Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫНА БӘЙЛЕ ЙОЛАЛАР ҺӘМ ҖЫРЛАР

Халык сынамышлары һәм хуҗалык эшчәнлегенә бәйле йолалар әле мәҗүсилек чорында ук’ барлыкка килгән Гарәп сәяхәтчесе Ибне Фазланның әйтүенә караганда, болгар чорында яшәгән татарлар. мәсәлән. 12 иягә табынган. Бигрәк тә җәнлек-җанвар. кош-кортка табыну кочле була Күпчелек төрки кабиләләр шикелле үк. татарлар да. шул исәптән Ык буена урнашкан ырукабиләләр дә. элек заманнарда һәр елның «иясе» бар дип уйлаганнар’ Соңыннан бу карашның ныгып, халык календарена сынамышлар рәвешендә килеп керүен, йола иҗатына әверелүен күреп була. Бу караш буенча унике ел бер цикл (мөгәл) барлыкка китерә һәм алар түбәндәгечә Тычкан. Сыер. Барые. Куян. Ләү (балык, кәлтә). Елан. Елкы (ат). Куй (сарык) Мичнн (маймыл). Тавык. Эт. Дуңгыз. Әлеге елларның һәрберсенең үз билгеләре нигезендә туган календарь сынамышлар хәзер дә бик күп очрый Берничә мисал Барые елы — байлык. Тычкан елы — баллык. Сыер елы — туклык. Куй елы —кытлык. Куян елы — йотлык. Елан елы — баллык. Дуңгыз елы — байлык һ. б. 12 еллык мосәл нигезендә тотемистик ышанулар ятса да. ахыр чиктә алар аграр характерлы һәм халыкның авыл хуҗалыгы, җир эшкәртү, малчылык өлкәсендәге меңәр еллык тәҗрибәсенә тоташалар Билгеле булганча. Россиядә Петр 1 тарафыннан кертелгән календарь системасы татарларда бары тик XIX йөз урталарында гына ныклап урнаша Ө аңа кадәр Зодиак йолдызлыгына нигезләнгән язма календарь белән эш ителә Аның шактый киң таралган булуын сөйләүче истәлекләр, күзәтүләр хәтсез табыла Мәсәлән Сонбелә туса, суыныр; Гакрәп башында кар яуса, кырык кон ятар: Сәәер килми яз булмый; Хут керде — хатыннар артына ут керде; Җәүза керми җәй булмый. кавес керми кыш булмый һ. б. Шунысы игътибарга лаеклы, бу сынамышларда китерелгән сонбелә. гакрән. сәнер. хут. жәүза. кавәс кебек Зодиак йолдызлыгы буенча алынган гарәпчә ай исемнәренең төрки халыкларда үз вариантлары ‘яшәп килгән Мәсәлән, сонбелә— сөнбел чәчле кыз (август), гакрәп—чаян (октябрь) сәвәр —үгез (апрель). хут-балык (февраль). җәүза—игезәк (май), кавәс —җәя (ноябрь) һ б Аларның һәммәсендә дә ел фасылларын сынау, табигать тормышына игътибар итү күзгә бәрелә һәм хуҗалык эшләренә илтеп бәйләү омтылы Х шы төсмерләнә (хут керде — хатыннар артына ут керде, ягъни х'ут—февраль, искечә 7 мартта чыга). Бу айда хатын-кызлар киндер станнарына утыра — алар өчен кызу, ут көннәр башлана. Нәкый ага Исәнбәт, иранлылардан алынып, нәүрүз (март) ае белән башлана торган кояш системасы календаре булганлыгын да әйтә. Һәрхәлдә, бернәрсә бәхәссез—борынгы татар календаре аграр характерлы Иң башта шуны әйтик, бу язмада Башкортстанның Ык буенда яшәүче татарлары арасында таралган йолалар һәм жырлар гына күз уңында тотыла һәм алар ел фасылларына, хужалык эшләренә ярашлы рәвештә тикшерелә. Шул ук вакытта йола вакытында катнашкан башка ижат төрләрен дә читләтергә ярамый Чөнки ансыз теге, яки бу ритуал турында төгәл картина тудырып булмый. Яңа елны каршылау йолаларыннан иң киң таралганы — Нардуган. Гадәттә ул декабрьнең соңгы көннәрендә һәм гыйнвар башларында уйналган. Дөрес, элегрәк ул Нәүрүз (март) аенда да үткәрелгән. Ягъни, бу йола заманга карап яраклаша бара. Асылы белән ул дөньядагы күпчелек халыкларга хас ритуалларны эченә ала һәм киләчәк уңыш, мал-туарның үрчүе, крестьян гаиләсенең иминлеге өчен борынгыларның хәстәрлек күрүен чагылдырган магик һәм көнкүреш йола хәрәкәтләреннән тора, күрәзәлек итүгә, табигать һәм тирәлекне аңларга тырышуга кайтып кала. Нардуган ■ йолалары берничә көн дәвам иткән. Яңа елга каршы көндә махсус ашлар пешерелгән (нардуган һәм нәүрүз ашлары) А ларга