КАРГЫШЛЫ ЮЛЛАР

Репрессия елларында хаксызга рәнҗетелгән гонаһсыз ждннар истәлегенә багышлыйм

Шомлы мең тугыз йоз утыз җиденче елның декабре, якшәмбе кон иде. Ял көне икәнен белеп, адәм балаларына куаныч алып килергә теләгәндәй, кояш та иртәрәк чыкты, нурларын да саранланмыйча мул сипте Нурлар иң әүвәл сай гына елга буена урнашкан оч урамлы авыл ның чор шаукымына эләкмичә калган мәчет манарасының саргылт аена, аннары байлардан калган ике өч кенә бөртек алты почмаклы нарат йортларның калай түбәләренә, анда-санда күренгән биек тупыл агачларына төште Ир-атлар, тәмле йокыларыннан уянып, теләр теләмәс кенә сәкедән аяк ларын салындырдылар Идәндә кайсы кая яткан сарык, кәҗә бәрәннәренә һәм аларның Әти-әнисе биргән үгет-нәсихәт, иренә тугрылык, бала үстерү вазифасы, гаилә җылылыгын саклау —болар бер генә минутка да аның уеннан китми. Икесе дә бер үк төрле хисләр кичереп, татлы уйларга бирелеп, туачак көннең аларга бары бәхет сәгадәг. шатлык куаныч кына алып килеренә чын күңелдән инанып алар беркавым дәшми яттылар Бүген — ял Бәлки әти- әниләренә кунакка барып кайтырлар, белмәссең, үзләренең килеп чыгуы да ихтимал Шуңа күрә мунча шарга кирәк булыр. Шушы татлы уй-хыяллар диңгезенә чумып, үзен бәхетле тоеп яткан Мөсәмирә кинәт сискәнеп куйды бүген күргән төше исенә төште Әйе ул аны Мотаһирга сөйләмәде бит әле Әллә юк-бар белән иренең башын катырмаска. кәефен кырмаскамы’ Әнисенә әйтеп карар Әнисе тош юрарга оста бит. Әллә ашыкмаскамы? Сабыр итәр, мөгаен, аңа да әйтмәс Чөнки Мөсәмирә үзе бу төшне хәерлегә юрый алмады Әйе. ни генә булмасын, бүгенге матур иртәгә алсу-зәңгәр күк йөзенең ерак читендә пәйда булган бер тотам кара болыт кисәге кебек әлеге тош килеп кысылды Мөсәмирә үзләренең бозавын чит көтүгә илтеп кушты, имеш Кичкә таба көннең сомсере коелды Мотаһирлар мунчага кереп о киткәндә сирәк кенә кар төшә башласа чыкканда—ап-ак күбәләкләр бөтен с. тирәлектә кайнашалар иде инде Мөсәмирәгә бөтен җир акка чумган төсле * тоелды Бары күршеләренең кое сиртмәсенә кунган кара карга гына нинди- s дер ятышсыз, яман нәрсә кебек кукыраеп утыра иде з Алдан Мөсәмирә аның артыннан улы Әгьдәсне күтәргән Мотаһир кер- = де Ишек катында киез итекләрен салып, йон оекбаштан гына калып, салкын ? идәнгә бастылар Әгьдәс тә әтисе кулыннан шуып төште, идән уртасында < чәптереп торган бәрәнгә кагылып, йөгереп сәкегә үрмәләде Мотаһир куча кардан шырпы кабы алып, тәбәнәк матчага эленгән җиделе' лампаны _ кабызды я Мөсәмирә, бәрән юешләгән идәнне сөртеп алгач — Мин берәр нәрсә әмәллим әле.—дип. учак тирәсендә чуала башла- » ды. Самавырга су. күмер салып, чыра телеп яндырды да. кече морҗа тиме- - рен тартты Самавыр торбасының кәкре башын морҗа тишегенә тыкты £ Шулчак, аларнын кайтып керүен көтеп кенә торгандай, такта өйалдымда < яңгырап, аяк тавышлары ишетелде Мотаһир, тавышка колак салып «Күрше * күләмме. тугантумачамы Алай дисәң, күн итекле бугай Ят кешеләрме а соң’»—дип уйлап та бетермәде, чыпта белән тышланган ишек кинәт ачылх ды Әгьдәс сискәнеп китте Ишек катында бербер артлы ике милиционер пәйда булды Мотаһир »Бу ни хәл!»—дип сәкедән күтәрелде Улы исә өеп куелган түшәк ястыкка табарак. әтисе артына елышты Кара шинельле, киң каешлы милиционерларның берсе шактый озын гәүдәле иде Аның кызыл йолдызлы кара бүреге чак кына түшәмгә тимәде Икенчесе гәүдәгә кайтыш, әмма төп кебек таза Анысы керә-керешкә үк күн итекләрен аерып, хуҗа кебегрәк басты Бил каешын рәтләгән арада янтыгындагы наган кобурасына да кул тидереп алды Исәнме-саумы юк тәбәнәк гәүдәлесе калын каш астындагы чепи күзләрен ой эчендә ялт йолт йөртеп чыкты да. чиртсәң чәчрәп кан чыгардай таза кызгылт йөзен Мотаһирга таба борды Туры карап, яңгыравык тавышына катылык өстәргә тырышып, сорау бирде — Фамилиягез ничек? Юка такта һәм кызгылт-чуар чаршау белән генә бүленгән кече яктан Мөсәмирәнең куркудан агарып чыккан йөзе күренде «Әстәгъфирул- ла!»—дип кенә әйтә алды ул әле иренә, әле кергән кешеләргә карап Аннан. кулындагы пычагын һәм әрчи башлаган бәрәңгесен алъяпкыч астына тыгып, ни кылырга белмичә тораташтай катты Мотаһир тынычлыгын җуймаска һәм каушаганын сиздермәскә тыры шып: — Фарукшин.—диде. Истә-оста юкта килеп кергән бу милиционерларның сугылуын ул әле нәрсәгә юрарга да белмәде. Шуңа күрә тәрәзә каршындагы өстәл яныннан артсыз икс урындыкны, уртада!ы тишекләренә бармак тыгып, ишек катына рак кузгатый куйды — Утырыгыз Аның бу тәкъдиме җавапсыз калды Озын милиционер дәшмәде Бары карсак шүдәлесе генә сөйләшә иде — Әле кайда идегез’ — Мунчада •Димәк, алар бая. без мунчада чакта ук килгән булганнар Әйтәм җирле эт өргән сыман иде.—дип куйды Мотаһир үз-үзенә — Ни йомышлары төште икән?» Ул. авыл фельдшеры буларак, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында үзенә кеше керү! ә күнеккән нде инде Милиционерлар бер беренә карашып алдылар. Тәбәнәк гәүдәлесе, уң кулының баш бармагын бил каешына кыстырып, баягыдан да зәһәррәк тавыш белән: — Сез кулга алынасыз!—диде. Мосәмирә еларга җитешеп иренә карады. Ул: — Атасы —дип нидер әйтергә теләде. Ләкин тавышы киселде, авызыннан бүтән сүз чыкмады Кече якка керде. кулындагы әйберләрне калдырып, авызына ак яулык читен тидереп, янә чаршау алдында пәйда булды Бу минутларда бары оч яшьлек Әгьдәс кенә тыныч иде. Ул хәзер, сәкедә утырган җиреннән, өйгә килеп кергән ят абыйларны күзәтте Малайга аларның елык-елык килеп торган аеллы күн каешлары да. бүрекләрендәге матур йолдыз да. янтыкларындагы кара кобуралары — барысы да кызык һәм мавыктыргыч иде. Мөсәмирә шыпырт кына малаен үз янына чакырды, яшенле яңгыр алдыннан бәбкәсен канат астына яшергән ана каз кебек, аны нык бүлтәеп торган корсагы белән каплап, саклап калырга теләде Бары шуннан соң гына малай эзләүсез-сораусыз басып кергән йолдызлы бүрек кигән абыйларның яхшы ният белән кермәгәннәрен бераз аңышты булса кирәк Ул аларга хәйран калып түгел, ә тәкъдим ителгән урындыкларга утырмыйча һаман ишек катында басып торуларына, күн итек табаны астында инде кар җеби башлавына, әмма моңарга ни әтисенең, ни әнисенең сүз әйтмәвенә аптырабрак һәм бераз шикләнеп-шүрләбрәк карап тора башлады Ишек тупсасына менеп, чыгаруларын сорап бер-ике мәртәбә аваз салган песигә дә әти-әни- сенең игътибар итмәве гаҗәп иде Малай аны бүтән чактагы кебек үзе чыгарып җибәрергә дә батырчылык итмәде. Моңарчы дәшмәгән озын милиционер телгә килде. — Безгә өегезне тентергә кирәк, рөхсәттер бит?—диде ул һәм. үрелеп ишекне ачты да. песине чыгарып җибәрде. Сафта басып торгандай, гәүдәсен катырып тоткан, зиһене томаланган Мотаһир әле һаман аптыраулы хәленнән чыга алмый иде Ни әйтергә белмәде Бары, түгәрәк иңбашларын чак кына сикертеп, кыяр-кыймас кулларын кыймылдатып, зәгыйфь тавыш белән: — Санкциягез булса, эзләгез,—диде.—Нәрсә эзлисез? Тәбәнәк гәүдәле бер адым алга атлап. Мотаһир каршына килеп басты. Бил каешыннан баш бармагын чыгарып, уң кулын югары күтәреп, ике бармагын җыеп, аны наганга охшатты да йорт хуҗасына төбәгән сыман итте: — Наган! Күрәсең, милиционер, бу сүзнең тәэсире көчле булачагын һәм шуннан ләззәт алачагын тоеп, рәхәт бер көтү белән аның күзенә текәлгән иде. Ләкин киресенчә килеп чыкты. — Күргән нәрсәм түгел,—диде Мотаһир җиңел сулап, хәтта аның ирен читләрендә чак кына елмаю галәмәте дә чагылды—Мин аны армиядә дә күрмәдем. Үзләре хезмәттә булгач һәм һәрдаим наган асып йөргәч, милиционер өчен бу гайре табигый кебек яңгырады. — Ничек?—дип аптырабрак калды ул.—Кем булып хезмәт иттең? — Санинструктор. Тәбәнәк гәүдәле артына борылып, ишек катындагы иптәшенә карады Тегесенең йөзендә икеләнү иде Үзе дә сизмәстән, башын һәм сул иңен селкетеп алды шикелле Шулай да бу чарасызлык шундук юкка чыкты бер генә мизгелгә дә хезмәт вазифасын үтәүне онытмаска тиеш икәнне Һәм. тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкйрмасалар. үзләренең үк кыен ашыйсы* ларын алар бик яхшы аңлый иде. күрәсең. Әз генә йомшаклык күрсәткән хезмәттәшләренең нинди язмышка дучар булулары да күз алдында Әйе мондый эштә кеше жәлләп шөһрәт казанып булмый. Шунлыктан, бернинди икеләнүсез, оятларына көч китермичә, үзләрен хак санап алар тентүгә керештеләр. Озын буйлысы ишек катындагы чөйгә, анда эленгән тун. бишмәт, бүрекләргә күз йөртеп чыкты, идәндәге лаканга карап алды, аралыкка башын тыкты Анда почмакка бәйләп куелган бозаудан, стенага асып куелган ике-өч бәйләм башлы суганнан гайре әйбер күрмәгәч, мич башын да оныт мады. идәндәге тас белән комганны да шәйләде Матча кашагаларына кагылып үтте, кучкарны күзеннән кичерде. Ахры, нияте чаршау артында да ■_ иснәнү иде Шулай да. бик батыр кыяфәтле тоелса да. нәфрәте йөзенә чык3 кан яшь хатынны — ачудан кабарынкы аскы иренен тешләгән ананы һәм 5 аның корсак астына ук диярлек кереп поскан, куркудан күзләре зур ачылган 2 малайны күреп, ул кече якка керергә базмады Әллә инде хатын-кыз почма- = гы дип тә гарьләнде Аның карашы югарыдан, бүлмә тактасына беркетелгән з киштәдәге әйберләрдән — шакмаклы ашъяулыкка төрелгән түгәрәк ипидән 5 һәм башка вак-төяктән шуып үтте. х Тәбәнәк гәүдәле милиционер, сул кулындагы пирчәткәләрен өстәлгә _ ташлап, тентүне уң як стенага беркетеп эшләнгән киштәдән, дөресрәге, ан- у дагы китаплардан башлаган иде. < Монысы Мотаһирны бераз гаҗәпләндерде Фәкать соңыннан гына ул z аларга ни кирәген аңлады i Киштәдә күзгә ташланырдай әйбер — ике томлык «Медицинский спра- - вочник» Милиционер китапларны берәм берәм киштәдән алды, өстәлгә куй- < ды һәм бик дикъкать белән карый башлады Ул аларның битләрен актара - иде Китап эчендә наган яшерелгән дип уйлый микәнни?' Ахыргача актарып t чыккач, көрән тышлыгыннан эләктереп, селкетеп тә карады Икенче том бе- * лән дә шулай кыланды Ә үзе әледән әле киштәгә карап ала иде Ниһаять, ул янә югары үрелде Анда калын гына гомуми дәфтәр бар иде Аңарда Мо таһирның 1934 елдан бирле җыеп килгән язмалары Болар медицина хезмәт кәренсң авырулар тарихын тасвирлавы яисә күзәтүләре дә. табигать күренешләре яки сынамышлары да. гашыйк егет һәм кызның көндәлек дәфтәре дә түгел, ә ревкомиссия мәгълүматлары иде Эш шунда Мотаһирны, гәрчә колхозда эшләмәсә дә. 1934 елда ревкомиссия! ә әгъза итеп сайладылар Ә комиссиянең беренче утырышында аны председатель иттеләр Елның-елында үткәрелгән тикшерү барлау мәгълүматларының акка күчерелгәне, утырыш беркетмәләре колхоз идарәсендә сакланса, караламасы — өендә, нәкъ шул киштәдә, гомуми дәфтәргә теркәлгән иде Хәзер шулай барысы да милиционерның кәкрәебрәк торган таза бармакларына килеп эләккән Ул хәтта бүреген дә өстәлгә салып ташлады Күрәсең, теләгенә ирешкәч, бер төрле дулкынлану кичерүдән эсселәп киткәндер Аның тарак күрмәгән чәчләре юешләнеп укмашкан иде Ул бу кара тышлы дәфтәрне «Медицинский спра вочник»тан аерып, пирчәткәсе өстенә куйды һәм Мотаһирның үзенә текәлгән күз карашын тоюдан, үзенең хис тойгыларын яшерә алмавына ачуы килеп, мөмкин кадәр тупасрак булырга тырышып, әмер бирде — Сандыгыңны ач' Сандык бикле түгел иде Мотаһир ян стена буендагы калай бизәкле яшел сандыкның капкачын күтәрде Аңа терәлеп торган бәрәнне читкәрәк этәрде . Әгъдәс әнисенең кулыннан ычкынды да йөгереп килеп — Сандыкта ике пар ботинка бар берсе — әткәйнеке, берсе — әнкәй неке. — Улым, кил монда,—диде Мотаһир йомшак кына Малай карышмады Әтисенә сыешты Такыр башына учын куеп аны ты нычландыргач. бәлки киресеңчәдер.