Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘФКАТЬ КЫЙБЛАСЫ

Кешеләрнең сиңа күрсәткән зтлеген. үзеңнең башкаларга зшләгән игелекләреңне шундук онытырга ойрәнмәсәң. бәхеткә мәңге ирешеп булмый. КОНФУЦИЙ үрше ике милләт Хәтта күрше генә дә түгел Татарларның дүрттән оч өлеше — урыс арасында. Шуңа карамастан, без. язучылар. шушы көнгә кадәр шуны ике милләт арасындагы мөнәсәбәтләрне дөрес итеп күрсәтергә куркып яшәдек Күрсәткән очракта, башлап. Сталин авызыннан чыккан «мәңгелек дуслык», «өлкән абый» шикелле сүзләрне алга сөрдек Ниһаять, хәбәрдарлык чоры килде Соңгы вакытта галимнәребез шактый кызыклы һәм кирәкле тикшеренүләр алып бара башладылар Татарстанның Югары Советы трибунасыннан да акыллы фикерләр ишетелә Марат Мөлеков көбек депутатларны без ихтирам белән тыңлыйбыз Шуңа ка рамастан. бу темага язылган публицистик әсәрләр чиктән тыш аз. фундаменталь фәнни тикшеренүләр бөтенләй юк. Татар-монгол золымы, татарларның кыргый, кара халык булуы турында язылган китаплар миллионлаган тираж белән таралып тора Шуңа күрә. Со- |>ег-1й[1 Союзында яшәүче халыкларның т\ксан тугыз проценты безне Чыңгыз ханга ияреп килеп, урыс жиренә утырган килмешәккә саный Милли конфликтлар кан коюга барып житкәч карагруһ галимнәр саграк кылана башладылар Аның каравы, телевидение, газета-журнал битләрендә татарларның суверенитет игълан итүен мыскыллау, сезнең азатлык кан кою. ачлык белән бетәчәк дип. гади халыкны куркыту дәвам итә «Литгазета»ның 1990 елгы 44нче саны Жан Миндубаевның «С кем вы. татарстанцы*’• дип аталган мәкаләсе үзе генә ни тора?! Имеш, без кая китә алабыз9 Без кемнәр белән чиктәш9 Безне чүл бүреләре, арыслан-киекләр. крокодиллар урап алганмыни9 Бу фикерне әйтүчеләр туган республикабыз әйләнәсендә яшәүче халыкларга яла яга. аларны ерткыч итеп күрсәтә Без шуны кабул IMP9 Менә шушындый пыскып яткан милли учакларга ягулык ташлаучы карагруһларга трибуна бирү — искиткеч зур жинаять Икенче бер жинаять— безнең сукырлык, чукраклык һәм телсезлек Без. милли гауга калкып чыга башлаганын күрү белән, тәвә кошы шикелле, башыбызны ком астына тыгып, афәт үткәнне көтеп ятабыз Ул арада мәсьәлә катлаулана, үсә. киңәя, көчәя, аны бары тик ике торле корал белән генә жиңеп була Ул коралларның исеме: хакыйкать һәм шәфкать Хәтерли торгансыздыр. Америкада әле күптән түгел генә өсләренә ак жоббә кигән ку-клукс-клан вәкилләре негрларны жәзалап йөри иде Америка галимнәре бу мәсьәләне кырык ел буе өйрәнделәр һәм этник стереотиплар картасын төзеделәр Бу эшкә күренекле рус галиме Георгий Гачев та катнашты Безгә дә. социология, тарих, социаль психология, этнография, фәлсәфә, мәдәният, демография фәннәре казанышларына таянып, нәкъ К шундый карта төзергә кирәк. Этник стереотипларны тирәнтен өйрәнгән очракта без урыс белән татар арасындагы «мәңгелек дуслык» киләчәктә безгә нинди уңышлар китерүен алдан әйтербез Безнең өчен иң мөһиме —татар белән урыс арасындагы мөнәсәбәтләрне тәшкил иткән бәяләмәләр. Утыз елга якын күзәтү дәверендә мин үзем өчен бер ачыш ясадым, Икенче бөтендөнья сугышыннан сон жир шарында яшәүче халыклар арасында ике төрле милли мөнәсәбәт барлыкка килде тарих шаукымында, тарихи сәясәттә яшәүчеләр һәм экономика чолганышында яшәүчеләр Дөнья базары, трансконтиненталь корпорацияләр, төрле милләт вәкилләреннән оешкан үзара предприятиеләр халыкларда интернациональлек мөнәсәбәтләре тәрбияләде. Безне исә дөнья революциясенә, череп таркалырга торган капитализмны тар-мар итәргә әзерләделәр Мин диңгезчелектә хезмәт иткәндә жир шарының кайсы төбәкләренә генә корал ташымадым9 ! Планетаның кайсы гына почмагында сугыш кабынып китмәсен, солдатларның кулларында — «Калашников автоматы», командирларның путасында— «Макаров пистолеты» булды. Һәм безне рәсми патриот итеп тәрбияләделәр. Рәсми патриотлык белән шовинистлык арасындагы чикне кем күрсәтә ала? Соңга табарак конкрет рәвештә көньяк корея- леләргә. көньяк вьетнамлыларга, афганлыларның