муллык теләү мәгънәсе салынган Төрле уеннарга бай Нардуган йоласының эчтәлеге күпчелек халыклар өчен уртак — йөзек белән күрәзәлек итү (йөзек салыш). Благовор районы Каргалытамак авылында яшәүчР Фатыйма әби Терегулова 1971 елда безгә, әтисеннән ишетеп калганнарны һәм кечкенәдән үзе күргәннәрне болай дип сөйләгән иде. «Мәрхүм әткәй әйтә иде. нәүрүз әйтмәк фарыз, бабаларыбыз жоласы дип. Шәриктәшләр. жәнә сабакташлар берлән сөекле остазларымны чаналарга утыртып, урам буйлап, жорттан жортка жөреп. нәүрүз көйләп чыгу савап дип әйтә иде. Без яшь чакта да бар иде бу жола Һәркем хәленчә. жоласы кушканча, күкәй, жарма. прәннек, күмәчләр бирә. Камзул, тастымал. бал. чәй. казылык, бөркәнчек ишеләр дә була инде. Бәгъзеләр үзләренә алып кереп сыйлап та чыгаралар. Нәүрүз шулай каршылана. Аш- су күп була. Аннары, кызлар, аулак өйләргә китә идек кич белән Җөзек- балдакларны табак савытка сала идек тә (табакның өсте каплаулы, абруйлы абыстай биргәне сулы; ана яңа пешкән әпекәй ваклап та салына иде борынрак. Болай да гаеп түгел инде, салсаң жарай. салмасаң жарай) Шул Берәү артка карый, берәү жыр башлый. Калганнар кушыла. Җыр бетүгә артка караган кыз әйләнеп, тиз генә сулы табактан берәр жөзекбалдак ала. Кем жөзеге булса — жыр шуңа хуш килә, шуңа кияүгә барасың. Аннары. кеше аягы басылгач, төнге берләрдә, чүп-чарны себереп урамга түккәннән соң. тышка чыгып тыңлана идек. Кайдан эт өрсә —шул жакка китәсең диләр иде. Тынга бару була иде. Ул болай Җараткан жегете булган кыз ахирәтен ала да. шул жортның тәрәзә төбенә барып тын көтә. Тыңлап тора; жегете әрме китәме, юкмы, әрмедә булса, кайтамы — юкмы, шуларны белә. «Китте», «кайтмады», «ашамас» кебек сүзләр ишетелсә.—жегет китә. «ашай». «кайтты» сүзләрен ишетсә—кире кайта. Уллары әрме китәсе көтелгән хатыннар төшлек салдыр. Төшлек салу да хикмәтле. Улы әрме китәсе ана улының нинди булса да киеменә хәер төреп, иң фәкыйрь карчыкка төшлек салырга китерә. Төшлекче карчык шул киемне баш очына салып жата Иртәгесен ниләр күрсә, шул төшне сөйләй». Нәүрүз —фарсы сүзе, ел башы дигәнне аңлата Фарсылар яна елның беренче көне итеп, хәзерге календарь белән искечә 7 мартны саный Төрки халыклар кулланып йөрткән Ай-Кояш календарында ай исемнәренең берсе шулай ук Нәүрүз дип атала. Бу атама фольклорда да чагыла Борынгы болгар-татарларның бәет мирасында «Нәүрүз бәете» дигән әсәр билгеле. Нардуган кичәләренең соңрак нәүрүз кичәләре дип тә аталуы мәгълүм Нардуган йоласы, югарыда әйткәнчә, кич утырып, нардуган әйтү —күрәзәлек жырлары жырлауны аңлата. Фатыйма' әби Терегулова сөйләгән нәүрүз кичәләре дә шул ук йоланы үз эченә ала. Телгә алынган нардуган һәм нәүрүз традицияләрен күз алдына китерү өчен бер мисал алыйк: ’ Нардуганым нарына, Бакма кеше ярына. Күрше авыл Алпайда. Мулла котә. картайган. Югарыда әйтелгәнчә, фал ачканда җырлана торган бу жыр балдак иясе булган кызга ишарә ясый Шушы жыр тигән балдакның иясен, димәк, карт мулла алачак, имеш Ин^е берничә нәүрүз да китерик; Нәүрүз. нәүрүз. Нәүрүз. хуҗалар. Котлы, мобарәк булсын, Тормыш түгәрәк булсын. Мал-туарыгыз артсын. Колыннарыгыз чапсын. Игеннәрегез бик уңсын. Күкәй кебек тук булсын. Нәүрүз. нәүрәз! һ. б. Язгы бәйрәмнәрнең берсе—Щимчәчәк тә йолага бай Анда күмәк уеннар. әйләнбәйләннәр дә башкарыла торган була Җимчәчәк йоласы, исеме үк әйтеп тора, үсемлек культы белән бәйле булырга тиеш Өстәвенә, ул язгы ташкыннар җиткән көннәрдә, беренче чәчәк-үсемлекләр (умырзая) кар астыннан күренә башлагач, уздырыла Ык буе районнарында’ картлар бу бәйрәмнең атна-ун көн дәвам итүен һәм анда «Тары чәчтек». «Ак тирәк» «Шайкамыш», «Сайлаш» уеннарының башкарылуын телгә