Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗМЫШЛАР ҺӘМ ЯЛГЫШЛАР

Елан угы» романын сәләтле каләм иясе язуын укый башлагач ук тоясың Анда комиссар Шиһабетдинов ның үтерелүе белән башланган ва кыйгалар безне бик тиз үзенең чоңгылына бөтереп алып кереп китә.
Романда күтәрелгән мәсьәләләр Урта Азиядә инкыйлап елларында яшәгән милләттәшләребезгә кагыла, ләкин ул безгә дә кызыклы Чөнки ул замандагы хакыйкать безгә әлегәчә бозылган хәлдә генә килеп житә алды
Мин шушы якларда туып үскәнлектән һәм мондагы тормыш шартларын шактый ук яхшы белгәнлектән, «Елан угы» Торкестандагы ва кыйгаларны әйбәт һәм дөрес яктырткан татар романы дип исәплим Бигрәк та мондагы татарларның кайсы якта, җирлектә торырга тиешлеген Т Әйди төгәл чамалаган һәм әтрафлы чагылдырган, киләчәктә аларга нишләргә кирәклеген дә зирәк фараз иткән- Әсәр безнең эчен әнә шул ягы белән кыйммәтле дә
Романда үзбәк милләтчеләре һәм контрлары тарафыннан татарларга атап әйтелгән бик әче фикерләр бар Бу сүзләрнең укучы аңында төрле карашлар тудыруы ихтимал Мәсәлән •Автор үз халкына таш атарга юл ача. акыллы
эшләми!»—дияргә мөмкиннәр. Ләкин татарны гаепләү фикерләре шул заманда ук әйтелүе хак Үзбәк контрлары, милләтчеләре тарафыннан гына да түгел! Без бүген егерменче елларда милләттәшләребез чәчкәнне урабыз — татарларга Урта Азиядә төксе караш әнә шул дәвердә тамыр җибәргән Хәзер үткәндәге абы- ну-сөртенүләрие яшергәнче, киләчәк өчен шуннан гыйбрәт алу хәерлерәк Узгандагы ха-таларны ятлар төртеп күрсәткәнче, үз язучыбыз сурәтләве мең тапкыр яхшырак Без капчыкта ятмый! Т Әйди мәсьәләне романында кыюлык белән күтәреп чыккан һәм бик дөрес эшләгән Гаепне моннан соң да яшереп яту хакыйкатькә дә, гаделлеккә до хезмәт итми. Сон булса ш. тәүбә итү уң булыр Бу үзе үк кардәш халыкларда канәгатьлек хасил итәр һәм безгә карата хөрмә), ышаныч хисләренең кайтуына булышыр.
Империя безне һәрвакыт үз максатында файдаланып килде. Аның барлык әшәке гамәлләрендә татарлар катнаштырылды Хәзер инде безгә моны аңларга вакыт Ятлар өчен утлы күмер чүпләү татарны яхшылыкка илтми БолаЙ ерак китеп булмый Үз максатыбыз, үз юлыбыз алга чакырсын Әйтик, бүгенгесе көндә Татарстаныбыз мөстәкыйльлеген игълан итте Ләкин аны гамәлгә ашыру бик кыен. Чөнки республикада татарлар андагы барлык халыкның яртысы чамасы гына. Шул шартларда Татарстанга бүтән милләт вәкилләрен эшкә чакырып китерү дәвам итә. Мондый көннәрдә яңадан-яңа Шиһабетдинов, Байкуча- товларның теләсә кайда каңгырып йөреп, андагы жирле халыклар тормышына тыкшынуы, көчләрен генә түгел, газиз гомерләрен дә шунда бирүләре акланмый. Аларның үз тарихи ва
таннарына кайтук, шунда тупланып, милли тормышны тергезүләре кирәк. Тәүфикъ Әйди •Елан угы» романында бу мәсьәләне кабыргасы белән куя һәм шуның белән аеруча мәртәбәле бер бурычны исебезгә төшерә.
Әсәрнең тулы күләмдә аерым китап булып басылып чыгуын теләп калучы Хәмит ТӨХФИ, Ташкент