КАМИЛЛЕККӘ ОМТЫЛУ

Америка Кушма Штатларының Висконсин штаты Мэдисон шәһәре А университеты каршындагы Үзәк Азия Ассоциациясе тарафыннан уз дырыла торган IV халыкара конференциядә катнашканнан соң. анда алган тәэсирләрне журнал укучылар белән дә утаклашасы килү теләге кулга каләм алыга мәҗбүр итте Ә сөйләр, уртаклашыр нәрсәләр күп' Конференциянең беренче көнендә ук безне горурландырырдай нәрсәләрдән аны оештыручылар Мэдисон университеты профессорлары әлеге Ассоциация президенты Кемаль әфәнде Карпат һәм былтыр Казанга килеп Алтын Урда турында лекция сөйләп киткән яшь галим Юлай әфәнде Шамил угылы. Лос-Лнжелес университеты профессоры. «Идел буе татарлары» китабы авторы Гайшә ханым Рорлих булганын һәм беренче докладның татар телендә Казан университеты проректоры, профессор М Госманов сөйләвендә яңгыравын әйтергә мөмкин Шулай ук кич концертта якташыбыз, бөтен дөньяда алдынгы композиторларның берсе Софья Гобәйдуллина әсәрләре башкарылуын һәм Сан-Францискодан Мэдисонга конференция тыңларга татар галимнәре белән күрешергә, дип милләттәшләребез Шәмсия ханым һәм Салих әфәнде Апакайлар. Нәрмин туташ Диюш махсус килүләрен әйтер идем. Калифорния. Канзас штатларыннан да танышлар шылтыратып, көн саен сөйләшеп тордылар Минем Мэдисонга совет делегациясе белән Нью-Йорк аша тугел. Вашингтон аша очасын белгәч, һәммәсе Карпат әфәндегә шылтыратып. телекс, факслар җибәреп, хәбәр итеп торганнар Конференция, нигездә, төрки-моселман халыклар тарихы, теле, иҗаты, милли, сәяси проблемаларына багышланган иде Кемаль әфәнде Карпатның конференцияне ачу доклады «Үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлык шартларында Америкада Үзәк Азияне өйрәнү мәсьәләләре» дип куелды Чыгышларының берсендә ул кунакларны. «Союзда уналтынчы республика» дип. Татарстан игьлан ителүе белән котлады Әле аэропорттан кайтышлый ук ул шундый фикер әйтеп барган иде «Татарлар эшчән, акыллы халык Әмма фәндә күбрәк техник фәннәргә йөз тоталар (К. Вәлиев. Р Сәгъдиев. Р Тәбиләрне атады). Ә халыкның, милләтнең йөзен ачу. аны дөньяга таныту өчен тарих, тел. сәнгатьне күрсәтергә кирәк» Үзенең шәкерт һәм коллегаларына ул До- бруджа татары керәшеннәре (ПариЖ галиме А Кефели-Елэй). Идел һәм Себер татарлары дини карашлары (А Франк. Индиана). Кырымда «Яшь татарлар» хәрәкәте {X Кырымлы. Мэдисон), Алтын Урда һәм нугай турында (проф Ю Шамил угылы. Мэдисон) һ б докладлар биргән Профессор Гайшә ханым Рорлих (Лос-Анжелес). Кемаль әфәндегә туган тиеш, җәен Казанда. Алма-Атада. Фрунзеда булып киткән иде Ул СССР мөселман республикаларында экологик кризис һәм хатын-кызлар хәле турында сөйләде Конференцияне оештыручылардан берсе буларак, хатын-кызларны ул чакырттырган булса кирәк (Кыргыздан рәссам Д. Чочунбаева, әзербайҗаннан композитор Ф Ализадә. татар, казах, таҗик галимнәре) Күкрәккә исем-фамилияне тагып элгәч. «Идегәй»не Сез әзерләдегезме?»