Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАШКОРТСТАН ТАТАРЛАРЫ ҺӘМ АЛАРНЫҢ ТЕЛЕ

"Башкортстан" газетасы күптән түгел үренең укучылары алдына «Ни өчен татар халкынын кайсыбер вәкилләре башкорт теленә язмасына каршы чыга?» — дигән сорау куйды «Татарларның каршы чыгуы» мәсьәләсе газетада беренче тапкыр гына кузгатылмый Мондый «гаепләү материаллары» очрау белән башка шундый уй килә: әгәр татарлар тарафыннан чыннан да хилафлык эшләнгән икән, безгә бик житди уйлашырга, сөйләшергә, нәтижәләр ясарга кирәк. Максат дуслык, туганлык мөнәсәбәтләрен киләчәктә дә саклаудан, яңартудан торырга тиеш Мәкалә авторлары «татар»ларның каршы чыгуын» ничек дәлилли соң? Р Насыйров «Дусларыңның исемен әйт» дигән гомуми баш астында басылган берничә мәкаләсендә (1989. X. 13. 14. 15) үзара мөнәсәбәт мәсьәләсенең күптән килеп чыгуы турында яза Ул аны 1918 елда Татар-Башкорт республикасы төзү белән бәйле вакыйгаларга хәлиткеч йогынты ясаган мәсьәлә итеп куя. Бер республика булып берләшү юлында булган төп каршылык татар эшлеклеләренен башкортларны аерым бер халык итеп танымауларына кайтарып калдырыла Автор шушы каршылыклы көрәш тарафдарлары итеп Үзәк мөселман комиссариаты председателенең урынбасарла- Rы —татар әдибе Галимжан Ибраһимов белән башкорт эшлеклесе Шәриф 1анатовны ала Комиссариатның Татар-Башкорт республикасы төзү турындагы декретка кул куелганнан соң үткәрелгән бер утырышында Шериф Манатов, үзенең элекке позициясен үзгәртеп, мондый республика төзүгә каршы чыга Рәүф Насыйров менә шуның сәбәпләренә төшенергә тырыша һәм үзенчә бер «ачыш» та ясап куя Утырышта катнашучыларның кайберләре: «Башкортлар — шул ук татарлар, тик телләрендә генә чак-чак аерма бар».—диләр Монда ачыктан-ачык Галимжан Ибраһимов күздә тотыла Болай дип раслау өчен авторның фактлары юк (стенограмма файдаланылмый). Шулай да ул әлеге фикергә кат кат әйләнеп кайта Икенче урында. мәсәлән, буржуаз милләтчеләрнең татар теле белән башкорт теле арасындагы атаманы инкарь итүе тәнкыйтьләнә һәм. шуңа өстәп, газета «Үкенечкә бу караштан Г Ибраһимов та ерак тормый» —дип яза Лры таба, ниһаять, газета үзенең гаепләү сүзләрен тәмам «көченә кертә» «Татар- Башкорт республикасын төзергәме-юкмы дигән бәхәснең шаукымы озакка сузыла . Г Ибраһимов белән Ш Манатов та үзара дошманга әверелә Монда төп сәбәп — беренчесенең «башкортлар —шул ук татарлар алар» дип исәпләвендә, аерым башкорт автономиясен булдыру бердәм торек-татар милләте берләшмәсен төзүгә каршы килә дип уйлавында».—дип яза Шуның белән газетада «мәсьәлә» куелды булып чыга Инде аны ныграк торып куерта башларга була Һәм менә Салават Галин килеп чыккан мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырыша «Хакыйкатькә хыянәт итмик» дигән мәкаләсендә ул һичбер икеләнү әсәре күрсәтмичә «Аерым татар эшлеклеләренен башкорт халкына, аның теленә каршы чыгыш ясавы совет властеның беренче көннәреннән үк килә».—дип язды («Башкортстан». 1990. X. 5) Автор эзләнгән, ул мөселман комиссариатының башкорт шогъбәсе мөдире Хәбибулла Габитовның архивта яткан хатын тапкан X. Габитов башкорт матбугатын оештыру өчен. В И Ленинга кереп, бер миллион сум акча соравы турында яза Ленин мәсьәләне карауны Сталинга тапшыра Рмдик СИБӘГАТ (1934) — филология фаннәре докторы, профессор. Башкорт доплат университетының татар теле һзм одобияты кафедрасы мвдире Уфада яши. e.K,y.NtL >29 Б Комиссариат утырышы җыела Утырышта: башкорт теле татар теленнән аерыламы, башкортлар өчен аерым язма булдыру кирәкме, дигән мәсьәлә тикшерелә Шәриф Манатов башкорт теленең үзаллы тел булуы турында сөйли Мулланур Вахитов белән Галимҗан Ибраһимов. имештер, бу фикергә каршы чыгалар. (Хатның эчтәлеге өстәмә материаллар белән ныгытылмый. монда да стенограмма, беркетмә кебек документлар файдалану юк) Шушы хатка таянып, мәкалә авторы фараз итә «Мулланур Вахитов белән Галимҗан Ибраһимов 1918 елда ук В И Ленин янына кереп «Башкорт теленең татар теленнән аермасы юк. башкортлар татарча һәйбәт укый, телне яхшы аңлый, башкортлар өчен язма кирәкми».—дип йөргәннәр». Болар бары да бик җитди гаепләү сүзләре Аларны. үз өстеңә җаваплылык алып, газетада бастырып чыгару җиңел булмаска тиеш кебек. Ләкин «Башкортстан» авторлары «җиде үлчә, бер кис» кагыйдәсе буенча эш итми Имеш, шулай булган икән, имеш, болай булган икән, дип хәбәр тараталар. Ярар, мәсьәләнең фактик ягын тарихчылар ачыклар. Без хәзергә Галимҗан Ибраһимовның гыйльми, публицистик хезмәтләренә таяна алабыз. Анда аның татар-башкорт мәсьәләсенә карашы шактый киң яктыртылган һәм кардәшлек мөнәсәбәтләре өстенә күләгә булып төшәрлек бернәрсә дә юк. Галимҗан Ибраһимов БАССРны төзүгә ничек карый соң? Бу турыда аның «Зур Башкортстан» мәсьәләсе» дигән махсус мәкаләсе бар Ул анда Татар-Башкорт республикасы идеясенең барып чыкмавын һич тә «тел бәхәсе» белән бәйләми Бу идеяне тормышка ашыру өчен ул чакта шартлар җитмәве (гражданнар сугышы) белән аңлата. Инде башкортларның үзаллы автономия алуына килгәндә, ул аны тулысынча хуплый Мәкаләдә болай диелә: «Татар җөмһүрияте аерым төзелде Ул Агыйдел, Җәнүби Урал туфракларына чаклы җәелүне уйламый. Шулай ук Башкортстанны кайчан да булса көчләп үзенә кушу кебек ахмак хыяллардан татар эшче һәм крестиән гаммәсе бик ерак тора» Г. Ибраһимов Башкортстанның башкаласын «сәнгатьнең, техниканың жилеяңгыры ирешми торган» Темәс авылыннан Уфага, революцион көчләргә бай булган шәһәргә, тимер юл буена күчерүне ихлас тәбрикли. Ул Зәки Вәлидинең җөмһүрият мәркәзен «тау эчендә» урнаштыруын «борынгы төрек кабиләләренең теләсә кайда тирмә корып пайтәхет ясавы» сыман күрә. «Хәзерге вакытта, җөмһүриятнең чиген киңәйтеп. Уфага күчәргә омтылулары.—дип яза ул...