Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОМЕРНЕҢ ДӘВАМЫ

Гүзәл гамь әшһүр шагыйрь Хәсән Туфан вафатыннан соң ун ел үткәч чыккан, моңарчы басылмаган шигырьләр китабы «Гүзәл гамь« дип исемләнгән Бу исемне күргәч тә мәшһүр халык җырының «Исеме матур, кемнәр куйган... • дигән сүзләре искә төшә Әйе, моңача басылмаган шигырьләр Элек чыккан китапларда, бигрәк тә сайланмаларында шагыйрьнең шигырьләре кулъязмалардан чыккан китаплардан сайланып тезелгән —сезеп алынган дигән сүз Ә бу китаптагы шигырьләре исә сайланган нан калганнары, ягъни созелгәннән соң калганнары дигән фикергә килергә мөмкин Ләкин «Гүзәл гамь«дәге шигырьләрне укыгач, сөэелгәннән соң түгел, ә киресенчә, каймак шигырьләр генә торып калган шикелле тоела Бу инде, гадиләштереп әйткәндә, чын шагыйрьнең шигырьләрен торле сортларга аерып булмый дигән сүз ■Гүзәл гамь»не укып чыккач, күңелдә калган төп тойгы шул монда шагыйрь үзенең рухы белән, йөрәге һәм уйлары белән хәтта көндәлек тормышы белән, шигъри халәте белән, бу халәттәге мөнәсәбәтләре белән боек классиклар белән аваздаш, аларның иҗади йөзен, рухын хәтерләтә Монда йөздә рухта да ниндидер илаһи гармония. бердәмлек бар Шушы юл. шушы алым—эчкерсезлек, хәйләсезлек, ачык күңел, ачык йөз. укучың алдыпда бер нәрсә дә яшермәү — кеше йөрәгенә иң изге һәм туры юлдыр Безнең боек классикларыбыз Пушкин. Лермонтов. Есенин. Тукай да үз укучыларыннан үзләренең иң мөкатдәс тойгыларын яшермәгәннәр Без аларның кемнәрне сөйгәнлеген, яратканлыгын, кемнәргә карата нәфрәт йөрткәнлеген беләбез Шул ук Пушкинның Жуковскийга. Чаадаевка. Дельвигка Анна Кернга багышлап язылган шигырьләре шедеврлар исәбенә керә түгелме соң? Булгарин. Воронцов кебекләргә карата язылган полемик һәм сатирик шигырьләрендәге үткер акыллылык Пушкинны бит икенче яктан да ача. аның тормыш офыкларын киңәйтү белән бергә, иҗатның кара-каршы көрәш икәнен дә шул ук вакытта иҗади шәхеснең кирәк ча гында рәхимссзлеге хакында да сойли Бер сүз белән әйткәндә, чын иҗатның кермәгән, күрмәгән, белмәгән урыны юк. һәр нәрсәгә «кысылырга» хакы бар һәр нәрсәдә эше бар. Ә Тукай? «Хәэрәти Пушкин вә Лермонтов. Тукай —оч йолдыз ул» дигән ялкынлы һәм гадел сүзләрнең аерым шәхескә җавап рәвешендә әйтелгәнен беләбез бит1 Әйе. шигърият күгендә реңне йолдыз итеп тоймый торып. Хәсән Туфан кебекләргә «Мәрәкәйләр. әрсез Әпкәләйләр»гә каршы баш күтәрү дә мөмкин түгелдер Мондый баш күтәрүгә хокук та кирәк, ә ул хокукка ия булуны шигъриятне иман итеп, ботен тормышың, булмышың. табигатең белән ягъни җаиыңтәнең белән раслау. исбат итү мотлак Хәсән Туфан менә шуларның барсын да үз иҗаты белән исбат иткән шагыйрь, шәхес Ул—Пушкиннар Лермонтовлар Есениннар. Тукайлар кебек шигърияттән тукылган җанлы материя Аның өчен, алда әйткәнемчә, шигъриятен дә өстен иман юк Аерым кешеләргә төбәлгән шигъри сүзләре дә үз иманы ноктасын нан. кимәленнәп барсы да хакыйкать дип раслау да дөрес булмас иде Шагыйрь буларак та. кеше буларак та, ул ничек кенә эчкерсез, ихлас булмасын, ул —кеше бит әле. әүлия түгел Мәсәлән татар шагыйрьләре арасында аның яратмаган