БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАР АВАЗЫ

Мисыр мөселман яңарышын рухландыручы Мөхәммәт Габдуһ (1849—1905) бер вакыт болай дигән: «Сәясәт катышкан нәрсә исән калмый» («Шура». 1915. № 23. 732 бит) Әйе. әдәбиятка сәясәт катыштымы, ул — исән калмый Безнең гасырның утызынчы еллар татар әдәбиятының да хәленә җитүенә сәбәп әнә шул: менә нәкъ шул елларда әдәбият, әдәби процесс белән ВКП(б) Өлкә Комитеты командалык итә башлый Сталин идарәгә килүнең беренче елларында ук ВКП(б) җитәкчелеге зыялыларны боеру вазифаларыннан мөмкин кадәр читләштерергә, ә ахырда физик яктан кырырга, бетерергә тотынды ВКП(б) Үзәк Комитетының бюро составын, дәүләт җитәкчелеген карасаң. анда ярым йорты белемле кешеләр халык алдында идеологик эш алып бара Ста лин. Калинин. Ворошилов һ. б. Болар ике-өч класс белемнәре генә барлыгын «онытып», язучыларны ничек язарга, композиторларны ничек кой иҗат итәргә өйрәтә башлый Зы ялылардан Сталин чорында гына түгел. Хрущев заманында да курыктылар Коммунистлар партиясенең бөтен сәясәтен коррупциягә әйләндергән Брежнев та зыялылардан курка иде. Хәтерлисезме’ 70 елларда партиягә кабул итүнең нормаларын билгеләделәр тугыз эшчене алгач кына райкомнар бик сыкранып партия сафына унын чы кеше — укымышлыны алалар иде Партия сафларына — эшчеләрне! Лозунг шул иде Ә эшченең станок янында басып торасы, машина йөртәсе, урман кисәсе, күмер чабасы бар. Идеологиягә катнашырга аның вакыты калмый — җитәкчелек өчен нәкъ менә шул кирәк тә.. II ^Әдәбиятта. язучы кадрлар арасында эшчеләр катламын көчәйтергә’^Утызынчы елларда ВКП(6) Үзәк Комитеты әнә шундый юл күрсәтте Татарстан Өлкә Комитеты җитәкчеләре исә бу көрәшкә җиң сызганып ташланды Шул максаттан чыгып. 1930 елла «Атака» журналы чыгарыла башлады Татар тс лейдә чыккан бөтен га ■1928 елда мин Г Кутуй белән әдәби сәяхәт ясап, Уфага барып кайттык. Уфада кичә уздырылды Уфаның әдәби көчләре белән аерым иптәшләр, очрашу тәртибендә булган сөйләшү-фикер алышуларда сизелерлек булып сызылган бу фикер куәтләнде: ул да булса, без язучыларның оешып җитә алмавыбыз, бер-беребез хәбәрләшеп тора алмаучылык кеби зарлар нәтиҗәсендә бу фикер үзенә күрә бер - приключенческий- төс алып, -Җидегән» дигән бер төркем төзүгә кадәр килеп җитте Бигрәк тә бу эшкә шагыйрь Ченәкәй аерым бер дәрт, теләк белән зәвыксенде. һичшиксез, бу — -Җидегән»нең кирәклеген көчәйтте. Әнә шуннан башлап • Җидегән» тезелде *Җидегән*гә мин белгән биш иптәш керде (Ченәкәй, Кутуй, Н Исәнбәт, Г Минский, Сәйфи Кудаш) Калган икесе турында, шуңар лаеклы булган • Җидегән »гә ярарлык кешене табу дигән фикер кузгалды Бу фикер буенча Уфа шагыйре С Агишнең кандидатурасы күрсәтелүен дә хәтерлим С Агишнең •Җидегән»гә керүе, эшләве турында моңар кадәр бернәрсә дә белмим Оештыру эше тәмамланды, без кире Казан га кайттык Мәсьәләнең тарихи ягын чуалтмас өчен. Уфада уздырылган кичәдә Мәскәү язучысы Г Ильяс катнашуын әйтеп китәргә кирәк Ләкин Г Ильясның • Җидегән»гә һичбер төрле дә катнашы булмады һәм ул аның турында белә дә алмады» Бу — ачыш! Без. 1957 елдан бирле, С Батыевның Татарстан урта мәктәпләрендә тарих фәне укытучыларның семинарында ясаган чыгышына ышанып яши идек Ул анда болай дип әйткән иде «Без тикшереп карадык, бернинди «Җидегән, булмаган, бу — уйдырма, бу — язучыларны кырыр өчен генә уйлап табылган бер легенда • Г Минскийның хаты исә моны —С Батыев фикерен инкяр итә. утызынчы елгы версияне раслый Бу безне, тикшеренүчеләрне, бик кыен хәлгә куя. Г Минский теге чорда «Кызыл яшьләр». «Авыл яшьләре» журналларында эшли Бу журналларда Кутуй. Исәнбәт. Кудаш шигырьләре басыла Болармы басу, ди Г Минский «Җидегән» принци бында түгел, «бәлки, басарга яраклы шигырьләр булулары өчен басылган шигырьләр Ләкин, шулай да булса, моның нигезендә пассив хәлдә булса да. «җидегәнчелек» энер гиясе булуын бу урында яшереп булмас» Г. Минский, ахыр нәтиҗәсен һич тә күз алдына китермичә. «Җндегән»нең фактта булуын раслый Ә җәзага сусаган Сталин бөркетләренә шул гына кирәк, «оешманың» де-юре һәм де-факто яшәвен тану Дөрес, тәҗрибәсез Минский әйтергә тели: монда бернинди «анти» юк. бу — болай гына Ләкин утызынчы елларда акны кара итеп күрсәтү караны ак итеп күрсәтүгә караганда җиңелрәк иде Г Минский хаты нәтиждсендә әнә шундый сәяси платформасы бөтенләй булмаган, рәсми яктан да формалашмаган. ләкин инде матбугатта сәяси төс алган бу оешма турында сүз китә «Караңгы төн уртасында караңгы бүлмәдә кара мәчене, бигрәк тә ул анда булмаса. тоту бик кыен» Кайсыдыр халыкта, гарәпләрдәме икән, шундый әйтем бар Ләкин, шулай да • Җидегән»нең бөтен трагедиясе Г Минский хаты аркасында дип уйларга тулы нигез бар. Ул болай яза • Җидегән• оешмасы оештырылса да (курсив безнеке — авторлар). ул мине үзенә якынлаштыра алмады Киресенчә, мин ул вакыттагы яшьләр мат бугатында күренә башлаган сәламәт булмаган күренешләрдән качарга һәм сыйнфый тәрбия ала алмаганда богемачылык күренешләренә кереп буталулар га да мөмкинлекләр бар иде Шуңар күрә дә мин Кызыл гаскәр сафына китәргә ашыктым һәм шул ук елны өч айдан соң ук Кызыл гаскәр сафына алындым Шуннан соң • Җидегән» төсендә моңар кадәр бернәрсә дә белми идем, хәтта, оныткан да идем, чөнки, »Җидегән» ул уз әсасында (нигезендә) сәяси бер зур төс бирү аркасында түгел, бәлки, җ и ң е л чә генә әдәбият мәйданында була торган каләмдәшлек, дуслык группачылыгы тәртибендә оештырылган иде» (ассызык безнеке — авторлар) Рәхмәт төшсен атабыз Сталинга. «җидегәнчекләрне аттырып бетермәгән өчен Әлбәттә, шунысы кызык бу исемлеккә кергән язучыларның кайберләре төрмә курми Тырышып тырышып бу исемлектән чыккан С Борһан һәлак була Хәер «Җидегәнчеләр исемлеге— әдәбият тарихындагы иң төгәлсез исемлек • Минем бер гаебем бар.