—киң тормышка чыгарга теләүләре дигән сүздер Буны шулай аңларга кирәк». Галимҗан Ибраһимовның телләргә карашы үзенә бер теоретик тәгълимат хәлендә Анда, әлбәттә, бөтен нәрсә дә хәзерге «стандартларга» туры килеп тормый. Шулай булуы гаҗәп тә түгел. Бу чорда әле төрки телләрне гыйльми эшкәртү башланып кына ята Бигрәк тә үзара мөнәсәбәтләрне билгеләү мәсьәләсе катлаулы: телләр, диалектларны аеру авыр була Гыйльми, публицистик иҗатының башлангыч чорында Г Ибраһимов төркиләргә карата «халык», «милләт», «тел» төшенчәләре кулланмый диярлек. Аның хезмәтләрендә егерменче елларга чаклы «кабилә», «шивә» терминнары өстенлек ала. Ул төрле төрки төркемнәрнең бер дәүләт эчендә яшәү аркасында үзара якынаюларын, «матди тормышта да. идеологиядә дә бер җәмәгать, бер коллектив булып» оеша башлауларын күрә «Мишәрләр, типтәрләр, касыйм татарлары. Себер томәннәре. Уфа алатырлары. Әстерхан нугайлары менә шушы җәмәгатьнең әгъзалары иде»,—дип яза галим. Ул моңа «Бу алтыга, җиденче буларак, башкортлар да керәләр иде».—дип өсти Казан татарлары (сигезенче төркем) башкаларны үз тирәсенә җыючы, берләштерүче үзәк ролен уйный Язма тел. әдәбият, мәдәният җәһәтеннән моны инкарь итеп булмый. Бу—тарихи чынбарлык Шулай итеп. 1917 елгача Идел буе. Урал. Көнбатыш Себер төркиләренең бербөтен әдәби-мәдәни хәрәкәте, уртак әдәби теле яшәп килә Башкортлар да. башкалар белән бергә, шушы хәрәкәткә хезмәт итәләр, уртак әдәби телдән файдаланалар Андый тел хезмәтен башта Идел-Урал төркие, соңрак иске татар әдәби теле үти. Бу беркемгә дә көчләп тагылган нәрсә түгел Галимҗан Ибраһимовның язуынча, «бөтен хәят боларны шуңа әзерләгән» «Бу табигый хәрәкәт иде».— ди ул. Революциядән соң. автономиячелек хәрәкәте белән бәйләнештә башкорт әдәби телен булдыру мәсьәләсе кузгатыла. Г. Ибраһимов 1923 елда «Әдәби тел мәсьәләсе яңадан күтәрелә» дигән мәкаләсендә болай яза «Әдәби телебез эчендә сигез кабилә саный идек. Башкорт бу сигез эчендә иң кадерлесе иде. Чөнки без. язучылар, аның музыкасындан. җырындан. саф шивәсендән бик күп хәзинә, илһам ала идек. Башкортның аерылып чыгуы безнең телнең, әдәбиятның бик зур чишмәләрендән берсен икенче якка борып җибәрәчәк. Бу безнең әдәбиятка югалту булачак Шуңа күрә 130 бу—безгә, татар әдипләренә, бик авыр бер мәсьәлә Ләкин, егетләр, ничаклы авыр булса да. ничаклы ачы булса да. без мона игътираз кылырга һичбер төрле хаклы түгелбез. Теләсә матбугат аркылы, теләсә аппарат аркылы һичбер кемнен. һичбер мишәрнең, татар яки типтәрнең мона каршы төшүе мөмкин түгел» Бу фикерне ул каткат әйтә: «Безгә башкортларның бу хәрәкәтенә—аерым тел-әдәбият тудыру дәртенә каршы төшү фике- рендән ваз кичү лазем». Мәсьәләне болай кую өчен сәбәп бар Г. Ибраһимов татарның «Милли идарә» тирәсенә җыелган «ахмак сәясиләре» алар артыннан барган милләтче зыялылары арасында башкорт телен гамәлгә куюга каршылык булуын белә, шуңа борчыла «татар тарафындан аз гына каршы тору сизелсә. башкортларда милли фанатизм көчәячәк, алар йөрәкләрендә 'дошманлык асраячаклар».—дип искәртә Шул ук елны И Биишев һаман да әле аңлашмау барлыгы турында язып чыккач. Г Ибраһимов мәсьәләгә яңадан әйләнеп кайта «Мәсьәләне өзәргә вакыт» дигән мәкаләсендә башкорт язмасы, башкорт әдәби теле булдыруга «каршы тормау гына түгел, моңа ярдәм итәргә кирәк», ди. Инде Г Ибраһимовның тел турындагы гыйльми карашларына килгәндә, шуны әйтергә була Аның тел белән шивә мөнәсәбәтен үзенчә аңлавы, бүгенге карашка, сәер. Башкорт телен «шивә» дип атавы тагын да сәеррәк. Тик моны һич кенә дә башкорт телен бәяләп җиткермәү, аңа тискәре мөнәсәбәт чагылышы итеп карарга ярамый Галимҗан Ибраһимов хезмәтләрендә, әлеге тәгъбир белән бергә, «әзәрбайжан шивәсе», «казакъ шивәсе» тәгъбирләре дә очрый. Моның чыганагын да ерак эзлисе түгел Галимҗан Ибраһимовка Россия империясе Фәннәр академиясе дәрәҗәсендә рәсмиләшкән төшенчәләрнең йогынты ясавын тоярга була. Рус ориенталистлары лингвистик, этнографик хезмәтләрендә төрки халыкларны һәм аларның телләрен үзләренчә төркемлиләр Еш кына шулай килеп чыга; татарлар—бербөтен халык, ә башка төркиләр—татарның бер өлеше. тармагы Татар сүзе монда хәзерге мәгънәсендә түгел, ә «барлык төркиләр» мәгънәсендә аңлашыла Шул ук вакытта татар теленә карата тел. ә башка торки телләргә карата шивә атамасы кулланыла Бу күзлектән казан татарлары теле дә «тел» түгел, шивә (Г Ибраһимовта «татар шивәсе» дигән тәгъбир шулай ук очрый) Шулай итеп. Рәсәй дәүләтенең рәсми фәнендә «татар теленең башкорт шивәсе» кебек атамалар гадәттәге бер хәл була Тарихтан мәгълүм, торки халыкларның телләрен азмы-күпме эзлекле өйрәнү Екатерина II заманында башлана Аның әмере белән академик П С Паллас телләрнең һәм шивәләрнең чагыштырма сүзлеген төзергә керешә Аның беренче кисәкләре (Европа һәм Азия телләре) 1787—1789 елларда дөнья күрә, башкорт теле буенча материалны Иоган Готлиб Георги әзерли Монда «башкорт кабиләсенең татар теленнән» 285 сүз кертелә Сүзлекне төзүче, башкорт теленә бәя биреп, «шул ук татар шивәсе», ләкин «Казан татарларыныкына бер дә охшамаган», ди Академик В В Радлов «Төньяк торки телләрнең фонетикасы» дигән хезмәтендә (1883). башкорт теленә дә беркадәр тукталып, аны «татар теленең бер диалекты яки сөйләше» дип атый Ә башкортларның үзләрен «рус татарлары» дигән төркемгә кертә Алай гына да түгел, башкортларның үз араларыннан чыккан Мирсалих Бикчурин да гарәп фарсы, татар телләрен өйрәнүчеләр өчен чыгарган кулланмасында (1869) «башкорт шивәсе»нә бер бүлек бирә, шушы «шивәдән» кечкенәрәк сүзлек китерә Башкорт телен шивә, диалект дип карау pvc ориенталнсткасында гына түгел. Идел буе. Урал матбугатында. хәтта’ башкорт тел белемендә Г Ибраһимов заманына кадәр урын алып килә. Менә 1924. 