хәтта җене сөймәгәннәре дә бар иде Алар хакында миңа ачыктан ачык сөйләгән чаклары булды Ләкин ул иҗатчыларны мин ботенләй үк талантсызлар дип исәнләмәс идем һәм шуны тойдым: ул шагыйрьләр үзләрендә шигъри көч барлыгын тоеп, өлкән шагыйрьгә кинә кумадылар Шуның белән алар, мәсәлән, үз исемнәренә тап төшермәделәр, үзләрен кимсетмәделәр, киресенчә, әхлакый югарылыкта калдылар Ә бит күсәк күтәрү, йә булмаса үч алыр өчен торле сәбәпне теләсәң ничек, теләсәң нинди кешедән дә табарга мөмкин Әмма ләкин Туфанның шигърияттәге югарылыгын берничек тә инкарь итү мөмкин түгел. Әгәр дә ул Тукайлар. Бабичлар. Такташлар. Мусалар. Кутуйлар. Бурнашлар. Камаллар, йортына Әрселлор. саръселлор. дпм сукыр тычканнар. М Бөжәкләр ябырыла. абына-сөртенә. Галимҗан абыйлар. Әмирхан өенә Намуссыз, битсезләр өелә. — ди икән. «Бу дөрес түгел!»—дип кире кагып кара! Уйлап карасаң, хакыйкать Туфан ягында бит: татар шигъриятендә генә түгел, урыста да. башкортта да шулай. Чүп үләннәрен чәчеп үстергән шикелле хәзер. Алай гынамы, җырдагы «Ат тугарып җигә белми, кызлар сайлаган була» дигән кебек, шигърияттәге сәләтләре бик чамалы икәнен танымый, төшенмичә, үзләрен камил шагыйрь итеп санап, шигырь осталары булып танылганнарны да шигырь язарга, хәтта поэма язарга «өйрәтәләр» һәм үз иҗатларының киләчәктә фаҗигале бетәчәген күз алларына да китермиләр, аңламыйлар. Ә аңлатып кара! Аларга башкасы бирелмәсә дә сөмсезлек ходай тарафыннан чиксез күп бирелгән Андыйлар хәзер буа буарлык. Алар берберсен яклыйлар, алар- ны бер Туфан гына түгел, хәтта ун Туфан җиңә алмаячак! Ләкин Хәсән Туфан мондый хәлләргә авыз йомып кала алмаган, тыныч калса, ул Туфан да булмас иде. Туфанчалык— ул чын шигъриятлек, саф күңеллелек, кешелеклелек, табигыйлех дигән суз. Әгәр дә ул бер шигырен: «Туктат әле. Нажар. айгырыңны» (икенче бер вариантта «машинаңны»), —дип башлап китә икән,—болар барсы да тормышта булган вакыйга Мондый самимилек — аның бар шигырьләренә дип әйтерлек хас. Китапта, чыннан да. конкрет исемнәр бик күп Әнә шуларның булуы (макталып та. тәнкыйтьләнеп тә искә алынуларына карамастан) шигырьләрне кешелекле җанлы итә дә инде Анда татар шагыйрьләренең дә башкорт шагыйрьләренең дә исемен бик күп табарга мөмкин. Хәсән Туфанның шигърияттәге иҗади процессны бик тә җентекләп күзәтеп барганлыгы күренә Мондый үзенчәлек, мондый хәстәрлек, мондый йөрәк белән яну һәркемгә бирелмәгән. Тормышта сирәк очрый торган бер генә мисал: җыентыкка минем «Иртә төшкән кар» дигән шигырем Хәсән Туфанныкы булып кереп киткән. Моның сәбәбен төшендерү авыр түгел 1960 ел башларында, шул шигырь матбугат чыккан вакытларда, мәрхүм Гайнан Әмири Казаннан кайткач: «Туфан абыйга синең бер шигырең бик ошаган Шуны җентекләп анализлап утырды».