Логотип Казан Утлары
Роман

АВЫЛДАШЛАР

XII

Икенче көнне Әлфия райфо модире янына барды Модир түгәрәк гәүдәле, боҗыр кебек терчә, гадәттән тыш өче телле кеше икән Бу кеше сугыш алдыннан гына Әлфия укыган институтны тәмамлаган. бергә укыган иптәшләрен искә алып аларга мәсхәрәле бәяләр биреп утырды Янәсе, кызның кылын тартып карый Кешеләрне таный беләме, янәсе Ун елга якын мөдирлек чорында байтак хезмәткәрләрне кулы аша үткәргән бу көше Әлфиягә шикләнебрәк карады Бусагасын беренче тапкыр атлап кергәннәрнең каушап тошүен, ялагайлануын ялваруын көтә иде мөдир, шундыйларга күнеккән иде Болай үзе финанс эшенең бөтен ваклыкларын, законнарны яхшы белә модир. хәтере дә искиткеч шәп Закон дигәндә, кәгазь актарып тормый Баштарак кыю гына җавап биреп утырган Әлфия бара-тора каушый башлады буталды тирләп чыкты Мөдирнең өздереп карый торган рәхимсез күзләре дә тәэсир итте бугай Аның соңгы сорауларына рәтле җавап бирә алмады — Безнең эш аерата үзенчәлекле, зур әзерлек таләп итә Эшли алырсыңмы? — диде ул турыдан-туры Әлфия, ясалма елмаерга тырышып, күзләрен бер ноктага терәп, тынып калды Әгәр урнаша алмаса Мансур абыйсына ни әйтер? Хурлыкка кала ич алай! — Тырышырмын,— диде ул. кыска гына Модир елмайгандай итте — Ярый Мансур белмичә генә тәкъдим итмәс Эшләп кара Модир. телефон трубкасын кулына алгач беравык уйланып торды, шуннан соң гына шалтыратты, кемнедер үз янына чакырды Бер минут та үтмәде, кабинетка Юныс килеп керде Ул да уңайсызланды ахрысы, бусага аша атлау белән тукталып калды — Юныс Гыйльметдинович, сезнең полкка яңа солдат килде Менә бу яшь иптәшне бер ай сынау шарты белән налог инспекторының ярдәмчесе итеп эшкә алабыз Модир белән Юныс берничә сүз алыштылар да икенче көнне сәгать тугызга эшкә килергә кушып. Әлфияне өенә кайтарып җибәрделәр Юныс, кабинетына чыккач, озак кына учын-учка ышкып утырды Эшкә аның кул астына килә икән, бу борыны чөенке кыз да әллә кая Ахыры Башы 9 нчы санда И бара алмас, дип уйлады Әлфия исә юл буе гнлггтльгуйЛйр тозагында кайтты -Әллә иртәгә райфога эз дә басмаскамы?» — дип тә уйлады, аннары тагын икеләнеп калды — Мансур абыйсына ни дип аңлатыр? Мансур абыйсын уйлагач, таянычы, яклаучысы булачагына ышанган кыз йодрыгын һавада селкеде -Кагылып карасын Юныс'. Күрмәгәнен күрер!» Финанс оешмаларында налог хезмәтләрен башкаручылар очен иң кызу коннәр иде Елга ике мәртәбә — беренче гыйнварда һәм беренче июльдә налог учеты үткәрелә Бу финансчыларның -урак өсте- Әлфия ••июль урагына • туры килде Беренче июльдә авыл хуҗалыгы буенча керем чыганаклары исәпкә алынып бөтен түләүчеләргә налог өр-яңадан исәпләнә һәр хуҗалыктагы сыер, дуңгыз, кәҗә-сарык һәм янә дә яшелчә, бәрәңге утырткан җирләр дә исәпкә алына. Аларның һәркайсының доход нормасы бар Шул нормативларны кулланып, һәр хуҗалыкка өстәмә налог салына. Четерекле һәм җаваплы эш бу Әлфиягә эш кәгазьләре белән танышу өчен бер көн вакыт бирелде Бүтәнчә эшне сузарга ярамый, диделәр аңа Ул көннең көн буе өстәлгә тау кадәр өелгән кәгазьләрне актарып, баш ватып утырды Кәгазьләрнең әле берсен, әле икенчесен аңларга тырышты тырышса Да. башы җитмәде Төшкә кадәр бүлмәдә алар икәү генә утырдылар. Юныс аның ягына әйләнеп тә карамады, сорашмады, булышмады төштән соң. сүзсез генә чыгып югалды Әлфия бер башы калды Төштән соң мөдир керде, йомшак кына хәл-әхвәл белеште — Ничегрәк соң. аңлашыламы? Тырыш, уяу бул. иртәгә менә эшкә ныгытып керешерсең, инспекторың белән участокка чыгарсың Мөдирнең тавышы бүген йомшак булса да. аның сораштырып йөрүе Әлфиянең гайрәтен тагын да ныграк чигерде Ул шыпырт кына чыгып сызарга җыенган иде Мансур абыйсы исенә төшеп тагын тыелып калды Райфо хезмәткәрләре кабинетта утырмыйлар да икән, алар көннәр буе участокта, йорттан йортка йөреп көн үткәрәләр Әгәр эше барса атна буе райфода күренмөсә дә сүз әйтүче юк икән Мөдирдән соң кергән хатын Әлфиягә шуларны аңлатты Әлфиянең инспекторы кичкә кырын гына кайтып керде Наилә атлы татар хатыны икән Наилә, бик эре кыланып, суык кына күреште — Минем ярдәмчем син буласыңмы? — дип сорады Ул Әлфиядән күпкә өлкән үтә ябык, йөзе зәңгәрләнеп беткән, өшәнгән хатын иде Соравына җавап булмагач — Әллә үзебезчә аңламыйсыңмы? — диде — Аңлыйм, нигә аңламаска — Мин сине марҗа кызы дип торам Толымың гына озын, толымың булмаса, чат марҗа кызы инде син. Ярый безгә бергә эшләргә туры киләчәк Наилә районда гына түгел, шәһәрдә дә иң тәҗрибәле, елгыр инспекторлардан санала Мансур Әлфияне көчлерәк иптәшкә беркет инде, дип үтенгәнгә күрә, райфо мөдире кызны Наиләгә тапшырырга булды — Яңа кеше алдык, эш белән танышлыгы бер дә юк Өстәвенә юаш күренә Сиңа тапшырам Нык кара' — диде ул. Наиләне кабинетына чакырып Наилә уйлап-уйлап торды да иртәгесен Әлфияне участокның иң ерак почмагына — Семхозга алып китте Авыл хуҗалыгы фәнни эзләнүләр институтының тәҗрибә кыры — Семхоз шәһәрдән читтә, ун чакрым чамасы ераклыкта урман эчендә урнашкан иде Ул якка транспорт йөрми инспекторларга җәяү барырга туры килде Наиләнең үзенчә Әлфияне сынавы да иде Шунда җәяү барып кайтырга чыдамы җитсә — эштә калыр, юк икән — ак юл. дип уйлады Узган ел да шулай берәүне сынаганы бар иде, ярдәмче итеп билгеләнгән туташ Семхозга барып кайткач, икенче көнне эшкә килмәде Иртәнге алтыда, трамвайның актык тукталышында очрашабыз, дип сүз куешканнар иде Әлфия нәкъ әйтелгән вакытта билгеләнгән урынга барып басты Наилә үзе шактый соңарды Иреннән зарланырга тотынды һәм ярты юлны үткәнче зарланды — Нишләргә дә белгән юк Эчә дә кайта, сала да тавыш чыгара Наилә иренә хатынын аертып чыккан иде Аерылган хатын чәпчеп йормәде. мәгәр ике җитеп килгән кызлары Наиләнең теңкәсенө тиделәр Кич җитте исә килеп керәләр дә. телләренә ни килсә шуны әйтеп сүгәләр тегене Әлфия ир-ат халкыннан җизнәсе белән Мансурны гына белгәнгә, исерек ир белән яшәү хикмәтләрен аңламый иде әлбәттә Ни уңга, ни сулга аерып сүз әйтмәгәч Наилә аның хакында, аңгырадыр бу нәрсә, сүзне уртак итә дә белми дип уйлады Алар Семхозга барыл кергәндә, төш вакыты җитеп киле иде инде Монда төпләнгәннәр, барысы да дип Әйтерлек, колхоз оҗмахыннан качып, яңарак кына авылдан килгән кешеләр иде Андыйлар йорт сала, йорт белән рәттән хуҗалыгын да ныгыта Авылдагы ата-бабаларының нигезен бетереп, теш шыкырдатып күченеп киткән крестьяннар монда килүгә тормышны нәкъ авылча диярлек дәвам иттерәләр Урын гына башка, калганнары үзгәрешсез Абзар тулы хайван ои янында иркен бәрәңге бакчасы агачлар арасында умарталар Үз сүзләре белән әйткәндә -Эшләре дә, ашлары да барЯратмаганнары мәгълүм, алары — налог инспекторлары Әлфия үзенең нинди эшкә тап булганын, кемнәр арасына килеп керәсен күз алдына да китерә алмый иде — Безгә өүвөл башлап тамак ялгап алырга кирәк Теге исерек дуңгыз белән маташып, ашап алырга да өлгермәдем мин.— диде Наилә Әлфия аның сүзләрен үзенчә аңлады — Тамак ялгарлык ашханә бармы соң монда? — дип сорады — Хәзер рәтлибез, бер дус ала бар минем Наиләнең бу сүзләре Әлфиягә мәзәк булып тоелды, чөнки кичәгенәк мөдир сүз арасында гына аны кисәтеп үткән иде — Участокта эш өстендә берәү белән дә якын мөнәсәбәткә кермәскә. аеруча налог түләүчеләрдән сак булырга ашап-эчеп утырмаска, дөнья хәлләрен сөйләшмәскә.— дигән иде кырыс мөдир Алар урам очындагы кырый йортка барып керделәр Өйде балалар гына иде. сорашып, әнкәләренең шәһәргә сөт сатарга китүен аңладылар — Булмады.— диде сомсере коелып Наилә— Уңмаган юлга чыкканбыз! Ул түргә узды, өстәл артына кереп утырды, портфеленнән чисга бланклар тартып чыгарды — Яхшылап күзәт өйрән Наилә бер графаны бармагы белән төртеп күрсәтте дә бланкны тутыра башлады — Аның бер кыенлыгы да юк. икенче хуҗалыкка кергәч тутырыл карарсың Ул бланктагы стандарт сорауларга җавап язып бетерде дә балала рга морөҗәгать итеп — Өйтөгезчө. үскәннәрем йортта нинди хайваннар асрыйсыз? Кара гыз аны. алдашмагыз Алдашсагыз, милиционер алып китәр Балалар бер-берсенө төртә-төртө пырхылдадылар — Нәрсәдән көләсез7 Ни булды? Балалар колешә-колөшө почмак якка шылдылар Наилә тузынып артларыннан керде дә олырак кызны беләгеннән сойрәп алып чыкты — Син, үскәнем, җитеп беткәнсең, ә узе'НкетП^Р тиенлек акылың юк Әйт. нинди хайваннар асрыйсыз? Кыз тиз үк җитдиләнде — Мин берни дә белмим, әни кайткач керерсез.— диде — Яхшылык белән әйтмисең икән, әниеңне райфога чакыртып, арт сабагын укытырмын! Кыз белән бергә Әлфия дә кызарынды, эче чурлап тора иде. ашыйсы килүе дә онытылды Кыз курка торганнардан түгел икән, башын бер якка кыйгайтты да тын гына басып торды Наилә бүртенеп- кызарынып бланк тутыра башлаган иде каләм очы сынды Ачуы соң чиккә җиткән Наилә икенче каләм белән сыздыйн-быздыйн язу язды да кызга бирде — Әниеңә бир. иртәгә үк райфога килсен Капкадан чыгып Әлфия баядан бирле кыҗрап торган сүзләрен әйтергә дә өлгермәде, кыз аларны куып җитте — Мә. апа. язуың үзеңә булсын! — дип. кәгазьне җиргә атып бәрде дә йөгереп кереп китте Беренче хуҗалыкта ук маңка бер кыздан җиңелеп калгач. Наиләнең ярсуы ташыды, күршедәге капканы аягы белән тибеп ачты да ишегалдына күзен акайтып барып керде Аларны бозау кадәр ала эт каршы алды Ажгырып, ыржаеп торган этне күргәч. Наилә әче тавыш белән акырып җибәрде Бу тавышка эт шып туктады, өй ишегеннән чүмәлә зурлыгы бер ир килеп чыкты — Тими ул.— диде, төксе карап Хуҗасы килеп муен каешыннан тоткач та әле эт кат-кат ырылдап алды, сырт йоннары кабарды Наилә хуҗага бәйләнергә тотынды — Шундый явыз этне бәйсез тоталармы? — диде — Явызларга гына шулай ырылдый ул Мөгаен, юньлелеккә йөрмисездер әле.— диде ир. йөнтәс кашларын җыерып — Милициягә хәбәр итәргә кирәк булыр! — Янама янама! — диде ир кызып.— Сезнең ишеләрне күп күргән — Кулак калдыклары! Тапкансыз җылы урын! — Наиләнең бу сүзләреннән Әлфия куырылып калды — Син эттән түгел, эт синнән курка! Кем ул кулак калдыгы? Авызыңны үлчәп ач! Тавышка өйдән урта яшьләрдәге хатын килеп чыкты. Керүчеләрнең кемлеген абайлагач, атылып килеп җитте, ирен әрләргә тотынды — Кунаклар бар икән, керегез, кер күптән күренгәнегез юк иде Ул тозсызга исегез китмәсен, өйгә узыгыз Наиләнең беләгенә асылынып‘өйгә өстерәде. Әлфиягә күзе төшеп, аны чакырырга тотынды — Бу кызый да синең белендер инде? Әйдә, әйдә, түрдән узыгыз Хуҗа хатын инспекторларны кыстый-кыстый түргә үк утыртты Өй эче буш диярлек, күз төшәрлек бер нәрсә дә юк - Ә Наилә апа шуларны кулак калдыгы дип сүкте!» — дип борчылды Әлфия Йорт эчен җентекләбрәк карый башлады Бер почмакта балта белән юнып ясаган тупас карават куелган Кырына кызылга ак чәчәк чигелгән чаршау эленгән Өстәлурындыклар да бик тупас, өстәл тактасы яхшылап ышкыланмаган Күренеп тора, хуҗа боларны үзе һәм күптән түгел генә ашык-пошык әмәлләгән Көзгегә карарлык та түгел, почмагы кителгән, пыяласына су тиеп бозылып беткән Хуҗа хатын өстәлгә тиз генә клеенка җәйде һәм юеш чүпрәк белән сөртеп алды Үзе әзерли үзе еш-еш тәрәзәгә күз ташлый ирем килеп керер дип курка ахрысы дип уйлады Әлфия — Мин хәзер Сез әз генә утыра торыгыз Бер чыгып киткәч, хатын шактый тоткарланды. Наилә белән Әлфия хафалана ук башладылар — Әллә бу кулак калдыгы чыгыһ тайдымы7 — диде Наилә урыныннан калкынып Әлфия җавап бирергә кыймады. Наиләнең кыланышлары аның җанын әрнетә иде Хуҗа хатын зур чүлмәк күтәреп килеп керде — Бәхетле авыз икәнсез, матурларым Кичә генә сөзмә әзерләгән идем Телеңне йотарлык булган Әйдәгез, тамак туйдырып алыгыз — Юк ашап тормыйбыз, ашыгабыз.— диде Наилә— Тизрәк эшне бетерик тә кузгалыйк — Нинди сүз ди ул? Аштан олы булалармы? Гөнаһысын кая куярсыз7 Әлфиянең өзелеп тамагы ачкан иде. Наиләнең карышкан булып маташуын ошатмады Әле генә ашап чыгарлык кеше эзләп йөрде, хәзер чыгымчылаган була Бик ясалма кеше икән бу Наилә! — Әйдә, сеңлем ичмасам син авыз ит Сөзмәсе дә сөзмәсе1 Начальнигың ашамаса ашамас Мондый сөзмә шәһәрдә бик тәтеми ул Хуҗа хатын зур агач җамаяк белән Әлфиягә сөзмә бүлеп куйды, өстәл уртасына үзе пешергән ипи телемнәрен өйде Тик Әлфия Наиләдән алда ризыкка үрелергә базмады Алар шулай тарткалашыл-ялын- дырып утырганда, баягы ир — хуҗа килеп керде Хуҗа ханым аңа ябырылды — Үпкәләткәнсең кунакларны, телеңне өзеп алырга кирәк синең — Үпкәләсәләр, үпкә ашатырбыз Ризыгыңны тыгынсалар да. барыбер остеңә язып китәчәкләр1 Хуҗалар да. кунаклар да тын калды, ишегалдындагы этнең ырлаганы гына ишетелеп торды Хуҗа хатын майдай эрегән тел белән Наиләгә атап эндәште — Әхмәтша абыеңа карама Ачулы чагы Кичә эштән кайткан чакта, илле сум акчасын талап алганнар Юк иде элек мондый хәл. без монда бер-беребезне белеп, туганнарча яши идек Күбесе авылдашлар' Авылдашны рәнҗетергә ярыймыни? Баксаң, бодай басуына билчән дә килеп кергән икән — Ачу килгән чак — кулда пычак, дигәндәй .— Әхмәтша, дәү сынын калкытып, Наилә каршысына килеп басты — Утырыгыз, сеңел, миңа карамагыз Созмөдән авыз итегез Гадәтем шул. әйтөм дә кайтам Ашагыз, сатып алган нәрсә түгел, үзебезнеке — Шундый ул. шундый.— дип такмаклады хуҗа хатын— Кеше барында телеңне тый, дип ни әйтөм, һич өйрәтеп булмый Наилә дә артыгын кыстатмады, алдына куелган җамаяктан башта чемченеп, бераздан соң умырып, тәмле сөзмәне ура башлады Әлфия күңеле белән кырыс Әхмәтша ягында иде. тагын ни әйтер икән дип аның авызына карап, көтеп утырды Наиләгә каршы сыңар сүз дә әйтә алмый Әлфия ичмасам шушы тупас, кыргый Әхмәтша сүз әйтеп аны акылга утыртсын иде — Шәһәр халкына хайван асрау тыела дип сөйлиләр Дөрес хәбәр микән? Әхмәтша бу сүзләрне үз алдына әйтте — Тыеп дорес эшлиләр1 — диде Наилә— Хайван багу — авыл халкы эше Малны алар асрарга тиеш Шәһәрдә эшче сыйныф яши Завод-фабрика кешеләре Пролетариат Пролетариат' Безнең партия шуңа таяна Шәһәрдә мал асраган көше кем була? Ахыр чиктә ул кулакка әйләнә Коммунистик идеалларга хыянәтчеләр үсә мал абзарларында1 Әхмәтша чәчү тубалы зурлыгындагы башын чайкады — Хайван асрауны тыйсалар халык сөткө-майга тилмерәчәк Итне әйткән дә юк Наипө сөзмәне сыпырып куйды, шуны гына көтеп торгандай, хуҗа хатын аның җамаягына чомөкөй итеп тагын сөзмә салды — Хәзер колхозлар тәмам ныгып җитте,— диде Наилә кашыгын созмөгө батырып.— Кукуруз үстерүне дә җайга салып җибәрсәк, шаһөр халкын авыл хуҗалыгы продуктлары беләйг-термин игәргә мөмкинлекләр туа Партия бу эшне тулаем үз кулына алды — Ә мондый сөзмә кибетләрдә булачакмы? — һичшиксез! Партия шулай ди1 — Белмим, белмим.— дип гөрләде Әхмәтша— Колхоздан чыгып шәһәргә килеп җиткәнче мең кул аша узган болай ләззәтле булмый ул Су кушып җанын алалар аның Сауган чиләкләр шакшыда ауный Үз сөтең — үз сөтең инде ул! Колхоз — уртак мал Уртак малны эт җыймас дигәннәр татарлар Наилә күкерт булып кабынды — Сез ни сөйлисез? Колхозларга яла ягасызмы7 Әйтсәм әйтим, сезнең барыгызда да урамыгыз белән, кулак психологиясе бетмәгән* Хуҗа хатын чәчрәп арага керде — Атасы, надан башың белән сүз көрәштереп утырма әле Бары тик өч класс белемле, финанс органнарына партия кушуы буенча кереп урнашкан Наилә үзен -укымышлы, галим, белдекле- дип атауларыннан эреп китә иде. шундук борыны күтәрелде Әхмәтша. Һава үзгәрүен чамалап, ишек бусагасына таба китте, чүнкәеп утырды, кесәсеннән каралып беткән янчык чыгарды, гәҗит кәгазе ертып, беләк юанлыгы тәмәке төрде Кабызырга өлгермәде әллә кунаклар алдында өй сасытып утырыр идеңме дип. хуҗа хатын ирен өереп чыгарды Ишегалдыннан усал этнең сөенеп чинаганы ишетелде Ашап-эчеп алгач, хуҗа хатынның куркынган чыраена төс кайткач. Наилә портфелыннан учет бланклары чыгарып Әлфиягә тоттырды — Мин әйтеп торам, син яз,— диде Әлфия маңгаена сибелеп тир чыкса да, бланкның беренче битен җиңел генә язып бетерде Анда гомуми мәгълүматлар — хуҗаның исем-фамилиясе туган елы. эш урыны, яшәгән йортының страховой бәясе, биләгән җир күләме сорала иде Икенче биттә керем чыганакларын исәпкә алу графалары китте Боларына җиткәч Әлфия төртелеп калды Беренче сорауда эре мөгезле терлек саны күрсәтелергә тиеш Ул курка-курка гына — Ничә сыерыгыз бар? — дип сорады — Бер, җаным, бер! Артыгын тотарга рөхсәт итмиләр! — диде хуҗа хатын Наилә ул биргән җавапка ышанып бетмәде — Әгәр сарайга чыгып карасак? — Карасаң-карамасаң. артыгы юк Икенче сорауны Наилә үзе бирде — Бәрәңгене өй янына гына утыртасызмы7 Бу сорауга җавап биргәндә, хуҗа хатын боргаланырга, сыргаланырга тотынды — Кырга бәрәңге утыртканыбыз да юк, утыртмабыз да Без ирле- хатынлы икәү генә, булышыр кешебез юк, өй янындагысын да көч-хәл белән карап өлгерәбез. — Юлда килгәндә бер кырыйда зур гына бәрәңге кишәрлеге күрдем Ул кемнеке7 — Минем бәрәңге җире күргәнем юк якында.— диде хатын, кызарынып Наилә бу сорауны сынар өчен генә әйткән иде — Яшелчә утыртасызмы7 Кыяр, кишер, кәбестә — Юк. сеңлем Без авылныкылар, яшелчә үстерә белмибез Хуҗа хатынга тәмам ышанган кыяфәт белән утырган Наиләнең кинәт төсе бозылды сөйләгәннәренә бөтенләй ышанмавын белдерде ишегалдына чыгып, барысын да инәдән-җептән үткәреп, җавапның дөреслеген тикшерергә теләде Телдән биргән җавапларга ышанмаска сәбәбе дә бар иде Наиләнең Узган ел ревизия вакытында, исәпкә алынмаган керем чыганаклары табып, җанын алдылар аның Ел буе телдән тешмәде киңәшмә саен райфо модире аның ялгышын мисалга китерде Әллә ни гөнаһы да юк иде болай исәп вакытында өч хуҗалыкның яшелчә җирен төшереп калдырган, аерып күрсәтмәгән иде Эш шунда яшелчәнең керем күләме бәрәңгенекенә караганда бермә-бер артык исәпләнә Шуннан бирле кан төкерде Наилә хуҗаларның бер сүзенә дә ышанмады кат-кат күздән кичереп, иснәнеп йөреп тикшергәч кенә акт яза торган булды Хуҗа хатынның каушавын Наилә генә түгеп тәҗрибәсез Әлфия дә абайлады алар, өчәүләшеп ишегалдына чыктылар Сарай ишегенә сөялеп лыш-лыш тәмәке пышкытып торган Әхмәтша төпчеген җиргә бәрде дә җилпуч хәтле киң итек табаны белән ышкырга тотынды Гүя ул тәмәке төпчеген түгел вакытсыз йөргән налог инспекторларын сыта изә иде Наилә борынын җыерып исни-исни иң элек лапаска керде Анда ике дәү дуңгыз мыркылдап аунап яталар иде — Абау, сез дуңгыз да асрыйсыз икән' — Безнеке түгел, безнеке түгел! — диде җылар дәрәҗәгә җитеп хуҗа хатын— Вакытлыча дип авылдан килгән таныш урыс калдырып киткән иде — Бер генә түгел, икәү! — Алып китә ул аны! — Шулкадәр әйттем.— дип сүгенде хуҗа.— хәрәм малны йортка кертмик дидем — Закон буенча ике дуңгыз асрарга рөхсәт ителми — Сеңлем, җаныем зиңһар дим. яза күрмә бер атнадан килеп карарсың, эзләре дә булмас — Суеп сатасызмы’ — Алып китә анарны, урысы алып китә' — Менә шул. налогны икеләтә түлисез1 — Сеңлем, бәгырем.— дип ялварды хуҗа хатын.— син безгә налог кәгазе китереп торма, акчасын үзең генә ал да шуның белән бетер Наилә сискәнеп китте Әлфиягә күтәрелеп карады бит алмалары аклы-кызыллы булды, ул чиктән тыш ачулы тавыш белән — Ә-ө. син безне сатып алмакчы буласыңмы’ Димәк әле синең яшергән малларың тагын бар* — дип чәрелдәде Ойгө кире кереп. Наилә үз купы белән яңа бланк тутырды һәм Әлфия язганнарын ертып яңасын сумкасына салып куйды Аның хуҗаларны сүзе белән дә гамәле белән дә кимсетеп-рөнҗетеп, сүгеп-талап кыланулары Әлфиянең косасын китерде Хуҗаларның ашын аша да башларына т кит инде' Хуҗа хатын шулкадәр курыкты купы калтырап. Наилә яңадан тутырган карточкага кочкә-кочкә имзасын салды — Бигрәк инде үзебез дә оятның ни икәнен белмибез.— диде урамга чыккач Әлфия — Кемнән оялырга тиеш инде без? — Сыйландык, рәхмәт тә әйтмәдек — Рәхмәт ди аларга. кулак калдыкларына' Шулар басты инде шәһәр тирәсен Сардылар. юлын-җаен таптылар Шәһәргә качып киләләр дә баерга тотыналар Ә колхозларда эшче көчләр җитми Коммунизмны кем төзер? Болармы? Кулымнан килсә авылдан качып йорт салып кергәннәрнең нигезләренә кадәр яндырыр идем мин' — Байлыкларын әйтер идем, ташка үлчим — Кулакка ирек кенә бир. башыңа менеп атланачак' Байлык җыю каннарына сеңгән нәселдән килә Кулакның тамырын корыттык дигән булалар Корытырсың апарны* Бер җирдә утап ташлыйсың икенче җирдә хәзер үк калкып чыгалар Минем әткәй авылда актив иде Утыз җиденче елны байтак дошманнарны сөрде Аның эшрн мин дәвам итөм Әлфия үзенә остаз итеп билгеләнгән кешенең кем икәнен аңлап бүтөнчө сүз көрәштереп маташмады йорттан йортка кергән саен күңе ле боега барды Аларның эшләре шактый озакка сузылды, кич җитте Көн азагына таба Әлфия бик нык арыды ә Наилә, киресенчә, этләшкән саен, хуҗаларны эт итеп сүккән саен аның адымнары җиңеләйде, күзенә кабынган усал ут сүнмәде, ул зәһәрен теләсә кемгә теләгән кадәр чәчте Өйләренә кайтып егылганда, тәмам әлсерәгән иде кыз Бүтән көннәрне җизнәләренә очып кайта иде. бигрәк тә апасы Зәйтүнә малай алып кайтканнан соң ул өйләрен яратты Бүген күзенә ак-кара күренмәде Равилнең бишеге янына әйләнеп тә карамады, тиз-тиз өстен чишенде дә караватка менеп ятты — Син. бүген эштән соң Мансур янына барам дигән идең түгелме? — дип сорады Зәйтүнә — Арыдым Телем әйләндереп сәлам бирерлек тә хәл калмады Ул арада Равил тавыш бирде, Зәйтүнә аны бишектән алып ими каптырды — Ни булды ул кадәр? Таш кисмәгәнсеңдер бит? — Таш кисүдән дә яманрак Әлфия апасына бүген башыннан кичкәннәрне сөйләде — Эшнең берәгәйлесен тапкан сиңа зирәк Мансурың' Безнең авылда Миңлеәхмәт бар иде Халыкны талап, толларны елатып йөрде-йөрде дә, хәзер, әнә. кәнкәйде Адәм каргышы төшә ул! Башка эш эзлә Арага Мансур исеме килеп кергәч. Әлфиянең мәсьәләне чак кына йомшартасы килде — Мин читтән карап кына йөрдем, катнашмадым - диде — Иртәме, соңмы, барыбер катнашырга туры киләчәк Мин дә. араларына кермәм, дип озак маташтым, барыбер пычранасың икән — Алда күз күрер Мин гадел булырга тырышырмын Кем дә булса налог инспекторы булып эшләргә тиештер бит? Әлфия, апасының сүзен кире кагып маташса да, икенче көнне Мансур белән очрашкач, зарын озаклап сөйләде Мансур ул көткәнчә кызып китмәде күтәрелеп бәрелмәде, Әлфияне сабыр гына тыңлады да тирән итеп бер көрсенде — Дөнья шундый чуар, катлаулы инде ул Күп аның гаделсезлек- ләре. күп әле аның гаделсез кешеләре Әгәр гаделләр җаваплы эшләрне ташлап качып бетсәләр, Наилә кебек усалларга да юл киңрәк калачак Бу, бәлки, ялгыш фикердер, әмма китәргә ашыкма, гадел эшлә, хәзерге заманда эш табу җиңел түгел Алда күз күрер, бәлки, бербер җае чыгар XII! Зәйтүнәнең декрет ялы бетеп бара, малай әкияттәге кебек күзгә күренеп үсә Тугыз айдан тәпи йөри башлады, хәзер бөтен өйне актара һич, җитмәгән җире юк Әтисе улының шуклыгын бик ошата әз генә вакыты булдымы, улы белән мәшөләнә Өй иркен, өйалды белән чолан булгач, байтак вак-төякләр шунда күчте Ата белән ул икәүләшеп идәндә ауныйлар Хәлим улын муенына атландыра, дүрт аяклап ат булып йөри Аннары Равилне җилкәсеннән төшерә алмыйча алҗып бетә Зәйтүнәгә эшкә чыгарга кирәк Бер үк вакытта укуын да өзәргә ярамый Эш. бала, уку — ничек чыдармын дип пошына яшь хатын Әле ярый Әлфия аларда тора, бала белән кая барыр идең? Ясле турында уйларга ярамый, балаларны яследә тоталар, дигәнне ул кешедән ишетеп кенә белә Үз күзе белән барып күргәне дә юк Булса да анда Зәйтүнәнең малаен алалармы соң9 Баласы исәйгөнче өйдә генә утырыр иде бер кешенең хезмәт хакына ничек тормыш алып барасың Зәйтүнә бала багарга кеше эзли башлады Ары сугылды бире сугылды ахырда авылдашы Гөлсем апасы янына барып егылырга мәҗбүр булды Зәйтүнә аның катына улы Равилне күтәреп барды Гөлсем һәр- вакыттагыча аны ачык йоз белән каршы алды Килүләренә бик шатланды Чырае ачык булса да. Зәйтүнә апасының йөгәнеп калганын борчылганын аңлады Ул да кемгә барып сугылырга, кайгысын кем белән уртаклашырга белмичә аптырап йөри икән Беренче сүз итеп үпкәсен бөлдерде — Хәл белергә дә килмисез Мине аңласагыз — сез аңлый аласыз Бүтәннәргә сөйләсәң, авыз гына ералар — Гөлсем апа җаныем, бәгырькәем юк-барга кайгырып үз-үзеңнө бетермә Ил белән Ялгыз башка килмәсен Үз кайгысына чумган Гөлсем авылдашының телендә төчелек, базарда отып алган ясалмалык яңгыравын абайламады — Яраткан эшемнән аералар лабаса Кемгә комачаулыйм икән? Шәһәрдә хайван асрауны тыйдылар Милициядән шәһәр советының карарын калдырып киттеләр Гөлсем сыерын бүген генә үз кулы белән ит комбинатына илтеп тапшырган иде Базарга чыгарып сатарга да рөхсәт итмәделәр Кичкә кагылырмын, кәгазең кулыңда булсын, дип кисәтте милиционер Сыерны алыштырган сары кәгазьне кытыршы кулы белән ышкый-ышкыи ул бик озак елады Алладан озелеп-озелеп тизрәк мәрхүм ире Фәтхулла белән кавыштыруны сорады Аның очен бу доньяда бер торле дә юаныч калмаган иде Нихәл итәсең, тере килеш ләхеткә кереп ятып булмый, кызулык белән әҗәлне чакырасың, үлем якаңа килеп ябышкач бүтән фикер тууы да ихтимал Сыеры сыер гына идеме хәзинә иде үз урамнарындагы ничәмә- ничә гаилә рәхәтләнде аның сөте белән Миңкамалларның гарип туган Борһаннары шуның сөтен эчеп кенә сихәтләнде Хода шаһит, ике ел дәвамында иртө саен җылы сот килеп ала тордылар Миркамалдан бер тиен дә акча түләтмәде Голсем Шул ятимнәр догасы да ходага барып ирешмәде микәнни? Ит комбинатына барып кергәч, сыерын кочаклап озак кына елады Итчеләргә нәрсә, колөлөр генә Әле ул гынамы тагын алма бакчасыз да калдырдылар аны Күтәрә алмаслык налог салдылар Бакчасында егерме яшьлек егерме төп алмагачы бир иде Шуларга базар бөһасе белән керем исәпләп чыгардылар да налог кәгазе тоттырдылар Андый зур сумманы аның төшендә дә күргәне юк Ул налог кәгазен кире илтеп бирде, бакчасыннан баш тартты Нихәл итмәк кирәк, исән чагында бакчадан котылып олгерөсе иде Бакчаны калдырсаң тынычлап үләргә дә ирек бирмәсләр Әүвөл башта бакчаның коймасын сүтеп аласы иде. чекерәеп күзгә бәрелеп тормасын Тик койма сүтү ялгыз карчыкның кулыннан килә торган эш түгел Голсем Зәйтүнәне күргәч тә шуны уйлады Хәлиме бар ич әле аның, хәле кител аны онытып тора икән Бакча турында сойлөп — Хәлим балакаем шуп койманы гына сүтеп ташламасмы? — дигәч. Зәйтүнә чәчрәп каршы торды — Юк. юк Голсем апа. андый ямьсез эшкә иремне тыкма1 Хәлим синең күзеңә албасты булып күренә башлар Ә безгә синең шәфкатьле күзең кирәк Синнән бүтән барыр көшебез дә юк ич' — диде — Җитмәсә балалар ярама тоз салалар' Кысыр кайгы белән баш катырма Йортны бетерергә күптән вакыт Сыеры да бакчасы да кирәк түгел җыен да безгә күчеп кил дип телеграмма сукканнар - Сыерсыз калдым бакчам бетте дил үләргәме? — Доресен әйткәндә, үләргә дә риза Үлем хак — Чү Гөлсем апа. көфер сөйлисең түгелме? — Зәйтүнә аны чын күңеленнән кызганды — Үләргә күп кирәкми яшәргә кирәк яшәргә — Сез яшьләр, сез яшәгез Безгә яшәгән кадөресе җитеп торыр, алла иманнан аермасын Югыйсә кылган яманлыклар өчен күңелгә каралык иңүе ихтимал — Апай ук өметсезләнү кирәкми. Гөлсем апа — Яшәүнең кызыгы калмады.— Ул бераз тынып торды да.— Мин тиле кеше төсле үземнекен такылдыйм, сиңа авыз ачарга да ирек бирмим, сез ни хәлләрдә? — Эшкә чыгарга вакыт җитте Баланы нишләтәсе булыр инде, аптыраган Әхмәдигә ахирәттә урын юк диләр Зәйтүнә биләүдәге баласын керә-керешкө карават башына илтеп салган иде. кайгыга чумып утырган Гөлсем аңа игътибар да итмәде бугай Гүя үзе турында сүз барганны сизде, диярсең, күпме вакыт тын гына яткан Равил тавыш бирде Гөлсем аны кулына алды — Егет кеше егет инде. үсәм. дип атлыгып тора ахрысы, үсеп беткән Йә. елмай әле бер балакаем Йөрәгемнең бозларын эрет әле Әниеңне эшкә җибәрмәскә маташасыңмы? Малай Гөлсемнең җылы мөнәсәбәтен, аны баскан кайгы-хәсрөтнең авырлыгын аңлаган кебек, иреннәрен чапылдатып елмайды Гөлсем тәкатьсез калып, тагын елап җибәрде — Күрче моны, ничек матур елмая! Әллә үзем1 Әллә үзем генә багыйм микән бу егетне? Ни өчен килеп керүе Гөлсемгә күптән аңлашылса да. Зәйтүнә үзе башлап бала багу турында сүз кушарга кыймый утыра иде — Гөлсем апа. чыннан әйтәсеңме? — Шушы җылы гоенчекне ялгыз калдырып эшкә йөрер идеңме әллә9 Кеше тапмасаң. миңа китермичә хәлең булмас — И Гөлсем апа җаныем бу изгелекләреңнең әҗерен ничек кайтарырмын инде? — Кулдан килгәнне кешедән кызганып торган юк инде анысы Бербереңә булышмасаң авыр чакта ярдәм кулы сузмасаң. ни була ул аннары Ходай безнең җаннарны игелекле итеп яраткан, дөнья боза адәм балаларын, рәхим-шәфкать бетеп бара Барыбыз да бер алла бәндәсе югыйсә. — Гөлсем апа. халыкның төрлесе бар! — диде Зәйтүнә, үзләренә атна саен кереп йөргән исерекбаш Мәхмүтне, мут һәм пычрак Юнысны, ана бүре Гөлчирәне хәтерләп.— Кешеләр төрле-төрле шул! — Ярар, кеше тапканчы карап торырмын — Гөлсем уйланып торды да — Сиңа баланы китереп йөрү кыен булыр инде .— диде Ул. ара-тирә үзем дә баргалап алгалармын. дип әйтергә җыенган иде. Зәйтүнә бүлдерде, сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде — Анысына гына түзәрмен Баланың яхшы кеше кулында икәнен белгәч, анага килеп йөрү чүп кенә ул Зәйтүнәнең өстеннән тау төшкән кебек булды. Гөлсем апасы яныннан җиңеләеп чыгып китте, урамда кая басканын да белмәде Бер чыккач-чыккач, дип. кайтышлый базарга да керде Директор исәнлек- саулык та сорашып маташмады, беренчә сүзе итеп — Бала белән эшләү кыен булыр.— диде төртмә генә — Үзең беләсең. бездә эш нормаланмаган, сезонында вакыт белән исәпләшеп тору юк, бер караңгыдан икенчесенә кадәр чабарга туры килә План үтәл- мәсә. барыбызның да җанын алалар— Ул Зәйтүнәнең йозенә күзе төшкәч, ялгышын аңлап, бүтәнчәрәк сайрарга тотынды.