1926 елларда «Белем» «Башкорт аймагы» журналларында басылган мәкаләләр: «Башкорт шивәсендә язу. сөйләшү өчен белергә тиешле булган топ кагыйдәләр». «Башкорт шивәсенең фонетикасы тәңгәлендә тезислар» Боларнын авторы —башкорт теленең беренче дәреслекләрен язган Габделәхәт Вилданов Күренүенчә. Г Ибраһимов «татар һәм башкорт телләре» мәсьәләсен үзенчә генә хәл итми Монда, һичшиксез, үз заманының рәсми фәненә иҗтимагый фикер юнәлешенә иярү бар Bv турыда чаң сукмыйча, тавыш күтәрмичә, бик тыныч сөйләшергә кирәк «Башкортстан» газетасында мәкалә бастырган авторлар —гыйлем иясе кешеләр Аларга мәгълүм булырга тиеш үткән заман шәхесләрен тарихи шартлардан аерып карарга ярамый Бу чорда татар теле —борын заманнан язмасы, күп гасырлык әдәби традицияләре булган тел Татар әдәби телен башка торки телләрдән аера торган төп тексик. фонетик грамматик нормалар XVI гасырда — Казан хан- лыгы чорында ук барлыкка килә. Башкорт теле үзе турында бик күпкә соңлабрак белдерә башлый Бу телнең әдәби формасы XX гасырның 30 елларына кадәр бердәм нормага салынып җитә алмый. Ул татар әдәби теле йогынтысында кала Монда шунысы бигрәк тә игътибарга лаек: башкорт теленең академик грамматикасында (Мәскәү. 1981) әйтелгәнчә, татар йогынтысы шулкадәр тирән һәм көчле була ки. башкорт зыялылары тиз генә читләшүне дә мөмкин эш дип исәпләми. Г. Ибраһимовның ике тугандаш халык, ике кардәш тел арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылышлы сүзләре менә шундый шартларда әйтелгән. Без Галимжан Ибраһимовны башкорт әдәбияты, башкорт әдәби теле турында ихлас хәстәрлек күргән эшлеклеләрнең берсе дип беләбез. Менә Шәехзадә Бабич турындагы мәкаләсеннән өзекләр: «Ченәкәй иптәш Бабичның кадерле мирасларын жыярга тотынган 1921 елның жәендә мәрхүм шагыйрьнең моңарчы жыела алган һәммә нәрсәсен Башкортстан хөкүмәте миңа жибәрткән иде Хәзер менә «Бабич шигырьләре» мәҗмугасыннан беренче китапны дәүләт нәшриятына тапшырам». Инде Г Ибраһимовның Бабич ижаты турындагы фикерләре: «Иң күп. иң кыйммәтле әсәрләрен саф әдәби татарчаның матуры вә садәсе белән язды. Бу мәҗмугадагы барча кыска шигырьләре һәм «Газазил». «Китабен- нас». «Исемнәр бакчасы» моңа мисал булалар. Кызу революция дулкыннары вакытында Җәнүби Уралда. Сакмар. Җаек. Ашказар буйларында эшләгәнгә күрә. шулар язмышын уртаклашкан көннәрендә язылганнары тау эче башкортларының иң садә һәм саф эслүбе белән чыктылар Бу мәҗмугада «Без ник кызылларга кушылдык9» дигән хитабы. . без шигыре һәм 'әле басылмаган, кулга кермәгән байтак нәрсәләре менә шул җөмләдән». Шагыйрьнең болай ике телдә язуына Г. Ибраһимов ничек карый соң? Ш Бабич өчен монда бернинди проблема булмаган кебек. Г Ибраһимов өчен дә кыенлык юк Ул моны табигый бер нәрсә итеп кабул итә «Шагыйрь өчен боларның һичбере.— дип яза ул.— ясалмадан, үзен көчләүдән туган хәлләр түгел, бәлки тарихның зур вакыйгалары вакытында кайсы халыкның җәмгыяте эчендә булса, кайсы кабиләнең язмышына тәэсир итәргә теләсә. шул кабиләгә (татарга, башкортка) мәшәкатьсез анланачак телне үзенең уйларын, тойгыларын аңлатырга корал итте». Менә шундый заман, шундый гамәлләр, шундый бәяләр. Ниһаять Г Ибраһимовның «төрек-татар берләшмәсенә» карашы турында. «Башкортстан» газетасында шундыйрак сүзләр дә бар. Ул заманда, чыннан да. төрле төрки халыкларны «бер тел. бер әдәбият астына җыяргамы. яки һәр җирнең үзенә бер әдәбияты булу мәҗбүриятен икърар итәргәме» дигән мәсьәлә кызу тикшерелә. Исмәгыйль Гаспринский «бер ли- санда» язылган гомуми бер әдәбият булдыруны яклый Г. Ибраһимовның бу мәсьәләгә ап-ачык һәм реаль карашы революциягә кадәр үк формалашып җиткән була. 1916 елда язган бер мәкаләсендә үл әлеге уртак тел. уртак әдәбият идеясен буш хыял итеп карый. «Хәят бу халыклар яшәгән туфракта биш яки алты төрле әдәбият тудыру белән җавап бирде»,—ди Г. Ибраһимов Үз заманында инде госманлы төрек, әзәрбайҗан. татар, казакъ һәм башка кайбер халыкларның аерым әдәби тел. аерым әдәбият булдыруларын раслый. «Башкортстан» газетасындагы мәкаләләрне укыгач, миндә шундый икеләнү торып калды: нәрсә бу. сенсация эзләүме, юкны бар итеп, «Менә без нинди ачыш ясадык!» — дип шапырынырга тырышумы? Әллә монда башка берәр нәрсә бармы? Бүрәнә аша бүре күрү — үткән заман чире Безгә аңардан арынырга вакыт. н Безнең туган телебез — татар телеме, әллә башкорт теленең көнбатыш шивәсеме9 Беренче карашка, сәер сорау бу. Кеше үзенең нинди телдә сөйләшкәнен белмимени Шулай да республиканың көнбатыш һәм төньяк- көнбатыш районнарында яшәүче халык, бигрәк тә интеллигенция, аптырап калган Башкортча матбугат радио, телевидение аларга «Сезнең телегез— башкорт теленең бер диалекты».— дип кабатлап топа. Бу якларга һәртөрле гыйлем ияләренең вәкилләре чыгып йөри. Алар да шул ук сүзләрне сөйли Боларга кушылып китүчеләр дә юк түгел Ләкин халыкның зур күпчелеге: «Юк, безнең туган телебез—татар теле. Без үзебез дә татар».—ди. Шулай итеп, фикерләр аерыла Хәзерге хәлдән башкорт туганнар да. безнең татарлар да канәгать түгел Ары таба безгә ничектер аңлашырга, бер уртак фикергә килергә кирәклеге көн кебек ачык Монда иң мөһиме —бер-береңнең дәлилләренә мөмкин кадәр игътибарлы булу «Башкортстанның төньяк-көнбатышында башкорт балаларына туган тел өйрәтү проблемалары» (1990) дигән жыентыкта республика күләмендә үткәрелгән фәннипрактик конференция материаллары тупланган. Андагы кайбер чыгышларның эчтәлеге белән танышыйк Тарихчы Әнвәр Әсфәндияров. XVIII—XIX йөзләрдә булган ревизия материалларына караганда Агыйдел. Ык буйлары башкорт биләмәләре булган. (Бәләбәй, Бөре. Минзәлә. Бөгелмә өязләре күздә тотыла) Бу якка татарлар Иван Грозный Казанны алганнан соң күченә башлаган Тоташ башкорт авыллары белән бергә, катнаш авыллар барлыкка килгән Кайбер урыннарда татарлар күпчелек ала башлаган. Этник ассимиляция өчен шартлар туган. Тарихчы Марат Колшәрипов: Башкортстанның төньяк-көнбатышында башкортларның татарлашуы диния нәзарәте эшчәнлеге белән дә бәйләнгән Патша хөкүмәте мөфтиләрне аңлы рәвештә татарлардан куйган Муллалар татар булган. Мәдрәсәләрдә укыту татарча алып барылган Шуның аркасында халык, башкорт телен ташлап, татар теленә күчә башлаган Тел галиме Нәжибә Максютова Революциядән соң. 20 нче елларда. ТөньякКөнбатыш Башкортстанда укыту телен билгеләгәндә зур гаделсезлек жибәрелгән Махсус гыйльми экспедиция мондагы башкорт сөйләшләре татар әдәби теленә якынрак, дигән нәтнжә ясаган Укыту татар телендә оештырылган Бу