—дип. берничә галим килеп сораштылар «Алпамыш»ның Ә Диваев вариантын төрки американ Һ. Паксой әйбәт чыгарып китергән Американ фольклорчысы Д Бәйли рус былиналарының инглизчәгә тәрҗемәләрен бүләк итте Татарлар дусты, М Солтангалиев турында китап язган А Бенигсен кызы Фанни ханым күп китаплар бүләк итте Күтәрә алганча алын барган китапларыбызны без дә галимнәргә һәм Мэдисон университеты китапханәсенә бүләк итеп калдырдык Анда татар китаплары бик аз икән Барлыгы 45—50 доклад ике аудиториядә инглизчә сөйләнде Берничәсен русчадан, татарчадан, үзбәкчәдән, әзербайҗанчадан. төрекчәдән инглизчәгә тәрҗемә итеп бардылар М Госманов һәм Р Фәхретдинов татарча сөйләделәр Темалары татар халкының килеп чыгышы аның ХУ-ХУШ гасыр тарихи чыганакларындагы урынына кагылышлы иде Төрск-татарча да яхшы белгән берничә рус һәм яһуд галиме никтер залны ташлап чыга башлады Бу хәл әзрәк эчне пошырды Мирфатих ага һәм Алн Чиченов (Мәскәүдән. ул да башта балкар телендә сөйләмәкче иде) Болгар-Хазар һәм Биармия турындагы докладларын русча сөйлисе иттеләр. Юлай әфәнде алар сөйләгәнне инглизчәгә тәрҗемә кылды Минем доклад конференциянең өченче көнендә булырга тиеш һәм ул бик үзенчәлекле иде «Идегәй» дастанында сүз белән сурәт ясау» Әйтик, «картайгач», дими, «Утыз тешем беткәндә, йөз сиксәнгә җиткәндә»,—ди «Кашларына карасам, каләмнән пәйда булгандай. Күзләренә карасам, күгәннән пәйда булгандай» дигәндә каләме билгеле сурәт булса, күгәне—күк йөзе зәңгәрлегеннәнме. әллә күгән дигән зәңгәр җимештәнме (Себер) яисә күгәндеш дигәндәге зәңгәр чәчәктәнме һ. б тикшерү, шулай ук дастанның авыз иҗаты булудан бигрәк язма чичәнлеккә каравын. 50 ел зинданда ятуын һ б. сөйләргә тиеш идем Әмма карыйм залда «Идегәй»не түгел, татарның үзен дә белмәгән кешеләр бар кебек. Кермәгәннәр кермәс тыңларга, кергәннәре ташлап чыкмаслык итүне уйларга кирәк иде. Мәкаләне шул көе калдырып, докладны бөтенләй башкача сөйләргә уйладым, аеруча русча белүчеләр өчен инде Илһам Шакиров башкаруында «Карурман»ны яңгыратып башларга телим Әле Шәмсия ханымнар килмәгән иде Аларның татарча җыр язмалары инде ярты меңгә җитә торгандыр «Карурман», «Казан сөлгесе»н ала килүләрен үтенәм. Алар «Илһам аккомпанементсыз җырлый бит Ансамбль башкаруында кәккүкләр, сандугачлар да ишетелә. Бу очракта Шамил Әхмәтҗанов яңгыраса, әйбәт булыр».— дип. шул язманы алып киләләр. Мин инде докладымны «Камиллеккә омтылу» дип үзгәртүемне аңлаттым да, «Карурман»ны тыңлатып, менә бу җыр авторы Иделдә, Уралда, Себердә. Кырымда мең еллардан артык яши, дип, бер сүз белән тарих, географияне атыйм. Антропологиясенә килсәк, менә Р. Фәхретдинов докладында әйтелгәнчә. 85 % ны европеоид, 15 % ы минем шикелле монголоид, дим. Этнографиясендә малчылык һәм игенчелек, мал тиресен шул дәрәҗәдә камил эшкәртеп, дөньяга «болгари» һәм «сафьян» дигән күн бүләк итәләр. Үрнәге моннан 2500 еллар элек Алтайда Пазырык курганнарында табылган күн аппликациясен ефәк белән чигеп, татарлар шундый камиллеккә ирешәләр, дим һәм чиккән читекне күрсәтәм (дөресе. Равил күрсәтеп утыра) Рус фольклорында «Привези мне из Торжка два сафьянных сапожка».