— Дорес. закон буенча мин сине эштән чыгара алмыйм без Совет илендә яшибез Безнең илдә хатын-кызларга зур хокуклар һәм чиксез мөмкинлекләр бирелгән Ләкин намусы бар кеше үзе дә аңларга тиеш Зәйтүнә директорына аңлатып торуны кирәк санамады, баласын күкрәгенә кысып кочаклаган килеш, аптырап басып торды да каты- каты басарга тырышып чыгып китте Үксеп елыйсы килде Кайнар күз яше белән кайгысын юса. хәле җиңеләер кебек тоелды Урам буйлап бераз атлагач, күңеле тынычланып, үз-үзен әрләргә тотынды Тукта, нигә шулай өзгәләнә әле ул9 Торыр урыны бар ире сеңлесе янында Бер базар гына мыни дөньяда? Бүтән эштә бәхетне сынап карарга кирәк' Шулай уйлап Зәйтүнә кискен карарга килде, китәргә китәргә, башын алып качарга' Әлегә ул кая китү турында уйлап җиткермәде имчәк баласы белән аны кем эшкә алыр икән? Баксаң шуның өчен өзгәләнә икән күңеле! Ул кайтып кергәндә Хәлим белән Әлфия бик тырышып дәрес әзерләп утыралар иде — Кайда йөрдең шул гомердән бирле’’ — диде Хәлим дәфтәреннән башын калкытмыйча гына Зәйтүнә Равилне алдына китереп утырткач, ризасызлыгы шунда ук онытылды, улының елмайган йөзен күргәч, сары майдай эреде — һи улым кайткан икән' Нихәл? Әтиөнә дөрес әзерләргә булышырга кайттыңмы? Әлфия үзләренә комачаулаганны өнәми иде. борынын җыерды — Апа. бер дә аңламыйсың инде Җизнинең имтиханга әзерләнгәнен күргәнсеңдер бит инде? — диде Зәйтүнә сеңлөсөнө күзенең агы белән генә карады — Мин эштән китөм' — диде ул тантаналы рәвештә — Кая китмөкче буласың? — диде Әлфия бераз төрттереп — Син кая киттең соң9 Миңа да үз юлымны сайларга вакыттыр9 Ниемә дип укып йөргән булам алайса? Сәүдә эшенә күчәм берәр кибеткә алырлар әле Студентказаочницаны читкә тибәрмәсләр Аның бу сүзләре Хәлимгә хуш килде, шулай да шиген әйтмичә кала алмады — Китүен китәрсең, бала белән эшкә алырлармы икән? — Кем аларга бала барын әйтеп тора? — Апа. шашма Равил бераз исөисөн Өлгерерсең Тырышыбрак укырга кирәк сиңа Шөлөй-вөлөй йөрисең Әнә анда математикадан контроль эшеңә -икеле- чәпәгәннәр Ә җизни -бишле- алган' Зәйтүнә сискәнеп китте. Хәлимнең тез башында утырган улын җилтерәтеп кулына алды да улы исеменнән Әлфияне тиргәргә кереште — Син апа чукынчык марҗа, рохсөтсез-нисөз минем әнинең дәфтәрләрен актарма, актарсаң, серләрен теләсә кемгә сөйләп йөрмә Алай бик усаллана башласаң, без сиңа кирәгеңне бирербез' Әлфия — Үзең өчен әйтем,— дип котылса да Зәйтүнәнең әр сүзләре аның йөрәгенә барып кадалды Артык тамак булмаса да. эшләп ашаса да. ул җизнөсе белән апасыннан чигенсенә башлаган идө Алар Мансурның һаман килеп йореп тә эшне тизләтмәвенә, анарның өйләнешмәвенә сәерсенәләр идө бугай Әлфия Мансур абыйсына -Нигә миңа өйләнмисең соң син?- — дип әйтә алмый бит инде Уйлары белән тартып китердемени, өйгә нәкъ шул чакта Мансур килеп керде Әлфиянең каләме идәнгә тәгәрәде Егет көлемсерәп — Рөхсәттер бит? — дип сорады Өйдөгөлөр колеп җибәрделәр - Түргә узгач, рөхсәт сорый икән берәүләр' Хәлим Мансурны күтәреп кенә алмады Ул аларга дөреслекләр ярдөмлеккулланмалар алып килгән иде Әлфия белән Хәлим китаплар өстөнө иелделәр — Әлфия' — диде Зәйтүнә сеңлөсөн әрләп— Кунакка урын төкь- дим итәр идең Бу кадәр дә егетләргә ваемсыз булырсың икән Әлфия апасына беренче күргәндәй карап торды да Мансурга эндәштә — Мансур абый, апага урын табарга булыш әле Базардан китмөкче була! — Күптән вакыт — Зәйтүнә кая керергә телидер бит — Кооператив техникумында укып йөргәч, мине совнаркомга эшкә алмаслар инде Сәүдәгә күчәргә исәп — Дөрес эшлисең. Кул куям Егет кенә — Мансур Равилгә төртеп күрсәтте — Баланы Әлфия карар — Җизни белән алмаш-тилмәш карыйбыз аны! — Болай булгач, эш Мансурда калды Тапсын бер урын — Сөйләшеп карыйсы булыр Зәйтүнә тиз генә чөй куеп җибәрде, Хәлим помидор турап салат әзерләргә тотынды Мансур Равилне кулына алды, туп кебек итеп өскә чоя башлады — һай, сак кылан! Төшереп җибәрә күрмә,— диде Әлфия хафаланып — Исең киткән икән Малай урынына малай табып бирербез. Әлфия кып-кызыл булды Мансурның бер дә мондый сүз ычкындырганы юк иде моңарчы — Балалар ярата мине,— дип шатланды Мансур. Чәй кайнады Зәйтүнә һәммәсен дә табынга чакырды Хәлим Мансурны үз янына утыртты Атна буе тоташ күмер бушатып, аның куллары кап-кара иде. Ул уңайсызланып Мансурдан гафу үтенде — Минем куллардан җирәнә күрмә тагын Соңгы вакытта эштән соң юынырга кайнар су бирмиләр Суык су күмер тузанын җебетеп кенә калдыра — Аңлыйм,— диде Мансур, салатка үрелеп,— баштан үткән хәл. — Мин сине ак он камырыннан әвәләгән дип йөрим тагын Болай булгач, үз кеше икәнсең әттә генәсе! Хәлим өстәл өстенә бер ярты чыгарып куйды — Җизни,— диде Әлфия кисәтүле тавыш белән,— кирәкми Хәзер үк алып куй шешәңне! — Тик кенә утыр,— диде Хәлим беренче тапкыр балдызына җикереп,— һәр нәрсәгә кысылырга иртәрәк түгелме сиңа? Мансур тиз-тиз Әлфияне куәтләде. — Чыннан да. Хәлим дус. Болай гына утырыйк Минем андый нәрсә белән татулык юк — Мин дә ялгыз чакта авызыма да алмыйм Дус-иш белән әз-мәз капкаларга туры килә Ансыз-дөнья сансыз— Хәлим курка-курка гына хатыны ягына карап алды— Бу арада бригада егетләре көн дә салга- лый башладылар әле Эш авыр, тузан шакшы Шуны эчкәч хәл аруланып китә — Әйтәм җирле кайтып керүгә авызын юарга тотына! Бригадник- ларыңа син иярәсеңме, әллә аларны ияртәсеңме? Хәлим хатынының соравына игътибар итмәде, шешәне ачып, ике стаканга мул итеп аракы койды — Сез эш урынын сайлыйсыз Миңа да яхшы чакта аннан китеп котылырга кирәк икәнен берегез дә әйтми! — Ничек барыбыз берьюлы китик соң, Хәлим? — диде әрнеп Зәйтүнә— Мин баланы Гөлсем апага илтеп йөри башлыйм Аны да буш итәргә ярамас. Хәлим хатынының сүзен, балдызының әрләвен күңеленнән генә хуплап утырды утыруын, мәгәр үз хәлен ачыктан-ачык сөйләп тә бирмәде Хәлимнәр бригадасы эшли торган станциягә соңгы айларда тимер юл белән зур-зур цистерналарда спирт килә башлады Ул Казандагы дөү-дөү хәрби заводларның берсенә адресланган була Заводныкылар үз вакытында вагоннарны бушатырга өлгермиләр Спирт тутырган вагоннар атналар буе тора Бригадага ике ай элек кенә бер егет килеп урнашты, өч тапкыр төрмә шулпасын чөмергән егет Тапкан бит шул эт хәйләсен, пломбага кагылмыйча да теләгән кадәрле спирт бушатып ала! Чиләге белән алып килә, эчү генә түгел, коен. сат. рәхәтлән’ Төшкә кадәр күмер бушаталар да. төштән соң тотыналар эчәргә' Хәлим дә арага катнаша башлады Эчел кайтканын хатынына сиздермәскә тырышса да аның төнлә торып чүмеч белән салкын су шопырдатканын тыңлап яткан Зәйтүнә шиккә төшә башлаган иде Бәйләнер иде Хәлимнең өйдә эчкәне юк. комагай милиционер Мәхмүтне сыйлаганда да тотмый, туп-туры карал, миңа ярамый, укыйсы бар дип котыла Бүген менә кунак алдында, улы гый-гый килеп нидер сөйләргә маташканда, хатыны-балдызы күз алдында бер-бер артлы ике стаканны йомдырып куйды — Хәлим дус. ташла бу эшеңне! — диде Мансур бик җитди итеп Күзләре калайланган Хәлим аның иңенә авыр кулын салды — Бәхет булмады. Мансур дус Менә укып йөргән булам Диплом алып, эш сорап баргач, миңа елмаерлар дип уйлыйсыңмы7 Пленда булгансың кайсы илгә сатылдың, нинди заданиелар алып кайттың, дип якага ябышмаслар, дисеңме9 — Да-а.— дип сузды бераздан Мансур борчылып— Спирт тирәсеннән котылырга кирәк сиңа! Бара торгач, бер нигездә яшәүчеләрнең хәле гаять мөшкелгә өйләнде. Әлфиягә налог инспекциясеннән. Зәйтүнәгә базардан Хәлимгә спирт елгасы ярында калган станциядән тизлек белән китәргә кирәк икән Һәм Мансур, арада нык утыра торган хәвеф-хәтәрсез киләчәге булган кеше, бу өчлекнең язмышын уңай якка борып җибәрергә тиеш Ә хуҗалар белсә Мансурның үз язмышы да әлегө кыл өстендә, уп бүген нөкь шул турыда сөйләшергә дип Әлфия янына килгән иде хәзер, өчәүләшеп хафага калганда, ул үз кайгысын ачып сала аламы9 Кыз кеше аның хәбәрен ничек кабул итәр9 Ни уйлар куркынып -Безнең тирәдә йөрмә инде син Мансур абый!> — дисә? Тапканын югалту Мансур өчен үлем белән бер дәрәҗәдә икәнен Әлфия аңлармы9 Мансур, шактый баш ватып төрле мөмкинлекләрне исәпләп караганнан соң. Хәлимгә болай диде — Син, Хәлим дус. укуыңны дәвам итәргә тәмамларга телисеңме? — Сорыйсың тагын минем иң зур хыялымның шул икәнен беләсең ләбаса' — Алайса сиңа институтка якынаерга кирәк Ә моның бердән бөр юлы бар Минем сүзне авырга алма син тот та безгә дворник булып эшкә кер' Зәйтүнә. Хәлим. Әлфия өчесе бер авыздан — Дворник?! — дип әйтеп салдылар — Нигә исегез китте? Бездә дворниклар ике урында эшләгән булып санала Ике урыннан шактый һәйбәт хезмәт хакы килә Төшкә кадәр эшлисең дә тоштөн соңгы вакыт үзеңнеке — Баланы карыйсың.— дип ялгап алып киттё Зәйтүнә — Китапханәдә утырасың' — дип Әлфия Зәйтүнәгә әрле карашын ташлады — Кая барасың Мин ризалашырмын, ахрысы.— диде Хәлим Бар да дәррәү хупладылар, шук сүзләр әйттеләр Алар шау-гөр килеп утырып, вакытның узганын сизмичә калдылар Иң элек Мансур кузгалды Ул сүзсез генә Әлфиягә текәлеп карап тора башлады — Бик мөлдерәп карый күзләрең, болай булгач озата бармый да булмас.— диде Әлфия — Әллә бармас та идеңме?— диде Зәйтүнә сөңлесөн шелтәләп — Берәүләр олы башларын көче итеп аның янына киләләр Ул утыра кылтаеп' Тор. хөзөр үк киен' Хәерле юл сезгә Зәйтүнә Әлфиягә, озак йөрмә дип әйтергә уйлаган иде Мансурга карагач, уп уеннан кире кайтты — Сизәсеңме, боларның эш куера бит Мансур яшькә бераз олырак олырагын — Сөйләшеп тә карыйсың инде Үзең соң, үзең! Карт башың белән нинди яшь кызны эләктердең1 Алар гел шул хакта сүз куерттылар, Мансур белән Әлфия, өйләнешкәч, кайда яшәрләр, институт тулай торагының сандык хәтле генә бәләкәй бүлмәсенә Әлфия дә барып керсә, ничек сыярлар, дип хафаландылар Бу минутларда Мансур белән Әлфия беренче аңлашкан аулак куаклык тирәсенә барып җиткәннәр иде инде Мансурның сүзсезлеге, чыраеның гадәттәгедән сытык булуы Әлфиянең эченә пошаман салса да, кыз ашыгып сорашырга базмады Кешенең күңеле китек икән — йөрәге яралы, дигән сүз Җайсыз сорау бирерсең дә ярага кагылырсың Мансур яшерә белми, кирәк икән, үзе сөйләсен Ике арадагы киеренкелек шактый дәвам итте Мансур кызның иңбашларын кочып алды — Сезнекеләр Хәлим белән апаңны әйтәм Килә, утыра, йөри, җитди сүз башлаганы юк, дип мине әрләмиләрме?— дип сорады — Юк алай Ул хакта сүз булганы юк — Ә үзең. Әлфия? — Нәрсә — үзем? — Бу Мансур кайчанга кадәр шулай йөрер икән, дип баш ватмыйсыңмы? Әйтмә, әйтмә — үзем дә беләм Безгә кушылырга вакыт икәнен дә, миңа башлы-күзле булырга вакыт икәнен дә беләм Аңлыйм! Бергә-бергә булсак яшәү күңелле буласын да чамалыйм Яратуымны беләсең Бу да сер түгел — Мансур күзләрен тутырып кызга карап торды да, тулышкан иреннәрен суырып үпте— Аңла, эш миндә генә түгел Мин сине бәхетсез итәрмен, дип куркам — Нигә алай ямьсез уйлыйсың. Мансур абый? — Әти-әни хакында, үзем күргәннәр хакында мин сиңа сөйләгән идем, Әлфия — Әй. әллә кайда еракта калды ич ул хатирәләр! — Алай түгел икән шул! Калды, онытылды, дип йөрсәм бер ай элек кенә мине институтның спецчастена дәшеп алдылар Сорашмадылар, янамадылар, автобиографиямне яздырдылар, личный листок тутырттылар Ике атна үттеме икән, парткомга чакырттылар Алар да документларымны өр-яңадан теркәп куйдылар Ни өчен? Үзем генә чакта төкермәс тә идем, хәзер янымда син бар Гомерлек юлдашым итеп сайлаган Әлфиям бар Казыналар икән — юкка түгел Каяндыр сигнал кергән булырга тиеш Юкса, онытылып беткән заманнарны казынмаслар иде — Мансур абый' — Кыз Мансурның кочагына сеңде— Мин бернидән дә курыкмыйм Синең язмыш — минем язмыш булыр Сиңа ни килсә дә юлдан тайпыласым юк Теләсәң, мин бүгеннән синеке — Гомер юлымда мин бик күп бәхетсез хатын-кызларны күрдем, Әлфиям Шуңа күрә сине сайлыйсым килә Кем белгән, иртәгә үк минем моннан югалуым ихтимал Көтик бераз, ярыймы, кадерлем Миңа янаган куркынычның каян килгәнен белеп булмасмы Аннары гомерлеккә кавышырбыз! XIV Зәйтүнә иртәгесен йокыдан тору белән баласын күтәреп базарга китте Барып җитәрәк, кирәк бит, юлда Гөлчирә белән очраштылар Байтактан күрешкәннәре юк иде Гөлчирә шул кадәр шатланды, Зәйтүнәне кочаклап кат-кат үпте Тотынды сайрарга! — Менә дус дип йөр син аны! Килеп тә карамыйсың. Өенә чакырмый да чакырмый инде, ирен ашар дип курка! Бәбәй туе үткәргәндә кеше аркылы булса да миңа хәбәр итәр әле, дип йөрдем, алган бүләкләрем бер кочак бәби ашлары пешерермен, дип ниятләндем — Бәби ашына чакырганны көтмиләр, тоталар да киләләр — Тиктомалга барып кереп буламыни? Ишегеңнең кая ачылганын күргән дә юк— Ул Равилнең битен ачып карады — Бигрәк матур икән бәбәегез Кайсыгызга охшаган бу? Сиңа, дип әйтимме? Күз карашлары тач әтисенеке икән' — Әле аның кемгә охшаганын белә торган вакытмы9 Үсеп җиткәнче кырыкка үзгәрер әле— Зәйтүнә тиз-тиз баланың битен япты — Күзең каты түгелме? Болай да көйсезләнеп тора күз тия күрмәсен тагын Баланың битен ябу Гөлчирәгә ошап бетмәде — Мине белмисеңме әллә? Кешегә гел изгелек эшләргә генә тырышам — Ул тагын да якынрак килеп, борыны белән чак кына Зәйтүнәгә бәрелмәде — Болай бала күтәреп иртә таңнан ни кыдырып иөрисең? — Зәйтүнәнең эштән китәргә җыенуын белгәч— Чумаралы эш таптыңмы. чукынчык9 — диде — Әле тогәл белгән эшем юк. сәүдәгә күчсәмме әллә дигән идем — Дорес эшлисең! Монда, базарда, җыен жулик арасында яшь гомереңне бушка уздырып йормә1 Зәйтүнә кооператив техникумында укуы белән мактанып алды Каядыр бик ашыккан Гөлчирә кинәт юлын үзгәртте озми-куймый Зәйтүнәне үзләренә керергә кыстады Ул баш тартты — Директорны күрәсе бар. гариза калдырырга кирәк — диде — Ашыкма ул анда юк Мин контордан кайтып киләм Николаи Семеновичны каядыр киңәшмәгә чакырганнар Төштән соң гына булачак Зәйтүнә аптырап калды, Гөлчирә үтереп кыстагач аңа иярмичә булдыра алмады Бүтән вакытта өйгә капкадан үтеп керәләр иде бу юлы Гөлчирә аны арт ишеккә алып китте Арт ишектән керүнең серен Зәйтүнә бераз соңрак төшенде Запас юл туп-туры кухняга алып керде Анда, өстәл артында майкачан гына утырган Юнысны күргәч. Зәйтүнә артка чигенде Кире чыгарга олгермөде. Гөлчирә шартлатып ишекне ябып куйды Кунак Юныска ошамады әлбәттә Ул аңа кырынкырын карап торды да майлы кулын чигүле тастымалга сортө-сөртә икенче бүлмәгә кереп китте, бер сүз дә эндәшмәде — Бу адәм күзен тозландырып иртә-таңнан нишләп сездә утыра?- диде. кыекмыек сөйләшә белмәгән Зәйтүнә Юныска карата эчендә сакланган нәфрәтен тыярга көче җитмәде Гөлчирә аның өче сүзләрен ишетмәмешкә салышты Ботен кыяфәтеннән Зәйтүнә чиксез нәфрәт белән караган бу кешенең монда булуына сөенгәнлеге чамасыз шатлануы сизелеп торды Зәйтүнәне шул кешене күрсәтү максаты белән генә алып кергәне дә ачылды Гөлчирәнең авызы колакта кая басканын да белми аннан-моннан ризыклар алып өстәлгә тезә башлагач кына телгә килде ул — Син ишетмөгәнсеңдер шул. без Юныс белән кушылдык бит Ул шундый әйбәт көше. тфү. тфү. күз тия генә күрмәсен’ Минем дө бу кадергә ирешер көнем бар икән Ботен эшемне эшли, суыма кадәр китереп куя Кем әитмешли. көнлеге дә бар. төнлеге дө хәйран! Бәхет дигән нәрсә, бер килә башласа, килә икән ул аны тыеп та булмый икән Кеше арасына чыксак та. өйдә утырсак, та бер-беребездән күз ала алмыйбыз1 — Леша кайда? — Аерылдык! Котылдым, илаһым Кирәк бит шул шимбәгә алданып гомер юлыма кара тап төшереп йөргәнмен* — Күптән күренгәне юк. мескеннең, шәһәрдән үк киттеме әллә9 — Итәрсең аны мескен* Бар* Йортны бүлде ишегалды ягы аңа калды мин менә арт яктан юл ачтым 17 Зәйтүнә үзе дә сизмәстән онытылып, Гөлчирәнең сүзләрен нык кызыксынып тыңлап утырды Әйе, ул бәбәй табып йөргән арада дөньяда зур үзгәрешләр булып узган — Кара җәяүгә калдырып була иде явыз шимбәне, алла бәндәсе бит. кызгандым! — Кара җәяүгә, дисеңме? Абау! — Йорт минем исемдә, бөтенләй куып чыгарсам да. хакым бар иде Атналар буе аягыма егылып елады. Күпне күргән, утны-суны кичкән хәйләкәр яһүд Мандрус үз гомерендә беренче мәртәбә ялгышты Ул Гөлчирәне ахмак бер хатынга санап эш башлаган иде. Беренче көннәрдән үк Гөлчирәне яратмады, тора башлауларына ярты ел дигәндә, бөтенләй күрә алмас булды Ләкин ялгыш адым атланган. Леша Гөлчирәгә аягы-кулы белән бәйләнгән иде Йорт Гөлчирә исеменә сатып алынды Өстәвенә, никахлар да законлаштырылмаган Законлаштырырга да мөмкин түгел, чөнки Мандрус беренче хатыныннан аерылмаган, аерылырга исәбе дә юк Мандрус тегендә чакта нәни генә промкомбинатта директор булып эшли иде Кирпеч сугалар, йон тетәләр, итек басалар, кыскасы, халыкка ни кирәк, вак- төяк эшнең һәммәсен башкаралар иде Аның эзләренә басып килүләрен милициядә эшләүче милләттәше хәбәр итте «Эзеңне суыт!» — диде Мандрус тиз-тиз җилкәннәрен күтәрде һәм ерак Казанга килеп урнашты Салган баштан. Гөлчирәнең утлы кочагында исен җуеп, йортны аның исеменә яздырып ташлады. Койрыгы бозга катты шул Манд- русның, югыйсә ул зиначы хатынны күптән ташлап китәргә вакыт иде Гөлчирә шактый нык шомарган иде инде, ул сукбай Мандрусны нинди язмыш йөрткәнен тиз аңышты Яратты да шул каһәр суккан яһүдне! Никахлашырбыз, дип уйлады, алдында ал да гөл булды, Лешаның бөтен теләкләрен үтәде, туганнарына, якыннарына караңгы чырай күрсәтмәде, балалары килгәндә дә чәче белән җир себерердәй булып бөтерелеп йөрде Тора-бора күңеле суынды, туймас тәне бер ир белән генә яшәргә риза түгел иде аның Янып-көеп йөргәндә. Юныс очрады Юныс Гөлчирә җәтмәсенә эләктеме, әллә киресенчә булдымы, алар дөньяларын онытып бер-берсенең кочакларына ташландылар Азагын уйлап та карамыйча. Юныс кочагына кергән хатын берзаман мәхәббәт колына әйләнде Тормышның күп якларын татырга өлгергән Гөлчирәне сөю сукырайтты. Ул Юнысны да үзе кебек сөю утларында яна-көя дип уйлады Юнысның исә эш бүтәнчәрәк иде Алар хатыны белән этле-мәчеле яшәделәр Хыянәт иткән хатынына Юныс берчакта да рәхим-шәфкать күрсәтмәде Тормышның азагы аерылу белән бетәчәген хатын тиз аңлады. ике баласы өчен каерып алимент ала башлады Алименттан калган хезмәт хакы, ашау белән тәмәкегә көчкә-көчкә җитә иде Сөяркәләрне еш алмаштырган, өч-дүрт хатын белән төрлечә шукланырга гадәтләнгән Юныс үзе омтылган байлыкны, үзе ясканган иркәлекне Гөлчирәдә тапты Гөлчирә аны ашатты, эчертте, киендерде Юныс өйгә килгәндә табында иң затлы эчемлекләр, иң татлы ризыклар була иде Барыннан да бигрәк, аның моңарчы Гөлчирә хәтле ярата белгән, ша- шып-шашып сөйгән хатын-кызны очратканы юк иде Кайнар мәхәббәтләре уртак иткән яшерен фатирга гына сыймый башлады. Леша өйдә юк чакларда ул Гөлчирәләрдә кунып калуны гадәткә кертте Ул кичне дә шулай булды Мандрус атына директорны утыртып якын районнарның берсенә киткән иде Алар анда колхозлар белән договорлар төзергә, аралашу юлларын киңәйтергә тиешләр иде һәр елны җөй башында колхозлар базарга яшелчә китереп сатарга йөкләмә ала. димәк, колхоз яшелчәсен ташый, ә базар аңа уңайлы ларегын бирә, бүтән шартларны тудыра Мондый командировкадан көнен генә кайтып булмый, кайвакытта сәфәр атналарга сузыла Форсаттан файдаланып. Гөлчирә белән Юныс үзләре теләгәнчә иркенләп, кәеф-сафа корырга тотындылар Башта коньяк эчтеләр, аннары шампан шешәсен ачтылар Юныс комарланып акны да татып карады Торле эчемлек бергә буталып. Юнысны камыр кебек изде Гөлчирәнең моңа әлләни исе китмәде, күбенгәнче эчкәндә дә, Юныс ирлеген югалтмый торган иде Ул аны иркәләп чишендерде юындырды анадан тума калдырыл караватка илтеп салды Үзе дә чишенеп аның янына менеп ятты, торле ысуллар белән Юнысны уятырга. дәртен кузгатырга тырышты Яраткан кешең хакына ниләр кыланмыйсың да. ниләр эшләмисең?! Ләззәтнең иң югары ноктасы җитеп. Юныс мышнап, Гөлчирә татлы рәхәт татыганда, урам яктан капканы дөбердәтергә тотындылар Гөлчирә башта берни ишетмәде ишеткәч тә исе китмәде, ләкин дөбердәү кимемәде, арта гына төште Ул сукрана-сукрана тәрәзә янына килде һәм пәрдәнең ябылып бетмәгән бер читеннән урамны күзәтте Анда капка төбендә җигүле ат тора иде Димәк. Леша кайткан Монысын көтмәгән иде Гөлчирә бер мәлгә югалып калды Нишләргә'7 Юнысны кая аткарырга*7 Аягына басарлык хәле булса, ул аны арт ишектән чыгарып кына җибәрер иде. хәзер аяксыз-кулсыз эреп ята Чыгарып җибәрү турында уйларга да ярамый Беткән баш беткән, ни булса булыр Гөлчирә тавыш-тын чыгармыйча тик кенә утырырга карар бирде Леша дөбердәтте, дөбердәтте дә койма аша сикереп, капка келәсен үзе ачты Җиде катлап сүгенә-сүгенө атны ишегалдына кертте, ишеккә килде — Галя. яхшылык белән ач' — дип акырды ул Атны тугарып, эшен бөтергәч балта тыгып өй ишеген каерырга тотынды Ишек имәннән, нык алай гына бирешә торган түгел иде Барып чыкмагач, ул тәрәзәгә кагылган тимер рәшәткәгә ябышты Рәшәткә дә балтага гына бирешмәде Леша сүгенде карганды, хәле бетеп бераз тынып торды Куркытып эш чыкмаслыгын аңлагач юмаларга тәмле телләнергә кереште — Галя. күгәрченем Бепөм. син ойдө ялгыз түгел Яныңда яткан кешене дә козгедәгө кебек күрел торам Ач. бәгырем ачсаң, гафу итөм Аның күңеленә шик төште булса кирәк, әллә чыннан да өйдә юк инде, дип үзүзенө сөйләнеп куйды Шиге озакка бармады ишегалдын яңгыратып акырып җибәрде — Юк. син өйдә1 Ишек ачмыйча котылырмын, дисеңме? Хәзер милиция алып килөм дә ватып керебез' Тавышлар тынды. Леша юкка чыкты Гөлчирә аның янавына ышанмады милициядән өркеп яшәгән Мандрус үз йортына милиционер алып киләме соң? Каш ясыйм дип күз чыгара торган зат түгел' Юныс ватык трактор кебек өзөк-озөк гырлап йоклый Татлы җүпөрлеклөр белен башланган тон таңга кадәр газапка өйләнде Тәрәзәгә таң яктысы төшүгә ул Юнысны уятырга тотынды Колагын уды тешләде, кабыргасын төрткәләп изде ниһаять Юныс күзен ачты Торып утырды, бур мәче тослө ялт-йолт каранды тире-ягын күзәтте Аның бөтен тәне ут кебек яна. теле аңкавына ябышкан башы тубал кебек авыр иде Гопчирө аңа стакан тутырып аракы салып бирде Шуны эчкәч кенә Юныс өз-мәз аңына килде — Леша кайтты бит' — Кит аннан1 Кайда ул? Юныс ыштанына ут капкандай сикереп торды Гөлчирәгә аның кыяфәте бик мәзәк тоелды , — Мин сине шушы кадәр куркак, дип уйламый идем — диде ул гарьләнеп Чалбар төймәләрен каптыра алмыйча интеккән Юныска киенергә булышты Юныс җәнҗал чыгудан бик курка иде Лешаның куллары корөк кебек тукмый башласа кая керер тишегеңне тапмассың Тукмап кына калса бөр хәл эш урыныңа хәбәр итсә нишләрсең*7 Ишектән башта Гөлчирә чыкты, ары-бире урамны карал керде. Кеше-мазар күренмәде Юнысны озаткач та Гөлчирә иркен сулап куйды Күңелле җыр мырлыймырлыи киенде, эшкә барырга әзерләнде Инде тынычланып ишегалды якка чыкса, күзе шар булды Анда эт баш. сыер аяк иде Леша ярсып-ярсып нидер эзләгән, ахрысы, көндез кав- казлылар кертеп өйгән әрҗәләрне пыран-заран китергән, җиләк-җимештән бушаган тартмаларны таратып аткан Атны лапаска кертеп башын күтәреп бәйләп куйган Үзе арбадагы печәнгә ятып йоклаган Гөлчирә атны чишеп иркенгә җибәрде, кызганды бичараны. Лешаны аягыннан өстерәп җиргә төшерде, чәрелдәргә тотынды — Син нәрсә? Коммунизмга чыктыңмы9 Капкаң ачык Ишегалдында ничәмә-ничә мең сумлык товар өелгән Югалса, бетең белән түләрсеңме? Леша тезләнде, торып басты, йодрыгын Гөлчирәнең күз төбендә уйнатты — Фәхишә син. уйнашчы1 Тәмам аздың, мине үз өемә кертмисең! — Ах, син миңа кизәнәсеңмени9 ! — Гөлчирә уңлап-суллап Лешаның яңагына чалтыратты да акырырга кереште— Караул, үтерәләр! Коткарыгыз! Үзе акырды Гөлчирә, үзе һаман Лешаны яңаклады яңаклары кабартма булып пешеп чыкканчы тукмады, тамагы карлыкканчы кычкырды — Мин өйдә юк идем, ахирәт дусларыма барган идем, шунда кунып калдым Кайтып керсәм, капка ачык— Ул сумкасыннан ачкыч алып йозакка үрелде— Энекәчем! Әллә каера ук башлаган инде! Ни хакың бар ишеккә тотынырга9 Төрмәдә чертәм мин сине! — Мин сине өйдә бикләнеп утыра дип уйладым бит.. — Ах. оятсыз! Ах. җирбит! Песием булып өйгә кергән Леша чөйдәге кепканы күрүгә канатланып китте — Әһә! Кем кепкасы бу? Әйт! Гөлчирә күзен дә йоммады — Кичә райбашкармадан синең койрыкларыңны — Кавказ халыкларын тикшерергә килгәннәр иде. шуларныкы онытылып калгандыр — Бу кепканы мин мең чакрымнан таныйм! — дип дулады Леша. — Таныйсыңмы9 Бик шәп! Әйе. ул минем сөяркәмнең кепкасы! Җиттеме9 Җитсә шул. бүген үк күземнән югал! Чыгып кит' Леша эшнең зурга киткәнен чамалады, сабыр гына ялына башлады — Галя. ипләп кенә сөйләшикче Мин сине акыллы хатынга саныйм Ниткән эш инде ул ике ир белән тору? — Син ике хатын белән торасыңмы9 Торасың! Кызды Гөлчирә, тузынды Гөлчирә, ахыр чиктә алар йортны икегә бүлергә. ишегалды ягын атлы Лешага калдырырга килешенделәр Бик бирмәс иде Гөлчирә ишегалды ягын, Леша аның бик күп этлекләрен белә шул1 Чынлыкта Гөлчирә базарда күз буяр өчен генә эшләп йөри База-кибетләрдәге күп санлы танышлары Гөлчирә аша менә ничә еллар инде кара эшләрен тормышка ашыралар Кибетләргә сирәк кайта торган кыйммәтле товарларны аның йортына күпләп китерәләр дә ул аларның бәяләрен өч-дүрт тапкыр арттырып, ваклап озата Элемтә җебенең очы кайларга гына тармакланмаган да. кемнәргә генә барып тоташмаган Ишле әшнәләренә таянып Гөлчирә моңарчы тыныч диярлек яшәде Әгәр Леша белән араны бозып ямьсезләнсә бер ул гына түгел, бик күпләр шытырдап яначак Леша арбасында төннәрен бу йортка кайткан товарларны берәр заман белсәләр .. Ишегалдында яше- лчә-җимеш күз буяу гына алар! Гөлчирә шәһәрнең вак балыгы түгел чуртаны, ул бик күпләрне тозсызборычсыз кабып йота ала Гөлчирә дә исән. Леша да тук калырга тиеш Шуларны истә тотып, телләренә төер чыкканчы бер ызгыштылар да тынычландылар, өйне нотариальный контора раслаган, договорга теркәлгән пландагыча бүлеп һәркайсы үзенчә тормыш итә башлады Лешадан котылып аралар тәмам өзелгәч. Гөлчирә Юнысны тулаем үзенеке итәргә карар кылды Гөлчирә төшеп калган хатынмы әллә7 Күрсен Леша күрше-тирә гайбәтчеләре, базар көнчеләре күрсен — нинди генә ирләрне дә карата ала Гөлчирә! Ишек икенче яктан ачыла башлагач. Юныс Гөлчирә янына ешрак килеп йөрде Бераздан бөтенләй күчте Хатын-кыз куянга дип оста корган ауга кайчагында шактый шомарган төлкеләр дә каба икән' Шәһәр аһ итте кушылганнар диме? Юныс белән Гөлчирәме7 Юныс эткә дә камыт кигерткәннәр икән Гөлчирә Юнысның үз янына күчеп килүе белән генә канәгатьләнмәде, ул бик күптәннән законлы, никахлы ир белән яшәргә тели иде Алдагы конне дә уйларга кирәк, ул кемнән ким? һәр иртәдә йокысыннан сикереп тора да көзге каршысына барып баса, өйләнө-тулгана корсак асларын сыпырып карый, ботын аерып куя. боргалана артын сикертеп җибәрә Юк, берәүдән дә ким түгел1 Бөтен җире килгән һәммәсе сокланырлык Гәүдәсе тутырган тавык кебек урамнан ул үткәндә борылып карамаган ир юк. кайберәүләр ваемсызрак үтеп китә башласа, күңеле котырган Гөлчирә бер-ике тапкыр артын уйнатып ала. алары да аңа ияреп байтак җир баралар Юнысны гына бөкләп сала алмаслык хатынмы ул? Гөлчирә кулында коралның иң шәбе — затлы хатын-кыз тәне Гөлчирә атна буе Юнысны куеныннан чыгармады, юлына ак җәймә булып ятты, илдә юкны пешереп сыйпады, алдыннан шешәне өзмәде Ун көннән никахлашу турында сүз кузгатты Башта әз-мәзләл кенә сүзен тамызды, очраклы гына телгә керткәндәй кыланды тора-бара сүзне куертты һөҗүмгә үк күчте - Аерылышу- дигән сүз арага кергәч Юныс кара янды Әйе. хатынын яратмый иде ул аларның бик күптәннән янәшә ятканнары юк. әмма үзенә хыянәт иткән хатынны аерып җибө рү — аны бәхетле итү дип санады Юныс Аермау хатынына мәңгелек җәза иде Шул җәзадан төм таба иде Юныс Ләкин хатын-кызның иблисе булган Гөлчирә Юныска да ачкыч яратты Юныс үзен үтә эшлекле, топле финансист дип исәпли иде Гөлчирә аның шушы йомшак ягын үз файдасына борды Кая гына бармасын кемне генә очратмасын Юнысны туктаусыз мактады -Безнең Юныс Гыйпьмөтдиновичмы? Райсоветта иң абруйлы кеше Алдагы сайлауларда аны депутат итмөк- чөлөр Козгө орден да алачак Депутат та булыр, орденын да алыр аның кебек уңган, аның кебек таләпчән финансчы шәһәрдә юк Мөдир авылгамы, анда-монда барса урынына гел Юныс Гыйльмет- диновичны калдыра Кайтса шакката — эш тагын да алгарак киткән' Дөресен генә әйткәндә. Юныс Гыильметдинович — районыбызның хуҗасы ул!» Тәки шул ягы белән алдырды Гөлчирә, аның авызыннан чыккан сүзләр уравыч юллар үтеп, кибетчеләрнең кассирларның йорт хуҗаларының колакларына кереп, телләрендә чүкелеп шомарып барыбер Юныска килеп җитәләр иде Гомере буе депутат булырга хыялланган орден алуны төшләрендә күреп җенләнгән Юныс Гөлчирә мактауларыннан соң эреде никахны законлаштырырга ризалыгын бирде Ләкин бу тиз генә була торган эш түгел иде чонки Юныс беренче хатыны белән аерылышмаган Юнысның кем икәнен, эче-тышы шакшы булуын Зәйтүнә бик яхшы белсә дә Гөлчирәне бүлдермәде, өйдә, сөйләсен, дигән кебек, авызын ачып икө-оч гапкыр иснәп тә алды Гөлчирә шкафның иң ерак бүлемтегеннән балага бүләкләр тартып чыгаргач, йөзе ачылгандай булды Бүләкләре затлы иде Барыбер түзмәде үзен бик кызыксындырган мәсьәләне ачыкларга теләп, күңелен кытыклаган сорауны бирде — Голчирә апа. сез язылышып торасызмы соң? Көтмәгәндә бирелгән бу сораудан Гөлчирә сикереп куйды, авызы ерылды — Син мине кем дип беләсең9 Законсыз ир белән тораммы соң мин, Зәйтүнәкәем9 Язылышмыйча мин аны якын да китермәдем Ә тегендә, базарда дим, анда һәммәсе дә уен гына иде. шаярышып маташтык без Язылдык1 Язылмаган кая ул? Тагын сиңа гына әйтәм. матри. бусын чәчеп йөрисе булма, никахны да укыттык Мин коммунист, дип карышып тормады, риза булды Синдәй затлы хатын хакына, бөтенесен эшлим диде Юныс Сәгать буе мактау йөк бушатучы белән яшәп яткан Зәйтүнәнең кытыгын китердеме, ул. сиздермәстән Гөлчирәгә карап, кадап алды — Леша белән дә язылышкан идегез алайса? — диде — Язылышмасак та, без аның белән никахсыз түгел идек Никахны карт хәзрәт үзе укыды Мөселман булмаса да чын күңеленнән ризалык бирсә никахыгызны дөрес була, диде Никахсыз килеш ирләргә кулымны тоттыраммы соң мин? Равил көйсезләнеп елый башлады Зәйтүнә никадәр тырышса да. улының елавын туктата алмады, күңеленнән, күзе тидеме әллә бу ялганчының, дип уйлады, китәргә җыенды — Абау, кая ашыгасың, туйганчы бер сөйләшеп тә булмады ич! Аш салдым рәхәтләнеп тамак ялгарбыз. Сыйланырбыз — Бүтән вакытта иркенләп килермен — Ут капкан кебек булды инде бу Йә нигә шулкадәр ашыгасыңдыр? — Директор кайткандыр, тагын чыгып китүе бар Тизрәк күреп калыйм инде — Директор качмас иде әле. — Ашыкмыйча да ярамый Эш табарга да кирәк әле миңа Зәйтүнә үз хәлен, ниятләрен сөйләп биргәч. Гөлчирә борынын җыерып уйланып торды — Болай итәбез.