ТАТАР УТЛЫ ТАТАРМЫН


Белегез. бу горур исем'
Л Гумилев
лтай телләре гаиләсенең терки телләр төркеменә керүче татар халкы үзенең саны ягыннан СССРда алтынчы урында тора Рәсми мәгълүматлар, ягъни 1989 елгы бетен Союз халык санын алу нәтиҗәләре буенча. Кырым татарларын да кертеп, илебездә 6920475 татар яши (шуның 271715 е—Кы рым татары) . Кырым татарлары милли хәрәкәте туплаган мәгълүматларга караган да. аларның бүгенге саны 450—500 меңгә җитә (кайбер Хәбәрләр буенча. 800 мең тирәсе) Татар халкының башка этнографик төркемнәренең бөтен саны хакында кызганыч ки. андый өстәмә мәгълүматлар тупланмаган Әгәр дә ул материаллар бөтен Союз күләмендә бик җентекләп җыйналган булса, тарихчы буларак иманым камнл татар халкының гомуми саны күпкә артык булыр иде Хөрмәтле укучыларыбыз га уйланыр өчен берничә белешмә китерик XV! йөзнең беренче яртысында ягъни алты мөстәкыйль татар дәүләте — Казан. Кырым Себер, Әстерхан. Касим ханлыклары һәм Нугай урдасы — яшәгән чорда рус дәүләтендә алты миллион кеше була Кызганыч ки татар дәүләтләрендәге халыкның саны хакында мәгълүмат юк әмма Нугай урдасы ның үзенең генә дә 300 мең атлы гаскәр куя алганлыгын һәм Кырым ханлы! ы яшәеш чорының соңгы дәверендә, ягъни XVIII йөзнең яртысында аның халкының миллион нан артык булганлыгын искә алсак, бөтен татар дәүләтләрендәге барча халыкның го муми саны күп булганлыгына шик калмас. Дөрес, бу дәүләтләр XVI—XVIII йөзләр дәвамында Россия тарафыннан басып алынып татарларны көчләп чукындыру һәм урыслаштыру сәясәте үткәрү нәтиҗәсендә халыкның этник торышына һәм гомум санына башта шактый зыян килә Әмма нслай диненең һәм татар халкының үз-үэен саклый алу сәләтенең көчле булуы (XVIII гасырда күпләп чукындырылган татарларның, мәсәлән, бөтенесенең дә диярлек мөселманлыкка кире кайтуы, башка күп кенә халыклардан үзгә буларак, татарларның инде үткән йөздә үк милләт булып оешуы үзбилгеләнү аңының һәм милли хәрәкәтнең, гомумән шактый ук югары дәрәҗәдә торуы, безнең гасырның 60 елларына кадәр илебездә тагар мәктәпләренең әле күп булуы һ. б мөһим факторлар) халкыбызның этник, милли йөзен саклый алганлыгы турында бик ачык сөйли Менә шуларны искә алсак, бүгенге татар халкының җиде миллион тирәсе генә булмавы хакында уйланырга тулы хакыбыз бар Ниһаять уйландырырлык тагын бер сорау рәсми мәгълүматлар буенча бүген 145 миллион тәшкил иткән урыс халкы татарлардан 27 тапкыр күп Өч-дүрт гасыр эчендә генә элекке биш-алты дәүләтнең халкы бер дәүләт халкы белән чагыштырганда, гәрчә ул зур дәүләт булса да. шулкадәр фәкыйрь пропорция (27 I) тәшкил итә аламы/ Мин бу сүзләремне ниндидер рәсми төстә гаепләр өчен язмыйм минем анык өчен тулы мәгълүматым да. димәк, хакым да юк. тик күңелне борчыган һәм уйланырлык мәсьәләләрне күтәрергә җөрьәт итә алам
Татар халкы берничә зур этнографик төркемнән тора Казан татарлары мишәр татарлары (бу ике төркем үзләре «Урта Идел һәм Урал буе татарлары» дигән эур бер эпшк-мәйданый төркем тәшкил игәләр) шулай ук Себер Әстерхан һәм Кырым та
I Бу җан исәбе алу вакытында кырым татарларының саны беренче тапкыр башка татарлардан аерым бирелде Бу хы аларның милли үзаңнары бик нык үсеп китүе һәм туган җирләремә кайту хәрәкәтенең кискен кичәюе белән аңлатыла
А
тарлары Алар, нигездә, шул исемдәге татар дәүләтләре, ягъни Казан. Себер. Әстерхан һәм Кырым ханлыкларының төп халыклары булып саналалар һәм барысы да халык буларак бер тарихи чорда —XV йөзнең ахыры — XVI йөзнең беренче яртысында формалашканнар Монда мишәр татарлары гына бераз аерылып тора, чөнки аларның ул вакытта өздереп кенә әйтерлек үз милли дәүләтләре булмаган, ләкин мишәрләрнең халык буларак оешуы Казан һәм Касим ханлыклары белән янәшәдә, аларның төп халкы белән бик тә тыгыз этник һәм мәдәни мөнәсәбәттә барган Хәер, кайбер тарихи чыганаклар мишәрләрне Казан ханлыгында итеп тә күрсәтәләр. Җитмәсә, аларның нигез бабалары булган кыпчаклар зур бер дәүләт — Алтын Урданың үзәк җирләре төп төрки халкын тәшкил иткән (Литва. Польша. Румыйн татарлары дип йөртелгән татарлар да шул ук XV—XVI йөзләрдә татар дәүләтләреннән бераз читгәрәк формалашканнар) Әйтеп үтелгән төп этнографик төркемнәр үзләре аерым төркем һәм төркемчәләргә бүленәләр, аларга кыскача тарихи-этник аңлатма бирү, хәтта санап китү генә дә шактый озакка сузылыр иде һәм бу эш кечкенә генә бер очеркның кысаларына сыймый
Татар халкы берничә этник-мәйданын төркемнәргә бүленсә дә. аның төп. күп санлы үзәге —Казан татарлары. Аларның теле бөтен татар халкы әдәби теленең нигезен тәшкил итә. алар мишәрләрнең күпчелеге белән бергә Татарстан ССРның төп, җирле халкы санала. Союздагы һәм чит илләрдәге татарларның күбесе бу республиканың башкаласы булган Казан шәһәрен үзләренең мәдәни, этник һәм сәяси мәркәзе итеп саныйлар Ниһаять, татар халкы берничә төркемнән торса да. алар һәммәсе бу халыкны берләштерүче бер үзатама — «татар» этнонимын йөртәләр. Бу төркемнәрнең формалашуы, кайбер мәйданый, тел һәм этник аермалыкларга карамастан, әйткәнебезчә. бер тарихи заман була. Мондый тарихи-этнографик бердәмлекнең нигезе, безнең уебызча, әлеге төркемнәрнең барысының да Алтын Урда дәверендә үк инде бик тә якынлыгы булган Әгәр дә АЯтын Урда дәүләте җимерелмәгән һәм төрле дәүләтләргә таркалмаган булса, аерым төркемнәргә бүленмәгән бер бөтен татар халкы оешкан булыр иде...