алалар Мондый уенлы-җырлы йолаларның аграр-календарьга бәйлелегенә ишарә ясаган күренешләрнең берсе итеп сөрән йоласын күрсәтергә мөмкин Сөрән сугу җырларында кызыклы гына үзенчәлекләр бар Мәсәлән — Әби-бабай, аманмысыз. Аш-тәгамнар салганмысыз? — Майашлар әзер, туганнар. Утырыгыз, оланнар. Яки: — Алтын да гынай ишек, көмеш тупса. Атлый да йогереп без кердек. Әби дә бабай — илнең солтаннары. Табыннарыгызны хуп күрдек. Аслары да йомырка, осләре май. Тәбәләре телең йотарлык. Кибән-хкертләрегез ишәйсен. Гомерегездә күрмәгез тарлык. Сөрән сугу җырларын җентекләбрәк тикшергәндә шул күзгә ташлана: аларның кайберләре турыдан-туры нәүрүз белән аваздашка әйләнә Чагыштыру өчен сөрән сугу һәм нәүрүз әйтүне китереп үтик һәр икесендә дә чакыру, каравыл кычкыру катнаша Сөрән бәйрәмендә—язны көтү (югарыда жнмчәчәк йоласына караганлыгын әйтеп киткән идек.) нәүрүздә дә кояшның кышны җиңеп, язга борылуын котлау ята Һәр икесендә дә бүләк, аш-су таләп ителә Гадәттә һәр ике йола па кытында да традицион текстлар кереш өлештән, мактаудан, бүләк сораудан һәм бүләк биргән очракта әйбәт теләкләр әйтүдән, бүләк бирмәгәндә Сөрән сугу — Сөрән дә сөрән, дисез. Кая киттегез? — Киттек басу буйлап. Хуҗалардан аш-су даулап — Сөрән дә сөрән дидегез. Моңача кайда йөрдегез9 — Өйдән-ойгә йөрдек. Инде сезгә килдек Нәүрүз әйтү: — Нәүрүз, нәүрүз' Кая киттең? — Киттем авыл буйлап. Он йомырка, маен юллап. — Нәүрүз нәүрүз' Моңача кайда идең9 — Ялан-кырда кундым Инде сезгә юл дым. янаулардан тора. Хәтта йолаларында уртак яклар бар нәүрүз әйтүчеләр дә. сөрән сугучылар да йорт-җирне туздырып, идән-сәкеләрне куптарып та чыгып китә алалар. Болар өстенә. кышкы-язгы күренешләргә бәйле тагын бер кызыклы йолага игътибар итми үтү мөмкин түгел Ул — кышны озату, язны каршылау йоласы Моның кайбер чаткылары Ык буе якларында чагылып кала Мәсәлән, кайбер авылларда, элегрәк, боз кузгалган көндә яр буенда зур салам карачкы эшләгәннәр һәм шуның әйләнәсендә атна буена һәркөн кич уеннар оештыра торган булганнар Боз китеп беткән көнне бу карачкыга ут төртеп, таратып-сипкәләп яки соңгы бозга утыртып агызып җибәргәннәр Шул рәвешчә, янәсе, кыш-суык озатылган. ’ Язгы-жәйге чордагы уенлы-жырлы йолалардан карга туе бик характерлы. Башкортстанның татарлар яшәгән күп кенә авылларында карга туе әле дә үткәрелә. Аучылык, балыкчылык йолалары онытылып бетеп бара, ә менә карга туе (Ык буенда карга боткасы дип атала) йолачылык элементларын күпләп саклый әле. Карга туе. гадәттә, жирләр ачыла төшкәч, каргалар килгәч үткәрелә. Язгы бәйрәмнәрнең барсында булган кебек, бу көнне яшүсмерләр он. ярма. май. йомырка һ. б шундый азыклар җыя. Карга туеның эчтәлеген түбәндәге мисаллар да ачык сөйли: Карга әйтә: карр. карр. Туем җитте — барр. бар. Ярма, күкәй алып бар. Сот, маеңны тагын ал, Әнәй. итең салып барр! Барр! Барр! Барр! Шулай җырлап. авылны урап үткәннән соң. табигатьнең иң күркәм җиренә. калку чишмә буена’ юнәләләр Зур-зур казаннарда аш. ботка пешә, йомыркалар буяла. Ашсуга оста карчыклар карга боткасын өлгерткәнче, төрле уеннар оештырыла, жыр өзелми Ботка пешеп өлгергәч, иң башта ботканы барчасы учлап җиргә сибәләр, чишмә суына корбан итәләр (җир тук булсын, су иясе тотмасын, яңгыр бирсен) Күренүенчә, карга туе нигездә халыкның ышануларын чагылдыра. Карга булып кылану, ботканы жиргә-суга сибү—болары барысы да алдагы уңышның мул булуын теләүгә кайтып кала. Хәзер инде ел фасылларына караган иң олы милли йола — сабан туена тукталыйк Башкортстанның Ык буе районнарында, атап әйткәндә. Шаран төбәкләрендә аны «сука бәйрәме», «сука жыены» дип әле XX йөзнең егерменче елларына кадәр йөртәләр һәм