— диде ул, нидер исенә төшкән кебек булгач,— промторгның кадрлар бүлегендә минем бер яхшы танышым бар — Гөлчирә апа. җаным1 Яхшылыгыңны мәңге онытмас идем! Эш эзләүдән җаны-тәне курыккан Зәйтүнәнең күзенә Гөлчирә бу мәлдә коткаручы фәрештә булып күренде — Үзең беләсең, майламасаң, таба купмый Бик яхшыларын гына сайлап ике тавык табып керт. Кичләтеп кенә мин танышымның өенә барып кайтырмын Моңарчы да сүземне кире какмый торган иде инде бөтен шәһәрне үз кулында тотучы Юныс хатыны да булгач нужели тыңламас икән? Зәйтүнә Гөлчирәгә ышанып бетмәде бетүен аның шапырыну гадәтен белә иде. нишлисең, ике тавык каян килеп кая китмәгән сынап карарга булды Җилгә очса очар, баш бәһасы түгел XV Районда хезмәт куймыйча гына баеп ятучы, көрем алучы бәндәләрне ачыклау буенча комиссия эшли башлады Комиссия район советы депутатларыннан төзелеп, аның составына, депутат булмаса да Юнысны да керттеләр Бу аның райфода налоглар буенча өлкән инспектор булуын исәпкә алып эшләнде Исемлек газетада басылды Йа Гөлчирәнең көне килде исемлек басылган газетаның иөзләбен алып таныш-белешләренә таратты. Лешаның борын төбендә сәгать буе җилфердәтеп торды бел. бәялә — тутаң кем белән яшәп ята! Гадәттә, районның налог һәм җыемнар инспекциясендә кемнең нинди керем исәбенә яшәве турында азмы-күпме мәгълүмат тупланган була Аның хезмәткәрләре аерым кешеләрнең керемнәрен исәпләп баралар елныкын елга теркиләр Бүгенгесе иртәгә ярамый, дигәннәр бу күрсәткечләр еш кына үзгәрә тора берәүләрнең кереме кими икенчеләре баюның астыртын юлларын эзләп табалар финанс оешмаларыннан яшереп әллә ниләр кыйраталар Дөнья яралганнан бирле исәп-хисап, акча тирәсендә оста куллар ут уйнатканнар моның меңнәрчә ысулларын уйлап чыгарганнар Шикле хәбәрләр ишәйгәндә астыртын эшкуарлар барлыкка килгәндә райфо әнә шул мөһим чараны эшкә ашыра башлый, җаваплы комиссия төзелә Райком тәкъдиме белән комиссия рәисе итеп депутат Волков сайланды Полковник Волковның төп эше акча тирәсеннән шактый читтә булганга (ул районның хәрби комиссары), булдыра алмам, фәлән-төгән, дип каршы килеп тә маташты Ләкин партия куша икән — алынасың, эшлисең, тының да чыкмый — Сезнең урынбасарыгыз Юныс Гыйпьметдинович, эш белән яхшы таныш көше, сезгә гомуми җитәкчелек вазифасы йөкләнә,— диделәр аңа Юныс үзен рәис итеп куярлар дип өметләнеп йөргән иде Волков сайлангач, кәефе кырылып, шактый вакыт койрыкны сыртка салып йорде Волков аңа ышанды, ә Юныс эшкә күрәләтә аяк чалды Ярты ел чамасы үткәч шул мәсьәләгә багышлап шәһәр күләмендә киңәшмә үткәрделәр, киңәшмәдә райбашкарма рәисенә нык кына эләкте Астан, өстән каен себерке белән пешекләделәр аны Рәис, киңәшмәдән кайтып керүгә, Юнысны чакыртып алды һәм киңәшмәдә алган -эсседөн- аңа да олеш чыгарды Сөйләшү бик кискен барды рәиснең шулай кызганын Юныс беренче тапкыр күрде Соңгы сүз усал хөкем булып яңгырады — Атна эчендә эшеңне рәтләп куймасаң. үзеңә үпкәлә' Бу сүзләр Юнысны куркытырга тиеш булса да ул рәиснең кисәтүен үзенчә кабул итте Райбашкарма рәисе — районның алласы ул. димәк. Юнысның абруе Волковныкына караганда зуррак булып чыга, сәяси яктан үтә җаваплы эшне аңа тапшыралар' Райбашкарма рәисе Волковны бар дип тә белми. Юнысны пыр туздыра, аңа куша аңардан нәтиҗә котө Мондый очракта ничек куанмыйсың да. ничек шатланмыйсың? Кош булып очып йөри башлады Юныс Гыйльмөтдинович. бөтен көчен куеп кушылган эшне үтәргә әзерләнде Райбашкарма рәисе бу хәлдән соң аны тагын да югарырак күтәрәчәк! Ике кон эчендә ул урам комитеты рәисләрен үз кабинетына җыеп алды, иң ерак, иң аулак урамнардан рәисләрне таптырды Кемнең ничек сулаганын, төтеннәре кай якка авышканын анардан да яхшы бөлүче бармыни? Ярты төнгә кадәр утырып, алар эшнең тәртибен билгеләделәр. Юныс Гыйльмөтдинович алар алдында «дәүләт күләмендәге зур бурычларны- куйды Иртәгәдән башлап ул урам комитеты рөислөрөнөң эшен күзәтү астына алачак, дәүләтне алдап, баеп ятарга маташкан ачкүзлөрнө дөньяга чыгарачак' -Кемнән, кайсы төбәктән эш башларга9 - — дип озак уйланды ул Туп-туры атарга кирәк иде аңа атарга да тидерергә' Бөтен район киңәшмәләрендә аны кыюлык тапкырлык мисалы итеп сөйләсеннәр' Уйлый торгач, тапты тагын — -Нахальный посөпок-ка барасы итте Күп еллар элек бу бәләкәй генә, онытылып калган бер урам булган Утызынчы еллар башында колхозлардан качып өлгергән тәвәккәл кешеләр шәһәрләргә агылган, күпчелек читтөчоттарак утырган урамнарга килеп сыенган Эш җае да чыккан аларга. яңа төзелә торган электр станциясенә эшче куллар кирәк булган Күчеп килүчеләр яңа төзелешкә төрпе эшкә ялланганнар Үзләре янына авылда калган хатыннарын бала-чагаларын, агай-энеләрен алдырганнар Рөхсәтсез салына торган йортлар һаман ишәйгәннәр урамга урам кушылган, урам шәһәр эчендә калган Шәһәргә кушылса да. аның - Нахальный поселок- дигән кушама ты ябышып калган Анда инде менә ата караклар, мал җыярга яратучы, акча эшләүнең мең ысулын үзләштергән кулак калдыклары! Төбәкнең урам комитеты рәисе булып аның бик якыны Лагутченко Григорий Лукич дигән кеше эшли иде Ул да читтән килеп утырган кеше Сугышка бармаган Лагутченко. милициядә эштә калган Пенсиягә чыгу белән шушы поселокка тап булган, таза тормышлы берәүгә фатирчы булып кергән акча түләп торган Төннәрнең берсендә йорт хуҗасын -халык дошманы- дип төрмәгә илтеп япканнар, ирсез калгач • до- шман-ның хатыны Украинага кайтып киткән Алты почмаклы, калай түбәле йорт Лагутченкога күчкән, хәзер шул йортның законлы хуҗасы булып санала Урам комитеты рәисе поселокта чикләнмәгән властька ия. Аның рөхсәтеннән башка бу тирәдә чебен дә очмый Кем дә булса тел тибрәтергә йөрәксенеп бер генә сүз ычкындырсын, Лагутченко аны авыр сүзләре белән күмеп ташлый. — Комитет булып эшләгәнем өчен мин хезмәт хакы аламмы?! Юк! Коммунист буларак, мин ил файдасы өчен тырышам Җәмәгатьчелек тәртибендә тир түгәм мин! Дөрес, ул хезмәт хакы алмый, мәгәр аның килерен санап бетерә торган түгел Поселокта өч йөздән артык хуҗалык исәпләнә Аларның һәркайсы хайван асрый, бәрәңге, яшелчә үстерә Күбесенең алма бакчасы да бар Шул күпчелек үзләреннән артканын базарга чыгара Базарга барыр өчен белешмә кирәк Тәртип шулай куелган Белешмәне Лагутченко гына бирә ала Тегенди-мондый белешмә сорамый базар, аңа штамп куелганы мөһер сугылганы кирәк Сатарга алып барыла торган товарның күләменә карап, Лагутченкога акча түләнелә Буш кул белән килсә, рәис сөйләшеп тә тормый Паспорт аласыңмы, алыштырасыңмы пропискага керәсеңме — баш орып урам комитеты рәисенә барасың Әгәр бусаганы майламасаң. атналар буе тинтерәп йөрисең Кергән йомышлылар белән дә сөйләшә белә ул Коры акча белән генә эшең барып чыкса, син — бәхетле Әле Лагутченконың тамагын чылатырга, акчаны -юешләргә- дә кирәк Аның халыкны кычкыртып талавын бөтен поселок белә, ләкин законсыз эшләренә бөтен кеше шулкадәр күнеккән ки. оятсызлыгын гадәти эш итеп саныйлар Кемнәрдер, ачулары чамадан ашып, райбашкармага шикаятьләр язып карадылар, тикшерүчеләр дә килгәләде. үзен абындырырга теләүчеләрне рәис белеп алды һәм аларга көн күрсәтмәде. үч алды Аерым кыю бәндәләр Лагутченко патшалыгын ташлап читкә киттеләр Юнысның да аны тикшерергә килгәне булды, бер-ике генә түгел күп килде. Лагутченконың тыелган -налоготворчество" белән шөгыльләнүен килгән саен ача торды, рәисне җинаять җавапчылыгына тартасы урында, шикаятьчеләрнең исемнәрен ачып бирде, рәис белән берлектә аларга үчләште Очрашсалар, авызлары — авызда, өстәлгә кукраеп шешә менеп утыра да алар җан дусларга әйләнәләр Сыйлау, дигәннән, аның рәтен Лагутченко кадәр белгән кеше бармы икән бу дөньяда'’ Кирәкле кешесен күбенгәнче эчертә белә ул Кунак киткәч, халыкны да туный һәркемнең җиде тиресен салдыра Тикшерүчеләр, комиссияләр аның янына туктаусыз йөреп торалар Теләсә-теләмәсә дә эчәргә туры килә Эчемлеккә, кызмача йөрүгә шул кадәр күнеккән, аекмы ул исерекме — аны шайтан үзе дә аера алмый. Дөнья сасытып авызыннан сарымсак исе аңкый, ятрак кеше алдында авыз ачуга зарлана башлый — Картлыктан яман нәрсә юк. и туганым' Бөтен әгъзалар какшады чыгырыннан чыкты, уртның рәте китте, зинһар, гаеп итмәгез инде сарымсак ашаган идем.— дип зарланырга тотына Райбашкарма рәисе нык кына пешекләп чыгарганнан соң. Юныс әнә шул кеше янына барырга карар кылды Заманында атаклы чик сакчысы Карацупаның «Индусы- гына түгел Лагутченко этнең эте җиде күзе дүрт колагы бардыр дип белерсең аны Юныс килгәндә Лагутченко барабан корсагын уып капка төбендә басып тора һәм кемгә бәйләним икән дә бүген кемне сыгыйм икән дип баш вата иде Юнысны күргәч күңеленә йөри бу туймас тамак дигән уй йөгерсә дә. башмак иреннәр ерылды, йөнтәс керфекләр арасына кереп чумган ун тиенлек акча хәтле генә күзләр җемелдәде Лагутченко үз йортының кече ягын урам комитеты өчен тота үзенө- үзе аренда хакы түли, -дәүләт хезмәтен башкарыр өчен», кече якка махсус ишек тә тиштергән иде Конторага керделәр Григорий Лукич сыңар тәрәзәнең пәрдәсен төшерде пәрдәнең почмакларын тартып куйды Хәзер тынычлап утырсаң да була, пәрдә томаланган икән, ут чыкса да бүлмә ишегенә кагылучы булмаячак Көтелмәгән хәл булганда, дивар артындагы хатыны уклау белән стенага бөрә дә мич артына чыга торган яшерен тишектән иренә хәбәрне җиткерә Элемтә җайланган, саклык чаралары күрелгән Әллә ничә хуҗага хезмәт итеп, почмаклары яньчелеп беткән тимер сейф ачкычы Григорий Лукичның тәресе белән муенында иори Ә сейфта хәер, нигә ашыгырга’ Ачылгач, эчтәге хикмәтләрне күрербез. Юныс хәл-әхвәл сораштырганда да күзен сейфның ачкыч тишегеннән алмады тамак төбе кымырҗыды борыны туктаусыз кычытты Ул. сүз башлаганда җөмләсен әйтеп тәмамларга ашыкмый иде бер-ике сүз әйтә дә тына, көттерә тыңлаучының тәңкәсенә тиеп бетә — Миңа нинди олы эш тапшырганнарын син Григорий Лукич, ишеткәнсеңдер инде Бөлөм Разведкаң шәп эшли Инде шул. хөкүмәт заданиесен үтәргә дип синең катыңа килгәнмен икән Беренче итеп сиңа килдем' Бәялә моны* Партия-хөкүмәтнең сиңа булган ныклы ышанычы турында сөйли бу. Григорий Лукич' Лагутченконың берни ишеткәне булмаса да. ул Юныс авызыннан чыккан һәр сүзне куәтләп, ияген кагып партия һәм хөкүмәт кушкан һәр эшне үтәргә әзер икәнлеген белдереп, иелә төшеп, бик бирелеп тыңлады Авыз ачарга базмады, әлерәк кенә бер тустаган спирт түнтөйтеп чыккан иде. әңгәмәгә керешер алдыннан Юнысның да аөыэын майларга кирәк, шул чагында гына рәис иптәш иркенләп тыңлар да кирәк урында гына үз сүзен дә әйтер Юнысның кереш сүзе шактыига сузылды ул сөйли торды, Григории Лукичның кулы изүенә кереп китте мавыгып онытылып башта көмеш тәресен тартып чыгарды аны ашыгыч кына яшерде, сейф ачкычын муеныннан салдыргач аны тантаналы факел кебек югарыга күтәреп күрсәтте Юныс сүзен бүлмәде сейф ачкычына ияреп тишеккә керде, эчке бүлемнәрдә тезелеп утырган шешәләрне, ысланган дуңгыз маен, камыт бөятедәй бөгәрләнеп яткан колбасаларны банкада тозланган гөмбәләрне күргәч, бер минутка телен тыйды да ашыгып-кабаланып сүзен йомгаклады соңгы сүзләре авызына йөгергән төкереккә батып калды Лагутченко аның чирек сәгатьлек сүзеннән шуны аңлады -Дәүләтне имеп ятучы бурны табарга кирәк'- Бары шул гына Аның өчен чирек сәгать сөйләп тору кирәк идеме соң’ Бур дигәндә Лагутченкога бер сүз җитә -Өс-с!» — дисәләр хәзер табып китерә ул аны — Каракның зурысы булсын яшереп шалкан сатучы белән генә мине -сыйлапҗибәрергә уйласаң, батмый бусы кадерле Григорий Лукич Син миңа район җыелышларында киңәшмәләрдә чыгып фаш итәрлек җинаятьчене тап! Эре балыкны' Намуслы яшәп яткан безләрнең алга барышына аяк чалучы кешеләр кирәк' Лагутченко әле һаман сүз чыгармады ул авыз эчендә ботка пеше pen нидер могөрәде ике катлы ияген селкетеп Юнысны хуплагандай итте ә кулы гөл тик тормады үткен киң пычак белән дуңгыз маен телемнәртә турады колбаса кисеп таратты, гөмбә банкасын ачып аңа бизәкне агач кашык батырды Кырлы стаканнарга мул итеп спирт койды Заводтан урлап чыга торган спиртларекоунвттБгәшәкө исле иде, хуҗа йөзен чытып башын читкә борды Ә менә азык-төлек кибетеннән бүген шәп колбаса китергәннәр, майлары агып тора, тышы елтырый, хуш исе спирт сасысын күмеп тә китте — Тотыйк.— диде ул. ниһаять, стаканны Юныска биреп.— аннары сөйләшербез Юнысның су кушмыйча чиста спирт җибәрергә яратканын белә иде Григорий Лукич, кунакның чыт та итмичә спиртны тамагына коюын күргәч, ыңгырашып алды, үзе дә Юныска ияреп төбенә хәтле чөмерде Ризык капкаладылар. гөмбә, тозлы кыяр ише әйберләрне ярата Юныс, шул җәһәттән Гөлчирә белән талашып та алалар. Гөлчирә, урыс ашы, йә агуланып үләрмен, дип гөмбә ашамый, өйгә дә керттерми Юныс, сүлен тамыза-тамыза, гөмбә урырга тотынды. Сүзгә керештеләр, тагын берәр тустаган эчеп куйганнан соң. сүз җыр булып агылды — Бар андый явыз! — диде Лагутченко— Бар! Күптән койрыгын кысарга иде ул явызның! — Кем ул? — Керосин кибетендә эшләүче Мифтахов! Үткән ел гына бик зурдан кубып йорт эшләтте Тәрәзә наличникларын күрсәң син1 Калкасында ай белән кояш Верандасы пыяладан! Чарлагы да бар. Коймаларны өр- яңадан корды Ишегалдына чит кеше түгел, кош та очып керерлек түгел Кемнән окопаться итә ул явыз? Өч ел элек кенә олы улын башка чыгарды Анда йорт салдылар Каян акча керә? Лагутченко Мифтаховка күптән теш кайрап йөри иде Буып үтерер иде ул аны, моңарчы җае гына чыкмады Күпме еллар монда яшәп урам комитетын, аның рәисен санга сукканы юк Малаена җир алды, берни бирмәде Йорт салып керде — ник бер ярты куйсын саран! Очраганда сәлам бирәсе килсә — бирә, күп вакыт күрмәмешкә салынып үтеп китә Имеш, эшенә соңга кала, ашыга Көтәләр, имеш Көтсәләр. урам кешеләре кадерлеме аңа. рәисме? Ныклап аңлатырга кирәк әле! Хөкүмәт белән партия законны бик вакытлы, бик белеп чыгарганнар Четерекле бер нәрсә бар-барын, Мифтаховларга милиция начальнигы килеп йөри. Лагутченко аның һәр киЛүен махсус дәфтәргә теркәп бара баруын Күпме вакыт капка бикләп утырганнарына кадәр теркәлгән Ул алар артыннан үзе күзәтеп вакланмый, шымчылар җитәрлек, сәгате-минуты белән бөтенесен китереп җиткерәләр Аерата мөһим хәбәрләрне Лагутченко тиешле урыннарга үзе дә җиткереп куя Григорий Лукич Юнысны кисәтергә кирәк дип санады, соңыннан сүзе булмасын. — Син. Юныс Гыйльметдинович. бер нәрсәне исеңнән чыгарма. Мифтахов белән милиция начальнигы — әшнәләр — Әгәр Мифтаховны каптырабыз икән, милиция начальнигының кулы кыска Безнең комиссия турыдан-туры председательгә буйсына.— диде Юныс шапырынып.— Монда барысын да мин хәл итөм! Юныс белән Лагутченко көне буе тирләп-пешеп комиссиягә материал әзерләделәр. Мифтахов турында әллә нинди уйдырмалар табып теркәделәр. Лагутченконың шикләнүе урынлы да иде. Мифтаховның да кулы туры түгел иде турысын, аның керосин саткандагы кыңгыр эшләрен поселокта белмәгән кеше юк. әмма аның урлашканын исбатлау гаять кыен Мифтахов ялгыз түгел, аның артында, кыңгыр эшләренә ярдәм итеп нефтебазада эшләүчеләр тора иде Алар байтак еллардан бирле бергә урлыйлар, нык төйнәлгәннәр, ике арадагы катлаулы эшне районның милиция начальнигы җитәкли иде Райбашкармага прокурорга килгән шикаятьләрне Уваров йомдырып кына ала Лагутченконың әллә кайчаннан шушы шайкага кереп, үзенә дә өлеш алып ятасы килә Райбашкарма рәисе исеменнән эш йөртеп. Гыйльметдинов үзе килгән икән, хәзер ул караклар төркеме Лагутченкодан тиз генә котылачак түгеп йә төрмәгә утырта ул апарны, йә аны тиздән тиңдәш санап өлеш бирә башлаячаклар1 Гаепләү кәгазе язылып беткәч, эчкән саен айный барган Лагутченко башын чайкады — Ай-яй. ышандырып булырмы? — диде— Сүз боткасы күбрәк китте — Ә син шаһитлар тап' — дип боерды Юныс Григорий Лукич уйга калды катыргы тышлы амбар кенәгәсен тартып чыгарып, озак кына шуны актарды — Тәк төк Афанасьевлар кар базы казырга рөхсәт сорыйлар Мифтаховларга күрше генә яшиләр' — Мифтаховларга төнлә бүрәнә китерделәр дип язсыннар Юныс белән Лагутченко уйлап тапкан бурлык фактларын расларлык кулай кешеләрнең исемлеге дә төзелде Аерата юаш кыюсыз, ятим ялпылар шул исемлеккә керде Кайсысына ни кирәк. Григорий Лукич шул нәрсәләрне табырга булышыр Кемне пропискага кертергә кирәк кемгә белешмә бирәсе булыр — Әгәр аларны чакыртып алырга уйласагыз, миңа хәбәр итәрсең Мин аларга тиешле инструктаж ясармын' Лагутченко сүзеннән кире кайткан адәмнәр юк иде моңарчы! Шулай булыр да Шаһитлыкка лаеклы кешеләрнең исемлеге урам комитеты исеменнән язылып. Мифтаховны якты көнгә чыгара торган шикаять хатына теркәлде Соңгы атналарда Юнысның болай онытылып эчкәне юк иде. Гөлчирә дә сүгә, эчеп кайтса, бавырымы, уң касыгымы — нидер котырына Иртәләрен котырып башы авырта Лагутченко Юнысның нык исергәнен башта көлемсерәп күзәтеп торды югарыдан килгәннәрне тәмам хәлдән тайганчы сыйларга ярата иде ул. азакка таба күңеленә шик керде, өенә ничек кайтып җитәр бу бүкән дип уйлады Урам комитеты рәисе Лагутченко бер нәрсәне белми иде хәйләкәр карак Мифтахов та йоклап калганнардан түгел ул да Лагутченконың һәр адымын күзәтеп тора, кем килгәнен, кем киткән — барысын да чуар коленкор тышлы дәфтәренә терки Кече якка ишеге ябылганнан соң. пәрдә төшүен дә стаканнар чыңлавын да. киткән чакта затлы кунакларның култык асларында нинди бүкгөрпер булуын да эре-эре хәрефләр белән беркетә Поселок белән шәһәр арасында йөри торган иске автобуска Юныс артыннан ук ике таза ир менеп утырдылар, болар Мифтаховның улы белән аның кияве иде Алар юлда барганда юк-бар сәбәп табыл Юнысны котыртырга, адәм көлкесенә калдырырга һәм шау-шу чыкса, өлкән инспекторны җылы кулдан милициягә илтеп тапшырырга тиеш иделәр Мифтахов белән Уваров хәбәрләшеп, уйларын берләштереп алганнар иде инде Мифтахов җибәргән кешеләргә тырышасы да булмады автобус кузгалып китүгә үк Юныс тавыш күтәрде ник миңа урын бирмисең дип бер хатынга бәйләнде -Урын таптырырга әллә син алланың кашка тәкәсеме9 Исерек урам эте'- — диде хатын янына шундук килеп баскан иргә Юныс үзенең кем икәнлеген әйтеп шапырынырга, мактанырга. җыелганнарны -җир кортлары- дип мыскылларга кереште Мифтахов малае белән кияве, милиция тукталышына җиткәч. Юнысны ике якган эләктереп җиргә төшергәндә пассажирлар апарны хуплап, Юнысны сүгеп, җир белән тигезләп озаттылар Ул оөнә дә үз аягы белән кайтмады аны милиция машинасы белән китереп куйганнар Әле ярый милиция начальнигы янында аның урынбасары подполковник Арнаутов туры килгән югыйсә, налоглар буенча олкөн инспекторны хулиганлык кылганы, шәһәр транспортында тәртип бозганы очен. ябып ук куячаклар икән Кичәге хәлләрне ул бик томанлы хәтерләп уянды йокысыннан Гөлчирәнең чәр-чәр килгәне истә калган ДЧ _________авТОйУ*«»*^хатЬ1ННЬ|М: •■Синең кем икәнеңне белдек, райкомга хәбәр итәрбез!» — дип янаганы исенә төште Уянды. Гөлчирә өйдә юк. табын әзерләнмәгән, чәй кайнамаган, киемнәре кайсы кайда аунап ята Бер оекбашын таба алмыйча. Юнысның җаны чыкты Аннан-моннан капкалап эшенә китте, кабинетына курка-курка гына кереп утырды. Почта аша килгән калын бер пакетны, хатларны ачып тормады, ачарга курыкты, хатларның берәрсендө аның кичәге маҗаралары бәян ителгәндер дип шикләнде Көн хәвеф-хәтәрсез генә үтсә дә, Юнысның җаны тыныч булмады, ул телефон шалтыраган саен дерт итеп куйды, ишек каксалар, коты ботына төште Телефон төребкәсен куйган саен стакан тутырып салкын су эчте, сусавы басылмады. Әшәке спирт бөтен күзәнәкләрне сусыз калдырып интектерә иде Төшке ашка буфетка керде, анда да берни ашамады, чәй артыннан чәй эчте Әбәдтән соң бүлмәсенә кереп бикләнде дә секретарь кызга кисәтеп куйды — Мине сорасалар, юк диярсез Ашыгыч эшләрем бар Юк-бар сүзләре белән баш әйләндереп, эшләргә дә ирек бирмиләр! Мөдирнең эш белән китүеннән файдаланып, ул аның кабинетына кереп утырган иде Үзе белән өченче көнне үк килгән пакетны алды, аны иренеп кенә ачты да укый башлады Пакет хезмәттән тыш доход алучы гражданнарның эшен тикшерү комиссиясенә адресланган иде Анда Гөлсем Шакирова хуҗалыгы турында шактый бай материал тупланган Бу кешенең исеме дә фамилиясе дә Юныска таныш кебек тоелды Никадәр тырышып хәтер капчыгын актарса да. бу хатын белән кайда, нинди шартларда очрашуын күз алдына китерә алмады Аның уенча, материал бик белеп, төпле ител тупланган иде Язылганнарның дөреслеген раслап, берничә шаһит кул да куйган Ул шулай бөтен дөньясын онытып Гөлсем Шакирова өстеннән төзелгән мөһим материал белән танышып утырганда, телефон шалтырады Нәрсә соң бу кызый актыгы мине санга сукмый? Ул аңларлык итеп урысча әйттем ләбаса!- Юныс шартларга җитеп урыныннан торды -Бервакытта да онытылмаслык итеп арт сабагын укытырга кирәк бу җубалгының' Белсен Юнысның кем икәнен!» Ул ярсып ишеккә атылды һәм үз янына кереп килүче секретарь кыз белән чак кына бәрелешмәде — Юныс Гыйльметдинович. телефонда полковник Волков Сезне эзләп табарга боера. Әтәчләнгән Юныс, секретарь кызның сүзен ишетеп, кайтып төште Юешләнгән учыннан төребкә шуып чыкты да рычагка төште, телефон өзелде ул Волковка үзе шалтыратты. — Иптәш полковник.— диде ул.— сез мине эзлисез икән — Мин сезне асып куям! Юныс кычкырып көлгән булды — Ассагыз асарсыз, тик башлаган олы эшне тәмамларга вакыт бирегез, иптәш полковник. — Мине райкомга чакырып әрләделәр! Ни өчен икәнен белмәсә дә. Юныс аңлады, әлеге дә баягы комиссия эше белән кызыксыналар булыр! — Мин ялга чыгарга тиеш идем.— дип гөрләде Волков— хәзер китмәскә кушалар Ә минем путевкам алынган, билет кесәдә. Хатын мырлый! — Иптәш полковник! — дип шатланып кычкырды Юныс— Китегез рәхәтләнеп! Сездән башка да сынатмабыз! — Анда, безнең райбашкармада, комиссия өстеннән килгән матери ал бар икән — Ә?! Миңа берни әйткәннәре юк — Иртәгегә билгеләнгән утырышны үземә үткәрергә боердылар — диде Волков — Мин риза риза.— дип мыгырдады Юныс Беренче утырышта үзенең рәислек итәсе иптәшләре арасында рәис сыйфатында күренәсе килгән иде Ул нәүмизлөнел телефон төребкәсен атып бәрде, әче итеп, ныгытып, урысчалатып сүгенде һәрвакыт шулай инде! Җил гел аңа каршы исә1 Зур дәрт белән бер эшкә тотынам дигәндә генә дилбегәне аның кулыннан тартып алалар Үзенең егетлеген. эшне оста оештыра алуын район хуҗалары алдында күрсәтәм дигәндә генә. Волков аның кулыннан форсатны йолкып маташа Андый хәл бер булса түзәр дә идең, юк шул гел кабатланып тора шундый афәтләр Аңа төкьдим иткәндә техникумга җиңел эләгеп була иде, хәзер читен, диләр Былтыр әнә Саблуковны имтиханнарда бәреп ектылар ут егет иде югыйсә ут1 Имтиханнар рәисенә акча төртергә оныткан дип сөйләделәр Авыр булса булыр ул быел финанс техникумына читтән торып укырга керергә уйлый Керер өчен җиде еллык белем бик җиткән Фактта Юнысның җиде еллык белеме бар Ул авылның тулы булмаган урта мәктәбен бетерде Алар укыганда мәктәп колхоз яшьләре мәктәбе дип атала иде Урысча аны ШКМ. ә татарча латин хәрефләре белән КИМ дип язып йөртәләр иде Хәзерендө Юныс кулында КИМ тәмамлаганга бер документ та юк Мәктәптән бирелгән таныклыгы сугыш вакытында югалды Армиядән кайткач та инде погоннар бар чакта, хәстәренә керешсә «урта белемле*- дигән кәгазьне дә кулга төшерергә була иде Погоннар балкып торганда сөйләшергә була күрәсең ич, өнә Волков полковник' Сүзе боердөн генә чыга Аңа барлык җиңеллекләр бирелгән Юныс үз гомерендә бик күп анкеталар тутырды, бөтенесендә дә белеме турында сораган графага -җиде класс белемле- дип язды Әмма бу турыда документ таләп итмәделәр Сорасалар өз-мәз кыймылдар иде. ул укыган мәктәп тә исән иде Хәзер мәктәбе юк. авылы да беткән таралган Җиде классны тәмамлады дигән кәгазьне ничек табарга? Өр-яңадан имтиханнар бирү турында уйларга да ярамый Ничек булса да ул техникумга керү хакында уйларга тиеш Быелдан калмаска* Соң. өйләнеп як-ягыңа кара авылдан килгән эте-бетө аттестат тотып килә Базарда эт типкесендә йөргән Зәйтүнә техникумга кердә Ул хакта көнләшеп аңа Гөлчирә сойлөгөн иде Ә төге үлчәү табасы белән аның чыраена бәргән Әлфиясе институтта укып йори икән* Хурлыгыңнан үләрсең! Ярый әле алдан чарасын күрде Юныс Наиле белән сөйләшеп, килешенеп куйды Бер-бер гаебе чыга калса дөбердәтеп эштен куачак ул аны* Тормөгө үк утыртасы иде* Бөр-ике ел кара ипи белән судан бүтәнне күрмәсен иде Эх. Лагутченко яшьрәк түгеп Менә аны налог инспекторы итеп алсаң йомыш юлыңа рәхәтләнеп чабар иде* Соң инде ниндидер Голсөм Шакировалар илне имеп, халыкны талап череп баеганда Юныс кебек эшлекне уңган кешеләр, партиянең, хөкүмәтнең тоткалары конөтөне тир түгәргә мәҗбүрләр Әйдә комиссиянең алдагы утырышын кәпәренгән Волков алып барсын Киңәшмә үтмичә, ул аңа бер генә актны да. документны да күрсәтәчәк түгел Сөйләшсеннәр' Ә кәгазьләр Юныс Гыйльметдиноө кулында Гөлсем Шакирова остеннән килгән шикаятьләрне дә чыгарып салмас Алга югарыга үрләргә күперне ул үзе салмаса. кем салыр? Тагын телефон шалтырады Алыргамы алмаскамы? Ишектә секретарь кызның башы күренде — Юныс Гыйльметдинович сезне милициядән подполковник Арнаутов дәшә Ә Арнаутов* Әшнә, дус кеше Арнаутовның баҗасы теш мастеры, алтын-комеш белән эш итә Адәм баласының кулы алтын-комешкә тия икән аның торпе чагы була Арнаутовның баҗасын шактый бәла- казалардан йолып калганы бар Юнысның эзли икән.— тиккә түгелдер Арнаутовның бераз шөбһәләнгән тавыш ы>1-«*шеткәЧ, Юнысның күтәренке күңеле сүрелә төште — Бер минут торма, хәзер үк минем янга килеп җит! — диде Арнаутов Чакыра икән, барырга кирәк Тавышында хәвеф бар икән — кемгәдер бәла яный дигән сүз Ачкүз баҗасы берәр бәлагә тарыгандыр, мөгаен Туймады шул яһүд1 Барып барын бушатып кайтасы инде әллә? Менә кем таба затлы коньякларны! Лагутченко сыман сасы спирт белән маташмый Инде барырга чыккач, өченче каттан икенчегә төшкәч, Юныс үз кабинетына әйләнеп керде Арнаутовның тавышы да. чакыру рәвеше дә ошамады аңа Ниндидер ямьсезлек булганга ошый Ул шкафын ачты Шкафта калынкалын папкалар артында үткән атнада гына үткен, елдам Наилә алып кайтып биргән ике шешә коньягы тора иде аның «Әгәр шушы коньяклар ярдәмендә яңа инспекторым Әлфияне кулга ияләштермәсәм!» — дип адарынып та куйган иде Юныс, хәзер шуларны сумкага тыкты Сумкасының төбенә караса йә ходай, Лагутченко белән тутырган документларның берсе дә юк! Уе кинәт йөгерекләнде Юнысның, югалган документлар белән Арнаутов чакыруы арасында уртаклык бар сыман тоелды Налог инспекторы Наиләнең җеп очы чыкканмы әллә? Ул да туймас тамак булды! Эчертеп-исертеп, хатынын аертып берәүгә кияүгә чыкты, ирен алкашка әйләндерде, хәзер зарлана, эчә. имеш Эчсә, бу дөньяда эчмаган кеше бармы? Арнаутов бүлмәсендә ялгызы иде Болай да балта эләрлек бүлмәнең форточкасын ачкан да иңе белән кашагага терәлеп «Казбек» суыра. Юнысның сәламен баш кагып кына кабул итте дә — Утыр.— диде Өстәл тартмасыннан бер төргәк кәгазь чыгарып Юныс алдына ташлады— Таныш Ба-а, Лагутченко белән бергәләп әзерләгән кәгазьләр ич болар! Ничек Арнаутов кулына килеп кергәннәр? Ул, телсез калып, Арнаутовның сытык чыраена карады Подполковник, өстәл тартмасыннан икенче бер төргәкне алып, анысын да Юныска сузды — Бусын да укы Бу кәгазьләр миңа полковник Уваров аша килеп керде Икесен чагыштыр да — уйла Бик нык уйла! Монда бер кешенең генә башы җитә торган түгел! Син нык каптырдым дип уйлагансың, алар сине тагын да ныграк эләктергән Юныс, Лагутченко белән парлап әзерләгән кәгазьләрен читкә эшереп, Уваров кулы аша үткән кәгазьләргә йотылды Ниләр генә язылмаган иде монда! Аның эчеписереп автобуска утыра алмыйча азаплануы да балалы хатынга бәйләнеп (баласы юк иде, валлаһи') аның ире белән сугыша башлавы да, автобустагы намуслы совет гражданнарын «кулак калдыклары», -буржуй элементлар», «эшлексезләр» һәм башка шуның кебек пычрак, кабахәт сүзләр белән хурлавы да. һәммәсе дә бәйнә-бәйнә язылган, имзалар белән ныгытылган иде Кара син аны, теге тимер кысалы күзлек кигән табак битле бәндә фән кандидаты икән Милициягә сөйрәгәндә аның: «Бу эшне болай гына калдырмам, төбенә тоз салырмын'» — дип кычкырганы хәзер генә исенә төште Юнысның Төсе-кыяфәте дә истә явызның' Фән кандидатының обком тирәсендә дә танышлары булса Эх. каты ялгышылган нык хаталанган ул көнне Юныс! Иң түбәндә язылган бер сорау аны аерата нык куркытты «Юныс Гыйльметдинов Лагутченко янына еш килә, килгән саен күбенгәнче эчә киткән чакта урам комитеты рәисе ришвәт итеп аңа аракы, коньяк һәм азык-төлек төяп җибәрә Ни өчен Лагутченко эчертә аны, бусына тикшерү органнары җавап бирергә тиеш?» Арнаутов дәшмәде, ул аңа күзен күтәреп карарга курыкты Шактый вакыт үтте, ишек шакыдылар Арнаутов кырыс кына — Көтегез бераз! — дип кычкырды Нишләтәләр мине? — диде Юныс юаш кына Партиядән куалар, эшеңнән чыгаралар Җитәрме9 Юнысның күзеннән сытылып яшь чыкты —Василий Иванович' — Василий Иванович булсам да, мин Чапай түгел, сине коткарып калырлык власть юк миндә — Үтермә, зинһар' Тап җаен — Кычытмаган җирне кашып йөргәнсең Мифтаховның Уваров белән дус икәнен сиңа әйтмәделәрмени9 — Әйттеләр дә — Лагутченконың да ике кат тиресен тунарга кирәк' Йә, ни әйтсен Юныс9 Ни әйтә алсын? Ул күшеккән тавык кебек утырды-утырды да чынлап ук елап җибәрде Арнаутов аның елаганын кәефләнеп күзәтте, власть ияләре ирләрнең елаганын яраталар Ирләр елаганда эшләнгән яхшылык онытылмый бәрәкәтле була Юнысның кулы моңарчы да юмарт иде моннан соң ул Арнаутовның колына әйләнәчәк Власть иясенә колдан да яхшы кеше бармыни9 — Җитәр Уваров синең өстән язылганнарны юк итәргә каршы түгел Ул моны минем хакка эшли' Ишетәсеңме, минем хакка' — Арнаутов Юнысның кулын этәрел җибәрде— Үз чиратыбызда без дә Мифтахов өстеннән язылганнарны дөньядан югалтырга тиеш Лагутчөнкога әйт. Мифтаховка кагылмасын' Күрмәсен ул аны! Бүтән бәйләнер кеше беткәнме аңа поселокта? Янына бар, сөйләш, ләкин исеңдә тот. кабасы булма* Хәзер синең язмыш кыл өстендә Юныс ашыга-ашыга сумкасын ачты, ул чыгарган шешәләрне, Арнаутов, бер дә исе китмичә генә, караңгы почмактагы шкаф киштәсенә куйды, шкафны бикләде — Йә. бар Моннан болай мине кыен хәлгә куйма Юныс, әгәр Арнаутов -чукын'- дисә, чукыначак та иде. кат-кат баш иеп, арты белән ишеккә барып җитте Чыгам дигәндә генә Арнаутовның йомшак, дустанә тавышын ишетте — Юныс Гыйльметдинович. хатынга бик яхшы көзге пальто кирәк иде Караштыр әле Размерын беләсең' — Булыр! — Диде Юныс һәм күз алдыннан югалды XVI Мифтахов белән янды Юныс Гыйльметдинов. җитмәсә, Лагутчөн- коны яндырды Бу әле алар икәүләшеп бирелде дигән сүз түгел, көрәш бафлана гына Күп еллык тәҗрибәсеннән чыгып. Юныс бер нәрсәне белә — күзгө-күз көрәш чын алыш түгел әле ул. чын алыш — астыртын көрәш' Монда инде кеше күзенә күренми торган кораллар эшкә китә Бүген Мифтахов — аның кан дошманы Уваров та начальник булып мәңге утырмас, бәлки аны Мөскөүгә күчерерләр дә начальник булып Арнаутов калыр Эләгә Юныс начальство күзенә ташланырлык хезмәт күрсәтергә тиеш Хәзер ул үтә сак сабыр һәм дәртле булырга тиеш Әгәр тагын бер мәртәбә оттырса бетте баш' Ике көннән аңа горфо модире шалтыратты Исәнме-саумы юк. туп-туры яра — Хургин сезнең райондамы? — Бездә Нишләгән тагын? — Нишләгәнен сездән сорарга кирәк — Иван Ефимович, безнең аны күздән ычкындырганыбыз юк Шушы арада гына өенә барып тикшереп кайттылар — Күпме налог исәпләдегез? Юныс кычкырып колгән булды Сөз нәрсә Иван Ефимович, ничек ител налог исәплик ди без аңа9 Өендә беркемне кабул итми, узган елдан бирле ике урында эшли, район поликлиникасында һәм заводта — Кара аны, Гыйльметдинов, үкенерлек булмасын Сезне узып ни очен горфога чыгулары да шикләндерә, сезгә районда ышаныч кимедеме әллә? Горфо мөдиренең шулай янавы болай да куркып-калтырап торган Юнысның акылын иләс-миләс итте Бер үк вакытта ул аңа рәхмәт тә укыды «Рәхмәт, Иван Ефимович.