Логотип Казан Утлары
Кыйсса

СӨЕМБИКӘ КЫЙССАСЫ


Атасына ул. тиз катам, диеп чынын әйтсә дә вәгъдәсендә тора алмады Чүл алачыгына килеп җиткәнче үк алар күрде ваһа агачлыгы янында берике доя тора еракта еракта тагын берничә кучкыл күзгә чалына Көтү таркау
Аблак баба үлем ястыгында яга иде Ахирәтләрне күргәч, бик куанды
— Балаларым...—диде дә өнсез калды
Эш башланды Таралган көтүне җыярга биш алты кыз чыгып чапты, бер ике кыз савылмаган дөяләрне саварга кереште Калганнары тиз тиз генә коедан су
Аның куллары йөрми, аяклары да укмашып каткан, картның башын чак кына күтәреп кашыклап чәй эчерделәр
Аблак баба, бераз хәл алгач, әйтте
— Аллаһ тәгалә... авызыма су тигезеп торыр өчен җибәргән фәрештәләрдер сез...—диде
Ике оч кон узгач, чүл карты күзгә күренеп тернәкләнә башлады Сөйләшүе кыен булса да. кирәген әйтеп өлгерә иде
— Фалиҗ сукты., башлап бу якны Елдан артык кырын кырын йөрДем... Янә бу якка китереп орды . Өч тәүлек Мендем ятакка Җиденче кон ятам. Шушлай җан тартырга әзерләнеп беткән идем... Ал лаһның рәхмәте...
Ахирәтләр утын кизәк җыел. абзарга кайтарып өйделәр Корыт, тура киптерделәр Мал суеп, тутырма' казылык элделәр Шулай итеп айдан артык гомер узды Аблак баба янында дүрт кызны калдырып. Сөен тугай атасы йортына кайтып китте
Язда Аблак баба вафат итеп, дүрт кыз чүл эченнән чыкты
Сөен гутай белән ахирәтләр бу гомер эчендә атасының китапханәсен тәртип итеп, алып кайткан кулъязмаларны коры урынга тезеп һәр китапның кайсы бүлмәдә кайсы теземдә кайсы киштәдә кайсы турда икәнен бик тиз табар өчен аерым җәдвәл төзеп куйды. Дала да онытылды ияр-кылыч та тузан җыя Ахирәтләрнең чабышкылары да симереп, үшәнләнде Кыз ахирәтләрнең шулай өйташламас булып яшәүләре саран халкы өчен бик тә куаныч Комбар ага гына ара тирә зарлангалый
— Әрәм иттеләр елкыларны' Аһта да ое. ое да аша шулмы айгыр эше’
Ахыры Башы журналның 8 санында
чыгара башлады Шалтыр-шолтыр табак савыт казан юып. учак тергезеп җибәрделәр Бабаның тагын бер сүзе булды
— Чәй'—диде
Аптырагач. Комбар ата. Сөен тугайдан рөхсәт сорап, ахирәтләрнең юр-такларына яшь мирзаларны, оланнарны атландырып, үзе дә Бүзгарланны иярләп, даладан әйләнгәләп кайта Акбәкәл дә. Бүзтарлан да сабырланган; хәер. Комбар атаның үзенә дә иярдән төшәргә күптән вакыт
Сөен тугайны баштарак сарайда калада тотып булмый иде. хәзер кусаң да китапханәдән чыкмас, чатлап ябышкан Аның серен китапларны тәртипкә тезүче ахирәтләре дә сизми, белми иде Белсә дә. иң якыннары гына беләдер Татлыбик. Сауфия. Нәргәтай Сөен тугай китап яза—Сәяхәтнамә» Ул бөтен күргәннәрен, уй-фикерләрен. сәфәр маҗараларын кәгазьгә терки, язганын яшерә һичкемгә күрсәтми - Сәяхәтнамә» язылып өч данә күчерелеп. өч явыздан — яңгырдан, янгыннан, яудан саклар өчен төрле җиргә яше pen куелырга тиеш иде Китап язылып бетте, шөкер Өч каләм белән күчерә башларга кирәк Сөен тугай. Сарайчык китапханәсен тәртип итеп бетергәч, ахирәтләре белән бергә сирәк кулъязмаларны берничә нөсхәгә күчерә башлады Аның бу эшенә төрле кеше төрлечә бәя бирә килде Берәүләре кияүгә чыгып, бала үрчетәсе урында китап тузаны эчеп, сула бара дисә, сарай хәттатларының башлыгы Мостафа бахшы. Сөен тутайның китапка мәхәббәтен күреп, куана җае чыккан саен тутайны хуплый, аңа сокланып карый Сөен тутай гарәпчә язылган китапларны гына түгел, уйгыр, чин-кы- тай язуларын да укый күчерә Сөен тутай хәзер сирәк көлә, ат бәйгеләренә чыкмый, кәгазь өстенә иелеп, көннәр буе утыра, укый, яза
Китапханә эчендәге салкынча тынлык, серлелеккә, салмак тормышка күнегеп җиткәндә генә Соен тутай-бәгимнең күңеленә шом инде Бу билгесез шомның фаҗига көтү икәнен аңлады ул Төшенәме керде бу шомлы хәтәр шикләнү галәмәте, әллә өнендә булдымы? Ярым караңгы, салкынча китапханәнең иң аулак почмагында ул гадәттәгечә язып утыра иде. аның янында таныш түгел бер дәрвиш пәйда булды. Сәлам бирмәде, сәлам алма ды сәер карт, тутайга карамыйча гына, коңгырт тавышы белән:
— Койрыклы йолдыз килә-ә.—диде.—Синең күңелең шуңа тыныч түгел.
— Син кем. монда ничек иңдең?—дип сорады тутай.
Сәер карт аның сүзен ишетмәде дә
— Якыная-а койрыклы йолдыз. . Койрыклы йолдыз баш өстеннән узганда дөньяга ике афәт килер... Миһербан вә гүзәллек иясе вафат кый- лыр... Шул төндә үк мәкер вә Дәҗҗал углы дөньяга килер...
Шулай диде дә серле карт дәрвиш юкка чыкты. Тутай-бәгим, нишләргә белмәенчә аптырашта утырды Кем үлә. кем туачак?»—дип сораганчы, әлеге дәрвиштән җилләр искән Күпме генә сорашса да. китапханәгә кем кергәнен берәү дә әйтә алмады Бу сәер вакыйга турында ул төрлечә уйлап бакты Төшенә кергәнне он дип бутыймы? Ул көнне Сөен тутай. һич кузгалмыйча. эңгер төшкәнче укып утырды Арган ми галәмәтләре булып, эңгер- меңгердә юк нәрсәнең дә күзгә күренүе ихтимал Шул көннән соң аның йокысы качты Урык-сурык йоклаганда күргән төшләре өндәге вакыйгалар белән бутала башлады Ул китапханәгә йөрмәс булды Көннәр, айлар ялгызы утырып, еш еш өнендә дә. төшендә дә Хозыр Ильяска охшаш серле дәрвишне күреп, гел Ханәкәсеннән чыкмаска әверелде. Табипларны да, им томчыларны да күрергә теләмичә, ахирәтләре алып килгән китапларны укып, нидер язып, ашавын да ханәкәдә генә ашап яши башлады... Чыннан да. бер Сөен тутай гына сәер халәттә түгел иде. бик күпләрнең күңеленә билгесез шом инде Эч пошулар, сәбәпсезгә елаулар артты Сылтаусыз, карымтасыз гына кеше үтерүләр ишәйде Хәтта мал-туарлар да. ашаудан аерылып шомраеп нидер тыңлый ниндидер билгесез куркыныч көтә сыман Җир тетрәү алдыннан шулай була торган иде... Койрыклы йолдыз якынайганны бөтен узгынчылар кәрванчы-сәүдәгәрләр бик еш сөйләп, ваба-мур киләсен дә әйтәләр Шом өстенә шом өстәп, сихерчеләр, шаманнар да коточкыч гарасат булачагын сөйләп уза Ул төнне Сөен тутай-бәгим бик яхшы хәтерли Юлъязма дәфтәренә төгәл көнен дә теркәгән иде
<һиҗрәтдин соңра туккыз йоз дә утыз алтыда. Юлбарыс Елында җомадә әл ахирә аеның унынчы төнендә таң беленгәч, куркып уйгандым. 10
Янә мин төшемдә Ирәмбагта пәйда булып. Шәддад падишаһ белән кочакла шырга дип якынайганда. Каракош заһир кыйлып. Шәддад падишаһны чу- кыл-талап үлтермеш Аннан соңра Каракош мине чукый тырный башлады Күземне чукыганда уйганып. котылмышмын».
Шул тонне Койрыклы йолдызның дала өстеннән очып. Көнбаеш ягына киткәнлеген әйттеләр Узгынчылар Хаҗитархан. Кырым вә Юнан Фрэнк _ илләрендә бик каты җир тетрәгәнлеге турында хәбәр итте Мур үләте чы ; гып. аяклы мал кырылулар. Казан ягындагы мөселманнарның күпләп кыры У луы да булды ул елны... Әкренләп. Койрыклы йолдыз онытылды Әмма әле- 1 ге сәер дәрвиш Сөен тугай күзенә тагын күренде Тагын шулай эңгер чак * иде Тавышсыз гына ханәкәгә кереп, тутайны куркытты Тутай ялангач иде. i ул. кычкырып, өстенә идән келәмен каплап өлгерде, ләкин дәрвиш аңа j дикъкать итмәде, диварга сөйләнгәндәй, тугайга бакмастан. сөйләнә башла S ды: °
— Койрыклы йолды-ыз искәртеп китте е Мөселманга зыян эшләп < китте е... Койрыклы йолдыз тагын җитмеш алты елдан киләчә-әк * һиҗрәтдин соң бер мең дә ундүрт сәнә узгач. Елан Елында яңадан пәйда > булы ыр. Ул вакытта мөслимнең бу як дәүләтләрен җир йоткан булы-ыр * Әүвәл Казан юк булыр, аннан Нугай Хаҗитархан китә әр
Сөен тугай ни өчендер чыгу ишегенә ыргылган иде. дәрвиш юк булды
Бу төнне ул иптәшкә Нәргәтай, Татлыбикне чакырып китергәч кенә йокларга ятты Беренчесендә дә сәер карт дөресен әйткән дип уйлады ту тай. йолдыз киләсен ул алдан әйтте, сүзе рас килде Шул төнне ике фаҗига булачагын изге бер адәмнең дөнья куячагын һәм дә шул ук вакыт бер мор дарның туачагын әйткән Сөен тугай бу турыда олуг илче булып Мәскәүгә боек кенәз Василийга баручы Хуҗа Хөсәен мирзадан иузетте ки. туккыз йөз дә утыз алтынчы сәнәдә Юлбарыс Елы тарихында җөмадә әл ахирәнең унынчы төнендә Заһретдин Мөхәммәт Бабур падишаһ вафат булган
Сәер дәрвиш менә кем турында әйткән булып чьи а Икълимне чәчәкле бакчага күмгән шагыйрь-рәссам Бабур падишаһ дөнья куйган тонне ул кур кыныч төш күреп уянган Мәлгунь Каракош менә кемне чукып үтергән Сәер мосафирның әйткәннәреннән икесенең раст килүе — Койрыклы йолдыз килүе белән Бабурның үлеме тутайны тетрәндерде Бәс өченчесе дә мосел ман халыклары өчен җәллад мәлгуньның тууы да дәрвиш әйткәнчә раст киләчәк. Кем туды ул төндә дөньяга? Кайсы патшалыкта үсә ул дөньяга кы рылыш вә мәкер китерәчәк Дәҗҗал углы Дәҗҗал?
Бу хакыйкатьне үз җилкәсендә татыгач кына, нәкъ төшендәге коточыр гыч Каракош кебек, колак-борыннары өзелеп, малы таланып, нәселе кыры лып беткәч кенә, ул дәрвиш юраганнарның өчесе дә раст килгәнен аңлар
Шундый авыр уйлар мохитеннән аерылыр көн дә килеп җитте Койрык лы йолдыз күренгәннән соң оч дүрт ел узгач, бәрәбаннар дөпелдәтеп, быр гылар кычкыртып, шактый ук олыдан кубып, зур даудан җиңеп кайтканда гыдай. Йосыф бәк йөз егете белән ажгырып Казаннан Сарайчыкка кайтып төште
Олуг бәк Йосыф түрәнең сазап калган сөекле кызы Сөен тугай Казан ханы Җан Галигә кияүгә чыга икән, дигән хәбәр тиз таралды Бу хәбәрнең ил өчен куанычлы яклары байтак иде Дала кануннары кушканча, күкрәге тулган һәр кыз — һич соңламый кияүгә чыгарга тиеш Хәтта өлгереп җитмәгән кызның да булачак иренең йортына төшүе язык саналмый Киленчәк булып өлгергәнче, яшь кыз иренең олы хатыннары тәрбиясендә үсә. киләчәктә ничек ир хатыны булып яшәргә кирәклеген өйрәнә сабак ала Өлгергәч кенә никах укыла Шуннан соң гына ул ире куенына керә ала Ун сигез яшьлек Сөен тугай яшьтәшләренең өчәр дүртәр баласы бар Хан задәләр. абруйлы мирзалар башта тугайга яучы җибәреп, арып бетте Соңра Йосыф бәкнең киребеткән шашкын карт кызына яучыларның юлы өзелде Сөен тугай Чыңгыз хан токымы булган шаһзадәләрдән килгән яучыларны да кире бора торгач, китапханәсендә утырып калды Әнә шул утырып калган
унсигез яшьлек кызга тагын яучылар килгән Кемнән диген әле син. Казан тикле мәшһүр Казан йортының япь-яшь ханы Җан Галидән—Чыңгыз токымыннан' Бәс Сөен тутай бәгим көткәненә иреште Ул ханбикә булачак., Ца- зан мәмләкәтенең беренче бикәсе булуны аңа Аллаһ Тәгалә үзе насыйп иткән!
Җан Гали хан
Гәүһәршад бикә белән Булат бәк, Сафа Гәрәй ханны үтертә алмаганга яисә бәйләп Мәскәүгә сата алмаганга бик көенсәләр дә асылда ханның качып китүенә куанып, бәйрәм ясап, тиз арада Мәскәүгә илчеләр юлладылар. Бөтен олы бәкләр, угланнар, сәет вә мирзалар. Казан йорты исеменнән язылган хатны илчеләр Колчура белән Фирүззат бәкләр алып китте: синең кандошманың Сафа Гәрәй ханны кудык, күп кырым ирләрен, нугайларны суйдык Казан тәхетенә Шәех Әүлияр утлы Җан Галине багышла, без сиңа мәңге тугры булырбыз...
Василий, бу хатны алгач, сөенә-сөенә. биш куллап ризалык бирде.һәм Яков Морозов белән Афанасий Куритскийга. Җан Галине саклап алып барып, Казан тәхетенә утыртырга боерды. Зур гаскәр белән Казанга килеп, алар Җан Галине Казан тәхетенә утыртты.
Бу хәл тугыз йөз дә утыз тугызынчы ел тарихында (1532), җәй аеның егерме тугызынчы көнендә булды Ул сәнә Аждаһа Елы иде
Тәхеткә утыруының беренче эше итеп. Җан Гали хан Мәскәүнең олы кенәзе Василийга тугры булырга ант хаты язды Василий да үз ягыннан ант кәгазе юллады
— Идел йортын күз карасыдай саклаячакмын. Сине. Җан Гали ханны, үз углым кебек сөячәкмен! Амин!
Җан Гали хан идарәсе башлануга. Казанда әллә нинди сәер бер мохит барлыкка килде Казанның олылары Булат бәк белән Гәүһәршад бикә, теләгәнне кылып. Сафаны хан иткән иде. шулар ук Сафаны тәхеттән куды; шулар ук Җан Галине сорап алды Мәскәү белән Казан дуслыгы өчен ике яктан да ант эчтеләр Әмма Казан һаман тыныч түгел, һичнинди үзгәреш күренми тормыш яхшырмый, дәүләт артып, мәмләкәтнең куәтләнүе сизелми Җан Галине тәхеткә утыртырга килгән гаскәр казнаның яртысын талап китте Казанда яшәеш төссез, күңелсез вә шом мохитендә иде.
Җан Галине сорап алган ачык авызлар хаталарын тиз аңлады Күп тә уз- мастан. Василий Җан Гали ханга шундый шартнамә юллады:
— Өч ел элек булган орышларда вә дәхи аннан элеккеге орышларда ганимәт маллары буларак Казанда калган тупларны, утчагар мылтыкларны, мәетләрдән салдырылган сугыш киемнәрен, яракларны. әсирлектәге бөтен христиан адәмнәрен Мәскәүгә кайтар!
Яхшы булырга ничек кенә ант итсә дә, Мәскәүнең Казанга булган дошманый мөнәсәбәте һичкайчан үзгәрмәячәген ачык авыз бәкләрнең зиһенлерәкләре. ниһаять, аңлады кебек Казан тәхетендә Гали ханмы. Вәли ханмы—кем утыруы Мәскәү өчен барыбер: Гали белән Вәлинең ничек утыруы Мәскәү өчен әһәмиятле Ике олы сугышта таланган Казанның фәкыйрь казнасын да Җан Гали күз йоммыйча Мәскәүгә озатты. Василийның соңгы шартнамәсен үтәү бу эшлексез хан өчен чүп тә тормый иде Казанның олылары бер сүзгә килде һәм Василийга хат яздылар
♦И олы кенәз Иван углы Уасили хәзрәтләре! Без Аллаһ тәгалә коллары вә синең колларың, сиңа озын гомер, вә сагълык эстәймез. Бердәнбер варисың вә углың Ибанның сагь үсүен, сиңа раст падишаһ булуын теләймез Без синең белән вә углың Ибан белән гомер бакый дустанә яшәячәкмез. Әмма. Аллаһка ялваргандай ялварамыз. зинһар. Аллаһ тәгалә хакыйна ганимәт туп- ларыйн вә мылтыкларны алмаң. Безем тәхетемездин сөрелгән ханнар бар Аларның вә дәхи бүтән дошманнарның йортымызны забет кыйлмакча эстәкләри кимемәс. Безем йортымыз иминлеге—синең йортыңның иминлеге. Казанның хәрби куәте кимемәсен Ганимәтне, зинһар, сорама!»
Шушы хатны тотып. Агиш бәк рәһбәрлегендәге илчелек Мәскәүгә йөрде Агиш бәк бу эшне бик оста башкарып, үз теленнән дә яхшылап аңлатып. ганимәт-үлҗә малын кайтармаска Василийны күндереп кайтты Васи лийның бу «юмартлыгын» ни белән аңлатырга була соңэ Казан белән Нугай арасында туганлык багьлары бар. Нугай белән Хаҗитархан арасы да дуслыкта булсын дипме. Василий Нугайның иң шөһрәтле бәге Шәйдакны Мәскәүгә ° чакырды Шәйдак бәк белән бергә Нугайның җитмеш куәтле мирзасы да ? Мәскәүгә барды Алар белән бергә дала малы алып дүрт мең җиде йөз .-сәүдәгәр йөреп. Мәскәүдә сатар өчен илле мең нәселле елкы китерелде 5 Кырым ханы Сәгадәт Гәрәй дә. Хаҗитархан ханы Касыйм да Василийга олы “ бүләкләр, кызыл мал. елкы белән илчеләр юллады Бөек кенәз Василийның 2 шөһрәте артканнан арта барып, күрше-тирә патшалыкларга гына түгел, һид- | стан падишаһы Бабур углы Хумаюнга да барып иреште Хумаюн падишаһ g бөек Мәскәүнең бөек кенәзе Василий белән дуст яшәргә илче килче ба - заркән-уртак алмашып яшәргә теләк белдереп, бик мул бүләкләр белән үзе- ' ‘ нең илчесе Хуҗа Хөсәенне ерак сәфәргә озатты Мәскәү көчәя Мәскәүнең * даны арта. Ул күп кенә күрше мәмләкәтләргә үз ихтыярын ирексезләп тага * алырдай куәтле дәүләткә әйләнеп бара иде
Казан олылары да Җан Гали ханны гелән искәртә торып, әйттеләр
— Мәскәү илә дуслыгың бар, шөкер, әмма күрше-күләннәр илә дә дус лыкны ныгытырга кирәк.—диделәр
Җан Гали хан ничек итеп күрше илләр белән дуслыкны ныгытырга бел ми. белергә дә теләми иде. шуңа күрә ул олылар сүзен тыңламый тыңласа да тотмый, чөнки аның аркаланыр кешесе бар Василий аңа ни боерса, ул шуны башкарачак. Мәскәүдән боерык көтеп яшәү аның өчен рәхәтрәк Мәскәү барысын белә, бөтенесен күрә, нигә уйлап мәшәкатьләнергә? Шул сәбәпле Җан Гали хан хафаланмый Якын тирәдә Мәскәүгә каршы торыр дай куәтле ил юк
Уналты яшенә җиткән булса да. Җан Гали сабый иде әле. сабыйлыгы да мәгънәсез сабыйлык булып, дәүләт эшләрендә комачау итә. соң өлгерә тор ган зиһенле бу бәндәчек ил белән идарә итү түгел, үзен дә җыеп йөртә белмәс бер мәхлук иде. Мәскәү ихтыяры аны тәмам бичара ясаган, шуңа күрә бу курчак хан тәхеттә утырса да. бары тик ике нәрсә белән мәшгуль иде ат менеп куян куу. аннан соң тәхеттә йокымсырап утыру Иртүк торса да. соң гына ятса да. кирәге булса да. кирәге булмаса да — ул. тәхетханәгә кермичә калмый, кергәч тәхеткә утырып, ханәдә кеше булмаса ла булмаган адәмнәргә остән карап
— Мин Шәех Әүлияр углы. Чыңгыз токымы Җан Гали хан. сүзем'—дип тәкърар артыннан тәкърарлап. әллә нинди фәрманнар чыгарып, кемнәрне дер үлем җәзасына тартып, хыялый рәвештә ил ватан белән идарә иткән була Чынлыкта исә бу идарә түгел, ә бәлки өлгермәгән үсмернең уены иде
Шулай да. олы бәкләр җыйналып. Җан Галигә эшләрне төшендереп ка рарга булдылар Сүзне Булат бәк Ширин башлады
— Мәскәү белән дустанә яшәү бик мөһим сәясәт, хан әмма күр шеләремез Нугайлар илә араны ныгыту—иң олы фәгалиятләрнең берсе
Җан Гали хан Булат бәк сүзенең остенә менде
— Ныгытыйк соң!—диде ул.— Ныгытыгыз1 Нугай белән дә. Хаҗитархан белән дә ныгытыгыз Сез бит карачылар Син үзең бәйләрбәй — Булат Ши рин Кем каршы соң бу дустлыкка? Әмма ул дустлану Мәскәү мәнфәгатьләренә аркылы ятмасын шул
Булат бәк. ачуы эчтән кайнаса да. сабырлык илә сүзен дәвам итте
— Хан'—диде ул—Дустлашу сүзендә башка бер мәгънә дә бар әле
— Нинди мәгънә?
— Дустлашу—туганлашу аша. кодалашу аша булса, ныграк булыр иде,— дип уйлаштык без олылар илә
— Ягъни?
— Ягъни, хан-солтан. сиңа бер куәтле нәселнең кызына өйләнмәк лаземдер
Ике сүзгә урын калдырмас өчен, бөтен бәкләр дә берьюлы
— Дөрест-дөрест,—дип кабатлады —Сиңа өйләнү бик тә вакытлы вә саваплы эштер, хан! -V
Җан Гали хан бу сүзләрдән соң тәхетендә кымырҗып куйды Ул куанычын яшерә алмый һәм ни әйтергә белми кыбырсый иде:
— Ягъни?
Булат бәк туры ярып әйтте:
— Хәзер килен сайлау лаземдер!—диде. — Нугай бәкләре арасында иң куәтлесе. иң күп маллысы—-берьюлы ике йөз мең атлы гаскәр яуга җыйный ала торган Йосыф булыр Йосыф әмирнең угычлары да бай — гайрәтле, бөтен даланы дер селкетеп, бөтен кәрван юлларын үз кулында тота Йосыф бәкнең угыллары Юныс белән Гали мирзалар үзләре дә падишаһ хисабында Менә шул Йосыф әмирнең бик гүзәл вә мәшһүр кызы бар. Сөен тутайның гүзәллеге, зирәклеге, укымышлылыгы турында риваятьләр бөтен дөньяга таралган
Булат бәк туктады Җан Гали Сөен тутай хакында ишеткәләгән иде. шул мәшһүрә тугайны аның үзенә димлиләр түгелме соң? Ханның авызы үзенә буйсынмыйча ерылып китте Ул хыялында гүзәлләр гүзәле Сөен тутайның сурәтен күрә башлады бугай, хан түземсезлек белән Булат бәккә дәште:
— Җә. җә. нигә туктап калдың, бәйләрбәй. сөйләң!—диде.
Булат бәк шуны гына көтә иде. ул сүзгә саранланмады Мәдхия тәмамланганчы ук. хан:
— Мин риза!—диде.
Ризасын ризадыр да. әмма риза дигән белән генә бикәчең куеныңда булмый шул Бичара Җан Гали хан ни теләсә, шуны эшли ала. хан ни боерса. баш өсте, ләббәйкә, дип буйсынарлары фәрманны үтәргә атлыгып тора, дип бик хәтәр ялгыша. Ханнарның андый заманнары да бар иде: Чыңгыз, Батый. Үзбәкләр идарәсендә Олы Мөхәммәт. Мәхмүт. Ибраһим ханнар янына килеп, чит ил патшалары буй сындырып, җир биләү өчен ярлык сорап тәхеткә агамны түгел, мине күндерсәнә, дип ялварган Мәскәү кенәзләрен дә тарих яхшы хәтерли. Әмма Касыйм-Ханкирмән ханнары го- мер-гомергә Мәскәү кулындагы җепле курчак булды. Хан дип аталып та. алар Мәскәүнең иң кече баярының да гозерен үтәргә алгысап яшәүче йомышчы малай була килде. Җан Гали хан Касыйм каласында да уенчык ханчык иде. Казанда да ул уенчык кына икәнен өненә ала алмый иде Казам тикле Казанның җәүһәр, энҗе асылташлары белән бизәлгән тәхетендә алтын таҗ киеп утырса да. ул һаман җепле курчак булудан ары китә алмый. Ул өйләнүне дә үзе хәл итә алмас дәрәҗәдә иде Йомшак агачны корт баса, чирле адәмне мәрт баса, дигәндәй. Җан Гали хан Мәскәү курчагы гына түгел. Казан бәкләренең дә уенчык ханчыгы була калды Җан Гали ханны өйләндерү мәсьәләсен Гәүһәршад бикә уйлады, бу уйны ул Булат бәккә әйтте Җан Галине Сөен тутайга өйләндерүне дә Гәүһәршад уйлап тапты Бу эш Сафа Гәрәй ханга аркылы төшү иде Сафа Гәрәй хан Шәехмамай кияве кайчан да булса, агасы Сәгадәт Гәрәй ханнан һәм кайнатасы ягыннан күп санлы атлы гаскәр алып Казанга яу чабачак, бу яуга Йосыф әмир дә катнашачак Әгәр дә Җан Гали хан Йосыф кызы Сөен тутайга өйләнсә. Йосыф әмир Сафага гаскәр бирмәс, хәтта Шәехмамайныкылар да бу яуга катнашмас Шуңа күрә Булат бәк, бөтен бәкләрнең гаҗәбенә каршы Җан Гали ханга Сөен тугайны димләде Шулай итеп, ханны кемгә өйләндерү мәсьәләсе дә хәл ителде Ләкин әле бу эш бары тик теләк кенә Иң беренче бу никахка Сөен тутайның атасы олуг әмир Йосыфның ризалыгын алыш кирәк Аннан соң Сөен тутай ул —чыгымчы тай кебек, кире холыклы чык мыйм мин ул бозау Җан Галиегезгә дисә, ни кылырсың’ Хуш, Соен тутай биш куллап риза да булсын, ди Ә Мәскәү Мәскәү ни әйтер? Бу никах мөнәсәбәте илә бөек кенәз Василий, баярлар. митрополит Даниил нинди фикер әйтер? Мәскәү бу эшне, һичшиксез олы җыенында уртага салачак. Хуш. баярлар рөхсәт бирде ди. Сөен тутай Казанга китсә. Казан белән Нугай йорты бер булып көчәергә мөмкинлек табачак. Җан Гали ханны Соен тугайга өйләндереп. Нугай далаларындагы бихисап елкыларга, бихисап куйларга. бихисап дөяләргә хуҗа була алырмы Казан? Гәүһәршад бикә гозере илә Бу
лат бәк. дива» бәкләрен җыйнап, бер карарга килделәр һәм икенче көнне үк ике якка ике илчелек Казаннан чыкты Берсе Мәскәү юлына төште, икенчесе Нугайга Сарайчык каласына таба йөреп китте Мәскәүгә киткән илчелек башында Булат бәк Ширин үзе, Апай углан, Кадыш бәк. Яутәк бахшы иде Йосыф әмиргә юнәлгән илчелек башында мәшһүр яучы Агиш бәк тора иде
Шундый абруйлы бәкләр илче булып вак эш белән йөрмәс, дип. Василий Казан илчеләрен үзе генә түгел, олы баярлары һәм митрополит белән бергә кабул итте Булат бәк гозернамәне тапшыргач, сүз белән дә эшнең асылын сөйләгәч, баярлар белән митрополит үзара карашып алды бөек кенәз дә. бер сүз әйтмәстән. бер кавым тын утырды Баярлар да митрополит та. бөек кенәз дә бер уй уйлый иде Булат бәк белән Гәүһәршад бикә һәрвакыт Мәскәүгә таянды, әмма алар, ничарадан бичара булганга гына. Мәскәүгә аркалана килде. Җае чыгып алар кулындагы Казан куәтләнә калса, ике утырып, бер уйламыйча, алар Василийның дошманына әвереләчәк. Андый мөмкинлек бар: Нугай белән Казанны чынлап берләштерү Нугайның йөзләгән мирзалары берләшсә. Казан ягыннан йөз мен атлы кушылып, алты йөз мең ат берьюлы. Мәскәүгә йөрсә. Кырымлылар йөз. йөз илле мең кылычны кыныдай чыгарса, Мәскәүнең тетмәсен тетәчәк
Василий. Казан илчеләрен кунак мәҗлесенә чакырып, мәсьәләне бар яклап уйларга кирәклеген әйтеп, баярларын таратты Казан илчеләре, ку- нактан-кунакка йөреп, куян-төлкегә. хәтта аюга ау оештырып, атна-ун көн үтеп китте Алар онытылып сыйланганда Василий якыннары белән озак киң?ште Анысы шулай. Нугай Казан белән чынлап туганлашса, эшләр хәтәрәячәк Сөен тугайның атасы әмир Йосыфка тәэсире барлыгын бөтен дөнья белә Татарлар йодрык булып берләшсә. Литва белән Польша да тик ятмас.
— Ләкин.—диде митрополит.—Тарих дәлиллегендә уйласак, эш болайрак тора Сафа Гәрәй хан да Нугайдан атаклы Шәехмамай бәктән кыз алды Әмма Казан кайнаганда Сафаның кайнатасы нибары утыз мең атлы бирде Хисаплый китсәң, ул йоз меңлек гаскәр юллый ала иде Исмәгыйль мирза агасының кияве Сафага сыңар ат та сыңар кылыч та бирмәде, шул ук Йосыф бәк агасының кияве шул ук Сафага бер генә яугир дә җибәрмәде Хаҗитархан. Мәскәү белән араны бозмас өчен. Казанны яклау җәһәтеннән кыл да кыймылдатмады Сафа Гәрәйне Казанда ныгытыр өчен Сәгадәт Гәрәй хан ни эшләде? Чынлыкта исә Сафа Гәрәй хан бер уч Кырымлы егетләре белән Булат бәккә каршы тора алмады, качын котылды Әлбәттә, кайнатасы йоз мең кылыч җибәргән булса Сафа Гәрәй хан Мәскәү гаскәрен дә. Булат бәк фиркасен дә туздырган булыр иде Бәс. хөрмәтле ба ярлар. Җан Гали ханның Йосыф әмир кртзы Сөен тутайга өйләнүе, фикри яктан Мәскәвиягә кулай булмаса да. тәҗрибәң яктан мөмкин, хәтта бик мөһим эш дип саныйм
Баярлар берьюлы сөйләшә башлады Митрополитның соңгы җөмләсе өстенрәк уйларга күнеккәннәр өчен имәнгеч булып тоелды Василий бер якка да катышмады баярлар аерым сүз алмыйча гына бәхәсләшеп аргач, ул әйтте:
— Алгы сүзләрендә хакыйкать ята. әмма «мөһим» дигәнендә ни мәгънә бар. Даниил атакай?
Митрополит Даниил бу сорауны күптән көтә иде Ул бәхәсчеләр ни әйткәнне тыныч тыңлады Кайсы баярның нәрсә әйтәсен ул алдан белеп тора, ахмак сүз әйткәннәргә ул игътибар салмын, аның җавабы күптән әзер һәм ул җавап бөек кенәзгә дә. төплерәк баярларга да ошаячак
Митрополит куәтле, сабыр тавыш белән әйтте
— Сизәмсез.—диде,— Җан Гали хан Казанның ватанпәрвәрләренә генә түгел, хәтта Мәскәүгә йөз тотканнар күңеленә дә ятыша алмый Абзасы Шаһ Гали хан кебек Җан Гали ханның да сөйкемсез сөяге бар Аларның икесен дә сөймиләр Мәскәү ягы да. Казан ягы да. Касыймныкылар да алармы сөйми Хәтта аталары Шәех Әүлияр белән аналары Шаһсолтан бикә дә бу мәхлукларга битараф булды Ничек әйтергә бу ике бәндәне ана кары нында ук Аллалары каргаган Алар белән ни татар ни рус чын дус була ал
БАТУЛ ЛА 0 СӨЕМБИКӘ КЫЙССАСЫ
мый, кирәккә генә дус булып йөри Кирәк өчен генә дус күрү —ул мәкерле дуслык.
Бу сүзләрне митрополиттан башка бер генә баяр да әйтә алмас иде, чөнки бу сүзләр туп-туры Василийның үзенә кагыла Шаһ Гали белән Җан Гали — аның дусты Шаһ Галине бер — хан ясап, бер зинданга ябып тотуы, Җан Галине «үз углым кебек күрермен» дип шартнамә язып бирүе дә, ханны сөйгәннән түгел, үзенә хезмәт иттерергә теләүдән икәнен һәркем белә. Василий дәшмәде.
— Бәс,—диде митрополит,—Җан Гали ханның Казанда чын дусты юк. Аның тәхете какшау, таҗы кыек, буыны сыек Җае чыгу белән, шул ук Булат бәк аны куачак яки үтерәчәк Әгәр дә бу никахка фатыйха бирмәсәң, Василий Иваныч, бу эшне тизләтәчәксең генә һәм Казан тәхетенә, белмим, кем менеп утырачак. Сәхип Гәрәйме, Сафа Гәрәйме? Үзегезгә мәгълүм ки, икесенең берсе утырса да—Мәскәү тыныч йоклап, тыныч ашый алмаячак! Сүзем тәмам!
Баярлар тын утыра калды Акыллылар уйлый Уйсызлары бөек кенәз сүзен көтә Василийга бар да ачык иде, күптән ачык иде—митрополит хаклы Өстән уйлаучылар каршы килгәндә дә Василий үз сүзен каты әйтәчәк бу никахка фатыйха бирергә кирәк! һәм бу туйга Мәскәүнең иң атаклы кенәзләре вә баяр егетләре олы бүләкләр белән барырга тиеш!
Булат бәк Ширин, никахка рөхсәт белән бергә, мул бүләкләр төяп, Казанга кайтты.
Дала уртасында Агиш бәк белән Йосыф әмир очрашты. Җаек җәйләвендәге бу очрашу бәйрәм төсендә узды, туйдан ким түгел иде бу ярәшү мәҗлесе Әлбәттә, әмир Йосыф өчен бу бәхет мәҗлесе булды. Йосыф бәк Сарайчыкка атылып кайтты да Сөен тутай Ханәкәсенә үзе керде. Сөен тутай бу хәбәрне йөзенә, кыяфәтенә үзгәреш чыгармыйча гына тыңлады Сөен тутай Җан Галинең ир-егет буларак гайрәтсез икәнен дә, хонса йөзле икәненодә ишетә белә иде. Әмма ул Казан ханбикәсе булачагына сөенә Әмир Йосыф, Сөен бикәчнең ризалыгын Агиш бәккә белгертер өчен язу язып, Җаек җәйләвенә чапкын җибәрде
Сөембикә
Хакыйкатән, Җан Гали хан белән Сөембикәнең туен берничә ил берьюлы, күп чыгым ясап, бергә уздырды Мәскәү. Касыйм ханлыгы. Нугай урдасы. Шәһәри Казанның барча олылары туйга байтак бүләк, мал, акча салды.
Туй берьюлы оч зур мәйданда оештырылды Кунак Атавында. Ханбо- лында. Арча Кырында Затлы тирмәләрне түгәрәк буйлап, урам урам ясап, зур күчәләр калдырып кордылар Түгәрәк мәркәзендә ап-ак киездән эшләнгән атау-йорт тора Ак атау-йорт — кияү белән кәләшкә. Өч мәйданда берьюлы яшьләр уен башлап җибәрде
Җан Гали хан белән Сөембикә туе вакытында күрше илләр, яу эшләрен туктатып, барымта чабу, кан үче-карымта кайтаруларны чигереп торды Ча- кырулы ил агалары —бүләк төяп, чакырылмаганнары — бәйгеләрдә катна шу өчен — Казанга юнәлде.
һәр өч мәйданда да көрәш, атлы уеннар, ук ату. аркан тарту кебек ярышлар башланды Батыр калганнар, алга чыкканнар, соңгы ярышка Ханбо- лын мәйданына җыйналып, хәлиткеч көрәш-узышлар шунда булачак иде. Аңынчы Җан Гали хан белән Сөембикә, иң башта Кунак Атавындагы җыенга барып, халык белән бергә өч көн бәйрәм итте, аннан соң. аларны ап-ак атлар җигелгән туй арбасына утыртып. Арча Кырындагы атау-йортка төшерделәр монда да алар өч тәүлек уеннарда катнашып, куәтле көрәшчеләр Һәм мәргәннәр бәйгесен тамаша кылып, истирахәт кичерде Туй уеннарының иң каннары Ханболында башланды Кораеш. Утыч мәчетләреннән алып Иделгә чаклы арадагы киң җәйләү — Ханболынның матурлыгын күреп. Казанга бе- 16
ренче тапкыр килгән кунаклар тел шартлатып, аһ-ваһ итеп, хәйран-вәйран булып сокландылар, мактадылар
Җан Гали хан белән Сөембикә Ханболынга уеннар башланыр-башланмаста гына төште Алар икесе ап-ак атта иде Акбүз атлар сыртында тирлек җәймә урынына затлы -зәңгәр келәм җәелгән, келәм өстенә ияр салынган, иярдә ап-ак кием кигән хан белән ханбикә Мәйданга алар килеп керүгә. ° барча мотрибчы бергә уйный башлады Хан белән ханбикә мәйдан түгәрәге с буйлый атларын биетеп-атлатып кына йөреп китте Халык аларны алкыш- * лый, алар да халыкка сәлам юллый =
Сөембикәнең кыяфәтенә карап сокланмаган кеше калмады Аның иярдә * йөргәндәге мәгърурлыгы, аты тайпылганда да иярендә төз калуы: горурлык- 2 тан вәкарьлеккә күчмәенчә халыкны сәламләве, тезгенне кирәк чакта чәнчә | бармагы белән генә тартып, атын теләгән якка йөртүе дә гаҗәеп бер оста- 1 лык. матур тамаша, мәһабәтият күргәзмәсе иде Бөкшәебрәк утыручы Җан - Гали ханга игътибар итмәделәр дә кебек, бөтен күз Сөембикәгә текәлгән ° Халык яңа ханбикәгә үлеп гашыйк иде. £
Хан сандалие янында кунаклар өчен көрсиләр куелган, ул көрсиләрдә " кәттә кодалар, әмир Йосыф утыра Икенче якта — Җан Гали ханның якынна- ь ры. олы бәкләр Булат бәк белән Гәүһәршад бикә ханның уң кул ягында J иде Сөембикәнең атта йөрүен, атны туктатып иярдән җиңел оста, матур итеп төшүен карап. Гәүһәршад бикә һич риясыз елмайды Булат бәкнең күзләре соклану катыш бер үзгә очкыннар белән яна иде Ул да елмайган, авызы ерылган Гәүһәршад бикә чын күңелдән канәгать Беренче күргәч тә үк. ул Сөембикәне бик ошаткан иде. бүген ошату сөюгә әверелде кебек Бу гүзәллекне, бу камиллекне сөймәү мөмкин түгелдер Гүзәллек, мәгърурлык сирәк галәмәт түгел, бар ул гүзәл хатыннар әмма Сөембикәнең гүзәллеге үзгә, аның гүзәллегендә эчтәлек мәгънә бар кебек Чибәр генә түгел, зиһен ле дә. әнә шул зиһен гүзәллек өстенә бәреп чыгамы, әллә Сөембикә үзе кешеләргә ошау серен беләме — ханбикәгә бөтен нәрсә килешә ашавы да. кымыздан авыз итүе дә. соалмә җавап бирүе дә ягымлы, төпле, әңгәмәдәшчене үзенә тарта Голәмә Сөембикәнең бәхетле икәнен күрде Ул сизелер-си зелмәс елмая Хәрәкәтләре салмак, алак-ялак каранмый әйләнә-тирәне ул күбесенчә күңел күзе күз кырые белән барлый күзәтә иде Аттан төшкәндә, бәтчәләр килеп берсе атның тезгенен топы икенчесе Сөем бикәгә кулын сузды Сөембикә бер үсмер кулына таянып, җиңел генә җәяүләнде Кияү белән кәләш, атган төшеп өсте каплаулы сандалиларга утырды Тамашачылар кунаклар хан белән ханбикәне аягөсте алкышлады Алар сандалига утырганда. Гәүһәршад бикә белән ханбикәнең карашы очрашты Ике караш та мизгел эчендә аерылды, әмма Гәүһәршад бикә Сөембикәнең күз карашып күз алмасын, керфекләрен, караштагы әз генә тарсыну. бәхет чаткылары белән янәшә кырыслык та барын шәйләде. Сөембикә бер мәлдә күрен калган Гәүһәршад бикәнең карашындагы усаллык, мәкерне күңеленә йотты
Ханболындагы бәйрәмнең беренче көне көрәш карап узды Батыр кал ган оч егеткә олы бүләкләр бирделәр. Бөтен халыкны, кунак-илчеләрне биһуш ясап, Сөембикә оч башбатырга өч бүләк тапшырды — килен бүләге Батырлар һәр бүләкне мәйдан әйләнә халыкка күрсәтеп йөрде, халык Сөембикәгә икенче кат гашыйк булды
Икенче көнне бәйрәм кыз куыш уены белән башланды Уенның иң кыз ган чагында гына Сөембикә Җагг Гали ханга нидер әйтте, тегесе янәшәдә торучы аталыкка ишарә ясады, аталык кемгәдер ым какты ике бәтчә ике ак атны җитәкләп, хан белән ханбикә янына алып килде Сөембикә, җәһәт кенә ияргә менеп, аякларын өзәңгегә терәде дә агына чоңгерде Алгысаган ат— туры айгыр—дагалары белән чирәм учмаларын тамашачылар битенә сибеп, алга ыргылды Мәйдан үкереп сызгырып куйды
— һай. ханбикә ә' һай ди Соембикә-ә1—дип кычкыра — һай. Җан Гали ха агг. куып җит Сөембикәңне е'
Хан атланганчы. Сөембикә болын түренә Идел якасына җиткән иде инде Җан Гали ияргә утырыр утырмаста ат алга ыргылды хан чак кына егыл-
J «к. у • N» »
17
малы. Ярсыган ат алга ымсынса да хан тезгенне бушатмый ... Сөембикә, болын түреннән яр буйлый чабып, агачлар арасына кереп югалды Бераздан Җан Гали хан да шул тарафка кереп китте Куыш уйнаучылар мәйданга кайтып бетте Кемдер кызын куып тоткан. Куып тота алмаган егетне кызы, камчылап мәйданга алып кайта Халык шашардай булып үкерә, алкышлый, эче катып көлә
Сөембикә дә аны куа киткән хан да озак күренмәде ... Сөембикә, урман юлы белән бераз юырткач, аңлады Җан Гали хан аны куып җитә алмаячак Бикә тезгенен тарта төште: ат. авызлыгын чәйнәп, акрынайды Шулчак куаклар артыннан Җан Гали чабып чыкты: аны күргәч. Сөембикә атын икенче юлга чыгарып, кайтырга таба борылды Ире белән ара ерагайгач, янә тезгенне тартты. Җан Гали якынайгач, янә тезгенне бушатты. Аның артыннан ук Җан Гали дә урман авызына килеп чыкты. Сөембикә атын тагын тыйды. Җан Гали аны болын уртасында куып җитте дә. кочаклап, башындагы яулыгын тартып алды һай халыкка рәхәт булды инде, кызык булды. Атналар, айлар буе сөйләрлек бер ярыш-вакыйга булды бу Бар да канәгать иде Бу ярыштан бары тик берәү генә ризасыз калды Сөембикә үзе Иренең шулай җебеки булуына ачыныпмы, күрәләтә үзен алдап, халыкны алдап, җиңәсе урында җиңелергә мәҗбүр булганынамы, ул йокы алдыннан, аулак урын табып. бер елады Казан йортына килен булып төшкәч. Сөембикәнең беренче елавы, беренче күз яшьләре иде бу. Әмма соңгысы түгел иде Иң әчесе, иң канлы күз яшьләре әле алда, кара көннәрдә булачак
Туй уеннары азагында соңгы чабышлар булырга тиеш иде Кичтән озак елаганын яшерер өчен, Сөембикә иртән иртүк торып юынды, бизәнде дә Җан Галигә сүз катты:
— Хан — диде. — Син. бәйгедә катнашып, беренче килергә тиешсең!
Җан Гали хан аңламады, зиһененә барып җиткәч, гаҗәпсенеп
— Ни өчен? Нигә? — диде.
— Син хан гына түгел, син — ир-ат’ Хәтәр яугир икәнеңне бөтен илгә күрсәтергә тиеш!
Хан әйтте.
— Өч бәйгедә җиңгән өчәр ат — тугыз, тугызы да баш биргесез айгырлар Аларны узардай елкы тумаган!
Сөембикә әйтте:
— Туган! — диде. — Туган! Бар андый йөрге ат!
— Кайда? — диде хан.
— Бүген карышкыңны күтәреп, гавамга әйткел: туебызны озайтыр өчен, соңгы бәйгене ун көнгә чигерәм. диң Ун көннән соң үзем дә бәйгедә катнашачагым, диң Мин беренчегә менә нәрсә әзерләдем...
Сөембикә сандыгыннан чигелгән ябынча чыгарды, ябынча гына түгел, могҗиза иде ул. Юка туланы һиндстан ефәге белән тышлаган, каюлары алтын ука белән чигелгән, бәйләмәсе саф алтын зынҗыр, төймәләренә энҗе-мәрҗән береккән, яка бавының ике башында ике алмаз тагылган ике боҗра, эче ап ак. тышы күк-зәңгәр бу ябынчыга бәһа куярлык түгел иде. Ни гамьсез Җан Гали хан да. ябынчаны күргәч, авызын ачып, артына утырды Үпкәсенә кайнар һава кергәндәй, тыны капланып торды
Сөембикә янә кабатлады
— Бу ябынчаны бәйгедә узып, син алырга тиеш! — диде
— Ничек5 — диде хан.
— Мине тыңласаң — булыр.— диде бикә — Бәйгене ун көнгә күчер. Узышачак атны бөтен халык алдында елкы көтүеннән үзең сайлап алырсың
— Мин ат танымыйм. — диде хан.
— Ат сайлаганда миңа бак. ярамас булса, Дин сул кулым белән маңгаемны сыпырырмын, ярашлык ат булса — уңы булыр ...
Ханның туй уеннарь\н озайтып, соңгы бәйгене ун көнгә күчерүе, узышта .үзенең катнашачагын игълан итүе сарай агаларын гаҗәпкә салды. Бәйрәм озайганга чаптар хуҗалары куанды Ханның үзе сайлаган йөргедә беренче килергә теләгәнен ишеткәч. Булат бәк ирен кырыйлары белән генә елмайды Беренче килгәнгә биреләчәк могҗиза ябынчасын күргәч олылар
да. халык та телсез калды Булат бәк хатынына бакты. Гәүһәршад бикәнең күзе канәгать елмая Бу зиннәтле ябынча аларга булачак Аларның албирмәс чабышкые Зәррәтай җиңәчәк Димәк, бәйге хәтәр булачак Гәүһәршад бикә Сөембикәгә янә сокланып бакты бу дала кызы гүзәллек өстенә. зиһен иясе дә икән, кара Бәйгене ун көнгә күчерү Жан Гали мокытнын башына килә ф торган фикер түгел Бәйгене күчерү—болай да ярсыган кунаклар тамаша 3 чыларны тагын да кыздыру, алгысату; бәс. ярыш хәтәрдән дә хәтәр булачак « Сөембикәнең даны дөньяга таралачак. и
Якын далага чыгып, хан елкы көтүеннән тайны үзе сайларга тиеш иде з Ханның елкы сайлаганын карар өчен бик күп зыялылар далага чыкты Бөтен * мәйдан халкы диярлек җәйләүдә иде Ат сайлау өчен араталар белән тык- * рык ясап, елкыларны берәм-берәм шул аралыктан уздырганда Жан Гали j хан—аратаның бу ягында Сөембикә аңа каршы якта тора иде Тыкрык буй- ® латып беренче елкылар чабып узды
Тамашачылар елкы осталары дәррәү кычкыра: <
— Күкчуарны ал' Жирәнкашка узачак! п
Тегесен сайла, монысын ал. дип өйрәтүчеләрнең иге-чиге юк иде Чын- > нан да, сайларлык мал күп күзең оясыннан чыгар, билләһи1 Нәзек муенлы, £ кечкенә башлы, күкрәк кагып биеп узучы яхшы тайларга карап сокланмый » мөмкин түгел иде Халык тел шартлата, гүли, әфарин, машалла кычкыра Ха лык гүли башлауга. Жан Гали хатынына карый Ләкин Сөембикә суЛ кулын маңгаеннан алмый да Елкы өере узып бетте дигәндә генә, ниһаять. Сөем бикә сул кулын төшерде, уң кулындагы кулъяулык белән маңгаена кагылды, ике арадан зур корсаклы, ябагатай узып бара иде
Жан Гали хан
— Менә шушы1—дип кычкырды
Янәшәдә генә торучы елкычылар, хан күрсәткән тайның арт торыгына уткызган тимер басып, тамга салды Араталарга ябырылып яңа гына там таланган ябагага карап, халык аптырады Хан шаяртамы соң?
— Шул тайга атланып, мин соңгы бәйгегә барачагым!—диде хан. Сөембикәнең хуплаулы карашыннан аерыла алмаенча
Шаркылдап көлүен тыяр өчен, күп кеше, учы белән авызын томалап, чигкә борылды Олы бәкләр сабыр гына елмайды Ханга, бәкләргә ераграк торганнар пырых пырх көләргә тотынды
Хан сүзе-сүз. атка тамга орылган Зур корсаклы ябагатайны аерып, ба шына нукта кигезеп далага җибәрделәр Бу көн шушы эш белән төкәнде Димәк, оч бәйгедә беренче өч урынны алган тугыз ат. унынчысы халык телендә Капкорсак дип аталган ябагатай ун көннән соң ярышачак Халык та ралгач. ханбикә белән хан үз тирмәсенә иңде Сөембикә канәгать иде Хан. үпкәләгән бала кебек, турсайган
— Бүген үк,—диде Сөембикә—Хәзер үк. көймәгә төялеп. Капкорсакны алып. Ослан ягына Идел аръягына китәчәкбез..