— үзе тынычлангач.—Мотаһир улын әнисе кулына тапшырды Анысы иелеп, малаена нидер пышылда!аңда түшендәге саргылт муенсасы Әгъдәснең баш түбәсенә тиеп китте Ул әнисе нсң кулын терсәктән түбән эләктерде, көмеш беләзеген капшап, шуңа тотынды Дөньяда беренче кат гаделсезлек белән очрашкан сабый җаны үзенә яклаучы, таяныч эзләде Ә тегеләр үз эшләрен дәвам итәләр иде Сәкедәге кабартылган тү шәк ястык та. сырган юрган да. ак киез һәм шакмаклы палас та аларның кулыннан үтте Сәке астына да үрелеп карадылар Гаҗәп: базны ачтырмадылар. Ике ак бәрән, чит кешеләрнең ни өчен кергәнен һәм ни эзләвен белмичә, аңгыра башларын кыңгыр салып, бу хикмәтне тамаша кылып тордылар Хәер, бу афәтле елларда сарык бәрәннәренең генә түгел, бик күп адәм балаларының мие түнгән һәм алар карусыз маллар хәленә .китереп җиткерелгәннәр иде. Милиционер «Медицинский справочник»ларны Мотаһирга таба этәрде, ә кара тышлы дәфтәрне үзенәрәк, өстәл читенәрәк елыштырды Мотаһир түзмәде, аның ниятен чамалап — Сез моны алмагыз,—диде —Анда дүрт еллык ревкомиссия тикшерүләре Кирәк ул миңа — Кемгә нәрсә кирәген бүтән җирдә ачыкларбыз Карсак милиционер, таза муенын кысып торган шинель каптырмаларын ычкындырып, куен кесәсеннән кәгазь бите чыгарды — Ручка белән карагыз бармы?—дип сорады ул дорфа гына. — Бар. Йорт хуҗасы киштәдән кара савыты белән ручка алып бирде. Милиционер ручканы сул кулына тотты, каләмен җентекләп карады, савытка манды һәм, калын дәфтәрне ачып, аның бер битенә сызып карады Бары шуннан соң гына сул кулы белән акт язарга кереште. — Фамилияң? Исемең? — Фарукшин Мотаһир Язу беләй мавыгып, милиционер Мотаһирның фамилиясен искәрми дә калды бугай, яз'уында булды Ул хәрефләрне нык авыштырып, бик зур тырышлык белән язды, тирләп чыкты, кесәсеннән керләнеп беткән чигүле кулъяулыгы чыгарып, маңгаен сөртте Язып бетергәч, милиционер актны башта үзе укып чыкты, аннан өстәл янында басып торган Мотаһирга таба этәрде — Мә. актка кул куй Мотаһир кәгазьгә күз йөртеп чыкты да имзасын салды Мөсәмирә иренең кәгазьне бик тиз укуына да. шундук кул куюына да башта сәерсенеп, аннары гасабиланып карап торды Ләкин, иренә тел тибрәтеп каршы сүз әйтергә күнекмәгәнлектән. дәшмәде. Хәлбуки, аның ул кәгазьдә ни-нәрсә язылуын беләсе һәм үзенең дә укыйсы бик килә иде Ул улының башыннан өзлексез сыйпап торды һәм эзләүсез-сораусыз басып кергән бу бәндәләрнең кыланышын бер дә хәерлегә юрамады Бу арада авылдан кайберәүләрне алгаладылар Ләкин аларның берсе — мулла, икенчесе Аның уйлары бүленде, чөнки милиционерның җанны өшетә торган әмере ишетелде — Киенегез! Мөсәмирә аптырап китте Ирсксездән — Мотаһир, чәй өлгерле бит!—дигән аваз чыгарды Бу сүзләргә аның гаделсезлеккә каршы килергә омтылуы да. ялваруы да, өмете дә. тегеләрне миһербанлы булырга чакыруы да һәм, ниһаять, бәлки әле бу хатаны төзәтә алу ихтималы барлыгы да сыйган иде Чөнки беркем дә аштан олы була алмый Юк. болар олы икән Колак салмадылар. Әнә бит. өстәл артындагысы чепи күзенең агы белән, кашын җыерып карады. Артсыз урындыкны ишек катынарак тартып утырган яшьрәге шулай да әйтүне кирәк тапты — Хәзер кайтыр. Авыл советына гына бара ул Анысы бүреген дә салмаган, аякларына да карап-карап ала. чөнки күн итек табанына ябышкан карның соңгы кисәкләре эреп, сап-сары идәндә сү табы хасил иткән иде Мотаһир өстенә пинжәген. аягына киез итек киеп, ишек катындагы чөйгә үрелгәнче. Мөсәмирә тизрәк үзе барып, аңа бишмәтен һәм үзе бәйләп биргән йон шарфын тоттырды, чүпрәк түбәле бүрек тә салмак кына үз урынына менеп кунаклады, тышына киндер салган йон бияләй лә кучкардан, теләр-теләмәс кенә, йорт хуҗасының кулына күчте Өч яшьлек малай әле әнисенә, әле әтисенә, әле милиционерларга карап, ни дияр! ә дә белмәде Хәзер кайтыр Авыл советына гына бара ул».—дигән сүзләр аныц сабый аңына барып иреште ирешүен һәм күңелен о бераз тынычландырды Ләкин шул мәлдә, инде әтисе чыгып китәм дигәндә а, генә өстәл яныннан торып, дәфтәрне куенына кыстырган һәм каешын-нага- £ нын тозәтеп-җдйлап торган юан милиционер өстәп әйтте: 2 — Бер көнлек ашарына ал,—диде з Монысын ничек аңларга да белмәде малай Әнисе белән әтисе дә бу = сү л ә аптырый калдылар «Бәй мин анда кунып калам микәнни? Саклыйлар ? микәнни5—дигән уй йөрәген телен китте Шулай да авыл советы ерак җир < түгел иртәгә дә кайтыр!а була иде. Ә менә бөтенләй районга ук озатылу * ихтималы—анысы Мотаһирның башына да кермәде Мөсәмирә авыры барын оныткандай, җәһәт кенә бәләкәй якка чыкты. х бер түтәрәм ипи һәм кисәге белән салкын ат ите төреп, иренең каршына < килде » — Мотаһир. * Ир хатынының зур ачылган күзләренә карап £ — Ярар, көяләнмә —диде.— Озак тормам < — Шулай гына булсын инде, ходаем. * Мөсәмирә төргәкне иренең кесәсенә тыкты а Мотаһир улының җилкәсенә кагылды “■ — Чыгып йөрмә, яме. улым, мунчадан соң салкын тидерерсең — Ярар, әткәй.—диде малай башын күтәреп, күзләрен тутырып атасына карады Аныц мөлдерәмә карашы еллар буе күз алдыннан китмәячәген Мотаһир белми иде әле Үксезлекнең никадәр авыр булачагын нарасый да белми. Кабат очрашканда берсенең үсмергә әйләнеп, икенчесенең йончып-талкынып картлар кыяфәтенә керәчәген ага белән ул күз алдына да китермиләр иде әле Хатыны өзгәләнеп, малае аптырап-моңаеп, өйдә калдылар Чөнки милиционерларның берсе — алдан, икенчесе Мотаһир артыннан чыкты Шулай да җил капканы Мотаһир үзе япты, бавын үзе эләктерде II Алар урам уртасыннан — милиционерлар чана юлына басарга тырышып. Moialnip ai эзеннән ar лап — түбән очка авыл советына таба төшеп киттеләр Авыл тын Тәрәзәләрдә саргылт тонык уг яктысы күренә. Бик сирәк өйләрдә, урам як ы өч i әрәтәсе булган биек йортларда гына унлы лампа яна күб1 руда булган иде Аларга күп нәрсәләр өйрәттеләр, күрсәттеләр, сөйләделәр Арада хәтергә иң нык уелып калганы — Тухачевский Якир. Га марниклар турында. аларны «халык дошманы* дип атауларга Торлесе төрле төбәктән җыелган кече командирлар тын да алмыйча, өлкәннәр сүзен тыңлап, алар сөйләгәнне хуплап тордылар Менә хәзер ул да халык дошманы Кем уйлаган? Кем уйлаган... Узган җәй Мотаһир Казанга «Красная звезда»да килгән иде. Зур. иркен пароходта кешечә ял итеп Монысы да ике палубалы, юан торбалы, иске булса да чиста үзе Тик.. ирек кенә юк. Язлыкта җәелгән су Бишбалта урамының кырый йортына хәтле килеп җитә иде. шунлыктан пристаньне Якын Тамакка куялар Ә су чиккәч, ул Ерак Тамакка күчерелә. Мотаһир утырган «Вера Засулич» пароходы. Маркиз утравы яныннан үткәч, тизлеген киметте һәм әле генә кузгалып киткән «Короленко» урынына. дебаркадерга килеп терәлде Өстән командалар яңгырады һәм тельняш- калы. кара бушлатлы җитез матрослар аны арканлап та куйдылар. Түбәсе калай белән ябулы. ике катлы такта дебаркадер буш. бер генә кеше дә юк иде Чөнки тоткыннарны яр буенда көтеп торган конвойчылар, этләрен ияртеп, пристаньга ук кереп басканнар, барча халыкны куып чыгарганнар Менә тоткыннар агыла башлады Тиз-тиз яр буенда сафка тезелделәр. Кабат санап чыккач, аларга кузгалырга әмер булды — Шагом-марш! Унда бер. ике катлы агач йортлар, мәчет һәм чиркәү манаралары белән Бишбалта бистәсе татлы йокыдан уянып җитә алмыйча ята иде Пристань тирәсендә, иртә булуга карамастан көр ат җиккән арбада аякларын салындырып утыручы түбәтәйле йөкчеләр, хәрбиләр, елга хезмәткәрләре күренә, чабаталы авыл агайлары, күн итек яки түфли кигән шәһәр кешеләре — юлаучылар күзгә чалына. Ипи. сыра, аракы лареклары, кибет һәм ашханәләр яныннан үттеләр. Мотаһир, моннан ерак түгел, лареклар артында базар барын да яхшы хәтерли Ләкин җәелеп уйланырга, алан йолан каранырга түгел, тын алырга да ирек бирмиләр — гел ашыктыралар Әмма күзе бар кеше бернәрсәгә дә битараф түгел, ул барын да хәтеренә салып бара. Әнә. йортның капка төбенә ак күлмәкле, ияк астына китереп бәйләгән.' бөтен аркасын каплап торган ак яулыклы бер карчык чыгып килә Этләр, кораллы сакчылар белән уратылган тоткыннар сафын күргәч, авыз эченнән генә ходай тәгаләне искә төшереп, тизрәк кире чигенде. Ә кыска чәчле, чуар ситсы күлмәкле, аягына ак оекбаш һәм калын киндер осте гадәттә теш парошогы белән агартыла торган барретка кигән бер кыз эшкә ашыга иде. күрәсең. Мотаһирлар ягына бер генә карап алды да юлын дәвам итте. Мбн- дый хәлләр аңа күптән таныштыр, мөгаен. Каршыда аркылы чыгу урыны, стрелочник өе һәм күтәрмә киртә Сулда Казан-су елгасы ага. су Иван Грозный баскыннары истәлегенә корылган һәйкәл артыннан борылып Бишбалтага. биек күпер астына кереп югала. Ә һәйкәл артында, еракта, чал Кремль, очлы башын күккә төбәгән мәһабәт Сосмбикә манарасы әле генә таралган томан эченнән калкып чыга. Уңда бо- лын-күлләр җәелеп ята. Дамба буйлап биек тупыл һәм юкә агачлары тезелешеп киткән Дамба дан байтак баргач, дүрт тәрәзәле кирпеч йортка тап булдылар. Колонна тирәсендә иртәнге тынлыкны яңгыратып овчаркалар һаулап ала. әледәнәле кискен команда авазлары ишетелә: — Сөйләшмәскә1 — Артка калма! — Җыела төш! — Җәһәтрәк! Анаңны.. Авызга алмаслык әшәке сүз белән аслы-өсле сүгенү, тоткыннарга карата рәхимсезлек, тормәгә якынлашкан саен бермә-бер артты. «Эт оясында көчле шул».— дип уйлап куйды Мотаһир. _ Дивар артында берни, аларны тыярдай беркем күренми Әнә алда, стенага терәп үк салынган калай түбәле тәбәнәк, тәрәзәсез бина Әллә шулмы? Юк. бу бик бәләкәй икән, койма-фәләне дә юк Ә сулда иске шәһәрнең та- гын бер өлеше — чиркәүләре төрле-төрле йортлары агачлары бакчалары белән ray битендә яткан өлеше Тоткыннар юлы стена буйлап янә унга шуыша Йөрәккә дә шом. зәһәр елан кебек шуышып керә, тәндә акрынлап кан тукгый сыман Хәлсез тоткыннар мышный мышный, уңга таба калкулыкка күтәрелделәр о Кремль стенасына сыенып ук утырган таш бина һәр яктан дүрт биш ’ метрлы ике катлы биек койма, чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алын- £ тан. почмакларда — каланча, ә аларда солдатлар 5 Тоткыннарны проходной аркылы үткәрделәр Ишегалдында бер як кой а мадан икенчесенә тимерчыбык сузылган, ана бүре кадәр эт бәйләнгән □ Алты ай Алабуга зинданында яткан Мотаһир өчен болар ят түгел инде з Ике катлы, ә йорт астына эшләнгән капка турысында өч катлы төрмә бина * сы кукыраеп калкып торса да, Кремль стенасыннан тәбәнәк, ана терәп гә х салынмаган икән Беренче катның арт стенасы яртылаш җиргә күмелгән. ахрьг “ . Йорт астындагы авыр капка шыгырдап ачылды, өсте гомбәзле коридор < дан тугызун адым баргач, тоткыннар калын тактадан эшләнгән тагын бер * капканы үттеләр дә төрмәнең бәләкәй генә, озынча тар ишегалдына кер- к деләр Төрмә бинасы дүрт почмаклы итеп эшләнгән икән Тагын алар өчен •“ кояш сүнде (гәрчә май кояшы һәр тарафка нурын тигез сипсә дә), әле генә < иркен, хозур донья таш диварлар белән кысылды төрмә кануннарына буй- * сынды * — Тукта! ь Төрмә ишегалдында тавыш яңгырап, бермә бер катырак булып ишетелде. — Направо! Мотаһир шаккатты дүрт якта да. ике рәт булып шакмаклы кеч кенә тәрәзәләр тезелеп киткән, алар алдына козырек шикелле итеп такта куелган Бу — тоткыннар ишегалдындагы кешене, ишегалдына кергәне, алариы күрә алмасын өчең шулай эшләнгән Камерам яктылык өстән генә төшә икән -И мескеннәр, ни тонаһлары бар икән адарның? Барысы да минем шикелле гаепсез микән5 Кемнәр икән анда’ • Әмма озак уйланырга ирек куймадылар — кабул итү. камерага ябар алдыннан тентү тикшерү баш ла ил ы Биредә Мотаһирны иң нык кимсеткәне, җанын кыерлаганы тентү булды Кулга алынганнан бирле ҮЛ бу хәлгә бер ген.) юлыкмады, күнегелгән дип әйтергә мөмкин Ләкин мондагысы — Тошср чалбарыңны1 Ике түш кесәле гимнастеркасын киң каеш белән буып, сул иңеннән портупея аскан сержант Мотаһир каршына баскан Зур козыреклы, кызыл билле зәңгәр фуражкасын батырын кигән һәм зәһәр күзләрен тоткынга төбәгән — Нәрсә бәбәгеңне терәдең’ Ишетмәдеңмени’ Гимнастерка якйсында петлицасы да күзләре төсендә — зәңгәр икән Мотаһир, мәрхәмәт көткәндәй, шул күзләргә төбәлде — Ишеттем дә Сержантның йөзе петлицадагы алсу сызык кебек кызарып чыкты Уң ку лы наган кобурасына ятты - Ну' ' Мотаһир тартынып кына чалбарын төшерде Тагын да шәфкатьсезрәк команда яшырады — Иел! Монысы бернинди киртәгә дә сыймый торган кешене түбәнсетә, рәнҗет.», хурландыра торган команда иде Ләкин Мотаһир ана да буйсын ды Куе зәңгәр төстәге галифе чалбар озын кунычлы күн итекләр Мотаһир яныннан үтен, артына чыкты — тишемеңне ачып күрсәт' • Ходавәндә!