Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮНЕҢ КАЙБЕР МЕТОДОЛОГИК МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Җәмгыятебез үсешендә яңа этап башланганга менә инде җиде елга якын вакыт үтеп тә китте Үзгәртеп кору фикерләве һәм практикасы тормышның барлык өлкәләренә үтеп керде, тирән үзгәрешләр тудырды һәм һаман да тудыра килә Без бик катлаулы, каршылыклы пәм җаваплы Оер чорда яшибез Матди тормышта, экономикада, сәясәттә, рухи сферада, кешеләрнең аңында, психологиясендә бик зур үзгәрешләр бара Электән килгән караш-принциплар җимерел.-!, гасырларда яшәр сыман булып лозунгка әверелгән купшы вәгъдә ышандырулар сына, ватыла, ишелә, £(лдә иман яңарту процессы бара Кайберәүләр хәтта дистәләрчә еллар табынып килгән идеалларыннан баш тар талар, рухи ориентирларны тәнкыйть итәләр, шик астына куялар^ Үзгәртеп кору методологиясе рухи тормышка тирән үтеп керде, анда җитди үзгәрешләр тудырды. Үткәннәргә яңача караш, рухи байлыкларны яңадан бәяләү һ б процесслар бара Эстетиканың һәм мәдәният теориясенең бик мөһим, фундаменталь положенияләре. милли культураның, әдәбият һәм сәнгатьнең тормыштагы, халыкның язмышындагы роле, миллилек һәм интернациональлек төшенчәләренең мәдәнияттә, сәнгатьтә, гомумән рухи тормышта үзара мөнәсәбәте мәсьәләләре яңадан карала, тарих фактларына, мәдәният күренешләренә, милли мираска бәя биргәндә ясалган хаталар, га делсезлекләр төзәтелә, тарихи шәхесләрнең, язучыларның, сәнгать ияләренең аерым талантларның урыны һәм роле ачыклана һ б Кыскасы, әдәбият, мәдәният үсешенең обьектив панорамасы бөтен катлаулылыгы һәм каршылыклары белән торгызыла бәян ителә Янә. аеруча мөһиме шунда ки. бу процесста, әдәби мәдәни хәрәкәттә рухи байлыкларга бәя биргәндә, тар сыйнфый карашлардан, фирка мәнфәгатьләреннән чыгып түгел, ә гомум кешелек кыйммәте югарылыгыннан торып эш ителә Табигый, бу процесстан, гомуми хәрәкәттән иҗтимагый һәм гуманитар фәннәр дә читтә кала алмыйлар Алар бу үзгәрешләрнең эчендә, үзәгендә кайныйлар Шунысын таныйк үзгәртеп кору, бүгенге көн таләпләре югарылыгыннан чыгып караганда. Татарстанда иҗтимагый һәм гуманитар фәннәрнең хәле, торышы канәгатьләнерлек, дип рас лап булмый Бу фәннәрдә аеруча элекке фикри торгынлыктан, искергән калыплардан арынып, яңа заман таләпләре һәм ихтыяҗлары биеклегенә күтәрелергә, шул рухта эш итәргә кирәк Мондый үзгәреш яңарышның зарурлыгы әдәбият фәне өлкәсендә дә үзен нык сиз дерә Шуңа басым ясап әйтергә тиешбез, җәмгыятьтә барган яңару хәрәкәте, иң әүвәл нәкь менә фикер-карашлар өлкәсендә, кеше психологиясендә бөреләнде. һәм. димәк, топ өйрәнү объекты образ характерлар булган әдәбиятта аеруча калку гәүдәләнеш алды Гәрчә, татар әдәбиятының күлгасырлык тарихын өйрәнү өлкәсендә (әдәби мирасны барлау, туплау, бастырып чыгару; текстология өлкәсендә К Галинең «Кыйссаи Йосыф* китабыннан башлап. Угыз Имәни. Кандалый. Мәрҗани. Акмулла әсәрләрен халыкка кайтару. Г Тукай. Ф Әмирхан. Г Ибраһимов һәм башка классикларның күп томлык әсәрләрен дөньяга чыгару татар әдәбияты тарихының 6 томлыгын эшләү, классик әдипләрнең иҗатына, әдәби хәрәкәтнең аерым дәверләренә, яки жанрлар үсешенә ба тышланган монографик хезмәтләр һ б) бик зур фәнни эш башкарылган булса да алда тора торган бурычлар тагы да күп әле Хәзер безгә күл нәрсәгә яңадан