Татар халкының бабалары кем булганлыгы хакында фәндә өч төп караш бар Революциягә кадәрге Россиядә, хәтта аннан читтә дә шактый киң таралган беренче карашның тарафдарлары татарларны монголларның токымнары дип санадылар һәм бу фикер әле дә яши Әмма бүгенге татарларның XII—XIII йөзләрдәге чыңгызлы монголлар белән уртаклыгы юк Антропологик, ягъни физик төзелеш ягыннан алар, ни-гездә. европеоидлар, ә монголлар исә — чын монголоидлар Дөрес. Казан татарлары арасында монголоидлык 14—15 процент тәшкил итә. алардан башка европеоидлар белән монголоидлар кушылудан барлыкка килгән сублапоноидлар (безнең якның «мулатлары») да бар —аларның өлеше 24—25 процент. Әмма боларның берсе дә монгол этносының эзе түгел. Гомумән, монголоидлыкны турыдан-туры монгол диП аңламасыннар. монголоид ул —кеше расасының бер төре (европеоид, монголоид, негроид); аның классик билгеләре монголларда күбрәк һәм, шуңа күрә, аларга нисбәтле аталган гына (бу төр. гомумән. Азия халыкларында таралган) Татарлардагы өлешчә монголоидлыкны антропологлар нигездә кыпчаклар белән бәйле дип әйтәләр; ул Себер һәм Әстерхан татарларында хәтта күбрәк тә —аларның килеп чыгышында, кыпчаклардан тыш, башка төрки кабиләләрнең дә өлеше шактый. Сублапоноид тибы Канчыгыш Европага безнең эраның башларында Себер кабиләләре үтеп кереп, аларның җирле европеоидлар белән кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Чыңгызлы монголлар белән бүгенге татарлар, беренче чиратта, Урта Идел һәм Урал буе татарлары арасында этнографик яктан да сиземле уртаклык юк. Ниһаять. Татарстан ССРда һәм аның тирә-юнендә монгол археологик истәлекләре очрамый Дөрес, шәһре Болгарны казыганда Көньяк Себердә һәм Монголиядә очраштыра торган типтагы берничә йорт калдыгы табылды, әмма алар ул шәһәрнең һәм аның халкының этник тарихында роль уйнаган истәлекләр булып саналмый, ә XIII йөздәге монгол түрәләре (баскаклар һ б.) белән бәйле урыннар итеп кенә карала.
Шулай булса да. татар этногенезында (этногенез = этнос + генезис —«Халыкның килеп чыгышы», дигәнне аңлата) «монгол» теориясе яши. Аның барлыкка килүе һәм үсеш алуы бүгенге «татар» исеменең урта гасыр татарлары үзатамасы белән тәңгәллек нәтиҗәсе булып тора. Эш шунда ки, XII—XIII йөздәге монголлар «татар- монголлар», хәтта «татарлар» дип тә аталганнар. Ләкин каян килгән соң аларга ул исем һәм гомумән, кемнәр алар борынгы татарлар?
VI—VIII гасырларда Көньяк Себер һәм Үзәк Азия җирләрен биләгән Көнчыгыш Төрки каханлыгының халкы арасында «татар» исемле төрки кабиләләр дә булган, алар турында шул дәүләтнең башлыклары, ягъни каханнар истәлегенә куелган язулы кабер ташларында хәбәрләр бар Мәсәлән. Исгәми кахан һәм Бумын каханны искә алу мәҗлесенә җыелганнар арасында «Огуз татар» (утыз татар) вәкилләре дә булган Бу татарлар Билге каханның әтисе Илтәрис кахан җитәкчелегендәге тю-гю кабиләләренә каршы сугышканнар Билге кахан үзе «Токуз татар» (тугыз татар) кабиләләре белән орышкан «Утыз» һәм «тугыз», шулай итеп, татар кабиләләренең санын аңлаткан булса кирәк Борынгы татарлар IX-X йөзләрнең кытай чыганакларында да искә алыналар кытайлар аларны «да-да». «та-тань» дип атаганнар. Аи-Дэюи дигән
кытаймын 842 елда Урмуз атлы уйгырга язган хатында, мәсәлән. «Та-тань» исемле кабиләләр турында хәбәр ителә. Соңрак император Ванг-Иентинның илчесе ясаган бер докладта (981 ел) «Та-тань» кабиләләренең сигез булганлыгы әйтелә Ә гомумән кытай тарихи чыганаклары буенча, борынгы татарлар күбрәк «да-да» исеме белән мәгълүм.
Шул ук X йөзнең инде безгә таныш булган «Хөдүд әл-галәм* дигән фарсы язмасында татарлар Төрки каханлыгы җимерелгәннән соң төзелгән караханилар дәүләтендәге «Тугыз угыз» ыруының берсе диелә. XI гасырда яшәгән атаклы уйгыр филологы Мәхмүт Кашгари 20 төрки кабилә арасында татарларны да атый, ә шул ук йөзнең фарсы географы әл-Гардизи әсәрендә татар кабиләләре берлегеннән чыккан кешеләрнең Кимак каханлыгын төзүдә шактый зур роль уйнаулары турында риваять китерә (кимаклер VIII—X йөзләрдә Көнбатыш Себердә Иртеш елгасы буйларында яшәгән төрки кабиләләр, аларның көнбатыш кавеме кыпчаклар исеме белән мәгълүм). Әлеге риваятьнең кыскача эчтәлеге болан. татарларның юлбашчысы үлеп, аның ике улы исән кала. Олысы патшалыкка хуҗа була, ә Шад исемле кече улы аңа көнләшә, үч тота башлый. Көннәрдән бер көнне ул абыйсына һөҗүм итә әмма җиңелә һәм үзенең кәнизәге белән качып китә. Менә ул елгаларга урман-далаларга һәм төрле мал-туарга бай җиргә килеп чатыр кора һәм гомер итә башлый Озакла-мый аның янына татарлардан җиде кардәше килеп кушыла, шулар арасында Татар. Кыпчак, Аҗлад. Кайбер чыганаклар, мәсәлән, урыс елъязмалары. XVII гасырның Хива ханы һәм тарихчысы Әбел Гази туплаган мәгълүматлар буенча, татарларның әле монгол яуларына кадәр үк Көнчыгыш Европада булганлыгы билгеле. Алар төрле тарихи заманнарда көнбатышка күченеп киткән татарларның бер өлеше булганнар һәм тора-бара башка төрки кабиләләр белән берлектә Алтын Урда дәүләтендә барган этник процесста катнашканнар
Әмма борынгы татарларның тарихта шактый зур эз калдырган дәвере — аларның үз җирләрендә, ягъни Көньяк Себер һәм Үзәк Азиядә монголлар белән күрше булып яшәп. Монгол империясе төзүдә катнашу чоры. Бу вакыйгалар урта гасырның ифрат кыйммәтле берничә тарихи чыганагында яктыртыла «Монгол ун-ниуча тобчаган» («Монголларның яшерен тарихы») дип аталган XIII йөз монгол язмасында («Күңел түрендәге риваять» исеме белән дә мәгълүм, кытайча атамасы—«Юань-чао-биши»), XIV гасырның бөек тарихчысы фарсылы Рәшидетдиннең «Җәмигъ эт тәварнх» («Елъязмалар җыентыгы») исемле атаклы хезмәтендә. XVII йөздә төзелгән «Алтай тобчи» («Алтын риваять») дигән монгол елъязмасында — аның авторы галим лама Лубсан Данзан; XIII гасырның «Мэн-да бэй-лу» («Монгол-татарларның тулы тасвирламасы») исемле кытай хроникасында Бу чыганакларда монголларның һәм аларның көнчыгыш күршеләре булган төрки телле татарларның тарихы шактый киң яктыртылган Ул та рих бигрәк тә беренче өч әсәрдә тулы күрсәтелә ә менә «Мэн-да бэй-лу» да татарлар дип башлыча монголлар атала Бу хезмәтнең авторы Чжао-Хун татарларны (аныңча монголларны) өч ыруга бүлә; кара татарлар (хэй да-да). ак татарлар (бай да-да| һәм кыргый татарлар