Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЗЕБЕЗНЕКЕ, ХАЛЫКНЫКЫ!

Безнең татар тамашачысы арасында артист Хәлим Җэләлов уенын яратмаган кеше бар микән’ Шуның кадәр дә халыкчан, шундый да ягымлы һәм бер үк вакытта шаян-җор табигатьле, саф күңелле, эчкерсез җанлы артистны ничек итеп яратмаска, үз итмәскә мөмкин?! Шуңа күрә дә тамашачы Хәлим Җәлэлов уйнаган бер генә спектакльне дә калдырмаска тырыша, аның иҗади яшәвен инәсеннән җебенә кадәр күзәтеп барырга тели, ар тист хакында һаман күбрәк белергә омтыла Әнә шул теләк, әнә шундый омтылыш бик күпләрне Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына йортә. тынгысыз да һәм бер үк вакытта гүзәл дә булган сәнгать дөньясына алып керә Ә еллар әкрен әкрен уза гора икән Әле дә хәтеремдә 1965 елда Хәлим Җэләлов «Ата хакы —тәңре хакы» дигән спектакльдә үзенең беренче ролен уйнаган иде Яшь егет Севка роле иде ул Әнә шул елларда Хәлим Җэләлов турында матбугатта мин болай дип язган идем »Бу рольне X Җэләлов зур осталык белән башкара Ул сәхнәдә үзен иркен тота Аның Севкасы гади дә. табигый дә Шуңа бу актерның куп кенә күренешләрдә тамашачы игътибарын үзендә тотуы һич очраклы түгел Академия театрының X Җэләловны үз труппасына алуын хупларга кирәк һәм без уңышлы дебют ялгыз калмас, Җэлэловның актерлык язмышы бәхетле булыр дип ышанабыз» Бу юллар язылганга инде 30 елга якын гомер үткән Һәм мин. әлеге сүзләрнең ав торы буларак, биредә кистереп әйтә алам әйе чынлап та. артистның язмышы бәхетле булды Хәлим Җэлэловның илле еллыгына багышланган кичәдә бу бигрәк тә ачык ча гылды. Шагыйрь Зөлфәт үз чордашы Хәлим Җэләловка багышлап язган шигырендә болай ди Халык жрнын, халык ышанычын Үз иңенә алган хәлендә. Язмышларның якты сәхнәсенә Ку тәре V» яңа Хәлимнәр. Күңелем булмас, мондый конеңдә мин •Бәхет телим, дускай!» димәсәм. Иң зур бәхет — халык мәхәббәте — Бәхетеңнән чынлап конләшәм Ачылсыннар йозләр сине күреп! Сәнгать шифасына керендер Ни кылансаң — шул килешә сиңа. Елат, келдер. сойдер. соендер' Шагыйрь дөрес әйтә: чыннан да. иң зур бәхет, ул — халык мәхәббәте Артист Хәлим Җәләлоп моны даими тоеп яши. иҗаг итә Әйе. мондый мәхәббәтне тою — бик күңелледер, бик рәхәттер Ләкин бит эле шунысы моһим бу хормэтле дәрәҗәгә, бу мәртәбәгә нинди юл белән ирешелгән’ Билгеле булганча, халык хөрмәтенә ирешергә теләүчеләр бик күп. алар бихисап' Иҗат донья- сында бигрәк тә Ә менә ни өчен сирәкләр генә чын мәгънәсендәге халык мәхәббәтен яулап ала’ Моның сере нәрсәдә икән/ Минем уйлавымча, моның сере гади һәм бер үк вакытта тирән дә Ләкин кыска гына итеп, бер сүз белән әйткәндә, ботен хикмәт милли җанлы иҗатчы булуга кайтып кала Иң зур сер әнә шунда! Ә монысына инде ботен яшәвеңнең, гомер юлыңның. алай гына да түгел — әле сине дөньяга китерүчеләрнең дә сәнгатькә - ягъни милләт жднының иң нечкә кыллары эеңләп. җырлап торган дөньяга багыш булуы, күңглләре яткан булу сораладыр