ҖЫР ЮЛЫ


Безнең өй инеш буена урнашкан иде Челтәр кәрнизле тәрәзәләре исә чыршы, нарат, усак. каен,
өрәңге, миләш агачлары белән капланган яшел тауга карап тора Без. тиктормас малайлар, җәй көннәрендә
шул сай инепше ерып кына идек тә. тау башына менеп, каен җиләге җыярга керешәбез Аннары, уртак табын
ясап, җиләкләрне кура яфрагына төреп ашый башлыйбыз Шул чакта күзләрем авылыбыздан егерме чакрым
чамасы ераклыктагы мари урманына килеп тобәлә Яшькелт-зәңгәр. гаҗәеп матур, сагышлы серле бер моң
булып, дөньяның чиге булып тоела иде миңа бу киңлекләр. Малайлар, җиләкләрен ашап бетергәч, мәтәлчек
ата ата аска таба төшеп китәләр. Ә мин искиткеч күренештән аерыла алмыйча, уй- хисләр кочагында
тирбәнеп, эңгер-меңгергә чаклы еш кына тау башында утырып кала идем
Әле дә булса шул сихри урынны сагынам, авылыма кайткан саен иң әүнәл тау башына юл тотам...
Бу юлы таудан төшеп килгәнемне муенына зәңгәр гәрәбә таккан, чиккән алъяпкычлы күрше Зәйнәп
тәтә инеш буенда котеп тора икән
— Исән-сау кайттыңмы, улым? Баядан бирле карап торам үзеңә, хәйран озак йөрдең. Әниең дә тау
башына менеп йөрергә ярата иде мәрхүмкәй Нәкъ син утырган аланлыкта утыра иде ул да Нинди сере
бардыр шуның Әниеңне әктәм. кулына берәр савыт ала иде дә. тауга менеп югала иде Бераздан «Әйдәлс
Зәйнәп, каен җиләге белән чәй эчик әле». —дип. өенә чакырыр иде
— Әйдә, утыр әле чирәмгә...—Зәйнәп тәтә сүзен дәвам итте—Минем сиңа күптәннән сөйлисем килеп
йөргән сүзем бар син аны бүтән беркемнән дә ишетмәссең, мин исән чакта белеп кал. Салкын март иде.
Сугыш еллары бигрәк тә чыдый алмаСТай салкыннарга туры килде җитмәсә Әниең урын өстендә ята. хәле
яхшыдан түгел. Әтиең сугышта, ике абыең сабакта Мин көненә берничә мәртәбә әниең яшина хәл белергә
кереп чыгам Иртәгә тынасы дигән көнне әниең әйтә миңа «Зәйнәп, мин дөнья куйсам, үләр бу бала ди,—ди
— Кем карасын аны. һәркемнең үз мәшәкате үзенә җиткән бит» Әниеңнең күзләре юешләнде, ул туп туры
түшәмгә карый, йөзләре тагын да алсулана төште Иртәгесен чана белән салам тартып кайтып килом. Өегез
янына җиткәндә бала еланын ншетәм Чанамны куйдым да йөгердем сезгә! Керсәм, анаң сине каты итеп
куенына кыскан, тәпиләрең идәнгә тими анаң кочагында килеш асылынып торасың Әниең кулларын аерып
җибәрүгә «торс» игеп идәнгә төшеп утырдың да елавыңнан туктадың Әниең җан биреп тә олгергән иде
инде.. Аның дөньядан бер дә китәсе килмәде. Әниеңнең соңгы йөрәк тибешен ишетеп калган бала син Менә.
улым, әйтәсе сүзем шул иде сиңа
Җырчыбыз Искәндәр Биктаһиров башкаруында «Уйлану» җырын тыңладыммы, тау башындагы
балачагым аерымачык булып күз алдына килә дә баса
Сандугачкай килеп, тауга кунып Сайрар
микән иртә таңнарда. Газиз башым кая
куйыйм.
Китәр идем әллә кайларга..
Тирән мәгънәгә бай шушы җыр — халык җилкәсенә төшкәй авырлыкны, тарихи авазларны күңелләргә
сала да куя. Башкару өчен ул җыр шактый катлаулы, һәрхәлдә, бу әсәргә тотыныр өчен кыюлык, үзеңдә
шундый көч барлыгына ышанырга кирәк «Уйлану» җыры Искәндәр башкаруында беренче тапкыр үзебезнең
Опера һәм балет театры сәхнәсендә яңгыраган иде Тамашачы җырчыны көчле ал кышларга, чәчәкләргә
күмде. Бу —талантлы җырчыга бәя бирү белән беррәттән халкыбызның борынгы җыр хәзинәсен олылау,
аның белән горурлану, аңа соклану билгесе дә иде.