Сөембикә барысын да алдан ук әзерләткән булып чыкты Сарай халкына алар -Истирахәт өчен Осланга чыгамыз. бәйгегә кайтырмыз»,—дип. ун көнлек сәяхәткә китте
Аръякка чыккач. Карачуралар дүрт олы тирмә ясатты Хан өчен —бер тирмә, ханбикәгә —аерым тирмә, ахирәтләр өчен — тагын бер гнрмә. җан сакчылар өчен һәм бавырчылар, елкычылар өчен махсус тирмәләр корып хәйран гына зур бер авыл хасил иттеләр Сөембикәне танырлык түгел иде Ул ханбикә киемнәрен салып, җайдакча амузын кызлар киеме киде Җан Га лине дә җайдакча киендерделәр Сөембикә биш алты куй суярга кушты, яңа туналган тиреләрдән, чи ягын эчтә калдырып. Капкорсакка тун тектерде Шул тунны ябага атка кигезеп-бәйләп куйгач. Сөембикә ат сыртына сикереп менде дә. Капкорсакны камчылап, үкчәләре белән ат корсагына тибә тибә Ослан тавына үргә каршы чаптырып мннеп китте Берничә тапкыр ул атны бер аска, бер үргә куып, мышнатып, күбеккә батырып ташлады Бераз хәл алгач атка Нәргәтай. аннан Сауфия. аннан соң Жан Гали хан менеп кунакла ды Атның танау тишекләре кын кызыл итенә чаклы ачылып киерелде, авы зыннан сыек күбек ага. күзләрен кан баскан, ул тормышының кинәт
үзгәрүен аңлап бетерми, аптырый сыман, ни гаебем бар дигәндән керфек шапылдата Кич җиткәч, сарык тунын салдырып. Капкорсакны далага җибәрделәр... Шулай көн саен Капкорсакны үргә кудылар Ат коннән-көн азрак тирли, үргә җиңелрәк менә, танау тишекләре тарая бара, күзендә дә шашкынлык кими, корсагы күзгә күренеп бетә иде Тугызынчы көнне Капкорсак танымаслык булып җиңеләйде, нечкә торыклы, эчсез тыгыз, җитез бер чабышкыга охшап калды Тигез юлдан чапканда Капкорсак җайдакны сизми дә кебек Бавырчылар да. елкычылар да ачык сизде Капкорсакны сайлап, хан ялгышмаган икән Җан Гали хан елкы малын осталардан да ях шырак таный белә икән дигән хәбәр таралып, ханның абруе кинәт үсеп китте Булат бәк белән Гәүһәршад бикәнең генә ханга булган карашы үзгәрмәде Елкыны хан түгел, ханбикә сайлаганлыгын алар сизде
Соңгы бәйге башланыр вакытта дөнья шаулый иде инде Капкорсакка бармак төртеп берәү дә ыржаеп көлми халык могҗиза көтә Алгы ярышларда беренчегә чыккан бәйгирләр дә пошаманда, аларга көндәш арткан Хан чатыры янындагы колгага могҗиза ябынчасы эленгән Беренче килгән ат хуҗасына нәселле сигез айгыр, бер дөя биреләчәк, болары язылмаган ка гыйдә буенча шулай тиеш Шуның өстенә — Сөембикә чиккән ябынча Ун көн буена хәтәр ярыш көтеп, кешеләр дә. атлар да ярсып бетте Хәзер бу шаныш. нәтиҗә кирәк Бушаныш булмаса. киренке сеңерләр өзелер, түземсез йөрәкләр шартлап ярылыр сыман Узышачак атларның түземсезлеге халыкка күчкәнме, халыкның бәйге-нәтиҗә көтеп ярсыган йөрәкләреннән ат ларга дулкын күчәме — гасабилану. җанату гомум гүләүгә әверелә, бөтен мәйдан, барча җан иясе тынгысыз-алгысу халәтендә иде
Шулчак мәйданга Капкорсакка атланган Җан Гали хан чыкты Атның дүрт бәкәленә дә корыч силә куйганнармыни, ат адымы сикәлтәле, әйтерсең лә. ниндидер бер билгесез көч аның аякларын өскә этеп-этеп җибәрә Уң торыгы өстендәге тамга булмаса. атны алыштырганнар. Капкорсак — ябага урынына дөнья бәһасе торган башка чабышкы куйганнар дип әйтергә булыр иде; әмма елкычылар-шаһитлар бик яхшы белә — бу хан үзе сайлаган ябага- тай Ун көн эчендә ничек шулай үзгәргән, шунысы гаҗәп, моның серен ханның. ханбикәнең якыннары гына белә иде
Ат бәйгесендә хәрәмләш булмасын өчен, һәр борылмага, һәр юл кырына бактаннар куелды Чаптарларны узган чаптарлар узышын, бәйге батырларының бу соңгы бәйгесен караганда адәми зат бүтән һични турында уйлый алмый Үз аты. якын кардәше өчен җан атучылар гына түгел, ат хуҗаларына битараф тамашачылар да атларның йөрешен, ыргымлап чабышын караганда үзе сайлаган ат өчен өзгәләнә, кычкыра, сызгыра, йодрыклары белән тез башларын кыйный, шаша.
Ире Җан Галигә кырыкмаса кырык әйткәне булса да, Сөембикә бәйге башланыр алдыннан тагын кабатлады
— Ярты юлгача тезгенеңне тартыбрак тот.—диде.— Кайтыр юлга борылгач. җибәр Тезгенеңне ияргә бәйлә дә, ябыш Егылма гына, калганын малкай үзе белер
Атларны тигезләп, уенбашы хәбәр салды соңгы бәйге башланды. Айгырлар җир селкетеп алга ыргылды Капкорсак та. бераз соңгарак калып, җан көче белән томырылды, ләкин Җан Гали хан тезгенне тарта төште, ат арттарак калды
Сөембикә уйлаганча булды Капкорсак өстендә Җан Гали беренче килде! Дөнья хәйран-вәйран булып шаулады Җиңүче хөрмәтенә быргылар да уйналды, кубыз-сорнай да чалынды Җан Гали ханга сигез елкы бер дөя бүләк иттеләр. Сөембикә, үзе чиккән ябынчаның бавын чишеп баганадан бүләкне үзе төшенде дә. үз кулы белән Җан Гали ханның иңенә салды
Гәүһәршад бикә Сөембикә карашында җиңү шатлыгы күрде
— Үзе беренче килдемени?—диде Булат бәк хатынына
— Үзе!—диде бикә —Бу — Сөембикәнең җиңүе
Булат бәк. хатыны әйткәннәрне аңлапмы, әллә болай гына карадымы Сөембикәгә — аның зиһененнән шул мәлдә үк бер уй сызылып узды мәхлук Җан Галигә әрәм бу хатын. Дөнья бәһасенә торгы бу гүзәл, хыялның үзе
булып. Булат бәкнең күңел түренә менде Картлык вәсвәсәсеме буэ Шайтан котыртыгымы, әмма бәкләри бәк ачык аңлады Сөембикә-ханбикә аның бөтен уйларыннан өстә тора иде.
Гәүһәршад бикәнең сизгер күңеле, очлы карашыннан Булат бәктәге кинәт үзгәреш читтә калмады Булат бәк хыялы белән Сөембикәне чишенде- о pen азаплана иде Картлык ягына чыккан хөкемдар хатынны мондый чакта 2 нинди хис биләсә. Гәүһәршад бикә дә шул халәттә иде Гүзәл, яшь Сөем бикәгә нәфрәт, аңа кара язмыш теләү, чибәр йөзенә агу сибәргә теләү иде 2 бу Ләкин Гәүһәршад бикә бер мизгелгә генә калкынган бу хисләрне шундук з кире куды Булат бәккә яшь хатын алу күптән кирәк иде инде Әмма Сөем * бикә тол түгел, хан никахында. £
Жан Гали хан. бикәсе бүләк иткән ябынчасын бөркәнеп. Капкорсагына ? атланып, тантана түгәрәге буйлап йөргендә могҗизалы ябынчаның җиллә ® уйнавы үзенә күрә бер тамаша вә җиңү кебек булды.
Бу төнне оч кешенең күзенә чытлым да йокы кермәде Гәүһәршад бикә. < Булат бәк вә аларның углы Татлыбай йоклый алмады Ничәмә-ничә бәйгедә « баш бирмәгән Татлыбай бу юлы икенче килде Затлы ябынча да сигез ат > белән бер доя дә аңа тәтемәде Булат бәк Ширин өчен дә углының җиңелүе < олы кай! ы иде. әмма Сөембикәгә күңеле төшү бу кайгыны кысырыклап чы “ гарган иде инде. Булат бәк татлы хыял эчендә йозә Гәүһәршад бикәнең үз уйлары бу гүзәл ханбикә гүзәл генә түгел, акыллы да сер бирмәс тешләк тә икән, шул җебеки Шәех Әүлиярның төксез бәтчәсен үзенә тиң ясамак те ли. янәсе, ул — чын ир хатыны Димәк Сөембикә ханча Казан эшләрен үз кулына алмак эсти...
Бу төпне тагын бер кеше йоклый алмады бу — Сөембикә үзе иде Ул үз теләгенә иреште, сайлаган ат та хыянәт итмәде. Җан Гали хан да иярдән төшеп калмады шокер Гомере буе чиккән ябынча да ятка китмәде.
Никахтан соң ничәмә-ничә төн узды. Җан Гали ханның әле кәләш куй нына кергәне юк Хан тикле ханга ул «Нигә син минем янга ятмыйсың нигә мине үз ястыгыңа алмыйсың?»—дип әйтә алмый бит инде.
Беренче кичне үк. ак атау йортта тон уздырганда. Нәргәтай белән Сау фия Кабулда ишеткәнчә, китап дәфтәрдән укыганнарынча җиңги әбиләр өйрәткәнчә, Сөембикәне кияү каршыларга әзерләделәр
Картлар яткач, ай калыккач, нөкәрләре белән кияү хан зөфаф тирмәсенә килергә тиеш иде. ләкин, ни сәбәптер, кияү күренмәде, төн эчендә ат пошкырганы да. ерактагы җыр да ишетелә, әмма Жан Гали хан ның тамак кырганы гына ишетелми дә ишетелми Гадәттә кияү кеше никахка чаклы ук атау йорт тирәсендә бөтерелә торган иде Бүләкләр биреп бикәчне каравыллаучыларның кулын «майлап җайлап», атауга уза иде. Жан Гали хан исә кыз куенына керәсе төнне дә әллә кайда йөри . Бик сон кил де кияү гаң атар атмаста—ханны китерделәр Ишек бавы тотучы җиңгәчәйләргә. Нәргәтайга да. Сауфиягә дә ишек хакын кияү үзе бирерлек түгел иде Нокәрләр акча чәчкән булдылар да. китеп бардылар Атау йортта кияү белән кәләш кенә калды Кияү әллә арган, әллә сәрхүш иде күзен ачар ачмас тан. Сөембикәне кочаклагандай итте дә. нидер мыгырданып йок лап та кипе Сөембикә атау тирмәдә ялгыз башы таң аттырды
Еламады Сөембикә Бик авыр уйлар кичте аның башыннан АллаГг тәгалә аңа ир насыйп итмәгән икән Абзасы Шаһ Гали кебек, бусы да күсә, хонса бер бәндә, ягъни ирлексез гайрәтсез нәмәстәкәй булып чыкты Ләкин серне ятларга сиздермәскә иде Сөембикә, үзен белә башлаганнан бирле иреннән яшертен генә зарланган киленнәрне җене сөймәс булды Ирен баш каларга өзлексез мактаганнарны да ул өнәми иле Ире яманнарны көнләштерә андый мактанулар Көнчеләр ир белән хатын арасын бозарга да күп сорамый Ирен хурлаганнар — анарыннан да кабахәгрәк Ирен бер хурла ган_үзен мең хурлар Андый сертотмас хатыннар, үзләре дә сизмәенчә көнчел хатыннарга да. ире яман хатыннарга да сөенеч ташый Көнчелләр аларның яратышмаганнары өчен сөенә, иреннән уңмаганнар «Һи. без ген.» бәхетсез түгел икән әле. әнә ул да иреннән уңмаган».—дип шатлана Өлез шеңә тигән көмешең, башыңа төшкәч —ир итеп тор. зарланма'
Казан җиңгиләре белән Җан Гали хан ягындагы хатыннар иртүк атау га атылып керәчәк Урын-ятак — ястык-мендәр җыя башлаячаклар Ястык мендәр асларына мул итеп акча, затлы бүләкләр салыр! а кирәк. Сөембикәнең кулсандыгы атау-йортта түгел иде Ул. Җан Галине тиз генә чишендереп, кесәләреннән, кошагыннан акча алып, мендәр асларына, ястыкка, юрган өстенә сипте Монысы булды, рәнҗемәсләр Ә зөфаф хакын кем бирер? Кияү ягыннан хатыннар киленнең инсафлыгын тикшерергә керәчәк Энеләренең җебегәнлеге башларына да килмәс, киленнән гаеп эзләрләр Түшәк җәймәсенең зөфаф төненнән соң ап ак калганын күреп, дөнья шаулатачаклар Гәүһәршад бикә һичшиксез, җәймәнең ак булуын көтә.
Җәйләү уяна башлады Хатыннар бия сава, хайваннары белән юри кычкырып сөйләшкән булалар, янәсе, озак йоклый килен белән кияү, тизрәк уянсалар, җиңгиләр атауга ятак җыйнарга керәчәк
Сөембикә Җан Галине уятып карады, хан уянмады Хәер, уянса да ул нишләр иде икән дә. ни киңәш бирер иде икән! Аллаһ тәгалә ярдәм итте, шөкер Сөембикә ике бармагы белән борынын кысып тотты да. колак пәрдәләре ертылырдай итеп, күзе атылып чыгардай итеп көчәнде, аның борыныннан кайнар кан китте Сөембикә. Җан Гали гәүдәсен бераз читкәрәк тәгәрәтеп, борын канын җәймәгә тамызды Аннан соң, башын артка ташлап, канын туктатты Ишек катында җиз төпсә белән җиз комган тора иде. Сөембикә борынын, битен-кулын юып. Җан Гали янына барып ятты Бераздан хатыннарның җыр әйткәне ишетелде:
— Ишек бавы йөз алтын, безнең килен мең алтын..
— Кияүкәй — ханкай' һәй. ханбикәчкәй. ач ишегең'—дип кычкырдылар тышта.—Ач ишегең, без керәек. урыныгызны без җыйнаек...
Сөембикә дәшмәде
— Каты йоклыйлар.—диде берсе.
— Төне каты булгандыр.—диде икенчесе
Сөембикә, яңа гына уянгандай, киерелгән булды, сузылган булды да
— Ә-ә. җиңгиләр, сезме-е?—дигән булды
Хатыннар ургылып атауга керде Кайсысы мендәрләргә барып тотынды, кайсы—ястыкка, кемдер. Җан Гали ханны түшәктән тә1әрәтеп. өстенә юр ган ташлап, җәймәне алды.
Җан Гали ханның егетлек даны. Сөембикәнең кызлык шөһрәте бер тында җәйләүгә җәелде, аннан Казанга таралды, атна эчендә кәрванчылар аша күрше-тирә илләргә дә барып иреште Бөтен Нугай йорты өчен, бигрәк тә Казандылар өчен, аерата Касыйм ханкирмәне өчен. ягъни Җан Гали хан якыннары өчен сөенеч иде бу Әмма очлы күз Гәүһәршад бикә игътибарын нан бер нәрсәне дә яшереп булмый иде шул ...
Сөен тутай турында телдәш-диндәш мәмләкәтләрдә төрле сүз йөрде Аның кияүгә чыгарга теләмәгәнен дә. кызлар гаскәре амузын явы оештырып. барымта ясаулары да. Һиндстанга-Кабулга сәяхәт кылганы да төрле авыздан төрлечә сөйләнде. Себер ханыннан килгән кода-яучыларны оятка калдырып кире боруы да. ул яучы ябагай чәчкән гайбәт тә. адәм әйтеп, адәм ышанмаслык купаеп. Казанга Булат бәк Ширин белән Гәүһәршад бикәгә килеп ирешкән иде инде Имеш. Сөен тугайның унсигезгә җитеп тә утырып калуына сәбәпләр берничәү икән: Сөен тутай ирдәүкә икән. имеш, ул кыз-хатыннарга ныграк тартыла, аңа егет тә. ир дә хаҗәт түгел икән; имештер, ерак сәфәрләрдә йөргәндә ул хәрамиләргә. ягъни юлбасар-талау- чыларга эләгеп, озак кына хәрамиләр башлыгының хәрам хатыны булып торган икән.
Булат бәк Ширин боларның барысына да чын күңелдән ышана, хәтта үзе сөйләгәндә арттырып та җибәрә Әйтик, имеш. Сөен тутай. теге хәрами атаманыннан соң. юлбасардан юлбасарга күчеп, кулдан кулга йөргән, дигән сүз Ширин иҗатының бер җимеше иде . Гәүһәршад бикә —кайда гайбәт, кайда хаклык — кайсысы Булат бәкнең, һәр юлбасар урынына үзен күзаллап^ истирахәт кичергәнен бик яхшы аңлый. Бу яман сүзләр генә Сөембикәнең илаһи камиллеген киметә алмаганын да белә Гәүһәршад бикә
Ул гайбәтләр Сөембикәнең үзен күрүгә үк чәчелде дә онытылды Бу хатынга гайбәт пычрак — бөһтан ябышмый, коела да төшә икән Гайбәтавыз лар үзләреннән-үзләре ябылды, томаланды Булат бәк кенә иске сүзләрне кабатлаудан туймый Әмма Гәүһәршад бикә белә Булат бәк. яман сөйләгән саен. Сөембикәгә гашыйк була бара
— Кара син, атай.—диде Булат бәк чираттагы гайбәттән соң.—Әллә £ кайларда себерелеп йөргән димәссең Шул сәрхүш күсә Җан Галигәме £ шул хә... хәрами калдыгы?
Булат бәкнең «хәзинә» дип әйтә язганын, соңра «хәрами» сүзе белән 5 котылганын бикә бик тиз аңлады, ләкин сүз әйтмәде әмма болай уйлап куй- * ды Сөембикәне төшеңдә күрәсең, карт качыр. Сөембикәне сөясең килә си- j нең Кулдан-кулга йөреп себерелгән булса да яламаган жирен калдырмас * идең дә... Сөембикә синең өчен ерак йолдыз... Сөембикә әле саф кыз мо- « кыт үгез Булат бәк1 Ә кем бәхетенә эләгер ул хәзинә? Билгесез Әгәр дә бу и дивана-тастаракай Булат, хакыйкатьне сизсә, һичшиксез, теләсә нинди яДан ° юл белән булса да. әлеге эшкә алыначак Җан Гали ханны буып булса да. ул Сөембикәне алачак Гәүһәршад бикә янә иренә бакты да. янә үзалдына * әйтте ю-ук, бу карт качыр астан эш йөртү остасы булса да. бер ялгызы гы- »- на бу эшне майтара алмас Дала кызы, ирләр авызлыклый алмаган айгырлар- ■■ ны буйсындырган Сөембикә бу шома бәккә җене белән каршы торачак, барыбер бирешмәячәк
Җан Гали хан зөфаф кичендә кыз-бикәч куенына кергәнен халык теленнән генә белде нөкәрләре аны олылап тәбрикләде Халык әйтсә, хак әйтәдер, дип, сәрхушлектә хәтерләмим, дип Җан Гали хан үзен ир санап, һушкүңел илә яши иде Ханның аталык остазы Хуҗәмәт бәй эшнең чынлыкта ничек булганын чамалый иде Өйләнү турында сүз кузгалгач та. аталык Хуҗәмәт Галине өйрәтә башлады Кыз куенына кергәндә алай-болай булса- булмаса. ничек итеп зөфаф тамгасы салырга икәнне әйтеп куйган иде
Аталык Хуҗәмәт Шәех Әүлияр ханның Шаһсолтан бикәдән туган балаларының гел үлә баруы, буынсыз булып туулары, исән калган Шаһ Гали белән Җан Галинең дә. сигез яшьләрдә генә телләре ачылып, бик соң тәпи йори башлауларын искә төшереп, уйланып утырды Шәех Әүлияр да. Шаһсолтан бикә дә бу ике сабыйны һичкемгә күрсәтмичә үстерделәр Ике сен дә сөннәтче бабага бирмичә, аталык Хуҗәмәткә тапшырды Әүлияр хан Хуҗәмәттән сер чыкмый Хуҗәмәт Шаһ Галине — җидедә. Җан Галине биш яшьтә сөннәтләде Хуҗәмәттән сер чыкмады, әмма илнең күзе сукыр түгел, очлы күзле хатыннар да ил агалары да сизенде Шәех Әүлияр ханның бала лары Шаһ Гали дә. Җан Гали дә башка мирза балалары белән су коенмый, мунча керми
Сөембикә иренә сүз катмаенча гына киенде Җан Гали хан да. мунчага барып, юынып, киенеп чыкты Сөембикә, һични булмагандай көләч, хәтта артык көләч, читтән караганнарга ул чиктән ашкан бәхетле булып күренгәндер...
Туйлар узгач, туй күлмәген салып өлгермәс борын. Сөембикә ханша, җиң сызганып, йортны тәртипләргә кереште Сарай агалары ханбикәгә Хан сарайдагы иң яхшы бүлмәләрне тәкъдим итте Әмма Сөембикә Хансарайда калырга теләмәде, ул ире Җан Гали ханга үзе өчен аерым йорт салырга кушты Иорг өчен урынны Сөембикә үзе сайлады Бу урын Мунча Күле буенда. Ханкүчә белән Мунча урамы кисешкән төштә почмак йорт булачак иде Бакчасы Мунча Күленә барып тоташачак Җан Гали хан да. түшәкче би дә моңа каршы килә алмады чөнки Сөембикә үз теләген сабыр гына әмма икеләнер! ә урын калдырмаслык итеп әйтте Төрлечә юрадылар Сөембикә ханшаның Хансарайдан читтә, хәтта төп кальгадан тыш яшәргә теләвен Аталык Хуҗәмәт ханга җаны теләгән җылан ите ашаган, дип. Сөембикә теләген үтәргә киңәш бирде Гәүһәршад бикә бу эшне ханбикәнең иркенлек сөюе, дип аңлатра Булат бәк Ширин ханбикәнең иркенлектә яшәячәген.
аерым йортта торырга теләвен бик хуплады Сарай бикәләре дә бу хакта сүз кузгатып караган иде. Сөембикә кыска һәм үтәрлек итеп:
— Ханның гозере шул!—диде.
Ә хан үзе нәүбәтендә. Сөембикә өйрәткәнчә:
—Хансарай ул—хан өчен, гаурәтләр өчен түгел.—дигән булды.—Минем әле тагын өч тапкыр өйләнәсем бар һәр мөэмин мөселман һәр хәләле очен аерым йорт салдырып кергезергә бурычлы Хатынымның йортына кайчан телим, шул чак барачагым.
Җавап кискен вә төгәл иде Гәүһәршад бикә Җан Гали хан авызы әйткән бу сүзләрнең Сөембикәдән чыкканын бик яхшы аңлады. Сөембикә, эшне үзе йөртсә дә. ире Җан Гали хан теләге итеп-күрсәтергә тырыша, ирен халык алдында күтәрергә омтыла, үзе дә абруйлы ханның абруйлы хатыны булып яшәргә тели Моннан соң Гәүһәршад бикәнең Сөембикәгә булган соклануы тагын да артты мәрхабә, Сөембикә! Әфарин. Сөембикә! Син чын ханбикә булып дөньяга килгәнсең!
Сөембикә өчен ике йорт салдылар Төп нигез таштан корылды Кып-кы- зыл янган кирпечтән. Кабулдагы падишаһ сараеның күчермәсе иде бу бина. Икенче йорт шытырдап торган нараттан салынды Йорт эшләренә, бакча мәшәкатьләренә Сөембикә турыдан-туры үзе рәһбәрлек кылды Кай җиргә арык ясап су агызырга, кай урынга су атып торучы көпшәләр куярга, кайда җимеш агачлары, кайда чәчәк түтәлләре казырга, кайсы урында ямь-яшел чирәм генә калдырырга, тавис, тутый, сайрар кошлар җибәрергә икәнен телдән әйтеп кенә түгел. Мөһәндисләр, мәгьмурларга сызып, сурәтләр ясатып. йортларны, бакчаны шул сурәт-сызымнарга төгәл туры китереп төзеттерде ...
Казан йортына Нугайдан да. Хаҗитарханнан да, Себер вә Кырымнан да ханбнкә-килен булып төшкәннәр бик күп булды Әмма дә болай да матур йортлар салдырып, шундый да гүзәл истирахәт бакчасы корган бикә моңарчы булмады Казан ханы ихатасында туып та, Казанның иң мәшһүр, бай нәселе Шириннәрнең Булат бәгенә кияүгә чыгып та. Казан шәһәрен матурлау. гүзәл бакча үстерү, матур биналар салдыру Гәүһәршад бикәнең башына да килмәгән Сөембикә майтарган эшләрне күргәч. Гәүһәршад бикә кара катыш ике хис уртасында калды Гүзәллекне күреп, ул башта сөенде ханбикәне мактады, хәтта бер мәҗлестә ул Сөембикәнең фәгалиятен хуплап алкыш күтәрде Әмма Гәүһәршад бикәнең күңеленә кортлы бер фикер кереп оялады ни өчен соң ул. Гәүһәршад бикә, тамырларында Чыңгыз каны ага торган. Олуг Мөхәммәт ханның туруны була торып. Ибраһим ханның кызы була торып Мөхәммәт Әмин ханның сеңлесе була торып, үз ватанын, үз Казанын шундыен да матур бакча ясамаган? Шәһәрсез үскән дала кызы, елкы- дөя өстеннән төшмәгән кыргый мирза кызы Сөембикә шушы эшләрне бик оста башкарып ташлады. Сөембикәгә алкыш күтәргәндә Гәүһәршад бикәнең елмаюында көнчелек кортының шәүләсе дә бар иде.
Тормыш корып җибәргәч. Сөембикә янә дә гүзәл бер бакча төзергә алынды Урта Кабан күле буенда моңарчы дөньяда күренмәгән бер бакча, шау чәчәккә күмелеп, сайрар кошларның тавышына чумып утырырга тиеш иде. Сөембикәнең гомер хыялы булган Ирәмбагка. үз күзләре белән күргән дөнья җәннәте, Баги Вафага тиң булырга тиеш иде ул истирахәт бакчасы, ватан агачлары белән бергә анда һиндстан. Кытай. Мәвәрәеннәһердән кайтарткан җимеш агачлары да үсәргә тиеш иде Сөембаг дип аталачак бу бакча хан өчен, бәкләр, кунаклар өчен генә түгел, теләгән һәр кеше кереп, хәл алырлык, кош сайравын тыңлап хозурланырлык иркен вә зур мәйданлы булачак иде
Урта Кабан белән Ерак Кабан арасында бакча эшләре башланды
Вакыт уза торгач Сөембикә бу язмышына ияләнеп өлгерде чыннан да ул яртылаш кына булса да бәхетле иде шикелле Дөресрәге, максатлы иде ул Бөтен кайнар дәртен ул китапханә белән Сөенбагка багышлады Ханның килешүчән булуы. Сөембикә сүзеннән чыкмавы ил өчен бик тә кулай иде. Буынсыз хан исеменнән Сөембикә Казан йорты, тәхет өчен күп эшләр майтара алачагына сөенә иде
Шулай ел үтте, янә жәй җитте Туйдан соң тугыз ай узар-узмастан сүзләр йөри башлады ханбикәдә үзгәреш юк. Сөембикә кысыр икән. юк. ханда икән гаеп, Җан Галинең баласы булмый икән, икесендә дә бардыр дип сөйлиләр... Эшнең асылын ике-өч кеше генә белә иде Хуҗәмәт аталык Гәүһәршад бикә дә. Сөембикә үзе.
Көннәрдән бер көнне Сөембикә ирен җайдак йөрешкә Идел аръягына чыгарга күндерде Үзе белән бер генә ят кеше дә алдырмады Сөембикәнең S җанахирәтләре Нәргәтай белән Сауфия дә хезмәтче коллар гына иде
— Курыкма!—диде бикә иренә —Тәхәтеңне урламаслар Тәхеттә озак § утырган түрәнең күте җәелә икән, син шуны беләсеңме ханҗаным? Артык * җәелеп, йомшакка ияләшеп китмәсенгә ияргә менәргә каты күнгә утырыш i лазем, ханкай-җанкай! Сакчыларыңны да калдыр Минем ике ахирәтем бар 3 әнә, Нәргәтай белән Сауфия—аларның бересе ун сакчыңа тора, билләһи g Җәң. ахирәткәйләрем, ханыгызга һөнәрегезне күрсәтеп бирең
Алдан сөйләшенгәннәрдер, шул сүзне генә көтеп торгандай. Нәргәтай белән Сауфия тезгеннәрен тартып бушаттылар да чөңгереп, бер сызгырды «лар
— һәйдә-ә. малка-ай!—дип кычкырдылар
Ике айгыр, җиңел гәүдәле кызларны алып, томырылып чабып китте Да л ла түреннән борылып, алар узыша-узыша хан янына килеп җитте кызлар икесе берьюлы җен кебек ыргып чабучы ат сыртына аягүрә басты Егылып төштеләр дигәндә генә, ахирәтләр, ияр җәясенә тотынып ат корсагы астына керде, хан яныннан ахирәтләр шулай чабып узды Җан Гали ханның исе- акылы киткән, аның өчен бу шаккатыргыч тамаша иде Ахирәтләр ат корсагы астыннан үтеп, иярнең икенче ягына үрмәләп, янә ияргә менеп утырды атлар янә борылды, аҗгырып чабып, туп туры хан белән хинбикәь» килә башлады Атлар менә-менә Җан Гали белән ханбикәне таптап узар кебек туры килә, оскә килә Хан Сөембикәгә бакты, бикәнең йөзендә курку түгел, соклану-елмаю күргәч, хан качып китмәде шулай да Сөембик;».» сыена төште Ике хезмәтче, ике сөңге тотып, атлар белән ике арага йөгереп чыкты да. сөңгеләрне ташлап, читкә тайпылды Атлар сөңгеләр турына җитәрәк. кызлар бер куллары белән ияргә тотынып, икенчесе белән сөңгеләрне эләктереп, иярләрендә тураеп, хан белән ханбикәгә тияр-тимәс пыраннап чабып узды Атлар узуга, әлеге ике кол сөңгеләр ташланган урыны ике ка рачкы-мәрә кадап куйды Чапкын кызлар, барган шәпкә атларын борып, чи нап-кычкырып. өзәңгеләре белән атларына тибә-тибә. атларын җендәй дула тып. карачкыларга туры килә Алар шулай өермә куптарып хан яныннан узды. Ике карачкы да күкрәкләренә ике сөңге алып авып калды Кирегә борылып. Сауфия атын янә хан белән бикә өсгенә җибәрде Җан Гали читкә тартылды Соембикә баскан урынында төз калды Сауфия бер ике адым ара калдырып атын шып туктатты Ат чинап кешнәп арткы куш аягын җиргә терәп, койрыгы белән туфракка тиеп үзен тыйды Сауфия җирзә төште Хезмәтчеләр атны йөртергә алып китте Нәргәтай арттарак калган иде Ул ыстанга җитәрәк. атын куалый башлады, ат соң чик тизлек белән ыстан турыннан узганда Нәргәтай әче аваз белән чинап кычкырып ияреннән очып чыкты да. янга сикерде. Җан Гали хан авызыннан «Йа а. Хода-а'»—дигән он чыкты Нәргәтай башта аякка төште, егылып, ике кулын җиргә каты терәп, башы аркылы тәкмәрләп китте, биш алты тапкыр тәгәрәгәннән соң аякка басты
— Мең яшә! Машалла1— дип кычкырды Сөембикә
Җан Гали хан агарынган, хәлсез иле Ул әллә куркуыннан әллә Нәргәтайнын исән калуына ишарә итте
— Әстәгыфнрулла! Сөбханаллаһ-машаллаһ'—дип кабатлаудан һич туктый алмый иде
Ни өчен аны якыннарыннан аерып, үзен генә сәхрәгә алып чыкканнарын Җан Гали хан аңламый иде әле Шаян тиктормас хатыны Сөембикә аны ат тамашасы күрсәтергә, тирмә күләгәсендә янга ятып калкаеп кымыз чөмерергә чакырды дип уйлый иде хан Чыннан да ат кәмитеннән сон. Соембикә аны үз тирмәсенә чакырды Дала уртасындагы ялгыз тирмәгә
ахирәтләр дә, коллар да, сакчылар да мең адым арадан якынаерга гиеш түгел иде. Тирмә салкынына кереп, бераз кымыз эчкәч аннан соң -куып то- там»лы уйнагач, Сөембикә, тирмәдән чыгып, әйләнә-тирәне караш гыргалап керде: берәрсе якын тормыймы, янәсе Ул кинәт җитдиләнде һәм йомшак, үгетле тавыш белән иренә дәште:
— Ханкай, җанкай,—диде.—Син беләсең — Казанның казнасында хәзинә юк. Ни өчен Казанның казнасында хәзинә юк? Әйт. хан! Ни өчен гөлбакча корырга, матур йортлар бина кылырга мая юк? Әйт?
Истирахәт урынына казна малы турында сөйләшү башлангач. Җан Гали ханның сөмсере коелды. Җитмәсә, хатыны кыса: әйт. вәссәлам. Җавап таләп итә. Җан Гали хан. аклангандай, сүз башлады:
— Сың Булат бәк Щырын әйтте бит инде . Әүвәлге яуда урыслар ганимәт алып китте
— Элеккеге яу беләсеңме кайчан булды?. Аждаһа елында. Хәзер нинди ел, ханкай? Бичин елы, ягъни Мәймүн елы Шул еллар эчендә казнага күпме мал туплап була иде? Кая ул маллар? Кая ул хәзинә? Син хан булганга да ике ел узган бит. Кая китә хараҗ малы, кая китә калан җыемы? Кайда ул хәзинә? Кайда кичү-чатлардан алынган салым? Морҗа башыннан җыелганнар маясы кайда? Елкы башыннан, куй башыннан алынган ясакны кая куйдың, хан? Кая куйдырдың, хан? Тугыз үгездән — бер үгез, тугыз елкыдан— бер елкы, ун куйдан бер куй — сана! Базарда торганнардан өч өлеш сәүдә керемен куш. Кайда ул дәүләт байлыгы? Ел саен өч йөз меңләп елкы, шул ук санда сыгыр малы, кызыл мал җыйналган. Яртысы карак бәкләр казнасына хәзинә булып урнашкан Калганы Мәскәүгә озатылган Җәйли җыйган маяны урыс җыя. урыстан калганны ата күселәр ашап бетерә
Җан Гали хан кымырҗып әйтә куйды:
— Хансарайда да, казна-пулатта да күселәр юк.
Сөембикә ачынып көлде:
— һай, Аллам-Ходайкаем ла! Мин амбар күселәрен әйтмимен, ханыкай, тирәңдәге күселәрне әйтәм: Булат бәк күсе. Боерган сәет күселәрне әйтәм... Син тагын мәҗлестә: ханбикә сезне сарай күселәре, дип атады дип кычкыра күрмә.. Ханнар килә дә китә. Шул сарай күселәре кала. Казна тагын бушый. Сине өч яклап талыйлар, ханкаем-җанкаем. Мәскәү — Казанның кан тамырына кадалган талпаннарның иң комсызы, иң олысы. Касыйм ханкирмән дә—Казан имчәгенә аслынган имгәк. Шуннан соң бичара Казан ничек мантысын?
Бу сөйләшү ханга бик авыр тәэсир итте. Рәхәт иде элек. Касыйм хан- кирмәнендә чакта ул һичбер моңдай эшләргә тыкшынмый иде Бәкләр-мир- залар. Мәскәү баярлары белән үзара сөйләшеп, кәгазь яза иде дә. Җан Гали ястыкта чактамы, балыкта чактамы, килеп кул куйдырталар, мөһер суктыралар иде дә, кабат борчучы булмый иде. Василий аны Казан тәхетенә куябыз дигәч тә. ул шатланып разый булды Казан тәхетендә утыруы да шулай ук мәшәкатьсез булыр, диделәр аңа. Ә монда яшәве бик рәхәт түгел икән шул. Кемдер аның астыннан тәхетне тартып алырга уйлый, кемдер аны куарга йөри кебек. Ниндидер күселәр казнаны талый, аның үз өлешен урлый икән. Сөембикәгә өйләнгәч, эшләр тагын да читенләште Корылтайда, дивани мәҗлесләрдә аны бер төрле бәкләр бу якка каера, икенчеләре теге якка аударырга маташа. Өйгә кайткач. Сөембикә үзенчә тирги Хан булмаганың мең өлеш артык икән лә ул. Гомере буе Мәскәү сүзеннән чыкмаска ул теле белән дә. шартнамә белән дә ант бирде Бичара хан. күз яше белән елый- елый, хатынына шуларны сөйләде.
— Хәзер мин ни кылаем инде?—диде хан—Сине тыңласам — син дөрест. Алар әйтсә — алар хаклы.
Сөембикә иң мөһим сүзне әйтергә вакыт җиткәнлеген сизде- ул Җан Гали ханның юеш битен кулъяулыгы белән корытты, такыясын салдырып. Җан Галинең тирләгән башын сөртте. Бикә әйтте:
— Ханкай, җанкай Гали,—диде,—Син мине сөясеңме?
— Син мине сөяр булсаң, сөям!—диде хан.
Сөембикә көлде. Сабый да — сабый, ике тәхет биләгән хан да — сабый.
— Мине тыңласаң.—диде бикәч.—мине син сөйгәннән дә ныграк сөячәкмен син Мәскәүдән аерыл'
— Уасили белән Булаттан куркам'—диде хан
— Миннән курыкмыйсыңмыни?—диде бикә
— Куркам—диде хан—Син әллә нинди Бер баксам — син анам, бер баксам —апам, бер баксам—җен кебек усал пәри син
•Дөрес әйтәсең.—дип уйлады бикәч—Мин сиңа ана да. апа да. усал ? казый да, тик —хатын гына түгел.
— Ханыкай-җаныкай.—диде ханбикәч.—Син яхшы хан булып яшәр = идеңме?
Ждн Галигә җан керде, ул хыялый елмаеп ®
— һе. ничек кенә әле.—диде 5
— Яхшы айгырда мин чиккән ябынчаны иңеңә салып, ян кырыңа |
йөргек атка атланган мәгьрүрә ханбикәңне куеп, бәйрәмнәрдә базар - көннәрендә, илчеләр кунаклар алдында Казан мәмләкәтенең бөек падишаһы Шәех Әүлияр углы Җан Гали хан булып йөрер өчен, казнаны баетырга кирәк Башка илләргә яу чапмаенча. үз илеңә яу чакырмаенча яшәрлек £ куәтең булса синең бөтен нәрсәң җитеш булыр, хан Мин сиңа тугры хатын - булырмын' Мин сине әнә шундый хан буларак сөярмен, син мине 1
— Мин сине хәзер дә сөямен.—диде хан. бикәчнең итәгенә башын ку еп.
— Сөйсәң — шул. Җан Гали хан'—диде Сөембикә—Без синең белән икәү Булат күсе белән Боерган кумакны да. Мәскәүнең бөек кенәзе Уасили ны да Казанның канын имүдән туктатырга тиеш Без икәү Бу эшне башка берәү дә майтарырга алынмас Минем — зиһен-акыл. синең тәхет хакың ярымкол Казанның зынҗырларын чишәргә алынсын!
Шушы сөйләшүдән соң. Җан Гали хан бик нык үзгәрде Хатынына да. сарай олыларына да. Мәскәү илчеләренә дә ул җентекләбрәк, турырак ка рый башлады Аның күз карашында мәгънә чаткылары чагыла, сүзләрендә дә читтән кергән ихтыяр түгел, үз уеннан чыккан фикерләр сизелә Бу үзгәреш Сөембикәне чиксез куандырды Әмма әлеге үзгәреш Булат бәкне хафага салды Ханның яңа фәрманнары хакыйкый мөмкинлекләрдән ерак түгел иде Ул фәрманнар астыртын эш йөртүчеләр мәнфәгатенә суга. Мәскәүнең өметләренә аркылы ята иде
Сөембикә бик күп файдалы күрекле эшләр майтарды Ханболында Арча Кырында да. Кунак Атауда да сәүдә гөрли Нугайлы бәкләр мирзалар сәүдәгәр базаркәннәр. Казанга ил булып килеп, җәй буе сату итә елкы куй дөя китерәләр Бу туганлык, дуслык сәүдәсе ике илне дә бик ныгыта баета иде Себердән эрбет чикләвеге, кеш. бүре, төлке тиреләре, нарат сагызы, чәер алып киләләр Хаҗитарханнан балык җилеме, балык мае. каклаган ба лык килә Кырымнан йөзем, алма ташыйлар Гөрли базар гөрли туганлык Казан мөселманның шимали кыйбласына әверелә бара Татар-нугай арасын дагы бу кардәшлек, үзара көрәю, ярдәмләшү Мәскәү өчен бик тә кирәкмәгән бер фәгалият булып, баярларны да. дин әһелләрен дә олы кснәз Василийны да бик зур хафага ташлады Илчеләр аша. телдән дә. шарт намә-хатлар язып та. Василий Җан Гали ханның йөрәгенә курку салырга ты рыша башлады Яу белән килеп, ханны әсир алып. Белозеро зинданына ябып җәзалап үтерәчәген Василий илчеләр теле аша әйтә торды Икенче яктан Булат бәк өере аңа көн күрсәтми, өченче яктан сөекле хатыны Сөембикә ханны битәрли Шуларга чыдый алмыйча, хан хәмер эчә башлады
— һәй. ханкай, куй бу яман гадәтеңне'—диде бикәсе
— Эчүмени бу. бикәм'?—диде хан — Касыймда яшәгәндә урыс баярла ры миңа болай түгел, менә шушлай салып бирә торган ие —дип. Җан Гали көрәгәсен тутырып, тагын хәмер эчте
— Баярлар синдәйләрне бик яхшы һөнәргә өйрәтәләр шул.—диде бикә — Алар сине чукынырга да өйрәткәннәрдер әле5
— Өйрәттеләр шул1—диде хан һәм чукына да башлады
— Кәйт. нәҗес'—дип кычкырды Сөембикә —Чукынмыш татар булган сың син!
Җан Гали хан көлә дә көлә.
— Тәмуг кисәве!—дип. Сөембикә. Иблистән качкандай. Жан Гали хан яныннан читкә атылды Хан Сөембикәгә якынаймакчы иде. бик.» кулларын болгап, ирен читкә кугандай итеп, икенче бүлмәгә чыгып китте.
Сөембикә ни әйтергә, ни уйларга да белмичә аптырады Ходаем, әллә Касыймда чакта урыслар Җан Галине чынлап чукындырдылармы икән? һич курыкмаенча төртенә бит, нәҗес.
Бүлмәгә Җан Гали хан керде.
— Кит. мөртәт!—дип кычкырды Сөембикә —Якын килмә кяфер!
Бикәнең чынлап үпкәләгәнен күреп, гаепле бала сыман. Җан Гали кыюсыз гына ишек катына барып чүгәләде. Аннан бикә янына елышмак булып торган иде. Сөембикә аны кискен кул хәрәкәте белән туктатты
— Якын килмә, мордар!—диде
— Мин уйнап кына. — диде хан
— Бар.—диде бикә—Мунчага барып, кулларыңны, маңгаеңны кырык кат ю! Тәүбә ит1 Шунсыз миңа йогынасы булма!
Хан юынып кайтты. Ул мәлҗери башлаган иде инде, мунчадан соң, чүлмәге белән күтәреп, хәмер эчте дә:
— Их. Сөембикә, ханбикә.—дип. күкрәгенә суга-суга елый башлады.—Мәскәүгә биргән антым булмаса.. мин синең сүздән чыкмас идем
Сөембикә дәшмәде Хан. сөйләнеп-мышкылдап утыра торгач, йоклап китте Бикә, аның өске киемнәрен салдырып, түшәккә яткырды Үзе төн ката йокламады.
«Менә дигән кияүләрдән килгән яучыларны борып сайлана торгач, сайлап алган бәхетең шушы инде. Сөембикә, ханбикә»—ди^е ул сабыр гына. Ярымсабый. ярымдивана. ярымхан. ярымир. гамьсез мышнап рәхәт йоклый... Кыйсмәтендә әллә ниләр булса да. ул хурланмас иде Сөембикәнең кысырлыгы хакында сүзләр, куера-куера, үзенә килеп җитсә дә. ул кимсенми. Вариссыз гаиләләр аз түгел Әнә. Мәскәүнең иң бөек кенәзе Уасилинең хатыны да бала тапмый, дип бөтен дөнья сөйли Уасили шул хатынын аерып, яшь хатын алды. Дүрт ел тордылар — балалары булмады Гаеп хатыннарында түгел, Уасилинең үзендә, ул үзе хонса ир икән диләр Төрле хәлләр була җиһанда Уасилинең кысыр икәненә тәмам ышанып җиткәндә яшь кенәзбикә Барые Елында бала китерде. Уасилинең бу хатыны Елена турындагы гайбәт Казанга да килеп иреште Имеш, кенәзбикә бу ир баланы хәрам юлдан тапкан икән диләр Гайбәттер, ихтимал Әмма кенәзбикә Елена түзә бит Сөембикә дә гайбәттән егылып үләрдәй зәгыйфь түгел. Әмма, ире каты куллы хөкемдар булса, төкерер иде ул гайбәтләргә Эшләр исерек Җан Гали әйткәнчә генә гади түгел шул Ямани затлар астыртын эшләр майтара Җан Галине тәхеткә сорап йөргән бәкләр дә. Булат бәк белән Гәүһәршад бикә дә ханга каршы нидер кора, кайнаттыра Бу кайнаттыру Сөембикә тарафынамы. әллә Җан Гали ханга гына юнәлтелгәнме. әллә икесенә берьюлы риялымы алар? Җан Гали хан. Мәскәү кушканны эшләсә дә. аларга ярамады. Сөембикә теләгәнне тота башлагач та. алар риза түгел Ни тели бу фирка? Билгесез...
Шушы заманда Кырым вилаятендә кинәт үзгәрешләр булып алды. Бөек солтан Сөләйман Кануни. Бакчасарай тәхетеннән Сәгадәт Гәрәй ханны алып, аның урынына Сәхип Гәрәйне тәгаенлады Кырым белән Мәскәү арасы янә яу-сугыш мохитенә килеп керде Мәскәүнең кан вә җан дошманы Сәхип Гәрәй хан. Бакчасарай тәхетенә менүгә үк. Мәскәү өстенә яу чыкты Бөек кенәз Василий. Коломна шәһәрендәге бөтен казнаны, затлы-кыйбатлы нәрсәләрне Мәскәүгә ташыттырып. гаскәрен Коломнага китерде
Кырым гаскәре, һич тоткарлыксыз. Рязань каласына килеп җитте Бу чигенү гадәти бер алдавыч хәрәкәт булып, бераз чигенгәч, кинәт борылып. Мәскәү явы кырымлылар өстенә ябырылды Инде Кырым гаскәре кача башлый. урыслар качып баручы татарлар артыннан бастырып куа китә Татарлар. бераз качкач, кырт борылып, дошман өстенә ыргылып һөҗүм итә урыс гаскәре тәмам кырылып бетә Бу яу белән җитәкчелек итүче баһадир — Ка
занның элекке ханы Сафа Гәрәй иде. Казаннан куылуының төп сәбәпчесе Василийга Сафаның бөек үче булганлыктан бу яуны башлап йөрүче дә Сафа Гәрәй үзе иде һәм ул орышның иң кайнаган урынында йөрде Ул бик күп дошман баһадирларын үз кулы белән чабып һәлак итте, турады Бу кыры лыштан соң калган Мәскәү гаскәре таралып-чәчелеп беткәч, Сафа Гәрәй яу кырыннан бөек кенәз Василийга хат язды
•Казанда хан булып торганымда һичвакыт синең җиргә баскынлык кыл С мадым. һичбер вакыт усаллык итмәдем Бәлкем, син үзең һәрвакыт миңа зо- £ лым итеп тордың вә һәрвакыт өстемә гаскәр җибәрә тордың Кара халыкка “ иген икмәк, мал үрчетмәк өчен форсат калдырмадың, яу артын яу юллап. * канымызны корыттың Ханлыкны ташлап чыгарга мине мәҗбүр иттең Миңа ; фәкать Аллаһ тәгалә куәт бирде вә синең өстеңнән интикамымны алдым. = гаскәреңне ватып, эыран кыйлдым. шөкер Бонын илә генә эш бетмәс, мон- * нан соң да сиңа гадел тормасам кирәк'»
Сафа Гәрәй бу хатны тоткын урыслар аша Мәскәүгә. Василийга юлла , ды Әлеге хатны алганда кенәз Василий үлем якасында, түшәктә ята иде «■ Сәхип Гәрәй хан белән Сафа Гәрәй баһадирның Мәскәү гаскәрен пыран-за > ран туздырганын ишетүгә, бөек кенәз аяктан калып, хаста булды Шулай ят ► канда аңа Сафа Гәрәй баһадирның хатын тоттырдылар Мәскәүнең бөек * кенәзе, егерме сигез ел тәхеттә утырганнан соң. илле дүрт яшендә, шулай җиңелүне кичерә алмыйча җан тартты
Хакыйкый ки. Иван углы Василий бөек хаким иде Урысның вак вә эре кенәзләрен җиңеп, бөек Московия мәмләкәте корып, аны Казан вә Кырымның куркыныч күршесенә әверелдерүче ул — кенәз Василий Казан җиренә басып кереп, мәмләкәт ара солых вә язылмаган әхлак канунна рын җимереп. Сура елгасы тамагына рөхсәтсез рәвештә шәһәр корып куй ган йортбасар да ул — Иван утлы Василий кенәз булды Әсир алынган Казан ханы Габдел Латыйфның вакытсыз үлемендә дә. бөек хан шагыйрь Мөхәммәт Әминнең агулануында да Иван углы Василий кенәзнең кулы уйнамагандыр, дип бер генә тарихчы да кистереп әйтә алмас Казан йорты иың нигезләрен әнә шулай астыртын эшләре, яулары белән какшатып җимерелер хәлгә җиткезүдә бөек кенәз Василийның кулы кылган эшләр са нап бетергесездер
Казан тәхете әтрафында кайнашучы олы вә кече бәкләр өчен боек кенәз Василийның вафаты шөпшә оясына чыбык тыгып болгаткан дай булды Сөембикә Кырым белән Мәскәү сугышы башлангач бераз иркен сулаган иде Сәхип Гәрәй ханның Сафа Гәрәй баһадир рәһбәрлегендәге куәтле гаскәре Мәскәүгә йөри башлаганын ишеткәч. Казан сараенда тыныч лык урнашты Мәскәү тарафдарлы астыртын бәкләр тынып калды Ка зан яклы ватансөяр мирзалар тоз атлап йөри башлады Бу тынычлыкның ва кытлыча гына, шомлы бер тын алу гына булуын Сөембикә бик тиз аңлады Еланнар, күселәр форсат көтә. Әмма дивани мәҗлесләрдә элек Мәскәү эте булган бәкләрнең дә. Сафа Гәрәй ханны суярга төнлә баш күтәргәннәрнең дә.