шэн-да-да) Аның замандашы Ли Синьчуань исә культуралы татар лар (шу да-да). һәм шулай ук кыргый татарлар турында яза («шэн»ның сүзгә сүз күчермәсе — чи. пешмәгән) һәм соңгыларына, нишләптер, ак татарларны да кертә Кытай әдәбиятында ак татарлар дип гадәттә онгутлар аталалар, ә алар исә чыгышла ры белән төрки телле кабиләләр булганнар — бу хакта Рәшидетдин китабында ачык язылган XIX йөзнең күренекле шәрекъшонасы (көнчыгышны өйрәнүче), кытай тари хының зур белгече И. И Кафаров (Палладий) да шундый ук фикердә тора һәм ул фи кергә хәзерге заман галиме. «Мэн-да бэй-лу»ны нәшер иткән һәм шәрехләгән В. Н. Мункуев та кушыла Чжао-Хун һәм Ли Синьчуань әсәрләрендә, шулай итеп, ва кытлар үтү белән монголлар тарафыннан йотылып баручы элекке төрки кабиләләр ак татарлар, өлешчә, мәдәни татарлар дип аталганнар. Әлеге кытай авторларның төрки монгол, фарсы чыганаклары (Орхон-Енисей язмалары, ягъни кабер ташларындагы язулар. «Монголларның яшерен тарихы». «Алтын тобчи» һәм Рәшидетдин китабы) бу енча билгеле булган татарларны монголлар белән беркадәр бутаулары аларның ул татарлар хакындагы мәгълүматлар белән беренче тапкыр очрашуы нәтиҗәсендә ту ган. Соңыннан алар «татар» исемен барлык монгол-кабиләләренә дә тартканнар
Әмма шуңа да карамастан, бу ике автор «кыргый» «кара» татарлардан ягыш чын монголлардан үзгә буларак, югарыда әйтелгәнчә чыгышлары белән төрки ка биләләр булган «ак» (беркадәр «культуралы») татарларны да атыйлар «Ак татарлар дип аталучы татарларның буй-сыннары нәзек, үзләре әдәпле һәм ата аналарын ихти рам итәләр», —диелә «Мэн-да бэй-луда Кара һәм кыргый татарлар игә «җәлпәк битле киң яңаклылар Күзләренең өске керфекләре юк Сакаллары бнк сирәк Тыш кы кыяфәтләре шактый ямьсез» Кара татарларга «хәзерге император Чыңгыз аның барлык әмирләре, министрлары һәм сановиклары да» керәләр дип өсти Чжао-Хун Шул ук вакытта ул Чыңгыз ханның башкалардан аерылып торып зур һәм мәһабәт гәүдәле, киң маңгайлы, озын сакаллы булуын да әйтә («Мэн-да бэн лу« М. 1975 48 бит)
Татар халкының борышы, урта гасырлар тарихын язганда моңарчы күбрәк 1яэл гар дәүләте өлешчә Алтын Урда һәм Казан ханлыгы заманнарына игътибар ителде
Әмма халкыбызга исем биргән, аның килеп чыгышында аерым роль уйнаган. Үзәк Азиядән чыккан борынгы татарларның үткәне белән хөрмәтле укучыларыбызны бераз таныштырып үтмәсәк. бабаларыбыз тарихы шактый берьяклы булып калыр иде. Югарыда санап үтелгән чыганакларны җентекләп тикшергәннән соң. бу тарих кыска- ча болай булып күз алдына килә.
Хәзерге монголлар торган җирләрдә XII йөздә монголларның үзәк һәм башка кабиләләре мәсәлән, кэрәитләр. меркитләр ойротлар, найманнар яшәгәннәр Алардан көнчыгьшгтарак булган җирләрне Буир Нур һәм Колын Нур күлләре тирәләрен татар кабиләләре биләп торганнар Кайбер монгол кабиләләре, шул ук кэрәитләр һәм найманнар тора-бара шактый гына үсешкә ирешкәннәр, әлегә бик көчле үк булмаса да. беренче дәүләтләрен төзегәннәр Мәсәлән. Хабул хан җитәкчелегендәге дәүләт булганлыгы мәгълүм 1137 һәм 1147 елларда монголлар белән цэиннәр (кытайлар) арасында сугышлар булып ала. соңгыларына татарлар ярдәм итәләр 1164 елда берләшкән цзин-татар гаскәре монголларны тар-мар итә һәм монгол дәүләтенә нык зыян килә Шушы вакыйга соңыннан Чыңгыз ханга татарлар белән көрәшү өчен бер сәбәп була, ә монголлар белән татарлар арасындагы дошманлык әле 1137 елда ук башлана, ул вакытта татарлар Хабул ханның варисы Амбагай ханны цзиннәргә тотып биргән булалар.
Хабул хан төзегән дәүләт әллә ни нык була алмый Социаль тигезсезлек үскәннән-үсә бара Югары катлам арасында хакимлек өчен көрәш көчәя һәм ул озакламый бөтен монгол кабиләләрен берләштерү, бердәм монгол дәүләте төзү эшенә әверелә Шундый зур эшне Чыңгыз хан үз кулына ала. «Чыңгыз хан» Бөек хан дигәнне аңлата, аның чын үз исеме —Тимучин Аңа татарларның юлбашчысы Тиму- чин әкә хөрмәтенә шул исемне куШалар, ә Тимучин әкәне Чыңгызның әтисе Есүгәй багатыр улы туар алдыннан гына әсирлеккә алган була.
Есүгәй багатыр (ул —Хабул ханның оныгы) үлгәч, аның олысы таркала Ләкин тиздән инде шактый буй-сынга җиткән Тимучин. ягъни, булачак Чыңгыз хан. таркалган монгол кабиләләрен берләштерү эшенә чьгн-чынлап тозына. Талантлы юлбашчы һәм оста дипломат буларак, ул зур уңышларга ирешә 1198 елда элеккеге дуслар булган цзиннәр белән татарлар арасында низаг ыгы-зыгы килеп Сыккач, шуннан уңышлы файдалана Җитмәсә, татарлар элегрәк аның әтисен үтерәләр, чөнки әтисе ягъни Есүгәй багатыр. әйткәнемчә, татарларның юлбашчысын әсир иткән була. Шулай итеп. Тимучин (Чыңгыз) татарларга гомер буе үч тота, аларны үзенең кан дошманнары итеп игълан итә. алардан үч алырга чакыра: «Борын заманнан бирле татарлар безнең бабаларыбызны һәм аталарыбызны үтереп килгәннәр Явыз һәм үч алучан халык! Без хәзер, мөмкинлектән файдаланып аларны ике яктан китереп кысарбыз») Лубсан Данзан Алтай тобчи М 1973. 107 бит). Татарлар шул сугышта җиңелсәләр дә. дүрт зур кабилә тәшкил итәләр, чаган татар, илче татар, дутаут татар һәм алухай татар Чыңгыз хан аларны 1202 елгы сугышта тагын җиңә Кайбер чыганакларда, ирләр кы-рып бетерелде, ә хатын-кызлар һәм балаларны башка кабиләләргә бүлеп бирделәр, дип язылса да. татарлар, әлбәттә, бөтенләй юк ителмиләр. Рәшидетдин, мәсәлән. Чыңгызның «татарларны кырып бетерергә» дигән әмере үтәлмәде, күп кенә татарлар көнбатышка киттеләр, дип яза. 1204 елда Чыңгыз хан: «Татарларны балаларына һәм хатын-кызларына кадәр юк итәргә», дип янәдән әмер бирә, тик анысы да ярты йорты гына үтәлә Чыңгызның ике хатыны —Ясү һәм Ясүкәй исемле татар хатыннары (ул аларны 1198 елда сугышта әсир төшереп, хатынлыкка алган була) балаларны саклап калалар, ә аның энесе Жучи Хазар үз хатынының үтенече буенча.— ул да татарлардан була.— мең татарның 500 ен коткара.
Чыңгыз хан татар кабиләләрен үзенең дошманы итеп санаса да. татарлар аның шәхси тормышында һәм дәүләт эшендә шактый гына урын тотканнар. Югарыда әйтелгән ике хатыны һәм туганының хатыныннан башка, әле ул татарлардан Котык атлы бер малайны да балалыкка ала Бер татар кәнизәгеннән аның Чаган атлы улы туа. Чыңгыз аны бик ярата торган була. Ханның иң якын киңәшчеләреннән берсе, империянең баш судьясы Шиги Котык та татарлардан.