өчтән ике өлешенә. Никарагуа контрасларына. Сальвадор халкының күпчелегенә каршы эчебезгә шовинистик нәфрәт жыя тордык. АКШ. Федератив Алмания (Германия), һәм башка капиталистик илләр турында әйтеп тә торасы юк. Безне рәсми пропаганда, башта Сталин үзе. аннан соң аның шәкертләре — «соры кардинал» Сусловлар, соңрак Зимяниннар һәм башка казарма милләтчелеге остазлары тәрбияли тордылар. Нәтижәсен күрәсез. Милитаристлык шартларында интернациональ тәрбиягә урын калмый. «Өлкән абыебыз»ның тарихына күз салып алыйк 1721 елның 30 октябре. Озакка сузылган Төньяк сугышының Ништадт солыхы белән тәмамлануы уңаеннан урыс патшасы рәсми рәвештә Бөтен- россия Императоры итеп игълан ителә Империянең дәүләт чикләре Алтын Урданыкы белән тәңгәл диярлек, халыклары да. тулысынча диярлек— Щусый улысында яшәгән халыклар Шуңа карамастан, үрнәк итеп, Чынгыз дәүләте түгел. Бөек Рим империясе алына Империянең гербы— ике башлы бөркет, башкаласы — Санкт-Петербург Петр Беренче колониаль яулап алуны ачыктан-ачык дәүләт сәясәте һәм максаты дип игълан итә Идарә өчен абсолютизм, тоталитар режим сайлап алына, крепостной строй, илдәге һәр заводфабрика, артель, һәр хужалык армияне тәэмин итү өчен эшли. Империя — тоташ хезмәт армиясе. Урыс дәүләте башта дала халыклары. аннан соң Казан. Хажитархан. Кырым ханлыклары белән сугышу, шул халыкларның жирләрен колонизацияләү дәверендә барлыкка килде. Петр Беренче хәтта чиркәүне дә хәрбиләр сафына бастыра. Ул чыгарган карарларның сиксән процентлабы —әле дә хәрәкәттә Йодрыклап эшләтү, хезмәт ияләрен жан асрарлык итеп кенә тукландыру, казармага охшаш торак һәм хәрбиләрнекенә охшаш кием-салым... Рәсәй халкы әле һаман шушы шартларда яши... Яңа буын императорлар Петр Беренче игълан иткән Рәсәй империясен камилләштерәләр генә. Экспансия юнәлеше төньяктан көньяк-көнбатышка таба борылгач. Рәсәй-Византиянең дәвамы дип белдерелә һәм аның төп вазифасы Византияне һәм христиан халкын «басурманнар золымыннан» коткаруга күчә Шведлар, поляклар, литвалылар белән сугышкан чорда татарларга караш, алар урыслар белән янәшә сугышып йөргәнлектән, бераз йомшарып тора Яулап алулар төрек һәм фарсы юнәлешенә борылгач, безне тагын да аяусызрак жәберли башлыйлар. Шушы чорда яңа риваятьләр туа. яңа символлар барлыкка килә. Шу- ларның берсе — Юнан императоры Костантин Багрянородный бүрегенең Владимир Монамахка тапшырылуы Бу хәл властьның мирас рәвешендә күчүен аңлатып тора Ул бүрек «Оружейная палата»да саклана һәм аның Алтын Урда ханыныкы икәнлеген исбатлау өчен кием тарихы белгече бүлү да кирәкми. * Мәкаләнең максаты татар һәм урыс тарихын сурәтләү түгел иде. Бу — ифрат авыр, катлаулы эш Шулай да. бер тотынгач, дәвам итим әле. Империяне нинди дә булса бер милләт исеменнән төзиләр Бөек Бабил (Вавилон). Борынгы Мисыр. Борынгы грек. Госман. Бөек Британия империяләре Хәзерге көндә кая алар? Күбесенең халкы калмады инде Бөек Мисыр империясе хөкем иткән жирдә —гарәпләр; заманында бөтен халыкларны дер калтыратып тоткан Искәндәр Зөлкарнай империясе урынын да —бәләкәй генә, тыйнак һәм эшчән греклар яши Госман империясе дә. яулап алган жирләреннән баш тартып, колонияләреннән китеп. мул һәм тыныч яшәүче төрек иленә әйләнде Инглизләр дә колонияләреннән баш тартты Бары Совет Рәсәе генә жир йөзендәге соңгы империя булып кала бирә Хәзер көн тәртибенә аның язмышы килеп басты Тоталитар системаны саклап империя дилбегәсен кулларында тотучылар. гадәттә, гел халык исеменнән эш итәләр «Халык» ’сүзен бик еш кулланып. халык мәнфәгатен «кайгыртучы» булып кыланган диктаторлар тарихта яхшы мәгьлүм Нерон. Явыз Иван. Гитлер. Сталин. Пол Пот. Безгә. Явыз Иван чорыннан башлап, күрше халыкларның жиренә басып керүне ватан иминлеген саклау өчен кирәк, дип аңлаталар Карагруһ фәлсәфәчеләр экспансияне аклый, бәхилли торган кагыйдәне дә уйлап тапканнар Имеш, урыс кешесе кысынкылыкта яши алмый, ана киңлек, чиксезлек кирәк, аның жаны туктаусыз