НАИЛ ЛОТФУЛЛА ӘСӘРЛӘРЕ

Быел журнал тышлыгында яңа серия ачып жибәрәбез. Үткән еллардан аермалы буларак, тышлыкта халык ижаты жәүһәрләре түгел, ә профессиональ рәссамнарның ижат жимешләре — безнең замандашларыбыз тудырган сәнгать әсәрләре булачак. Әлбәттә, хәзерге рәссамнарның эшләре үткән чор әсәрләреннән шактый нык аерылып тора. Ләкин, шуңа да карамастан, без яңа серияне алып барганда бүгенге татар сәнгатенең торышын тулы чагылдырырга тырышачакбыз. Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә яшәүче рәссамнарыбызның да хезмәтләре укучыга тәкъдим ителәчәк. 1991 елның маенда Ленинградта ачылган, ә аннары Казанда дәвам иткән «Та- тарт —91» күргәзмәсе безнең бу серия өчен төп нигез булачак. Беренче санда сезнең игътибарга талантлы рәссам Наил Лотфулла әсәрен чыгарабыз. Ул Уфа шәһәрендә яши. Андагы татар рәссамнарын «Чыңгыз хан» дип аталган берләшмәгә туплаучы һәм бу ижади оешманың рухи житәкчесе буларак. Наил Лотфулла соңгы елларда дан казанды. Оешмага тагын В. Ханнанов. Р Харис, бертуган Әхмәтвәлиевлар. И. Бикбулатов һ. б. керә. «Чыңгыз хан»ның беренче зур күргәзмәсе 1990 елда Ленинградта узды һәм бик тиз арада тамашачыларның, сәнгать белгечләренең. шулай ук чит ил коллекционерларының игътибарын яулап алды. Хәтта без хәзер бу төркемне Башкортстанда яшәүче иң алдынгы сәнгатьчеләр дип тә әйтә алабыздыр, һәрхәлдә, бүгенге татар рәсем сәнгатенең дөнья күләмендә игътибар казана алырлык дәрәжәгә житүен телибез икән, без бу оешманы читләтеп үтә алмаячакбыз. Наил Лотфулланың әсәрләре чит илләрдәге сәнгать белгечләре теленә керүе һәм аның ярты ел дәвамында АКШтагы Милли Мәдәни үзәктә эшләве, үз әсәрләрен андагы халыкка күрсәтүе дә безнең бу өметләрне ныгыта. Наил Лотфулланың тормыш юлы Уфа шәһәре белән бик тыгыз бәйләнгән. Биредә ул урта мәктәптә укый, сәнгать училищесын тәмамлый, аннары Совет Армиясендә хезмәт итә. ә инде 1984 елдан башлап бөтен көчен сәнгатькә багышлый. 1900 елда аны СССР Рәссамнәр берлеге әгъзасы итеп алалар. Бу рәссамның әсәрләре күп санлы күргәзмәләрдә урын алып килә. Аларның күбесе. әлбәттә. Башкортстанда уздырылган. Ләкин биредә бер нәрсәгә игътибар итү зарур: республикада яшәүче татар рәссамнары үзләре теләп төрле-төрле төркемнәргә берләшкәннәр. Алар биредә үз әсәрләрен иркенләп тикшерәләр, кызып-кызып бәхәсләшәләр, күргәзмәләр оештыралар — кыскасы, бик тә кызыклы ижади тормыш белән яшиләр. «Чыңгыз хан» дигән исемне алулары да безнең милләтне монгол дәвамчылары дип санаганга түгел, ә татар тарихына тамашачы, халык игътибарын жәлеп итәргә теләүдән. Наил Лотфулла әсәрләре бик тә үзенчәлекле булулары белән аерылып тора. Безнең тышлыкка чыгарылган «Философ» дигән әсәр дә әнә шуны раслый. Биредә мәңгелек хакыйкать булып балкучы кояш та бар. үзгәреш һәм алышынулар символы булган болытлар да күренә, ә үзәктә ап-ак жинле кул сурәтләнгән. Кулның бармаклары нәрсә белгерткәнен, әлбәттә, сез үзегез дә бик яхшы аңлыйсыз. Анда—безнең чор. хәзерге заман эчтәлеге дип әйтергә дә була. Кайбер идеяләрнең тирән кризисы да чагыла аңарда. Менә шушы әсәрдә рәссамның ижат үзенчәлеге дә бик ачык күренә. Ул бер үк вакытта реалист та һәм экспрессионист та. Аны хәтта авангардист дияргә дә мөмкин. Чөнки ул заман билгеләрен бик нечкә тоя. Наил Лотфулла үз әсәрләрендә бик кырыс та була ала. кайчагында исә аның әсәрләре, киресенчә, төсләр, буяулар муллыгы белән гажәпләндерә. сокландыра Алар- да еш кына көнчыгыш әһаңнәре өстенлек итә. Наил Лотфулла әсәрләрен башка бер генә рәссамныкы белән дә бутау мөмкин түгел. Бу рәссамның ижаты да аның шәхесе кебек — кабатланмас һәм талантлы. Гүзәл ВӘЛИЕВА-СӨЛӘЙМАНОВА. сәнгать белгече.

Реклама