—дип, шулар җырланган, патшалар гнуларны кигән, Эрмитаж саклагычларында менә шундый читекләр ята Кәҗә мамыгыннан эрләп шәл бәйлиләр икән, аның бәяләмәүлчәме шул: шәл йөзек аша үтәрлек булсын Бодай оныннан токмач киссәләр, камырны кәгазьдән юка җәеп, кылдан нечкә кисәргә тиешләр — шундый эстетика Шул ук бодай оны, йомырка, сары май һәм балдан менә нинди деликатес әзерләнә, дип, чәк-чәк белән сыйлыйбыз. Инде кайбер дошманнар, татарларда пакьлек, арулык җитми, дип сөйләнәләр. Менә бу Казан сөлгесе — сынлы сәнгатьтә үрнәк, җырда ләззәт, сәхнә сәнгатендә классика, чөнки татар халкының пакьлек символы булып, туганыннан алып гүргә иңдерелгәнче доминанта хәлендә яши Авыл хатыны менә бу чиккән ак яулыкны башына көнгә ике тапкыр бәйләми — арулык культы татарда Менә шул халыкның төп эпик китабы — «Кыйссаи Йосыф», инде 800 ел телдән һәм китап киштәләреннән төшми. Ул сүз сәнгате генә түгел, көй белән дә укыла, дип. магнитофоннан Саратов, Пенза якларындагы популяр көен тыңлатам Ул «Игорь полкы турында сүз» белән бер заманнарда иҗат ителгән, дип санала, әмма аларның халык телендә һәм күнелендәге урыннары чагыштыргысыз. «Йосыф» китабыннан 300 еллап соңрак иҗат ителә башлаган «Идегәй» дастанында музыка юк, сүз сурәте гаҗәеп көчле Татар халкы гади хат язуын да энҗеләр тезү белән чагыштырып җырласа, бу дастандагы сурәтләр һәммәсе энҗе бөртеге, асылташлар кебек ялтырый, дигән төп өлешне киләчәктә мәкаләдә укырга тәкъдим итеп, сүземне тәмамлыйм. Соңыннан тюрколог руслар А. М. Щербак, И. Н. Кормушин һ. б. ның «иң яхшы доклад» дигәннәрен магнитофонга язып алдым Докладны үзгәртүем Кемаль әфәнде Карпат сүзләрен тотып та эшләнгән иде. әмма ул мин сөйләгәндә залда күренмәде бугай Шулай да Нью-Йоркка Рифат әфәнде Тәбигә дә кемдер «Әйбәт доклад ясады Әхмәтова»,—дигән Югары стильгә күчсәк, тәшәккердән гаҗизмен, мәмнүн улдыгымны изһар итмәктәмен Ә менә соңгы көн сәяси мәсьәләләргә багышланды «Колониализм нәрсә ул?» дигән сөальгә җавабында мөхтәрәм профессорыбыз Раиль әфәнде Кузеев (Уфа) терминология аңлату беләнрәк чикләнде булса кирәк Лингвист И Кормушин (Мәскәү). басып: «Дәүләт нәрсәнедер алып, бернәрсә дә бирмәсә, шул була колониализм», — дип төгәлләгәч, үзбәк мамыгын, кыргыз алтынын, якут алмазын су урынына агызу, «Невада» хәрәкәте, совет төрки ханымнарын күп бала тудыруда гаепләүләр һ б. сүзләр буаны ачкандай агыла башлады Ә Татарстан нефтен 2,5 млрд тонна агызып, бер тиен бирмичә шушында- гы көтепханә кебек үк байлыкны башка хәрефкә күчерү алымы белән юкка чыгару, татар мәктәпләре булмавын башка, кечерәк аудиторияләрдә һәм кулуарларда сөйләсәм, тыңлаучыларым башта аңлый алмый торалар Һәрхәлдә «Казанга киләсе килә, чакыртмассызмы?» — дип сөйләшеп йөргән Агнес. Алан кебек яшьләр күзендә кызгану, өмет киселү күргәндәй булдым Ки- легезсәнә. дусларым1 Мең кат ишеткәнче, бер кат күрү артык Ачтан үлмәссез. Аның каруы, яшьләребез белән аралашып, бай тарихлы, мул табигатьле Татарстаныбызны сезнең ил ирешкән муллык, арулык, кешелеккә кайтарышырга ярдәм дә итәрсез, бәлки Безнең ашау-эчү. отельдә тору, ил эчендә самолет юллары Ассоциация тарафыннан теләнгәнлектән һәм үзебездә сыңар бер тиен акча алмаштырылмаганга. без хуҗалар өчен күпмегә төшкәнебезне белә алмадык Шулай да үзебез теләгән җирдә ашарга дип унар доллар бирделәр Бер кичне студентларның күл буенда урнашкан матур, чиста, шактый очсыз ашханәләрендә ашап чыгармын, дисәм, шул акчаның бер ашауга җитәр-җитмәсен белдем Мэдисон —күз яшедәй саф сулы, матур күлләр буенда урнашкан. 400 мең халкы. 