Дүртенче

 

Җирнең ничәнче каты бу"’ Ташлар — карт үгез кебек. Катламнарны тотып тора. Мөгез очына элеп. Кузгалмый да. кымшанмый да. Сыгылмый - шундый чыдам Икс тәртә арасында Басып йоклаган сыман Бар нәрсә дә сәер монда: һавасы, ташлар моңы Шушы буладыр ул. бәлки. Җир асты патшальп ы'’ Урамы бар. йортлары юк. Йолдызы бар. күге юк Түбәнгә киткән күпме юл. Әллә Җирнең төбе юк9 Кар эрегән чак диярсең.- Исерт ә яз исеннән. Тамчылар кояш сәламен Ташыйлар җир өстеннән Әйтерсең лә. жылы яңгыр Яңа гына тукталган. Салават күпере төсе Ташларга сеңеп калган Мвхоррәм КАЮМОВ (1941) шагыйрь Tumapttnan Япчы.шр бермге алмкы Ka>.f да яши. Иңгә-иңне куеп өчәү атлый. Ә каршыга халык корт күче Төркемдә яг кош баласы кебек Бераз артка калган дүртенче Өчәү алда. Таш штольня гүя Мозаикалы зур йорт »че Сөнгать дөньясына кергәнмени. Хәйран калып бара дүртенче Өчәү — алда . . һәрбер адым саен Арта кебек йөрәк, дәрт көче Көч-куәте сынап каразмаган. Яна кеше әле дүртенче Үз күләгәң кебек арттан калмый Җир астында шөбһә карт кончс Ышаныч һәм шөбһә уртасында Салмак кына атлый дүртенче Күмер, күмер! һәрбер бөртегендә — Кояш нуры, йолдыз яктысы. Күк болытлар назы, язгы күкрәү, Чәчрәп очкан яшен чаткысы. Күмер, күмер! Тирән катламнарда Яшеренеп яткан Җир көче. Әсәрләнеп анын тылсымыннан. Кайнарлана Туган ил миче. Тезелешеп язгы бәбкәләрдәй. Өчәү бара — егет арттарак. Тыгыз һава: — Җәһәтрәк! — диеп, Җиң очыннан куя тарткалап. Караңгылык кара томан төсле, Томан аша тора сизелеп: Егет күзләрендә сүнмәс өмет, Уйларында аның изгелек. Онтылган бар сөю газаплары... Ул җавапсыз тәүге мәхәббәт Сүнми һаман күңелендә, шуңа Тормыш матур, яшәү рәхәт. Кай яклардан егет, кем атлы ул, Атасы кем. нинди нәселе? Юк, болары безгә хаҗәт түгел, Ул бит гади Кеше исемле. Мин барам ул шулай.. Очам төсле, Җир астында үзем бер шахтер. Заман чирли менә... Җылы җитми, һәрбер шахтер бүген — чын доктор. Терелтергә кирәк замананы, Җылы җитми — күмер сулышы. Кай төштәндер, бик тирәннән килә Җирнең эчке чакыру тавышы. Мин — төяүче Штректа калдым. Көтеп торам күмер акканын. Гел көттем мин... Көттем гомер буе Бәхетемнең ишек какканын Чамалардан ашар шатлык көттем. Күңелемнең ачып капкасын Ярый, килмәде ул, юкса йөрәк Ярылыр иде - алла сакласын Чит җирләрдә булды хатлар көткән. Күмәкләп тә көттек, ялгыз да Яшьтәшләргә җавап хаты килде. Тик язмады мина бер кыз да. һаман көгәм Күңел тыныч түгел. Бер могҗиза булыр шикелле Итәгемә килеп төшәр кебек Тулган ай гөнлә кителеп. Гел көттем мин... Көтеп үткән гомер Кире кайтмас инде яңадан Шартлатабыз! диеп, иптәшләрем Сигнал бирер кебек лавадан Күмер ага.. Куе төген килә Елан кебек җирдән шуышып Трап буйлап төшә. Аҗдаһалар Уйныймыни шулай куышып Мин күмелә барам шул төтенгә. Суга күмелгәндәй эсседә, һәм йокыдан уянгандай булдым. Иптәшләрем төшкәч исемә Палубага менгән матрос кебек Күтәрелдем өскә траптан Лава тулган ачы төтен белән һавасына, гүя. ут капкан. Тын кысыла Бөркү Ашаганны Чыгара ул гчгән актарып (Шундый камерада корчаңгыдан Дәвалыйлар иде аг ларны ) Башларына ябып курткаларын. Когы гмакчы икәү афәттән Өлкән шахтер әнә. җан биргәндәй. Өзгәләнә күмер гүшәктә Берәм-берәм сөйрәп төштем аска. Прогивогазларын кидердем Сыгылса да сынмаячак хәзер Өч аГачы шул өч гомернең. Бик якында, димәк, пласт яна. Төтен ага язгы су сыман Мина исә хәлсез чуртан кебек Юл ярасы шул «су» аегыннан Тимер вагончыкка тезеп салдым Хезмәт гэшләремне янәшә Этәм кузг аталмыйм. вагончыкны Эләктергән кебек келәшчә Коч-куәтем сүрелгәнен әллә Тәгәрмәчләр тиунда сизенде Кузгалдылар әй