әйләнеп кайтып, күп нәрсәне яңача. чын фонни нигездә өйрәнергә һәм бәяләргә кирәк булачак Беренче Җ нәүбәттә фәнни тикшеренүнең методологиясен ачыклау мәсьәләсе күтәрелә. Моңа кадәр без инанган һәм таянган методология күп җәһәттән хәзерге таләпләргә һәм үзгәртеп кору фикерләвенә җавап бирә алмый. Чөнки бу методология еш кына мәгълүм бер идеологиянең фәлсәфи категорияләрен, принципларын турыдан-туры әдәбиятка һәм сәнгатькә күчерүгә корылган, соңгыларының асыл үзенчәлекләрен искә алып бетерми иде. Бүген әдәбият фәне алдында торган бурычлар, хәл итәсе мөһим мәсьәләләр нидән гыйбарәт соң? Иң зур проблемаларның берсе: әдәбият белеменең, гомумән, татар әдәбияты белеменең хосусан үз методологиясен булдыру зарур. Аның төп принцибы —фәлсәфи категорияләрне турыдан-туры, механик рәвештә әдәбиятка күчерүдә түгел, ә әдәбиятның, сәнгатьнең, кеше рухи эшчәнлегенең мөстәкыйль өлкәсе икәнлеген тануга нигезләнгән, корылган булырга тиеш. Әдәбият сәясәткә, идеологии күренешләргә өстәмә, иллюстрация рәвешендә түгел, дөньяны һәм кешене образлы танып белү объекты буларак өйрәнелергә тиеш Биредә В. Г Белинскийның әдәбият хакындагы аның фәнни аермасы турындагы, мәгълүм формуласын искә төшерү урынлы булыр. Әдәбият сәнгать дөньяның. яшәешнең, кешенең сәясәт тә. фәлсәфә дә. фән дә (тарих, экономика, социология, юриспруденция һ. б гуманитар фәннәр) ачып бирә алмаган хасиятләрен иңләп анализлый ала Ф Шопен музыкасы, мәсьәлән. поляк халкының милли рухын һичбер сүз. идеология. политик трактатлар үтеп керә алмаган асыл үзенчәлегендә күрсәтергә сәләтле, шуның белән ул кешене тетрәтә дә Алыйк үзебезнең Дәрдемәнд шигырьләрен Ул татар рухының, тарихи язмышының һичбер философ, тарихчы, социологик трактат ачып бирә алмаган серләрен татар күңеленә җиткерә. Әдәбият тарихы политик, идея-эстетик схемаларга буйсындырылган ясалма тарих итеп түгел, ә әдәбиятның эчке үсеш тарихы буларак өйрәнелергә, ачып бирелергә тиеш. Әдәбият фәне методологиясен яңартуны әдәбиятны милли үзенчәлекле, хасиятьле сәнгать итеп караудан һәм «милли әдәбият» төшенчәсенә ачыклык кертүдән башлау хак булыр Гомумән, социологиядәге кебек үк. әдәбият белемендә дә озак еллар Сталинның •формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик» дигән схоластик формуласы ха кимлек итеп килде. Әдәбиятның миллилеген бары тик формага гына кайтарып калдыру аны сәнгать буларак җансызландыру, иллюстрациягә кайтарып калдыру булыр иде. Бу тере кешенең җанын алып, тәнен генә калдыру белән бер тигез. Әлеге зарарлы фәлсәфәнең турыдан-туры йогынтысы аркасында татар әдәбиятында җансыз, төссез образлар галереясы пәйда булды. Бу һәрберебезгә дә мәгълүм нәрсә һәм ул әдәби процессның үсешенә зур зыян китерде Әдәбиятның миллилеге беренче нәүбәттә аның эчтәлегендә гәүдәләнә, югыйсә, милли әдәбият мөстәкыйль сәнгать өлкәсе булудан туктый Әгәр дә без татар әдәбиятын милли әдәбият буларак өйрәнергә телибез икән (һәм без аны нәкъ менә шулай өйрәнергә тиеш тә!), алгы планга миллилек һәм тарихилык принципларын куярга тиеш булабыз Әдәбиятны тарихи-милли яссылыкта өйрәнү аның сәнгатьчә асылын һәм хасиятен дөресрәк, тирәнрәк ачарга ярдәм итәчәк Әдәбиятны сәяси, идеология күренешләргә иллюстрация буларак өйрәнүдән баш тарту әле һич тә әдәбият, сәнгать белән политика, сәяси тормыш арасындагы