урынга килеп баса. Быел сигезенче класста укыйсы кызлары Гүзәлнең кеше кыяфәте калмаган. Ул коты очып әтисенең үле гәүдәсенә карап ала да сыннары катып, елый башлый Әле алты яше тулмаган Рөстәм генә берни дә белми, шунда килгән бала-чага белән уйный, әмма ул да җитдиләнгән иде. Нуриасма Рөстәмне кочаклап сөйде, аңа да. иптәш малайларына да җиләк кагы. вафли, конфет бирде Бәрия инде күптән монда булса кирәк, ул әле Мөнәвәрәне, әле Мәдинәне, әле балаларын юата, өйдә дә. ишек алдында да нидер кайгыртып бөтерелә, изгелек кылырга тырыша иде. 2 Җәйнең тук башаклы иген басулары һәм мул җимешләре белән күкрәп торган иртәсендә бер төркем ир-ат зиратка килеп керде. Иске каберләр өстенө үскән зур-зур тупылларнын, каеннарның күләгәләре үлән төбендәге төнге салкынлыкны кояштан саклый Каберлектә генә була торган тынлык хоксм сөрә, каберлектә генә була торган төче ис аңкый. Биек куе үлән өстеннән тавыш-тынсыз гына йөри-йөри кабер казучылар урын сайладылар. Ике урыша тукталып караганнар иде дә. Рәмзинең абыйсы Мөхтәр ошатмады, а тарны һаман капкадан еракка- рак — зиратның авыл эченә үк кереп торган башына алып китте Моннан Мөхторләрнең гүр тәрәзәләре күренеп үк тора — Тәвәккәллик шушында диде Мөхтәр саңгырау тавыш белән Ичмасам каберенә кон дә күз агармын Арадан берәү кабернең кыйблага торышын, зурлыгын билгеләде — Шушылай ярармы? — Ярар.— диде Мөхтәр ишетелер-ишетелмәс кенә Көрәкләр яшел чирәмгә шытырдап баттылар, биш минут үттеме- юкмы. өске катлам кәс-кәс итеп алып кырга куелды Шактый вакыт үлән тамырларын, җир кискән, балчык аткан, көрәккә көрәк бәрелгән, мышнаган тавышлар гына ишетелеп торды Аннары барысы да тук ran калдылар Читтәрәк басып торучы Мөхтәргә дүрг почмаклы бу кара җнр йотарга әзерләнгән авызны хәтерләтте Бая кабернең зурлыгын үлчәгән ир җыерчыклы маңгаеннан, пеләшләнә башлаган баш түбәсеннән тир бөртекләрен сөртеп алды да Нинди кеше иде бит. ә? Күңел һаман да ышанмый — диде, тагын нидер әйтергә теләде дә тотлыгып калды Бераздан бөтенләй башка тавыш белән сөйләп китте Үләренв өч сәгать кала безгә утын төяшеп китте бит әле ул Борылмадан мотоциклы белән килеп чыкты Мәдинәсен утырткан Районга дип юл тотулары булган икән Мин ярдырырга дигән агачларны хатын белән төяп маташа идем. Безне күрүе булды, уңга борыласы урынга сулга каерып капка төбенә килеп тә туктады, без күтәрә башлаган агачны уртасыннан эләктереп машина әрҗәсенә да очырды. Үзе зәпзәңгәр ефәк күлмәктән, затлы чалбардан. «Кит, минәй- тәм. өстеңне пычратасың».— дим «Мин өс-башка тигермичә генә күтәрәм».— ди. Тәки төяшеп бетерде. Эчмәгәнен белсәм дә. кыен бит: «Әйдә кереп бераз тотыйк».— дим. «Аллаһы боерса, киләсе елда сабан туенда».— диде дә көлә-көлә китеп барды... — Рәмзинең кешегә күрсәткән игелекләрен бизмәнгә салсаң, әллә нн чаклы булыр иде.— дип күтәреп алды аның сүзен озын буйлы икенчесе. — Ай, кызганыч, егетләр, ай. кызганыч! .. Озын буйлысы тагын өстәп куйды: — Мин бит Хөснуллинга әйттем, икенче шофер алыйк, дидем. Ә ул кул гына селтәде. Аның теге исерекбашы үзе үлгән булса ичмасам. — Үлмәсен. Габдулла, ул да үлмәсен, суларга һава барыбызга да җитә бит. — Эчем янганга әйтүем инде... Шуның белән сүз бетте, тагын казырга тотындылар... Бу вакытта Рәмзинең туган йортында да аны ашыга-кабалана мәңгелек юлга озату хәстәре башланды: кәфенлекләр, хәергә бирергә вак акча, яулык-сөлге барланды, мәетне юарга су җылытылды, колаша, комганнар алып кайтылды. Уттай урак өсте булса да. ишек алдына, капка төбенә ерып йөри алмаслык дәрәҗәдә яше-карты җыелды. Бу якларда Рәмзинең кул көче кермәгән урын сирәк иде. Шуңа күрә колхозның дүрт авылыннан гына түгел, тагын әллә кайлардан төркем-төркем халык а беркая да акмый, ә менә бу кызыл яр аны I белән бергә акрын гына шуыша кебек иде Мизхәт башын тезләренә салды да берничә генә минутка күзләрен йомды Әле уйлыйсы уйларның очы-кырые юк иде Тикшерә, бизмәнгә сала башласаң, кемнең гаепле, кемнең гаепсез икәнлегенең очына чыкмады түгел Гарифҗан Рәмзинең һәм үзенең әти-әнисс. хатыны. балалары каршында гаепле Хөсну глин бе гәп Бәрия дә шу iaii Әнисе Хәдичә апа. Гарифҗан, аның хатыны һәм балалары каршын да гаепле кебек. Мизхәт гаиләнең ин иле нәрсәсен бозган өчен әнисе һәм мәрхүм әтисе каршында гаепле Ныклабрак уйлый башласаң, бөтенесе алдында аерым-аерым да. бергә дә гаепле Кем генә гаепсез соң’ Кайда иң гадел хөкемчең? Әйе. әйе, әнисе хаклы' Хөкемче бер генә: Дөреслек' Тапатканда Мизхәт Хөснуллиннарның капка төбенә килде. Капканы этеп-этеп карады, ул бикле иде Бозау кадәр бурзай һау-һаулап өрергә кереште, чылбырын шалтырата-шалтырата ишек алдына аркылы сузылган чыбыкның әле бер, әле икенче башына ыргылды. Менә верандада, аннары болдырда һәм ишек алдында гөлт итеп утлар кабынды Шунын артыннан ук болдырда пижамадан гына килеш Хөснуллин үзе күренде. — Кем бар анда? — диде ул карлыккан тавыш белән — Мин әле бу. Мизхәт дип жавап бирде егет капка өстеннән үрелеп. — Афзалов?! Син нәрсә таң тишегеннән? Бер-бер хәл булдымы әллә? Хөснуллин сөйләнә-сөйләнә капканы ачты, кул биреп күреште. Мизхәтнең борынына аракы, суган катыш әллә нинди авыр ис килеп бәрелде. Ул чак укшып җибәрмәде һәм үзе дә сизмәстән бер адым артка чигенде. — Ни булды? — диде Хөснуллин, аны лычкылдык күзләре белән бораулап. — Мин шуны белмәкче идем: кичә сез миңа ни өчен «үзегезгә аяк чалмасагыз, яхшы булыр иде» дидегез? Хөснуллинның чырае үтүк бастырган кебек булды. — Слушай. Афзалов! Эчкән булсаң, син буеңа сеңдер әле! Ул салмак кына борылып кереп китмәкче булды, тик Мизхәт анын каршына басты. Рәис аңа астан өскә таба ачу белән карады. — Син минем тәртәнең кыска икәнен беләсең Яхшы чакта ычкын! Ләкин Мизхәт кымшанып та карамады. — Мин исерек тә түгел, сезгә бәйләнергә дә килмәдем. Минем бер генә нәрсәне беләсем килә: сез ни әйтергә теләдегез? — Әгәр исерек тә түгел икәнсең, бәйләнергә дә килмәгәнсең икән, мондый сөйләшү өчен колхоз идарәсе дигән җир барын син белмисеңмени? Мизхәт күз карашын түбән төшерде. — Әйе, таң белән өегезгә килүем өчен гафу итегез, мин гаепле,— диде ул ниндидер тонык тавыш белән.— Тик миңа хәзер үк белергә кирәк... Хөснуллин аңа шактый вакыт сынап карап торды Юк, исерек түгел иде Мизхәт. Ә күзләре бик сәер елтырый. Ни булган, нишләп бу вакыттан аяк өстендә ул? Йокы да туймаган, баш та авырткан килеш бу хакта уйлыйсы килми иде. — Идарәгә килерсең... — Юк, миңа хәзер кирәк Яңадан бөтенләй кирәкмәячәк Ачуын 6acapiа башка юл юк иде, Хөснуллин әйтте дә салды. — Яңа машинаны сиңа бирергә мораль хакым юк минем Вөҗданым кушмый Ни әйтергә теләгәнемне аңладыңмы? — Ни өчен хакыгыз юк? — Беренчедән, мин үземне тыңлауларына күнеккән. Икенчедән, дустыңны пычратмау өчен әниең белән сөйләшергә теләмәгәч, минем сиңа моңа кадәр булган карашларым үзгәрде — Рәхмәт, аңладым,— диде Мизхәт бер якка чигенеп.