45 мең студенты булган, яшел газоннар, парклар стадионнар каласы Завод-фәләннәр күрмәдек. Театр да юк. Һәммә тамашалар университет концерт залында бара Һавасы чиста. Шәһәр тыныч Яшьләр төне буе урамнарда хәрәкәттә, җырлыйлар, бииләр, ат арбасына да утырып йөриләр, нәрсәләрдер саталар, ниндидер үләннәр көйрәтәләр Әмма ул-бу ишетелми. Бер ял көнне зур митинг бүлды. марихуана сатуны легальләштерү икән таләпләре. Берәр сәгать сөйләшеп таралыштылар Бер зур матур өйдә төрек яшьләре клубы урнашкан Анда очрашуга баргач, мин яшьләрне Бакый ага иҗаты белән таныштырдым Альбомын, слайдларын алып барган идем Кызганычка каршы. Тукайны да Урманчены да. Кайсын Кулиевне дә белүче юк. Шулай ук безнең дә Н Хикмәт һәм А Несиннән башканы белмәвебездән кычкырып көлделәр Юлай һәм Винсент әфәнделәр — өйләрендә. Кемаль әфәнде —төрек. Джеймс әфәнде итальян рестораннарында кунак иттеләр Өйләрдә һәм төрек яшьләре клубында бездәге һәм ресторандагы шикелле өстәл тирәли утырып, әңгәмә кору юк Аля фурше һәркем үзенә кирәк хәтле салат ит. җимеш, туңдырма кебекләрне кәгазь тәлинкәгә җыеп ашау, сулар, шәраблар эчеп, ике-өчәр кеше сөйләшкәләп йөриләр Аш алды, аш арты ашлары, кайнар көе бирү өчен борчылу кебек мәшәкатьләр юк Ашау-эчү. киемсалым табу бездәгечә проблема булмагангадыр инде, әз ашыйлар, гади киенәләр кебек тоелды Нью-Йорк дәү микән? Җылымы, матур микән? Безнең белән бер көнне үк килеп төшеп, кунарга урын, түләргә акчалары булмаган рус коллегаларыбыз күзенә ни җемелдәгән Броднейлар. ни күкк-> ашкан ташпулатлар ни шәһәрне әкияти чолгап яткан океан матур булып күренә алмагандыр, мөгаен Шул көнне үк алар. Ленинград рейсына эләгеп булса да. Мәскәүгә кайту ягын караганнар Ә безнең затлы һәм газиз, кунакчыл һәм киң күңелле милләттәшләребез кайсыдыр штатта фәнни конференциядә катнашкан галимнәрен күрми кала алмаганнар, алдан ук бүлешеп куйганнар, очрашу мәҗлесе оештырып, кунакка чакырып, бүләкләр биреп, зур хөрмәт итеп калырга уйлаганнар Мең рәхмәт аларга! 8 миллионлы Нью-Йоркта йөзләп кенә татар гаиләсе яши. диләр Һәрхәлдә, үзара аралашып яшәүчеләре шул чама Шәһәр уртасында үзләре генә җыелып, бәйрәмнәр, төрле очрашулар уздырыр өчен, балаларга татар теле һәм музыкасы, дин сабаклары өйрәтү өчен махсус бина сатып алганнар. Асия ханым Аги үзенчәлекле бер җыр җырлаганны бездән алдагы конференциядә булган профессор Я Абдуллин әйткәч, мин ул җырны алдыру эшенә керешкән идем. Шәмсия ханым аның ике язмасын миңа тапшырды Мин аны Татарстан радиосыннан ишеттерү нияте белән Р Ильясовка тыңлаткан идем, әллә ни реакция сизелмәде Мин. Асия ханымда тагы үзенчәлекле җырлар булырга тиешлеген абайлап, бу турыда газетада да язып чыктым Шуннан соң Р Яхинның «Керим әле урманнарга» дигән җырын янә берничә җырны бер ир кеше белән матур җырлаган тасмасы кулга керде Үзен күрмәгәч, мин Асия ханымны олыгаеп, моңаеп утыра торган ханымдыр дип күз алдына китерә идем, бигрәк тә «Салкын чишмә»не пианинода ничектер элеккечә уйнавын ишеткәч Ул аны остазы М Солтановадан откан булган Үзе әле яшь. дәртле, музыка укытучысы икән. Харбинда консерватория тәмамлаган 22 яшьлек скульптор улы Әдип белән бергә җырлаганын да яздым «Таулар» дигән җыр һәм мәүлет бәетләрен язып алдым Зәйтүнә ханым Тәби. Нәркиз ханым