—дип сөйләгән иде Бу җыентыкны төзүчеләрнең сүзләренә караганда, шигырьләрне аның архивыннаң үз кулы белән язган кулъязмалардан сайлап туплаганнар (алар әйтүенчә, кулъязмалар берничә папка) Күренә ки. вакытында Туфан агай минем шигырьне башкортчадан татарчага күчереп алгандыр да. соңыннан үз шигырьләре белән буталып, кулъязмалары арасына кереп киткәндер Төзүчеләр минем алда гафу үтенделәр, ә мин әллә ничек бер горурлык хисе кичердем—минем шигырь Туфан хәтле Туфанның ши гырьләре арасында, китабында булсын әле! Бу китап — шагыйрьнең чираттагы китабы да. соңгы китабы да түгел. Аерым кешеләргә турыдан-туры багышланган шигырьләр белән генә аның йөрәккә керә алуы турында сүз алып барсак, ул берьяклы гына булыр иде Китапта гражданлык тойгылары белән, ягъни ил. халык, дөнья язмышы хакында уйланган, янган шигырьләре дә күп Гражданлык тойгысы дигәндә Хәким Гыйләҗевның «Кеше һәм аның шәхси тойгылары турында җырлау гражданлык тойгысыннан читтәмени? Төрле темага язылган шигырьләр — бөтенесе бер йөрәктән чыга бит», — дигәнрәк фикере йөрәккә сеңеп калган Хәсән Туфанда исә. зур шагыйрь буларак, шәхси яки шәхси түгел дигән төшенчәләрне аерым карау мөмкин түгел. Шәхсилек һәм гражданлык бербөтен булып. бер-берсенә бөтерелеп, тукылып килә. Менә Тукайга карата язылган дүртьюллык, унбиш сүздән генә торган (юри санадым) шигырь: Яшь иде: утыз җиденче Елларда әле бары Илле бер яшьтә генә ил Каршылар иде аны . Нәрсә бу? Өстән караганда, еллар һәм кеше яшенең исәбе генә бит! Ә төптә, тирәндә күпме ассоциацияләр — Тукай һәм 1937ел . • Ныграк уйласаң, тәннәрең эссе- ле-суыклы булып китә. Дурт юллык шигырь үзе бер роман түгелме соң? Мондый мисалларны китаптан күпләп кигерергә була, әмма аны эшләве мөмкин түгел, шигырьләрнең үзләрен укырга кирәк. Илдар Юзеевка. Роберт Миңнуллинга кушылып «Туфанны укыгыз Авыр чакларда да. бәйрәмнәр килсә дә Туфанны укыгыз!» — дип әйтәсе килә. Шулай да тагын бер шигырьне искә алмый китә алмыйм. Әгәр берәр шваль расист Сине эткә саный икән, Я ул синең милли хиснең Яңагына ямый икән — Аның әле бу •холкына» Беразгача тузеп була. Ә ул менә Кайчак синең . Ил исменә телен суза А а, безнең кан ничек кыза.' — Куллар гына тугел, хәтта Нервалар да йомарлана Дурт йоз еллык иске гадәт Тешне кысып, җылап димли. — Чыда. чыда. Тагын чыда! Соңгы сүзләрне мин: «Чыдар хәл калмады! Чыдау мөмкин түгел!»—дип аңлыйм ■Милли хисләрең сүнмәсен өчендә, җир-суың. халкың, телеңә булган мәхәббәт яңарсын өчен дә Туфанны укы' Укымаганнарны укыттыр!»—дип тагын кабатлыйсы килә «Гүзәл гамь» дүрт юллык шигырь белән очлана Ул 1981 елда язылган Бу — Хәсән Туфанның иң соңгы шигыре икәнлеген төшенү авыр түгел. Тәрәзәдән палатага кереп. Кояш мине тышка чакыра. Бик чыгасы иде дә бит. кояш. Хәл җыясы бар шул чак кына. Кызганычка каршы, хәл Җыеп палатадан чыга алмады Китте Әмма Хәсән Туфанның якты һәм нурлы иҗаты үзе һәрвакыт кояш чыкканны хәтерләтә Шагыйрь сабагы Хәсән агай Туфанның «Гүзәл гамь» дигән китабында минем исем кертелгән һәм миңа бәйле булган биш шигырь бар «Миңа иңде дөнья үз хикмәтен » «Ул да яшь иде». «Өч күңел, өч сәлам канап.1нда» «Юл авыр булган саен» һәм «Тик сәлам бу» Шул кадәрле үк игътибарга мин ничек лаек булганмындыр —анысы билгеле түгел Бу очракта Гомәр ага Бошировның 1986 елны миңа язган хатындагы юллар, бәлки моңа ачыклык кертәдер: «Дуслар сайлауда Хәсән мәрхүм һич тә ялгышмый иде ул исә сине бик якын итте» Әйе, биш