Хәлим Ждмлояны алсак 1940 елда дакьята «илә va Сәхнәдәш дусты Равил Шәрәфиев белән бер авылдан — Балык Биетәсеннән ерак түгел урнашкан Зур Солтан дигән авылдан Б Сугыш алды еллары. Татар авыллары өстеннән дә революция гарасаты узган_ Иң эшчән кешеләр кулак итеп Себер сөрелгән, меңләгән еллык тәҗрибәне үзләштергән халыкны «яңача яшәргә» ойрәтү башланган «совет» дигән сүз телдән төшми.. Ләкин шулай булса да, бу елларда әле авылның җаны тере, анда милли рух исән! Әле меңләгән еллар буе ныгытылган әхлакый җирлек, нигез какшап ук җитмәгән Шытып чыккан һәр үсемлеккә әйләнә-тирәнең һава шарты тәэсир иткән шикелле, дөньяга килгән һәр балага авыл үзенең рухи тәҗрибәсен, акылын, фикерләү рәвешен, әхлакәдәбен сеңдерә бара Һәр сабый татар мөхитендә татар булып үсә. тәрбияләнә Хәлим үзенең әтисен хәтерләми. Әтисе 1942 елда Ленинград янында һәлак булган аның Зур Солтан кешеләре исә әтисенең бик тә җор табигатен, җыр-моңны яратуын яхшы хәтерли Үзе ишеткән бәетләрне җыеп та барган Хәлимнең әтисе Күп еллардан соң әтисенең әнә шул дәфтәре кулына килеп керә дә. Хәлим әллә нишләп китә. Әтисенең ботен җанын, күңелен сөйли торган бер серле чишмәгә тап булгандай тоя ул үзен шулчак. Ә бит бер карасаң. Хәлимнең әтисе гап-гади хисапчы гына булган Әйе. әйе — хисапчы гына! Әмма кеше күңеле, кеше җаны һич тә һөнәргә генә бәйле түгел шул! Хисапчылар арасында да шагыйрь җанлылар күп. шагыйрь дип аталучылар даирәсендә дә хисапчылар байтак. Хәлим дә. күрәсең, әтисенә тарткан. Шагыйрь җанлы, шагыйрь табигатьле артист ул. Тол калган әнисе җиде малай турында кайгырта Ул көн буе колхоз эшендә, ә иртә- кич абзар-кура тирәсендә мәш килә. Кичләрен инде, тамак ялгап алгач, бәләкәй малайлар өчен сихри дөньяның ишекләре ачыла —«борын борын заманда» дип. әниләре чираттагы әкиятен сөйли башлый Кечкенә йөрәкләр гаделлек һәм явызлык көрәшен мавыгып тыңлый, үзләре дә шуңа кушыла Әнә шулай итеп, аларга инде кечкенәдән үк милли рух сеңгән, татар җаны иңгән. Менә хәзер Хәлим Җәләловның балачагы үткән елларны күзәллап утырам да. бүгенге авылны уйлап уфтанып куям Чын милли иҗатчылар тудыручы мөхит хәзерге авылларыбызда сүнеп бара, ләбаса! Чаң сугарлык хәл бит бу — тормышның яме. гүзәллеге кимү ич бу! Ә ул елларда, тормыш авыр булса да, авыл мәктәбендә төрле түгәрәкләр эшли. Хәлим аларның берсен дә диярлек калдырмый Бигрәк тә шигърияткә тартыла, бик күп шигырьләрне ятлап ук ала, аларны сөйләп йөри. Хәлимнең шигърият белән мондый дуслыгы гомер буе дәвам итә Ул 1972 елны хәтта шагыйрьләр секциясендә поэзия турында доклад та ясый Аның чыгышын тыңлаганнан соң Хәсән Туфан болай ди »Кара. бүгенге артистлар да шигырьне бик шәп тоя икән бит! Кариевлар. Мутиннар токымы болар... Егет икәнсең!» Әйе. Хәсән аганың җылы сүзен ишетердәй, сәхнәдән уйнап халык мәхәббәтен казанырдай егет үзенең иҗат юлын мәктәптән үк башлый Габделхәй абыйлары Яруллин оештырган