Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

Еллар һәм җырлар

20 гыйнварьда шагыйрь Галимҗан Латыйпның тууына 80 ел тулды. Ул 1912 елда Башкортстанның Чакмагыш районы. Яңа Дөмәй авылында туа Башлангыч белемне дә шунда ала. Революциянең шау-шулы шаукымына ияргән яшь егет башта үз авылында мәдәният эшләренә чума, кызыл почмак мөдире, китапханәче булып эшли Бәләбәй шәһәрендә укытучылар әзерләү мәктәбен тәмамлагач, башлангыч мәктәптә балалар укыта Соңыннан ул Казанга килеп, урман техникасы институты рабфагында. Казан финанс-экономика институтында укый. Ватан сугышы башланыр алдыннан Совет хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Илленче елларга кадәр финанс эшләрендә эшләп, калган бөтен гомерен әдәбиятка багышлый. Шагыйрьнең «Юл буйлап» дигән беренче китабы 1939 елда студент чагында ук Казанда дөнья күрә Шул көннәрдән алып аның иҗаты төрле жанрларда тармакланып үсә башлый шигырьләр, җырлар, поэмалар, балалар өчен әсәрләр, урыс һәм дөнья классиклары иҗатыннан татар теленә тәрҗемәләр. Шулар өстенә җәмәгать эшләрендә, әдәбиятны халыкка җиткерүдә актив катнаша Г. Латыйпның озак еллар дәвам иткән иҗатын тулы килеш күзаллап шуны әйтергә мөмкин җирдәге матурлыкны яклап көрәшүче иҗат ул. Күп кенә лирик шигырьләре. дистә еллар буена җырчылар җырлап килгән җырлары, балалар дөньясына ямь булырдай әсәрләре күп аның Шагыйрь иҗаты халык күңелендә дәвам итә.