һәм Илдар әфәнде Агишлар башкаруында Харбин «Тәфтиләүиен. «Сак-Сок» бәетен һәм бер сугыш бәетен язып алдым Фаизә ханым Сәләк, Нәфисә ханым Алмакай, аның кызлары Мөнирә һәм Нурия ханымнардан мәүлет, тәрәвих һ б. язмалар керде Рөкыя ханым Вафалы да күп бәетләр, мөнәҗәтләр белергә тиеш. Ул Нью-Йорктан читтәрәк яши икән Кичәдә генә аннан күп нәрсә язып өлгерә алмадым. «Азатлык»та да эшләгән Үзе дә, ире Габдулла әфәнде дә — җаннары-тәннәре белән сәнгатебезне халкыбызны яратучы затлар. Нинди көенечле очраша алмаулар була бит ул! Әле Рифат әфәнде Тәбине быел үзебез Казанда бер-ике көн көтеп утырган идек Әмма нишлисең! Кызганычка. күрешә алмаган идек Менә мине Тәбиләрнең олы ир туганы Әнвәр әфәнде һәм Ләйлә ханымнар гаиләсенә урнаштырдылар. Рифат әфәнде гаиләсендә профессорлар М Зәкиев һәм М. Госманов торды Илдар әфәнде Агиш Р. Фәхретдинов, Р. Кузе- евларны алып кайткан Ни гүзәл кешеләр булгандыр Тәбиләрнең гаилә башлыгы Шакир ага һәм аның күптән түгел генә дөнья куйган хәләл җефете! Өч уллары Әнвәр, Ирфан, Рифат, дүрт кызлары Рәфика. Шәфика. Диляра, Рәхилә белән алар бу сугыш алдыннан гына Ак Мәчеттән (Симферополь) Алманиягә, аннан Төрки- ягә, аннан инде Америкага килеп дөнья куялар Токымнары чибәр, таза, акыллы — төптә Әҗем авылы җәмәгате Әнвәр әфәнде—Төркиядә Касыйм татарларыннан (Шакуловлар нәселе үк түгелме әле) Ләйлә ханымны, Ирфан әфәнде Оренбург ягыннан Зәйтүнә ханымны тапканнар, һәммәсе әйбәт гаилә корган. Бер тирәдәрәк урнашып, җәен океан буендагы дачаларында, балаларны җыеп чын татарча яшәп яталар. Шаһидә ханымны Касыйм ягына гына хас олылау белән «кода әннәкечкенәм», «әбкәм» дип хөрмәт итәләр. Үзе туктаусыз эштә. Пилмән, пәрәмәч, сөзмә-катыклар гел татарча булса да, төрек кухнясын үз итә төшкәннәр инде Илдән киткәннәренә илле елга якын, әмма безнең тормышны бөтен нечкәлекләре белән аңлап торалар Шул ук вакытта безнең иң борынгыдан калган асыл хасиятләрне саклап кала алганнар: ярдәмчеллек, илнең могтәбәр кешеләрен тану, аларны үстерү өчен кулдан килгәнне эшләү... Авылларда берәрсенә кунак килсә, туганнарны җыю, аннан соң аларны кунакка алу гадәте кайбер районнарда әле дә саклана бездә Океан артында аларны безнең Аги. Агишлар, Тәби, Диюшлар, Сәләх, Мәҗитләр, Вафалы. Килкилар, Апакай. Алмакайлар саклый икән. Татар җәмгыяте белән очрашуда безгә Гаяз Исхакыйның дүртәр китабын бүләк итеп бирделәр. «Җан Баевич» дигән әсәре Харбинда куелу уңае белән төшкән фотода чәчәкләр тотып утырган автор, баш рольне башкарган язучы Хөсәен Абдюш, башка чибәр-чибәр һәвәскәр артистлар. Болары — шуларның токымнары инде, димәк, без күргән татарлар Хәзер шул эмигрантларнымы, әллә безнеме тикшерәсе: акмы, кызылмы, фашистмы, коммунистмы, империалистмы. капиталистмы, дип. Менә Нью-Йорк татар җәмгыяте башлыгы Илдар әфәнде Агиш. 30-35 яшьләрендә. Моннан ике ел элек биш иптәше белән, фин яшьләренә кушылып, безнең илгә дә килеп киткән иде. Сабыр-салмак, акыллы һәм ачык булуына һәркем яратып калган иде үзен Кыска вакытлы күрешүдән ике суз истә калган Мәчет агайларының «Миллионерларыгыз бармы? Айзек Азимов татармы?»