хәл башкортларның татарлашуын көчәйткән Конференциядә чыгып сөйләүчеләр төньяк-көнбатыш башкортларын ассимиляцияләү дәвам итә. дигән караш белдерделәр Моны «күрелмәгән экспанция политикасы» дип бәяләделәр «Без бу халыкның милли үзаңын саклап кала алабызмыюкмы9»— дигән сорау бирделәр Таләпләре исә тагын да катгыйрак иде Зур бер регионда башкортлар татарлашкан икән, димәк, аларга үз милләтенә кире кайту өчен шартлар тудырылырга тиеш, диләр алар Ягъни татар мәктәпләрен яңадан башкортча укытуга күчерү мәсьәләсен күтәреп чыгалар Тел галиме Сәрия Миржанова Төньяк-Көнбатыш Башкортстанга башкорт телен ике юл белән кертеп була дип исәпли «Беренче юл Башкорт әдәби телен кертү Моның өчен без республика (Югары совет) «итәкчеләрен ничек булса да күндерергә тиешбез Һәрхәлдә, район житәкчеләре безгә йөз белән торырга тиеш ярдәм итәргә тиеш. Шунсыз бу политиканы үткәреп булмый Икенче юл Төньяк-Көнбатыш башкорт әдәби телен ясау Бу башкорт әдәби телендә тик ч һәм һ авазлары гына булмаячак Фонетика, грамматикасын бик нык уйлап, кайсыбер диалект формаларын алып эшкәртергә мөмкин булыр иде Шулай эшләсәк, башкорт теле отар иде» Укыту методикасы белгече Мөсәлия Хайруллина, асылда, шушы икенче юлны яклый Аның фнкеренчә. Төньяк-Көнбатыш Башкортстан мәктәпләре өчен Казан дәреслекләре ярамый Уфада махсус дәреслекләр бастырып чыгарырга кирәк Бу грамматика дәреслеге түгел, «актив коммуникация» (чынында: жирле сөйләм, диалект) дәреслеге булырга тиеш* Татар ягы үзенең фикерен ничек нигезли? Монда шуны әйтергә кирәк Татарстан галимнәре заманында бу як сөйләшләрен татар теленең jjrra диалектына кертә Ләкин хәзерге ыгы-зыгыдан читтәрәк торалар, бәхәскә катнашмыйлар Уфада эшләүче татар филологлары да битарафлык саклый Моның сәбәбен төрлечә аңлатырга була Берәүләр, күрәсең, бәхәсне көчәйтергә теләми, ыгы-зыгы булыр да бетәр, тормыш үз юлы белән барыр дип уйлый Ә икенчеләр, гомумән, монда житди фәннн-теоретнк дискуссия өчен предмет юк дип исәпли булса кирәк Һәрхәлдә, хәзергә оппонентлар булып «Кызыл таң»ның укучылары —ата-аналар. ветераннар, мәдәният хезмәткәрләре укытучылар чыгыш ясый Бер-ике мисал да китерик («Кызыл таң». 1989 V 28) Илеш районыннан Роберт Харисов «Гаиләдә дүрт бала идек Икебез үзебезне татар, икебез башкорт дип йөри Чөнки паспорт биргәндә шулай дип язганнар, сорап та тормаганнар» Краснокама районыннан Мөхәммәт Шакиржанов «Без башкорт булырга тырышып карадык Үзем дә башкорт булырга өндәдем Тик ни башкорт булып булмады, ни туган телебезне камиллектә белмәдек» ' Октябрьский шәһәреннән Фәхирә Заһидуллина «Туган тел урынына башкорт теле өйрәнелергә тиеш дигән сүз кайда язылган9 Безнең балалар- нык татар телен—үз туган телен өйрәнергә хакы юкмыни? Бу хәлне ничек аңларга? Милли мәсьәләне дөрес хәл итү шулай буламы?..» Күрәсез, мәсьәлә кискен тора. Ул үзенең асылы белән башкорт теленең көнбатыш диалекты дигән теоретик концепцияне тану-танымауга кайтып кала. Башкорт галимнәре үз сүзләрен сүз итәргә тырыша, ә җирле халык алар белән килешми. Бу инде теория авыр хәлдә дигән сүз. Монда, димәк, нидер җитми, нәрсәдер үз урынында түгел. Мондый чакта фәнни теорияне яңабаштан карап чыгалар. Мин бу эшне тулысынча башкарып чыга алырмын дип уйламыйм. Шулай да кайбер анализ белән шөгыльләнәсе килә. Башкорт теле диалектлары турындагы беренче фикерләр революциягә кадәр үк әйтелгән. Башкорт ягына килеп йөргән рус ориенталистлары монда ике диалект бар дип исәпләгән. Академик В В Радлов белән лингвист, этнограф А. Г. Бессонов аларның берсен Кувакан сөйләше, ә икенчесе Юрматы сөйләше дип атаганнар. Хәзер боларны көнчыгыш (тау ягы) диалекты һәм көньяк (дала ягы) диалекты дип йөртәләр Мондый бүленеш безнең чорга — 40 нчы елларга кадәр үзгәрешсез кала. Шушы вакыттан алып кайбер дәреслекләрдә (авторлары Т. Г. Баишев. К. 3 Әхмәров, Ә И. Харисов) өченче диалект турында сүз кузгатыла башлый. Моңа Көнбатыш һәм Төньяк-Көнбатыш Башкортстан сөйләшләре кертелә. Ниһаять. 1955 елда Т Г. Баишев Мәскәүдә рус телендә чыккан монографиясендә көнбатыш диалектка карый торган тел үзенчәлекләрен дә үзенчә җентекле генә итеп тасвирлап бирә Әлеге диалект турындагы төшенчәнең фәнгә керү тарихы менә шундый. Т. Г. Баишев алдына моңа кадәр «татарча сөйләшәбез» дип йөргән халыкның телен башкорт диалекты дип исбатлау бурычын куйган. Бу диалектта ул тапкан үзенчәлекләр: Күплек кушымчасы лар-ләр борын тартыкларыннан соң нар-нәр рәвешендә әйтелә (Урамнар, көннәр). Исем, сыйфат, фигыль ясый торган лык- лек. лы-ле. ла-ле кушымчалары да шулай үзгәрә (Л авазы Н гә күчә). Иялек килеше кушымчасы ның-нең. төшем килеше кушымчасы ны-не фонетик шартларга (нинди аваздан соң килүенә) карап үзгәрми, һәрвакыт шулай Н белән әйтелә, мәсәлән: ташның, тауның, көннең: атны, малны, кемне. Чыгыш килеше кушымчасы берничә вариантта йөри: сузыклардан һәм яңгырау тартыклардан соң дан-дән. саңгырау тартыклардан соң тан-тән, борын авазларыннан соң нан-нән. мәсәлән: авылдан, баштан, таңнан. Башка барлык кушымчалар ике төрле әйтелә; сузыклардан һәм яңгырау тартыклардан сон яңгыраулаша. мәсәлән, юлда, таудай, янды, саңгырау тартыклардан соң саңгыраулаша, мәсәлән: якташ, таштай, кайтты Ярдәмлек сүзләр дә шулай охшашлана, мәсәлән, мал да тук. үзем дә тук. ат та чаба, эт тә чаба. Т. Г Баишевның фикеренчә. көнбатыш диалектның үзенчәлекләре шулардай тора Нәрсә килеп чыга соң? Шундый үзенчәлекләр нигезендә башкорт теленең үзенә башка (өченче) диалекты бар дип әйтеп буламы9 Болар бит. туганнар.