ЗАМАНГА ҖАВАП БИРӘБЕЗМЕ?..


Бөтен кеше тыныч һәм затлы булса, һәркайда да мактаулар һәм әдәплелек яшәсә — намуссызлык, алдакчылык, томаналык өчен нинди киң мәйдан ачыла беркем дә фаш итә. дәһшәтле гаделлек сүзен кистереп әйтә алмый бит1...
В БЕЛИНСКИЙ
ңа туган һәр нәрсә — сабыймы ул, әллә яңа иҗтимагый-сәяси күренешме, алга бару омтылышы ясаганда, күпмедер вакытка артка китү гамәлен дә башкарырга мәҗбүр, ахры Ягъни, ничек кенә парадокс тоелмасын, ниндидер бер вакыт аралыгында артка чигенү — алга баруның мөһим бер закончалыгы. аның әһәмиятле бер өлеше икән.
Без бүгенге көндә тормышыбызның бетен тармакларында —икътисадта, сәясәттә, мәдәнияттә, мәгарифтә, рухияттә нәкъ менә шундый хәрәкәт кичерәбез. Алга бару өчен чигенү, артка китү гамәлен башкарабыз. Бу — даими рәвештә бер адым алга атлап, ике адым артка чигү генә түгел! Бәлки, тирән ышануымча, көч, җегәр, акыл, белем, тәҗрибә туплау өчен, вакыт оту өчен генә мирәк булган вакытлы бер чигенү, финишны яулау ечен мөһим булган ыргымга нык нигез, ышанычлы таяныч әзерләү генәдер.
Күпкырлы тормышыбызның үзенчәлекле көзгесе булган әдәбиятыбыз, бигрәк тә аның анализ һәм бәя сәнгате тармагы булган әдәби тәнкыйть әнә шулай инкыйлаби ислах куйган яңа шартларга җавап эзләмәктә.
Шәхес культы һәм торгынлык чоры милли мәдәниятләрне әкренләп юкка чыгару максатында «формасы бепән милпи, эчтәлеге белән социалистик» булган, бәйнәлмиләл традицияләрен үстергән яңа бер мәдәниятне пропагандаларга, шул рәвешчә, адәм балаларының аңында дәһрилек, манкортлык карашлары тәрбияләргә омтылса, әдәбият исә хәленнән килгәнчә милли рух төсмерләрен якларга, үз мәсләгенә таба юл тотарга тырышты Яңа чор ечен уңдырышлы һәм бәрәкәтле җирлек әзерләгән әдилләребездән Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», Салих Баттапның «Сигезенчесе кем’», Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган». Ибраһим Салаховның «Копыма хикәяләре» кебек кырыс тәнкыйди реализм рухында язылган күләмле чәчмә әсәрләре әдәби тәнкыйть игътибарыннан читтә калмады.
Әмма шунысын да искәртү кирәк: әдәби тәнкыйть табигый вазифасын — әдәбиятыбызда бөреләнә башлаган уңай хасиятләрне вакытында күреп алып, аларны үстерергә ярдәм итү бурычын тиешенчә үтәп бетерә алмады. Моның сәбәбе нидә соң?
Җәмгыятьтә һәм әдәбиятта регламентлар, аерым бер норматив кысалар хөкем сөргән торгынлык чорында, билгеле, хөр фикернең һәм гадел бәянең нинди шартларда яшәвен күз алдына китерүе кыен түгел Нәкъ менә шундый заманда инде әдәби тәнкыйтьнең иң меһим бер вазифасы — аның киң катлам укучыларны тәрбияләргә тырышкан төп функциясе җуела башлады Рәсми идеология тарафыннан аңа әдәбиятка үгет-нәсихәт биреп тору, аның «хак юлдан» баруын күзәтү эше йөкләнде. Нәтиҗәдә, шундый идеология коралына әйләндерелгән тәнкыйть әле борынлый гына башлаган хөр фикерне буа барды, ә системага табынып, аңа мөритләрчә тугрылык күрсәткән каләм әһелләренең әсәрләре исә күккә чөелде, укучы аңына шул фикер сеңдерелә башлады. Ләкин андый әсәрләр, вакытның кырыс сынавын үтә алмыйча, әдәбият тарихында бер әдәби факт буларак кына калдылар. Ә норматив тәнкыйть тарафыннан каһәрләнгән әсәрләр исә, киресенчә, укучы күңеленә озакка кереп урнашты.
