ЧЫТЫРМАНЛЫКТАР

Аюноскэ Акөтәгава

1892 — 1927J ■— япон әдәбиятының классигы. Бу талант иясенең бары тик үзе генә ачкан иҗади алы мнары донья әдәбиятының алтын фондына кергән Аның берсеннән-берее кызыклы новеллаларын бетен континентларда да яратып укыйлар. Рюноскэ яшәгән, иҗат иткән чордан ерагая барган саен аның әсәрләре заманчарак бу -а бара һәм һаман укучыларны үзенә күбрәк тарта. Япониянең ел саен бер яшь язу чыга бирелә торган иң югары пре миясе Акөтә- гсйза исемен йөртә. Гомере Кояш чыгышы иленең катлаулы үсеш чорына туры килгән Рюноскэ Акөтәгава авыр кичерешләр чолганышында яши. Тормыш белән араны өзәргә кирәклеге аның кайбер әсәрләрендә сизелгәләп китә. «Аллаларның бердәнбер бәхет- сезлегс алар үз-үзләрен үтерә алмыйлар» — ди ул. 1927 елның 4 июлендә, таң атып килгәндә ул агу эчә. Бу вакытта аңа нибары 36 яшь була.. Рюноскэ Акөтәгаваның журналда тәкъдим ителә торган « Чытырманлыкта» исе мле новелласы дөнья әдәбиятындагы уникаль әсәрләрнең берсе санала. Суд вәкиле сорау алганда утын кисүче сөйләгәннәрдән йе. Мин тап булдым мәеткә. Гадәтемчә, иртән-иртүк, агач кисәргә дип ераккарак. таулар эргәсенәрәк барган идем. Кайда дип?.. Ямасинога китә торган юлдан аз гына читтәрәк. Анда бамбук белән ылыслы куаклар аралашып үскән, чытырманлы, бик аулак урын. Мәетнең өстендәге киеме сыек зәңгәр төстәге суйкан, башында шәһәрнекеләр генә кия торган кәпәч иде. Чалкан яткан иде. шунысын да әйтим тәнендә бары тик бер генә яра бар. нәкъ күкрәк турысында, янәшәдәге коры бамбук яфракларына кызыл буяу сиптерелгән кебек иде. Юк. каны агудан туктаган иде, ярасы йомылган булгандыр. Ә-ә; онытып торам икән, минем аяк тавышыннан да курыкмыйча, яра өстендә кан эчеп бер шөпшә утыра иде. Кылычы, корал ише әйбере дисезме’’ Юк. андый нәрсә күренмәде. Мәет янында бау гына аунап ята иде Аннары Ә. әйе. баудан кала бер кырыйдарак тарак бар иде. Мәет янында шул ике генә әйбер күрдем. Ул төштәге үлән дә. коелган яфраклар да бик нык тапталган иде. күрәсең ул болай гына бирешергә теләмәгәндер. Аты юк идеме? Андый ешкынлыкка нинди ат керә алсын инде. Ат юлы ерактарак. куаклык артында. Ә Суд вәкиленә мосафир монах сөйләве әрхүмне мин кичәгенәк очраткан идем Кичә гөш вакыты иде Чама белән, төш вакытлары булыр Кайдамы" Сәкиямадан Ямасинога бара торган юл өстендә. Ул атка атланган бер ханым белән Сәкиямага таба юл тота иде. Ханым кин читле эшләпә кигән, бөркәнчек аша чыраен күрмәдем Ефәк күлмәге сары чәчәкле иле. Аты жирән төстә, ялы кыркылган. Буе? Озын буйлы иде шикелле Мин бит монах, ул мәсьәләдә бик үк тирән йөзмим Ир кешеменме? Әйе. бил каешына кылыч тагылган, аркасына жәя белән ук та аскан иде. Хәзергедәй күз алдымда, лакланган кара садагыниая егермеләп ук тырпаен тора иде. Аның жирдәге тормышы шулай өзелер дип башыма да китермәдем. Уйласан. адәм баласынын гомере чык тамчысыдай бер мизгеллек кенә И-ии. сүзләр белән генә аңлатырлыкмыни, нинди кайгы Суд вәкиле сорау алганда җантимер сөйләгәннән Мин кулга төшергән бәндәме? Атаклы