— дип дәвам итә Г Минский—Ул да булса, • Җидегән» турында матбугатта аның йөзен ачып (димәк, идеологик ди версия булган? Курсив безнеке —авторлар) ташламау Бу урында укучылар бәлки гаҗәпләнерләр дә Ни өчен соң • Җидегән* соңгы вакытта зур төс ал ды? Ул менә болай Ченәкәй совет язучыларының оешмасында член иде Чистар ту вакытында Ченәкәйне чыгардылар Ни өчендер (бәлки Ченәкәй матбугатта әйтер) Ченәкәй ул вакытта ук Кутуй белән ераклашкан иде һәм аерым бер дошманлык сакларга тырышкан кебек сизеләдер иде Кутуйның ТАПП члены бу луы турында дәгъва күптән башланган иде Ченәкәй дә әнә шул дәгъвага ку шылып. Кутуйга каршы барырга башлады Моның өчен ул •Җидегән»нең оеш масын казып чыгарып, аңа зур төс бирергә тырышып Уфада матбугатка хат белән чыкты Бу — Ченәкәйнең үзенә күрә бер тактикасы иде Хат белән чыгуга кадәр Ченәкәй Уфада »Җидегән »нең яшәве турында татар пролетариат язу чыларының берсенә сөйләгән • Җидегән»гә бүген ничек карарга кирәк? Бу мәсьәлә бик мөһим һәм мәсьул мәсьәлә Әгәр дә без • Җидегән» турында аңар бөтенләй юк дәрәҗәсендә бәя биреп, йә аны •балалык* дип атасак, бу —сәяси хата Без моның белән фәкать совет дөреслегеннән күз йому, парти янең сыйнфый көрәштәге юлын йомшарту буржуазия тегермәненә су түгү булып чыгар иде Шуңар күрә дә бу урында •пролетариат диктатурасы дош маннары гына ачыктан ачык советларга каршы барырга мөмкинлек булмЬган да гына яшерен рәвештә эшләргә керешәләр» (Ф. Мөбәр мәкаләсеннән — авторлар ), дигән аргумент бик дөрес һәм мәсьәләгә большевикларча карау тәртибендә әйтелгән бер суз дип табып, *Җидегән»нең хөкеменә булачак при- говорның беренче нигез сүзе шул булырга тиеш, дибез. Хәзерге көндә «Җидегән» мәсьәләсе кузгалу уңае белән аңар төс бирмәскә, аны бөтенләй йомшартырга теләүче иптәшләрнең барлыгы сизелә». Кыскасы, Г. Минский җиде-сигез язучының муенын бүкәнгә салырга чакыра. Хатта алга таба Татар театрындагы зарарлы идеология турында сөйләнә, театрның тотнаксыз әсәр «Пикүләй Шәрәфи»не куюы (Н. Исәнбәт) гаепләнә. «Бу әсәрне репертуарга алуда Кутуйның катнашы булды*. Алга таба Р Ишморатның «Данлы чор» әсәрен сәхнәгә кую. аның тирәсендәге ыгы-зыгы, шул әсәргә Кутуйның тискәре мөнәсәбәте һ. б театр интригалары турында языла. Кутуй өстенә байтак гаеп ташлана. Хатта чираттагы корбан — «Кызыл Татарстанының редакторы С. Борһан. • Сафа Борһан иптәш * Кызыл Татарстан»да редактор булып эшләгән вакыт иде. Бу вакытларда мин яшьләр мәсьәләсендәге булган күренешләрне безнең матбугат башындагы җитәкче иптәшләребезнең әһәмият бирмәүләреннән, шул ук вакытта матбугатта күренә башлаган күңелсез фактлар турында Сафа Борһан иптәшкә махсус бер хат язган идем Ни өчендер, ул башта минем хатны газетада басарга эңыенган булган, басмыйча калдырып, язу машинкасы аркылы күбәйтеп шуларга (• Җидегән«челәргә?—Авторлар) таратканы турында ишеттем Логика турыдан туры Сафа Борһан- ның «Җидегән»гә якын торуын дөресли. “Җидегән» ачылды. Ләкин бу юлы ныклы көрәш кирәк. Бу көрәш тар бер рамка эчендә булмыйча, моңар кадәрге начар фактларның барысын тикшереп законлату тәртибендә барырга тиеш... Бүгенге сыйнфый көрәш дәверендә пролетариат җәмәгатьчелегенең социализм фронтында катнашы үскән бер вакытта бөтен булган яшеренлек, группачылык рәхимсез корытылырга тиеш... Мин бу көрәштә катнашачак иптәшләргә үземнең бар булган мәгълүматым белән ярдәм итешергә һәм кирәк булган тәртиптә матбугатта да, ТАПП каршында да җавапка чыгарга хәзерлегемне белдерәм. Г. Минский, 30 август» (Партархив, шул ук төпләмә, 27—30 битләр). IV Инде матбугат органнарына күз салыйк. Кайда, кем. нәрсә яза? Әмма өлгерлек: август ахырында ТАППта мәсьәлә тикшерелә, «Чаянының август-сентябрь ахырында инде «җидегәнчекләргә коточкыч сатира. Дөресрәге, сатира түгел, ә шәхесне мәсхәрә итү. Язучыларны. Бу — бары тик сталинизм системасында гына булуы мөмкин хәл «Чаянының тышлыгында күсе рәсеме Аның авызында «Җидегән» уставы. Шунда ук шигырь сыман бер тезмә: Җиде күсе идән астында оя корганнар, Күп еллар урлап совет икмәген ашап торганнар. Тел очларында чума микробы барын белгәннәр, Сөтләргә тыгылып шушы микробны ташып йөргәннәр. Нәсел-нәсәбле, һәйбәт токымлы Бу җиде күсе хәзер тотылды. Журналның эчендә «Астрономнар фикере* (янәсе, Җидегән йолдыз турында) дигән баш астында Г. Иделле, М. Гали, Ф. Мөсәгыйть, «астроном профессор* Такташ фикерләре. Сүбәтәй псевдонимлы берәү «Җидегән» бәетен бирә. «Астроном-шагыйрь» Туфан фикере. Демокритлар фәнне «алдадылар» • Бер атом да бетми» диделәр Бу дөньяда нәсле бетә торган Материядән икән «Җидегән». Мөсәгыйть бу уңайдан үз телендә булган бөтен шапшак сүзләрне файдалана: «Җидегәнчелек»—дип яза ул,— Гаяз Исхаковларның пролетариат әдәбиятын сасытыр өчен түкмиенчә, үзләре эмиграциягә качканда совет өенең бер почмагына яшереп калдырган тәрәт чүлмәге. Ә «җидегәнче»ләр шуның эчендә үсеп җитешкән хәшәрәтләр» («Чаян», 1930, № 8—9). Шул ук көннәрдә аның «Кызыл яшьләр»дә «Гегемонлык өчен көрәштә җимерелгән «Җидегән» исемле зур Төннәр саен Хан сараен Кемнәр сагына? Кем чылатып Күзен ата Төннәр ягына? Фәтхи Бурнаш. Катгый боргач мәкаләсе чыга Ул әлеге төркемнең исемлеген бирә -Боларның бер икесе партия члены, комсомол булса да, калганнары ачыктан ачык вак буржуа вәкилләре».