Ул чорда, дөресен әйтергә кирәк, әдәби тәнкыйть иҗтимагый фикернең дә вазифасын узурпацияләде. «Укучы һәм халык фикере» дигән булып, рәсми идеологиягә хезмәт итәргә теләмәгән рухи кыйммәтләр әдәби хәрәкәттән кысрыкланды. Ләкин әдәби тәнкыйтьнең бурычы аерым бер фикерләрне штамп хәленә китереп, аларны мәҗбүри рәвештә укучыларга тәкъдим итү түгел. Аның меһим вазифасы — әдип иҗат иткән әсәрнең художество кыйммәтен бәяләүдә, шул әсәрнең әдәбиятны һәм тормышны иии-
Я
ди яңа рухи хәзинәләр белой баета алуыи ачыклауда. Әдәби тәнкыйть иң элек җәмгыятькә. кешеләргә, ягъни күңелләрен әдәби хәзинәләр белән баетырга омтылучыларга һәм шул рухи кыйммәтләрне тудыручы әдипләргә хезмәт итә Образлы телдә әйткәндә ул укучы белән әдипне тоташтырыл торучы ышанычлы күпер булырга тиеш. Әмма, кызганычка каршы, безнең тәнкыйть һәммә очракта да ышанычлы күпер булып бетә алмады. Кай очракта, үзенчәлекле әсәр иҗат ителгәч, тәнкыйть аның әһәмиятен һәм кыйммәтен ачыклау урынына, рәсми идеология күзлеге аша бәя бирергә омтылды, аның укучылар арасында абруй казану сәбәпләрен ейрәнмәде Тепле анализ һәм гадел бәя сәнгате булырга тиешле әдәби тәнкыйтьнең шулай теп маякларны бутавы, укучылар күңеле ятмаган фикерләрне димләве дә тәнкыйтьнең абруен тешермәде түгел
Мондый хәлнең, тәнкыйтьнең кай очракта ялган ориентирлар белән укучыны юлдан яздыруның янә бер сәбәбе — тәнкыйди анализның тел принципларын урынлы куллана белмәүдә. Кайбер каләмдәшләребез эстетик тешенчәләр яки фәлсәфи категорияләр тирәсендә генә әвәрә килеп, гомумсәнгать терминнарының (образ, метод, стиль, жанр, сюжет, композиция һ. б.) әдәби текст тукымасындагы яшәү рәвешенә ботенләй битараф калалар. Әсәрне бәяләгәндә комплекслы анализ ысулын урынлы куллана белмәү әнә шулай буталчыклыкларга китерә һәм тәнкыйтьнең сыйфат дәрәҗәсенә дә тәэсир итми калмый. Нигездә, тикшерү принциплары буенча бер булган, ләкин анализлау предметлары буенча гына әдәбият белеменнән аерылып торган әдәби тәнкыйть тормыш белән әдәбиятның үзара багланышын — тормыш дәреслегенең сәнгать дереспеге белән тәңгәллеге мәсьәләсен ачыкларга омтыла Әгәр бүгенге тәнкыйтьтә тормыш дәреслеген ■заман герое — замандаш образы — шәхес концепциясе* схемасында карарга омтылу сизелсә, нәфасәт дәреслеген аңлау процессы да үзенчәпекпе һәм бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булган еч терпе яссылыкта карала Беренче яссылыкта сәнгать деньяиы таныл белүнең бер калыбы буларак чагыла Икенче яссылыкта исә укучыларның әдәби тасвирланган чынбарлыкка мәнәсәбәте ачыклана. Өченче яссылыкта нәфасәт дәньясын тезү принциплары тегел билгеләнә. Иҗат процессында бары шушы меһим элементлар искә алынганда гына әдәби тәнкыйть укучы белән әдипнең эчкерсез һәм ышанычлы дустына, киңәшчесенә әверелергә мемкин