*—дин кенә әйгә аллы һушы акылы киткән Мотаһир — Тизрәк бул. сволочь! Нәрсә кызлар кебек ялындырасың? Ике кулың белән... Кайчандыр Екатерина Икенче указы белән, стена эченә беләк юанлыгы тимер рәшәткә тыгып калдырып махсус төзелгән бу төрмәнең кысан камерасында ач килеш, мыжгып торган халык, бет арасында бер төн кунуы—гомеренә онытылмаслык булып хәтеренә сеңеп, йөрәгенә җәрәхәт ясап калдырды Мотаһирның. Андагы гаделсезлек, андагы пычраклык—кеше әйтеп кеше ышанмас. Даһи юлбашчының, төрмә — төрмә булырга тиеш, дигән сүзләренең асылына ул шунда төшенде. Ярый әле бу мәшхәрдә озак ятарга туры килмәде аңарга Уголовниклар белән дә бутамадылар Чөнки, «илле сигезләр» үзләре күп, камерада, нар өстендә нар булган кебек, кеше өстендә кеше иде Шулай булса да. уголовникларның ниләр кыланганын ишетеп чәчләре үрә торгач, аерым ябылуга барысы да соенде Икенче көнне, кичке күлемдә, төрмә ишегалдына сафларга тезеп, барлап. алариы тагын алып киттеләр. Биек тимер капка ачылуга Мотаһир җиңел сулап куйды «Иншалла. моннан котылам икән* Төрмәнең бу як капкасы төбендә дә, нәкъ кичәге кебек, туганнары, та- нышбелешләре янына килүчеләр тилмереп тора Күзләрендә сагыш, сорау, өмет, хәсрәт, билгесезлектән гаҗизләнү Аларга берничек тә булыша алмый шул Мотаһир Хәлләрен җиңеләйтә алмый Якыннарының кайдалыгын әйтә алмый... Кремль стенасы буйлап өскә күтәрелделәр. Спасс башнясы яныннан үтеп, таш җәйгән юлдан түбән төштеләр Казанның тыкрык-урамнарыннан лаштыр-лоштыр аякларын сөйрәп, бертуктаусыз атладылар Тагын аларны зәңгәр фуражка, яшел гимнастерка, киң каеш буган, урам ташына шык-шык дагалары тиеп китүче кирза итекле, кораллы конвойчылар озата барды. Алар урам иңләп баручы тоткыннарны этләр белән уратып алганнар, берсен дә күздән ычкындырмыйлар Колоннага портупеялы көяз һәм усал НКВД «егетләре» җитәкчелек итә иде Трамвайлар, сирәкмирәк узган йөк һәм җиңел машиналар шау-шуы астында, урамда тыз-быз йөргән халыкның сага- юлы күз карашын тоеп, алар баралар да баралар Кая баралар, кайчанга чаклы— моны аңлатып-төшендереп бирүче юк Бу юлы этапны, кичәгедән берничә мәртәбә артыграк тоткыннарны, тимер юл вокзалының озын кызыл бинасы янына китереп туктаттылар, чүгәләттеләр һәм. озак та үтми, санап-барлап, товар вагоннарына төяделәр. Вагондагы кырык кешенең һәрберсенә коры паек биреп чыктылар: балык, ипи Бөтен вагонга бер чиләк су кертеп утырттылар. Кем кая. ничек булдыра ала. шулай урнаштылар. — Иншалла, мәхшәрдән котылдык бугай,—диде Мотаһир янындагы берәү сузылып ятып.—Монда хет интектерүче булмас. Төнлә состав кузгалды Билгесезлектән гаҗиз булган борчулы, кыбырсык сораулар яуды, гоман кылу башланды Күбесендә бер сорау: — Кая барабыз икән? Бер белдеклесе әйтеп куя: — Төньякка, мөгаен. Икенчесе шиген белдерә — Каян беләсең? Бәлки. Себергәдер? Мотаһир һәм анын ише сала мужиклары дәшми Чөнки монда шәһәр агайлары бар. Алар алданрак күрә, акыл белән эш итә, дөресрәк фараз кыла. Мутлыкка да алар остарак. Әнә берәү төне буе пычак (каян юнәткән диген!) очы белән вагон тактасын тишеп азапланды Иртәнчәк ул: — Без Кировка таба барабыз.—диде. Сакчылар тоткыннарны төягәнче, вагонның һәр тошен карап-тикшереп чыкканнар иде Вагонга кереп утыручы булмады Кырык кеше арасында бер генә уголовный җинаятьче дә юк, барысы да илле сигезенче статьялар Монысына Мотаһир янә сөенде. Чөнки Казан төрмәсендә бер төн куну, алар турында ишетү — тегеләрнең кем икәнен бөтен вәхшилеге белән ачып салган иде Шулай да Мотаһир очен тагын бер борчулы ягы бар иде бу китүнең, чөнки райондашларыннан түгел, хәтта Алабугада бергә утырганнардан да танышбелешләре юк иде Поезд көн вә төн бара Станцияләрдә шалтырап-дөбердәп туктап та Салдан аерылган ялгыз агач-бүрәнәләрне караңгы чырайлы елга, тоткыннарны йөрткән язмыш кебек. теләсә кая алып китә Алар күндәм генә ага бирәләр «Мин дә ялгыз, син дә ялгыз—дип уйлап куйды Мотаһир сыңар бүрәнәгә карап—Син дә кая барып бәреләсеңне, кай як ярга килеп төртеләсеңне белмисең Мин дә белмим уңгамы, сулгамы, әллә диңгезгә үк чыгабызмы’ Бу озын көннәрне ничек уздырырсың? Гадәтләнмәгән поляр көннәр миңа алда ни әзерли’ Иле башка, җире бүтән... Монда сулар да үргә—төньякка ага бит Алар салкын төсләре кара. Алар да салкын якка теләмичә агадыр, шуңа йөзләре караңгы, суы җанны куыра торган Иле ямьсез, суы тәмсез, өйгә кайтасым килә • Тар басмадан бая Мотаһир фараз кылган баржага күтәрелделәр. Люк- тан-баскычтан трюмга төштеләр. Трюмның тәлинкә хәтле генә түгәрәк <> тәрәзәләре бар. Ләкин алар өстә, буй җитәрлек, үрелеп карарлык түгел а. Алар бая судан да шактый биектә иде Әмма тоткыннар кереп тулгач. ң тәрәзәләр суга җитәр-җитмәс калды | Сакчылар ике люкны да шартлатып ябып, бикләп куйдылар Тоткыннар 2 идәнгә чүгәләде ни утырырга, ни ятарга җай юк иде. Шыплап тутырылган = трюмның һавасы шундук бозылды —тынчу арык күкрәкләр кысыла f башлады X о Бер тәүлек узды Әмма люклар ачылмады, тоткыннарга эндәшүче бул- t мады Кайберәүләр ачлыктан, һава җитмәүдән аңын югалта башлады — баш- - лары салынып төште. £ Моны күреп. Мотаһир торып басты да калын тавыш белән сөрән салды < — Нишләп безгә ашарга-эчәргә бирмиләр’ Бу ни эш? һәм ул гайрәтләнеп, тоткыннарның аякларына баса баса ерып килде дә * текә баскычтан бер-икс басма күтәрелеп, башын артка ташлап, зур йодрыгы - белән люк капкачын төяргә тотынды Көттереп кенә люк ачылды Сакчы, сул кулы белән фуражкасын тотып, иелә төште — Нәрсә бар?—дип сорады ул—Нигә дөбердәтәсең? — Ашарга бирегез!—диде ачуы басылмаган Мотаһир:—Су өстендә барабыз. ә эчәргә су юк. Шулвакыт баскыч тирәсендәге берничә тоткын да астан аваз салды — Су! Ипи! .— Шулаймы? Су кирәкме?—диде сакчы Мотаһирга һәм янына килеп баскан икенчесенә күз кысты—Бирикме5 Моңарчы күренмәгән икенче сакчы тоткынга чыгарга ым какты — Мен! Тоткынның башы люктан күренүгә, сакчы дагалы күн итеге белән тибеп җибәрде Икенче мәртәбәсенә өлгерә алмый калды Мотаһир тимер баскычтан дөбердәп аска тәгәрәгән иде Кабат ризасызлык белдерүче булмады Куна-тонә. отыры салкыная барган су өстеннән, иртә кич төшкән томан эченнән, көндезен саран нурлы кояш астыннан, күрер күзгә үк сөзәкләнә барган чит ярлар кыргый урманнар буйлап озын юл үткәч, бервакыт баржа сулга борыла башлады һәм. әйләнеп, агымга каршы, дебаркадерга килеп терәлде Берөзлексез агылган болытлар һавада асылынып калды, кырыс Двина бермәлгә агуыннан туктагандай бул цы. Тоткыннар тагын бер билгесезлек капкасына килеп бәрелделәр Йөрәкләре бер мизгелгә туктап торгандай булды Хәлсез аяклар хәлсез гәүдәләрне кыймылдатырга ымсынып карады Ләкин кешеләрнең аңнары гына түгел, аларның саннары да фәрманга өйрәнә башлаган иде инде. Ниһаять, люк ачылды, тагын команда яңгырады — Баржадан чыгарга' — Тезелергә' Кемнеңдер аяклары бу боерыкка буйсынмый —аңа күршесе ярдәм ку лын суза. Бер кул гына торгыза алмаса. икенче якта да миһырбанлысы табыла Чыгуын чыгарга да. ә кай төш соң бу? Кем белә5 Кон якты булса да әле аңышып җитмиләр Кая килеп тап булуларын белмиләр иле Тоткыннар арасында, әле берсенә, әле икенчесенә кагылып үтә үтә. сораулар йөри — Бу кайсы төш? — Безне кая китерделәр? — Озакка тукталабызмы? һәм бераздан барысы да ачыкланды: алар килеп туктаган җир елга яры түгел икән, ә Мокеев утравы — иңе бер чакрым, буе — оч. Чәнечкеле тимер чыбык булмаса да. билгеле бер ара калдырып, каланчалар кукыраеп утыра. Көне-төне чайкалып килгән башларны сафландырырга, оешкан аякларны, катыда корышкан гәүдәләрне язып алырга мөмкинлек тууына барысы да риза-шат иде Корыган ботаклар җыеп, берничә урында учак ягып җибәрделәр Өстән тңз генә киемнәрен салып аттылар, ут кабудан да курыкмыйча аларны ялкын өстендә селкергә тотындылар. Иске-москы сәләмәләрнең җөенә яшеренгән вак җанварлар шатыршотыр килә башлады... Ул арада тоткыннарны бригадаларга беркетеп, коры паек өләштеләр- йөз грамм ипи һәм кипкән тәрәч балыгы. Су буенда юынып алырга да рөхсәт иттеләр — Суга кермәскә!—дип кисәтте конвой башлыгы Мотаһир, салкынча җил исеп торган яр кырыена килеп, шакыраеп каткан балыгын Двина суына манчып, ашыкмыйча гына, ипи белән аралашты- рып, чәйнәп утырганда, янәшәдә генә ике кеше тел чарлый башлады. — Тешең барда таш чәйнә, көчең барда көл чәйнә — Икмәк белән су — егетләр ашы. Мотаһир аларның әңгәмәсенә тыкшынмады Чыннан да. чыбык-чабык түшәп, учак янына бер-беренә сыеныбрак яткач. тоткыннар җир дымын да. якындагы су салкынын да әллә ни тоймадылар. Чөнки киеме коры, хәшәрәтләре ут өстендә кимегән, тамак та ялганган, дөресрәге, корсак та алданган иде. Иртән Мотаһир уянганда күрше-тирә кайсы гырлап, кайсы мышнап, йоклый иде әле Ул күзләрен ачып, чалкан ятты Берөзлексез салкынча җил исеп тора Күк йөзенең буеннан-буена әллә нинди галәмәт дәү аждаһа сыман болытлар сузылгаг Ул гыйфритнең койрыгы җир өстенә төшә, ә башы артка таба киткән. Бераздан, йокысы тәмам ачылгач. Мотаһирның колагына берөзлексез сайраган кошлар җыры килеп кагылды, баш өстеннән чыелдап акчарлаклар очып үтте. Ниндидер машинамы, трактормы тыкылдый иде. Мотаһир, калкынып, терсәгенә таянды Сал тартып баручы буксир тавышы икән ул. Мотаһир торып басты Шунда ук каланчадагы сакчының усал тавышы ишетелде: — Кая җыендың? — Йомыш белән.—диде Мотаһир кысталганын белдереп. — Бар. Мотаһир яр буена китте. Монда агачтан күп нәрсә юк икән Яр буенда анда-санда агачлар аунап ята Ә артта, утрауның теге ягында, елга яры белән ике арага тау-тау булып агач өелгән иде Аның очы-кырые, саны-исәбе юк шикелле тоелды Мотаһирга Тоткыннарга монда эш җитәрлек Мотаһир туңа башлады Шулай да су буеннан китәсе килми иде. Ул үз- үзе белән генә сөйләшсә дә. һәрчак янында кемдер бар сыман. Хәер, соңгы вакытта ул үзенең бу халәтенә, үз кабыгына бикләнеп яшәүгә күнегә башлады Чонки кем беләндер ачылып сөйләшеп китеп булмый Белмәгән- күрмәгән кеше — шикле кеше. Аның үзе белән дә иркенләп, җәелеп китеп сөйләшүче юк бит. Әнә. бер акчарлак йөзеп бара, битен юа Аңа карап. Мотаһир да, иелеп, кушучлап су алды, битен чылатты Җиңел булып китте, тик эч өзелә Ашыйсы килә Әкрен генә кояш күтәрелә, җылысы да төшә, бөтен әтраф нурга чума Тик. ашыйсы килү генә үзәкне өзә, җелеккә төшә Су эчсә, басылмасмы... Мотаһир, чистарак җирдән алу нияте белән, су эченәрәк керде Кушучлап су алды да. аны йотлыгып эчә башлады. Ул бу эш белән мавыгып, яны- на сакчы килгәнен дә сизми калган икенче тапкыр иелгәндә артына дагалы күн итек белән типкәнгә, суга барып төште. — Син кая5 Стой1 Шул минутта ук гөрселдәп мылтык аткан тавыш ишетелде Мотаһир сикереп торды һәм кулларын күтәрде о — Мин биг. . а. — Качаргамы5 Сволочь' А-ну чык судан' Юкса атып үтерәм' Ул арада икенче сакчы килеп җитте. 