— диде күңеленнән генә— Бик вакытлы хәбәр иттең Хәзер үк ашыгыч чарасына керешербез!» Горфо мөдире шалтыраткан икән, бу инде җитди сигнал Юктан барны бардан юкны табарга кирәк' Ул ашыгычлык белән Хургин эшли торган поликлиникага шалтыратты Бүген эштә юк икән Заводына барырга иртә Ул. гадәттә, смена азагына барып йөри Кайда булуы мөмкин9 Мөдир нинди шартларга ишарә ясады9 Әгәр Хургин бүген, налог инспекциясе тикшереп китте инде, дип тынычланып, үз өендә авырулар кабул итеп ятса? Бик мөмкин андый хәл. Хургин ачкүз бул- маса барлы-юклы акчага кызыгып заводка барып йөрмәс иде Әгәр горфодан килеп эләктереп алсалар Хургинга гына түгел, район финанс бүлегенә дә хурлык булачак! Элегрәк тә. Хургин өендә алтын теш куя. дигән хәбәр кергән иде Хургин ничек котылды соң ул чагында9 Югары даирәләрдән берәү аяп калды бугай аны Юнысның ул вакытта ул докторга ачуы чыгып калган иде Әгәр Юныс горфо хезмәткәрләреннән алда Хургинны кисәтеп куйса? Алтын-көмеш белән эш итүчене нигә егарга? Бик нык баш ватарга кирәк — кайсысы Юныс өчен файдалырак булыр? Аның кыңгыр эшен фаш итеп көнгә чыгарумы? Хәзер сине тикшерергә киләчәкләр, итәкләреңне җыештыр, дип кисәтүме? Кабинетта озак утырырга һич ярамый иде, ул тиз генә Хургинның өенә барырга җыенды Баргач, күз күрер тагын, әгәр юмартланып китеп, чаманы чамага туры китереп төртсә, Хургинны әлегә аярга да булыр Юк икән — чыкмаслык итеп батырырга? Тыелган һөнәр белән шөгыльләнә алтын теш куя Хургинның йорты шәһәр читендә, Ремесленный дип аталган тар тыкрыкның азагында иде Белмәгән кеше көндез чыра кабызып эзләсә дә таба алачак түгел Юныс сүгенә-сүгенә килеп җиткәндә, һәрвакыт- тагыча капка бикле иде Тәрәзәдә бер хатын күренде Юныс күрү белән таныды, Хургин хатыны Ул да Юнысны таныды Ат кадәр олы гәүдәле хатын тәрәзәдән юк булды да озак кына күренмичә торды Юныс кыңгырауга кат-кат басты Шуннан соң гына хатын алпан-тилпән чыгып җитте — Гафу итегез, этне тыяр хәл юк, көттердем Юнысның ачулы тавышын ишеткәч кенә эчтә бикләнгән овчарка котырып өрә башлады Керделәр Хатын эт тавышы килгән чолан ишеген куна тактасы белән каплап Юнысны өске катка меңгереп җибәрергә чамалады булса кирәк — Сара Исаевна, анда менеп йөрергә минем вакыт юк Бер минутка гына Иосиф Данилович кирәк иде — Хәзер чакырам Менә торыгыз Юныс аны тыңлап та тормады, уң яктагы ишектән аскы катка үтеп тә китте Аны күреп, Хургинның чырае кара коелды Юныстан бигрәк үз хатынына ачуы килде, аскы катка чит адәмнәрне кертмә дип мең мәртәбә кисәткәне бар югыйсә Тыңламаса да тыңламас икән1 Хургин чибәр генә бер хатынга теш куеп маташа иде Күзлек астыннан усал күзләрен алартып. нидер әйтмәкче иде Юныс аны туктатты. — Башлаган эшегезне бетерегез. Иосиф Данилович Юныс канәгатьлек белән кулларын уа-уа бер читтәге буш урындыкка утырды Горфодан тикшерү килеп җитмәгән — бу бер икенчедән, ул хәйләкәр Хургинны тыелган эш өстендә тотты Хәзер аның белән 32 сөйләшергә була! Арнаутов хатынына пальтолык өлеш чыгармый икән — яна Хургин! Эш прокурорга биреләчәк Ни ашыкса да Юныс сабыр гына аның эш бетергәнен көтеп утырды, хатын чыгып китүгә Хургинның якасына ябышты — Нишләп син законлы эшеңә чыкмадың9 Кырык җирдә койрыгың каткан, шуңа карамастан, сине эзләп өеңә килергә туры килә' Хәйләкәр Хургин, эшнең кәкәй икәнлеген күздә тотып, турыдан-туры ялагайланырга тотынды — Юныс Гыйльметдинович кичерегез, һич көтмәгәндә килеп чыкты Бу хатын ашыгыч командировкага бара икән Ялынып өйгә килгән, еламый гына1 Сүзен тыңламыйча булдыра алмадым — Аннары иелә төшеп, төче елмаеп, авыз читен учы белән каплап дәвам итте— Бик кирәкле кеше үзе Файдалы урында эшли Таныштырырмын кирәксә Юныс һавалы кыяфәттә аягына басты — Менә нәрсә. Хургин. син төзне турылап маташма Минем вакытым юк Иртәгә иртүк минем янга кер Хургин аны капкага кадәр озата чыкты, җиң эченнән кызыл утызлык чыгарып аны Юнысның кесәсенә шудырды Юныс утызлыкны тартып алып, җирәнгән кыяфәт белән хуҗасына кире кайтарды Юк. алай ансат кына котыла алмас бу юлы Хургин* Утыз сум белән котыл- макчы* Олы башын кече итеп утыз сумга монда килеп йөриме Юныс? — Азсынасызмы9— Хургин як-ягына каранды— Үзем белән башка акчам юк Соңыннан бәхилләрмен Юныс вәгьдәгә ышанамы? Җүләрме әллә ул? — Хәзер дә, соңыннан да кирәкми! Ул капканы шалт итеп япты чоланда абалап эт өрергә тотынды Юныс тыкрык уртасына җиткәндә, юан тал кәүсәсе астына поскан хатынны күрде! Хургинның клиенты* Ашыгыч командировкага китәргә тиешле хатын* Каи арада Хургин аңа пышылдап өлгергән диген Эшләре бетмәгән анарның, мөгаен, шулай Юныс, юан тал турысыннан сызгыра- сызгыра үтеп ачык капкага кереп йомылды Теге хатын аны күрмичә дә калды Юныс башын капкадан тыгып караганда, ул ипләп кенә Хургиннарның ачык капкасыннан кереп бара иде Хәзер Юныс эш сәгате беткәнче райбашкармага кайтып элгәшергә тиеш Бәхете, шәһәрдән дәү ЗИЛ машинасы — такси килеп чыкты да тар тыкрыкка кермәде кире борылды Менә бәхет! Такси Юнысны җәһәт кайтарып җиткерде Сәгатенә карады, эш бетеп килә икән килүен! Наилә белән Әлфия баскычтан тошөп киләләр иде Ул аларны кире борды — Мин горфо заданиесө белән йөрим Модир ашыгыч эш тапшырды Хургин өендә көше кабул итә башлаган Белмим сез ни карап йөрисездер Урамда такси, акча түләнгән Хәзер үк Хургинның оенә бастырып барыгыз Нинди юл белән булса да оенә эләгергә тырышыгыз* Әлфия нишләргә дә бөлмәде, ул бүген эштән соң Мансур белән очрашырга тиеш — Юныс Гыйльметдинович. иртәгә барсак ярамасмы9 Юныс аңа котырып карады, Әлфия иңел китте — Монда базар түгел, базарда гына сатулашалар* Оендө клиент утырганда сез барып басарга тиеш* Моннан да җайлы очрак булмас* Ашыгыгыз! Юныс шулай өздереп әйтте, карышырга, бәхәсләшергә урын калмады. инспекторлар Юныс карап торганда чабып, ул күрми башлагач салынкы атлап, таксига керөп утырдылар — Юкка эт куабыз.— диде Наилә— Әгәр өендә клиент булса, безне бусагасына якын да китерми ул Эттән талатыр — Авыз йомып тормыйлар аны. үзенә әйтәләр,— диде Әлфия — Каршы килеп кара* Шуңа ул начальство* Алар бераз тын бардылар шофер да дәшмәде Тыкрыкка җитөрөк Наилә машинаны туктатты — Моннан ары җәяү генә барыйк.— дип пышылдады ул сэлфиягә Юныс машинага акча түләмәгән икән, инспекторлар түләмәскә маташсалар да. шофер аларны тиз җиңде, утыртам да милициягә алып барам, дип янады Озак юанырга ярамый иде. клиентның эз суытуы бар. Наилә зарлана-зарлана тиешле акчаны түләде дә машинадан чыктылар Әлфиянең мондый ялтыравыклы кара, затлы машинага утырганы юк иде, күпме түләргә икәнен белгәч, сызгырып куйды — Энекәем лә. акчаны каера икән болар! — Түләве уртак булыр Әлфия күңеленнән генә түләнгән акчаны урталай бүлеп бара башлады, зиһене буталган иде. һич очына чыга алмады Наилә дәшмәде — Шуны уйлап барам— диде ул бераздан.— ничек итеп безгә Хургинның өенә эләгергә? Әлфия аптырап, иңбашын уйнатып алды Аның үз кайгысы-кайгы озакламыйча аларга Мансур килеп җитәргә тиеш Ярый ла берәрсе өйдә булса Наилә мондый эшләрдә тәҗрибә туплап өлгергән иде инде, ул юри-юри генә. Әлфия алдында дәрәҗәсен күтәрер өчен генә каушаган, курыккан булып барды Каушаган булып кылана да. соңыннан, мене нинди явызны да җиңдек дип мактаначак Алар Хургин йортына җитә- рәк бер капка төбендә туктадылар Наилә капка төбендәге эскәмиягә утырды — Утыр, ял итик— Әлфия басып торуында булды, ул. ничек тә эшне тизрәк бетереп. Мансур янына кайтып җитәргә ашыга иде — Утыр, утыр Безгә озак юанырга туры килмәгәе Әнә теге ике катлы йортның калкасыннан күзеңне алма! Безнең бәхеткә, начальство әйткән клиент килеп чыкмасмы? Анысы китеп өлгерсә, бүтәне кермәсме? Халык эштән кайта башлады Бала күтәргән, иңнәренә сумка, беләкләренә букча аскан хатын-кызлар өйләренә ашыгалар Кайберәүләр- нең күзе аларга төшә, аларның эшсез утыруларына гаҗәпләнәләр дә каш астыннан карап китәләр, сүз кушарга кыймыйлар Менә алар йотылган капка тирәсендә эт өргәне ишетелде Күп тә үтмәде, капкадан бер хатын чыкты Бу үзе Юныс күргән, алтын теш куйдырырга килгән хатын иде — Тор. киттек.— диде Наилә, Әлфиянең беләгеннән тартып Чатны борылганда алар хатынны куып җиттеләр — Апакай-алмакай, сезне бер генә минутка туктатырга мөмкинме? Көтмәгәндә артыннан куып җитеп янына килеп баскан ике хатын- кызны күреп тегенең коты очты Яңа куелган алтын тешләре тыкрыкны яктыртып ялтырап алды Хатын-кызларның, бигрәк тә яшьрәгенең гади кешеләр икәнен күргәч кенә җиңеләеп калды Наилә чыраена серле кыяфәт чыгарып сайрады — Гафу итегез, без дә Иосиф Данилович янына бара идек Сезнең алардан чыкканыгызны күрдек тә сорашырга уйладык Киңәшле эш уң була диләр1 Әйтегезче. зинһар, аңа ышанырга, теш куйдырырга буламы? Хатын -Нишләп мин алардан чыгыйм, бернинди Даниловичны белмим ишеткәнем дә юк!- — дип кырт кисәргә уйлаган иде. икесенең тиң ялварып карап торганнарын күреп тынычланды, бик теләп сүзгә кереште Алтын теш артында сүз торамы соң?! — Ярты ел 4амасы элегрәк Иосиф Данилович иптәш хатыныма теш куйган иде. мактал бетерә алмый Белмим, минеке ничек булыр Әллә нигә ашыккан кебек булды — Озак йөрттеме? — Юк Озак йортергө ярыймы соң, тотылудан курка — Бәһасе ничек? Бик тозлы түгелме? — Яхшы эшләсә, бәясеннән тормыйсың инде аның! Хатын теш куйдырган өчен күпме акча түккәнен тиененә кадәр әйтеп бирде сөйләгән саен сүзе артты — алтын теш куйдырган хатынның сүзе бетәме соң?! — Нишлибез, акыллым? — дип сорады Наилә Әлфиядән, үзе аның җавабын көтеп тормады кесәсеннән кызыл катыргы тышлы кенәгә алып хатынга сузды — Безгә сезне беразга тоткарларга туры килер — Моны ничек аңларга? — диде хатын авызын тиз ябып — Сайлагыз райбашкармага барабызмы әллә монда гына эшне бетерәбезме"’ Курыкмагыз. сез — корбан гына' Хатын таш кебек катып калды Катыргы кенәгә аңа аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте Таныклык иясенең кем булуын сорарга да онытты Әгәр кенәгәне кулына алып, сабыр гына укып чыкса ул кадәрле җебеп тә төшмәс иде Таныклык аның хуҗасына урамда очраган кешене тоткарларга бернинди хокук бирми ул Наилә Сабир кызы Сабированың район финанс бүлегендә налог инспекторы булуын раслаучы галгади документ иде Гамәлдәге закон буенча аңа бары кешеләрнең үзләреннән сорап, налог салыр өчен доходларын исәпләү хокукы гына бирелгән Кызыл төснең магик тәэсире хатынны бөтенләй чыгырыннан чыгарды Ул үзеннән бигрәк җаваплы урында утырган ирен уйлап хафаланды -Аңа барып җитсә' - Хатын карышмады берсүзсез Наиләгә буйсынды Наиләнең кызыл кенәгә белән әллә ниләр кыйратканы бар иде Сыналган ысул* Алар бер читкәрәк тайпылдылар Наилә бер чиста кәгазь алып, хатынның исемен атасының исемен, фамилиясен язып куйды Адресын, эш урынын сораша башлагач хатынның тагын авызы йомылды Озак кына әйтмичә торды Сүз теш куйдырган өчен түләүгә күчкәч, хатын сүзне гел кирегә борды — Иосиф Данилович безнең ерак туганыбыз, бушка куйды бер тиен дә түләмәдем.— диде Моңарчы Әлфия аны кызганып, жәлләп тора иде хатын күзгә карап алдаша, койрык болгый башлагач аның да алтын тешкә ачуы кабарды Наилә кызып ук китте — Гражданка, сездәй чибәр ханымга алдашу килешми Күпме түләвегезне әйткәнгә биш минут та узмады Сезгә кем кызганычрак үзегезме. череп баеган Иосиф Даниловичмы? — Куркытмагыз, минем кеше әйберен урлаганым юк ‘—Кайчагында яшереп калдыру урлаганнан да яманрак була Хатын нишләргә дә белмәде куркуыннан калтырый ук башлады Әлфия аны чын күңеленнән кызганса да киреләнеп маташуын ошатмады — Әгәр хәзер әйтмәсәгез. иртәгә сезне прокурорга чакырып алырлар Анда инде башкачарак сөйләшерләр «Прокурор дигәнне ишеткәч хатын тәмам коелып төште Наилә кулындагы актны тартып алып — Китер, кай төшенә имза салырга7 — дип сорады Кулын куйды да шайтаннан качкан фәрештә кебек күздән югалды — Менә хәзер Хургин белән сөйләшергә була! — диде Наилә балалар кебек шатланып Алар калай түбәле, ике катлы өйнең капка төбенә барып басканда, күз бәйләнә башлаган иде инде Наилә аяк осте торып, капка тактасына куеп повестка язды да аны почта әрҗәсенә төшереп җибәрде Ул иртәнге сәгать тугызга Хургинны райфога чакырган иде XVII Гөлчирә сүзендә торды — Зәйтүнәне промтоварлар кибетенә эшкә урнаштырды Кибет Кәҗә бистәсендә асты таш өсте бүрәнәдән эшләнгән йортның ярымподвалында урнашкан иде Әле ачылмаган, Гөлчирә аптырап тормады юлын әйбәт белә икән Зәйтүнәне ишегалды аша, арттан алып керде Монда, арт ишекне үтеп кергәч, рклад >4Д2.УЛ-***гпе~зурлыктагы әрҗәләр белән туп-тулы Бер кырыйга аркылы-торкылы кием-салым өелгән Көч-хәл белән шуларны аралап нәни генә бер бүлмәгә уздылар Бүлмә шулкадәр кечкенә иде, басып торыр урын да юк. Гөлчирә белән Зәйтүнә көчкә сыйдылар. — Исәнмесез— диде Гөлчирә, ишекне ачу белән бүлмә хуҗасына сәлам биреп. Анда, өстәл артында чут төймәсе тарткалап, табак битле, сипкелле бер ир кеше утыра иде — Сезнең хәер-догада, бик шөкер әле. шөкер! Ул күтәрелеп карамыйча гына әле һаман төймәләрен әрле-бирле йөртте. — Миннән хәер-дога алган кеше бер чакта да ким-хур булмый Әни мәрхүмә берәр эшкә тотынса, кызым, теләктә тор. синең теләгең гел кабул була, дия торган иде Гөлчирә куеныннан кәгазьгә төргән нидер алып кибет хуҗасының кулына тоттырды. — Санаргамы? — Соңыннан! Әгәр Зәйтүнә каушап калмаса. ярым караңгы бүлмәдә күзе әлҗе- мөлҗе килмәсә, Гөлчирәнең сипкелле битле кешегә шактый саллы акча төргәге тапшыруын абайлаган булыр иде, хәзер исә аңа эченнән рәхмәт кенә укыды Алып килде, хуҗа белән тигез торып сөйләшә Берүзе чыкса, бу кибетне гомерендә дә эзләп табачак түгел икән Зәйтүнә Аның изгелекләрен ничек кайтарасы булыр инде, үзенең бер тиенлек файда китергәне юк Гөлчирәгә Ә ул аны. тере ят кешене, акча бирә- бирә эшкә урнаштыра. Зәйтүнә шулай югалып, баш иеп торганда. Гөлчирә аңардан торг приказын сорап алды. — Әхәт абый, бу хакта сезгә хәбәр иткәннәрдер инде? Шул чакта гына Әхәт Зәйтүнәгә күтәрелеп карады. Чәче юкка мыек үстереп, агарган мыегын карага буяп йөрүче бу күсе инде алтынчы дистәне ваклаган иде. Шулай да хатын-кызга, бигрәк тә яшьләргә тыныч күз белән карый алмый. Ул ала күзе белән Зәйтүнәне аркылыга-буйга күзәтеп торды да — Авыртмас башка тимер таяк булмасмы? — дип сорады Гөлчирә көлеп җибәрде — Ялгышканым да. абынганым да юк. Кешеләрне таныйм, Әхәт абый, рәхмәт әйтерсең! Зәйтүнә, һаман үз уйларына бирелеп, аларның үзара сөйләшүләренә игътибар бирмәде. Гөлчирәнең куллары, күз-колаклары белән Әхәткә ясаган ишарәләрен, ымнарын бөтенләй күрмәде, әңгәмәнең үзе турында баруын аңлап бетермәде Ул бу минутларда Гөлчирә апасына тәмам ышанган, дөнья йөзендә аңардан да мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел кеше юк та иде. — Сеңлем.— диде, ниһаять. Әхәт аңа эндәшеп.— моңарчы сезнең сәүдәдә эшләгәнегез бармы? Зәйтүнә өчен ашыгып-ашыгып Гөлчирә җавап бирде — Урамнан адашып кергән кеше дип уйлама тагын. Әхәт абый. Эшләде Эшләмәгән булса, торг аны синең катка җибәрер идеме? Кибет зур түгел икән, зур булмаса да. ни белән генә сату итмиләр монда! Теккән киемнәр, трикотаж, хәтта спорт кирәк-яраклары да бар Ул елларда махсус көйләнгән кибетләр юк дәрәҗәсендә иде Дөрес, кайчандыр монда төп кибет иде Шәһәр базарларында аларның күп санлы лареклары бар иде Гөлчирәнең Әхәт белән танышлыгы да шул чакта башланды һәм бер башлангач өзелмәде Яңа салынган биш катлы йортның аскы катында зур кибет ачылгач, бусы филиал булып кына калды. Уңай шартлар булмагач, филиалны ябарга да җыендылар. Әхәт теше-тырнагы белән каршы торды — яптырмады, теп кибеткә күчерергә теләделәр, күпме сатучы эшләсен белгәч — бармады Якын-тирәдә промтоварлар белән сәүдә итүче бүтән кибет юклыгын сылтау итеп торг белән шактый бәхәскә керде, шушы тирәдә яшәүче халык аны яклады Шәһәр хуҗалары халык белән исәпләшмичә булдыра алмады Шул коннән бирле Әхәт үзенең җиңүе белән мактана килә Әлеге филиалның эше ал да гөл. гөрләп бара бер айда да товар әйләнеше планын үтәмичә калганы юк Төп кибет исә һаман аксый, һаман көйләнеп бетә алмый Моның серен шәһәрдә өч кенә кеше — Әхәт үзе, торг директоры һәм план бүлеге начальнигы гына белә Филиалның эше хутта — штагта нибарысы ике кеше, мөдир дә бер сатучы Менә айдан артык инде мөцир Әхәт үзенә бер'сатучы эзли Моңа кадәр Чистай ягыннан килгән бер сатучы эшли иде. холкы яман булып чыкты килешә алмадылар Ике бүре башы бер казанга сыймады Хатын китәргә мәҗбүр булды Әхәт белән Гөлчирә күптәнге танышлар, әшнәләр дисәң дә дөрес, сатучы урыны бушау белән Әхәт Гөлчирәгә яраклы кеше табарга кушты Эшчән дә булсын аңа, телсез-тешсез дә булсын, яшь тә булсын, чибәрлеге дә булсын Гөлчирәгә генә ышанып Әхәт үзе дә тик ятмады, әлбәттә Ләкин күңеленә ошаган, бөтен ягы да килгән кешене бүгенгәчә очрата алмады Озакламыйча аңа пенсиягә китәргә туры киләчәк Шушы соңгы талпынышта эшләп, тәмамлап бетерәсе планнары байтак иде әле аның Аңа кулай кеше кирәк, ярдәмче ышаныч тоткасы Гөлчирә күп күзәтеп, үлчәп йөри торгач. Зәйтүнәгә тукталды Бераз чыгымчылыгы бар-барын мәгәр ул Әхәт белән ярашып эшли алыр, дип уйлады Гөлчирә Ярлы хатын ире дә мал таба торганнардан түгел баласы бар Сеңлесе аның тәрбиясендә Ничә карама акча җиткерә алмый Нужа бабай көшенең холкын тиз үзгәртә ул. Зәйтүнә дә кырын кергән акчаның эч тишмәгәнлеген аңлар Вак-тояк җыем акчасын үз кесәсендә калдырып сабак алган иде. хәзер акыллырак булыр, суык суны да өреп кабар Зәйтүнә акчага мохтаҗ акчага хирыс булып үсәчәк Барыннан да бигрәк Голчирәгә Зәйтүнәнең йорты йорт тирәсе кулай тоелды Шәһәр читендә, аулакта тирән ерганак эченә салынган йорт Кеше күзеннән читтә урнашкан мондый «җылы почмак»ны елап эзләсәң дә таба торган түгел Ул бу хакта Әхәт белән сөйләшеп, бот- < ягын алдан кайгыртып куйган иде Алар кичләрнең берсендә, эңгер- меңгердә. шыпан-шыпан гына Зәйтүнәләрнең йортын карап та кайтканнар иде инде Леша белән килешенеп яшәгәндә. Әхәт озаткан дефицит товарларны ул һич курыкмыйча үз йортына алып кайта ала иде Моңарчы ул. Леша дәшмәс, үзенең дә койрыгы бозга каткан, дип яшәде Юнысны ир итеп сайлап алып кайткач та әллә ни тузынмады хәзер исә Гопчирәнең күңеленә курку иңде, кон туса Леша белән очрашудан курка Койрыгым бозга каткан, дип тормас, тәки этлек эшләп ташлар' Әйдә эт күңеле бер сояк. дип Юнысы юк чакта кайнар кочагына да алды Лешаны Гөлчирә, элеккеге ире янында кан калтырап ятты, башкайларына гына җитмәсә ярар иде бу сукбай яһүд1 Лешадан тыш эт-кош беткәнме тирә-күршедә’ Күзәтәләрдер әле аларның ихатасын, милициясе дә иснәнеп йоридер Димәк, яшерен сәүдә Гөлчирә оендә тукталырга тиеш түгел Сәүдәне ашыгыч рәвештә Зәйтүнә йортына күчереп торырга кирәк Аның ире Хәлим до шешәне иптәшлеккә ияртте, анысы белән ара койләнер кирәк икән — Юныс белән танышырлар Әйдә, парлашып шешә тобөнә кереп утырсыннар Әхәт чучканың Зәйтүнәне алу-алмау мәсьәләсендә икеләнеп торуы Голчирәгә бер дә ошамады, ул эшне кызулатырга теләде Кибетне ачарга да ярты сәгать кенә калып бара — Әхәт абый, назландырма чыгар тегене Көшө-кара кузгалганчы Зәйтүнәнең аягын юабыз Курыкма акчасын үзем түлим— Ул остөлгә акча ыргытты.— Зәйтүнә үзе алырга тиеш тиешен Тик аның кыен вакыты, миннән булсын яхшылык! Зәйтүнәнең колагына быдыр-быдыр сөйләшкән тавышлар ишетелә башлаган иде. ул сагаеп шуны тыңлап торганга. Гөлчирәнең соңгы сүзен юньләп ишетеп тә бетермәде Каяндыр тоташ гөжләү ишетелә иде — Гөлчирәкәй мин эчемлек белән сату итмим,— диде Әхәт, әллә чынлап, әллә уйнап — Ах әле син шулаймы?—Гөлчирә шаярган булып Әхәтне читкә этәрде һәм аның уң кул ягындагы тимер сейфның ишеген тартты Ишек бикле түгел икән шартлап ачылды Аның аскы тартмасында тигез тезелгән коньяк шешәләре янында, кургаш бүрекләрен ялтыратып шампан шешәләре ята иде Гөлчирә бер шампанны алып Әхәткә тоттырды — Ач тизрәк, ишетәсең ич. анда халык гөжли Миңа китәргә кирәк Урам яктан ишекне дөбердәтә башлагач кына Зәйтүнә тавышның каян килгәнен аңлады Әхәт җитез кыланып шампан шешәсен ачты, хуш ис таратып, сыеклыкны өч стаканга агызды — Тот, синең өчен эчәбез Зәйтүнә теләсә-теләмәсә дә стаканИы кулына алырга мәҗбүр булды, ләкин эчмәде, нәфрәтләнеп, Әхәт белән Гөлчирәнең вак-тояк кабып. иртә таңнан шампанский чөмергәннәрен карап торды — Син нәрсә? Сабый кебек кыланасың? — дип җикерде Әхәт — Әхәт абый, кочләмй. үз хәлен белә торгандыр.— диде Гөлчирә.— Тормыш өйрәтә ул Вакыты җиткәч кулыңнан тартып алып эчә башлар әле! — Ул ясалма шаркылдады.— Шулай бит Зәйтүнә сеңлем? — Ул Зәйтүнә кулындагы стаканны алып, эчемлекне Әхәт белән икесенә бүлде— Исең китмәсен, безгә күбрәк эләгә Әхәт абый, матурым, бәхетебез шулай мөлдерәмә тулып торсын! Тышкы якта шау-шу көчәйде, ишекне тагын да ныграк дөбердәтә башладылар — Мин сыздым.— диде Гөлчирә, иреннәренә ябышкан шоколадны кулы белән сортеп — Ач тизрәк, югыйсә ишегеңне ваталар Кибеткә хатын-кыз кофталары килгән иде Чит илнеке, затлы йон кофталар. Мондый товарның кибеттә күптәннән булганы юк иде Ни сәбәптәндер бүгенгә кадәр товарны сатарга рөхсәт булмады Ә халык арасында чыбыксыз телефон бик шәп эшли, кофталарның кайчан сатуга чыгарыласы сәгате-минуты белән ботен шәһәргә таралды Атна буе халык кофталарны саклады, тугыз тулар алдыннан кибет алды ярминкәгә әйләнде, иртә таңнан килеп басучылар котәләр-көтәләр дә буш кул белән кайтып китәләр Бүген Тәгаен чыгачак, сатылачак!- — дигән хәбәрне ишетеп, шушы өтек кибеткә шәһәр уртасыннан да кешеләр җыелган иде Кара болыт! Башта чәңгелдәвек тавышлы бер хатын халыкны чиратка тезеп маташты, шәмәхә каләм белән уч төпләренә номерлар сукты. Бераздан икенче бер хатынның шундый ук каләм белән, шундый ук чәңгелдәвек тавыш белән кычкыра-кычкыра икенче чират оештыруы мәгълүм булды Култык таякларын селкә-селкә инвалидлар аерым чират ясап куйдылар. Кая ул. кочленеке замана, үгез кебек тап-таза ирләр хатын-кызны һәм карткорыны таптап узып, алга үттеләр Кайсы елый, кайсы көлә, кемдер аты-юлы белән җиде катлап сүгенә Тапталган, кысылган кешеләр ярдәм сорап ялваралар Ишекне ачып җибәргәч. Әхәт прилавка аша сикереп кереп кенә калды, җыелган халык ташкыны кибет эчен шыплап тутырды Басым шулкадәр көчле булды ки, прилавка буйлап сузылган юан тимер торба сыгылып кәкрәйде Зәйтүнә мөдир артына чыгып басты, күзләре шардай ачылды, йөрәге ярылырдай булып типте — Әгәр тынычланып чиратка басмасагыз. сатуны башламыйм, ___________ дип акырды Әхәт Эчтәгеләр нидер аңлатырга тырышты, тышта калган бичаралар зинһарлап «Чират монда! Алар чиратсыз керде'- дип инәлделәр Әхәтнең мондый тамашаны күп күргәне бар этешү-төртешүгә аның мыегы да селкенми, аның өчен чиратсыз алалармы түгелме — барыбер. чиратсыз керүчеләр файдалырак та — ул тизрәк акчасын ыргыта да чыгып таю ягын карый, акча кайтаруны сорал вакланмый Кофтаның үлчәвен. сыйфатын тикшереп тору юк. андый эш белән маташу мөмкин дә түгел һәркемнең күзе тонган, сирәк кайта торган кофтаны эләктерсә, бүтәне чукынып китсен Күбесе бер белән генә канәгать түгел, икене өчне эләктерергә тырыша Әхәт очлы күз. сатып алучыны тиз таный, кемгә ничә кофта бирәсен белә Ул Зәйтүнәне үз янына бастырды, аңа киндердән тегелгән зур янчык белән вак акча тоттырды, сатып алучыларга сдача бирү вазифасын йөкләде Бөр төргәкне сатып бетерделәр, икенчесен чиштеләр Күрә Әхәт, берәү дә кибеттән чыгып китми, әле генә алган бәхетлеләр тагын чиратка кереп кысылалар, этеш, төртеш, сүгенү Колаклар берни ишетмәс булды, арттагылар этә. кибеттән чыгып китү мөмкинлеге дә калмады Әхәт, сатуны туктатып, мең бәла белән ишекне ябып куярга мәҗбүр булды Кибет эчендә калганнарга товар җибәреп, берәмтекләп арт ишектән чыгара башлады Урамда гауга көчәйде, җыелганнар дәррәү ишеккә ябырылып бикне ваттылар һәм эчкә ыргылдылар Ишектән кысылып кергәндә, бер авыл хатынының юбкасы сыдырылып төшеп калган, ул, кызулык белән үз хәлен бөтенләй сизмичә, җан-фәрман алга ыргыла иде янындагы ир артына төрткәч, ирнең яңагына алагаемга берне китереп чөпедө Ир — Хайван! Күтең ачылган ич1 — дип тегеңә җавап кайтарды Кем көлә, кем елый, тышкы яктан юбканы эчкә ыргыттылар, бер егет аны хатынның башына каплады Кәмит1 Кофталар җыелган халыкның яртысына да җитмәде Аңа карап берәү дә кибеттән чыгарга ашыкмады, берәү дә товарның сатылып бетүенә ышанмады Ике хатын Әхәт янына эчкә үк үтел керделәр мөдирнең ике ягына басып — Чыгар кофталарны! Юкса, тентибез! Тапсак җаныңны алабыз! — дип чәрелдәделәр — Рәхим итегез, тентегез' Прилавка асты буп-буш — Оста! Син безгә складыңны күрсәт — Склад ачкычы миндә түгел, торгта Хатыннар тәмамысы шашканнар иде — Нәрсә аның әкият сөйләгәнен тыңлап торырга?! — дип кычкырды арадан берәү — Ватабыз да керәбез! Бунт көчәйде, хатыннар җыйнаулашып эчкә ябырылдылар Ишек шактый нык. иң белән генә төрткәнгә ачыла торган түгел Калай белән тышланган, яңагы да имән агачыннан бигә эчке яктан эленгән ишек алай тиз генә бирешмәде Бер ир кеше, каян тапкандыр, күгәреп беткән рельс кисәге күтәреп керде Хатыннар, һау-һаулап, ур-ра кычкырып, шул тимер белән ишекне тоя ашладылар Хәл җитди төс алды Нишләргә? Кибет телефоны ватык, поселокта яшәүчеләр телефонның ни икәнен дә бөлмиләр Әхәт тиз генә Зәйтүнәне милиция чакырырга җибәрде — Оч! Аптека тирәсендә участковый булырга тиеш Әхәт абый чакыра. диген Әгәр участковыйны очратмасаң. милиция бүлегенә бар Кибетне талыйлар, диген Зәйтүнәнең аягы җиңел, чабып чыгып та китте Бер минутка «Элле чыккан-чыккан бу гаугалы кибеттән бөтенләй ычкыныргамы’ Рәт чыкмас монда, барыбер эшләп булмас'- — дип уйлады Бу уе тиз үтте «Тагын Голчирөгө барып егылырга туры килер Ул ни дияр’ Рәхмәт әйтмәс! Кон дө-кон дә йон кофталар кайтып тормас әле' Ни булса булыр, без күрөсөн кеше күрмәс'- — дип үз-үзен юатты Аптека янында йөренеп торган милиция кече лейтенантына -Талыйлар Әхәт абый!» — дип әйтү җитте Мондагы тамашаны күреп бермәлгә кече лейтенант та югалып калды Эшнең нәрсәдә икәнен төшенгәч, билендәге каешка фасон өчен генә тагылган буш кобурасына тотынды һәм яшеплекызыллы тавыш белән акырырга тотынды. Ишек ватып маташкан хатыннар, милиция күренүгә рельс кисәген идәнгә төшерделәр, берәүсенең аяк башына тиеп чәчрәп кан чыкты, кан күренгәч, арттагылар -Кеше үтерәләр! ■ — дип чинадылар Кеше үтергән җирдә хатын-кыз торамы, эчтәгелөр урамга чаптылар һәм халык арасына кереп юкка чыктылар Төркем әкренләп читкә тая башлады, ишек тирәсе бушады, тамак ярып акырып торган кече лейтенант, аңына килеп, өлерәк кенә ишек катына килеп баскан арык кына, ач чырайлы бер кызчыкны беләгеннән эләктереп алды — Качмый тор! Качармын мин сиңа! Беләкләре ямалган иске кофтасына акшар тамчылары чәчрәп ябышкан кыз ычкынырга теләп тартылды, ычкына алмагач, елап җибәрде Аягындагы зур резин итекләре чыжтырдады. Милиционер аны бая мөдир утырган табут хәтле генә бүлмәгә алып керде — Минем гаебем юк.