юлбасар I адзсмарх булыр уч Лнадугага күперенә ат өстеннән егылып төшкән дә ыңгырашып ята шунда каптырып алдым мин аны Кайчан дисезме? Кичә кич белән, кояш баеган мәлдә. Элегрәк тә мин аны чак эләктерми калган идем Уч чакта да аның киеме шул ук ЗӘЦГӘр суйкан. билендә кылыч иде Ә бу юлы. күреп торасыз, җәя белән уклары да бар. Шулаймыни" Димәк, кораллар үтергч- ГОН ир кешенеке? Бу очракта инде җан кыючының 'I адземарч икәненә шикләнмәскә була. Күн белән тышланган җәя, лакланган кара чадак. карчыга каурые куелган унҗиде ук болар барысы да. химәк. үтерелгән адәмнең шәхси әйберләре. Әйе, аты да сез әйткәнчә, җирән тогтә. ялы кыркылган . Тәкъдирдә шулай язган күрәсең Гадземаруны әйтөм. җирән айгыр аны сыртыннан кагып төшергән Мин килеп җиткәндә ат күпер гәбендә үлән чемченә, артыннан озын тезгене сөйрәлеп бара иде Ә бу Гадземару. шәһәр башкисәрләреннән аермалы буларак хатын- кыз күрсә болай гына ычкындырмый Хәтерлисез микән ч нан елны \кик>- риб» гыйбадәтханәсе артындагы тауда бер хатынны кылы белән бергә үтереп ташлаганнар иде Аны да шушы Тадзсмару мнргәт эшләгән диделәр. Менә тагып җирән атта барган хатын Прн< үтергән нк.ш чагын кам кипсен? Беркем белми Сез гафу итегез инде, эшегезго катыша хни \й- ламагыз, моны тикшерен ачыкларга кирәк нч САД вәкиле сорау алганда карчык йчегәннәр йе. бу үтерелгән кеше минем кызымның ире иле Вакасган самурай ул Аңа егерме алты яшь Исеме Канадзава Гакэхиро Юк үчле кешесе булмас, бик йомшак холыклы нде Минем кызыммы’ Масаю исемле Унтугыз яшь Кыю-чаягыгы ягыннан ир гәрю .1 гыштыр- тысыз иде Таюхирога кадәр бер дә яраткан егете булмады Карасу төнле, сул як күз почмагында мине бар. озынча йөзле Кичә Такэхиро кызым белән бергә Вакаска китте Нинди гөнаһларыбыз өчен мондый бәла төште микән безнең башка’ Кайда минем кызым кайларда ’ Киявемнең язмышы белән ише әрнеп бу гса та кн геш- 1ем ә кызым хакындагы борчу һаман йөрәгемнесыг гагып юра Карчык кешенен сүзен тыңласагыз и гс. A 1 ia хакына дип сорыйм бәген урман болыннарны актарып чыгыгыз, зинһар. табып бирегез мина кызымны' Тадзем гру лисезме әле. нинди әшәке бәндә ул' Киявемне генә түгел кызымны ла. (Ср иыйча х.ме кител мылый) М Ә Тадземаруның тануы ин үтердем ул адәмне. Әмма хатынына кул салмадым. Кая кигеп олаккан ул? Әйтә алмыйм Туктагыз әле! Күпме генә изаласагыз да белмәгәнемне беләм дип әйтә алмаячакмын. Хәзер инде, шулай килеп чыккан икән, мин тамчы да курыкмыйм. берни дә яшермәячәкмен дә. Мин ул ир белән хатынны кичә төш авышып барганда очраттым. Җил исеп куюга ханымның бөркәнчеге ачылып китте дә йөзе бер мизгелгә генә балкып алды. Миңа ул алиһә булып күренде. Мин шунда ук бу ханымны яулап алырга карар кылдым, ирен үтереп булса да. Сезгә бу куркыныч тоеладыр'.’ Ир кешене чәнчелдерү — гадәти нәрсә. Хатын-кыз хакына ирләрне һәрчак үтерәләр. Әмма мин билемә тагылган кылычым белән намуслы үтерәм, ә менә сез, кылычка тотына алмыйсыз! Сез власть, акча, матур ялган белән үтерәсез. Дөрес, мондый чакта кан чыкмый, ирләр исән дә кала кебек, ләкин алар барыбер тере мәеткә әвереләләр. (Кинаяле көлү). Ирен теге дөньяга озатмыйча гына хатынын яулап алу мине канәгатьләндерми. дип һич тә әйтергә теләмим. Бу очракта да мин әлеге чибәркәйне кан чыгармыйча гына алырга теләгән идем. Әлбәттә, мондый шаяруны юл өстендә эшләмиләр. Моның өчен хатын белән ирне куаклыкка алып керергә кирәк иде Моның әллә ни кыенлыгы чыкмады. Тегеләргә юлдаш сыйфатында иярдем дә. сөйләнеп барган булам. Имеш, каршыдагы тауда борынгы курган бар. шуны казып, әллә нихәтле кылыч, көзге кебек әйберләр тапканмын Бөтен хәзинәне тау итәгендәге урман ешкынлыгына кем дә таба алмаслык итеп күмгәнмен. Кызыксынган кешегә арзан гына бәягә сатып та җибәрүем бар. имеш Минем мавыктыргыч сөйләвемә ир адәм әкрсн-әкрен генә бирешә башлады Шуны онытмагыз! Бу тормышта иң куркыныч нәрсә ■— нәфсеңне тыя алмау, комсызлык' Ярты сәгать тә үтмәде, те|еләр атны бордылар. Минем арттан ияреп, тау сукмагына төштеләр. Агачлыкка җиткәч, мин хәзинәнең эчкәрәк, куе ешкынлыкка күмелгәнен. шунда кереп карарга кирәклеген әйттем. Нәфсесе кузгалган ир каршы килеп тормады Хатыны, атыннан төшмичә генә, шул урында көтеп торырга булды. Дөрес эшләде, чытырманлыкка атны алып керерлек түгел иде. Бөтенесе дә, мин уйлаганча, майлаган кебек бара Ханымны үзен генә калдырып без куаклык эченә кереп киттек. Алга атлаган саен, бамбук агачлары ылыслы агачлар белән аралашып. ешкынлык отыры куера, караңгылана барды. Ниятеңне тормышка ашыру өчен моннан да кулай урынны каян табасың. Чытырманлы ботакларны аралыйаралый. хәзинәнең тегендәрәк, юан агач төбенә күмелгәнен сөйләп барам. Теге адәм, әсәренеп, миннән алгарак чыгып, ашыга башлады. Шулчак, капылт кына ыргылып, тегене сугып ектым да аны агач кәүсәсенә бәйләп кую минем өчен секундлык эш иде. Баумы? Нинди юлбасар баусыз йөри инде, ә! Әлбәттә, гавыш чыгармас өчен, коелган бамбук яфракларын авызына төйдем Шуннан соң нинди мәшәкать чыгара алсын инде ул. Ирне шулайрак хәл кылганнан соң, хатыны янына әйләнеп кайттым. Барып Kapapiа кирәк, ирегезгә кинәт кенә нидер булды, чире тота башлады бугай дидем Ханым, киң читле эшләпәсен салып, атыннан төште. Мин анын кулыннан тотып ешкынлыкка алып кереп киттем Теге урынга җитүгә ул агачка бәйләнгән ирен күреп алды да куеныннан хәнҗәр тартып чыгарды. Минем әле беркайчан да мондый кыю-тәвәккәл хатын-кызны күргәнем юк иде. Абайламый калсам, эчемне актарып ташлыйсы иде. Ул М беренче селтәнүгә үк читкә тайпылып өлгердем. Юкка гына мин Тад- земару булып йөримме! кылычны кынысыннан алып iормыйча гына хәнжәрсгг бәреп төшердем. Нинди генә гаярь булмасын — коралсыз хатын-кыз көчсез инде ул. Шулай Hien. мин иренен җанын кыймыйча гына хатынны үземә буйсындырдым Ирен соныннан да үтсрер!