—дип тамга суга ул Болар, ди ул. • ничек итеп тирес башыннан. завод корымы эченнән күтәрелгән малайларга ирекле рәвештә матур әдәбиятта юл бирсен! Нәкый Исәнбәт, Кутуйлар менә шулай уйлыйлар, менә шуңа күрә дә • Җидегән» оештыралар Бу бәндәләрнең оешуына тагын бер сәбәп — аяклары астыннан зәминнең китә, шуа баруын сизенүләре Пролетариат кадрлар үскән саен бу бәндәләр эри. югала баралар Шөһрәт чәчәкләре сула, корый башлый. Кутуйлар матур әдәбиятны үз кулларына алмакчылар. үзләре генә яшәмәкчеләр Пролетариат әдәбияты фронтында үсеп килгән яшь каләмнәргә астыртын ут төртәләр • Җидегән *нең эчтәлеге пролетариат әдәбиятына каршы көрәш, пролетариат идеологиясенә каршы буржуа идеологиясен кую, кыскасы, матур әдәбият фронтында пролетариат диктатурасына каршы барудан тора* «Җидегәнме ТАППтан куу гына Ф Мөсәгыйтьне канәгатьләндерми Лларның. ди ул, ВЛПП состапында торганнары да бар. аларын да куарга кирәк (1930. IX. 2) Әйе. «пролетариат»^ монда кизәнергә мөмкинлекләр зур Кем ул Н Исәнбәт’ Мулла малае, мәдрәсә шәкерте Җитмәсә, сатирик Кем ул Гадел Кутуй’ Ана тамга бер генә. имеш, фабрикант малае Дөрес инде, фабрикант ук булмаса да. кулында эш биеткән кешенең малае. Кем ул Ченәкәй’ Аның бит псевдонимы да «пролетарча» түгел — Сәмави Ягъни, күккә ашкан Ул бит чүкеч, домна турында язмый Әнә аның «Күзсенмәсен бу бала, шигыре Ирек турында. Әлли-бәлли итеп ул уйнаса. Изге фәрештәләр ярала, Тел тибрәтсә, мең мең серләр ача. Сер чишмәсе инде бу бала. • Ирек* дигән исем бирик аңа. • Ирек* атлы булсын бу бала. Кул күтәрик, йәгез. без боңарга. Мәңге яши күрсен бу бала. Кул күтәрик изге бер догага. Җир йөзендә калсын бу бала • Кызыл шәрекъ*. 1921, № 7—8 Пролетариат мондый шигырьне ничек гафу итсен? Менә пролетариат шагыйре бичара Крыймов Мансур Донбасс шахталарына барган да. яхшук тошсреп алгач, койма буенда гон кичкән Шул ук «Чаян» моны эләктергән .Шагыйрьнең аяклары ревматизмлы, дип. ул аңа сатира биргән (1931. № 1). «5 дар инклар» журналы да бик усал М Крыймовның бер .шигырь.еннән өзек китерә, дорсс. мактап гүгел: Шагыйрьлекне Зурлык санаучылар Борнын күтәрсеннәр йолдызга, Үсү юлыбызга Файда бирсә — Безнең өчен иптәш дуңгыз да «Пролетариат әдәбияты» менә шулай ул. М Крыймов »жидегәнче»ләргә карата да бик принципиаль Гадел Кутуйга ул мондый «шигырь» белән бәрә Син сволочь! , ВУЗлап үтеп Кеше оилдың безнең җилкәдә • Эшче*. 1930,/Л 102 Ә Ченәкәйне үтерергә кирәк! Кутуйны бетерергә кирәк' Ф Бурнашны әдәбияттан алып ташларга кирәк! Иә әле Мансур Крыймов. пролетариат шагыйре-, бу юнәлештә ниләр эшли аласың’ ... «Ударниклар. (Мәскәүдә чыга) журналы. 1930 ел 4—5 саннар Шигырь Авто ры — М Крыймов Шигырьнең исеме —.Атака» Кыскартып бирәбез Юкны җырлап, Чүпне зурлап, Куллары талган. Тынчып чыккан Толчокчыга Кем җанын сата?VIII Бывший буржуй Гадел Ку туй Шулмы сыйныфташ? Чит дөньядан Безгә калган Ярты сынык таш... Вульгар социологизмның иң актив лидерларыннан берсе С. Мортазин «Яңалиф» журналының 1931 елгы 1 санында зур мәкалә бастыра: «Диния нәзарәте, сыраханә, лото. алимент һәм чүп-чарлар шагыйре Төхфәт Ченәкәй (Сәмави)» Ченәкәйгә яшәргә урын калдырмый Мортазин! Ченәкәйгә өмет белән караган тәнкыйтьче Г Нигьмәтине дә бәреп ега ул әлеге мәкаләсендә Мөхәммәт Парсин (1899—1963) — журналист Сталиннан ниләр күрәсен әле белми Бичара! Менә болаи яза: «Җидегән» —1928 елда Уфада оешкан татар язучылары оешмасы Оештыручылары фабрикант улы Кутуй, сәүдәгәр улы Минский һәм динче милләтче шагыйрь Ченәкәй. Бу оешмага член булып мулла малае Нәкый Исәнбәт һәм мәгълүм Зыя Камалиның кияве Сәйфи Кудаш керәләр Агишев Әлегә тикшерелмәгән хәбәрләргә караганда, бу оешмага Сафа Борһан да керә, имеш» («Ялчы» газетасы. 1930. IX. 6) Г. Тләшев —шул еллардагы иң актив әдәбиятчы, журналист Бу кеше бөтен жанрларда да эшли, бу үзен «пролетариат әдәбиятының» иң алдынгы вәкиле дип исәпли, еш кына башкаларны ярышка чакыра, ничек язарга өйрәтә (таланты булмаган «язучы», гадәттә, кеше өйрәтә). Г Тләшев әле шәхес культы елларын кичеп исән калгач та (ул Чиләбе өлкәсе Копейск шәһәрендә яши иде) татар әдәбиятына кабат керергә омтылып карады, урындагы татар район газетасы типографиясендә ниндидер китапчык та чыгарып маташты Ләкин татар әдәбияты томаналыктан айнып килә иде инде. Менә шул Тләшев • җидегәнче »ләр турында болай яза. • Оешма төзүдән максат югарыда фамилияләре күрсәтелгән бәндәләр әдәбият мәйданын үз монополияләренә алырга, социализм төзергә хезмәт итүдән тайпылдырып, шәхси интригаларга буйсындырырга тырышканнар, гәзит-журиалларда фәкать үз әсәрләрен генә бастырырга булганнар. Пролетариат сафыннан чыккан яшь язучы кадрлардан көлеп, аларның җитешлекле әсәрләрен дә тәнкыйть итеп килгәннәр һәм бер-берсен вакытлы матбугатта мактарга булганнар Бу бурычларны Уфада һәм Казанда практик эштә дә башкарганнар» (*Кызыл Армеец», 1930, IX, 2). Мәкаләне Г Тләш үзенең шигыре белән тәмамлый. Әйдәгез, карыйк әле. шәп шагыйрьме икән ул? Безнең кайгы — көрәш кайгысы, Безнең тойгы — сыйныф тойгысы. Бүгенгене һаман сөймәүче чит элемент Бүре булып һаман боексын! Журналист Мирза Даутовның мәкаләсе дә канлы «Милләтче кодалар һәм аларның партбилетлы кодагыйлары турында» дигән мәкаләсе «Ударниклар, журналының 1930 елгы 4—5 санында басылган Мәкалә татар әдипләре дөньясын бик нык бутау максатында язылган