Менә шушы югарыда бәян ителгән татарлар һәм татар кабиләләре, әүвәл төрки кавемнар булсалар да. тора-бара. бигрәк тә Монгол империясе төзелгәч, монголлар белән шактый кушылалар, һәрхәлдә, мәсәлән. Рәшидетдин буенча алар шулай булып күз алдына киләләр. Дөрес, моны бөтен төрки кабиләләр дә монголлар белән аралашып беткән, хәтта монголлашканнар дип уйларга ярамый. Рәшидетдин иң беренче чиратта монгол далаларында яшәгән, алар белән бик нык аралашкан татарлар турында яза. Ул үзе үк аларның элек күп санлы булуы хакында әйтә 14 төрки кабиләнең иң зурысы татарлар иде. алар 70 мең гаиләдән торды, ди «Аларның гадәттән тыш бөеклеге һәм ихтирамга лаек булулары аркасында башка төрки кабиләләр, төрләренең һәм исемнәренең аермалыкларына карамастан, шул исем астына берләштеләр һәм татарлар дип атала башладылар».—дигән нәтиҗәгә килә.
Шуңа күрә, йотылу ике яклы булган, дип уйларга да урын бар. Ул заман монголларының телендә сизелгән төрки катлам, шөбһәсез, татарлар белән бәйле. Чыңгыз хан үзе дә татарча белгән «Төркиләр шәҗәрәсе» исемле XV йөз фарсы язмасында мондый бер хәбәр китерелә. 1229 елда Чыңгызга читләтебрәк, шигырь белән генә
аның олы улы Жучиның үлемен җиткерәләр Хан шунда ук аңлап ала һәм төркичә, ягъни, татарча болай дип җавап бирә
«Колын алган колындай колыныыдин айрылды.ч Аарылышкан анкаудай зур улымдин айрылдым-
(Тизенгаузен В Г. Алтын Урда тарихы буенча материаллар 2 иче том М.—Л.. 1941. 204 бит Монда «анкау»— аңгыра тинтәк, ә «эр» — беренче дигән сүзләр)
Әмма шуңа да карамастан, үз токымын, монгол ханын саклауга. Монгол империясен төзүгә бетен көчен биргән Чыңгыз хан чит кавем, чит кан кешеләре булган татарларга үзенең элекке дошманнары, көндәшләре итеп караган Инде Евразияне яулап алу сугышлары башлагач ул татарларны үз гаскәрләренең бәрелешкә алдан керә торган, дошман явы белән беренче булып орыша торган чирүе итеп куя башлый 1254 елда империянең башкаласы Каракорцмда булган Фламандия сәяхәтчесе Гиль- ом Рубрук болай дип яза. «Аннары Чыңгыз һәр җирдә татарларны алга җибәрде шуннан бу исем тарала башлады, чөнки бөтен җирдә «Менә татарлар килә» дип уыч кыралар иде» (Плано Карпини һәм Рубрукның Көнчыгыш илләргә сәяхәте М 1957. 116 бит ) Бу уңайдан тагын бер европалы — венгр монахы Юлианның хәбәрләре дә кызыклы Ул 1237—1238 елларда, ягъни монгол яулары вакытында миссионер сый фатында Көнчыгыш Европага сәяхәт кылган була «Яулап алган барлык җирләрдә алар үзләре өчен курмыныч саналган, каршы торырлык кенәзләр һәм башка җитәкчеләрне шунда ук үтереп бетерәләр. Сугышка яраклыларны коралландырып, үзләреннән алда көчләп сугышка кертәләр һәм аларны татарлар дип аталырга мәҗбүр итәләр» (Аннинский С А. ХИ1—XIX йөзләрдә венгр миссионерларының татарлар һәм Көнчыгыш Европа турындагы хәбәрләре Тарих архивы 3 том М —Л . 1940. 87 бит.) Шулай итеп, алдынгы гаскәрнең исеме белән бөтен монгол явы да татар явы итеп кабул ителә һәм бу исем киң таралыш ала.
Евразия дәүләте яулап алынып. Алтын Урда дәүләте төзелгәч. монголларның топ көчләре үз илләренә — Монголиягә кайтып китә, ә Чыңгыз ханның оныгы, дәүләтне төзегән Бату хан җитәкчелегендәге «татарлар» дип аталган монголлар ул җирнең төп төрки халкы булган кыпчаклар тарафыннан йотылалар Бу хакта шул заманның атак лы гарәп энциклопедист-тарихчысы әл-Гомәри менә ничек яза «Борын заманда бу дәүләт кыпчаклар иле иде, ләкин аны татарлар яулап алгач, кыпчаклар аларга буй сындылар Аннары алар (татарлар) тегеләр (кыпчаклар) белән туганлаштылар, һәм ул җир аларның (татарларның) табигатен һәм төс-кыяфәтен җиңде һәм алар барысы да кыпчакларга охшап калдылар, әйтерсең, алар бер нәсел-ырудан иделәр, монголлар (һәм татарлар) кыпчак җирләренә күчеп утырдылар алар белән туганлаштылар һәм аларның (кыпчакларның) җирләрендә калдылар Шулай итеп нинди дә булса илдә һәм җирдә озак яшәү кешенең табигатен шул мохитка яраклашырга үзенең тумыштан килгән килеш-кыяфәтен шул илнеке кебек итәргә мәҗбүр кыла» (Тизенгаузен В. Г. Алтын Урда тарихы буенча материаллар 1 том СпБ 1884 235 бит )
Әл-Гомәри бу сүзләрне XIV йөзнең беренче яртысында, ягъни Алтын Урданың иң көчле, иң куәтле чорында язган Элегрәк ягъни XIII йөзнең нкенче яртысында—Урда дәүләтенең башлангыч дәверендә — аның рәсми теле булып монгол теле саналган XIV йөздә бөтен Алтын Урдада кыпчак теле хакимлек иткән, бу хакта Шәрекънең һәм Көнбатыш Европаның тарихи чыганакларында бик ачык язылган Берничә генә мисал китерик 1333 елда Алтын Урданын үзәк җирләрендә, аның Сарай, Азак, Маҗар. Хаҗитархан һәм башка шәһәрләрендә булган гарәп сәяхәтчесе Ибн Баттута бу җирләрне аның әүвәлге исеме белән «Дәштн Кыпчак» ә аның халкын •кыпчаклар» дип атын Франческо Пеголотти атлы итальян сәяхәтчесе үзенең 1340 елда язылган «Сәүдә эше» исемле китабында Алтын Урдага барырга теләгән сәүдәгәрләргә тылмачтан башка, коман ягъни кыпчак телен яхшы белгән бер-ике □йбәт хезмәтче дә алырга тәкъдим итә Башлыча шул сәүдә эшендәге аралашуны җиңеләйтү максатында 1304 елда ук әле Италиядә «Кодекс куманикуг» («Коман мәҗмугасы») исемле кынчык сүзлеге төзелә Гомумән. XIII—XV йөзләрнең атаклы гарәп-фарсы географиясенең күп кенә вәкилләре, мәсәлән. Жузҗани. Җүәинн Ибн әл-Биби. Рәшидетдин әл-Гомәри. Ибн Баттута Ибн әл-Форат Ибн Халдун Хәмдулла Казвнни Низаметдин Казвигш. әл-Гасади. әл Гайни. Шәрәфетдин Йөздн һ б калдыр ган язмаларда «Дәште Кыпчак». «Кыпчак ханлыгы» «кыпчак далалары- «кыпчак лар» кебек атамалар тулып ята
Ләкин бер үк вакытта яңа сүз. яңа исем —«татар» исеме киң тарала башлый «Татар ханлыгы», «татар патшалары» «татар гаскәре», «татарлар» хәтта «татар дине» һ б. шундый тәгъбирләр әкренләп «кыпчак»ны кысрыклап чыгаралар 50—60 ел да үтми, Алтын Урда дәүләте инде бөтенләе белән татар дәүләтенә әверелә, татар җирләре дип атала башлый Сүзебез дәлиллерәк булсын өчен XV йөзлә шул Җирләрне үз күзләре белән күргән ике генә кешенең язмаларын китерик 1436—1452 елларда Азак (хәзерге Азов) шәһәрендә яшәгән Венециядән килгән дипломат һәм сәяхәтче Иосифат Ьарбаро «Татар далаларында 1438 елда Олы Мөхәммәт хан идарә