Безнең тәнкыйть бүгенге кенде әдипкә дә. укучыга да йез белән борыла башлады Әле торгынлык елларында ук Ф. Мусин, Т Галиуллин. А Әхмәдуллин. Н Юзиев. Ф Миңнуллин кебек тәнкыйтьчеләребез тормышыбызда һәм әдәбиятыбызда барган катлаулы һәм каршылыклы процессларга гадел бәя бирергә омтыла иделәр Билгеле, ул чорның сәяси шартлары апарны үз фикерләрен яшеребрәк белдерергә мәҗбүр итте Ләкин шулай булса да, бу буын тәнкыйтьчеләре әдәби тәнкыйтьнең сәламәт нигезен булдырырга һәм аның әдәбиятта мәстәкыйль һәм сугышчан жанр булып җитлегүенә күп кеч куйдылар. Әлеге тәнкыйтьчеләрнең иҗаты әдәби хәрәкәтне җанландырып, аның даирәсен киңәйтеп кенә калмады, бәлки иҗат мәйданына яңача фикерләргә һәм иҗат итәргә омтылучы бер теркем яшь тәнкыйтьчеләрне Мансур Вәлиев, Равип Кукушкин. Салих Маннапов, Зиннур Мансуров. Фоат Галимуллин, Фәез Зелкарнәев, Фаяз Дунай, Назыйм Ханзафаров кебек авторларны да мәйданга чыгарды Бопарның иҗат үзенчәлекләре нәрсәдә соң'
Салих Маннапов әдәби әсәрләрдә сурәтләнгән образларның табигый яшәвенә димәк, рухи яшәүне тою аша чынбарлыкның тирән катламнарына үтел керергә омтыла. Тәнкыйтьченең бу матур омтылышы «Сезгә ышанам» исемле китапта үзенчәлекле чагылыш тапты. Ул анда әдәбият ечен генә түгел, ә гомумән безнең каршылыклы тормыш эчен гаять меһим булган проблеманы алып тикшерә Китапны ачып җибәргән «Хәтер» исемле эссе «үзенең авылын эзләп йорүче» сәер карчык турындагы хикәят белей ачыла һәм бу тикмәгә генә түгеп: тәнкыйтьче безне әкренләп хәтернең —үз халкыңны, нәсел- нәсәбеңне, ата-баба васыятен онытмау мәсьәләләренә алып керә, тормыш һәм әдәбият күренешләре аша һәркайсыбыэның күңел түрендә яткан уй-борчупарны. шатлык-кайгы- ларны ачарга омтыла.
Бу китапның геройлары — үзенчәлекле һәм гыйбрәтле затлар Алар —безнең әйләнә-тирәбездә яшәүче гади һәм мепаем кешеләр, күршеләребез авылдашларыбыз да, яратып укый торган китапларыбызның каһарманнары һәм танылган әдипләр үзләре дә. Г Әпсәләмов, Ә Еники, А Гыйләҗеә. М Мәһдиев, В Нуруллин, А Тимергапин кебек прозаиклар. С Хәким, И. Юзиев Р Фәйзуплин, Г. Рәхим. Р Гатауллин, Р Харис. Р. Миңнуллин. Зепфәт кебек шагыйрьләр иҗаты белән якыннанрак танышу. Боек Ватан сугышы чоры һем бүгенге татар әдәбияты панорамасын күздән кичерү әдипләрнең иҗат серләре турында мәгълүмат бирү, тормыш бүген тудырган рухи мәсьәләләрне күтәрү җәһәтеннән дә китап тәнкыйтьтәге рухи анализ юнәлешенең дерес юнәлеш, тирәнгә алып керә торган юнәлеш булуына кабат ышандыра
Салих Маннапов үзе тасвирлаган күренешләрнең хикмәтен табып, укучыны уйлануга һәм бәхәскә җәлеп итеп, аңлаешлы шигъри тел белән яза Шул уңайдан китаптагы «Хәйретдин агай чаң кага » дигән бор язмадан түбәндәге юлларны иске тошерәсе килә «Язучының фикер сореше җирдән — һәркайсыбызга якын, әсәрнең кайсыдыр бер элешендә котмегәндр генә укучыга үз-үзен искә тошереп, үз тормышына кайту мемнинлеге бирелә аһ. безнең инде рухыбыз җирдән күтәрелеп киткән ул инде тыелгысыз тесте аяз күккә ашкына, донья, заман, кон агышына карау заруриятен даулый .
Әиә шулай тәнкыйтьченең язу объекты җитдиләнә бара, әдәбиятның максаты, колачы милләт рухы белән булуын фәлсәфи-шигъри образлар аша ачуга якыная.
