Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

ТАТАРСТАННЫҢ ҮЗ ФЛАГЫ ҺӘМ ПРЕЗИДЕНТКА ӨСТӘМӘ ВӘКАЛӘТЛӘР... 29 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Югары Советының җиденче сессиясе үзенең эшен тәмамлады Анда күп бәхәсләр аша җөмһүриятебезнең мөстәкыйльлеген ныгыту юнәлешендә мөһим карарлар, законнар кабул ителде Алар арасында «Куллану товарларына һәм хезмәт күрсәтүләргә бәяләрнең үзгәрүен исәпкә алып, халыкның керемнәрен индскслаштыру». «Халыкны эш белән тәэмин итү турындани законнар бар «Татарстан Республикасыннан СССР Кораллы Көчләренең хәрби-тозү отрядларына хезмәт игәргә чакыруны кыскарту турында»гы карарда Югары Советның бер нәтиҗәле эше саналырга тиеш «Татарстан ССРда референдум турында»гы ТССР Законын тикшерүдә депутатлар аеруча активлык күрсәттеләр Ул кызу бәхәсләр кузгатты Нәтиҗәдә, әлеге Закон һәм аны гамәлгә кертү турында карар кабул ителде Бу сессия җөмһүриятебезнең үз флагын булдыру белән дә тарихка кереп калачак Әйе. Татарстанның үз флагы, үз әләме бар хәзер! Ул яшел. ак. кызыл төсләрдән тора Флагны сессия барган залга алып чыгуга, депутатлар аягүрә то рып бастылар, зал көчле алкышларга күмелде. Тәнәфес вакытында бер төркем депутатлар дуслыкка, килешүгә чакырып торган яңа әләмебезне парламент эшләгән бина түбәсенә беркеттеләр Сессиядә җөмһүриятебезнең мөстәкыйльлеген тагын да ныгыту максатын нан. ТССР Президенты М Шаймиевкә өстәмә вәкаләтләр бирелде МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИ МУЗЕЕ Драматург Мирхәйдәр Фәйзинең тор мышы. иҗаты Балтач районының Шола авылы белән тыгыз бәйләнгән Әдип биредә еш булган, авыл халкы белән күп аралашкан Атаклы «Галиябану» пьеса сын да ул шунда язган Әсәренә прототипларны ла шунда тапкан Узган ел М Фәйзинең тууына 100 ел тулды Халкыбыз аны зурлап билгеләп үтте Үзләренең яраткан әдипләрен Шола авылы кешеләре лә ихтирам белән хәтерләрендә саклыйлар икән Аның исемен мәңгеләштерү буенча да зур эшләр башкарганнар Күптән түгел авылның борынгыдан калган бер корылмасы — Фәйзулла мулла йорты бинасында ачылды Музей ачылган көн Шода халкы өчен зур бәйрәмгә әверелде Әлеге тантанага Казаннан ТССР мәдәният министры урынбасары М Низамисв. шагыйрьләр И Юэсев Р Мингалим артистлар Р Мотыйгуллина. И Әхмәтҗанов. И һәм Р Төхфәтуллиннар килгән иде Сәхнәдә «Галиябану» спектакленнән өзекләр күрсәтелде Шола авылында драматург М Фәйзи истәлегенә ачылган әлеге музей киләчәктә бу як кешеләрендә халкыбыз тарихына, аның күренекле улларына хөрмәт һәм ихтирам. горурлык хисләре тәрбияләргә ярдәм итәр КОМПОЗИТОР УҢЫШЫ Узган ел азагында Санкт-Петербург шәһәрендә яшь композиторларның II халыкара музыка фестивале үткәрелде Илнең төрле төбәкләреннән килгән яшь талантлар белән бергә. концертларда АКШ. Германия. Ирландия. Корбя. Голландиядән килгән композиторларның күнләгән әсәрләре башкарылды Анда безнең Татарстаннан ТССР Композиторлар берлеге идарәсе рәисе Рәшит Калимуллин дә катнашты Фсс тивальнс ачу тантанасына багышланган камера әсәрләре концертында Рәшитнең виолончель өчен язылган сонатасы башкарылды Аны Казан дәүләт консерваториясенең икенче курс студенты Андрей Каминский башкарды Композиторның әлеге әсәре фестивальдә югары бәя алды РӘССАМНАР ҖЫЕНЫ 21—22 ноябрьдә Татар милли мәдәни үзәгендә Татарстан рәссамнарының VII корылтае булды Анда ТССР Рәссамнар берлеге идарәсенең эше турында аның рәисе Ә Мәҗитов, РСФСР рәссамнар фондының Татарстан бүлегенең производство комбинаты эше турында Р