Искәндәр Биктаһиров Чнрмешән районының Югары Чагадай авылында туып үсә. Анда сигез классны
тәмамлагач, тугызынчы класска күрше авылга йөри башлый Биш чакрым араны Әчеле елгасы буйлап көн
саен җырлап бара, җырлап кайта торган булган. Бигрәк тә озын җырлар, халык җырлары ошый аңа
Армия сафларында хезмәт итеп кайткач. Казан химия-технология институтын уңышлы гына тәмамлый,
инженер-механик дипломы ала Искәндәр, әлбәттә, яхшы инженер да булыр иде. ул төпле кеше, кулыннан
килмәгән эше юк Ләкин җырга булган мәхәббәте көчлерәк икән шул1 һәм бу мәхәббәт Искәндәрне
профессиональ сәнгать юлына тарта
1975 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең җыр һәм бию ансамбленә яшь
талантлар сайлап алу конкурсы уза Йөздән артык егет һәм кыз җыелган булса да алар арасыннан нибары
унлап кеше генә ансамбльгә кабул ителә. Бәхетлеләр арасында Искәндәр дә бар. Җырчы бертуктаусыз үз
осталыгын арттыру өстендә эшли, күп тә үтми, ансамбльнең солисты дәрәҗәсенә күтәрелә һәм җыр һәм
бию ансамбле 1977 елның җәендә Туниста була. Борынгы рим театры Карфагенда җырлый Искәндәр. 1979
елның гыйнвар-февраль айларында исә ерак Африка илләре — Нигерия, Бенин, Сенегалга бару бәхетенә
ирешә. Төрле милләт халкы белән очрашулар, аларның көнкүреше, мәдәнияте белән якыннан танышу,
төрле музейларга йөрү, кайбер кабиләләр белән әңгәмәдә катнашу — болар барысы да җырчыны ру хи
яктан баета,.халыклар тормышына якынайта. Концерт залларында үзебезнең татар көйләре яңгыравы,
дәртле биюләр, гарәп, негр, башка халыклар утырган тамашачы залын гына түгел, хәтта үзебезнекеләрнең
күңелләрен дә рухландыра, дөньяга карапшы киңәйтә, татар кешесе булу, татар сәнгате кешесе булу,
бигрәк тә татар җырчысы булу горурлыгын арттыра
Җыр сөючеләр беренче ишетүдән беренче күрүдән үк Искәндәр Биктаһировны якын итте, үз итте Аның
башкаруында «Уел». «Сәфәр». «Дуртойле». «Ядкарь». «Дусларыңны онытма» «Озата барма». «Гармун,
гармун». «Ак яулыклы әнием» кебек гаять табигый яңгыраган җырлар замандашларыбызның күңел
юлдашына әверелде. Филармония классларында җырчы үзе әйтмешли, бик тырышып, бик озак итеп
фортепьянада уйный-уйный шөгыльләнә торгач, халкыбызның озын җырларыннан «Казан сөлгесе».
«Зиләйлүк». «Уйлану»ны бернинди аккомпанентсыз зур осталык белән башкару дәрәҗәсенә ирешә
Консерваториядә узган ике еллык стажировка да Искәндәргә җыр сәнгатен тирәннән үзләштерү, талантын
камилләштерүдә зур ярдәм итте
Ул илебезнең татарлар яшәгән төбәкләрендә еш була Читтә яшәү бер дә җиңел түгел кешегә. Туган
иленнән озакка яки бөтенләйгә аерылганнар моны яхшы белә. Җырчының сыктап сагынып яшәүчеләрне еш
очратканы бар Кайда гына булмасын, йөрәгеннән чыккан җылы сүзләре белән дә. көләч йөзе белән дә. шат.
моңсу җырлары белән дә кеше хәленә керә белә ул Җыр илендә Искәндәр —үзе бер дөнья Үзенчәлеге
белән җыр мирасына карата көчле мәхәббәте белән, башкару ихласлыгы белән, бәрхет тембрлы матур
көчле табигый тавышы белән кабатланмас олы бер дөнья! Искәндәр үзе тотынган һәр әсәрнең фәлсәфи
^һәңен ачып бирә ала торган җырчы, ул үткәниәр белән бүгенгене тоташтыра алу сәләтенә ия.
Иҗат лабораториясе белән якыннанрак танышып йөргәндә, җырчыга үземне күптән кызыксындырган
бер сорау бирдем
— Сәхнәгә чыккан саен җырлыйсың килеп чыгасыңмы яки тамашачы алдында үз бурычыңны үтәү
теләге белән генәме?
Искәндәр ике дә уйлап тормыйча җавап бирде
— Туйдырса, бетте дигән сүз ул. Сәхнә артында киемнәрне алыштырып йөргәндә үк, көзге янына килеп
пөхтәләнеп торгапда ук дулкынлана башлыйсың, каяндыр көтмәгән көч илһам иңә Тизрәк чыгып җырлыйсың
килә башлый, һәм һәрвакыт, хәтта көненә икешәр концерт бирергә туры килгәндә дә шулай
— Ә репертуарны ничек баетасың?
— Монда эш болайрак тора. Җыр китапларыннан эзләнәсең газета- журналларны актарасың
күңелгә ятышлы шигырьләр эзлисең эчтәлегенә игътибар итәсең. Әгәр дә бетен яктан да күңелгә хуш
килгәнне тапсаң уйланып иөрн башлыйсын Якынрак белгән композиторга барасың киңәшәсең Бераздан ул
тулы бер әсәргә әйләнә.. «Биек тауның башларында» дигән һәм башка җырлар белән дә шулайрак булды
Беек шаияйребез Хәсән Туфан сүзләренә язылган «Ромашкалар* җырын искә төшерик Аны башка
җырчылар башкаруында да күп тапкырлар тыңлаганым бар Әмма Искәндәр, киң диапозонлы вокаль
мөмкинлекләреннән файдаланып бу җырга мелизмнар, бизәүләр оста. шагыйрьнең рәнҗетелгән
күңелендәге уй-серләрен ачып бирә
Әйтерсең, җырчы үзе дә ерак далада шагыйрь белән тоткында бергә булган Әйтерсең, шагыйрь
башына төшкән авыр газапларны җырчы үзе дә кичергән
Бүгенге көндә Искәндәр Биктаһиров — эстрада бригадасының җитәкчесе Моннан ел ярым элек аңа
Татарстан җөмһүриятенең атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде Артистның иҗат юлының
уртасы гына әле, талантның киңәйгән, чәчәк аткан чагы гына Аңа зур у ңышлар юлдаш булсын. Юллары
халык йөрәгенә илтсен Иҗатының бөтен бәхете — шул юлда гына
Хәниф ФӘЛӘХЕТДИНОВ
Казан.

Реклама