Бүгенге әдәбиятны агымдагы тормыш-көнкүреш контекстында гына түгел, бәлки мәдәният тарихы, халык тарихы, фикер тарихы җирлегендә дә аңларга омтылу Салих Манналовның «Тамыр тирәнлеген яфрак тоя» исемле әдәбият турында уйланулар һәм эсселар китабында сизелә «Тәплитут», «Исеңдәме’». «Чынлап та шулаймы соң», «Ачкыч эзләдем» һәм башка язмаларда әдәбиятның кайнар эзеннән атларга, әдәбият күренешләренә тормышыбызның катлаулы үсеш мантыйгы аша карарга тырышу бар. Ул әдәбиятның теләсә нинди жанрына караган әсәрдәге образларның эчке дөньясына, рухи үзәгенә төрле яссылыктан күз салу белән бергә, анарның әдәбияттагы һәм рухи тормыштагы роле, әһәмияте, мәдәният үсешенә ясаган тәэсире хакында да төптән, җитди итеп уйларга тырыша. Билгеле, әдәбиятны, бигрәк тә аның аерым тармакларына һәм жанрларына караган әсәрләрне шундый киң яссылыкта һәм катлаулы аспектта тикшерү, анализлау эше тигез бармаска да мөмкин. Тәнкыйть методологиясе аерым бер әдәби текстны әдәбият факты, тормыш күренеше, мәдәният һәм фикер үсеше тарихы, гомум- кешелек проблемалары яктылыгында тикшерүне, нигездә, якласа да, мондый катлаулы синтетик анализны һәр очракта да тигез дәрәҗәдә куллана белү, дөресрәге, бу ысулны һәр тәнкыйтьченең төп иҗат принцибына әйләндерү мәсьәләсе бүген дә мөһимлеген югалтмаган, әле көн тәртибеннән төшмәгән. Тәнкыйтьче бары шундый көчле белем һәм интеллект коралына ия булганда гына уңышка ирешергә мөмкин дип раслый Салих Ман- напое «Ачкыч эзләдем...» дигән язмасында һем фикеренә тәңгәл килгән кайбер дәлилләре белән дә бик теләп уртаклаша.
Шул принцибыннан читкә тайпылмый иҗат иткән Салих Маннапов, нигездә, яңа әсәрләрнең поэтикасын анализлауга, аларның әдәби хәрәкәттәге урынын ачыклауга күбрәк игътибар итсә, тәнкыйтьче Зиннур Мансуров публицистик үткенлек һәм шигъри кайнарлык белән мәдәният өлкәсендә яшәп килгән җитешсезпекләр турында фикер йөртә. Аның «Юлын белгән арымас» исемле тормыш, әдәбият һәм сәнгать турында уйланулар китабы үзенең замандаш каләмдәшләре һәм шигърият мәсьәләләре турындагы мәкаләләр белән бергә. «Ишетәсезме!..» исемле мәдәният эшенә җитәкчелек итүдә кадрлар әзерләү мәсьәләсенә багышланган җитди язмасын да үз эченә апа. Әлеге мәкалә хөрлек хөкем сөргән иҗат дөньясына хуҗа булып, милли мәдәният үсешен тоткарлаган надан номенклатура эшмәкәрләренең булдыксызлыгын, эшлексезлеген ачык күрсәтте, иҗат интеллигенциясенең кулына идеология богаулары кидерергә маташуның нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерүен әтрафлы итеп, дәлилләп исбатлады.
Сәигатьләрнең бик күбесен эченә алган синтетик иҗат үрнәге булган милли опера жанры үсеше турында язамы ул, әллә үз «кендеген» үзе кисеп дөнья белән бик яшьли конфликтка кергән Габдулла Тукай иҗатына безнең заманнан күз саламы, яки иҗаты гына түгел, бәлки яшәү рәвеше дә чынлык, яхшылык, матурлык категорияләре белән бәяләнгән Рәшит Әхмәтҗанов шигърияте турында уйланамы — тәнкыйтьче барыбер милләт, мәдәният язмышы хакындагы мәсьәләләрне читләтел узмый.
