Логотип Казан Утлары
Шигърият

Соңгы сәхнәгә бару

1934 ел. май Каеннарны ләйсән коендырган, калмагандыр җирдә кер-кинә!.. Җәяүлисе иткән җилкәнмени — Сәйдәш бара Арча кырына. Күренмидер хәтта күләгәсе, аксөяктәй актан киенгән. Күңелкәе генә көяләнә — көтмәгәндә көзчә көй иңгән. Күпмеләре, кәгазь күрмиенчә, күңеленә кире күмелгән... Сәйдәшемне соңгы сәхнәсенә алып бара язмыш кем белән?!. Көязләнгән язны көнләштереп. Көлбикәдәй кыз да ияргән... Салаватын әйтеп сәламләшә кырмыскага башын ияр җан. Кочаклашкан саен кәчтүменең иңбашында аз-маз тап кала. Урамнарны урап буранлаган чия чәчәкләре... таптала!.. Ышандырмый: шушы кешеләрдән Сәйдәш дусты күргән күп әләк?!. Кәпрәймичә бара композитор, якасында... кара күбәләк. Кочегарга кадәр кочак җәя кардәшләрчә ихлас үз күреп.  Сыланучан салкын сәламнәрне нигә җибәрмәскә уздырып?! Исемлесе, исәр, исереге исәнләшеп китә көр генә. Җәяүлисе иткән җилкәнмени — Сәйдәш бара Арча кырына. Саладагы сыман сәламләшә Бәгырь белән бөтен башкала. Кочаклашкан саен кәчтүменең иңбашында аз-маз тап кала. Фаразлыймын: ап-ак фәрештәнең канатына кемдер... кул сөртә. «Череккүл»нең кара чорларында сөттә коенганнар куркыта... Күбәләккә ашкан күңелдәше күтәрмәгән нинди кер генә!.. Белми кызый, Бәгырь, болай озак баруыңны Арча кырына. Керләнмәгән соңгы пәйгамбәрдәй, килә Сәйдәш кара еллардан. Чайкалдыра чак-чак, чайкалдыра байтак чаяларны егар дан... Сәйранлыкка чыккан «сыйлаучылар» сәламләшеп китә чатларда. Кочаклашкан саен кәчтүменең иңбашында арта таплар да. Чәчәкләрен койган чиялекнең итәгендә әллә кар ята?!. Самимилек халык сөеклесен сөя-сөя шулай каралта. ...Каберстанның кара каргалары каркылдашып куя көр генә. Җәяүлисе иткән җилкәнмени — Сәйдәш бара Арча кырына... Халык санын алган чакта Күкрәүләргә күнгән күңелемне айкалдырдың әле. Ай кызы!.. Милләтеңне гүзәл мөлкәтеннән «тарлыктатарлык»мы аерды? Нәфесләнеп нәсел-нәсәбеңнең бергә туплар чакта бар көчен, сөелүдән сөргән сантыйларча Мәрьям анабызның варисын. ...Шушы төндә, ахры, үги ана яфрагына иртә кар яуган... Таралгандыр тату татарыбыз үзен-үзе шулай каргаудан. «Татарва»ны төрле тарафларда Сак-Сок сагынуы саргайта, йөрәккәең өшер ераклыкка сөрелгәнсең, сеңлем, син хәтта. Барланганда милләт балалары, тагын алынмыйсың исәпкә! Түгәрәкләү өчен түгелгәнне, җитми берәү — булмый нишләп тә. Бәгырьдәге бәйдә бәргәләнгән балаларың җитми, Ай кызы! Мәхрүмият сиңа мәхәббәттән табышмыйча «Талак!» әйттерде Киленлеккә сине килешкәндә, түләр иде татар ун калым. Сөрелмәгән булса Сөембикә, чукындыртмый калса угланын?!. Болгарымның кызы булмагандыр кемнең генә «асыл ярты»сы. Тәгәрәмәс өчен түшәгеннән, өммәтсезләр сине «яр» итте. Кызларыңны кяфер... кәнизәккә әйләндергән — яңа түл кирәк... Барланганда милләт балалары, булса икән дөньяң түгәрәк. Оланкайлар кая олагышкан — көтелгәннән күпкә ким чыга. Хиссезләнеп беткән хисапчылар санамаган сине кешегә. Мәэюсләнгән күзен мөлдерәтеп, сиңа бага, сеңлем, чал кавем. Күрәләтә нәсел корыганда, нигә кирәк гыйффәт саклавың?! Көтмәгәндә кызып китүемә ачуланма инде, Ай кызы! Барланганда милләт балалары, күңелемне кайгы айкады. Сөембикә, юньләп сөелмичә, балитәген эттән ашатты... Җитеп торыр, җаным, җитеп торыр — тансыклатып тагын таң атты. Хуҗасына охшаш бакча карачкысы Күрмәгәнмен шундый карачкыны, киенүе милли — бак кына! Курыкмаган