ЯШЕРЕН ВАСЫЯТЬ

«Урыс кышы», «урыс каены», «урыс чәе»... Кубада. Әфганстанда, Анголада урыс мәнфәгатьләре шул мәнфәгатьләрне саклаучы совет танклары һәм ракеталары. Кайдан килә бу? Боларның чишмә башлары кемгә тоташкан? Тарих китапларында һәрвакыт урыс халкының бөеклеге, күршеләренә аның дуслык һәм мәдәният кенә алып килүе хакында укыйсың Казан ханлыгын да Иван патша үз дәүләтенә куша һәм «гаделлек» урнаштыра, янәсе. Петр патша Азов диңгезенә походлар ясап, Төркиянең «артык» биләмәләрен эләктерергә омтыла, анда эш барып чыкмагач. 21 ел буе Швеция белән сугышып. Балтыйк диңгезенә «тәрәзә ача». Аннары тагын коньякка юнәлә — Каспий диңгезе буена килеп. Иран белән «дуслыгын ныгыта», аның да бер «кыргый» өлешен үз «мәдәни» дәүләтенә кертеп, бәхетле итә. Диңгезләргә гашыйк «тәрәзә ачу» остасы ничек инде мәмләкәте чигендә ике уем ясау белән канәгатьләнсен? Яңа диңгезләргә тәрәзә яки форточка ачар өчен аның оныклары ун мең чакрымдагы Камчаткага, хәтта аннан да ерактагы Аляскага да барып җитәләр, юл уңаенда тагын дистәләгән халыкларга ясак түләү бәхетен бүләк итәләр. Шуңа күрә мондый патшаларын урыс халкы «күренекле дәүләт эшлеклесе». «атаклы хәрби юлбашчы», «тиңдәшсез үзгәртеп коручы», «мәшһүр галим» дип мактап килә. Мәдәният алып килүе өчен бездән рәхмәт укуны көтә Әмма без генә түгел, барлык кыйтгаларның алдан бер өлешенә ия булган, тәрәзәне инде ундүрт диңгезгә «ачарга» өлгергән урыс халкы үзе дә бәхетсез бүген. Чөнки бәхетле булыр өчен җир киңлегеннән, диңгезләр күплегеннән бигрәк, матди муллык, рухи хөррият кирәгрәк Соңгы казанышларга ирешү өчен исә диңгезләр һәм җирләр иркенлегенә ия булу һич тә мәҗбүри түгеллеген байтак алдынгы илләр, халыклар үсеше раслап килә Моның өчен милләтләрнең әхлакый сәламәтлеге, сәләтен һәм кочен табигатьне саклауга, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә җигүе, мәдәни һәм фәнни кыйммәтләр иҗат итүгә юнәлтүе кирәк икән Русия-СССРның җире дә. суы да хисапсыз күп Әмма бүген аның халкы ашарга ризык кияргә кием, торырга торак, суларга саф һава җитмәүдән интегә. Урманнары мәгънәсез әрәм-шәрәм ителә, кырларыдалалары уңдырышсыз тозлакка һәм чүлгә әверелдерслә. чишмә-инешләре генә түгел, диңгезләре дә йә киптерелә, йә тереклеге үлгән шакшы сулыкка әйләндерелә Халыкның тарихи үсеше исә аның юлбашчылары әхлагына, алар куйган максатларга һәм шул максатларга ирешү тырышлыкларына турыдан-туры бәйле Юньле юлбашчылар халкының сыйфат ягыннан яхшыруына, аның югары казанышларга, җитеш һәм бәхетле тормышка ирешүенә сәбәпче булса, икенчеләрнең милләтен ялгыш юлга кертеп җибәрүе бик мөмкин Әйтик, игенче белән илбасар икесе ике башлангычка нигез сала игенче тырышлыгы яңадан-яңа байлыкны барлыкка китерә, илбасар исә инде барлыкка китерелгән хәзинәне аның иясеннән генә тартып ала Беренчесенең тырышлыгы кешелекнең алга атлавына гел куәт кенә өстәсә, икенчесенең кәсебе киңәю сәламәт үсешне буа. паразитик фәлсәфә һәм гамәлләрне арттыра, шуның белән таланучыларның харап булуына яки аларның баш күтәрүенә китерә Моннан инде гомум кешелек кризисына да ерак калмый. Халыклар җәллады Явыз Иван (1530—1584) Европа