1 — Ни булды? з — Әнә. качмакчы иде Мотаһир куркудан һәм суга чыланудан дер калтырап ? — Гражданин начальник, мин су гына эчтем.—диде. — Алдалый ул.—диде атканы — Бәхетең, мин булмадым, юкса, атып үтергән булыр идем Бар уры- s выла! и Ул арада тоткыннар баш калкыткан, кайберәүләр торып ук баскан иде * Тиздән палатка әзерләү хәстәренә керештеләр, бакларда җылытып, кай- я натып су эчтеләр, үз араларыннан парикмахер да табылды — аңа озын чират * тезелде.. £ Менә шулай вак тояк мәшәкатьләр белән ике кон узып китте Әлбәттә. •< барысы да үзләренең монда ни өчен китерелүен чамалый иде Көндез кояш * та кызынып, кичен учак янында җылынып, якты төндә күктәге йолдызларга п Kapaian хәлдә юк-бар сөйләшеп палаткада ятар өчен китерелмәгән иде бу ь эш атлары. Әйе. аларны монда эш көтә Авыр эш Ирекле көннән бу нужа арбасына җигелергә теләүчеләр булма! аңлыктан, мондый эшкә ихтыярый мәҗбүри кушалар Андый эшкә гомер гомергә хокуксызларны кушканнар каторжаннарны, җинаять кылганнарны Ә болар исә икеләтә «җинаять челәр»—халык дошманнары һәм башланды — Урман кисәргә — беренче, икенче, өченче бригадалар Елга аръягына барасыз Десятникка — Утын хәстәрләргә—дүртенче, бишенче бригадалар Балта пычкы Бераздан эш бүлүче янына бер тоткын килде — Гражданин начальник, мин чулак бит —дип гарип кулына күрсәтте УЛ — Тешең белән тартырсың! Эшкә билгеләү дәвам итте. Мотаһир сал ясаучылар бригадасына эләкте Өйрә ген торырга десятник бар. саклар! а —конвой Утыз утыз биш кеше бер бригаданы тәшкил итә Алар участогында эш шуннан гыйбарәт егерме утыз метрлы дүрт агачны тал чыбыгы белән беркетәләр һәм шуның өстендә йөри йөри сал әзерлиләр—узган ел кисеп, яр белән утрау арасына тау тау чыршынаратларны суга төшерәләр. Сал әзер булгач, аны анам уңаена Архангельскига таба агы зып җибәрәләр Шунда. гомерендә беренче мәртәбә. Мотаһир сал агызуның ни-нәрсә икәнен аңлады Молевой сплав —агачларны берәм берәм агым уңаена, сал итеп бәйләмичә агызу икән Ручная сплотка —унар агачны, икешәр рәт итеп, тал чыбыгы белән беркетеп җыю Машинная сплотка — егерме биш агачны тимер чыбык белән машинадан бәйләтү Колагына ят сүзләр еш ишетелә бортовой шла!, средний шлаг Әзер салны алып китүләрен дә күрде башы һәм койрыгы очЛы итеп җыелган салны ике буксир елга буйлап алып та китте, берсе аллан тарта, икенчесе койрыкка тагылган боргаланырга ирек бирми «КаЙларга барып җигә икән бу саллар5 .—дип уйлый Мотаһир Салларга гына булса да утырып атар иде Хәер, андый уйлы кешеләр бер ул гына түгел икән Мотаһирның кулдашы Порфирьев фамилияле чуваш егете булып чыкты Киңчә кызгылт битле кысыграк күзле, каты коңгырт чәчле Арсентий үтә са быр холыклы кочле кеше иде Ул ике оч кеше кузгата алмастай агачларны эһ тә итмичә тәгәрәтә Ләкин ачлы туклы яшәү, коне буена —унике сәгатькә сузылган, җенеңне өзәрдәй гаять авыр эш ике атна дигәндә аны аяктан екты Аның яңак сөякләре тагын да чыгыбрак тора башлады, йөзе агарды Гайрәтләнеп тотынган бу эшнең ахыры кабер белән бетәчәген ул да яхшы аңлады. Шуны чамалап, беркөнне, икесе дә хәлдән таеп, агач тәгәрәтә торган күсәкләрен ташлап, бүрәнә өстенә килеп утыргач. Мотаһир сүз башлады. — Арсентий, хәлләр мөшкел Икесе дә берьюлы конвойчыга күз ташладылар. — Әйтмә дә... Мотаһир аның сука арасыннан чыккан ат кебек еш-еш сулавын, күкрәгенең гармун күреге сыман бер күтәрелеп, бер төшеп торуын күреп, хәйран калды Болай тиз бирешер дип уйламаган иде. Ул фуфайка изүен чишкән, гимнастеркасының да өске сәдәфләрен ычкындырган Кара чалбар эчендә хәлсез аяклары дерелди — Син бераз саграк кылан. — Үземне жәлли белмим шул,—диде Порфирьев, тупас ботинкасын салып. чолгавын кабат урый-урый —Крестьян баласы бит Әйе. авылда туып-үскән бу егеткә дә ун ел чәпегәннәр Язмышлары уртак Шуңа күрә Мотаһир аңардан шикләнмәде — Монда исән калу шикле — Әйе. Пожалый... Шушы кыска гына вакыт эчендә яңа килгәннәрдән ике кешенең суга батып үлүе моның ачык дәлиле һәм бу фаҗига барысының да җанын тетрәткән иде Нишләргә? Бу афәттән ничек котылырга? Күрәсең, икесен дә бер үк сорау борчый иде. Мотаһир утрауны күздән кичерде Аның иңен-буен үлчәгәндәй итте. Моннан чыгу юлын чамалады Әйе. мөмкин шикелле. Утрауның бер ягыннан пароходлар йөзә. Ә икенче ягында сал белән килгән бүрәнәләр тау-тау булып өелгән Шуннан кача-поса шылсаң Ләкин. ни ашарсың? Кемгә барып сүз катарсың? Кемгә сыенырсың? Юлын ничек табарсың? Диңгезгә төшкәч, еланга сарылу булмасмы бу? Димәк, барысын да төптән уйлап хәл итәргә кирәк Тәвәккәлләсәләр, ризык юнәтеп, ипи киптереп әзерләргә кирәк. Мотаһир битлеген күтәреп, чүпрәк кисәге белән тирләгән маңгаен сөртте, селтәнеп, черкиләрне куып таратты. — Әгәр Двина буенча китсәк, Котласка барып чыксак... Порфирьевның зәңгәр күзләренә нур инде, җанланып китте Кисәк кенә Мотаһирның беләгенә ябышты. — Ничек тә рәт чыгарырбыз бит. ә? Нужәли . — Әкрен... , — Син миннән шикләнмисеңме? — Арсентий, син ни сөйлисең — Үпкәләмә Дөньясы — эт оясы. Туганыңнан да шикләнә башларсың. Без Шулчак икесен дә бердән сискәндереп җибәргән аваз яңгырады: — Әй. нәрсә җәелеп утырасыз? Торып, эшкә керештеләр Ләкин кул күндәм булса да, баш әсәрләнгән, күңел җилкенгән иде инде. Баягы уй аларның йөрәген ашкындырып җибәрде Мотаһир еш кына тирә-якны күзәтә, ярга карый торган булып китте Әнә бер урында төбе-тамыры белән чыршы агачы ярдан каерылып төшкән. Әмма ул үсүдән туктамаган, һаман матур, мәһабәт килеш, очлы башын горур тотып, ямь-яшел булып утыра. «Мотаһир, син дә илеңнән аерылдың. Тик башыңны салындырма, сыгылып төшмә. Җебемә Нык бул Язмышың үз кулында » Мотаһир шулай уйлый, үз-үзен юата, җанына коч-гайрәт өстәргә тырыша. Ләкин моңарчы күз күрмәгән, кешеләре чит-ят булган җирдә андый хәтәр эшкә тәвәккәлләргә үзләре генә батырчылык итмәделәр Киңәш-табыш итәрдәй кеше — җирле халык вәкиле кирәк иде. Андыйлар монда бар — ялланып эшләүче иреклеләр Шуларның берсенә өлкән бер рус агаена Мотаһир серен чиште Әлбәттә, ул ана тиктомалдан без менә шулай-шулай итәргә уйлыйбыз, топле киңәшеңне бирсәнә дип ярып салмады Ул кадәр тинтәк булырга — башына тай типмәгән Әтисенең кайчандыр, армиягә киткәндә бугай, әйткән сүзләрен хәтерендә нык тотты «Улым, алтмыш адым атлаганчы, алты тапкыр артыңа бак» Бер-ике кон күзәткәннән анымоны сөйләшкәндә сүз арасында качып китүчеләр булу-булмавы хакында белешкәннән соң гына, җаен китереп, авыз ачты. — Ай-яй. сезнең монда урманнар'—диде Мотаһир тел шартлатып—Бо- ларның очыкырые юктыр — Әйе. урман җитәрлек.—диде агай тыйнак кына һәм тәмәке янчыгы чыгарып башта Мотаһирга тәкъдим итте.—Тартып җибәр — Юк Рәхмәт Агай аптырап калды моңарчы тәмәкедән баш тарткан тоткынны күргәне юк иде Күбесе үзләре сорап йөдәтәләр — Тартмыйсыңмыни? — Әйе Безнең нәселдә тартучы юк. — Нишләп алай3—диде агай тәмәке төреп — Дин кушмый. — Ә. ә. аңлашылды Коран кушмый. Мусульманин — Әйе — Ярар, тартмавың хәерле Болай да сезнең братның хәле мөшкел Ә мин өйрәнгән инде. Агай, бер-ике суыргач, корык-корык йоткереп алды Мотаһир, аңа сынап карап, янә җай гына сүз башлады — Монда якын-тирәдә авыллар бармы соң? Бер дә күренми — Бар. Күбесе су буенда. Теге якта — Кальп. аста — Подсосанье. Почтовая. остәрәк—Лесопункт — Алай икән.—диде Мотаһир сузып кына Агай сүзен дәвам итте — Юмата елгасы тирәләрендә Родионовская. Уйта. ә Ваенга елгасы тамагында Усть-Ваенга авылы бар Мотаһир баш какты — Бик күп икән Агай үзе дә сорауга күчте — Бирегә Котластан килдегезме? — Әйе — Узмадыгызмыни? — Без бит баржада, трюмда килдек — Шулайдыр Мотаһир әңгәмәне тагын баягы эзгә төшерде. — Урманда сазлык-күлләрме? — Сазлыгы да җитәрлек, күле дә Әнә тегендә.—дип агай төньякка. Двина аръягына күрсәтте—Ковозеро күле Вак төяге — санап бетергесез Сөйләшкәндә агай да салынып төшкән сары кашлары астыннан Мотаһирга сынаулы карашын төбәде Каяндыр килгән, чит милләттән, чит диннән булса да. бу кеше аңарда шик шөбһә уятмады Агай акыллы кеше иде. егетнең тел төбен шундук чамалады Ул яловый күннән тегелгән, бот төбенә җитешле озын кунычлы бахнлла кигән аякларын аерыбрак басты, бераз тын торды Мотаһирга янә сынап карады Конной тарафына да күз төшерде Фуражкасына кулын тидереп, аны күтәребрәк куйды, телогрейка изүен эләктерде. Шуннан сон гына үз сүзен әйтте — Монда кеше үтмәслек урман,—диде ул җирән сакалын сыпырга- лап — Ялгышасыз, егетләр Ачыгырсыз, авылларга чыгарсыз Урларсыз Эләгерсез Үзегезгә үк начар булыр Мотаһир бу сөйләшүне Порфирьевка җиткерде Инде ниндидер яшерен өмет белән яши башлаган Арсентий кара көйде Ул әле һаман үзенең коч гайрәтенә таянырга исәп тота иде булса кирәк 65 — Юк, мин — качам!—диде ул үҗәтләнеп—Син, Мотаһир, үзең кара Мин барыбер качам! — Кая барасың? Күз караган яккамы? — Су үз юлын тапкан кебек, миңа да җай чыгар әле — Кемгә согынырсың? — Төнге юлның тармаклары күп Яхшы кешеләргә юлыксам... — Хәзер һичкемгә ышанып булмый. — Менә без бер-беребезгә ышанабыз бит. — Тотсалар? — Тота пычагым. Бер юлдан киткән качкынны эзләргә йөз юл кирәк Булышырлар әле, дөньяда яхшы кешеләр бетмәс. Беркөнне, төштән соң, күк йөзе куера башлады. Бөтен яктан кара болытлар уратып алды Кайдадыр дөбердәп күк күкрәде, тузан чыкты Давыл купты Күз ачкысыз ком бураны Кошлар түбәнтен оча Яшен яшьнәп, өстән аска таба бөтен күк йөзен ярып төшә, шуннан озак та үтми, күк күкри Менә коеп яңгыр яварга тотынды. Тоткыннар, эш коралларын ташлап. кайсы-кая ышыкландылар. Ә яңгыр шаулап, төтенләп ява, бөтен тирә- юнь томан эчендә Караңгыланды Елгадагы буксир-пароходлар утларын кабызды. гудок авазлары ишетелде. Шактый озак яугач, яңгыр туктады. Һава сафланды. Ерганаклар ясап, су акты Үләннәрдә, агач яфракларында яңгыр тамчылары җемелдәде. Тоткыннар тагын эшкә кереште. Ләкин Мотаһир озак маташа алмады, бермәлне, бүрәнә өстеннән барганда, аның аягы таеп китте һәм ул егылды Торып басмакчы булды. — Арсентий.. Порфирьев артына борылып карады. — Нәрсә булды? Ул йөгереп килде дә, култык астыннан тотып. Мотаһирга торырга ярдәм итте — Аякны авырттырдым.