— диде кыз еламсырап — Әһә! Ишекнең өстәге тупсасы сынган Әгәр милиция килеп җитмәсә эш харап иде. Ватык ишек өчен кем җавап бирә?1 Кибет талау гаеп түгел икән синеңчә? — Кем талый? Мин әле генә килеп кердем. — Күзгә карап алдашасыңмы? — Ышанмасаң. әнә мастердан барып сора Мин биш минут элек кенә эштән сорап чыктым. Без балалар бакчасына ремонт ясыйбыз. Ремонт беткәч мин шунда тәрбияче булып эшкә калам Рәхмәт мастерга, син кыз кеше. ди. бар, ди, берәр җүнле кием эләктерә алмассыңмы, ди Бик әйбәт кеше ул безнең Бикә апа Урамда яктыда йөгереп йөреп күзе тышта калган идеме, әллә кибеттәге куркыныч вакыйгалар, чак-чок бәрелгән тимер тавышлары Зәйтүнәнең аңын аударган идеме, ул бичара кызга юньләп карамады Соңра, үз хәлен аңлата башлагач, кызның тавышы таныш кебек тоелды Алар авылында түбән очта кем шулай тәмле итеп, бераз сузыбрак, бераз җырлабрак сөйләшә иде соң? Бәрәч. Фәһимә ич бу ятим кыз, әткәсе сугышта үлеп калды Әнкәсе бер башы җиде бала тәрбияли! Фәһимә шул. Фәһимә! Әлфия белән алай дуслашып йөрмәсәләр дә. бер класста укыдылар, авылдашлар Ул көчен җыеп мөдир Әхәт абыйсының җиңеннән тартты, милиционер белән кызны эчтә калдырып, кибеткә чыктылар — Әхәт абый! — Нәрсә бар тагын? — Бу кызның гаебе юк Беләм мин аны Авылдаш ул минем — Белсәң? — Җибәрегез, дим — Ә ватык ишек хакын кемнән түләтәбез? Әле күпмелек товар урланганын белмибез Ревизия үткәрмичә дә булмас. Әгәр кызны ычкындырсак. гаепле булып кем кала? Синме? Син шуны телисеңме? — Алай димим — Димәсән. май кап — Авылдаш кыз бит Ятим Ярлы — һи-и. авылдаш имеш! Ярты Казан минем авылдаш. Берсенең дә китереп биргәне юк Берсенең дә! Син. кара аны. кибеттә ныгып калсаң, авылдаш дигәнне оныт Танысаң-танымасаң. эндәшмә! Ни пычагыма кирәк алар Кирәк кеше белән мин сине үзем таныштырырмын Зәйтүнәнең тагын бер тапкыр шушы ярым караңгы кибетне карага буялган мыеклы Әхәтне, бүгенге ыгы-зыгыларны ташлап качасы килде. Тагын икеләнде, уе ары-бире талкынды, кая барыр, каян эшен табар Ә болай. бер уйлаганда, төшемле дә. уңайлы да урын булырга ошый. Нүжәли Әхәт абыйсы бер кофтаны аңа бирмәс? Әлфиянең туена менә дигән бүләк булыр иде Әллә икене үк сораргамы? Ни гомер шәһәрдә яшәп әнкәсенә бер бүләк җибәрә алганы юк Булмас, икене үк сорарга ярамый, каян акчасын аласың, дигәндәй Алар бүлмәгә борылып кергәндә, милиционер кызыйны почмакка бастырып, өстәлгә җәйгән ак кәгазенә эре хәрефләр белән яза-яза сорау ала иде — Кем сине склад ишеген ватарга өйрәтте? Рельсны каян табып алып кердең? Алдан ук әзерләп куйган идегезме? Иптәшләреңнең исемен ата! Кызның мескен кыяфәтеннән, теш арасыннан калтырап чыккан һәр сүзеннән аның һич гаебе юклыгы аңлашылса да милиционерның үз кырыгы кырык иде Ул. бар булган сәләтен җыеп, кызга нахак бәла тагарга тырышты — Паспортыңны бир Исем-фамилияңне дөрес әйттеңме икән әле — Фәһимә инде мин Фатихова Фәһимә Паспортымны үзем белән йөртмим Безнең эш пычрак бит — Алдама1 — Мә ышанмасаң кара— Кыз иске кофтасының салынып төшкән бердәнбер кесәсен әйләндереп күрсәтте — Хатын-кызның документны кайда йорткөнен беләбез без Нука изүеңне чиш әле— Кыз аңа шундый нәфрәт белән карады, ни әйтергә дә белмәде, сүзен тапмады— Әле син карышып маташасыңмы Власть вәкиленә каршылык күрсәткән өчен мин сине' Милиционер тимердән каты кулы белән кызның йомры күкрәген капшап, күлмәк изүен аерып җибәрде Кызның туып-үсеп шушы көнгә кадәр нәфис күкрәген берәүгә дә тоттырганы юк иде әле гарьләнепме, авыртуданмы, ачы тавыш белән кычкырып җибәрде Зәйтүнә кызны күрмәс, үзе күренмәс өчен аяк очларына басып кына кибеткә чыккан иде, авылдашының ачыргаланып кычкырганын ишетеп, конторага керде — Иптәш милиционер, сөз бу кызны юкка азаплыйсыз! Склад ишеген ватучылар сезнең шәүләгез күренү белән чыгып сыздылар инде Кыз — гаепсез! Бичара Фәһимәнең урысчасы такы-токы, каушаудан сүзләрен онытып. күбрәк ым ишарәләр белән аңлатырга тырыша үзен юньләп тыңламауларына гаҗиз калып илереп өпыи иде Ул да Зәйтүнәне таныды, әмма аны-моны белдермәде әнкәсе өйрәткәне буенча, бәпага тарыганда, бүтәннәргә сылтарга да сыенырга да ярамаганын белә иде кыз Әхәт Зәйтүнәгә сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде тагын төрткәләп кибет ягына алып чыкты — Син' Бүген эшкә урнаштың Бүген авылдашың кибет басарга кергән Милиционер шуны белсә, сезне күмәк гаептә санап, хәзер үк кулга алачак Авылдашым, дип бер тының чыктымы, беттем, дигән сүз Бу фикер Әхәтнең башына әпе генә килде һәм ул үзен шактый акыллы, законны яхшы бөлүче санап Зәйтүнәнең колагын тартты Кече лейтенант якасын чишеп җибәрде, фуражкасын алып өстәлгә куйды, аның ныклап торып эшкә тотынганы күренеп тора иде Әхәт Зәйтүнәгә кибет идәнен себереп чыгарырга каерылган ишектән коелган чүпләрне җыярга, кибетне тәртипкә китерергә боерды — Иртәгә ачмыйбыз, әйберләрне барларга кирәк булыр' — диде Кече лейтенантның атна-ун көн инде күз төшәрлек беркетмә төзегәне. юньле бер җинаять тә ачканы юк иде Милиционерның эше. нигездә, беркетмәләр саны белән бәяләнә Яхшы исәптә йорисең килсә, аларны күбрәк язасың Сизенә, соңгы айда начальство аңа кырын күз белән карый башлады Бүген аңа берничә бөркетме төзергә мөмкинлек бар иде Авыз ачып, җебеп калды ишек ватып ятучыларны өерләп ябып куярга иде' Юк инде, ул бу кызны ычкындырачак түгел -Кибет склады ның ишеген вату Товарларны урлау Бунт!» Ничек шөп яңгырый Кече лейтенант әлерәк кенә авылдан килгән татар кызларын яхшы белә ышанучан алар, куркак, куяндай йомшак. Алардан әллә нинди балавыз сыннары ясап була! Бу кызны да бөгәчәк кече лейтенант, бер-ике көн карак кызлар, фахишәләр янында КПЗда тотса, ни язса — шуңа кул куячак Фәһимә ничек кенә тырышып укымасын, протоколда нәрсә язылганын аңлый алмады Аның тизрәк моннан чыгып ычкынасы гына килде Бер чыгып киткәч, тот син аны' Берничә көннән милиция кече лейтенанты язган беркетмә нигезендә, эшләгән җиренә, хезмәт хакыннан штраф тотып калырга боерган кәгазь килер дип башына да китермәде кыз Ул чыгып киткәч Әхәт җиңел сулап куйды — Син булмасаң, эш харап иде,— диде ул тегенең салпы ягына салам кыстырып— Рәхмәт, син туры килгәнсең Ватан онытмас! Ул Зәйтүнәне, урам ягыннан ишеккә йозак эләргә кушып, чыгарып җибәрде Ул чыгып китүгә: — Аяк ялы,— дип, милиционерның кесәсенә утызлык акча тыкты — Гаеп итмә, күп түгел Җае чыккач, тагын бәхилләтермен Сейф тагын ачылды, бу юлы аннан тәгәрәп коньяк чыкты Ике стаканга мөлдерәп эчемлек акты — Эш вакыты бит, килешеп бетәр микән? — Тот, тот, саф һавада йөргән кешегә бара ул,— дип Әхәт калган коньякны шешәсе белән кире сейфка тыкты.— Калганы да синеке, бүгенгә артыгын бирмим Кичкә әйләнеп кер. иркенләп утырырбыз. Әхәтнең милиционердан тизрәк котыласы килә, ә ул китәргә җыенмый иде әле — Миңа ике кофта кирәк.— диде ул кинәт.— Берсе үземә, берсе хуҗага Менә болай кирәк! — дип кулы белән бугазын кистереп, аркылы сузып күрсәтте «Алдашма, малай!» — диде Әхәт эченнән генә Начальнигың ал- данрак киенде Аның хакына кибеткә иртәрәк килергә мәҗбүр булдым Тик менә акчаны китереп түләр микәң? Бушлай алырга бик ярата Шулай эче пошса да. участковыйга сөйләп тормады, нигә артыгын чәпчергә, алла сакласын, авызында сүз тормый, дигән хәбәр таралса? Усал эткә сәлам, милиционерга ришвәт бирәсең Яшереп калдырган байтак кофталар бар да складта Анда участ- ковыйны кертергә ярыймы соң? Күрми торсын әле Уйлый торгач, Әхәт юлын тапты — Коля, кадерлем. үзең күреп торасың, безнең монда бөтен нәрсәнең асты-өскә килгән Кайдадыр кысылып калган берничә кофта булырга тиеш Нәрсә-караны рәткә салганчы, шактый вакыт узачак Бая әйткәнемчә, кичкә таба әйләнсәң, яхшы булыр иде Коляны өйрәтәсе юк, беренче тапкыр гына авызы пешүе түгел, калган эшкә кар ява! — Кабат-кабат килеп йөрергә минем вакытым юк — Алайса иртәгә иртәнчәк кагыл, кибет ачылыр алдыннан сугыл Иркенләп, менә дигәннәрен сайлап куярмын.— Коляның йөз чытыклыгын күреп. Әхәт өстәп куюны кирәк тапты — Икәү кирәк дидеңме әле син? Икәү дә булыр Милиционер чыгып китүгә, мөдир Зәйтүнәне тыкырдата башлады — Гөлчирә апаңнарга бар Әйт, хәзер үк килеп җитсен Милиционерга ышаныч юк, иртәгә киләм дип чыгып китәр дә кичкә таба күзен челәйтеп килеп тә җитәр Зәйтүнә аптырашта калды, Әхәт нигә аны төшке аш вакытын әрәм иттереп әллә кая йөгертә? Гөлчирә белән иртәнчәк күрештеләр, тагын ниемә кирәк булды икән? Зәйтүнәнең икеләнеп торуын мөдир үзенчә аңлады — Гөлчирәнең өен беләсеңдер бит? — дип сорады —Беләм белүен. — Белсәң, иренмә, зинһар тиз генә барыл кайта күр Күрәм, күрәм, арыгансың! Көне дә артык шау-шулы булды, һаман алай булмас әле Гөлчирә апаңны алып килсәң — бүгенгә кирәгең дә калмый Өеңә кайтып рәхәтләнеп ял итәрсең Зәйтүнә чыгып китүгә, Әхәт ишекне бикләп алды Дөньяда төрле хәлнең булуы мөмкин, товар күп сатылган көнне ялгыз калуыңны белсәләр, сәер итеп ташларга күп сорамаслар Бу арада шомлы хәбәрләр йори, усаллар арта бара саклык берчакта да комачауламый Ул чама белән кофталар сатудан күпме акча кергәнен белә иде. шулай да санамыйча ярамый Акча санаганны Әхәт акчаны санарга ярата Төк, төк Баштагы берничә сатып алучыны исәпләмәгәндә, берәүгә дә вак-төяк сдача кайтарылмады Хәзер тиенен тиенгә санап үз өлешен аерып куярга кирәк Акча чүмәлә булып өелде аны тиз генә санап бетерә торган түгел иде Әхәтне акча санарга өйрәтәсе юк Бу эшкә маһирлыгы җитәрлек Әүвәлге эше — ул акча өемен купюраларга аерды, прилавка өсте йөзлек, иллелек, утызлыклар белән тулды Салават күпере булып балкый хәзер прилавка Ярата Әхәт шул эре акчаларны1 Йөзлекләрне санаганда аеруча тәм таба Никадәр ашыкса да Әхәт Гөлчирә белән Зәйтүнә килеп җиткәндә эшен йомгаклый алмады Ул аларны алай тиз килеп җитәрләр дип уйламаган иде Дөбердәү кат-кат кабатлангач кына, яраткан эшен бүлеп, люктан карарга мәҗбүр булды Ишекне ачып аларны эчкә кертте дә — Син товарыңны ал да тиз үк ычкын.— диде Гөлчирәгә— Монда тоту куркыныч — Ничәне калдырдың? — Җитәрлек Сөйләшкәнчә — Үзем генә күтәреп китә алырмынмы соң? — Әнә Зәйтүнә булышыр — Зәйтүнә каршы кипмәсө, мин риза Каршы кипмәссең ич, Зәйтүнә? — Кая алып барабыз соң боларны? — Гөлчирә апаң сезгә куеп торсакмы әллә дигән иде Карт нинди кеше? Бик кызыл авыз түгелме? — Алай минем сүздән чыкмый торган иде дә — Ә-ө, әйтми торам икән' һәрбер эштән үзеңә өлеш чыгар Гөлчирә апаң сиңа кофталарның берсен бирер Үзеңә иң ошаганын сайлап ал Бушка! — Кытыклана башласа, иреңә аңлат, без сезне буш итмәбез Өлешегезне тияренчә алырсыз Яңа тормыш төзегәндә акчаның артыгы булмый Гөлчирә дә сүзгә катышты — Сеңлең белмөсө. яхшырак булыр Ә төге йортыгызга килеп иөри торган егет, Мансурмы әле, ул берни дә белмәсен' Зәйтүнә шунда гына үзенең нинди эшкә алынуын аңлады Ул хәзер кофталарны күтәреп кайтачак Аны Гөлчирә итәк астыннан кыйбат бөягә сатачак Берсе бүләк рәвешендә аныкы булачак Бер генә нәр- Сөнө — ни очөн кофталарны Гөлчирәнең апарга куеп торырга теләвен генә аңламады Уйпап-уилап та очына чыга алмагач бу эшне уңган, елгыр юмарт Гөлчирә апасының чираттагы яхшылыгы дип кабул итте Әхот арттагы ишектән чыгып тирә-юньне карап көрде дә ике кулларына да дыңгычлап тутырылган зур-зур сумкалар тоттырып. Гөлчирә белән Зәйтүнәне озатты Ишекне чыкканда - Ә бу кызыең җитез генә күренә Молодец!» — дип пышылдады XVIII Хатыны почта әрҗәсеннән повестканы алып кереп тоттыргач, Хургин соң дәрәҗәдә гаҗәпләнде Имеш аны иртәгә, сәгать тугызга райфога чакыралар' Ничек була әле алай? Повесткага: «По особо важному вопросу»— диелгән, бармас идең, бастырып тагын килеп җитәрләр, барырга туры килә Хургин нәкъ тугыз тулганда райфога барып керде Налог һәм җыемнар инспекциясе начальнигының ишеген тартып карады, ишек бикле иде Юныс булмагач, ул башка хезмәткәрләр янына кереп тә тормады Юныстан башкаларны белми дә, белергә дә теләми Кат-кат йөрмәскә, килгөн-килгән Юнысны күреп эшен бетереп китәргә уйлады Шул исәп белән коридорның аргы башындагы буш урындыкларның берсенә барып утырды да Юнысның килгәнен каравылларга булды Коридор кешедән бушап тормый, хезмәткәрләр бүлмәдән-бүлмәгә тыз-быз йөри, райфо мөдире бүлмәсеннән чыккан бер хатын: — Гражданин, сез байтак утырасыз, кемне дә булса көтәсез ахрысы? — дип сорады — Миңа Юныс Гыйльметдинович кирәк иде — Ул мөдир кабинетында. — Тиз чыгар микән? Хатын әче генә көлемсерәде, мөдир өч көнгә больничныйга чыккан иде, Юнысның хәзер һәр форсаттан файдаланырга тырышуын, кабинет бушауга, шунда кереп кәпәренеп утыруын Хургинга аңлатып тормады, кыска гына. — Керегез, ул анда ялгызы,— диде Хургин ашыгып мөдир кабинетына юнәлде, бик тырышып машинкада тукылдаган секретаоь кыздан, Юныс янына керергә рөхс&т сора- макчы иде. тегенең кергән-чыккан кешегә борылып карамавын чамалап, рөхсәтсез генә кабинет ишеген ачты — Сезне югары күтәргәннәр икән. Юныс Гыйльметдинович! Килешә, яңа урын сезгә бик килешә! Яңа урынны болай калдырырга ярамый, юарга кирәк аны, бүгеннән калмый юарга! Юныс иренеп кенә кулын Хургинга сузды — Ничек килергә булдыгыз, Иосиф Данилович? — Үзең чакырып киттең ләбаса Җитмәсә, менә бу повестка Хургин повестканы күрсәтте. Юныс берни белмәгәнгә сабышты — Повестка калдырган иптәш белән сөйләштегезме? — Юк Туп-туры сезгә кердем - Минем кичәдән бирле аны күргәнем юк Ул сезнең янга горфо кушуы буенча бармадымы икән? — Мин аларны сез җибәргән дип уйладым! — Мине бөтенләй ахмакка чыгарасыз, Иосиф Данилович Кырык эшне кырык якка ташлап, әүвәл үзем барам, аннары кеше җибәрәм ди! Булмаганны1 — Гафу итегез, аптыраганнан әйтәм Повестка калдырып киткән ханым кайда утыра? — Ашыкмагыз! Җәһәннәмдә көтеп тә торырлар Инде кергәнсез икән, әйтәм. яхшы иткәнсез! Мин алдан аларны күреп, эшнең нәрсәдә икәнен ачыклап чыгыйм әле Наилә иртән, эшкә килө-килешкә Юныс янына кереп, үзләре башкарган җаваплы эш турында энәсеннән җебенә хәтле сөйләп биргән иде инде Юныс аны күккә чөеп мактады. Эченнән генә Наиләне анда җибәрүенә үкенеп тә куйды. Болай гына, Хургин шыр җибәрсенгә озаткан иде ул Наиләне, ә теге барган да хәйләкәр конспиратор Хургин- ның эзенә төшеп кайткан! Клиентның да бигрәк ачык авызлысы туры килгән шул «Моннан ары Наиләдән саграк булырга кирәк»' _________ дИП күңеленә беркетте иртүк Юныс Хургин алтын теш куйган хатын хакындагы актны сорап кергәч. Наиле һич көтмәгәндә, төпченә башлады Аның колагына Хургин белән Юнысның яшерен әшнәлеге хакында кайбер хәбәрләр чалынган иде инде Юнысның кашы җыерылды — Соңыннан, соңыннан.— диде ул Хургинның мөдир кабинетында кан калтырап утырганын әйтмәде Гомумән. Наиләнең белмичә, күрмичә калуы яхшырак Наилә яныннан чыккач та ул турыдан-туры кабинетка кайтмады, вакыт үтсен өчен, райбашкарманың гомуми бүлегенә юнәлде, андагы кыз-кыркынның күкрәген тоткалап, артларына чәпәштереп йөри торгач, шактый вакыт узды Хургин барысына кул селтәп кайтып китәргә җыенган иде ишектә Юныс белән кара-каршы очраштылар — Иосиф Данилович, нык эләккәнсез, шулай саксыз кыланалармы соң?! — Юныс чиктән тыш борчылган кеше сыман шомлы тавышлар чыгарып сүз башлады — Налог түләп кенә котыла торган булмаган эш тикшерү оешмаларына, судка барып җитәчәк — Арттырасыз1 — Арттыру, киметү хәзер прокурор кулында Хәзер без — финанс кортлары бу акт алдында кочсез — Аңламыйм— диде Хургин. борын очына асылынган тамчыны сортеп — Мә таныш Алтын теш куйдырган хатын бөтенесен сөйләп, актка кул куйган Безнең тарафтан ике иптәшнең имзасы ярылып ята' Эшнең җитдилеген Юнысның шомлы тавышы гына җиткерә алмады, Хургин иренеп кенә куен кесәсеннән күзлеген алды озаклап аның пыяласын сортте, актны укып чыкты да үзен тыныч күрсәтергә тырышып: — Сезнең ул хезмәткәрләрегезгә совет гражданы артыннан шымчылык итү хокукы бирелгәнме? — диде— Беренче чиратта прокурор моментның шул ягы белән кызыксыначак! Мин шикаять итәм' — Чәпчемә, чәпчемә! — диде усалланып Юныс— Дулап кемчең киртә җимергәне бар? Закон безне — финанс эшчеләрен яклый' СССР Финанс министрлыгының инструкциясе райфо инспекторларына, гражданнарның яшертен керемен ачыклау буенча, шаһитлардан сорау алырга рөхсәт итә — Сорау алу белән сорау алуның аермасы бар' — Анысы инде инспектор эше' Нинди әмәлләр кулланып сорау алса да, әгәр доход расланса, аңа беркем бәйләнә алмый Беркем дә' Синең кебек законсыз эш алып барган адәмнәргә исә авыз да ачтырмыйлар Шапылдатып биш елны ясыйлар да куялар! — Бу башбаштаклык! Закон бозу! — Теләсә ни дил ата Доход турындагы Указга кырык икенче елны Калинин бабаң кул куйган — Сугыш чорында чыккан закон бүген дә гамәлдәме? Абсурд' Сафсата! Мин прокурорга барам' Хургин әтәчләнеп кулларын болгаса да. тавышы торган саен йомшады, төсе үзгәрде, ул ишеккә җиткәндә, нидер исенә төшеп кире борылды — Юныс Гыйльметдинович. сезнең ул инспекторыгыз мин теш куйган хатынны каян эзләп тапкан? Ничек итеп? — Бер каян эзләп йөрмәгәннәр — Юныс туйганчы көлеп алды— Төш куйдырып сездән чыгып барганда тотып алганнар да ■•киңәшкәннәр» — Ник аны минем янга алып кермәгәннәр? _ Иосиф Данилович.— диде яңадан кыза башлап Юныс.— сез бо- ларны башка берәүгә сөйләгез яме _ Ул хатын минем кардәшем бергә керсәләр һәммәсе урында ачыкланыр иде — Кардәш дип тормаган әле, башыннан азагынача сүткән — Хәзер нишләмәкче буласыз? Юныс тантаналы минутның кадерен белеп, күзләре белән Хургинны тишә-тишә озак кына аның йончыган кыяфәтенә карап торды — Эш прокурорга китәчәк. Юнысның байтак шуклыгын күреп белгән, четерекле генә хәлләрдән утыз-кырык сум белән котыла торган Хургин Юныска бүген дә шул алымын сайлады шаярта, өркетә, аннары чишелеп китәр, дип уйлаган иде аяк астында килеп чыккан бу упкынның хәтәрлеген ул хәзер гене аңлады Юныс кына түгел инде монда, хатын-кызлар да катнашкан, ә аларның алла каргаган кавем икәнен Иосиф Данилович бик яхшы белә Минут эчендә аның кешелек горурлыгы юкка чыкты, хәзер ул түбәнәергә дә. чыгымнар тотарга да әзер — эш прокурор кулына барып кермәсен дә аны бу бәладән йолып алсыннар! — Юныс Гыйльметдинович,— диде ул еламсыраган тавыш белән — Үтермәгез мине, зинһар, коткарыгыз — Ничек итеп? — Сез монда прокурор да. судья да — Алла ук түгелме9 — Алла да1 Актны сезнең кул астындагы инспекторлар тозегән Сез абруйлы, таләпчән җитәкче — Хәзер мин алар янына керәм дә, Хургин күптәнге әшнәм, зинһар аны батырмагыз— дип әйтәм Шулаймы? — Ул инспекторларны ничек ризалатырга? Юныс Хургинның холкын-фигылен әз-мәз белә иде аның белән уртак уйга, бугазына пычак салгач кына килергә мөмкин Ул шуңарчы карышып маташачак, минут эчендә кырык төрлегә борылып төсен үзгәртәчәк Теш куярга дигән алтынны дәүләт кибетләреннән алмый ул, анысын да аңа урлап, ерак Себер рудникларыннан китерәләр Мондый караңгы якларга кереп тормый Юныс, сорашып та маташмый, шәһәрдә Хургин кебекләр булу аңа чат файда гына Яшәсен, бүтәннәргә рәхәт яшәргә ирек бирсен — эләкмәсен генә! Ә монда көпә-көндез тигез җирдә абына язган Шуның өчен җәзалый ул бүген Хургинны, шуңа күрә авызлыклый, рөхсәт булса рәхәтләнеп тотып ярыр иде «Ачык авыз булма1 Ачык авыз булма1 Теләсә кем белән мөнәсәбәтләргә кермә!» — Нишлибез? — диде Хургин — Ни уйларга да белмим Биш минуттан мин председатель янына керәм — Сез анда озак булырсызмы9 — Нинди эш белән чакыра торгандыр бит Һәрхәлдә, тиз генә котылып булмас Юныс урыныннан кузгалды Аны беркемнең дә чакырганы юк, ул Хургинны ашыктырыр өчен генә бу хәйләне уйлап тапкан иде — Мин сезне кайчан күрә алам соң? — Бер җае чыгар әле — Туктагыз, ашыкмагыз Мин бераз аванс калдырыйм әле Ул эчке кесәсеннән йөзлек акчалар тартып чыгарды «Шулай»,____________ дип уйлады Юныс, дәдәңне миңгерәүгә санап Утызлык биреп котылырга тели' Арнаутов хатынына пальто кирәк Көн саен Гөлчирәдән теләнү дә яхшы түгел. Бу юлы. доктор иптәш, чын бәһасен биреп кенә котыласың Тагын бер йөзлекне өстә, икене, саранланма, чыгар, чыгар' Җаның кадерле икән, юмартлан! Арнаутов хатыны әйбәт пальто кисен Миңа калырлык та булсын!» Уп Хургин кулында калтырап торган мең сумны читкә этәрде — Сез минем башны таш капчыкка тыгарга чамалыйсыз' Тыгып куй акчаңны! — Йәгез инде. Юныс Гыйльметдинович. беренче мәртәбә түгел бит Юнысны корт чактымы, юлда тәгәрәп яткан еланга бастымы, сикереп куйды — Аһ, син узганнарны искә төшереп маташасың икән1 Шулардан файдаланмакчы буласың1 Менә ышан сиңа — Юныс Гыйльметдинович. зинһар* Дәшмәм* Кабер валлаһи! Ул мең янына тагын ике йөзлекне кушты өчне, сумманы мең ярым иткәч кенә Юныс акча төргәген алды һәм оста гына куен кесәсенә шудырды Ике арада дәвам иткән дуэль аның җиңүе белән тәмамланды, екты яһүдне Юныс, хәзер җиңеле — Наиләне бәхилләтү генә калды Юлын табар, теге ханым чыннан да. туганы булган икән фәлөн-фәсхет, дияр Ә Әлфия җүлөр, үз кадерен үзе белми торган чабата Аларның сүзләрен генә түгел, уйларын да бүлеп телефон шалтырады Юныс трубкага бер генә сүз әйтте -Ярар*- — Анда мине көтәләр Иосиф Данилович, хәзергә Ул. аны озата чыккач як-ягына каранды Хургинның килеп китүен Наилә яки Әлфия күрмәделәрме7 Бәхеткә каршы, коридор буш иде Ул кабинетка кире керде кулларын иягенә терәп уйга чумды Бу юлы аны иртәгә булачак комиссия утырышына чакыралар иде. райбашкарманың гомуми бүлегеннән шалтыраттылар Утырышта хезмәт куймыйча доход алучы гражданнарның эше каралачак Нигә ул хакта комиссия рәисе Волков дәшми тора? Ул уйланып кына Волковның телефонын җыйды Полковникны горкомга чакырып алдылар, диде мөлаем тавыш Димәк, тагын бер генә юл кала, райбашкарманың гомуми бүлегендә эшләүче ханым янына сугылырга да мөмкин булса серне аңардан алырга! Кемнәрне карарга җыенабыз да, нигә бу эшләр Юныстан яшәреп эшләнә? Әллә куркыныч аның үзенә дә яныймы? Гомуми бүлек модире булып эшләүче бу хатынга Юныс биһуш Әллә кайчаннан күзе кызып йөри Очрашсалар, аның яныннан тиз генә аерылып китә алмый Шулкадәр гашыйк ул аңа. ханым янында үзеннән яшьрәк, үзеннән күркәмрәк ир күрсә дә үлеп көнләшә Хатын үзе дә төшеп калганнардан түгел, райбашкармада иң затлы киенүче, иң оста бизәнүче — ул Өс-башы килеш-килбәте бүтән хатыннарга һич тә охшамаган Юнысны бер гөнө нәрсә тотты моңарчы дәрәҗәсе Белеме юк. осталыгы чикле, ичмасам мөдир булса икән Ул чагында эш башка* Үз кабинетында — үзең баш үзең — түш Кыяфәт үзгәрә тавыш кор чыга башлый, ул да модир. син дә мөдир Уртак тел табарга була* Песием булып кына Мәдинә ханым янына сугылды һәм иртәгәге утырышта ике кешенең эше тикшереләчәген белде -Берсе ир икенчесе хатын-кыз-.— диде Мәдинә ханым Ныклап сорашырга фамилияләрен белешергә һич җай чыкмады. Мәдинә ханымны чакырып апды XIX Юныс кипгөндә, утырыш башланырга шактый вакыт бар иде әле Аның бала чактан сеңгән бөр гадәте бар. чакырылган урынга алданрак барырга ярата Бу юлы да гадәтенә хыянәт итмәде, килде керде, ашыкмыйча гына өстәлдәге кәгазьләрне тәртипкә салды. Наилә тозегән актка карап уйланып утырды Юк бу актны кешө күзендә өстәлдә калдырырга ярамый Сейфка тыкты Тыныч күңел белән диярлек кабинеттан чыгып, икенче катка, утырышлар залына менде Зал ачылмаган иде ишек катында берничә кеше утыра чакырылган кешеләр шулар булса кирәк Юныс залның ишеген тартып карады да бикле икәнен белгәч тукталып карап тормады райбашкарманың гомуми бүлегенә киттө Мәдинә ханым бер ялгызы ниндидер моһим язулар укып утыра, йөзе җитди хәтта ап-ак маңгаена тирән бер сыр яткан — Залны ачарга вакыт түгелме7 — диде Юныс, үзендә җиңеп генә каушау сизеп — Ах Юныс абый, эш белән маөыгып мин ачарга кушарга онытып җибәргәнмен— Ул өстәл тартмасыннан алып Юныска ачкыч сузды — Минем дә вакытым юк. зинһар, үзегез ачып керегез инде Юныс аның ачкыч сузган кулын кысып тотып алды Мәдинә ханым җитдиләнде, карашы салмакланды — Ой. Юныс абый Авырттырасыз — Кулыгызны миңа биреп җибәрәсез, дип шатланган булам тагын — Анысы ук булмас! Кулымның хуҗасы бар! — Чү. алай димәгез Алдагысын алла белә, төрле хәл булуы бар. Бу юлы да Юныска Мәдинә ханым янында озаклап юанырга җай чыкмады өзлексез телефон шалтырады мөдир ниндидер кәгазьләр эзләде тапты һәм кемгәдер ниләрдер аңлата башлады. Юнысның күз алмаларын тәгәрәтеп күзәтүен бөтенләй онытты Юныс ишек катында утыручыларга бу юлы дә күз салмады, эре кыланып ишекне ачты, эчкә узды Монда кергәч кенә сизде, ачкычтан борынны ярып хушбуй исе аңкыды Кулына да хушбуй исе йоккан Еш кына авызыннан аракы, коньяк исе аңкый торгам Гөлчирәсе исенә төшкәч. Юныс җирәнеп, калтырап алды «Әрәм үтте гомер. Мәдинә кебек затлы хатынга тиенә алмадым - — дип уйлады ул Сәгать унике тулып килүгә карамастан, комиссия әгъзаларыннан беркем дә юк иде әле. Юнысның ялгызы, каңгырып утырасы килмәде, коридорга чыкты — Сез чакыру буенча килгән кешеләрме? Читтәрөк утыручы хатын, дәшми-тынмый гына, аңа повесткасын тоттырды Аның өстендә үзе бәйләгән йон кофта, башында читләре чигелгән батист яулык Яулыгын татарча, тамак астыннан бәйләгән. Юныс бер хатынга, бер повесткага язылган фамилиягә карады — Гөлсем Шакировамы? — Без идек Ир кеше дә аңа повесткасын сузды. Юныс күзен ала алмыйча, сихерләнгән сыман, тораташ катып калды — Таныдыгызмы әллә? Ир кеше — урам комитеты рәисе Логутченко белән көне буе янып, пешеп, үзен чакырмыйча гына комиссиягә материал әзерләнгән керосин сатучы Мифтахов иде — Әз-мәз таныш.— диде Юныс, каушавын сиздермәскә теләп Аның эрелеге шунда ук юкка чыкты башы түбән иелде, чигәсе сызлап сулкылдарга тотынды Ни бу? Провокацияме? Әллә Юныска корылган тозакмы? Мифтаховның эшен ул үз кулы белән Арнаутовта калдырды ич? Кем аша Волков кулына килеп ирешкән бу эш? Менә ни өчен Юнысны эш башыннан алып чөйгәннәр икән! Хәзер комиссия утырышында керосинчы Мифтаховка түгел. Гыйльметдиновка җавап тотарга туры килмәс микән?' Озак уйлап торырга вакыт капмаган иде инде бер-бер артлы комиссия әгъзалары килә башлады Әүвәп башлап ике хатын килде Таный аларны Юныс, әнә теге озын буйлысы _________ мәктәп директоры, олы яшьтәге куллары химикатлар белән яргаланып беткәне аяк киемнәре фабрикасында эшли Активлар үзара гел очрашып торалар Директор кул биреп күреште аяк киемнәре тегүче баш кагып кына исәнләште Әллә боларны кисәтеп куйганнармы бик кырыс күренәләр, чырайлары сытык Алар артыннан ук бер ир кеше килеп керде, бусы төзү трестының кадрлар бүлеге начальнигы, уп исәнләшеп тә тормады керүгә үк китү турында кайгырта башлады — Озак булырбызмы икән? Тапканнар вакытын1 Бүген тагын өч комиссия утырышына өлгерәсе бар Аңа җавап бирүче булмады, ике-өч кеше иярткән Волков килеп керде Ул гадәтенчә хәрби киемнән иде Баш кагып исәнләште де түрдәге өстәл артына кереп утырды Комиссия әгъзаларын күздән үткәргәч, сүз башлады — Мин өле генә гомуми бүлектә булдым, депутат Моисеев килә алмый Утырышны аңардан башка гына үткәрергә туры килә — Ничек инде килә алмый? Менә без киләбез бит' — диде кадрлар бүлеге начальнигы — Ашыгыч командировкага җибәргәннәр — Мәсьәлә бик җитди, кеше язмышын хәл итәргә туры киләчәк Тулы составта булмагач, утырыш үткәрүнең мәгънәсе булырмы? — диде мәктәп директоры — Вера Михайловна, сез алай дисез дә. безгә комиссия үткәрмичә калырга һич ярамый Безнең сүлпәнлек аркасында рәиснең күзен ачыр- мыйлар Бусы бер Икенчедән мине дә райкомга чакырып нык кына кисәттеләр Моисеев командировкадан кайткач очрашып сөйләшермен Ул яхшы иптәш Мин аңа ышанам күмәк хәл ителгән мәсьәләгә каршы килә торган гадәте юк Безгә иптәшләр, бик җитди эш тапшырылган Без үз районыбызда социалистик закончалыкны тормышка ашырырга тиешбез — Юныс Гыйльметдинович. белешегез өле, безгә кирәкле кешеләр килде микән? — диде Волков Юныс аның алдына райбашкармадан җибәрелгән ике повестка китереп куйды— Әһә. килгәннәр икән Бик яхшы Кемнән башлыйбыз? Ир кешедән башласак, кулайрак булыр Кайсыгыз анда Мифтахов? Бирегә керегез1 Мифтахов керде ишекне япмады бусаганы атлагач та туктады кулындагы каешланып беткән кепкасын уңыннан сулга күчерде — Узыгыз, уз Курыкмагыз — Нигә куркыйм ди мин1 — Уһу, батыр! — дип мыскыллап кычкырды кадрлар бүлеге начальнигы — Ни очен чакырганны беләсезме? Юныс эсселе-суыклы булып китте Мифтахов бу сорауга җавап бирмәде Волков алдына ачып салган кәгазьләрне селкеп күрсәтте — Безнең кулда тупланган мәгълүматларга караганда, керосин сатып керткән доходтан күз явын алырлык итеп мәһабәт сарай салып куйгансыз Кадрлар бүлеге начальнигы сикереп торды . — Ә ярты Казан, намуслы эшчеләр подвалларда, ярым подвалларда, җимерек йортларда яшәп яталар' Сугыш инвалидларына торыр урын юк Ә бу үгез сарай салган! Йортын тартып алырга и все' — дип кычкырды ул Волков ишарә белән аңа утырып торырга кушты. Мифтахов аңа көлемсерәп карап торды — Кая барасын белмәгән килеш, ник атны камчылыйсыз? — диде ул.— Аңлатып сөйләгез, дәлилләп «Лагутченко эше бу1 — дип уйлады Юныс— Мифтахоәны элегрәк тө саткан булган Шикаяте райбашкармада яткан' Могаен. шуның этлеге» — Каралты-кура җиткергәнсез Келәт салгансыз, кар базы Ихатагызны такта белән өйләндереп алгансыз Болар һәммәсе соңгы өч-дүрт ел эчендә' Урлашмаган, читтән акча кертмәгән кеше берчакта да боларны башкарып чыга алмый Мифтахов беләген сызганып күрсәтте — Кулларыма рәхмәт Һәммәсен үз кулларым белән эшләдем — Ә материал? Монда сезнең шушы еллар эчендә күпме хезмәт хакы алуыгыз теркәлгән, хәзерге бөяләрдән чыгып исәпләгәндә ул акчага эт оясы гына корырлык Шулкадәр төзелеш материалын ходай тәгалә күктән тошөрде. дип әйтергә җыенмыйсыздыр ич? Волковның тавышы көчәя барды. Мифтахов бер мәлгә каушап калды кадрлар бүләге начальнигы тагын сикереп торды — Мал молкәтөн конфисковать итәргә' И все' Мифтаховның каушап төшмәве гомере буе эшләвен бер сәгатькә дә тынмавын сөйләп, нидер расларга тырышуы комиссиянең бүтән әгъзаларын да кытыклады алар да Мифтаховка карата иң югары җәза — йорт-җирен конфискацияләүне судка тапшырырга кирәк, дигән фикерне куәтләделәр Бер Юныс кына әлегә дәшмәде — Укымаган кешегә рәт бармыни? Гомер буе нужа чигәм Башыннан азагына кадәр сугышта йөрдем Аннан кайткач, керосин кибетенә эшкә кердем Бик озак грузчик булып эшләдем. Хәзер менә сатучы — Хезмәт хакына йорт-җир төзегән Әле киенергә кирәк, ашарга, эчәргә! Урлаша, әлбәттә Уртак фикер сабыр Вера Михайловнаны да уятты, ул бармакларын бөклибөкли күршесендәге аяк киемнәре фабрикасы эшчесенә нидер исбатларга тырышты Тегесе аның белән килешмәде, ахрысы — Кара эшчегә сан юк инде Керосин кибетен әйтер идем Исе-косы. пычраклыгы, көне буе караңгыда утыра шунда череп Рәхәт эш белән баемаган инде! — Күкрәк көчен кызганмасаң. акча табыла. Тота белеп тотсаң — акча җыела Ит. май үзебезнеке Бәрәңге, яшелчә үз бакчабызда үсә Ашаудан артканын сатабыз Быел бер тана, ике сарык симертеп саттым Акча шулай җыела — Биредә урам комитеты рәисе иптәш Лагутченконың кызыклы бер белешмәсе бар Поселокта нәкъ сезнең кебек бакча тотып, яшелчә үстереп, мал асрап яшәүче гаиләләр байтак икән. Эшче көчләре артыклары да бар Йорт яңарта алмыйча, унар ел интегәләр икән алар. Дәүләттән кредит алалар, процент түлиләр Өй сала алмыйлар Ә сез? Дворец! Келәт! Кар базы! Койма! Капка! Әйтегез әле. йортыгыз күпмегә төште? Волковның болай усалланганын, шушы кадәр кызганын Юнысның күргәне юк иде. Мифтахов та җебеде, каушады. Ул каушаган саен комиссия әгъзалары усаллана баралар, хәзер бер минут үтәр дә. яман карар кабул ителер кебек иде — Аның күпмегә төшүен әйтүе кыен, материалы еллар дәвамында ваклап җыелды Үз хезмәтем — Әкият сөйләүдән туктыйсызмы-юкмы? Шулвакыт зал ишеге ачылды, анда милиция начальнигы Уваров күренде Ул бармагын изәп Волковка нидер әйтергә маташты, Волков Мифтаховны ботарлаудан туктап, аның янына чыкты, анда шактый озак тоткарланды Кадрлар бүлегеннән килгән иптәш төкерекләрен чәчеп аларны каргарга тотынды — Бу ни хәл? Ике полковник бер-берсен күрмичә тора алмыйлар, ахрысы! Бер карак өчен күпме вакыт әрәм китте! Тотарга да атарга мондый соры кортларны! Судка озатырга кирәк! Юныс башын тиз-тиз эшләтте. Уваровның Волковка нинди йомышы төшәргә мөмкин, дип уйлады Комиссиянең эшен бүлдереп, дәшеп ала икән, монда Уваров юк-бар артыннан йөрми булыр Шунда гына аның зиһене ачылып китте Уваровка Мифтаховны тикшерү хакында яңарак кына хәбәр иткәннәр дә. ул аны йолып алырга килгән! Волков Уваров яныннан әйләнеп кергәндә, танымаслык дәрәҗәдә үзгәргән иде Чыраен сытып, өстәлдәге кәгазьләрне бер читкәрәк этәрде дә озынча, сөякчел бармаклары белән барабан кагып алды — Иптәш Мифтахов! Без һаман бер-беребезне аңлап бетерә алмыйбыз. — Мин бер нәрсәне белмим бурны кайчан исә бер тоталар Мине тоткан кеше юк — Димәк, сез йортны үзегезнең кул көче белән тапкан акчага салдык, бүтән бер тарафтан да килерем булмады, дип раслыйсыз инде? — Булды Ник булмасын’Авылда хатынның әти-әнисе бар иде таза тормышлы кешеләр иде Алар вафатыннан соң мирас калды — Башка балалары юк иде мени? — Юк иде, минем хатын бердәнбер кызлары иде — Ул йортны монда, шәһәргә алып килдегезме — Саттык — Минем башка соравым юк,— диде Волков һич котмәгәндә — Сорауларыгыз булса, бирегез Волковтагы кискен үзгәреш комиссия өгьзаларын аңгырайтты алар беравык исәнгерәп сүзсез утырдылар Кадрлар бүлеге начальнигы сүз сорады — Минемчә, мәсьәлә ачык Урам комитетыннан килгән хатта бик нигезле итеп, йортның нинди акчага салыну мөмкинлеге әйтелгән Безнең коммунист иптәш Лагутченко биргән мәгълүматларга ышанмаска һич хакыбыз юк' Комитет рәисләре үз урамнарындагы халыкның ничек сулавын бик яхшы белеп торалар Мин гражданин Мифтаховның йортын, хезмәт куймыйча алынган доходка салынган, дип исәпләргә дигән тәкъдим кертәм — Тагын нинди тәкъдимнәр булыр’ Безнең арада шушы фронтның зур белгече, күп еллар дәвамында дәүләт кесәсенә керүчеләрне батырларча фаш итеп килүче хөрмәтле Юныс Гыйльметдинович Гыйльмет- динов бар Ул да үз фикерен белдерсен иде Бөтен башлар Юныска борылды Юнысның уе уйга чапты, ялгана алмады күз алдыннан байтак адәмнәрнең шәүләсе тезелеп узды Гыйльметдинов сөйләсен дип Уваров котыртып керттеме Волковны’ Лагутченко этнең эте икән, райбашкармага язган шикаяте хакында ник бер сүз әйтсен* Ник яшерде икән эт җан? Нишләргә’ Ни сөйләргә’ Волковның йөз процент Мифтахов ягына авышуы күзгә бәрелеп тора Димәк, шул сукмактан* Бүтәнчә юл юк! Шушы көннәрдә генә Мифтаховны кандала урынына сытарга җыенган, шуның гәүдәсе аша үтеп чыгып данга үрләргә өметләнгән Юныс Гыйльметдинов, уңга-сулга бөгелә-сыгыла иреннәрен ялал-ялманып, күз алмаларын як-якка тәгәрәтеп, керосинчы каракны якларга тотынды — Хөрмәтле иптәшләр* Безнең кулда Мифтаховның керосин урлап сатуы турында бер генә конкрет документ та факт та юк Ревизияләр үз вакытында үткәрелгән, тиешле кешеләр керосин кибетен күздән ычкындырмаганнар — Юныс Гыйльметдинович.