— татар теле үзенчәлекләре! Алар бөтенесе дә хәзерге әдәби телебездә норма санала. Башкорт диалектларын татар теленнән аера торган үзенчәлекләр бөтенләй башка. Без аларны Кувакан (көнчыгыш) һәм Юрматы (көньяк) диалектларында күрәбез. Шуннан алар башкортларның әдәби теленә дә кергән. Карап үтик. Күплек кушымчалары: ат-тар, таң-дар, яз-зар. Иялек килеше кушымчалары таш-тың. таң-зың. һың-зың. Гөшем килеше кушымчалары: ат-ты, мал-ды. без-зе. Чыгыш килеше кушымчалары: баш-тан, кем-дән, өй-зән, һауа-нан. Башка тор кушымчалар Һәм ярдәмлек сүзләр: машина-лай. энә-ләй, яма-ны. ире-не. ас-та ла. өстә лә. Көнбатыш, төньяк-көнбатыш Башкортстанда боларның берсе дә юк. Т Г Баишиев башкорт теленең өченче диалекты бар дип игълан итә Ә үзе аны татар теленнән аера (башкорт теленә карата) торган үзенчәлекләрне таба алмый Моңа нибары бер-ике ишарә бар. Бу диалектта урыны белән ашай. эшләй. бармай, килмәй. инәй. бәбәй дип сөйлиләр (ягъни татар телендәге ый-и кушымчасы урынына ай-әй кушымчасы кулланалар), диелә. Аннары бу як телендә тешара 3 авазы бар дип раслана. Шушы ике фонетик күренеш тә башкорт теленең көнбатыш диалекты дигән лингвистик концепцияне «күтәреп торырлык» түгел. Ай-әй кушымчасы тик башкорт теленә хас билге дип карарга һичбер нигез юк. Ул бөтен төрки дөнья буйлап «сикереп йөри» әле бер сөйләштә, әле икенчесендә килеп очрый 3 авазына килгәндә, шуны әйтергә була беренчедән, ул бөтенләй үк башкортча яңгырамый, катырак, икенчедән, сүздәге урыны’белән башкорт телендәге 3 авазына туры килми, күбрәк Н. Л авазларына алмаш булыһ йөри. Чагыштырыйк: башкорт телендә —ашаны. эшләне. каланан. ка- лала; көнбатыш сөйләшләрдә —ашазы. эшләзе. калазан. калаза Монда 3 татар теленең Д авазын алмаштыра, яңгырашы да шуңа бик якын Өченчедән. бу авазны чыгышы белән борынгы кыпчак теленнән килә дигән караш бар Димәк, аны тик башкорт теленең эзе дип түгел, ә төрки бабалар мирасы дип карау дөрес Аннары, бу аваз бөтен Көнбатыш. Төньяк-Көнба- тыш Башкортстанга таралмаган, аерым төбәкләрдә генә ишетелеп кала. Кыскасы, башкорт теленең көнбатыш диалекты турындагы концепция фәнни тәнкыйтьне күтәрми Лингвистик планда ул нигезсез Заманында аны башкорт телчеләре үзләре дә шулай кабул итте. Башкорт тел белеменең аксакалы, филология фәннәре докторы, профессор Ж Г Киекбаев бу мәсьәләгә үзенең берничә житди теоретик хезмәтендә тукталды Ул ачыктан -ачык итеп «Көнбатыштагы башкортларның сөйләү телен башкорт диалекты дип атаучылар фикерен без уртаклашмыйбыз».— дип язды («Баш- кортстан укытыусыһы» 1975. Aft 7) ж. Г Киекбаев үзенең позициясен бо- лай аңлата: «Башкортстанның көнбатыш һәм төньяк-конбатыш өлешендә яшәүчеләр татар телендә (татар теленең урта диалектында) сөйләшәләр», «татар телен үзләренең ана теле дип таныйлар», аларның «сөйләү теле күптән инде татарлашкан» Икенче урында «Башкорт АССРның көнбатыш һәм төньяк-конбатыш өлешендә яшәүче башкортларның телен ягъни сөйләшен, башкорт сөйләше дип карау тарихи яктан да. юридик яктан да (мәсәлән, официаль документларда татар телен ана теле дип танулары) һәм сөйләшнең фактик торышы ягыннан да акланмый» Якташыбыз —СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтындагы төрки телләр секторының өлкән гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы Ә. Ә Юлдашевның да карашы шундый иде Ул үзе Туймазы ягыннан Башкорт теленең беренче академик грамматикасын чыгаруны оештырган кеше Аның, мәсәлән. Туймазы башкортлары теленә багышланган мәкаләсе бар Ул анда бу як башкортларының сөйләмә теле татар әдәби теленә, татар теленең теләсә кайсы сөйләшенә караганда да. якынрак дип язды. Ә Ә. Юлдашев, гомумән. Көнбатыш һәм Төньяк-Кенбатыш Башкортстан халкының жирле сөйләшләре «башкорт теле системасына керә алмый» дип исәпли Башкорт теле өлкәсендә эшләүче башка күл кенә галим нәрнен дә фикере шундый Шулай булгач, «көнбатыш диалект» төшенчәсе нишләп һаман фәнни әйләнештә кала? Моның очен нинди нигез бар9 Бу катлаулы мәсьәлә Аңлатырга тырышыйм Тел белеме диалектларны тел үзенчәлекләренә карап бүлә Бу тол принцип Шуның белән бергә телдән читтә торган (экстралингвистик) факторлар да күпмедер исәпкә алына. Мона халыкның чыгышы. этник составы, тарихы керә Күргәнебезчә, көнбатыш диалект лингвистик принцип буенча билгеләнә алмый Монда фәкать экстралингвистик факторлар таянычка әйләнә Көнбатыш һәм Төньяк-Конбатыш Башкортстанда халыкның бер өлеше чыннан да үзен башкорт дип атый 1989 елгы исәп буенча аларның саны күпме икәне хәзергә аерым игълан ителмәде Якынча исәпләп чыгарырга мөмкин Башкортларның 183.2 меңе татар телен туган теле дип яздырган Бу халыкның топ олеше көнбатышта пәм төньяккөнбатышта яши дип уйларга кирәк Татарча сөйләшүче башкортлар, соңгы исәп буенча, бигрәк тә Балтач. Бүздәк. Дүртөйле. Илеш. Краснокама. Тәтешле Туймазы. Янавыл районнарында күп (ботен халыкның 20 процентыннан алып 50 процентына кадәр) Авыргазы. Бакалы. Бишбүләк. Благовар. Федоровка. Чишмә. Шаран. Ярмәкәй районнарында 5—10 процент чамасы Бу башкортларның килеп чыгышын фәндә ике торле аңлаталар Бер төркем галимнәр аларны борынгы башкорт кабиләләренең токымы итеп карый Икенче тОркем бу якта «башкорт» сүзе —этник термин (жир мәйданы) белән башкортларга тигезләшкән татарларның элекке юридик атамасы дип раслый. Беренче караш Башкортстан матбугатында икенчесе Татарстанда яклана Кайсы якка кушылырга9 Минемчә, аларның берсе дә искәрмәсез, төзәтүсез кабул итәрлек түгел Көнбатыш башкортлары — үтә катлаулы тарихи күренеш Аны ниндидер вакытлы максатларга яраклаштырып, гадиләштереп аңлатырга ярамый Бу турыда шактый тарихи тикшеренүләр бар Арада безнең карашка. Р I Кузеев хезмәтләре аеруча игътибарга лаек XVI гасырда хәзерге Башкортстан чикләрендә төрле төрки кабиләләрнең консолидациясе тәмамлана Алар, төрлесе төрле исем белән йөргән кабиләләр, шул чордан үзләрен башкорт дип атый башлаган булырга тиеш. Әмма халык бер төрле булмаган. Кабилә чикләре озак сакланып калган: Көнбатыш Башкортстанда —XVIII гасырга, көнчыгышта—XIX гасырга кадәр Ике төбәкне кабилә составы ягыннан чагыштырганда, алар һичбер туры килми Көнбатышта бер төрлерәк, ә көнчыгышта икенче төрлерәк этнос формалашырга тиешлеге күренеп тора. Фикерне дәлиллик Көнбатышта болгар өлеше зур. Биш кабилә телгә алына Аларның исемнәре дә билгеле: бүләр, юрми. янәй. гайнә. танып. Көнчыгышта болгар өлеше азрак Бер юрматы кабиләсе