— Фикерләрегез бик тиз үзгәргән икән... Капканы эчке яктан ябып маташучы Хөснуллин аңа ялт итеп карады да: — Әйе, тиз! — диде.— Ул бүген үк баштагысына да үзгәрә ала. Анысы синнән тора. Болай ук туры әйтмәскә кирәк иде дә. Хөснуллин, нишләптер, тыелып кала алмады. Мизхәт гаражга юнәлде... Ул төнне Нуриасма да йокламады Мизхәт Ык буенда күзәткән йолдызларны, айны ул тәрәзә аша карап ятты Улының тәүбә итүен, әни. мин ялгышканмын, диюен көткәндә, анын чытып йөгерүе һәм кунар!а да кайтмавы коточкыч хәл иде Ярый ла. салган баштан әллә нәрсә эшләп ташламаса. Әгәр, чыннан да. шәһәргә китеп барса? Бүген ул сүзләрне Хәдичә юктан тына әйтмәгәндер. нидер ишеткәндер. Катырак кагылды, алай ук кирәк булмагандыр Мизхәт чыгып киткәч, ике мәртәбә автомеханик керде, ындыр табагыннан икмәк төшерергә кеше юк. тыңламас иле микән, диде. Нуркаема ни дип әйтергә дә белмәде, чыгып киткән иде. кайтса, әйтермен, диде. Ләкин ул кай1мады. Ана кеше уйларын ашыкмыйча-кабаланмыйча барларга, тәртипкә салырга теләде, әмма булдыра алмады. Уе кая гына йөгерә башласа да. йөрәк «син гаепле» дип аваз бирде. Әйе. улы алдында аның берничек тә жуеп бетерә алмаслык олы хатасы, гаебе бар һәм ул Зөбәржәт белән бәйле иде Нуриасма үзенең бу гаебе турындагы уйларын ераккарак куарга тырышты. Ә аңа кадәр һәммәсе дә туры сукмактан бардымы икән9 Әллә аңа кадәр дә абынулар булдымы? ... Сәгыйдулла үзенең инде аякка баса алмасын төшенгәч. Нуриәсмага: — Сиңа, карчыккаем, балаларга ана да. ата да булып калырга туры киләчәк. диде. Күңелең йомшак булса да. кулын каты булсын . Нуриасма иренең васыятен тотарга тырышты Акны ак. караны кара дип әйтү гаиләдә Сәгыйдулла исән чакта ук урнаштырылган изге нәрсә иде. Аны бозу иң зур гөнаһ саналды. Башкасы гафу ителергә дә мөмкин, әмма аны бозучыга иң каты жәза бирелде. Тик күп нәрсәдә чигенүчән, йомшак күңелле Нуриасма әлеге изге канунны үтәүдә ире үлгәч бигрәк тә катыланып китте, балаларының баш очында кылыч кебек янап торды Ниндидер вак-төякләр булгандыр, әмма аның Фәрит белән Шәрифжан тарафыннан бозылуын Нуриасма хәтерләми Ә менә кече малае Мизхәт аны сискәндереп, куркытып куйгалады Алтынчы к гасста укыганда ул бик төшенке күңел белән, кәефсез йөри башлады Дәресләрен дә элекке кебек озаклап әзерләми, йорт эшләрен лә теләр-тсләмәс кенә башкара. Әмма иң сәере шунда. Мизхәт уйнарга чыгудан бөтенләй туктады, иптәш малайлары да керми башладылар Бер көнне Нуриасма аңардан — Әллә бер-бер хәл булдымы, улым9 дип сорады Юк, диде Мизхәт. укый торган китабыннан аерылып та гор- мастан. Икенче көнне дә. өченче көнне дә сорап карады Нуриасма Җавап шул ук булды. Нидер бар. тик малае аны яшерә Бу әлеге канунны ат ran чыгу иде — Улым, дөресен әйт: нидер бар бит? > — Юк Нуриасма аны диванга алып килеп утыртты. — Әйт. нәрсә бар? Мизхәт башын түбән игән хәлдә борынын тартып торды, бер сүз лә дәшмәде Күзләренә туры карамакчы булып. Нуриасма аның башын күгәрде Шунда Мизхәт түзә алмады, кычкырып елап жибәрдс Малайлар мине алдар таз дип үртиләр?. Синең алдашканың бармыни? Сорашгыра торгач, шул билгеле булды Мизхәт район пионерлар слетында катнашкан һәм чыгыш ясаган иде Бүтән чыгышлар белән аныкы да район газетасында басылды Малайлар шуның өчен бәйләнәләр икән - Ә нәрсәсе дөрес түгел сон ул чыгышыңның’ - «Без шахмат түгәрәгенә дә теләп йөрибез» дигәне — Ник алай дидең соц, улым? — Райкомда эшләүче бер апа шулай дип өстәтте. Ә бездә шахмат түгәрәк бөтенләй эшләми. — Эшләми дип әйттеңме соң? - Әйттем дә. «Ул башкаларны ияртү өчен шулай кирәк, иртәгедән эшли башлар».— диде. — Сина чыгыштан баш тартасың калган, һич югы ул язганнарны әйтмәскә идең. Мизхәт яшьле күзләре белән аңа аптырап карап торды Нуриасма аны кочаклап аркасыннан сөйде, чәчләреннән сыйпады. — Улым, син инде хәзер зур үстең,— диде Нуриасма аның күз яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртеп.— Без синең белән болай килешик. мин дә, син дә, беркайчан да, беркайда да, беркемгә дә алдамаска. Ант иттекме'7 — Ярар, әни,— диде Мизхәт. — Белеп тор: әгәр шушы антны бозсаң, мин сиңа «улым» димәячәкмен Мин бозсам, син «әни» димәссең. Гомер буе, мәңгегә шулай Килештекме? — Килештек. Моның никадәр зур нәрсә икәнен ул чакта Мизхәт аңлап бетерә алдымы икән'* Ничек кенә булмасын, мәктәп елларында аның әлеге килешүне бозуын хәтерләми Нуриасма. Ә менә армиятә киткәнче бер булды. Унынчыны бетереп, аның төзү бригадасында йөр1ән чагы. Бөтен халык кырылып бәрәңге ала Бер көнне эштән кайткач. Мизхәт: — Әнкәй, көннәр әйбәт торганда бәрәңгене алып бетерсәк, яхшы булыр иде.—диде.— Шушы арада безне Красный Бор ягына колхозга урман кисәр) ә җибәрәчәкләр. — Эшегез беттемени? — диде Нуриасма.— Бозаулар торагын ремонтлыйбыз. дигән идең. Мизхәт бераз сүзсез торды. Аннары: — Урман кисәргә китүчеләргә Җәүдәт абый ял бирде.— диде. Икенче көнне өйләгә кадәр бик күп бәрәңге алдылар. Төшке аштан соң Мизхәт тагын бакчага чыкты, ә Нуриасма ак балчыкка кушарга ат тизәгенә китте Ике чиләген дә тутырып конюшнядан чыгып килгәндә, ана төзү бригадиры Җәүдәт очрады. — И Нуриасматти, терелдеңдәмени? — диде ул. исәнлек-саулык сорашкач. Нуриасма аптырап, көянтә-чиләкләрен җиргә куйды. Ни сөйлисен. Җәүдәт энем, авырырга вакыт юк әле, бәрәңге алабыз. Аның бу сүзләрен ишеткәч, Җәүдәтнең чыраен болыт каплагандай булды. — Түшәк өстендә ята, диде бит Мизхәтең...— Җәүдәт кузгалып китте дә туктап артына борылды Мин каян кеше табарга белмим... Ике көнгә түзгән булсагыз да, бәрәңгегез җирдә калмас иде әле... Аның рәнҗеп әйткән бу сүзләре өенә кайтып җиткәнче Нуриасманың колак төбендә яңгырап тордылар. Ул чиләкләрен шарт итеп сарай алдына куйды, берсе авып китте — аңа да и) ътибар итмәде, ашыгып бакча!а юнәлде. «Кара син аны астыртынны! Күрсәтим әле мин сиңа!» — диде ул эченнән кайнап Мизхәт тирләп-пешеп бәрәңге казып ята иде. Нуриасма аның янына җил-жил килде дә көрәген кулыннан тартып алып, читкә ыргытты. — Хәзер үк эшеңә бар! — диде ул ачуына буылып. — Ни булды, әнкәй?! — «Әнкәй» димә миңа! — Нуриасма елап та җибәрде.