мөнәсәбәтләрне танымау, инкар^итү. дигән сүз түгел. Ул мөнәсәбәтләр, һичшиксез, бар гына түгел, зарурый да Әмма алар бик тирән, гаять катлаулы һәм каршылыклы, күпләр фараз кылганча, өстә генә, күзгә күренгән җирдә генә ятмый. Аларны таба, ачып бирә белергә кирәк Моңа кадәр татар әдәбият белеме генә түгел, гомумән совет әдәбияты фәне ул мөнәсәбәтләрне бөтен тирәнлеге, катлаулылыгы пәм каршылыклары белән ача алмады. Мәгълүм идеологии положение — карарларның боерулы таләпләре нигезендә катгый, кысан калыпларга куып кертелгән, зәгыйфьләндерелгән фикерләү дәрәҗәсе моңа әзер түгел иде Һәм моның өчен шартлар да юк иде Бу бик җитди, аерым сөйләшүфикер алышуны таләп итә торган мәсьәлә Биредә өстәп шуны гына әйтергә кирәк: рдәбият фәне алдына заман үзе куя торган мөһим методологик таләпләрнең берсе—ул әдәби процессны, аның тенденцияләрен һәм күренешләрен реаль тормыш белән бәйләп өйрәнү, бәяләү Әдәбиятны реаль чынбарлык белән тыгыз бәйләнештә өйрәнүдә әдәбиятчы галимнәр ижтимагый һәм гуманитар фәннәрнең башка тармаклары, бигрәк тә тарихчылар, философлар, һәм социологлар ярдәменә мохтаҗ. Бүгенге көнлә аеруча ^һәмиятле методологик принцип булып әдәбият тарихын өйрәнгәндә әдәби чыганакларның фактик базасын киңәйтү һәм тирәнәйтү мәсьәләсе тора Гыильми тикшеренүләрне чын фәнни нигезгә кору галимнәрдән әдәби чыганакларны. өйрәнү предметының фактурасын төгәл, тулы белүне таләп итә. Хәлбүки. моңа кадәр бездә әдәби әсәрләр еш кына билгеле сыйнфый мәнфәгатьләрдән яки сәяси күрсәтмәләрдән чыгып, теге яисә бу схемаларга туры китерелеп, ә инде аңа сыеп бетмәгән фактларны төшереп калдырып өйрәнелделәр һәм шул рәвешчә дөньяга да чыгардылар. Ә кайбер язучылар, аерым әсәрләр хәтта әдәбият тарихыннан бөтенләй сызып ташландылар. Табигый, мондый фәнни булмаган, волюнтаристик методология әдәбият тарихына багышланган күп кенә хезмәтләрнең фәннилегенә зур зыян китерде, аларның тарихи-эстетик әһәмиятен киметте. Ә хакыйкый үткәнне бөтен тулылыгында күз алдына китерми, әдәби мирасны бөтен рәвештә өйрәнми торып, ничек чын тарих турында сүз барырга мөмкин инде’ Үзгәртеп кору чорында әдәбият мәдәният тарихы хуҗалыгына күп кенә әдәби җәүһәрләребез яңадан әйләнеп кайтты. Болар — Р Фәхретдинов. Ф Кәрими. С Максуди. Г Исхакый һ. 6 иҗатлары Бу мирас, бердән, бастырып чыгарылырга, халыкка җиткерелергә, һәм. икенчедән, боларның һәркайсы үз чорының әдәби, мәдәни, рухи хәрәкәтендә лаеклы урын алырга тиеш. Бу исә. әдәби процесстагы аерым шәхесләр роле мәсьәләсендәге элекке карашларның, бәяләрнең шактый үзгәртелүен таләп итәчәк. Кыскасы., тарихи дөреслек торгызылырга тиеш. Бу—татар әдәбият белеме һәм тәнкыйте алдында торган мөһим бурычларның берсе Бу юнәлештә фәнни теоретик тикшеренүләрне текстологик эш белән тыгыз бәйләп алып барырга кирәклеге ап ачык дәлилләнеп тора. Тарихи процесслар мирас хакында сүз барганда татар әдәбияты белән ислам дине арасындагы мөнәсәбәт мәсьәләсенә дә туктамый булмый Мәгълүм ки. татар әдәбияты, иҗтимагый фикер үсешенең мең еллык тарихы ислам белән тыгыз бәйләнгән Үзгәртеп кору карашына һәм практикасына кадәр без бу багланышны бер яклы, тискәре монәсэбәт. дип аңлатып килдек. Кызганычка каршы, совет идеологиясе бу проблемага карашта дөньядагы эур-зур галимнәрнең, философ һәм политикларның фикерләрен