Монда байтак гайбәт тупланган. Әйтик, ул Г Кутуйның әле дә булса туганнары белән яшерен рәвештә багланыш тотуын яза Бу — зур гаеп икән. Әлегә ди ул. ике «җидегәнче» билгеле түгел. Әйттерергә кирәк, әйтмәсәләр. «әйттерә торган юллар бар. Әйе М Даутов тәкъдим иткән методны без беләбез: репрессияләр вакытында Сталин ОГПУ НКВД органнарына, сорау алганда әгәр гаепләрен танымасалар, «физик тәэсир ясау максатка ярашлы» дигән күрсәтмә бирә һәм үзебезнең фашистлар моны зур канәгатьлек хисе белән башкаралар: тоткыннарның ач күселәр тулы салкын подвалларга ябалар, бармакларын ишеккә кысалар, тешләрен сугып сындыралар. Моны соңрак М Даутов, шәт. үзе дә татыгандыр. «Җидегәнчеләр турында язганда Ф Мөбәрга кадәр: «Алар — пролетариат диктатурасына каршы корәш максатын куйма- VIII Г- Кутуйның «Базарда жан сатам» дигән футуристик шигыренә төрттерә — Авторлар. 158 Артка кеймәсен, Тыгылмасын. Легендасын Атка сөйләсен. Кемнең анда Җыр язганда Куллары тала? Ярты юлда Әрнеп җылап Уе бутала? Ул— Ченәкәй, Кечкенә, кәй, Адашып калган. ганнар.—дип әйтеп тора. М Даутовка исә бу ошамый «Моннан да сәяси сыгылма сыйраклыкны кайда күргәнегез бар5» — дип дулый Г Галигә дә өлеш чыга, ул •җидегәнче. Кутуйга тел тидермәскә чакыра икән Тагын кемнең гайбәтен сатарга’ Әһә. Ченәкәй бар бит әле Әнә ул авырып ятканда ТАПП аңа йөзәрләп акча биргән, ә менә С Батгал авырганда аңа бирмәгәннәр. М. Даутов, бөтен төрле гайбәтне болгатып чыкканнан соң. ТАПП җитәкчелегендәге Г Галигә катгый хөкем чыгара ул. ди. милләтче кодаларның партбилетлы кодагыйда ры... 1930 елның 2 сентябрендә «Красная Татария» газетасында берьюлы ике мәкалә ба сыла: «Политические уроки» «Джидегановшины». «За большевистское руководство. Беренче мәкаләнең авторы псевдоним белән имза куя. С Ар. Мәкаләсендә 31 августта узган язучылар җыелышына, анда ӨКның культпроп мөдире Г Касыймовның чыгышына туктала. «Җидегәнчекләрдән Н Исәнбәтне аерып ала ул Г Ибраһимовны клас сик дип танымый, ә менә ак эмигрант Г Исхакыйны һәм гомеренең ахырына кадәр совет властснең дошманы булып калган Ф Әмирханны классиклар дип исәпли ♦ Исәнбәтнең бөтен иҗатын анализлаганда аның иң явыз дошман, аның бөтен әсәрләре совет властена, пролетариат диктатурасына каршы икәнен, үзен совет әдибе дип атарга мөмкин булсын өчен аның кайвакытта формаль советча әсәрләр белән чыкканын аңларга тиешбез Исәнбәт әсәрләренә иң яхшы теләктән чыгып караганда да безнең төзелеш өчен аларда бернинди уңай сыйфатлар табып булмый Исәнбәтнең пьесалары совет чынбарлыгыннан ачык тан ачык көлү һәм тоташ мыскыл итүдән тора Бу пьесаларны берәр Берлин театрчыгында татар эмигрантлары рәхәтләнеп карарлар иде Чөнки би пьесаларда татар буржуаз милләтчеләрен тәнкыйть иткән бер генә фраза да юк Исәнбәт идеологиясе ул үзенең тамы рыннан ук Гаяз Исхакый һәм башка акгвардиячеләр өеренең тамырдан безгә дошман идеологиясе » Г Касыймовәйтә • Уфадагы беренче утырышта беренче сүзне Кутуй нәкъ менә Исәнбәткә биргән Ул болай дигән — Беренче почетлы сүзне бөтенебез тарафыннан ихтирам ителгән Исәнбәт агага бирәбез Исәнбәт органик рәвештә партиянең теләсә нинди өлкәдә җитәкчелеге белән килешә алмый (һәм беркайчан да килешмәячәк тә) Исәнбәт кискен мо ментларда коммунистларның эшне партиясезләр җилкәсенә салырга тырышу ларын, кеше кулы белән утлы күмер чүпләргә яратуларын әйтеп. •Алласызлар Союзы»нда эшләүдән баш тартты Кутуй аерым урын алып тора Без аны бик озак вакытлар уз кешебез дип. безнең белән чын күңелдән бергә эшләргә теләүче, партиягә һәм совет властена ярдәм итәргә теләүче дип йөрдек бу шәхестә без ачыктан ачык сәяси хаинне, совет властена ябышкан оятсыз карьеристны күрәбез • «За большевистское руководство» дигән мәкаләдә «җидегәнчелек» белән көрәш та тар әдәбияты тарихына сыйнфый көрәшнең бер сәхифәсе булып, ләкин пролетариат әдәбиятының дошман тарафыннан тылдан әйләнеп үтелгән мизгеле булып кереп калыр диелә Мәкаләдә мондый тәкъдим кертелә уң оппортунистик һәм буржуаз милләтче солтангалиевчелек тенденцияләре белән кискен көрәш башларга Бу тайпылыш һәм агымнар белән килешүчәнлеккә шулай ук отпор бирергә Матбугат бу турыда эле бик озак шаулый Белмиләр Г Касыймов га язучылар да үзләренә үзләре баз казыйлар 1937 ел килгәч, бу базга бер береңне тортеп төшерү иң ансат эш булачак Ялгышалар Кутуйның татар зыялылары арасында дингә каршы кам пания алып баруы, мәчетләрне яптыру очен татар укымышлылары арасында 90 имза җыюы да (фонд 291. 1 тасв 1009 док . 9 бит). Ф Бурнашның «Җидегән» өстеннән өлкә комитетына язган хаты да —берсе дә ярдәм итми барысына да кара тамга сугыла һәм барысы да диярлек төрмәгә озатыла Ф Бурнаш хаты дигәннән V Бу —аерым мәсьәлә, һәм катлаулы, һәм аклавы авыр булган мәсьәлә Әллә моның нигезендә шәхси мөнәсәбәтләр генә ятамы’ Театр бит авторларны сугыштыру, талаш тыру очен иң уңайлы мәйдан Чөнки, әгәр репертуарда синең әсәрең барса —синең та магың тук. өстең бөтен Әгәр синеке барса, димәк, теге авторныкы бармый Димәк, те re —ач. ялангач Театр исә бөтен авторны да берьюлы туйдыра алмый ул һәрвакыт бер йә ике автор белән генә эшли Ул әле дә шулай Әсәреңне сәхнәгә менгерү очен көрәш сәнгать дөньясындагы иң рәхимсез, имансыз көрәшләрдән берсе Бу көрәштә нык нервлы, планлы, рәхимсез авторлар гына җиңеп чыга Җиңелгән автор алга таба инде беркайчан да беренче планга чыга алмый Язгы «гон» вакытында ата пошилар ара сында .