үзе каргалудан — чалма урап куйган башына... Җилкәсеннән җилме җилтерәтте, шаяннарча ихлас үз күреп. Каршымдагы милли карачкыдан агач... тәре калды утырып. Чиге күренмәгән юану Ачлык... Түзәрбез — ил белән бергә. Изү... Түзәрбез — ил белән бергә. Кырыш... Түзәрбез — ил белән бергә. Сугыш... Түзәрбез — ил белән бергә. Юклык... Түзәрбез — ил белән бергә. Тетрәү... Түзәрбез — ил белән бергә, ил белән бергә — шулай... гомергә?!. Сатыш кызы ИНҖИЛӘ Төшләремне искә төшергәлим: күрше йортка ак бәз, җеп керттем... Уйламаган чакта Айбулатның җирләп куйдык хәләл җефетен. Хәтерлимен тере хәсрәтләрне — игез бала калды биләүдә. Иртәгесен ятим эргәдәшкә сөтсез кермәгәндер берәү дә. Нурсызланып калды нарасыйлар — җанга ятып бетми ят кадер. ...Каенсарда ана күкрәгенең сөте һаман саркып ятадыр... Айбулатның җаны айкалгандыр — тинтерәтте тәкъдир тол башын. Хатыннарның аһы хәтеремдә: «Димлик мәллә... шәфкать туташын?!» Табышмактай авыл табибәсе, шундый садә, шундый яшь иде!.. Ятсындырмый гына, ятимлекне шул кыз... йөрәгенә яшерде. Инҗиләбез күктән иңмәгәндер, килгән иде бугай Сатыштан. Сөйләделәр иртән сөенешеп: «Кызның күкрәгенә... сөт төшкән! Сөт төшкән!!.» Гаҗәпләнде хәтта гайбәтчеләр: «Сөбханалла, нинди могҗиза!» Үксезләрең, дөнья, үкерешеп, елагандыр шулчак мең өйдә... ...«Кызык хәл»нс сөйлим кыз-кыркынга, кулын гына селти: «Әй ялган...» Хәятемнең сәер хатирәсе әллә... әкияткә әйләнгән?! Ишек тоткасы Р Ш.га — дусларча Күләгәдәй кермим күңелеңә, кыяфәтең белән җыйнак син. Гадәтеңнән генә газапланам, ишек тоткалары җыясың... Гыйбрәтләрдән торган гомеремдә эчтән әйттем күпме төртмә сүз. Эшмәкәрдәй ачар ишекләрнең нихәтлесс булды тоткасыз. Дәрәҗәле генә дәрелфонүн ишекләрен кагар булсам да. тоткаларын алып, тоткарладың: буталмасын, диеп, бу бәндә. Рәсәйдәге татар рнстанына ишек бавы кыйммәт бодай да (Тоткарларга Аксак Тимерләрне синдәй берәү булса Болгарда!..) Залиманә зәһәр заманнарда мәсҗет ишегенә тартылдым Каракларча капылт каерылган тотка тишегенә тап булдым. ' Каршылаучы, тыштан караганда, дәшеп тора төсле: «Мәрхәбә!» Эш-йомышым төшкән ишекләрдән сөрдең мине ничә мәртәбә. Арттырмыйча әйтәм: артишеккә барсам — тагын миңа киртә син. Тотлыктыргыч затлы тоткаларны күпкә алдан каерып китәсең. Ышкынмыймын бәхет ишегенә — минем өчен ул да тоткасыз. Заманында солдат зинданына кереп чыктым, шөкер, тоткарсыз. Кардәшедәй күреп каршыламый дөнья йортындагы ишекләр. Тәрәзәдән йөрмим тәреләнеп, (үҗәтләргә андый тишек бар). Шагыйрьлектән килер шөгылендә, ай-һай, туган, төштең төпкә син. Ышанырмын: оҗмах ишегенең йолкып кайтсаң сигез тоткасын. Тәрәзә «осталары» Яурупага тәрәзәбез калды Петр остадин. Өлгеләрен тимер илә челтәрләде Сталин. «Демократ»ым! Инде шуны капкачларга син алын... Тагын «урысныкы» турында • Само слово «секс» имеет чисто русское происхождение!» М Мишин Урысныкы иде урманыбыз, кыш, чәй, мунча —бар да аныкы. Гайрәтлеләр хәтта гаурәтеңне кисеп алыр. . Максат аныкмы? Йомгаклыйлар күз дә йоммыенча: «Безнең милләт сүзе... чип-чиста!» Аракысы булгач урысныкы, алардандыр, бәлки, «секс» та?! Раслагандыр азгын Распутины гомер буе... зөфаф кичендә. Кыз-хатынга, бахыр, кызганмаган тәнендәге соңгы көчен дә... Ышанмыймын «секс эше»гезгә, китер дәлилләрнең мең төрен. Гыйш-гашрәттә йөзгән гыйззәтлегез — Әби патша басса мөһерен. бәлки...