җирләрне беренче кат сөреп чыкканнан соң үткәрәләр Һәрхәлдә, сабантуе — шул ук язгы кыр эшләренә бәйле йола бәйрәме. Сабантуе ике моментны үз эченә ала (сүз революциягә кадәргесе турында бара): 1. Хәзерлек чоры. 2. Бәйрәм. Хәзерлек чорының эчтәлеге хакында, мәсәлән. Ярмәкәй районы Усман Ташлы авылындагы Дәүләтгәрәй Гөрәев (1887 елгы) 1970 елда менә нәрсәләр сөйләде: £ «Сабантуена әзерлек зур. җаваплы эш Иң элек авыл әйләнәсен уратып сабан белән (тимер сука да ярый, бабайлар әйтә торган иде. тимердә куәт, жегәр ята. чир-коры. явыз көчләр шуннан өркә дип) сызып чыгалар. Сызучылар—кияүгә чыкмаган кызлар Ирләрнең дә. өлкән хатын-кызларның да бу эшкә катнашырга хакы юк. Кызлар яланбаш, бәйрәм киемнәрендә була, яңа яулыклары белән билләрен буалар, чәчләрен тузгыталар, сабанга күмәкләп җигеләләр, кулларында чыбыркы яки камчы Алларыннан бер карчык чәчләрен тузгытып, пумалага атланып бара Икенче карчык сабан башына тотынып, дилбегә кагып, камчы белән куалап бара Кыйнарга да тиешле. Кояш чыгыштан башлап кояш батышка табан зур түгәрәк ясыйлар. Бу вакытта авылга берәү дә керә алмый, чыгарга да тиеш түгел Бик хәтәр бетү мөмкин Якын килергә дә ярамый үтергәнче тукмыйлар. Менә шулай сабан сызыла. Инде хәзер бәйрәм бүләкләре җыя башларга мөмкин Чөнки авылда чир-чураман. явыз ияләр калмады, үтеп тә керә алмый» Сабан сызу йоласы фольклорчыларга таныш К Насыйри үзенең «Казан татарларының ышанулары һәм ырымнары» дигән мәкаләсендә «ваба» яки «үләт чире» булган’ очракта шуңа охшаш йолалар үткәрелүе турында яза һәм аның нигездә малларны саклау өчен кулланылганлыгын’ әйтә. Күрәсең, сабан сызу йоласының роле моның белән генә чикләнми Игътибар итегез: кояш чыгыштан башлап кояш батышына табан түгәрәкләнеп. авыл әйләнәсенә сабан сызыгы сызыла. Димәк, борынгы халык һәрнәрсәгә тереклек бирүче язгы кояшнын хәрәкәтен кабатлый Кояшка таб» :ну йоласы исә күпчелек халыкларга хас Йдел-Кама болгарларында әле игенчелек кә кадәр, малчылык, аучылык белән шөгыльләнгән вакытларда ук кояшка табыну йоласы булганлыгы билгеле. Археологик материаллардан күренгәнчә, болгарлар савыт-сабаларга кояш сурәтләре төшергәннәр кояш хөрмәтенә ак мал (акбүз ат. ак елкы, куй һ б ) корбан иткәннәр Халык тәгъбирләре дә шуңа ишарә ясыйлар Мәсәлән ант иткәндә, вәгъдәләшкәндә әле дә «Кояштыр менә, сүзем хак», диләр Бу шул борынгыларның кояшка табынуныннан калган ерак чаткыларның берсе Ягъни кешеләр һәр хәрәкәткә табына, магик мәгънә сала Сабан сызу йоласында әнә шул борынгы мәҗүсилек эзләре ярылып ята. Сабантуена әзерлек инде шушы йоладан ныклап башлана Беренче чиратта, бирнә җыючылар (үткер телле аксакал картлардан баш бирнәче сайлана) сабан сызучыларны алмаштыра Йорттан-йортка кереп (сөлге, тастымал, кулъяулык' түбәтәй, такыя. яулык, күлмәк, акча, бияләй, йомырка һ. б.) сабантуе бүләкләре жыю башлана Йомырканы нигездә бала-чага җыя Бүләк әйберләрен исә аксакал көчле егетләрнең берсенә тапшыра. Озын колгадагы боҗралы бер кетмәгә бәйләп ул аларны күтәреп йөри Борынгы магиячелекнең эзе колгага божра беркетелүдә дә чагыла, монда да язгы кояшка табынуның чагылышын күрү авыр түгел. Бирнәчеләр бүләк җыйган көннәрдә атларны, юртакларны чабышка әзерләү кыза төшә Үсмер малайларга атлар беркетелә Сабантуена бер ике кон кала атларны сынап, чамалап карау билгеләнә Аны ат тоягы кыздыру дип тә айыйлар. Сабантуенда язгы йола-уен җырларның алда саналган барлык торләре * яңгыраган дип әйтеп була. Болар остенә йөгерү (үзе бик күп төрле), көрәш, ат чабыштыру, сикерү, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, өчаяк узышы, атаман куыш һәм башка дистәләгән милли уеннар, ярышлар баш