—диде Мотаһир йөзен чытып. — Ныкмы? — Белмим — Сынмаганмы? — Юк шикелле,—диде Мотаһир аягын капшаштырып —Тамыры сузылды. ахры Шулай булса да ул эшен ташламады. Каймыккан аягын ике-өч көн көч- хәл белән сөйрәп йөргәч, аны утын кисүчеләр бригадасына күчерделәр Бәхетенә, ул ике татар кешесенә юлыкты. Сафуан исемлесе Актаныш ягыннан, колхоз председателе булып эшләгән, унбиш ел биргәннәр Ә икенчесе—Алимҗан — колхоз кладовщигы. Чүпрәле ягыннан, аның срогы Мотаһирныкына тиң — ун ел икән. Эшләре чагыштырмача җиңел тоелса да, көнлек норма күп унбиш погонный метр озынлыкта, бер метр биеклектә. Пароход миченә китәргә тиешле бу утынның озынлыгы җитмеш дүрт сантиметр артык та түгел, ким дә түгел Һәр бүкәнне үлчәп кисәргә кирәк. Кичке якта эшне кабул итүче килә, кулларына кәгазь бирә, ә сакчы — бер адым да китми. Әйе. монда бригада булса да, өч кеше эшләсә дә, хәтта бер генә кеше дә — һәрчак сак астында. Беркая, бер адым да китә алмыйсың, сакчылар күздән җуймый. Ләкин чая башлар юлын-хәйләсен таба соңгы вакытта оч тоткын юкка чыкты Шуларның берсе Мотаһирның ярсу йөрәкле дусты Арсентий иде. Мотаһир аны әрләмәде, бу тәвәккәл адымы өчен орышмады, бары аңа хәерле юл гына теләде. Бу дөньяда һәркем бер генә тапкыр яши Шуңа күрә, нинди генә хәлләргә юлыкса да. күпчелек очракта тормыш юлын ул үзе сайларга тырыша, үзе өчен бары үзе генә кылган гамәлләренә җавап бирә Мотаһир намуслы, эш сөючән крестьян баласын кайчак сагынып исенә дә төшергәли иде. Ләкин кабат беркайчан да якын кардәшенең язмышы хакында ишетмәде... XII Авыл кешесенең тормышы, бер уйлаганда, үтә ялыктыргыч кебек тоелырга мөмкин Чөнки көн дә бер үк шөгыль җир эше, мал-туар карау, кош- корт үрчетү, кыш чыгарлык ягулык әзерләү Ләкин крестьян эше һәр сәгать, һәр көн үзгәреп тә тора Бәлки шуңа күрәдер авыл кешесе табигате белән тыныч сабыр була. Чөнки эш аны ялыктырмый, ул аның ихтыяҗына әверелә, хезмәт итәргә кирәклеге канына сеңгән була Ул һәрнәрсәне үз белдеге белән башкара Ә монда хәл бүтәнчә Эшкә дә сак астында бара сың, якында гына урнашкан булса да. ашханәгә дә — күзәтү астында Бер минут, бер секунд сине күздән яздырмыйлар Эшләгәндә дә шул ук Көн озын пычкы тартасың алга артка, алга-артка Пычкы чүбе берөзлексез аяк астына коела, чаж-чож иткән тавыш колак төбеннән китми, уч төпләре кызарып чыга, кабарып тишелә дә чиләнеп тора Ачлыктан кулыңның хәле китә, эчең аркаңа ябыша, анда бүреләр улый ә туктарга ярамый —әле ун. әле сул кул белән тартасың Күз аллары караңгыланганчы Туктап ял итәр идең —норма тутырырга кирәк ипи ашыйсы килә Менә шундый хәлгә юлыккан крестьян баласы авылын, өен сагына Киң кырларга күнеккән күзләре очлы ылыслы нарат чыршыга килеп төртелгәндә дә арыш бодай дулкынлануын тойган һәм аларның талгын шавын тыңларга гадәтләнгән колакларына һәрдаим кыргый кара урманның куркыныч шомлы авазы яңгырап торганда да ул туган җирен сагына Талпынып-талпынып сиңа дәрт бирүче сабан тургайлары җыры, иртә таңнардагы сандугачлар моңы, бәрәңге бакчалары өстеннән, зәңгәр күкне иңләп, тезелешеп очкан торналар авазы — барысы да сагындыра Шул сагыну, йөрәк ярсуына чыдый алмагач, эчке моң тышка бәреп чыга да. адәм баласы җыр суза Агыйделләр аша уклар аттым Таш пулаткай башы тимергә Ходай да безгә язган микән Туган илне кайтып күрергә? Таш бәгырьләр дә эрер иде бу моңга Әнә сакчы да бер бүкән остенә утырып, мылтык түтәсен җиргә терәп, уйга калган Бәлки, ул да үз язмы шын каргыйдыр? Бәлки, ул да гади бер керәстиян баласыдыр? Үзе кебек үк кешеләрне, гәрчә аларны аңа, дошман, халык дошманы, дип сакларга тап шырган. оркетеп куйган булсалар да кызганадыр Тоткын язмышы ни дә. конвой язмышы ни барыбер түгелмени’ Ач ялангач кешеләргә карап тору аңа да җиңел түгелдер Ул үзе дә ирексез ләбаса Гәрчә сүзләренә тошенмәсә дә моңын тоя чит милләттән булган сакчы Үзе дә илен җирен, газиз анасын сагынып, онытылып куя Ә җыр агач ботакларына урала урала наратның бөдрә ябалдашларына, чыршының очлы сөңгеләренә бәргәләнә бәргәләнә оча Агыйделис иңләп-буйлап йозорссң үрдәккәем шул Бардыр хәсрәт күргәннәрең— Түзәрсең йорәккәем Түзми ни хәл игәсең? Кая барасың’ Тирә юнең ерып чыгалмаслык чы тырманнар, үтә алмаслык сазлыклар Түзәсең Түзә адәм баласы түзә Ур ман киссә дә. таш ватса да Түзә Ул сабырлыкка өйрәнгән ул өмет белән яши Җиде ят җирләрдә, җиде кат җир астында булса да һәр мизгел агач астында калу, таш басу куркынычы янап торса да — өметен җуймый ул Аның бар уй хыялы туган җиренә, сөйгәненә барып тоташа Шахтер егет күмер чаба. Кемнәр ала исәбен шул Гомер булып, таш басмаса. Ташламам, җанкисәгем. Әйе, ташламас ул сине! Көт син аны. сөйгән яры, хәләл җефете! Әлегә авыр җан дустыңның хәлләре, ай-һай, авыр! Таш кисүдән дә авыр аның хәлләре Тоткынның пароход миченә ягыласы утын кисүе иректәге егетләрнең җиде кат җир астында күмер чабуыннан мең кат авыр Кимсетелгән. рәнҗетелгән йөрәкнең сагышы ирекле зимагур хәсрәтеннән мең өлеш моңлырак. Урман* Ишетәсеңме, урман! Агач кәүсәләренә, җәпләкә ботакларга кагылып узган моңны, җилләргә кушып, озат син ерак-еракларга, бу егетләрнең туган якларына, киткән юлларыннан күз алмаучы гаЗйз ата-ана- ларына, тилмереп котүче балаларына, наз күрмичә гомерләре заяга узучы сөйгән ярларына! Бу бахырларның сәламен ирештер Аларны хәвеф- хәтәрдән сакла, урман! Олуг урман тамыры тоташкан изге Җир-ана* Ишетәсеңме хаксызга рәнҗетелгән җаннарның сыкравын? Ишетәсеңме әзмәвердәй егетләрнең давылда шартлап сынган агач кебек сыгылып төшеп зар җылавын?! Әйе, урман ишетәдер. Юкса, буыннар авыруы эләктергән кулаяк сөякләре шыгырдаган кебек айкала-чайкала җәберләнмәс, өзгәләнмәс, сызланмас иде кәүсәләр-бәгырьләр... Кап-кара чәчле, кушылып диярлек үскән чем кара кашлы Суфиян Андый кешене бәхетле була, диләр Бәхетлеме Суфиян? Их, нинди бәхет турында сүз булуы мөмкин.. Унбиш елга ирегеңнән мәхрүм ител дә.. Ә Алимҗан бәхетлеме? Их, нинди бәхет тәтесен ун елга зинданга эләккән кешегә3 Ә Мотаһир3 Ул да бәхетсез. Йортҗирсез, туган илсез, гаиләсез калган сукбайлар язмышы хәзер аларның хәле Тик адәм баласы уйлау, фикер йөртү, сөйләшү сәләтеннән мәхрүм түгел Димәк, чыкмаган җанда өмет бар Өмет, өмет, өмет Өмет бар. ә ирек — юк. Кисәк кенә Мотаһирның күз алдындагы томан тарала. Чөнки Агыйдел баласы Суфиян җырлый Тальянский гармуннарда Уйный биш бармак кына Көзге яфраклар шикелле Саргаям салмак кына. Әнә саргайган яфрак әкрен генә түбән төшә Юк. агач яфраклары түгел, Мотаһирның күз яшьләре коела Табигать һәм кеше бербөтенгә әверелә... «Мин дә шушы яфраклар кебек бер кирәксезгә әйләндем Гомер агачыннан өзелеп төштем. Уза бит елларым көннәрем! Ниләр кылыйм?! Йөрәккәемнән каннар сава бит* Ун ел гомерем заяларга уза бит! Кемнәргә сөйлим бетмәс зарымны? Кемнәр юатыр китек күңелемне? Бу узмас көннәр, караңгы төннәр, атмас таңнар кайчан бетәр? Кайда соң дөреслек? Кайда соң гаделлек? Ни гөнаһым бар минем?! И ходаем, үзең сабырлыклар бир. Бәлки, берәр хәл булып, азат та итәрләр әле Амнистия булмасмы? Октябрь бәйрәме җитә бит. Кайтыр идем туган якларыма, су буендагы талларны, урамдагы тупылларны кочаклап елар идем; көзге сары яфракларны битләремә каплап тирем түгелгән җирләргә ятып, кара туфрагына башкаемны салып шатлыктан елар идем. Кайчан гына кайтырмын туган илләремә?! Газиз балаларым, сөекле хатыным, изге атам-анам! Кайчан гына сезне күрергә насыйп булыр икән?» Уйларына бирелеп, бүкән өстендә утырган Мотаһир, зәһәр тавышка кисәк дерт итеп китте. — Син. мать твою за ногу, контра, нишләп утырасың? Саботажник* Top, сволочь!.. Ялтырап торган күн итек, каеш бутан кыска шинель хуҗасы — каршына килеп баскан лагерь коменданты җикеренүенә Мотаһир сикереп торды Бөтен тәне дерелди, аяк буыннарының хәле киткән, йөзе ап-ак булган иде — Хәзер, гражданин начальник Йолдызлы фуражкасын батырып кигән комендант, аңа. ашардай булып, бәбәген терәгән. Тук. кызгылт йөзен, ачулы күзләрен кан баскан Колак төбендә һаман сүгенү, янау.. Мотаһир аларны ишетми дә диярлек Ул бик озак тормыш чынбарлыгына кайта алмыйча, хыялыннан айный алмыйча җәфаланды Югыйсә, үзе тагын пычкы тарта иде Чаж-чож: алга-артка. алга- артка Кинәт пычкы авазы бөтенләй икенче төрле ишетелә башлый зиндан зин дан, төр-мә. төр-мә. ла герь, ла герь Каһәр төшкән пычкынын да теле гүя шуның белән ачылган Ничек алай булды соң әле5 Ничек шулхәтле җәелеп утырдылар икән? Әнә конвойчыга да эләгә Алар ягына карамаска тырышып Мотаһир пычкы тарта чаж-чож. чаж-чож «Чәнчелгере. тагын шул зиндан узмас көннәр, караңгы төннәр • дигән уйдан башы шаулый, мие түнә. • Дөресен генә әйткәндә, тоткында да этлек җитәрлек Кеше кыса-рам эчендә озаграк торган саен шомара төшә, һәр минут уяу булырга өйрәнә, кем әйтмешли, тапкырлыгы арта Аның һәр күзәнәге сизгер, тоючан ул арт чүмече белән дә кем килгән киткәнне күрә ала. алдан ук куркыныч буласын да сизә, үзенә файдасы тиярдәй нәрсәләрне дә әллә каян чамалый Утын кисүчеләр дә. комендант күзенә тап булып, бер тотылгач, икенче эләкмәскә тырыштылар Мотаһирның күзе конвойда булса. Суфиян — уңны сулны, Алимҗан алны артны күзәтә Үзләре ач. хәлсез булсалар да. сөйләшү теләге беркайчан да бетми Хәер, сөйләшү дә күбрәк ашау эчү тирәсендә була. Алар моның үз-үзләрен котырту икәнен ачык белсәләр дә. тсләмәсәләр дә. ирексездән сүз ризык тирәсендә бөтерелә Чөнки ризык та бит туган як. якыннар, өй-гаилә белән бәйләнгән Шуннан хатирәләр дәрьясына агып китәсең Бу юлы Суфиян тиктомалдан әйтеп куйды — һаман шул балык башыннан шулпа Эш дәвам итә икәү кисә, берәү яра конвойчы карап тора Алимҗан Суфиянга каршы килеп маташа — Балык ашаган тук булыр. Суфиянга җитә кала — Тез буыны гына сыек булыр Балык белән ерак китә алмассың Бу балтаны күтәрергә Аннан, безнең корсакка бик килешми дә әле ул Мотаһир аптырап сорый — Бәй. Агыйдел буенда үсеп — Безнең авыл Агыйделгә утыз чакрым Алимҗан дәртләнеп китә . — һәй. агайне, безнең халыкка ит булсын инде Мотаһир рәхәтләнеп ялгап җибәрә — Шулай инде Ат ите диген Кыш көне чүлмәк белән мичкә тыгасың Ә безнең казылык өзелми торган ие Келәткә чыксаң, тезелешеп асылынып торалар инде, мин сиңа әйтим Ата каз муены кебек юан үзләре Суфиян иреннәрен ялап куя — Хәзер бер калҗа булса икән ул Алимҗан корсенә — Каян аласың аны5 Ит дисең әле башка нәрсә булса да ярап торыр иде Билбау асты бигрәк тиз бушый Мотаһир көлгәндәй итә — Майласаң, иске чабата да үтә дисеңме5 Берәр әмәлен табып булмый микән соң? Суфиян бик елгыр, җәптәш кешегә охшый, рәис тә булып эшләгән Ләкин бу очракта ул да. кулын җәеп уфтанудан ары китә алмый — Белмәем Ә ничек? Алимҗан йодрыкларын йомарлап, бармак сөякләрен шыгырдата — Их. ирек юклыклары Без мондый егетләр идекмени5 ' Алимҗанны аңлавы читен түгел буе уртача гына булса да. чандыр сы ман күренсә дә. тыгыз тәнле ул. унҗиде унсигез яшеннән мәйдан тоткан са бантуй батыры Тәрбия җитсә, әле дә коч егәре ташып торыр иде Ләкин үлән ашап, кара җиләк ише вак төяк чемченеп кенә тәнгә ит кунмый шул Бераздан соңгы бүкәннәрне кузладан алып җиргә ташладылар Чират тагы агачны коч хәл белән күтәреп, кузлага салдылар Тагын чаж чож пыч кы авазы тирә-юньгә үз зарын сөйли башлады Каяндыр чыккан җил, пычкы чүбен бөтереп алып, ачу белән чырайга, күзләргә бәрә, мескен тоткыннарны кыерлый иде. Хәлсез кулларга эләккән балта, гайрәтле ирләр бер генә бәреп урталай ярасы бүкәнне, кырыйлап та кыя алмыйча азаплана. Беразга тынып торган сүз тагын җай гына дәвам итте. Ләкин тема үзгәргән. Шулай булса да өй, гаилә, якыннар тирәсеннән ерак китмәгән икән. Суфиян, уфтанып, әйтеп куйды: — Хатынны сагынам. Нәкъ менә уналты яшьлек гашыйк егет сыман, гел күрәсем генә килеп тора. Мотаһир: — Бик чибәр идемени соң?—дип сорады — И, агайне, чибәрлектәмени хикмәт?!—диде Суфиян.—Чибәрлектән чиркәү салмыйлар Аның яхшылыгы Их, бер генә көнгә, бер генә сәгатькә кайтасы иде янына1 Күрәсе иде нурлы күзләрен — үлсәм дә үкенмәс идем! Алимҗан, Суфчянны юатып: — Кайтырсың — О-о. монда без көтеп кенә торабыз' Югыйсә, беркем дә юк. ни ялла | нып эшләүчеләрдән, ни тоткыннар арасында. Ягез. әзрәк үзегез белән та- s ныштырыгыз: кем сез. кайда укыдыгыз, кайда эшләдегез? 