ка бул итә. файдалана алмады Бу мәсьәләгә яңача карашны мин моннан ике ел диярлек элек, татарларның (Идел буе болгарларының) ислам динен кабул итүләренә 1100 ел тулу уңае белән Казанда үткәрелгән зур җыелыштагы чыгышымда куйган илем Ислам диненең татар әдәбияты, мэдәниягы үсешендәге уңай йогынтысына багышланган иде ул Минем әлеге чыгыш Мәскәү журналларының берсендә басылып та чыкты Биредә сүзне озын-озакка сузмыйча. шуны гына ассызыклыйсы килә әдәбият тарихын, бигрәк тә, революциягә кадәрге чорны өйрәнгәндә бу багланыш мөһим бер методологик принцип буларак кулла- ' нылырга тиеш. Әдәбият тарихын өйрәнгәндә безгә андагы төрле чорлар, дәверләр арасындагы , бәйләнеш һәм күчемлелек (преемственность) мәсьәләләренә игътибарны арттыру кирәк Моңа кадәр бу тарихның аерым дәверләре ничектер үзалдынарак өйрәнелеп киленле, бүтән дәверләр белән күчемлр бәйләнештә карауга дикъкать җитмәде Бу тенденция аеруча совет чоры әдәбиятын өйрәнүгә хас иде Ул гадәттә үткәндәге күп гасырлык әдәби тәҗрибәдән һәм традицияләрдән аерыбрак, әйтергә кирәк, хәтта каршы куебрак тикшерелде Үткәндәге мираска мөнәсәбәтгә аны бары тик караңгылык, наданлык, дин белән агуланган зәгыйфь чаралар итеп караган һәм. Октябрьдән соң гына сәламәт үсешкә ия булган дигән фикерне куәтләүче совет тәнкыйте әдәби этапларның, буыннарның тыгыз багланышын өзгәләүдә зур роль уйнады. Бу хәл ахыр чиктә әдәбияты бызның милли йөзен объектив бәяләүгә гаять нык комачаулады Гомумән. Октябрьдән* соңгы әдәбиятыбыз тарихын чын фәнни нигездә өйрәнү хәзер әдәбият фәненең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора Чөнки соңгы вакытларга кадәр нәкъ менә шушы дәверне өйрәнүдә фәннилек аеруча җитмәде, аны мәгълүм идеологии схемалар һәм күрсәтмәләрдән генә чыгып бәяләү өстенлек итте Ә уйдырма принципларга буйсындырылган әдәбият исә бер ничек тә җимешле була алмый Әдәбият тарихын тикшерүдә төп юнәлешне, төп игътибарны әдәбиятның, сәнгать буларак, төрле коньюнктуралар белән бәйләнмәгән, социаль политик алмашынулар . нәтиҗәсендә үзгәрми торган мәңгелек проблемаларына юнәлтү Дөрес булыр Шундый мәсьәләләрнең берсе — әхлак проблемасы Татар әдәбиятының мең еллык тарихында бу проблема Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ыннан алып. Казан ханлыгы чоры Мөхәммәдьяр, аннан соңгы дәверләрдә Утыз Имэни. Кандалый. Акмулла иҗатларында. Г Тукай. Дәрдемәнд. С Рәмиев Һ Такташ. Г Кутуй. X Туфан һ 6 әсәрләрендә кызыл җеп булып сузылган Ул бигрәк тә бүгенге шагыйрьләр, язучылар иҗатында тирән чагылыш һәм яңгыраш таба Чөнки әхлакый ча ралар кешедә сәламәт рух, саф акыл тәрбияләүдә төп принцип булып торалар Ә камил шәхес — ул сәламәт милләт дигән сүз Без милли әдәбиятта, күчемлелек, традицияләр хакында сүз алып барабыз икән, алар беренче нәүбәттә нәкъ әнә шундый барлык халыклар, барлык әдәбиятлар өчен дә уртак булган мәңгелек темаларны кую һәм образлы хәл итүдә гәүдәләнә дә инде Сыйнфый, идеология көрәш, партия аерымланулары һәм башкалар —болар һәммәсе әдәбиятта әлбәттә бар. булган, тарихта мәгълүм мөһим мәсьәләләр Әмма алар аерым бер чор. дәвер проблемалары һәм аларны һич тә абсолютлаштырырга ярамый ул мәсьәләләрнең урыны фәнни яктан дөрес билгеләнергә тиеш Татар әдәбияты, гомумән иҗтимагый фикер үсеше тарихы читләтеп үтә алмый тор ган мөһим