ниндидер офыклар артындагы тылсымлы бил- гесезлеккә ашкына ’Сүз дә юк матур теория1 Бусын инде мәгьлүм шагыйрь әйткән: «Рәсәйне акыл белән аңлап, аршын белән үлчәп булмый Аның токымы бөтенләй башка төрле. Рәсәйгә ышанырга гына кирәк» Ә кайсы халыкны салкын акыл белән аңлап була сон? Халыкларның кайсыларына ышанырга ярамый соң9 Менә шушы сорауларга жавап эзләгән чакта төшенәсен: империя дәрәжәсенә ирешкән этник берәмлек, үзенең башкаларга охшамаганлыгын дәлилләү өчен, үзенә генә хас сыйфатлар эзли башлый. Аларны табуы исә кыен түгел Саны күпнең мөмкинлекләре дә зур. өстәвенә, башка халыклар да империягә хезмәт итә Колониаль золым эшкә ашырылу дәверендә империя олтаны астында яшәүче халыкларның таланты идарә итүчеләр ягына тартыла башлый Бу табигый хәл. Хакимлек ачеләр ягында— талантка мөмкинлекләр зур. мәйдан киң, сәләтеңә тияр а югары. Карамзин. Караморза килеш татарча сөйләшеп, татар арасында гына яшәсә, шундый зур күләмле, киң колачлы тарихны яза алыр идеме'” Кантимер— Державинның дәрәжәсе нинди булыр иде91 Челебей нәселен дәвам иттерүче бөек Лермонтов һәм бүгенге әдәбият сөючеләрнең алласы Владимир Набоков9 ! Бәлки, кайбер шәхесләр бишектән үк үз миЯләтенең патриоты булып, татар жанлы булып сакланганнардыр9 Мин үзем гөнаһлы Их. ул яшьлегем-алсу-зәңгәр чоркайларым минем! Офицер идем. Һава патшасы' Сталин лачыны’ Җилкәләремдә— ука белән чигелгән погон, маңгайларымда елкылдап торган жиз бизәкләр Хром итек, атлаган саен, шыгыр-шыгыр килеп. йөрәкләрне җилкендерә галифе чалбар шундый матур1 Кыскасы, бөтен урамның күзе синдә генә! Ашау да —оҗмах сые Сары чәчле сылулар. анкетаңны актарып, милләтеңне тикшереп тормый Алар белән үбешер алдыннан син инде Габдрахман түгел —Гена. Мөхәммәт түгел —Миша һәм.. генерал буласы килү теләге шулкадәр көчле, бу максатка ирешү өчен, әйтик. Фәхрелисламгалиев дигән фамилияңне, ике дә уйламыйча «Федотов»ка алыштырасың. Шундый мөмкинлеге барында ничә процент татар гөнаһтан куркыр иде икән91 Дөрес, тимер юл ремонтлап яки төзелештә кирпеч ташып йөрүчегә татар фамилиясе бернинди авырлык та китерми Әгәр сине язмыш әдәбият яки сәнгать дөньясына кертеп җибәргән булса9 Камал театры сәхнәсендә Сергей Каюмович Шәкүров шушы дәрәжәгә ирешә алыр идеме9 Рифкат Маликов үзенең исемен һәм фамилиясен Михаил Львов дип үзгәртмәсә. • Новый мир» журналында баш редактор урынбасары булып утыра алыр идеме? Париждагы «Гран опера»ның баш балетмейстры. «Ковент гарден» исемендәге король операсында. АКШтагы «Метрополитен операнда озак еллар җитәкчелек иткән Рудольф Нуриевны Уфа театры сәхнәсендә күз алдына китереп карыйк әле9 Ә бөек вулканолог Һарун Тажиев Татарстанда нишли алыр иде9 ! Кешенең автоном республика шартларындагы иҗаты стаканга тутырып, өстенә таш бастырган үрмәкүчләр хәлен хәтерләтә. Стаканның стеналары калын һава юк. урын тар. ә өстән сине басып торучы бюрократик аппарат шундый зур һәм ШУНДЫЙ көчле Шушы шартларда иҗат итүче интеллигенциягә шәфкатьлерәк булыйк һәм онытмыйк җинаять тудырган ялгышлыклар. халтура урта кул әсәрләр әзме-күпме бәхилгә лаек Бу дөньяда бер адымга —әхлак хыянәтенә генә бәхилләү булмаска тиеш Бер микъдар, бары тик бер генә микъдар хыянәт, иман сату, милләтеңне сатуга мәңге бәхиллек юк Сатылу рухи атмосфераны агулап юкка чыгара Унтугызынчы гасырның ахыры, егерменче i асырнын башында Рәсәйдә гигант коч белән Ренессанс чоры башлана һәр олкәдә берничә гигант Лев Толстой һәм Достоевский. Врубель. Марк Шагал һәм Филонов Чай конский һәм Рахманинов. Владимир Соловьев һәм Николай Бердяев Фән һәм техникада — Менделеев һәм Павлов. Лобачевский, дөнья авиациясенең атасы һәм мие Юрий Сикорский, диңгезчелек тарихындагы иң зур. иң гүзәл һәм тиз йөрешле «Нормандия* лайнерын төзүче инженер Юркевич. Нигә соң шушы бөек яуланышлар үзе дә биниһая талантлы булган рус халкының культурасын оер генә миллиметрга да күтәртә алмаганнар? Ни сәбәп: Рәсәй кешесе койма буенда, бәвеленә