кәләш, очен котчыккыч бер сугыш булып ала икән Шунда җиңелгән поши имеш, ялгызлыкка дучар ителә, бер җиңелгәнне икенче язны көрәшкә дә кертмиләр, имеш. Гаҗәп. «Җидеган»не сәяси яктан иң нык гаепләп чыккан кеше —Ф Бурнаш. Партархивта аның бу турыда хатлары саклана. •Җидегәнчелек»не ул Украинада. Белоруссиядә. Казагыстанда «табылган» милләтчелек хәрәкәтләре белән бер бәйләнештә бәяли. Бурнаш нәкъ Сталинча яза. Аның фикерләре түбәндәгеләргә кайтып кала капитализмның тамырларын актару, кулакларны сыйныф буларак бетерү барышында социалистик һөҗүмнең уңышлары сыйнфый көрәшнең кискенләшүенә китерә. «Җидегәнчелек» хәрәкәтенең иң характерлы сыйфатларыннан берсе шунда ки. аның кайбер вәкилләре үзләренең чын йөзләрен революцион гыйбарәләр белән каплау хәйләсенә ирештеләр. РАПП оешмасы язучылар арасында оппортунизм урнаштырды. «Җидегән» — безнең партиябез уздырган әдәби сәясәт кысаларына сыя алмаган татар язучыларының оешмасы. Бу оешма әгъзаларының кайберләре Кутуй, Кудаш (ул ВКП(б) әгъзасы). Минский (комсомолец) алсу төскә буянып эш иттеләр, шуның белән пролетариат әдәбияты өчен бу оешманың хәвефе тагы да артты. Бу оешманың илдә һөҗүмчән социализм нигезендә сыйнфый бәрелешүләрнең кискенләшкән, партиядә уң оппортунистик тенденцияләр көчәйгән, милли окраиналарда (Солтангалиевчелек, Сәгьде Ваккасчылык һ. 6.) милләтче-шовинистик хәрәкәте көчәйгән чорда барлыкка килүе игътибарны җәлеп итә. «Җидегән» ул —китеп баручы капиталистлар сыйныфы оешмасы». И Бурнаш, и Бурнаш! Алда ниләр көткәнен белсәң иде син... Ләкин хатны укыйк әле: • Җидегән» әдәбиятта гына түгел, үзен театрда да күрсәтте. Г Кутуй, Г Минский театрның репертуарын, актерлар составын, режиссерларны билгелиләр иде Алар кулы белән театрдан Б Тарханов, С Байкина, Р Кушловская, Ф. Ильская, К Шамиль читләштерелделәр Алар инициативасы белән театрга Тинчуринның сәнгатьчә җитәкчелеге урнаштырылды. Тинчу- рин — буржуаз рухи бозыклык, милли көнкүреш тарлыгының вәкиле Рецензияләр һәм контроль тулысынча Кутуй карамагында иде Театр һәм сәнгать турында • Кызыл Татарстан», • Безнең юл» битләрендә Кутуйдан узып беркем дә берни дә бастыра алмый иде ТАПП һәм аның җитәкчелеге Кутуй йогынтысы астында, ә Гомәр Гали, Сафа Борһан кебекләр аны бернигә дә карамастан яклыйлар иде Кутуй ТАПП- та череп таркалган буржуаз язучылар — Такташ. Минский кебекләрдән үзенә • ядро» төзегән иде • Җидегән»гә кемнәр ярдәм итте? Аларны ачыктан ачык яклаучылар, һичшиксез, Сафа Борһан, Гомәр Гали. Газыйм Касыймов, Г Касыймов үзенең чыгышында (•Кызыл Татарстан». 1930, IX, 2) Кутуйны телгә алмыйча, бөтен гаепне Исәнбәткә аударып калдыра». VI Партархивта Сафа Борһаннан кергән хат саклана. • ВКП(б)ның Татарстан Өлкә Комитетына ВКП(б) члены Сафа Борһанның гаризасы ТАППның 29—31 сентябрьдәге (1930) киңәйтелгән утырышында кайбер иптәшләр минем исемне идән асты сәяси әдәби •Җидегән» оешмасы белән бәйләргә тырыштылар Моннан тыш. Казан. Уфа һәм Мәскәүдәге кайбер иптәшләр пролетариат әдәбиятына дошман булган бу оешма белән бәйләнешем турында бик тырышып хәбәр таратканнары миңа мәгълүм. Мондый җавапсыз җирәнгеч гайбәт иҗтимагый журналист һәм партия әгъзасы буларак дәрәҗәмне төшерә. Контроль Комиссиясеннән эшемне тикшерүне һәм реабилитация ясавын сорыйм. Коммунистларча сәлам белән С. Борһан. б. IX». Минем исемемне телгә алган Минский (Казанда), Шамил Усманов (Мәскәудә), Мөсәгыйтов (Казанда), Минский һәм Мөсәгыйтов комсомол газетасында эшлиләр. . Материалларны бирергә мөмкин кешеләр: Гомәр Галиев, Г Кушай Кави Нәҗми, Закир Гали, Газыйм Касыймов һ б 6.IX. С. Борһан. ' С Борһан 1898 елда Уралдагы алтын приискларының берсендә шахтер гаиләсендә туган. Беренче белемне шундагы амбар сакчысы булып эшләүче татар картыннан алган Алар анда барлыгы сигез малай грамотага өйрәнгәннәр Сафа приискта ат әйдәүче булып эшләгән Аннан металл заводында. Йөкче дә булып эшләргә туры килгән. 1916 елда аны Верхотурьега укытучылар курсына чакыралар Курсны тәмамлап кайткач, ул завод янында башлангыч мәктәп ачтыруга ирешә, шуңда татар эшчеләренең балаларын укыта 1919 елда аны «кызыллар.га хезмәт иткән дип гаепләп, аклар кулга ала Егерменче елларда ул Башкортстан комсомолын оештыручылардан берсе була Сафаны комсомол алка комитетының бюро әгъзасы итеп сайлыклар 1919—21 елдарш партия елкә коми тетынын Спряепмак шәһәрендә агитпроп мөдире булып эшли, аннан Мәскәүдэ Шәрекъ хезмәт ияләре коммунистик университетында укый 1923— 26 елларда партия нең Башкортстан елкә комитетында матбугат бүлеге модире булып эшли 1926 елда партия аны Казанга күчерә Казанда ул «Кызыл Татарстан»ның баш редакторы. «Красная Татария.нең баш ре дактор урынбасары булып эшли. 1936 елда кулга алынганчы «Известия, газетасының Татарстан буенча махсус хәбәрчесе була. 1920 елдан бирле партия әгъзасы С Борһан —бик күп китаплар авторы. 1936 елда кулга алы а һәм 1937 елда һәлак була 1957 елда реабилитацияләнә Псевдонимнары С Танай Т.