атап әйтелә. Кыпчаклар көнбатышта да. көнчыгышта да бар Ләкин көнбатышта шулай ук күбрәк килеп чыга. Гәрә. елан, казанчы, кайпан. елдәк. канлы, кыргыз, каршен — сигез кабилә, ыру Моннан тыш кыпчаклашып киткән балыкчы, дуван, уран. таз. ирәкте кабиләләре бар. Көнчыгышта кыпчаклар болай атап саналмый диярлек. Башкорт этносының төп өлеше: бөржән. үсәргән. тәңгәвер. тамьян. табын, катай кабиләләре — барысы да көнчыгышта тупланган. Көнбатыш аларның вакытлыча яшәп киткән жире дип кенә исәпләнә. Ниһаять, шуны әйтәсе килә: көнбатышта берләштерүче көч ролен кыпчак кабиләләренең үтәве таныла. Ә көнчыгышта бу хезмәтне чыгышы белән борынгы төрки-бәжәнәкләр арасыннан булган кабиләләр (бөржән. үсәргән. тәңгәвер һ. б.) башкарган. Кабиләләр составының ике төбәктә ике төрле булуы көнбатыш башкортлары белән көнчыгыш башкортлары арасында аерма китереп чыгармый булмый Көнбатыш үзенең этник составы белән Идел буе Болгар дәүләтенә; Казан ханлыгына якын, көнчыгыш Үзәк Азия. Алтай ягына тарта Шуны да әйтик: көнбатыш башкортлар составына кереп киткән бүләр (биләр) кабиләсе татарлар белән уртак. Булган тарихи материаллар өстендә уйлану шундый нәтижәгә китерә: көнбатыш башкортлары баштан ук татарларга якын булган, һәм. әлбәттә, алар көнчыгыш башкортларның татарлашуы турында сөйләгәндә, хәзерге башкортны (көнчыгыш башкортын) күз алдында тоту дөрес булмас. Аннары монда ассимиляция мәсьәләсе бик житди тора Күп гасырларга сузылган демографик процесслар халыкның тарихи-этник йөзен тагын да үзгәртә XVIII гасыр уртасында Башкортстанда халык саны 412 мең исәпләнә, шуларның 200 меңен күчеп килүчеләр тәшкил итә XVIII гасыр азагына бөтен халык саны 740 мең. күчеп килүчеләр 470 мең була. Шулай итеп, чит халык башкортлар саныннан артып китә. Күчеп килүчеләрнең составы чуар. Анда урыслар, угро-финнар, төрки халыклар бар Арада татарлар күпчелек урын ала Татарларның башкорт жирләренә килеп урнашуы Казан ханлыгы дәвереннән үк башлана һәм Башкортстан урыс дәүләте составына кушылганнан соң аеруча көчәеп китә. XVIII гасыр урталарына кадәр төгәл саннар юк. Шуннан сон булган агымны ачык итеп күз алдына китерергә була. Башкорт җирендә яши башлаган татарларны патша чиновниклары өч төркемгә бүлеп санаганнар: типтәрләр, мишәрләр һәм Казан татарлары. Типтәрләр белән мишәрләрнең исәбе XVIII гасыр урталарыннан ук алына барылган Типтәрләр 1747 елда —57500. 1850 елда —261824 1913 елда 305124 кеше була (Хәзерге фәндә танылуынча, типтәрләрнең кимендә 90 проценты татарлар, ә калган өлеше башка халыклар дип карала). Мишәрләр турында мәгълүмат бик бай. Алар 1747 елда—10100. 1782 елда— 28772. 1795 елда —46300. 1833 елда —73615. 1856 елда—110595. 1879 елда—138900, 1913 елда 150879 була Казан татарлары исәп кенәгәләрендә XIX гасыр урталарыннан гына аерым бирелә башлый Аларның 1865 елда —89733. 1870 елда—101231. 1879 елда—107300. 1913 елда 210333 булганлыгы мәгълүм Революция алдыннан Башкортстанда татарлар бөтенесе 650 меңнән артып китә. Бу чорда Көнбатыш һәм Төньяк-Көнбатыш Башкортстанда яшәгән татарлар белән башкортлар санын чагыштырасы килә. Ләкин мондый чагыштыру белән шөгыльләнү җиңел түгел Фәндә кабул ителгән саннар белән эш иткәндә реаль нәтиҗә килеп чыкмый. Татарлар саны (650 мен тирәсе) чынбарлыкка туры килә дип карарга мөмкин. Ә менә көнбатыш башкортларының саны бәхәсле 1920 елда, мәсәлән, алар 524 меңнән артык булган. диелә. Бу чорда Көнбатыш һәм Төньяк-Көнбатыш Башкортстанда татарларның башкортлардан күбрәк булганлыгы күренә. Ләкин күпмегә икәнен гади исәп белән китереп чыгарып булмый Чөнки башкорт исәбенә йөргән халыкның да бер өлеше чынында татарлардан тора Аларның башкортка күчүе күп төрле рәсми документлар белән расланган факт. (Бу ту- рыда татар телчесе Д. Б. Рамазанованык махсус хезмәтләрен укырга мөмкин ) Болармы тарихта «яңа башкортлар» яки. Зәки Вәлиди әйткәнчә, «ак башкортлар» дип йөрткәннәр Халык арасында кайвакыт һаман да: «Без әтәмбәй башкортлар гына, жир өчен башкорт булып киткәнбез».—диләр. Монда, димәк, «башкорт» сүзе үзенең туры мәгънәсендә (этник термин буларак) алынмый Ул үзенең социаль хәле (жир мәйданы, ясак шарты) белән башкортларга тиңләштерелгән татарларны атау өчен кулланылган Мондый халык, («яңа башкортлар») көнбатыш башкортлары арасында күпме урын алган9 Р Г Кузеев Көнбатыш Башкортстанда башкортлар саны үсешен тикшерел, шундый бер хәлгә игътибар итә XVIII гасыр башыннан алып XIX гасыр азакларына кадәр бу территориядә башкорт дип Йөртелгән халык һәр илле ел саен 2.5—3 тапкырга арткан Моны табигый үсеш нәтижәсе дип карарга нигез юк Еллык табигый үсешнең 1.4—1.6 процент икәнлеге билгеле. Мондый темп белән 50 ел эчендә нибары 70—80 процентка артырга мөмкин Ә монда 2.5—3 тапкыр! Үсешнең көнчыгыш башкортлары исәбенә барганлыгы да расланмый Бу чорда инде көнчыгыштан көнбатышка күпләп күченүләр күзәтелми. Бердәнбер аңлатма реаль булып кала табигый булмаган үсеш башка төркиләрнең (барыннан да элек, татарларның) башкорт сословиесенә күчүе юлы белән барган Шулай итеп, башкорт булып йөрүче татарлар, гомумән, бик зур саннар белән исәпләнергә тиеш була шуннан инде Көнбатыш Башкортстанда татарлар белән башкортлар арасында сан ягыннан булган аерманың чынында зуррак булуы аңлашыла. Монда татарларның күпчелек алуы да үткән гасыр урталарыннан гына түгел, ераграк заманнардан килә дип уйларга кирәк. Димәк, экстралингвистик факторлар да көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш халкының сөйләм телен башкорт диалекты дип раслау өчен ышанычлы жирлек була алмый Татар филологлары өчен бу —күптән хәл ителгән мәсьәлә Әлеге төбәкләргә татар диалектологларының дистәләрчә экспедицияләре оештырылды Җитди фәнни тикшеренүләр үткәрелде Диссертацияләр язып якланды Галимнәребез беравыздан бу — татар сөйләше, диләр Аны татар әдәби теленә нигез булган урта диалектка кертәләр in Шундый бер мәсьәлә бар — Башкортстан татарларының мәдәнияттә тоткан урыны