манчылып, аунап ята9 Нн сәбәп урыс вокзаллары пычрак, жәмәгать әбрәкәйләрендә тончыгып үләрлек, юллар юк. гөлбакчалар ватык шешә һәм консерв банкалары белән тулган? Третьяковка. Эрмитаж кебек мәшһүр күргәзмәләргә профсоюз тарафыннан куып кертелгән тамашачыларның, эч пошуын яшерә алмыйча. иснәп йөрүләре турында искә алырга да куркам мин. Инде менә ничә еллар урыс интеллигентларына мин бер үк сорауны бирәм <Рәсәйдәге бөек Ренессанс казанышлары ни сәбәп бөек культурага әйләнмәгән?» Күпчелек: «Безнең культура Европаныкыннан Киммени9»—дип. сорау белән үк жавап кайтара Азчылыгы исә: «Әле бит вакыт әз үтте, әкренләп, һичшиксез, урыслар жир йөзендәге иң бөек культуралы халыкка әйләнәчәк»,—дигән була. Соңгы вакытта. «Революция комачаулады. культура күн тужурка өстенә патронташ тасмасы ураган, маузерлы комиссарлар' кулына эләкте».— диючеләр барлыкка килде Ә. минемчә, сәбәп башкада —культура өлкәсендә эшләүче интеллигенция белән культурага мохтаж киң масса арасында таш стена булып бюрократик аппарат тора М С Горбачев бу «стена»ның 18 миллионлы номенклатура икәнлеген игълан итте. Михаил Сергеевич әйткән санга бюрократик ысулда ижат итүче язучыларны. сәнгать эшлеклеләрен. укытучыларны да өстәргә кирәк. Менә нигә империя шартларында Толстойларның һәм Рахманиновларның илаһи тәэсире халыкка үтеп керә алмый Шушындый тоткарлык ятмаса. патша заманында да. совет чорында да урыс әдәбиятын, сәнгатен һәм культурасын бөеклеккә күтәрүче әһелләр белән аралашу империя олтаны астында яшәүче халыкларның тәрәккый үсешен дә дөнья культурасына тиңләштерә алыр иде Бөек Мәржанине Сергей һәм Владимир Соловьевлар. Павел Флоренский һәм Алексей Лосевлар белән тыгыз элемтәдә эшләгән итеп фаразлап карыйк Дөрес. Казан университетының Шәрык бүлеге галимнәре Шиһабетдин хәзрәтнең энциклопедик белем-эруднииясеннән файдалана белгәннәр. Мин Казан чоры ориенталистларының фәнни эшләреннән Мәржанинең исемен эзләп карадым. Юк аның исеме Патша заманында һәм совет чорында басылган бер генә энциклопедиядә дә. сүзлекләрдә дә һәм белешмәләрдә дә аның фәнни эшләре һәм исеме юк. Соңгы совет энциклопедиясенә футбол тибүче Бесков та. алдынгы тракторчы Паша Ангелина да кергән. Мәржанигә урын табылмаган Шиһабетдин хәзрәтне Кэмбридж ориенталистлары белә, гарәп илләрендә. Төркиядә аны ихтирам итәләр. Шулай булгач, нишләп сон Казанда аның белеменнән файдаланган галимнәр аның исемен һәм фәнни хезмәтләрен популярлаштырырга тырышмаганнар? Тоталитар дәүләттә фән дә. сәнгать тә. мәдәният тә — барысы да власть ияләре кулында Аларга исә колониаль режимда яшәүче халыктан чыккан галимнәрнең, тоталитар көчкә хезмәт итмәгән очракта, бөтенләй кирәге юк Андыйларга киресенчә, үз халкына хыянәт итүчеләр, шымчылар куштаннар кирәк Бөек Мәржанинең шәкерте Хөсәен Фәезхановнын фажигале тормышы шуңа мисал Бу канун совет чорында да дәвам итә. Хәтта безнең чорда үз халкының мәнфәгатен сатучыларның коньюнктурасы күтәрелде дә әле. «Халыклар дуслыгы» дип игьлаң ителгән номенклатур элита сафына союздаш республикалардан бер-ике вәкил, автономияләрнең дә кайберләреннән берәр бәндәне кыстырып интернациональлек тамашасын уйнау, күз буяу дәвам итә. Дөрес, хезмәт ияләре, нинди генә милләттән булуга карамастан үзара дошман яшәми. Завод цехларында, кыр-басулар- да. Андрей Сахаров. Лев Гумилев һәм генерал Григоренко бөеклегенә ирешә алган интеллектуаллар арасында интернациональ туганлык яшәп килә. Моннан дүрт-биш ел элек Е. П. Хабаровның Урал тавыннан көнчыгышта яткан «хужасыз». «кыргый» жнрләрне үзләштерүе турында «фәнни» фильм чыкты Тамашачы, фильмны карагач, бу жирләрдә. урыслар килгәнче, беркем яшәмәгән, анда Себер ханлыгы да. төбәктә хужалык иткән себер халыклары да булмаган икән, дигән фикердә кала Колонизаторлар. үзләренең канлы эшләрен аклар өчен, интернациональ кагыйдәгә таянып эш итәләр Без аборигеннарга мәдәният алып килдек, без аларны хезмәткә, кешеләрчә яшәргә