шигырь . Шуларның тәүге өчесендә минем исем искә алынган ә соңгы икесендә —юк. Шул сәбәпле бу ике шигырь, үзләренең фикере ифрат тирән булу ла рына карамастан, һавада эленеп кала шикелле, Мисалга «Юл авыр булган саен» дигән шигырьне алыйк Татарча әйтсәң генәдер Чамалап була аны: Сездә дә бардыр гомернең Җиде тон урталары. Болытсыз тоннәр турендә Сез — Тимерказык сыман! Мин сезгә багып чамалап Азимут язып куям Уятып, уйландырып сез Кәрванны, туганнарым Яктырак яна барасыз. Юл авыр булган саен! ■Сез» кемнәр алар? Бу шигырь, миңа алтмыш яшь тузган көннәрдә «Кызыл так» газетасы редакциясенә фототелеграмма аша җибәрелгән иде Телеграмма соңга ка лып килү сәбәпле газетада урын ала алмагач редакциядә эшләүчеләр аны. истәлек итеп, миңа биргәннәр иде Телеграммада шундый кереш сүз бар «Башкортгтан һәм Татарстан әдәбиятында балкып яшәгән энеләрем, сеңелләрем бар. Алар — Бәшир Сибгат. Мостай һәм син. Наҗар Бусы менә Бәйрәмең көннәрендә синең яныңа юнәлә» Күрәсез ки. телеграммадагы шигырьнең беренче строфасындагы «шнгыр1л.)п» дигән сүзе .татарчата «синең дә бардыр иҗатта» дигән юл «сездә дә бардыр гомер нең» дип алмаштырылган Фикер һәм образ тирәнәйгән— бу инде Хәсән ага Ту|мн ның шигырь өстендә ничек эшләгәнен, һәрбер сүзнең образлы салмаклыгын үтә тирән тоеп эш иткәнен күрсәтә. Хәсән Туфанның шушы иҗади үзенчәлеген, шагыйрь хезмәтенең ниндидер бер серле процесс икәнлеген аерым бер үрнәктә —«Тик сәлам бу» дигән шигырь мисалында җентекләп күрсәтеп китмәкче булам. Башта ул исемсез булып, миңа телеграмма аша килде. Менә ул

Кадер ле Нажар' Тарихтагы кашка тауларның Тубәсендә — ташсыз каберләр Безгәчә дә килеп киткәннәр. Бездән соң да килер дәверләр Ияргәнне тугел, әле дә Иярткәнне хәтерли заман. Арка куеп тугел давылга. Кукрәп керу хәерле һаман. «Кабы чего • дия белмисең. Каналсаң да көбә кимисең Ил бәгъренең ораны булып Гамьсезләргә тынгы бирмисең. Сәлам генә әле бу синең Кылганыңа. кылачагыңа. Нафталинсыз хиснең, фикернең, Яшен булып яшьнәп яшәунең Нәкъ Тукае булган чагыңа.Өчегезгә дә бәйрәм сәламе белән — Хәсән 05. //. 73 Казан. Яшерен-батырын түгел, мондый мактау сүзләре минем күңелемнең йомшак урыннарына кагылып, йөрәккә рәхәт булып калса да. ниндидер икеләнү тойгылары кичердем, һаман да кичерәм. чөнки, чын күңелдән әйтәм. мондый ук мактау сүзләрен күтәрү миңа авыр Теге чакта да «Хәсән агай Туфан минем хакта арттырып җибәрмиме?» — дип уйлап куйдым, һаман да шулай уйлыйм Бәлки, бу бергә кайнашып яшәмичә, еш күрешми, иҗат белән генә очрашып яшәүдән дә (белмим, нәрсәдәндер инде) килгәндер Мине фәкать шул тынычландыра мин боларның берсен дә сорап алмаганмын, шулай итәргә аңа. кайберәүләр шикелле, «тишмәгәнмен» Бу аның фәкать үз җанының авазы, үз ихтыярының җимеше Кабатлыйм, бу шигырьне фәкать шигъри әсәр ничек эшләнгәнен, шигырьне камилләү сабаклары ничек, ни рәвешле булганын күрсәтү өчен генә мисалга алам Хәзер инде шигырь эшләнеше ачыктан-ачык күренеп торсын өчен аның икенче (шартлы рәвештә) вариантын, китапта басылып чыкканын, чагыштырып карау өчен, тулы килеш монда күчерәм.