үзешчән сәнгать түгәрәге аның күңеленә канат куя. Ә аннары инде Казан Юк. юк — театр училищесы түгел, ә авыл хуҗалыгы институты 1961 нче елда исә Хәлим чирәм җирләр күтәрешә, комбайнер ярдәмчесе була Казанга кайткач, укуын кич дәвам итәргә уйлап, җитен комбинатына эшкә керә Шул ук вакытта М Вахитов исемендәге клубтагы драма түгәрәгенә дә йори башлый. Аны исә академия театры артисты һ. Солтанов җитәкли. Шул ук 1961 елның көзендә Казанда «театр училищесы ачыла икән» дигән хәбәр тарала Хәлимнең күңеле алгысына: теләк тә бик көчле, ләкин курку да нык. һич җиңәрлек түгел «Буй да бәләкәй.—дип уйлый Хәлим.— кыяфәт тә әлләни түгел...» Тәвәккәл таш яра. дип бик дөрес әйткәннәр икән! Илтеп бирә Хәлим документларын училищега. Ә имтиханны татар театрының иң зур осталары ала: Хосәен Уразиков. Ширъяздан Сарымсаков. Габдулла Шамуковлар! Исемнәре генә дә ни тора бу сәхнә осталарының! Имтихан бара торган бүлмә янында егетләр-кызлар мәш килә... Тез буыннары калтырауны кочкә тыя-тыя Хәлим дә эчкә үтә Башта шигырь сөйли, аннары бер мәсәл... Ә икенче көнне этюд уйнап күрсәтә. Һәм аны. өченче турга калдырып та тормыйча, шундук училищега алынган дип исәплиләр! Егетнең башы түшәмгә тия. шатлы гының чиге-чамасы булмый! Ул бит хәзер артистлар дөньясында яшәячәк дигән сүз—күпме хыялланган, никадәр ашкынган сихри дөньяда1 Актерлык осталыгы дәресләрен Хәлим артист Рәфкать Бикчәнтәевтән ала Олы талантка ия. сәхнәгә үлеп гашыйк җан була ул... Училище укучыларын Камал театры спектакльләренә дә еш чакыралар. Күбрәк массовкага, әлбәттә Чөнки биредә сәхнә сәнгатенең иң төп принциплары үзләштерелә, артист иң тәүге кат чарлана, сынала. Хәлим баштан ук табигый һәм иркен уйнап китә Ә диплом спектаклендә инде ул башкалардан нык кына аерылып та тора «Карагыз, кеше ничек тиз үсә! Карагыз, ул Гомәр ролен ничек оста башкара!» — дип яза аның турында «Социалистик Татарстан» газетасы үзенең 1965 елгы 22 май санында. Шулай итеп, яшь артист Хәлим Җәләловның язмышы хәл ителә Наил Әюпов белән икесен Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына алалар Театрның үзенең дә иҗади күтәрелеш кичерә башлаган чоры бу Баш режиссер булып Марсель Сәлимҗанов эшкә тотынган чак Артистлар составы да бик көчле Ш Биктимеров белән Н Гэрәева иҗаты чәчәк ата башлаган еллар Ф Халитов. Г Шамуков, Ш Әсфәндиярова әле сәхнәдә уйнаган чор Бу осталар белән бергә-берга уйнау яшь артист өчен иң зур бәхет түгелмени1 Өлкән артист Габдулла Шамуков Хәлимне беренче айларда ук үз итә. якын күрә Һәр сүзне кеше йөрәгенә барып җитәрлек дәрәи эдә сихри тәэсирле итү осталыгына да ул өйрәтә Аның сабакларын Хәлим әле дә күңел түрендә йөртә, кадерләп саклый. Хәлим Җәләловның беренче уеннарыннан ук аңа тамашачылар да. театр тәнкыйтьчеләре дә игътибар бирә Хәлим спектакльләрдә еш катнаша, беренче елны гына да М Әмирнең «Тормыш җыры»нда Каюмны. Ә Баяновның «Күзләре нинди иде’.