итте, ул безнеңчә император Беек Мөхәммәт дигәнне аңлата Татарлар менә дигән аучылар.. Татарлар бик күп һәм кирәк вакытта алар өч меңнән алып дүрт меңгә кадәр гаскәр куя алалар (монда сүз Кырымдагы Кафа. хәзерге Феодосия шәһәре турында бара—Р Ф ) Идел —күп сулы һәм гаҗәеп киң елга, ул Баку (Каспий —Р Ф) диңгезенә коя Әгәр дә шул елга белән Мәскәүгә таба йөзсәң, унбиш кон буена елга яры буйлап Тартар җиренең бик күп санлы кабиләләре белән очрашасың». (Барба- ро һәм Контарини Россия турында Л.. 1971. 140. 148. 154 битләр Көнбатыш Европада •татар» сүзе уртасындагы «р» белән «тартар» рәвешендә дә йөргән) Яки менә икенче бер автор —монысы Шәрекъ кешесе, төрек солтаны Мөхәммәт 1 дә секретарь булып хезмәт иткән, соңыннан Аксак Тимернең биографы. Сарайда. Хаҗитарханда. Кырым һәм Хәрәземдә булган атаклы гарәп тарихчысы һәм язучысы Шиһабетдин ибн Гарәбша «Бу —төрле җәнлекләр һәм төрки кабиләләр белән тулган, һәр яктан чикләнгән (сакланган — Р Ф.) һәм бар өлешләре дә эшкәртелә торган, бик киң. ши-фалы һавага һәм саф суга бай чын мәгънәсендә татар җире Аның кешеләре—чын ирләр сугышчылары — менә дигән укчылар. Телләре ягыннан алар оста сүзле, иң матур телдә сөйләүче төркиләр (В. Г. Тизенгаузен. . Материаллар 1 том. 459 бит)
Хөрмәтле укучыларда, ихтимал, мондый сорау туар: шулай да, диярләр алар, башта, ягъни Чыңгыз, соңра аның оныгы Бату хан гаскәре яу белән килгәндә анда монголлар белән бергә татарлар—төрки телле татарлар да булганмы, әллә алар ул вакытта инде монголлашып беткән булганнармы? Эш шунда ки. «татар-монгол» мәсьәләсе белән туган сорауларга җавап бирү өчен ничәмә-ничә буын тарихчылар баш вата Берәүләр катнаш татар-монголлар (яки монгол-татарлар) булганлыгын дәгъвалап язалар, икенчеләр бары тик татарлар турында гына әйтергә яраталар, барлык монголларны да татарлар дип атыйлар, шулай итеп, бөтен Азияне һәм ярты Европаны яулап алуны безгә, ягъни, татарларга гына сылтамакчы булалар өченчеләре исә анда бернинди татар да булмаган, «татар» исеме читтән алынып, бары тик монголларны атау өчен генә кулланылган, ә «монгол-татар» («татар-монгол») дигән тәгъбирне соңыннан тарихчы-галимнәр генә уйлап чыгарган ясалма исем, диләр.
Әлеге мәсьәләләрнең барысына да бәйнә-бәйнә аңлатма бирергә, тулы фәнни анализ ясарга җыенмыйм «Татар-монгол» мәсьәләсендә тарих фәненең үзендә капма-каршы фикерләр булган кебек, укучылар да үзләренчә кабул итәләр берәүләр монголлар арасында, хәтта Алтын Урданың үзендә дә татарлар булмаганлыгына, ышаналар, бу дәүләтнең безнең тарихыбызга бер катнашы да юк. дип уйлыйлар, икенчеләр бөтен монгол явын татарлар, ягъни безнең бердәнбер бабаларыбыз һөҗүме итеп кабул итәләр. Бөек Чыңгыз һәм Батый исемнәре белән горурланалар.
Минем әлегә шуңа басым ясап үтәсем килә Тарих ул теге яки бу галимнең аерым фикере, укучыларның шәхси у и-теләкләре симпатия-антипатия, милли хисләре белән генә торгызыла торган әйбер түгел. Моңа бары тик объектив, барлык булган тарихи мәгълүматларга вә фәндә тупланган фикерләргә намуслы һәм профессиональ бәя бирү нигезендә генә ирешергә мөмкин Моңарчы кемнәргәдер билгеле булмаган яки киресенчә — булып та күз йомып үтелгән кечкенә генә тарихи вакыйга да игътибардан читтә кала алмый. Кала икән, тарих тулы, дөрес булмый Менә шушы уңайдан мин бер-ике мәсьәләгә генә кыскача тукталмакчы булам
Иң мөһиме һәм без ул хакта югарыда төрле тарихи чыганаклардан ачык күреп үттек: Монгол империясе төзелгәнче дә. дәүләт составында да төрки телле татар кабиләләре булган. Басып алынган халыкларның монгол гаскәрен күреп. «Менә монголлар килә1» — дип кычкырулары хакында язган Гильом Рубрук. мәсәлән, монголлар белән беррәттән «татар исемле башка ярлы кабиләләр да бар», дип өсти. «Ярлы» сүзен монда һичшиксез, үзләренең дәүләте, милке булмаган, башкаларга буйсынганнар итеп аңларга кирәк. Чыңгыз армиясе 1222 елда Грузия һәм Әзербайҗанны яулап алып. Гирван тарлавыгы аша Төньяк Кавказ киңлекләренә килеп чыга һәм берләшкән алан-кыпчак гаскәре белән очраша Бу уңайдан XIII йөзнең атаклы гарәп тарихчысы Ибн әл-Әсир болан дип яза: «Шулчак татарлар кыпчакларга илчеләр җибәреп әйттеләр «Без һәм сез бер ырудан, ә аланнар сезнекеләр түгел» Татарлар кыпчакларга акчалар һәм бүләкләр биреп, аланнарны калдырып китүләрен сорыйлар Тегеләр ышанып, шулай итәләр, шуннан соң Чыңгыз армиясе аерым-аерым башта аланнарны, соңыннан кыпчакларның үзләрен дә тар-мар итә (шундый ук хәбәр Рәшидетдиндә дә бар). Ул сүзләрне ниндидер демагогия дип кенә карап булмый максатларына ирешү өчен алар икенче хәйлә дә уйлап тапкан булырлар иде. ә монда татарлар үзләренең кыпчаклар белән кардәш булганлыгын яхшы белеп, шуннан оста файдаланганнар Димәк, бу хәбәр дә монголлар арасында төрки телле татарларның булганлыгы хакында сөйли
«Монгол-татар» (яки «татар-монгол») дигән кушма исем дә укучыларга гаҗәп тоелмасын Бу сүз тарихи чыганакларда бар һәм аңа күз йомып кала алмыйбыз югарыда телгә алынган «Мэн-да бэй-лу» дигән кытай хроникасы исеменең баштагы өлеше ягъни «мэн-да» «монгол-татар» дигәнне аңлата («мән» «мэнгу». ягъни «монгол» сүзеннән, ә «да» безгә мәгълүм булган «да-да» —«татар»дан) Ләкин бу һич кенә дә монгол белән татар бер халык булган дигәнне аңлатмый Чагыштыру өчен бик үк төгәл булмаса да. бер мисал күптән түгел безнең халык телендә кулланышта йөргән
■ар-чирмеш» сүзе да бит «ар»лар {удмуртлар) белән «чирмеш»ләрне (мариларны) бер халык итеп исбатламый Ике халыкны белдерүче кушма этнонимнар тагын да очрый мәсәлән, татар-башкорт, кыргыз-кайсак һ. б
Көнчыгыш Европага килеп. Алтын Урда төзегән монголлар һәм татарлар күпме булган соң? Рәшидетдиннең әйтүенчә. Чыңгыз хан үзенең олы улы Жучига көнбатыш җирләрне яулап алу өчен дүрт мең сугышчы бирә (монда монгол сугышчылары күз алдында тотыла) Бу гаскәр Жучиның олы улы Батуга кала, чөнки әтисе 1227 елда Чыңгыз хан белән бер елны үлеп китә, ә аның әмерен, ягъни көнбатышны яулауны һәм. шулай итеп. Алтын Урда дәүләтен төзүне Бату хан башкара «Монгол унниуга тобчаган» да икенчерәк сан—тугыз мең гаилә «йорт» күрсәтелгән (гомуми сан китереп чыгару өчен тугыз меңне бишкә тапкырларга туры килә чөнки һәр йорт уртача биш кешедән торган дип исәпләнә)