— диде Вера Михайловна.— сезгә тагын нинди документ кирәк? Поселок халкы исеменнән урам комитеты рәисенең, Мифтахов керосин урлады, шуңа күрә баеды, дип раславы җитмимени? — Имеш-мимешкә ышансаң, кеше үтерде дип әйтүләре бар.— диде аяк киемнәре тегүче хатын — Сез чыгып торыгыз әле,— диде Волков Мифтаховка,— бераздан чакырып кертербез— Ул Мифтахов артыннан ишек ябылганны сабыр гына көтеп торды, аннан соң гына сүзен дәвам итте — Мин. иптәшләр, деподагы документларны кат-кат күзем аша үткәрдем Турысын әйткәндә анда Мифтаховны гаепләрлек бер генә факт та юк* Бары да коры сүз Мин урам комитеты исеменнән кергән гаризаны нәтиҗәсез калдырырга тәкъдим ясыйм Без бу өлкәдәге зур белгеч Юныс Гыйльметдиновның фикерен дә исәпкә алыйк — Бәхәсләшеп вакыт үткәрмик, тавышка куегыз,— диде кадрлар бүлегеннән килгән вәкил Тавышка куйгач, Волков тәкъдиме кабул ителде Волков үзе коридорга чыгып. Мифтаховны чакырып кертте дә комиссия әгъзаларының карарын белдерде Мифтахов кат-кат рәхмәт укыды. Юныс ягына борылып башын түбән иде Райбашкарма ишеге төбендә аны полковник Уваров көтеп тора иде Гөлсем Шакированы чакырып кертер алдыннан. Волков кыска гына аның кем булуы турында информация ясады — Иптәшләр, без гамьсезләндек. сыйнфый дошман дигән сүзне онытып та барабыз Ләкин бар алар, нәкъ шулар безнең илнең ныклыгын киметәләр революциянең үсешенә аяк чалалар Без бүген шундый бәндәләрнең берсе белән очрашачакбыз. Бу хатын белән баш- качарак сүз алып барырга кирәк булыр! Бу хатын тарих безгә калдырган каты тамырлы чүпләрнең берсе Моннан йолкыйсың, теге баштан килеп чыга андый чүп үләннәр Ул — кулак кызы Утызынчы елда әтиәнисен авылдан сөргәннәр. Бу хатын — ул вакытта яшь кыз. качып калган. Ишетәсезме, иптәшләр, качып калган! Кем бөлә бит, аны явыз максат белән калдырган булулары да бик ихтимал Ул ансат кына үзенең зарарлы тамырын ерак яшереп өлгерә Кулак калдыклары йокламый, иптәшләр1 Алар гражданнар сугышында катнашып, геройлык күрсәткән ярлы крестьян егетен шул кулак кызына ойләнерга мәҗбүр итәләр Ут белән суны бергә кушалар, иптәшләр! Кулак нәселенең эзенә төшә башлагач алар авылны ташлап, шәһәргә күчәләр Ләкин, иптәшләр, бүреккә салсаң да. бүре башы урманга карый Нәселдән килгән комсызлык, байлык җыю инстинкты җай чыкканын гына көтеп тора Үзе теләгән юл кулак кызына ире фронтка киткәч ачыла Ире барында ул әле бик үк җәелеп китә алмый Ни әйтсәң дә. ире безнең кеше, ярлы крестьян малае, хатынына азынырга, байлык җыярга ирек бирми, авызлыклап тота Ире сугышка киткәч, кулак кызына юл ачыла Иркенләп спекуляция белән шөгыльләнергә тотына Сугыш вакытында азык-төлекнең ни бәһадә булганын барыбыз да беләбез Бу хатын ит. май. бәрәңге, яшелчә белән сату итәргә керешә Спекулянтның остасына әйләнә Андыйларга халыкның тере килеш тиресен тунау берни тормый Бу хатын — шундыйларның иң комсызы Аның бер кешегә яхшылык эшләгәне юк Кыскасы, аңа карата бернинди ташлама булырга тиеш түгел Волковның информациясе комиссия әгъзаларына ул теләгән, ул көткән тәэсирне ясамады Халык, әгәр берәр кешене аяктан егарга туры килсә, социаль чыгыштан сүз башлануына күнегеп беткән инде. Гөлсемне коридордан мәктәп директоры Вера Михайловна алып керде — Сез тәҗрибәле кеше, ни өчен бирегә чакырылуыгызны белә торгансыздыр.— диде Волков һавалы гына Гөлсем Волков эндәшүгә үк коелып төште, тез буыннары калтырап, йөзеннән кан качты. — Юк белмим— диде ул ишетелер-ишетелмәс зәгыйфь тавыш белән — Сез кайчаннан шәһәрдә яшисез? Кайчан күчеп килдегез? — Качып килгән ич ул! — диде кадрлар бүлеге вәкиле — Күптән килдек инде, мин кияүгә чыккан елны — Авылда ни ошамады сезгә9 —-Яшәргә мөмкинлек калмады.— диде гомерендә дә алдамаган Гөлсем, көрсенеп— Миңа өйләнгән өчен иремне партиядән чыгардылар Волков Гөлсем ялганлар койрык болгарга тотыныр, дип уйлаган иде. дөресен ишеткәч, бер мәлгә югалып калды, тавышы йомшады — Ирегез кайда хәзер? Армиядә юкка чыктымы? Гөлсем кулындагы ак кулъяулыгына төрелгән кәгазьләр арасыннан иренең фашист юлбасарлары белән барган сугышта, батырларча һәлак булуы турында фронттан җибәрелгән хатны алып күрсәтә башлаган иде. Волков аны туктатты. — Монысы безгә мәгълүм, анысы кирәкми,— диде дорфа гына.— Комиссия әгъзаларына һични яшермичә алдамыйча сөйләп бирегез әле. хәзер яши торган йортыгызны нинди акчага салдыгыз? Нинди акчага, дип. Бүрәнәләрен, такта-токтасын, идән-сайгагын ирем әзерләп калдырган иде Үзе барында эшләтә генә алмады Сезгә мәгълүмдерме, юктырмы, ул ат белән эшли иде Бүрәнәләрен берәмтекләп ташыды Юньле йортка тиенәбез, дигәндә генә каһәр суккан сугыш башланды Егет чагында аклар тылында партизан булып йергән егет бит ул! Бер минут тормады, үзе теләп сугышка китте Нишлисең, кайтырга насыйп булмады үзенә Чит-ят җирдә ятып калды — Елап безне ышандырмакчы буласызмы? — дип акырды кинәт Волков — Йортны нинди акчага салдыгыз? Шуны сөйләгез безгә?! Гөлсем бик озаклап күз яшен сөртте — Әүвәлге йортыбыз тактадан гына иде Кышын-җөен стенасы аша җил өреп горды Картым сугышка чыгып киткән елны ук бер почмагы ишелеп төште Торырга урын булмагач, ямаштырып, сынаштырып бик күп иза чиктем Юеш. дымлы, исле — Акча күктән яудымы? — дип сүз кыстырды Юныс — Актык сыерымны суеп саттым Кырга шактый бәрәңге утырткан идем, минем бәхеткә, ул елны бәрәңге котырып уңды Бер төптән чиләк-чиләк чыкты, үзе эре — беләк-беләк, үзе тәмле — Сез ул елларда күпләп бәрәңге утырткансыз Кемнәрне яллап эшләгө идегез? — Гөлсем сорауны аңлап бетермәгәч, Волков тагын сүзен кабатлады — Шул кадәрле җирне бер башыгыз эшкәртә алма- гансыздыр инде Булышырга ничә кеше яллый идегез? — Нинди яллау? Нинди кеше? Улым белән икәү чиләндек Кара көзгәчә бәрәңге алдык Төне буе дәфтәр тикшереп утырган Вера Михайловнаның башы түбәнгә тошептошеп китә, кадрлар бүлегеннән килгән Егор Иванович кул сәгатенә карый да авыз эченнән генә сүгенә, аяк киемнәре фабрикасыннан килгән апа олтаннарымны өстәлдә калдырган идем урлап бетермәсәләр ярар иде, дип дөньясын оныткан Волковны кем тыңлады, кем тыңламады, тыңласаң-тыңламасаң да рәис сүзе сүз булачак, өйдә сөйләсен Волков комиссия әгъзаларына морәҗәгать итте — Кемдә нинди сорау бар7 Юкмы7 Минемчә дә шулай, сүз куертыл, вакыт үткәреп торуның берәүгә дә кирәге калмады мәсьәлә кон кебек ачык. Гражданка Шакирова, сугыш китереп чыгарган авырлыклардан ифрат оста файдаланып, азык-төлек белән спекуляция эшен нык җәелдереп җибәргән Мин, ул яшәгән йортны, спекуляция юлы белән хәрәм акчага салынган, дип исәпләргә тәкъдим итөм Башка тәкъдим бармы7 Юк Тавышка куям Рәхмәт Минем тәкъдим бер тавыштан кабул ителде Гөлсем сүзнең ни хакында барганын, комиссия әгъзаларының ни өчен кул күтәрүләрен аңлап та бетермәде, шулай да күңеле гаделсезлекне сизде — Ничек булды бу? Сез мине йортымнан куып чыгарасызмы? — Сезнең ул йортта яшәргә хакыгыз юк,— диде Юныс. Волковка карап— Без материалны халык судына җибәрәбез Сезне йортыгызда калдыру-калдырмау мәсьәләсен суд хәл итә — Комиссиянең эше шуның белән тәмам,— диде Волков Зал ишегеннән чыкканда Гөлсемнең башы әйләнеп, күзалды караңгыланды, чак кына йөзтүбән барып төшмәде Аякларын көчкә өстерәп, почмактагы буш урындыкка барып утырды Доньяда күпме яшәп, аның үзен беркайчан да хәзерге минуттагы кебек япа-ялгыз итеп сизгәне юк иде Озак утырды ул анда хәлсезләнеп, үткәннәрен бер-бер артлы күз алдыннан үткәрде Күпме уйласа да. башыннан кичкәннәрне, бүгенге газапны сөйләп кайгысын бушатырлык ышанычлы кешесен таба алмады Ата-анасы алар белән олыларча аралашырга да өлгерә алмады Ата-ана Гөлсемне баласытып килделәр, берчакта да ачылып китеп күңелләрен бушатмадылар Ире белән дә күпме генә яшәде Иңне-иңгә терәп бәла-казаларны артта калдырабыз, дигәндә, ул һәлак булды Ялгызлыкны авыр кичерде Гөлсем, өе кырык терәүле. җылыга сараь булса да, Ленинградтан эвакуацияләнгән гаиләне сыендырды Фатир хакы өчен бер тиен сорамады, бушлай ашатты, яшелчәсен, бәрәңгесен жәлләмәде, өс-баш киемнәрен бүлеште Өч елга якын бер язмын, белән, бер гаилә булып яшәделәр Киткән чакта Яков Вульфсон Гөп семне кочаклап елады — Дүрт балам синең аркада гына исән калды, чир-чорны, ачлыкны белмәделәр,— диде. Алардан да күптән хәбәр-хәтер юк... ’ Улы, улы Күз карасы Иренең төсе, мәңгелек авыр хатирәсе сөенече Чакыра ул, котыл Казаннан,— ди Бик чыгып китәр иде Гөл сем, бер көн тормас иде. килене марҗа Марҗа килен белән кай- наналар болай да тыныша алмыйлар, аның мисалын Гелсем белгән- күргәннәр авызыннан мең ишеткән. Авылда үскән татар марҗа килен түренә барып керә алмый шул. ходай сакласын, стрәпкә булып та барасы килмәде Серен берәүгә дә ача алмады Гөлсем, ире еш-еш кына. < Без телне тыеп яшәргә яратылган халык».— дип искәртеп килде, үзенең илдән сөрелгән кулак кызы булуы турында хәтта бердәнбер улына да чишмәде Тукта, нигә әле ул бүгенге вакыйганы шул тиклем авыр кичерә? Теге чакта, җитеп килгән кыз чагында, ата-анасыннан аерылып калганда болай ук авыр булмаган иде Әллә онытылган гынамы? Яшьлек белән кайгысы да үзәккә үтә алмаганмы? Кинәт, дөнья малы була да ул, бетеi дә ул, дигән җыр исенә төште. Чәнчелеп китсен йорты! Ихатасын] җимерделәр — түзде Баш исән булсын' Башы исән булса — урамда калдырмаслар Ипи-тозлык акчасы бар Күпме авылдашлары шушы| гомер эчендә аннан игелек күрде? һи-и, бихисап! Кайсысына акчалата,! кайсысына киңәш-табыш белән ярдәм итте Гөлсем. Миһербанлы авылдашларыннан берәрсе сыендырмасмы аны? Бала карап булса да торыр. аш-су пешерер Иптәшкә бәләкәй Равиле бар ич әле аның! Ул балага шундый нык ияләште, хәзер аңардан башка яшәүне күз алдына да китерми Җитәр! Монда кагаеп утырудан файда юк! Ул җайга гына атлап баскычтан аскы катка төште баш әйләнгәнен тыя алмыйча күзләрен чытырдатып йомып, бер минут чамасы ишек катында басып торды Шуп чагында аны кемдер килеп кочаклады Күзен ачып җибәрсә, аны кочаклап Әлфия елап тора — И Гөлсем апа. и Гөлсем апа, нишләттеләр алар сине? Сезнен яннан чыккач Юныс Гыйльметдинович, карчыкны йортсыз калдырдык, комиссия аша үткән материалны судның расламый калганы юк әле, дип мактанып сөйләде Йортсызҗирсез калдыралар бит үзеңне! Алданрак белгән булсак, бер-бер чарасын күрер идек тә Янында җаны йомшак, яшь коеп торган кеше барында. Гөлсем җебеп тора алмый инде, ул тиз-тиз күз яшьләрен киптерде, елмая төшеп Әлфияне кочаклады — Баш исән булсын, кызым Намусың саф булсын. Исән кеше, гөнаһларга батмаган булса, чыгар юлын ничек тә таба Ходай сәламәтлегемне алып егып ташламасын Җан биргәнгә юнен бирер әле Елама, кызым! XX Ниһаять. Мансур кандидатлык диссертациясен яклады, аның хезмәтен бер тавыштан яхшы дип таптылар Гыйльми совет әгъзалары Мондый эш ВАКта да тоткарланмас, бик тиз расланып кайтыр, дип өметләндерделәр Институт ашханәсенең галимнәр генә йөри торган нәни бүлмәсендә бәләкәй генә мәҗлес булып узды Диссертация яклау Мансур өчен зур бер киртә иде Гыйльми утырышның икенче көнендә үк үзенең киләчәге турында ачыграк уйлый башлады алдагы адымнарын ышанычлырак итеп күрде Үз исеме тирәсендә кара көчләрнең казынуын күреп шиккә төшкән егет шул ук көчләр аның фән юлына да аркылы ятырлар. дип уйлаган иде Яклауның читләр тыгылмыйча гына тавышсыз-тынсыз үтүе аны бүтәнчәрәк уйларга да мәҗбүр итте Әйе, аның яшьтәшләре күптән башлы-күзле булып бетте, икешәр-өчөр бала үстерәләр Буйдак булып тагын күпме йөрергә мөмкин’ Фатир юк, киләчәккә ныклы ышаныч юк, дип. сыныкка сылтау табып, күпме йөрергә мөмкин? Әлфия мең кат риза өйләнергә дигәч өйләнергә, өлегә ничек тә тулай торактагы кысан бүлмәгә дә сыярлар Диссертациясе расланып кайтса, кафедрага эшкә урнашса, фатиры да тиздән булыр Соңгы көннәрдә алар Әлфия белән көн саен очрашалар Мансур аны эшеннән каршылый, ермак эчендәге тату йортка озатып куя Озату кайчагында ярты төнгәчә сузыла Башта ул Әлфияне өенә кайтара, аннары Мансурны Әлфия трамвайга хәтле озата Караңгы ермак эчендә ялгызына куркыныч дип егет тагын аңа ияреп китә Берберсен күңелле озатышып йөри торгач, төн уртасы җитә Ниләр турында гына сөйләшмәделәр алар шул минутларда, мәгәр Мансурның өйләнешү турында кистереп сүз әйтергә һаман йөрәге җитмәде Сазаган егетләр үтә җитди булалар, алар кыз язмышын үзенеке итәргә күп очракта кыймыйлар Абый белән сеңеп шикелле йөриләр дә йөриләр. Әлфия иске гадәт буенча Мансурга һаман «абый - дип дәшә, үз чиратында егет тә кызга -сеңлем- ди Кичләрнең берсендә, ай нурлары дөньяны бизәп-яктыртып торганда. ул кызны кочагына алып суырып үпте дә — Син минекеме? Минеке буласың киләме’ — дип сорады ■—Килә,— диде кыз Бернинди икеләнүсез әйтелгән шушы сүз аның күңелен күтәреп җибәрде — Язылышыйк та тормыш корып җибәрик. Әлфия — Син бик тиз — Тагын күпме йөрергә була’ — дип көлеп җибәрде Мансур — Иң элек мин әнидән рөхсәт алырга тиеш — Ул рөхсәт бирмөсө? — Әнинең хәер-фатихасын алмыйча, мин кияүгә чыкмыйм Мансур абый Әлфиянең назланып, үзенә тулы ышаныч белән сөйләшүе Мансурның күңелен тагын да ныграк җилкетте — Әйдә икебезнең исемнән хат язабыз* — Алай гына булмый, икәүләшеп авылга, өни янына кайтабыз Авыл ерак та түгел-түгелен. юллар өзек чак. октябрь азагы Өзлексез диярлек яңгыр сибәли Җәяү ничек кайтып керәсең’ Тездән лай ерып, пычракка батып, әйләнәм дип кайтып керсәң кыз әнкәсенең түгел, авып маэмайларының котын алырсың Бер танышы бар барын Рәдиф исемле егет Ну ялындырырга ярата да инде Ике кон ялварды Мансур ахыр чиктә Рәдифне күндерде алар шимбә конне эштән соң кич кырын юлга чыктылар Мансур белән Әлфия артта утырдылар • Победа- күндәм генә кузгалып китте Бу юлдан гомөр-гомөргө атлылар үтеп йөргән арба тәгәрмәчләре тәгәрәгән җөяүлөлөр юлны таптаган Әле ярый урыны урыны белән юлга таш җәелгән Ташны, колхозлашу башлангач һәр хуҗалыкка җан башыннан бүлеп биреп мәҗбүри җәйдерткәннәр Кайбер хуҗалар җиренә җиткереп җәйгәннәр, тырышканнар андый кишәрлекләрдә машина гөрләп кенә бара Шәһәрдән чыгып, шактый баргач, урман кырыйлап бер яклап тезе леп утырган кечкенә генә авылга барып керделәр Алар монда, егер менче еллар азагында. Гөреч юлы ягыннан күчеп утырганнар. Һэ| поселокны -Чыңгыз ■ дип атаганнар. Татар авылына шундый дәһшәт^ исемне кем биргән, диген Авылны чыгуга Казансу буйлап дистәләрчә чакрымнарга сузылга> урман башлана Иленнән, җиреннән рәхимсез рәвештә куылган Каз!» ханлыгы чоры шушы карурманга ышыкланып, аңа сыенып илбасарла| белән көрәш алып барган. Көчләр тигез булмаган, әлбәттә Татарлар елганың аръягына. Казансуның башына таба чигенгәннәр Шулай да татар авыпы исемнәре хәзергәчә сакланып калган Дәрвишләр, Киндерле. Колсәет. Чыпчык. . Татарның нәселен тәмам корыту мөмкин булмаган, алар, җиңелсәләр да. өмет өзмәгәннәр. Казансуның уң як ярларына күченгәннәр, урман алларында яңа тормыш башлап җибәргәннәр. Хәзер бу тирәләрдә урманнар калмаган, иген басуларына тарыккан татарлар урманнарны кисеп, яндырып бетергәннәр. Ниһаять, күп азаплана торгач, төн уртасында гына авылга кайтып җиттеләр. Урамнар буп-буш. тып-тын, бер якта да ут-мазар. җан иясе күренми Машина мәчет каршындагы салам түбәле тәбәнәк йорт кар- шысына килеп туктады Әлфиянең әтисе түбәне такта белән ябу турында хыялланып йөргән иде йөрүен, җитешә алмады Мансур салам түбәле йорттан кәләш алуына борчылмасмы икән? Мәчетнең дә исеме генә мәчет Манарасын сугыш алдыннан кисеп төшергәннәр иде, шуннан бирле түбәсеннән язгы сулар агып, череп утыра Алай да әлегә ул авылда иң күркәм бина. Хәзер анда башлангыч мәктәп. Халык аны барыбер искечә - мәчет- дип атап йөртә Әлфия дүрт классны мәчеткә йөреп тәмамлады Мәчетмәктәп аның күңелендә изге бер урын булып уелып калган Ул машинадан төшкәч шул якка да карап өлгерде. Яңгыр суы эчеп авырайган капка интектереп кенә ачылды Белә Әлфия, коймалары, капкалары искергән аларның Капка баганаларына терәү куелган. Мотор тавышынамы, ут яктысы чамалапмы өйдә ут элделәр Тонык яктылыкта ишегалдын күзәткән кеше башлары күренде — Әни. әни. ач ишекне, без кайттык Кызы янындагы озын ят кешене күреп, Хәбирә телсез-авызсыз калды. Мансур янына Рәдиф тә килеп баскач, тәмам һушсыз булды. Өйгә сүзсез генә керделәр, пычранган аяк киемнәрен дә ишек катында сөйләшмичә генә салдылар Буй җиткән сеңлесе Саҗидә, ят ир-атны күреп, мич арасына кереп китте, каушап сулы комганны аударды, ул яктан су саркып килеп чыкты. Әле һаман берни аңлый алмаган ике малай, корама юрган белән авызларын каплап, сәке түреннән ялт-йолт карандылар Ниһаять. Хәбирә телгә килде. — Бу ни тамаша, балалар? Мондый көндә яхшы хуҗа этен дә куып чыгармый Бер-бер күңелсезлек булмагандыр бит? Нишләп йөрүегез? — Әни. бәгырем ачулана күрмә Бик мөһим эш белән кайттык. Бераз сулу алыйк та һәммәсен сөйләп бирербез. Әлфия югалып калмады. Мансур белән Рәдифнең өске киемнәрен салдырып, өйалдына кибәргә элде Рәдиф ул арада машинаның хәлен белергә чыгып китте. Мансур да аңа иярде — Кызым, балам, нинди ирләр ияртеп кайттың син? — диде Хәбирә. Әлфияне кабаландырып. Аулакта кызның серен белергә ашыга иде ана Аның шомырт кара күзләре мөлдерәмә булып, менә тамам, менә тамам дип торалар иде Әнисе өстендәге терсәкләре ямалган иске күлмәкне күреп. Әлфиянең йөрәге әрнеде Ул тиз генә үзе белән өйгә үк кергән төенчекне чишеп аннан яшел бизәкле штапель күлмәк чыгарды һәмәнисенә тоттырды Хәбирә күлмәкне ике кулы белән күкрәгенә кысып тораташ булып катып калды Әлфия төенчектән әйбер-кара чыгаруын дәвам иттерде Саҗидәгә яулык,— диде ул, ефәк яулыкны сеңлесенә биреп Шәһәр бүләгеннән коры калмыйк тагын, дип. энекәшләре дә сәкедән төштеләр Әлфия аларның икесенә дә чиратлатып брезент туф- лялар кигертте. Малайларның авызлары колакка җитте Күптән, бик күптән бу йортка мондый шатлык иңгәне юк иде Әллә юлда туңудан, әллә дулкынланудан Әлфиянең бөтен гәүдәсе, ут булып яна иде Ул әнисенең биленнән кочып алды да. тыела алмыйча елап җибәрде Әнием, кадерлем, ризалык бирерсең микән, мин кияүгә чыгам — Күңелем сизгән иде аны Нинди кеше? — Син безгә бәхет телә Фатихаңны бир — Ата-анасы бармы? — Ятим, беркеме дә юк — Кызым, ялгышмыйсыңмы? Ятим-ялпы белән гомер итүе авыр бит Ата-анасыз үскән бала юньле булырмы? — Моңарчы бик күп ярдәме тиде аның миңа Бик акыллы егет Өйгә Мансур килеп керде Ул, ана белән кыз арасында сүзнең ни турында барганлыгын аңлап, аларга якынрак килде дә Әлфиянең култыгыннан алды Әле Рәдифне кияү егете дип уйлаган Хәбирә имәнеп китте Мансур аңа озак уйларга ирек бирмәде — Безгә фатиха бирегез. Хәбирә апа.— диде, түбәнчелек белән Без берберебезне яратабыз Ни күрсәк тә — икәү бергә күрик һәрхәлдә ким-хур булмабыз Хәбирә Мансурга түгел. Әлфиягә карап эндәште — Апаңнар ни хәлдә? Җизнөң чирләмиме? Икесенең берсе кайткан булса да, сөйләшү җиңелрәк булыр иде Ни әйтим соң? Кызым урамнан табып алып кайтмагандыр инде Балаларым тәрбияле Ярлы булсак та Күңелегез дөрес икән, миннән хөер-фатиха1 Бәхетле булыгыз' Ул арада самавыр гөҗләп кайнап чыкты, тыштан Рәдиф керде Арага чит кеше кушылу белән әңгәмә читкәрөк тартылды авыл хәлләрен, туган-тумачаларны сораштыра-сораштыра майлап, баллап чәй эчтеләр Май савыты бик бәләкәй, бал савыты бик тәбәнәк иде — Ярар, балалар,— диде Хәбирә,— уйламыйча гына, ашыгып эшләнә торган эш түгел һәр көннең үз акылы бар. иртәгә актыккы сүземне әйтермен Хәбирә тоне буе йокламады Ни хәл итсен соң. балалар үсәләр дә китеп югалалар Менә икенчесен озатачак Болаи барса авылда җан иясе калмаячак Тегәрҗеп урам бетте йорт тәрәзәләренә аркылы- торкылы такта кадакланган Чүлмәк атавында утыз йорттан нибарысы сигезендә кеше яши Калганнары бикле Алар, очы белән, яңа төзелгән Калининград өлкәсенә күчеп киттеләр Дөрес булса, бөтенесен сыерлы иткәннәр, ди Аңа да туган-үскән җирен ташлап китәргә туры килер микәнни? Бар өмете Әлфиядә иде Хәбирәнең Укырга керә алмавына да сөенгән иде Аръякның Озын Мәрьям белән сөйләшеп тә йөриләр иде Аның бердәнбер улы бар Егет солдат хезмәтен тутырып кайткач ничек тә Әлфия белән икесен кавыштырырга чамалаганнар иде Галөү менә диген егет, күз алдында үскән, эчми, тартмый, гелле-тешле түгел Озын Мәрьямнең әйтүенә караганда, егет Әлфиягә хат та язган булырга тиеш иде, Зәйтүнәләрнең адресын да кереп алган иде алуын Хат язмадымы әллә язып та Әлфиясе санга сукмадымы? Артык нык чаяланганга ошый Әлфиясе телгә дә остарган һай, бу шәһәр дигәннәрен* Аҗдаһа инде аҗдаһа* Бөр дә ким түгеп, авып яшьләрен сихерләп бүксәсенә суырып кына тора Иртән, Әлфия су җылытып, кием-салымнарны юыштырып йөргән арада. Хәбирә Мансурга берничә сорау бирде _ Синең улым, яшең бар сыман күренәсең Өйләнгән кешеме син? Элеккеге хатыныңда бала-чагаң юкмы? Гаебе булмаса да, Мансур бурлаттай кызарды — Яшем бар анысы, Хәбирә апа. Мәгәр хатын-кыз белән шаярганым булмады Әлфия минем беренче мәхәббәтем — Ефәк кебек кызның башын ашарга гына йөрмисеңме диюем — Йөрәгемне ярып күрсәтим, дисәм Ышаныгыз, Хәбирә апа. — Кала егетенә авыл кызы тиң булырмы, дим — Мин дә авыл егете ләбаса! Якташлар да әле без! Мансурга кыскама гына тормышы, көнкүреше, ятимлектә үсүе турында сөйләп бирергә туры килде. Бер нәрсәне яшерде — утызынчы елда илдән сөрелүләрен әйтмәде. Курыкты Авыл хатыны булса да Хәбирәнең колагына да төрле шомлы хәбәрләр кермичә калмагандыр кызымны кулак баласына бирмим, дип кырт кисәр дә куяр Хәбирәда ул җәһәттән кызыксынып маташмады. Мансурның коммунист икәнен белгәч, чырае ачылып киткәндәй булды Ана бит. бер башлагач, ярты юлда туктап калмады Хәбирә: — Өйләнүен өйләнәсең, кәләш алып кайтырлык торыр җирең бармы соң синең? — дип сорады — Кечкенәрәк бер бүлмәм бар. Хәзергә сыярбыз. — Шатлыкта сыярсыз, кайгы-хәсрөт килсә, ничек түзәрсез? Дөньяда бар да була бит. Өй арасында тыз-быз эшләп йөргән Әлфиянең колагы өнисе белән Мансур янында иде. бераздан ул да сүзгә кушылды. — Сез килешеп тә киттегез ахрысы,— диде, ул егеткә күз кысып — Сүзегез һич бетми Алар Хәбирәне икесе ике яктан кочаклап алдылар Ул кайсы якка карарга белмичә аптырады — һай-ай, кызым шул тиклем үзгәрер дип башыма да китергәнем юк иде И бу шәһәр дигәннәрең! Харап итә безнең авыл халкын. Хәер, дөньясы шулай үзгәрә торгандыр, мөгаен Язмыштан узмыш юк. Миннән дога сезгә, балалар Шушы ике-өч сүзне ишетер өчен кайткан яшь кияү белән яшь кәләш сөенечләреннән нишләргә белмәделәр Хәбирә кичтән камыр куйган икән, кунакларын иртәнге чәйдә кабартма белән сыйлады Зур мичтә, утлы күмер катында пешкән кабартманы. күңелләре күтәрелгән яшьләр урдылар гына Әлфиянең энеләре мичтән чыккан кабартманы ташый-ташый тиргә баттылар Ниһаять, кече энекәше түзмәде — Әни кабартма башка юк, дияргә кушты,— дип ычкындырды. Кунаклар егыла-егыпа көлделәр Чәйдән соң ук Рәдиф кайту ягын кайгыртты. — Миңа иртәгә таңнан эшкә,— диде ул кистереп. Җавап көтеп тормады, ишегалдына чыгып машинасын юлга әзерли башлады. — Бик ашыгыч була ич бу! Ут капкандай кая ашыгасыз? Без бит әле иң кирәген сөйләшмәдек Туй турында берни әйтмәдегез? — Туй?! — дип. Мансур белән Әлфия бөр-берсенә караштылар. — Күрәсез, минем туй итәрлек хәлем юк Иң яраткан кызымны туйсыз бирәсем дә килми Нишләрбез икән? — Туйны үзебез хәл итәрбез, әни. Син борчыла күрмә. — ДҮРТ авыз белән колхозга карап торабыз, бүтән килеребез юк. Әле ярый, шөкер, быел менә сугыш беткәннән соң беренче мәртәба хезмәт көненә икешәр йөз граммнан бодай өләштеләр.— Хәбирә кабартмадан бушаган тәлинкәләргә карап көрсенеп куйды— Елның-елына кысыр таякка эшләдек шул. Без икебез дә эшлибез.— диде Мансур.— Туй итәрлек кенә мая табарбыз. Шулай бит. Әлфия? Ата-анадан калган йола бар. никахын булса да укытыгыз -Никах? Мансур белән Әлфия тагын бер-берсенә карашып шаркылдадылар Хәбирәнең чак кына күңеле кителде Ай-Һай, укытып йөрерләр «икән хәзерге яшьләр? Укытсалар, кайчан укыталар әле Нигә моннан 'К никахлы ител җибәрмәскә? Ашыгыч була булуын мәгәр йолача була |ин кушканча була Кунаклар машинага утыргалаганчы калган камы- >ыннан кабартма пешереп, чәен яңартып. Фәйзерахман картны дәшеп ә алды Күршедә генә ич Фәйзерахман теркелдәп кереп тә җитте Утыз җиденче елда авылның указлы мулласын себергә сөрделәр 1вылда дини йолаларны үтәргә кеше калмады Мулла өстеннән кәгазь 13учылар арасында Фәйзерахман да бар икән дигән сүзләр йөрде Дин сануннарының бөтен нечкәлекләрен белеп бетермәсә дә, муллалыкны шләп-әкренләп әнә шул Фәйзерахман үз өстенә алды Әзерлеге югын эелсәләр дә, киртәсенә керсә ярар, дип. балага исем кушарга, мәет сүмәргә, никах укырга аны чакырдылар Тора-бара ул бу эшкә җаны- әне белән бирелде, йорт эшләреннән читләште, теле шомарды Беркемнән дә садаканы сорап алмый, бирсәләр баш та тартмый сүлме бирсәләр, шуңа риза Колактан-колакка гына Фәйзерахманның 1ман аты да таралып килә иде Имеш, ул үзенең кайда нинди йола ^тәвен. шул уңай белән халык арасында нинди сүзләр йөрүен бер дәфтәргә теркәп бара икән дә. ул язганнар белән районда да Казанда да гөл кызыксынып торалар икән Буласы булды, налог гүләгәннән калган соңгы өч тәңкәсен биреп Көбирә Әлфия белән Мансурга никах укытты Никах укытканда кыз белән егет шул мәҗлестә булып ризалык- тарын бирергә тиешләр Балаларның ата-аналарының да ризалыгы сирәк Фәйзерахман бу нечкәлекләрне искә төшереп тормады кплагы- та учын куя-куя Мансурның исемен, атасының исемен кат-кат тәкрар- татты Әлфин Мансурның бәләкәй бүлмәсенә күчеп килде, Хәбирә биреп ■ңибөргөн мендәр-ястыклардан бүлмә тагын да тараеп, кашагалардан үрләмәлөрдән тагын да матураеп калды Үзләренчә нәни генә җылы ына туй да үткәрделәр, туйларына Гөлсемне, Хәлим белән Зәйтүнәне Иансур иптәшләреннән оч кеше чакырдылар Яңа гаилә зур өметләр 5өлөн тату-дус яши башлады Туйлар үтеп ай уздымы икән. Мансурны институт парткомына чакы- эдылар Чакыруны ишеткәч тә йөрәге жу итеп куйды, аягы бер дә гартмады Партком секретаре беренче сүздән үк аның гаилә хәле белән (ызыксынды Кайчан, кемгә өйләнүен сорады — Авылга да кайтып килгәнсез икән— диде ул сөрпе итеп — Маннур аңа - Минем авылда булуымда кемнең ни эше бар?