Шигъриятнең 1989 елдагы торышын бәяләүгә багышланган «Сиксәненче елларны озатканда • дигән мәкалә дә инкыйпаби ислах чоры тудырган үткен мәсьәләләргә туктала. Бу мәкаләдә үзе дә талантлы шигырьләр язган тәнкыйтьче шигърият ташкыныннан үзенчәлекле шагыйрьләрне табыл, танып, апар иҗатындагы матур төсмерләрне дөрес күрсәтә. Сәясә;ләшү заманында бүгенге шигърияттә иҗтимагый якның тирәнәюенә, халкыбыз «акыйкатен ачыклау юнәлешенең көчәюенә игътибар итеп, тәнкыйтьче халык рухын исән килеш сакларга, татар шигъриятенең сугышчан рухын көрәштә янәдән расларга өнди Зиннур Мансуров шигъри әсәрләрнең төзелеше, ритмы, рифмалаштыру кебек техник якларын да читкә тибәрмичә, аларның кайсы ягы белән катлаулы тормышка барып ялгануына, гомум шигърият фонында аның нинди яңгыраш алуына да битараф түгел. Ул шигырьләрне тарихи планда, дөнья әдәбияты җәүһәрләре югарылыгында тикшерергә, бәяләргә тырыша. Өлкән шагыйрь Нури ага Арсланов иҗаты, мәсәлән, нәкъ менә шушы яссылыкта калку күренде, аның икенче сулышы ачылып китүнең төп сәбәпләре шулай
Гәрчә кайбер шагыйрьләр шигърият тәнкыйтенә дәгъва белдереп, вакытлы матбугат битләрендә кылыч уйнатып алсалар да, миңа калса, бу — тәнкыйтьнең иң җитди һәм җитлеккән тармагы шикелле, һәрхәлдә, «Кешем, асылың кем?» һәм «Әверелеш» исемле китаплар авторы Фәез Зөлкарнәев иҗаты шулай дияргә ныклы нигез бирә.
Тәнкыйтьче буларак җитлегүнең, тагын да камилләшүнең матур мәгънәсендәге мисалы булган «Әверелеш» китабы хәзерге татар шигъриятендәге шәкли яңарыш, графикага нигезләнгән поэтик алымнар турында гына сөйләп калмый, бәлки поэтик эзләнүләрнең нәтиҗәпелеге белән бер-берсеиә якын булган ике кызыклы дәверне — егерменче һәм алтмышынчы елларны да колачлый. Формасы буенча монографиягә тарткан бу китапта X. Туфан. С. Хәким. Р. Файзуллин. Р Харис, Р. Мингалим, Ш. Анак кебек шагыйрьләрнең иҗаты нигезендә шигъри әсәр табигате, аның формасы турында кызыклы фикерләр, мисаллар китерелә.
Әйтергә кирәк, Фәез Зөлкарнәев татар шигъриятен шаулаткан, аны ил аренасына чыгарган егерменче һәм алтмышынчы еллар чоры шагыйрьләре иҗатын милпи җирлектә генә тикшерми, аны ип һәм денья шигърияте фонында анализлый, кешелек
доньясы туплаган эстетик хәзинә янәшәсенә куеп чагыштыра. Сеяси формацияләр һем иҗтимагый күренешләр алмашыну күренешенең шигърияткә йогынтысын күрсәтү белән бергә, әлеге факторларның шигырь тезелешенә, аһәңенә, ритмикасына тәэсирен дә тегел ачыклый Аерым алганда, ассоциатив фикерләү рәвешенең шигырьгә фикри һәм рухи богаулар кидерүгә каршы протест йезеннен тууын искәртә Бу нисбәттән, тәнкыйтьченең «Арын кен дә коллыгыңнан!* исемле мәкаләсе нәкъ менә шул мәсьәләне яктыртуы белән әһәмиятле. Кырыс регламентлар хекем сергәндә дә шигъриятнең керәш рухыннан. милли рухтан читләшмәве аның яңа формасында, фикере катлаулы поэтик образлар киеменә теренгән үзенчәлекле эчтәлегендә яхшы чагылды. Кол Галиләрдән. Г. Кандалыйлардаи. Г. Тукайлардан килгән бай традициягә таянган татар шигърияте мегъриб белән мәшрикъның иң яхшы поэтик үрнәкләреннән ейрәнеп, деиья әдәбияты хәзинәсе казанышларын үзләштереп үсте Милли шигъриятебездә зур үзгәрешләр китереп чыгарган егерменче һәм алтмышынчы еллар шагыйрьләре иҗатындагы шәкли яңарыш турында күренекле галимнәребез X. Госман, И Нуруплин. Т. Галиуллин. Н Юэи- ев, Р Мостафин һ. б.лар үз вакытында язып чыкканнар иде Ф Зәпкарнәев шигырь парадокслары чагылган «Әверелеш» исемле монографиясендә шул фикерләрне ныклы мантыйкка нигезләп, бер фокуска туппый һәм фәнни система рәвешенә китереп, үз күзәтүләре белән дә баетып, тамырга үстерә Ф Зепкарнәевиың кызыклы үз фикерләре. оригиналь карашлары бар Аерым алганда, ул Р Фәйзулпин, Р. Гатауллин, Зелфәт, М. Әгъпәмов иҗатлары турында уйланганда ип һәм донья шигърияте тудырган эстетик һәм поэтик кыйммәтләр югарылыгында фикер йәртә. әлеге буын шагыйрьләренең шигърияткә алып килгән яңалыгын дерес сизеп ала.