— Адәм хурлыгы! Ничек телең барды мине чирли дияргә?! Мизхәт барысын да аңлап алды. — Егерме сутый бәрәңгене ничек берүзеңә калдырыйм соң?! Нуриасма калтыранган кулларын селти-селти аның каршына килде. — Сиңа нәрсә өстенрәк?! — диде ул кулларын йодрыклап — Бәрәңгеме’! Әйт. бәрәңгеме?' Иң изге нәрсәләрне менә бу балчыкка салып таптагач, ник кирәк ул бәрәңге?! Нуриасма җирдә тәгәрәп яткан бәрәңгеләрне Мизхәткә таба тибеп- тибсп җибәрде Аннары өйгә кереп китте Йөрәгенең ярсуын басар өчен салкын су белән дару эчте. Бераз тынычланганнан соң. бакчага чыкты Мизхәг чиләккә бәрәңге чүпләп йөри иде — Мин нәрсә әйгтем? - диде Нуриасма килеп җитү белән Мизхәт әнисенең гадәтен белгәнгә күрә авыр сулап гәүдәсен турайтты һәм ялварып ана карады. — Әнкәй. — Хәзер үк эшеңә кит! - диде Нуриасма һәр сүзен теш арасыннан сыгып чыгарып Мизхәт тагын бер’ мәртәбә авыр сулады да башын игән хәлдә ихатага таба а глады Нуриасма бәрәңге чүпләргә кереш ге. үзе астан күз кырые белән генә Мизхәгне күзәтте. Малаеның салынган иңбашларын иелгән гәүдәсен күрү аңа тагын көтелмәгән тәэсир ясады, ул үзенә шул кадәр әшәке, каты бәгырьле булып тоелды Ләкин нишләргә иде соң? Ипи валчыгын таптарга җөрьәт иткән кеше бөтен басуы белән игенне дә таптый; энә урлаган кеше дөя дә урлый, алдау юлына бер адым атлаган кеше икенчесен, өченчесен дә атлый. Сүздә горырга кирәк, әмма бодай түгел, башкачарак игәсе булгандыр Тик инде эш узган, дуамал йөрәге ничек кушкан, ул шулай эшләгән иде. Анын ятим, әтисез икәнлеген, күңеле китеклеген уйлыйсы булгандыр Иптәшләре арасында болан да кимсенәдер, ә ул аны әнә ничек рәнҗетте. Менә бит ата юклыгы' Бәлкем әтисе бер мәртәбә сүгенер, яисә яңагына менеп гөшәр дә гнуның белән эш тә бетәр иде Нуриасма алай итә алмый шу г' Бәрәңге чүпләүдән туктап, ул инде бакча капкасыннан чыгып баручы Мизхәткә төбәлде. Нуриасма аның артына борылып каравын геләле Карасын гына, ул аңа'«кил» дип кул изиячәк. Тик малае туктамады «Рәнҗет ген. рәнҗеттең!* — -дип гиггте йөрәге кайнар күкрәгендә. Ул берничә минуттан үзен тирги-т-Ирги бакча түреннән ишек алдына төште Ничек булса да баласының рәнҗешен киметәсе килде, ничек икәнен үзе дә белмәде. Әгәр «Бар казы».- дисәң? Әллә «Кайтуына ни пешерим?» дияргәме? Ләкин бу «Син хаклы, мин кызып киткәнлектән генә шулай кыландым». диюгә тиң булмасмы? Сарайда Мизхәтнен балтасы юклыгын күргәч. Нуриасма җиңел сулап куйды гшенә киткән, боларнын берсе дә кирәкми иде инде Бераздан ул үзен-үзс тынычландырды, мәлҗерәп төшсәң, бернигә дә ирешег! булмый, бер генә мәртәбә чиген, йомшаклык күрсәт, аннары инде арГка тәгәрәвеңне кот тә тор, теләгеңә ирешермен димә Нуриасма әнә шулай яшәде Йомшаклык күрсәтсә дә. «мәмкә» дип ү^ен тиргәде, катырак кыланса да. «таш бәгырь» дип үзен сүкте Әле моңа кадәр улының гәртштлс. вөҗданлы булуына, ул теләгәнчә яшәвенә куанып туймый иле Нуриасма Дөрес, ул моны Мизхәткә сиздермәскә тырыш гы, аны беркайчан да мактарга ашыкмады Ә менә бүген Аның гәрбия.ге улы башкалар кебек ялган күрсәтмә язган Үз-үзен кагылыкга. бәг ырьсез лектә гаепләүләре гел юкка булган икән Киресенчә, катылык җитмәгән! Дилбегәне әзрәк бушат кына хәзерге яшьләр ни кыланганын оны га Карале, шәһәрлә нипг шләр' Яшьләрнең өер-өер булып, урам ту гып эшсез йөргәне кайчан күренгәне бар" Әллә аларның да әти-ониләрс Нуриасма үзенең у гы каршын га о гы гаеп эшләгән шикелле, ниндидер ярамаган нәрсә кыланганнармы? Әх. ул гаебен үзе исән чакта йолып бетерә алса иде Нуриасма! Ә биг Зөбәрҗәт авылга килмәсә. бә гкем. болар берсе дә булмас иде Турысын әйткән ю Нуриасма кышы үзе дә яратты Авы г халкы да үт итте аны Ләкин Мизхәт белән гуслык гары көчәя барган саен Зөбәрҗәт гурынла гайбәтләр до ишәя баш галы Иң беренчесе кызның шәһәр баласы булуына артык нәзберек-пөхтәлегенә, берүзе бер төсле аерылып торуына бәйле иде. Авыл бу кадәр чисталыкны, бу кадәр пөхтәлекне күтәрә алмый. Аның яңгырысазы. бураны-кары, тузан-туфрагы бар. Әгәр син үтә пөхтә йөрергә ниятләсәң, үзеңне караудан бушый алмыйсың, бүтән эшкә вакытың калмый. Нуриасма үзе пөхтәлекне яратты, тик бу йокыны кисү бәрабәренә эшләнде. Хәзерге яшьләр мондый корбанга бара алыр микән? Ай-Һай! Шулай итеп, халыкта аның турында үзен тенә карый икән, өйдә кыл да кыймылдатмый икән, дигән сүзләр таралды Авылда тормаячакмын. үзебезнең Алабугага китәм, Мизхәтне дә алып китәм. дигәннәре дә өстәлде Җитмәсә, ул ирдә булган, аерылып кайткан икән... Нуриасма! а ефәк кебек улыңны ир якасы иснәгән хатын-кыз белән йөрет- мә. аздырып, ияртеп алып чыгып китәр, диючеләр күбәйде. Башта Нуриасма аларга игътибар итмәгән иде. тора-бара бу сүзләр утлы күмер булып йөрәген өттеләр. Чыннан да, улы аның өчен бик кадерле иде шул! Атасыз килеш нинди авырлыклар белән үстер, кеше иг тә. бөтенесе чәлпәрәмә килсен, имеш Чыннан да. ияртеп алып чыгып китсә? Әллә .азмы андый очраклар? Мизхәт бит үзе дә шәһәр ягына карап кына тора. Авыл кешесе шәһәрдә кем инде ул? Мескен чәүкә ул Шәһәрдә үскән кеше дә авылда шул ук чутта. Ул үз гомерендә бер нәрсәгә жаны-төне белән инанды: бәндә жирдән аерылса, нәсел агачы корый, кавем-кабилә үлә. Авыл гына һәммәсен саклый, хәтерли. Ә шәһәрнең хәтере юк. Авыл һәр нәселнең җиде бабасына кадәр белә, кайсының кайчан туганын, ничек гомер иткәнен, кемнәргә күпме яхшылык эшләгәнен, кемнәргә күпме яманлык кылганын, гадәт-холкы нинди булганын, нинди чирдән үлгәнен, зиратның кайсы төшенә күмелгәнен хәтерли. Авыл кешесе туганны туган, күршене күрше, олыны олы. кечене кече итә, урамнан үтеп баручыга, танышмы-түге.тме. сәлам биреп китә Авыл бер гаилә, ә гаиләдә кемнең ничек сулыш алуына, нәрсә ашап-эчүенә, ни киенүенә кадәр билгеле Шәһәрдә болариың берсе дә юк, була да алмый, шәһәр адәм баласының йөрәген дә. хәтерен дә үтерә. Анда кешенең күзе нәрсәгә төшә? Таш йортларга, аның эчендәге лаклы җиһазларга, алтын-көмеш йөгертелгән савы г-сабага, затлы келәмнәргә һәм кием-салымына, машиналарга... Йөрәкнең тамыр очлары — күзләр, колаклар, авыз-борын, аяк-кул- лар — һәммәсе җайсыз әйберләргә, тәмле ризыкларга барып, тоташа. Йөрәк бөтен кайнарлыгын шуларга сарыф итеп, шәһәр кешесе җаныннан мәхрүм кала. Мин җанлы дип уйлый ул Юк! һәркөн «әйбер, әйбер» дип чаба, кабалана бәндә. Атаананың — балага, баланың — ата-анага. ирнең ■— хатынга, хатынның иргә йөрәк җылысы калмый, туган белән гуган. дус белән дус аралашырга вакыт тапмый Кеше үзенең кавемен, денен. туган телен, җырын-моңын оныта... Инде авылда яшәп тә, шәһәр җиле кагылган — жирдән кендеге өзелер! ә торган бәндәләр ишәйгәннән-ишәя. Шәһәр алдаучан. Ул Нуриәсманың да өч баласын тартып алды. Сугыш елларында ул үзе ачлыктан- ялан!