—дигән белдекле сорауларына «Азимовның үзен татарлардан санаганын белмим Кемнең кесәсендә күпме миллион бардыр, аннан да хәбәрем юк. Үземдә миллион юк Шулай да кирәгемә, сезне килеп күрү мөмкинлегенә акча җиткердем»,—диде Күрешкәндә дә: «Океанның теге ягында булырмы ул очрашулар, бу ягындамы — була торсын!»—дип киткән иде. Һич уйламаганда, менә теге якта һәм беренче көнне үк үз өендә мәҗлестә очраштык. Әлбәттә, мин киләсен дә. Бакый ага вафатын да белмәгәннәр, тәгьзия белдерделәр. Әти-әнисе Фатыйма ханым һәм Габдрахман әфәнде шундый яшь күренәләр «Ничек шундый акыллы, чибәр уллар үстерә алдыгыз?»—дип со- райсы килә һаман Хатыны Нәркиз ханым, әти-әнисе Маһинур ханым һәм Габдулла әфәнде Агиларга да, аларның киленнәре Асия ханым Агига да шул сорауны бирәсе килгән иде, бер биш яшьлек бала күзендә күрдем мин аңа җавапны. Нәркиз ханым, өч баласы белән күбрәк өйдә булыр өчен, иртәнге дүрттә эшкә китә Унберләрдә өйдә була Балаларны мәктәпкә әтиләре озата, әниләре каршы ала. Җәен дуслары белән йә яхтада, йә кечерәк корабта Төркиягә, башка илләргә барырга яраталар икән. Илдар әфәнде кунакларга җимеш таратып йөргәндә балалар йокларга китте Кече кыз Әлфия төнге ак күлмәген кигән, әтисенә кунаклар артыннан гына кул изәп тора Йә, ничек тасвирларга бу күз карашын? Анда сорау да, өндәү дә, чакыру да олы мәхәббәт, бәхет, сәгадәт! Әтисе өчпочмаклап киселгән карбыз, дүртпочмаклап өелгән кавын, алар өстенә куелган җиләк, та- • гы ниндидер экзотик җимеш өеме тулы подносын җайлап кына куеп торды да. сабыр адымнар белән кызы янына китте Күтәреп алып, үбеп күрештеләр, кыз кул болгый-болгый йокы бүлмәсенә баскычтан менеп китте. Олыларның да үзара «май кошым», «җаным», «абзый» дип мөгамәлә кылулары. елмаюлары җанны рәхәтләндерә; ниндидер төптән, күңел түреннән килгән, бөтен җанын ачып.күзенең иман нурын бөркеп, йөзен яктыртып җибәргән елмаю аларда Нурия ханым һәм Рөстәм әфәнде Борлуҗаларның ак пароходтай өендә түгәрәк өстәл тирәсендә Раил әфәнде Кузеевның расалар һәм милләтләр турындагы гыйлемен тыңлап утырабыз Профессорны җөпләп, хуҗа ханымның апасы Мөнирә Коръәндәге «Сезне һәммәгезне тигез яраттым» дигән сүрәне искә төшерә Әңгәмәне Нәркиз ханым дәвам итә — «Балалар курчаклары белән уйнаганда «Банан ана’». «Шокалад абый'» дип сөйләшәләр»,—ди (Без. гомумән, раса дискриминациясе аларда түгел, бездә икәнен күреп кайттык) Менә шулай иркен, табигый рәвештә динлелек, иманлылык бала туганнан бирле хөкем сөрә. Ортодоксаль диндарлык та түгел, денсезлек. тәрбиясезлек тә юк Дини йолалар белән бсррәгтән. җырлар да бәйли араны Халык җырлары. композиторларыбыз әсәрләрен илдән алдырып торалар, килүче-китүче бүләк итә икән Ноталарга сусыйлар Балалар музыка өйрәнәләр Рөстәм Яхин әсәрләре анда бик популяр Кызганыч, татар әдәбияты бүгенге хәрефләр аркасында укыла алмый «Алманиягә күчеп — алманча. японда— японча, биредә инглизчә өйрәнергә мәҗбүр булдык Инде моннан торып урыс алфавитын өйрәнгәнче, без көчебезне әтиәниләребез укыган гарәп графикасын өйрәнүгә сарыф кылабыз Нигә соң латин алфавитына күчмисез? Бөтен дөньядагы татарлар үз әдәбиятларын укып рәхәтләнерләр, театрлар куяр идек», — диләр күз яшьләре белән «Илдә ниләр бар икән?»