карыла Бала-чага аерым-аерым җитезлектә ярыша, такмак-такмаэа әйтешә, биек, шома колга башындагы бүләк өчен алыша (монысына зурлар да телән катнаша) һ б Сабантуе тантанасы хезмәт белән алышына Сабаннан кайтучыларны чәчү беткән көнне басу капкасы янында көтеп торганнар һәм су белән коендырып үткәргәннәр Бу да борынгыларның уңыш теләү йолагы —суга та быну. анда магик көч бар дип ышану Беренче буразна ярганда йомыркалар чәчү, сабан суы сибү бүген дә аерым урыннарда саклана әле. Чәчү тәмамланып, игеннәр шытып чыгуга җир-анага бүләк китерү, сүз теләкләр белән мөрәҗәгать итү йоласы бар «Жир-ана» дип әйтүдән үк җиргә табыну, ана илаһи коч дип ышану ча гылышын сизеп була. «Жир уйсын». «җир йотсын» кебек тәгъбирләр шул мәҗүсилек заманнарыннан килеп җиткән булырга тиеш Җир атасы — җирән сакал, Җир анасы—асыл бикә! Тубәсенә туклыгын бир. Тамырына чыкчыгын бир. Ил остенә муллыгын бир. ИЛ эчендә безгә дә бир' Кашлыйк теләкне. Кутәрик беләкне!—дип. җиргә баш оралар «Кояш, шаһит бул!» дип. кулларын күтәреп кояшка Эндәшәләр Кояшка багу, табыну —киң таралган йолаларның берсе Борынгы кулъязмаларда бу хакта мәгълүматлар очраштыра Кояшка йорт кура түбәләреннән, тау башларыннан бакканнар, жыр келәү әйткәннәр Асыл кояш, кил бире. Кич бире, китмә кире' Кошлар да котә сине: Тавык чар да кыткылдый Чыпчыклар да чыркылдый. Ак урдәкләр бакылдый. Ата каз чар каңгылдый. Каргалар да каркылдый. Уңнан йври кызыл туш. Юлга чыккан сыерчык. Кар да җара: кояш чык! Мондый келәү-теләкләр Башкортстанның Ык буенда һәр авылда диярлек таныш. Җентекләбрәк караган очракта, алар да турыдан-туры йолачылык белән бәйле мөрәҗәгатьләр дә күзгә ташлана, корбан ашлары вәгъдә ителгәнлеге аңлашыла: Асыл кояш, болай кил. Эт кояшы, тегеләй кит, Майлы кашык бирермен, Кызыл угез суярмын. Майлы таба бирермен. Итен сиңа куярмын,— Кояш, чык, чык, чык! Алда китерелгән һәм әлеге юлларның табыну җыры икәнлеге бәхәссез булса кирәк. Борынгыларның ышануынча, чалт аязда туган кояш муллык, уңышлы ел вәгъдә иткән. Мондый ышану, һәм кояшка табыну күпчелек халыклар өчен уртак. Сабан ае (май) төгәлләнүгә, халык әдәбияты буенча җәй (июнь), челлә (июль) айлары башлана. Язгы кыр эшләре үләннәрнең, чәчәкләрнең —кыскасы, яшеллекнең иң нык җанланган, тернәкләнгән бер чорында тәмамлана Шул чакта җыеннар башланган. Дөрес, этнографлар татарларда җыен йолаларының борынгы ыручылык мөнәсәбәтләренә бәйләнештә туган булу^- ына басым ясыйлар. Ләкин аларга да агрархуҗалык һәм ел фасылларына бәйле йолаларның йогынтысы баштан ук зур булган. Сүз дә юк. атна-ун көн буена дәвам итә торган бу җыеннарда кабиләчелек чорында ыру беләк ыру белән аралашкан, ил белән ил йөрешкән. соңрак дәвердә исә авыл белән авыл, урам белән урам, оч белән оч йөрешә. Башкортстанның Ык оуе якларында (бигрәк тә Шаран районында) бо- лардан тыш башка төр җыеннар булганлыгын да сөйлиләр. Мәсәлән, юа. җиләк, яшь бәрәңге, кузгалак җыеннары. Алар әле егерменче, хәтта утызынчы елларга кадәр үткәрелеп килә. Күргәнебезчә, җыенның исеме үк табигатьтәге үзгәрешләргә бәйле булуына ишарәли, ягъни борынгыларның үсемлек культына барып тоташа. Соңгы вакытта аларны ел фасылы йола бәйрәмнәренә бәйләп аңлату да шуннан килә. Ягъни җыеннар ыручылык мөнәсәбәтләре йоласы буларак туып та. үз ролен югалтканнан соң. исемен үсемлек культы йолаларына тапшыра, шул рәвешле ел фасылларына караган йолаларның эчтәлеген үзләштерә, әмма аерым элементларын саклап кала. Мәсәлән. Башкортстанның Шаран районы Алпай авылы карты Якуп Игъдиев юа җыены турында шушындый мәгълүматлар бирә: «Җуа җыены май азаклары, июнь башларына табан оештырыла. Кыңгыраулы атларга төялеп (алдагыларында — кызлар. арттагыларында егетләр утыра, гармунчылар, җырчылар уртага баса) авыл урап алалар Өч-дүрт көн алдан әзерлек бушка үтми атлар чуклар һәм сөлге-яулыклар белән бизәүле. кызлар ал. яшел, зәңгәр, кызыл кулъяулыкларын куеннарына яшергән, җыенга теге яки бу сәбәп белән бара алмаганнар атларын, йөгәннәрен баручыларга бер көн кала тапшырып куйган. оста ашчылар казан асар өчен урын-җир тәгаенләп өлгергән. Аш-су әзерләү өчен бал. май. икмәк, чәк-чәк. йомырка арбаларга төялгән. Җуалыкка җиткәнче ничә авыл үтелсә, һәркайсысын җырлап урыйлар, мәйданнарда төшеп бииләр, җыенга өндиләр Бергәләп кузгалалар. Җуалыкка килеп җитәләр Җыен зур түгәрәк ясап баса Кызлар урталыкта кулъяулыклар болгап баса, атлар (ат башын тотучыдыр гармун уйнап) җыенны өч тапкыр әйләнеп чыга, аннан аларны махсус бер урынга куялар. Уен-бию башлана. Шуннан сон җуа җыю буенча ярыш оештырыла. Ярышта җиңгәннәрнең җуасыннан оста пешекче (авылларда аш-су әзерләү буенча даны чыккан апа) һәм аның ярдәмчеләре җыен ашы өлгертә. Ул бик мул. һәркемгә җитәрлек була. Җуалыкка рәхмәт йөзеннән аш-су җиргә дә сибелә, кон- фет-прәннекләр дә чәчелә Өч-дүрт көн буена җуалык тынып тормый. Элегрәк авыл белән авыл ызгышлары булгалый иде (ыру низаглары гадәттә кыз-кыркын өчен чыга.) Наҗар (җуа) җыены андый ларны килештерү өчен хезмәт итә иде. Аеруча катайлар: — Без узебез шәрә Катай, Киләбәз дә китәбез. Җыен шәрә җыелышып. Бергә фарчит итәбез,—дип җырлыйлар иде. Җыен таралганда да тәртип саклана Аксакал картлар алдан китә. Яшьләр генә алардан калып, уен-биюне дәвам итә таганасты үткәрә Кем нинди арбаларда килсә, шулай утырып кайта Кыңгырау тавышлары яңгыРый. авыл саен урап чыкканнан сон. тукталып жырл'ал-бию булып ала ажәеп күңелле кайтыла Кайтканда ат ярышлары уздырыла Бу — Наҗар жыены Чикә (жиләк) җыены беренче җиләкләр җиткәндә, июль башында, сакат жыены яшь бәрәңге өлгергәндә, август башында үткәрелә Үткәрү тәртипләре бер төсле Тик жиләк җыенында жиләк ашлары яшь бәрәнге җыенында бәрәңге ашлары пешерелә, калганы үзгәрешсез» Җыеннарның уздырылу тәртибе күп төрле моның өстәвенә алар өч- дүрт көнгә сузыла кайсы урыннарда (авыллар тыгызрак утырган урыннарда). атна-ун кон дәвам итә. Җыеннар да шул ук борынгыларның үсемлекләргә табынуыннан килеп чыккан, дип фараз итәргә урын бар. әлбәттә. Әмма җыеннарда борынгы ыручылык мөнәсәбәтләре ныграк саклана Бо- рынгарак киткән саен аларда ел фасылларына, хуҗалык эшләренә бәйлелек югала бара. Үсемлек культы дөньядагы барлык халыкларда да бар Алар хөрмәтенә махсус бәйрәмнәр үткәрү —җир-анага табыну, үсемлекләрне могҗизалы көчкә ия дип ышану мәҗүсилек заманнарыннан ук килә. Шунысын искәртик, ел фасылларына бәйле барлык йолаларда (нәүрүз, сөрән, сабантуе. җыен һ б ) ут катнаша Җыеннарда, мәсәлән, ут туйдыру йоласы очраштыра. Ул шуннан гыйбарәт: җыен ашы ашаганчы учакка ит-май кисәкләре юргыталар. аш сибәләр. Җирле халыкларның сөйләвенә караганда, янә дә бу җыеннарда (бигрәк тә юа. кузгалак җыеннары көннәрендә) такыя үреп күрәзәчек итү йоласы булган. Анда бары тик кызлар катнашкан Такыя үреп бютергәч кызлар, киләчәк язмышларын белергә теләп такыяларын суга ташлаганнар Әгәр такыя батса —такыя иясе үлә. яки сөйгән егете аны оныта, дип фараз иткәннәр: әгәр бер урында әйләнеп торса — ул кыз утырып кала ярга кире кайтса—туган авылына кияүгә чыга; такыя кайсы якка йөзеп китсә — шул якка кияүгә чыга һ. б. Шулай итеп, җыен йолалары уеннары һәм җырларының магик нигезе ике характерлы Бер яклап — аграр магия (язгы-җәйге үсемлекләр юа. кузгалак. жиләк. бәрәңге чәчәкләр — булачак мул унышның гәүдәләнеше, юралышы), икенче яклап — ыручылык мөнәсәбәтләре, ганлә-киках мотивла ры (әйлән-бәйлән уеннары, такыя белән күрәзәлек итүләр кызларның фал ачулары һ б ) Дөрес, бу уеннарның, җырларның күбесе йолалардан бөтенләй азат төсле кабул ителә, яки аларда борынгы табынуларның эзләре генә төсмерләнеп кала Ык буе төбәгендә борынгыларның табигать күренешләренә табынуларын чагылдырган тагын бер йола озак вакытлар сакланып килә Ул —яңгыр боткасы яки яңгыр туе Гадәттә ул җәен, игеннәр өлгерер алдыннан яки уракка төшкәнче, корылык елларда үткәрелә Үткәрү тәртибе өч өлештән тора а) Авыл буйлап йөреп, яңгыр бәйрәме өчен азык жыю Нигездә баш лап карчыклар йөри, аларга бала-чага игшә Йомырка, тоз. ит. май. сөт. ярма һ. б жыела; б) Табыну өлеше. Су буенда үткәрелә Кояшка, болытка, яңгырга эндәшеп, теләкләр теләнә, кием' белән суга кереп, кычкырып ар бау-такмаклар әйтелә. Аерым урыннарда ак үгез, ак сыер, ак тана корбан ителә, күл яки елга эченә капчык-капчык чуерташ кертеп салына, в) Яңгыр боткасы ашау һәм кайтканда да кем очраса, шуны йола суы белән коенды ру. Болар остенә басу капкасына, изгеләр зиратына сулар' сибелә ' Ык буе районнарында яңгыр теләү туйлары утызынчы елларга кадәр яшәп килә Сонга табарак корбан итеп эре мал түгел, каз. тавык, сарык һ б кулланыла Яңгыр туйларында башкарыла торган жыр-такмакларны бүген дә табарга мөмкин ’ Яңгыркаем. яу. яу. яу! Илгә ачлык килмәсен. Ачтан халык үлмәсен. Чума чире йормәсен. Яңгыркаем, яу. яу. яу! Иген-ашлык күп булсын. Кашаклары тук булсын, Кибәнэскерт зур булсын. Яңгыркаем, яу. яу, яу! Кара сарык суярмын. Ботын сиңа куярмын. Майлы ботка казанда. Сөтле сыер абзарда, Бар да булыр яуганда, Яңгыркаем, яу, яу, яу!!! Яңгыр теләү вакытында күлгә чуерташ батыру йоласының да үз мәгънәсе булырга тиеш Аңлатманы халыкларның утка. суга, жиргә табыну чорларыннан эзләргә кирәк. Этнографлар халык ышануларының төрле жанрда төрлечә, аның юнәлешеннән, функциясеннән чыгып тормышта чагылуын билгелиләр. Шул ук су иясе дә әкиятләрдә үзенчә, им-томнарда үзенә башка, мәкаль-әйтемнәрдә шулай ук башкача күз алдына баса. Бу хәл инде барыннан да элек теге яки бу жанрның поэтик үзенчәлекләренә бәйле. Шул образга хас сыйфатлар генетик яктан бер нәрсәгә кайтып кала- аларда борынгыларның куәтле, ләкин явыз, усал су стихиясе һәм су ияләренең шуңа хужа була алуы (елга һәм күлләр белән идарә итү) турындагы карашлары гәүдәләнә Капчыклап күл эченә таш ташлау —су ияләренә бирелгән корбан булырга тиеш. Мәжүсилек заманнарында ташларга табыну билгеле нәрсә (кабер өсләренә таш утырту да шуннан килә). Көзге эшләргә бәйле хужалык йолалары бу төбәктә ул кадәр үк бай түгел. Урыпжыюга бәйле бәйрәм йолалары аз сакланган Керәшен татарларында (Бакалы районы) беренче көлтәнең орлыгын чәчүгә саклау гадәте бар. Урак беткәч соңгы көлтәне малтуарга ашату йоласы яши. Уракчы хатын-кызларның урак тәмамлангач, жирдә тәгәрәп аунаулары, шул ук вакытта «жир. жир. көчем бир» дип кычкыру, оран салу, соңгы көлтәне бизәп-ясап курчак кебек киендереп-ясап. тантаналы рәвештә алып кайту (Ярмәкәй районы Тарказы авылы) һ. б.—болар һәммәсе аграр характерлы йолалар Татар авылларында календарь йолаларның малчылыкка һәм көнкүрешкә бәйле төрләре исә ешрак очрый. Козге сугым бәйрәмнәре (аеруча каз өмәләре һәм тула өмәләре) Ык буе якларына киң таралган. Болардан тыш. өмә ясап сүс туку, киндер сугу шулай ук көзге йолага керә. Сугым бәйрәмнәрендә һәм каз өмәләрендә борынгы магиячелек эзләрен күпләп очратырга мөмкин. XX йөз башларында үткәрелгән каз өмәләреннән бер күренешне китерик. Шаран районы Күгәрчен Бүләк авылында яшәүче Фатыйма Садретдинова (1904 елгы) аны болай хәтерли: «Кар явып, беренче