— Мәскәүгә яу чабарга кирәк' Сәхип Гәрәй хан белән Сафа Гәрәй баһадирга ярдәм булыр'—дип Жан Гали колагына оялаганнарын уйлап Сөембикә пошаманда яши башлады
Сафа Гәрәй баһадир өчен бу. әлбәттә, бик зур ярдәм булыр иде Казан явы Коломнага йөреп. Мәскәү явының артына янына китереп орса, алар та гын да боек җиңүгә ирешер иде Әмма буш казна белән соңгы яугирләрне олы яуга озату бик зур ахмаклык булыр иде Сөембикә бөтен көче белән яуга алгысыган угланнарны, бәкләрне бу эштән тыйды Шулай итеп, ул хәтта үзенә дустанә булганнарны да дошман ясады Мондый мохиттә ДуС—дошманга, дошман дуска әверелү ихтималы тагын да артты Кузгалыш булуы бик мөмкин, әмма бу кузгалыш кай тарафка юнәлер —хәл аңлап бул мае дәрәҗәдә буталчык иде
Сөембикә Җан Гали ханның үзен генә калдырырга да. үзе генә ялгыз кунарга да курка Хансарайда Жан Гали хан йортында кунганда да ул шикләнә, үз өендә икесе бергә булса да курка Кемдер йөри сыман Сакчы
лар йоклаган булса, аларны йоклаткан булсалар’ Җан Галигә иярә килгән Касыйм Хан кирмән бәкләре дә сәер сәясәтле кебек тоела алар да хәзер ханны кистереп якламый кебек Алар да Василий кенәз үлгәч Җан Гали ханга каршымы? Шулай шомлы төннәр, борчулы көннәр үтә торганда. Мәскәүдән чапкыннар кайтып төште
— Тәхеттә мәрхүм Уасилинең дүрт яшәр углы Ибан калды—диделәр.
Бу хәбәрне ишеткәч, берничә кеше берьюлы бер сүз әйтте:
— Бәс. иске шартнамәләр, антлар бозылачак1
Шул атнаны ук Мәскәүдән яна кенәздән илчеләр дә килеп җитте Кенәз Иван Васильевич илчеләре иске шартнамәләрне яңарту максаты белән Җан Гали ханның йортына узып, зур бүләкләр биреп, иске шартнамә көчендә кала. дип имза алып, алтын нишанлы мөһерне бастырып, кайтып та киттеләр. Моны белгәч, бәкләр хәйран калып, бот чабып, тел шартлатып аптырашта калды Аннан соң, бәкләрнең олысы-кечесе. акырып-бакырып. Җан Гали хан оенә басып кереп, бик олы гауга куптарды Бу хәлләрне ишеткәч. Сөембикә егылып китә язды, ханны сүкте.
Җан Галинең мыгырдана-мыгырдана аклануын да тыңлар дәрәҗәдә түгел иде Сөембикә
— Алар бит «Ел саен ясак түләсәң, һичбер вакытта Мәскәү гаскәре Казан өстенә йөрмәс».—диде. — Яуга караганда ясак түләү хушрак!
Сөембикә чәчен йолкый-йолкый илерде
Булат бәк өере, икенче көнне диван мәҗлесе туплап. Җан Гали ханны шунда чакырды Хан мәҗлескә җан сакчылары белән килде Сөембикә аңа шулай кушкан иде Ярсыган бәкләр хайванга әйтмәстәй сүзләр белән ханны битәрләде, битәрләп кенә калмаслар иде. ботарларлар иде — ярый әле. хан сакчылар уртасында булды.
Үткән эшкә салават, илчеләрне кайтарып булмый Шуннан соң Җан Га ли хан тагын да мескенләнде, бетереште Казан тәхетендә рәхәт ял итәргә өметләнеп килгән үсмер ханны ун елга картайттылар Элек аны Мәскәүгә файдалы эш кылса хуплыйлар иде. шул ук кешеләр хәзер аны элекке шартнамәне яңартканы өчен чак үтермәде
Ханны үтерү ихтималияте бар. Шуңа күрә хан Сөембикә йортыннан чыкмаска тырыша Сөембикә дә эшне төптән аңлады ханның эшләре бик мөшкел Чынлыкта, хан үз сакчылары урап алган төрмәдә утырырга дучар иде Сөембикә Җан Гали хан авыру, дип игълан ясады Шулай атналар, айлар узды. Диван мәҗлесләре ханнан башка гына уза. мәҗлескә Булат бәк хуҗа
Тора-бара Казан бераз тынычланды кебек. Шом узып китте Җан Гали хан ныклы сак янында Хансарайга йөри башлады
— Хан җәнаблары савыккан икән, шөкер'—диде Булат бәк.—Сәхрәгә чыгыш кирәк, сәхрәгә
— Чынлап.—диде Атабай бәк.— Бүген минем углымның мөшәл елы тулган көн: унике яшь! Шул сәбәп илә мин диван мәҗлесен вә хан хәзрәтләрен куян авына дәшәм!
Җан Гали ханга җан керде Бу тәкъдимне барча олылар күтәреп алды.
— Күптән ауга чыккан юк.—диештеләр
Хан риза булды Ауны олылап, шау-шулап. Казанда торган чит ил сәүдәгәрләрен, илче-килчеләрне дә чакырып. Казан елгасының аръягындагы сазламык янындагы болынга алып киттеләр Ук-җәя аскан, яхшы атка атланган Җан Гали хан ышанычлы сакчылары янында йөрде
Сөембикә сизде, күңеле белән сизде, ләкин
— Барма, зинһар, сунарга барма, ханкай-җанкай!—дип әйтергә теле әйләнмәде
Ау өч көнгә сузылды Сөембикә җанын кая куярга белмәде. Күзенә йокы кермәде. Урык-сурык йоклаганда да саташып-бастырылып. куркыныч төшләр күреп, ватылып уяна иде Өченче көн азагында чапкыннар хәбәр китерде Җан Гали хан ауда һәлак булган. Хәбәр артыннан хәбәр таралды ханны үтергәннәр, имеш Аны Булат бәк чәнечкән икән дип әйтүчеләр дә булды Имеш, аны Камай мирза бавырына кадап үтергән икән, дигән сүз дә
кайтты Ау вакытында мылтык ядрәсеннән дә. ук тиеп үлүчеләр дә булга- лый. әмма Җан Гали хан уктан да түгел, ядрәдән дә түгел хәнҗәр җәрәхәтеннән үлгән иде. Төрле сүзләр йөрде, бутап бетерделәр, буталып беттеләр Сөембикә ауда катнашкан тугры адәмнәреннән сорашты, берәү дә төгәл әйтә алмады күрмәгәннәр, белмиләр, алар ыстанга кайтканда хан җан о тарткан булган инде. Ни өчендер ыстан янында ханның якыннары булмаган а Алары кайда йөргән? Билгесез Мәетне беренче күрүчеләр әйтә имеш, ыс- < танга чабып кайтканда ханның аты абынган да. хан иярдән егылып, үз и хәнҗәре аның эченә кергән Сөембикә сөйләүчеләрнең күзеннән күрде ба- з рысы да ялган сөйли *
Бу фаҗига тарих туккыз йөздә кырык икенче сәнәдә. Куй Елында 5 (1535) булды Сөембикә ханбикә, ел ярым ир белән яшәп, кыз килеш тол г калды Ирен җирләгәннән соң, ул бик сәер халәттә яши башлады Күп уйла- о ды ул мәрхүм турында. Бер күрештә үк Җан Гали хан аңа ошамаган иде v Ханның җебекилеген күргәч, ошамау урынына җанбизү килде Нишләмәк < кирәк соң? Кияү миңа ошамый, дип. атаң өенә кайтып китәргә соң иде ин * де. Анасы Сайгөле бикә, шаярыпмы, чынлапмы, кәефе килгән чакларда җыр- > лый торган иде: <
— Кыштыр-кыштыр туныңкый Кыштырдатып киярсең. Бәхетеңәй туры килгәч. Карт булса да соярсең.
Сөембикә дә. шул рәвешле, тәкъдиренә буйсынып, сабый холыклы иргә хатын булып яшәргә ниятләде Тора-бара ул бичара Җан Гали ханчыкны ба ласы кебек, энесе кебек кызгана, карый башлады, аның ахмаклык дәрәҗәсендәге беркатлы кылмышларына күнегеп китте Бигрәк ярдәмсез иде шул. мәрхүм Сөембикә дә аңа нәфрәтле булса, кем ул сабыйны яклар юатыр иде икән? Гомере озын булып. Сөембикә тәрбиясендә бергә яшәгәндә, ихтимал. Җан Гали хан булып та. ир булып та өлгерер иде Әмма аның хан булып, ир булып өлгерүе берәүгә дә кирәк түгел иде шул
Сөембикә-толбикә. йола буенча, иренең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрде, мул итеп сәдака хәер өләште Иренең ел ашы узмаенча капкадан түгел, ишегеннән дә чыкмады Елы узгач та ишегалдына, бакчам гына чы гып керә, урамда, күчәдә күренми Хансарай китапханәсеннән. Кабан Күле буендагы Сөенбаг эшләреннән аны читләштерделәр Шулай итеп, бу олы ике эш ярты юлда туктап калды Сөембикә бикләнеп тыныч яши. ә Казан каласы астан кайный иде Ниндидер эшләр эшләнә, ни кылынганын берәү дә белми, кемнәрдер төнлә чатыр чабып урамнардан уза. өере өере белән атлылар. шомлы чабып. Сөембикә йорты алдыннан йөри Сөембикә белән Җан Гали хан яклыларны суеш башлана икән, дигән шомлы чышын-пышыннар күбәйгәч. Сөембикә якыннары белән атасы йортына — Нугайга, Сарайчык каласына кайтып китте
Атасы Йосыф әмир Казан хәлләреннән хәбәрле иде. кызы кайтып кергәч, дәшмәде
Сөембикә, атасы йортында артык булмаса да. бик үк көтеп алынган да түгел икәнен аңлап, сөйләшмәс булды Чакырулы мәҗлесләргә дә ул йөрмәде Ахирәтләре белән көннәр буе китапханәдә утырып, ханәкәсенә йоклар очен генә кайта Сөембикәнең качып киткәндәй төнлә юлга чыгуы турындагы хәбәр яклаучысыз калганнар өчен бик зур шом булды Җан Гали хан белән Ханкирмәннән. Мәскәүдән иярә килгән йөздән артык якыннары да тиз генә Казаннан чыгып качты Алар. Булат бәк өеренең суюыннан куркын. Касыйм Ханкирмәненә дә туктамыйча, туп-туры Мәскәүгә чапты Юкасты Итәк бәк. Шаһбаз бәк. Кармыш бәк. Яулыш бәкләр җитәкләгән бу өер Мәскәүгә Иван Васильевичка барып сыенды Чуртаннан сибелеп кач кан балык көтүедәй. Себердән. Нугайдан. Хаҗитарханнан килгән бәкләр дә төрлесе төрле якка чәчелеп бетте
Кайный Казан каласы
Булат бәк белән Гәүһәршад бикә. Сафа Гәрәйнең Мәскәү гаскәрен туз-дырганын вә бөек кенәз Василийның вафатын ишеткәч, аптырап калмады, аларга ничек булса да бер кебек иде, әмма бикә, ниһаять, каты сүзен әйтте:
— Сафа Гәрәйне тәхеткә чакырт!—диде.—Бик тиз генә ышанычлы адәмнәр Кырымга. Бакчасарайга йөрсен Сәхип Гәрәй хан безгә Сафаны хан тәгаенләсен!
Булат бәк. бөтен Казан халкы исеменнән хат язып. Сәхип Гәрәй ханга илчеләр җибәрде
Сөембикә киткәч. Казан ятим калды Аның яклылар боекты Аннан көнләшүчеләр баш калкытты. Казанның күренмәс хуҗасы Гәүһәршад бикә булса, урам-күчәләрдә. Хансарайда Булат бәк Ширин баш иде Ул хаким, ул хөкем чыгара, ул ярлыкый, ул ясак-салым җыя. Хәзер инде маяны Мәскәүгә бирми, башкаларга да таратмый, казнага да күчерми, үзенә ала. Халык Булат бәккә нәфрәтле, әмма, нәфрәте ничаклы көчле булса, куркуы да шулкадәр булып, дәшми Шундый шомлы халәттә яшәгәндә халыкка бер-бер вакыйга кирәк, олы фаҗигаме, зур шатлыкмы, җир тетрәүме, койрыклы йолдыз килүеме — ни дә булса кирәк, юкса, тиле бер кузгалыш, баш калкытыш булуы ихтимал Нәкъ шул көннәрдә сүз таралды имеш. Кырымнан Казан тәхетенә Сафа Гәрәй баһадир хан булып килә икән. Бу хәбәрне ишеткәч. Казан халкы кырык эшен кырга ташлап. Кырым юлына чыкты Урам-күчә тулып халык агыла; олы бәкләр, яхшы дирбияле атларга атланып, затлы киемнәрен киеп, хан каршына чыккан Бәкләр башында Булат бәк Ширин белән Сәет Боерган тора. Манарадан бактан
— Киләлә-әр!—дип кычкыргач, җәяүле халык юлга төшеп, хан каршына йөгерә башлады
Ләкин Сафа Гәрәй ханның җан сакчылары халыкка каршы төште Кечкенә айбалта тоткан җәяүле сакчылар халыкны ханга якын җибәрмәскә тырыша. Халык сүрелә төште, әмма Сафа Гәрәй ханны алкышлау кимемәде.
— Мәр-хәбә-ә, Сафа хан! Машалла-а. ха-ан!—дип гүли халык.
Сафа Гәрәй хан мәһабәт иде Кырымнан ни ара җир килеп тә. арыган кебек түгел. Ул бераз олыгайган, гәүдәгә дә калынайган. Киң җилкәле, иярдә шәм кебек төз утыра, кыйммәтле бәйрәм киеме кигән-ясанган Елгыр атын уйнатып, хан килә! Килә гүгел, кайта Елгыр атын уйнатып, Сафа Гәрәй хан Казанга кайта! Баһадир хан кайта. Мәскәү гаскәрен тар-мар кылган батыр кайта Гаскәр башында, ханның уң кулында икенче баһадир Кошчык углан йөри Сафа Гәрәй хан шушы Казаннан кара төндә, кара суеш төнендә качып киткән иде Бүген аны сөекле хан сыйфатында алкышлыйлар. Сафа Гәрәй хан чиксез горур, йөзендә — шатлык нуры Казан бәкләре, иярдән төшеп, хан атының тезгенен тотарга тиеш булсалар да. өзәңгегә ябышып. хан ябынчасының итәген үбәргә тиеш булсалар да. бу йоланы үтәргә халык җай бирмәде—ханны урап алып, атыннан төшереп, янә кул очына күтәрделәр, бераздан Кошчак углан да халык кулында, өстә иде Кулдан төшермичә, хан белән баш угланны урамнар буйлап Хансарайга күтәреп кайттылар. Каравыл да. айбалталы усал сакчылар да берни эшли алмады.
— Бу синең үз тәхетең. Сафа Гәрәй!—диде халык.—Йөз яшә. Сафа хан! Тәхетең дә. бәхетең дә шушында булсын!
Сафа Гәрәй хан Кошчак ишетерлек итеп кенә әйтте:
— Тәхетең дә. бәхетең дә. ләхетең дә шушы булсын, дип әйтүеме халыкның? Бәхет яулаган—тәхетле, тәхет яулаган ләхетле була Бу ханнарның кара тәкъдире-кыйсмәте!
Сафа Гәрәй хан эргәсендә иң нык бөтерелгәне Булат бәк Ширин булды.
— Элеккеге еланлыкларын юарга тырыша!—диде Кошчак углан
— Юк.—диде хан.—Мине тәхеткә чакырып илчеләр җибәргәненә бүләк өмет итә.
Хансарай ишеге янында җыен сыман нәрсә булып алды Сафа Гәрәй хан Казан халкына сәлам бирде, халык аны янә гүләп алкышлады. Соңра Булат бәк ханга карап әйтте:
— Юл тузанын кагып, мунча кереп, чәйләп алгач, хан күтәрмәк мәҗлес булыр, и хан
Сафа Гәрәй төксе генә бәкләрибәкне бүлдерде
— Мине хан итеп бер күтәрдегез бит инде!—диде—Үз теләгем илә тәхет ташламадым Телем белән дә. кулым белән дә мин ханлыктан ваз кичАәдем Сез дә мине, корылтай җыеп, бертавыштан шартнамә язһгп 2 тәхеттән төшермәдегез Бәс. элеккеге корылтайның карары куәтендә кала - Хәзер, бәкләрибәк Булат Ширин, корылтай вә ханкүтәрмәк булмас, әмма £ дивани мәҗлес булыр' Тиешлеләрне син. Булат бәк. өйләдән соң диванга ? тупла' “
— Ләббәй. хан! Башым өсте!—диде бәкләрибәк.
Кырымнан килгәннәрнең барчасын да Казан бәкләре, мирзалары, бистә | халкы мунчага алдырды Сафа Гәрәй хан белән Кошчак угланны Таһир мун- 5 часына алып киттеләр
— Кабихҗан.—диде Сафа хан ләүкәдә утырганда —Булат бәкне ч әйтәм Кунак Атавында да мине шушы күсе каршы алды Палитский кылы «; чыннан чаптырырга, урыс мылтыгыннан аттырырга. Мәскәү кулы белән ми- > не үтерергә көтеп, сөенеп каршылады Бүген дә алай башында шушы сасык £ көзән Бу юлы үзе чакырды, ни уе бар аның? Бу юлы кем кулы белән аткар- - макчы? Әллә соң мин дөньяда ике кабат яшимме’ Бу хәлләр бер булды бит инде Сәетләр сәете дә кочак җәеп каршы алды, кочак җәеп каршы алып, бәйләп. Мәскәүгә озагмак эстәгән иде. Бүген дә сәет алкышлый, исеме генә башка Боерган*
— Хан!—диде Кошчак—Булат бәк белән Боерган сәет ни очен сине чакыртып алганын беләсеңме? Мәскәүне җиңгәч. Уасили үлгәч. Сафа Гәрәй ханның Казанга йөриячәге көн кебек ачык иде Казанны коч белән алачагы да билгеле иде Син коч белән алсаң, алар дарда җилфердәп тора чак иде Булат бәктә баш бар
— Гәүһәршадта!—диде хан.
Сафа Гәрәй ханның уйлары хакыйкатькә якын иде Икенче тапкыр хан лык идарәсендә дә ул. Сафа Гәрәй хан. бу ике адәмнән. Булат бәк белән Боерган сәеггән әшәкелек күрәчәген дә. күп кан коелачагын да сиземли иде Әмма тәдбирле. куәтле, зиһенле баһадир Сафа Гәрәй хан алда карадан кара көннәр булачагын аңламый иде әле. Казан казнасының бушавы әле гөп фаҗига түгел, үзара талаш, мал бүлеш, астыртын эшләр диван бәкләрен тон максаттан, илне ныгыту сәясәтеннән аера Илнең икътисади куәтеннән баш ка бер генә мәмләкәт тә хәрби куәт тунлый алмый Илнең ма1ди байлыгын күбәйтү очен җир биләүчеләрнең, җәйләү, урман хуҗаларының кара халык ка булган мөнәсәбәте-мөгамәләсен үзгәртеш кирәклеге турында бер генә хан да. бер генә олы бәк тә уйламады Хан алышынган саен, хараҗ салымы арта барып, икмәк үстерүчеләр ашау хакына гына эшләүче кара колга әверелеп бара иде Кара халыкны шәрә калдырып талау казнаны баетырга тиеш иде кебек Әмма, салым ясак арткан саен, дәүләт казнасы бушый бара Дала мирзалары да. күршесенең җәйләвенә барымтага йөреп, мал куып кына дәүләт арттырып була дип. нык хаталана иде. Чыңгыз Батый заманасында гы идарә ысуллары инде искергәнен, яраксыз бер эшкә әйләнгәнен ил ага ларының күбесе аңларга теләми иде
Борынгы ата-баба данын үзенеке санап, «безләр Чыңгыз каныннан- дип шапырынучы буынсыз ханнар, эшлексез бәкләр дошман илләрнең үз борыннары тибендә үк тимер вә утлы кораллы гаскәр тәрбия кылып калын таш диварлы кальгалар салып, икмәк тәгамны күп елларга җитәрлек саклап, куәтләнә барганын күрмәс дәрәҗәдә сукыр иде
Сафа Гәрәй хан. Казанның соңгы ханнарыннан иң тәдбирлесе. әнә шушы хәлләрне аңлаучы бер бөек адәм иде Казанның иң куркыныч дошма ны —Мәскәү. дип күпләр әйтә
— Юк.—ди Сафа Гәрәй хан.—Казанның иң куркыныч дошманы Мәскәү түгел Казанның иң коточкыч дошманы —үзара талашып, кырышып яшәүче олы бәкләр, буынсыз ханнар Илебез тыныч булмаганга, туганнар үзара тату булмаганга. Мәскәү безнең өскә менә. Казан өстенә кара яулар
Э. «К. У-» № V- 33
ны яман татарлар үзләре чакыра Дөрес! Казан Мәскәү белән дус яшәргә тиеш Мәскәү Казанны хөрмәт итсә генә, ике арада дуслык булыр Мәскәү Казанны хөрмәт итсен өчен, Казан йорты икътисади яктан да. яу куәте белән дә Мәскәүгә тиң булырга лазем Юашны басалар, усалны асалар! Мәскәү илә дус яшәп, йортыбызны ныгытырга Аллаһ тәгалә үзе куша. Без күршегә яу булмабыз, күрше безгә яу булса, кул кушырып тормабыз!
Дивани мәҗлестән таралганда олылар, бик канәгать гәп корып, эш дәрте илә өйләренә кайтты. Сафа Гәрәй хан тәхетендә калды, ул үз янына Атабай бәкне чакырды
— Боерың, и хан!—диде Атабай бәк.
Сафа хан бу кешенең астыртын эш йөртүче, мал сөюче, кыек ятканны үз ягына аударучы бәкләрнең берсе икәнен бик яхшы белә Мәскәүгә хан илчесе сыйфатында барып, ханга каршы өер туплаучы чынлыкта Сафаны Василийга сатучы бәндәнең Атабай бәк икәне бөтен Казанга мәгълүм Хан аның үзенә генә Хансарайда калырга кушкач. Атабай бәкнең коты табанына төште хан үч алачак икән, дигән уй аның йөрәген көйдереп алды
— Атабай бәк.—диде хан,—эшләр бихисаптыр Әмма минем гаиләм Нугайда, кайнатам йортындадыр Аларны монда кайтармак лаземдер Үз егетләрең белән бу эшне син майтарсаң, шат булырмын!
Атабай бәк моны һич көтмәгән иде Мәскәүдәге хыянәте өчен хан бүген аны астыра ала иде. Сафа Гәрәй хан Кырымнан көчле гаскәр белән килде Бөтен капкаларда, һәр кичүдә, һәр ишек төбендә. Хансарайның һәр борылмасында күпләп-күпләп сакчы тора Башыңны кисәм, дип әйтәсе урында, олы йомыш кушкач. Атабай тагын да ныграк каушады Хан гозерен ишеткәч, сүзсез торды, үз урынындамы дигәндәй, башын сыйпап карады.
— Кайчан сәфәр?—диде ул.
— Хәзер үк!—диде хан.
Шулай итеп. Атабай бәк, ханның беренче хатынын, баласын вә хезмәтче колларын Казанга алып кайтырга дип, юлга чыкты Ханның: «Үз егетләрең белән бу эшне син майтарсаң, шат булырмын»,—дигән сүзен Атабай бәк башкачарак аңлаган, ахрысы; икенче көнне Сафа Гәрәй ханга Кошчак углан әйтте:
— Атабай хатыннарын, балаларын, тагын иң якын ахирәт дусларын Кот- лулсын бәкне, Кадыш бәкне, бахшы Яутәкне дә чирүе белән алып киткән.—диде.
Хан әйтте:
— Димәк ки. Атабай бәкнең качуы шушы Үзләренең кабахәтлекләрен үзләре белән алып китсеннәр
Ханның юравы юш килде Атабай бәкнең үз өере белән Мәскәү юлына. Иван кенәзгә сыенырга киткәнлеге беленде Ханның гаиләсен әмир Йосыфның олы углы Юныс мирза Казанга илтергә алынды
Казанга китәсе кәрван әзерләнеп беткәч, Сөембикә яңа ахирәте Мәһликә солтанны бер җир буе озата барды
— Бәхетле син, ахирәт,—диде Сөембикә.
— Кара бәхетле,—диде Мәһликә
— Авызыңнан җил алсын, тефү әстәгыфируллаһ.—диде Сөембикә.
— Хан хатыны бәхетле буламыни!—диде Мәһликә
Сөембикә дәшмәде Бу сүз аның үзенә аталган сыман тоелды хан хатыны бәхетле буламыни, дип ул, бәлки, үз кыйсмәтен уйлап әйткәндер, ни уйласа да — аларның язмышы уртак иде
Кәрванбаш олы юлга борылырга хәбәр салды Сөембикә ахирәтләре белән, атларын туктатып, китеп баручыларга яулык болгады.
— Юныс абыкаем!—дип кычкырды Сөембикә—Казаныма сәлам әйт Мөхәммәдьяр остазга әманәтем җиткер!
Сафа Гәрәй ханның тәкъдир дәфтәренә шулай язылганмы Ихтимал, шулайдыр Узганында, сабый хан өстенә зур кара яу белән бөек Василий баскынлык ясап, күп каннар агызып, күп җаннар чыгуга сәбәп булган иде; бу юлы да, Казан йортын тәртип итәм. дип торганда гына, тәхеткә утырып.
Сафаның тән җылысы тәхет бәрхетенә сеңә башламаган көе. Мәскәү гаскәренең Казанга яу чыкканлыгы беленде Ни кылсын яна хан’ Дошман явының Казанга килеп, камап алуын, талап китүен көтеп ятсынмы’ Сафа Гәрәй хан җәһәт кенә карар кылды
— Тиз арада яу гаскәре туплап, дошманга каршы чыгарга. Казанга якын җибәрмәскә’—дигән фәрман халыкны изге яуга күтәрде
Бу яуны Сафа Гәрәй хан белән Кошчак углан икәвесе алып китте * Түбән Новгородка җиткәч, ике гаскәр башка-баш очрашып, каты орыш бул- 2 ды Семен Гундарев белән Василий Заменский кенәзләр рәһбәрлегендәге = Мәскәү гаскәре, җиңелеп. Түбән Новгород кальгасына кереп качты Казан- * лыларның батырлыгы чиксез булса да. шәһәр алырлык түгел иде Дивар 2 капка вату өчен тарамнар, бүрәнә дөмбеләрнең булмавы яртылаш кына 5 җиңү китерә иде Капкага кереп өлгермәгән урыс яугирләрен әсир итеп х Түбән Новгород тирәсендәге авылларны талап яндырып Сафа Гәрәй хан Казанга кайтты
Шул орыштан соң. Мәскәү белән Казан арасында кыска сугышлар бул- * галады Шуннан соң ике арада ике еллык тынычлык урнашты *
Хатынын беренче улын Казанга кайтаргач. Сафа Гәрәй хан тагын да ь яныбрак эшли башлады Өч ел күрмәгән хатыны, өч ел күрмәгән углы үз 2 янында булгангадыр, ахрысы, ханның кәефе һәйбәт Олы бәкләр дә мирза лар да. Булат бәк белән Боерган сәет тә үзләре майтарган эшләрен һәм хан га. һәм халыкка күрсәтергә тырыша, боерыкларны үтәргә әзер торганлыкла рын сиздерәләр Сафа Гәрәй хан да аларның элеккеге этлекләрен онытканга салыша Әгәренки, алар яңадан да Казан йортына хыянәт кылмасалар. ихтимал. чынлап оныткан да булыр иде беркем дә хатадан хали түгел Шуңа күрә, хан ул мәсьәләне кабат куертмады Казна сандыклары такыр булса да. Сафа Гәрәй хан Сөенбагны тозү өчен күп кенә акча бүлеп бирергә булды: үз хәзинәсеннән Казанның хәле мөшкел булса да. хан Сөембикә башла ган китапханә эшен диван мәҗлесенә китереп, кистереп куйды
— Без. мөселманнар, сугышып кына, барымта алып кына, баскынлык хисабына гына тереклек итмибез Без мәдәният вә истирахәт әтрафында яшәдек вә яшәргә ниятебез Китапларын, ярлыкларын, шартнамәләрен кадерләп сакламаган халык кол булырга мәхкүм. андый халыкның тарихы көл булырга дучар Ягъни халкың кол булса тарихың көл булыр' һәр бәк. һәр мирза үз җирендә гәлбакча ясарга тиеш Үзе өчен Һәр бәндә үз йортын гөлгә ураса, бөтен ил гөлбакча булачак
Хуш* Тормыш шулай барса. Казан ханлыгы моңарчы күрелмәгән шөһрәткә ия булачак иде дә
Мәскәүлең бик күп гаскәр тәртип итеп Казан өстенә җыенганын белгәч. Сафа Гәрәй хан бәгыре өзелердәй итеп бер төкергән иде
— Токымыңны ораен! Бу ни хәл соң. ә? Кара йөрәк* Сулыш алырга ирек бирсә икән!
Илне саклау өчен Казанның үз куәте генә җитмәячәген Мәскәү дә. башка тугандаш канкардәш мәмләкәтләр дә бик яхшы белә Шундый олы яуга каршы чыгарга куәтең булмагач дошманың капка төбенә килеп туп ата башлаганын көтеп, тәсбих тартып утырырга гына кала Сафа Гәрәй бу чишелмәс мәсьәләнең чишелешен бер генә юл белән тапмак булды һәр күрше дәүләт белән туганлашу, ягъни һәр күрше мәмләкәттән кыз алу Теге кара елда Казаннан Бакчасарайга кайткач, ул Кырымның иң олы бәкләренең берсе Аргын нәселе булган Тәүран бәк кызы Латифә тутайга өйләнгән иде. Хаҗитарханның Касай углы Сабыр мирза кызы Хуркизә дә Сафа ханга өчен че хатын булды. Себер ягы Шәйбани хан токымы Дәүләтьярның балдызы Җидегән бәгим дә Сафа ханга кияүгә чыкты, урыслар белән дә кодалык туганлык форсаты чыгып, ул Рәзән каласының иң олы баяры Семен Казиев ның кызын үзенә ризалаштырды Хуш* Димәк, хәзер Казан иле гел кодалар, туганнар, дуслар белән уратылган бер бәхетле, тыныч агау булырга гнеш иде кебек Чыннан да. Сафа ханның каенаталары аңа бик ярдәмчел булды, узган ханлык чорында Шәехмамай бәк аңа бик яхшы атлы гаскәр биргән иде Бу юлы да ул Себердәге каенатасы Дәүләтьярдан да. Рәзән баярлары
ягыннан да. агасы Сәхип Гәрәй ханнан да. каенагасы Тәүран бидән дә гаскәр сорар һәм шул куәт илә Казан җиренә басып кергән кара яуны җинәр. һич югында, яуны кире борылырга мәҗбүр итәр
Шушы сәясәт вә туй. туй вә сәясәт мәшәкатьләре берлә Сафа Гәрәй вакыт узганын сизми дә калды Вакыт узган саен. Мәскәүнең яу чыгарга дәрте арта барганын да онытып җибәргән иде Хәбәрләргә караганда. Мәскәүнең кара яу белән Казан өстенә озакламый чыгачагы шиксез иде Сафа Гәрәй хан әле яңа гына туйдан кайтып киткән кодаларына, каенаталарына. гаскәр сорап, чапкыннар күндерде Хатка җавап итеп, иң әүвәл Дәүләтьяр каенатасы ун меңлек атлысын Казанга юллады Аннан Нугайлар килеп җитте. Хаҗитарханнан да бераз атлы булды Рәзәннән Семен Казиев кенә дәшмәде Бакчасарай ханы Сәхип Гәрәй үзенчә гамәл кылды ул гаскәр, корал юллый алмады, әмма Мәскәүнең яшь кенәзе Иван Васильевичка тозлап-борычлап хат язды:
«Мин. Кырым вилаятенең түрәсе Сәхип Гәрәй хан. сүзем: әгәр дә ки. син минем ир туганым — Казан ханы Сафа Гәоәй илә килешеп-барышып яшәсәң. Казан аталган минем йортымны хөрмәт итсәң, вә дәхи син Казан йортыннан ясак алмасаң, халкына золым-зәхмәт кыйлмасаң. мин синең берлә дустлыкта вә үзара хөрмәттә вә сөешеп яшәргә разыймын Әгәр дә ки. син Казан өстенә баскынлык итсәң, илчеләреңне Бакчасараемда күзем күрмәсен, чапкыннарың җиремә аяк басмасын — без синең белән кан дошман Шулай була калса, синең атаң Уасилига зилзилә япкан кеби. Сафа Гәрәй хан белән җиреңә басып кереп, тагын туздырачакбыз»
Бу ярлыкны Дүртенче Иванга Сәхип Гәрәй ханның илчесе Дәрвиш Гали илтә китте. Бу сүзләр тәэсир иттеме, әллә башка хәтәр мәсьәләләр килеп чыктымы, Мәскәү гаскәре бу юлы Казан өстенә йөрүдән тыелып калды
Күп тә узмастан, Мәскәү янә Казанга яу әзерли башлады. Сәхип Гәрәй хан бу юлы Баем бәк атлы илчесе аша Иванга. Казан өстенә бармавын үтенеп. янә хат юллады Үз җәһәтендә Дүртенче Иван имзасы илә язылган хат Сәхип Гәрәй ханга килеп иреште. Бу хатында Иван Казан җиренә яу белән бармаска ант иткән иде Шулай итеп. Сафа Гәрәй хан белән Сәхип Гәрәй ханның тырышлыгы аркасында, илче-килче, кунак-төшем алмашып, биш еллап гомер тынычлыкта узды. Шушы тыныч еллар эчендә Казанда сәүдә гөрләде, йорт ныгыды, казна тулыланды Тәхет-Хансарай әтрафындагы гаугалар бетте, астыртын эш йөртүчеләр дә. койрыкларын кысып, шымып кал ды Менә шул чакта Сафа Гәрәй ханның урыс ягыннан алган хатыны үлеп китте Хан өчен тагын бер хатын алырга форсат ачылды Дүртенче хатынлыкка. Сафа Гәрәй ханның үз теләге белән, тол Сөембикәне димләделәр Яучылап барган кодалар әмир Йосыфтан да, Сөембикә ягыннан да ризасызлык күрмәде Сөембикә өчен бу бик зур дәрәҗә-шатлык иде. Сафа Гәрәй хан өчен дә, Казан өчен дә бу никах бик кулай эш. берьюлы икс йөз мең кылычлы яу туплый алырлык әмир Йосыф кебек каенатаң булу бәләкәй эш түгел. Йосыф бәк өчен мәшһүр Казанның олы кодасы булу китапханә эчендә әрәм булып ятучы сөекле кызының янә дә мәһабәт баһадир Сафа Гәрәй ханга яшь хатын булуы Аллаһ биргән бәхет иде Мәскәү өчен бу никах бик тә күңелсез хәбәр булып. Казанның куәтләнеп китүен баярлар һич тә теләми иде Бу никахка җавап итеп. Мәскәү янә яу әзерли башлады Сафа Гәрәй хан утыз меңлек гаскәре белән Муромга йөреп китте Шаһ Гали рәһбәрлегендәге Касыйм татарлары вә Иван юллаган урыс яугирләре белән Сафа Гәрәй гаскәре очрашты Каты орыштан сон. Сафа Гәрәй хан чигенергә мәҗбүр булды. Сафа Гәрәйнең бу җиңелүе астыртыннар өчен бик зур куаныч булып, Булат бәк, Боерган сәет баш калкытты Мәскәүгә йөз тоткан фирка яңадан оешты һәм. яшерен хат алып, ышанычлы шымчылар Мәскәүгә Иванга чапты Хатта мондый сүзләр язылган иде:
•Ибраһим хан кызы Гәүһәршад бикә. Булат бәк Ширин Мәскәү тарафдарыдыр Шаһ Гали Мәскәүдән хан сыйфатында Казанга җибәрелсә, без аны кабул кылырбыз вә Сафа Гәрәй ханны, кул аягын богаулап. Мәскәүгә озатырбыз Казан Мәскәү идарәсенә табыгь булыр!»
Бу астыртын эшләрнең башлануына Маскәүдәге качкын Атабай бәк сәбәпче иде КазЭНның бөтен серен, андагы фиркаләрнең мәсләген ул баяр- ларга бәян итеп. Мәскәүгә ярап рәхәт яшәп ята иде Атабай бәк. Гәүһәршад бикә белән Булат бәккә яшертен кеше җибәреп. Иванга хат язарга кушкан иде Бары тик ике кеше ихтыяры белән генә язылган, рәсми булмаган бу о кәгазьне. Казан халкы исеменнән дигән булып, зур гаскәр тәртип итеп Иван 2 Казанга озатты Сафа Гәрәй хан үз гаскәре илә яуга каршы яу булды Бу j орышта ике яктан да күп кан акты, бихисап күп кеше кырылды Урыслар. - бик күп татарларны әсир алып. Мәскәүгә алып кайтып мәркәзи мәйданда з башларын чаптылар Моңа үч итеп. Сәхип Гәрәй хан Мәскәүгә һөҗүм итте » Ошбу газават сугышында Сәхип Гәрәй хан Мәскәү гаскәрләрен җиңеп күп S мал алып. Бакчасарайга кайтты Ләкин. Казан эчендә Мәскәү шымчылары £ артканнан арта барып, астан гына Сафа Гәрәй ханга каршы хәтәр эш йөртү ® башланды Гәүһәршад бикә фиркасе тагын Мәскәүгә хат җибәрде Хатны о Гәүһәршад бикә үзе язып, тиз генә Мәскәүгә күндерде «■
«И бөекләр бөеге. Мәскәү кенәзе, дустыбыз мәрхүм Уаснли углы * Дүртенче Иван.—диелгән иде бу хатта — Аллаһ тәгалә боерыр, бөек > Мәскәү Казанны үз Химаясына алыр Мәскәү. Казанны алгач, тагын да < бөекләнер. иншалла машалла, бирсен Ходай'» •
Шуннан соң Мәскәү белән Казан арасы тәмам бозылып, алмаш-тил мәш яу чабулар күбәеп китте Әле Мәскәүләр килеп, татар авылларын ян дырып. талап китә, әле Казаннар урыс җирләрен айкап кайта Дошманлык артканнан арта бара Мәскәүгә сыенган хаин татарлар да. Казандагы сатлык лар да. тәхет әтрафындагы шымчылар да бу дошманлыкны көчәйтеп. Ка занны астан кайната башлады Шул талашны күреп. Мәскәү Казанга янә һоҗүм итте
Бу каһәрле сугыш Нократ ягыннан да. Мәскәү тарафыннан да ике гаскәр берьюлы искәртмәстән һөҗүм итү белән башланды Казан камалыш та калды Юл өстендәге каравыллар су кичүләрендәге сакчылар, тау башларындагы бактаннар. шымчылар кулы белән суелып. Казан дошманның ике яклап килүен сизми, күрми калды Дошман явы капка төбенә килеп җиткәч кенә Сафа Гәрәй хан аңлады Казанның язмышы кыл өстендә бу яуча кар шы чыгып орышырга Сафа Гәрәй хан әзер түгел Мәскәү гаскәре Казанның агач диварларына, биналарга ут салып. Казанда коточкыч янгын чыкты Картлар, балалар, хаста булып түшәктә ятучылар янып үлде Утарларда ат лар. маллар янды, янгыннан соң коточкыч талау сую. коллыкка алу башлан ды Мәскәү гаскәре бик күп байлык, коллар алып кайтып китте Хурлыклы җиңелү иде бу Дошман явы ераклашкач янгынны тәмам сүндергәч, мәетләрне, кисәү арасындагы янган сөякләрне барлап җирләгәч, өчесен җидесен узгаргач. Сафа Гәрәй хан сатлыклар, хаиннар фиркасен фаш итәргә кереште Бу эшне башкарырга ул үзе тотынды Дошман явын Казанга уздырганны. вакытында хәбәр салмаганнарны тиз таптылар Аларга хөкем ка ты булды Бик күп мирзалар, шымчылар, каравыл башлары җәзаланды мал лары казнага күчерелде, гаиләләре Казаннан куылды Бу эш башлануга. Боерган сәет төнлә Нугайга качты Яман сабан җир бозар, яман мулла дин бозар дигәндәй. Боерган сәет Нугай даласында да тик ятмый Нугайның күренекле бәкләрен Габдулла. Илзаман. Хөсрәүләрне Сафа Гәрәй ханга яу чабарга котырта. Бу бәкләрне ул. Иванга җибәреп, бергәләп Казанны яулар га өнди Хөкемнән качып котылган Кадыш бәк. Чура бәкләр Мәскәүгә кач ты Ләкин алар, качкын сыйфатында түгел ә бәлки Мәскәүгә илче кы яфәтендә килеп. Иван янына кереп. Сафа Гәрәй ханны тотып. Иванга бирәчәкләрен әйтеп ант эчәләр Боларның антын алганнан сон. Иван Казан дагы шымчыларына һәм Гәүһәршад бикәгә яшерен хат язды. Сафаны богау ларга кушты әгәр дә ханны богауларга курыксагыз, мин зур гаскәр юллыйм шуның ярдәмендә ханны миңа багышларсыз, диде
Казанда астыртын, шомлы, рәхимсез көрәш башланды Кайный Казан каласы, кайнаталар Казанны Казан астына учак ягылган, утны сүндерүче юк. учакка коры утын, каен тузы өстәп, май сибүчеләр бихисап
Сөембикәнең Казанга икенче тапкыр килен булып төшүе Сафа Гәрәйнең икенче тапкыр Казан тәхетенә утыру бәйрәме белән бер дәрәҗәдә тантаналы булды Бикәне дә Казан халкы каршы чыгып алды. Хансарайгача озата барды Никахтан соң алар беренче тапкыр очрашты, беренче төнне бергә уздырды Сәер төн иде бу аларның икесе өчен дә Сафа Гәрәй — олпат ир. күп яуларда катнашкан, күп җиңү яулаган бөек баһадир, мәһабәт хан Эш башласа— җене белән эшләр, кылыч алса — җене белән орышыр, күңел ачса—чыны белән бәйрәм ясар Гашыйк булса — колагыннан гашыйк булып, үлеп сөя торган куәтле шәхес иде Сафа Гәрәй. Китапларга, тарихка кереп калырлык каһарман булса да. Казанны ныгытуда бихисап куәт сарыф итсә дә. мәхәббәттә ул гел сагышлы булды, эшуңмас булды Беренче тапкырында колиһәсе Фрәңгизне үлеп сөйде, гомере буе аны оныта алмады Сөймәде түгел Сафа, беренче хәләле Мәһликәне дә. икенчесе Латифәне дә. Хур- кизәне дә. Җидегәнне дә. Мәрьям атлы урыс кызын да чит-ят итмәде ул. Шәригать кушканча, һәр никахлы хатынын тигез күрде, берсен дә рәнҗетмәде. Җәйләүгә чыкса, һәрберсенә аерым тирмә куеп, аерым коллар, сакчылар биреп, калада торганда аерым йорт салып, мул яшәтте. Яудан кайтканда да. ярминкә базарыннан, чит илләрдән кайтканда да ул хатыннарына тигез бүләк алып кайта, һәрберсенең күңелен тигез күрә: монысы аеруча сөекле хатыным, дип. калганнарын кимсетми. Ихтимал, аталык Та- лышбай аны шулай тәрбия кылгандыр. Фрәңгизе булмаган булса, бәлки, ул берәр хатынын артыграк күрер иде. чын мәхәббәте Фрәңгиздә киткәч, ул хатыннарына тигез карый. Соңрак Фрәңгизен мәңге оныта алмасына һәм аңа тиң башка яр таба алмасына инанган иде ул Бәс. өйләнергә, хатыннарны рәнҗетмәскә, ирлек вазифаларын тигез үтәргә ул нык карар кылды Хак, ул шулай яшәде дә. һәр хатыны яшертен генә: хан мине генә сөя. дип уйлый иде Бәлки, шул сәбәпледер — Сафаның дүрт хатыны да бәхетле, эчләрендә нур һәм җылылык балкый, барысы да мөлаем, якты чәһрәле. Бичара Мәрьям генә мәрхүмә булды. Менә, хәзер ул урын да буш түгел.
Сафа Гәрәй Сөембикәне Мәрьям өенә алып кайткан иде. Әмма Сөембикә ханга ипләп кенә әйтте:
— Хан-солтан, үз йортыма урынлаштырчы. зинһар.—диде.—Мәрхүмә Мәрьямнең рухы рәнеҗ булмасын!
Сафа Гәрәй хан эчтән генә уфтанып куйды: Сөембикәнең үз йорты, үзе корган бакчасы барын ничек башыннан чыгарган ул? Туры шунда төшерергә иде.
Сөембикә шул көнне үк үз йортына күченде. Дүрт ел күрмәгән өе. дүрт ел күрмәгән бакчасы хуҗабикәсен түземсезлек белән көткән икән Сафа хан. Сөембикәнең өе әзер булгач, коллар өйне элеккеге хәленә китергәч кенә килде Биш-алты ел чамасы элек тә Сөембикә никахлы ирен куенына алырга дип шушылай тәфсилләп әзерләнгән иде. Әзерләнүе артыграк булгандыр шул. Аллаһ аны ул чакта хатын булудан мәхрүм итте.
Сафа хан озак көттермәде. Берничә никахта булган ир тол хатынга өйләнгәндә шау-шулы туй уеннары озакка сузылмый, кыз куйнына керү йолалары да булмый. Туй уеннарын Сафа хан. бәлки, озаккарак та сузган булыр иде, әмма Мәскәү яу артыннан яу җибәреп торганда, бәйрәмнәр ясап, көч-куәт сарыф итүне кирәксенмәде. Ярый, хуш, анысын барысы да аңлар. Ә менә ишек бавына килеп тотынгач, Сафа хан аптырап калды. Ул сак кына тамак кырды, җавап булмады. Катырак тамак кырды, ишек ачылмады. Ул ишекне тартты, бифайда, ишек эчтән бикле иде Бу юлы эчтән мут. шаян тавыш ишетелде:
— Кем бар анда, кем килгән?
Сафа Гәрәй хан үзе дә сизмәстән әйтеп салды:
— Тилгән чебеш алырга килгән!
Эчтә берничә хатын-кыз берьюлы көлде. Әкрен генә ишек ачылды.
— Чебешегез тавык шул.—диде ишек ачыгындагы авыз.—Бәһасе дә авыр шул.
Хан-солтанга башка чара калмады: ул, янчыгында, кесәсендә булган бөтен акчасын, билхәнҗәрен кызга биреп, ишекне киңрәк ачтырды. Ишек 38
бавы тотучылар юк булды Хан эчкәригә узды Кемдер ишеккә келә төшер де Алар Сөембикә белән икәүдән икәү генә калды
Сафа хан сәер бер сихри дөньяга килеп эләккәнен тойды Нинди генә сер бар бу йортта? Хыялдагы җиһанмы бу. әллә саташумы? Бүлмәдә хуш ис. Сөембикә, ефәккә төренеп, идән уртасындагы келәмгә тезләнгән сурәттә, башын иеп утыра. Калку җирдә сандык өстендә бугай, бердәнбер _ чыракъ яна Икенче якта — киң чаршаулы әзер ятак Эчкәридә әллә кайда - ишетелер-ишетелмәс кенә кыл кубыз уйный Кемдер сүзләре аңлашылмый Z торган җыру җырлый Җыру түгел бу. елау, кызлар елавына охшаш моң з Сөембикә дә елый иде бугай. Сафага шулай тоелды Ник елый бу бикәч5 * Унөчтәге кыз түгел, егерме икедәге тол хатын Йола кушуынча, кияү-кәләш £ икәүдән-икәү генә калгач, килен никахлы ирен үзе чишендерергә тиеш j Әмма Сөембикә кузгалмады. Ул Сафа ханның эчкәригә кергәнен сизми бел- = ми кебек Ерак эчкәридәге җыр. кубыз авазы көчәя башлады Сафа хан. ко * шагын чишеп, күлмәкчән калды Ул Сөембикә янына чүгәләде аннан ч тезләнде, бикәчнең йөзен ачты, әкрен генә үтә күренмәле ефәкне салдырды * Сөембикә башын калкытты Ул туп-туры Сафа Гәрәйнең күз алмасына бак > ты Алар шулай, тын гына, күзгә-күз береккән килеш торды Сөембикәнең * уйлары шул иде Ирәмбаг падишасы Шәддадмы бу. әллә Бабур падишаһмы? - Хыялый Шәддад. хәяти Бабур чалымнары бар бу кешедә, ләкин бу Шәддад та. Бабур да. Хумаюн солтан да түгел, бу — алардан да мәһабәт Сафа Гәрәй хан. Менә шушы икән бит аның беренче һәм соңгы мәхәббәте — Сафа Гәрәй хан' Моңлы көй тагын көчәеп алды Сафа хан Соембикә күзенә ка pan шуны аңлады: менә кем Фрәңгизне алыштырыр Юк Сөембикә аны алыштырып кына калмас, бу хатын Фрәңгизне оныттырыр да Сафа Гәрәй хан бәдәненә тыгыз гайрәт тулганын тойды гӘмма ул ашыкмады кузгалма ды Бу өйдә бикәчнең үз кануннары барын *Сафа хан тоемлаган иде инде Шуңа күрә Сафа хан шул кануннарга, шул мохиткә буйсынырга, күндәм бу лырга разый иде Ярымкараңгылыкмы. еракта!ы серле көйме, гаҗәеп бер илаһи тәмле исме шулай эчке теләккә моң өсти, кабаланмаска куша Сөем бикә, чыннан да. елый иде. Сафа хан ялгышмады, ләкин елау тавышы юк. мышкылдау да юк. Сөембикәнең йөзе тыныч, сабыр, ә күз бәбәкләренә мөлдерәмә яшь тулган. Болай да чем-кара керфекләре болан да чем кара күз алмалары ялгыз чыракъ яктысында тагын да кара булып, ук каурыедай кара булып күренә Күз яшьләре тәгәрәп төшмәсен дип. керфек ка! арга да курка бугай ул Ләкин күз йоммау гына ярдәм итмәячәк, ул икс яшь тамчы сы дөньяга чыккан инде, алар кире кереп китә алмаячак, яшьләр барыбер тамачак Сафа хан шулай уйлаган гына иде. Сөембикәнең керфекләре кош канатыдай бер Талпынды, энҗедәй түп-түгәрәк күз яше аска гәгәрәде Ни булды Сафа ханга; ул. үзе дә сизмәстән, аң белән уйламастан, ике кулын сузды, ике күз яше дә ханның кылыч, гөрзи тотып, имәнгә әйләнгән учына гамды. уң кулының уч төбендә яшь бөртекләре кавышты, олы бер гамчы ха сил булды Терекөмеш ядрәседәй тамчы, ханның уч сызыклары буйлап ары тәгәрәде, бире тәгәрәде дә. уртада туктады Сафа Гәрәй хан үзен тыеп тора алмас дәрәҗәгә җитте һәм ике тән буйлап баягы кайнар күз яше йөгереп китте Сафа Гәрәй ханның кулы бармактан беләккә беләктән күкрәккә күчкәндә Соембикә җиңелчә генә аякланып, ефәкне биленә урады Шәм янындагы топсәгә куелган ике касә кымызны алып янә хан алдына тезләнде Сөембикә дә. Сафа да үз касәсеннән берәр йотым кымыз эчте, касәләр алмашынды, икесе дә кымызны эчеп бетерде Шул мәлне үк кубыз тавышы да. җыручы да тынды Кап карашы бүлмәдә кын кызыл күмергә әйләнгән шәм пилтәсе тырпаен калды Пнлтә дә тәмам сүнде Йортны дөм караңгы басты Сафа хан караңгыда да Сөембикәне күрә иде Сөембикәнең кыяфәте күзгә эленеп калганмы, әллә Сафа хан сихри бер халәттәме ни булса да булгандыр, ул Сөембикәне ап ачык күрә иде Ике яңак бер беренә якын килде. Сөембикәнең тәненнән җофар исе килә иде Гомере буе юксы нып эзләгән хатын менә шушы икән — Сөембикә
Иртән алар икесе дә уяна алмады Сафа Гәрәй ханның гомергә бер мәртәбә дә кояш чыкканчы йоклап ятканы булмады Хатыннары янында
кунганда да ул һәрвакыт таң белән торып китә иде Сафа Гәрәй ханның яшь хатыны янында беренче төн уздырганы, көтүләр чыгып, диван- биләр. сарай агалары күптән Хансарайда эш башлап та. ханның Сөембикә куеныннан чыга алмый ятуы турындагы хәбәр бик тиз таралды һәм җае чыккан саен сөйләнә торган бер вакыйгага әверелде Сөембикәнең җан ахирәтләре — үзләре ир куенында йоклаганмыни ^-бәхетле иде Ханны уятырга кирәклеген белсәләр дә. бу бәхетне озаккарак сузу өчен, алар ханәкәгә кермәде. Иң беренче булып хан уянды, ул кыймылдауга ханбикә дә баш калкытты Алар тагын бер тән. ике җан булып байтак ятты Кичтән ишек бавы хакына дөнья бәһасе хәнҗәрен түләп кергән хан үкенми Сөембикә янына узганнан бирле ике арада бер кәлимә сүз әйтелмәгән: мин сине сөям, дип пышылдау булмаган, әмма бөтен нәрсә аңлашыла ки; Сафа Гәрәй хан Сөембикәне бөтенләе белән сөя; Сөембикә өчен Сафа Гәрәй хан — бердәнбер сөекле адәми зат. Казанның очлы күзле, без колаклы гайбәтчеләре эшнең асылын белмәде. Ике ел ир белән торып, биш ел тол яшәп, икенче тапкыр ир белән беренче төн уздыргач, түшәк җәймәсе җыярга җиңгиләр дә. тутайлар да кермәде, кергән булсалар бүләкне күп итеп алган булырлар иде.