мәсьәләсе. Мин үзебезнең яктан чыккан әдипләр язмышы турында уйланам. Һәм. беләсезме, аларны бер дә көтелмәгән сурәттә күз алдына китерәм Башкортстан белән Татарстан чигендә. Ык буенда, яр астына аяк салындырып утыралар Берәүләре — бу якта, икенчеләре — теге якта Бу яктагы лар Татарстан турында хыяллана, ә теге яктагылар Башкортстанны юксына Ләкин күперләр сүтелгән Такыр юллар юк Теләсәң, киемеңңиең белән суга ташлан Йөзеп чыксаң, бәлки, күңел ярсуларын басылыр Татарча сөйләшүче Көнбатыш һәм Төньяк-Көнбатыш Башкортстан халкының рухи дөньясы икегә аерылган Җире монда, жыры тегендә дигәндәй Үзе Башкортстанда яши. мәдәнияте Татарстанда ижат ителә Берсен икенчесе белән ялгый алмый азаплана кешеләр Мине кайвакыт Казанга я берәр фәнни конференциягә, я кемнеңдер диссертациясенә оппонент итеп чакырып алалар Барган саен Г Ибраһнмов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтында булам Якташым—филология фәннәре докторы Фуат Ганиев житәкчелек иткән бүлеккә керәм Анын янында тагын институтның өлкән гыйльми хезмәткәрләре, филология фәннәре кандидатлары Хәлиф Курбатов белән Рифгать Әхмәтжановны очратам Үзебезнең яктан барып укып яткан аспирантлар килеп кушыла Һәм без нәрсә турында сөйләшәбез, дип уйлыйсыз 9 Юк. фәнни бәхәсләр алып бармыйбыз Алары —конференция өчен Без Башкортстан турында сөйләшәбез Ганиен кебек Курбатов белән Әхмәтжанов та безнең яктан Башкортстаннан Инде күптән Казанда урнашкан кешеләр Татарстанның күренекле галимнәре булып киткәннәр Ләкин һәркайсы Башкортстан баласы булып калган Аларны туган як һаман тарта Ганиевның, мәсәлән, бер генә ай булса да Уфада, университетта лекция укыйсы килә Без аны үзебезнең татар бүлегенә махсус курс үткәрергә чакыру турында килешәбез Әйтәсе килгән сүз бер безнең якташлар өчен Татарстанда ижат мәйданы киң. туган тел. әдәбият, мәдәният дәрьясында колачлап йөзәргә була Ләкин жирсәү бетми, әлбәттә Җирсәү—сагыну гына түгел Үз туфрагыннан аерылу тойгысы ул Ижат кешесе үз табигый мохитеннән читтә тамырлары киселгәндәй буладыр кебек. Көнбатыш Башкортстан —татарлар төяге Монда алар — өйдә. Ләкин милли мәдәният өлкәсендә эшләү мөмкинлеге чикләнгән. Китәләр... Щирсәү дигәннән Элекке Татарстан АССР Югары Советы Президиумы Председателе С. Батыев белән аның эш бүлмәсендә сөйләшеп утырырга туры килде Минем белән «Кызыл таң»ның мөхәррир урынбасары Расих Ханнанов һәм мәрхүм Хәсән Сарьян бар иде. Батыев үзе Чакмагыш районыннан. Якташлар очрушуы сыман бер нәрсә килеп чыкты. «Җирсәү» сүзен мин беренче тапкыр шунда Батыевтан ишеттем. Без аңарда: «Туган якка кайтып йөрисезме соң!»—дип сорадык. Ул безгә: «Кайтам, мөмкинлек булган саен кайтам Авылыбыз янында чыккан чишмә буенда утырып килсәм, жирсәвем басылып торгандай була».—диде. Рухи комфорт житмәү — бер нәсрә Безнең татарларга Башкортстанда ижат итү өчен бер телдән икенче телгә күчәргә кирәк Икенче милли мо- хиттә үзләшергә кирәк Кемгәдер бу жиңел бирелә, ә кемдер булдыра алмый Үз жирендә үзенә урын тапмый кеше Шушы сәбәп белән республика (димәк, аның халкы) күп нәрсә югалта: менә дигән талантлар читкә китә. Менә шунысы аеруча мөһим монда. Бу турыда иң әүвәл татар жанлы кеше түгел, ә эш өчен жаваплы вазифа ияләре уйларга тиеш кебек. Шундый бер исәпләү белән шөгыльләнеп утырдым Татарча сөйләшүче Көнбатыш һәм Төньяк-Көнбатыш Башкортстаннан бөтенесе 110 язучы чыккан (Мин монда танылып өлгергәннәрен, һәртөрле белешмәләргә кертелгәннәрен генә алам ) Шуларның алтмышы республикада торып калган, хәзерге вакытта башкорт язучысы булып йөри Ә илле кеше Татарстанга барып урнашкан, татар язучысы исәпләнә. Мондый мәгълүматларны театр сәнгате, эстрада, музыка һәм мәдәниятнең башка тармакларыннан да китереп булыр иде. Болар барысы да игътибарга лаеклы хәлләр Татарча сөйләшүче Көнбатыш Башкортстан мәдәният жәһәтеннән икегә өзелгән: бер өлеше—Казан. икенче өлеше Уфа ягында. Бу хәл. үз чиратында, бөтен Башкортстан мәдәниятенә үзенчәлекле бер төс бирә Анда, без гадәттә бербөтен итеп карарга тырышкан башкорт исеме белән атап йөрткән мәдәнияттә, чынында ачык аерылып торган ике катлам бар. башкорт катламы һәм татар катламы. Бу. аңлашылуынча, тарихи шартлар белән бәйле рәвештә, ирексездән килеп туган хәл. Аны күрмәмешкә салышырга һәм хәзерге заманда ачыктан-ачык сбйләшүдән качарга ярамый Бу мәсьәлә башкорт эшлеклеләрен күптән борчый Алар «Мондый хәлдә мәдәниятебезнең үз йөзен, милли колоритын саклап кала алырбызмы икән?»—диләр. Бик житди һәм аңлашылырлык сорау Әлеге шул бербөтен мәдәнияткә хезмәт иткән татар ягы да уйланмый түгел Аның хәле, минемчә, тагын да катлаулырак. Милли мәдәнияттә ныклы урын алу өчен шул милләтнең тормыш рәвешен, гореф-гадәтләрен, психологиясен һәм. ниһаять, үзенчәлекле телен төптән белергә кирәк. Юк. белергә кенә түгел, каныңа сеңдергән булырга кирәк Моңа ирешү жиңел түгел Бу юлдагы тырышлык кайвакыт яраклашу белән тәмамланырга мөмкин Үзара мөнәсәбәттә, күренүенчә, проблемалар тулып ята Моңа кадәр бербөтен мәдәният сакланып килгән икән. моны, барыннан да элек, административ-команда системасының каты куллылыгы белән бәйләп аңлатырга була. Соңгы чорда, демократия шартларында. -Башкортстан мәдәниятенең ике тармак булып үсеп китү ихтималы артканнан-арта бара. (Моның аерым билгеләре электән үк бар) Яхшымы бу. әллә начармы9 Бер төрле генә жавап бирергә ашыкмыйк Ике реаль кисәкне бербөтен мәдәнияткә берләштерү милләтләрнең һәм телләрнең кушылуы концепциясе күзлегеннән. әлбәттә, яхшы иде. Ләкин концепция үзенең тормышчан булмавын күрсәтте Яңа политик ситуациядә аерымланырга, үзаллы үсеш" юлына төшәргә тырышу табигый хәл Тик монда басым ясап әйтергә кирәк сүз хәзергә реаль процесс турында түгел, ә идея юнәлешләре, формалашып килгән ижтимагый хәрәкәтләр турында бара Ул хәрәкәтләрнең башында татар һәм башкорт ижтимагый үзәкләре тора. Гамәлдә нәрсә килеп чыга соң? Ике якның да хәле шәптән түгел. Ике як өчен ике төрле проблема туа. Милли мәдәният