Дүрт яки тугыз мең, әйткәнемчә, булачак Жучи олысы өчен Чыңгыз ханның үзе тарафыннан билгеләнә Соңра. 1235 елдагы бөтен монгол корылтаеннан соң Европаны басып алу сугышы башлангач Бату ханның гаскәрендә алар шактый күбәя Юлиан мәсәлән. 135 мең монгол булганлыгын әйтә, ә аның замандашы, икенче бер доминикан монахы Сентковский 160 мең иде. ди. Әмма бу саннар әлеге шул сугышларга, ягъни 1236—1240 елларга карыйлар, чөнки Көнчыгыш Европаны басып алгач, монголларның төп көчләре кире Монголиягә кайтып китә. Ә калганнарын шул дүрт яки тугыз мең тирәсендә дип уйларга кирәк. Болар — чын монголлар, югары катлам, гаскәр башлыклары (ун мең. мең кешелек гаскәрләр), башка төрле аксөякләр араларында беркадәр татарлар да булмаган түгел Төп масса исә — яулап алынып Юлиан әйткәнчә кулларына корал тоттырып сугышка кертелгәннәр «ярлы» татарлар. Себер. Урта Азия. Кавказ халыклары хәтта урыслар да бар Шул ук Рәшидетдин, дүрт мең сугышчы турында әйткәч, аларга урыслар, чиркәсләр. кыпчаклар маҗарлар һәм башкалар кушылдылар, дип өсти (Тизенгаузен В Г Материаллар 2 том М.-Л . 1941 33 бит) Шулай итеп, монгол яулары бер монголларныкы яки монгол-татарлар- ныкы гына түгел, ә монгол армиясенә кертелгән башка күп кенә кабиләләрнең дә явы игеп күрсәтелергә тиеш
Мәсьәләнең шул ягы бар бит әле. Гадәттә, тарихта булган —ерак гасырлардамы күптән түгел булып узган вакыйгалармы, барыбер.— басып алу сугышлары кан коюлар турында сүз барса, аның өчен ул басып алучыларның бүгенге токымнары җавап бирми дип әйтелә Мәсәлән. Гитлер өчен немец халкы Наполеон өчен французлар явыз Иван өчен бүгенге урыслар җаваплы түгел, диләр Соң шулай булгач. Чыңгыз яки Бату армиясендә сугышкан, җитмәсә, ул ханнарга кан-кардәшлек ягыннан бернинди катнашлары булмаган татарлар һәм башкалар җавап бирә аламы? Юк. әлбәттә Явыз Иван өчен бүгенге урыс җавап бирмәгәнне, ни өчен монгол Чыңгыз өчен безнең татар җавап бирсен ди.
Югарыда без татар этногенезында монголларның роле булмаган, дидек Әмма бу һич тә бррынгы татарларга карата әйтелгән сүз түгел. Азмы, күпме —анысы әлеге мәгълүм түгел,—борынгы татарлар бүгенге татар халкының килеп чыгышына, аның этник тарихына үзләренең өлешләрен керткәннәр. Ә инде халкыбыз исеме, гомумән, шул борынгы татарлардан килә һәм аның VIII гасырдан санала башлаган һәм 1200 елдан артыкка сузылган озын вә гыйбрәтле тарихы бар
• Без шул татарларның гына токымнары, башка беркем дә түгел» — дип әйтергә яратучылар исә бер бик тә мөһим әйберне онытмасыннар иде бүгенге берәр халыкны аның урта гасырда яки аннан да элегрәк яшәгән бабаларыннан берсенең турыдан-ту ры токымы итеп карап булмый Теге яки бу халыкның килеп чыгышы аның нәкъ менә халык буларак формалашуы гәрчә ул тарихи исемне биргән борынгы кабилә бүгенгесенең этник үткәнендә теге яки бу дәрәҗәдә үз эзен калдырса да исеменең, этнонимының килеп чыгышы белән вакыт ягыннан да. асыл мәгънәсе белән дә еш кына туры килми Бу — дистәләгән, йөзләгән халыкларның озын һәм катлаулы, гыйбрәтле вә мактаулы тарихында дистәләрчә, йөзләрчә мәртәбә расланган хакын кать!
Бу халәттән бер-ике генә мисал. Бүгенге славян болгарларга ягъни Дунай болгарларына исемне борынгы төрки. Азов буе болгарлары («Аспарух болгарлары»), урысларга төньяктагы «рус» дигән варяг кабиләләре (варяглардан булган Рюриклар нәселе Рус дәүләте белән IX йөз ахырыннан XVI гасырдагы Федор патшага кадәр идарә иткән), французларга төньяк герман кабиләләре булган франклар калдырган нар. Борынгы болгарлар да. урыс-варяглар да. франклар да. гәрчә үзләре алар тарафыннан әкренләп йотылсалар да шул заманның көньяк һәм көнчыгыш славяннар, ә Көнбатыш Европада галлар яшәгән җирләрдә беренче зур дәүләтләр (Болгар патшалыгы, Киев Русе франк дәүләте) төзегәннәр һәм җирле халыкларга үзләренең исемнәрен такканнар Шул ук вакытта борынгы болгарлар урыслар һәм франклар ның эзләре бүгенгеләрнең телләрендә, матди һәм рухи культураларында ниндидер күләмдә сакланган
Борынгы татарлар белән дә шундыйрак хәл. Дөрес Алтын Урда дәүләтен башлы ча монголлар, ягьни Чыңгыз хан нәселеннән чыккан кешеләр төзегәннәр, әмма алар ул вакытта татарлардан алган икенче, параллель, әмма күбрәк таралган «татар»
дигән исем йөрткәннәр һәм шул исемнәрен әлеге дәүләтнең төп җирле халкына—төрки кабиләләренә такканнар Кыпчакларның ничек итеп татарларга әйләндерелүе белән без югарыда танышып үттек.
Алтын Урда заманында ук инде андагы күпчелек халык шушы «татар» исеме белән йөри башлый, ә Урда таркалып, мөстәкыйль ханлыклар оешкач, бу исем алар- да бөтенләйгә урнашып кала Дөрес, аларның кайберләрендә. мәсәлән. Казан ханлыгында баштарак элекке этник исемнәр дә саклана Урыс чыганаклары буенча, анда «болгар» «бисермән» («бусурман». ягъни «мөселман» сүзеннән), «казанлылар» атамаларының кулланылышта булуы билгеле. Әмма «татар» исеме дә керә бара. Казан дәүләтеннән аермалы буларак, башка төркемнәргә, мәсәлән, мишәрләргә. Себер, Әстерхан һәм Кырым татарларына бу исем тагын да иртәрәк. XIV гасырда ук керә.
Төрки телле халыклар арасында сан ягыннан иң күп булган һәм социаль-иҗти- магыи үсеше ягыннан да шактый алга киткән татарлар XIX йөздә үк милләт буларак фор малаша — берничә гасырлардан килүче «татар» дигән этнонимы, үзатамасы белән бергә оеша, берләшә.
Димәк, Үзәк Азиядә яшәүче борынгы төрки кабиләләрдән берсенең этнонимы баштарак аларны үзләренә буйсындырган чыңгызлы-монголларга да күчә, аларның XI11 йөздә көнбатыш җирләргә яу белән килгәндә киң таралыш алган икенче, параллель исемнәре булып китә һәм алар аркылы Көнбатыш Себер белән Көнчыгыш Европаның төрки телле халыклары арасында тарала. Шулай итеп, «татар» исеменең килеп чыгыш һәм таралыш тарихы шактый катлаулы була, бердәм халык булып оешу дәвамында татарлар узган озын тарихи юлны бик ачык чагылдыра
Татар халкының зур этник-мәйданый төркемнәреннән булган Идел һәм Урал буе татарлары этногенезының нигез бабалары, аерым компонент, өлешләре турында берничә сүз.