Хансарайга барганда олы бәкләрнең елмаеп сәлам биргәннәрен Сафа Гәрәй хан үзенчә аңлады әссәламе галәйкүм, хан-ата. диләр; ә тел төбендә, зөфаф төннәре хәерле уздымы, яшь хатын ничегрәк, татлыдыр шул. татлы булмаса. болай озак йокламас идең, кебек төрттерү ята.. Ханның кәефе шулкадәр яхшы иде ки, ул андый төрттерүләрне генә кичерерлек киң күңелле иде Ул тәнендә, теләгендә, зиһенендә унлата куәт артканны сизде...
Кайный торган Казан астына каен тузы, нарат чыралары ташлаучылар күбәйде Менә шул көннәрдә Мәскәү кенәзе Иван Казанның качкын сәете Боерган исеменә ярлык җибәрде. Сафа Гәрәй кылычыннан качып, далада ятучы бу хаинга язылган ярлыкта Илзаман. Хөсрәү. Габдулла бәкләргә дә мөрәҗәгать бар иде Әгәр алар, бергә оешып. Казанга, Сафа Гәрәй хан өеменә гаскәр илә барса, ул. ягъни Иван. Мәскәү ягыннан йөреп. Казанны бергәләшеп җимереп. Сафа Гәрәй ханны әсир алып. Белозеро зинданына ябып куяр иде. Бу эштә Мәскәүгә сыенган Казан бәкләре Атабай, Хуҗабирде углан. Тукыл. Бәйтулла. Үтәй. Мамай, Конырчы. Мәмәш Хафиз, Колчура. Бикчура Борнаш. Терекугыл, Кәбәк мирзалар. Чапкын. Ислам Әбәкче. Ханкилде. Шаһчура. Колыш вә Галикәй. Агишлар да Мәскәү ягыннан Казан өстенә йөрергә атлыгып тора икән
Казанның үз эчендә дә андый бәдбәхетләрнең аз түгеллеген Сафа Гәрәй хан белә, ләкин койрыкларын гына тота алмый Казан эчендә Кадыш мирза белән Чура Нарык—иң хәтәрләре, алар белән идарә итүче, аларны котыртучы Гәүһәршад бикә белән Булат бәк Ширин икәнлеге дә мәгълүм.
Казан өстенә як-яклап та. Мәскәүдән дә. эчке дошманнар да берьюлы һөҗүм итәргә карар кылынып, илнең эшләре бик мөшкел чакта Сафа Гәрәй хан өчен дә. Казанның яхшы кешеләре өчен дә зур куаныч килде: Сөембикә ир бала тапты. Олы мәхәббәтнең уртак җимеше — ир оланның тууы могҗиза белән бер бәхет иде. Сөембикә бәхет эчендә ята Сафа хан да бәхетен һич яшерә алмый Хатыннары аңа угыллар табып бирде Ул ата горурлыгы ки чергән ир. шөкер Ләкин Сафа хан беренче угыллары туганда болай ук сөенмәгән иде. гадәтендә булмаганны. Сафа Гәрәй бу юлы яңа туган сабыйны күрергә теләде Ихтимал, сабыен күрергә теләве сылтау гына булгандыр, ул сөеклесен. Сөембикәне күрергә алгысый... Сөембикә сабыен имезә иде. Дөньяга килгәненә тәүлек тә юк. олан анасының имчәгенә чат ябышкан. Сөембикә, ирен күрүгә, бәбәйдән яхшы котылуын әйтергә теләгәндәй, чак кына калкынды да. сагышлы елмаеп кире ятты Аннан баласына бакты, аннан янә иренә карады: күр. атасы, менә шундый тере-тырыш оланың бар! Сафа хан хатынына елмайды. Карчыклар чырае сыман җыерчык йөзле, кып- кызыл җан иясенә хан сөеп карады Юкса ханнар бәкләр түгел, кара халыкта да ата кеше яңа туган баланы күрергә атлыгып тормый Сафа хан бүген хатыныннан да. баласыннан да аерыла алмый.
Сафа Гәрәй исем кушу туе узгармак булды Шомлы мохиттә булды ул туй Сөембикәсенең котылу куанычы углының сау-сәламәт тууы аркасында Сафа Гәрәй хан күп нәрсәне сизми калды, күрми калды Туй башланырга ике сәгать кала ышанычлы кешеләре ана җиткерде туйга Булат бәй өеренең кешеләре җиңнәренә пычак тыгып килеп, сабыйны да. Сафаныкыларны да суярга булалар икән Боерган сәет. каһәр, күп атлы гаскәр белән—дала як- ° тан. Мәскәүдән — Шаһ Гали. Атабай рәһбәрлегендә качкын татарлар вә олы 2 урыс гаскәре йөриячәклеге беленде Мәскәү гаскәре ун-унбиш көндә килеп 2 җитәчәк, вакыт бар әле. шуңа күрә хан туйны күчермәскә булды Мәҗлескә “ күбрәк ышанычлы кешеләрне чакырып, бу өерне җиңеп дошман явына кар- * шы чыгарлык гаскәр тәртип итәргә була әле
Казанның атаклы мулласы Колшәриф остаз Сафа хан углы на Үтәмеш 5 дип исем кушты Үтәмеш Гәрәй солтан аның тулы аты булды Алдан киле- * шенгәнчә. Колшәриф оченче тапкыр сабый колагына «Үтәмеш» дип әйткәч - тә, Сафаның ышанычлы кешеләре, корал чыгарып, сатлыкларга ташланырга, ° Сафа Гәрәй хан баланы алып тозактан ычкынырга тиеш иде Әмма дошман * хәйләлерәк булып чыкты; «Үтәмеш» дип беренче әйтүгә үк. мәҗлес бозыл- £ ды Яман кешеләр — фетнәбиләр. җиңнәреннән хәнҗәр чыгарып. Сафа ке- н шеләрен суя башлады Ул арада Кошчак угланның чаршау артына постырып » куелган иллеләп егете, кулларына икешәр кылыч тотып табын ягына чыкты Кылычлар яшендәй тизлек илә фетнәчеләрне чаба-турый башлады Сафа Гәрәй хан баласын күтәреп, үзен саклаучылар белән Сөембикә йортына йөгерде
Үтәмеш Гәрәй солтанның исем туенда кымыз, бал. буза урынына, гөрләп мөселман каны акты Колшәриф мулла ике кулын сузып суешучыларга карап илерә кычкыра, ялвара иде
— Мөселмакна-ар! Мөселманна-ар! Аллаһтан куркыгыз1 Туктагыз. Ходай хакы өчен туктагыз' Моселман канын мөселман агызыш харам'—дип елый-елый йөгереп йөрде
Аны берәү дә ишетми, берәү дә тыңламый иде. хәтта Аллаһ исеме дә суешучыларга тәэсир итмәде Бу канлы туйда Кырым. Нугай егетләренең бик азы исән калды Исәннәре дә авыр җәрәхәтле — кайсының күзе чабык. кайсының кулы киселгән Суеш башлануга. Булат бәк юк булды Ул нәҗеснең өере дә шактый кырылды Ихтимал, чыгып качмаса Булат бәк үзе дә исән калмас иде Суеш тына төшкәч исән калган егетләре белән Кошчак ат араннарына чапты Сафа ханны саклаучылар Кырым — Нугай гаиләләренә хәбәр салган иде Хатыннар, иң кирәк нәрсәләрне аннан моннан алгалап балаларны уятып, урамга чыкты Атларны туй башланган чы ук иярләгәннәр иде Сафа Гәрәй, хатыннарын, балаларын якыннарын » алып, арттан куа килүчеләр белән орыша орыша Болгар капкасыннан чыгып качты Кемдер Сафаны тагын Булат бәккә сатты дошманнар аллан рак кузгалды Шул ию- мизгел дошман файдасына булды Язмыш-тәкъдир дулкыннары Сөембикәне. Сафа ханны икенче тапкыр Казан каласын нан куды. Арттан куа-гаскәр чыгачагына шик юк иде. дошманнар ат иярли Шуңа күрә, Кошчак углан элекке юллан китмәде, бичаралар алаен ул. әйләнеч булса да. Лаеш кичүенә борды Лаеш кичүендә ышанычлы каравыл нугайлар тора иде Кичү каравылчылары качакларга кушылды Лаеш кичүен чыгып, соң көчкә байтак чапкач кына, алар кунышка тукта ды Күп чатыр корырга ярамый, куа гаскәр килеп чыкса, сүтеп-җыярга вакыт булмаячак, хан өчен бер тирмә, балалар-хатыннар өчен икен че тирмә кордылар да. калганнар сакта калып, учак янына утырып таң аттырды.
— Ханыкаем.—диде Сөембикә—Иң яхшысы шул булыр, атам йортына кайтсак Бу яктан Нугайга юл туры
Дөрес әйтә ул Сөембикә Сарайчыкка барып, кайнатасы әмир Йосыфка ялвару гаскәрең бир. мин Казанны кайтарыйм, дияр Тик Боерган сәет гаскәренә тап булса, котылыш юк. бу аз кешеләр белән яуга каршы торып булмас Бәс алга кат кат сакчылар куярга
Тан беленгәндә кечкенә кәрван юлда иде инде
Суынмаган тәхет
Сафа Гәрәй хан китеп котылгач. Казанда фетнәнең олысы купты; таң атар-атмаста Булат бәк. качкын ханны куып җитеп, тереләй яки үлеләй алып балаларын хатыннарын, бигрәк тә Сөембикәне качырмаска боерды Ул җибәргән куа-гаскәр. ике тәүлек йөреп, әлсерәп, буш кул белән кайтып егылды. Булат бәк үз ялгышын шунда аңлады качкыннар аннан акыллырак булып чыкты, алар кире якка — Лаешка киткәннәр икән Таң аткач кача ал мый калган Нугайдан. Кырымнан. Ссб< рдән килгән угланнарны, мирзаларны суеп йөрделәр Бичаралар, башта ялварып карадылар:
— Безнең ни гаебебез бар? Без Казан йортын саклар өчен килдек, сез чакырганга килдек, нигә безне кырасыз, ичмасам, хатыннарыбыз, гөнаһсыз сабыйларыбызны калдырыгыз.—диделәр. Юк. Булат бәкнең күзендә миһербан күренмәде:
— Чабарга!—диде бәкләрибәк.
Канлы туй махмырыннан соң Булат бәк белән Боерган сәет. дивани мәҗлесне туплап, бөтен халык исеменнән Иван Васильевичка шартнамә яздырды. шартнамәне олы бәкләрдән генә торган илчеләр белән Мәскәүгә юлладылар
Ул шартнамәдә:
<-И боек кенәз. бөтен Русиянең олуг падишасы Дүртенче Иван га- лиҗанәпләре. синнән Шаһ Гали ханны Казан тәхетенә насыйб итүеңне ялварып сорыймыз1 — дип язылган иде.
Сафа Гәрәй ханның Казаннан куылуы Мәскәү өчен олы шатлык булса Казан олыларының Шаһ Галине сораулары тагын да олырак куаныч иде Бу ике сөенечне бәйрәм итеп. Иван Шаһ Галине Казан тәхетенә утыртып кайту өчен зур яу гаскәре җибәрде.
Бу яу һиҗрәтдин соң туккыз йөз дә илле өченче ел тарихында, җәй аенда Казанга җитте Шаһ Гали һич каршылыксыз Казанга узды, аны Булат бәк, Боерган сәет кочак җәеп каршы алды. Шаһ Галине хан күтәргәч. Мәскәү гаскәре күп мал. хәзинә төяп, кайтып китте. Бу эш Казанның, сугышсыз гына, бик каты җиңелүе иде
Шаһ Гали, башына күсәк белән сукканнан соң айный алмаган бәндәдәй, миңгерәү халәттә иде Василий кенәз аны еллар буе Белозеро зинданында черетеп яткырганда, кинәт үлеп, кечек Иван аны төрмәдән азат кылып. Казан тәхетенә тәгаенләп, бу эш барып чыкмаенча. Казанга хан итеп Җан Гали куелды Менә, гел котмәстән, хәзер Шах Галине хан ясадылар Шаһ Гали нәҗестән чыгып кәүсәр суына чумды, кәүсәрдән соң янә нәҗес-тизәккә батып яшәүдән һич арына алмау сәбәпле, бөтенләй ихтыярсыз калган бер мәхлук булганлыктан, үзенең хәлен күпвакыт аңлап та бетерә алмый иде Мескен Шаһ Гали бу үзгәрешләр кулында курчак кына икәнен сизми, әмма үзенең башкаларга охшамаганын чамалый, җәфалана, тагын да боега, мескенләнә бара Бу юлы да — ай күрде, кояш алды дигәндәй — Мәскәү явы ярдәмендә икенче кат Казанга хан булып килгәч тә озак утыра алмады ул Бигрәкләр дә мәхлук булып яратылган икән шул. мәхлуклар алар, ичмасам, бәхетле була, һич югында алар үзләренең бәхетсез икәнен, мәхлук икәнен аңламый, бу бәхетсез үзенең мәхлук икәнен белә Бәхет сөенеченнәнме, әллә Казан олыларының күңелен күрер өченме. Шаһ Гали хан олы бәйрәм ясарга кушты Бөтен Казан халкын Ханболынга алып чыгып, бер өлешен Кунак Атавына чакырып. Арча Кырына да күп чатырлар кордырып. голәмәнең күңелен уз ягына каратмак булды Мәскәү талап киткән фәкыйрь казна хи сабына уздырылган, озакка сузылган бу туйның яме-тәме булмады Ашаучылар тәмләп ашамады, эчүчеләре дә рәхәт эчмәде, көлүчеләр дә ихластан көлмәде Бәкләр дә иркенәеп, таралып бәйрәмләмәде сыман Хәтта Булат бәк белән Боерган сәет тә сөенми иде кебек: алар икесе дә. оч көннән соң. мәҗлесләргә йөрүдән туктады. Мәҗлестәге бәкләр дә. бәйрәм ясаудан битәр, анда оешып монда өчәүләп чышын-пышын килеп алак-ялак каранга- лап гомер уздырды Төннәрен бу чышыннар тагын да көчәя, кемдер атка ат
ланып. артык ашыгып, атын куа. каядыр чабалар, каяндыр кайталар Шаһ Га ли белән очрашканда күпләре күзен читкә ала. кайсылары ханга сәерсенеп карый Бичара хан. үзенекеләрен яшерен җыйнап сорарга мәҗбүр булды
— Ни булды кешеләргә? Бәйрәм азагында табын ташлап киттеләр
Шаһ Гали ханнын якыннары да үзенә охшаган иде шул алар һични әйтә о алмады, әмма мәсьәлә бик хәтәр вә катлаулы иде 2
Сафа Гәрәй хан Нугай, Хаҗитархан. Кырым җирләреннән көчле гаскәр туплаган, тиз көндә Казанны камаячак икән Шаһ Гали ханны бөтен якынна Й ры белән астырачак икән, дигән хәбәр алынгач, аумакай бәкләр хафага 1 төшеп, аш-суны онытып, киңәшә башлады Сафа Гәрәй ханга каршы чыгар- * гамы, әллә Шаһ Гали ханны куаргамы? Төннәрен җыелып сөйләшә торгач. | астыртыннар, ниһаять, уртак фикергә килде Шаһ Гали ханны тоткын итәргә | Сафа Гәрәй хан килеп җитүгә үк. капкаларны ачарга, тәхеткә аны утыртыр- ® га. Шаһ Гали ханны бәйләп, аның кулына тапшырырга'
Бу эш нәкъ шулай башкарылды да Шаһ Гали ханны бәйрәм табынында < ук әсир кылып, үз өенә бикләп, каравыл куйдылар Хан янына теләсә кем * керә ала. әмма хан бер җиргә дә чыга алмый Шаһ Гали хан янына кергәндә. > сарай тәртипләренчә, һәр кеше кылычын, сөңгесен, ук җәясен мылтыгын < ишек янындагы сакка тапшырып калдырырга тиеш Әмма Шаһ Гали хан “> өенә һәр юеш танау мирзачыклар да кылыч хәнҗәр, кыска көпшәле утчагар асып кергән була Мескен Шаһ Гали хан һични эшли алмый утыра
Хатыны Фатыйма солтан кушуы белән Шаһ Гали хан Булат бәкне ча кыртып алды Ике оч хат язганнан соң гына бәкләрибәк килде, ләкин ул бик ашыга иде. Шаһ Гали хан сүзләренә игътибарсыз калды Бичара хан үзе әйтә алмагач, хатыны чаршау артыннан чыкты
— Булат бәк!—диде Фатыйма солтан —Үзегез ялварып, сорап алдыгыз ханны һич ярдәмегез юк Ханны тоткын иттегез, бу ни эшегез! Бу кылмы шыгызга боек кенәз мәрхабә димәс'
Булат бәк бу сүзгә җавап кайтаруны кирәксенмәде, ашыгып чыгып кит те Фатыйма солтан Булат бәктән соң йомыш белән кергән Казан мирзаларына өзелеп әйтте
— Оятыгыз кайда сезнең'? Сез бит абруйлы бәк балалары' Каршыгызда Казан тәхетенең ханы утыра Нә тәгъзим юк. нә сәлам юк Муллагызмы шу лай надан-әдәпсез иде? Хан дәрәҗәсен хөрмәткә санамасагыз. яшәгән яшен олылагыз, алдыгызда кырыкны узган мөслим торыр!—диде
Яшь угланнар да хатынның сүзенә җавапланмады Бу сакчылар нинди дер әмер көтә
Чынлап та. төн урталарында урамнар, күчәләр тулып атлылар. җәяүлеләр йөри башлады Димәк, капкаларны Сафа Гәрәйгә ачканнар Шул ьны зыгы арасында Шаһ Гали хан йорты әйләнәсендәге сакчылар каядыр киттеме, әллә аларны үтерделәрме, тыны капланган Чура мирза килеп керде
— Тиз җыеныгыз! Качарга уңай чак!
Ханбикә төенчеген алдан ук әзерләгән иде Чура мирза Шаһ Галине әйдәкләп алып чыкты Урам күнәдәге ташкынга кушылып, алар Нургали капкасына җитте, анда да капка ачык иде. алар Казан елгасына таба йөгерде Аларны көймәчеләр көтеп тора иде
Кызыл касә
Шулай итеп. Сафа Гәрәй хан өченче кат үз урынына. Казан тәхетенә кайтты Бу гает киче иде Авыз ачып, сәхәр ашап мунчада чайканып чык кач. төн уртасында бар җиргә сак куйдырып, диван мәҗлесен чакырды
Сафа Гәрәй кече яшьтән үк миһербанлы булып үсте Рәхимсез, кансыз хакимнәрне сөймәде Риваятьләр тыңлап тарих китаплары укып, ул гаҗәпкә кала иде. кеше мәетләре остенә корылган һәр мәмләкәт үлемгә дучар Ни өчен түрәләр, хакимнәр шуны аңламый һаман тарих хаталарын кабатлый Мәгънәсезгә кан кою кардәш башын кардәш чаптыру диндәшне сәбәпсезгә үтерү татар тарихында аз түгел
Яхшы булырга тырышкан түрәләрнең хәле дә мактанырлык түгел; ан- дыйларның үзләрен, болгап-болгап, тәхеттән чөйгәннәр. Бәс. ничек-нинди ысул белән идарә кылырга? Беренче карачы Булат бәк нинди генә мәкерле эшләр йөретмәде, ил өчен нинди генә зарар кылмады. Атабай бәкнең Сафа ханга гына түгел. Казан халкына, илгә никадәр зыян-зәхмәт ташыганын хисапка алырлык түгел; Боерган сәетнең илгә, илгә генә түгел, бөтен әһле Исламга китергән зыяны өчен аны асарга, кисәргә, мәетен этләргә ташларга иде дә.. Шаһ Гали мокыт ничә тапкыр кулга төште, ас-кис, токымын корыт Илне, казнаны сатучы шушы хаиннәрне ничек җир күтәрә дә, ни өчен алар җәзасыз кала, ни өчен халык дәшми? Югыйсә, беләләр бит. күрәләр бит кем илне, кем динне тарката. Теге юлы. киң күңелле булам дип. Сафа хан Шаһ Гали мөртәтне һич җәзасыз иреккә җибәрде. Атабай мордарны дарга элеп куясы урында, олы эш йөкләп. Нугайга юллап. Мәскәүгә качырды Сафа хан алар кулына төшсә, ни кылырлар иде икән? Җибәрерләр иде микән? Каршы торса, шундук үтерерләр, карусыз булса, бәйләп Мәскәүгә озатырлар иде. Мәскәү аны нишләтер иде? Кулына төшкән ханнарны ни кыйлса — шуны ук кыйлыр иде Чукынганнарны исән калдырып, чукынырга теләмәгәннәрне Мәскәүнең Мәркәзи Мәйданында, бәйрәм ясап, халык җыеп, тамаша ясап, башларын чаптыра Мәскәү Илһам ханны төрмәдә че- реттеләр-череттеләр дә үтерделәр. Габдел Латыйф ханны зинданда черетеп, иреккә чыгарган булып, ауда үтерделәр. Мәскәүнең кулы озын. Казанга да җитә. Мәскәүдән торып, ничә ханны теге дөньяга озатты ул куллар. Шымчылар. җасуслар. сатлыкҗаннар тарафыннан Мәскәүгә баш орырга теләмәгән ханнар үтерелде. Олы Мөхәммәт ханның үлеме Бөкере кенәз Василийга баглы. Мәхмүт ханның кинәт вафаты да сәер һәм очраклы гына түгел. Мөхәммәт Әмин ханны үзенекеләр агуламагандыр бит инде! Әҗем ханның көндәше дә. туганы да. тәхеткә күз елтыратучы ир баласы да юк иде. Аның ашына зәһәрне Мәскәүгә хезмәт итүче хаиннар салганы сабыйга да мәгълүм.. Бәс. диде Сафа Гәрәй хан, җебемәскә кирәк, .хаиннарга кансыз булыш лазем, дусларга миһербан сакларга бурычлымын.
Сафа Гәрәй Казаннан качып китүгә, бөтен мөселман илләре Казаннан йөз чөергән иде: кунакка йөрешмәс, базарга сәүдәгәрләр җибәрмәс булып. Казанның эшләре яманнан да яманракка әйләнде. Халык үз малын кирәк- яракка. тимергә алыштыра алмый, сәүдә тукталган, базардан керем юк. Кичүләр, күперләрдән файда юк — кәрваннар йөрми Казан ханлыгы бичара икътисади аблукада. ягъни хәерчелек, керемсезлек камалышында калган иде. Шуңа күрә хан бөтен сәясәт эшләрен — шәһәрне ныгыту, гаскәр тоту мәшәкатьләрен үз өстенә алды. Астыртын эш йөртүчеләрне фаш итү фәга- лиятен Кошчак угланга тапшырды Шәһәрне матурлау, гөлбакча ясау вә китапханә эшләрен сөекле хатыны Сөембикәгә йөкләде. Дөресрәге. Сөембикә бу эшләрне үзе сорап алды.
Сөембикәнең иң бәхетле көннәре иде бу. Аның күңел күгендә Каракош түгел. Хумай кошы —бәхет бөркете очып йөри: ул—ханбикә, аның үз Шәддады — Сафа Гәрәй бар. ул хыялындагы Ирәмбагны үзе төзи. Казан халкы ул бакчаны күптән «Сөенбаг» дип йөртә икән. Ләкин Сөембикә ул бакчага «Баги Сафа». ягъни «Сафа бакчасы» дип исем кушты. Хансарай китапханәсен дә «Сөембикә көтепханәсе» дип исемләгәннәр.
Кәрванчыларга. Һиндстанга. Кытайга йөрүчеләргә ул күп итеп тутый кошлар алып кайтырга, сайрар кошлар сатып алырга кушты. Шулай итеп. Сөенбаг эчендә моңарчы бу якларда күренмәгән сәер-матур кошлар пәйда булды. Сөенбаг чирәмнәрендә таҗлы торналар, ап-ак челәннәр, салават күпере кебек аллы-гөлле койрыклы тавислар мәгърур атлап йөри, йөз төрле тутый кошлар агач ботакларында кукраеп утыра. Арыкларда әллә ничә төрле алтын балыклар йөзә, бихисап матур кошлар сайрый. Сөенбагның даны тиз таралды. Гүзәл бакчаны карарга дип Казан халкы гына түгел, авыл халкы да килә Ерактан йөргән кәрванчылар да. илчеләр дә. Сөенбагны багар өчен генә юлга чыккан мосафирлар да анда тулып ята. Бакчага керү шартлары язып капкага кадакланган: Сөенбагта сөйләшмәскә, яман уй уйламаска. чәчәкләр, гөлләрне өзмәскә, кош-кортларны куркытмаска, сукмаклар
буйлап йөгермәскә. арык-күлләргә чүп ташламаска киңәшебез Колаклары гыз кош сайравыннан, күзләрегез чәчәк вә кош матурлыгыннан, борыныгыз хуш исләрдән тыныч ләззәт алсын, тәнегезгә сихәт булып ятсын! Амин'
Бакча үстерергә каршы булган, казнадан акча бирмәскә кыр талашкан бәкләр дә бөтен гаиләсен, туган-тумачасын ияртеп, һәр җомга, өйләдән сон. о Сөенбагка килә Ханбикә андыйларга: әһә. сез менә шушы бакчаны булдыр _ маска тырыштыгыз, үзегез истирахәт кылырга гелән шушы бакчага йөрисез £ дип әйтмәде, онытканга са ышты. ул килгәннәрнең бөтенесен дә ачык йөз S илә каршы ала. бакчага алып керә, пышылдап кына кайсы гөлнең, кайсы ® кошның кайсы илдән кайтартылганын сөйли
Беркөнне Сафа Гәрәй хан Сөембикәгә әйтте
— Карыйчыгым.—диде.—Сөенбагта рәһбәрлек кылу ханбикә эше | түгелдер Кайсы гөлнең кайдан кайтканлыгы хакында ахирәтләрең * сөйләсен.. °
Сөембикә иренә чәй ясый иде. касәне биргәндә ул ханга бакты хан * күзендә усаллык юк иде. димәк, бу сүзләрне ул тыяр өчен түгел, киңәш бу = ларак әйткән Бикә, сизелер-сизелмәс кенә баш иеп. иренә касәне тапшыр > ды да әйтте ►
— Син—тәхетендә хаким, мин —бакчамда' “
Шуннан соң матур җәй көннәрендә чит ил кунакларын алар бакчада икәүләп кабул итә башлады Гаҗәеп гүзәл мизгелләр иде ул көннәр Сөен багтан канәгатьсез чыккан адәм булмады
Еллар авыр килде Казан халкына Сугыш артыннан сугыш чыгып тал кынса да. халык сугыш тынган арада һаман бөкрәеп җир сөрә мал үрчетә Сафа Гәрәй хан казнаны ныгытырга тырыша Җан Гали. Шаһ Гали ханнар заманасында салымнар икеләтә артып алынган хараҗның иң күп өлеше Мәскәүгә озатыла торган Сафа Гәрәй хан тәхеткә килде дә салымнарны киметте, дип булмый Әмма. Сафа хан килгәч, хараҗ малын сарай күселәре үз оннәренә ташудан туктады барысы да дәүләт казнасына туплана Җыел ган ашлык, сәрмая булып, ачлык мур-яу вакыты өчен амбарларга, келәтләргә салына Бәкләрнең, мирзаларның керемнәре кысылды чыгымла ры артты Акыллыраклар бу мәҗбүриятне аңлый, ризасыз түгел, бик теләп булмаса да. мәмләкәт куәтен арттырырга үз чамасы белән өлеш кертә Го мер буе халыкны, казнаны '■алан яшәгән бәкләр Сафа ханның бу эшләренә • ярхәмәкалла» дип тормый, аяк чала, буынсызракларны ханга каршы котыр та. баз казый Иң олы бәк Булат Ширин белән дин әһеле сәет Боерганнар шулай комсыз булгач, үз үче өчен илсатар булгач. Казан мәмләкәте кая бар сын? Эче тулы хаин бәкләр белән илне карадошманнардан. диндошманнар дан яклап буламы? Халык каһарманнарын үз куллары белән чапкан шушы мордарлардан нинди миһербан, нинди фидакарьлек көтәсең Казанның яхшы кешеләре белән чагыштырганда, хаиннар саны күп түгел, әмма алар өстә хакимият шул сатлыклар кулында алар мәкер иясе алар астыртын эш йөртә, шуңа күрә алар хуҗа халыкка
Кошчак утлан үз эшен коры тотты Электә гаепләре билгеле булган сат лык бәкләрне ул. берәм берәм фаш итеп, зинданга яба башлады Кулга алынган Бәһү бәк. Кадыш бәк. Чуракай бәкләргә үлем җәзасы чыгарылып аларны таңда асарга, дип торганда Чуракай бетен нәселе ыруы белән Мәскәүгә качып киткән Чураныкылар белән ата хаиннар, бер тимер алка күлмәккә — бөтен илне, бер утчагарга бөтен әһле Исламны сатып җибәрергә әзер бәкләр, йорт ташлап тамыры белән Мәскәү ягына киткән Кулга алы насы шул төндә Боерган сәет тагын далага качкан Шулай итеп, ике меңнән артык җан. Казанны ташлап, дошман ягына күчте
Тотылган хаиннарга хөкем кырыс булды
— Йортны саткан мөртәтләр, динне саткан денсезләр малны озаткан җаһилларга үлем җәзасы'
Зинданнардан алып чыгып, җинаятьчеләрне халык алдында асып бәгьзеләренең башларын чабып, хәрам белән җыйналган мал мөлкәтләрен дәүләт казнасына аллылар Бу канлы фәгалиять башкаларга сабак булсын, дигән максаттан эшләнде һәм тәэсире бик каты иде
Әмма хуҗасы кулыннан сөяк көткән эт өере кебек яшәүче качкын татарлар Мәскәүдә Казан өчен корткыч эшләр башкара Мәскәү баярларына Казанның бөтен серен сата, башкаларны да Сафа Гәрәй ханга каршы котырта. фетнә әзерли иде Каргап каргыш төшмәстәй. янап нәфрәт төкәнмәстәй бу хаиннар. әхлакның аргы ягына чыгып, адәми зат. мөслим икәннәрен онытырдай сәрхушкә әверелгән бәндәләр өере иде Бу өер башында Атабай бәк. Борнашлар торып рәһбәрлек кыла Шушы өер Тау ягы чирмешләренә илчелек булып йөреп. Иваннан олы бүләкләр алып барып
— Иван патша. Казанны җиңсә, сездән мөстәкыйль дәүләт ясаячак. Әгәр дә сез Мәскәү ягыннан Казанга каршы орышсагыз. Иван сезне алтынга күмәчәк. Риза булмасагыз. Мәскәү гаскәре Казанга түгел, сезгә йөрер Аерылыгыз Сафа Гәрәйдән, аерылсагыз. Иван сездән ясак алмаячак!—дип котырталар һәм Тау ягы чирмешләре Мәскәү ягыннан Казанга яу булып барырга ант итә.
Чирмеш гаскәре белән бергә йөргәндә Казанны тәмам җимерәчәгенә Иван бик нык инанган иде; бу турыда ул хәтта боярлары алдында кычкырып әйтте.
Шулай итеп. Иван Дүртенче янә Казанга баскынлык явына чыкты... Ләкин Аллаһ Иванга түгел. Сафа Гәрәй ханга рәхимле булды, шөкер. Аллаһ тәгалә кодрәте илә. мөселманнарның җанын-тәнен саклар өчендер, бу җәй бик коры килде Сулыклар кибеп бетте, елгаларда су кимеде Яуга чыккан көймәләр елга төбенә утырды. Кояш кыздырып, көймәләр кибеп, кайсылары янып бетте Бик күп җәзалар, үлемнәр вә югалтулар илә Мәскәү-чирмеш гаскәре чигенергә мәҗбүр булды Сугышсыз гына җиңелеп. Иван Мәскәүгә кайтып егылды Бу мәсхәрәдән соң Иван патша суынырга, уйланырга тиеш иде. һич югында бер-ике ел хәл алырга кирәк иде, әмма Иванның кире холкы алай эшли алмаячак иде шул. Тешләргә теләсә, тешләп үч алырга өйрәнеп үскән усал Иван иде ул. тешләсә өзәргә өйрәнгән Иван иде. тешли алмаса җиңә алмаса. үз бармагын чәйнәп елый торган Иван, көче җитмәсә дә тырнаша торган Иван, үзенекен итмәсә. астан үч ала торган Иван иде ул Сайга утырып хур булганына ул, әллә кемнәрне гаепләп, үлем җәзасы бирде Әйтерсең лә яңгыр яумаганга алар — көймәчеләр гаепле. Ярты ел узар- узмастан. Иван кыш уртасында гаскәр тупларга боерды Аңа әйтеп карадылар: кыш өсте яу очен яраксыз, диделәр, язны көтик, диделәр. Юк. холыксыз Иван үзенекен итте.
Һиҗрәтдин соң туккыз йөз дә илле биштә (1548). Мәймүн елында Иван тагын да күбрәк гаскәр, бик күп туплар вә утчагар мылтыклар илә Казанга баскынлык явы белән кузгалып китте
Элек Казан юлы өстендә чирмеш җәячеләре торып, урыс явына бик күп зыян эшли, урман эченнән чыгып, ук атып, туп тартучы атларны, сугышчыларны үтереп. Мәскәү гаскәренә бик куп комачау кыла иде Бу юлы чирмешләр, урыска кушылып, Казанга яу булып йори Шул сәбәпле Мәскәү гаскәре тоткарлыксыз бик тиз Казанга җитте Ләкин, Иделне кичкәндә кинәт көн сындырып, җепшек кар ява башлады Җепшек кар яңгырга әйләнеп, кыш уртасында коеп яңгыр яварга тотынды Боз өстенә су чыгып, яңгыр коеп, боз түшәк кебек көпшәкләнде Иванга яки чигенергә, яки. Иделне кичмичә генә, көн суытканны көтәргә кирәк иде Аңа шулай киңәш иттеләр дә ләкин кире Иван боз өстендәге су аша Иделне кичәргә боерды Гаскәрнең бер башы Идел уртасына җиткәч боз шартлап ярылды да. күз алдында бик күп туплар, атлар, кешеләр боз астына китте Яр башында. боз өстендә исән калган атларның каешлары, туп тарттыра торган баулары җебеп, озаеп, камыт баулары, тәртә баулары өзелеп, гаскәр эчендә каушау, өметсезлек таралды. Киез итекләр чабата кигәннәр, бил тиңентен бозлы суда йөреп, үпкәләре шешеп чирли башлады Иделне кичү турында уйларга да мөмкин түгел иде Иван чарасыз калды, ул бармакларын чәйни- чәйни, үзен-үзе кыйный-кыйный үкереп елый, гаепле санаганнарны шундук аттыра иде
Мәскәү явының Идел кичәчәген белгәч. Сафа Гәрәй гаскәр җибәрде. Ул гаскәр Иванның Идел кичкәнен сагалап торды Боз ярылганчы чыгып
калганнарны әсир алып. Сафа Гәрәй Казанга юллады Иван, гаскәрен алып кирегә борылды Чигенеп кайтканда да ул бик күп сугышчысын югалтты Мең бәлаләр белән эшуңмас патша Түбән Новгородка кайтып егылды
Иван икенче тапкыр мәсхәрәле җиңелде, сугышсыз-орышсыз җиңелүне кичерә алмыйча, үкереп төннәр узгарды Казанны алу татарларны изү теләге аның күзен дә, аңын да томалаган иде Ул һичкемнең киңәшен ° тыңламый, тыңласа да ишетми: 3
— Туплар' Атлар' Гаскәр!—дип бертуктаусыз тәкърарлый—Бер ай 3 эчендә йөз меңлек гаскәр җитәрлек дары мылтык, ике йөз туп әзер бул- = сын! -
Шашкан патша Иванга берәү дә каршы килмәде баярлар тавышсыз гы 2 на яңа яу әзерли башлады Бер ай булды дигәндә гаскәр әзер иде Бу юлы 5 Иван, үзе Казанга йөрмичә гаскәрен Дмитрий Бельский Шаһ Гали 1 рәһбәрлегенә тапшырып Мәскәүдә калды
Шулай итеп, шул ук елның кышкы челләсендә Мәскәүдән Казанга бик ° зур кара яу китте Яу якынайганын белгәч, дошманны Казанга якын £ җибәрмәү нияте илә. Сафа Гәрәй хан үз гаскәре белән кара яуга каршы * чыкты Казан явын күргәч Бельский белән Шаһ Гали куркып. Мәскәүгә ь кайтып китте Бу җиңелү дә Иванны ярсытты, ул җиңелгән саен усаллана 1 гына бара иде Акыллы баярлар. динчеләр Иванны Казан өстенә йөрмәскә үгетләп карадылар Шуннан соң Иван бераз сабырлана төшкән кебек булды Ләкин ул Казанны җимерү мөселманнарны тәмам кырып бетерү уеннан кайтмады Бу максатка ирешү өчен мондый яулар гына җитмәсен ул. ниһаять, аңлады Иван башка юл сайлады Әгәр дә Шаһ Гали кебек күндәм бәндә Казан ханы булса, бар да бик һәйбәт килеп чыгар иде. Шаһ Гали үз исәнлеге, үз рәхәте өчен Казан илен генә түгел, мөмкинлек чыкса, бөтен Ислам мәмләкәтләрен кычкыртып аңа сатар иде Сафа Гәрәй хан тәхеттә булганда Казан беркайчан да Мәскәүгә буйсынмаячак Сафа — Казанның соңгы ханнары арасында иң усалы иң батыры каты рухлысы Сафа хан ба рында Казанны алып булмасын Иван уйлый уйлый төшенде
Сафа Гәрәй хан үзенә-үзе гаҗәпләнә үзгәрде ул Сөембикәгә өйләнгәч, аның кырыслыгы кимеде, Сөембикә угыл тапкач ханның күңеле нечкәрде сыман Угыллары Мөбарәк белән Бүләкне ул чит күрмәде, үз итте, сирәк кенә булса да тезенә утыртып сөйгәләде Шуны ул -балаларымны сөям», дип уйлый иде Матур батыр булып үсеп килүче оланнарына карап ул куана да алмаш үсә. тәхет варислары өлгерә Мөбарәк, анасыннан ятим калганга мы. юашрак үсә. Бүләк углы чая. үткен, хөкемдар булырга ярата Мөбарәкне юашлыгына күрә. Бүләкне чаялыгы өчен сөя бугай ул Әмма Үтәмеш углы на булган мөнәсәбәт бөтенләй үзгә шул Туган көненнән алып, ул Үтәмешне үтә якын күрде
Ул төнне Булат бәк Ширин йортына әллә нинди шикле мосафирлар килде, алар. Булат бәк янында озак тормыйча, килгәндәге кебек, ашыгып ки теп гә барды Кемнәр булды ул шомлы шәүләләр читтәнме. Казан кешеләреме? Читтән булса, ничек итеп алар каравыллы бикле капкалар аша үтеп керә алган? Казан кешеләре булса, ни өчен алар бик шикле алак ялак каранды, үзләрен танытмаска теләгәндәй тоелды
Сафа Гәрәй ханның Зөннар атлы колы бар иде Шушы Зөннар тарих туккыз йөз дә утыз алтыда (1530) Юлбарыс Елында булган Казан сугы шында әсир төшкән урыс егете булып, җәрәхәтле бу егетне Сафа Гәрәй хан исән калдырган иде Таза-елгыр бу егетнең җәрәхәте тирән түгел, ә таза куллар яшь коллар Казанга бик тә кирәк булганлыктан әсирнең ярасына май сөртеп бәйләделәр Ярасын бәйләгәндә егет татарчалап
— Мин тырыш Мин Ислам сүәмән — диде
Егет сәламәт кулы белән муенындагы тимер тәрене озеп. җиргә ташла ды
— Тефү. хач'—диде әсир
Аның янында утыручы башка тоткын урыслар, үзләренчә сүгенеп, егеткә усал карап
— Креста на тобе нету' Холоп татарвинс кий'—диделәр
Бер-ике урыс, йодрык төйнәп, әлеге тоткын егеткә ташланган иде; татар сакчылары, аларның башына гөрзи белән төртеп, урыннарына утыртты.
Колшәриф мулла әсир егеткә Зөннар дип ат кушты Зөннар үз аягы белән бабачыга барып, үзен сөннәтләтте Ул тулысы белән Ислам кабул итеп, мөселманча яши башлады Әллә ничек, ягымлы иде ул әсир егет Зөннар. Игътибарны гел үзенә тартып тора Эштә дә бик җитез, урыс димәссең, теле дә йөгерек, көн саен тәһарәт алып, мәсҗеткә намаз укырга йөри. Гаҗәеп ярашлык кол булып чыкты ул. Мөселман мөселманга кол булмас дип, рас Зөннар Исламга күчкән икән, кол булудан туктый, дип, Зөннар өстеннән «кол» кушаматын да алдылар. Ата-анасы ачлыктан үлеп, ятим үскән бала икән бичара . Яшәве кайда да бер. Каравылда йоклап киткән өчен аны үлемгә хөкем иткәннәр, бу гаебен юар өчен ул орышта батырлык илә сугышырга тиеш булган, әмма тагын аның гаебе аркасында ике кенәз- воеводаны татарлар арттан килеп үтергән, бу мужиклар да аның аркасында әсир төшкән Урыс ыстанына кире кайтса, аны ике тапкыр асачаклар Бәс, ул бик рәхәтләнеп Исламны кабул итә дә. бик куанып. Казанга хезмәт кыла.
Тора-бара бу чая егет Сафа Гәрәй ханның хезмәтчесе булып китте Зөннар башта араннар тирәсендә уралды Ат караучылар ни кушса, шуларны үтәп, ышаныч казанды Ара-тирә Зөннарга олырак эшләр дә йөкли башладылар аны Ханмәсҗетнең капкачысы итеп куйдылар. Бу эшне дә ул җиренә җиткезеп эшләде. Колшәриф остаз Зөннарны Ханмәсҗет йомышчысы итте Ата-анадан мөселман туган шәкертләрнең укуы зарланырлык түгел зиһенле балалар, әмма урыстан мөслим булган Зөннар искитәрлек һәвәслек илә Коръән ятлый, мәгънәсенә төшенмичә, гаҗәеп матур-моңлы мәкам илә сүрәләр укырга өйрәнде. Колшәриф остаз тагын бер нәрсә сизде: Зөннар башкалар кебек мие тинтерәгәнче Коръән ятламый, аятьләр, сүрәләрнең мәгънәсен эзли, остазын аптырашта калдырып, кайбер гыйбарәләрне үзенчә шәрехләргә маташа, башка мәгънә таба иде. I
Сафа Гәрәй бу әсир егетнең үсешен күзәтә, әледән-әле тикшерә торды, һәм ул. Зөннарның кыюлыгын орышта күрер өчен, аны Муром явына алды Зөннар Сафа Гәрәй ханның уң кулында орышты. Мәскәү ягыннан орышучы Шаһ' Гали гаскәренә каршы җен урынына сугышучы кешеләрнең берсе Зөннар булды. Тоткан кылычы Зөннарның үз кулына берегеп үскән кебек елгыр һәм туры чаба икән. Байтак дошманны кырып, Зөннар үзе җәрәхәтсез калды Хан Зөннардан бик канәгать иде Бу җәсүрлеге өчен Сафа хан аңа үз кылычларының берсен бүләк итте. Кяфердан мөселман булган бу әсир урта кальга эчендә. Хансарайга якын хөҗрәләрнең берсендә яши башлады Дөньялар болганып, Сафа Гәрәй Казанны ташлап качканда. Зөннәр бар булган мөлкәтен төйнәп тугры кылычын тотып, хан янына килде
— Ханкай!—диде ул.—Мин синнән калмыйм!
— Без рәхәт сәфәренә чыкмыйбыз'—диде хан.—Һиҗрәт юлына дучар- быз...
Зөннар әйтте:
— Монда калсам, мине үтерәчәкләр Шаһ Гали ханга яки Иванга бәйләп озатачаклар Ал мине үзең белән, тугры колың булырмын!—дип, хан аягына егылды.
Зөннарга йөгерек ат бирделәр, алар ашыгыч качып китте Шул көннән соң Зөннарның ханыннан аерылганы булмады, чынында ул Сафага гомере буе тугры кол булды Кырымнан Мәскәү өстенә яу булып барганда да Сафа Гәрәй хан Зөннарны үзеннән калдырмады Ханның җан сакчысы Кошчак углан булса, тән сакчысы Зөннар иде. Хан нинди кыен күрсә. Зөннар да шуны карусыз күтәрде Юл йөргәндә олылар ни сөйләсә, ни маҗарага тап булсалар, Зөннар шуны яза йөрде Ул Сафа ханның елъязмачысына әверелде Казан тәхетеннән икенче тапкыр куылганда да Зөннар ханнан аерылмады, һиҗрәт сәфәренең бөтен әчесен-төчесен алар бергә татыды Инде менә өченче кат тәхет яулагач, Казанда тәртип урнашкач. Сафа Гәрәй хан Зөннарны «мирза» дип атый башлады Зөннар мирзага аерым йорт бирделәр Инде Зөннарга өйләнергә дә рөхсәт ителде Аңа ятимә кызны димләделәр Кыз-
нын атасы Сэях мирза кяфер кулыннан шәһит китеп, анасы үз йортында янып үлгән иде Зөннар мирза Сәях мирза кызы Җәмлиханы алып таза тормыш корып җибәрде Дөнья түгәрәкләнде Зөннар үзенең сөекле хезмәтенә тотынды, ул Сафа Гәрәй ханга атап «Тәхетнамә» дигән китап яза башлады
Сафа Гәрәй хан. Мәскәү гаскәрен куып җибәргәннән сон. Казанга кай тып. яу киемнәрен салып, гадәтенчә, мунчага китте Анын уйлары еракта 2 иде. Иншаллаһ, мунча кереп, йоклап алгач, иртәгә иртүк диван җыйнармын u дип уйлады ул Диван бәкләре алдында Казан тирәли янә бер диван кальга у корыш лазем Бу дивар Ханболынны. Арча кырын ике Кабан күлен уртада | калдырып. Казан елгасы һәм Идел ярына тоташып. Кавал җирен эчкә алып “ узарга тиеш, дигән мәсьәлә куелачак Ул дивар кальганы корыргамы юк * мы?—дип сорамаячак хан. шул кальганы корыр өчен чыгымнар | кирәк'—дип. мәсьәләне кабыргасы белән куячак
Сафа хан. тыныч чакта, һәр атнаны хатыннарының берсе белән мунчага и йөри торган иде Яудан кайткач, ул һәрчак яугирләр белән мунчага бвра Бу юлы да уң кул вә сул кул батырлары белән мунчага китте Зөннар мирза да ч мунчага чакырулы иде Хан Таһир мунчасында юынганда Казан Елгасы яры > буйлый. Нургали капкасына, манараларга икеләтә каты сак куела Каравылда £ ышанычлы сакчылар торганын ныклап барлап, өсте-остенә кисәтмәләр л биргәч кенә. Кошчак углан мунчага кереп китте Барысы да җыелган. Зөннар мирза гына юк иде
Зөннар мирзаны Булат бәк тоткарлады Дөресрәге Зөннар мирза Булат бәкне көтеп соңга калды Ниһаять алар сазлык чаукалыгында очрашты Аларның сүзе кыска булды: шул бер-ике сүз арасында Булат бәк Зөннарның учына нидер салды
— Ялгышма, кызыл касәгә сал'—диде бәк
Зөннар мирза Таһир мунчасына килеп кергәндә хан да. бәкләр дә. угланнар ла ләүкәдә ята иде. кайсылары ләүкә баскычында утырып тора
— Зөннар мирза, бикәсе куеныннан чыгып, госел тәһарәте алырга кил де!—диде кемдер
Кызык булды, дәррәү көлделәр
— Кымыз урынына хәтәр буза алып йөрдем бузачыдан.—диде Зөннар мирза —Чабынып чыккач, сыйлармын үзегезне.