бурычларның берсе — җәдитчелеккә караш, җәдитчелек вә мәгърифәтчелек нең үзара мөнәсәбәте мәсьәләсе Озак еллар дәверендә җәдитчелекне бер идеологии. политик күренеш итеп карау —әдәбият, иҗтимашй фикер үсеше тарихына кирәксә кирәкмәсә дә. сыйнфыйлык принцибын көчләп тагарга тырышудан башка нәрсә түгел иде. Мәгърифәтчелекне җәдитчелеккә каршы куеп тикшерү, аларның беренчесен — ха лык массалары идеологиясен, мәнфәгатьләрен, ә икенчесен — татар буржуазия идеоло гиясен чагылдырган дип бәяләү назари яктан да дөрес түгел иле 20 еллар әдәбият беле ме һәм тарих фәнендә мондый капма-каршылы бүленеш юк. аларның икесе дә бер итеп карала (Мисал өчен Г Ибраһимовның 1925 елда басылган «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре, дигән китабына мөрәҗәгать итәргә мөмкин) Әмма ВКП(б) Татарстан өлкә комитеты бюросы тарафыннан 1951 елда кабул ителгән татар мәктәпләренең 8- классы өчен әдәбият дәреслеге турындагы карарыннан соң җәдитчелеккә караш бөтенләй үзгәрә, тискәре төс ала Бу. әлбәттә, татар әдәбияты тарихын тикшерүгә зур зыян китерде, рухи мәдәни мирасыбызга карата кимсетүле. гарип карашларның яшәвенә этәргеч бирдеХ^ердән. бу әдәбият һәм тарихны өйрәнүдә зур буталчыклар ки тереп чыгарса, ясалма киртәләр, аңлашылмаучылыклар тудырса, икенчедән, татар мәдрәсәләренә мөнәсәбәттә, бигрәк тә аның алдынгы-җәдит ысулындагыларына карата ясалма кыенлыклар тудырду. Ә бит татарның октябрьгә кадәр «Мөхәммәдия». «Галия.. «Хөсәения». Иж-Бубый мәдрәсәләре кебек нинди мәшһүр мәгърифәт учаклары булган! Заманында җәдит мәдрәсәләрендә белем-тәрбия алган, соңыннан күренекле мәдәният, фән. җәмәгать эшлеклеләре булып җитешкән кешеләрнең кайберләре, мәсьәлән. Галә Ходаяров. җәдитчелеккә ябыштырылган мондый ясалма, ялган идеология мөһерне үзгәртүне таләп итеп күпме көч, энергия түксә дә. никадәр вакыт сарыф итсә дә, нәтиҗәсе күренмәде Чөнки бу торгынлык чорындагы рәсми пропаганда күрсәтмәләренең конкрет бер чагылышы булып, аны үзгәртү чорга каршы баруга тиң кабул ителә иле. Үзгәртеп кору фикерләве ниһаять бу өлкәдә дә әдәбият, иҗтимагый фикер үсеше, татар мәгарифе тарихын тикшерүчеләр алдында фәнни дөреслекне торгызу өчен зур мөмкинлекләр ача дип ышанырга кирәк. Хәзерге заман әдәбият белеме революциягә кадәрге чор иҗатында, иҗтимагый фи кер үсешендә, гомумән тарихта милли азатлык һәм сыйнфый көрәш мәсьәләләренең ча гылышын. аларның үзара мөнәсәбәтен өйрәнүне дә бурыч итеп куя. Кызганыч ки. 70 ел буена диярлек безнең тарих, шулай ук әдәбият тарихы фәннәрендә боларның урыны, роле үзгәртелеп, сыйнфый көрәшнеке арттырылып. милли азатлык хәрәкәтенеке — татар милләтенең киләчәге, язмышы һ. б. өчен көрәшнең әһәмияте киметелеп күрсәтелде. Бу мәсьәләдә дә тарихи дөреслек торгызылырга тиеш. Шул нисбәттән, татар әдәбиятының күпмилләтле совет әдәбияты, гомумән дөнья әдәбияты тарихында тоткан урыны хакында да җитди уйланырга вакыт җитте. Моңа кадәр совет әдәбият белемендә милли әдәбиятлар ранжирланган принцип белән өйрәнелеп килде Мәскәүдә М. Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты чыгарган күпмилләтле совет әдәбияты тарихын (6 томлык) алыйк. Анда татар әдәбиятына барлык 15 союздаш республика әдәбиятларын тикшереп чыкканнан соң гына урын бирелә. Ре волюциягә кадәрге үсешендә халык авыз иҗаты этабыннан үтмәгән кайбер союздаш республика әдәбиятларына (казах, кыргыз, төрекмән) әдәби мәктәп саналган. Тукайлары. Әмирханнары. Ибрапимовлары. милли романнары ул халыклар өчен остаз булган татар әдәбияты (1916 елда Уфадагы «Галия, мәдрәсәсендә казах әдәбиятының милли әдәбият булу-булмавы турындагы бәхәсне, анда Г Ибраһимовның позициясен хәтергә төшерегез!) ранжирлау принцибы белән кимендә 16 нчы урынга төшеп утыра иде. Моннан ун еллар элек шәхсән бу хакта СССР Фәннәр Академиясе членкорреспонденты Г И. Ломидзе белән бик ныклап сөйләшкән-бәхәсләшкән идем Мин аңа туры- дан-туры: Сез нигә Татарстанга — автономияле республикага карата булган политик административ карашны, механик рәвештә татар әдәбиятына күчерәсез, дигән идем. Сез нигә СССР да милли әдәбиятларны тикшергәндә аларның эчке үсеш дәрәҗәсеннән, тарихыннан. традицияләреннән, потеңциаль мөмкинлекләреннән чыгып түгел, ә халкының нинди республика статусына ия булуыннан чыгып эш итәсез, дигән законлы сорау- таләпне куйган идем Бу бит фәнни караш түгел, ә административ мөнәсәбәт, дидем Аргументлар китердем, милли әдәбиятларны чагыштырдым Татар әдәбиятының 1917 елга кадәр үк нык үскән булуын, украин, белорус, әзербайҗан, грузин, әрмән әдәбиятлары белән бер дәрәҗәдә тора торган әдәбият икәңлеген күрсәттем, дәлилләр китердем Ул минем фикерләү, исбатлаулар белән килешергә мәҗбүр булды. Ләкин моңа карап бер нәрсә дә үзгәрмәде. Әдәбиятларны ранжирлап өйрәнү дәвам итте. Күрәсең, республикаларны. милләтләрне сортларга аерып кую сәясәтен тамырдан үзгәртми торып, моңа ирешү мөмкин түгел иде. Шундый факт китерим Татар әдәбиятына мондый ранжирлау принцибыннан чыгып карау мисалын мин үземнең практикамда, бик тупас рәвештә. 1972 елны Ашхабадта очраттым. Төрекмән поэзиясенең классигы Кәминәнең 200 еллык юбилее бара торган көннәр. Бәйрәмгә хөкүмәтнең рәсми чакыруы буенча шагыйрь Әхмәт Исхак белән килдек. Баруга республика Үзәк Комитетының беренче секретаре Мөхәммәтназар Гафуров янында булдым. Бик җылы кабул итте. 30 нчы елларда төрекмәннәрнең мәгарифе, мәдәнияте ни хәлдә булуын искә төшерде, татарлар безнең укытучыларыбыз. мәгърифәтчеләребез, остазларыбыз, дип сөйләде, зур рәхмәтләр әйтте. Ә мин Кәминәнең шигырьләре беренче мәртәбә Казан типографиясендә басылганын сөйләдем, татар- төрекмән әдәби элемтәләрен искә төшердем, юбилей кичәсендә әтрафлы чыгыш ясаячагым хакында әйттем Бик хуплап, бик шатланып риза булды. Бу очрашудан мин бик канәгать калдым, үзем уйлыйм әйбәт чыгыш ясарга кирәк, сүзне докладтан соң беренче булмаса да (гадәтга рус. украин делегатлары беренче нәүбәттә сүз алалар), оченчедүртенче итеп бирерләр, дип план корам. Беренче секретарь белән дә сүз булгач, бу ышанычым янә ныгый төшә Ниһаять, юбилей тантанасы ачылды, төп доклад ясалды Кунакларның чыгышлары башланды Миңа чиратта уналтынчы итеп, бөтен союздаш республикалардан соң. хәтта торекмән әдәбиятына. Кәминәгә тарих, тел ягыннан һичбер мөнәсәбәте булмаган Балтыйк буе республикаларын үткәреп җибәргәннең ахырында гына сүз бирделәр. Мин шул вакытта аңладым кабинетта үзара дустанә, туганнарча сөнләшү-аңлашу — бер нәрсә, ә рәсми сәясәт — икенче нәрсә икән Шулай да күңелне күтәргән бер вакыйга булды иртәгесен кунакханәгә Барды Кербабаев килде, татар әдәбиятына үз осталарына ихтирамын