ә теләгем юк иде. Ләкин мин күз яшенә манылып яткан хатынны калдырып бу урыннан тизрәк ычкыныйм дигәндә, ул жинемө асылынды да. тыны-көне бетеп кычкыра башлады. «Йә сез үләсез, йә ирем Икегезнең берегез үләргә тиеш! Ике ирнен дә күз алдында мәсхәрәләнү - үлемнән дә хәтәррәк Сезнең берегез үләргә тисцг Кем исән кала, мин шуңа барам» Бу очракта инде мин аның ирен үтермичә кала алмый идем Нинди явыз, әшәке бәндә, дип уйлыйсыз инде сез минем турыда Әгәр сез ханымның шул мәлдәге чыраен күрсәгез, алай уйламас идегез. Шулай . Аның утлы күзләрен күрсәгез иде Күз карашын тоюга, баскан урынымда яшен бәрсә дә, барыбер аны үземнең хатыным итәм. дип уйладым. Юк. бу. сез уйлаганча, хайвани теләк түгел иде Әгәр мине женси хис кенә котырткан булса, ул ханымны чнгкә тибәр идем дә китеп барган булыр идем. Ул чакта инде аның иренә дә үз каны белән минем кылычымны кайнарлату кирәк булмас иде Ләкин ул мизгелдә, күләгәле урман ешкынлыгында, ханымның йөгенә текәлеп карагач, мин аның ирен үтермичә кала алмавымны аңладым Әмма мин аны ерткычларча үтерергә теләмәдем Иң әвәл бавын чишеп, кулларын ычкындырдым Кылычка кылыч киләчәкбез, дидем Сез агач төбеннән тапкан бау нәкъ әнә шул. мин ташлап калдырган бау булыр. Баудан бушанган ир. чыраен ямьшәйтеп, жәһәг кенә үрелеп кылычын алды да. һичбер сүз әйгмәстән. ярсып мина ташланды Бу сугышның нәрсә белән беткәнен инде сөйләп торасы юк Егерме өченче селтәнүдә минем кылыч анЫн күкрәген үтәли тишеп чыкты Егерме өченче селтәнүдә зинһар онытмагыз моны' Хәзергә кадәр гаҗәпләнүдән гажизмен дөньяда бердәнбер шул адәм кылычын минем кылыч йөзенә егерме тапкыр тидерә алды (Сөенечле ел.маю) Канлы кылычы белән гөрселдәп егылуга мин артыма боры тын карадым Күз алдына кигерә аласызмы, ханым беркайда да юк иле Атач араларыннан эзләргә тотындым, коелган бамбук яфрак тары өстендә дә бернинди эз юк. туктап тыңланып карыйм, үлем белән тартышкан ирнең бугаз гыргылдыгыннан кала берни ишетелми Әллә соң без сугыша башлагач, ханым ярдәмгә кешеләр чакырырга дип юлга таба йөгергәнме? Болай торсам, капкынга эләгәсемне аңлап, тиз генә үлән арасыннан теге ирнең кылычын жәя белән укларын аллым да бая килгән сукмакка чыктым Алан тыкга ханымның агы берни б\ г- магандай үлән уртлый иде Соныннан ниләр булганын сой гәсәм, бушка тегермән гарту булыр иде Ачыктан ачык барын да сөйләп бирдем Иң каты жәзага тарга аласыз мине Кайчан да булса башымның колга очында кадалып торачагын мин күптән белә идем Киемидза гыйбадәтханәсенә тәүбә итәр эчен кергән ханымныц сөйләвеннән өчләгәннән соң зәңгәр киемле адәм, агачка бәйләнгән иремә таба борылып, мыскыллы көлә башлады Ирем., нкчеккенәләр авыр булгандыр шул* чакта’ Ничек кенә бәргәләнмәсен, чорналган бау анын тенено тирингерое бата барлы М.« р ремне белеш.ермастан, ана таба тартылдым. Әмма теге ааыт мана ачу бетон тибен, читен атын таштачы Шу ■ миме.