өйрәттек, диләр. Колонизаторлар көчләп таккан гореф-гадәтләр исә. алар нинди генә югары сыйфатлы булмасын, жир- ле халыкка ярдәм итә алмый Киресенчә, катастрофа алып килә Бу ка гыйдәгә читтән мисал эзләп йөрисе юк Төньякта Чукотка. Камчатка һәм Сахалин аборигеннарының юкка чыгып килүләре турында газета битләрендә һәм Югары советта чан сугалар Чират безгә дә' җитеп килә Кешелекле, гуманистик канун белән эш итүче колонизаторлар тарихта юк Әмма берсе дә — колонияче инглиз солдатлары да. Канар атауларының аборигеннарын юкка чыгарган португал диңгезчеләре дә. хәтта һинд- леләрне резервацияләргә бикләп тамырларын корыткан янкилар да. Хабаровка багышланган фильмдагы шикелле, без килгәндә бу жирләрдә бернинди кеше заты да юк иде дип. оятсыз ялганга таянып эш итми Рәсәйгә генә хас бер сыйфат бар бу империядә изге хакыйкать белән бөек ялган берберсен юкка чыгармыйча/ янәшә яшәп киләләр Бу сыйфат боек Достоевскийны —кеше психологиясен, бигрәк тә урыс милләте психологиясен искиткеч тирән һәм дөрес аңлаучы корифейны да хәйран калдырган. Достоевский болай ачына урыс ул һәрдаим игелек күрсәтергә омтылып яши һәм шуның белән бергә, үзе дә сизмәстән шундый әшәкелек күрсәтеп ташлый, аның бу кабахәтлеген мәңге оныта алмыйсын Гасырлар буена сузылган басып алу. күрше халыкларны буйсындыру юлында кан коюлар, җәберләр. кыямәт көненә тиң гарасатлар беркайчан да тукталып тормаган. Колониаль сәясәтне оештыручылар шушы жинаятьне табигый санаганнар, чөнки бу процесс аларга иксез-чиксез байлык, дәрәжә китереп торган Урысның яулап алулары гади халыкка байлык та. бәхетле тормыш та бирә алмаган Ул һаман ярлы, һаман солдат шартларында яши килә Шушы шартларда урыс халкына хас этник психология туа Бу психолог ня бик катлаулы, киң диапазонлы һәм капмакаршылыклар белән сугарылган Патша сарайларында, власть тотучылар арасында туган аяусыз, оятсыз ялган бу халыкта хакыйкатькә омтылу теләге, тормыштагы явызлыклар исә савап һәм игелек эшләүгә этәреш тудыра Самодержавие оештырган халыклар тормәсе шартларында рус милләте кешелеккә Чаадаев. Толстой. Достоевский шикелле шәхесләрне биргән Тифлис. Баку. Ош гарасатлары вакытында мин «Хажн Морат»ны тагын бер кат укып чыктым Боек рус корифее азатлык өчен кан коючы халыкларга нинди изге ихтирам белән карый алган «Хаҗи Морат»та сокландыргыч бер эпизод бар. Урыс гаскәрләре бер авылга һөҗүм итеп, халыкны аннан тауларга куып җибәрәләр ‘ Гаскәрләр оборона линиясенә кире чигенгәч авыл халкы үз җиренә әйләнеп кайта һәм күрә солдатлар мәчеткә кереп тәрәт иткәннәр, чишмәне пычратып, суын эчмәслек хәлгә китергәннәр унбиш яшьлек үсмернең аркасына сөнге кадап киткәннәр Шушы каннибаллыкка карата боек рус язучысының нәфрәт сүзләрен кабатлыйсым килми Вакыт табып, сез аны үзегез укып карагыз! Ә бит фашистларча кыланган солдатларның берсе дә явыз.' канга сусап йөргән вәхши түгел Көндәлек тормышта алар—тыйнак, юаш һәм шәфкать күрсәтергә әзер торучы бәндәләр Шушы алогизм фаҗигане йөз. мең кат көчәйтеп җибәрә Шушы каршылыклы күренешне аңларга теләп. Кавказны яулап алу чорындагы документларны укыйм Генерал Ермолов. Кавказ халыкларын сугыш кырында ҖИНӘ алмагач, патшага яна тактика куллану кирәклеге турында рапорт яза Яңа тактиканы император хуплый Шуннан соң Төньяк Кавказның искиткеч гүзәл урманнарын, кырда башак кысып утырган игеннәрен, авылларны яндыра башлыйлар Мал-туарны кыралар, коеларны, чишмәләрне агулыйлар Корпус командиры полковник Грековнын 1882 елның 6 июнендә язган доносеш.