ачлыктан качып шәһәргә сыенырга мәҗбүр булды, шунда тормышны аңларга өйрәнде. Тик кешенең аң-зиһенен арттырса да. шәһәр анын хәтерен җуя, йөрәген үтерә торган булып чыкты шул. Дүрт баласының берсен !енә булса да шәһәргә бирмәскә хакы бардыр биг аның°! Зөбәрҗәт шәһәрне каера икән, китә бирсен, ул шәһәрдә үскән. Бу хакта ул Мизхәт белән дә сүз кузгатып карады. — Улым, бодай гына шаяртасызмы, чынлапмы? — Чынлап, әни. Ошый ул миңа. — Авылда бит муеннан сазга батып, көне-төне тартсаң гына тормышны алып барып була Бусына Мизхәт дәшмәде. — Бер дигән кыз кеше дә таба алыр идең. ’—Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин бит, әнкәй. Сөйләшү шуның белән тәмамланды Кычкырышмадылар, бәрелешмәделәр. әмма Нуриасманың күңеленә олы шом төште Моңа кадәр авыл кешеләре әйтә килгән, ул юньләп игътибарга алмаган нәрсәләрне беренче мәргобо бетен чынлыгы белән тойды Нуриасма Ә лете шом көЩЮПСӨгатьләп үсә. канын агулый барды. Инде бүтәннәр эндәшмәсә дә, ул үзе шул хакта башлап авыз ачты, киңәш көтте. Ә киңәш, сүз берләшкәндәй, бер генә төрле булды: малаеңны аерып ал. булыр-булмас кеше калдыгы белән гомерен бәйләтмә! Нуриасма аларнын арасына тыкшынуның һич тә ярый торган нәрсә түгеллеген бик яхшы белә. Ләкин бит алар бер-берсен бәхетле игә алмаячаклар, чөнки, кайсы гына яктан карасаң да (берсе — шәһәр, икенчесе — авыл, берсе — егет, икенчесе хатын), бер-берсенә тиң түгел иделәр. Шушыны аларга ничек төшендерергә? Инде Донецкига китү турында сүз беткәч, бура сатып алгач. Нуриасма тынычланган иде Мизхәт ныклап авылда төпләнергә уйлый, дип куанды ул. Тик бу куаныч та озакка бармады Беркон Бәрия кереп. Нуриасмага көтелмәгән яңалык әйтте: — И җиңгәчәй, сине кызганганга гына кердем. Ой салгач. Мизхәт теге нәмәстәкәе белән чыгып китәргә җыена икән ләбаса! — Кемнән ишеттең? — диде Нуриасма сулышы кабып. — Укытучылар арасында шундый сүз йөри, мин авылда барыбер яши алмыйм, үзем монда яшәсәм дә. йөрәгем барыбер шәһәрдә, дип әйткән ди. Шул рәвешле малайны коткару уе үскәннән-үсә барды Ниһаять, ул Мизхәгкө бер көнне болай диде: — Улым, ой салгач, сине Зөбәрҗәт белән чыгын китәсең икән, диләр. Мизхәт бераз сүзсез утырды, аннары үтә моңсу итеп әнисенә туп- туры карады да: — Ышанма, әнкәй, гайбәт ул. диде Ләкин Нуриасманың күңеле барыбер тынычлана алмады. Сорауның иң авыр өлеше һаман да җавапсыз калды Ә Зөбәрҗәт? — диде ул тынычлыкны бозып һәм шым булып, бернинди хәрәкәтсез калып җавап көтте Хәтта тын алудан да туктады, йөрәге генә күкрәк читлеген җимерердәй булып дөп-дөп типте. — Зөбәрҗәт нәрсә? — диде Мизхәт— Ул риза булса, син каршы килмәсәң?.. Нәрсәгә каршы килмәсәм? — Бергә булыр идек Йә хода! Нуриасма шулкадәр теләмәгән иде бу сүзләрне, шу гкадәр курыккан иде нәкъ әнә шул җаваптан! Димәк. Мизхәт ин те һич ике нитүсез Зөбәрҗәткә өйләнергә гели Ни ниләргә сон. ниләр кылырга? Нуриасма әнә шул сорауга җавап таба алмаудан гаҗиз булды Ичмасам ни Сәгыйдулласы юк. ни Фәрит белән Шәрифҗан читтә. Сеңлесс Кифая кайткач, аның белән дә кинәтнгабыгн итте итүен Тик ул да аларны аерырга кирәклектән башка әйбер әйтә алмады. Анысы инде котылгысыз. ничек икәне генә мәгълүм гүтел иде. Багны катып, ни кылырга белми йөргәндә. Мизхәтнең солдатка алынуы Нуриасманы бу уйлардан коткарды Бер яктан ялгызы калуына борчылса, икенче яктан күпмедер сөенде: ике е т вакыт шактый шу т чорда Зөбәрҗәт и.г авылдан ки ген барыр, яисә башка ни до булса килеп чыгар Ләкин ике елда ЗобәрҖәг беркая да китмәде, бүтән нәрсә ю булмады Тагын хафага төште Нуриасма Инде халыкта Мизхәт армиядән авылга кайтып тормый икән. Зөбәрҗәт белән Алабугага кигәләр икән. Мизхәт шунда төзетә торган гаводка эшкә керә икән, дигән хәбәр ләр йөри башлады Ахырча Нуриасма тузма ic. бер поние Зе6оржа|це M.IKI.IIII.HI X.UI I, !.in оспа .IIII.III «ер и Кычыи-кычын noil H.ipi.. чырны алдына каннар очпочмак куй |Ы Зоб.|рж.и очлы кын-кызы.1 ох.ны Аларнын очрашканда хал-лкко I сорашып утеп китулорс булса ла чч аписснсн кыстык кычый оено алып «еруе бнк to стер нас Minx,и ни i.ip «он. кызым- диде Нуриасма чымпы |ына Солдатның ни булсын инде. Нуриасма апа.— Зөбәрҗәт тагын кыпкызыл булды.— Әйбәт кенә хезмәт итәм. тиздән кайтам. Шул инде .. Нуриасма кызны оялтуына үзе дә кыенсынып куйды. Ләкин план инде күптән әзер, мең кат уйланган, чигенү мөмкин түгел иде. — Сине Алабугага китәсең дип сөйлиләр... — Китәм дип Шәһәр бераз сагындыра инде... — Ә Мизхәт белән ниятегез ничегрәк соң? — Белмим инде..— диде Зөбәрҗәт карашын аска төбәп. Бер тын сүзсез утырдылар. Аннары Нуриасма кызның уң кулын үзенең кытыршы кулларына алды, ялварулы карашын күзләренә төбәп: — Кызым, зинһар өчен мине ятим итмә син,— диде, үзе туктаусыз аның кулын сыпырды.— Сез икегез ике кеше, сез ике дөнья өчен яратылгансыз. Зинһар алып китмә аны! Калдыра күр... Мин сиңа гомерем буе рәхмәт укырмын.. Зөбәрҗәтнең куллары калтыранып куйды, күзләренә мөлдерәп яшь тулды, иреннәре дерелдәде. Ул акрын гына торды да: — Нуриасма апа... зинһар борчылмагыз . Хушыгыз! — диде һәм күз яшен көчкә тыеп, чыгып йөгерде Шушы сөйләшүдән соң өч-дүрт көн үтүгә. Зөбәрҗәт авылдан киткән, диделәр Сәбәбен беркем дә белмәде Нуриасма. теләгенә ирешсә дә (ул моңа Зөбәрҗәткә әйткән сүзләре сәбәпче икәнлегенә шикләнми иде), нишләптер шатлана алмады Зөбәрҗәтнең яшь белән мөлдерәп тулган күзләре аны кая барса, нишләсә дә, эзәрлекләделәр. Куркып уянулар бетсә дә. йөрәгенә таш булып ниндидер авыр нәрсә утырды Мизхәтнең авылга кайтасына инде ышаныч артты, әмма, нишләптер, ул шатлана- куана алмады, үзен җинаятьче кебек хис итте. Йөрәктәге таш һаман ныграк баса барды, аны әледән-әле борчырга тотынды, һәм бу юкка гына булып чыкмады. Мизхәт, армиядән кайткач, колхозда шофер булып эшли башлады, өйне дә кузгаттылар. Мизхәт көнне-төнне онытып чапты, ябыкты, ләкин үз дигәнен итте — өйне бер дигән итеп җиткерде. Барысы да гадәти, әйбәт кебек иде. Әмма Нуриасма Мизхәтнең ничектер боеклыгын, җаны үз урынында түгеллеген тоепсизеп йөрде. Аның үҗәтләнеп тырышуы да ачу белән эшләү кебек иде. Күзеннән нур, шатлык качты баланың. Нуриасма моңа Зөбәрҗәт сәбәпче икәнне сизенә иде. Эченнән юатты, үтәр, диде, вакыт барысын да төзәтә, диде. Ул арада Мизхәт янында китапханәче Әминә бөтерелә башлады. Әминә яхшы кыз иде. авылныкы, ышанычлы, төпле нәселдән иде. Шуңа күрә моңа Нуриасма куанып туймады Ул китаплар алып аларга килеп утыргалады, алар Нуриасма белән бик тиз уртак тел таптылар. Әминә килсә, Мизхәт үзе дә яктырып китә, алар шаяртышып, төртмә сүз сөйләшеп утыралар. Ул Әминәне клубтан да озатып куйгалый башлады. Моны бик гиз ишеттерделәр. Октябрь айларында Нуриасма өйләнү турында җайлап кына сүз кузгатты. — Кемгә? — диде Мизхәт аптырап. — Соң... Әминә белән бик пар килгәнсез бит инде, улым,— диде Нуриасма елмаеп. Мизхәт авыр сулады, кашлары җыерылды, йөзе кап-кара булды. — Өйләнер илем мин... Әминә бик яхшы кыз...