С Б Лялин. Менә шундый «кызыл киселгән, коммунистның исеменә Г Минскинның хаты нигезендә тап төшә Һәм Обкомда «Сафа Борһан эше» баплыкка килә Өлкә Комитетының яшерен бюро утырышында «Җидегән» мәсьәләсе карала Кон тәртибе буенча докладны олком секретари Б Абдуллин ясый Абдуллин. Партия оешмасы бу төркемне үз монэсәбәтләрендә берсен берсе яклап пролетариат тәнкыйтенә каршы оешкан антипролетар торкем дип бәяләргә тиеш Баһаветдинов Г (189*—1938. юрист, галим, партия совет эшлеклесе). Башында партияле һәм комсомолец торган бу оешманы партия-ә кешеләрне үзенә туплаган төркемчелек дип бәяләргә һәм аларны җәзага лаг« дип исәпләр :• Ип. Мөэмине в «Җидегән» кебек хәлләр бүтән кабатданмс ын өчен ТАПП са фына түбәннән кешеләр алып аның эшенә яңа агым бирдертертә кирәк ТААПта. пар тия җитәкчелеген көчәйтергә анда квалификация* җитәкчеләр идарә итәргә тиеш Ип Разумов Безгә сыланган Кутуй кебек карьерист тарным шәхесен билгеләп шуны әйтергә кирәк түбәндә торган эшлекле иптәшләрнең тәкъдимнәренә калак салырга ТАППның эшчәнлеген моңа кадэргегә караганда югарырак дәрәҗәгә «. терергә. пар тиясез язучылар арасында партия оешмасынын җитәкчелеген Милли шарт ларда интеллигенция линиясе буенча партиялеләр һәм паргмягехләр ар-ньнда тоташуга юл куймаска, чонки алар арасында бу очракта аерма бетә (мисал — язучылар). Ип Азанова ТАППның үз эченә бикләнгәнлеген (эшчеләрдән язучыларны үстерми) һәм ТАПП белән йомшак җитәкчелек иткәнен исәпкә алып, Культпроп ТАПП җитәкчесе ип. Галиевнс алыштырса әйбәт булыр иле 1930 елның 6 октябрендә елкә комитетының бюро утырышын.-.! ТАПП мәсьәләсе тагын карала Монда Разумов. Мөэминең. Галиев. Яһудин. Касыймов, Еникиев чыгыш ясыйлар ТАПП сафларында 60 әгъза икәнлеге, шуның яртысы эшчеләрдән икәнлеге басылып чыккан әдәбиятның 80 проценты тәнкыйтьтә чагылыш тапмавы әйтелә Чы гыш ясаучылар ТАПП җитәкчелегендәге ЯЛ ике кимчелекме — эшчеләр массасы белән элемтәнең җитәрлек булмавын һәм эштә сизгер- -к юяльгын күр* әт ■ -әр Касыймов Татар әдәбиятында соңгы вакытта тартымлык сиэәбс з Бездә җитди әсәрләр юк аларны тудыручыларны 1р>-.-.прняп«еләрЮИ эмәрга тиешбез Разумов (беркетмәдә аны «татарча белми һәм татарча у», күрсәткәннәр Бу хәл безгә соңгы дәвергәчә татар адә< ияты буенча «җи • • • ф-кер әйтеп утырган Табеев. Усманов. Вәлигв Муси> ■ • им«р» Менә Галиев, соңгы вакытта татар әдәбиятының йөзе үзгәр*. дип айга Ләкин вал башкача- рак Кем дә кем хәзер колхоз һ б тема белән шогылыәнә болар ю-.а, :яр ягъни күтәрелеп чыгарга теләүчеләр портунист...» Бюрода ТАППның эше канәгатьләнерлек түгел, дип табыла 1930 елның 14 октябрендә Өлкә Контроль коми ия.г С Бор' «ннын контрретлю цион «Җидегән» оешмасында эшләү мәсьәләсен карь и Ко» * иянең рәисе Г Хадаяров. әгъзалар И Еникиев. Сакаев түбәндәге документларны ти» -гералэр 1 Г Мине кийның хаты Бу хатта, безгә мәгълүм бузгвн хәбәрләре». тыш Г М-н ский татын бер факт китерә С Борһан. ди ул. татар буржуа» азучыларының (Дәрдемәнд) әсәрләрен бастырды С Борһанның «Җидеган.гә якы-< ■- ккиаа ү зерә» кал гора, ди Минский. 2 М Даутов мәкаләсеннән өзек Казанда бу оешманың җил» <чг әгъзасы С Борһан. дип сөйлиләр Ә бит җиденченең кем икәне Казанда билгеле 3 Ф Бурнаш хаты «Җмдегэнчелек.не ачыктан ачыл яклаучы м ...«■ •әр Сафа Бор ган Гомәр Гали Һәм Газим Касыймоалар будды Бу «хе, ләр Кутьи ■ .м аның фи кемвшлэренгң корткычлык эшләренә хэерхаһлык юлында еллар буе зш алып бардылар аларның »ш урыннары бу өлкәдә үзләренә ошаган бөтен нәрсәне дә алып барырга мөмкинлек бирә иде _ . . 4 Г Тлошев мәкаләсе («Җилегән.нең безгә мәгълүм исемлеген бирә) 5 М Парсин мәкаләсе (С Борһанны шушы исемлеккә кертә). 6 Ф Мөсәгыйть мәкаләсе (шулай ук) Колхоз турыңда иң әйбәт пьеса язган Бурнашев — уң оп н «к. У« ыи Бу мәгълүматларны комиссия җитәрлек түгел дип таба һәм иптәшләрне аерымаерым комиссиягә чакырта ' Г Минский. Логика С Борһанны шул оешмада торган дип расларга мөмкинлек бирә Чонки С. Борһан Г Кутуйга бик нык ышаныч белән карый иде. С Борһан берпакыт Г Кутуйның мәкаләсен .укып тормастан да басарга мөмкин» диде Редакция аппаратында Т Кашшаф. Ә. Айдар кебек чит элементлар эшләде С Борһан Татиздат директоры булып эшләгәндә пролетар яшьләрнең әсәрләрен бастыруга зыян китереп, татар буржуаз классикларын бастырды Әңгәмәнең ахырында Г Минский шулай да С. Борһанны «Җидегән.дә торган дип раслый алмавын әйтә. Г Тләшев түбәндәгеләрне сөйли С Борһанның бу оешмада торуын мин Г. Минскийга таянып әйттем Шулай да. С Борһан объектив рәвештә «Җидегән.га ярдәм итте. дип исәплим С. Борһан пролетар язучылары Г Тләшкә, М Сөндеклегә ярдәм һәм игътибар күрсәтмәде, редакциядә эшләү өчен Г. Кашшаф, Әхмәров. Айдар кебек чит элементларны җыйды Г Г а л и —Г Минский һәм Г Тләш фикерен сүзга-сүз кабатлый К. Нәҗми «ТАПП фракциясенең комиссиясе «Җидегән» оешмасы әгъзаларының 51 хатын һәм бер телеграммасын өйрәнде Бу язышулар арасында С Борһанның әлеге оешмада катнашканлыгын расларлык әйбер табылмады Ләкин С Борһан Г Кутуйга карата гадәттән тыш ышаныч белән каравы аркасында «Кызыл Татарстан»да пролетар язучыларының әсәрләрен пычрата торган («Данлы чор» — Р Ишморат. «Ут» — Ш. Ка мал) рецензияләр бастырды, шуның белән «җидегәнчеләргә» һәм Кутуйга татар мәдәниятенә каршы көрәшергә ярдәм итте». К Нәҗми «Кызыл Татарстан»да чит элементларны файдалану фактларын шулай ук раслый. К у ш а е в Кутуйның «Данлы чор»га рецензиясе редакциядән С. Борһан киткәч басылды. С. Борһан. Кутуйга булган ышанычымны тулысынча раслыйм... Кутуйны коммунист язучылардан артык күргәнемне инкяр итәм Нәтиҗә Язылган мәкаләләр белән дә, телдән бирелгән күрсәтмәләр белән дә С Борһанның контрреволюцион «Җидегән» оешмасында торганлыгы расланмады Төп гаепләүче Г Минский үзенең элеккеге күрсәтмәләреннән баш тартты һәм бөтен эшне «логик нәтиҗәгә» генә кайтарып калдырды. Башка барлык мәкаләләр, нигездә. Г Минский күрсәтмәсе аркасында язылган булып чыкты.. С. Борһанның Кутуйга артык ышаныч күрсәтүенең сәбәбе исә редакторның газетаны яхшырту максатында үткен репортажлар артыннан кууы булган. Шул ук вакытта газетада, штатта тормасалар да. чит элементлар файдаланылган. Контроль комиссиясенә материал биргән һәм мәкалә язган язучылар арасында аерым иптәшләрдән (Г. Касыймов. Г Гали. С. Борһаннан) шәхси үч алырга омтылу тенденциясе сизелде. Моның ачык мисалы — партиядән чыгарылган кара эчле солтангали- евче Фәтхи Бурнаш хаты Мондый хатлар Татреспубликада партия җитәкчелеген дискредитацияләү максатында язылганнар (партархив. 