Урта Идел һәм Урал буе татарларының этногенезы турында тарих фәнендә бер- берсен тулыландыра, баета торган ике төп теория яши. Татарларның бабалары кыпчаклар булган, дигән фикер телгә, өлешчә тарихи материалларга һәм кыпчакларның инде XIV—XV йөзләрдә үк «татар» исемен йөртүләре турындагы бәхәссез тарихи фактка нигезләнгән Бу теория өчен төп лингвистик чыганак булып XIV гасыр башында ук төзелгән һәм инде безгә таныш булган «Коман мәҗмугасы» хезмәт итә. Аның теле хәзерге татар теленә, беренче чиратта, көнбатыш диалектына якын Кыпчаклар хәзерге Пенза өлкәсенә һәм аның тирә-ягына XIV—XV йөзләрдә үк күченеп утырган булалар. Алар анда Урда кенәзләре. мәсәлән. Сикез би. Тагай. Бихан атлы биләр җитәкчелегендә киләләр, ул җирләрдә зур гына бер татар олысы оеша, аның сәяси үзәге Наручад (Мукшы) шәһәрендә була, шунда ук акча да сугыла. Бу хакта урыс елъязмалары да. нумизматика материаллары да ачык сөили. Мордва АССРда табылган татар шәҗәрәсе буенча соңыннан Сәетәхмәтовлар. Адашевлар. Кудашев- лар. Тенишевлар. Янгалычевлар дип аталган татар кенәзләре дә билгеле. Шәҗәрәдә әйтелгәнчә, алар Алтын Урда ханының ярлыгы нигезендә Мукшы (Мохша) елгасы буендагы шәһәрләр һәм күп кенә авыллар белән идарә иткәннәр
Татар теленең мишәр диалектында кыпчак нигезе булуын Казан галимнәренең соңгы елларда үткәргән тикшеренүләре дә раслый. Тел галиме М. Зәкиев мишәр этногенезында кыпчаклардан тыш. борынгырак халыкларның да катнашуын әйтә Шулар арасында — гарәп-фарсы географиясе һәм Византия чыганаклары буенча билгеле булган, сөн кабиләләре берлегенә кергән акацирлар һәм соңгырак маҗарлар.
Маҗарлар турындагы фикерне куәтләгән хәлдә, мин мишәрләрнең этник тарихында беркадәр болгарлар да катнашкан дип уйлыйм. XII йөз ахырларында һәм XIII йөз башларында, бигрәк тә Алтын Урда дәверендә болгарларның беркадәр өлеше әлеге шул Мукшы елгасы буйларына күченеп утыралар, хәзерге Пенза өлкәсендә табылган археологик истәлекләр, мәсәлән, шәһәр һәм авыл калдыклары шул хакта сөйли Әмма алар күп булмаганнар һәм әкренләп кыпчаклар белән кушылганнар. Болгар теленең кыпчак теле тарафыннан ассимиляцияләнүе ин әүвәл шул конбатыш җирләрдә була.
Матди һәм рухи мәдәният буенча бүгенге көнгә тупланган мәгълүмат казан татарлары этногенезында болгарларның зур роль уйна!аңлыклары хакында сөйли Болгар дәүләтенең шәһәр һәм игенчелек культурасы Казан ханлыгы заманында яңа. зур үсеш ала Казан мисалында болгарларның сәүдә традицияләре саклану да күренә. Болгарлар һәм Казан татарлары экономикасында һәм мәдәниятендәге дәвамлылыкны шәһәрләр төзүдә, архитектура һәм хәрби корылмалар эшләүдә дә күреп була. Бу уртаклык һөнәрчелекнең башка төрләрендә, халык сәнгате әсәрләрендә нык чагыла Болгар. Бүләр. Суар Җүкәтау һәм башка шәһәр калдыкларын. Иске Казанны. Казан кремлен. Тәберде Чаллысы шәһәрлеген казыганда табылган әйберләр бер-берсен кабатлыйлар Бу җәһәттән авторның соңгы ел тикшеренүләренең төп объекты булган Иске Казанда тупланган бай материал бик тә игътибарга лаек. Ул—шушы ике җирле культураны берләштерә алучы мөһим буын — монда монголларга кадәрге чор. Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверләренең матди калдыклары ята Казан татарларының ювелир, гомумән, декоратив-гамәли сәнгате үзенең ясалу ысуллары, нәкыш- бизәкләре белән болгар сәнгатенә нигезләнгән дип әйтергә мәгълүмат җитәрлек
Елъязмалардагы «Болгар-Казан*, «хәзер казанлы дип аталучы болгарлар» (XVI йөз| дигән тәгъбирләр дә этник дәвамлылыкмы дәлилли
Ләкин Казан татарларының урта гасырлар тарихын аның бөтен этник тормышын бары тик болгарлар белән генә бәйләү бик тә берьяклы адым, чөнки болгарлардан тыш. Казан татарларының этник тарихына кыпчакларның керткән өлеше дә шактый Мәгълүм ки. татар теле һәм. әлбәттә. Казан татарларыныкы да. кыпчак телләре төркеменең кыпчак-болгар төркемчәсенә керә Казан татарлары этногенезындагы кыпчак компоненты турында сөйләгәндә мин иң беренче чиратта Түбән Иделдә яшәгән кыпчакларны — сәкъсиннәдае күз алдында тотам Нәкъ менә аларның һәм көнбатыштарак яшәгән кыпчакларның монгол яулары алдыннан Болгар җиренә күченеп килүләре елъязмаларда теркәлгән. Бик күп булмаса да. кыпчакларның археологик истәлекләре дә Урта Иделдә. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында оч-рый (аз булулары, бәлки, кыпчакларның башта күчмә тормышта булулары белән аңлатыладыр) Кыпчак этносының эзләре шулай ук фольклор әсәрләрендә Казан карачыларының, ягъни бөек кенәзләренең кайбер нәселләрендә дә күренә
Болгарлар һәм кыпчаклар хакында сөйләгәндә мин мөхтәрәм укучыларның игътибарын бер әйбергә җәлеп итәсем килә Бу ике халыкның бер-беренә якынлыгы, ыруларының һәм телләренең бер тамырдан икәнлеге хакында әле XII йөзнең тарихи чыганакларында ук хәбәр бар. Фәкыйрегез алариы Идел буе төркиләренең ике зур этнографик төркеме, телләренең шул гомум төрки теленең ике шивәсе дип саный
Казан татарларының халык буларак формалашуында нугайларның, ягъни XV—XVI йөзләрдә Җае к буйларында. Казан ханлыгы белән күрше булып яшәгән Нугай урдасының халкы —нугай татарлары да катнашкан Бу —тарихи чыганаклар. Казан артының шивәләре һәм топонимнары. шулай ук татар халык дастаны •Идегәй»дә сөйләнгән вакыйгалар белән дә раслана Әлбәттә җирле фин-угыр ха лыкларының бер өлеше татарлар тарафыннан ассимиляцияләнүен онытырга ярамый Моның шаһиты — антропология, топонимия тел һәм этнография мәгълүматлары Хәлбуки, угыр-фин элементы керәшеннәрдә күбрәк, әмма алар диннәре аерым булса да. шул ук Казан татарлары
Ниһаять борынгы татарлар, ерактан. Орхан-Енисей якларыннан тарих бабай бүләк иткән төрле заманнарда Көнбатыш Себергә. тагын да бирерәк Идел буйларына күчеп килгән татар кабиләләре Иң әүвәл «Утыз татар». «Тугыз татар»ларның көнбатышка китеп, соңгарак Мәхмүт Кашгари. «Хөдүд әл-галәм»дә һәм әл-Гардиэида искә алынганнары — бусы бер чор. бер кавем Икенчесе—XIII йөздә монголлар белән бергә килгән татарлар Боларның һәммәсе бүгенге татар халкының — Себер һәм Әстерхан, Казан һәм Кырым татарларының бабаларының берсе. Үги баба түгел, ә үз бабасы Исемен калдырган җисемен дә калдыргандыр инде