Үзе салган сукмактан кыю рәвештә алга атлаучы Мансур Вәпиов иҗаты исе нинди до булса концепциягә бейпенмәгәи булуы һәм эмоционапь-экспрессив рухы белән каләмдәшләре арасында аерылып тора. Аның мәкаләләрендә әдәби әсәрнең рухы кабат яңара, анда күтәрелгән фикерләр әдип сүзенең дәвамы кебек кабул итепе Мансур Өәлиевне теге яки бу әдәби әсәрнең нинди идеологиягә яки концепциягә хезмәт итүе түгеп, бәлки аның әдәби-нефис сыйфаты, эстетик тәэсир итү кече, куәте кызыксындыра, әсәрне саф килеш кабул итү, аның гүзәл хасиятләрен эзләү ләззәте ымсындыра, чын иәфасот доньясы белән шулай кавышу тәме дәртләндерә Ул әдәби әсәрне тезүдә катнашкан сүзләрнең, тәгъбирләрнең, тошенчәләриең, лексик берәмлекләрнең һәм конструкцияләрнең эчке куотен тикшерә, хикәяләүнең үзенчәлекле һәм кетелмөгән яңа алымнарын, тасвирлауның үзенчәлекле калыпларын табу шатлыгы кичереп куана, шуңардан илһам ала. Ләкин шул ук вакытта, ул әдәби әсәрне аның табигый җирлегеннән— катлаулы һәм каршылыклы тормыш туфрагыннан да аерып алып анализламый, бәлки әсәрне әдәби хәрәкәтнең моһим бер олеше ител саный һәм аны иҗтимагый процесс белән, яшәеш һем рухият мәсьәләләре белән бергә тыгыз үреп бара, аларны бер бетен итеп карый. Минем карашымча. Мансур Вәпиев иҗатының асыл сыйфаты, әгәр шулай әйтергә килешсә, аның кредосы —ул да булса, аның тормыш белен әдәбият арасындагы уртак күренешне — кеше күңеленең рухын тикшерүдә, яшәешнең серле һәм тылсымлы хасияте булган рухиятның тирән катламнарын анализларга омтылуда
Әдәби әсәрләр җирлегендә чорыбызның рухи чынбарлыгын ойрәнү. рухи талпынышның яңа хасиятләрен ачарга омтылу тәнкыйтьченең «Яшьләр мәйданга чыга* исемле беренче китабында башланып, «Табарга һәм югалтмаска*, «Күңелнең коткәно*. «Учагың сүнмәсен*. «Каһарманнар кирек!» дигән күләмле җыентыкларда тамырга үстерелде. Әлеге китапларга тупланган мәкаләләрдә, диалогларда, ачык хатларда, репликаларда тынгысыз йорәкнең ярсып тибүе сизелә
Инкыйлаби испах чоры ечен үтә мәһим булган рухи һәм әхлакый мәсьәләләр кузгатып, тәнкыйтьче аларның уңай чишелешенә ярдәм итә торган юллар эзли, шуңа баглы уй-фикерпоре белән уртаклаша. Әдәбият мәсьәләләре һәм әдәби хәрәкәт проблемалары яки тормышта бореләнә башлаган яңа күренешләр турында фикер йорткондә Мансур Вәпиев укучылардан һәм әдипләрдән бер адым алга атлап барырга омтыла
Әнә шулай кешеләрнең иң тирән рухи талпынышларын ейрәнү. рухи чынбарлыкны анализлау, халыкның, милләтнең иң үзәгенә үткән нәрсәләрне язу. алар турында халыкчан ител. образлы һәм тәэсирле итеп язу рухы тәнкыйтьченең «Каһарманнар кирек'* диген яңа китабында тагын да кочәя тешкәй Мансур Вәпиев инкыйлаби ислах чорында тәнкыйтьнең яңа бурычын тагын бер кат иске тешерә; «Соңгы елларда татарның иң намуслы әдипләре бер дә юкка гына милләт ечен иң газиз булган мипли азатлык идеясе турында язуга алынмадылар бит! Каһарманлык темасы да укучылар ечен һәрвакыт мәһим булып тора Безнеке шикелле давыллы чорда, кискен үзгәрешләр вакытында—милләт ечен зур эшләр башкару һәрбер зыялы татар каршына намус бурычы ител куелган заманда бу бигрәк тә шулай!