Тик сәлам бу

Бер карауга, беренче вариант белән икенче вариант арасында аерма бик күп тә түгел шикелле әмма күләм ягыннан гына караганда да 17 юллык шигырь 27 юллыга әйләнгән. Хәсән Туфан кебек шагыйрьгә ун юл остәүнең нидер торганы ап-ачык. Хәзер инде ике вариантның да беренче строфаларын алып карыйк Беренче вариантта Тарихтагы кашка тауларның Тубәсендә — та ш сыз каберләр. Безгәчә дә килеп киткәннәр. Бездән соң да килер дәверләр. Кадер ле Нажар' Тарихтагы кашка тауларның Тубәсендә — ташсыз каберләр Безгәчә дә килеп киткәннәр. Бездән соң да килер дәверләр Ияргәнне тугел, әле дә Иярткәнне хәтерли заман. Арка куеп тугел давылга. Кукрәп керу хәерле һаман. «Кабы чего • дия белмисең. Каналсаң да көбә кимисең Ил бәгъренең ораны булып Гамьсезләргә тынгы бирмисең. Сәлам генә әле бу синең Кылганыңа. кылачагыңа. Нафталинсыз хиснең, фикернең, Яшен булып яшьнәп яшәунең Нәкъ Тукае булган чагыңа. Тарихтагы канлы тауларның Тубәсендә ядкарь каберләр Өсләрендә — гамьсез әремнәр Моңарчы да килеп киткәннәр. Моннан соң да килер дәверләр Ияргәнне тугел, әле дә Иярткәнне хәтерли заман. Артка куеп тугел, давылга Кукрәп керу хәерле һаман. Ексалар да. тора да баса. Турая да чәчәк ата бит. Лев Толстой агабызны да Сокландырган чая татарник! Жан — яланбаш, рухың — ап-ачык Кыйналсаң да. кобә кимисең. • Кабы чего ..» дия белмисең, Ил бәгъренең ораны булып. Гамьсезлеккә тынгы бирмисең. Сәлам генә әле бу синең Көчле, дәртле, моңлы җаныңа; Нафталинсыз хиснең, фикернең. Яшен кебек яшьнәп яшәунең Ту кайчысы булуларыңа Тарихтагы юллар буенда Таш билгеләр — ядкарь каберләр. Безгәчә дә килепкиткәннәр. Бездән соң да килер дәверләр. Икенче вариантта Тарихтагы канлы тауларның Түбәсендә — ядкарь каберләр Осләрендә — гамьсез әремнәр. Моңарчы да ки чеп киткәннәр Моннан соң да килер дәверләр Күрәсез дүрт юллык строфа биш юллык булган — «Өсләрендә гамьсез әремнәр* остәлгәи һәм ул үзе никадәр күзгә ташланып торган тирән мәгънәле образ «Кашка таулар» — «канлы таулар»га. каберләр исә «ташсыз» дан «ядкарь»гә әйләнгәннәр «Безгәчә дә», «бездән соң да» дип әйтүләр «моңарчы да» «моннан соң да» белән ал маштырылган Шулай ук «Ексалар да. тора да баса» дигән юллар белән башланып киткән строфа өстәлгән Бу строфада нинди фикер ятканын шигырьнең төрле яклап тирәнәя төшкәнен әйтеп торасы да юк Тәүге варианттагы өченче строфага «Җан-яланбаш. рухың ап-ачык'» дигән юллар остәлгәи һәм үз нәүбәтендә беренче һәм икенче шигъри юллар урыннарын алмаштырганнар Нигә? Анысы инде шигъри сизгерлектән шагыйрь осталыгыннан килә Шулай ук соңгы строфаның «кылганыңа, кылачагыңа» дигән икенче юлын «көчле, дәртле. моңлы җаныңа» дип һәм соңгы юлындагы «Нәкъ Тукае булган ча гыңа» дигәне «Туканчысы булуларыңа» белән алмаппырыла. «Кылганың» «кылачагың». күрәсең. осТага бик гомуми күренгәндер, ә сәламне «Көчле дәртле моңлы җанга» җибәрү күяме ачыклык конкретлык өсти. Шулай ук «Тукае булу« белән «Ту- кайчысы бул у «да күпме аерма! Хәзер инде бу шигырьнең өченче варианты турында сүз алып барырга тиешмен Аның иң соңгысы булуында шик юк Хәсән агай аны папкасыннан алып .