- диде һәм туктап калды. — Соң? Мизхәт тагын бик озак дәшми торды. Ул җавап бирмәсә дә, Нуриасма инде сизенгән иде. — Зөбәрҗәтмени? — Оныта алмыйм миң аны. әнкәй! - өзгәләнеп шулай диде Мизхәт.— Үтерсәң дә. оныта алмыйм.. Күз алдымнан гел китми... Көчәя генә... Мизхәг ишеген дә япмыйча чыгып китте. Нуриас.манытт йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. «Йә аллам, мин бит бала гомеренә кергәнмен!» дигән хәтәр уй анын йөрәген өттереп, куырып алды Ник кирәк булган мина алар арасына тыкшыну?! Йөрәге баштук каршы иде. ләбаса! Ә ул. кеше коткысына бирелеп. Зөбәрҗәтне ничек тә булса Мизхәттән кисеп ташларга геләде. Үз баланны үзең бәхетсез итү шушы буладыр инде Нуриасма ашаудан, йокыдан калды, ни уйларга да белмәде. Ул хәзер теләсә нинди шартка - аларның шәһәргә чыгып китүенә, үзенен ялгыз калуына да риза, тик балакае гына бәхетле булсын иде Кеше гомерен кеше яшәми, бала гомерен ана яшәми, шулай булгач, кем үз ихтыярын башка! а көчләп тага - аңардан да әшәкерәк җинаятьченең булуы мөм- кииме?! Нуриасма гомере буе шушы әшәкелекне зшләмәсәм иде. дип яшәде, әмма, үч иткәндәй, гел шуңа барып абынды Кайсы төштә дилбегәне бушатыр! а, ә кайда үзең теләгән якка борырга? Нуриасма өчен күпме яшәп шуны сиземләүдән дә катлаулырак әйбер булмады Чөнки бу җигелгән ат түгел, бу тормыш, биредә мең мәртәбә четереклерәк. өрфия кебек ертылыр! a i ына тора иде. Үзенчә бик изге ният белән тотынасын, ә киресенчә килә дә чыга Аннары үз-үзенне эт итеп каргыйсын, ялгышыңны гозәтү өчен утка-суга төшәсең, тик чәлпәрәмә килгән күңел тәрәзәсен, күпме генә оста ябыштырсак да. анын җөйләре йөрәктә мәңгегә кала. Бәлкем әле Зөбәрҗәт кияүгә чыкмагандыр, ялгыздыр, дип өметләнде ул. Бәлкем Мизхәткә һәммәсен энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирергәдер? Өстәл янына утыргач, ул әллә ничә мәртәбә шул хакта авыз ачмакчы булды. !ик батырчылыгы җитмәде Ул үз-үзен күрә алмады һәм. әгәр әйтсә, әлеге тоюының ана карата Мизхәттә уянуыннан курыкты Теге сөйләшүдән сон Мизхәт Әминә белән аралашудан туктады. Күп көннәрне кич чыкмады, китап укыды да китап укыды. Әминә үзе дә килмәде Нәрсә булды, улым, нишләп дуслыгыгыз бетте'' - дип сорады беркөн Нуриасма. Кешене пик юкка алдарга, әнкәй? диде Мизхәт. Ничек алдау? — Егет белән кыз йөри икән, аның азагы билгеле..ч Әминә дә, син дә. авыл халкы да шуңа өметләнә. Мин берегезне дә алдарга теләмим Мизхәг хаклы иде. Нуриасма ары бәргәләнде, бире бәргәләнде, әмма үзенен гаебен әйтерлек коч тапмады. Ахырда ул бер карарга килде Алабугага барып кайтырга! Март башы иде Миңлекамал карчыктан җайлап кына Зөбәрҗәтнең адресын алды. Мизхәткә: «Чаллыга Кифая анаңнарга барын кайтам». диде Ике тавык суйды, бераз чәкчәк пешерде. кипкән җиләк белән как алды. Бөтенесен яхшылап сумкасына тутырды да. йөрәген учлап, сәфәргә чыкты. Беренче көнне ул Кифаяларда кунды. Төне буе сөйләшеп чыктылар, киңәш-табыш иттеләр. Икенче көнне Алабугага юл тотты. Аның уйлавынча. ял көнне Зөбәрҗәт өндә булырга тиеш иде Әгәр ул карышын маташса, әти-әниләрс белән дә сөйләшеп карарга булды Автобус шәһәргә якынлашкан саен, пичек барып керермен, ни дип әйтермен, әти-әннсс ничек каршылар, диген уйлар борчый башлады аны Ләкин иң куркытканы Зөбәрҗәтнең күзләренә карау иде Тете чакта үз өендә «Син КИ1. тимә аңа, ятим итмә мине», дигән чакта! ы анын күз карашын Нуриасманын гомергә онытасы юк Бәхетенә. Зөбәрҗәт өйдә булып чыкты Ул кер юып маташкан җиреннән бүленеп ишекне ачты һәм гаҗәпләнүдән әле Нуриасманын йөзенә, әле аякларына карады Исәнме, кызым Исәнме. Нуриасма апа. диде Зөбәрҗәт Бусага аша күрешмик. әйдә, узыгыз Нуркаема эчкә үткәч, ул порошоклы суда алсуланган кулларын Нуриәсмага сузды. Борышы өстәл-урындыклар. шкафлар куелган зур гына фагирда ул берүзе генә булып чыкты Әти-әниләре шәһәр читена дачага киткәннәр икән. Зөбәрҗәт өстәл әзерләде. Нуриасма күчтәнәчләрен бирде, озаклап ашапэчеп утырдылар. Нуриасма аның эше, әти-әниләре турында сораштырды. Зөбәрҗәт мәктәп, авыл хәлләре белән кызыксынды. Икесенең да иң кирәклесен әйтергә батырчылыгы җитмәде. Бер сәгать чамасы утыргач. Нуриасма: — Миңа кузгалырга да вакыт җигә торгандыр, кызым.— диде. — Нишләп инде, бер килгәч кунып китәрсең. Нуриасма апа. кич әниләр дә кайта, сөйләшеп утырырбыз,— диде Зөбәрҗәт аны кыстап — Юк, кызым, мин озакка түгел, сине күрим дип кенә килдем... Бу сүзләр Зөбәрҗәтне әллә нишләтеп җибәрде. — Мине күрергә? — диде ул, ни елмаер!а. ни җитди булырга белмичә. Нуриасма карашын идәнгә төбәде. — Теге чакта Мин юләрне кичерә алсаң, кичер син. кызым. — Ни сөйлисең, Нуриасма апа? — диде Зөбәрҗәт - Мин инде аны әллә кайчан оныттым... Ул елмайды, әмма бу табигый елмаю түгел, көчәнеп, көн саен бәгырен яндырган утын яшерергә теләп елмаю иде Нуриасма моны сизде, эченнән генә әле Мизхәтне онытмаган булса кирәк, дип сөенеп куйды һәм бу аңа күпмедер кыюлык өстәде. — Кайт син. кызым... Зөбәрҗәт берни аңламаган күзләрен аңа төбәде. — Карт башым белән йоз сиксән чакрым юл үтеп, шуны әйтергә килдем мин сиңа... Зөбәрҗәт өчен бу сүзләрне ишетү «чиксез рәхәт, ләззәтле булса да, аларның мәгънәсе томанлы иде. Авылга чакырамы ул, әллә өйләренәме? Нишләп Мизхәт үзе түгел, әнисе чакыра? Керфекләрен түбән төшереп, ул шушы copayi а җавап эзләде, җавапны хәзер үк ra6apia кирәк иде. башны ныграк ваткан саен билгесезлек артты гына. Дәшми дә торып булмый иде. һәм аның күңел түрендәге иң кайнар хисләрен белдерүче, баштан ук чыгармыйча яшереп торган иң кадерле сүзе, читлектән иреккә очкан кош кебек, теленнән ычкынды: — Ә Мизхәт?.. — Ул сине оныта алмый, кызым... Нуриасма куркып Зөбәрҗәткә карады. Ни дияр ул? Мизхәт мине беркайчан да гафу итмәячәк. Нуриасма апа. Нуриасма авыр сулап куйды. — Итәр, кызым... Димәк. Зөбәрҗәтнең ник киткәнен әнисе Мизхәткә сөйләмәгән. Димәк. ул һаман да берни дә белми, аны гаепли... Алар икесе дә тын калдылар Зөбәрҗәт адымнарын санагандай акрын гына атлап әле тәрәзә каршына барды, әле өстәл янына килде. Ахырда ул тәрәзәгә карап туктады һәм: — Нуриасма апа. син кайчан сөйлисең соң аңа? — дип сорады. — Си!| кайткач.— диде Нуриасма.