2 Илле яшьләр тирәсендәге доктор Буров, озын буйлы кешеләргә хас бул- = гаггча. бераз бөкрерәк иде. йөзе ябык, күзләренә моң-сагыш тулган — үзе ел- ? майганда да яктырып өлгермиләр, озынча, очлы борын яфраклары < сөйләшкәндә киңәеп киңәеп китә, куллары озын, бармаклары сөякчел, кул “ аркалары гына түгел, бармак сыртлары да төкле — Мин 1928 елда Кызыл Армиягә алындым.—дип башлады Мотаһир ж сүзен. < — Гафу итегез.—диде Буров аны бүлдереп — Кайсы яктан? Милләте £ гез? Фамилиягез? * Мотаһир, мөмкин кадәр кыска тотырга тырышып, үзенең тәрҗемәи £ хәле белән таныштырды < — Смоленскида санинструкторлыкка укыдым Полоцк шәһәрендә бер ел * да ике ай санчастьта хезмәт и. гем 1931 елда армиядан кайттым Күрәсең, ул Буровка торган саен ошый бара чөнки табиб үзе дә “■ сизмәстән. «син»гә күчте — Аннары кайда эшләдең? — 1931—34 елларда колхозда эшләдем — Ә нигә больницада түгел? — Авылда хәтта медпункт та юк иде — Шуннан3—дип сорады табиб җанланып — 1934 елны Минзәләгә трахматозный пунктка укырга җибәрделәр — Аңлашыла трахома дәваларга — Әйе Санитар урыныннан торды һәм Буров янына килеп, иелеп, колагына нидер әйтте Буров баш какты — Әйе Әлсгә кирәгең юк Бар Тик озак йөрмә — Ярар.—диде санитар һәм чыгып китте Өзелеп торган әңгәмә кабат ялганды — М-минзәлә. кайда ул3—дип сорады Буров — Бездә, элекке ояз шәһәре Сезнең белмәвегез гаҗәп түгел Үзебезгә калса, якынтирәдә зур шәһәр инде Анда, безнең программаны үткәнсең дип. мине, кәгазь’ биреп, кире җибәрделәр. Райздравка кайтып әйттем Ул мине күрше авылга участок больницасына җибәрде «Трахматоз пунктында эшли ала».—дип. тегё Минзәлә кәгазенә резолюция дә салды Аннары ка баг райздравка барган идем, үзебезнең авылда пункт ачарга куштылар, эшкә алдылар ягъни — А аңлашыла,—диде Буров тотлыгып ' Тәбәнәк юка гәүдәле, зур такыр башлы ип.тибар белән тыңлый һәм кирәк кадәресен ачык итеп сөйли ала торган Мотаһир аңа. чыннан да. оша ды Ул Мотаһирның ничә яшьтә булуы гаиләсе бала чагасы ата анасы белән дә кызыксынды Ни өчен утыруын төпченеп тормады Илле сигезенче статья булгач, сүзсез дә аңлашыла Чөнки үзе дә шул статья белән хөкемгә тартылган иде Әңгәмә күпме дәвам иткән булыр иде. билгесез, бермәлне ишек ачылды һәм авызын тоткан берәү сызланып килеп керде — Доктор доктор—диде тоткын ялварып—Мин Виноградов булам, бүген дүртенче кон инде Буров торып басты, аның кулын төшертеп, авызын ачтырды, сызлаган тешен карады Аннары ул Мотаһирга мөрәҗәгать итте — Сез медицина хезмәткәре бит. Теш алалмассызмы? — Инструмент бармы?—дип сорады Мотаһир батыраеп, чөнки монда табиб белән сөйләшеп утыру, санитар бүлмә аңа коч-куәт керткән, үз-үзенә ышаныч биргән иде. — Бар.—диде Буров һәм шкафны ачып күрсәтте. — Суырып карыйк алайса. Туры килгәләгән иде. Мотаһир Буровның кулына да игътибар итеп өлгерде: теле тотлыгуы өстенә, терсәктән түбән кулы да калтырый икән мескеннең. Ул. коллегасын тикшерүдән бигрәк, үзенең кулы калтырауга читенсенеп һәм алыштырырга кеше булуына сөенеп, бу эшне Мотаһирга тапшыргандыр да әле. Мотаһир таякчыкка мамык урады, йода сөртте. Кыскычны өскә каратып, йодалы таякчыкны өстәлнең икенче кырыена куйды. Авыруны сөйләштерә башлады. — Сез каян? — Калугадан — Кемнәрең бар? — Ха... Мотаһир авыруның башын култык астына кыстырды. Чөнки бүтән мөмкинлек юк иде Кыскыч белән тешне тартып та чыгарды — Менә,—дип Мотаһир авыруга «артык» тешен күрсәтте һәм. мамык алып, пинцет белән бушап калган урынга тампон утыртты Авыру: — Китимме?—дип сорады. — Юк әле. Биш минут утыртты аны Мотаһир, тампонны алып, икенчесен куйды. — Хәзер китәргә була — Рәхмәт.—диде авыру һәм Буровка да баш иеп. кулы белән авызын тотып, чыгып китте Авыруны озатканнан соң Мотаһир үзе дә озак юанмады. коралларын юыпчистартып урынына куйды да. Буров белән хушлашты. Бу вакыйга эзсез югалмады, аның дәвамы икенче көнгәчә һәм хәтта айларелларгача сузылды. Авыру палаткасына кайткан да нарга сузылып яткан. Дүрт тәүлек йокы әсәре күрмәгән бичара, башы ятакка тию белән йокыга да киткән. Гөнаһ шомлыгына каршы, килеп кергән комендант. Ни күрсен—дневальный юк. Шуннан ул эндәшә. — Дневальный?! Виноградов?—Тегене ятагына барып уята.—Виноградов. бу ни хәл? Нигә җыештырылмаган? Нишләп йоклап ятасың? Эшчеләр кайтырга тиеш. Мич ягылмаган. Виноградов сикереп тора, күзләрен уып. үрә ката. — Гражданин начальник, дүрт көн буена тешем сызлады. Санчастька барган идем — суырып алдылар. Таянып кына торган идем, йокыга киткәнмен. Кичерегез, гражданин начальник, хәзер .. Иелгән башны кылыч кисми. — Җитәр! Ә кем алды? Буровмы? — Юк. — Кем соң? — Менә бер бәләкәй татар бар бит әле. бонда, сплоткада да эшләде, аннан утын әзерләүдә... — Нәбиуллинмы әллә? — Әйе. әйе. Комендантның җыерылган кашлары языла төште. — Яхшы. Эшеңә кереш. Тәртип булсын! — Есть, гражданин начальник! Икенче көнне әле берни белмәгән Мотаһирны комендантка чакырттылар Башыннан салкын су койган кебек булды аның. Бик борчылып, курка- оркә генә (чөнки түрәләр каршына бару бер дә хәерлегә булмый) ишек шакыды Мотаһир... — Гражданин начальник, сезнең чакыруыгыз буенча килдем — Фамилиягез ничек? — Набиуллин. Комендант урыныннан кузгалмады. Бераз көттереп, кырыс кына. — Виноградовның тешен син алдыңмы5—дип сорады — Әйе Мотаһирның йөрәге жу итте: «Мөгаен, берәр хәл булгандыр. Югыйсә, бөтен шартын китереп, чиста итеп алган идем бит Әллә үзе пычрак кулы белән кагылды микән? Утын гына кискән булсамчы Менә җәфа Нишләтерләр икән инде?» Комендант алдында, өстәлдә, катыргы кәгазь папка—Мотаһирның »де ло»сы Моны да күргәч, бичара тоткын шыр җибәрде Өр-яңа гимнастеркасын аркылыторкылы каешлар белән буган, сап-сары чәчле комендант игътибар белән, бик җентекләп аның эше белән янә бер тапкыр танышып чык ты. ахры Озак кына утыргач (гүя ул кан калтырап торган тоткынның монда икәнен дә. аны ни өчен чакыруын да оныткан), комендант папканы япты Сынын катырып басып торган Мотаһирга сөзеп карады, үткер карашы белән өтеп алды Буй-кыяфәтен, килеш килбәтен генә түгел, гүя аның бөтен эч серләрен, уй-фикерләрен дә анык белергә, аны үтәли күрергә тели иде. Һәм ул теләгенә иреште дә кебек Көттереп кенә. — Яхшы.—диде һәм йөзенә чыккан канәгатьләнү билгесен яшерергә теләмәде ул —Без сезне амбулаториягә күчерәбез Мотаһир, иңеннән бозлы бүрәнә төшкәндәй, җиңел сулап куйды. Бе ренче мәртәбә комендантның йөзенә күзен тутырып карады Рәхмәт хисләре аның чыраенда гына түгел, бөтен торышында чагыла иде Комендант коры гына: — Китәргә мөмкин.—диде Мотаһир чын күңеленнән илтифат күрсәтеп — Рәхмәт, гражданин начальник.—диде. — Барыгыз. Мотаһир, ишек артындагы сакчыга да баш кагып, елмаеп, бу бинадан чыгып китте Ул бары соңыннан гына, бу вакыйганы энәсеннән җебенә хәтле дигәндәй. хәтеренә төшергәч, күп нәрсәгә игътибар итте Комендант башта аннан «Виноградовның тешен син алдыңмы5»—дип сорады Ә ахырда, аның «де ло»сын карап чыккач һәм төпле бер фикергә килгәч «Без сезне амбулатори ягә күчерәбез».—диде Менә шушы ике сүз. ягъни син һәм сез дип эндәшү, күп нәрсәне аңлата иде Димәк, комендант аны шундый җаваплы эшкә куярга (әлбәттә, ул Буров белән киңәшеп эшләнгән эштер инде) лаек кеше дип саный, сез дип эндәшергә дә гарьләнми Ләкин Мотаһир моның беркай чан да үзенә ташлама ясар!а мөмкинлек бирмәячәген яхшы андый иде Ни генә булмасын, аңа ничек кенә дәшмәсеннәр, ул монда —тоткын Аны теләсә кая җибәрә һәм теләсә нинди эшкә куя алалар Ул фәкать эш белән генә. намусына, медицина хезмәткәре дигән олуг исемгә тап төшермичә генә шушы ышанычны аклап, язмыш дәрьясында очраган саламга ябышып тора алачак Монда тоткыннар гына түгел, үз ирке белән эшләүчеләр һәм хәтта сакчылар, олы начальниклар да һәрчак шик астында һәрчак тәбе тирәсендә Моның шулай икәненә аңа ике-оч айдан соң янә бер инанырга туры килде XIV Буров беренче көнне үк Мотаһирны кисәтеп куйды. — Син кешенең тышкы ягын гына кара Бер күз ташлау белән аның хәлен чамалап була Утраксасын кара, ите булмаса. эшкә җибәрмә Безнең бит әйбер юк Әйе. Мотаһир дарулар юклыгын да, тоткыннарны савыктыру өчен мөмкинлекләре бик чикле икәнен дә тиз аңлады Шулай да ул хәленнән РвФКАТЬКӘРАМИ КАРГЫШЛЫ ЮЛЛАР 0 килгәннең барын да эшләргә тырыша иде Шуңадыр, аны тоткыннар да үз итеп өлгерде Амбулаториядә өч ай эшләгәч. Мотаһирны лагерь начальнигына чакырттылар. «Әйбәт кенә эшләп ятканда... тагын ни булды икән? Нигә чакыра икән?» Башта мең төрле уй. сорау. Ләкин авыз тутырып берсен дә. беркемгә дә бирә алмыйсың. Монда бары үз кабыгыңа бикләнеп кенә яшәргә кала. Чөнки ялгыш сүз ычкындырдыңмы, лагерь администрациясенә яки башка түрәләргә тел тидердеңме, нидән булса да зарландыңмы — аның ниндидер юллар белән тиешле җиренә, кешесенә барып ирешәсен көт тә тор. Дөрес, илле сигезенче статьялар үзара дус. тату яшәргә тырыша, ярдәмләшә. Әмма лагерь администрациясе алар арасындагы бу бердәмлекне җимерүне, аларның ни-нәрсә уйлап яшәгәнен белеп торуны максат итеп куйган, ахры Шуңа күрә телеңне теш арасында тоту хәерлерәк. Дәшмәвең—алтын. Шулай да Мотаһирның тыныч кына йөрүе, күбрәк кеше сүзенә колак салып, тыңлап утыруы берчакмы илле сигезләр арасында шик тудыра Аңа бу хакта доктор Буров әйтте — Нәбиуллин. синнән шикләнә башлаганнар бит әле.—диде ул беркөнне елмаеп. — Кемнәр? — Политиклар. — Ни өчен? — Чөнки син яшь. Шуңа аптырыйлар Безнең бит күбебез өлкәннәр. Аннары. син гел карап, тыңлап торасың, сүзгә катнашмыйсың икән — Мин бит авыл кешесе, доктор,—диде Мотаһир көрсенеп —Ә алар — Анысы хак, әлбәттә.—дип килеште Буров уйчан гына.—Ләкин шикләнә башласалар үзең аңлыйсың Кичә берәү турыдан-туры, ул «бытовой» түгелме, дип сорады Юк. мин әйтәм, ул да. мин дә бер статья — илле сигез дә ун. Делосын карый аласың. — Билгеле,—диде Мотаһир җанланып. — Ярар, курыкма, мин аларны ышандырдым шикелле Тик үзең дә гел авыз йомып утырма, сүзгә катнаш. Русча да өйрәнерсең. ...Лагерь башлыгының кабинеты—тактадан корылган бүлмә Өстәл, урындыклар —һәммәсе монда вакытлыча гына яшәү өчен әмәлләнгән. Хәрби киемле, таза гәүдәле начальник эшне тиз тотты — Син икенче участокка барырсың. Карговинога. Мотаһир, каршы дәшә дип уйламасын өчен, мөмкин кадәр саграк, йомшаграк итеп, үзенең фикерен белдерүне кирәк тапты Чөнки бер ияләшкән җирдән, ягъни, әгәр шулай әйтергә яраса, рәхәттән рәхәт эзләмиләр. Ә тегендә алла белсен, ни язган. — Гражданин начальник, мин Буров белән эшли идем.. Лагерь начальнигы, кәефе яхшы идеме, әллә Мотаһирның эшеннән канәгать булгангамы, каты бәрелмәде, орышмады Көрәктәй кулының көчле, таза бармаклары белән өстәлдәге кәгазьгә ике тапкыр җицелчә генә шапылдатып суккалап, тоткынның күзләренә туры карады, җитү чәчле зур башын чайкап алды. — Анда да әйбәт булыр. Ләкин сүзләрен, икеле-микеле аңлауга юл калдырмас өчен, аермачык итеп, тавышын күтәрә төшеп әйтте Димәк, бу сүзләр Мотаһир өчен закон төсен ала. Ул башкача сүз озайтып тормады, саубуллашып, кырт борылды да чыгып китте Әзрәк баргач, үзенең баштагы курку-өркүен исенә төшерде. Димәк, аның эшендә гасп-кыек юк икән әле. Бары аны икенче урынга гына күчерәләр Һәр минут, һәр сәгать үзенең хокуксызлыгын тоеп, ут йотып яшәгән кеше өчен лагерь башлыгы бүлмәсеннән исән чыгу — ул зур бәхет. Мотаһир Каргавинода стационар барын, анда да Ленинградтан килгән врач эшләвен, аның Киров эше буенча гаепләнүен белә иде Буров әйткән иде Әмма ни өчен ул врачны эшеннән алганнар? Моны, әлбәттә. Мотаһир белми иде. Буров янына кереп, ул үзен лагерь башлыгы чакыртуын һәм икенче участокка җибәрелүен әйтте — Беләм.