сендэ Рифкатьне. Ш Хөсәеновның «Зөбәйдә — адәм баласы«нда Әсгатьне уйный Икенче елда тагын шундый ук онытылмастай рольләр Ч Айтматовның «Гүзәлем Әсәл«ендәге Камал Н Исәнбәтнең «Миркәй белән Аисылу.ндагы Гариф һәм Н Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин«еңдәге Атамыш Ягъни һәр ел саен артист оч яисә дүрт яңа роль иҗат итә. «Татарстан яшьләре, газетасының 1968 елгы 23 апрель саныңда театр дөньясына гашыйк булган студент (Г Камал театрының хәзерге директоры) Шамил Закиров болай дип яза: «Сәхнәдә аның үз-үзен иркен тотышына, яшьләргә хас булган темпераментына, геройларның эчке дөньясын оста итеп тотып ала белүенә гаҗәпкә каласың. Ә инде •Социалистик Татарстан.ның 1967 елгы 15 июнь санында Д Гыймранова белән Р Каримов мондый сүзләр әйтә: «Шэрифҗан-Җәләлов бер ягы белән дә күзгә артык ташланмый торган гап-гади авыл малае Күп нәрсә белә дә кебек, ләкин фикер мөстәкыйльлегенә ирешмәгән. Әлеге сүзләр А Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Җиргә тапшырыл ган серләр» спектакле турында Чыннан да. бу образ яшь Хәлимнең үзенә дә бик туры килә Чөнки икесе дә авылдан, икесе дә хыялыйлар Тормыш тәҗрибәсе әле икесенә дә җитми, шуңа күрә төпле фикер йөртү дә юк дияргә була Ләкин һәр икесендә олы тор мыш көче, киләчәк бар! Алтмышынчы еллар ахырында Г Камал театры сәхнәсендә «Гүзәлем Әсәл. куелды Аны күренекле үзбәк режиссеры Ташхуҗа Хуҗаеп әзерләде Бу спектакль — театрның истә калырдай эшләреннән берсе Нәкь әнә шул әсәр өстендә тир түккән чакта атаклы үзбәк режиссеры Хәлим турында болай ди «Театрыгызда шәп актер үсеп килә, тик ма сая гына күрмәсен. Хуҗаевка Хәлимнең сәхнәдәге ихласлыгы, табигыйлегс һәм тормыш чынлыгын бирә алуы бик ошый Чонки үзбәк театры үзе дә бит баштарак татардан. аннары урыстан нәкь әнә шундый сыйфатларны алга сөргән спектакль үрнәкләре ала, шулар рухында тәрбияләнә Ягъни биредә психологик яктан да. режиссура буенча да уртак яклар байтак була Шуңа күрә дә Хуҗаев Казанга килгәч татар артистлары белән бик тиз уртак тел таба, җиңел эшли Хәлим Җәләлов үзенең иҗат юлын массовкалардан алып китте, дигән идек Кечкенә генә өзектә дә ул авыл яшьләренең шаянлыгын, уен-көлке яратуын, сүз уйнатуларын— кыскасы, яшьлек рухын бирә алды. Тора бара аның образлары һаман истә кала торганрак була барды Мисал өчен «Зәңгәр шәл.не генә алсак та качкыннарның «Кара урман.ны җырлау күренеше никадәр тәэсирле икәнен күрербез Ә бит биредә Хәлим нең олешс бик зур! «Яшь йөрәкләр, белән «Казан сөлгесендә дә шундый ук хәл. Ә инде •Сүнгән йолдызлар.да авыл егетләре башта уйнап калсалар, соңрак «Каз канаты, көенә ничек моңлы итеп, үзәкне өзәрдәй хисләнеп җырлыйлар. Әлеге спектакльләрдә Хәлим топ рольдә булмаса да. әсәрнең идея эчтәлеген ачуда аның гаять әһәмиятле иҗади көче салынган. «Моңчы бер җыр.