миңа бүләк итте Димәк бу вариант аның үзендә калмаган, дип тә әйтергә мөмкин Аны ул миңа Уфада. «Россия» кунакханәсендә бүләк иткән иде кебек, шул хакта истәлекләремдә дә язып чыктым Әмма кулъязма битүнең почмагына «Хәсән абый бүләге. Казан 14 1. 77» дип язып куйганмын Истәлек язган чагымда бу кулъязманы алып карамаган мындыр. күрәсең Менә ул вариант Тик сәлам бу Н. НәҗмигәТарихтагы канлы тауларның Тубәсендә ядкарь каберләр Өсләрендә — гамьсез әремнәр Моңарчы да килеп киткәннәр. Моннан соң да килер дәверләр Ияргәнне тугел, әле дә Иярткәнне хәтерли заман. Артка куеп тугел, давылга Кукрәп керу хәерле һаман. Ексалар да. тора да баса. Турая да чәчәк ата бит. Лев Толстой агабызны да Сокландырган чая татарник! Жан — яланбаш, рухың — ап-ачык Кыйналсаң да. кобә кимисең. • Кабы чего ..» дия белмисең, Ил бәгъренең ораны булып. Гамьсезлеккә тынгы бирмисең. Сәлам генә әле бу синең Көчле, дәртле, моңлы җаныңа; Нафталинсыз хиснең, фикернең. Яшен кебек яшьнәп яшәунең Ту кайчысы булуларыңа Тарихтагы юллар буенда Таш билгеләр — ядкарь каберләр. Безгәчә дә килепкиткәннәр. Бездән соң да килер дәверләрТарихтагы кашка тауларда Уйчан, сабыр, ялгыз кабер чар Осләрендә — гамьсез әремнәр Безгәчә дә килеп киткәннәр Бездән соң да килер дәвер чор Ияргәнне түгел, әле Аз Иярткәнне кадерли Заман — Арка куеп тугеч Давылга Күкрәп керү хәерле һаман. Ексалар да тора да баса. Турая да чәчәк ата бит. Лев Толстой агабызны да Сокландырган чая татарник! Җан — яланбаш, рухың an ачык' Каналсаң да — кобә кимисең Ораны син шигырь бәгьренең Тамьсез.чеккә тынгы бирмисең Тик сәлам бу — бездән. Казаннан Кочле. дәртле, моңчы җаныңа. Йолдыз бучып янып яшәүнең Гукайчысы булуларыңа Тарихтагы юллар буенда Таш билгеләр, ядкарь каберләр Безгәчә дә килеп киткәннәр. Бездән соң да килер дәвер чәр. 1973 Бу вариантның тышкы яктан күзгә чагылганы шул шигырь 27 юллыдан 25 юллы Га калган адресата ачык һәм Тукайдан эпиграф та алынган Шигырьнең эченә кереп китсәк, икенче вариант белән моның арасында да байтак аерма күрәбез Сүзне тагын беренче строфадан башлыйк һәм аны тулысыңча алыйк Китапта басылган вариантта Тарихтагы канлы тауларның Түбәсендә — ядкарь каберләр Осләрендә — гамьсез әремнәр Моңарчы да килеп киткәннәр. Моннан соң да килер Атерләр Тарихтагы кашка тауларда Уйчан, сабыр, ялгыз каберләр. Өсләрендә — гамьсез әремнәр... Безгәчә дә килеп киткәннәр. Бездән соң да килер дәверләр. Игътибар итегез: икенче варианттагы «канлы тау» «кашка тау»га әйләнгән, шагыйрь иң беренче вариантына кире кайта, ә кайбер сүзләр исә строфаның икенче юлында «уйчан, сабыр, ялгыз »га әйләнәләр. Каберләргә кешегә хас сыйфатлар бирелә монда халыкның үткәне, холкы, үзчәнлеге чагыла — бу могҗиза түгелме соң? Бүгенге көндә исән булса: «Хәсән абый, «ялгыз каберләр»—не «канлы каберләр» дип алмаштырып булмасмы? «Тау» алдыннан «кан»ны алып ташлагансың бит»,— дип сорар идем Кем белә, бәлки килешкән дә булыр иде. Ә үз вакытында шундый сүз алып барырга күп нәрсә җитмәгәндер шул инде. Строфаның дүртенче һәм бишенче юлларында шагыйрь иң беренче вариантына кайта: «моңарчы да»ны «безгәчә дә» ди. Монда кешенең, шәхеснең роле күтәрелә, аның югарылыгы сызык өстенә алына — бу классик алымнарның өлгесе. Күренүенчә, «Ияргәнне түгел, әле дә» дип башланган икенче строфа бөтен вариантларда да үзгәртелми килә дип әйтерлек, чөнки бу — шагыйрьнең кредосы. Әмма ләкин соңгы вариантта шулай да бер сүз — «хәтерли» сүзе «кадерли» белән алмаштырыла. Кадерли заман1 Бер сүз. бары бер сүз. ә нинди тирән мәгьнәлелеккә. иҗтимагый яңгырашка алып килә! Сүзне таба белү, аны үз урынына куя белү тылсымы— шагыйрьне шагыйрь итүнең бер середер. Шагыйрь үз-үзенә шундый таләпчән ки. тора-бара: •Как бы чего» дия белмисең Ил бәгъренең ораны булып —дигән юлларны алып ташлап, аларны. Ораны син — шигырь бәгъренең — дигән бер юл белән алмаштыра һәм «шигырь бәгьре». «шигырь җаны» дигән бер ачышны күз алдына бастыра. Аннары соңгы вариантның беренче строфасына игътибар итик. Монда да: Нафталинсыз хиснең, фикернең, Яшен кебек яшьнәп яшәүнең, — дигән ике юл алып ташлаган да, алар: Йолдыз кебек янып яшәүнең, — дигән бер юл белән алыштырылган Монда Тукайның «Яктырак йолдыз янадыр» дигән сүзләре ярдәм иткәндерме, әллә «йолдыз .кебек янып яшәүнең» дигән фикер Тукай шигыреннән эпиграф алырга өндәгәнме — икесе дә булуы мөмкин Әмма бөтен мәсьәлә шунда шул уйланулардан, эзләнүләрдән соң шигырь ни эшли? Әйтик, шул ук строфаның беренче юлындагы «сәлам генә әле бу синең» дигән сүзләр урынына «тик сәлам бу бездән, Казаннан» дип әйтү шигъри юлларны ничек тыгызлый, конкретлаштыра Хәсән ага Туфан, өстә әйткәнемчә, бу шигырьне 1977 елда бүләк иткән, ә шигырьнең тәүге язылу вакыты 1973 ел. Дүрт ел ара. Димәк, шагыйрь әнә шул дүрт елның кайсыдыр айларында, көннәрендә, минутларында шул шигырьгә әйләнеп- әйләнеп кайткан — эшләгән, уйланган Шигырь язуның ачысын-төчесен татымаган кешеләр өчен Хәсән Туфанның шигырь өстендә эшли-эшли шулкадәр интегүе (бу сүзне кулланудан һич тә тартынмыйм, чонки шигырь язу чын мәгънәсендә интегү—тик бу интегүдә көчәнү генә сизелмәсен иҗади бәхеткә, шатлыкка ирешү өчен бәхетле, шатлыклы интегү) у'л бераз ят та тоелыр, әмма ул интегү шундый табигый! Димәк, шагыйрь гомере гел шулай. гел шундый — эзләнү халәтендә Иҗатка, шигырьгә таләпчәнлегендә шагыйрь яшьлектә дә. картлыкта да бер булгандыр дип уйлыйм Бу таләпчәнлек күпләребезгә зур сабак