- — дип әиг- иөкче иде. тыелып калды - Сер булмаса, әйтегез әле ник кайттыгыз мвылга? Мансур бу юлы чыдамлыгын югалтты — Сез мине сорау алырга чакырдыгызмы, бүтәнгәме? Моны ничек зңларга? — Теләсә ничек аңлагыз Без сезнең авылга ник кайтуыгызны беленә телибез — Кем инде — без? — Институт парткомы Мансур саклык кирәклеген онытып — Җыегыз алайса партком членнарын' Шунда әйтермен ник каиту- >1мны1 — дип кычкырып җибәрде — Әһә. песи тырнакларын күрсәтә башлады,— диде секретарь Икәүдөн-икөү генә сөйләшеп, гаебегезне өз генә булса да йомшартырга епәгән идем Нинди гаеп? Ни сойли бу секретарь?' __ Нинди гаеп чокып чыгардыгыз инде сөз. ягъни мәсәлән? Партком секретаре оч йозаклы тимер сейфын ачып, иң өске катта 1ткан хат букчасын гартып чыгарды, зур саклык белән ачты һәм шакмаклы дәфтәр битенә эре хәрефләр белән язылган хатны Мансурга сузды. Хат шактый озын иде Олы кеше әйтеп торып бала кулы белен язылганга охшый Мансурның моннан чирек гасыр элек авылдан куылган эре кулак баласы булуына аерата басым ясалган иде хатта Әти- әнисенең эзсез югалуын язганнар. Мансурның сөргеннән ничек качып кайтуы белән кат-кат кызыксынганнар — Йә. ничек? — диде партком секретаре тонык күзләре белеп Мансурга текәлеп — Сез шушы ялганнарга ышанасызмы? — Ышанмаска хакым юк Хатка кем кул куйганын күрәсезме? Мансур шул чакта гына игътибар итте — хатка колхозның партоешма секретаре Нуриев кул куйган иде — Дин кануннарын өстен чыгарып, авыл халкына агитация ясап никах укытуыгызны ничек аңлатасыз? Мансур бу юлы түзмәде, көлеп җибәрде — Әгәр никах укытырга теләсәм, мин монда шәһәрдә законлы мулладан укыта ала идем Авылда мулла калмаган, себергө соргәннар — Әһә. әле сез дин әһелләрен сөрүне дә хуплап бетермисез икән Хәер, үзе дә сөрелгән кулак баласыннан ни көтеп була^1 Мансур тыелырга тырышты, дәшмәде. — Партиягә кергәндә социаль чыгышыңны яшерүегезне ничек ач- латасыз? — Ятим үстем Ата-анамның кем булуы турында шикләнмәдем Мин белгәндә, әтинең аягыннан ыштыр-чабата төшмәде Җәен-кышын at урынына эшләде — Ни өчен раскулачивать иттеләр соң аны? — Хата булган Илдә аннан да зуррак хаталар барлыгы хакында хәзер ачыла башлады ич Партком секретаре астына ут капкандай сикереп торды — Нәҗес! Череп таралган кулак калдыгы! Әллә нәрсәләр уйлап чыгарып, бөек юлбашчыбыз тормышка үткәргән чараларга кара ягасыз мы? Әз-мәз йомшаклык биргәннәр икән, кулак-мулла балалары хәзер баш калкыталар! — Сез тирәнгә кердегез,— диде Мансур,— мин ул хакта сезнен белән сүз көрәштерергә җыенмыйм — Партиягә кереп оялаган бит әле! — Партиягә фронтта дошман чолганышын өзәргә дигән һөҗүмгз күтәрелгәндә кердем. Әгәр шуны «оялау- дип атыйсыз икән, мин сезнеч белән сөйләшеп тә тормыйм — Сөйләшерсез! Авызыгызны ачарбыз да, ябарбыз да! Чәче чаларган, илле яшьләр тирәсендәге бу сабыр кешене Мансур моңарчы хөрмәт итеп йөри иде Сөйләүләренә караганда, ул авыр торм ыш юлы үткән Яшьлегендә Донбасс шахталарында күмер чапкан Сәләтле егетне укырга җибәргәннәр Утызны узганда гына институ тәмамлаган Миначев тырышып укыган Сәләтле дә булган Ярлы баласы булуын искә алып, аны институтта эшкә калдырганнар Социалн чыгыш мәсьәләсендә ул бернинди килешүне белми торган аяусыз иде Кеше таза тормышлы гаиләдән чыккан икән — бетте, ул гомер-гомерге Миначевның дошманына әйләнә Секретарь Мансур белән байтакта* кызыксына башлаган иде инде Институт җитәкчеләреннән ректорның, профессорларның Миначев каршысында аяк очларына гына басып йөргәнен күреп-белеп торган Мансур, бу аның югары абруеннан килә, дип исәпли иде Секретарьны! ■ авыр тормыш юлының - байтак сәхифәләрен белеп бетерми иде әле егет Утыз җиденче елда, халык дошманнарын һәр җирдә фаш иЧ компаниясендә, ул үзен иң ышанычлы кеше итеп танытты МиначИ язып кул куйган характеристикаларга таянып, байтак профессорлар ның гомере өзелде Дөнья үзгәрсә дә. Миначев үзгәрмәде Әле яңара1 60 кына партиянең егерменче сьезды булып узды Ләкин Миначев кебекләр очен партия — бер. аның тоткан юлы изге. Сталин дөнья халыкларының боек юлбашчысы иде Тимерне кызуында сугарга ашыкты Миначев белмәссең көтелмәгән хәлләр килеп чыгуы бар бирешмәскә кирәк, бирешмәскә Дөнья Миначевлар барын онытырга тиеш түгел Икенче көнне ашыгыч бюро җыеп Мансурны партиядән чыгардылар Гомуми җыелыш бер тавыштан диярлек бюро карарын раслады Җыелышта бер-ике кеше каршы килеп, сүз әйтергә маташканнар иде Миначевтан шүрләп алар да бюро карарын хуплап кул күтәрделәр Мансур тон йокысын югалтты Атна эчендә, элеп киптергән кебек ябыгып, күзләре эчкә батты Бәла япгыз килми берсе өстенә икенчесе остөлө Аны эштән чыгарып, тулай торактагы бүлмәдән дә кудылар Алар вакытлыча Хәлим белән Зәйтүнә янына күчеп килделәр Нәкъ шул көннәрдә халык суды Гөлсем (Лакированы яшәгән йортыннан сөрергә дигән хөкем чыгарды Барыр җире юк Гөлсем апаны да үзебезгә алып кайтырга туры килер-.— диде Әлфия Хәлим бу фикерне хуплады Мансур яклады Зәйтүнә генә дәшмәде Аның хәзер, бу йорт кешеләреннән аермалы буларак, үз тормышы үз юлы үз максатлары бар иде Мансур белән Әлфия бер комачау булсалар Гөлсем очлы күз дә күченеп килсә, үзенчә яши алырмы соң Зәйтүнә’’ Хәлимнең мең мәшәкать белән оешкан такта йортында байтак язмышлар бергә төйнәлде Исәөп килгән Равилне дә кертеп санасак гаилә ишәйде, чуарланды XXI Зәйтүнә — кибет мөдире Әхәт көткән кеше булып чыкты Кыяр- кыймас йоргән. сүзе дә юньләп ишетелмәгән хатын баш-аягы белән сәүдә игү эшенә чумды Суырып кына алды сәүдә Зәйтүнәне әүвөл башлап укуын ташлатты. Әлфия белән Мансур кисәтеп караганнар иде колагына да элмәде алай гынамы сиңа, пәрмә-пәр ызгыша башлады — Менә син. Мансур, ничә ел баш катырып укып йөрдең9 Диссертация яздың1 Хәзер ничек яшисең? Гафу ит, тишек ыштаныңнан чыпчыгың очып китәргә тора1 Зәйтүнәнең алласы — Әхәт Ул. акча үз аягы белән килеп кергәндә чумырып алырга кирәк аны һаман алай булмас, дип кабатлый Әхәт сүзен ойдә дә сойли Әлфия белән Мансур Зәйтүнәнең бар этлеген белмөсөләр дә, чамалыйлар, үгетне көн дә бирәләр — шеш тула, тула да тишелә Ахырын уйла Равил Әлфия белән Мансур карамагында калды Күр син ташбашны. «өни- дип теле ачылды Һәм -өни- дип Әлфиягә әйтте Зәйтүнә ирен дө. улын да бик сирәк күрә хәзер Аның бөтен вакыты кибет белән ой арасында йореп үгө Әхәткә мач килдө. Зәйтүнә күтәрә алган хәтле төйи дә китә Ара шактый ерак транспорт көндезләрен сирәк йөри Көндезге сәяхәтләр белән генә эш бетми кичке караңгыда курка- курка товарны Голчирәгө илтеп тапшырырга кирәк Тегесе күрмәсен, бусы сизмәсен дип йори-йори Зәйтүнә кичкә кадәр эт булып бетә Ике-оч баруның берсендә Гөлчирә хезмәтенең әҗерен түли кулга акча керү белән Зәйтүнә ботен газапларын оныта Кырын кергән акча адәм баласын сукырайта да акылдан да шаштыра Мансур белән Әлфия кем йортында яшәүләрен яхшы аңлыйлар, читләтеп кенә аңа үгет бирөпәр. Хәлим соңгы вакытларда еш тузына, әзрәк салып кайтса гауга чыгара Ул сүгенә Равил акырып елый, мәхшәр _ Кара аны1 — дип кисәтә Хәлим— Тукта койрыгыңа басканчы' Зәйтүнә иренең акыллы киңәшләрен тыңларлык хәлдән узган шул. кулын гына селти — Синең урам себереп алган тиеннәреңә риза булып яшәсәң, төш сузарсың! — Ач тамагым, тыныч колагым, дигән сүзне онытма. Бу көннәрне сагынырсың әле Зәйтүнә тиз арада күзгә күренеп үзгәрде, киемнәрен яңартты, кыйм- мәтле тунын киеп кәҗә мамыгыннан бәйләнгән затлы шәлен бәйләп җибәрсә, аны. алачык хәтле генә кысан кибетнең гади сатучысы, димәссең Хәлимнән шифоньер алдырды, аны ефәк күлмәкләр, йон кофталар белән тутырды Хәлимгә дә олеш чыкты, аңа да яңа костюм, бобрик пальто эләкте Өй эченә дә байлар төсе керде, стенага күз явын алырлык бизәк төшерелгән зур келәм эленде Күчеп килеп атна үтүгә Мансур үзләренең бу йортта бөтенләй артык кеше булуларын аңлады Якын туган булса да. Зәйтүнә үзенең кыек эшләрен, мөмкин кадәр, алардан яшерергә тырыша, бу аны адым саен ялганларга, хәйләләргә мәҗбүр итә Мондый икейөзлелек, тарсыну сизгер һәм саф Мансурны хатыны Әлфия алдында уңайсыз хәлгә куя иде Тагын шунысы. Зәйтүнәнең күрәләтә эшләнгән җинаятьләрен алар нинди күз белән карап торсыннар? Әлфия дөньялыкта җинаятьчеләр белән көрәшә, инспектор вазифасын башкара, ә үз йортында — урлап ташыган әйберләр склады Үзенә читен, иреннән оят. Хәлимгә эндәшү читен. Зәйтүнәне күрәсе дә килми Усал язмыш аларны өйдәшләр иткән, беркая бара алмыйсың Мансурның кара көннәрен Әлфия бизәсә. Әлфиянең җан сыкрауларын Мансур җиңеләйтергә тырыша. Ир белән хатын никадәр тату булмасыннар, фатирсызлык үзеннән- үзе канәгатьсезлек китереп чыгара Арага салкын кырау төшкәнгә кадәр, бу ыгызыгылы йорттан чыгып китеп, фатир табарга кирәк иде Йөри торгач, анысын да табып кайтты Мансур. Эсперанто урамында үз йортлы кеше подвалына кертте Подвалның өстенлеге шунда — көньякка карый торган ике тәрәзәчеге бар Яртылаш җирдән калкып торган тәрәзәләр аша подвалга да яктылык төшә, кояшлы көннәрдән гел ару була Идәннәрен кырып юып, өстәл, карават куйгач, подвалга ямь кереп, кеше яшәрлек хәлгә килде. — Үз почмагыбыз! — диде Әлфия шатланып.— Хәзер безгә берәү дә комачаулый алмый! Үзебезчә көн күрербез! Фатирның бәясе тозлы булу остенә кысмыр хуҗа ярты еллык бәяне алдан сорады Мансурның • караңгы көнгә- дип җыйган маясы җитте дә. бетте дә Тормыш тагын бугазны китереп кысты, җайлырак, төшемлерәк эшкә урнашырга кирәк иде Эш табуның берчакта да җиңел түгеллеген Мансур чамалый иде Егетнең махсус белеме, әзерлеге, тәҗрибәсе бар Мәскәүгә язган үтенеч хатларына җавап килгәнче, берәр финанс оешмасына кереп эшләп торса, ничек булыр?" Ул туптуры горфога юнәлде Мөдир кабинетында ниндидер киңәшмә бара иде Киңәшмә беткәч тә тиз генә эләгә алмады, бертуктаусыз мөдир янына хезмәткәрләр керепчыгып Мансурны кабул итәргә ирек бирмәделәр Аның мөдир белән ялгыз, икәүдән-икәү генә очрашасы килде Алар, якын таныш булмасалар да. бер-берсен беләләр, очрашканда исәнләшеп. баш кагып йөриләр иде Шуңа күрә дә ул горфо мөдиренең ишеген кагарга булды, ул булыш- маса. аңа тагын кем ярдәм кулы сузар Беренче һәм соңгы ишек иде бу. Күтәреп ала икән — ала. юк икән — Мансурга бүтән һөнәрләр арасыннан эш эзләргә туры киләчәк. Мансурның Николай Григорьевич катына баруын Әлфия дә хуплады, алар арасында да -горфо мөдире — яхшы кеше - дигән хәбәр таралган икән Яхшы кеше- Мансурны шактый салкын кабул итте Нинди җилләр сезне безнең якларга ташлады? — дип сорады. Мансур боргалап-сыргалап тормады, хәйләгә бармады, туры ярды — Вакытлыча бербер эш бирегез. Бездә нинди кулай эш булыр икән? Сез — махсус әзерлекле, диссертация яклаган белгеч Мин теләсә нинди эшкә алынырга да риза Мөдирнең сул як ирен чите зур өтер булып, аска чалшаеп алды Кыен чакта без бөтен түбәнлекләргә риза Шуннан карыйсың, әле аягы эшкә кереп җитмәгән, ул бүтән эш даулый* Дәрәҗәсенә тәңгәл эш кирәк аңа* Горфода фән кандидатына нинди лаеклы урын булсын? Мөдир, дисәгез, өлегә мин монда утырам — Сез мине эшкә алырга куркасыз, күрәм Мин сезнең урынны дәгъваларга җыенмыйм Уйламыйм да Миңа гаиләмне туйдырырлык җан тынычлыгы бирерлек бик гади эш тә ярый Риза Мөдирнең карашы тагы салкынайды — Мәсьәлә куркуда түгел Безнең эшнең җитдилеген сез бар кешедән дә яхшырак аңлыйсыз Без халык арасында партиянең финанс сәясәтен үткәрәбез* Безнең финанс органнарында сыналган тәҗрибәле. белемле һәм чиста намуслы кешеләр эшли Без җәмгыятебезнең генә түгел, үз арабызның да саф. керсез булуы өчен көрәшәбез Шуннан уйлап карагыз мин сезне — сәяси яктан ышанычын югалткан кешене эшкә алыйммы? Әгәр мин сезне коммунистлар партиясеннән куылган кешене эшкә урнаштырсам Югары оешмалар мине аңламаслар* Модир һәр сүзенә, һәр җөмләсенә генә түгел, яшькелт күзләренең тоныклыгына да мәгънә салып Мансурны таптап изгәндә, ул өзмәс аңа карап утырды Хәзерге халәтеннән чиксез риза булуы да шушы югары дәрәҗәдәге урыны өчен теләсә кемнең бугазын чәйнәп ыргытырга әзер булуы да күренеп тора иде аның карашында Ул соңгы сүзләрен әйткәндә. урыныннан торды, каршыдагы кием шкафы янына килде көзгегә карап саргылт чәчләрен бер якка кайтарып тарады җайлап кына киенергә тотынды Кыйммәтле кондыз бүрек, каракүл якалы драп пальто килешә икән үзенә Киенгән саен буе биегәйде гәүдәсе турыланды Аптырап идән уртасына чыгып баскан Мансур да аның чуаланган язмышы да. эшсөзлеге дә юк иде Николай Григорьевич өчен Ни өчен «яхшы кеше» дип атаганнар бу бәндәне? Министр үз канаты астына алгангамы? Бәлки, чыннан да бүтәннәргә, якыннарына бик күп яхшылык эшли торгандыр? Гаиләсе, хатын-балалары өчен җан атадыр? Ә Мансур нәрсә? Мансур бүгенгә кисеп ташланган кыерчык булмыш кандидат, йортсыз-җирсез узгынчы Дөрес, яхшы кеше- Николай Григорьевич та Мансур өчен моннан болай дөнья йозендө юк иде Ләкин бу югалтулардан кемнең уңганын, кемнең туңганын аңлау Ьер дә кыен түгел иде Мансур гәүдәсен туры тотарга тырышып, бары алга гына карап, коридорга чыгып китте Казанның баш түбәсе булган калкулыктан ул шактый вакыт ерак офыкларга. Идел киңлекләренә сокланып карап торды Чиксез иркенлек шәһәргә булган мәхәббәте, үзен шушы җир кешесе татар ител тою Әлфиясе хакындагы җылы уйлар аны аңына китерде Нигә соң әле ул финанс оешмаларының бусагасын таптап, үз-үзен кимсетеп ялынып йөри? Әллә бүтән җирләрдә эш беткәнме? Киң ич дөнья зур ул Казан* Көче яшьтән куп көче белән эшләп үскән ныгыган кеше Һич югында кара эшкә кереп эшләр Хәлим урам себерә рәхәтләнеп эшли рәхәтләнеп ашый Башы бераз ял итәр диссертация язганда күпме чиләнде? Күпме төннәрен йокламыйча өстәлгә кадалып үткәрде* Какшаган нер выпары ныгыр беләгенә коч кайтыр, алда күз күрер тагын Тормыш гел болай гына бармас әле Егерменче съездда калкынган фикерләр хәзер әкренләп халык арасына тараламы? Тарала* Кара эшкә* Димәк гади куп көче белән азык таба торган эшчәннәр арасына* Бу фикер аны канатландырып җибәрде Ул юлында беренче очраган кибеткә барып көрде Кибет директоры хатын-кыз икән, иңө-буе тигез булса да күзгә- башка чибәр генә икән Ул Мансурны башыннан аягына кадәр күзеннв! үткәрде дә — Кыяфәтең бер дә кибеттә эшләрдәигә охшамаган Турысын гын| әйт, син иртә таңнан салырга тотынасыңмы, әллә эштән соң чөмерерп яратасыңмы? — дип сорады — Шешә белән дуслыгың ничек? — Ничек дип әйтергә? Бөтенләй эчмим, дисә, бу апа аны бөтенләй кешегә санамас. Эч кәлим дисә, кире борып чыгарыр Ни дияргә? — Булгалый Сызыктан чыкканым юк Ул яктан тулы тәртип. — Кара, син бик шома сөйләшәсең Моңа кадәр кайда эшләдең? — Төрле эштә — Кая. хезмәт кенәгәңне бир әле Мансур әлегә кенәгәсен күрсәтми торырга булды. — Ә-ә кенәгә элек эшләгән җирдә Әгәр эшкә алсагыз, иртәгә үк китерермен — Хезмәт кенәгәңне алып кил. сөйләшербез Мансур чыгып китә башлаган иде директор аны туктатты. — Кабат-кабат йөрерлек булмасын, мә. моны да тутырып кил. Ул аңа. өстәл тартмасыннан алып. -Личный листок- бланкы тоттырды. Мансур бик җентекләп карап, нинди сорауларга нинди җаваплар бирсәм, уңармын, дип. карап тора башлады Директор аның бу хәрәкәтенә дә игътибар биргән икән — Боза күрмә.— диде.— бланкның актыккысы Үзеңнең кулыңнан килмәсә. торган җирегездә берәр грамотный бардыр, сорасаң, тутырырга булышырлар Аның әллә нәрсәсе юк. сорауларга җавап төрткөлөргв генә кирәк Бу юлы Мансур тыела алмады, кычкырып көлеп җибәрде — Нәрсәсе көлке? Монда көләргә түгел, еларга кирәк’ Шундый чибәр егет Неграмотный Нишләп укымадың? — Үземә күрә әз-мәз ермачлыйм мин — Хәзер әз-мәз белән яшәп булмый, күп кирәк — Миңа бар булганы җитеп торыр — Шулай сөйләп аңгыра ябалак булып калгансың да Эх. егет’ Өстәлдәге телефон шалтырады, директорны каядыр чакырдылар бугай, ул кабалана башлады, урыныннан купты, чыгып китәргә җыенды — Моны иртәгә китерсәм дә ярыйдыр? — диде Мансур, кулындагы кәгазьне селкеп Иртәгесен Личный листок-ны китереп тоттыргач. Мансурның чиктән тыш гаҗәпләнүенә каршы. Зоя Петровна аңа күз төшереп тә тормады. алды да сейфка тыгып та куйды. — Ярар, булган Сынау срогы белән бер айга эшкә алып торырбыз Бер айга1 — диде коры гына.— Алда тагын күз күрер Кибетче кызлар белән азынмаска' Бар. эшкә кереш Йөкче булырсың XXII Адәм балалары дөнья яралганнан бирле бер-берсен күрә алмыйлар берберсеннән көнләшәләр, бер-берсенә үчләшәләр Һәрзаман көнчеләр, үчлеләр кулына үзе сайлаган коралны бирә Тыныч заманда иң көчле корал — әләк Ишегеңнең биген эләсең, тәрәз пәрдәләреңне төшерәсең дә. тотынасың уңгасулга, түбәнгә-югарыга язарга’ Имзаңны да куеп тормыйсың, кем икәнеңне белдермисең, язган әләгең үз юлын үзе таба барыл җитә, анонимика дип аталса да. аңа ышаналар Власть кешеләренең иң яратканы — әләк, анонимика Кеше үзе юк икән, аның мәшәкате дә кимрәк була Үзе юк. ә әләге бар' Финанс министрлыгына чираттагы әләк хаты килде Шундый ук хат, hjyn ук көнне горфога да килеп төште Хатлар икесе де бер үк кул белән язылып бер үк ноктага төбәп атылганнар иде Хат язучы -теш врачы Хургинның үз өендә нык тыелган эш — алтын теш кую белән !даими шөгыльләнгәнен- хәбәр иткән Хат Хургинның күршеләре исеменнән язылган һәм янау белән тәмамланган «Әгәр ашыгыч һәм каты чара күрелмәсә. турыдан-туры Мәскәү аша эш йөртәчәкбез-.— диелгән Министрлыкта да, горфода да мондый әләкләргә янауларга әллә кайчан күнегеп беткәннәр Хатларны алалар тишек тишеп калайлы катыргыларга беркетәләр, бүлектән бүлеккә бара-бара әләк-чәләкләр зур кешеләргә, абруйлы хезмәткәрләргә барып ирешә Бу юлы әләк горфо мөдире Николай Григорьевич өстәленә кадәр менде Хат зур. тиңдәшсез дәрәҗәгә иреште Хургинны белә идеме әллә якын араларда Мәскәүдән килгән бер циркуляр аны сагайттымы, ул Хургин өстеннән килгән материалны читкә алып куйды Бүтән хатларның почмакларына торле-төрле резолюцияләр тамгалап озаткач, тагын теге хатка кайтып төште Мәскәүдән килгән циркулярда күрше өлкәләрнең берсендә нәкъ шуңа охшашлы хәлне фаш итү хакында язылган иде Алтын приискала- рында эшләүче берничә кеше төйнәләләр Идел буе калаларының ^грсөндә яшәүче теш докторы белән мөнәсәбәткә керәләр һәм берничә ел дәвамында хөкүмәтне кычкыртып талыйлар Алар китергән зыян миллионнар белән исәпләнә Хургин — таныш исем Аның кыек, кыңгыр эшләре турында ул бүлек начальнигы булып эшләгәндә дә сүзләр йөргән иде Сүзләр йөрде ә Хургин судан коры чыккан әнә, котылган Бу юлы аны болаи игътибарсыз калдырырга ярамас, тикшерү җибәрергә һәм тикшерү эшен таләпчән, намуслы берәр иптәшкә тапшырырга кирәк Финанс министры Әюп Җамалиевич шикаять-өләкне налог һәм җыемнар бүлеге аша, ревизор Мөбарәк Сафинга тапшырды Аны үз катына да чакырыл апды — Шушы җитди сигналны тикшерү белән бергә, райфоның эшчән- легенө дә ревизия ясал кайтырсың Соңгы вакытларда ошамыйлар алар миңа! Өсләреннән биЪ нык яза башладылар Мөбарәк министр янына шигәебрәк кергән иде. Әюп Җамалиевич яныннан канатланып чыкты Димәк, ул ярты ай чамасы өйдә хатыны һәм яшь баласы янында булачак Эш шунда иде ки, Мөбарәкнең әйләнгәненә җиде ел үтеп китсә дә озак еллар бәбәйләре булмады Казан врачларының күпчелеген йөреп чыктылар алар, хатынын Мәскәү. Ленинград докторлары дәвалады Якыннарының киңәшләре белән имчеләргә күренделәр түләүле поликлиникадагы кыйбатлы консультацияләрдә булдылар Ниһаять көткән көннәре килеп җитте, уллары туды Хатыны Галия авырлы чакта да командировкаларга теләр-теләмәсрәк йөргән Мөбарәк, бәбәй кайткач шәһәрдән китмәс булды Дөнья синең хәлеңне беләмени’ Акча түләү, керем-чыгым, налог тирәсендә гомер-гомергә гауга бетеп тормаган, хәзер дә шулай бигрәк тә авыллардан күп язалар, әләк килә, сорау килә, зар килә Синең үз тормышың бармы кырык чөең кырылып ятмыймы, ревизор икәнсең, берәү дә анысын тикшереп тормый Командировка ал чык тикшер иор отчет яса Инде яңа елга кадәр чыгар- масалар. бөрөр яры җибәрмөсәләр дип теләктә йөргәндә аңа райфоны тикшерүне йөкләделәр Иптәшләре аңа йөкләнгән эшне белгәч, Мөбарәкнең кәефен бераз кырдылар-кыруын Тикшерүләрнең иң авыры иң чуалганы — райфода казыну Башыңа бәла алгансың1 — диделәр Әйтсеннәр! Ул хәзер унбиш кон. тогәл ярты ай Казанда булачак Янып килми ич Хургин дә әллә кая китмәс бер-ике кон эшкә бармаса да донья чите кителмәс Хатынына йортта булышыр, бәбәй чүпрәкләре юар. идән тузанын сортел чыгарыр Эш хутта Мөбарәкнең бер кон бармады, ике көн кузгалмады ошап китте ял итү өченче көнне дә хатыны бапасы янында иркәләнеп йөрде Дүртенче көнне генә райфога китте Беренче эше итеп Юныс Гыйльмет- диновны эзләп тапты һәм аңа үзе белән алып килгән берничә таблица тоттырды — Дүрт көн эчендә шушы таблицалар тутырылган булсын.— диде Юныска сораулы караш ташлады да — Карагыз аны. бутамагыз, алдамагыз. дөрес тутырыгыз, соңыннан һәр санны тикшерәчәкмен,— дип өстәде. Таблицалар райфоның кадрлар составы, белемнәре, әзерлекләре финанс туплау планының үтәлеше, недоимка эзләп алу буенча эшнең торышы, шул юнәлештә билгеләнгән чаралар, кустарьлар белән эшлеү һәм башка мөһим, бик кирәкле мәгълүматлар көзгедәге кебек яктыртылган иде Шундагы җавапларга нигезләнеп, тәҗрибәле ревизор башкаларның бер атна вакытын ала торган эшен ярты көндә тәмамлый Мөбарәк әнә шундый тәҗрибәле, күп тапкырлар сыналган, республикада күк күкрәтә торган ревизорларның берсе иде Моңарчы шундый кеше иде Мөбарәк Сафин, баласы туганчы шундый-шундый титуллы хезмәткәр иде Баласы туды — үзгәрде дә куйды кеше, валлаһи! Әгәр элекке чак булса Хургин турындагы хатны алганнан соң, аны өендә тотыл булыр идеме? Өстергән эт тә аның сыман җитез чапмас иде' Барып җитеп Хургин-Мургиннарның җиде буынына төшәр иде Тагын бер карап алды Мөбарәк Юныска, имән бармагын тырпайтып янады. — Синнән яшерен-батырын эш юк.— диде ул. элеккеге өз-мәз танышлыкларын күздә тотып.— Каныңа тоз салып, күзеңә кергән кылчык булып, мин райфода утырырга җыенмыйм, хатын янына өйгә кайтам Минем малай булганны ишеткәнсеңдер инде? — Ишеттем, ишетмәгән кая — диде Юныс, ишеткәне булмаса да — Әгәр югарыдан берәвесе кызыксынса, участокта, кустарьлар тикшереп йөри диген Кстати, минем аларны йөреп чыгасым да бар Үзең һәр көн. иртәнге якта эш урынында булырга тырыш. Телефоннан беле- шкәләп торырмын . Юныс, министрлыктан ревизия киләсен белгәч, шыр җибәргән иде, Мөбарәктән, дәһшәтле ревизордан шундый ягымлы сүзләр ишетеп, авызын ерды, сүз әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде — Тукта әле. тукта! Синең безгә килеп эш башлавың беренче мәртәбә Бу булды — раз! Икенчедән — малай туды’ Бусы булды — два' Хәзер туры ресторанга кереп утырабыз, танышлар бар. аерым бүлме әзерләп куярлар, шунда барын да иркенләп сөйләшербез. Мөбарәк бу тәкъдимнән катгы-й рәвештә баш тартты. Тәҗрибәле ревизор буларак, күңеленә шик тә төште: нигә әле бу Гыйльметдинов, һич тайчынмыйча, туп-турыдан суктырып мине эчәргә чакыра? Моның ике сәбәбе булуы ихтимал Беренчедән, ул Мөбарәкне кулга тиз ияләше торган аумак кеше дип саный, икенчедән Икенчедән, аның кылган гөнаһлары шулкадәр күп ки. хәзер ул куркудан узган, йә пан. йә пропал, дип текә ярдан упкынга ташланырга да әзер. — Бигайбә,— диде ул. кулын күкрәгенә куеп.— чакырганыгыз өчен рәхмәт, бара алмыйм. Ә малайның тәпиен юуга килгәндә, аның сөекле әнкәсе бар. көненә өч тапкыр коендырып чыгара егетне! Юнысның кәефе кырылуы чыраена чыкты -Юк инде, булмаганны Башта килгән бере шулай баш тарткан була да соңра мичкәсенә төшеп утыра!» Аның җыерылган маңгаена карап. Мөбарәк елмаеп куйды. Гыйльметдиновның башында нинди уйлар кайнаганын аңлады Тыныч бул! — диде ул.— Вакчылланып, юк-бар чатаклыкны актка терки торган гадәтем юк. төзәтә алырлыгын ревизия дәвамында рәткә салырга тырышам Әгәр инде усал ният белән закон бозулар табылса, саклан, шәфкать көтмә ■ Калай әтәч! дип уйлады Юныс.— Өеңдә качып ятып әллә ни кыра алмассың! Куркытмакчы була, синең кебекләрнең йөзен ашап коскан, тәре чырай!> Көчләмим мәйлең үзбәкләр әйтмешли Ләкин болай кыланырга ^а ярамый Бәлки бу мине сатыл алырга тели, дип уйлыйсыңдыр Юк анып торды Акт Юныс абыйда булырга тиеш Наилә апа актларны һәрвакыт 1ңа тапшыра Шуннан тагын берәр мәртәбә тикшерергә килмәдегезме? — Миннән башка килсәләр инде Хәзер Хургин янына барып йөрүнең кирәге дә калмаган иде Берендә нәүбәттә Наиләне эзләп табып, актның кайдалыгын ачыкларга һәм дның ни өчен хәрәкәтсез яткырылуын белергә кирәк иде Мөбарәк [Юнысның төче елмаеп бөтерелүен күз алдына китерде дә йодрыкларын йомарлады -Ну оятсыз'- Әлфия элегрәк үз эше, эштә күргән-белгәннәре хакында Мансурга сөйләштерә, аның белән киңәшә һәм киңәшләрен тотарга да тырыша иде Эштән китәргә тәкъдим иткәннән бирле ул сүзгә саранланды берике сүз әйтә дә үз эченә йомылып кала Бүген. Мөбарәк Сафин белән үткәргән көннән соң. кайту бөлән Мансурны чакырып алды башым өйләнеп тора, өйдә бераз саф һавада йөреп керик әле диде Ермакның аулак читендә, күнегелгән кадерле урынга җиткәч эч серләрен сөйләп бирде Горфога чакырып алуларын эштән китәргә туры киләчәген дә яшермәде — Бүген министрлыктан ревизор килде, тул-туры минем янга кагылды. мөгаен, мине күзәтергә җибәргәннәр аны Әллә китәргә гариза илтеп кайтыйммы? — диде Мансур да курка калды әгәр Әлфияне күңелсез кәгазь тоттырып эштән алсалар, ничек яшәрләр алар’ Икесенә бер өмет бар иде. Әлфиянең укып бетерүенә яхшы эшкә урнашуына ышаналар иде. хәзер ул яктагы яр да җимерелде — Бар да гаризаңны биреп кайт, тамаклары тыгылсын Илдә чыпчык үлми, без дә яшәрбез әле.— диде Мансур хатынын кысып кочаклап Әлфия аны үзенә таба тартты гәүдәләр гәүдәгә сеңде һәм Әлфия оялып кына Мансурның колагына пышылдады — Мин бәби алып кайтырга җыенам бугай Ул икенче конне. иртән үк гаризасын күтәреп горфога китте һәм кадрлар бүлеге мөдиренең эшкә килгәнен котөп торды Беркөнне нык итөп -Кит!» - дип җавап биргән мөдир бүген икеләнеп калган иде Ашыкма әле. сеңел сездә министрлык ревизоры эшли башлады, ул сине җибәрми торырга кушты, диде Бусы тагын да сәеррәк иде XXIII Атна эчендә гаҗәп хәлләр булып алды Җир тамырын юллап көнгә чыккан чишмәне туктатам димә Агар су үзенә туры юл таба1 Таудан тәгәри башлаган бер йомарлам кар тошә- тошө лавинага әйләнә юлындагы каршылыкларны ватып җимереп бетерә Юныс Мөбарәк Сафинның кай сукмакка чытып киткәнен белүгә Наиләне чакыртып алды Бернинди тикшерүнең актның булганы юк бу гыйбөтне бары тик Әлфия генә тарата Ә аның кем икәнен беләсең Ире халык дошманы кулак баласы социал чыгышын яшереп партиягә урмалеген сатлык җан Хазар эшеннен куылгач кибетта иок бушатучы бупып эшли Унике кило он урлавы беленгач. директорга кереп ак. часын тулөгон Шул котыртып ята Әлфияне Чын куңелден совет эакон- нарын саклаучы намуслы хезмәткәрләргә, гаделлек сагында торучы' сиңа, миңа үч итеп яман атыбызны сата».— дип. куркынган хатынны ныгытты һәм Наиләнең өстәл тартмасына ике утызлыкны тыкты «Ни бу?» — диде Наилә куркынып -Миннән сигезенче март бүләге»,—, диде елмаерга тырышып Юныс -Сигезенче мартка ерак ич әле1» Сигезенче март җиткәч, тагын булыр, ала тор!» Алса да алды Наилә алмаса да алды Мөбарәк эшне кызу тотты, инспекция хезмәткәрләренә тын алырга да ирек бирмәде Наилә белән Әлфияне очраштырды, ипләп җайлап сораша торгач, җепнең очын үз кулына алды Башта киреләнеп маташкан Наилә Әлфиянең ныклыгын, үз сүзендә торуын күреп, җебеп төште Хәтере шәп иде Әлфиянең, ул алтын теш куйдырган хатынның исем- фамилиясен генә түгел, адресын да исендә калдырган икән Ревизия беткәнне дә көтмәделәр, Юнысны эшеннән алдылар Шуп көннәрдә Үзәк Комитетта Мансурның апелляциясе каралып аны каты шелтә белән партия сафларында калдырдылар Миначев урынына сайланган партбюроның яңа секретаре -Якын араларда эшеңә кире кайтару мәсьәләсен карыйбыз».— дип сөендереп чыгарган Мансур диссертациясен яңадан карауны сорап ВАКка озын хат язып салды Мандрус та йоклап йөрмәгән икән, ул Гөлчирәне баш-аягы белаи ОБХССка илтеп тапшырган Гөлчирә белән спекулянтларның төп курьеры Зәйтүнә дә эләкте Аны эшеннән куып, шартлы рәвештә өч елга хөкем иттеләр Яшь баласы барлыгын искә алып, әлегә төрмәгә утыртмадылар Мансур адвокат яллаган иде, нәзек кенә хатын-кыз Зәйтүнә файдасына байтак сүзләр сөйләде Хәлимнең ярты гомерен алган, мең газап белән әрҗә такталарыннан кормаштырган йорты конфискацияләнде Гөлчирә нык утырды Үзе артыннан шактый кешене өстерәде Кибет мөдире Әхәтне, база директорларыннан ике кешене кулга алдылар Бәладан — башаяк, дип, шул гаугалы көннәрдә Мандрус шәһәрдән үк чыгып качты Казанга якын гына район үзәкләренең берсендә ул күптән куыш һәм кәләш тапкан иде Мал-мөлкәтнең байтагын шыпырт кына яңа нигезенә ташып та куйган иде Гөлчирәгә судка кадәр яшәү насыйп булмады, сукыр эчәгесенө операция ясаганда, һич көтмәгәндә үлеп китте Халык телендә. Гөлчирәгә операция бөтенләй кирәк булмаган, милициядә эшләүче югары начальникларның урындыкларын тетрәтә башлагач үтергәннәр аны, дигән имеш-мимешләр йөрде Хәбәр бөтенләй нигезсез дә түгел иде Кырыкка да җитмәгән, янып торган тап-таза хатын юк-бар операциядән җан тәслим кылсын әле Шикле, бик шикле иде бу яңалык Гөлчирәнең бөтен мөлкәте дәүләт файдасына конфискацияләнде Аның йортыннан чыккан малны санап бетерерлек түгел иде ФРГ Италия Франция. Япония һәм социалистик илләрдән килгән товарлар, кием-салым кофталар. аяк киемнәре, йөге-йөге белән Гөлчирәнең чоланнарына, сараена күчкәннәр Бәллүр савыт-саба, җиһаз, зур-зур Иран келәмнәре, алтын сәгатьләр, беләзекләр, алтын акчалар йортның бөтен аулак почмакларына яшерелгән иде Юныс белән Гөлчирәнең никахы загста теркөлмәгәнлектән. закон буенча аңа өлеш чыкмый иде Шуңа күрә тагын хәйлә юлына басарга туры килде Аракы белән коендыра торгач ике кеше шаһит булып судка бардылар һәм Пианино бәллүр вазалар, стенка һәм зур келәмне Юныс сугыштан трофей итеп Германиядән алып кайтты»— дип расладылар Юныс Гыйпьметдинов малларын төяп беренче хатыны янына кайтты Каны каткан хатын, шулкадәр байлыкны күргәч, ирен кире бора алмады, кабул итте, балалар хакына кичерде Гөлчирәнең дәүләт файдасына конфискацияләнгән әйбер-каралары суд карары нигезендә, район финанс бүлеге аша сатуга чыгарылды. Кибеткә барасы нәрсә-каралар Әлфия кулы аша үтәргә тиеш булды Бу аваплы, көтелмәгән, күрелмәгән эш белән аңа озак чиләнергә туры ллде Шәһәр промторгының комиссион кибете, кибет димәсәң хәтере ка- ыр, тактадан кадакланган, барак сыман бинага урнашкан иде Дирек- эры тумыштан гарип, аяклары чак-чак йөри торган Габдрахманов >амилияле урта яшьләрдәге бер ир иде Гомере буе сәүдәдә азу ярган элгө беткән бу кешене ул чакта шәһәрдә белмәүче булмагандыр өтердә калырлык чибәр йөзе, җор теле аны күркәм ир итә. кузгалып иткәч аның гарип икәнен күрәсең Конфискацияләнгән әйберләрне Әлфия күзөтчелөге астында Гөлира йортыннан кибеткә ташыдылар Ул аларны көннекен көнгә бөя уеп. күздән үткәрерлек итеп кенә ташытты Мондый очракны саклап ына торган козгыннар беренче көнне үк кибет тирәсен сырып алгылар Эш әле башланырга да өлгермәгән иде кибеткә тек-тек басып лилиция подполковнигы килеп көрде — Хөсбиуллин. ОБХСС начальнигы урынбасары.— дип таныштырды ул үзен Нинди мал килүе белән кызыксынды— Товар бүтән кибет- чөргө китмиме? — дип сорады, бер кырыйда бәя куярга дип өеп куеп- *ан шөлләргә ишарәләде— Болар ничә данә? — Биш — Ун булырга тиеш! Кайда калганнары? — Әле килеп җитмәгән — Паутинкаларны безнең рөхсәттән башка сатуга чыгармагыз.