да исә үлем җәзасы көтеп утыручы Җәлилчеләрдән бер сс —Абдулла Баттал Биредә дә дусларының күңелен күтәрергә теләү, уен көлке сөйләү, яшәү дәрте һәм инде бергәләп башкарылган тетрәндергеч җыр —«Сибелә чәчәк. Геройларның да. тамашачының да күзләрендә яшь. ачы яшьләр Җитмешенче еллар башында Хәлим Җәләлов үзенең иҗади үсеше өчен бик тә мөһим булган ике образ тудырды Берсе - «Диләфрүзгә дүрт кияү.дә Шәкүр, ә икенче сс «Агыйдел.дәге Ильяс Соңгы образга килсәк, без хәзер сыйнфый көрәшкә бүтәнчәрәк карыйбыз Ләкин, ул карашлар үзгәрсә дә. яшь кешенең һәр чорда дәртләнеп яшәргә һәм зур эшләргә алынырга тиешлеге бәхәссез хакыйкать булып кала бирә Ягъни биредә энтузиазм, рухлану турыңда сүз бара Хәлимнең Ильясы нәкъ әнә шундый герой Күренекле театр тәнкыйтьчесе Гази Кашшаф болай дип язды «Көчле, эмоциональ нюансларга игътибар итги егерменче ел лар авыл коМСОММеЦММЫЦ рухына кереп уйный. («Соң Татарстан.. 1974 ел. 20 й саны) Шул ук газетада Глблрахман >• ;.•».«■ р дә әйтә «X Җаләлов )1льяс образын riM бммарча ганаһсыиыгы егетләрчә кы ЮЛЫГЫ. әдәпле-леге һәм. аеруча дуска карата крт талдай сафлыгы, тыры-ыгы белән та матачыны җәлеп итә. Баян Гыйззәт белән Рәшит Ягъфәров та яшьләр газетасында «Хәлим Җәләлов — гаять үзенчәлекле, тормышны тирөнтен аңчый белүче артист Аның геройлары һәрвакыт хәрәкәтчән темпераментлы, шул ук вакытта шигъри күңелле, юморы бай. оптимистик рухта булалар, дип язды. Сәхнә белгечләренең мондый бәһәсенә лаек булу өчен, әлбәттә, артистның үзенең дә чын авыл егете булуы. кеше холкын тирән аңлый алуы һәм табигать тара фыннан бирелгән, зур тырышлык куеп үстерелгән сәләт кирәк иде Ягъни һаман да шул формулага әйләнеп кайтабыз талант һәм хезмәт, хезмәт, хезмәт! Шәкүр исә бөтенләй башка тип герой Биредә җиңел, уенчак характер, шук егет. Шунысын да әйтик әлеге спектакль сәхнәдә 600 мәртәбәдән күбрәк уйналды инде. Диләфрүзнең бик күп «кияүләр»е алышынды, аларны башка артистлар уйный башлады, әмма Шәкүрне әле дә Хәлим башкара! Шушы хәл үзе генә дә артистка иң яхшы характеристика түгелмени?! Әйе. «Советская культура» газетасы 1975 елгы 25 июль санында бер дә юкка гына Хәлим Җәләлов уенына зур бәя бирмәде! Чыннан да. Диләфрүзнең иң әйбәт «кияве» иде ул! Шул ук вакытта Хәлим Җәләлов башкарган рольләр икегә дә аерыла бардылар Бер якта әнә шул Шәкүр кебек шук-шаян типлар булса, икенче якта инде драматик кичерешле, лирик-романтик затлар. Мондый персонажларны Хәлим Җәләлов тудырган образлар арасыннан күп табырга мөмкин Мисал өчен X Вахитның «Ике килен килендәш»ендә Гыймран. Н Исәнбәтнең «Зифа»сында Бикәмәт һәм шул ук Н Исәнбәтнең «Качаклар»ында Хөләй бер якта торсалар, икенче якта инде Г Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми*еннән Шәвәли А. Гыйләҗевның «Өч аршын җир»еннән Адашны күрәбез Әлеге образларның бер ишләрендә кешелек кимчелекләреннән дусларча, йомшак итеп көлү, елмаю булса, икенчеләрендә инде мөнәсәбәт сатирага ук якынлаша. Андый очракта инде артист үзе тудырган типка карата