УКА БЕЛӘН ЧИГЕЛГӘН


Ука белән күн әйберләрне чигү татар милли сәнгатендә аерым бер тармакны тәшкил итеп тора
Урыста бу шөгыльне алтын белән чигү дип йөртәләр Сәнгатьнең бу гаре чигү җебенең алтынга
манчылганы өчен генә түгел, халык иҗатында бик сирәк очраганга күрә дә ифрат кыйммәт санала
Мондый чигеш белән һәрьяклап үскән, хезмәт житештерүчәнлеге алга киткән һәм мул тормышка
ирешкән җәмгыятьтә генә шөгыльләнергә мөмкин. Үзеннән-үзе аңлашыла ки, алтын чигешле
зиннәтле әйберләрне ясаганчы, аны кирәксенүче хөр күңелле, мул тормышлы асыл затларның
булуы да шарт.
Татарларда мондый мөмкинлекләр бик борынгы заманнарда ук тудырылган Бу төр сәнгатьнең
тамырлары Болгар чорына ук барып тоташа. XVI гасырда. Казан ханлыгының жимерелүе, Казан
каласындагы күп осталарның һәлак ителүе аркасында ука белән чигүчеләр ерак авылларга
таралырга мәжбүр була. Бу хәл исә аны гомумхалык сәнгатенә әйләндерә.
Журнал тышлыгында күрсәтелгән букчадагы укалы чигеш шулай ук бик ерак дәверләргә карый
Бу —Идел-Урал татарларының аеруча зиннәтле саналган әсәре Мондыйны башка тарафларда
табып та булмый. Булса да бары Касыйм татарларында гына очрарга мөмкин. Урысларда күренсә,
сәнгать белгечләре раславынча, алар аны татар остасыннан чиктергәннәр яки күчереп кенә
алганнар. Аларда очраган бу төр сәнгать әсәрләрендә бары татарлар гына ясый алган чалымнар
ярылып ята.
Күнгә чигү төрки халыкларына гомумән хас Таулы Алтай кабиләләрендәге бу сәнгати һөнәрне
безнең эрага кадәрге бер меңенче елларда ук күзәтергә була Ука белән чигү сәнгате тарихның әнә
шул ераклыгына барып тоташа. Без, сәнгать фәннәре докторы Фоат Валиев тикшеренүләренә
таянып, шуны әйтә алабыз: татарларның ука белән чигү сәнгате болгар чорына карый Моны хәтта
урыс елъязмалары да раслый: • Болгар ханының (1236 ел) яшел күн путасы ука белән чигелгән иде

Казан ханлыгы чорында татарларның сәхтиян күн эшкәртү осталыклары тагын да югарырак
дәрәҗәгә ирешә Казандылар ука белән чигелгән күн әйберләрне урыс патшасы сараена да,
боярларга да озатып торалар (XVI—XVII гасырлар) Алай гына да түгел, татар эшкәрткән йомшак күн
һәм ука белән чигелгән затлы күн әйберләрнең даны бик еракларга тарала Казах, кыргыз, үзбәк,
уйгыр кешеләре «күн» төшенчәсен •болгар» сүзе белән тәңгәлләштереп йөртә башлыйлар
Инде кабат журнал тышлыгындагы сурәткә —ука белән чигелгән күн букчага күз салыйк' Бу —
һәрьяктан житеш тормышта яшәүче татар кызының милли киеменә өстәмә бизәк Шушындый
зиннәтле букчалар болгар-татар кызларының киң күн путаларына тагыла торган булган Һәм алар
стилендәге бу сыйфат XIX гасырга кадәр сакланып килгән.
Букчада хатын-кызга иң кирәкле вак-төяк әйберләр: кулъяулык, тарак, көзге, кечкенә кайчы, жан
саклагыч бөти йөртелгән Мондый букча татар кызының ука белән чигелгән бәрхет калфагына, чигүле
камзулына төстәш булып, ифрат та килешеп торган.
Татарның ир-атлары да киң путаларга беркетелгән күн букча йөрткән Алар аңа. кирәк чакта ут
үрләтер өчен, чакма ташлар салганнар, соңрак тәмәкеләрен дә шундый ук букчага сала
башлаганнар (XX гасыр)
Тышлыкта күрсәтелгән букчаның зурлыгы — 16X20 см. Аны «авызы» тирәсендәге тишекләр аша
үткәрелгән нәфис күн бау белән бөреп-ябып куярга мөмкин Букча кыз- гылт-көрән төстәге йомшак
күннән тегелгән (Ихтимал, «кызыл күн» төшенчәсе дә шуннан калгандыр әле...) Чигешкә чәчәк
бәйләме үрнәк итеп алынган Мондый чәчәкләр жан саклагыч көчләргә дә ишарә. Ука-жеп
күпертелгән рәсем өстеннән Йөртелгән.
Бу әсәр XIX йөзнең беренче яртысына карый.
Инде шунысын да әйтик журнал тышлыгына төшерелгән укалы чигеш әсәре СССР
халыкларының этнография музеенда (Санкт-Петербург) саклана
Гүзәл ВӘЛИЕВА-СӨЛӘЙМАНОВА.
сәнгать белгече

Реклама