— дип боерды ул. Әлфия сәбәбен сорап бәхәскә кереп тормады гомумән, үзенә ышанып тапшырган эшне башкарганда, милициянең арага кысылырга маташуын өнәмәде.— Мин көне буе үземдә булам бер-бер аңлашылмаучылык очраса, шундук шалтыратыгыз Әлфиянең эш буенча эчке эшләр хезмәткәре белән беренче тапкыр очрашуы иде Хөсбиуллинның кыяфәте дә. сүзе дә аңа ошамады — нигә чокчынып йөри әле монда? Ни өчен Әлфия аңа киңәшкә барып йөрергә тиөш? Аңардан башка да сатарлар әле1 Милиция кешесе чыгып киткәч, Әлфия түзмәде. Габдрахмановтан — Бу адәм нигә монда буталып йөри? — дип сорады — Тәртипләре шундый аларның, үзләренә ошаган әйберне алып бетермичә, товарны сатуга чыгартмыйлар Әле бәя куйганда да тыкшынып җанны алалар Әлфия өстәлгә финанс министрлыгының ике йөз туксанынчы номерлы инструкциясен чыгарып салды — Без ул теләгәнчә түгел, закон кушканча эшләрбез Закон мондый эштә чит кешенең катнашуын рөхсәт итми — Ай. кызым, алар белән бәхәскә керү ярап бетәр микән’1 — Ярамаса. яратырбыз! — Бу эшеңә мин катнашмыйм, үзең кара — диде сак Габдрахманов Товарга бәһа куя башлагач та тоткарлык килеп чыкты кирәкле прейскурантлар җитеп бетми икән Чит ил товарларына прөйскурантлар юк дәрәҗәсендә _ Хәзергә кадәр безнең кибеткә чит ил товарлары бик сирәк килеп керә иде,— дип аңлатты Габдрахманов Торгтан прөйскурантлар табып китергәнче, нидер эшләргә кирәк идө. кул кушырып тик утырырга яратмаган Әлфия бәһа куюны мамык шәлләрдән башлады Фабричный булмаганга апарга бөяне болай гына да куеп була, шөлләр куп белән бәйләнгән Мондый йоп-йомшак җеп- җиңел. зур. учка сыеп бетәрлек затлы шәпләрне Әлфиянең базарда сирәк-мирәк күргөлөгөне бар идө — Заказ биреп бәйләнгән шөлләр булса кирәк, сирәк очрый торган затлы мал. чит булмас — ал берсен үзеңә' — диде Габдрахманов, шәлләрне тоткалап карагач Әлфия көлемсерәде — Гомеремдә шәл күрмәсәм дә. алачагым юк Бу шәлләр берәүне үлемгә китерделәр инде, җитәр! Габдрахмановның Әлфиядә түгел эше. үзенең бер шәлне эләктерәсе килә, ал дип кызның җебен тартыр өчен генә әйткән иде Әлфия һәр шәлнең зурлыгын, иңен-буен метрлап үлчәгәч, бәяләрен кибеттә сатыла торган шәлләргә тәңгәл итеп куйды — Бик арзан була түгелме9 — диде Габдрахманов иреннәрен ялап — Базарда шәлләр кыйммәтрәк йөри, әлбәттә Ләкин без халыкның сыртын тунар өчен куелмаган — Белеп эш итегез, болай да спекулянт кулына барып эләгүләре ихтимал — Хәзер спекулянт кулына эләкми торган юлы бар ич аның! Әлфия шәлләргә бәһасен күрсәткән биркалар такты да сатуга чыгарды — Нишлисез сез? Харап булабыз ич! — диде куркынып Габдрахманов. Әлфия прилавка янына басып, шәлләр сатылып беткәнче каравыллап торды Аларны минут эчендә алып бетерделәр Шәлләр сатылып бетеп ярты сәгать тә үтмәгәндер, кибет алдына милиция машинасы килеп туктады Атылып-бәрелеп. мышкылдап кибеткә Хәсбиуллин килеп керде — Шәлләр кайда? — Нигә болай кычкырасыз? — диде көлемсерәп Әлфия— Тыныч кына сорарга да буладыр ич? — Кем рөхсәте белән аларны сатуга чыгардыгыз? — Бар андый рөхсәт, без шуңа таяндык.— дип. Әлфия аңа иструк- цияне күрсәтте — Алай! — диде Хәсбиуллин, тагын да ярсып.— Сез мине, милиция подполковнигын, саннамаска маташасыз икән! — Сез подполковник кына, ә мин үз эшемдә бүгеннән генерал! Аһ. кызын күрсә иде шушы мизгелләрдә Хәбирә апа! Аның Әлфиясеме бу? Кайчан гына бер чиләк күкәй күтәреп калага юнәлгән юаш баламы? Милиция белән пәрмә-пәр сөйләшә, сүз өчен кесәгә кереп тормый Дөресен әйткәндә, Әлфиянең милиция хезмәткәрләренә нәфрәте байтактан, калага килгән көннәрдән үк башланды Кайчандыр авылдашлары булган әрсез Мәхмүтнең, айлар буена, йорт салынып беткәнче, керө-чыга йөрүе, кергән саен күзе тонганчы аракы чөмерүе, җизнәсе белән апасының шул көчектән кан калтырап торулары аны бүгенге ныклыкка тел үткерлегенә китергән иде Хәсбиуллин шартларга җитеште, ул мондый сүзләрне ишетергә күнекмәгән иде Шулай нык ярсыды, сүз әйтә алмас булды, хәленнән килсә. Әлфияне өзгәлөп ташлар иде Әгәр Габдрахманов, бүтән кибетчеләр карап тормаса. ул бу башбирмәс кызны машинасына төртеп кертеп, үзе белән алып китәр иде Баргач, сәбәбен уйлап табарлар иде әле Әлфия прейскурантларны актарырга керешкән иде. җилкәсе аша ярсып сулап торган Хәсбиуллинга борылып — Эшләргә ирек бирегез, комачауламагыз.— диде.— Эш урыныгызда. дәрәҗәдән файдаланырга өйрәнгәнсез, күрәм Яхшылык белей хәзер үк чыгып китмәсәгез. бөтен эшемне ташлыйм да туп-туры райкомга барам Бу ни хәл? Бу нинди явызлык? Хәсбиуллин гына түгел. Габдрахманов та шашып калды ярый әле аның кибетендә мондый кире беткө> сатучылар юк. моның белән яшәү мөмкин түгел Әлфия хаклыкның ү: ягында икәнен бик белеп сөйләшә ул телгә алган инструкциядә мили ция хезмәткәрләренә конфискацияләнгән товарны сатып алу катгьп тыела -Бүтән чакта бәйләнер нәрсә чокып чыгарыр бу бәндә, бүген ис< кул кыска!» — дип уйлады Әлфия -Конфискацияләнгән товарлары реализацияләү ■ дигән темага ул күптән түгел курс эше языл -бишле» билгесе алган иде Бүген бик ярап куйды «бишлесе'» Хөсбиуллин ОБХССта күптәннән эшли, райфо хезмәткәрләренең күпчелеген яхшы белә иде Шунысы гаҗәп иде — шактый җәнҗаллы бу кыз остеннән аның кулына моңарчы бер материал да кермәгән икән' Моңарчы ник кызыксынмаган ул аның белән’ Бүген үк. хәзер үк аның кемлеген ачыкларга кирәк1 Кояшта да таплар бар бер-бер чатагы чыкмыйча калмас* Хөсбиуллин киткәч инде тынычлап эшлим, дип җиңел сулаганда аны эзләп кибеткә бер кеше килеп керде Күрер күзгә яшь кенә булса да. иозе таушалган күз карашы боек моңсу иде бу адәмнең Әдәп белән генә борчуы очен гафу үтенде — Бар ометем сездә, коткарыгыз Тормышым бозылды зинһар ярдәм итегез.— диде Әлфия аны кибеттә эшләүче берәр хезмәткәрне эзләп килгән дә. үзенә ялгыш морәҗәгать итә дип уйлады — Сезгә кем кирәк? — дип сорады ул. бик аптырап — Мин әле генә райфода булдым Анда эшләүчеләр өйрәтеп җибәрде мине Әлфия Сабитова сез буласыздыр ич? — Мин булам Йомышыгызны әйтеп карагыз алайса — Минем самолетта югалган чемоданымны аэропорттан сезгә тапшырганнар Юлчыларның самолеттамы тимер юлдамы, пароходтамы онытып калдырган әйберләре, алты ай эчендә хуҗасы табылмаса реализацияләп, акчасын дәүләт файдасына күчерер өчен финанс оешмаларына тапшырыла Әлфия янына гозер белән килгән кеше — фамилиясе Ибраһимов — санаторийдан кайтканда чемоданын югалткан Дөресрәге. өенә нәкъ үзенеке төсле чит чемодан күтәреп кайтып кергән Ибраһимов сөйләвенә караганда, ул Кисловодск кибетләреннән хатынына кыйммәтле бүләкләр алган булган Кайтып кереп хатынын чакырып китереп, чемоданын ачса — бүләкләрнең берсе дә юк Аңа шактый керләнгән хатын-кыз киемсалымнары дыңгычлап тутырылган' Хатын өйдә буран куптара Китә Ь(згыш. җәнҗал башлана — Аерылышыр дәрәҗәгә җиттек инде Бер гаепсезгә бит1 Ләкин гаебем юклыкны ничек исбатларга да хатынны ничек ышандырырга? — Ничек исбат итмөкче буласыз? — Йөри торгач, чемоданның эзенә төштек Шөкер мин чемоданын алыштырып киткән хатын юньле көше булган Моннан ике ай элек чемодан сезнең кулга килеп кергән Райфога — Без әйбер-караларны озак асрамыйбыз Сезнең әйберләр әллә кайчан сатылгандыр Бусы — бер Тагын шунысы, сез әйткән чорда хуҗасыз калган әйберкараны реализацияләү белән бүтән кеше шөгыльләнә иде Дөрес, ул бездән эштән китте Бүтән шәһәргә күчте —Миңа әйбер дә. сатылган булса, акчасы да кирәкми Чәнчелеп китсен* Минем намуслы исемем генә кире кайтсын' Чемоданымның төгаен сезгә килеп керүен раслап язу бирсәгез миңа шул җитә Әлфия уйга калды Мондый чакта ашыгыч вәгъдә бирергә һич ярамый иде. соңгы чиккә җиткән көше йөрәгенә яра өстенә яра өстәрсең! _ Сез уйлаганча җиңел генә эш итә алмыйбыз бәз. иптәш Иң элек чемоданыгызның безгә килеп керүен ачыкларга кирәк — Менә аэропорт биргән белешмә Ибраһимов аэропортның саклык камерасыннан кәгазь алып килгән икән Әлфия аны бик җентекләп укып чыкты — Алардан белешмә алып яхшы иткәнсез Ләкин бу эшне ачыклар очен райфодагы документларны күтәрергә кирәк Сезнең гозерне тыңлап. мин өбөдтөн соң кайтырга тырышырмын Шунда килерсез, эзләп карарбыз Ибраһимов райфога килгәндә. Әлфия анда иде инде Ул -Конфискацияләнгән һәм хуҗасыз милекне исәпкә алу» кенәгәсеннән үзенә кирәк- ле эшне эзләп табып, дикъкать белән шуны өйрәнә иде — Сезнең чемоданда нинди әйберләр бар иде. иптәш Ибраһимов? — Трикотаж костюм, ике нейлон күлмәк, бер пар туфли, хатынга алган бүләкләр.— дип саный башлады Ибраһимов — Алар нинди хәлдә иде? — Ничек — нинди хәлдә? — Искеме, яңамы, диюем — Кем инде ялга барганда иске-москы өстерәп йөри? — Ибраһимов бик нык гаҗәпләнде.— Трикотаж костюмны юкка гына йөк итеп йөрткәнмен, кияргә дә туры килмәде Аның бәһасы бар Шактый акча тора ул! Хатыныма бүләккә иске киемнәр җыеп кайтаммы мин? Өр-яңа кофта алдым Анысы мең ярым тора! Әлфия Ибраһимовка Юныс тарафыннан төзелгән актны тоттырды — Сезнең чемоданыгыз, иптәш Ибраһимов. кибеткә барып җитме- гән — Кая киткән соң ул? — Ибраһимовның төсе үзгәрде, чемодан тагын эзсез югалган икән, дип хафаланды — Актны укыгыз, аңларсыз. Ниләр генә язылмаган иде актка! Трикотаж костюм булган — аны көя кисеп бетергән Нейлон күлмәкләр канга буялган Туфляның табаны купкан Киемсалымнарны, кофтаны Эштән чыгарып күрсәтер өчен нинди генә сүз табылмаган да нинди бәяләр бирелмәгән! Актка райфоның өлкән инспекторы белән аэропорттагы саклык камерасының кизү хезмәткәре кул куйган Соңгысының имзасын аерырлык түгел, таракан йөгереп үткән Ибраһимов гасабиланып актны кат-кат укып чыкты. — Әйберләр минекенә охшаган. Ләкин мондый кәгазьне явыз жуликлар язган булырга тиеш — Үзегез күреп торасыз, бу актка таянып, сез райфодан акча таләп итә алмыйсыз. — Акчасы кадалып китсен! Башта үзем җүләр булдым исәңгерөп йөреп, чемоданны эзләтмәдем Тәмам аңгырайдым Шуннан акыллы кешеләр киңәш бирде, эзлә дә эзлә, диләр, бәлки, очына чыгарсың Акча! Гаиләне акча ялгыймы? Миңа белешмә бирсәгез, шул җиткән. Әлфия тагын уйга калды — Юк, алай ансат хәл итәргә ярамый. Монда нидер бар! — Мин нишлим инде хәзер? — Прокурорга барырга кирәк.— Ибраһимов кул гына селтәде — Без белешмәне бирербез Ләкин сезнең әйберләрне үзләштергән жулик фаш ителергә тиеш Икенче көнне Әлфия туп-туры аэропортка китте Саклык камераларының башлыгы хуҗасыз чемоданнарны райфога тапшырганда, эчтәге әйбер-караларның нинди хәлдә булуын тасвирлап, опись төзеп бара икән Описьның күчермәсе аларда сакланганга, ул бик ансат кына Ибраһимов чемоданына төзелгән кәгазьне эзләп тапты Озак баш ватарга да туры килмәде Юныс, описьның төп нөсхәсен юкка чыгарып, саклык камералары вәкиле белән икесе исеменнән, ялган акт төзегән — Минем мондый актка кул куйганым юк. фальшивка бу! — диде камералар хуҗасы. Әлфия тагын бер кат описьның саклык камерасында калган күчермәсен күзеннән үткәрде Ибраһимов әйткәнчә, чемодандагы барлык әйберләр дә өр-яңа булганнар Описьта Юнысның имзасы да ярылып ята Юныс Гыйльметдинович райфода эшләгәндә бик күп авызларны бикләгән иде, авызлар тоташ ачылдылар, җитәрлек күзәтү булмаудан файдаланып, хезмәткәрләрнең күзе күрмәвенә таянып. Юныс бик еш дәүләт кесәсенә кул сузган икән, моның караңгы тамырлары шактый ук еракка киткән иде Әлфиянең абруе берьюлы үсеп китте Аның белән азау теше ярган финансистлар да исәпләшә башлады аеруча четерекле эшләрне райфо модире аңа тапшырды Райбашкармада, Әлфия Сабитованы институт тәмамлаганчы ук налог һәм җыемнар инспекциясенең өлкән хезмәткәре итәргә җыеналар, дигән хәбәр таралды Әлфия кая басканын белмичә очып кына йорде Инде вәгъдәләре чынга ашып. Мансурны да институтка кире алсалар Бер-бер җай белән квартира ягы да рәтләнсә Күл шул әле алда торган киртәләр, бик күп шул. берсен үтеп киттем, дип кенә юанасың тагын каяндыр каршылык килеп чыга Мансурның көннән-көн ныграк борчылуын, кыйналуын күреп, Әлфия аңа үзе тикшергән бер эшне сөйләп бирде — Бар ул доньяда батыр кешеләр, үз көчләренә ышанган, намуслы яшәүләренә таянган искиткеч кызыклы кешеләрнең берсе .— дип башлап китте ул сүзен Инде эш бетәргә якынлаша иде Хатын-кызлар аяк киемнәрен алмашалар, сумкаларын тотып буфет тирәсен урап киләләр, гайбәт сойлөшәләр Әлфия катына Иван Иванович Балабанов дигән кеше килеп керде Байтактан пенсиядә булса да. нык гәүдәле, ачык карашлы, тоташтан чал чәчле бу кеше нигәдер Әлфиягә ошап китте «Иртәгә килегез, бүген соң инде-,— дип әйтергә ачылган авызы — Сөйләгез, мин сезне тыңлыйм Иван Иванович— диде Югары белемле бу инженер гомере буе урман хуҗалыгында эшләгән һич уйламаганда, Балабанов өстеннән җинаять эше кузгаталар, җиде елга тормөгө утырталар, партиядән чыгаралар һәм ботен мал- молкәтен хокүмөт файдасына тартып алалар Туктамый Балабанов, сынып төшми, хаксызлыкка буйсынмый, кон яза, тон яза. Мәскөүне дә борчый. Казанга да тынгылык бирми Ниһаять надзор буенча прокурор эшне кире кайтара һәм Татарстанның Югары суды аны тулысынча аклый РСФСР Югары суды бу карарны раслый Балабанов төрмәдән котылып оенә кайта Ул бүген Әлфия янына РСФСР Югары суды карарын алып килгән икән Карарда Балабановның аклануын һәм конфискацияләнгән милкенең аресттан азат ителүе язылган Тору урынындагы финанс оешмасына аресттан азат ителгән милекне тулысы белән хуҗасына кайтарып бирергә боерылган Кызганычка каршы, райфода Балабановның милкен конфискацияләү турында бернинди мәгълүмат юк иде — Сезне кайда хокем иткәннәр иде. Иван Иванович? — дип сорады Әлфия — Үзебезнең районда — Кайда яши идегез’ — Сездән ерак түгел әнә теге чатта Закон буенча милек, хокем ителгән кешенең яшәү урынындагы район финанс бүлегенә тапшырылырга тиеш _ Сезнең милекне хокем карары чыкканчы кая һәм кемгә тапшырдылар? — Эчке эшләр министрлыгының саклау камераларына _ Аңлашылды - диде Әлфия, ботенлөй үк аңлашылып бетмәсе дә Аның уен алдан ук сизенгән шикелле. Балабанов Әлфиягә бик таныш кешенең исемен атады — Ойдөн подполковник Хөсбиуллин алып киткән — Аны күреп сөйләштегезме? — Янына барып карадым, сөйләшергә дв теләми — Гаебен сизәме еллө? _ Белмим, йорим. иорим. ничек очына чыгарга да белмим Ләкин барыбер очына чыгачакмын! — Бу эшне Иван Иванович, прокурордан башка хәл итеп те булмас — Булдым Прокурорны күреп сөйләштем Сезнең янга мине ул җибәрде Шактый озак сөйләшеп утырдылар алар, иртәгесен Әлфия МООП белән элемтәгә керде. Алардан -Балабанов милке Югары оешманың махсус күрсәтмәсе белән Мәскәүгә җибәрелде-.— дигән җавап алынды Әлфия райфода озаграк эшләгәннәрдән белеште -Безнең эш практикасында андый хәлнең булганы юк».— диделәр аңа Димәк, кемдер астыртын эш йөртә, нинди махсус күрсәтмә булырга мөмкин? Кемга андый хокук бирелгән? Ни очен андый чара Балабанов милкенә карата гына күрелгән? Кайбер кешеләр, юк белән чуалма, көчеңне генә әрәм итәрсең, прокурор эшенә тыгылма, соңра тешеңне җыеп ала алмассың,— диделәр Ә Балабанов аңа ышана, көн саен диярлек кагылып чыга. көтә, өметләнә Юк. Әлфия андый кешене урамда хәерче хәлендә калдыра алмый, бер тотынган икән, азагына кадәр барачак Әлфия Балабановтан суд башкаручысы тарафыннан төзелгән опи- сьның күчермәсен соратып алды. Опись бәләкәй түгел — төгәл илле биттән тора! Аны үз эшен тирәнтен белә торган тәҗрибәле суд башкаручысы төзегән Югала торган әйберләр юк та анда' һәммә нәрсә ваклыкларына кадәр тасвирланган Беренче номер итеп -Волга» машинасы теркәлгән Алтын-көмеш бизәнү әйберләре, җиһазлар, савыт- саба — болар берсе дә югалган яки төшеп калган нәрсәләр түгел Балабановның әйтүенә караганда язмага алынган милек арасында иң кыйммәтлесе — ау мылтыгы — Андый мылтык Союзда икәү генә.— диде ул.— Аларны патша гаиләсенең заказы буенча атаклы немец остасы эшләгән Мылтыкка оптик җайланма көйләнгән. Бу байлыкны чын хуҗасына кайтару буенча ашыгыч чара күрүне үтенеп. Әлфия горфога мөрәҗәгать итте — Була торган эш түгел.— диделәр анда. Әлфия бер сүзгә дә карамады, ялгыз башы дөреслекне эзләрга кереште — Маташма, муеныңны сындырырсың,— дип куркытырга теләделәр — Бер сынганнан әллә ни булмас! — дип. Әлфия аны да уен-кел- кегә алды Ул бер-бер артлы югары оешмаларга хат, үтенечләр язарга тотынды Башта республика прокурорына хат язды җавап килмәде Җәмәгать тәртибен саклау министрлыгына язып карады, җавап ОБХССтан килде Хатка Хәсбиуллин кул куйган иде Ул хатта -Балабановның милке кибетләр аша реализацияләнгән, акчасы бюджетка күчерелгән».— диелгән иде Кайсы бюджетка, суммасы күпме, ул турыда ләм- мим. Әлфиянең ярты юлда туктарга исәбе юк иде Мәскәүгә. РСФСР прокурорына хат юллады Аннан -Хатыгыз, тиешле чара күрү өчен. Татарстан министрлыгына җибәрелде — дигән кыска гына җавап килде Чара күрүче әлегә табылмады, күп оешмалар кеше язмышына төкереп карадылар, бу гаделсезлек Әлфияне суытмады, киресенчә, кыздырды гына Уйлап-уйлап йөрде дә конфискацияләнгән һәм хуҗасыз милекнең тәртибен билгеләгән оешмага — СССР Финанс министрлыгының дәүләт доходлары идарәсенә хат юллады Хат китеп, бер атна вакыт узгач, райфо мөдире Король Әлфияне үз янына дәшеп кертте Аның янында кырыс кына милиция полковнигы утыра иде Полковникның үзен тотышы Әлфиягә бер дә ошамады, әйтерсең лә. кабинетка хуҗа булып алган Өстен салган, мөдир урынына кереп утырган, йодрыкларын өстәлгә куйган — Сез тиешсез эшкә керешкәнсез.— диде ул — Минем андый эшкә керешкәнем юк — Намуслы хезмәткәрләргә яла ягасыз! — Аңлатыбрак сөйләвегезне үтенәм' Өч тиен тормаган бер эш өчен Союз күлемендә гауга күтәрел, республикага кара тап төшерәсез' Башыгыз эшлиме сезнең юкмы7 Әлфиягә урын тәкьдим итүче булмады авырлы килеш басып торырга теләмәгәнгә, ул җайлап кына бер кырыйдагы урындыкка барып утырды Сезнең грандиоз зур эшләр янында безнең эш. бәлки, өч тиенлектер Ә безнең өчен ул — намус эше Көпә-көндез кешене төрмәгә утыртып куялар Исеменә пычрак ягалар Җитмәсә, бар мал-мөлкәтен талап апалар Оч тиенлек кенә мал түгел анда Полковник мөдиргә карап алды — Сезнең хезмәткәрләрнең телен чарлыйлар икән.— диде— Ба- лабановны, төптән уйлаганда, гаепсез утыртмаганнар Андыйларның тамырын корытырга кирәк — Мүкләк сыерга ходай мөгез бирми ди татарлар Полковник Корольгә ташланды — Мондый җәнҗалчыны эштә ничек тотасыз сез? Сүз әйтер хәл юк' Ә сез битараф килеш утырасыз да утырасыз' Чылбырдан ычкынган Мөдир күңеленнән генә Әлфия белән килешеп, аңа сокланып утыра иде Ул аны шундый кыю, чая дип күз алдына да китерә алмый иде — Сез. иптәш полковник, безнең хезмәткәрне "чылбырдан ычкынган эт» дип атаганда мин түзмәм Сезгә дә саграк. уйлабрак сөйләшергә киңәш итәр идем — Гафу итегез, кызыбрак кителгән Ул Король үзен яклар дип өмет иткән, күрәсең, яклау тапмагач, чигенергә мәҗбүр булды — Сез Балабановның кем икәнен бөлмисез! Белсәгез, бөтенләй башкача сөйләшер идегез Әлфия Балабанов белән якыннан танышып киткән иде инде Юридик яктан өзеп сүз әйтә алмаса да. Балабанов кеше буларак аңа нык ошады Эшлекле кеше — югары белемле Гомерен Мари урманнарында үткәргән Ничөмә еллар дәвамында урман кистереп, немецлардан азат ителгән районнарга агач материаллары озатып торган Такта яруны оештырган Эшелоны-эшелоны белән Көнбатыш районнарга такта җибәреп торган, ике ел рәттән орден белән бүләкләгәннәр Хезмәт өчен түләү аккордлы булган Нык эшләгәннәр, мул итеп акчасын да алганнар Әнә ул кайберөүләргө ошамаган Эшлекле янында һәрвакыт ялкау була Бу фикерне аңа Мансур әйткән иде инде Балабанов белән сөйләшеп, эш белән танышып чыккач, Әлфия үзе дә шул фикергә килде — Череп баеган Әллә эштән алган акчага баеганмы7 — Алайса Татарстан Югары суды аны нигә аклаган7 РСФСР Югары суды бу карарны раслаган Полковник кулын гына селтәде — Бөләбез без ничек аклауларын' Акчага бөтенесен эшләп була Җаваплы урында утыручы милиция полковнигы авызыннан мондый сүзне ишетеп, Әлфия үз колакларына үзе ышанмады — Сезнеңчә, судларның барысында да сатлык җаннар утыра булып чыга! Полковникның торган саен ачуы кабара, кызның үҗәтлеге, үз сүзен сүз итәргә маташуы канын котырта, кызып китеп япгыш фикер ычкындыруын да сизә әмма ярсуын тыя да алмый иде _ Ярар, бу хакта сүзне кыскартыйк Без хәл ите торган эш түгеп — Ул Әлфияне бөгеп булмаспыгын, райфо мөдиренең дә аңа тартылуын күреп, икенче төрле сукалый башлады — Буласы булган' Балабановны коткарганнар Яшермим мондый хәл бездә сирәк була Минем сезгә булышасым, эшегезне җиңеләйтәсем килә Хәзер Балабановның мил- көн кайтару мөмкинлеге калмаган Язмагыз төрле якка хатлар' Малы әллә кайчан сатылган, акчасы безнең хисапта Болай итик, сез безгә нәни генә хат язасыз, ә акчаны без аның үзенә кайтарабыз Ризалаштыкмы? Бу юлы мөдир сүз кыстырды — Сез безне бер катлы тинтәкләр дип уйлыйсызмы? Соңгы сүз хокукын сезгә тапшырсак, әлерәк кенә төрмәдән чыккан Балабановны куркытып, теләсә нинди якка бөгәрбез, дип уйлыйсызмы? — Жәлләп әйтәм, авыр, булмастай эшкә тотынгансыз — Без эштән курыкмыйбыз.— диде Әлфия — Закон бар, без шуңа таянабыз Полковник Әлфия утырган якка карамый да иде хәзер, ул мөдир урыныннан чыгып, аның янына килеп басты — Эшне зурга җибәрмәссез дип уйлыйм Безнең белән дус яшәрге киңәш итәр идем Без дус яшәргә тырышабыз, в конце концов1 Үзем килмичә, мин монда берәр старшинаны гына җибәрә ала идем Король салмак кына, һәр сүзен үлчәүгә салып җавап бирде — Безнең югары оешмабыз бар Алар белән киңәш итеп карарбыз. Әлфия әңгәмә-бәхәснең шулай килешенә язып тәмамлануы белен һич ризалаша алмады — Балабановның төгәл описька алган милке судка кадәр сезгв сакларга тапшырылган булган Описьтә язылганнар тулысынча хуҗасына кайтарып бирелгәнче, мин тынычланачак түгел Әгәр мал реализацияләнгән икән, закон нигезендә җавап бирерсез— Мөдирнең үзене төбәлгән ягымлы карашын сизеп. Әлфия сүзен дәвам иттерде— Сез. Николай Константинович, теләсә нәрсә әйтегез мин бүген үк үз исемемнән МООПның явыз ният белән закон бозуы турында Үзәк Комитетка телеграмма сугам Без барыбыз да законнарны һәм кеше хокукларын хөрмәт итәргә тиеш Әлфия кыек атып туры тидерде беренчә көннән җәмәгать тәртибен саклау министрлыгыннан «хөкем карары чыкканчы, аларга сакларга тапшырылган милекне алырга» чакырыл хат килде Әлфия үзе белән милек хуҗасы Балабановны да ияртеп барды Аларны ярым караңгы, озынча бер бүлмәгә алып керделәр — Әнә бар булганы шунда Опись буенча эзләп алыгыз,— диде тәбәнәк кенә бер капитан, ачкычларын ачу белән селкә-селкә Төрле-төрле әйберләр бинаның дүрт почмагына дыңгычлап тутырылган иде Нәрсө-караларны теләсә ничек кертеп атканнар, шкафларның ишекләре каерылган, креслоларның аягы сынган, кием-салымнарның байтагысы пычранып, таушалып беткән ■■Волга- ишегалдында, ачык һавада чүп әрҗәсе белән янәшә тора иде Аның тышкы кабыгы гына калган, кыйммәтле частьләрен сүтеп алганнар Ау мылтыгы хакында саклау камерасы начальнигы капитан бернәрсә дә белми Көне буе казынсалар да. Балабановның әйберләре табылмады диярлек Бүлмәдән бүлмәгә йөреп сораша торгач, мылтыкның язмышы бераз ачыкланды — мылтыкны исемен фаш итәргә ярамый торган Мәскәүдән килгән милиция генералы алып киткән икән Описька алынган кыйммәтле әйберләрнең яртысыннан артыгы юкка чыккан — Алары да аякланып Мәскәү ягына китмәдерләрме соң? — дип сорагач, капитан һаман ачкычлары белән уйнап, погоннарын гына сикертте Әлфия бу хакта акт төзеп, югалган әйберләрнең бәһасен эзләп алу турында судта эш кузгатты Ничектер сакланып калган бизәкле бер вазаны чүп арасыннан тапкач. Балабанов Әлфиягә бүләк итәргә теләде. Әлфия алмады Сугыш вакытында тәмам җимерелгән, бөлгенлеккә төшкән җирле предприятиеләр, нык кына аякка басып, елдан-ел көчәйделәр, халык хуҗалыгы хаҗәтләрен үтәргә тырыштылар Алардан алына торган түлө- үләрнең күләме дәүләт бюджетында хәлиткеч факторга әйләнде Халыктан җыела торган налогларның суммасы күзгә күренеп кимеде Керемнәрнең, табыштан түләүләрнең исәп-хисаплары шулкадәр катлауланды. аларның дөреслеген һәм төгәллеген махсус экономик белемле хезмәткәрләр генә тикшерә ала иде Эшнең шул якларын искә алып, райфоларда үзгәрешләр ясалды Дәүләт керемнәре һәм халыктан алына торган налогларның инспекцияләре берләштерелде Берләштерелгән инспекция начальнигы бер үк вакытта райфо мөдиренең урынбасары булып та китте Король һич икеләнеп тормады, урынбасар вазифасын Әлфиягә тәкъдим итте Әлфия, эштә тәҗрибәсе җитмәвен сәбәп итеп, баш тартып маташкан иде. мөдир — Авызыңны да ачма! — диде— Бу эшкә син — иң паеклы кеше Алдагы көнне дә уйлага кирәк, гомер буе инспектор булып налог җыеп йөрмәссең Хәзер син иң авыр мәктәпне үткән кадр Дәүләт доходлары инспекциясенең яңа билгеләнгән хезмәткәрләрен министр кабул итте Министр олы яшьтәге, түбәннән югарыга күтәрелгән. таләпчән һәм абруйлы кеше иде Ул җыелганнарның белеме белән кызыксынды Арада читтән торып институтта укучы Әлфия берүзе булып чыкты Соңгы сүзендә министр аны үрнәк итеп телгә алды Әлфия министр яныннан канатланып чыкты Район предприятиеләре дәүләт бюджетына квартал саен йөз миллионнан артык акча түлиләр Шул байлыкның дөрес исәпләнүен һәм билгеләнгән срокта бюджетка керүен Әлфия тәэмин итәргә тиеш Кызыл утызлыгын учына йомарлап шәһәргә ашкынган Казан арты кызы бүген миллионнар белән эш йөртә Әлфия кыю бала, ул миллионнар белән эш итәргә тиз күнекте, кайбер вак-төяк эшләрне хәл иткәндә генә тормыш аны киртәгә китереп терәде Райфога халык судыннан ашыгыч үтәлергә тиешле ике «Исполнительный лист» килеп керде Беренчесен үтәмәскә җай юк. гадел хөкем! Икенчесе — гаделсезлекнең кычкырып торганы! Халык судыннан килгән башкару кәгазе нигезендә ике йортны дәүләт файдасына алып, җирлә советларның торак фонды балансына бирергә кирәк Моның очен әллә ни баш ватасы юк. биш-ун минутта хәл ителәсе эшләр Стандарт форма белән райбашкарма утырышының карар проектын язасың да — вәссәләм! Әлфия кичә үк кергән бу кәгазьләргә тотынырга куркып утырды да тәрәзә каршысына килеп басты Ике иңендә ике авыр уй аның Икесе дә аның үткәненә, Казанга аяк баскан көннәргә әйләнеп кайта Башкару кәгазенең берсе — Әлфиянең яраткан җизнәсе Хәлим Сәлимовның Бакаптай чүплегеннән күтәреп ташып, ватык-потык әрҗә такталарыннан рөхсәтсез, мең газаплар күреп, интегеп салган йортын конфискацияләү турында чыгарылган хокем карары иде «И, апа. апа! — дип ачыргаланды аның күңеле — Тал чыбыгы белән артыңны бер ярасы иде дә » Бу аның үз сүзләре түгел, ачуы нык кабарса мәрхүм әткәсе шулай дип ычкындыра торган иде «Җизни бөЛөн Равил кызганыч’ » Мәсьәләнең икенче бөр четерекле ягы бар — рөхсәтсез салынган йортларны җирле советлар үз баланслар.ына алмыйлар Шуны белгән хәлдә карар проектын язып райбашкарма өстәленә кертеп салырга кирәк Шул эш эшләнмәсе. «Карар үтәлмәгән!- — дип халык суды тавыш күтәрәчәк Башкару кәгазенең икенчесе — Гөлсем Шакированың йортын дәүләт файдасына тартып алу турында иде Хөкем карарында «Йортны хуҗасына торыр урын бирмичә конфискацияләргә».— дип әйтелгән Димәк, күпме изге эшләр үтәгән, күпме ятим күңелләргә җылы биргән Гөлсем апаны картаимыш көнендә урамга куып чыгаралар Ул бүген дә тиешле кәгазьләрне райбашкармага җибәрмәде Гөл- сем апасы өчен көне буе йөрәге әрнеде Авылдаш апасы булганы I өчен генә түгел, аның йөрәген гаделсезлеккә нәфрәт телгәләде Сыңар канат ире ил азатлыгы өчен тормышын биргән, сугыш аны ялгыз калдырган һәм менә сиңа рәхмәт! Кич белән райфога, аны алырга Мансур килеп җитте Күзләре көләч, авызы ерык иде Ул тыела алмыйча яңалыкларны тезә башлады — Әлфия, кадерлем мине яңадан эшкә алалар' Теге бүлмәне үзебезгә кайтаралар1 Көзгә фатир булуы да бик ихтимал1 Минем урынга кибеткә йөкче булып ялланырга кем килгәнен беләсеңме7 Белсәң, көлеп үләр идең! Юныс Гыйльметдинов! Әгәр Рәхимҗан булмаса, алалар иде Рәхимҗан аяк терәп каршы килде Әгәр аласыз икән, мин китәм ди. Беләм мин бу йолкышны, кая басса да урынын пычрата, ди Тәки алмадылар! Әлфиясе ул көткәнчә көлмәде дә. елмаймады да. җавап та бирмәде, ул Гөлсемнең язмышын сөйләп бирде — Гөлсем апага берәр ярдәм күрсәтеп булырмы? — дип сорады — Уйларга кирәк — Уйлап торырга вакыт юк! Зәйтүнә судына яллаган адвокат белән Мансур соңгы вакытларда танышып, якынаеп киткән иде Иртәгә үк шуны күреп сөйләшергә булдылар Шул сәгатьтә үк Гөлсемнәргә киттеләр Гөлсемнең өй ишеге төбенә кадәр киерелеп ачылган иде Әлфия куркып китте ничә килеп мондый хәлне очратканы юк иде — Гөлсем апа! Җавап булмагач. Әлфия Мансурның җылы кулын ычкындырып эчкә узды Залда берничә чемодан, төенчекләр күреп, артка чигенде Әлфия артыннан Мансур да кереп җитте — Гөлсем апа. кайда син? Почмактан үксеп елаган тавыш килде Гөлсем идәнгә камыш намазлык җәйгән дә гыйбадәт кыла иде Укып бетергәч, намазлыгын култык астына кыстырып Мансур белән Әлфия янына чыкты — Гөлсем апа. бу нинди чемоданнар? — Теге Мәхмүт милиционер хатыны белән килеп калдырып китте. Бу йортка без күчәбез, иртәгә үк эзеңне суыт, үзеңә фатир тап, дип кисәттеләр Һушым китте Авылдашның баласы бит әле җитмәсә! Тикшергән адәмнәрнең явызлыгы, судның гаделсезлеге дә аны шушы кадәр кимсетмәгән иде. йортыннан куып чыгарырга килүченең авылдаш кеше булуы аны таң калдырды — Беркая бармыйсың. Гөлсем апа. Синең -Исполнительный ли- стың- миндә Монда миннән башка берәүнең дә керергә хакы юк Әлфия карчыкның күңелен күтәрер өчен әз генә арттырып та җибәрде. мәгәр ул бу минутларда аның өчен һәммәсенә дә риза иде — барыр, күрер, юлын таба, мәгәр Гөлсем апасын нигезендә калдырыр! Ул залдагы чемоданнарны берәм-берәм оялдына ташырга тотынды Мансур белән икәү тиз арада өйне чит әйберләрдән бушаттылар — Әлфия кызым кагылма зинһар мине харап итәсең! — дип инәлде Гөлсем Әлфия белән Мансур өйне тышкы яктан бикләделәр дә Гөлсемне кунарга үзләре белән алып киттеләр Иртәгесен Әлфия халык суды рәисе белән элемтәгә керде, милиционер Мәхмүт Гафуровның башбаштаклыгы турында хәбәр итте Суд рәисе Гөлсем Шакированың кассациясе Югары судта каралганчы аңа үз йортында яшәп торырга рөхсәт бирде Йортны хуҗасына кире кайтардылар

1988—1991