Димәк, әдәби тәнкыйть тә чын гражданлыкның мондый олы юлыннан баш тарта алмый Киресенчә, тормышның иң үткен мәсьәләләрено алынырга кирәк*
Әмма, шул ук вакытта. Мансур Волиевның үз «казаныбыэ.да гына кайнавы, хәзинәдә барын ип һәм донья күлемендә күрсәтергә топемәәе һич кенә дә аңлашылмый. Әдәби хәрәкәт мосьелоләре һәм әдәбиятыбыз проблемалары турында фикер йорткондә донья әдәбияты ирешкән казанышларга таяна алган бу тәнкыйтьченең шулай •ть'чнакпык* саклавы дәрес түгел Чонки, үзәк матбугат битләрендә яхшы әзерлекле
җитлеккән тәнкыйтьчеләр ешрак чыгыш ясаганда, шул рәвешчә милли әдәбиятыбыз мәсьәләләренә ил һәм донья әдәбиятлары проблемалары аша күз салганда гына руки байпыгыбызның артуы ечен уңдырышлы шартлар туарга мөмкин.
Гаделлек хакына танырга кирәк: бу кимчелек бер Мансур Вәлиевка гына хас түгеп. Өлкән тәнкыйтьчеләребезнең до күпчелеге, урта буынның да зур элеше һәм «дәрте дә, дәрманы да булган» яшь тәнкыйтьчеләрнең дә шактые бу мәсьәләдә әле сүлпәнлек күрсәтәләр, җитди язмалар белән үзәк матбугатка чыгарга бик атлыгып тормыйлар, ф Мусин, Р. Мостафин. Т. Гапиуллин, Н. Юзиев, А. Әхмәдуллин, Ә. Мәхмүтоа кебек гә- лим-тәнкыйтьчепәр генә, нигездә, ил укучысын татар әдәбияты җәүһәрләре белән элешчә таныштырып барырга тырышалар. Әмма апар гына бу зур бурычны башкарып бетерә алмый Аны берничә кеше генә, гәрчә алар бик тырышсалар да. башкарып чыга алмый.
Бу мәкаләне язар алдыннан мин кечкенә генә бер социологик тикшеренү уздырдым 1988 елның 1 январеннан алып 1991 елның 1 январена кадәрге оч еп эчендә тәнкыйтьчеләребезнең үзәк матбугат битләрендә донья күргән язмалары белән танышып чыктым Шул вакыт арасында 186 язма басылып чыккан. Әмма шуларның зур күпчелеген аннотация, кыска мәкалә, бәләкәй репортаж, блиц-интервью, китап күзәтү, нәни рецензия тәшкил итә. Үзәккә зур проблема куеп язылган җитди мәкалә, әдәби хәрәкәтнең күп торпе төсмерләрем яктыртканнары берничә генә Монография кебек фундаменталь хезмәтләр дә берничә генә басылган.
Әгәр без гел шулай пассивлык күрсәтеп, ил алдында әдәби хәзинәбезне күрсәтә алмасак, илебез укучысында, «болариың күрсәтә алырлык байлыгы юк икән» дигән фикер тумасмы соң? Әдәби хәзинәләре фәкыйрь, иҗат кечләре зәгыйфь дип уйламаслармы? Кыскасы, әлеге җавап кетеп торган шундый эчтәлектәге сорауларның саны бер дә кимүгә таба бармый.