Менә боларның барысын да искә алсак, хәтта Казан татарларының гына да,—башка этнографик төркемнәрне әйткән дә юк инде — бер болгарның гына туры- дан-туры токымы түгеллегенә ышану кыен булмас Казан татарлары халык буларак Болгар чорында түгел, ә Казан ханлыгы дәверендә формалаша
Татар халкының башка этнографик төркемнәрендә мәсәлән, мишәрләрдә, болгар компоненты булса да. зур түгел, кайберләрендә исә бик аз. әйтик Әстерхан татарла рында, ә инде Себер һәм Кырымныкыларда бөтенләй юк
Шөбһәсез, Болгар заманы Татарстан ССРиың урта гасырлар тарихында данлы бер дәвер булып тора Болгар дәүләтенең, гомумән болгар цивилизациясенең тарихын өйрәнү нәкъ менә Көнчыгыш Европадагы иң беренче феодаль дәүләтләрнең берсе булган зур берләшмәнең тарихын аның бай матди һәм рухи культурасын Болгар дәүләтенең татар һәм башка халыкларның катлаулы тарихында тоткан ролен тикшерү һәм таныту рәвешендә алып барылды һәм шулай булырга тиеш тә
Шулардай чыгып, болгарлар белән татарларның бөтенләй бер үк халык икәнлекләре турындагы фикерне артык беркатлы фәнни яктай дөрес булмаган дип бәяләргә кирәк Бу идеяне филология фәненең кайбер вәкилләре һәм мәсьәләнең асылын аңлап җиткермәгән аерым җәмәгать оешмалары «татар» исемен «бо.марга», «Татарстан»ны «Болгарстан«га алыштырырга кирәк дип дөньяга чыгардылар Кызга ныч ки. юк-бар сүзгә иңке-миңке килеп китә торганнар шуларга ышанып, алар оеш тырып язган һәм республиканың рәсми оешмаларына гәзит-журнал редакцияләренә җибәргән хатларга кул да куйдылар Моннан ике ел элек республикабызның һәм Ка зан шәһәренең хәбәр тарату чараларында шушы мәсьәлә буенча куерып киткән бәхәсләр вакытында җәмәгатьчелекнең күп өлеше бу ниятне кабул итмәде Әлеге мәсьәләне ачыклап һәм күп санлы хатларга күзәтү ясап мин гәзит битләрендә мәкаләләр бастырдым. Гомумән, шушы һәм борынгы тарихыбыз мәсьәләләрен күтәреп рәсми оешмаларга, газета-журнал редакцияләренә, телевидение-радиога безнең институтка һәм үз исемемә килгән 700 гә якын хат белән таныштым Бу хатларда—халык фикере, аларны олысы да кечесе дә. галимнәр һәм эшче игенчеләр дә. республикабыз кешеләре дә. аннан читтә яшәүчеләр дә язганнар Аларның чагыштыргысыз күпчелеге халкыбызның озын вә данлы тарихы, аның ерак гасырлардан килә торган «татар» дигән исеме белән чын мәгънәсендә горурланып язалар «Татар
булып тудык, татар булып үстек, татар булып үләрбез дә!»— менә шундый һәм шуңа охшашлы сүзләрне хатларда күп очраттым мин
Дөрес «татар» исеменә каршы язганнарны да укыдым, аларның шактые гәзитләрдә басылып та чыкты (плюрализм заманы бит!). әмма алар азчылыкны (14—15%) тәшкил итә Ул хатларны һәм реплика-мәкаләләрне язучыларның күбесе— әлеге кирәкмәгән эшне оештырып, вәсвәсәләнеп йөрүчеләргә сукырларча ияргән, тарихтан хәбәрдар булмаган кешеләр.
Минем аларны гаеплисем килми, сүз әйтергә теләгәне әйтсен, аны да хөрмәт итәргә, тыныч кына кабул итә белергә кирәк Аянычы —бер яки берничә кешенең «татар» исеменә каршы оештырып язган хатларына башкаларның уйламыйча кул куюлары Тагын да аянычы һәм кызганычы —«Болгар әл-Җәдид» исемле җәмгыятьнең бу өлкәдә әле бүген дә зыянлы эш алып баруы, тарихны күрә торып бозып сөйләгән һәм язган сүзләргә ышанучы фанатикларның Оренбург мәчете һәм ниндидер билгесез оешма ярдәмендә «Болгар иле» дигән гәзит чыгарып, шунда «татар» исеменә каршы алып барган эше. Чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, китап тарихчысы Ә Кәримуллинның «Татарлар: исеме һәм җисеме» дигән хезмәте дә дөнья күрде, ул ике тапкыр моңарчы булмаган зур тиражлар белән урыс телендә басылып чыкты «Татар» сүзеннән хурланып, татарлар турында дөньяда нинди начар сүз бар (кайсы халык турында гына төрле сүзләр сөйләмиләр икән!), шуларны туплап чыгарылган әлеге ки тапны укыган татарның аумакае, болай да милләте өчен хурланып йөрүче һәм иманын саткан бер манкорт тагын да бер хурланып куяр инде берәү нәрсә язса шуңа ышанып китүче, әле күп нәрсәне белеп тә. аңлап та бетермәгән яшь-җилбәзәк туган халкының исеменнән йөз чөерер, ә татарны гомере буе яратмаган икенче бер милләт агае (андыйлар да бар бит) шушы исемне әйтеп, рәхәтләнеп бер сүгенер Әлеге китап 1989 елгы халык исәбен алу көннәре алдыннан чыгарылды һәм аны «Болгар әл- Җәдид» оешмасы юкка гына үзенең байрагы итеп күтәреп алмады, анысы да бит үзенең эшчәнлеген шул вакытларда җәелдереп җибәрде Шушы эшләрнең нәтиҗәсе дә булмый калмады, җан исәбе алганда бер даирә кешеләр «болгар» дип язылдылар, димәк, рәсми кәгазьләр буенча болгарга, Болгария мәмләкәтенең СССРда яшәүче халкына әйләнделәр, ә татар халкы ничәмә-ничә кешегә кимеде. Шушы мәкаләмне укучыларга мин: «сак булыгыз, андый коткыларга бирелмәгез», дип мөрәҗәгать итәм
Күп нәрсә татарны бүлгәләү, аның санын киметү максатында эшләнә. Халкыбыз данлы үткәне һәм иншалла. матур киләчәге белән кемнәрнедер кыенсындыра да торгандыр. әмма ул кодрәтле, үзенчәлекле вә матур исеме белән яңадан-яңа гасырларга аяк басар.
Ерак бабаларыннан берсенең — Алтын Урда кенәзенең исемен, һичкемнән дә уңайсызланмыйча, үзенә фамилия итеп алган бөек шагыйрә Анна Ахматованың улы. төрки халыклар тарихы буенча бик кыйммәтле фәнни хезмәтләр бастырган атаклы урыс совет тарихчысы Л. Гумилев «татар» атамасы турында «Белегез, бу горур исем!» дип язып чыкканда, үзебезнең үк голәмә туган халкының исеменнән гарьләнеп аны алыштырырга өндәп китап-мәкаләләр яза. гәзитләр чыгарып ята. Тукай юк. тозлап-борычлап, шундыйларга бик «матурлап» бер шигырь багышлар иде Кемгә үз исеме ошамый, теләгәнчә яманласын, ашкына икән — алыштырсын Әмма зур бер халыкның исеменә кагылырга, аңа яла ягарга бер генә «акыллы» затның да хакы юк!
Бу мәсьәләдә бөек Тукаебыздан үрнәк алып яшәү дөрес булыр:
Җырлап торам, торган җирем тар булса да Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да,
— ДИ ул.
Шагыйребез Дәрдмәнд исә үз фикерен тагын да егәрлерәк, дәрманлырак итеп белдерә, мин мәкаләмне нәкъ менә аның сүзләре белән тәмамлыйм'
Татарлыктан татар һич гарь итәрме, Кеше уз исемене инкяр итәрме Татарлыкта татар углы татармын, Татар тугел димә —башың ватармын

Реклама