— Шуңынчы булдыра алмыйм. . Әгәр миңа ышансаң, кайт... Кайтырсыңмы?.. Зөбәрҗәт аның соравын җавапсыз калдырды, һаман тәрәзәдән күзен алмады. Нуриасма аның иңбашларының, кулларының сизелср-сизелмәс дерелдәвен чамалады. — Ярый, кызым, рәхмәт, мин кузгалыйм әле.— диде Нуриасма урыныннан торып Зөбәрҗәт сискәнеп китте, аңа. габа борылды. Аның күзләре мөлдерәп яшь белән тулган иде. Ул аларны кул аркасы белән !енә сыпырып алды да: — Хәзер әз генә күчтәнәч тыгам,— дип кухняга йөгерде Бераздан ул бөтен гөбәдия, полиэти лен капчыкка салынган шоколадлы конфет алып чыкты Чәй эчкәндә гөбәдияне үзе пешергәнлеген ул әйткән иде инде. Нуриасма күчтәнәчләрдән баш тартты. — Мин бит синен янга килгәнне Мизхәткә әйтмәдем.— диде ул пышылдап — Ә кем сиңа әйтергә куша? Әйтмәссең. Нуриасма апа Зөбәрҗәтнең бу сүзләреннән алар икесе дә көлеп җибәрделәр һәм күчтәнәчләр сумкага кереп тә утырды Кул биреп күрешкән чакта Нуриасма үзен борчыган нәрсәгә җавап эзләп Зөбәрҗәткә карады, тәкин ул яшь белән чыланган керфекләрен аска төшерде. Күз яшьләрен күрсәтмәскә теләве идеме, әллә күнелсндәгсн яшерергә теләве идеме, әллә кыенсынудан гына шулай эшләдеме анысы Нуриәсмага караңгы иде Ни генә булса да. аның йөрәген баскан авыр таш әз генә чнткәрәк шуышкандай булды. Зөбәрҗәг исән, әле кияүгә чыкмаган. Нуриасма! а да кинә тотмый кебек, димәк, әле өмет сүнмәгән дигән сүз иде Кайткан көнне кич ул бик яхшылап өстәл әзерләде Гөбәдияне урга бер җиргә утыртты Мизхәт эштән кайткач, өстәл тулы сый-нигъмәгкә баш чайкап карап торды Ул гадәттәгечә эчәргә сөтен эзләде, ләкин литрлы банка күренмәде. — Әнкәй, сөт кайда? диде ул - Бүген бергәләп утырып чәй эчик әле. улым. диде Нуриасма Күчтәнәчләрдән авыг итмәсәң. ярамас Мизхәт карышмады. Ул Кифая апасы җибәргән сырны телеп алып ипи белән ашый башлады Нуриасма аның алдына гөбәдияне этебрәк куйды. Әмма Мизхәт гөбәдиягә үрелеп гә карамады, колбасага күчте, аннары сыр кисәргә кереште Нуриасма түзмәде, сырны да. колбасаны да өстәлдән алып суыткычка куйды - Кичкелеккә итле-майлы ризыкны күп ашамыйлар, ашказанына авыр булыр. диде ул. Мизхәт авызына капкан ипиен чәйнәүдән туктап, аптырашта калды Бер дә әнисенең ашауга бәйләнгәне юк иде һәм бу аны гаҗәпләндерде Чәен ашыкпошык йотты да урыныннан кузгала башлады Нуриасма те до сизми калды елап җибәрде — Ни булды, әнкәй? диде Мизхәт чиктән тыш гаҗәпләнеп Әнисенең елаганын күптән күргәне юк иде инде аның. — Син минем кайтуымны теләмәгәнсен. диде ул чын күңеленнән кимсенеп, рәнҗеп. Нишләп алай дисең, әнкәй?? Когкән булсаң, алып кайткан күчтәнәчләрне ашар илен — Үзен алып кундың, хәзер мине гаеплисен диде Мизхәт ни уйларга да белмичә гажиз булып -Ә ник гөбәдиясен авыз итмисен? диде Нуриасма тавышын күтәреп. . . Минем аның ише бал ты әйберләргә ис китмәгәнен өеләсең оит - Әнкәй алып кайтканны мин исем китмөсә дә. кабар идем. диде Нуриасма һаман да күз яшьләре аша Ярар, ашыйм алайса ише Мизхәт һәм встал янына «абат утырып, бер телем гөбәдия алды «Кеше картайган саен бала-чатата өйләнә бара дигән сүз әллә хак ин те. дни уйлады \ i гөбәдияне кабып Әнинең күңеле нечкәртәннәннечкәро бара Ялгыш әз генә каты лырга да ярамый » Мидхәтнең гөбәдияне кабу белән чәйнәргә ашыкмыйча авызында тотып торуын күргәч. Нуриасма гынсыт-өнсег катлы «Валлаһи, curie. Зөбәрҗәт ку парының җылысын сизде1 » \ т күңелен тә уянган яшерен шатлыгын сиздермәс өчен, улына юри ачу белән карады Шушы гөбәдия белән Зөбәрҗәт рухы каба. кайтсын, у тынын канына, җанына керсен иде. дип голоде ул — Әнкәй, нигә миңа алай елмаеп карыйсың? Мизхәтнең бу сүзләре аны урындыгыннан сикертеп торгызды — Елмаеп?! Елмайган ди! Елмаерсың синең белән! Ул йөзенә юри кырыслык чыгарып, өстәл җыештыра башлады... Мизхәт берни дә белмәде, сизенмәде. Март үтте, апрель үтте, май үтте. Нуриасма ни уйларга да белмәде. Зөбәрҗәт нинди карарга килде икән? Хат язарга да кыенсынды, билгесез- лектә яшәү дә бәгырьне киптерде... Июнь җитте, сабантуй җитте. Мәйданга чыкканда, Нуриасмага Маһинур очрап: — И малай, ишеттеңме әле. Мизхәт белән йөргән теге укытучы кыз кунакка килгән,— диде. Нуриасма гигез җирдә сөртенеп куйды Йә алла, теләге кабул гына булсын! Мәйданда Зөбәрҗәт укытучылар белән аңа каршы якта басып тора иде Мизхәт вак шакмаклы күлмәген, ак чалбардан, беләгенә кызыл бәйләп, мәйдан уртасында уеннар оештырып йөри Нуриасма көрәшне дә. уеннарын да юньләп карамады, астан гына, яшерен генә Зөбәрҗәтне күһәтте. аннан күзен алмады, йөрәге киләчәктә булачак олы шатлыкны тоюдан ашкынып типте. Зөбәрҗәт тә аңа карап-карап алган шикелле тоелды Нуриасмага. Gy көнне кич ул Мизхәтнең өстенә кигән киемнәрен аңа сиздерми генә энә күзеннән үткәргәндәй карады Тап-топ тигән, җыерылган булмасын, туфлясы ялтырап торсын, Зөбәрҗәтне кызыктырырлык булсын... II тормыш! Бүген ана айга, йолдызларга карап, Мизхәт кайтмаганга ут йотып ята. Ә ул төнне ул бер генә нәрсә теләде: Мизхәт өйгә озаграк кайтмасын иде. Зөбәрҗәт белән аңлашсыннар, килешсеннәр, иртәнгә кадәр йөрсеннәр иде, дип теләде, ул кайтканчы узган һәр минутны, һәр сәгатьне керфек тә какмыйча эчке куаныч белән санап озатты, һәм анын теләге кабул булды Мизхәт таң аткач кына кайтты. Нуриасма икенче көнне дә, аннан соң да улыннан берни дә сорашмады. Аның кыяфәтеннән йөзенә, күзләренә җан керүдән ул барысын да аңлады. Сабантуйдан сон китеп барган Зөбәрҗәтнең ун-унбиш көннән кабат килгәнлеге, кабат Миңлекамал карчыкка фа1ирга кергәнлеге, колхоз пионер лагеренда эшли башлаганлыгы ишетелде. Мизхәт көн саен кич мотоцикл белән аның янына лагеры а бара башлады. Беркөн Нуриасма гүзмәде, аңардан: — Улым, Зөбәрҗәт теге чакта ник бездән киткәнен әйттеме соң? — дип сорады. Мизхәт җилкә сикертеп куйды: — Хәзергә сөйли алмыйм, ялгыштым, ди. Нуриасма. аның бу сүзләрен ишеткәч, Зөбәрҗәткә мең-мең рәхмәтләр укыды... Таң атты. Инде төне буе килмәгән йокы хәзер килмәс дип. Нуриасма самовар куйды Бәлкем ул Зөбәрҗәт янына киткәндер9 Китсә, анда нишләп төне буе торсын? Мотоциклы да өйдә бит. Әле Зөбәрҗәт белән араларының да ничек икәнен улкадәр белми Нуриасма. Әллә 1өнге смена! а алып киттеләрме икән? Ул чәй эчте, көтүләр куды — Мизхәте күренмәде. Төнге сменада булса, кайтып керер иде. Ә кайтмаса? Анын нишләсен каян беләсең: куып диярлек чыгаргач, кайтырмы ул, юкмы? Берәр юләрлек эшләмәсен тагын дип тә бәргәләнде Нуриасма Җанына урын таба алмыйча әле урамга чыкты, әле бакчага чыгып, эшләп каралы, әле өенә керде. Сәгать ун да, унбер дә тулды, колхозның төшке аш вакыты да үтте — малае юк иде... Соңгы үр Шуны менүгә авыл күренәчәк Үрдә автобус акрынайды, ул акрынайган саен Фәритнең йорәге кызурак типге. Авыл каршыла гына, үр артында гына Автобусның түбәсендәге ачыклыктан һәм тәрәзәләрдән өреп, юл бус тәннәрне рәхәтләндер!