белдереп, китапларын бүләк итте Алга таба Мәскәүдә үткәрелгән административ, политик рәсми җыелышкиңәшмәләрдә миңа Татарстанга мондый мөнәсәбәтне күп мәртәбәләр татырга, кичерергә туры килде Республикабызның суверенлыгы халыкларны сортларга бүлү сәясәтен тамырдан җимереп, әдәби-мәдәни байлыгыбызны өйрәнүдә, бар куәтенә күрсәтә алуда яңа мөмкинлекләр ача Бу җәһәттән, әдәбият белеме, әдәбият тарихы фәнендәге дәвамчылык мәсьәләсенең дә үзгә, яңа сыйфатлар белән тулыланачагы ачык күренеп тора Гомумән, совет чоры тормышындагы кебек үк. безлә гуманитар фәннәр үсеше дә берьяклылык белән барды һәрдаим кире кагу, инкарь итү. каршы кую принцибы өстенлек итте. Бу өлкәдә без зур «уңышларга, ирештек Егерменче еллар башында революциягә кадәрге иҗатка «буржуаз әдәбият, ярлыгы тагып, аннан баш тарттык, иң әүвәл пролетариат әдәбиятын, соңрак совет әдәбиятын, каршы куйдык Ә утызынчы еллар бу яңа әдәбиятны төзүчеләрнең иң атаклыларын кы рып бетерде. Мәһабәт агачлары киселгән урманны куаклык баса Чын талантларны иҗаттан аергач, мәйданга башкалар — «лилипут, әдипләр калкып чыкты. Тамырларына балта чабылган, тоталитар режимның идеологиясе белән сугарылган татар әдәбияты очсыз. «кызыл» әсәрләр белән тулды һәм. шуның нәтиҗәсендә күзгә күренеп вакланды, кечерәйде, фәкыйрьләнде Үткәнне инкарь итү. ул мирастан баш тарту әдәбият үсешенә гаять зур зыян ки терде Әлеге чорның идеологиясенә без бүгенге көн күзлегеннән карап бәя бирергә ти ешбез. Шулай ук әдәбият фәнендә кызу бәхәсләрне дә яңадан карау таләп ителә Би редә 1922 елны матбугатта Г. Ибраһимов белән Җ. Вәлиди арасындагы бәхәсне искә төшерү дә җитә Егерменче елларда мәйданга килгән пролетариат әдәбияты революциягә кадәрге чор иҗатының күренекле вәкилләре булган Р Фәхретдинов. Ф Кәрими. Җ. Вәлиди. Г. Гобәйдуллин. Г Кәрам хезмәтләрен инкарь итте, ул әсәрләрне яңа дәвер өчен бөтенләй кирәксез, дип игълан ясады, шул рәвешле, бөртекләп җыелган искиткеч бай әдәби мәдәни фикри хәзинә файдаланылмады Нәтиҗәдә традицияләр дәвамчылыгы тупас бозылды Татар җирлегендә Көнбатыш Европа эстетик принципларын урнаштырабыз, дип. Көнчыгыш, төрки халыклар, гарәп һәм фарсы әдәбиятлары белән булган тарихи әдәби багланышларга зур зыян ясалды Бу бәйләнешләрнең гасырларга сузылган тарихы бар. аларны озгәлэү. яисә инде бөтенләй инкарь итү әдәби процессны- гаять фәкыйрьләндерүгә китерер иде һәм. кызганычка каршы. 20—30 еллар әдәбияты моңа гыйбрәт —ул шулай булды да Ә бит шушы шифалы бергәлекнең нәтиҗәсе буларак татар әдәбиятларында никадәр дастан, кыйсса, поэмалар иҗат ителде' Кол Гали Котб. Сайади. Курмаши иҗатлары моңа дәлил Инде яңа гасырга килгәк. Г Ибраһимов. С. Җәлал. Г Монасыйпов роман-повестьларында да классик әдәбиятның мотив сюжет ларын күрергә мөмкин Гарәп фарсы һәм төрки татар әдәбиятлары багланышы зур. кат лаулы проблема булып безнең фәндә тиешенчә яктыртылыш ала алмалы әле Ул гына да түгел, догматик фикерләүләр, вульгар социологизмның ярлыкларын бүген дә әдәби тарихыбызның дәверләрен күзаллаганда һәрвакыт комачаулык итеп килә Әдәбият белеме алдына бу традицияләрне яңадан тергезү, ләкин механик рәвештә күчерү юлы белән түгел (югыйсә, без тагын икенче чиккә ташланачакбыз, ә моның ачы гыйбрәт белән сугарылган нәтиҗәләре тарихыбызда җитәрлек булды), бәлки яңа юга рылыкта. яңа