есы « Хатын-кызлар, балалар елавы, паника тирә-якка таралды Кичү тирәсендәге үзән, якын тирәдәге урманнар халык белән, йок төялгән арбалар, мал туар белән тулды Калкулыктан без картечь ядрә, мылтык уты белән «эшкәртергә» тотындык Халык берьюлы суга ташланды хатын- кызлар. балалар, маллар, җайдаклар » «Колгә әйләндерелгән җир» тактикасының авторы, башкомандуюший генерал Ермолов бу эшне менә ничек дәлилли «Монда, кырыс һәм кыргый. яхшылыкның нәрсә икәнен аңламый торган халыкларга закон урынына. бары тик коч куллану гына уңыш китерә Урыс ларның кораллы көчләреннән куркып яшәү генә кавказлыларны буйсындырь Ермоловка Грозный каласының үзәк мәйданында чуеннан койган һәйкәл тора Тег е пуля белән «эшкәртелгән* кавказлыларның оныкларының оныклары шул һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре дә сала торганнардыр әле В Пикулиның «Битва железных канцлеров» исемле китабының герое авторның кумиры вице канцлер А М Горчаков. XIX гасырның икенче яртысында Урта Азияне колонизацияләү максаттан болай аңлата «Әгәр без ул вәхшиләрне җәзалаганнан сон. кире китеп барсак, безнең турыда "көчсезләр һәм куркаклар дип уйлаулары бар Азиатлар бары тик кыргый аяусызлыкны гына ихтирам итә Әхлак кануннары аң. белем, шәфкать аларга бернинди тәэсир ясый алмый » Күрәсезме, колонизаторлар уртак бер канун тудырганнар аборигеннарның барысы да кыргый, явыз, ялганчы һ. б. Ә" менә шәрыктәге японнар. Сингапур кытайлары. Көньяк Корея һәм Гонконгта яшәүче азиатлар кыска вакыт эчендә шушы канунның көлен күккә очырдылар. Явыз Иван чорыннан башланып киткән урыслаштыру XVIII—XIX гасырларда Рәсәй империясенең үзәк сәясәтенә әйләнә. Бу илдә инородец (дөньяга башкача килгән кеше) булып яшәү оят. хәтта жинаять санала башлый Алар арасында иң әшәкесе — татарлар. Чөнки алар өч йөз елга якын урысларны үзләренә буйсындырып яшәгәннәр. Власть ияләре халыкларны берләштерү, аларның көчен бер ноктага юнәлтү өчен һәрчак дошман символы уйлап тапкан Совет чорын гына алыйк Революция алдыннын — самодержавие, гражданнар сугышы вакытында — аклар, соңрак троцкийчылар, зиновьев-бухаринчылар. черек интеллигентлар. космополитлар, диссидентлар. «Татармонгол» золымы исә универсаль символ урынына кулланышта һәрчак тотылган. Бу символ әле дә файдаланыла. Рәсәй империясе белән Госман империясенең чиге, заманында. Кременчуг (Кирмәнчек). Никополь тирәсеннән үткән. Әби патша чорында. «Византиянең изге васыятен үтәп. Константинополь мирасын, хәләл жиребезне кире кайтару» дигән чакыру ташлап. Босфор һәм Дарданелл бугазларына табан һөжүм башлана Төрек сугышына әзерләнер алдыннан татарларны чукындыру. аларны туган туфракларыннан куып, мөһажирлеккә дучар итү көчәеп китә Төрки халыкларның берләшүләреннән куркып, алдан профилактик чаралар күрелә. Төрек сугышы башланыр алдыннан шовинистик хәрәкәт —панславизм көчәя Петр Беренче заманында Рәсәйне яңа Рим империясе итү күздә тотылса, әби патша. Төркиядән тартып алган жирләрне бергә туплап, экспансияне Борынгы грек дәүләтен торгызу байрагы астында алып бара. Кырымда ял итүчеләргә экскурсоводлар грекча атамаларны борынгы греклар яшәгән чорныкы дип аңлаталар. Дөресе исә — Кырымдагы калаларга грек исемнәрен басып алганнан соң кушканнар Акмәчет — Симферопольга. Акъяр —Севастопольга. Кафа—Феодосиягә әйләнгән. 1944 елдагы геноцидка кадәр Кырымда авыллар, ваграк калалар, тау. күл. елга исемнәренең күпчелеге татарча иде: Курман-Кимелче. Таракташ. Карасуба- зар һ. б Андыйларны ашыгыч рәвештә алыштырырга тотындылар Мин хезмәт иткән авиаполк Мелитопольда тора иде. Очучы кулындагы карталарда— татар исемнәре, хәрби округтан исә яңа исемнәр белән боерык килә. Округтан килгән исемнәр картада юк. Шуның аркасында һавада адашып йөрүләр, башка аэродромга утыру очраклары булып бетте. Исем алыштыру — татар милләтен бетерү сәясәтенең бер өлеше ул. Безнең бабаларыбыз исемгә тап төшерүне зур фажигага. абруй югалтуга санаганнар. Исем— рухи эчтәлекнең тышкы күренеше. Узган көзне мин Төркиядә йөрдем. Яңа шәһәргә барасыны алдан белгертәләр. Мин әле ул шәһәрне күрмәгән, аның нинди булуы, тарихы, утырган урыны турында берни белмим, ләкин исемен ишетү белән төсмерли башлыйм һәм күп очракта шул исем уяткан күзаллау дөрес булып чыга Төркиядә мин тагын бер ачыш ясадым. Алфавитны алыштыру, гарәп графикасыннан кириллицага күчү дә халык аңына, аның рухи көнкүрешенә кереп урнашкан бик күп