нәфрәтен кызганмый, аның рухи мескенлеген, катып калганлыгын пәм тыштан гына ялтырарга тырышуын төп төгәл итеп ача. безгә күрсәтә. Г Камал исемендәге театр күптән түгел Т Миңнуллинның «Ат карагы»н куйды. Биредә Хәлим Җәләловка. мөгаен, үз гомерендә беренче мәртәбәдер, явыз кеше ролен уйнарга туры килде. Ул — Сәйхун. Усал, явыз тип. ләкин шул ук вакытта кыю да Ләкин аның бу кыюлыгы яхшылыкка түгел, ә начарлыкка таба юнәлтелган. Бу образны ачуда Хәлим Җәләловның моңа кадәр туплаган тәҗрибәсе, осталыгы тулысынча диярлек күренде. Хәлим башкаруындагы Сәйхунда үзе турында гына кай •Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакленнән күренеш. Шәкүр ролендә — X. Җәләлов. «Агыйдел» спектакленнән күренеш. Ильяс ролендә — X. Җәләлов. Маһибикә ролендә — Ф. Хәйруллина. гыртып һәм шуның өчен теләсә нинди адымга әзер торган анархист гәүдәләнә Үзенә каршы төшкән теләсә кемгә ул ерткычларча ташлана аны өзгәләп атарга әзер. Күргәнегезчә. мондый образ Хәлимнең әлегә кадәр уйнаган геройларына бөтенләй дә охшамаган. Әмма спектакльдә артист тулы канлы һәм тамашачыны ышандыра алырдай персонаж тудырды. Аның элеккеге остазы Рәфкать Бикчантаев белән Хәлим арасында мондый бер ох шашлык бар Алар икесе дә образ өстендә эшләүне геройның тышкы кыяфәтен ачыкла удан башлыйлар, иҗатка шуннан тотыналар Ә аннары инде персонажның холык-»- рактерын аңлау, яшәү логикасын, яшәү рәвешен ачыклау Бәлки нәкъ менә шуңа күрәдер дә Хәлим Җәләлов иҗат иткән образлар бер бер ссннән үтә нык аерылып торалар ачык булып истә калалар Әйтик. В Шекспирның «Чамасына күрә чарасы»ндагы Помпей бер төрле булса. К Гоцциның «Болан пат ша«сындагы Ьригелла инде бөтенләй бүтән кеше Шулай ук А Гыйләҗев белән А Яхиннын «Шамил Усманов»ындагы Сәхидән В Шукшинның «Шома кешеләр»ендәге По чык борын да әллә каян аерылып тора Ә инде Тяпа белән Сарбай турыңда сөйлисе да юк Болары М. Горький һәм Т Миңнуллин әсәрләренең геройлары. Хәлим Җәләлов бик күп укый, үзебезнең татар әдәбиятын да. дөнья халыклары тудырган җәүһәрләрне дә Гомумән, әдәбиятта һәм тулаем мәдәни тормышта аны кызык сындырмаган бер генә тармак та юк дияргә була Күрәсең, бусы да шагыйранә җанның гадәти чагылышыдыр. Шигъри күңел, мөгаен, шунсыз яши дә алмый торгандыр. Урыс драматургы А Вампилов пьесалары татарча Хәлим Җәләлов тәрҗемәсендә китап булып дөнья күрде Хәзер ул белорус драматургы А Дударов әсәрләрен тәрҗемә итә Әйе, тынгысыз зат ул Хәлим Җәләлов — беркайчан да эшсез, шөгыльсез яшәми Ра дио һәм телевидение тапшыруларында да иң актив катнашучылардан ул. Бер тапшыруда шигырь укыса, икенчесендә инде спектакльдә катнаша, өченче көнне исә мавыгып мавыгып хикәя укып утыра Ә аннары радио тыңлаучылардан, телевизор караучылардан аңа күп санлы хатлар ява Рәхмәт сүзләре ява Халкыңа, сөйгән милләтеңә шулай бирелеп хезмәт итү үзе зур бәхет түгелмени1 ’ Әйе, Хәлим Җәләлов —бәхетле иҗатчы, бәхетле артист