Кильдебәков ревизия комиссиясе рәисе урынбасары Ф Якупов отчетлары тыңланды Аннары әлеге докладлар буенча фикер алышу булды Съезд ТССР рәссамнар берлеге рәисен, аның идарәсен һәм ревизия комиссиясен сайлады Идарә рәисе итеп Н. Әлмиев сайланды ТӨРЕК ИЛЧЕСЕ - КАЗАН КУНАГЫ Төрек Республикасының Мәскәүдәге илчелеге беренче секретаре Реха әфәнде Кескинтепе Татарстанга рәсми визит белән килде. Ул Казанның истәлекле урыннарын карады, музейларда булды һәм Югары советның депутат комиссияләре белән танышты Югары Совет Рәисе Ф Мохәммәтшин белән очрашу вакытында Р Кескинтепе Төркиянең Татарстан белән ике арадагы элемтәләрен тагын да ныгытырга теләк белдерүен әйтте Сөйләшүләр барышында икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү йөзеннән гомуми парламент группасы оештырырга кирәк дигән нәтиҗә ясалды Чит илләрнең мөстәкыйль Татарстан белән торган саен ешрак кызыксына баруын сөйләүче шатлыклы вакыйга бу ЯҢА КОМИТЕТ ЯҢАЧА ЭШЛИ Татар иҗтимагый үзәге каршында оештырылган «Мәгариф» комитетының чираттагы утырышында Гомумтатар мәгариф ассоциациясенең оештыру съездын 1992 елның январь аенда Г Камал исемендәге театр бинасында уздырырга карар кылынды Утырышта шулай ук «Мәгариф» комитетының уставы каралды һәм гамәлгә кертелде, комитетның штаты расланды. Эш планлы рәвештә кадрлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, югары уку йортлары һәм башка бүлекләр буенча алып барылачак. •Мәгариф» комитетының үз исәп-хисабы булдырылды Җәмәгатьчелек, мәктәпләр, хезмәт коллективлары спонсорлар була алалар Матди ярдәмне түбәндәге адрес белән юлларга мөмкин. Расчетный счет «1700315 в Московском отделении ТСБ г Казани МФО 265179 Комитет «Мәгариф» Яңа уку елыннан татар балаларын барлык мәктәпләрдә дә аерым туплап укыту-тәрбияләү эше башланачак СИБГАТ ХӘКИМ ИСТӘЛЕГЕНӘ Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким әдәбияIыбызны үстерүгё. яшь талантлар тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш керткәй замандашыбыз иде 1911 елның 4 декабрендә Арча районы. Күлле Киме авылында туып үскән әдип олы һәм мактаулы тормыш юлы узды Боек Ватан сугышында катнашкан фронтовик үз иҗатында Ватан азатлыгы очен корәшкән яулашлары батырлыгына багышлап күп санлы шигырь, поэмалар ижат итте Г. Тукайның якташы буларак, аның үлемсез образын дөньяга шаулатты Халкыбыз йөрәгенә кереп урнашкан «Фазыл чишмәсе». «Башка берни дә кирәкми», «Кайда да йөрәктә», «Өзелгәнсең сиреньнән» һ б бик күп жырларның сүзләрен дә Сибгат Хәким язган иде. Хөкүмәтебез аның ижатын югары бәяләде. Ул ТССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт (1960 ел). РСФСРның М Горький исемендәге Дәүләт (1970 ел) бүләкләренә лаек булды 29 ноябрь көнне Татар милли мәдәни үзәгендә шагыйрьнең тууына 80 ел тулуны җөмһүриятебез җәмәгатьчелеге киң билгеләп үтте. Кичәне кереш сүз белән ТССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мохәммәдиев ачты. «Шагыйрьнең әсәрләре бүген дә актуаль, алар киләчәктә дә халык күңелендә яшәячәк».—диде ул. Кичәдә чыгыш ясаган Башкортстаннан килгән шагыйрь Наҗар Нәҗми. Татарстан әдипләре—Равил Фәйзул.