символларны, шул» символларга бәйләнешле мәдәни байлыкларыбызны исраф иткән Борынгы татар архитектурасын, нәкыш сәнгатен, шәмаилләрне, көнкүрештәге бизәкләрне һәм бабаларыбыз- ның шул мирасларын буыннан-буынга тапшырып килгән изге хәреф-сим- волларны юкка чыгару безнең манкортка әйләнүебезгә сәбәп булган. Динебездән, гореф-гадәтләрдән ата-баба мирасыннан яздыру, рухсыз- ландыру — туган туфрагыбызны экологик талауга, катастрофага дучар итү. Бу жинаятьләр псевдоинтернациональлек байрагы астында урыслаштыру юнәлешендә эшләнеп килде «Урыслаштыру» термины фажигане төгәл анлата алмый, чөнки империя сәясәте урысларның үзен дә интектерә Татарларга карата кулланылган сәясәтне манкортлаштыру. кешелектән яздыру дип атау дөресрәк булыр иде Моңа кадәр без манкортлаштыруны империя тарихы юнәлешендә тикшерергә тырыштык Шушы процесска татар тарихы, татар халкының фажигале язмышы аша караганда ниләр күрә алабыз? Сталинның тугрылыклы булышчысы А. Громыко, кырым татарлары турында сүз чыккач. СССРның Югары Советы Президиумы исеменнән болай диде «Алар бит Кырымда яшәүче башка халыклар арасында бары тик унтугыз процент кына булганнар» Унтугыз процент’ Шул кечкенә генә ярыматауда яшәгән «19 %лы» халыкның гаскәре. Казан һәм Әстерхан Явыз Иван коллыгына эләккәннән соң. Рәсәйнен башкаласы Мәскәүне алуын. Явыз Иванның: «Казан ханлыгыннан. Әстерханнан гаскәрләремне алам.» —дип ант иткәнлеген фән докторы Громыко белергә тиеш иде бит Бу очракта без Рональд Рейганның «явызлык империясе» дип атаган феноменының хәрәкәткә килүен күрәбез. Татарга карата итәк астыннан ут йөртү, шапшак гаделсезлек—бу алымнарның берсе дә гөнаһ саналмаган. Британ империясе кулланган «бүлгәлә һәм идарә ит» кагыйдәсе Рәсәй империясе шартларында «Туракла, тармар ит милләтләрне мангайга-мангай чәкештер, сулыш алырга мөмкинлек калдырма». — рәвешендә тормышка ашырыла Аксак Тимер. Алтын Урданы жимереп. Мәскәү князьлеге өчен мөмкинлекләр ачып китә Ул чорда әле Казан. Әстерхан. Нугай. Кырым. Себер ханлыклары һәрберсе, мөстәкыйль рәвештә. Мәскәү князьлегенә каршы тора алырлык булсалар да. Алтын Урда мирасы, шуның урынына утырыр өчен үзара туктаусыз ызгышып тору аларны көчсезләндерә’ Мәскәү’ князьлеге шушы низаг утын гел көчәйтеп, аларны үзара чәкештереп тора, һәм әкренләп, ханлыкларны берәмләп, яулап ала башлый Казан ханлыгы коллыкка эләккәннән соң да. бердәм эш иткән очракта, азатлыкка ирешү мөмкинлекләре була Бүленү, тураклану һаман дәвам итә. Башта опричнина кырып ташлаган урыс боярларының җирләренә Казан ханлыгының югары катлам аристократларын күчереп утырталар Аннан соң. чукындырулар башлангач. татарларны мөселманга һәм керәшенгә бүлеп, үзара берләшү мөмкинлегеннән мәхрүм итәләр Казан ханлыгындагы әйбәтрәк жирләрне самодержавиегә хезмәт иткән урысларга биреп, җирле халыкны туган туфрагыннан куу башлана Бу сәясәт әле дә дәвам итә Татарларны бүлү, милләткә хыянәт итәргә мәжбүрләү өчен гасырлар буе тагын бер уңышлы алым кулланыла: татарны түрә итү Татар түрәсе урыс түрәсеннән аяусыз- рак, кансызрак Татарны бүлгәләү дәвам итә Әһәмият биреп укыдыгызмы икән Ж Миндубасв «Литературка»ның 44нче санында (1990 ел) болай яза «И вот уже поговаривают и интернациональных (!) Набережных Челнах, в Нижнекамске о создании некоей «закамской республики» и о выделении оной из . суверенного Татарстана» Шул сүзләрне укыгач. Шекспирның «Веницнан сәүдәгәре» дигән трагедиясендәге Шейлок монологы искә төшә «Бер кадак ит әжәте өчен мин аның йөрәген кисеп алам. » Армиягә китәр алдыннан мин Чаллы төбәгенә ашлык ташыдым Тоташ татарлар яши иде ул тирәдә. Шайтан таягына охшаш тамырсыз токым баскан икән хәзер Бүленүдән соң барлыкка килгән кисәкләрнең күләме һаман кечерәя Соңгы вакытта безне иң якын, тугандаш һәм уртак язмышлы башкортлар белән чәкештерергә тырышалар’ Татарны болгарга, мишәргә типтәргә, нижгәргә һ б бүлү дә уңышлы бара Милли бердәмлекне таркатуда тагын бер чара уңышлы