Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!

Айдар Хәлимгә — 50 яшь

Айдар Хәлим {Хәлимов Борис Нәҗметдин улы) 1942 елның 1 январенда Башкортстанның Миякэ районы Бәләкәй Кәркәле авылында туа. Сугыш ятиме буларак, ул Олы Кәркәле балалар приютында тәрбияләнә. Урта мәктәптән соң Октябрьск шәһәрендә бораулаучылар училищесын тәмамлап, калмык далаларында нефть эзләүдә катнаша. Туймазы районының Балтай авылы мәктәбендә тәрбияче булып эшли, шуннан Совет Армиясенә хезмәткә чакырыла. 1964—68 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый һәм. журналистлык дипломы алгач, үз теләге белән Түбән Кама нефть химиясе комбинаты төзелешенә китә. «Кама таңнары» иҗади берләшмәсен, беренче татар халык театры һәм үзешчән сәнгать түгәрәкләрен оештыруда күп көч куя эң «Беренчеләр». «Биктырыш». «Печән чапканда» поэмаларын иҗат итә). Татар халкының милли-сәяси хокукларын яклаганы, татар милли азатлык хәрәкәтен оештырудагы омтылышлары өчен ул административаппарат тарафыннан төрле кысымнарга дучар ителә 1971 елны туган ягына — Уфага кайтып китә. 1971—76 елларда ул —«Совет Башкортстаны» газетасында журналист. 1976—82 елларда —Урал-Себер нефть үткәргечләре идарәсендә өлкән инженер. 1982—83 елларда — Башкорт дәүләт академия театрында әдәби бүлек мөдире. 1983—85 елларда СССР Язучылар Союзы каршындагы Югары Әдәби курсларда укый. 1988— 89 елларда Бөре бораулау эшләре идарәсендә бораулаучы ярдәмчесе булып эшли. Шигърият, балалар шигърияте, проза һәм публицистика өлкәләрендә аның Уфада башкорт һәм Мәскәүдә рус телендә егермегә якын китабы басылып чыкты «Щанчишмә». «Пәри туе» исемле пьесалары Башкорт академия драма театры сәхнәсендә куелды Ниһаять, туган телендә беренче шигырь китабы —«Иорәк ташы» Казанда 1990 елда басып чыгарылды Айдар Хәлимнен байтак шигъри һәм публицистик әсәрләре ил-күләм матбугатта еш басылды. Татар халкының ачы язмышын сурәтләгән «Телем минем —дусым минем. » мәкаләсе («Дружба народов». 1988 ел. 6 сан) илебездә милләтара мөнәсәбәтләрне дөрес яктыртуда һәм милли хәрәкәтләргә этәргеч бирүдә аерым урын алып тора. Литваның «Мокслас» («Фән») нәшрияты аны аерым китап итеп тә басып чыгарды. Татар халкы, аның мен еллык тарихы, рус-татар мөнәсәбәтләре. Башкортстандагы татар халкының хәленә багышланган «Книга печали или Записки аборигена» («Хәсрәт дәрьясы») китабын шушы ук нәшрият 1991 елда аерым китап итеп тә нәшер итте. Айдар Хәлим — җәмәгать эшлеклесе буларак та билгеле шәхес. Ул —Бөтенсоюз Татар иҗтимагый Үзәге идарәсе әгъзасы. Уфа татар мәдәният мәркәзе идарәсе рәисе. Бүгенге көндә Айдар Хәлим —Чаллыда яна чыга башлаган «Аргамак» журналының баш мөхәррире Татарстан Язучылар Берлеге идарәсе һәм «Казан утлары» журналы редакциясе юбилярны кайнар котлыйлар, аңа сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телиләр!