әйләнеш кабатланышта торгызу бурычы тора Татар матбугатында әле революциягә кадәр үк әдәби үсеш перспективасына кагы лышлы «шәрыкме, гарепме». диган кызу бәхәсләр барган Хәзерге чорда мәсьәлә башка ча «шәрык то. гареп тә» дип куелырга тиеш Бу очракта «мир един и неделим, диган каттык канунны онытмау зарур Яңача фикерләү таләбе әдәбиятчылар алдына тагын бер мәсьәлә куя ул да булса, иске, догматик карашлардан баш тарту, котыла белү Әлеге таләп өлкән буын әдәбият белгечләренең барысына да карый Монда беркемгә дә чыгарма ясап булмый дип уйлыйм Бу авыр процесс мәшәкатьле борчулы. хәтта гаугалы эш Биредә кемнеңдер кәефе дә кырылырга мөмкин, ачуланып күкрәк кагучылар да булырдыр Әмма хакын катъ никадәр ачы булса да. иң әүвәл аны танырга кирәк Үткән идеологиянең ялган бал лылыгыниан, черек күл җылысына тиң алдавыч рәхәтлегеннән арынырга бик вакыт Хаталарны күрә, ялгышларны төзәтә белү үзгәреш җилләре юнәлеш күрсәткән кыйбланы табуда, аны югалтмауда иң көчле чараларның берсе һәм әле бәлки беренчеседер дә. Аң булыйк, бу хәрәкәт әдәбият белеме, иҗтимагый фикер, тарих фәне үсешенә теге яки бу өлеш керткән галимнәрне, аларның хезмәтләрендәге элекке карашлары өчен кыйнау, кимсетү юлы белән түгел, ә конструктив юнәлештә барырга тиеш Онытмыйк: догматик схемалар өчен әдәбият белгечләре, тарихчылардан бигрәк, рәсми политик, идеологии принциплар гаепле. Без бүгенге көн таләбеннән тпрып элекке карашлары тәнкыйтьләнә торган теләсә кемнең—тарихчымы ул. әдәбиятчымы— эзәрлекләнүен, аннан үч алуны катгый рәвештә инкарь итәбез Бу сәяси афәтне инде күп кичердек, аның авыр фаҗигале, канлы нәтиҗәләре һәрберебезнең күз алдында. Кабатлап әйтәм. татар әдәбият белеме алдында зур үзгәрешләр тора. Әмма бу үзгәртеп коруга 1937 еллардагы кебек тулы бер буын кадрларын физик яктан юк итү. торгынлык елларындагы шикелле мораль яктан кысу, рәнҗетү, рәсми идеологик тышауларда тоту рәвешендә түгел, демократия, фикер иреге, фәнни караш хокукы, үзара бәхәсләшү, аңлашу, уртак фикергә килү юлы белән барырга кирәк. Ниһаять, ахырдан тагын бер мәсьәләгә тукталып үтәргә тиеш саныйм. Югарыда бәян кылган фикерләремнән соң сорау туарга мөмкин. Ә боларны эшләү, башкарып чыгу өчен бездә җитәрлек гыйльми куәт бармы, кадрлар белән тәэмин ителү ни хәлдә? Бу табигый, законлы сорау Җавап кыска булыр әлбәттә, җитәрлек түгел, мәсьәлә бик. бик кыен тора. Бездә моңа кадәр дә бердәнбер фәнни гуманитар институт башка союздаш республикаларда берничә институт башкарган эшне эшләп килде Татарстан Фәннәр Академиясен төзү беренче нәүбәттә гуманитар фән оешмаларын арттыруны. 4—5 яңа институт ачуны күздә тота. Һичшиксез, әдәбият институты булырга тиеиг. Кайберәүләр фикеренчә. бәлки ул әдэбият-сәнгать институты булып формалашыр.; Ул институтта җитәрлек санда хәзерлекле кадрлар — фән докторлары һәм кандидатлары булырга тиеш. Бу җәһәттән, татар әдәбияты буенча докторлык диссертациясе яклау советын гамәлгә кую гыйльми көчләргә булган ихтыяҗны канәгатьләндерүдә зур роль уйнаячак. Алда безне зур перспективалар һәм шуңа мөнәсәбәттә зур эшләр көтә. Әдәбият фәне өлкәсенә килгән һәм киләчәк яшь көчләр кыю фикерләре, намуслы, әхлаклы максатлары белән яңа гыйльми үрләр яуларлар дип расларга тулы нигез бар. Республикабызның фәнни потенциаль мөмкинлеге моңа ачык дәлил.