жандармы Беренче Александр (1777 — 1825), алар арасында күпер булган «тиңдәшсез үзгәртеп коручы» Беренче Петр (1672—1725) Болай тезеп караганда. Беренче Петр элгәрегесе һәм соңгысы арасында —иң гөнаһсыз хаким, иң мәдәни һәм кешелекле зат. Әмма аның «Васыяте» белән танышканда, бигрәк тә шундагы «кәсеп итеп. сез... бөтен дөньяга ия булырсыз». дигән соңгы юлларны укыганда. СССР дигән илнең бүгенге фаҗигасен, әле кичә генә җитәкчелектән киткән, ләкин тагын хакимлекне кулына эләктерергә ажп4- рып торган сәясәтчеләрнең сыек кына томан пәрдәсе белән капланган фикер сөрешендә. максатларында һәм гамәлләрендә тарихи нәфеснең, илбасарлык шаукымының. Беренче Петрның империячел ашкынулары дәвамын тоясың Бу— СССРның азчылык милләтләренә генә түгел, урыс халкына да хәвефле, чөнки Беренче Петрның «кәсеп итү» төшенчәсе, -Васыять»тән күренгәнчә, миллионнарның күз яшен, кан дәрьясын агызуга кайтып кала, һичбер тартынусыз, үз ихтыяҗларын бүтәннәрне талау хисабына канәгатьләндерергә дәртләндерә Ул инде менә ничә гасыр зур бер халыкның сәләтен, куәтен, тормыш эшчәнлеген. энергиясен башкаларның яшәү тирәлеген җимерүгә, матди байлыкларын талауга, яулап алуга юнәлдерде Шушы басым һәм Һөҗүмнәрдән саклану өчен, күршеләрен чамасыз күп чыгымнар ясарга, бихисап корбаннар бирерг ә этәрде. Евразиянең балансланган тыныч-тату яшәешен инде ничә гасыр тетрәтеп, фаҗигаләр упкынына этәрде. «Урыс кышы* бәйрәмнәрен Әфганстан уйсулыкларына, тропик Ангола чүлләренә китереп җиткерү — бүген Беренче Петр васыятен үтәү түгелдер, дип кем ышандыра ала?! Беренче Петрның «Васыяте*, ничек кенә яшерен сакланмасын, көндәш илләрнең тәхет ияләренә 1738 елда ук мәгълүм була, шул заманда ук Русия кысрыклавына каршы чаралар күрелә башлый Дәверләр үзгәрде, хәзер инде кылыч түгел, атом бомбалары. ратеталар белән дә бүре законнарын гамәлгә кертү мөмкинлеге бик нык чикләнде. Әмма моңа карап, тарихи документларның әһәмияте кимеми Русия империясе һәм СССР җитәкчеләренең (И Сталинның 1945 елдан соң Төркиядән Босфор һәм Дарданел бугазларын бирүне таләп итүен генә искә төшерик!) халыкара сәясәтен, үткәндәге вакыйгаларны һәм бүгенге кайбер омтылышларны аңлауда бу ■Васыять>нсң роле әле дә зур Шуңа күрә «TURK KULTURU» (Анкара) журналының 323 саныннан (1990 ел) алып тәрҗемә кылын гам бу тарихи документ белән танышу укучыларыбызга шактый ук гыйбрәтле булыр, дип уйлыйм Чит илләрдә игътибар казанган (Akdes Nimct Kural TurkiyG ve Rusya Ankara. 1990 В H Peter the Great and the Ottoman Empere Oxford. 1949) Беренче Петр «Вагыя те» хакында әлегә тарихчы галнмнәребезнең һичбер фикер әйткәннәре юк Бәлки, шушы документның дөнъя күрүе аларның да телен ачар халкыбыз язмышына ниндидер кагылышы булган бу яки бүтән чыганаклар, хезмәтләр турында сүз алып барырга этәргеч бирер? Хакыйкать тирәнрәк һәм киңрәк ачылса без үз-үэебезне һәм тирәлегебезне яхшырак таныпбелербез Иртәгә дә яши алыр очен безгә нәкъ менә шундый хәбәрдарлык кирәк 

Беренче Петрның 1725 елда язган «Васыятнамәсе»