традицион юнәлешен (гомуми характерын) үзгәртү белән, аның йогынты, хәрәкәт мәйданы тараеп кала. Көнчыгышка һәм көньякка гына йөз тоту, үз чиратында, көнбатыштан (татарча сөйләшүчеләрдән) читләшү дигән сүз булачак: укучылар, тамашачылар. тыңлаучылар кимеп кала Базар экономикасы шартларында мәдәнияткә финанс табу мәсьәләсе катлаулана. Ә көнбатыш, (татар ягы) аерым лану нәтижәсендә. бөтенесеннән бигрәк, мона кадәрге оешу формаларыннан мәхрүм була Аларны яңабаштан төзү зарурлыгы алдында торып кала Янадан башлау жиңел түгел Монда власть ияләренең хәлне анлавы һәм ихлас ярдәм итүе кирәк Ә ярдәм булыры хәзергә ачык күренеп тормый Ике як та үз хәленнән канәгать түгел. Үзара мөнәсәбәтләр шактый киеренкеләнә бара Безгә бу хәлдән ничек котылу турында уйларга кирәк. Мондый чакта гадәттә: кирегә юл юк. искене үзгәртеп кору өстендә эшләргә кирәк, диләр. Мин монда бик нечкә нәрсәләргә кагылам шикелле. Сүз чынында мәдәният мәсьәләләре турында гына түгел, шуңа хезмәт иткән кешеләр язмышы, дөресрәге, аларның бүгенге һәм киләчәк статусы турында бара. Мондый мәсьәлә кузгатырга минем хакым бармы дигән сорау туарга мөмкин Бар дип уйлыйм Мин татарча сөйләшүче Башкортстан вәкиле’ Гомерем буе югары интеллигенция арасында яшим Татарлар белән дә. башкортлар белән дә иркен аралашам. Хәл белән танышмын дип исәплим Аннары. мин бернәрсәне дә уйлап чыгармыйм, бары тик булган әйберләрне исемнәре белән атыйм. Моңа кадәр «качыш уйнау» аркасында хәлне кискәнләштердек түгелме? Ярар, болар —лирик чигенү Ә чынбарлык шундый республика мәдәнияте тармаклану алдында тора Бүген ин катлаулысы — менә шуңа мөнәсәбәт мәсьәләсе Инерция көчле Туган анам теле—татар теле, ләкин башкорт теле — кәсебем теле генә түгел, язмышым, тормышым теле, дигән позиция бар Аңлашыла торган, тирән ихтирамга лаеклы позиция Ләкин плюрализм заманында без фикерләр бердәмлеген югалттык Әлеге позицияне күпләр уртаклашмый Хәзерге доньяда каршылыкларны хәл итү өчен бердәнбер юл —демократия Минемчә, тел. әдәбият, сәнгать өлкәсендә көчләү диктат —иң яманы. Бу юл белән мәсьәлә беркайчан да хәл ителмәгән һәм киләчәктә дә шулай булыр дип уйлыйм Мин республиканың бердәм мәдәнияте эчендә татар тармагын үртерү өчен мөмкинлекләр ачу ягында торам Мондый сүз кузгалу белән, шундый рәсми билгеләмәгә тотыналар безнең илдә алтмыш миллион кеше үз милләтеннән читтә яши Алар өчен һәр урында үзенә башка әдәбият, сәнгать булдырып булмый, моның өчен экономик мөмкинлекләр житми. диләр Аларның мәдәни ихтыяжларын милләтнең төп өлеше яшәгән республика белән аралашу. үзешчән сәнгатьне үстерү исәбенә канәгатьләндерү максатка ярашлы дип карала Күп милләтләрнең читтә яшәүче өлешләре өчен кабул итәрлек билгеләмә бу Ләкин Башкортстанда татар телен үзенең туган теле итеп танучыларны бу рәткә куеп санарга ярамый. Алар монда жирле халык: шушында формалашкан үзенә бер этник, торкем Сан ягыннан башкортлардан байтакка күп Аларны башкортлар белән дә. Казан татарлары белән дә тиңләп карау (бутау) дөрес түгел. Башкортлар белән тиңләү аларның үз йөзе барлыгын инкарь итүгә әйләнә. Ә Казан татарлары белән тиңләү аларны килмешәк хәленә куя Минемчә, бу халыкның үзаллы мәдәният булдырырга хакы бар Һәрхәлдә, мәсьәлә кузгалган икән, андый мөмкинлекне бирергә кирәк Татар ижтимагый үзәге Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирүне юллый Үзаллы мәдәният булдыру өчен. бу. әлбәттә, беренче шарт Рәсми танылган тел булмыйча, аерым мәдәни юнәлеш тә була алмый Башкортстан мәдәнияте эчендә татар тармагынын булуы мөмкин дип карала икән, татар теле дә рәсми хәлгә куелырга тиеш. Татар теле республикада рәсми телләрнең берсе итеп танылса. Көнбатыш һәм ТөньякКөнбатыш Башкортстанда яшәүче үзенчәлекле этник төркемнең мәдәнияте дә юл алып китәчәк Монда бер нәрсә икенчесе белән аерылгысыз бәйләнгән Берсен инкарь итү яки ана каршы чыгу икенчесен кире кагуга китерә Республиканың татар жәмәгатьчелеге урынлы таләпләр куя Татарча язучы әдипләргә үзләренең оешмасын булдырырга мөмкинлек бирү татар телендә журнал, яшьләр газетасы чыгару Башкортстан китап нәшриятында татар бүлеге оештыру, радио, телевидениедә татар редакцияләре булдыру Уфада татар театры тозү. яшь тамашачылар театры янында татар труппасы жыю. Уфада татар балалары өчен интернат-мәктәп ачу республиканың югары уку йортларында татар мәктәпләре һәм балалар учреждениеләре өчен белгечләр чыгаруны арттыру — болар барысы да өлгереп житкән мәсьәләләр Аларның күбесе зур акча тотуны да сорамый Республиканың мәдәният тормышында килеп туган хәл. гомумән, җаваплылык белән хәл итүне көтә Көнбатыш һәм Төньяк Көнбатыш Башкортстан халкының мәдәнияткә булган ихтыяҗы турында сүз чыккан саен. Казан ягына төртеп күрсәтү бар Бердән Казан ул ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый. Аның да экономик мөмкинлекләре чикле. Икенчедән. татарча сөйләшүче ярты Башкортстан халкын мәдәниятне бары тик кулланучылар хәленә куймакчылар. Ә халыкның, үзенчәлекле тарихы, этник йөзе булган халыкның, үз мәдәниятен үзе ижат итәсе килә. Менә бит мәсьәлә ничек тора. Бу омтылышны исәпкә алмау, минемчә, заманча эш түгел. Ул житди каршылыклар китереп чыгарачак. Хәзер үк инде Көнбатыш һәм Төньяк-Көнбатыш Башкортстанның суверенлыгы мәсьәләсе кузгатыла башлады. Моның нәрсәгә китеререн беркем дә әйтә алмый. Җәмәгатьчелек фикере хәзергә утырып житмәгән Шулай да элекке Уфа губернасын, халык фикерен сорамыйча. Башкортстан составына кушып куюны күпләр тәнкыйть итә. Хәзер ситуация тиз үзгәрә Бу мәсьәлә кичә генә «кара урман» иде Кая кереп адашырыңны да белми идең. Бүген карасаң. РСФСРның яңа Конституциясе проектында ап-ачык итеп: бер милли республиканың аерым бер өлеше халкы яңа республика төзи ала. дип язылган. Ике республика чигендә яшәүче халыкларга да. теләсәләр, берләшү хокукы бирү күздә тотыла. Хокуклар гарантияләнә икән, калганы—көндәлек эш. Ләкин максат—аерылышу, бүленү түгел, бергә килешеп яшәү юлын табу