Әлбәттә, бөтен милләт, әдәбият алдында торган мондый проблемаларның килеп чыгуына бер тәнкыйтьчеләрне генә җаваплы итеп калдыру дөрес булмас. Бопай уйлау эчке механизмы ватылу сәбәпле йөрүдән туктаган сәгатьнең гаебен аның угыннан эзләү булыр иде. Ләкин кемдер, Данко кебек, барыр юлны яктыртып торырга, уңай үрнәк тә күрсәтергә тиеш ич. . Бу очракта, билгеле, безнең күзләр мөмкинлеге һәм интеллекты, таланты һәм фидакарьлеге зур булган, әдәбият өчен җанын фида кылырга әзер торган иҗади шәхесләргә төбәлә Көндәлек тормышыбызда да бит йөкнең зурысы яткан атларда түгеп, бәлки тарткан атларда була...
Һәрхәлдә, беэнең тәнкыйтьчеләр бу җитди һәм әһәмиятле мәсьәләгә карата фикерләрен үзгәртерләр һәм аны уңай якка чишүнең терпе юлларын эзләрләр дип ышанасы кипе.
Әйе. әдәби тәнкыйть чын мәгънәсендә анализ һәм бөя сәнгатенә әйләнергә тиеш! Ул милли әдәбиятыбызны дөнья әдәби хәрәкәтенең аерылгысыз мөһим өлеше дип расларга тиеш. Бу юнәлештә әдәби тәнкыйть алдында шактый зур бурычлар тора. Тоталитар системаның әдәбиятта хакимлек иткән бер принцибы—социалистик реализм методы богаулары өзелгәч, әдәби хәзинебезИе кабат барлау, аны яңа кыйммәтләр белән баету мөмкинлеге ачылды. Шул сәбәпле, әдәбият тарихыбызны да гадеп күз белән карап чыгу һәм аны кабат язу ихтыяҗы туды. Әлеге күренешнең тирән сәбәпләрен ачуда әдәби тәнкыйть тә үзеннән өлеш кертергә бурычлы.
Заманында тоталитар иләкнең стандарт кысаларына сыймау аркасында әдәби хәрәкәттән мәҗбүри рәвештә читләштерелгән бик күп яңа әсәрләр кире укучысына кайтарылды Рәсми идеология күккә чееп мактаган әсәрләр исе ул чорның бер әдәби факты буларак кына тарихта калды Ислахның беренче карлыгачы — «Идегәй» дастаны басылды Күренекле әдип Гаяз Исхакыйның бәй мирасы әдәби хәзинәбезгә кушылды
Ипләрне, халыкларны гына түгел, бәлки мәдәниятләрне дә икегә аерган сыйнфый тәгълимат нәтиҗәсендә чит илләрдә «Сак белен Сок» хәлендә яшәгән Зыя Кадөрмәти, Йосыф Акчура. Зәки Вәлиди, Гали Акыш.Ләбиб Коран, Наилә Бинарк һ б милләттәшлә- ребезнең мәдәни мирасын өйрәнү, апарны уртак милли мәдәниятебезгә кайтару эше көн тәртибенә кипел басты Республикабыздан читтә, башка мәмләкәтләрдә яшәгән халкыбызның гасырлар агышындагы язмышын бердәм халык буларак яктырту да әдәби тәнкыйть алдында тора. Тәнкыйди реализм рухында иҗат иткән әдиппәребезнең иҗаты белән дөнья укучысын таныштыру бурычы да әдәби тәнкыйть өстендә Тыйнаклык саклап. үз казаныбызда гына кайнау заманы узды инде. 438 ел буена авыз каплап сөйләшү аркасында без бопай да шактый мескен хәлгә төштек. Булган хәзинәбезне дөнья мәйданында күрсәтә башларга вакыт. Бабаларыбызның кайчандыр үз мөстәкыйль дәүләте булганда дөнья базарында теттереп сәүдә иткәне шикелле, без дә бүгенге мөмкинлекләрдән дөрес файдаланып, рухи байлыгыбызны дөнья әдәбияты хәрәкәтенә чыгарыйк! Каләмдәшләребез иҗатындагы кимчелекләрне эзләү белән мавыкмыйча, апар әсәрләрендә җемелдәгән рухият йолдызларын күреп алып, апарның балкып яну мохитын киңәйтик! Бары шул вакытта гына әдәби тәнкыйть, «кәрванбаш» вазифасын үти алачак, шул очракта гына бай әдәби мирасыбызны дөнья әдәбияты җәүһәрләре янына алып киләчәк.
Әхмәт СӘХАПОВ.

Реклама