ән җиләслек. тизлек акрынайгач. кинәт юкка чыкгы. Аның урынына юл буенда лепердәшеп утыручы каеннарның сагызлы җылысы кояш. үлән, чәчәк исләре белән кушылып, автобус эченә бөркелде, борыннарны кытыклап, башларны әйләндереп җибәрде, каен себеркесе пешерелгән коры мунчадагы кебек эссе тытыз һава «кайтып җиттегезме, балакайларым'» дитәндәй маңгайлар! а, битләргә, муеннарга сарылды. Их. никадәр таныш, никадәр татлы бу исләр, бу җил-җиләснсн аз гына кагылышы' Туган як җиле генә күңелне шулай ашкындыра, моңландыра ала. бүтән беркайда да монда) ы кичерешләр кабатлана алмый, кабатлана алмый шул! Ниһаять, автобус үргә менеп җитте Фәрит үзе дә сизмәстән утыргычтан күтәрелеп куйды, бугаз төене, су йоткандагы шикелле, хәрәкәтләнә башлады Нишләп бу кадәр йөрәккә якын икән соң син. туган җир?! һәммәсе дә ялтыравыксыз, тәртипсез бит ки ыйсә: агач өйләрен дә. яшел бәрәңге бакчаларың да. кәкре-бөкре урамнарың да Ыгын да тигез ярлар уртасыннан төз генә акмый кемдер чүлмәк белән аударып җибәргән төсле авылның бер я!ына дугайланып җәелгән, тәртипсез таралган да, җиләк болынына җиткәч, ярларына кергән. сут яктагы Тимергали күленә тоташмакчы булып якынай!ан. шомырт. карлыган, балан, гөлҗимеш. камырлык куакларыннан күпереп утыручы Әби әрәмәсенә ир- кәләнсп-терәләп үткән, аннары уша борылып Чия iавына сугылган, аны әллә никадәр кимереп, биек кызыл яр ясагач, тагын тын гына атып киткән. Болар барысы да. аксыл иген басулары да. күктән агып килүче мамык болытлар ла. кояш та һәммәсе дә авылга сыенган, авылга төбәлгән Без дә шулай. Синнән ераклашкан саен якыная тына барабыз, ахры, туган җир! һәр түмгәгең, һәр борылышын, һәр сукмагың күз алдында Әйтерсең лә синнән чыгып киткәндә икс арадагы ниндидер бер тамыр урталай өзелгән дә шуның очлары кабат ялгану өчен еллар үткән саен бер-берсенә ныграк тартылалар Бу гой!ы авылдан бик еракка, чит җирләрдә яшәүчеләргә генә таныш Татарча җыр гына ишет сагыш сөреме күзләрне, борыннарны, гамак төпләрен әчеттерә башлый Гүя синең йөрәгең гүрендә сизелер-сизелмәс кенә булып һәрвакыт моң чишмәсе тибә. Аның сизгерлеген сөйләп аңлата торган lyiea Фәрит кайчан гына кайтса да. авылны күрүгә үк. ул чишмәнең челтери башлавын тоя. аның рәхәт дымы бөтен тәненә тарала, һәр күзәнәген били, сүз әйтергә теле әйләнми, елап та. елмаеп га булмый — Костюмың төшкән Колак төбендә генә пышылдап әйтел:ән бу сүзләр Фәрите сискәндереп җибәрде Ул үзенең уң я! ында тәрәзәгә терәлеп утыручы хатынына ялт итеп карады Иренен аптыраш тулы күзләре Нәсимәне ирексездән елмаерга мәҗбүр итте Фәриткә аның ап-ак түгәрәк йөзе, чем-кара күзләре, юка кызыл иреннәре генә түгел, таза муены да. шәмәхә чәчәкле күлмәгенең киң уентыгыннан күренеп торучы шома күкрәк авызы ла елмая кебек тоелды Костюмың төшкән. гиде Нәсимә сул якка ияк кагып Фәрит башын шунда борды. Әле бая гына тез өстендәге костюмы утыргычларга ү«ү өчен ургала калдырылган аралыкта ята иде Ул аны җитез генә алып, тузанын да кагып тормас ган тет өс генә салды һәм карашын кабат алга төбәде Авы i инде шактый якынайган булса да. баяна татлы ашкыну юкка чыккан иде Фәрит күз чите белән генә Нәсимәгә карады Тәрәзәдә:: тоташ агым булып артка таба каеннар йөгерә аларнын кәүсә өлешләре ап-ак. өсләре ямьяшел. әлеге агымны тулаем диярлек Нәсимәнең балкып торучы ак түгәрәк йөзе каплап бара.. Ник һаман Фәриткә карап елмая соң әле ул? Аның хатынына ачуы килде Костюмыңны да тотып кайта алмыйсың диюеме? Фәрит, бу халәттән котылырга теләп, карашын авылга күчерде Ләкин нидер булды, йөрәк шатлыктан сикермәде, киресенчә, күңелен ниндидер аңлаешсыз авыр тойгы басты. Ул, аны селкеп төшерергә теләгәндәй, урыныннан күтәре- леп-күтәрелеп куйды, чал кергән куе кара чәчләрен кулы белән артка сыпырды, тез өстендәге костюмын рәтләштерде. Тик таныш йортлар, таулар, әрәмәләр күзләргә терәлеп туктап калдылар, күңелгә үтеп керә алмадылар. Бер ел буе көтеп алынган иң бәхетле мизгелләр иде бит бу. Егерме елдан артык Донбасс шахталарында күмер тузаны эчкән елларында, кунакка кайткан саен, аның шушы үрдән күтәрелеп авылны күрүгә, күзләреннән мөлдерәп яшь чыга иде. Алар балачактан сакланып калган күз яшьләре иде бугай, чөнки шуннан да татлырак берни дә юк иде. Авылга җиткәнче, аның таныш урамнарын үтеп, туган өенең газиз бусагасын атлап кергәнче. Фәрит тын гына, сүзсез генә ул яшьләрне йота да йота, авыз эчендәге бераз тозлы, кайнар һәм татлы сүлдән кубып теле нидер сөйләмәкче булып селкенә, тик тавышы чыкмый, еш-еш сулыш алганы гына ишетелә... Нишләп юкка чыкты соң әле ул татлы мизгелләр, йөрәкнең иң түрендә кала торган бәхетле минутлар?! Ни булды сон? Барысы да әйбәт кебек, югыйсә. Тиздән әниләре белән, уллары Марат белән күрешерләр. Мизхәт әле эштәдер, ул кич кайтыр. Күпме шатлык, куаныч көтә. Ә менә йөрәкне салкын хафалану кигерде дә кысты, җибәрергә уйлап та карамый. Күңел сизенә, диләр, бер-бер хәл булса? Марат әллә тагын ныклап авырып китте микән? Ике кызлары Донецкида калды. Анда да бәла-каза килеп чыгуы бар. Аның күңелсез уйларын Нәсимә бүлдерде: — Юкка телеграмма бирмәдек.—- диде ул. Фәриткә үпкәләгәндәй,— Автобустан төшүгә Марат белән әни басып торса, нинди күңелле булыр иде... Фәрит дәшмәде, хатынына «бу хакта килешкән идек бит инде» дигән мәгънәдә карап кына куйды. Хатын-кыз — хатын-кыз шул. Сөйләшеп- киңәшеп бер уртак фикергә киләсең, ә күпмедер вакыттан соң шунын өчен үк ир-атны гаепли, алай кирәк түгел иде ди, син шулай-шулйй дигәнгә генә ризалашкан идем, ди Авылга кайтачаклары хакында алар башта телеграмма сукмакчы булганнар иде, аннары кире уйладылар. Нигә дип әнисенең дә. Марат белән Мизхәтнең дә күңелләрен алдан ук алгысытырга? Фәлән вакытта кайтабыз дисәң, күп чакта нидер килеп чыгучан: әйтерсең, язмыш дигән нәрсә юри үзен сиздерә, миннән узмагыз дигәндәй, төзәтмә кертә. Син уйласаң алтыга, ходай кисә яртыга, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Шуңа күрә Фәрит хатынының теләгенә каршы килде, кинәт кенә кайтып төшәбез, шулай әйбәтрәк булыр, диде, Нәсимә моны ахырда үзе дә хуплады Марат төн йокламый көтәр, бала күңелен ник телгәләргә? Хатларына караганда борчылырлык берни дә булмаса да. Фәрит тә. Нәсимә дә. бер-берсенә әйтмичә, эчтән сызалар, көяләнәләр иде. Чөнки авылдан килгән хатлар аларның икесен дә тынычландыру рухында иделәр. Дүрт яшенә кадәр ун-унбиш сүз әйтә алмаган, башы чирдән чыкмаган Марат, узган ел авылда калдырып киткәч, сихәтләнгән