—дип кызыксынулары да шуннан аларның Әдәбият, сәнгатебезне күрмиләр, ишетмиләр Радио тавышы, телевидение тапшырулары җитми. Газета-җурналлар юк Кайберәүләр «Сөембикәмне ала Анда да Бөгелмәдән берәүнең «алар капиталистлар, безгә ярдәм итмәделәр.» — дигәне җаннарын өшеткән Чит-ят илләрдә тырышып-тыры- шып. зур уңышлар белән кон күрү бәхетенә ирешкән милләттәшләрдән ил эчендә ятып ярдәм көтү — безнең әхлак дәрәҗәсе төшүне күрсәтә инде Бервакыт безгә килгән чит ил кунакларын озатып, машина көтеп торганда шундый хәл булып алган иде Ишек алдында комда чыр-чу килеп, яман да кычкырышып, бер төркем бала-чага уйный Күренә бер олырак абзыйның җанына һич хуш килми бу тавышлар «Уйныйлармы? Ызгышалармы соң алар? Әти-ониләре кая?» дигәндәй, шул якка борылып-борылып карый Соңыннан ул безнең мәшһүр ТЭЦ төтеннәренә төртеп; «Балалар язмышы менә шул төтен кебек сездә» - дип. машинага утырып китте Төрлечә уйлап йөрдем мин аның бу сүзләрен Менә хәзер аңлагандай булам Илдар әфәнде, бер эш көнен сорап алып, безгә көне буе шәһәр күрсәтеп йөрде Метрополитен-музеум. Карнеги-холларның яныннан узу да кичке Бродвей, БМО биналары, 107 каттан шәһәне карау. Чайна-Таунда сыйлау, фотога алуларны — һәммәсен алдан уйлап куйганнар Шул машиналарны әйтүем әле, 107 каттан карап торганда алар коңгыз-кырмыска кебек кыймылдашалар. Утырып барганда исә майда йөзгәндәй гып-тыныч барасың — арбаларымы яхшы, йөртүчеләреме, юлларымы, әллә һәммәсеме? Бу юлда миңа 7 тапкыр самолетка менәргә туры килде Туктап кына үсүләрне санасаң, оч-дүрт дистәгә якын экипаж, стюардлар алмашынды Америка эчендә кара һәм ак тәнле стюард егет-кызлар һәммәсе ягымлы игътибарлы. һәр күз карашыңны тотып алырга әзер торалар Үзара мөнәсәбәтләре дә сөйкемле, кыяфәтләре эшлекле Тел белмәүчене, кызганып диярлек, тиешле урынга озатып куялар, каршы алучыны очратсалар. тәмам шатланып, саубуллашып китәләр «Шеремстьево-2»дә исә безнең стюард егетнең «Хуш киләсез тәмәке тартучылар салонына!»—дигән сүзен ишетүгә, шаяртамы, дип туктабрак та калганмын «Мин тартмау түгел, төтененә дә түзә алмыйм аның» -димәкче идем дә. игътибар җәлеп иттерү бәхетенә иреш.» алмадым Мондый үтәли багып та күрми торган, буш. тозсыз караш булдыру өчен нинди мәктәп узарга кирәк икән?! Вашингтон. Детройт. Мэдисон аэропортларында тып-тын Тышта бер күтәрелә, бер тошә торган очкычларның ник бер гөрелдәгән тавышы ишетелсен Эчтә әкрен генә музыка уйнап тора «Аккош күле» дә. Моцарт. Бетховенның иң популяр әсәрләре дә ишетелеп кала Ә гомумән үзебездә туйдырган такылдавык рок-ШОКЛар. карлыккан таныш белән чит телдә акыруларны бор тапкыр ни ТВ. ни урам музыкантларыннан ишетмәдем Ниндидер моңлы, хәтта безнекенә якын американ музыкасын магнитофонга шактый язып алдым Ишекләр кеше килүгә бер метр кала үзләре ачыла, үзләре ябы ла Идәннәрдә — паласлар. Ни чират, ни бездәге кебек, автобусларга төялепме. җәяүме аэродром аша самолетыңны эзләп йөрү юк. Ул аэропорт стенасына ук берегеп тора, пассажирларын алып, тавышсыз гына очып китә Мин самолетларны, гомумән, яратмыйм дерелдәтә, һава чокырларына тошеп китәсең, колаклар тона. Монда болар кечкенә дигән очкычларда да берсе-бер юк, укып, йоклап, ашап-эчеп барасың. Хәтта Мәскәүдән иртәнге сигездә чыгып. Вашингтонда көндезге бергә килеп җиткәч, җиде сәгать