тл» иремнен «рлореилваш нинли очами auupan К алды Әллә нинди., аңлатып булмый торган Әле хәзер дә, аның күз карашын искә төшерсәм, бөтен тәнем калтырый башлый. Сүз әйтерлек чарасы булмаганга, бәгырь авазын күз карашына салган инде ул. Ул карашта ачу да. газап чигү дә түгел, ул карашта миңа карата чиксез •җирәнү хисе көйри иде. Теге адәмнең тибүеннән дә түгел, ә иремнең шул коточкыч карашыннан мин, үз-үземне белештермичә, кычкырып җибәрдем дә һушымнан яздым. Аңыма килгәндә зәңгәр киемле адәм юк иде инде. Агач кәүсәсенә бәйләнгән ирем һаман да үз урынында иде Яфраклар өстеннән көч-хәл белән күтәрелдем дә иремнең йөзенә сынап карадым. Күзләрендә һаман шул - өшеткеч җирәнү хисе. Ул чагында нинди тойгылар кичергәнемне пичекләр аңлатыйм... Оялу да, әрнү дә. ярсыну да барысы бергә буталды. Чайкала-чайкала ирем катына килдем: «Ишетәсезме1 Бу хәлдән соң мин сезнең белән бергә кала алмыйм. Мин үләргә тиеш. Әмма сез дә. сез дә исән калмаячаксыз. Сез минем мәсхәрәләнүемнең шаһиты булдыгыз Моннан соң мин сезне исән калдыра алмыйм». Бик авыр булса да мин аңа шулай дип әйттем. Ул сүзләрдән соң да иремнең чирканулы карашы үзгәрмәде. Күкрәгемне бәреп чыгарга җитешкән дулкынлануымны басарга тырышып, иремнең кылычын эзли башладым Теге юлбасар алган ахрысы, кылыч кына түгел, җәя белән уклар да юкка чыккан иде Бәхеткә, аяк астында аунап яткан хәнҗәргә тап булдым. Хәнҗәрне ике куллап кысып тоттым да иремә якын килеп. «Хәзер мин сезнең тормышыгызга чик куям, аннары үземнекенә», — «дидем. Ирем көчкә генә иреннәрен кыймылдатты. Төелгән бамбук яфраклары аша сүзе аңлашылмады. Әмма мин аның иреннәре кыймылдавыннан нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап алдым, һаман да җирәнеп, мине күралмыйча ул нибары бер сүз әйтте: «Үтер» Җүләрсенгән бер халәттә мин аның йөрәк турына хәнҗәремне сабына кадәр батырдым. Аннан соң мин тагын аңымны җуйдым бугай, һушыма килгәч, тирәягыма карадым, ирем һаман шулай, бәйләнгән килеш, тик сулыш алуы гына сизелми Куе ылыс ботаклары арасыннан ап-ак чыраена баеп барган кояш нуры төшкән. Үксеп җылавымны тыярга тырышып мин аның бавын чиштем. Аннары. Аннары ни булды соң әле? Сөйләргә телем бармый Үз-үземә кул салырга ихтыяр көчем җитмәде. Хәнҗәрне бугазыма китереп карадым, тау астындагы күлгә ташланырга дип килдем - булмады Исән калдым, әмма моның белән һич тә горурлана алмыйм. Бәлки шәфкатьле, миһербанлы Каннон алиһә минем кебек беркемгә кирәксез заттан йөзен чөергәндер. Ни эшләргә соң миңа, ирен үтергән, юлбасардан мәсхәрәләнгән хатынга нишләргә соң? Нишлим, йә?' (Кинәт өметен өзеп укси бршлый ) Үтерелгән ирнец рухы күрәзәче аша ни сөйли з эшен кылып канәгатьләнгән юлбасар, хатыным янәшәсенә утырды да. төрлечә юмалап, юата башлады Минем авызга яфрак тутырылган, гәүдәм агачка бәйләнгән, шуңа күрә хатыныма күз белән генә ым кагам «Ышанма син аңа’ Аның бар әйткәне — ялган.» Мин апа аңлатырга телим, ләкин хатыным яфрак өстендә тезләренә карап утыра бирә, бер дә минем якка күтәрелеп карамын. Юлбасарның сүзләрен бик игътибар белән тыңлап утырамы9 Көнләшүдән мин үз- үземне чәйнәп ташларга җитәм. Юлбасар исә үз максатына ирешү өчен Ү сүзләрне майлагандай тезә генә Болай таплашан килеш ирен белән яшәү кыен булачак. Аның белән калганчы миңа хатын булырга ризалашу ку гайрак гүгелме. Тупас кылануы да. имеш, бер күрүдә гашыйк булудан икән әнә бит ул сүздә