ГАБРИЭЛАНЫҢ ГЫЙШКЫ

Әллә сабый ба ш булып кам. ә.мә халык кызы булып бара анысын кем белә... Бер гена халык та фәкать үз язучылары иҗат иткән әсәрләрне уку белән чикләнми. Нинди генә телдә язылса да. арада иң камил повесть яки роман бутан телләргә дә тәрҗемә ителә. Бу өлкәдә аз мы-күпме хезмәт куючы кеше бу шрак. мин үзем боек гуманистларга баш иям һәм кайсыберләренең (Л. Толстой. В Шишков. А. Толстой. Э. Войнич) китапларын туган телебезгә тәрҗемәләүдә көчемне кызганмый эшлим Бүгенге көндә, миңа калса, доньяда иң олуг гуманист әдипләр — Г. Гарсиа Маркес. Ж. Амаду һәм Ч Айтматов Бразилиянең мәшһүр әдибе, егермедән артык роман авторы, академик, уз илендә һәм донья күләмендә зур бүләкләргә лаек булган, шул исәптән Халыкара Ленин премиясе лауреаты Жоржи Амаду 1912 елны Баийада туа. Халык тормышын ул бизәми-нитми тасвирлый, хакимият тарафыннан кыерсытылган фә- кыйрь-фөкарәне, гелбирә-фәхишәләрне кызганып кына калмый, бәлки аларның яхшы сыйфатларын ачып сала, кешелекле якларын күрсәтә, аларны тасвирлаганда буяуларны мул сала. Язучының иҗатында аеруча зур уңышка ирешкән, хиссияткә гаҗәеп дәрәҗәдә бай романы — -Габриэланың гыйшкы- дигән әсәре. Автор үзе нурлы китабым дип бәяләгән әлеге әсәрдә гарәп егете Нәсиб белән искиткеч дәртле мулатка (берсе ак тәнле, икенчесе кара тәнле ата-анадан туган кояшта нык янган сыман каратут тәнле) Габриэла арасындагы мәхәббәт хәлләрен зур осталык белән сурәтли. Үзе чибәр, үзе яшь. үзе көчле булганга ярата кыз бар хуҗасын Әмма аның өендә кол яки җария хәлендә бикләнеп, аңа гына карап гомер кичерергә һич риза түгел мулатка Ул ирекне һәммә нәрсәдән артыграк саный, аның дәрте ташып тора, ул иреккә омтыла, азатлыкны яулап ала. Хәтта әле мәхбүс итеп кошчыкны да асрарга теләми — читлек аның өчен үлем белән бер. Әйе. иректә яшәүгә ни җитә! Җир шарында бүген Латин Америкасы әдәбияты бәйге тота Безнең укучы да аның һич югы иң-иң гүзәлләрен үзебезнең ана те /ебездә укырга тиеш, ул моңа лаек, дигән фикер мине Колумбия язу чьи ы Г Гарсиа Маркесның «Ялгызлык» дигән романын һәм Бразилия язучысы Ж Амадуның арада бер камил әсәрен татарча язып чыгарга мәҗбүр итте Жоржи Амаду 1954 елны Казанга да ки ten китә. Кыска гына вакыт эчендә ул язучылар, сәнгатькярләр белән аралашып, татар дөньясына, мәдәниятенә күз са 1ып. Академия театрында спектакль карарга да өлгерә. .Мәһабәт гәүдәле, куе кара чәчле, каратут матур йөзле. бөтен дөньяга мәшһүр әдипне Казанда әле дә яратып искә алалар. 1958 е шы язылып, оригиналда, ягъни порту гал телендә 60—70 басмада дөнья күргән, бик күп телләргә тәрҗемә ителгән әлеге романны татар укучысы да. ниһаять, р ана телебездә укыячак. Хәзергә шуннан бер өзек тәкъди м итәбез. 

Реклама