Зөннар мирза ләүкәгә утырды Керләнгән арган тәннәр рәхәт чигә Уңышлы яудан соң якыннарың белән мунча керү, буза-кымыз эчүдән дә рәхәт нәрсә юктыр дип уйлый һәрберсе
— Нугайда да бар мунча. Кырымда да бар мунча,—диде Кошчак углан — Әмма дә Казан мунчасына җитми, яудашлар
Тагын чабынып, тагын коенып алгач. Зөннар мирза аларны сал кынча бүлмәгә, сусын басарга чакырды
— Ихтыярыгыз, олуг яугирләр!—диде Зөннар мирза—Бу тулыкта кы мыз — яңа туган Бу турсыкта тагын кымыз — сазаганы Бу тәпәндә бал булыр— әчегәне Бу тырыста бузадыр — татырлысы Кайсысын татырсыз’
— Барысын да1—диде Кошчак углан
— Салкын булса, миңа — бал'—диде хан
Яугирләр. теләгәнен татып, ак җәймәгә кырын ятты
Хан бушаган кызыл касәсен Зөннарга сузды
— Балы тәмле!—диде
— Куәтле дә.—диде Зөннар һәм тагын бер касә каплап куйды Шул ук тәпәннән шул ук кызыл касәгә бал коеп, ханга сузды—Алын ханым'—ди де
Хан балны эчеп, мыегын сөртте дә касәне Зөннарга бирде
— Тагын эссе сал. колак пешәрдәй булсын'—диде
Ханның шау эссегә иң алдан керә торган гадәте булганга, яугирләр кырын ята калды хан эчкә үтте Зөннар янә ике касәгә бал агызып
— Монысы ләүкәдә эчәргә!—дип хан янына керде
Яугирләр эссе бүлмәгә кергәндә Сафа Гәрәй, бик каты чабыш аннан соң. ләүкәгә утырган килеш, кызыл касәдән бал эчеп утыра иде Соңгы йотымнан соң ул буш касәне Зөннар мирзага сузды Зөннар касә төбендә
•К. У • №«
49
калган бал тамчыларын авызына коеп, буш касәләр белән су алып ташка сипте дә. салкын бүлмәгә чыкты Чыгу белән, авызындагы балны төкереп, тиз генә кымыз белән авызын чайкады, янә күп итеп кымыз эчте, кабалана- кабалана. кесәсеннән ношгыя алып йотты. Үзе Казан елгасына йөгерде, килә килешли яр башыннан суга сикерде Ул, пошкыра-пошкыра йөзеп, елга уртасына җитте Бераздан, чабына-чабына кызарып беткән яугирләр чыгып, берәм-берәм суга чумды Елга уртасында Кошчак углан белән борынга-бо- рын очрашкач. Зөннар әйтте
— Хан нигә коенмый?—диде
— Ләүкәдә ятып тора!—диде Кошчак—Хәзер төшәр
Ләкин хан су коенырга төшмәде Тирләп ятканнан сон. ихтимал, кымыз. буза эчәдер, дип уйлады Кошчак углан һәм күңеленә ниндидер, сәбәпсез шом иңеп, ул ашыгып ярга борылды Кошчак су буеннан менгәндә хан чәй бүлмәсендә түгел иде. углан, ашкынып, эссе ишеген ачты. Хан мәрмәр идәндә уңайсыз хәлдә йөзтүбән ята иде Кошчак үз гомерендә мәетләрне күп күргән кеше, тиз аңлады Сафа Гәрәй хан җансыз иде Кошчак, борылмыйча гына, үкчәсе белән ишеккә каты типте, ишек ачылды:
— Ха-а-ан!—дип кычкырды углан.—Ха-а-ан үлгә-ән!
Яугирләр өерелеп ишеккә капланды
— Эссе суккан.—диде Зөннар.—Ис тигән! Салкын су кирәк!
Ул бер ләгән салкын суны өстенә койды, мәетне әйләндереп, корсагына. күкрәгенә басып, сулыш алдырырга маташып карады Тагын салкын су сиптеләр Салкын су да. сулыш алдыру да. шар ачык ишектән ургылып кергән саф һава да ханга җан өрмәде Бөтен яугирләр ханның уң чигәсендә күгәреп кабарган урын күрде Ихтимал, ләүкәдән егылып, ул чигәсе белән мәрмәр ырмавына төшкәндер
— Диванны җыярга, хәбәр итәргә кирәк.—диде Кошчак углан
Мунча эчен шом басты Мирзаларның берсе, сумы, кымызмы эчәргә дип. табын янына килде. Кошчак углан җене белән акырды
— Кагылма-а!
Мирза сискәнде, касәсе дәстәрханга төшеп китте.
Кошчак янә әйтте:
— Кагылмагыз' Бөтен нәрсә шулай калсын Бирегә дивани бәкләрдән башка беркем дә керергә тиеш түгел Үзем саклыйм. Барыгыз, карачыларны алып килегез Беркемгә бер сүз әйтмәгез
Карачыларны чакырырга Зөннар мирза алынды Яугирләр. салкын бүлмәдә киенеп, утыра калды Тиз арада карачы бәкләр килеп җитте Булат бәк кенә әзрәк соңлады: ашка киләмени ул ашыкмый ах-ух килми Тәфсилчеләр дә килеп җитте Карачылар вә яугирләр алдында тәфсилчеләр, бөтен эчемлекләрне иснәп, ханның тәнен, күгәргән урыннарын карап, ләгәннәрне, касәләрне җентекләп тикшерделәр Бернинди агу-зәһәр галәмәте тапмадылар Кымыз-балны. тел тигезеп, тәмләп караучылар да булды, хәтта атаклы тәфсилче Мөрадбәй эчемлекләрне берәр йотым эчеп карады Аңа һич яман тәэсир булмады Кемнең алдан, кемнең арттан чыкканнарын, хан мәетен иң беренче кем күргәнен тәфсилләп сорашып, язып, һәр шаһиттан имза куйдырып. тамга салдырып, бер карарга килделәр:
— Сафа Гәрәй, башы әйләнеп, ялгыш таеп, ләүкә биеклегеннән сырлы мәрмәргә чигәсе белән егылып җан тарткан
Иренең кинәт вафаты турындагы хәбәр Сөембикәгә башта бөтенләй дә тәэсир итмәде. Ул ни әйткәннәрен аңламады Кабатлап әйткәч, үзе сорады:
— Кем дидең? Кем вафат булган?
— Ханым-бикә.—диде Нәргәтай—Ирең Сафа Гәрәй хан егылган вафат иткән
Сөембикә җаидусты-ахирәтенә бакты да елмайды
— Алай каты бәгырьле булма. Нәргәтай.—диде—Сәхип Гәрәй хан ни сәбәпле үлсен икән?
Нәргәтай бөтен гәүдәсе белән калтырый башлады һәм
— Сәхип Гәрәй түгел, бикәм.—диде—Хәләлең Сафа Гәрәй хан мунча идәненә башы белән егылып.
Нәргәтай. ике учы белән, тастар очы белән чыраен каплады да. тезенә егылып, башын идәнгә орды; ул иләмсез үкереп елый иде Сөембикә Нәргәтайга бакты, ниһаять, ул ни булганын аңлады Гомергә бер дә әдәп ка гыйдәләрен бозмаган Сөембикә, өстендә ни булган — шул килеш өеннән чыгып чапты Ул ат иярләгәннәрен көтеп тормады. Ханкапкага таба йөгерде о Ябынчасын, Сөембикәнең җиләнен күтәреп. Нәргәтай белән Сауфия бер-бер 3 артлы ханбикә артыннан йөгерә ;
Мәсҗет ишегалдына куелган табут япмасын ачкач, ул Сафасын күрде и Ире йоклаган кебек тыныч ята. әмма йөзе үзенеке түгел
— Үтергәннәр1—дип кычкырды бикә —Ханны үтергәннәр'
Сөембикә чәчбаусыз иде. ике кулы белән чәчен туздырып, йөзен тыр- i ный-тырный илаулый башлады, үзе һаман
— Сафамны үтергәннәр.—дип кабатлый—Ханны агулаганнар Күрми- ® сезмени аның йөзен’ Аңа агу эчергәннә-әр' Кем үтерде минем иремне? Баламның атасын. Казанның башын кем агулады?' <
Шулчак аның карашы Кошчак угланга төште. *
— Син табарга тиеш. Кошчак табарга тиеш ул җәлладны'
Бик авыр мохит иде бу Казан мөселманнарында мәет янында кычкырып < елау тыелган Елау түгел, сөйләшергә дә ярамый Колшәриф мулла Сөем * бикә янына килеп, аның терсәгенә сак кына кагылды
— Ханәш бикә, сабыр булыш кирәк, сабыр бул!—диде
Сөембикә тагын да катырак еларга тотынды Сауфия аңа җиләнен кигез де. Нәргәтай ябынча бөркәде Ахирәтләр, икәүләп. Сөембикәгә кушылып илаулый башлады. Ханмәсҗеткә генә түнел. бөтен калага кайгылы елау өне таралды Аларга кушылып, бөтен халык елый иде
Казан йортының тарихында бу иң зур фаҗига — Сафа Гәрәй ханның вакытсыз үлеме булгандыр, мөгаен Бердәнбер мөстәкыйль хан. куәтле каһар ман. халык мәхәббәтен казанган түрә гүргә иңдерелде Аны Хансарай бинасы белән Дивани сарай бинасы арасындагы ханнар зиратына җирләделәр
Сөембикәнең ярым һушсыз гәүдәсен өенә алып кайттылар Ул ут ал мыйча, ашамыйча эчмичә, өч көн. өч төн бер сүз сөйләшмичә, йокламыйча ыңгырашып өйдә утырды, урамнан, күчәдән үткән сүткәннәрнең дә бу кайгы ыңгырашуын ишетеп, бәгыре өзгәләнә иде
Бу фаҗига туккыз йөз илле алты тарихында (1549) Тавык Елында булды.
Үтәмеш Гәрәй хан
Сафа Гәрәй ханның кырыгын уздыргач. Сөембикә васыятьләр сандыгын ачарга рөхсәт бирде Сандыкны ачканда олы бәкләр вә Сафа Гәрәй ханның дүрт хатыны да бар иде Сандыктан котыйчык табылды котыйчыктан алтын нишанлы васыятьнамә килеп чыкты Сафа ханның мөһер тамгасы вә балдак тамгасы басылып, кулы куелган иде
«Сафа Гәрәй хан. сүзем Аллаһ Тәгалә кушуы илә җиһад юлында вафат итсәм, хасталанып үлсәм, миннән калган бар күк мөлкәтеми хәләл хатынна рым Мәһликә бикә Латифә бикә. Хуркизә бикә. Җидегән бикә вә Сөем бикәләргә тигез итеп, шәригатьчә бүләргә гозер итәм Һәркем үз өлешен алып, тели икән, ошбу җирдә калырга һәм дә тели икән, атасы йортына кайтып китәргә ирекледер Балигъ булган ир оланнарыма аерым өлеш чыга рыгг. алар да кайда яшәргә икәнен үз ихтыярлары илә йоретсен Аллаһ Тәгалә ихтыяр биреп, фани дөньядан күчсәм, тәхеткә төпчек утлым Үтәмеш Гәрәй солтанны хан насыйб әйдәсен Бу васыятьнамә битилде туккыз йоз илле алты тарихында (1549). Тавык Елында Мөхәррәм аеның унынчы көнендә»
Кошчак углан, васыятьнамәне карачылар вә бикәләр алдына куеп һәр оланга, һәр бикәгә үз өлешләрен бүлеп бирү хакында шартнамә яздыртты Тәхеткә өч яшьлек Үтәмеш Гәрәй солтан хан күтәрелде Бу йола
мәҗлесләреннән соң. мәрхүм Сафа Гәрәй ханның бер хатыны Жидегән бикә — Себергә. туган туфрагына. Хуркизә бикә — Хаҗитарханына, атасы йортына. Латифә бикә — Кырымга. Мәһликә бикә Нугайга кайтып китте Сөембикә углы Үтәмеш хан белән үз өендә. Казанда калды Бүләк Гәрәй сабый анасы белән Бакчасарайга юл алды.
Сафа Гәрәй хан һәлакәтеннән соң. аның васыятьнамәсе игълан ителеп, мәрхүмнең амәнәте тормышка ашырылгач та. ханның марҗадан туган иң олы балигъ углы, егерме яшьлек Мөбарәк Гәрәй солтан һичбер каршы сүз әйтмәде:
— Атам ихтыяры—тәңрем ихтыяры!—диде.
Булат бәк өере Мөбарәк Гәрәйгә төрлечә басым ясап карады пышылдадылар. язып та бирделәр, ачыктан-ачык та котыртып карадылар, тәхет сиңа тиеш, дип теңкәсенә тиеп беттеләр Сөембикә турында Мөбарәккә ниләр генә сөйләмәделәр
— Синең анаң урыс канлы иде. шуңа күрә атаң сине варис итмәгән; димәк, ул сине углы санамаган Ә син—мөселман. Синең тәхеткә хакың зуррак!—дип. бичара солтанчыкның колагына да. күзенә дә керә тордылар Мөбарәк солтан, бу юха еланнарны тыңласа да. һич кенә дә алар ягына аумады:
— Атам ихтыяры—Аллаһ ихтыяры! Үтәмеш Гәрәй хан—минем кан- кардәшем. Сөембикә ханша миңа анам белән бер!—дип кырт кисә торды
Мәскәү илче-шымчылары да. Мөбарәк солтанны үзләренә аудармакчы булып, бүләк-санак биреп, хатлар язып:
— Синдә урыс каны, син Мәскәүтә кушылырга тиеш!—дип. вәсвәсәгә салырга нык тырышты.
— Мин—мөселман мин — атам баласы. Казан йорты өчен җаным фида'—диде Мөбарәк солтан.
Ул үги анасы Сөембикәне үз анасыдай якын күрде Әллә ана назы күрмәгәнгә, ул ун яшендә чакта Сөембикә белән беренче очрашуында ук ханбикәгә сыенды Озак еллар баласы булмагангамы. Мөбарәк солтанның Сафа Гәрәй ханга бик тә охшаганы сәбәплеме. Сөембикә дә үсмер Мөбарәкне үз баласыдай сөйде Үги ана белән үги бала бер-берсенә гарты- ла рыялык кылу түгел, ярдәмләшү аларның теләге. Астыртыннар аларның арасын боза алмады Яшь солтанны астыртын эшкә бәйләргә тырышучылар, максатка ирешә алмагач, нык холыклы бу мәһабәт егетне хәтта дошманнары да хөрмәт итә башлады Мөбарәк Гәрәй солтанны чын ир-егет, атасы Сафа Гәрәй хан кебек затлы шәхес буларак үрнәккә куя иделәр
Шулай итеп, тол Сөембикәнең иң якын ике терәге булып Кошчак углан белән Мөбарәк Гәрәй солтан калды.
Сафа ханны җирләгәч, астыртын эшләр өскә чыкты, мәкер җәтмәләре тыгыз үрелә, Казан тагын да хәтәррәк кайный башлады. Бәгъзе бәкләр. Үтәмеш Гәрәй ханны санга сукмыйча — янәсе, ул — сабый.—Мәскәүдән хан соратырга йөри.
Кайберләре Сафа Гәрәй ханның Кырымдагы углы Бүләк Гәрәйне тәхеткә соратыйк, ди
Аларга икенче фирка каршы төшә.
— Бер сабыйны алып, икенче сабыйны хан итүдән ни фәтүә?
Бу талашларны ишетеп-белеп торган Мәскәү патшасы Иван сабыр гына көтә иде Аның үз кешесе бар Казан тәхетендә Шаһ Гали утырырга тиеш!
Бу талашларны ишетеп-белеп торган Кырым ханы Сәхип Гәрәйнең дә күз тоткан кешесе бар: Дәүләт Гәрәй солтан.
Казанның олы бәкләре дә ниһаять, бер фикергә килеп, тәхеткә Дәү ләт Гәрәй солтанны чакырырга булды Тиз генә үтенеч хаты язып, бөек солтан Сөләйман Канунига илчеләр юлланды Дәүләт Гәрәй солтан бу вакытта -Истамбулда бөек солтан Сөләйман сараенда хезмәттә тора иде Төрек солта ны янында тәрбия алган Дәүләт Гәрәй солтан Казан тәхетенә утырса. Кырым ханы Сәхип Гәрәй өчен дә. Казан йорты өчен дә бик кулай булып. Мәскәү сәясәте өчен һич тә файдалы булмас иде Дүртенче Иван бу эшләргә комачау кылу өчен бөтен сәяси хәйлә куәтен куйды Казан
нан—Кырымга. Кырымнан Казанга салынган юлларга нык сак каравыл гаскәр вә шымчылар күндерде Бу шымчылар вә гаскәр урыс адәмнәре түгел, ә бәлки тулысы белән чукынмыш татарлар һәм Мәскәүгә хезмәт итеп, үз халкын кырып тамак туйдыручы вак мирза балалары качкын бәкләр кацакләр-казаклардан торган яллаулы аламан гаскәр иде Менә шушы шымчылар гаскәре башында телен, динен, оятын саткан бәндә хаин та , тар-нугай Урак мордар иде
Казан олылары язган хатны алгач, бөек солтан Сөләйман Кануни якын ® нарын җыеп, Казан тәхетенә хан күндерү хакында уртага салып сойләшмәк “ булды Дөресен әйткәндә, солтан Сөләйман Казан белән Мәскәү | эшләреннән тәфсилле хәбәрдар түгел иде Якын-тирә илләр белән булган * олы мәшәкатьләре аны Шималдагы. ягъни Идел буенда! ы. Себсрия вә £ Җидесу арасындагы төрки-мөселман урдаларыннан игътибарын ерагайта с иде Ата-бабасыннан калган гадәт тә. бәлки, аны арка ягындагы ханлыкларга дикъкатьсез калдыргандыр Янәсе, төрки дәүләтләр борынгыдан куәтле булган. аларны христианнар ала алмас Әмма уң кул Шимал да ут арасында кал > ган. хәле мөшкел бер мәмләкәтнең көннәре санаулы гына икәнен солтан * Сөләйман һич тә башына китерә алмады Казан киткәч —Хаҗитархан, ул • киткәч — Нугай, аннан соң Кырым Кавказның китәчәген аңласа һичшиксез, ул Шималга табан йөзе белән борылыр иде Кара тәкъдир вәсвәсәсе илә, нәкъ киресен кылып, гомумислам, гомумторки дөньясына хәтәр зыян салга нын бөек солтан Сөләйман гомеренең соңгы сәгатьләрендә генә аңлар Сөләйман Кануни, үз бөеклегенә —шөһрәтенә күмелеп, җиңелмәс Сөләйман булып, «вак» нәрсәләрне күрмәс дәрәҗәдәге хаким иде Аның бу сыйфатын белеп. Мәскәүнең бөек кенәзе Василий да. Сөләйманны Казан ханнарына каршы котыртып, күп файда күргән иде Мәскәүнең рәхимсез кара явына каршы орышыр өчен гаскәр сорап. Казан ханы Сәхип Гәрәй солтан Сөләйманга тезләнеп ялварган иде. әмма бу ялваруларны Сөләйман колагы на да элмәде Мәскәү шымчылары Казан. Нугай. Хаҗитарханда гына түгел, бөек солтан Сөләйман йортында да мыжлап тора иде Мөселман кыяфәтенә кергән кяфер шымчылары да. илче булып килгәннәре дә солтан Сөләйман әтрафындагы патшалар, шаһзадә солтанчыклар, муллалар аша Сөләйманны Мәскәү файдасына Казанга каршы өстерә торды Атасы Василийдан алган бу гадәт Дүртенче Иванда куәтлерәк, тирәнрәк иде
Янә дә килеп, шушы болганчык эшләр остенә шаһзадә Дәүләт Гәрәй һәм олуг солтан Сөләйман вә пашалар арасында да астыртын эшләр кайный торды Дәүләт Гәрәй — солтан Сөләйман Кануниның иң сөекле якыны бөек солтан аңа сөеп карый һәм боек солтан кече солтанның бөтен теләген үтәргә әзер тора, аңа олы бүләкләр бирә Күп кенә шаһзадәләр пашалар Дәүләт Гәрәйдән көнләшә, бәгъзе бер олы пашалар аңа нәфрәтле көчләреннән килсә, алар Дәүләт Гәрәйне чәйнәп ташлар иде җае гына чык мый Дәүләт Гәрәй шаһзадә үзе дә. нәфрәткә сәбәпче булып, тиңдәшләре илә мөгамәләдә дорфа, хәтта рәхимсез дә булгалый Дәүләт Гәрәйнең хыя лы — берәр бушаган тәхеткә хан булып утыру, ил белән идарә итәргә ул үзен өлгергән саный һәм бу турыда солтан Сөләйманның колагына гелән төшерә тора Бөек солтан да аны бушаган тәхеткә тәгаенләргә разый Әмма шундый форсатның күренгәне булмады Ниһаять, менә форсат чыкты кебек Дәүләт Гәрәй шаһзадәне Казанга хан итеп юлласалар пашалар, шаһзадәләр иң хәтәр көндәштән котыла
Бөтен Аурупаны дер селкетеп, бөтен христиан мәмләкәтләрен үз химая сендә тотучы, газават каһарманы бөек солтан Сөләйман Кануниның алтын сараенда боек диван мәҗлесе җыйналды Диван пашалары һгаһзадәләр үзара сөйләшкәннән соң. солтанга болай диделәр ки
— И бөек вә җиңелмәс солтан' Иң әүвәл бу фекеремезн тынлап бак Сәхип Гәрәй хан ошбу кыйлмышлары илә Шимал мәмләкәтләрен берләште pen. һәм Кырымны, һәм Казанны синнән алып, үзбаш булып яшәмәк эстәср Үзенә баш хан читкә баш бирмәс Дошманың бүтмаса да. дустың да булмас тыр Кулың сузсаң, җитәрлек арадагы Кырым вә Бакчасарай —УЛ безнең ви
лаятебездер Сәхип Гәрәй ханның авызлык тешләп чабарга хирыс икәнен син үзең беләсең, и бөек солтан. Әгәр дә ки ул Казан илә берексә, авызлыкны чәйнәп өзәр...
Киңәшүчеләр исеменнән сөйләүче башпаша юри тынып калды: солтан бу фикерне ныклап тикшерсен. Сөләйман Кануни Сәхип Гәрәй ханның бөтен узганын уйлый һәм башпаша сүзләренә дәлил эзли иде Сәхип Гәрәй ханның Казан тәхетен ташлап качуы аның Бакчасарай тәхетенә утырасы килгәннән булмадымы икән’ Бакчасарайда хан булуы аның Госманлы сараена тәмгысын сузуы түгелме икән?
— Я. хуш.—диде солтан Башпаша шуны гына көтә иде.
— Бәс.—диде ул.—Сәхип Гәрәй ханны бөтен токымы берлә Аллаһ их тыярына тапшырырга да. аның урынына Бакчасарай тәхетенә сәүгелегез Дәүләт Гәрәй шаһзадәне багышларга лаземдер, ихтимал
Боек солтан тагын уйга чумды Тәсбихен тартып туктагач, әйтте:
— Хуш'—диде
Ризалык сүзе идеме бу. сүзеңне дәвам ит дип әйтүе булдымы?
Диванны таратып, солтан ялгызы гына калды
Раст углы Юлбарыс. Мөхәммәт углы Данияң рәһбәрлегендәге утыз илче Казаннан Кырымга. Сәхип Гәрәй ханга китте Алар Сәхип Гәрәй ханнан Казан тәхетенә хан сорарга тиеш иде. Ләкин бу илчелек Иван шымчылары кулына эләкте. Урак мордар гаскәре Казан илчеләрен Тын елгасына коючы Аю Ермагы кичүендә кырып салды. Хан сорап язылган хатны Урак мордар ашыгыч рәвештә Мәскәүгә озатты. Казан илчеләренең барысы да. Сәхип Гәрәй ханга барып җитә алмыйча, юлда һәлак булды. Илчеләрнең хәбәрсез югалганлыгы беленгәч. Бакчасарайга икенче илчеләр китте Болары мең бәлаләр илә Кырымга барып җитте; ләкин, ихтимал. Солтан Сөләйман ягыннан җәбер күрә башлагангадыр. Сәхип Гәрәй хан Казан илчеләрен кабул итә алмады Анда Казан кайгысы түгел, үз кайгысы кайгы булгандыр
Сөләйман солтанның Сәхип Гәрәй хан астына чокыр казый башлавы да. Дәүләт Гәрәйне Казанга җибәрмәве дә, Казан илчеләренең кырылып бетүе дә. яшерен хатның Кырымга түгел. Мәскәүгә китүе дә, Сәхип Гәрәйнең Ка зан илчеләренә илтифатсызлыгы да — һәммәсе Иван патша өчен бик уңай булды Шулар өстенә Казан белән Нугай арасы нык түгел, хәтта иң олы әмир Йосыфның үз кызы Сөембикәгә ныклап ярдәмләшмәве — барысы да1 Мәскәү өчен мәгъкуль эш иде Нугайның иң олы әмире Йосыф абзасы Шәехмамай бәк вафатыннан соң тәхетне үз кулына алса да. илендәге таркау мирзаларны берләштерә алмады. Шул сәбәпле Исмәгыйль мирза. Касай мирза. Канбай мирза. Бибәй мирзалар һәм Шәехмамайның үз балалары — бары сы да Казанның кан дошманы, Мәскәүнең Җандуслары иде
Тарих туккыз йөз дә илле алтыда. Тавык Елында, җәй башында (1549). Нугай йортыннан Мәскәүгә зур илчелек китте Нугай илендә һәр мирза үз җәйләвендә падишаһ нисбәтендә булганга, һәр мирза Мәскәүгә үз илчесен юллады Бу — әмир Йосыфка баш бирмәскә тырышу, син үзеңә әмир, без үзебезгә әмир, дигән сүз иде
Иван Васильевич патша Нугай мирзаларының илчеләрен бик хуплап каршы алды Аларны ныклап, сыйлап-сыйпап. олы бүләкләр төяп, җавап хатлары язып, хөрмәтләп, үзе озатып җибәрде Касай мирзага Иванның җавап хаты менә шундый сүзләр белән төгәлләнә иде:
<Син безнең өчен Кырым вә Казан илә орыштың, бу эшең безгә хуш килде Сораган нәрсәләреңне ике табанча, бер төлке тун юллыйм Тагын да безнең яктан Казан вә Кырым илә хәтәррәк орышсаң, тагын да шундый бүләкләр җибәреп торырмын»
Шундый рәвештә Казан тирәсендә мәкерле җәтмә урелгән чакта. Казанга. бичара Сөембикә белән Үтәмеш Гәрәй ханга әмир Йосыф хәрби куәте илә ярдәм итәргә тиеш кебек иде. әмма ул бүтән сәясәт тотмакчы булды Мәскәү белән дә араны бозасы килмичә. Казанга да ярдәм итмичә, бу кыен
хәлдән ул Сөембикәне Шаһ Галигә кияүгә биреп котылмак булды Янәсе урыс яклы Шаһ Гали белән Казан ханбикәсе кушылгач та Мәскәү белән Казан җандус булып китәчәк. Шулай уйлады да әмир Йосыф, хат язып Мәскәүгә илчеләрен юллады
— И олуг падишаһ вә ботенруссиянең бөек кенәзе Дүртенче Иван Васильевич! Сәүгеле кызымның хәләле Сафа Гәрәй хан дөнья куюы сәбәпле. , Сөембикә бер сабые илә тол калды Казан хәзер хансыз гына гомер кичерә -3 Синең туплы, мылтыклы гаскәрең берлә минем атлы гаскәрем бергәләп Ка- Ь занны бик тиз мохарәбә кыйлыр идек Синең дустың Шаһ Галигә минем § сәүгеле кызым Сөембикәне багышлап, без дә синең илә дустлашып гомер * кичерер идек. Бәс, мин үтенәмен ки. син әсир төшкән адәмнәремне азат * кыйл вә миңа тун җибәр'
Иван бу хатка җавабын әйтте: ±
— Казанга Шаһ Галине куячагым Кырым юлларына, яңа хан киләсе ’■* булса, каравыл-гаскәр куйдым Казанга илтүче барча юлларны, кичүләрне < сакка алдым.—диде
Иваннан бүләк-санак алгач. Нугай мирзалары җыелып. Мәскәүгә хат > хәбәр күндерде £
— Без. Исмәгыйль мирза. Бел үк Булат. Арслан мирза. Касай мирзалар * әйтәбез ки боек падиша вә ботенруссиянең олуг кенәзе Иван Васильевич Казанны мохарәбә итәр өчен олы яу белән йөрсә, үз ягыбыздан күп атлы гаскәр белән Казанны мохарәбә кылыр өчен яу чабачакбыз
Шулай итеп. Нугайның куәтле мирзалары тун, алтынлы кылыч ияр өчен, үз туганнары Үтәмеш Гәрәй хан белән Сөембикәне тар мар китереп. Казанны Мәскәүгә баш аягы белән сатып җибәрергә алгысап ярыша-ярыша гаскәр туплый башлады
Сөембикәнең агасы Исмәгыйль мирзаның гомеренә бер мәртәбә дә туганнарына игелек кылганы булмады: хәзер генә Казан бичара хәлгә калгач кына, ул инде Үтәмеш Гәрәй ханга ярдәм итмәс Әмма Сөембикәнең берту ган абыйсы Юныс мирзаның Иванга язган хатын укыгач, күпме хаиннәрне белгән, сатлык татарлардан күпме файда алган баярлар да. Иван үзе дә шак катты:
— Була,—диде Иван падиша.— була сатлыклар, әмма татар арасында да мондый хаинлек бик сирәктер,—дип сөйләнә-сөйләнә, көлә көлә. Юныс мирзаның хатын кычкырып укырга кушты
— Бүре бүрек белән толкс тун, бер утчагар белән ун атарлык дары җибәрсәң. Казан остенә алтмыш мең кылыч илә яу чабачагым'
Әлеге хат баярларның күңелен күтәрде, алар яхшы кәеф белән таралды
Гәүһәршад бикә белән Булат бәк тәмаммысы азау ярды Алар, өстән шаулап кычкырып, астан гына нидер кыла тагын фетнә әзерли кебек Казан бәкләре, каты куллы хан булмау сәбәпле, бик күп төркемнәргә, өерләргә, фиркаләргә бүленеп бетте, аларның кем яклы икәнен аерып булмый Булаг бәккә шул гына кирәк тә Әгәр дә ки Мәскәү гаскәре хәзер килеп чыкса Казанны ялангач кул белән дә яулап алачак
Сөембикә әнә шушындый гәбегә-тозакка килеп капты Ни кылырга белмәгәч, ул Үтәмеш Гәрәй хан исеменнән Иванга Бахшанды атлы илчесен җибәрде Бахшанды бәк Мәскәү белән Казан арасындагы яу киеренкелеген киметергә, дус яшәргә теләк белдереп, солых төзеп кайтырга тиеш иде Сөембикә. Бахшанды бәк рәһбәрлегендәге илчеләрне озатуга ук. Нугай йор тына, атасы әмир Йосыфка һәм бертуган абыйлары Юныс вә Гали мирза ларга, тагын башка туганнарына, ялварулы хатлар тоттырып, илчеләр тәгаенләде Аллаһ хакы өчен, зинһар. Иванны Казанга йөрүдән тыегыз, ул сез пең дустыгыз, ул сезне тыңлар, коткарыгыз углым Үтәмеш Гәрәй ханны, коткарыгыз мине Болай хуп күрмәсәгез, йортымны Казанымны сакламак өчен күп гаскәр җибәрегез
Кызының күз яшьләре тамган бу хатны алгач әмир Йосыф Казанга яу йөрмәвен үтенеп Иванга илчеләр күндерде Ләкин Казан итчем Бахшанды бәк һәм Йосыф әмир'кешеләре Мәскәүгә җиткәндә Иван яуга әзерләнеп гаскәр туплап бетергән иде инде Тыны капланган илчеләргә ул
— Шулкадәр чыгымнар белән туплаган гаскәрне таратып булмый бит инде, нигә алданрак килмәдегез, мин гаскәр җыймаган булыр идем. Казан йортына орыш илә бармаган булыр идем.—дип җавапланды
Шушы ук елны, ягъни Тавык елында, кышкы зәмһәрирдә боек кенәз. олуг падишаһ Иван Дүртенче кара явы белән Казанга йөри башлады
Бу яуны каршы алырга ныклы әзерлек булмаса да. татарлар Иван гаскәре белән бик каты сугышты, дошманга Казанны бирмәде, шокер Иван Казанны ала алмасына инангач кына, бик озак тоткан камалышны алып, чигенде. Мәскәугә юл алды. Сөембикә белән Кошчак углан һәм Мөбарәк Гәрәй солтан булмаса. һичшиксез, урыс гаскәре Казанны харап итә иде Кошчак баһадирлары вә Мөбарәк Гәрәй солтан әйдәгән аз санлы батыр сугышчылар. Иванның яхшы коралланган кара явына каршы аяусыз сугышып. Казанны бирмәде
Ни сәбәптән шулай булгандыр, бәлки, Сөембикәне коткару очендер. Нугай мирзалары Арслан. Атай, Тайлаклар кинәт кенә, баштагы сәясәтләрен үзгәртеп. Иванга биргән вәгъдәләрен бозып, урыска каршы сугыш башладылар Иван Казаннан чигенгән чакта, илле меңлек атлы гаскәр белән, урыс шәһәрләренә яу чаптылар, бик тиз йөреп. Мишчәр. Иске Рәзән җирләренә һөҗүм иттеләр Ләкин бу төптән уйланган яу булмады, ашык-пошык кына, алдын-артын карамыйча, коры егетлеккә генә корылган бер уңышсыз һөҗүм булды Мишчәр. Рәзәннәр берләшеп, нугайларга каты дарбә ясады, нугай атлылары кырылып бетте Бу хәтәр орыш Елатма дигән урында булды Бу орышта мәшһүр Тайлак мирза һәлак булды Исән калган нугай-татарлар качып китәргә мәҗбүр иде. ләкин алар Елатмадан ерак китә алмады, тирән кар капланган юлсыз җиргә кереп, атлары күкрәктән көрткә батты. Урысларның кугын гаскәре татарларны кырып салды Бу тозактан меңгә якын кеше генә качып котылды. Идел бозына җиткәндә тагын куып җитеп, казаклар аларны да тәмам турап бетерде Шулай итеп, илле мең кешедән Арслан мир за. Атай мирза белән илле ике нугай — алары да яраланган, хәлсез, ач-кыш- лауга кайтып егылды Мәгънәсез, акылсыз бу яу сәфәре шулай тәмам булды
Икенче елны, ягъни туккыз йөз дә илле җидедә. Эт Елында (1550) Мәскәүдән элеккесеннән дә куәтлерәк гаскәр Казан өстенә яу булып килде Ятим калган йортны Иван тәмам изәргә уйлый иде Бу яуга каршы торырлык куәтне Казан әзерләп өлгерә алмады. Мөселман-тугандаш илләр арасында низаг арты низаг чыгып, үзара сугышып. Казан язмышына алар гамьсез калды Мәскәү ягы тәмам ныгый барды, куәтләнде. Иван олыгая барган саен. Мәскәүнең матди куәте дә. хәрби көче дә. кенәз-баярларның көчле бер байрак янына — дини сәясәткә берләшүе дә көннән-көн арта иде.
Кошчак углан белән Мөбарәк Гәрәй солтан вә Сөембикә тырышлыгы илә Казан эчендә бар булган гаскәри көч тупланды
Бу юлы Мәскәү гаскәре, килә-килешкә үк шәһәрне камап, куәтле һөҗүмгә ташланды Казан теше-тырнагы белән хәтәргә каршы хәтәр сугышты Ике яктан да бихисап күп адәм кырылды, санап бетергесез батырлар кяфер кулыннан шәһит китте, шулар арасында мәрхүм Сафа Гәрәй ханның олы углы Мөбарәк Гәрәй дә җансыз иде Көн саен, сәгать саен мәетләр артканнан-арта барып, аларны олылап, йола белән җир куенына тапшырырга да вакыт җитмәде. Иванның дистәләгән туплары, учтагар мылтыклары бертуктаусыз атып, дивар өстендәге татарларны һәм каладан чыккан атлыларны рәхимсез кырып сала торды Кыю татарлар, ук-җәя. сөңге, кылыч тотып, атларга атланып, шул тимер гаскәргә каршы аяусыз каты орышты, кырылды, әмма Изге йортын — Казанны дошманга бирмәде Кансыз Иван, меңләгән мәетләр калдырып, һич нәтиҗәсез Мәскәүгә кайтып китәргә мәҗбүр булды.
Бу яудан кайтуга ук. Кансыз Иван Казан өстенә яңа яу әзерләргә тотынды Көз буе. кыш буе салым җыеп, икмәк, печән, солы туплап, туплар, мылтыклар койдырып, алны-ялны белмәенчә, кешеләрне җикте, баярларны йөгертте; үзе дә. төнгә төнне тоташтырып, гаскәр туплау белән мәшгуль булды
Мәскәүнең Казан өстенә шундый хәтәр кара яу әзерләгәне ботен мәмләкәтләргә дә мәгълүм иде. ләкин нә Төрек, нә Кырымнан, нә Хаҗитар ханнан, нә бүтән ханлыклардан ярдәмгә килүче булмады Ничарадан бичара. Үтәмеш Гәрәй хан исеменнән Сөембикә Мәскәүгә Дәүләт-яр атлы илчесен юллады Шулай итеп. Сөембикә солых сорап, афәтне булдырмаска тырыш . ты Ханбикә атасы әмир Йосыфка да хат язып, аның аша Иванны Казанга 2 йөрмәскә өндәп карады Әмир Йосыф, чыннан да. кызының гозерен Иванга 8 җиткезде Әмма Иван аңа бик тәкәббер сүз илә хат язды
«Минем белән дус яшисе килсә. Сөембикә ханша илче итеп миңа яхшы ® кешесен җибәрсен. Әйтик Нургали бәкне аның өч угланын тагын дүрт * олысын юлласын Шул чагында мин нәрсә теләгәнемне әйтермен Минем 2 өчен яман кешеләрен җибәрмәсен, яман кешеләрен җибәрсә мин аларны ; зинданга ташлармын, үзем Казанга йөриячәкмен'»
Бу. әлбәттә, сүз уйнату гына иде Сөембикә яхшысынмы яманын с мы—кемне генә җибәрсә дә. Кансыз Иван барыбер Казан җиренә басып * керәчәк иде Йосыф әмир вә Сөембикә илчеләре кайтып китүгә үк. Иван ба «: ярларын җыйнап алды. Казанга бару бармау мәсьәләсен куйды Иванның > ашкынып Казанны яуласы килгәнен бөтенесе дә белә, аңа каршы чыгу үлем £ белән бер иде. Баярлар сугыш ягында иде. ■»
— Казанны бөтенләй тар-мар кылып, яулап алу өчен. Казаннан ерак түгел кальга салырга Ул кальга Шүкәколый елгасы белән Зөя арасында мәгъкуль булыр иде,—диделәр —Бу шәһәрне тиз салу өчен, булачак кирмән диварларын, йортларны чиркәүләрне чирмеш җирендә урман эчендә бурап, көймәләргә төяп, берьюлы Зөягә илтеп бушатырга, шунда ук мүкләп күтәрергә Осталар дивар йортларны күтәргәндә, татарлар комачау-ламасын өчен, Иван Выродкиг рәһбәрлегендә зур гаскәр Угличта сакта то рырга тиеш!
Иван өчен җил гел уңайдан гына исә башлаган иде инде Ана күп яклап ярдәмгә алынучылар байтак табылды Казанның Җандуслары — оста җәячеләр, чирмеш, чуаш олылары — Иван ягыннан сугышырга булды Сөембикәгә канкардәш мирзалар, хәтта бертуган абый агалары да. Йванга куштанлык хатлары язып, дус булырга, бергәләп Казанны мохарәбә итәргә риза булып, илчеләр җибәрде
Әмир Йосыфның Иванга язган ялварулы хатлары да. Сәхип Гәрәй хан ның Иванга язган янаулы ярлыклары да Кансыз Иванга тәэсир итә алмады Мәскәүнең боек кенәзе. ботенрусиянең олуг падишасы Кансыз Иванны үҗәт максаты — Казан каласын җимереп: татарларны тар-мар китереп мөстәкыйль дәүләтне тамырдан корыту, юк итү теләгеннән бернәрсә дә туктата алмын иде инде
Бу вакытта Зөя елгасының Түгәрәктау дип аталган урынында урыслар яңа кала салып куйганнар иде инде Бу каланы салуда Шаһ Гали бик тырыш лык белән дан казанырга уйлады Кала бер айда салынып беткәч урыс поп лары татар туфрагына изге суларын сибеп, гыйбадәт кылып агач чиркәү күтәртеп куйдылар Чиркәү эченә кереп, янә гыйбадәт кылып Казанны алу. татарларны кырып бетерү өчен, үз Аллаларына инәлеп. Литургия дигән йолаларын башкардылар Татар туфрагына рөхсәтсез басып кереп салынган бу гыйбадәтханә! ә «Атаклы Сергей чиркәве» дип исем куштылар Шуннан соң. кальганың диварларын салып, яшәү өчен йортларны күтәрделәр Тау ягында шундый нык урыс каласы салынып беткәнен күргәч шул калага бик күп Мәскәү гаскәре кереп тулганын белгәч. Тау ягы халкы бу яңа кала га —Зөягә. Шаһ Гали каршына килеп баш орды
— Безне кырмагыз, без Мәскәүгә хезмәт итәрбез, татарларга каршы орышырбыз.—диделәр
Шаһ Гали аларга әйтте ки:
— Бөек кенәз ботенрусиянең олуг падишасы Дүртенче Иван Василье вичка мәңге тугры булырга авызыгыз илә һәм язуыгыз тамгаларыгыз илә ант эчегез, үз коралларыгыз үз атларыгыз илә Казанга каршы орышсагыз. Иван Васильевич сезнең һәрбер катнашучыгызның токымын өч елга ясактан азат итәчәк!—диде
Тау ягы олылары Шаһ Гали кушканча эшләделәр. Алар, ант беркетеп, алты йөз кеше санындагы гаскәр башлыклары урыс ягына чыкты Шу лай итеп. Казан ханлыгының иң күп керем бирә торган вилаяте икмәк, бал урман, кыйммәтле җәнлек тиреләре чыганагы булган мул як Казаннан аерылды Xaiep ул як Казанның дошманы булды Тау ягының куәтле гаскәре төз атучы чирмешләр. Тарлаш. Ташлы Кичүләрдән Идел аша чыгып. Казаннан утыз чакрымда туктап. Иван әмерен көтә калды Ул арада Мәскәү гаскәре Казанны камады Мәскәү явы эчендә татарларга кар шы бик теләп орышучылар — Казаннан качкан бәкләр, мирзалар — Борнаш, Костров. Чапкыннар белән биш йөз кеше. Шаһ Гали рәһбәрлегендә Касыйм ханлыгыннан килгән татарлар да бар иде. Иван әмере илә Тау ягы чир мешләре дә Казанга якын ук килде Чирмеш җәячеләре килеп җитүгә үк. Мәскәү явы кинәт һөҗүм башлады: Казанның атлы гаскәре дошманга кар шы чыкты Казан кирмәне диварларыннан, каравыл манараларыннан — бар булган утчагар мылтыктан, дүрт туптан урыс гаскәренә төбәп аталар Беренче калкыныш бик тиз кире кайтарылды дошман чикте Чигенүчеләрне бераз куып баргач татарлар калага кайтты Атыш туктады Яу кырында мәетләр, авыр җәрәхәтләнгәннәр, кача алмас дәрәҗәдә имгәнгәннәр генә калды Та тарлар бу юлы берән сәрән генә үлде Кыр тулы, күпер өсләре тулы кяфер мәетләре һөҗүм арты һөҗүм кайтара торгач, казанлылар әлсерәп атлар яраланып, йончылып дошман гаскәренең дә кикриге шиңде Казан ка ты торачак, бирешергә уйламый Бусы хак Бая1Ы орышлар шулай уйланырга мәҗбүр игә Кошчак углан гаскәрләрне яуга үзе әзерли, үзе өнди, үзе әйди, үзе иң башта йөри, каты-оста орыша һәм һәрвакыт җиңә, суештан исән кайта иде Әмма кылыч тотардай яугирләр азайганнан-азая, көчләр, атлар кими бара
Дошман ягында эшләр башкачарак Орыштан исән кайтканнарны Иван ның воеводалары хәл алырга арткы тирмәләргә җибәрә, яраланганнарны тагын да ераграк урнаштырып, җәрәхәтләрен бәйлиләр Иван яңадан-яңа гаскәрен һөҗүмгә әзерләп тора Татарлар, бичаралар, ял итү түгел, ашап- эчеп алырга да өлгерми, алар ат алмаштырырга гына җитешә Манарадагы бактаннар
— Я-ау килә-ә!—дип кычкыруга, әле яңа гына орыштан кайтканнар, янә ияргә менеп, кулга кылыч-гөрзи. сөңге алып, ачык капкага томырыла
Сугышка озатырга кеше җитмәү сәбәпле, үсмерләрне, балигъ булмаган оланнарны да ияргә кундырып, кулларына кылыч тоттырып, баскынчыларга каршы җибәрә башладылар Ике яктан да кырылыш күп булып юллар, күперләр мәетләр белән тулды Татар мәетләре өстендә — урыс, урыс өстендә — чирмеш, чирмеш өстендә татар мәетләре өелеп ята. Җәрәхәт алып егылган адәм, үлмәслек яра алган булса да. өстенә ауган ат гәүдәсе, аттан егылган җайдак гәүдәсе астында калып җан бирә. Атлар үлем ачысы белән кешни ике яктан да туплар, мылтыклар гөрселди тирә-як төтен, тузан белән капланган кайда кайсы гаскәр икәнен дә аерып булмый
Кошчак углан
Бу вакыт урыс ыстанында хәрби киңәш бара иде Киңәшмә башланырга торганда воевода Петр Туров, рөхсәт сорарга да онытып, чатыр эченә атылып керде Керә керешли, ут капкандай кычкырды
— Тау ягы татарлары белән чирмеш укчылары Арча Кырына килеп җитте Әмер көтәләр.
Воевода Алексей Ершов әйтеп куйды:
— Тау ягы куркыныч, сугышчан халык. Әмма алар, җай саклап капка ачылуга, капкага бәреп керсә, ягъни татар ягына качса. Сөембикә гаскәренә никадәр кылыч, җәя өстәләчәк. Кыенга туры киләчәк. Иван Васильевич
— Сынап карарга туры килер.—диде Иван.—сынап карарга1 Чирмеш укчыларын да. Тау ягы татарларын да Казан капкасыннан чыккан Сөембикә
гаскәренә каршы җибәрергә кирәк. Бер генә христиан да бу орышка кат нашмасын! Катнашмасын’
Иван кул селтәде, бу ишарә Петр Туров белән Алексей Ершовка ишарә иде
— Бу эш сезгә йөкләнә!—дигән әмер иде ул.
Ике воевода да. чатыр ишегеннән үк ияргә кунып Арча Кырына та- 2. ба чабып китте Алар килеп җиткәндә Тау ягыныкылар сугышка әзерлә 5 неп беткән иде Ләкин Арча капкасыннан бер генә сугышчы да чыкма £ ды Бөтен коч Ханкапканы. Аталык капкасын. Төмән капкаларын. Нурга ® ли капкасын сакларга куелган иде Арча капкасының теге ягында, кальга * эчендә аз санлы атлы гаскәр, үсмер-оланнар гына тора иде Диварлардагы * манарадагы сакчыларны санамаганда, капкага ныклы сак та куелмаган. Та- | тарларны Арча капкасыннан кырга алдап чыгару хәйләсенә керештеләр Бу g яктан да. дивар-манарадан да татарчалап сүгенү сүзләре кычкыралар Тыш " кы яктан
— Чыгыгыз, куркаклар! Арча Кырында орышабыз!—диләр Диварлары «s өстеннән
— Килегез, йөрәгегез җитсә-ә!—дип үртиләр £
Берәрсе тозлырак сүз әйтсә, үз ягы акырып колә, телчән кеше, аның са- « ен канатланып, хәтәр сүзләр яудыра
— һәй!—дип кычкырды манара бактаны —Ничә дуңгыз колагы өчен безне урыска саттыгыз, чучкалар?
Казан ягы. капка артындагылар көлде Хәтәр сүз иде бу Тау ягы тынып калды, тамакларына кылчык кадалды Бер телчәне, алгарак чыгып, бугаз киереп янә җавап әйтте
— Без сезне дуңгыз ■колагына саттык, дөрес! Без дуңгызның колагын да җыярбыз Озакламый Иван сезнең барыгыздан да дуңгыз ясаячак1 Без шул дуңгызның да башын бисмилла әйтеп ашарбыз!
Дошман явын табигыйдан артык көлү шаукымы тоггы Хәтәр көлү иде бу. Үчекләшә торгач, тау ягыныкылар. капкага хәтле чаптырып килеп өстәгеләргә ук аттылар да кире чаптылар Өстән дә ук яңгыры яуды Берен че һөҗүмдә җан бирүче ике ат. алты чирмеш мәете калды Җайдактан бушанган атлар чирмеш ыстанына кайтты Атсыз калган ике чирмеш калкан сагадак белән башларын каплап, кире йөгерде
Шулай оч тапкыр котырту һөҗүме ясалгач, бактан Кошчак угланга чапкын җибәрде. Кошчак углан, күп уйлап тормастан биш йөз кешесе белән Арча капкасына күчте Чирмешләр яңа һөҗүмгә ыргылгач'кына, капкалар ачылып китте Кошчак углан гаскәре ургылып чыкты да. Тау ягыныкылар ның маңгаена бәреп керде Тау ягы башлыклары моны көтмәгән иде. алар бүтән боерык биреп өлгермәде, хәтәр һөҗүмнән куркып, чирмешләр җәягә ук куяргамы, кылычка тотыныргамы белмәде — Кошчакныкылар чирмеш гаскәрен биленнән өзеп, икегә бүлеп турын башлады Тау ягыныкыларны шактый тураганнан соң. Кошчак углан быргы тавышына гаскәрен борды, үзенекеләрне сугыш кырыннан алып чыгып, капкага таба чабып кипе Чирмешләр. айнып, алармы куа китте Куа-гаскәр төп яудан аерылгач, капкага килеп бәрелдем дигәндә генә. Кошчак гаскәрен янә аргка борды, куа гаскәрне кылычка алды Куа килгәннәр кырылып бетте Җайдаксыз калган дошман атлары килгән шәпкә капкага ыргылып керде Алар артыннан Кош чакныкылар да калага кайтты Капкалар ябылды Арча капкасы белән Арча кырындагы мәйдан ат гәүдәләре, кеше мәетләре белән капланып калды Ике як та. мәет җыярга шүрләп, әле генә яу узган мәйданны тын гына күзли. Җан бирә алмыйча, аяклары тартышып ятучы атлар, үлем җәрәхәте алса да, үлә алмыйча интегеп ятучы кешеләр икенче орышкача шулай кадер сез, ярдәмсез бичара булып яттылар
Петр Туров белән Алексей Ершов, атларын калку җиргә туктатып, бу хәлләрне карап тора иде Татарларга нәфрәтле бу ике башкисәр, Кошчакны кыларның каһарманлыгын күреп, тын калды Кошчак угланның җендәй җитез, кыю сугышуына карап Туров үзе дә сизмәстән әйтте
— Храбро’ Храбро!—диде
Ул арада капкалар киерелеп ачылды, аннан тагын Кошчак килеп чыкты: аның артыннан, тоташ ташкын булып, атлылар дошман явына ыргылды Тау ягыныкылар үзләре һөҗүмгә тезелгән иде. курку белмәс егетләр ташкынын күргәч, аларны каушау шаукымы биләде: яуга каршы яу булыргамы, әллә кирегә чабаргамы, дип торганда төрле боерыклар бергә буталды:
— Ал-алга-а!
— Артка-а!
— Урыннан ат-ат!
Калкулыктан Петр Туров акыра:
— Алга-а! Алга-а!—дип кул изи.
Бер өлеш чирмешләр, бер өлеш Тау ягы татарлары Кошчакка таба йөри башлады, бер өлеше үз урынында таптана калды, бер өлеше качып китте Ул арада Кошчак углан дошман уртасына бәреп керде, әллә ка ян гына икенче кылычын чыгарып, ике кылыч белән дошманнарын чаба-ту- рый башлады Аның аты өзәңге белән типкәнгә борылып йөрергә өйрәтелгән булып, сул ягына типсә — уңга, уң як өзәңге типсә — сулга борылып уйнаклый иде Кошчак угланның кылычларына күз иярми Аның уң ягын — Сатый мирза, сул ягын—Тәүбәк. арка ягын Хәтәр углан саклап сугыша. угланнар үзләре дошманга кылыч селти, үзләре күз кырые белән Кошчакны күзәтә.