нинди тәвәккәллеккә барып җитте Ниһаять, хатыным миңа күтәрелеп карады Йә. Хода! Болай ук га чибәр итеп минем аны беркайчан да күргәнем юк иде әле. Нәрсә диде соң шул чакта юлбасарга чибәр хатыным’’ Мин инде хәзер теге дөньяда гизәм. әмма хатынымның җавабын искә төшергән саен җанымны үрсәләнү телеп ала. Хатыным шулчак болай диде: «Кая телисез, шунда алып китегез». (Озак тынлык.) Гаебе ул гына түгел иде Шул җавап очен генә мин. чиксез караңгылык дөньясын колачлаганда, бу кадәр үк әрнемәс идем Онытырлыкмыни: хатыным, саташкан кыяфәт белән, кулын биреп юлбасар артыннан иярде, агачлар арасыннан чыгып барганда кинәт үлек кебек агарды да. мина таба төртеп күрсәтеп: «Ү герегез аны' Ул исән чакта мин сезнең белән була алмыйм!» дип. акылдан язган сыман, кычкыра башлады «Үтерегез аны!» — бу сүзләрнең рәхимсез давылы хәзер дә мине төпсез караңгылык дөньясына куалый Кайчан да булса шушындый чирканыч сүзләрне кеше булып кеше әйгергә мөмкинмс? Канчан да булса.. (Гаръ- лекпюн шаркылдап колу яңгырый ) Хатынымның бу сүзләреннән хәтта юлбасарның йозе агарып чыкгы Җиңенә асылынып хатыным отыры кычкыра «Үтерегез аны' Үтерегез!» Юлбасар «әйе» дип тә, «юк» дип тә әйтмәде, сынап бер карады да. капылт гипкәләп. хатынымны яфраклар өстенә ыргытты, кулларын күкрәгенә кушырып минем тарафка борылды «Бу хатын белән нишләргә? Чәнчелдеримме, әллә гафу итәргәме? Баш селкен җавап бирегез» Үгерергәмс? Шушы сүзләре өчен генә дә юлбасарны гафу итәргә әзер идем мин (Тагын озакка тын калу.) Мин икеләнеп торган арада хатыным кычкыра-кычкыра куаклар арасына ташланды. Юлбасар гнул мәлдә үк аның артыннан омтылып караса да кул очыннан да эләктерә алмады Боларның барын да мин саташкан чакта томанлы гына күрдем цгикелле. Хатыным югалганнан соң, юлбасар минем кылычымны алып, бәйләнгән бауны кисте Китәр алдыннан үзалдына «Хәзер инде үзем турында кайгыртырга кирәк». дип мыгырданганы хәтердә Ул киткәч, бөтен тирә-юнь тып-тын булып калды Тирә-юнь дип. янәшәдә генә кемнеңдәр үксегәне ишетелә ич Баулардан арынам ла игътибарымны туплыйм Үзем үксим икән ләбаса! (Өченче тапкыр озак- tan тын тору.) Оеган гәүдәмне агач кәүсәсеннән көчкә аерып алдым Яфрак арасыннан хатыным калдырып киткән хәнҗәр ялтыравына күзем төште Күтәреп алдым да бер селтәнүдә күкрәгемә кададым Кан ташкынының тамакка тыгылуын сизсәм is тәндә бернинди авырту тоймадым Күж рәтем суына башлагач, тирәюньгә тагы ла гирәнрәк тыныч тык инде Илаһи тынлык иде ул! Куаклыкта ник бер кош аваз салсын Агач кәүсәләрендә баеп барган кояшның сагышлы нурлары гына көйри Шәфәкъ нуры Бераздан ул нурлар ла сүнде Агач ябалдашлары да эреп югалды Чалкан төшкән гәүдәмне йомшак тынлык кочып аны Менә шул чак га кемдер шым гына минем янга ки где Кем икәнен күрергә телим, әмма урманны куе караңгылык баскан иде. Әлеге кемдер күзгә күренмәс КУ ГЫ белән хәнжәрне күкрәгемнән сак кына суырып а г гы Шунда ук минем авыз эче кан йомгагы белән тулды Аннары мин теге дөньяның мәңгелек караңгылыгына кушылдым 

Реклама