тии. Гариф Ахунов, М Хөсәен. Лена Шакирҗанова, Газинур Моратов, язучының тормыш иптәше Моршидә ханым, улы Рафаэль олуг шагыйрь турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар Кичәнең икенче өлешендә шагыйрь ижат иткән җырлар яңгырады. Аларны җөмһүриятебезнең танылган җырчылары Вафирә Гыйззәтуллина, Э. Җәләлетдинов, Галина Казанцева, Георгий Ибушев һ б. башкарды СӘФӘРЛӘР, ОЧРАШУЛАР Узган елның ноябрь аенда каләмдәшләребез ижтимагый-сәяси тормышта шактый актив булдылар ТССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мохәммәдиев. мәсәлән. Швейцариядә интеллектуаль милекне саклау буенча Бөтендөнья үзәгенең (ВОИС) чираттагы конгрессында булып кайтты Р Батулла исә Торкиядә торки халыклары алфавитын камилләштерү мәсьәләләренә багышланган конгресста катнашты һәм чыгыш ясады. Язучылар В Нуруллин белән Р Мингалим Пермьдә татар һәм башкорт әдәбияты көннәрендә булдылар Драматурглар Т. Миңнуллин белән И Юзеев Уфада Башкорт дәүләт театрының баш режиссеры Р Исрафилов юбилее тантанасында катнаштылар ИДАРӘНЕҢ ЧИРАТТАГЫ УТЫРЫШЫ ТССР Язучылар берлеге идарәсе 27 ноябрь көнне уздырган утырышында күп кенә мәсьәләләр карады Шуларның берсе әдәби ел йомгакларына әзерлек мәсьәләсе Январь азаклары яисә февраль башларында узачак бу җыен башка еллардан аермалы булачак. Анда бары бер доклад тыңланачак, аны Рахмай Хисмәтуллин ясаячак. Соңыннан фикер алышулар үткәреләчәк Идарә утырышында, шулай ук. «Казан утлары» журналының янартылган редколлегиясе, язучыларның киләчәктә чыгачак «Әдәби жомга» газетасының исемен. әдипләребез Г Исхакый. Н Арслан. Ә Исхак әдәби мирас туплау комиссиясе әгъзаларын раслау булды Шушы ук утырышта идарә әгъзалары итеп язучылар Г Ахунов. М Мәһдиев расланды ТССР Язучылар берлегенең әлеге утырышында Ф Рәсүлова. Б Рахимова. Ш. Җиһангирова, А Литвин II Прихожан. Ә Сәфиуллин Язучылар берлегенә кабул ителде «ВАКЫТЫНЫҢ ДӘВАМЫ 1917 елга кадәр татар халкы яши торган төбәкләрдә күпләгән газета, журналлар нәшер ителүе мәгълүм хакыйкать Шундый басмаларның берсе Open бург каласында «Вакыг» исеме белән чыккан газета иде «Вакыт» газетасының беренче саны 1906 елның 21 февралендә чыга Г Тукай, Дэрдсмәнд. Ж Вәлиди, П Акчура Г Ибраһимов. Ш Камалларның иң затлы әсәрләрен үз битләрендә баскан. Фатих Кәриминсн ялкынлы, акыллы публицистик язмаларын басып татар дөньясын шаулаткан газета була «Вакыт» 1918 ел 26 гыйнварда Орснбур моссл ман хәрби революцион комитеты милләт кә унике ел хезмәт иткән газетаның кага зен конфисковать итә. шул коннән баш лап газета чыгудан туктый Бүгенге көнгә кадәр татарлар күп яши торган Оренбург өлкәсендә үзебезнең телдә газета чыкмады Менә, ниһаять. 73 елдан соң бу гаделсезлек бетерелде Оренбурда «Яңа вакыт» исеме белән атналык ижатимагый газета чыга башлады. Аның беренче саны ук Оренбургта яшәүче якташларыбызның тормышын, халкыбызның ирек өчен көрәшен чагылдыруга багышланган Газета әдәби әсәрләргә дә зур урын биргән Язучы М Мәһдисвның газетаны котлап, тарихыбызда зур эз калдырган «Вакыт» газетасына топле бәяне биреп язылган мәкаләсе дә урнаштырылган СӘЙДӘШ ИСТӘЛЕГЕНӘ Бу гасырның соңгы ун елында халкыбызның мәшһүр композиторы Салих Сәйдәшев истәлеге зурлап билгеләп үтеләчәк Мәдәниятыбызга караган оешмалар белән бергә. Татарстан мәдәният фонды шул хакта махсус чаралар билгеләп куйды Эш башланды да инде Өченче декабрьдә җәмәгатьчелек Салих Сәйдәшев каберенә зиярәт кылды Чәчәкләр салынды, аның турында истәлекләр сөйләнде Биек тау районының Обрә авылы музеенда узган очрашу да истәлекле булды. Анда композиторлар, язучылар катнашты 10 декабрьдә исә Татар мәдәният үзәгендә С Сәйдәшев әсәрләреннән әзерләнгән зур концерт булды Анда моңа кадәр яңгырамаган жыр лар да башкарылды Тамашада композиторның туганнары, язучы Гомәр Баширов, артист Ширияздан Сарымсаков кебек замандашлары да катнашты.

Реклама