—диде Буров күңелсез генә Моның шулай буласын Мотаһир үзе дә чамалаган иде Чөнки аның ту- х рыдан-туры башлыгы Буров бит Аның белән киңәшмичә эшләнмәгәндер бу ң эш. Күрәсең, шулай да Буров моңа риза түгел Билгеле, кул астында шундый | күндәм, ике әйткәнне көтми торган кеше булу —аның өчен хәзинә иде. 2 Ләкин ул да тоткын, ул да башлыкларга каршы сүз әйтә алмый, аяк терәп = каршы торырга кодрәте җитми Шуңа күрә чыраеның төкселеге Мотаһирга ? ачудан түгел, ә бу ипле-тыйнак кешене үз янында калдыра алмау гаҗизле- < геннан, үзенең көчсезлегеннән иде. Ирекле булса, ул кем белән эшләүне. х кул астындагы медицина хезмәткәрләрен кемне кая урнаштыру-җибәрүне _ үзе хәл итәр иде Ә монда Ниһаять, ул торып басты, бераз бөкрәя төшеп, ишекле-түрле йөренде < Мотаһирга утырырга кушты — Андагы врач — Кочетов — өеннән хат алган.—диде ул йөрүеннән тук- * тап.— Хатыны үзенең икенче берәүгә тормышка чыгуы хакында язган. Бил £ геле, шундый хәбәр — кемгә шатлык3 Кул астында спирт та бар Ачуын. < рәнҗүен, кайгысын, ничек телисең шулай аңла, басарга тырышып. Кочетов * спирт эчкән Ач кешегә күпме кирәк — спирт бик тиз башына киткән Моны * сизгәннәр һәм подвалга ябып куйганнар Соңыннан, аның валерьянка һәм “■ эфир да эчкән булуы ачыкланды Менә шул. Эче януга түзә алмыйча бераздан бу су сорый Ләкин сакчы бирмәгән Икенче көнне Кочетов җан тәслим кыла Буров, авыр сулап, янә кузгалды, ишекле-түрле йөренде Тагын Мотаһир каршында тукталды Аның эчкерсез күзләренә, тыныч һәм сагышлы йөзенә текәлде Берсенә бу фаҗигане сөйләү икенчесенә тыңлау җиңелдән түгел иде Ни әйтсәң дә. алар Кочетов белән коллегалар, ягъни бер һөнәр ияләре бит. — Мин моны ни өчен сөйләгәнне, шәт. аңлыйсыңдыр3 — Төшенәм. төшенәм Дулкынланудан врач гадәттәгегә караганда ныграк тотлыга башлады Шулай да әйтергә теләгән фикерен ярты юлда калдырмады — Т-тормышыңда ни генә булса да. к кем генә синнән килеп сораса да. хәтта таләп итсә дә — медицина кирәк-яраклары исән калырга тиеш, алар —изге Аларга нәфесеңне сузма — Беләм. иптәш Буров. Доктор кисәк, коры гына саубуллашкандай итте — Йә. уңышлар юлдаш булсын сиңа,—диде ул һәм урынына барып утырды Мотаһир үзенең вак тояк әйберләрен җыештырды да хушлашып китеп барды Каргавинога алар дүрт кеше киттеләр Икәве —сакчы, ә дүртенче кс ше —Анохин фамилияле народ бирүче Элек ул полк командиры булган Ә хәзер — кешеләрне эшкә бүлеп чыгару, ягыш бригаданы кая кую һәм башка вазифаларны башкара Каргавино —электән калган сал агызу участогы икән Монда кыш көне агач кисәләр, язга чыккач сал агызу белән шөгыльләнәләр Алты ЙӨЗДӘН артык тоткын —күбесе шушы тирә кешеләре әмма аралаш, ягь ни сәяси дә. «бытовой» статьялар да бар —агач баракларда яшиләр Мунча да бар Хәер, монда мунча гына түгел, больница да бар Ә лагерьдан читтә—эшчеләр поселогы Поселок дип йөртелсә дә чынында исә ул авыл Анда десятниклар, прораблар тора Алар яңа килгәннәрне эшкә өйрәтәләр Мотаһир биредә мөстәкыйль рәвештә эшли башлады Аның эш уры ны— аерым барак Стационарда туберкулез белән авыручы унике кеше ята Амбулатор кабул итүне дә шунда үткәрә Мотаһир. Санитар хезмәтен үтәүче ярдәмчесе дә бар. Әйләнә-тирә урман, сазлык, елгалар. Монда килүче-китүче юк диярлек Өч айга бер килгән хат кына аның бертөрле тормышына әзрәк үзгәреш кертә Табигате җәен дә, кышын да матур Җәй томанлырак та, су буенда сал- кынча һәм җиллерәк тә. Туган ягы белән чагыштырганда үзгәрәк. Ә черки җәй коне ул мыжгып тора! Умартачы битлеге кебек нәрсә генә коткара, югыйсә... Монда урман кисү, сал агызудан тыш, җимеш һәм сагыз җыюга да задание бар Эше төрле булса да, тоткыннарның яшәү шартлары һәркайдагы- ча — шул ук рәттән тезелеп киткән баганалар, аларга сузылган чәнечкеле тимерчыбык, почмаклардагы каланчалар билгеләнгән һәм төгәл үтәлергә тиешле көн тәртибе, әлеге тәртипне саклаучы каты куллы һәм усал телле бәндәләр. Көн артыннан көн, төн арты тон узып, ару гына эшләп ятканда, бу участок бетерелде һәм Мотаһирны Хетово дигән җиргә күчерделәр Аны Хетового буксирга утыртып, су юлы белән илттеләр Су уртасында кызыл маяк юл күрсәтеп калды. «Александр Пушкин» атлы бер пароход һәм җир тырмашып дигәндәй сал тартучы буксир очрады Яр буенда балыкчылар күренә, учак төтенли. Сул як яр ишелә икән, таллары, чирәмнәре суга иелеп төшкән Башларын суга салган таллар кебек, Мотаһирның да өметләре җимерелә. Борыны белән су ертып, әкрен генә барган буксир яр буена килеп туктауга, Мотаһирга төшәргә әмер бирелде. Монда тормыш су өстендә — баржада булды. Беренче карашка яшәү җиңел булыр шикелле иде. Мотаһирның беренче көне урнашу, танышу белән узды Икенче көнне ул таң белән диярлек уянды. Бераз уяу яткач, палубага чыкты. Кичә кич коеп яуган яңгырдан соң җир тулышып ята, дымсу Су буенда салкынча Үләннәр, агачлар куе яшел, сусыл Тымызык кына җил исә. Күк йозе аяз. Анда-санда гына юка, сирәк болытлар күренгәли. Кояш чыккан Артта, ундарак, ул бөтен күк йөзен яктырткан Аның нурлары әле су остенә төшмәгән. Елга тыныч, өсте тип-тигез — алагаем зур көзге кебек. Теге як яр тирәсендә яшькелт таллар суда чагыла. Уң як ярда, комда, акчарлаклар ял итә Бүген алар әле нишләптер очмый. Әмма табигать уянган, барча кошлар уянган һәр тарафтан кош сайраулары ишетелә. Кошлар сайравы — үз авылының болыннарын, күл буен, әрәмәләрен хәтерләтә Мотаһирның да беразга гына булса да күңеле уяна, йөрәге җилкенә Аның бар куанычы —шушы табигатьтә бит Әнә шул гөнаһсыз кошларда. Аларга карагач, ничектер җанга җиңел булып китә Юксынуы, кимсенүе, язмышына булган рәнҗүе басыла төшә Үзен азга гына булса да кеше итеп тоя башлый. Күрәсең, авыл табигатендә, кош-корт һәм мал-туар арасында әвәрә килеп үскән кешегә болар тансыктыр Мотаһир суыктан калтыранса да әле һаман баржада басып тора, култыксага таянып, иртәнге табигатькә соклана Әнә аның игътибарын су буенда йөргән ике акчарлак җәлеп итте. Чөнки алар янына әкрен генә бер мәче якынлаша. Акчарлакларның берсе аваз сала, ләкин чыелдап түгел, ә кыйкыл- даган сыман итеп. Песи таш артына кача Ул кузгалса, тегеләр янә күрә, ары китәләр. Бераздан алар очып ук киттеләр Очканда канатлары белән һаваны ярган тавышка хәтле ишетелә Теге вакытта бу хәлләргә тарыйсын белсә. Мотаһир да шулай «очып» котылган булыр иде Хәер, ул җиңел канатлы акчарлак түгел шул. Аны бәйләп тотучы җеп-баулар күп: гаиләсе, иле-җире Кошлар кебек, кая теләсә шунда юл тота алмый Аны эзәрлекләүчеләр дә. болары очса, икенчеләре килер әле, дип кул селтәп китүче гамьсез песи генә түгел шул Шушы иртәнге хозурлыкка шактый озак карап торганнан соң, Мотаһир өмет белән: «Монда бик каты булмас, ахры, иншалла»,—дип куйды. Әмма ул ялгышты Мотаһир биредә ярты ел эшләде Ләкин бу алты ай —алты елга торырлык иде. җелегенә үтте Чөнки лагерь начальнигы — агылҗым күзле Семенов—бик әшәке кеше булып чыкты Тиктомалга бәйләнә, кемгә генә дәшсә дә авызында эт җыймас әшәке сүз иде бу конарсызның — Фәлән эшләмисез, төгән эшләмисез Мин сезне ачка үтертәм Мескен тоткыннын паегы болай да ташкаүлчим — иртән ике йөз грамм ипи. балык ашы. бер кашык тары боткасы, кичен тагын шул ук ризык. Кайчагында ботка урынына бер кисәк балык эләгә Ә эчәргә су бирмиләр Семенов. ачка үтерермен әле. димәсә дә. аяк сузарга гына торалар тоткыннарның эче эчкә ябышкан Дорес. монда аерым бригадалар — стахановчылар бар Алар тоткалы тар гына фин пычкысы ♦лучковка» белән эшлиләр, коненә алты-җиде кубометр утын кисәләр Аларга ашарга да күп бирелә, киез итек тә эләгә Әмма алар илле сигезләр түгел, ә уголовный җинаятьчеләр Уголовный димәктән. алар ның да суына күрә —балыгы, авылына күрә — халыгы дигәндәй, араларында төрлесе бар блатнойлар. шулерлар һәм. әлбәттә, «пахан»— лагерьдагы бетен үз ишләрен кулында тотучы Алар «очко.га кәрт тә уйныйлар «чифир» да эчәләр «Бугор»ларны. ягъни бригадирны санламыйча эшкә бармаган реци дивистлар теләсә ничек йөри кыйный, талый, урлый Иң кызыкканнары— ипи Дорес. эшкә йөрүчеләре дә чиктән ашкан чая халык тәкәллефгләнеп тормыйлар Илле сигезенче статья белән эләккәннәргә «болтун* дип кенә җибәрәләр Янәсе, советка каршы коткы таратучылар Әйе. болар чын мәгънәсендә башкисәрләр бернинди беркемнән курык мыйлар, теләсә нәрсә юнәтә алалар Кыш көне итек кунычына энә. лезвие дә тыгып керәләр Күрәсең, җирле халык, якын-тирә кешеләре белән дә элемтәләре әйбәт — «чифирга» гына канәгать булмыйча кайчагында катыра гын да «йотып» кайталар иде Билгеле, лагерь начальнигы моны белә һәм эштән кайтучыларны үзе каршылап барлап тора Бүген дә ул проходнойда иде Ни өчендер Мотаһирны да үз янына чакыртты Бәлки, якын көннәрдә тикшерү фәлән белән киләселәрдер Кыска сы. Мңтаһир аның янында басып торырга мәҗбүр иде Семеновны берсе дә онәми Ул проходнойга килеп бастымы, кемнеңдер кыен ашыйсын кот тә тор Бернинди гаебе булмаса да Мотаһирга да җылы караш тәтеми иде Менә лагерь башлыгы, ябык колгасар адәм исне яхшы сизүче овчарка кебек, аланйолан карана торгач, корбанын тапты берәүне сафтан чакырып чыгарды — Караваев, кил бире1 Таза гына гәүдәле, сары кашлары астыннан усал күзләре елтырап тор ган тоткын, эленке-салынкы кыяфәт белән аның каршына килеп басты, ләм мим сүз дәшмәде Әмма моны Мотаһир да сизде — ул салмыш иде — Син нәрсә Караваев, исерекме5 Тоткын каш астыннан гына хуҗага карап алды Мөгаен, ул үзенең ни хәлдә икәнен начальник сизмәс дип уйлагандыр Сизде Димәк, яшереп торудан. качышлы уйнаудан файда юк Караваев кисәк кенә башын күтәреп, сул кулы белән бөеренә таянды да. аякларын аерыбрак басты Тавышы кор чыкты — Ә нигә, гражданин начальник, эчмәскә5 Бүген —бәйрәм' Лагерь начальнигы мондый борылыш көтмәгән иде. ахры Бер мәлгә ап тырап калды Тавышы йомшарды ачуы басыла тошкән кебек булды — Нинди бәйрәм5 Ул хәтта тиз генә хәтер сандыгын барлап, бу коинәрдә нинди револю ңион һәм тарихи бәйрәмнәр барын исенә төшерергә тырышты Әллә берәрсенең туган көне5 Бәлки, даһи юлбашчының? Юк. узган елның де кабрендә иде бит алтмышы тулган коне Күпме генә азапланмасын бүген нинди бәйрәм кон икәнен белә алмады начальник, шыр җибәрә язды — Нинди бәйрәм соң бүген?—дип кабатлап сорады ул Шулчак Караваев аның башына күсәк белән органдай итте: — Ниндиме? Сине дөмеккән диделәр! Начальник, үз-үзен белештермичә, яшелле-мөшелле тавыш белән акырып җибәрде: — Сволочь! Утыз тәүлек карцер сиңа! Аның авызыннан чәчрәп чыккан төкерекләр тоткынның йөзенә кадәр сибелде Ә Караваев, бер тотынгач, тыела алмыйча каһкаһәле көлә һәм аны мыскыл итә иде. — Ну. начальник, әйбәт тә кеше инде син. Кызганыч, аллаһе тәгалә әҗәл генә бирми үзеңә — Молчать! — Үзеңне мактыйм бит Начальник, өстә тагын бераз. — Молчи, сволочь! — Нигә утыз гына? Иллене бирмисеңме? Илле әйбәтрәк бит... Семенов, үз янында торган сакчыга борылып, җикерде — Алыгыз шуны! XV Эшләр бер көйсезләнсә, аның гел шулай итәсен көт тә тор икән Алты айдан соң Мотаһирны янә икенче урынга күчерделәр Бу лагерьның начальнигы Маместов та Семенов белән бер калыптан сугылган булып чыкты. Алар үзәк участоктан биш чакрымда яшиләр иде. Ике йөзләп кеше, конвойсыз. барысы да — көнкүреш статьясындагы тоткын Беркөнне Мотаһирга берьюлы җиде чирле тоткын килде — Яле. күлмәгеңне сал.