292 фонд. I тасвирлама. 1009 төпләм. 10 документ). Резолюция (кыскартып бирелә — авторлар) 1 С Борһанны «җидеганчелек.тә гаепләргә нигез юк дип санарга. 2. Г. Кутуйга карата артык ышаныч күрсәтүен әйтеп үтәргә. 3 ВКП(б) әгъзасы Мирза Давыдовның (Даутовның) ишеткән сүзләргә нигезләнеп кенә «Эшче.дә республиканың партия оешмасын «Җидегән» әгъзаларын яшереп калды руда бернинди дәлилсез гаепләргә тырышуын күрсәтергә. Бу турыда тиешле оешмаларга җиткерергә (партархив. 292 фонд. 1 тасв 1009 төпләм. 11 док). ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты Секретариаты утырышы беркетмәсеннән (1930 ел. 27 ноябрь) н ТАППны чистарту йомгаклары Тыңланды 17 ТАППны чистарту йомгаклары турында. Карар кабул ителде: I. ТАППның эшен үзгәртеп кору һәм чистарту комиссиясенең нәтиҗәләре белән килешергә... 2. ТАППның җаваплы секретари итеп К. Нәҗмине расларга. Урынбасары итеп — Имамметдиновны (бу кеше эле үэен күрсәтәчәк — авторлар) 3 «Атака» журналының редколлегиясен lv Нәҗми. Толымбаиский. Каратаевлар составында расларга (Партархив. 15 фонд. 2 тасвирлама. 788 төпләм. 137 док.) VI! Хуш. «җидегәнче»лек белән керәшү татар әдәбиятына нинди файда китерде’ Фаб рикант. мулла малайлары Кутуйлар. Исәнбәтләрне сәхнәдән алып ташлагач, «түбәннән» күтәрелгән кешеләр ниләр яза башладылар соң’ Татар әдәбияты пролетарлаштымы’ Әйе. пролетарлашты Моңа ирешелде Әйтик, пролетар язучы Г Ильясның «Штык» повесте басылып чыкты Әсәрдә вакыйга икмәк пешерә торган җирдә бара Төп герое—Шәмгун. Ул тырыш егет Аның (ипине мичкә тыкканда) тырышлыгын автор бо- лай сурәтли: «Тизрәк, тизрәк, тизрәк Удар' Удар' Удар'» «Һәр ударникның эче — ягылган мич», •һәр мичтә каен утыны — ялкын». «Һәр ударникның бите —икмәк бите, кәрәзләнеп ак кан икмәк мае» «Һәр ударникның күзләре — кызыл бере җыры», «һәр ударникның ире не — шалтырап төшкән алсу каен күмере» Беткәнче шулай Бичара авторны талантсызлыкта гаеплисе урында аңа сәяси ярлык тагалар «Штык» — контрреволюцион әсәр икән Матбугатта чиле пешле бу әсәо ту рында зур сәяси кампания башлана М. Җәлил. Г Төхфәт Алфади имзалары белән • Коммунист» газетасында өч санга сузылып «Матур әдәбиятта контрреволюцион троцкийчылыкка каршы» исемле зур мәкалә басыла Тәнкыйть объекты — «Штык» Әсәрнең редакторы булган М Максуд «артка таба хут» ясый «Штык» китабы объектив алганда Кызыл Армиягә контрреволюцион троцкизмча пычрак яга торган әсәр дип бәя бирүгә мин тулысынча һәм бөтенләе белән кушылам.—дип белдерү ясый ул—Әсәрне басарга яраклы табуым белән тирән сәяси хата эшләвемне бөтен кискенлеге белән икърар итәм» (»Коммунист». 1932. 122 сан) Бичара авторга шуннан соң ни кала? «Минем «Штык» дигән әсәремдәге хаталар турында» дигән мәкалә белән матбугат ка чыга ул. Кешеләр күрсәткән бөтен хаталарны таныйм ди ул. ләкин болар аңлы рәвештә түгел, аңламыйча шулай эшләнгән («Коммунист». 1932. № 259) Әдәбият кая таба бара’ Менә мондый әсәрләргә таба Власть күчте хезмәт ияләренә, Завод фабрик җирне алдылар Заводлардан, киң киң җирләрдән Бай нэпманнар мәхрүм калдылар (Д Фәтхи. «Ударниклар». 1931 № 11) С Латыйповның «Гөлкәйгә хат» хикәясе Кызылармеец яза «Үпкәләмә, бәгърем кайвакытта синең шомырт күзләреңне лә айлар буенча онытырга туры килә Чөнки вин топкама булган мәхәббәт синең мәхәббәтеңнән катырак» («Колхозчы». 1930 № 59). Яки МАПП (пролетар язучыларының Мәскәү ассоциациясе) чыгарган «Көрәш елла ры» җыентыгы А Таһировның «Беренче көннәр» хикәясендә .анаңны • Г Ильясның • Вахта» хикәясендә шкивлар, «маңка тыгылган борын кебек, лышкылдап эшлиләр» Шунда ук: «Анасын дип ачы сүгенде. Хәтта ни әдәпле А Шамов та «Лазаретта, дигән хикәясендә бодай яза «Кая керәсең, анаңны » Ш. Шәһәретдиновның рецензиясе Ә Айларның «Барабымар турында, исемле ши гырь җыентыгы турында Тәнкыйтьче монда «зур хата» таба Шигырьдә «кызны ак ка ен. ялгыз ай белән сөйләштерү ул табигатьтән тыш бер көч бар. дип ышандырырга ты рышу була. Безнең кызлар «клуб, кызыл почмак, уку өйләрендә комсомол уставын ойрәнәләр. гәзит журнал. китаплар укыйлар, социализм төзелеше мәсьәләләрен тик шерәләр» («Эшче». 1929. № 141) «Революцион бәйрәмнәрне үткәрү кичәләрендә сөю сөешү җырларын җырлау бул талады»,—дип яза С Сәлманов дигән берәү («ТКУ» газетасы. 1929 К» 3) Такташка да бәйләнәләр «Югалган матурлык» та. «Мәхәббәт тәүбәсе» дә ошамый формалистларга Такташ бу әсәрендә хатын кызларга бәя бирүдә «Хатын кызның бөтен матурлыгы ана булуда» дип. ботенләй пролетариатка чит карашны җырлап чыкты — дип яза Г То лымбайский шагыйрьнең үзе төзегән беренче томына Г Гали язган сүз башын тәнкыйтьләп—Гомәр шуңардан күзен йома Такташ хатын кыз образын бирле бөтен специфик яклары белән бирде, нык уңышлы әсәр бирде, ди Хатын кыз мәсьәләсендә төп карашы ялгыш булгач, ничек инде ул хатын кыз образын бөтен специфик яклары белән бирә, «нык уңышлы, игеп бирә’» («Коммунист». 