башкарылып килә Яңартып кору, хәбәрдарлык игълан ителгәч, мәскәү татарлары «Туган тел» оешмасы төзегәннәр иде Матур гына кичәләр, күренекле фән. сәнгать, әдәбият әһелләре белән очрашулар уздырыла башлады Асадуллаев йортын (татарлар үз акчаларына салган сарай) бирәбез дип. МГКнын беренче секретаре Прокофьев телечыгышында безгә вәгъдә бирде Киләчәк матур һәм өметле күренде Нәкъ шул чакта Гарипов дигән чиктән тыш актив һәм эшчән оештыручы каяндыр яна бер кешене җитәкчелеккә алып килде Без Гариповка ышандык һәм шул яңа кешене җитәкче иттек Мәдәни кичәләр, очрашулар, нәтиҗәле эш урынына кәгазь язу. аны раслау, тагын яңаны язу. яңадан раслаулар башланды Асадуллаев йорты кулдан ычкынды, ниндидер вак низаглар власть бүлү башланды Мондый алымны нинди ведомство кулланганын аңлатып торасы юктыр дип уйлыйм Таныш алым Милли яңару, азатлык өчен көрәш юлындагы киртәләрне санап бетерерлек тә түгел IЯуларның иң көч лесе—татарның психологиясенә кереп оялаган таркаулык, уртак тел таба белмәү, хәлиткеч мизгелдә, бәхәсләшүгә күчеп, мөмкинлекне кулдан ычкындыру Империя түрәләре гасырлар буе безне бер-беребезгә дошман итеп тәрбияләргә тырышканнар һәм максатларына ирешә килгәннәр Милләтне шул авыр хастадан тергезү өчен күпме коч. күпме түземлек һәм фидакярлек кирәк'” Бәлки, безгә милләтне торгызу кирәк тә түгелдер'’ Безне хәзер, базар икътисадына күчкәндә, милли көрәш сәясәтеннән баш тартып, байлык өчен көрәшкә чакыралар Безне милли программадан ваз кичәргә өндәүчеләр мисалга Европа икътисади берлеген китерәләр Әмма бу юлдагы зарури бер этапны яшерәләр Европа илләренең бүгенге көндәге берләшүе—тигез милләтләр, азат илләр берлеге ул. Империя сәясәтчеләре барлык милләтләргә азатлык бирсәләр. Европа ысулындагы берләшү безгә дә киләчәк. Без шуны онытмаска тиешбез Татар азатлыгы башкортка, әрмән азатлыгы әзербайжанлыга. урыс азатлыгы Балтыйк буе халыкларына коллык газабы китерергә тиеш түгел. Татар булып яшәү минем халкыма күпме авырлык, аһ-зар. канлы күз яшьләре, күпме үлем, бәхетсезлек китерде Бәлки, безгә, үзара килешеп. Брежнев игълан иткәнчә, «совет халкы» булып, мәшәкатьсез тынычлыкта яшәргә генә кирәктер? Белмим, табигатьме, әллә Аллаһе Тәгалә үземе, кешелек сыйфатларына ирешү юлында өч баскыч яулап алуны зарур итеп куйган Бәндәлектән шәхеслеккә күтәрелүне, сукбайлыктан гаиләле булуны һәм аерым бер милләт вәкиле дәрәжәсенә ирешүне. Адәм балалары шушы омтылышларда яши. Шәхеслеккә ирешү адәм баласын кешелекнең күркәм сыйфатлары белән бүләкли. Гаилә нәсел дәвамы, тәрбия жимешләре. жан жылылыгы һәм башка күп төрле гуманистик куанычлар, чын бәхет бирә. Милли горурлык хисе безне халык дигән бөек, илаһи көч белән тоташтыра һәм аңа лаек булу омтылышын тудыра. Ирекле милләт үз балаларының иминлеген кайгырта, аларга бәхеткә илтүче юлларны күрсәтә. Совет чорында «вак халык» дигән сүз барлыкка килде. Шушы сүзне ишетү белән тәннәрем чымырдап китә Халык дигән бөек исемгә ирешкән этник берәмлек бәләкәй була аламыни?! Бу темага кагылышлы фикерләрнең иге-чиге юк. Гасырлар буе тупланып килгән катлаулы мәсьәләләрне чишәргә керештек. Юл авыр, катлаулы Милли азатлык көрәшенә чыккан тугандашларыма мөрәжәгать итеп, менә нәрсә сорар идем мин. Иң беренче, урыс халкына тел тидермәскә Икенчедән. Михаил Георгиевич Худяков. Лев Николаевич Гумилев. Андрей Дмитриевич Сахаров шикелле, безнең иминлек өчен көрәшкән бөек шәхесләрне ихтирам итәргә, андыйларның хезмәтләрен таратырга, өйрәнергә! Милли азатлыкның төп дошманнары — бюрократия, шовинистлар, карагруһлар. Алар арасында татарлар да житәрлек. Милли мәнфәгатькә хыянәт итүчеләргә мул түлиләр, шуңа күрә милли хәрәкәтне жиңеп тә була. Эпиграф итеп миң Конфуций фикерен куйдым Кабат әйтәм. без тарихтагы жәберләрне. гаделсезлекләрне онытырга әзер, тик газета-журнал битләреннән. телеэкраннан тоташ ачылып торган мыскыллау, куркытырга тырышып янаулар, кимсетү сүзләре тукталырга тиеш Безнең таләп шул.