Көтеп нәсел-нәсәбебез, бер-берсенә ялганып, киләчәктә Европа илләрендә ходим булачактыр, чонки Европаның барлык дәүләт төзеI лете искергән һәм тузган Фәкать Урыс патшалыгы гына үсештә, без бу үсешкә акылыбыз белән ирештек Киләчәк нәселемә бер «тәгълимат» шикелле юл күрсәтсен дип. мин «Васыятнамәм»не түбәндәге теләк рәвешендә яздым 1 Урыс дәүләте аңлы рәвештә сугыш кубу шартларын даими әзерли һәм бу әзерлеген Русиянең алга китешенә сәбәп булсын очен алып бара 2. Сугыш вакытларында Европадан мөмкин кадәр хәрби юлбашчыларны, тыныч заманда исә гыйлем ияләрен Русиягә җәлеп итә 3. Европа илләре арасында ызгыш-талаш чыгару, араларына ут салу һәм бәрелеш башлангач алардан берсе белән дуслыкта булу кирәк Бигрәк тә ни- мес халкы арасындагы болганыш һәм фетнәләрдә актин бер сәясәт тотарга Чонки алар безнең белән чиктәш — мәмләкәтебезгә орынып тора 4 Польшада ыгы-зыгы чыгарырга, аннан хозурыңа килгәннәренә саранлык күрсәтүдән тыелып, ришвәт биреп, көчләрен таркатырга, дәүләт эшләренә зыян салырга. Мәскәүлең гаскәр китереп, анда урнаштырырга Әгәр бүтән дәүләтләр безнең бу чарага каршы төшсәләр, «тавышлары тынсын» очен. Польшаның бер өлешен аерып алып, аларга да бирергә Эш гәмамланганнан соң. ул өлешне дә кире алырга, урыс патшалыгын көчәйтергә 5 Швеция һәм Норвегия илләрен мөмкин кадәр бер таяныч төбәгенә әйләндерергә Чонки аларның идарәчеләре кулыбызда булса Швеция һәм Норвегиянең Даниягә дошманлык орлыгы чәчүен тәэмин итү тагын да җиңеләячәк 6 Русия аксөякләре Герман аксөякләреннән, хакимнәреннән. йогынтылы шәхесләреннән даими кы з алуны онытмасыннар Чонки аларның мондый кардәшлеге безгә һәрвакыт файда китерер 7 Англия хөкүмәте белән берлектә булып багланышларны ныгытыгыз Чонки сәүдәдә һәм дәүләт идарәсендә бу безгә зур файда бирер Бөтен төзелеш очен кирәкле барлык материалларны алардан алырга мөмкин Бу багланыш һәм корал, һәм корабчылык очен гаять файдалы ВРусия дәүләтенең чиге — Европаның төньягында Балтыйк диңгезенә, көньякта исә Кара диңгезгә кадәр Бу биләмәне саклау һәм Русия чиген киңәйтү — нәселемнең бурычыдыр 9 Русия дәүләтен дөнья мәмләкәтенә әйләндерер очен. аның башкаласын Азия һәм Европа хәзинәләренең ачкычы булган Истанбулга күчерү шарт Ки чекми һәм ялгышмый эш итеп, Истанбулның көнбатыш җирләренә ия булу кирәк Шөбһәсез ки, Истанбулга ия булган патша дөньяда илаһи патша булачак Бу максатына ирешү өчен Төркия белән Иран арасына дошманлык орлыкларын даими чәчеп торырга, ызгыш һәм сугыш чыгарырга кирәк Бу эш өчен сөнни һәм шигый мәзһәпләре арасындагы каршылыклар — иң хәлиткеч корал һәм җиңелмәс гаскәрдер Русиянең үтеп керүен Азиягә җәю өчен сөнни-шигый каршылыклары иң яхшы чара. Төркия белән Иран дәүләтләре арасындагы тотрыклы татулыкны шундый итеп бозу кирәк ки, алар бер-берсе белән һичберзаман аңлаша алмасыннар. Һәм Иран, һәм дә Төркиянең Европа халыклары белән багланыш ясавына мөмкинлек бирмәскә кирәк. Әгәр бу илләрнең мөселманнары күзләрен ачып, хокук-бурычларын аңлап алса, ул безгә иң яман бәла булачактыр Һәм Төркиянең. һәм дә Иранның дин эшлек- леләрен кулда тоту, алар аша сөнни-шигый каршылыкларын көчәйтү кирәк. Ислам динен Азиядән ераклаштыру, христиан динен һәм мәдәниятен анда җисми бер рәвештә тарату һәм җәю зарурдыр. Яшерен тотылсын