Алгы гаскәр белән эшне бетергәч, каушап калганнарны туздырып. Кошчак углан качучыларны куа ыргылды Куышу ераккарак китте, ахрысы, алар кире кайтканда Петр Туров белән Алексей Ершов арган сугышчыларның кайтыр юлына поскын гаскәрен чыгарды Кошчак углан моны көтмәгән иде. кинәт туктады, якынындагы ике быргычысына нидер әйтте. Быргычылар ике төрле тавыш белән уйнарга тотынды Кошчак угланны егерме егете белән калдырып, кайтып килүче гаскәр кинәт икегә аерылды да поскын гаскәрне урап. Арча капкасына керергә ниятләде Дошманның поскын гаскәре, аптырап. тыела төште Кошчак углан белән калган егермеләп егетне камаргамы, әллә, икегә аерылып, шәһәргә ыргучылар каршысына төшәргәме? Дошманнар нидер акыра, киңәшә Калкулыктан воеводалар нидер кычкыра, ләкин һични аңлашылмый
— Ку-ушча-ак!—диләр бугай.
Кошчакны әсир итәргәме, үтерергәме кушалар?Быргычылар тагын ике тавыш белән кычкыртырга тотынды. Кошчак углан, егерме егете белән кырт борылып, артка таба чабып китте Поскын гаскәр тулаем алар артыннан ыргылды
Икегә аерылган Казан атлылары. кинәт борылып, поскын артыннан то-мырылды Кошчакны куучы дошман, дошманны куучы татарлар атларын бар көченә куалый, акыра-сызгыра Кошчакныкылар. кинәт артка борылып, поскын белән орыша башлады Бик тиз арада шактый дошманның башына чапкач. Кошчак янә кырт борылып чаба башлады, поскын аны янә куа китте Төп гаскәрдән иллеләп дошман аерылгач, янә кырт артына борылып Кошчак куа килүчеләрне кылычка алды Шулчак дошман гаскәре эчендә
— Камалышта-а1 лышта-а! —дигән иләмсез куркынган аваз яңгырады
Поскыннар, артта ни бар. дигәндәй борылганнар иде. Кошчакныкылар кылычыннан башсыз калдылар
Бу кырышта Кошчак угланныкылар, меңгә якын дошманны үтереп, йөз илле әсир алып. Арча капкасына кайтты Исән калган чирмешләр. Тау ягы татарлары качып бетте Иван янына кайткач. Петр белән Алексей әйтте
— Таулылар яхшы орышты, алар безгә тугры хезмәт итәчәк!—диде
Кошчак угланның зур җиңүе иде бу. Җиңүен җиңү дә. әмма Кошчак- ның җаны рәхәтлек кичермәде Узган елгы орышта ул шушы кешеләр, чирмеш дуслары белән иңгә-иң, аркага-арка урыска каршы орышты. Казанны саклады Бу юлы алар бер-берсенә кылыч чапты Күпме көч-куәт үзара кырышка китте Әгәр дә шул чирмеш батырлары белән берләшеп, уртак дош манга бәрсәң!
Арча ягы чуашлары да Иванга кушылды. Гомер буе Казан иленең иң ях шы урманчылары, игенчеләре булган. Казан өчен утка-суга кергән чуашлар
да иң авыр чакта, Казан эчендә сугышчылар азайганнан азая барганда. Ка заннан аерылып. Иванга буйсынды Беренче сәгатьтә үк Иван боларга бик олы эш йөкләде Чуаш укчылары. Казан капкасына якын барып Кошчак углан белән турыдан-туры сөйләшергә тиеш иде Иван кушканча чуашлар. Аталык. Төмән капкаларына якын килеп авызларына кушуч куеп кычкырды
— һәй1 Кырымнан килмешәкләр' Нигә сез олы патшага буйсынмыйсыз? ° Капкаларны ачыгыз!
Кошчак углан капкаларны кинәт ачтырды, оч капкадан атлылар ургы 5 лып чыкты да чуашларны турап салды бик сирәкләр генә качып котылды ?
Казан эчендә ирләр кимегәннән-кими бара Мәскәү гаскәре китәргә “ уйламый да Шундый шомлы көннәрнең берендә Казан эчендә Кошчак ут- 2 лайга каршы бик зур фетнә купты Сан ягыннан кырымлылар бик аз калган | лЫктан, Булат бәк үз эшен ачыктан-ачык эшли башлады Аның
— Кырымнар аркасында харап булабыз' Иван Кырымнарга үч итеп су w гыш башлады. Кырымнарны суйсак. Иван безне ярлыкар'—дигән сүзе баш- ° сызларга бик нык тәэсир итте £
Кошчак угланга каршы ачык фирка барлыкка килде
Булат бәкнең теләге бик гади иде Кошчак бетсә. Соембикә ялгыз башы *■ һични эшли алмаячак. Казан идарәсе тагын Булат бәк кулында калачак Шул 1 вакытта Иван җиңгәндә дә. Булат бәк өчен файда булачак Гәүһәршад бикә дә арслан белән юлбарыс сугышканны тыныч ләззәт илә күзли, кем җиңә башлый шул якка чыгарга форсат котә иде Бар да ачык казанлылар белән кырымлылар никадәр генә батыр орышмасын—Казан җиңеләчәк Иван илне басачак иде Гәүһәршад бикә ире Булат бәккә әйтте
— Кошчак углан белән егетләрен тотып Иванга бир'
— һи.—диде бәк.—Кошчакны тере килеш алу — булмас эш. бикәм
— Алайса, бөтенесенең башын кисеп. Иваша төяп җибәрергә дә солых тозергә!
Булат бәк шымчылары Кошчак белән аның тугры угланнарын гаң ал дыннан. өйләренә бәреп кереп үтермәкче булды Бәк шымчылары арасында Сөембикәнең бер ышанычлы кешесе бар иде Шул тан алдыннан суеш була чагын Сөембикәгә хәбәр итте Хәл мөшкел иде Кошчак углан Казанда кал са. аңа каршы сугыш булачак, көчләр тигез түгел Иван белән Булат бәк берләшсә, аларны кырып салачаклар Казаннан качып Нугай Кырымга йөреп, гаскәр туплап Мәскәү гаскәренең артына төшү иң мәгъкуле, дип хәл кылдылар һәм. суеш башланырга ике сәгать кала, җиде төн уртасында. Кош чак белән өч йөз углан, хатыннарын, балаларын калдырып. Алабуга капкасы нан шыпырт кына чыгып качтылар Бик озак баргач, куучылар юкльпына Инангач, гаскәр сулышка туктады
Таң алдыннан Кошчак угланның качып киткәнлеге турындагы хәбәр тиз таралды Шул сәгатьтә үк Иван да бу турыда белде Донья куги ы Сугыш туктатылды Казан карышмый иде инде Булат бәк тә. Иван да Кошчакны куарга оч юлдан гаскәр юллады
Кансыз Иван өчен бу хәбар бер яктан сөенеч — Казан рәһбәрсез калган, икенче яктан ул Кошчакпың качып котылуыннан анын Нугай Кырымнан куәтле гаскәр алып, хәтәр һөҗүм итүеннән курка иде
— Тереләй алыгыз' Тереләй'—диде Иван—Кошчак өчен саф алтын белән түлим, дәрәҗә бнрәм ун елга салымнан азат игәч
Шулчак Иван чагырына Булат бәк чапкыны Жонай мирза ишелеп керде:
— Олуг бәк Булат Ширин әйтте Кошчак углан оч йөзләп кешесе белән Алабуга юлына төшкән — диде
— Дөрес'—диде Иван—Кырым юлыннан китсә, ул Кошчак булмас иде Ул кичүдә кем тора?—дип. Иван якыннарына дәште
— Нократ кичүендә Бәхгияр Зюзин.—диде Алексей Ершов
— Тиз!—дцде Иван—Суюрга башлык белән Федька Пахловны чакыр' Күп тә узмастан, ишектә чакырулы Суюрга башлык Пахлов пәйда булды Иван сәлам урынына сүз башлады
— Сезгә бик олы эш йөклим мин әйткәнчә, башкарып чыксагыз олы бүләкләр алырсыз, кызганмам Суюрга баггглык — үзенең атлы укчылары
белән, син. Федор Пахлов. мылтыкларың, кылычларың белән Кошчактан алда— Нократ кичүенә, аңа өлгермәсәгез—Алабуга кичүенә барып җитәргә тиеш Бөтенесен кырырга мөмкин, әмма Кошчак миңа тере килеш кирәк.
Кошчак углан алга да. арка якка да унар-унар каравыл куйды Нократ кичүенә җитәрәк, алгы унлыкның бик каты чабып кире килгәне күренде. Бер-бер хәтәр хәл булганы ап-ачык иде Кошчак углан гаскәрен туктатты Иң алдан Барбулсын бәк килеп җитте Аның йөзе каушаулы иде
— Анда кичүдә бик күп гаскәр —диде бәк.—Татарлар да. урыслар да. чирмешләр дә тулган
— Күпме? Биш йөз? Мең?—диде Кошчак.
— Шөкран булыр иде.—диде Барбулсын бәк—Өч мең бар да бар. Күбесе кяфер, барында да—утчагар.
Ул арада арка унлык та чаптырып куып җитте. Бу унлыкта Ишмөхәммәт мирза башлык иде.
— Арттан урыслар килә.—диде мирза.
— Күпме?—диде Кошчак
— Мең чамасы.—диде Ишмөхәммәт
Кошчак әйтте:
— Вакыт тар.—диде—Уңга кереп. Чулмангача барырга Урманда саллар ясап. Чулманны кичәргә — башка юл юк Йөзә белгән — үзе йөзеп чыгар. Өч йөзебездән өч кеше булса да исән котылырга тиеш...—Ул кинәт сүзен өзде, аның йөзе үзгәрде, үзе салмак-сабыр гына өстәде:—Бер кеше булса да. Чулманны чыгып Кырымга җитәргә тиеш Ул кеше җитә алмаса. менә бу хат җитәргә тиеш Кем яхшы йөзә?
— Мин1—диде берәү Бу Сулыш атлы яшь углан иде.
Кошчак су үтмәслек итеп тегелгән тире букчага салынган хатны бирде Күп итеп алтын-көмеш акча салынган котыйчыгын угланга тапшырды
— Атың үлсә — ат алырсың, үзең үләсе булсаң, кеше яллап, хатны Сәхип Гәрәй ханга җиткез!
Гаскәр уң кул якка, тар сукмактан урманга кереп китте Качкыннар озак-ерак йөрде Туктап-туктап хәл алдылар Атлар яфрак, үлән ашый; адәмнәр ач. өйдәгеләре ашык-пошык кына салган ләвәш, салкын ит кисәкләре күптән бетте бишенче көн йөриләр Угланнарның җиләк тапканы— җиләк каба, сөтле чикләвек чәйни, кемдер учлап-учлап сәрдә, юкә яфрагы ашый Алар Чулман ярына чыкканда таң аткан иде. Ярның сөзәк урынын эзләп табып, яр урманында бүрәнәләр кисеп, аска тәгәрәтә башладылар. Эш гаять авыр, бик әкрен бара, өч йөз угланга нибары ике балта алган-нар Кем уйлаган, дала-ялан егетләренә урман кисәргә туры килер дип Нечкәрәк бүрәнәләрне алмашлап кисеп, сал бәйли башладылар. Сөембикә биргән аз-маз хәзинәне һәм йөзә белмәгәннәрне төяп, колга, ишкәк сыман нәрсәләр юнып, беренче салчыларга тоттырдылар Атларның тезгеннәрен сал койрыгына тактылар; салга сыймаган йөзә белер-белмәсләр ат койрыгына тотынды Ике сал ярдан аерылганда күке кычкырганы ишетелде Кошчак углан сагайды. Күкедән соң ук сандугач сайрап алды һәм янә өч тапкыр күке кычкырды Бу — каравылның афәт хәбәре иде Ул арада сызгырып хәбәр бирүчеләр дә урманнан яр кырыена атылып чыкты
— Ике яктан да гаскәр йөри1—диде яшь углан.— Безнең эздән Яр буйлап та Арттагысы меңләп булыр Яр буйлап аннан да күбрәк
Мәсьәлә ачык иде Салдагылар яр буйлап килүче дошманны алдан күргән, эшне аңлаган иде. Сулыш углан сал уртасына басып, тамак киереп.
— Яр буйлап яу килә-ә!—дип кычкырды
— Тизрәк, тизрәк!—дип кычкырды Кошчак углан—Без орышабыз, сез тизрәк ишегез!
Колгалар, ишкәкләр тизрәк кыймылдый башлады Эздән килүче дошманнар берәм-берәм сукмак авызында күренә башлады Вакыт сузарга ярамый иде •
— Сугышып үләбез!—диде Кошчак. ике йөз сиксән кешесен икегә бүлеп.—Барбулсын белән Торги бәкләр дошманны яр буенда каршы ала' Мин — урманнан чыкканнарны!
Яр буйлап килүче дошман йөзләп утчагар мылтыктан сал өстен дөгеләргә ата башлады Ядрәләр, чупырдап-чупырдап, суга борчак сипкәндәй, салның алдына да ян-якларына да арттан да коела
Кошчакныкылар урманнан чабып чыккан һәр урысны кылычка ала торды
Барбулсын белән Торгы кешеләре, яраланган арсланнардай, меңләгән мылтыкчыга ябырылды
Сал ягындагы су баганачыклары кими төште Салдагы берничә углан яраланып, суга егылды, саллар уртасында да җансыз гәүдәләр бар иде
Яр буенда сугыш кызганнан кыза бара Урыслар башта каушабрак кал ды. шулчакта угланнар аларны байтак кырды Хәтта алгы мылтыкчылар урманга таба йөгерә башлады Ләкин воевода Федька Пахлов белән Бәхтияр бөтен гаскәрне аларга каршы борды Йөгерүчеләр кире борылды Ике арада атыш башланды. Бәхтияр укчылары Барбулсынга таба болыт-болыт ук ата Барбулсынныкылар да ук белән җавап кайтара Барбулсын ничәнче тапкыр инде, угланнарын кургаш ядрәләргә, укларга каршы әйдәде Угланнар азайганнан азая. исәннәре дә һәр һөҗүм саен җәрәхәг алып кайта, дистәләгән батыр угланнар ат югалтып, яра алып, әсир төште Барбулсын батыр саллар ягына күз салды Ишкәкчеләр бик аз калган бер сал үз иркендә салмак кына агып бара өсте тулы мәет Икенче салда әле җанлылар бар. икәүме өчәүме Барбулсын соңгы һөҗүмгә унбишләп кенә егет белән китте Бар булсынның уң кул башына кургаш ядрә тиде Кулыннан сөяк саплы жандус- ты —кылычы төшеп китте Уң кулы ихтыярсыз салынды Шул мәлне үк ул дошман өере уртасында калды Тере булсалар да. угланнар сугыша алмый иде инде, алар арасында җәрәхәтләнмәгән кеше юк иде Боларга аркан-бо гау ыргытып, бәйләп ташладылар
— Салга а’—дип кычкырды Федька Пахлов
— Салга а!—диде Бәхтияр
Яр буен төтен, сорем каплады Чулман өстенә ук болыты эленде Уклар да. ядрәләр дә бер нокта! а — салга төбәлгән иде Сал өстендә хәрәкәт тук тады Бер углан, аягүрә басып, киерелеп, сыны катып торды да. аркасы белән суга ауды Атаң аркасына биленә, артчүмеченә. кулларына илледән артык ук. йөзләгән ядрә тигән иде Салда калган мәетләр дә. тегүче кулын дагы мендәрчеккә кадалган йөз энә кебек, уклар белән чуарланган килеш хәрәкәтсез ята.
Барбулсын. телгәләнеп беткән иңбашыннан шаулап кан акса да. кашын дагы кылыч ярасына тир кереп әчеттерсә дә Чулман суга, беренче сал ягы на иңерәен. чекерәеп карый Кыймылдар!а сәләгле. әмма богаулы сул кулы ның иңбашы белән уң күзенә агып кергән канлы, әче тирене сөртеп, янә су өстенә бага Хәзинә төялгән беренче сал да ихтыярсыз гына бу як ярга якы ная. түбән таба ага, хәзинә капчыгы өстендә аркылы-торкылы ике гәүдә ята Чулманның теге як ярына таба өчәү йөзә, берсе бик тиз йөзә, арттагы икәвссе бер бер артлы янәшә йөзә, акрын йөзәләр Дошманнар укларын, ядрәләрен шул өчәүгә күчерде Ләкин ядрәләр аларга барып җитми, суга төшеп чума. Беренче йөзүче ярга чыкты Бу ат иде Хайван, калгыранып-де- релдәп. суны койды да. шундук яр үләнен чемчи башлады Икенче йөзүче белән өченче йөзүче дә ярда аякланды Болары Сулыш углан белән аның Җирҗимер исемле аты иде Сулыш Җирҗимер койрыгына ябышып йөзгән икән, димәк, ул да каты җәрәхәтле Сулыш, сул кулын күкрәгенә куеп, бе ренче чыккан ат янына килде Аның атлавы төз түгел арган, җегәре киткәнме әллә хәлкәйләре мөшкелме3 Тезгенне чишеп, озынрак бауга бәйләде, бауның очын Җирҗимер ияренә такты; үзе. салмак кына көчкә генә. Җирҗимергә атланды Сул кулы һаман күкрәгенә кысулы Сулыш углан. бу як ярга борылып карады да. атлары белән бергә чаукалыкка кереп югалды
— Хуш. бәхил бул’—дип пышылдады Барбулсын—Кырымыма сәлам күндер Хуш Сулышбәй батыр Кайтып җитә күр Сулышбай туган Кыры мыбызга Сөйлә туганнарыбызга ничек орышты Кошчакныкылар. диң Сөйлә онытмасын безне халык, онытмасын
Кошчак угланның да хәлләре мөшкелдән мөшкел иде Алар башта эздән килүче дошманны бик күп кыра торды Әмма арггараклар урман эченә таралып. агачларга посып, күпләп мылтык ата башлагач, хәл үзгәрде, яландагы атлылар еракка, ядрә җитмәс арага чигенде. Кошчак ярсып ярсып сүгенде. Мылтыклылар атларына качып якыная, ата. Кошчакның чигенергә урыны калмады.
Кошчак атлар артына качып ата торганнарга бик күп ук аттырды да, кылыч һөҗүменә күчте
Урысларның бик күп аты үлде, яраланды, мылтыкчылар урманга кереп качты Татар атлылары, аларны куып җитеп, атсыз калганнарның күбесен кырып бетерде, ләкин урман эчендәге мылтыкчылар якын килгәннәрне мылтыкка ала башлады Кошчак, бик күп атларны, угланнарын урман янында калдырып кире чикте. Шулай тәбегә эләккән кебек орыша торгач. Кошчак янында корал тотарлык нибары егерме дүрт кеше калды Аларының да җидесе атсыз, күбесе яралы иде Кошчак угланның уң тез күмәче ядрә тиеп чәрдәкләнде. Урманнан бик күп кяферләр берьюлыҗ чыгып, аларга аркан ташлады Ул арада яр буендагылар килеп. Кошчакның ярга сикерү юлын да каплады
Кошчак углан Чулман өстенә каерылып бакты Аның йөрәге жуылдап алды Чулман гамьсез генә ага. Салларның берсе күренми, теге якта да юк. бу якта да юк. димәк, аны бу як яр каплый. Икенчесен бер өер урыс, тимер башлы аркан ыргытып, ярга чыгарырга тели хәзинә дошман кулына кереп бара Арканчылар, ниһаять, салны эләктереп ярга чыгарды Аркылы-торкылы яткан мәетләрдән кылыч, хәнҗәр алып, кесәләрен актарып, ниләрдер алдылар; күн итек-читекләрен салдырдылар да. таланган мәетләрне суга этеп төшерделәр; мәетләр, бер бата, бер калка, ашыкмыйча гына йөзеп китте
Шулчак яр буендагы богаулы угланнарын күрде Кошчак. алар унау иде. канга баткан Барбулсынны ул чак таныды Аларның карашлары очрашты. Кошчак углан карашы белән тилмереп сорый; Сулышбәйне дә үтерделәрме, суга баттымы?
Барбулсын углан ишетелерлек итеп әйтте;
— Җирҗимер исән чыкты.—диде.
Кошчак угланның чырае яктырып китте Шул мизгелдә үк аның йөзен каты әрнү каплады. Җиңелү әчесе дә, тезенең әрнүе дә берьюлы сызлану булып биткә чыкты Чәрдәкләнгән аягы белән йогереп-качып китәр, дипме, әллә Иванның боерыгын арттырып үтәр өченме, бичара Кошчакны селкенмәслек итеп бау белән урап куйганнар. Кырык алты кешене, авыр җәрәхәтле әсирләрне арбаларга төяп. Нократ кичүенә алып килделәр Кичүдә Иваннан килгән чапкыннар аларны көтә иде Алар боерык китергән, хәбәр алырга килгән әсир төшкәннәрне. Кошчак угланны Казанга кайтарып тормаска, су юлы белән туры Мәскәугә озатырга, Иван кайтканчы тере килеш. зинданда сакларга, диелгән иде боерыкта
Каргыш
Кошчак углан киткәч. Казан бичара хәлдә калды. Сөембикәне, углы Үтәмеш Гәрәй хан вә ахирәтләре белән үз йортына бикләп, капка- ишекләргә сак куйдылар Кошчак белән дустанә яшәгәннәрне, хәтта аныҢ каһарманлыклары белән сокланган үсмерләрне дә зинданга яптылар Карышканнарны шундук чаптылар, кистеләр Кошчак углан белән киткән өч йөз баһадирның хатыннары, балалары, якыннары да үз йортларында тоткын сыйфатында яши башлады Шәһәрне шом басты Элек мыштым яшәп, астыртын эш корганнар өскә чыкты аларга бәйрәм килде
Кошчак углан китеп ике атна узгач. Сөембикәгә әче хәбәр килде Нократ кичүеннән астарак. Чулман ярында Кошчакиыкыларның барысын да кырып бетергәннәр, имеш Бәхтияр-динсатар. урыска артык ялагайланып, җәрәхәтле Кошчакның башын чабып өзгән, иллеләп угланны әсир итеп. Мәскәүгә озаткан Хәзинә белән Сәхип Гәрәй ханга аталган хатның язмы
шы турында бер сүз дә әйтүче булмады Барысы да дошман кулына төшкән дип уйлады Сөембикә Кошчакның үлем хәбәре Сөембикәне аяктан екты Ж,ан Галинең фаҗигасе аның өчен иң беренче олы кайгы иде Сафаны шым чылар агулагач, шуннан да олы кайгы юк сыман иде. Кошчак угланның үлүе, хатның дошман кулына төшүе алдагы фаҗигаләрдән дә хәтәррәк иде
Сөембикәгә хәбәр итмичә генә, ханны чакырмаенча гына Булат бәк ди- ° вами бәкләрне җыйнады Нәтиҗәдә, Мәскәү белән Казан арасындагы бу су- £ гышны вакытлыча гына булса да туктатырга кирәк табылды, солыхнамә ? язылды =
Мәскәү явы. су юлларын, кичүләрне үз кулында тоткан хәлдә Казанны “ камауны туктатты, Иван, гаскәрен алып Казан каласына һәр кергәнне. 3 шәһәрдән һәр чыкканны тикшереп-тентеп торыр өчен җитәрлек гаскәр-ка- | равыл калдырып. Зөя каласына күчте
Солыхтан соң бәкләр тагын диванга җыйналды Карала торган мәсьәлә " яңа хан сорау булып. Иван патшадан Казан тәхетенә Шаһ Галине җибәрүне үтенеп, Зөягә илчеләр күндерү иде Төмән бәк. Бибарыс бәк бу йомышны * үтәп кайтырга тиеш булды. Әлеге хатка өстәмә рәвештә яңа шарт, яман * шарт язылып куелды Сөембикәне, углы Үтәмеш Гәрәй ханны сиңа тоткын * сыйфатында бирәчәкбез, син безгә зинһар Шаһ Галине генә җибәр, дип. 1 Булат бәк үз кулы белән өстәде
Бу илчелек артыннан ук икенчеләре — Нургали бәк белән Ходайкол углан Иванга яңа шартнамә алып китте:
— Казан йорты сиңа табына, бар ягыбызны үзеңчә кыйл'—дигән сүзләр дә Булат бәк кулы белән язылган иде Углы Нургали бәк аны Иванга үз кулы белән ташһырды
Егерме көнлек кыска вакытлы бу тынлыкта Казан язмышы хәл ителде Чынлыкта исә Казан Мәскәүгә тез чүкте Иван мондагы эшләрнең үз фай дасына хәл ителәчәген күрепме. Литва-Полына ягы кыймылдый башламагае дипме. Мәскәүдә аны сөймәгән баярлар фетнә ясап ятмыймы дипме гаскәрен калдырып, тиз генә Мәскәүгә кайтып китте
Казан илчеләрен озаткач. Шаһ Гали өенә кайтып егылды
— Ни булды?—диде Фатыйма солтан Шаһ Гали Казан эшләрен сөйләде
— Ахшамнан соң ук воеводалар, баярлар олы киңәшкә җыйналасы Киңәш рәһбәре итеп Иван мине калдырды Мин нишләргә тиеш?
Фатыйма солтанның җавабы күптән әзер иде
— Үтенәләр икән, тәхетне кабул кыйл1 Баш тартмаң' Әмма үзең дә шарт куй. Әлбәттә, син куйган шартны урыс җә үтәр, җә үтәмәс җә әз мәз үтәр, әз-мәз үтәмәс. Шулай да ятып каласыңмы, атып каласыңмы —син Тау ягын кайтаруны шарт ит’
Ахшамнан соң Шаһ Гали, хатыны ни әйтсә, шуны авыз эченнән кабат лый-кабатлый, калгай йортына киңәшкә китте Воеводалар, баяр угыллары кенәзләр аны көтә иде Зөя калгае буларак та. элеккеге хан буларак та Шаһ Гали сүз башлады
— Кенәзләр. баярлар. сугышчы воеводалар1 Минем Казан тәхетенә хан насыйп ителмешемә бөек кенәз. бөтенрусиянең олуг падишаһы Иван Ва сильевичның фатихасы бар Әмма мин элеккеге Казан җире —Тау ягының Мәскәү тарафында булуына каршы Тау ягы кайтарылса
Аңа сөйләп бетерергә ирек куймадылар Бөтен киңәшчеләр берьюлы гүелдәп ризасызлык белдерде
— Бу була торган гамәл түгел1—диделәр — Бу мәсьәләне кабат кузгат маска! Кузгала калса Иван Васильевич Казан тәхетенә бүтән хан насыйп итәр!
Бу сүзне ишеткәч, Шаһ Галинең ихтыяры ишелде дә төште Киңәш шуның белән тәмам булды Рөхсәт сорап тормыйча гына, воеводалар баярлар чыгып китте Әле киңәшәсе сүз бетмәгән иде шулай да баярлар юк йомыш ны бар итеп, бер җилләнеп керде Бу эш без бер сүзне ике сөйләшмибез, дигән мәгънәдә иде Капка төбендә, күчә якта Казаннан килгән илчеләр
көтә Шуларны чабырттылар... Касыйм мулла белән Бибарыс бәк. бик күп мирзалар, ишектән керүгә буй сындырып, сәлам тәгъзиме ясады
— Аллаһ тәгалә бөек падишаһ, бөтенрусиянең олуг кенәзе Уасили углы Иванга сәламәтлек, озын гомер вә бөек җиңүләр китерсен!
— Амин1—диде баярлар.
— Гозеребез Ак падишада!? шулдыр ки. камауны мотлак алып. Казанның азат яшәешенә юл куйсын иде Олы гаскәр Мәскәүгә китсен иде. Әмма Казан Мәскәү Химаясында калсын иде.—диде Касыйм мулла. Бәкләр аның сүзенә куәт биреп.
— Дөрест. дөрест! Вә һәм Тау ягыбызны падишаһ безгә кайтарса иде —диде
Воеводалар зык купты. Кызып китеп, татарлар да үзләренең хаклы икәнен исбатларга тотынды Алар бәхәс шаукымында буталып, татарлар— урысча, урыслар — татарчага күчеп, эшне үз файдасына каерырга тырышты. Әйткәләшү озакка сузылып, татар илчеләре—тирләп, хәлсезләнеп, урыслар—тагын да катырак әйтү өчен, тын алырга туктады Баярлар үзара, татарлар үзара киңәшә иде. Бары тик Шаһ Гали генә ялгыз башы түрдә утыра калды. Татарлар да. урыслар да аннан киңәш сорамый Ниһаять, баярлар ягы сүз алды:
— Әгәр дә. Казан тулаем Иван патшага баш ормаса. шушы көзне Казанга тагын да зуррак яу белән йөриячәк. Бер казанга ике тәкә башы сыймый.
— Бәс,—диде сөйләүче баяр.— Сөембикәне, углы Үтәмеш Гәрәй хан белән, монда. Зөя каласына китерәсез. Рус тоткыннарын бөтенләе белән азат итәсез Бу хакта кабат сүз булмаячак! Бетте!
Татарлар авыз ачканчы, воеводалар, баяр угыллары калгай өеннән чыгып китте.. Казан илчеләре, әле — пошмас Шаһ Галигә, әле — бушаган урындыкларга карап көрсенде дә. сөмсерләре коелган килеш, боек кына Казанга кайтып китте Атларны куаларга, дәртләнеп чабарга эчтә дә, тышта да куаныч юк Шартлар үтә дә кырыс иде Казанга кайтып. Зөядә — калгай йортындагы киңәш хәлләрен алар дивани мәҗлестә сөйләп аңлатты
— Нишлибез?—диде Булат бәк Ширин. Диван бәкләре телсез иде
Булат бәк тагын да катырак итеп сорады:
— Нишлибез, ил агалары?—дип. Бәйгер тархан тамак кырды
— Әйдә. әйдә. Мөхәммәт Бәйгер ага.—диде Булат Ширин.
Бәйгер тархан тагын тамак кырды, тәсбихын тарткалап алды, ул да кыюлык бирмәгәч, мендәр почмагындагы йонны ике бармагы белән тотып бөтергәннән соң. кыяр-кыймас әйтте
— Без, кыхым, ие. болай сүзсез утырсак, таңгача таралмасбыз, ие... Ә урыс җавап көтә. Шарт белән килешсәк — без Аллаһ тәгалә каршында да... халык алдында да, дигәндәй... гөнаһ кылган булырмыз. ие...
Нургали бәк. түземсезләнеп, урынында кымырҗып алды да картны бүлде:
— Син. Бәйгер ага. сүзеңне әйт. сузма!—диде.—Шартны үтәмәсәк тә безгә фәтүә юк!
Олы Тархан, яшь бәкнең кайнарлануын сабыр гына тынлап бетерде дә. форсат чыккач, тавышын һич үзгәртмәенчә. сүзен дәвам итте:
— Ие бик зур гөнаһ кылган булырбыз.. Шартлар белән килешмәсәк тә—дөрес әйтә Нургали карачы — килешсәк тә фәтүә булмас. Ләкин сез. карачылар — ил агалары, олы мәртәбәле бәкләр, гаскәр рәһбәрләре. сез уйлап бетердегезме соң, килешмәсәк—сугыш; сугышта, ягъни җиһад-газа- ват юлында шәһит китәчәкбез. Килешсәк—ягъни мәшһүр Соембикә ханшаны да. үзебезнең Казан ханын да. үз кулыбыз берлә тотып, кяфер кулына тапшырачакбыз Киләчәк оныкларыбыз, туруннарыбыз безнең турыда ни уйлар? Тау ягын кайтарып алмасак. туфрагыбызга үз ихтыяры белән басып кергән һәм безгә әсир төшкән кяфер баскынчакларны да кайтарып җибәрсәк. Казан казнасына да, Казан халкына да һичбер файда кылмаган һәм кылмаячак мәнсез Шаһ Галине хан алсак, бу үзе әҗәлдән дә хәтәррәк түгелме соң. ил агалары3 Фикерем шул. мөхтәрәм җәмәгать.—диде аксакал.— Истанбул. Кырым. Нугай безне бичаралыкта калдырмас, ихтимал.
Өметләник әле. ие... Аңынчы шәһәрне бирмәскә, орышырга Дары беткәч — ук атарбыз, ук беткәч — таш атарбыз таш беткәч, бил хәнҗәре бар Сүзем тәмам!
Мөхәммәт Бәйгер тарханны яклаучылар кыюланып сүз әйтте
— Ярдәм килгәнче орышырга’
Булат бәк кул күтәрде
— Беркайдан да ярдәм көтмәгез!—диде ул.—Бөтен Нугай мирзала- 8 ры — Иванның дусты. Йә алар Иван ягыннан орышачак, йә бер якка да кат- S нашмаячак Кырымның үзендә суеш бара Сәхип Гәрәй ханны тау арасында | суйганнар! 2
— Ә? Ничек?!—дип беравыздан кычкырды бәкләр, болар бар да Сафа 2 Гәрәй. Сәхип Гәрәй ханнарны олылаучылар иде
Хәтәр хәбәр иде бу Булат бәк соңгы өметне өзде дә ташлады Булат | бәк ике максатка берьюлы иреште: бу хәбәрне кинәт әйтеп, ул Кы- - рым — Сөембикә яклыларның кем икәнен ачык белде һәм Кырымнан ярдәм ° килүенә өметләнгәннәрнең рухын, ихтыярын сындырды Кемдер йөрәгенә $ энә чәнчегәндәй, авыр сыкранып куйды Булат бәк идарәне тулысы белән * үз кулына алды. Ул янә әйтте
— Сафа Гәрәй ханның уртанчы углы Бүләк Гәрәй —ханны үтерүче' 2
— Бүләк Гәрәй солтан? Ни өчен?
— Кем белә?—диде Булат бәк —Анысын бер Алла беләдер'
Мөхәммәт Бәйгер тархан үз алдына әйтеп куйды
— Сөләйман кануни яки Иван котыртыгы —диде
Шартлар куелганның өченче көнендә Казанның Нургали капкасыннан бер алай атлылар чыкты. Бу — Казан илчеләре Нургали бәк. Ходайкол углан. Бәйгер тархан вә бәгъзе бәкләр, мирзалар иде Аларның барыр юлы — Зөя каласы Аларның максаты — Иван шартларына кул куеп, мөһер басу
Килешү тәмамында Шаһ Гали канәгать баярлар исеменнән татар илчеләрен сыйханәгә чакырды Табын-сый бик тә мул иде Воеводалар, баяр егетләре. Казан илчеләрен артык үҗәтлек илә кыстап, сыйларга тотынды Нургали бәк белән Ходайкол углан мәҗлес башында ук исереп бетте аларга хәзер ике дөнья бер морҗа, морҗа саен бер марҗа иде Бәйгер тархан гына мәҗлескә бармады Төнгә каршы, ялгызы гына илчелекне саклый килгән угланнарга да әйтмичә, атына дтлаиып. Казанга кайтып китте
Шул төнне Бәйгер тарханның аты өенә буш ияр белән кайтты
Аның мәетен урманнан таптылар Ике-өч көн яткан мәетне танырлык түгел иде Затлы хәнҗәре дә. алтынсулы кылычы да. кыйммәтле киемнәре дә юк. әллә юлда ташлап калдырган әллә талаганнар — мәгълүм түгел Бераз читтәрәк Бәйгер тарханның тамгалы тәсбихен тапмаган булсалар, мәетне танымаган да булырлар иде
Сөембикәне. Үтәмеш Гәрәй ханны алыр өчен Петр Серебряный бик күп баярлар. сакчы гаскәр илә Казанга килде өч мең санындагы гаскәр Казан капкасыннан узды. Хан күчәсен тутырып. Сөембикә йортын камады Булат бәк. җиңүче гаскәр килгәч, үз каравылын Сөембикә йортыннан алды
Ничә көн. ничә атналар буе. караңгы төшсә дә. Сөембикә ут кабызырга, чырак яндырырга кушмады Хәтта көндезләрен дә ул тәрәзәләрдәге кояш каплавычларын ачтырмады Яктылык та. җылылык та. һава да аңа кирәк түгел иде инде Урамнан, күчәдән узучылар шомлы караңгы тәрәзәләрне күреп сызлана, сызланмаганы сөенә
Үзенә-үзе кул салмагае, дип Булат бәк ишекне ватарга кушты Ике алып ишеккә иңнәре белән каты бәреп тә ача алмады Бүрәнә-домбе белән бәрергә булдылар Эчтән тавыш ишетелмәгәч. Булат бәкнең шиге калмады Сөембикә ахирәтләре белән агу эчкәндер дип уйлады ул Дөмбе белән бәрә башлагач, эчтән аваз килде
— Ишек ачык!—диде Нәргәтай—Тартыгыз!
Ишек электән үк бикле булмаган икән Бармак белән тартуга ачылды да китте Булат бәк. каударланып, эчкәригә йөгерде Сөембикә дә. ахирәтләре дә. Үтәмеш тә исән сау. ләкин алар шәүләгә әверелгәндәй тавышсыз, хәрәкәтсез утыра Җавап бирүче булмагач. Булат бәк чыгып китте акылдан
язган болар дип уйлады ул Булат бәк кешеләре ишекләрне яба чыгарга онытты Шуннан соң ишекләр гел шулай ачык килеш калды Әнчекләре белән Булат бәк чыгып киткәч, Сөембикә беренче сүзен әйтте:
— Кошчак углан Кырымга. Нугайга кеше җибәрә алмаган, мәрхүм,— диде.
— Җибәргәндер, бикәм,—диде Нәргәтай—Кешесе барып җитә алмагандыр Кырымга җитсә дә
Нәргәтай сүзен өзде: «Барып җитсә дә, Кырым монда килмәс. Сәхип Гәрәй хан үтерелмеш, кем Казанны кайгыртсын?»—дип әйтсә, хуҗабикәгә авыр булыр иде.
— Димәк, корылтай мине бәйләп, урыска озатырга карар кылган? Рәхмәт! Сагъ улсыннар!—диде бикә
Аның сүзләре салмак, күкрәктән чыга.
Нәргәтай аягүрә басты, бүлмәдән чыкты. Сөембикә һаман хәрәкәтсез утыра калды Караңгыдан тагын бер шәүлә калыкты, бу —Үтәмеш хан иде.
— Анам.—диде сабый.—Карыным ачты.. Тамагым кипте-е.
Сөембикә ишарәләде, эчкәридән шәүлә чыкты: бу — Сауфия иде Сау- фия Үтәмешне алып китте Аскы каттагы ризыкханәдә кашык-аяк шалтыраган ишетелде Сөембикә үзалдына әйтте
— Ихтимал. Колынчыгым, бу синең Казанында соңгы тапкыр тәгам җыюындыр —диде. Бикә «Янмас кыз» бәетен көйли башлады.
Эчкәридән Нәргәтай чыкты. Ул. тавышсыз гына килеп, бикәсе янына тезләнде дә. пышылдап кына ,
— Барысын да шулай эшләдек.—диде—Сандыклар аскы юлдагы куышка куелды Куышны кирпеч белән каплап, үзле балчык сылап каралталар.
— Алар кайткач, аскы юлны томалат!—диде бикә
— Шулай булыр, диде Нәргәтай—Әмма, бикәм-җаным, нигә боларын яшермисең?
• Нәргатай сәке өстендәге, келәмдәге вак сандыкларга, затлы дирбияләргә. көмеш өзәңгеләргә, алтын тәңкәле йөгәннәргә, кием-салым, туннарга ым какты
— Ярамый*—диде бикә—Күзләрен буяу өчен, болары калсын Юкса, боларын да эзли башлаячаклар Дөньяны актарып, тегеләрен дә табачаклар. Шушы әйберләр бугазларына тыгылсын кара йөрәкләрнең!—Сөембикә өстә яткан нәрсәләрне максатсыз гына актарырга тотынды.—Бусы — мәрхүм Җан Гали ханның хәнҗәре Монысы — Сафамның кылычы Кылычны син аскы юлдагы беренче куышка куеп томала.
Нәргәтай. Сафа Гәрәй хан кылычын алып, бүлмәдән чыкты
Таң атып, кояш чыкса да, Сөембикә йорты караңгы килеш калды Эчкәридә хәзинә яшерүче ахирәтләр, бераздан соң Нәргәтай күренде.
— Җә!—диде бикә
— Күзгә чалына торган түгел,—диделәр.—Казаяк тамгалары салып чыктык Өч урында — хәзинә турындагы казаякларның урта сызыгы кыскарак.
— Аскы юл томаланды, беленмәсен өчен, бөтен диварларга да күп итеп су сиптек,—диде Нәргәтай
— Хуш*—диде бикә—Хәзер, ялган юлларга арзанрак нәрсәләр тутырып, һәр юлга берәр сандык куеп чыгыгыз. Киемнәрегезне муенсаларыгызны соңра ялган юлны күселәр күрердәй итеп яшерегез Җимерсеннәр, алсыннар. Шуның белән нәфесләре тыгылсын
Шушы эшләр белән әвәрә килеп тагын бер төн узды Үтәмеш бичара җыен хатын-кыз арасында нишләргә белми иде Башта аңа бик күп әкиятләр. дастаннар сөйләде кызлар Уку-язу белән мәшгуль булдылар. Ләкин оланга иркенлек, уен. һава, ат кирәк иде Ул ишегалдына чыга чыгуын, бакчадан да әйләнә, әмма урамга, күчәгә чыга алмый Ат сыртына атланып, ыр- гый-ыргый чабасы килә ханның.
— Их. атам исән булса.—дип үзалдына сөйләнә Үтәмеш Гәрәй хан —Атай исән булса, атай исән булсамы5 Кирәгегезне бирер иде ул сезнең.
Үтәмеш ачык хәтерли
Сафа Гәрәй хан ияргә менеп, углы Үтәмешне үз алдына утыртты Ияр җәясенә ике куллап ябышып. Үтәмеш анасына карады. Сөембикә елмая иде Елмаймаслыкмени?! Кечкенә башлы, нәзек муенлы нечкә сыйраклы чынаяк күзле, без колаклы, озын торыклы бу җен айгыры Уктай бер урында тик то ра алмый куәтенә йөрәгенең кагуына чыдый алмыйча, таптана, чыгымлап * чигенә, авызлыгын кимерә, алга ыргып куя Уктайның йөгәненә көмеш о тәңкәләр тагылган, тирлек урынында — зәңгәрсу келәм. келәм £
өстендә — көмеш өзәңгеле ияр Ияр өстендә шәм кебек туры аркалы Сафа ? Гәрәй хан утыра Өстендә—алтын ука чикмән, билендә — алмаз ташлы * хәнҗәр Үтәмешнең беренче тапкыр ат менүе иде Баланын йөзендә курку * катыш соклану уйный
— Курыкма, утлым, курыкма, колыным!—диде анасы Сөембикә
Сафа Гәрәй хан. углын кысыбрак тотты да. кап кара .мыегы астыннан 0 ап-ак энҗе тешләрен күрсәтеп, иркен елмайды Тезгенне чак кына бушатуга * Уктай, арт аякларын җиргә каты терәп, гәүдәсен алга ыргытты Сафа Гәрәй артындагы угланнар да. йөз тояк тавышы чыгарып, ханга иярде Ике егет. > кулларына ялангач кылыч тотып, ханны узып, алга чыкты, егерме адымлап *- ара калдырып, алдан китте
...Яшь ханзадәнең беренче тапкыр елкы җилкәсенә менүен бәйрәм итәр өчен, хан үз якыннары, мәшһүр батырлар, сарай бәкләре белән Ханболынга китеп бара Күчәдәге. урамнардагы халык хан малаен алкышлый
— Йөз яшә. Сафа ха-ан! Йөз яшә. Үтәмеш ханза-дә-ә*—дип кычкыра лар
— Ат менешең котлы булсын. Үтәмеш Гәрәй! Йөз яшәгән гәүдәң туган туфрагыңда булсын1—диләр
Сабые курыкмасын өчен, биеклеккә ияләшсенгә. Сафа Гәрәй хан атын тыеп бара
— Бу туфракта яралдың. Үтәмеш ханзадә, шушы туфрак гәүдәңә юрган булсын! •
— Адәмнәргә кул изә, углым, сәламлә!—диде Сафа Гәрәй хан Үтәмеш ханзадә, бер кулын ычкындырып, халыкка сәлам бирде Сөекле ирен, күз карасы углын озатып кергәч. Соембикә атменеш бәйрәменә ахирәтләрен чакырды Аның ишарәсенә мотрибчылар дәртле көй башлады Ахирәтләре дә. Сөембикә дә бик тынгысыз, йөрәкләрендә шат лыклы ярсу иде
Ул чагында дүрт яшендә генә булса да. Үтәмеш ачык хәтерли Ханбо лында аны аталык Рәхыш баба ат өстеннән алды Шул көннән ханзадә ага лык Рәхыш тәрбиясендә булды. Рәхыш баба кон саен аны җайдак йөртә иярсез ат менеп йөрергә, иярдә чабарга өйрәтә башлады Кая китте ул Рәхыш баба? Кинәт юкка чыкты да. Үтәмешне анасы йортына каигардылар Каядыр, зиндангамы китте, диделәр Тагын бер вакыйганы ачык хәтерли Үтәмеш Гәрәй хан Бик күп агайлар, аксакаллар муллалар кылычбазлар җыйналып. Хансарайдагы бик олы матур келәмгә бастырып дүрт почмагын нан дүрт иң олы бәк. ян-яклардан урта бәкләр тотып, аны югары күтәрделәр дә:
— Ризамы, аксакаллар?—дип кычкырдылар—Ризамы, бәкләр, мирза лар, угланнар?—дип янә сорадылар
Тәхетханә эчен тутырып берьюлы
— Риза!—диделәр
Шул чагында и кызык булган иде! Өстән, биектән озын озын яутирләр олы гәүдәле бәкләр тәп-тәбәнәк булып күренә Өч тапкыр ризалык алгач, аны келәмнән тәхеткә иңдерделәр Бик кызык уен иде ул Аннан соң озак итеп хөтбә укыды Колшәриф мулла аннан соң. янә тәхеткә утыртып Үтәмеш Гәрәй ханны Казан иленә тугры булыр! а ант иттерделәр Шулардай котылгач, ул аталык Рәхыш баба белән. чабышкаАларга атланып Арча Кы рына. кылыч уены өйрәнергә китте Ну у. кылыч уенын көтеп ала иде Үтәмеш хан Аның иң сөйгән ике эше бар иде атта йөрү кылыч чәкештерү..
Сабый Үтәмеш Гәрәй хан, бакчада ямь тапмагач, янә өйгә керде.
Шулчак күчәнең тышкы Ханкапка ягыннан тояк тавышлары ишетелде. Ишектәге, капкадагы Булат бәк сакчыларының:
— Киләләр*—дигәне яңгырады
Нәргәтай. пәрдәнең кырыен күтәреп, күчәгә бакты да. хәвефле тавыш белән әйтте:
— Хансарай ягыннан Булат бәк үзенекеләре белән —диде—Тыш капкадан— урыслар, һу-у бихисап, агылалар Урыс явы калага кергән
— Димәк, капканы ачканнар —диде бикә—Димәк. Казанның бетүе шушы икән..
Килешеп куйгандай, ахирәтләр берьюлы елый башлады аларга карап. Үтәмеш тә еларга әзерләнде, бер — анасына, бер елаучыларга карап
— Анакай, безне урыс нә кыйлыр?—дип кычкырды.
Шул мәлне Сөембикә, юату урынына, ачуланып әйтте ки:
— Җитте1 Туктан*
Бу әмер. Үтәмешкә генә түгел, ахирәтләргә дә аталган иде Ахирәтләр мышкылдашып елаудан тыйлыгып туктады
— Күз яше әрәм аларга*—диде бикә —Төзәнегез, ясаныгыз Нәрсә тага аласыз — тагыгыз* Үтәмеш колынны да яйшы киендерегез, ул әлегә — хан*
Ахирәтләр, җәһәт ясанып. Үтәмеш ханга тәхет киемнәрен кигезделәр.
— Хәзер барыгыз да дога кылыгыз*—диде бикә.
Баскынчы гаскәр, күчәдән килеп, урамнарга тулды, тыгылды, атлар кешни. баскынчылар акыра, сөйләшәләр, көләләр
Ачык ишектә Булат бәк Ширин күренде, ишек ачыклыгында артка борылып ул:
— Узыңызлар!—диде.
Йорт эче ярым караңгы иде Булат бәк әнчекләренә ымлады: тегеләре, түргә узып, тәрәзәләрдәге коруларны каерып ачты, йолкып та төшерде Өй эче күз чагылдырырлык яктылык белән тулды Эчкәригә урыс башлыгы Петр Серебряный керде Ул бәйрәмчә киенгән иде. Сул ягында — затлылыгы ерактан күренә торган, бик кыйммәт кылыч.—аеруча яхшы хезмәт кылганы өчен Иван патша бүләк иткән алтынлы кылыч иде ул.— ап-ак төстәге бармакчалар кигән, иңендә — кызыл комач ябынча Сөембикә—түрдә, урта сәкедә, ахирәтләре — астарак, идән келәмендәге намазлыкларда сәҗдәгә киткән. Үтәмеш Гәрәй хан атасының карышкысын — уң кулына, сулына гәрәбә тәсбих тотып, тәхеттәге кебек, мәгърур утыра Өй эче тып-тын Петр Серебряный, бу тамашаны күреп, ишек катында ук. туктады. Хатыннарның сәҗдәгә китүен ул бөек падиша. олуг кенәз Иван Васильевичка баш ору. мәрхәбә, рәхим итегез, без сезнең колларыгыз, дигән мәгънәдә аңлады Әмма, баш ору озакка сузылгач. Булат бәккә бакты. Тегесе
— Намаз*—диде
Ул арада сәҗдәгә киткәннәр, баш калкытып, аягүрә торып, күкрәкләрендә кул кушырды. Шунда Петр әйтте:
— Мин — Иван патша илчесе, бояр Петр Серебряный*—диде—Шартнамәгә карый, син. Сөембикә ханша, вә угълың Үтәмеш Гәрәй хан. вә синен бөтен хезмәтчеләрең, вә бөтен ахирәтләрен, вә Кырымлы. Нугайлы вә Казанлы бәкләр, угланнарның Мәскәүгә нәфрәтлеләрен вә хатыннарын мин Мәскәүгә алып китәргә мәҗбүрмен*
Ахирәтләр тагын сәҗдәгә егылды Петр бу эшне янә коллыкка ризалык галәмәте дип уйлады Сәҗдәдән соң тагын пышылдап дога уку башлады Дога озакка киткәч, кенәз тагын Булат бәккә әйтте
— Нәрсә, алар әллә чукракмы? Айлар буе караңгыда утырып, шашканмы. сукрайганмы?
— Намаз.—диде Булат бәк.—Намазны өзәргә ярамый
— Алайса. Үтәмеш хан сүз әйтсен*—диде Петр.