артка «кайту» кыенлыгы да сизелмәде. Аның каравы ул ун сәгатьлек юл кайтышлый бер тәүлеккә әйләнде, НьюЙорктан кич чыгып, икенче кич кенә Мәскәүдә булдык Шул вакыт аермасына һич күнегә алмыйча, ике атна буе көнгә икешәр генә сәгать йоклап йөрдем. АКШта мин төнге сәгать өчтә уянып (бездәгечә иртәнге ун), телевизордан 7-8 программа карап чыга торган булдым Бер каналда гел бөтендөнья рухани музыкасы уйнап тора, бик ошый ул миңа, кытайның да, финның да. чиркәүнең дә. мәчетнең дә рухани көйләре күңелне тынычландыручан. Бер төнне «Эмейзиң дискаверал» (кызыклы ачышлар) дигән тапшыруга юлыктым Ир-ат пешекчеләр залдагы бер төркем хатын-кызга төрле ашамлыклар пешерергә өйрәтеп, ашатып, китапларын күрсәтеп, телефоннарын биреп, бәясен әйтеп торалар Тутырган тавыгыбыз килеп чыкмасынмы?! Шешәгә охшаш тимер каркаска утыртып, тиресен җай гына ачып, ни дә булса тутыралар (бездәгечә йомырка гына түгел), берничә минутка компьютерлы мичләренә тыгып, өлгертеп алалар Кызарган күркәдәй зурайган.матур тавыкны кискәләп татараталар. Ашап караучы ханымнар гаҗәпләнәләр, мактыйлар, сорашалар Ул турыда язылган китаплар, каян алырга мөмкин булган урыннарның телефоннары ахырдан «Бары фәлән доллар гына!»— дигән язулар калка. Шул компьютерлы мичкә тыгып, дүрт-биш минутта өчпочмак өлгерткәч, «Әллә безнең китаплардан алганнармы?»— дип тә уйлап куйдым Мичкә куела торган таба дүрт кырлы һәм ал/ы өчпочмакка бүленеп куелган. Шуларга сыек кына камыр коялар, эчлеген салалар, өстән тагы камыр Пешеп чыккач күрәсең—чын өчпочмак! Язмамны татар дөньясына хас бер хәл белән тәмамлыйм Китәр алдыннан. бүләккә нәрсә алыйм, дип Казан кибетләренә сугылгалаганда, Арча читекләренең яңартылган һәм йөз сумга кыйммәтләнгән партиясенә очрадым. Бик уңайлы һәм милли дә булгач, үземә дә, бүләккә дә алдым. Үземнекен Мәскәү урамында ук бер пензалы татар хатыны очрап, инәлеп, сатуымны сорады Салып калдырмаган идем, Мэдисонда кыргыз рәссамы Юинара югослав итегенә алыштырды һәм тагы табып җибәрүемне үтенде Арча фабрикасы, минемчә, күптән ул заказларга күмелеп калгандыр Әле бу сәнгать әсәре диярлек малыбызның дөнья базарын яулыйсы бар. Амин! Мин шул читекләрне киеп Мэдисонга килеп төшкәч, каршы алучым аягыма төртеп күрсәтеп «Сән Флорамы?»—дип сорап тора. «Әйе Сез кем?» «Мин Кемаль Карпат». Татар кешесе икәнемне читектән тануыннан бигрәк. Ассоциация президенты үзе каршы алуына ничектер күңелләр дә тула язган иде.Соңыннан аңладым: ул нинди дә булса элитарлыкмы, миллилекме, туган- тумачалыкмы протоколын үтәү йөзеннән яисә билгеле бер галиҗәнаб әһелне озату-каршылау йолаларын башкару түгел. Бу — культура, кунакчыллык, инде бездә онытыла, юкка чыга башлаган шәфкатьлелек, җаваплылык, эшчәнлек һәм эшне оештыра белүнең чагылышы. Һәр эшне җиренә җиткереп, тәм табып, камил итеп эшләмәүне, ялкаулык дигән нәрсәне алар фәһем дә итә алмыйлар сыман Һәрхәлдә, эшкә салкын караш — мөхаль-мөмкин булмаган нәрсә, зур бер язык, дип карау тумыштан сеңдерелә. Балалар мәктәптә яхшы укымауны, вузда укыганда кая да булса эшләмичә укуны башларына да китермәгән кебек үк, укып чыккач эшендә, кешеләр арасында якты мөгамәлә, иҗади хезм&т белән камиллеккә омтылып эшлиләр.

Реклама