1932 № 85) Уралдан торып шагыйрьгә Г Тләш һөҗүм итә «Югалган матурлык» авторы Так ташка, дип атаган ул үзенең эпиграммасын Бик биек шул шөһрәт тавы, ай-йәй, биек, Менеп булмый аллы гөлле баскыч куеп Такташ абзац, инде менеп җиттем, дигәч. Саз эченә *лерт* иттереп төште килеп (•Сабан һәм Чүкеч» газетасы, 1929 ел. 15 сан). ♦Шүрәле». «Су анасы.н яңалифчә басып чыгару урынсызрак диясе килә,—дип яза С Самадов дигән берәү.—китаплар балаларны эш белән, тормыш белән кызыксындырмыйлар» Автор фиксренчә. балаларга завод-фабрика, ясле турында язарга кирәк. («Эшче». 1930. № 33). •Нинди дә булса бер сыйныфка хезмәт итмәгән әдәбият булырга тиеш түгел. Бездә ул пролетариат сыйнфы белән бер юлдан барырга тиеш» (М Әмир «Сыйнфый бурыч онытылырга тиеш түгел» («Авыл яшьләре». 1929 ел. Ю сан). УтызЪшчы еллар башында татар әдәбиятын «большевиклаштыру» өчен аяусыз корәш башлана Әдәби әсәрдә төп герой булып ударник, пролетариат вәкиле, комсомол әгъзасы торырга тиеш, дип раслана Бу тенденция Г. Абдуллинның «Литературная газетамда басылган «Татарстан матур әдәбиятын большевиклаштыру өчен» (1933 ел. 16 сан). М Җәлилнең «Комсомольская правда» да басылган «Яшьләр әдәбиятын югары баскычка» (1931. 25 ноябрь саны) исемле мәкаләләрендә ярылып ята. Авыр идеологии атмосферада бик күпләр сынала Кимсетелгәннәр генә дәшми. Үзенә «җидегәнчелек» яки «солтангалиепчелек» янамаган язучылар иманнарын сата башлый. М Максуд «Эшче» газетасында бик нык һөҗүмчән «Матур әдәбиятта эшчеләрдән кадрлар җитештерү турында» исемле мәкалә бастыра (1930. Ns 26). Ул анда «солтангалиевчеләр»нең исемлеген бирә. Болар: Ф. Бурнаш. М. Бөдәйли. Ф Агиев. Г Ка сыймов Игътибар итик: болар барысы да Сталин корбаннары була М Максуд хәтта Ф Әмирхан мирасына да кара буяу сала. Б. Мансуровның (1889—1942) Ф Әмирхан иҗаты турында әйткән уңай фикеренә һоҗүм итеп, ул болай ди: «Шул ук Мансуровның Фатих Әмирхан кичәләре үткәреп милләтче шәкертләрне күкләргә күтәрүе солтангалиевчеләрнең матур әдәбият фронтына нык игътибар иткәнлекләрен күрсәтә» (Шунда ук) Ә. Фәйзи дә фәрештә түгел: С. Сүнчәләйне ул «солтангалиевче» дип гаепләп матбугатта яза. Сүнчәләй 1919 елда «Интернационал.ны тәрҗемә иткәндә бик күл гарәп сүзләрен кулланган икән М. Максуд хаклы. Бу булыр иң ахыргы, иң каты зур җиһад. Булыр һәм бәйнәлмиләл бәни инсан азат! Ләкин бит моннан контрреволюция эзләргә ярамый Мәкаләнең исеменә генә игътибар итик »Моселманнар». «шәһитлар» «бәйнәлмиләлеме», әллә пролетариат «интернационалымы?» • Бу «тәрҗемә»не.—ди Ә. Фәйзи.— революциянең беренче елларында атаклы сол- танталиевче Сәгыйть Сүнчәләй ясаган. Дөресрәк әйткәндә, ул аны «мөселманчылык» һәм милли «мохтариатчылык» кухнясында үз вирусына карап «пешереп» чыгарган Ул •Интернациональны баштанаяк гарәпчелек белән сугарып, гарәпчелек астына гимнның революцион пафосын яшерергә тырышкан Кыскасы тәрҗемә бозык һәм кичекмәстән ул яңадан төзелергә тиеш» («Коммунист». 1932, Ns 149) Онытмыйк. С Сүнчәләй бераздан «халык дошманы» буларак төрмәдә атыла. Утызынчы еллар татар әдәбияты тарихы бездә өр-яңадан эшләп чыгуны көтеп ята Монда бернинди «культ»ла.р ясамыйча, бер талантка да табынмыйча, ничек булган, шуны күрсәтергә кирәк Л Гыйльми. М Давыдов (Даутов). М. Крыймов. Г Тләш. М Максуд. Ф Мобәр. Ф Мөсәгыйть. Г Толымбайский, Г Гали Ф С Казанлы. 3. Гали. С Борһан кебек каләм әһелләренең «пролетариат әдәбияты, өчен көрәштә кайсының ялгышып, кайсының аңлы рәвештә корбаннар соравын, кан коярга чакыруын бүгенге буынга җиткерергә кирәк Тарихны бүген без язмасак. киләчәк буыннар барыбер язар, газета журнал төпләмәләре, архивлар исән бит. Тик инде киләчәк буыннар бу тарихны язганда утызынчы ел әдипләреннән бигрәк, бүгенге әдәбият галимнәрен гаепләп язарлар Кандидат та. доктор да булганнар, әмма татар халкыннан әдәбият тарихын яшереп яшәгәннәр, диячәкләр Бүген бик күп зыялы безне тарихта казынмаска чакыра «Җитәр инде, кара таплар эзләмәгез, ник хәзер генә акыллы булып кыланасыз?.—диләр. Болай диючеләрне аңлап була донослар. Өлком өчен язылган рецензияләр, үч алу өчен язылган кәгазьләр соңгы елларда теркәлгән архивларда да байтак Аларны ача башласаң, кайбер иптәшләрнең урамга чыгып безнең арада йөрергә мөмкинлеге дә калмас иде Ә инде «ник элек дәшмәдегез?» дигәннәргә карата тарихи бер факт белән җавап биреп була. Н. С Хрущев XX съездда шәхес культы турында докладын тәмамлагач, президиумга имзасыз бер сорау килә. Анда болай язылган була «Сталинның бу хәлләрен белгәч, ник аны үз вакытында әйтмәдегез?. Хрущев сорауны укый да залга мөрәҗәгать итә: — Моны кем язды? Залда тынлык. Берәү дэ «мин» дип әйтми, һәм шуның белән сорауга җавап та бирелә. Үткәндәге хаталар, ул хаталарны ясаган кешеләр турында бүген язу кирәкме, юкмы? Шул ук Хрущев СССР Язучыларының III съездында аерым шәхесләрнең үткәндәге хаталарына кагылып, аларга даими рәвештә бармак белән төртеп күрсәтмәскә, ләкин шулай ук. онытып бетерергә дә ярамас, дигән иде «Солтангалиевчелек». «Җидегән» эше. бераздан «Черек либерализмга каршы көрәш» — болар барысы да киләчәк трагедиянең генераль репетициясе булдылар. Бу елларда палачлар һәм булачак корбаннар ачыкланды, билгеләнде Алда канлы утыз җиденче ел тора иде Татар әдәбияты, башка милли әдәбиятлар белән чагыштырганда, бу елда иң күп корбан биргән мәйдан булды. •Җидегән» исемле спектакльнең генераль репетициясен партия өлкә комитеты һәм татар язучылары шундый «шәп» башкарганнар. Әйе, сәясәт катышкан әйбер исән калмый

Реклама