Булат бәк ханга таба борылды
— Әйт’—диде—Яңа хуҗаңа бер-ике кәлимә сүз әйт*
Намаз укылып бетте Бөркәвеч астыннан Сөембикә өйгә басып кергән түрәгә бакты
Хан каушау курку вә нәфрәт аша әйтә алды:
— Мин. каным Чыңгыздан килә торган икенче ягым канын Идегәй әмирдән алган бөек Хаҗи Гәрәй токымы, Сафа Гәрәй хан углы Үтәмеш Гәрәй хан. сүзем—сабыйның тавышы әкренлә ныгый барды, әйтерсең лә. ул усал-катгый хакимгә әверелде—Казан гаскәре әле корал ташламаган о Капка сатлыклар, хаиннар тарафыннан ачылган. Мәскәү илчесе воевода баяр - Петр Серебряный кулында —канунга яраксыз шартнамә Ул шартнамәдә Ка ; зан ханының кулы вә алтын нишанлы мөһере юк Хан рәсми рәвештә тәхет- 8 дин алынмаган Бәс. бу шартнамә куәткә ия түгел1
Хан әйткәннәрне өч ахирәт берәр данә язып, теркәп бара иде Үтәмеш * Гәрәй хан анасы ятлаткан сүзләрне ялгыщмаенча. ачык итеп әйтеп бетерде. * Сөембикә дәвам итте: z
— Укыгыз шартнамәне!—диде ул —Шартнамәгә имза куйган, үз тамга ® сын салган карачы бәкләрнең исемнәрен кычкырып укыгыз' Бармы анда о Бәйгер тарханның аты? <
Бәләкәй ханның гаять оста вә үткәзерлек итеп әмер бирүе. Сөем- * бикәнең таләпчән сүзе Булат бәкнең өнен алган иде Әмерне үтәргә туры > килде Бу хан бәтчәсен тиз генә арбага салып китеп булмый икән әле Бөтен « нәрсәне рәсмиләштерергә туры килә гугән Баяр Серебряный шартнамәне ш сүтеп, укый башлады
— Казан ягыннан шартнамәгә кул куйган, мөһер баскан бәкләр Нурга ли бәк Булат углы. Ходайкол углан вә мирзалар
Сөембикә кабатлап сорады
— Бармы анда Бәйгер тарханның аты вә тамгасы? Бармы анда ханның имзасы вә нишаны?
Петр әйтте.
— Юк!—диде
— Юк!—дип кабатлады Сөембикә—Ялган шартнамә' Ни өчен юк Бәй1ер тарханның кулы вә тамгасы? Чөнки Бәйгер тарханны үтерделәр Аның хәнҗәр белән актарылган мәете Зөя белән Казан арасындагы урманда табылды Дүрт карачының берсе генә кул куймаса да. шартнамәнең куәте югала1
Петр Серебряный, урынында таптанып, табан алмаштырды, ул нидер әйтергә теләде, ләкин хан карышкысын күтәрде
— Торып торың. Мәскәү илчесе!—диде Үтәмеш Гәрәй хан—һәм ниһаять, күрсәтең миңа шартнамәне!
Петр Серебряный тәмам хан ихтыярында иде ул. ханга якын ки леп. шартнамәне сузды; хан, кәгазьне укып тормыйча гына, Сөембикәгә бирде
— Сөембикә ханбикә, укы!—диде ул—Кәгазьдә ханның алтын нишан лы мөһере, ханның янә бадәм тамгалы билгесе вә янә ханның имзасы бар мы?
Сөембикә, шартнамәне укып чыкты да
— Юк. ханым-солтаным'—дип. янә ханга тоттырды
Үтәмеш Гәрәй хан. шартнамәне ерткалан Петр Серебряныйның итекләренә ташлады Серебряный хан тарафына кискен омтылган иде Үтәмеш Гәрәй янә карышкысын күтәрде Илче киредән үз урынына басты Алып гәүдәле воевода Петр Серебряныйга сабый кулындагы кар ышкын ы тартып алу авыр эш түгел иде. әмма ханның әмиранә утыруы, үзенең хаклы икәненә нык инанган булуы илчеләрне бераз шөбһәгә <алган иде Чынлыкта Серебряный —чит туфракка, чит хан йортына рөхсәтсез басып кергән кеше Аның максаты бу яулап алуга ничек тә рәсми тос бирү иде
Сөембикә үзенең кол ханша икәнен беразга онытты Колынчыгы Үтәмеш Гәрәй ханның басып алучы гаскәр башлыгына әмер биреп утыруын күреп, үкереп еларлык шушы кызык уенга катнашып китте Үтәмеш Гәрәй тәхет өчен яратылмыш хан икән ләса' Ул тумышыннан хаким икән лә Түрәлек.куәсе аның канында ук бар икән бит Илаһем, җай чыгарып бераз үсә төшкәч. Аллаһ Тәгалә кодрәте илә тәхет насыйп булса, җиһанга шөһрәтле хан булачак аның колыны Күрегез сез аның мәгъруранә утыры
шын, тыңлагыз санә сөйләш аһәңен, багыгыз сез аның кыяфәтенә Ул—хаким, гадел хаким
Җарияләр кулыннан ярлыкларны алып, хан эчкәригә узды Сөембикә дә аңа иярде, берничә ахирәт тә эчкәригә китте Хан белән Сөембикә, һәр ярлыкны укып, дөреслегенә инангач, алтын нишанлы кәгазьгә күчереп язгач, барысына да имза салып, мөһер сукты Нәргәтай дүртенче ярлыкны Сөембикәгә сузды.
— Бусы каян?—диде Сөембикә.
— Мин, сиздермичә генә чыгып, бу якта сүзен-сүзгә алтын нишанлыга яздым Алар өч данәсен дә яндырачак Бу нөсхәсен ышанычлы кешегә калдырып. ышанычлы илнең хакименә тапшырырга боер. Бөтен илләр белсен хакыйкатьне*
Сөембикә, ярсып, ахирәтен кочты.
— Җаным син, Нәргәтай ахирәтем,—диде ул, аннан соң дүртенче ярлыкны Гөлдәрә ахирәтенә тоттырды —Син яшер ярлыкны Монда калырсың Бикә мине сөймәде, гел җәбер-золымда тотты, мин аңа хезмәт итмәсмен, качып калдым, диярсең. Җае чыккач, ярлыкны Кырымга озат.
Гөлдәрә ахирәт әйтте:
— Баш өсте, бикәм, шулай булыр*—диде.
Әзер ярлыкларны, тантаналы рәвештә, Петр Серебряныйга тапшыру булды. Шуннан соң теге әйтте.
— Ярлыкны олуг патша Иван Васильевичка күндерермен’—диде.— Хәзер юлга әзерләнегез. Зөя каласына*
Берәү дә селкенмәде Баскынчы янә кабатлады Сөембикә дәшмәде Аның шомырт кара күзләре яшь белән тулы иде Серебряный, кәттә кыяфәтен ташлап, катырып куйган төз буынын сындырып иркен атлап, Сөембикәгә бераз якынайды да, ипле-йомшак кына сүз башлады
— Мәшһүрә ханбикә, һич хафа күрмәссең* Иван Васильевич сине хөрмәткә куяр Бөтен Мәскәү баярларының сиңа олы сөйгесе бар Углыңа да, якыннарыңа да һични булмас! Зинһар. Аллаһыгыз хакына киен!
Сөембикә ике учы белән йөзен каплады: ахирәтләре дә. ханбикә дә тавышсыз гына елый иде. Булат бәк ишарәләде берничә урыс вә Булат бәкнең берничә кешесе өй эчендәге нәрсәләрне сандыкларга, капчыкларга, киң җәймәләргә өя, төйи башлады Берәү дә сөйләшми Хәтта Петер Серебряный да нишләргә белми бары тик Булат бәк Ширин гына әйбер җыючыларны ашыктыра Үтәмеш Гәрәй хан. бичара, карышкысын яшерер җай эзли иде Карышкыны ул җиңенә тыгып карады, сыймады аннан соң артына качырды, ниһаять, кеше күрмәгәндә генә, карышкыны. камәрен чишеп, эчкә, култык астына тыгып, камәрен эләктерде дә. сул терсәге белән иң кадерле уенчыгын—хан карышкысын кысты. Бу карышкыны заманында Туктамыш хан кулында булган, әүвәлендә бу карышкыны Олы Мөхәммәт хан тоткан, бу карышкы Сафа Гәрәй хан учында булган: сакларга кирәк. Сөембикәнең, ахирәтләрнең үз әйберләре салынган кул-сандыкларны алып чыгып, ат арбасына салдылар. Өй җиһазларын, ганимәт малын, хәзинәне Мәскәүгә озатыр өчен, исемлек язып алдылар.
— Көймәләргә төягез!—диде Петр Серебряный.—Каравыл җитәрлек булсын!—Аннан соң әкрен генә Сөембикәгә эндәште:
— Кузгалырга вакыт!—диде
Дошман кулына бирмәскә теләгәндәй, ахирәтләре хуҗабикәне урап, кочаклап, тагын да катырак еларга тотынды Сөембикә ишарә белән аларны тыйды да, күз яшенә тыгылып
— Ахирәтләрем'—диде—Мин сезне азат итәм Сез үз ихтыярыгызда Кем минем белән Мәскәүгә йөреп, коллык изаларын татырга тели, кем монда калырга тели — һәрегезнең үз эше. Мин сезгә моннан ары ханбикә түгел..
Шулчак Гөлдәрә ахирәт, эчкәридән атылып чыкты да, яман тавыш илә кычкырды
— Мин калам монда!.. Синдән күп золым күрдем, инде дә кан-яшь түгәргә эстәмәем!—дип, төенчеген тотып, буш сәкегә менеп, тәрәзә тобенә утырды
Сөембикә әйтте:
— Ихтыярың, Гөлдәрә ахирәт!
Ул аягүрә басты. Үтәмеш Гәрәй хан көрсидән сикереп төште, анасына килеп сыенды, ахирәтләр дә аякланды.
Шуннан соң. Сөембикә чыгышка таба атлады Петр Серебряный янында туктап, янә әйтте.
— Соңгы гозерем бар баскынчы түрәгә!—диде
— Тыңлыйм сине, ханбикә!—диде Серебряный
— Мәрхүм ирем Сафа Гәрәй хан кабере белән бәхилләшергә рөхсәт бир!
Караңгы төшкәнче. Зөягә кайтып өлгерергә кирәк иде белмәссең, төн эченнән татар гаскәре чыгып, хан белән Сөембикәне коткарыр өчен сугыш башлар Воевода ашыга иде Ләкин Сөембикәнең гозерен үтәмичә дә ул моннан тыныч кына китә алмас кебек. Ул ханбикәйе әсир алмас та иде әмма бу эш аның ихтыярыннан тормый, мәҗбүрият аннан өстен, Мәскәү ка ты бәгырьле; кырыс холыклы баярлар белән Иван Кансыз тагын да рәхим сезрәк
— Бәхилләш, ханбикә!—диде баскынчы кенәз.
Сөембикә, җәяүләп, эчке кирмәнгә—ханнар зиратына — Үтәмешне җитәкләп китте Хан күчәсеннән эчке кальганың Ханкапкасына йөз алтмыш адым, капкадан кабер станга мең адым икәнен Сөембикә бик яхшы белә ничәмә-ничә тапкыр адымлап санаганы бар Жан Гали каберенә йөргәндә, авыр уйлардан арыныр өчен, ул шулай санап атлый иде Соңгы юлны кяфер колы буларак узачагын һич тә уйламаган иде ул Үзенең әллә нинди төшләр күрүе, юраучыларның әйткәне юш килүе турында уйлый иде ул җәяү бар ганда. Хумай кошы да, Хозыр Ильяс та аңа төшендә килде Сөембикә ике тапкыр ханша булды Ирәмбаг гелән төшкә кереп, ул. ниһаять язмыш вә Ал лаһ Тәгалә кодрәте илә үзенең бакчасын төзеде, Казанда. Кабан күле буенда. табигатьнең гүзәл бер почмагында. Соенбаг пәйда булды Инде дә, төшенә кергәнчә әүлияләр юравынча, аңа угыл олан бирәчәге әйтелде юраганнары янә юш килде һәр юш килгән саен. Сөембикә гелән Каракошны күрер иде Сафа Гәрәй ханны шымчылар үтерер алдыннан атна элек тә ул төшендә Каракошны күрде Кошчак угланның тар-мар килүе вакытларын да да төшендә дә. өнендә дә түбәндә генә очып йөрүче Каракошны күргәләде. Җиһанга туганнан бирле Сөембикәне бәхет кошы Хумай белән афәт бөркете Каракош сагалады һәм, ниһаять, ханбикә күчә буйлап Сафа Гәрәй хан каберенә таба барганда да күктә. Казан шәһәре өстендә очучы Каракошны тагын шәйләде
Ханкапкага өерелеп килгән халыкны кертмәделәр. Сөембикә Үтә меш хан. ахирәтләр, Петер Серебряный. Булат бәк һәм мең сакчы эчкә узды Калган ике мең урыс гаскәре, халыкны Сөембикәгә якын җибәрмәс өчен, капканы эчтән бикләтеп, үзләре тышта, капкага аркылы басып калды
Хан мәсҗеде мөнбәрендә азан әйтәләр, аңа барча манаралар җавап бирә. Хан кальгасындагы унбиш мәсҗед мөәзине һәрбересе үз мәкаме илә азан әйтә Бәкләр Бистәсендәге егерме биш манараның тавышы аларга кушылды Тышкы шәһәр — Касабадагы Арча Кырындагы. Кораеш Бистәсен дәге ике дистә мәсҗед. Карабистәдәге дистә ярым мәсҗедтән моәзиннәр халыкны намазга чакыра Гаҗәеп моңлы, искиткеч матур аһәңле азан булса да. кайгылы азан иде бу Ни өчен соң азан шулай бәгырь тураклагыч хәсрәт моңына манчылган? Сөембикәгә генәме ул шулай тоела? Әллә азанчылар, Сөембикә белән хушлашу билгесе итеп, авазларына шундый фаҗига аһәңе өстәгәнме? Казан өстендә азан тавышы йөри Бөтен җан иясе азан тыңлый Петер Серебряный да сиксән авазлы азанны тыңлый, хәтта баскынчылар да азан шаукымында өнсез калган иде
Мөселманнар намазга кереште Сөембикә. Үтәмеш вә ахирәтләр, намаз лык урынына кайсы — чапанын, кайсы ябанчасын җәеп, сәҗдәгә егылды
Казан йорты ахшам намазы укый
Күктә. Казан йорты өстендә. Каракош оча
БАТУЛЛА О СӨЕМБИКӘ КЫЙССАСЫ 0
Намаздан соң. Сөембикә Ханзират капкасыннан узды Мөселман хатыннарына зиратка керергә һич ярамый, диләр дә, әмма Сөембикә бу йоланы тотмады, ул инде йола-гадәт кануннарына буйсынмый: аның хәсрәтле, әмма әмиранә карашын күреп, мөҗавир агай капканы җәһәт кенә ачты. Сөембикә углы Үтәмеш вә ахирәтләре белән каберстанга керде. Мөҗавир капканы япты Петер Серебряный белән сакчылар капкага терәлеп калды.
— Гаурәтләр кергән дә бик җиткән.—дип мыгырдады карт—Кяферга ни-намә калган анда. Ханзиратта?
Хансарай белән Диван сарай арасындагы бу зиратта нибарысы җиде кабер— җиде хан ята Олы Мөхәммәттән башлап Казан мәмләкәтендә унөч хан булса да. җидесенең генә гүре шушында. Унөч ханның берсе Шаһ Гали— Зөя каласында, өченче тапкыр хан булып утырыр өчен, тәхет бушаганны көтә. Казанның хакыйкый ханы да исән-сау—Үтәмеш Гәрәй: ул, кол сыйфатында. Мәскәүгә китәчәк, гүре кайда булыр — билгесез. Мамык ханны Нугай сәфәрендә үтерделәр, каберенең кайда икәнлеге дә нәмәгълүмдер. Габдел Латыйф хан белән Илһам хан Мәскәү коллыгында үтерелмеш, каберләрен белгән адәм юктыр.
Сөембикә беренче кабер янына килде. Бу Олуг Мөхәммәт хан төрбәсе иде Адәм биеклегендәге башташның дүрт ягы да язулы Ян-якларында аятьләрдән кыйтгалар чокылган.
Сөембикә, якыннары белән чүгәләп, пышылдап, дога укый башлады. Догадан соң. Сөембикә әйтте:
— Казан ханнарының иң куәтлесе, иң батыры, бөек галәбәләр яулаганы, киң күңеллесе. олы җанлысы син булдың. Олуг Мөхәммәт хан... Олы җанлы, киң күңелле булганга, син Бөек Сарайның алтын тәхетендә озак утыра алмадың Бичара Икенче Уасилий Иван углына син Мәскәү тәхетен үз кулың берлә бирдең. Уасилий сиңа мәңге тугры булырга ант эчте, аягыңа егылып куанды Син бәлагә таргач, мәкерле, булдыксыз энең Кечек Мөхәммәт сине Сарайның алтын тәхетеннән китәргә мәҗбүр итте. Син үз дустың. Мәскәү кенәзе Уасилийга йөрдең. Ләкин ул. сиңа ярдәм күстәрмәк җирдә, сине кылыч белән Биләү каласыннан куарга алынды. Мең кылычлык гаскәрең берлә син Уасилийның утыз меңлек явын туздырдың. Янә килеп, Уасилий мәлгунь сиңа кылыч күтәрде, ук атты, анда да син дустан дошманга әйләнгән Уасилийны җиңдең, гарип кылдың, әсир иттең. Анда да син миһербанлык күрсәттең. Олуг Мөхәммәт хан. Мәскәүнең җиңелгән вә авыр җәрәхәтле кенәзенә дәва салып, ярасын бәйләп, Мәскәүгә җибәрдең. Уасилий. савыга төшкәч, күп гаскәр җыйнап, синең өстеңә яу булып килде. Анда да син түздең, рәнҗеш сакламадың: ниһаять, син яңа, үзбаш мәмләкәткә нигез салдың, күп җиңүләргә ирештең. Биләү һәм Морым калаларындагы җиңүләрең сине бөтен дөньяга мәшһүр итте. Мөслим вә төрки-татар өчен син кыйлган фидаилек. син исраф иткән гайрәтне бизмәнгә салсаң, синнән соң килгән ханнарның кылганын басар иде. Хак Тәгалә кодрәте илә килер бер көн. син кылганнарны торыннарың ядкәр итәр, сиңа алтын һәйкәл кояр! Амин! Туфрагың нур булсын! Урының җәннәттә булсын!
Матәм алае — Сөембикә. Үтәмеш Гәрәй хан ахирәтләр — Мәхмүт хан төрбәсенә керде. Төрбә эчендә башташ. башташта шундый язу:
Ходаның рәхмәте улсын анларга.
Анлар лайыкъ ирде дога кыйлурга.
Сәккез йүз алтмыш туккызда улды фәнасы
Энҗү-җәүһәрдин улсун яткан бәнасы.
Олы Мөхәммәт хан углы Мәхмүт хан рухына дога укыгач, Сөембикә:
— И Мәхмүт хан агабыз, син йортыбыз өчен җәсурәнә яулар чапкан, курку белмәй дошман илә орышкан адәмсең. Синең каһарманлыкларыңны санап, сүз төкәнмәс. Гали вә Рөстәмнәрдән һич ким түгелсең. Син атаңны астыртын дошманнардан саклый алмадың: куәтеңә масаеп, гамьсезлегең сәбәбе илә үзеңне дә саклап кадалмадың. Мәскәү кенәзе Уасилий шымчылары кулыннан дөнья күчтең. Куәтле, үзбаш дәүләт төзеп бетергәч кенә, син шәһит киттең. Гайбәт илә сине күп изделәр. Имеш, син атаң Олуг Мөхәммәт ханны үз кулың берлә үлтергәнсең. Дошманнарың, сине каралтыр
өчен өстеңә шундый пычрак чәчте Син үз балаң кулыннан үттең. Туганны—туганга, диндәшне—диндәшкә карындашны — карындашка өстерүче һаман шул — атаңның яман дусты Уасилий булды Хакыйкатьне томалап була, әмма ул. таш астыннан үсеп чыккан үлән кеби. барыбер өскә калкачак Бу хакыйкатьне мин яздым, өч нөсхәсен өч ышанычлыма тапшырдым Хакыйкать оныкларга, торыннарга барып ирешер иншаллаһ. Үзе тәрәт кылып та. башкага, гөнаһсызга сылтап, сәясәт ясау — Мәскәү кенәзләренең төп ысулы Халык моны аңлар. Аллаһ боерса! Туфрагың мамык булсын, урының оҗмахта булсын' Амин!— диде
Хәлил ханның кабер ташы шома-буш иде Анда дога да юк. шигырь дә юк, бары тик исеме, туган һәм үлгән елы гына чокылган Шомлы, төссез ка бер Сөембикә әйтте
— Иа Илаһем! Син мине кичер. Илаһем, кичер мин гөнаһкярны. мәрхүмнәр турысында бары яхшы сүз генә сөйләү лазем. Әмма мин үз йортына зыян кылганнар хаккында ничек яхшы сүзләем? Ялган өчен син җәза ларсың: бәс, Ходаем, тугры сүзем өчен колыңны ни көтә3 И Хәлилчәк хан1 Каның Чыңгыз-Батыйлардан ирсә, җаның Олуг Мөхәммәтдин иңсә, тумы- шың ук сине кара бәхетле кылса, нә итәрсең? Атаң канын коймак илә. менеп тәхеткә ирештеңме син. бичара, бәхеткәме? Нугай. Кырым. Хаҗитархан һәм Казанда синдәй мәхлуклар үрчидер шул. Ни аяныч, һич булалмадың ба-лигъ, буең үсеп, акылың калды зәгыйфь дошман котыртыгы илә күңелендә йөрттең кинә һәм санечтең бер гөнаһсыз хан атаңны Әлбәт, әлбәт, син акларсың кылмышыңны, диярсең Мәхмүт атам бабамны үлтерде ич дәлил сез. һич тәфсилсез ничек инандың дошман сүзенә вә олуг гөнаһ алдың үз өстеңә һәм гөнаһың сине харап итге. үз хәнҗәрең керде бәгыреңә Синең өстән мин хөкемдар түгелмен Аллаһ әйтер, ахыр җиткәч, ахыр сүзне!
Матәм алае Ибраһим хан каберенә килеп җитте Башташтагы матур язу. яуларга язу үрнәгедер:
Имән агач иеладүр. сынамын. диеп, һай һай.
Үлмәс ханга ук тиебдүр, үләмен диде, һай-һай Хатыннары еглашадур, хур буламыз. дип. ходай Угланнары сүенешә, хан буламыз. дип. Ходай
Сөембикә, ихлас дога кылып, Ибраһим хан рухына әйтте
— И Мәхмүт углы Ибраһим хан, ханыбызның дүртенчесе Ж,әсүрлектә син бабаң Олугь Мөхәммәтдин ким түгелсең, усаллыкта атаңнан син өлге алыпсың Казан өчен күп дошманның башын кабак кыйгандай кыюрсың. Бөек эшләр майтарып, син Идел өчен дастаннарга кердең. Ибраһим хан Атаң үчен Аллаһ алды кулың белән Хафа булма, онтылмассын Син хәрами да. юлбасучы да түгелсең. Син хөкемдар ирдең атаң тәкъдиренә Хөкемеңне сәет Шәйхелислам вә муллалар хуплап әйтте Син рәхимсез улдың, Ибраһим хан. илең динең дошманына, ата булдың ятим үксез вә юксылга Астыртыннар. шымчы вә кандошманнар сиңа бөһтан яксалар әйтәдер кем җәүһәр нәҗестән дә тәмиз калур кем зыянкәр кешене үлтерсә. бел. җылан үлтергән тик улыр. аңлатыл Гүрең якты булсын' Амин'
Укыдылар алар Мөхәммәт Әмин ханның башташында
•Галимләргә тәрбият кыйлган. зәһидларны сүгән. мәсҗедләрни гый марәт кыйлган. үксүзләрни асраган. Ибраһим вә Нурсолтан утлы Мөхәммәт Әмин хан зирате торур Хак Тәгалә рәхмәт мәсрүр кыйлуб кәүсәр шәрабе берлә кандурсын»
Сөембикә әйтте:
— Мөхәммәт Әмин хан. сиңа сүзем Әйтер кемнәр сине дошман диеп Әйтер сиңа кайберәүләр боек шоңкар диеп, һәресе дә мәгълүм дәрәҗәдә хаклы булыр Син бутадың донья донья сине бутады Мәскәү белән Ка зан — ике ут арасы, син шул арада яндың һәм бервакыт син айныдың Мәскәү хәмереннән үзбаш булып, мөстәкыйльлек син яуладың шөкер Әмма һаман Мәскәүгә син тез йогәндең Чындөресен әйтәмен ки син шу лай да бөек хансың, чирек гасыр бер тәхеттә утырмак һичкемгә дә насыйб
әйдәмәде Син орышсыз яшәттең үз халкыңны Мәдәният, гыйлем, шигърият чәчәк атты син торганда Үзең шагыйрь. Бабур солтан сыман, үзең маһир бөек Олуг бәктәй: аһ. дип әйтәм. чак иртәрәк айныш кирәк иде исерткечтән Уйгандың да мәңгелек йокыга талдың Соңгы сәясәтең ярамады Мәскәү түрәсенә һәм астыртын чакты сине елан, күкрәп торган ир чагыңда вафат кыйлдың олуг Мөхәммәт Әмин. Булган гөнаһларың Аллаһ ярлыкасын Ахырзаман таңында1 Амин!
Зиярәт кылучылар хозурында Җан Гали хан төрбәсе пәйда булды баш- ташны Сөембикә үзе гамәл кылдырмыш иде Бер сүрәдән башка һич сүз юк тыр бу мәрмәрдә, төркичә дүрт юл калкытылган
Үлем—ул киң капкадыр Юктыр аңа сыймаган. Кемдер яман кулдан үтә. Кемдер үз теләге белән китә дөньядан
Сөембикә инде күптән елый иде. әмма аның елавы бәгырендә булып, күз яшьләре шунда, бәгыренә бөялеп ташкан иде. Кабер катына килеп, бикә башын иде. озак сүзсез торды Аннан калтыравык тавыш белән әйтте:
— Гомерең озын булмады. Шәех Әүлияр углы Җан Гали хан Ни аяныч ки. Хак Тәгалә сине бөек яратмаган Сабый булып тудың, сабый булып яшәдең, сабый килеш вафат иттең Ни гаҗәп ки. Казан ханнары елдан-елга зәгыйфьләнә, кечерәя, юашлана Төрки-ислам дөньясында тәхет варислары, кырау суккан гөлләр кеби. шәлперәя, иртә һәлак була Батыйлардан. Үзбәк ханнан. Туктамыштан соң алтын тәхетле Сарай Урдасында ханнар умырткасыз, ирлексез булып җаһилгә әверелеп бетте, борынгы ата-баба шөһрәтенә куанып, кымызга хәмер кушып эчә торгач, мәхлукка әверелдек. Борынгы бабаларыбыз каршында тезгә төшеп ярлыкау сораган дәүләтләр хәзер үзләре безләргә хаким Хәзер синдәй ханнар. Мәскәүгә барып, патша алдында гына түгел, гап-гади бер урыс кенәзенә баш ора Кичер мине. Җан Гали хан. син туларның берсе идең. Син. шуышып та бәхет тапмаган күк. үзбаш булырга омтылып та бәхет тапмадың. Кара язмыш илә яратылган бәндә булгансың икән лә Аллаһ сиңа хөкемдар! Амин!
Сөембикәнең калтыравык тавышы кинәт өзелгәндәй булды, ул инде күз яшьләрен тыя алмый Алар Сафа Гәрәй хан төрбәсенә килде Бу төрбә бөтен ханнарныкына караганда да бай. мәһабәт иде Сөембикәнең өзелеп сөйгән иренә куйган соңгы ядкәре шушы булды Таштагы сүзләрне Сөембикә яшь аралаш кычкырып укый башлады:
Йегетләр күрке, күңгелләр көзгүсе, Һуваль-хаййль-ләдзн лэ йамугу. Үлем сәне алуб сөенде. Үксез калуб җаным көенде.
Фатих углы Сафа Гәрәй хан баһадир зиярәте торур Тарих туккыз йүз илле алтыда җасуслар кулындин вафат улды. Хак Тәгалә рәхмәт кыйлсын.
Соңгы сүзне әйткәндә бикә, олы хәсрәт авазы илә көйләп, тулгап сөйли башлады Ахирәтләре бузларга кереште Алар башта, ыңгырашкандай, күкрәк эченнән генә бузлау-кайгы җыруы башлады Сөембикә ире мәрхүмнең туфрагына багып әйтте:
— Дөньяга мин тугдым кол булырга түгел...
Ахирәтләрнең күкрәк авазы бугазга менде, алар көчлерәк бузлый иде:
— Кол булырга түгел...
— Кол булырга түгел!—дип кабатлады ахирәтләре
— Бу дөньяга мин карау хатын булырга түгел..
— Карау хатын түгел,—диде ахирәтләр
— Бу дөньяга мин. сөймәгәнгә түгел, бу дөньяга мин баласыз, тол ка лырга түгел бу дөньяга мин синең сәүгеле хатының булмак өчен тудым Бу дөньяга мин хан булачак углан тапмак өчен килдем Бу дөньяга мин гөлбакчалар үстермәккә килдем Ханбикә дә мин булдым, варисыңа углан да
таптым, Казанны гөлбакчага күмдем Мәдәният, гыйлем вә фән гамәлен менгердем мин ияргә Бар да Аллаһ кушканча, мин ниятләгәнчә була кил де Сафа Гәрәй ханны, җаныкаемны-ханыкаемтгы һәлак иттеләр
— һәлак иттеләр
Ахирәтләрнең көйләп елавы куәтләнә Сөембикә кычкырып елый Күзләре шашкын бер карашлы, үзе ике кулы белән кабер ташын тырнап илерә, тәкърарлый
— Иа Ходаем, мин нишләрмен синнән башка, үзең булмасаң да. каберең юаныч иде. инде хәзер кабер туфрагыңнан да аералар
— Аерала ар —дип күтәреп алды ахирәтләр—Аерала-ар каерала-ар Бикәбезнең канатларын каералар, кол итәләр ханбикәне
— И Казаным, золым күргән кара тәкъдирле Казаным, дала кызы булып сиңа килдем, синнән мәртәбә вә назлар алдым Җаныкаем Сафа ханым син булганда мин оҗмахта идем Син булганда Казан мәгърур иде’ Күрең Сафа Гәрәй хан. бүгеннән соң бу каргалган йоргта коелыр кан. кыелыр җан нар Мөслим каны сугарыр бу туфракны — Сөембикә елаудан тулгауга күчте, тулгау — бузлауга әверелде—Ни сәбәпдин булдым инде гөнаһкяр? Гөнаһымны әйтеп биргел. җәлладлар1 Золым илә килеп кулым багладың пакь тәнемә нәҗес кулың ташладың Гөлбакчамны хәтәр изеп башладың Бай тәхетдин әйдәп мине һәйдәдең Нинди гөнаһ кылдым, җәлладлар’ Гөнаһымны әйтеп биргел. җәлладлар1 Шәһре Казан манарасы, сиксән алты дыр барчасы, монда калган бәндәләрнең күл күк агар күздин яше гаҗәп ирер Казан юлы. ул юлларда дошман тулы бу Казанда торганнарның күл күк агар кайнар каны Әлвидаг. аһ. әлвидаг! Әлфирак. аһ. әлфирак1 Бәхил бул, Сафам, бәхил бул' Бәхил бул. Каганым, бәхил бул!
Ахирәтләр иңрәп иңрәп елый Үтәмеш Гәрәй хан. атасының башташына багып, тораташтай катып калган Ул — ир кеше, ул — хан. аңа елау төс түгел ул. култык астына ишерелгән карышкысын катырак кысып, матәм эчендә гизә Сөембикә, «а-аһ* тавышы илә калыкты да тузанлы учлары белән битен каплады, ахирәтләр дә нәкъ бикә кебек эшләде Ханзираттагы аһ тавы шы. хәсрәт авазы, үзәк өзгеч фөръяд. Хансарайга бәрелеп. Дивансаранга тиде. аннан сигез манарага таралды, ул манаралар фөръяд тавышын Казанның бөтен биек биналарына тапшырды Казан елгасы Кабан күлләре. Идел ярла ры коллыкка төшкән Сөембикәнең елавын ишетә Кара халык эш ташлап, сәҗдәгә егылды алар да елый иде Баскынчылар да. шомлы бер халәттә бу лып. тын гына тора Петр Серебряный кояшка карый, үзе һаман борчыла төш күптән авышты, кояш салмак кына офыкка тәгәри Ә фөръяд йоласы ның бетәргә исәбе дә юк Соембикә икс яңагын тырнап-суеп бетерде, бөтен ахирәтләре дә куркыныч бер сүрәткә керде кан күз яше тузан-туф ракка буялган чырайлы шашкын кыяфәтле бу хатыннарны зират капкасын нан чыкканда күргәч, баскынчылар, мылтык төбәп, артка чигенә башлады
— Тимә'—диде Петр —Төшер пишальләреңне'
Воеводаның тыныч икәнен күреп сакчылар мылгык түтәләрен җиргә куйды Ханзират капкасыннан чыккач. Үтәмешне җитәкләп. Сөембикә Кы зыл манарага таба китте Ни булганын да абайламый калдылар Сөембикә белән Үтәмеш Гәрәй хан манары ишегендә юк булды Петр Серебряный гиз генә ишеккә атылып килде Имән ишек эчтән бикле иде
— Бүрәнә1 Тарам'—дип кычкырды Петр Серебряный ләкин аны берәү дә аңламады—Ишекне ватарга а'—дип акыргач кына, гаскәриләр гөрлесе төрле якка йөгереп, ишекне ватар өчен бүрәнә эзли башлады
Ул арада Сөембикә белән Үтәмеш манараның икенче катын да —мөнбәрдә күренде Алар шашкын тизлек илә икенче катка ыргылды Петр әллә кайчан аңлаган иде инде бүрәнә белән ват кадаганчы Сөембикә белән сабый хан манарадан сикереп өлгерәчәк' Петрның зиһене җигез иде Ул ярдәмчесенә сабыр гына әйтте
— Өстән сикерсәләр, чатырларны җәеп тотарга, дүрт якка да икешәр чатыр әзерлә!
Яшь воевода үзенекеләргә боерык бирде Манараның дүрт ягына да ти ре белән киндер катнаш чатыр япкычлар әзерләп, һәр чагырга унар сугыш
чы куеп өлгерделәр Манара сигез буынлы иде./^мма каланы тупка тотканда очлымы белән өстәге ике каты җимерелгән буЛу сәбәпле, алтынчы каты гына исән иде Сөембикә манарасы Сөембикәнең китек бәхете сыман тырпаеп калган Сөембикә шул соңгы катта күренде Дивар өстендә Үтәмеш Гәрәй хан пәйда булды Сөембикәнең шашкан кыяфәтен күреп, халык, яугирләр аһ итте Гүзәлләр гүзәле, газәлләр газәле бер ханым белән чәче-башы тузган, оешкан кан белән балчык каткан чырайлы, баш япкычсыз бер зат арасындагы уртаклыкны аңлатып булмас кебек иде Сөембикә куәтле күкрәк тавышы белән аска таба кычкырды:
— Гәүһәршад бикә! Булат бәк Ширин! Колакларыгызны торгызыгыз! Сафа Гәрәй хан хәләле Сөембикә исеме илә Сафа Гәрәйхан углы Үтәмеш Гәрәй хан гозере илә әйтәмен ки Булат бәк Ширин кяферләр, мәҗүсиләр, дөньяның иң кабихләре Исламга зарар кылса — ул табигый ки. ул зарарны аңлап була, чөнки алар — кяферләр, мәҗүсиләр, тәһарәтсездер Әмма Ислам йортына. Казан—Идел—Нугай—Кырымга Гәүһәршад бикә белән Булат бәк Ширин вә аларның өере салган зыян-зәхмәтне дөньяның бөтен кабахәтләре бергә җыйналса да эшли алмас иде...
Гәүһәршад бикә Сөембикә манарасыннан ерак түгел генә салынган ка- рачы-йортыннан. чарлактан карап тора иде Ханзираттагы бузлау-елауларны баядан бирле рәхәтләнеп күзәтте Хәзер ул манарадан үзенә төбәп әйтелгәннәрне дә тыңларга дучар булды Булат бәкнең тыны капланган, чарлакка. хатыны янына киңәш сорап менде Бикә ирен мышнавыннан ук таныды. борылып бакмастан. зәһәрле итеп әйтте.
— Кая җәяң? Кая угың?
— Бикәм.—диде бәк.—янымда кылыч та хәнҗәр генә.
— Ишетәмсең. ни сөйли теге кара елан? Халык ишетә, бөтен илгә тарала Бер ук белән бер җәя биргәннең колы булыр идем, кайда мәргәннәр? Нигә атмыйлар’—дип кычкырды бикә
Сөембикәнең тавышы көрәя барып, бөтен Казан остенә җәелә иде.
— Моңдай вәхшилекне, мондай динсезлекне. моңдай хаинлекне тарих әле хәтерләми Әмма ишетсеннәр Гәүһәршад бикә. Булат бәк Ширин вә бәгъзе хаиннәр, сезнең бу нәҗеслекне тарих-вакыт юмас, Хак Тәгалә ярлыкамас! Сөенмә. Гәүһәршад бикә, ахырзаман ерак түгел! Синең урын—җәһәннәмдә! Куанма. Булат бәк, синең урының—тәмуг түрендә. Ахырзамангача, бу заманда ук җәзасый алырсыз, иншаллаһ! Каргышыма каршы. Гәүһәршад бикә, синең сихерең куәтсез калыр! Мин түгел, минем телем илә сине Аллаһ үзе каргый!
Гәүһәршад бикә елан чаккандай үрсәләнә, бармакларын тешли-тешли бәргәләнә Булат бәк җәягәме китте, әллә хатыны янында торуга караганда башка бер җирдә булуың мең өлеш артык дидеме — юкка чыкты
Сөембикәнең сүзе төкәнде ул арада Үтәмеш үрмәләп диварга менде, аягүрә басты
— Казан тәхетенең кануни ханы Үтәмеш Гәрәй хан — сүзем!—дип кычкырды һәм карышкысын өскә күтәрде
Шулчак мылтык дөпелдәде, ук сызгырып очты. Үтәмеш хан аска егылды Карышкысы. кулыннан аерылып, дошманнар аягы астына төште. Җыелган халык та. баскынчы яугирләр дә бердән аһ итте. Баласын тотарга үрелдеме. Сөембикә, башы белән чүмәлде дә. аска очты Халык диңгезе үкереп куйды Петрныкылар, чатыр каплавычын җәеп, каты тарттырып өлгерде, Үтәмеш белән Сөембикә бер бер артлы тыгыз җәймәгә килеп төште Үтәмешкә берни дә булмаган. Сөембикәнең иңбашында ук иде. Кем ук атты Сөембикәгә’ Якын йортларның берәрсеннәнме. халык арасындагы хаин эшеме бу. әллә ерактан ялгыш очып килгән ук булдымы ул? Ялгыш аткан мылтыктан чыккан кургаш та. ялгыш очкан ук та Идел йорты — Казанның ханына. ханбикәсенә юнәлгән икән, димәк бу туфракны кара язмыш көтә Атучыларны эзләргә, эзләтергә теләүче булмады Урыс яугирләре. Сөембикә белән Үтәмеш ханны чатыр япмасына ураган килеш, арбага салды. Петр Серебряный, хан карышкысын алып, ярдәмчесенә бирде Халыкның бер өлеше, үкереп, яугирләргә ташланды, ләкин Петр хәселен күргән иде инде, арбаны
урап алган гаскәр халыкка мең мылтык терәп атты Янә канлы бәрелеш башланып, ул шактый озакка сузылды.
Эшләрнең мөшкелләнә барганын Петр Серебряный бик яхшы сизенә, тышкы кальга дивары артына татарлар корал белән җыелган булса, Гайса үзе дә ярдәм итә алмас Әмма ул юкка хафаланган икән эшнең кая барасын чамалап Зоядән күп гаскәр килеп. Петр Серебряныйны көтә булып чыкты °
Мәскәү воеводалары рәһбәрлегендә баскынчы гаскәр Сөембикә йор- S тындагы малларны, идән астындагы, ялган юлдагы хәзинәләрне арбаларга jj төяп бетерде Казан елгасында җилкәннәре төшерүле. ишкәкләре күтәртүле ? көймәләр Сөембикә малын көтеп тора “
Ни өчен, ни сәбәпле Сөембикә углы Үтәмеш Гәрәй хан белән кызыл ма- * нарага менде икән? Казан халкына соңгы сүзен әйтергәме’ Гәүһәршад бикә | белән Булат бәк Ширинны фаш итәргәме? Әллә, әсир төшмәс өчен углы ® белән үз манарасыннан сикереп үләр өченме?
Казан елгасы күпере янында тоткыннарны, арбадан төшереп, көймәгә ° утырттылар Бу көймә Сөембикәне алып китәр өчен махсус бизәлгән, матур £ җиһазландырылган иде Көймә борынына да. ян-якларга да кенәзләрдән * генә торган ныклы сак куелды Алдан —ике зур көймә тулы баскынчылар, ь арттан — алты көймә тулы каравыл, яр буйлатып — атлы гаскәр камалышын- * да. каеклар тезелешеп китте Алар, җилкән киереп, ян-якларда унбишәр ишкәкче булып, берьюлы ишеп. Иделгә таба бик тиз йөзә иде. Бераз баргач. Сөембикә Казан ягына борылды Хансарайнын алтын гөмбәзе баеп баручы кояшның кызгылт нурларын кайтара. Хансарайга ут капкан кебек иде
Казан елгасы буйлап Иделгә таба матур бизәлгән көймә бара Матур көймәне сакчы каеклар камап алган. Матур көймәдә кара язмышлы ханбикә, кол хан вә якыннары бара. Яр буйлап халык йөгерә. Сөембикә елый, халык елый. Халык ханбикәгә тартыла, ләкин яхшы коралланган яр буе атлылары халыкны читкә куа Сөембикә халыкка омтыла, каравылдагы кенәзләр аны көймә кырына җибәрми.
Караңгы төшеп тон үз хокукларына кереп беткән чакта. Петр Серебряный көймәләре Зоя каласына килеп җитте
Мөхәммәдьяр белән Колшәриф мулла, бер-беренә белдермәстән. Сөем бикә белән Үтәмеш Гәрәй ханны коткару өчен аерым аерым гаскәр әзерләде Идел йортка. Казанга җаны-тәне белән бирелгән батыр егетләр. Зоя каласына сиздермичә генә барып каравылларга күренмәс өчен урман аша йөреп. Зөя капкасының сакчыларын кырып, калага керергә булды Колшәриф мулла белән Мөхәммәдьяр остаз бер-бере белән киңәшеп эшләсәләр, ихтимал, морадларына ирешкән дә булырлар иде Ике гаскәр түгел, бер гаскәр белән генә дә бу эшне майтарган булыр иде Сөембикә белән Үтәмешнең тәкъдир-кыйсмәт дәфтәренә «коллыкта үләргә» диеп язылганмы, батыр егетләрнең берсе-агаракка берсе тагаракка тартуы сәбәплеме бу хәтәр эш бикяр файдасыз булды Казан өчен сөйләп бетергесез зыян булды Сөембикә белән Үтәмешнең Зөя каласында кайсы йортка ябылуларын ышанычлы кешеләр аша белгәч Мөхәммәдьяр остаз туплаган гаскәр башлыгы Өметбай мирза, үз егетләрен Гайшә кичүеннән алып чыгып. Тау ягыннан алып китте Колшәрифнекеләр. Сәхран би рәһбәрлегендә Ослан кичүеннән чыгып, турыдан-туры урман аша юл ярырга булды Ике гаскәр дә, каравылларга юлыкмаенча Зөягә бәла-казасыз килеп җитте Таң беле нер-беленмәстә алар, капкага бәреп керергә тиеш иде Ике гаскәр шунда, бер-берсен күреп, җиргә сеңде Сәхран би егетләре, атларын яткызып, үзләре ат гәүдәләренә посып, ук атарга әзерләнде Өметбай мирзаныкылар, нишләргә белмичә, ат өстендә калды Өметбай сак тавыш белән татарча әйтте:
— Кемнәр-әр?—диде
Сәхран би дәшмәде Шаһ Гали татарларыдыр, дип уйлады ул Мирза та гын әйтте
— Кемнә-әр? Тавыш бир! Юкса, турыйбыз!—диде
Сәхран би чарасыз хәлдә иде Ни әйтсә дә —эш харап Өмет бай ничә дәшеп ы җавап алмагач, болар Зояне саклаучы урыслардыр дип. һөҗүмгә
китте. Алар килгәнне шәйләп, Сәхран би атарга әмер бирде Чабып килүчеләр иярдән очып-очып төшә башлады Ул арада Сәхранныкылар, атларын торгызып, ияргә сикерде, кылыч орыш башланды Ике якта да җәрәхәт алганнар.
— Алла! Алла!—дип кычкыра башлагач. Өметбай мирза аңлады, ул җир ярып акырды:—Туктагыз, бу үзебезнекеләр!
Ләкин сон иде инде, туганнар бер-берсен турый, атлар үлем-кан исеннән куркып-чинап кешни. Сугыш тавышына Зөя сакчылар күтәрелде, алар манара диварлардан карап күрде ки: капка алдында гына татарлар бер- берсен кыра Сәхран би дә, Өметбайны танып:
— Мирза-а! Нишлисең?—дип үкерде.
Егетләр эшне аңлап туктаганда, ике гаскәр дә дошман гаскәр уртасында иде. Сөембикәне коткару инде мөмкин эш түгеллеген икесе дә аңлады Хәзер — үлгәнче сугышырга гына кала Үзара кырышканнары икесен да шаштырган Сәхран би, Өметбай мирзага әйтте
— Урманга кереп өлгерә алабыз, тегеләр боҗрага кушылганчы!—диде
Өметбай мирза кычкырып көлде: /
— Бу төнге оятыбызны йөзебезгә орсыннар өчен исән калыргамы?—диде Үзе бугаз киереп кычкырды—Мөселманна-ар! Орышып шәһит китик!
Сәхран би дә шашкан рәвештә сөрән салды:
— Кылыч сынса—хәнҗә-әр, хәнҗәр сынса—теш-тырнак бар! Сугышып үләрбез!—диде.
Исән калганнар, аркага-арка куеп, атларының койрыгын койрыкка борып, җан ачысы илә акырып, бихисап күп дошман гаскәренә ябырылды Зөя кальгасының сак манараларыннан күзәтүче бактаннар бер-берсенә кычкыра
— Карале, кара, иллеләп чеби филгә һөҗүм итә-ә!
Ләкин бактаннарның ерык авызлары тиз йомылды Берничә бөртек татар егетләренең кара яуга каршы хәтәр орышын күреп, бактаннар телсез калды Булса да булыр икән батыр йөрәкләр! Дәһшәтле орыш иде бу Сәхран’ би Өметбай мирзага, мирза бүтәннәргә нидер кычкырды егетләр кинәт, атларын бер тәртипкә борып, тегермән ташыдай түгәрәк ясап, бер генә якка чаба башлады Шул түгәрәк буйлап ыргып чапкан уңайдан егетләр берьюлы:
— Аллаһ вә Аллаһ!—дип кылыч селти, баскын гаскәрнең беренче сафындагы яутирләрнең башлары тәгәрәп төшә.
Дошман атлары, түгәрәкне кисеп, боҗра эченә керә алмый Мылтыклы- лар мылтык атар иде — каршы якта үз кешеләре Шулай итеп, дошман гаскәре «тегермән ташы»н урап баскан килеш, арттан килүчеләргә дә юл бирмичә, баш кистерер өчен чират торырга мәҗбүр иде Алар татарларга кылыч чабарга өлгерми, тегеләре ажгырып узып китә Атлы узган саен, бер баш тәгәрәп кала, җайдаксыз калган атлар кирегә ыргыла, һөҗүм итүче урысларга комачаулый. Тора-бара, түгәрәк тә тарайды, башлар, башсыз гәүдәләр, яралы атлар аяк астында өелеп, татарлар белән урыслар арасы кылыч җитмәс, ат үтмәс булды Урыслар бер яктан китеп, икенче яктан йөзләгән мылтык атып, татарларның үзләрен дә, атларын да бер атуда кырып бетерә ала иде. ләкин бу уй воеводалар башына төшмәде.