дә. сөйләшә дә башлаган. Чын түгел иде бу сүзләр. Фәритнең йөрәге чәнчеште, ул тиз генә валидол капты Моны күреп. Нәсимә авыр сулап куйды Йөрәк авыртуның моңа кадәр нәрсә икәнен ул белмәде. Марат аркасында күргән хәсрәт-борчылулардан бу. Ә малай Фәрит өчен дә, Нәсимә өчен дә җан кебек кадерле иде. Хәер, кемнең баласы кадерле түгел? Ләкин Марат аеруча кадерле иде. Чөнки Нәсимә ике кыз тапты, ә Фәриз тилмереп малай көтте. Нәсимә иренен күңелендә, аңа сиздермәсә дә нинди уй ятуын тоеп, күреп йөрде. Малайлы кешеләргә кунаккамазарга барсалар да. телевизордан балаларга бәйле тапшыру караса да. иренең йөзенә кимсенүгә охшаш шәүлә чыга иде Шул чакларда Нәсимә үзен битәрли, гомер буе иренең күңелен яралаган рәхимсез кеше итеп тоя. Кыскасы, икесенең дә кәефләре төшә, телләр тешләнә иде Бервакыт йокларга яткач. Нәсимә шыпырт кына Фәрит, әйдә бер малай алып кайтабыз' - диде. Фәрит аптыраудан бер сүз дә әйтә алмады. - Беләсеңме, миңа Валя бүген бер серен ачты Валя Нәсимә белән эшләүче хатын иде Иң шаккаттыргычы шунда. Валя башта малай, аннары кыз аннан малай, аннары тагын кыз тапты Нәсимәгә шуның серен ачкан бит Имеш, дүрт елта бер мәртәбә хатын- кызнын каны алышына Шул чакта, һичшиксез, малай туа. Кәгазь-каләм тотып, хисаплап карасалар. Нәсимәнең хәзер нәкъ шул чоры икән Фәрит моңа ышанмады Хатын-кыз хыялы ниләр генә уйлап тапмый1 Нәсимәгә утыз алты яшь. ул кырыкның өстендә, ник бер бала алып кайтмаска? Күрше Хәдичәтти әйтмешли, фәрештәнең амин дигән чагына туры килдеме. әллә хатыннарның сүзләрендә бераз хаклык бар идеме, туды бит малай! Әле нинди генә малай’ Өч ай дигәндә Маратка Донеңкида сокланмаган кеше калмады. Әнисенеке кебек ап-ак. түптүгәрәк йөзле. Фәритнеке төсле кап-кара сызылып киткән кашлы, озын керфекле, зур шомырт күзле иде ул. Нәсимәнең әнисе Гыйльменур Мәскәүдән килеп төшен, малайга күз ташлау белән егылып китә язды. — Балалар, бу пәйгамбәр нәселеннәндер, мондый чибәр баланын безнең нәселдә булганы юк' диде Бу сүзләр бәхетле ата-ананың йөрәгенә сары май булып ятты - Күз тимәсен, теләсә кемгә күрсәтмәгез, чиргә олгашуы бар. диде әбисе Әллә таты аның сүзләре рас килде, әбисе китеп озак га тормады. Марат буылып ютәлли башлады, температурасы кырыкка жнтте. авызына ризык канмады, тиргә батып су зчендә ятты Врачлар салкын тигән диделәр, стофилоккок диделәр, балага туктаусыз укол кададылар Нәсимә дә айта якын хастаханәдә ятын чыкты Фәрит тә шушы юлдан кайтмады Әнисе бала янында, ул ойдә йокысыз тоннар уздырдылар Инде рәтләнеп кенә кило дигәндә. Маратның бөтен йөзе, тәне шешен. ямьсез таплар белән канланды, ул көне-төне акырды Врачлар аллергия диделәр, салкыннан бик нык саклагыз, астмага әверелә күрмәсен, диделәр Фәрит тә. Нәсимә дә утка-суга төштеләр Бөтен тормышлары шушы баланы саклау аякка бастыру мәшәкатенә кайтып калды Өстәл өсләре теге яки бу авыру һәм аны дәва тау турындагы китаплар бетон гулды Серваит-шкафлар аптека киштә тәрен хәтерләтеп, укол белән кертә торган, зчө. суыра, тәнгә сылый, яга торган дарулар, горчичниклар, мамыклар бетон тулды М-аратның авыртынып ыңгырашулары. ник мине болай газаплыйсыз инәңдәй. акыллы күзләре белән алирпыц икесенә дә тилмереп карап тору тары йөрәкне тегем-гелем телгәләде. Әгәр үт гомереңне бирү бәрабәренә ба таңны шул газаплардан коткару ихтималы булса, алар икесе тә шуны берни уйламастан, хәтта куана-куана ризалашырлар и те Бала авыруын кичерүдән дә зуррак газап бармы икән атаана өчен’! Ә үлсә’ Кеше уйлый торган жан иясе Фәрит тә уйлады Күпме генә читкә куарга гс т.н,, дә у т ун килде минең иң зчке итт тирән чоңгылында урын атып, корбанына ташланырга аны сагалап торган ерткыч җанвар кебек, сабыр тына көтеп утыра башлады Марат ү геә Фәритнең йөрәге бу катыны күгәрә атмаячак иде Өч яше тулганчы бала ннн ш генә авырулар белән авырмагандыр ла. ничә үлемнән качмагандыр Авырый дисәң т-. аның бит чир тән когы тын. ачы тын киткән уйнаг ан-колгән чак тары та бу т ты Аның үзләрен «ач» иттергән көнне Фәрит тә Нәсимә дә мәңге онытмас гар Беренче ба та тары туганчы ук Фәрит ...... малай булачак дин. уенчык машина а тын куйган нде Ыш аныч ак танмады икенчесе дә кыз оу гды А тар икесе дә бу машинаны юнт. тән кул тарына а гмадылар. а тсалар да әрҗәсенә курчак. чүпрәк-чапрак теяп уйнадылар Ә Марат шул машинаны кулына тотуы булды, «двын-двын-двын-двын», «в-в-в-в-в-в-в» дип, идәннән этеп алып китүе булды. Ике кызның күпме уйнап, бер генә мәртәбә дә «двын-двын» дип машина тавышы чыгарт аннары юк иде. Малай кешенең хикмәтен Фәрит шунда гына чынлап торып аңлады. Әле бит ул беркая да чыкмаган, яследә дә, бакчада да булмаган, аның гомумән машина тавышы чыгарып уйнаган беркемне дә күргәне юк иде Фәрит малаен кочаклап алды, анын йомшак кулларын, табаннарын, сыйракларын, ботларын кат-кат үпте, үзе күңеленнән киләчәккә әллә нинди өметләр баглады, баланың сәламәтләнү ягына таба тәпи басканын күреп сөенде... Нәсимә, декрет ялы беткәч, үз хисабына түләүсез ял алды. Ул да беткәч, Маратны яслегә бирделәр. Ләкин ул анда бер атна да йөри алмады — салкын тидерде, больницага салдылар. Терелгәч тагын яслегә йөртә башладылар — ул тагын больница юлы белән төгәлләнде. Маратның теле дә ачылырга ашыкмады. Барлык теләкләрен, ихтыяҗларын ул ике авазны бергә кушып белдерүдән узмады: «Уъ-ә! Әъ-у! Әъ-у! Уъ-ә!» Шушыңа барысы да сыйган, шуннан барысын да аңларга кирәк иде. Ашаргаэчәргә кирәк буйса, ул авызын очлайтып, иреннәрен бөреп куыш ясады да чәнчә бармагы белән шул тишеккә төртеп: «Әъ-у! Уъ-ә!» — диде Марат әллә ничек кинәт, көтмәгәндә авырый башлый иде Кичтән бер дигән була, уйнап-көлеп тә йөри, инде бөтенесе шатланалар, куаналар, ә төн уртасында йә ут эчендә яна, йә сулыш ала алмый, йә үзен-үзе куркытып, үрле-кырлы сикерә. Ахырда врачлар узган ел: «Урын, һава алыштырып карагыз, мөмкин булса, авылга кайтарыгыз»,— диделәр. Уйлаштылар-уйлаштылар да, дүрт яшьлек Маратны Фәритнең туган авылы Күкследә әнисе янында калдырып киттеләр. Бу — йөрәкне өзеп калдыруга тиң булды Донецкига кайткач, алар тере мәет кебек йөрделәр. Өйдә кулларына эш йокмады. Нәсимә, йокы бүлмәсенә кереп, башта Маратның фоторәсемен үбәүбә елады, ә Фәрит аның елаганын ишетмәс өчен, авылдан алып килгән ундүрт телле тальянын уйнады. Шул рәвешле бер ай вакыт үтте. «Әллә кайтып китикме?» — дип авылга язган хатларына Фәритнең энесе Мизхәттән: «Борчылмагыз, Маратның хәле әйбәтләнә, үсә. күңелен алгысытып йөрмәгез».— дигән җавап килде. Ут эчендә бер ел гомер үтте. Менә хәзер аларны авылда ни көтә? Лхыры килесе санда