Безнең галимнәребезнең бүгенгә кадәр дәүләт эшләренә катнашуы Русия мәмләкәтенең алга китешенә киртә булды Мин үз сәләтемне һәм бәйсезле- гемне файдаланып, аларны дәүләт эшләреннән ераклаштырдым Руханиларның дәүләт эшләренә тыкшынуларын туктаттым, хәзер алар сафка тезелгән гаскәриләр кебек куллары һәм аяклары бәйле калды Мин моны гаять бөек бер тәвәккәллек белән гамәлгә ашырдым. Руханиларны дәүләт вә милләт эшләреннән читләштереп, вәкаләтләрен бары чиркәүләрдә дини вазифа үтәү белән чикләдем. Боларга өстәп бүтән төрле чаралар да куллану кирәк ки. Иран иле узган һәр көн саен тагын да акчасызрак һәм сәүдәсезрәк калсын. Кыскасы. Русия дәүләте Иранны даими артка калдырсын, бәйле хәлдә тотсын, аны теләгән ватытта кыенлыксыз гына үтерүгә кодрәтле булсын Әмма Төркия дәүләтен юк итүдән элек Иранның җанын алуны киңәш итмим Грузия иле Кавказ сызыгының, ягъни Иранның үзәк тамырыдыр. Әгәр Русиянең кодрәтле кулы ул тамырны барып киссә, мескен Иран йорәгенең тереклек каны агып чыгачак һәм аны шундый хәлсезләндерәчәк ки. мең нәселе терелеп килсә дә, аны кире аякка бастыра алмаячак Ул чакта Иран мәмләкәте Русия патшаларына дөя кеби тыңлаучан булачактыр һәм Торки- ядән соң яшәү ялкыны да сүнәчәктер Матди ихтыяҗлар даирәсе булган Төркия эшен бетергәннән соң. Иранны читенлексез юк итү, аның башын кисү мөмкиндер. Моның өчен сез вакытны югалтмастан, Грузия һәм Кавказияне буйсындырып, Иранның хаким шәхесләрен үзегезгә бәйле вә тыңлаучан итәчәксез. Аннан соң — Һиндстанга күз атарга Ул мәмләкәт гаять бөек һәм киң бер сәүдә мәйданыдыр Анда кул сузган тәкъдирдә, Һиндстаннан Англия кәсеп итеп тапкан ачка һәм керемнән дә күбрәк товарлар алыначактыр. Һиндстанлың ачкычы —Төркиянең башкаласыдыр Гизә алган кадәр кыргыз. Хива һәм Бохара сахралары тарафыннан юл сабу сезне максатка якынайтсын Вакытны бушка әрәм итмәгез, әмма артык ашыгу һәм кабаланудан да сакланыгыз. Австрия дәүләте белән тыштан дус булырга кирәк. Фәкать шундый бер чара күрү тиешле ки, Германия һәм Австрия әкренләп көчләрен җуйсыннар. Төркияне Европадан аеру һәм бу гамәлдән Австриягә файда тәэмин итү хәерле Бу эштә ике юл бар берсе — Австрияне бүтән бер җирдә мәшгуль итү. икенчесе — Австриягә Төркия биләмәләреннән соңыннан аны кире кайтарып алу ансат булырлык бер өлеш кисеп бирү 10 Грекларга тыныч һәм дусларча мөгамәләдә булыгыз. Сугыш вакытында алар сезгә ярдәм итәр, чөнки греклар Төркиядән даими зыян күрделер. 11 Швеция, Норвегия, Төркия, Иран һәм Польшаны басып алганнан соң. Италия һәм Франция белән бердәмлек элемтәсе урнаштырыгыз. Әгәр алар- дан һичберсе дуслыгыбызны кабул итмәсә. ул чакта, форсаты чыккач, җирләрен басып алыгыз, дәүләтләрен юк итегез. Бу җирләрне кулга төшергәч, дөнья хакиме булырсыз. 12 Әгәр югарыда саналган илләрнең берәрсе сугышны кабул итмәсә, бу ике хөкүмәт (Италия һәм Франция) арасында ызгыш-талаш чыгару кирәк булыр. Бу сурәттә алардан берсе берзаман уртадан калкып чыгып харап булачак Җиңелгән илләрне талап, кәсеп итеп, сез исә бөтен Европада хакимлек корырсыз Тора-бара бүтән дәүләтләрнең һәммәсен үз мәмләкәтегезгә кушып, бөтен дөньяга ия булырсыз.

Реклама