—диде Мотаһир кабул итү бүлмәсенә иң беренче кергән, күзләре эчкә баткан, яңак сөякләре чыгып торган авыруга Тоткынның кабыргалары гармун күрүге сыман беленеп тора, муены нәзек, озын куллары да коры сөяк, тәнендә чыпчык чукырлык та ите юк. — Борыл Чалбарыңны ычкындыр Мотаһир аның утраксасын тотып карады Утыру урынында ите юк Димәк, моның эшләргә хәле дә юк. Авитаминоз Ашау начарга күрә ябык. «Әй. бичара,—дип уфтанып куйды Мотаһир,—үз-үзен йөртергә дә хәле булмасын инде кешенең». — Ярар. киен. Тоткын чалбарын төймәләде, күлмәген киде. Мотаһир: — Мин сине үзәккә, больницага җибәрәм,—диде. Монысы артыннан тагын алты тоткын әпен-төпен атлап керде Аларның дә хәле нәкъ беренче кергәннеке кебек аяныч—как сөяккә калганнар иде. Шулай итеп, Мотаһир бер көнне җиде кешене эштән азат итте. Чөнки алар тәмам өшәнгән, йончыган, чыкмаган җаннары гына калган иде — Рәхмәт.—диешеп, баракта калдылар. Моның нәтиҗәсе үзен озак көттермәде Мотаһир ике-өч сәгатьтән вахтага кергән иде. дежурный аңа кырын гына карап: — Сиңа Маместов өч тәүлек арест бирә.—диде. Мотаһир аптырап китте Башта, әллә шаяртамы, дип уйлады Юк. йөзе җитди • Бәй. ничек алай арест Бер дә гаеп-кыегым юк иде шикелле» — Ни өчен?—дип сорады ул. — Теге җиде кешене эштән азат иткәнең очен. — Алар, чыннан да. авыру бит. Дежурный моңа исе китмәде, билгеле — Син аны миңа түгел. Маместовның үзенә кереп әйт Монда сүз көрәштереп торуның файдасыз икәнен Мотаһир аңлый иде. Шунлыктан Маместовка керде Мотаһир, дөресен әйтергә кирәк, күпшек куллы бу кешене беренче күрүдә үк өнәмәде. Маместов тәбәнәк юантык гәүдәле, арт саны хатын- кызныкыдай җәенке, ә үзенең борын астында мыегы бар Дөньясы утка көйсен, миңа җылысы тисен, дип яшәүче адәм Кичә генә ашханәдә пешекче: «Йомырка порошогы пешергәнне әллә каян сизә, имансыз, керә дә бер калаен үзенә илтергә куша-—дип зар елап торды Менә шундыйрак кеше иде лагерь начальнигы Маместов Ләкин нишләмәк кирәк, телисеңме- * теләмисеңме, кереп баш ияргә, сәлам бирергә тиешсең — Исәнмесез, гражданин начальник Маместов кабинетында нидер язып утыра иде Ул урыныннан кымшан- | мады грша түгел, хәтта Мотаһирның сәламен дә алмады Төсен бозып, та 5 ларга торган әтәч шикелле, эре генә әйтә куйды. $ — Нишләп сез бүген җиде кешене эштән азат иттегез? Мотаһир мөмкин кадәр итагатьле булырга тырышты, йомшак кына үз фикерен әйтте — Гражданин начальник, авырулар бик күп. < — Шуннан? £ — Мин аларны күрәләтә эшкә җибәрә алмыйм Аларнын кеше булыр * лыгы калмаган Алар Маместов тоткынның сүзен кырт кисте: < — Алайса синең үзеңә ял итәргә туры килер изоляторда Аңладыңмы? * Мотаһир, начальниктан ир затына хас булмаган тир исе килүең * сизеп, борынын җыерды. Маместовның сүзен колагына элмичә, үз тук - санын тәкрарлады. Чөнки икесе дә бу җәзаның ни өчен бирелүен беләләр бит. — Аларны үзәк участокка илтергә кирәк — Ат юк,—дип кырт кисте Маместов Бәхәс куертып тору файдасыз иде Шулай да Мотаһир, тәвәккәлләп һәм үз сүзен аяк астына салып таптамас өчен, үзәккә барып кайтырга рөхсәт сорады — Мин үзәк больницага барам Пропуск бирегез — Бар соң, бар. —диде Гәрчә җирәнгеч шикелле әйтелсә дә. шул сүзне ишетү белән Мотаһир, пропуск алып, кабинеттан чыгып китте Үзе эчтән генә, нәҗес, дип Мамес- говны сүкте Үзәк больницага барса, доктор Золотилов белән ничек тә бер әмәлен табарга өметләнә иде ул Ә врач —исеме җисеменә туры килерлек алтын кеше иде Буров кебек, ул да Мотаһирга хәерхаһ. аның эшеннән разый иде Биш чакрым ара ерак җир түгел. Билгеле, иректәге, ашау эчүе рәтле булган кешегә ул бер сәгатьлек юл Ә Мотаһирның үзенең дә теге авырулардан әллә ни артык җире юк. хәлсез, ач. җитмәсә. Маместов җәберләп тсңкәсенә тиеп тора —биш чакрымга икс сәгатькә якын вакыт сарыф итте Хәер, ул бик ашыкмады да Март ае — туган җиреңдә яз ае инде ул Марпа кояш мәрхәмәтле карый башлый кар өстен юкарта, тамчылар тамдыра, чыпчык эчәрдәй сулар хасил итә. барча тереклек ияләренә җан кертә дәрт-дәрман бирә Дөрес әле төнлә салкынча. иртән — томан төшә, бураннар да еш кабатлана, юеш кар да мул ява Ә шулай да барыбер язны һәр тарафтан тоемлый аласың Илендә шулай Ә монда язның исе дә юк Бездәге кыш уртасы кебек Их бигрәкләр дә сагындыра шул туган җир?' Бигрәкләр дә телгәләнә икән шул бәгырь йөрәкләргә кан сава икән. Күңелендә туган сагыну хисләре үкенү әрнү белән алмашына Ни өчен монда, җәһәннәмдә җәфа чигә ул’ Кем аркасында’ Кемнәр ашады аның ба шып’ Кемнәр? Нигә аны чит җирләргә олактырдылар’ Газиз башын тәмуг ларга илтеп тыктылар” Мотаһирның хәтеренә утыз җиденче елның көзендә булган бер вакыйгә килде Ана эшкә ашлык сугарга әйткәннәр иде Барды Ашлык сугу маши насы янында халык мәш килә Читтәрәк трактор дөпелдәп эшләп утыра. Авыл өчен гадәти. күңелле бер манзара. Ләкин батырып эшләргә дә кирәк. Өлкәнрәк бер абзый аңа әйтте: — Син. Мотаһир, барабанга биреп торырсың. — Ярар.—диде Мотаһир карусыз гына. Эшкә тотындылар. Ут өертәләр Берзаман. тарантаска утырып, ике рәис —авыл советы һәм колхоз рәисе килеп чыкты. Колхозныкы тарантастан төште дә, әлеге өлкән абзыйны дәшеп. Мотаһир янында туктады, сорау бирде: — Нигә моны барабанга куйдың? — Нигә?—дип сорады абзый үз чиратында. — Ватса? — Китсәнә, сөйләмә юкны.—диде абзый ошатмыйча һәм кул селтәп китмәкче үк булды. Әмма рәис барыбер үзенекен итте: Мотаһирны аннан алып, салам өюгә куйдыртты. Зәһлүл кисәтүе дә булды Шулардан нәтиҗә ясарга, ни дә булса кылырга тиеш иде бит Мотаһир Ә нишләргә тиеш иде соң ул? Нишләргә? Әйе. белде, сизде Ә ни мәгънә? Мотаһир атлавын дәвам итә Уйлары чуала. Авылы әйбәт яклары белән дә. начар яклары (юк. алай әйтергә теле әйләнми) белән дә гел истә. Аптыраганнан. авыз эченнән җыр да көйли кайчак Әллә җыр да түгел инде Уйлы саташулы халәттә ул. Каяндыр укыганмы, ишеткәнме сүзләр хәтеренә килә. Юк, бу —кешенеке түгел, үзе чыгарган, үз башыннан кичкән хәсрәте шигырь булып чыга, мөнәҗәт булып чыга ахры Күрелгән теш кеби үткән Гомерләрне сагынамын. Янып хәсрәт уты белән Күздән яшьләр агызамын. Усал язмыш килеп башка Авырлыклар өеләдер. Бичара, кызганыч ул, дип Дус-ишләрем көенәдер. Туган илне, газиз жирне Эзләсән дә табып булмый. Хәләл ашны авыр хәсрәт. Ачы яшьсез кабып булмый. Әйе. булмый Атлап та булмый.. Ул туктап ук кала. Ә атларга кирәк Алга барырга кирәк. Кирәк, кирәк! Үзәккә якынлашкан саен Мотаһирның уйлары доктор Золотилов тирәсендә чуала башлады Ул — Мотаһир очен башлык кына түгел, ә олы кеше, дөньяны күбрәк аңлый торган иптәш буларак та кадерле иде Аның киңәшләрен, үгет-нәсихәтен Мотаһир үлгәндә дә онытасы түгел. Беренче көнне үк ул Мотаһирга төшендерде — Кеше арасында сак бул Беркайчан да чит адәмнәрнең адресын алма Үзеңнекен дә аларга бирмә Хатларыңны да саклама Алла сакланганны саклармын. дигән Моны Мотаһир үзе дә чамалый: чонки тентү кайчан туры килсә, шунда була Аннары, кайчандыр әтисе әйткән сүзләр дә гел хәтерендә «Юлга чыксаң. кая барганыңны, динеңне һәм кесәңдә күпме акчаң барын башкаларга әйтмә». Монда нәкъ шул рәвешле яшәлә дә инде. Тоткында артык әйбер юк. Дуслык та юк Кешеләрне белмисең, синең очен беркем янмый да. көйми дә. Ә алып китүләре мөмкин, анысы—теләсә кайчан була. Золотилов кат-кат әйтте Мотаһирга: — Кешеләргә ягымлы бул. Ләкин әйбер алма. Пускай булсын кызыл җиңле күлмәгең, кызыл җиңле бушлатың, ләкин түз. Ни дә булса сатып та алма. Золотилов бу хакта юкка гына кисәтми. Чөнки монда—лагерьда да үзенә күрә базар бар акча да йорн Алты йөз грамм ипине, мәсәлән, утыз сумга сатып була ' Мотаһир Золотилов янына керде. Юка гәүдәле, озынча буйлы доктор урыныннан торып, бераз иелә төшеп. Мотаһирга кулын сузды урын күрсәтте. ' s. — Йә. хәлләр ничек? Сөйләп җибәр — Шәптән Түгел, доктор Эшләр көйсез әле | — Ни булды? з — Мина Маместов өч тәүлек арест бирде — Ни өчен? з — Жиде кешене эштән азат иткән идем < — Эт икән.—диде Золотилов ачу беләнһәм. мәсьәләне мизгел эчендә * хәл итеп, әйтте:—Син болай ит Үзен шифаханәгә кереп ят — Ничек? Мин бит сәламәт әлегә. | — Курыкма.—диде Золотилов Мотаһирны юатып.— үз өстемә алам. < — Шулай да. t Золотилов аның кыяфәтеннән ризасызлык белдерде, жәлләп әйтте * — Хаста түгел, имеш Коры сөяк инде... £ Монысын гына Мотаһир үзе дә белә Авыр эш эшләмәгәнгә генә үз < үзен сөйрәп йөртә бит Аннары Нишләсен, икенең берсен сайларга кирәк * йә үзенә авырулар янына кереп ятарга, йә Маместов биргән өч тәүлекне , изоляторда уздырырга, җәбер золымына түзеп торырга Ә стационардан - чыккач, тагын аның каршына барасы була «Алай да безгә нужа болай да безгә нужа • Мотаһир ике юлнын беренчесен сайлады Ничек тә җан асрар га кирәк иде. Золотилов анын урынына яңа кеше табып куйды Әмма атна үтүгә үк Маместов тагын пырдымсызлана, ана да оч тәүлек чәпи һәм изоляторга ябып куя Ләкин вакыйгалар шул хәтле тиз куера. Маместов моның ахыры ни белән бетәсен уйлап аны шып өлгерә алмый Икенче көнне Архангельскидан лагерьлар идарәсенең санитария бүлеге начальнигы Воробей килеп төште Золотилов белән бергә ул стационарны карап йөрде Койкаларның берсендә Мотаһирны күреп (әледән-әле килеп йөргәнлектән, ул аны таный иде), аптырап сорау бирде — Нәрсә. Набиуллин, авырдыкмыни’ Катымы’ — Алай куркыныч түгел. Золотилов га сүзгә кушылды — Ул арган Маместов белән дә килешә алмаганнар — Ни өчен?—дип Воробей Мотаһирга таба борылды — Эш нидә’ — Мин җиде кешене эштән азат иткән идем Маместов ат бирмәде Ә аларны шифаханәгә салырга кирәк иде Икесе үлгән дә инде — Ничек?—диде Воробей һәм карашын Золотиловка юнәлтте — Менә шулай — Нәбиуллинның моңарчы кисәтү-мазар алганын хәтерләмим — диде Воробей чыгып барышлый Золотилов аның сүзен җөпләде — Мин аның эшеннән канәгать — Киттек Маместовка Олы начальник эшне тиз тотты ярты сәгатьтән Маместов участогына килеп төштеләр Проходнойда Воробей — Маместов үзендәме’—дип .сорады — Юк — Ә Попов үзендәме?—дип сорады Золотилов Мотаһир урынына куй ган медицина хезмәткәрен истә тотып — Юк,—диде дежурный Воробей инде тузына ук башлады Ләкин дежурный анын сүзен бүлдерде — Попов изоляторда утыра 6 «к. Ул № 1 81 — Ничек?—Золотиловның күзлеге маңгаена менде—Ни очен? — Белмибез. — Чыгарыгыз!—диде Воробей ярсып—Хәзер үк. Золотило? аларга Воробейның кем икәнен аңлатып тормады, чөнки тегеләр үзләре дә сукыр түгел, таныйлар Ләкин Маместов җаннарын ашаганга күрә Поповны чыгарырга да шөллиләр Ахырда. Воробейның Архангелы скидан ук килгән кеше булуы һәм фәрман тонында әйтелгән сүз үзенекен итте Поповны чыгардылар Золотилов берочтан Мотаһир эштән азат иткән җиде тоткынның язмышы белән кызыксынды Попов көрсенеп куйды. — Аларның икесе үлде инде.—диде, бая Мотаһир әйткәнне раслап Воробей белән Золотилов кире үзәк участокка кайтып киттеләр һәм мондагы хәлләрне түкми-чәчми лагерь начальнигына җиткерделәр Кеше үлү — һәр җирдә вакыйга Кем генә булмасын, ул адәм баласы Лагерьда да. гәрчә бернинди хокуклары булмаса да. аларны баш саны белән генә, дело номерлары белән генә исәпләп йөртсәләр дә. һәр тоткын өчен кемдер җавап бирә Эшче куллар кирәк. Лагерь начальнигы исә барысы өчен дә җаваплы. — Нинди хәл ул?—диде үз кул астындагы Маместовның кыланышларына ышанырга да. ышанмаска да белмичә аптырап, лагерь начальнигы — Мин аның белән үзем сөйләшермен!.. Ахыры киләсе санда

Реклама