гол мичә ка глым Ачы итеп сүгенү сүземне Әй куера тотен. әй куера. Мин ютәллим, чәчим, абынам. Төтен түгел, ялкын бәрә кебек Бездән артта калган янгыннан. Ачып кидем противогазны мин. һава килми Кем соң алдаган? Төзек түгел әйбер биргән миңа Җәяү качкан нәрсә Алладан. Үгез кебек башны терәп этәм. Ике кулым — ике буферда. Газапланам агу йоткан кебек, һәм егылып калдым ахырда. . Зиһен эшли. Күңелемнән елыйм. Дымсу җиргә башны бәргәләп. Вагончыгым китте... Саф агымга Тәгәрмәчләр илтер тәгәрәп. Җирдә ятам... Юк. мин түгел... егет. Күз алдында уйный төрле ут. Йә йолдызлар бии тезелешеп. Йә атыла яшен ялт та йол г. Җаваплылык таләп итә бу чор,— Вакытында баса вахтага; Космоска ул башлап очмаса да. Алдан төшә һәркөн шахтага; Урман кисә Себер тайгасында. Төньякларда тимер юл сала; һәм һәрвакыт үзе булып кала — Кай төшендә Җирнең булса да — Татар егетләре... Санамадым, ничә адым үткәч Өзелде яшь егет сукмагы. Әйтерсең лә, ул егылу белән Җир астында тормыш туктады. Җир өстендә яшәү дәвам итә. Кеше туа. мәет җирләнә. Чәчәк ата җимеш агачлары. Басуларда иген тирбәлә. Ачып куеп тәрәз канатларын. Шатлыгыннан кемдер җыр суза Күршесенә кара кайгы килгән.— Күтәрелер микән ялгызы? Рәнҗетелгән гаделлекне көтә. Карт-корылар — җиңел үлемне Тама> ы тук затка кызык кирәк. Ачыкканга — икмәк телеме. Күпме чәчәк — шулкадәре язмыш һәрбер гомер — тормыш бизәге. Кайда булса афәт, шул ноктадан Үтә бүген Җирнең үзәге. Ә исемнәр ка ла истәлеккә Ташларда йә мәрмәр тактада. Юлда төшеп калган әйбер кебек һушсыз ята егет шахтада Я га егет . Соры шинель кигән Яшьтәшләре шушы вакытта Башкаланың урамнары буйлап Асфальт ватып бара танкта Таныш күренеш бу. Көнбатыш ган Килгәннәр бит шулай бервакыт Тик әтиләр әрсез кунакларны Тукмый-гукмый куйган озатып Приказ үти бүген яшь солдатлар (Тыңлаучанлыкка да була чик!) Тәхетенә илнең елан кебек Шуышып килә яңа Пиночет Пик егылдың, егет, тыныч халык Яклауларга мохтаж вакытта? — А г а-анасына каршы бара Үз уллары әнә танкта Я га егет Казан элеккечә Тыныч кебек баксаң ерактан. Ә асылда күнгән инде монда Бикфорд шнурына ут капкан Белми егет Ерак Казанына Дөнья карар менә бик тиздән. Дулкын булып кубар ул көн халык. Әверелер мәйдан диңгезгә Балачакта өч алмагач алып У гырг гы ул көзен Берсе әти. Берсе әни. диде. Кечкенәсе үзем. Агачлары үсте, Чәчәк атты. Әйбәт бирде җимеш Агач утырту һәм чишмә ачу И II е. саваплы эш Үткән төндә таң алдыннан гына Күрде коточкыч төш. Алмагачларының чәчәкләрен Кырау суккан, имеш Уянды ул шабыр тиргә батып, Дер калтырап тора. Кемдер әйткән: начар төшеңне дә Син яхшыга юра. Белмәде ул ничек юрарга да. Юш килерме юрау? Калды шул төш — күңелендә жавап Табалмаган сорау. Төштә нигә бакчасында учак Якмады соң, ахмак. Өч гомернең алмагачын әмма Калды бүген саклап... Забастовкалардан аңлашуга Барып життек. . Ләкин замана Түшәгендә яткан хаста кебек. Берчә өзгәләнә, бер яна. Савыктырасы бар замананы. Жылы җитми — йөрәк дәвасы. Кызганмый як мичкә күмерләрне. Суынган ич Илнең һавасы. Ягулыкның келәтләре бушый, Күңел юра шуңа пошынып. Пласт яна. гүя. Вакыт яна Акча белән бергә кушылып, һәр адымда афәт саклап тора, Курку били, йөрәк кысыла. Сынауларны үтүебез бүген — Үзебезгә кайту асылда... Алда әле күпме бусага бар? Беркем белми Беркем үтмәгән. Агуланган балык кебек, егет Ята менә төтенятьмәдә. Куркынычлар куркытмыйлар аны. Үтәләсе бурыч үтәлгән. Күккә багып кичен хозурланмас. Чәчәк өзмәс инде түтәлдән. Бусагалар аръягында ни бар? Юк. язмаган икән күрергә Алмагачларыдай өчәү аңа Әрнү белән карар гомергә..

Реклама