салкыннар тошкәч. октябрь урталарында, ноябрь башларында авылларда каз өмәләре башлана. Аның үзенең йоласы, тәртибе бар Өмә буласы көн алдыннан кичен хужа өмәчеләргә әйтеп чыга. Иртә таңнан кызлар жыела Суючылар — оста ирләр. Беренче булып өмәгә килгән кызны түр башына мендәргә утырталар. Ул өмә башлыгы. Аның сүзен һәркем үтәргә тиеш Өмә башлыгы булу бик жаваплы Йола, гореф-гадәтләрне белгән кеше кирәк. Беренче казны ул әти-әниле яшь кыздан тоттыра Моның мәгънәсе бар: казның нәсел-нәсәбе туктамасын, алдагы ел янә ишәеп китсен өчен эшлиләр. Казларны юарга алып бару өчен кыңгыраулар тагылган атларда егетләр килеп житә. Әржә-әржә казларны чаналарга төйиләр. Чишмәләр якын булса, көянтәләргә асып, тезелешеп жәяү генә баралар Атлар белән исә урам урап, гармун тартып, жырлап ераграк су буена китәләр. Кул арты җиңел дип исеме чыккан берәр кыз. я килен су буена житкәнче каз каурыйларын сибеп, таратып бара. Алдагы елга, димәк, су буеннан алып хужа йортына житәрлек булып казлар уңсын дигән сүз Каз мае белән пешкән тәбикмәкләр өзелми Кичен каз ите салып пешерелгән аш мәжлесе оештырыла. Табын жыр. уен- көлке белән үтә. Кичкә кыңгыраулы атларда урам урап, өйләргә таралалар Каз өмәләре йорттан йортка күчеп тора, ун-унбишәр көн дәвам итә». Каз өмәләрендә жырланган жырларда турыдан-туры хужалык эшләренә бәйләнеш мотивлары күренми. Аларда нигездә сый-хөрмәт оештырганы өчен хужалар мактала, яхшы теләкләр әйтелә. Каз өмәсендә катнашучыларның махсус урыны булу, өмә башлыгы сайлану кебек ритуал элементларның очравы әлеге жырлар борынгылардан калган ижат булырга тиеш дип әйтергә мөмкинлек бирә. Көзге-кышкы хезмәткә бәйле йолаларның берсе — тула өмәсе Алар егерменче елларга кадәр дәвам итәләр. Халыкта киң таралган «Тула көе» дә үткәндәге йолачылыктан аерылып чыккан. Тула өмәсен үткәрү тәртибе каз өмәләренекенә охшаш Төшке ялга туктаганда тула басылган йортның тәрәзәсе янына егетләр жыела Кызлар тәрәзә аша аларны коймак белән сыйлый Шунда үзара жыр-әйтеш башлана. Тула басуы жиңел түгел, эссе су белән станок (агач жайланма) артында туктаусыз эш итәргә туры килә. Ял вакыты житә башлауга ул тагын да кыза төшә, шуңа карап жырның да тизлеге кочәя Өстәвенә, тәрәзә төбендә утырган кызлар егетләр килә башлавын да күреп өлгерә Тәрәзә аша әйтешүләр тагы көчәя, җыр күмәк ижатка әйләнеп китә: — Әй. тула. тула. тула. Тулада кыллар була. Кызлар белән уйнагачтын. Безнең күңелләр була. — Тәрәзәдән карама. Бүрек тышың алама. — Нигә булсын алама. Кар сыргандыр аңарга. — Була безнең тулабыз. Тула безнең тулабыз. Бу туланы булдыруга Уйнатам, ди хуҗабыз — Л. б. Шулай итеп, тула өмәсе жырларында. сүз текстында табыну элементлары бөтенләй катнашмый Бу анлашыла да. магик йолачылык, хезмәт жыры- на үз урынын биреп, жуела'. юкка чыга Ел фасылларына бәйле йолалар һәм җырлар кешенен яшәү идеалларын күзалларга, аның ни-нәрсәгә омтылуын, нәрсә теләвен һәм нәрсәне нәфислек. матурлык кануны итеп тануын аңларга мөмкинлек бирә Игеннең муллыгы. малтуарның ишлеге, гаилә иминлеге — йола җырларының барысында да болар бердәй катнаша һәм үзенчәлекле, эчке реализм барлыкка китерә • Шул ук вакытта йола иҗатында халык хыялы, мәҗүсилек дәвереннән калган һәртөрле ышанулар, магик элементлар, табынулар һ б. ш борынгылык эзләре дә үзен сиздерә Щыр-теләкләрдәге эндәшләр, кычкырулар, боерулар (нәүрүз, сөрән, карга боткасы, сабантуй һ б вакытында) календарь иҗатның эчтәлеген сугаралар Шигъри яктан бу җырлар халыкның кон күрү, тормыш итү барышында туган уй-тойгысын. фикерен, кәефен чагылдыра. хезмәт аша якты хыялны тормышка ашырырга мөмкин дип ышанучыларның иҗат җимеше булып тора