— Урманга бә-әр'—диде Сәхран би
Өметбай мирза үз атын урман ягындагы дошман гаскәре өстенә җибәрде ярсу ат үлеменә таба ыргылды Берьюлы әллә ничә мылтык ат күкрәгенә терәлеп диярлек атты Ат. алган тизлеге белән, үзенә мылтык атучыларга күкрәге белән бәреп, боҗраны өзде дә. каршы килгән кешеләрне сикереп, ал аяклары тотмаенча, яралы күкрәге белән җиргә егылды Өметбай мирза атының баш очыннан тәкмәрләп китте, дүрт тапкыр әйләнеп, аягүрә басты Аның кулы буш, кылычы ычкынган, атсыз-кылычсыз ул ялгызы басу уртасында тора Аның артыннан, боҗра өзегеннән бу якка чыгып, унлап татар егете чаба. Мирза яныннан узганда Сәхран би атын тыйды. Өметбай мирза, сикереп, Сәхран би ияре артына атланды Алар яныннан гына томырылып, каты мышнап, урман ягына татар егетләре узды Ике ирне
күтәреп. Сәхран би аты да аларга иярде ләкин йок авыр иде шул урман аша төне буе юл сабып та. «тегермән ташында»гы орышта чабып та җегәр качкан. Егетләр урманга кереп югалды Сәхран би белән Өметбай мирзаны баскынчылар бик тиз куын җитте Берьюлы йөзләп мылтык шартлады Башта Өметбай мирза ат койрыгы аша тәгәрәп егылды, аннан сон ат сөрлекте, Сәхран би. башына күсәк органдай, артка чайкалды, кылычы төшеп җиргә кадалды Аты белән алар икәүләп егылды Сәхран би аты астында калды Бастырып куучылар, Сәхран би. Өметбай мирза, ат гәүдәләре аша узып, урманга. ун татарны куарга китте. Алар узып киткәч, тигез туфрак кына караеп калды Анда ат гәүдәләре дә, бөек каһарманнар Сәхран би белән Өметбай мирзаның мәете дә. сөякләре дә күренми иде
Урман кочагына яшеренгән ун егетләрнең берсе исән калды Калганна рь( дошман кулыннан шәһит китте Колшәриф мулла белән Мөхәммәдьяр үз хаталарын аңлаган иде инде
Атсыз калган, җәрәхәтле унбашы Яурын аларга хәлнең ничек булганын сөйләде. Колшәриф җибәргән йөз илле углан белән Мөхәммәдьяр остаз юл лаган йөз егеттән берәү исән калды—Яурын унбашы Ике хаҗи кяферләр кулыннан шәһит киткән батырлар рухына җеназа намазы укыды
Бу вакыйгалардан еоң, калгай Шаһ Гали сакны, каравылны икеләтә арт . тырды. ИкенЧе тонне дә кемнәрдер Зоя каласына узарга азаплаганда, тотылып урыслар әлеге исемнәре билгесез унлап татарны кыйнап изделәр. Исәннәрен зинданга илтеп яптылар
һиҗрәтдин соң тукыз йөз дә илле туюсыз (1551) тарихында Кабан Елында. Әүвәл Җомада аеның екерме алтынчы көнендә Үтәмеш хан белән Сөембикә вә ахирәтләрен, алар белән бергә әсир алынган Кырымлы. Нугайлы кешеләрен Кошчак угланның хатынын, ике углын. кызларын Сафа Гәрәй ханның вә Сөембикәсенең якыннарын һәм башка бик күп угланнар, мирзаларның хатыннарын, балаларын, көймәләргә төяп. Мәскәүгә алып кит теләр Бу хәерсез сәфәрнең башында татарлар ягыннан Бибарыс бәк Коста ров булды
Сөембикә белән Үтәмеш ханны коллыкка озаткач, ятим калган Казан мәет чыккан ой кебек, бушап, җансызланып, шомланып калды Гәүһәршад бикә белән Булат бәк. аларның углы Нургали, иркен сулап бер бәйрәм яса ды. Бәйрәм кунакларын озаткач та. ата белән ана Нургалигә корылтай җыярга кушты Корылтайда катнашучылар белән аерым-аерым сөйләшеп, ни әйтергә ойрәтеп куйдылар. Зоя каласына илче җибәреп, бу турыда ягъни корылтай булачагын Шаһ Галигә вә баярларга бәян итеп киңәшкәч. Нургали бәк корылтайны Казан кырындагы Ханболында уздырырга булды аны Сөем бикә киткәннән соң ике тәүлек узгач, өйлә намазыннан соңга билгеләде Корылтайда. диван бәкләреннән тыш. дин башлыклары чакырулы булып алар ның рәһбәре Мансур сәет углы Колшәриф имам иде Корылтайга угланнар яугирләр, бөтен олуг батырлар дәшүле булып, аларның башлыгы— Кошчак углан киткәч, аның урынына билгеләнгән Ходайкол иде Корылтайга Казан олылары — бәкләри бәкләр, мирзалар килергә тиеш иде аларның алдап сөйләүчесе Булат бәк углы Нургали карачы иде Хан булмаганлыктан ко рылтай түренә мәшһүр карачыларның берсе — бәкләри бәк Булат бәк Ширин үзе утырды
Корылтай урыны һәрвакытта да Дивансарайда була торган иде. күп ке ше чакырулы булмаганда, һич югында. Хансарайда җыйнала торган иде Ни сәбәпледер. Булат бәк белән Нургали корылтайны ачык җирдә. Ханболында узгарырга булды Бу эш күпләрне аптырашта калдырды Әмма дә ләкин моның сәбәбе тиздән ачыкланды Корылтай җыйналып беткәч, өйлә намазын шушында укып намазлык өстендә тәһлил әйткәч. Булат бәк җыенны баш лап җибәрде Шулчак корыл гандагылар күрде ки. Казан елт асыннан да. Идел ягыннан да ярга таба. Ханболынга карап, бихисап күп көймәләр килә Бас кынчылар килә Кораеш бистәсе япаннан да тузан күтәрелә һич шик юк ки — монысы атлы гаскәр Чыннан да. әрәмәлектән чыгып Шаһ Галинең ат
лылары бер сәбәпсез ат уйната башлады. Мылтыкчылар көймәләрдән төшеп, ялга туктагандай, мылтыкларын чатыр сыман итеп бер беренә сөяп өйделәр дә. учак кабызгандай итенә башладылар, янәсе, алар балык тотачак. Колшәриф имам белән Ирсай бәк Булат Ширинга бакты Булат җиңүче кыяфәтендә иде ул Колшәриф белән Ирсай бәккә елмайды Бу елмаю кый- мылдасы булсагыз, минем сүзгә каршы төшсәгез, шушында башыгыз киселәчәк. дигәнне аңлата иде
Булат бәк сүз башлады
— Аллаһ Тәгалә гыйнияте илә сезнең хуплавыгызга күрә. Корылтай д^вам итәчәк, ил агалары, мөхтәрәм җәмәгать, сөекле бәкләр, могтәбәр дин әһелләре батыр угланнар — голамә. сарай агалары’ Бүген ике мәсьәлә алдыгызда тора Икесе дә бик тә мөһим Сүз күп булыр, шәт Әмма бу мөһим мәсьәләне хәзер хәл итмәк өчен, сезләрнең кыйбатлы сүзе кирәк Әүвәлге мәсьәлә буш тәхеткә Шаһ Гали калгайның утыруын үтенеп. Зөягә илчеләр багышларга. Икенчесе: Казан вилаятендәге барча урыс әсирләрен азат кылырга!
Олы бәкләрдән берәү, динчеләрдән берәү урында кыбырсып куйды: Ирсай бәк белән Колшәриф Угланнар ягында Шәмун тамак кырды Әлеге игълан бу кешеләрнең бәгыренә агулы ук булып кадалды. Өч карачы, уклау йоткан кебек, мәгърур утыра. Калган күпчелек, баш иеп. сүзсез каткан. Болары Булат бәк белән Нургали бәк һәм Ходайкол ни әйтсә, шуңа разый булырга күндерелгән иде инде.
Мәсьәлә кабыргасы белән куелган, хәзер фикер әйтү кирәк, фикер әйтү булмаса. ризалык билгесенә тәсбих күтәрергә кала Бәхәс, көрәш булмас кебек Арка якта Шаһ Гали атлылары кылыч уйната Ал, ян якларда — бихисап урыс мылтыкчылары Шушы мохиттә мөстәкыйль дәүләтнең иң олы идарәчеләре үз теләген әйтә аламы3 Карачыларның Ирсай бәктән калганнары өчесе дә тәсбих күтәрде.
— Шаһ Галинең хан булырына риза1—дигән сүз иде бу
Угланнардан ике батыр селкенмәде
— Хөсәен белән Хәсән углан ни әйтер?—диде Булат бәк
Ике углан бердән әйтте:
— Шаһ Гали хан булсын да ди' Әмма әсирләрне азат кылуга каршы!
Муллалар ягыннан Колшәриф тәсбихен күтәрмәде, ул әйтте
— Мәсьәләнең икенчесе корылтайга куелмаска тиеш иде Куелса да. бу бик зур хата Тагын бер мөһим шарт бар Шаһ Гали хан булса, тышкы калага да. эчке калага да урыс гаскәрен кертмәскә ант эчсен.
Корылтайга җан инде Халык бәхәсләшә башлады Нургали бәк атасына ачулы бакты, янәсе, нигә юл куясың?
— Нинди шарт?—дип кычкырды Нургали бәк. атасы сүз бирмәсә дә —Алар шарт куя. без түгел. Әнә. кара, без утрауда, чыкмас боҗрада, камалышта
— Каян белгән алар?—диде Ирсай бәк.—Ике ил арасында орыш барганда корылтай яшерен җыйналырга тиеш. Кем дошманга хәбәр салган?
Эшнең кызуга таба китәчәген чамалап. Булат бәк әйтте:
— Шарт куелган инде! Мәскәү гаскәренең калага керү-кермәү мәсьәләсен илчеләр хәл итәр!
Килмешәк
һиҗрәтдин соң туккыз йөз дә илле туккыз тарихында. Әүвәл Җомада аеның утызынчы көнендә (1551 елның 26 августы) Зөя шәһәренең калгае Шаһ Гали Казанга керде Шаһ Галине саклап, ярым тантана, ярым курку илә. Мәскәү баярлары Юрий Галитский. Иван Хабаров. Иван Выродковлар. алар белән өч йөз урыс казагы, ике йөз мылтыкчы вә бик күп Касыйм татарлары, ягъни Шаһ Галинең атлы гаскәре эчке калага узды. Шаһ Галине шул конне үк. ашык-пошык рәвештә хан күтәрделәр Борынгыча, озаклап, җегенә китереп хан күтәрү бәйрәме урыслар өчен һич кирәк нәрсә булмаганлыктан.
хәтта мәсҗедкә кереп хөтбә уку да үткәрелмәде Беренче икенче тапкыр бу * бәндәне хан күтәргәндә катнашкан бәкләр дә күп иде Алар да бу эшне теләр-теләмәс кенә, иңнәренә мәҗбүрият басканга гына башкарды кебек Җитмәсә, моңарчы булмаган хәл—хан күтәрү мәҗлесендә урыс баскынчы яугирләре. Хансарайга кереп, кайсылары хан күтәргәнне карап, бәгьзеләре хан баскан келәм кырыннан тотып, эшкә кул тыкты Шуңа күрәдер ахрысы хан күтәрү төштәге саташу кебек тиз башкарылды Аның каравы Шаһ Гали ханны Мәскәүгә. бөек падиша вә олуг кенәз Дүртенче Иван Васильичка мәңге тугры кол булыр өчен телдән ант эчтерү, ул антны күп данәдә язып мөһер суктыру, имза куйдыру ягъни ярлык белән ныгытуны тәфсилләп эшләделәр Бу эштә баярлар, кенәзләр, воеводалар бик үҗәт булды Ханнан сон диван бәкләреннән аерым-аерым ант алып, шартнамә яздырдылар Шартлар каты иде Бу солыхтан соң Казан селкенә дә алмаячак, коллыкта калачак иде
Ләкин, күп тә үтмәде. Шаһ Гали ханга каршы яңа фирка оешты Кай чандыр Мәскәү кенәзләренең табанын ялаган, һәр воевода алдында бил сындырган. Булат бәк кулында хәнҗәр булып торган бәкләргә мирзаларга аң кереп, алар Казанның мөстәкыйльлеген саклау өчен талпынып карарга булдылар Бу фирканең башында йөрүчесе Сөембикәне бәйләп Мәскәүгә озатып җибәргән Бибарыс бәк иде Аның янында куәтле шәхесләр — энесе Җанбарыс. Кадыш батыр. Карамыш угланнар терәк булып басты Хәгга Ко лай бәк тә бу фиркага керде Булат бәк Ширин Нургали белән Гәүһәршад каушап калды алар кая барырга белми иде Шаһ Гали хан ягына күчсәләр аларга Бибарыс фиркасы үчле булачак Бибарыска аусалар Шаһ Гали хан белән аны саклаучы урыс воеводалары куркыныч Ике юл да һәлакәткә илтәчәк — йә тегеләре, йә болары көннәрнең берендә аларны акыртып суя чак Шуңа күрә бу өчәү, дәшмәү вә читтән карап тору сәясәтенә күчеп, күбесенчә өйдә бикләнеп утыруны яхшы күрде Шулай итеп. Казанда өч фирка барлыкка килде Башында Шаһ Гали хан һәм баскынчы гаскәр торган Мәскәү фиркасы; башында Бибарыс бәк торган, чынлыкта корылтайның куәтле бәкләрен туплаган. Казанны азат итәргә алынган көчле фирка ба шында Гәүһәршад бикә белән Булат бәк торган, хәзергә бер якка да кат нашмаучы өченче фирка Өченче көн генә корылтайда Казанны баш аягы белән саткан бу бәкләр ни өчен соң кинәт кенә үзгәрде дә кинәт кенә ва танпәрвәргә әверелде? Оятларына көч килдеме әллә халык, дин дәүләт мәнфәгатьләре аларның вөҗданын уяттымы?
Шулай итеп. Казан янә болгана, кайный башлады Бибарыс фирка сындагылар көн саен Шаһ Гали хан янына кереп, урыс баярлары югында гы на. пышылдап кына булса да тукый торды: .
— Тау ягын бирмә, хан!—диделәр — Бирмә Тау ягын'
Бичара Шаһ Гали хан ике ут арасында калды Кайнар куык эченә килеп эләккән күбәләктәй бәргәләнә иде Янында Мәскәү баярлары басып торса ул Казан бәкләренә каршы сойли Баярлар юкта бәкләр керсә баш иеп. аларны тыңлап, аларның хаклы икәнен раслап утыра Ханның сиртмә кой рык-селкенчәктәй гел аумакай булуын сизеп, бәкләр катырак сөйли башла ды:
Тау ягын бирмә, хан' Тау ягын кайтармасаң. без. күмәч ашасы урынла, борчак ашаячакбыз Тау ягы китсә, җофар кондыз урманнары китә Базарларда Казанның җофары кондызы алдан йөри Җофар кондыз алтын комеш-тнмер китерә Хан. үз казнаңа алтын кайдан килер. әэ
Бик яхшы аңлый ла ул шулай икәнен бик яхшы аңлый Казанда эшләнгән малның Казанда калырга тиешлеген дә белә ул Мәскәү кыса бит Мәскәү кыса Элек якадан гына кыса иде Мәскәү хәзер бугазны буып со рый. таләп итә. таләп итми — талап ала Шаһ Гали хан сорап та. үтенеп тә ялварып та. елап та карады бит инде — юк Мәскәү ул елак татарның күз яшенә ышанмый. Мәскәү татцрны кызганмый һәм кызганмаячак та Бәкләр дә кыса, теңкәгә тиеп, колакка бавырга кереп утырдылар
— Тау ягын бирмә, хан!—дип. өзмиләр дә. куймыйлар да
БЛТУЛЛА Q сөемвика КЫЙССАСЫ
Бәкләр кысуына чыдый алмагач, ул. Тау ягын кайтаруны сорап. Иванга илче җибәрде Әгәр ана риза булмасаң. Тау ягыннан алган керемнең һич югында өчтән бер өлешен Казан файдасына күчерергә рөхсәт бирсәң иде. дип язды Илчесе киткәч, бәкләр тынычлангач. Шаһ Гали хан иркен сулаган иде дә алай гына котылып булмый икән әле. бәкләр таләбе белән ул икенче көнне үк дивани мәҗлес җыйнарга мәҗбүр булды. Мәҗлестә, әсир төшкән урыс баскынчыларын азат итмәскә, дигән мәсьәлә куеп, бәкләр янә Шаһ Гали ханны кысарга тотынды
— Әсирләрне бирмә, хан! Мәскәүгә барып алган әсирләр түгел, үз аяклары белән илебезгә кергән баскынчылар Аларның тәне дә. җаны да безнеке! Әсирләр бездә калырга тиеш!
Шаһ Гали хан пешеп бетте. Аның катгый җавабы әзер түгел иде. шул сәбәпле ул. авыз эченнән нидер мыгырдап алганнан соң. әйтә куйды:
— Бик бирмәс идем, олылар, бирмәс идем Тау ягын да әсирләрне дә бирмәс идем Мәсҗәү кыса бит. кыса
— Кысыласың килгәч. Мәскәү кыса инде!—диде Бибарыс бәк.
Кадыш батыр кычкырды:
— Әсирләрне биреп бетерсәк. Мәскәүгә түлисе ашлыкны кем үстерер, хан? Әсирләрне бирем юк. олылар' Авыз йомып утырмыйк!
Колай бәк сүз алды
— Яз син бөек кенәз Иванга.—диде ул—Без әсирләрне азат кылырбыз, диген, әгәренки син Мәскәүдәге вә башка шәһәрләрдәге тоткын татарларны кайтарсаң1 Шундый шарт куй. хан! Башка баш алмашыйк, диң!
Хуш дивани бәкләрнең кысуыннан соң. Шаһ Гали хан. әсирләрне өлешчә генә азат итәргә рөхсәт сорап. Иванга илче юллады
«■И бөек кенәз Иван Васильич' Казанда яшәү миңа бик кыен. Бәкләр көннән көн аза. миңа-сиңа каршы сөйлиләр Тау ягын өлешчә кай- тармасаң да. әсирләрне сорама, сорасаң да, башка баш алмашырга фатихаң бир. •
Бөек кенәз вә бөтен Русиянең олуг падишасы Кансыз Дүртенче Иван Васильич Казаннан килгән әлеге илчеләрне зинданга ташлады да. Шаһ Гали ханга тозлап борычлап бик хәтәр хат язды, үзенең усал илчеләрен Казанга күндерде
«■Тау ягы вилаяте кеременнән татарларга сукыр тиен дә бирмәячәкмен! Кол торган йөз мең христиан кешесен азат итмәсәң, мин. бөтен куәтем илә өстегезгә йөреп илегездән тузан-көл ясаячакмын!»
Бу хатны алып укыгач, илче баярларның каты сүзләрен тыңлагач. Шаһ Гали хан. гадәтенчә, мыгырдана башлады
— Тузан көл ясарга оста икәнеңне беләбез,—диде ул. үзе генә аңлардай итеп—Асу. кисү, баш чабу, зиндан—синең яшәү хәятең...
Бу хатны ханга Дмитрий Палитский тапшырган иде. Шаһ Галинең сөйләнгәнен ишетеп, сорады
— Хан җәнаплары ни әйтте?—диде
Шаһ Гали хан. дерт итеп илчегә ба>$ты да. ашыгып болай диде.
— Куркыныч!—диде. — Моннан соң бәкләр кузгалыр дим Алар Нугайга Кырымга яшерен илче җибәргән Аннан гаскәр килсә, һич шигем юк ки. Казан кузгалачак
Кенәз Палитский. як-ягына карангалап алды да иелә төшеп, хан колагына гына әйтте:
— Син алдаш.—дип пышылдады.— Иван өлешчә риза булган, диң Иң усал бәкләрнең барын да кунакка чакырт Калганы — безнең эш. Бибарыс фиркасын таратсак, син дә котыласың, безгә дә тыныч булыр Аннан соң. гомерең буена бу тәхет — синеке.
— Ул фирканы ничек таратасың?
— Фетнә башындагыларны багышлап..
— Ә ничек багышларсың?
— Кунакка чакырып...
— Тик торганда сый мәҗлесе!? Ни сәбәптән? Сизенерләр, килмәсләр.—диде хан.
— Сизенмәсләр’—диде кенәз—Туган көнен, мөшәл туена чакыр син аларны
Шаһ Гали хан. гаҗәпсенеп кенәзгә бакты
— Мөшәл туема ерак әле.—диде ул
— Синец кайчан туганыңны кем белә3—диде кенәз—Дүртенче мөшәлем. диң. Бу олуг бәйрәмгә кем килмәс5 Ә?
Бибарыс фиркасыныц язмышын шушы сөйләшү хәл итте Шаһ Гали хан 5 үз йортына иң гайрәтле йөз бәкне чакырды Атаклы адәмнәр угланнар S килде Бу мәҗлескә Колшәриф имам белән Мөхәммәдьяр остаз да § чакырулы иде Колшәриф имам кунакка җыенып беткән иде Мөхәммәдьяр * остазны үз бусагасында күреп, сәерсенде Мөхәммәдьяр остазның мөшәл 2 туена чакырулы икәнен имам белә иде әмма остаз өстендә иске җөббә | күргәч, тагын аптырады Мөхәммәдьяр остаз аңа авыз ачарга ирек куймады ± кабынган сулышы илә әйтте-w
— Йөрмәң! — диде — Йөрмәң анда' Суеш булачак' °
— Нинди суеш? — диде имам
— Шундый суеш,— диде остаз — Күрәмсез. Зөядән ике бүләмле * гаскәр килеп, берсе — Бишбалтада. икенчесе Ханболында чатыр корды ► Палитский белән өч йөз мылтык Хансарай янында тора Янәсе, илчеләрне 1 саклый Нугайга киткән хат Шаһ Гали кулында Иван Тау ягын бирмәячәк Әсирләрне азат итү өчен Мәскәү кара яу җыйный Мөшәл туе канлы туйга әйләнәчәк Шаһ Гали ханга кырык өч яшь тула, аның мөшәле җитмәгән әле. Ни өчен соң хан. туган елын яшереп, мәҗлес уздыра3 һич шик юк ки. ызгыш чыгарыр өчен Хәйлә тап. авырган бул. хат җибәр Үзен Арчага кач. мин Арьякка чыгып, гаскәр туплап карыйм Син Арча даругасын күтәр Юкса. Казан тагын башсыз калачак Өлгерсәк ярын
Мөхәммәдьяр хушлашмыйча чыгып китте
— Әйтә алганнарга әйтеш кирәк' — диде Колшәриф — Ихтимал, күбесе инде Шаһ Гали хан өендәдер
Мәҗлескә Кадыш батыр иң алдан килде Керә-керешли тамак кырып сәлам биргәч, ул уенчак сүз әйтте
— Алдан килгән — урын өчен, хан! — диде — Дүртенче мошәлен котлы булсын. Шәех Әүлияр углы Шаһ Гали хан' Сигезенче мөшәлеңдә ягъни туксан алты яшендә кәеф-сафа корыр булсаң ирде' Миннән алтын дирбияле айгыр — Киңтанау'
— Машаллаһ' — диде хан ул кочагын җәйде — Бүген яңа йола башлыйм, бүген — кем алдан килә — шул ин түргә ултырыр Җайлаш'
Кадыш батыр хан күрсәткән урынга, түргә утырды Бер бер артлы Бибарыс бәк. Колай бәкләр килеп керде Кадыш батыр уйлап куйды һе. бу бүксәхан безнекеләрне генә чакырганмы соң?
Юк икән, мәҗлес башланыр алдыннан гына Булат бәк Ширин Нургали бәк. тагын берничә мирза, углан килде Алар Шаһ Гали хан күрсәткән урынга ишеккә якынрак, арт тәрәзәгә арка белән урнашты Кадыш батыр һаман астыртын гына күзәтә, уйлый иде. һе. болар өере нигә соңга калган да. нигә алар түр урын өчен сатулашмый3 Ә ни өчен алдан килгәннәрнен түрдәгеләрнең барысына да кызыл сөлгеләр бирелде дә. ни өчен Булатны кыларга ап-ак тастымал өләштеләр3 Кадыш батыр, бу фикерен алга сөреп төбенә төшәргә өлгермәде, мәҗлескә фатиха бирелде Ләкин Кадыш бәкнең шиге зиһенен кычыттырудан туктамады Шаһ Гали ханның сул ягында —Кадыш. ун ягында илче кенәз Палитский урнашкан Кенәз ханга иелә төшеп
__ Колшәриф имам белән Мөхәммәдьяр остазны чакырмадыңмы ни?—дип пышылдады
— Чакырдым,—диде хан — Имам сырхау икән —язуы бар Хаҗи остаз хәзер килеп җитәр Хаҗи Мөхәммәдьяр мәҗлескә сирәк йөри Картның бер аягы гүрдә. .
Ялган мөшәл туе бик җанлы башланып китте Палнтскни кушуы белән кымызга аракы кушып болгатылган иде Кайберәүләр беренче касәдән үк кызып сөйләшә, күп көлә башлады Мәҗлестәшләр кымыздагы аракы исен сизмәде тәмен тоймады, әмма кәефлеләр
— А-аһ. Шаһ Гали ха-ан, кымызың ла кымызын'—дип мактадылар, рәхәт кичерделәр
Кадыш батыр да тәнендә рәхәт кызышу тойды Әмма, рәхәтлек белән рәттән, аның күңеленә кереп оялаган шик тагын калыкты: кымызга нидер кушылган! Ул инде эшне аңлаган иде. Кунакка кылыч белән йөрмиләр. Кылыч тагып килгәннәр, алгы йортта салып калдырды Ул-бу килеп чыкса, коралсызларны турап өячәкләр Тышка чыгып керү хәйләсе белән ул калыкты Ишек аша ишек, каравыл аша каравыл узып ишегалдына чыкты Тәрәтханәгә керде төннектән тышка бакты Батырның йөрәген курку биләп алды ханә арты тулы мылтыкчылар иде Ул. җәт кенә чыгып, тәһарәт өенә керде, өйнең төнлегеннән күчәгә карады күчә буйлап, тавыш чыгармаска тырышып. тагын бик күп баскын мылтыкчыларның хан йорты капкасына, диварларга. тәрәзә асларына сыенганын күрде Кадыш батыр куырылып килде. Ул инде, уйламый-нитми. атылып, кунаклар элеп куйган кылыч өенә керде. Үз кылычын вә тагын бер-ике кылыч алып, мәждес йортының ишеген киереп ачты да. җир ярып кычкырды
— Без камалышта-а! Без тозакта-а!
Тәрәзә янында утыручы Булат бәк. Нургали бәк тәрәзә аша чыгып качты, ак сөлгелеләрнең кайберәүләре аш өенә, эчкәрегә йөгерде, алар качуга ук. аш өеннән — эчкәридән. ялангач кылыч тотып. Шаһ Гали кешеләре атылып чыкты да табын янында утыручыларны турый башлады Шаһ Гали хан үзе юкка чыкты Палитский да Кадыш батыр кергәндә бүлмәдә юк иде Кадыш кылычларны үзенекеләр ягына ыргытып, ике кулына ике кылыч тотып. берәүне дә янына җибәрмичә, ишектән керергә азапланучыларның башын чаба, эчләренә кылыч тыгып өлгерә Эшне аңлаганнар, бил хәнҗәрләрен алып, кылычлыларга каршы орыша башлады Идәндә, келәмдә аш. тәгам, җимеш, кымыз — кан аралаш измә; киселгән башлар Кадыш өермә кебек бөтерелә Бүлмәгә кергәннәрнең күбесе яраланып, байтагы үлеп беткәч, исән калган бәйләр кылыч бүлмәсенә ыргылды Анда аларның чыккан беренә төбәп мылтык аталар Өй эчен төтен каплады. Акырыш, сүгенү, ыңгырашу, шартлау авазлары эчендә берни аңлап булмый Тәрәзәдән сикергәннәрне ядрә, кылыч каршы ала Исән чыгып өлгергәннәр ишегалдында җан өчен сугыша бәргәләнә, өзгәләнә Кадыш батыр, бик күпләрне кырып аш йортына керде Бавырчылар, кисмәкләр, казаннар арасына кереп посты.
— Сез салдыгызмы кымызга аракы? Алыгыз әҗәтегезне!—дип. Кадыш батыр аш өен мәет белән тутырды.
Ашханәнең арт ишегеннән ул урамга атылды, анда да кырыш бара иде Кадышныкылар — бил хәнҗәре белән, дошманнар кылыч, мылтык тотып орыша Кадышның аш йорты ишегеннән чыгуын көтмәгәннәр иде, мылтыкчылар аңа аркасы белән торып, караңгылык эченә, качып баручы кунакларга мылтык ата Кадыш, арттан килеп, берьюлы ике баскынчының бөеренә ике кылыч тыкты, аннан тагын, тагын шулай ул дошманнарны кырды, шунда гына чайкалып китте, аңын җуя барганын тойды, табын өстендә ул каты җәрәхәт алган иде. ахрысы, аркасы буйлап кайнар кан акканын сизде: кылычлары берәм-берәм чалтырап ташка төште Кылыч тавышына мылтыкчы лар борылды, ике ядрә берьюлы аның күкрәгенә керде Ул аңсыз килеш кылычлары өстенә ауды
Кунакка килгән йөз бәкнең җитмеше сугышта үтерелгән иде.
Колшәриф имам белән Мөхәммәдьяр остаз хәбәр биргән гаскәрләр Казанга кырылыш беткәч кенә килеп җитте Соң иде инде. Баскынчылар гаскәре, үз эшләрен эшләп, Зөягә киткән иде.
Мәетләрне җыеп, юып, җеназа намазы укылгач та исән калган яхшы бәкләр хан янына килде Ләкин хан аларны кабул итмәде Бәкләр, Шаһ Гали хан белән Палитскийны бу канлы мәҗлес оештыручы буларак фаш итеп. Мәскәүгә Иван исеменә илче юллады Палитский да шул көнне үк Мәскәүгә китте. Ул китеп бераз вакыт узгач. Алексей Адашев, илче булып. Казанга килеп җитте Ул Иванның фәрманы илә Шаһ Гали ханны тәхеттән төшереп, Мәскәүгә озатырга тиеш иде Шаһ Гали хан үзе үк аңа:
— Казан мина үчле1 Казан гаскәр туплый Нугайдан хан сорый. Мине үтерәчәкләр Мин Зөягә китәм'—диде
Шулай карар кылынды. Шаһ Гали Казаннан яшертен генә китәргә тиеш булды Чөнки Колшәриф имам. Мөхәммәдьяр туплаган ике гаскәр Казан капкаларын сакта тота. Адашевка ярарга тырышып. Шаһ Гали хан Казанның о бөтен дарысын арбаларга төятте Арбалар җитмәгәч, баздагы дары 2 мичкәләренә су сибәргә әмер бирде. -
Хансыз калган Казанга калгай итеп кенәз Семен Микулинский бил- Ь геләнде Микулинскийның үзеннән алда, аның шәхси әйберләрен, сандыкла- ® рын, коралларын төяп, бөтен байлыгын Казанга китерделәр. Бу кәрванның * башында Чапкын. Борнаш бәкләр, урыс ягыннан мылтыкчылар воеводасы * Иван Черемесинов иде. Болар. Казанның исән калган олыларын җыйнап, ? Микулинскийның хан урынын алып. Казан калгае булып утырачагын игълан ® итте... Алардан соң тоткын бәкләр арасында булган Ходайкол углан “ рәһбәрлегендәге илчелек Казанга кайтты Алар белән бергә урысның дүрт < баяры. җитмеш казак та Казанга килде Казанның калдык постык олылары * белән Булат бәк Ширин Микулинскийны калгай итеп куярга ризалык бирде > Семен Микулинский. озак көттермичә, юлга чыкты. Аны каршы алырга < Шамсә бәк, Ханкилде бәкләр җитәкләвендәге бер өер татар йөрде. “ Сөйләшенү буенча. Микулинский гаскәренә Казан капкаларын Шамсә бәк ачып куярга тиеш иде Нәкъ шушы чакта. Зөя төрмәсенең сакчыларына кыйммәтле хәнҗәрләрен, алтын-комеш нәрсәләрен биреп. Ислам бәк. Кәбәк би. Галикәй мирзалар качып, яшертен генә Казанга кайтты Алар Алабуга капкасыннан шәһәргә узды, һәр капкага ышанычлы кешеләр җибәреп, халыкны кисәтте:
— Капкаларны бикләргә! Микулинскийны Казанга кертмәскә' Шәһәрне сакларга1—дигән әмерне җайдаклар урамнар, күчәләр буйлап кычкырып йөрде
Хансарай вә тышкы кальга мәйданнарына халыкны җыеп әйттеләр
— Алданмагыз, каладашлар1—диделәр—Баскынчы гаскәр, калага керсә, бер генә мөселман да исән калмаячак Хәтта Иванга дус булганнар да суелачак, асылачак. Менә безгә багыгыз. Гомер буе Мәскәүгә хезмәт иттек. Шаһ Галине хан итүдә башлап йөрдек Безне дә алар кол итмәк булды Анда, Зөя каласында, җитмешләп олыларыбыз үлем көтә Кем корал тота ала, ясаныгыз— яракларыгызны тагыгыз! Йоклаганда да киенгән килеш ятыгыз! Яу —сугыш игълан итәбез!
Халыкка шул өндәү җитә калды Бөтен күчәләр, урамнар, манара дивар лар коралланган кешеләр белән тулды Болардан куркып, төнлә Ходайкол углан. Борнаш бәкләр качып чыктылар да Микулинский янына чаптылар
— Казанда чуалыш! Бөтен бәкләр корал алды' Халык кузгалганчы тиз һөҗүм итеп. Казанга керегез! Без капкаларны ачарбыз'—диделәр
Микулинский әйтте:
— Капканы үзләре ачсыннар' Аларга берни дә булмас!
— Юк. диде Ходайкол углан—Алар суештан курка Алар хәзер безне дә. Булат бәкне дә тыңламый Алар каты ярсыган Капка ачу түгел, алар сезгә һөҗүм хәзерли Чапкын бу эштә башлап йөри
Чыннан да, Чапкын бәк Казан эчендәге йөз сиксән урыс мылтыкчысын үтертеп, диван мәҗлесен җыйды Шаһ Гали хан өендә суелган җитмеш бәк һәм дә Зоя зинданындагы сиксән бәктән соң исән калганнар алдында Чап кын үз сүзен әйтте
— Ике мәсьәлә,— диде — Тау ягын кайтару өчен гаскәр туплау Каза ныбызга яңа хан кирәк Мин Касыйм хан углы Ядигәр бәкне сорарга дим
Бу мәҗлестә Булат бәк белән аның углы Нургали бәк юк иде Имеш. Булат бәк сырхау икән дә, Нургали Арча ягына җофар сунарына киткән, ди
Мәҗлестәшләр берьюлы тәсбихларын оскә күгәрде
— Хуплыйбыз!—диделәр,—Шулай булсын! Атлы гаскәр туплап. Чап кын бәк Тау ягына һөҗүм итте, ләкин бу сугыш татарлар очен бик хәвефле булды. Мәшһүр баһадирлар Шаһчура. Шамай бәкләр һәлак булды Бик күп угланнар, мирзалар әсир тоште. Зөягә озатылды
Казандагы бу хәтәр хәлләрдән Кансыз Иван бик тәфсилле хәбәрдар иде Соцгы кузгалыш аның җенен чыгарды. Казан мәмләкәте инде бетте. Ру- сиянең бер өлешенә әверелде, дигәндә генә. Казан янә кайный башлаган Иван шушы хакта митрополит Макарий белән күзгә-күз сөйләшергә булды. Митрополитның сүзе берәгәйле һәм Иванга бик тә кирәкле иде.
— Христианнарны татарлар кулыннан коткарырга бару савап кына! Бар! Йөр1 Кыр!—диде Макарий
Шулай итеп. Кансыз Иван йөз илле меңлек гаскәр тәртип кылып, уң кул якка, сул кул якка. алга, арка якларга иң батыр баярларны куеп, йөз илле туп. бихисап күп дары, мылтыкларны көймәләргә төяп, кара яу сәфәренә чыкты Ләкин, ерак китмәстән. Иванга шөбһәле хәбәр китерделәр Кырым ханы Дәүләт Гәрәй Мәскәү өстенә яу чыккан. Имеш. ДәүләТ Гәрәй хан үзе яу башы икән Шушы хәбәр Казанга барасы яуны туктатты. Дәүләт Гәрәй ханны тоткарлау өчен Иван Тула каласына куәтле гаскәр күндерде Бу вакытта Тула шәһәрен татарлар бәреп алган иде инде Мәскәүдән хәтәр коралланган гаскәр якынлашканын ишеткәч. Дәүләт Гәрәй хан Туладан китте, артка чикте. Ашыгуданмы, булдыксызлыктанмы, ул Тула шәһәренең тирә-як авылларына мал җыярга таралган татар гаскәрләренә хәбәр бирмичә, шәһәрдән чыгып качты.
Шул рәвешчә. Кырым ханы Дәүләт Гәрәй, һич сугышмаенча, хур булып, җиңелеп, үз малларын да. үз яракларын да дошманга калдырып. Бакчасарай- га кайтып егылды. Бу вакыйга хәрбиләр-яугирләр тарихында булдыксызлыкның иң әче вә иң көлке үрнәге булып калачак иде.
Кансыз Иван өчен бу көтелмәгәндә килгән куанычлы бәйрәм булды. Ул, яңа дәрт вә гайрәт илә гаскәрен кузгатып. Казан өстенә китте. Яу урыныннан купканда гына. Иванның Хаҗитархандагы илчеләре Семен Тутаев белән Сөендек Мошаев кайтып төште. Алар алып кайткан хәбәр Иван өчен куанычлы түгел иде:
— Нугай әмире Йосыф бәк Хаҗитархан шаһзадәсе Касыйм хан углы Ядигәрне Казанга хан сыйфатында юлларга җыена!—дигән яңалык Иванны хафага салды.
Казанга илтә торган бөтен юлларны, кичүләрне көчле каравыл гаскәрләре белән томалап, сак куярга боерып. Кансыз Йван алга чапкыннар, гаскәр җибәрде:
— Ядигәрне тереләй тоткан гаскәрдәге һәр кешегә меңәр алтын! Үтергәнгә — биш йөз көмеш Шуның өстенә казна хисабыннан йорт салдырам'—диде Иван алга китүчеләргә
Ул заманда Казан йортында хәлләр болайрак тора иде Казан бәкләре азат иткән урыс әсирләре дә. Шаһ Галине хан итәргә килгән яу гаскәре дә Зөя каласында булып, эшсезлектән нишләргә белмичә, бал эчеп, хәмер чөмереп, махсус китертелгән хатыннар белән типтереп яши торгач, тәмам бәйдән, чыгырдан ычкынды Шаһ Галинең үз хәлләре хәл: ул урысның бу кылмышларына катнашмый, катышса да аны һичкем тыңламас, санга сукмас иде Ашый торгач, эчә торгач, типтерә торгач. Зөя каласында җыярга ризык. эчәргә хәмер бетте, кулдан-кулга. ятактан-ятакка йөрүче хатыннардан яман чир таралды Шуңарга тагын эч китү, бизгәк хасталыгы да өстәлеп, сугышчылар. әсирлектән азат булганнар, вак сәүдәгәрләр, күпләп-күпләп кырыла торды Воеводалар, кенәзләр бу типтерүләрне туктатасы урында үзләре типтерү башында йөреп, тәртип тәмам бетте Азак — аракы вә хатын өчен үзара сугышып, күпләр үлде. Баскын гаскәр, әшәке юлбасар, йортбасар өеренә әверелеп, төркемләп-төркемләп каладан чыгып, тирә-як татар-чир- меш авылларын талау эшенә кереште. Зөя тирәсендәге урманнарда поскын булып ятучы татарлар, чирмешләр урыс казакларын кыра торды Бу сугышларның берсендә җитмеш казак үтерелде, татарлар бик күп ганимәт мылтык- кылыч. ат кулга төшерделәр Ачтан үлмәс өчен. Зөядәгеләр Нократ кичүендә торучы вә Мәскәүгә хезмәт итүче татар бәге Суюрга тарафыннан азык-эчемлек алырга сәфәр китте. Суюрга кырык казагы белән шәхсән үзе олау-олау икмәк, кисмәк-кисмәк әче бал төяп хәвефле юлга чыкты Татар ларның поскынына туры килеп, бу гаскәр дә кырылып бетте Суюрга үзе те-
ре килеш бөтен , малы белән әсир алынды Суюрганы Казанга кайтарып хөкем чыгардылар.
— Суюрга атлы бу бәндәнең Казан йортына тигән зыяны кайбер урыс түрәләренекенә караганда да күп Кошчак углан гаскәрен суюда катнашкан аны кырык батыры илә Мәскәүгә озаткан бу Суюрга хаинне асарга'
һәм шулай иттеләр дә. «Чучкага чучка үлеме булыр!»—дип. баганасына язып та элделәр.
— Казанга хан булып Ядигәр Мөхәммәт киләчәк!—дигән хәбәр Казан с халкына куәт бирде
Чапкын мирза, баягы җиңелүеннән сон, янә атлы гаскәр туплап. Тау * ягына яу чапты, һәм. ниһаять. Тау ягы куштаннарын һәм урыс гаскәрләрен * җиңеп. Тау ягын тулаем кире кайтарды
Колшәриф имам белән Мөхәммәдьяр остаз гаскәренә тирә-яктагы = авыллар, даругалардан унарлы, йөзәрле-йөзәрле тупламнар килде Халык яңа и ханны түземсезлек белән көтә иде Көч бар иде карышу рухы янә уянды Бу < куәтне, бу рухны әйдәр очен рәһбәр кирәк —хан кирәк'
t-
Кансыз Иван
Үзен белә башлаганнан бирле, Иван татарлар турында ниләр генә ишетмәде. Сабый чакта әнисе дә аларның батыр, серле халык икәнен ина йып сөйли торган иде Татарларны якыннан белгән сәүдәгәр вә илчеләрнең гаҗәеп маҗараларын Иван сихерләнеп тыңлый, кат кат сөйләтергә ярата Татарлар яши торган илләр аның очен әкият, хыял вә могҗизалар дөньясы дыр кеби тоела. Татарлар алтын тәхеттә утыра, алар алтын савыттан гына ашый, аларның өстендә дә алтын укалы чапаннар гына, ди Хәтта коллары да бай киенә, дип сөйләделәр.
Иванның анасы Елена Глинская борынгы бабасы ягыннан татар Иван Васильичның үз тамырларында да азмы күмпе татар каны ага булып чыга Тарих җиде йөз дә сиксән ике. Тавык Елында (1380) Кулик орышында татар гаскәрләренең башлыгы бәкләри бәк Мамай Кырымда үтерелгәннән соң Мамайның углы Мәскәүгә хезмәткә күчкән Ул. христиан динен кабул итеп. Елена Глинскаяның, ягъни бөек кенәз Иван нәселенең бер тармагы шуннан килә, ди.
Татарлар турында күп тапкырлар ишеткән, күңелдән белгән хикәятләрне тыңлау да яңаларын ишетү дә Иван өчен рәхәтият дөньясында йөзү белән бер иде Тора бара Иван татарча өйрәнергә тотынды
Тагын бер вакыйга Иванның хәтерендә уелып калган Аңа биш алты яшь чамасы булгандыр
Аның өчен боярлар уйлап киңәшә дә бөек кенәз Иван исеменнән анасы Елена Глинская сүз әйтә торган иде Иванга кызык Ул игътибар белән тыңлап утыра, олы баярлар бәхәсләшә, кычкырыша да. бер фикергә килгәч Еленага шул сүзне әйттерәләр Шул көнне баярлар әйтте Казанда Җан Гали ханны үтергәннәр. диделәр Бушаган тәхегкә Мәскәү очен кулай, тыңлаучан хан кирәк, диделәр Баярлар. сөйләште-киңәштеләр дә. бу урынга иң кулай кеше Шаһ Гали, диделәр
Әмма Шаһ Гали ул чакта Белозеро зинданында иде Иванның атасы бөек кенәз Василий Шаһ Галине гаиләсе, бөтен бәкләре мирзалары белән төрмәгә ябып бетереп, үзе үлеп киткән иде Имеш. Шаһ Гали Мәскәүгә һөҗүм итмәкче булган икән Чынлыкта исә. бу эш сылтау гына булып тон сәбәбе, киләчәктә шулай булмагае, дип шүрләгәннән генә иде Василийның хөкеме каты, үтә рәхимсез булды Шаһ Галине хатыны Фатыйма солтан белән Белозеро зинданына ябып, кыйнап, ач тотып, бик каты җәберләделәр Сиксән биш олы бәкне хөкем көнне үк астылар Псков каласында! ы төрмәгә ябылган җитмеш өч олы бәк белән йөз егерме хатынны яшь балаларны бер тәүлек эчендә җәзалап үтерделәр Василий аларның мәетләрен күмәргә дә рохсәт бирмәде Җансыз гәүдәләрне төрмәдән алып чыгып кыр! а чүплеккә, этләргә, күселәргә ыргыттылар Псков зинданында исән калган
сигез мирза ачтан үлде Хәсән атлы мәшһүр бәкнең (Шаһ Галинең Мәскә^ яклы иң якын киңәшчесе) үзен үтергәч, хатыны, балаларын ирексезләп чу кындырдылар Тол калган бикәләрнең бөтенесен, кызларны, сабый кызларның барчасын чукындырып. Василий яшь баярларга хатынлыкка өләшеп чыкты Новгородта бик күп бәкләрне астылар, тол калган кырык алты ха тын. утыз сигез тугайны. Псковтагы илле бикәч. Аришыктагы унике тол. Ка рилдагы утыз яшь кыз көчләп чукындырылганнан соң. баяр балаларына ха тын булды Шаһ Гали ике-өч якыны, хатыны белән берүзе генә исән калып, өч ел төрмәдә череп, үлем көтеп ята иде.
Менә хәзер. Шаһ Галинең кирәге чыгып, баярлар аны азат итәргә, дип сөйләште. Елена кенәзбикә улына әйтте:
— И, бөек кенәз Иван Васильевич! Белозеродагы зинданда, синең хөкемеңне көтеп, тилмереп ятучы татар ханы Шаһ Галине азат итеп, үз хозурыңа алып кайтырга фәрманың багышла!—диде.
«Татар ханы» дигәч тә Иван дерт итте. Матур әкиятләрдәге ханнар, шаһзадәләр, солтаннар аның хыялында кул җитмәс биеклектә, акыл үрелә алмаслык югарыда иде әле Татар ханының төрмәдә утыруы бер гаҗәпсен- дерсә. аны азат итү аның үз ихтыярыннан торганын ишеткәч тагын гаҗәпләнде, турайды да
— Татар ханы хозурымда булсын!—диде Аннан соң.—Шаһ Гали ханга һәртөрле хөрмәт вә олылау булсын!—дип тә өстәде.
Иван хәтерли. Шаһ Галине Белозеро зинданыннан тантаналы төстә коткару өчен баярлар Иван исеменнән Никита Туранинны җибәргәннәр иде Иван Шаһ Галинең кайтуын ашкынып көтте Аның тере татар ханын үз күзләре белән күрәсе килә иде Әкиятләр, дастаннар, маҗараларда гына түгел, хәзер аның каршысында кайчандыр Касыймда. Казанда хан булган, тагын хан булырга тиеш татар торачак «Ха-ан» дигән сүз үзе генә дә дөнья бәһасе тора, «ке-нә-әз» түгел бит инде «ха-ан» Чыңгыз ха-ан. Бату ха-ан Туктамыш ха-ан. Олы Мөхәммәт ха-ан! Менә хәзер ишек ачылыр, мәһабәт Шаһ Гали хан килеп керер, мәгърур басып, бөек кенәз Иван Васильичка сәлам бирер
Чыннан да. ишек ачылды Никита Туранин күренде
— Бөек кенәз Иван Васильич, боерыгың үтәлде!—диде Никита.— Шаһ Гали хан әмереңне көтә!
— Кертегез!—диде Иван.
Ишек яктылыгында бер шәүлә күренде.
— Каршында Шаһ Гали хан!—диде баяр Туранин
Артыннан ишек ябылуга, шәүлә идәнгә егылды. Бөек татар ханы урынында таушалып беткән, буе юк бер түгәрәк чүмәлә ята иде Шул чүмәлә тәхеткә таба тәгәри башлады, идән уртасына җиткәч, чикмәнгә төрелгән бу түмгәк үрмәләп китте, аннан шуыша башлады
Иван бу затка җентекләбрәк бакты Ханның аяклары, итекләре күренми, тезләнгәнлектән, җөббә итәге итекләрне каплаган. Куллары — әллә ачлык тан. әллә күпшәклектән — кабарынкы, кыска-юан бармаклары калтырый иде Беренче карауга яшь Иван аны кызганды бугай, ләкин икенче мизгелдә үк аның күңелендә җирәнү уянды, җирәнү нәфрәткә әверелде Аягы астында, сайгакта ауный тәгәри ярлыкау теләнгән бу бәндә белән Иван хыялындагы мәгърур ханнар арасында бернинди багланыш-җеп тә юк иде Их. шушы шешенке кабакчырайга тибәргә иде. яньчергә иде бу күпшәк чырайны, үз нәҗесен үзенә ашатырга иде. Ихтимал, ул чакта Иван алай уйламагандыр да. үскәч-олыгаигач, шул вакыйганы исенә төшергән саен. Иванның нәкъ шулай итәсе. Шаһ Галине салып изәсе килә башлый Татар риваятьләренең бал тәпәненә иң беренче нәҗес тамызучы Шаһ Гали булды Яшь Иван ул чакта әйтәсе сүзен алдан ук әзерләп куйган иде, артык тантанасыз гына, татарча сүз башлады
— Шаһ Гали ханга талык сәлам!—диде.
Баярларга бу сүз нык тәэсир ясады. Сабый гына булса да. баярлар белән киңәшеп тормыйча, анасына да әйтмичә, бөек кенәз үз белдеклесе
белән ханга татарча эндәште ике вак кына нәрсә митрополит Даниил игьти барына эләкте Иван беренче тапкыр үз теләге белән фәрман әйтте Анын тавышында беренче тапкыр хөкемдарлык рухы сизелде Бөек кенәз беренче тапкыр, үзе ни теләсә шулай. Шаһ Гали белән татарча сөйләшә башлады Зур сакаллы олы баярлар. әлбәттә, моңа риза түгел иде әмма митрополит өчен бу бик шатлыклы хәл. хикмәт урыс кенәзенең татарча сөйләвендә _ түгел, аның үзбаш булырга омтылуында иде Димәк сабый кенәз эчендә S үзбаш хаким утыра Димәк, каты куллы баярларның азатлыгы тараячак «Та Ь лык сәлам—җылы сәлам», диме? з
— Әйтегез ханга, аягына бассын!—диде бөек кенәз
Монысы да митрополит өчен тагын бер сөенеч булды Иван турыдан-ту- * ры ханга дәшми, баярларны эшкә җигә Никита Туранин, хан җилкәсенә | орынып, бөек кенәз әмерен җиткезде =
Иван баярларга күз сирпел алды. Шаһ Галинең, әмергә буйсынмыйча. һаман идәндә аунавынамы, әллә баярларның мыскыллы елмаюын үзенә ка < бул итепме, Иван каты итеп кычкырды
— Торып бас! / >
Шаһ Гали эшне аңлады кабалана-сөртенә калкынды / £
— Хәзер сүзең әйт!—диде Иван. «
Куып чыгарганчы, яңадан зинданга илтеп тыкканчы сүземне әйтеп калыйм дигәндәй Шаһ Гали тиз-тиз сөйли башлады
— Синең атаң—минем падишаһым — Василий Иванович — мине яшь көенчә алып, үзенең баласын багышлаганы кеби. Казанга падишаһ итте Ми не олуг ярлыкашлар илә ярлыкаган иде. Үземнең начар гаклым. яман уем илә аның алдында гөнаһка төштем Шуңа күрә синең атаң минем пади шаһым, шушы начарлыкларым өчен миңа ачуланып, мине каргады Хәзе- рендә син минем падишаһым Атаңның миңа булган яхшылыкларын уйлап, миңа мәрхәмәт күрсәттең. Моны синең күңелеңә Алла салды Юкса, минем гөнаһыма күрә мондый ирек миңа тимәс ид<
Ханның сүзе бик озынга киткәч, кенәз Карпов әйтте
— И хан Шаһ Гали! Узган эшләреңне сөйләмә' Кенәз сине гафу итте, моннан соң аңа раст хезмәт кылырга иҗтиһад ит!—диде Карпов тагын ни дер әйтмәкче булган иде, Иван аның омтылышын кисеп
— Шаһ Гали хан!—диде— Бүген синең гөнаһларың хакында лаф кирәкмәс Синең Мәскәү тарафына кылган яхшылыкларыңны истә тотаек Ал. Шаһ Гали хан. сиңа каюлы тун бүләк булсын1
Шулчак Иванның анасы кенәзбикә Елена Глинская ханга эндәште
— Шаһ Гали падишаһ! Олуг кенәз Василий Иваныч ачуланып, сине кар гаган иде. ләкин углыбыз бөек кенәз Иван Васильич вә башкалар, ягъни баярлар. сине багышлап, үзебезнең ярлыкавыбызны күрсәттек, йөзебезне күрергә ирек куйдык. Инде хәзерендә син борынгы эшләреңне оныт Вәгъдәңне җиренә җиткез. Без үзебезнең олуг ярлыкавыбызны вә санлавы бызны багышларбыз
Менә шул вакыйгадан соң, бөек кенәз Иван Васильевич зиһенендәге та тарлар турындагы матур риваятьләр җимерелә башлады
Илнең бөек кенәзе булса да. сабый Иван олы гәүдәле, көрәк сакаллы, юан тавышлы баярлардан шүрли, митрополит Даниил, руханилар, поплар янында тынып кала иде Чиркәү кешеләреннән әллә нинди куәт бәреп тора, алар янында Иванга куркыныч серле бер көч тәэсир итә башлый Бу куркы ныч серле көчнең тәэсирен Иван бигрәк тә чиркәүдә тоя Поп сөйләгәндә дә. псалом укыганда да. хор җырлаганда да ул тетрәнә, курка һәм үзеңдә дә шундый бер куәтнең оеша башлаганын сизеп эчтән генә куана иде Олпат баярлар. куәтле воеводалар, поплар яныннан киткәч, әлеге серле куәт арта, күкрәк читлеген кага башлый, тышка иреккә чыгарга тели иде шикелле Яшьтәшләре белән уйнаганда Иван үзеннән көчлеләргә сокланып куркып карый, үзе белән тиңнәр белән пәрмә пәр сугыша үзеннән көчсезрәкләрне рәхәтләнеп тукмый екса, көндәшенең өсгенә менеп атлана, торгызмый нн тектерә, шуннан ләззәт ала Тигезләр белән сугышта җиңел» ә өзгәләнә елый, үч алу турында гына уйлап йөри Тиңдәшен җиңә алса, аңа ашау да.
уку да кирәкми маңгаенда шеш булса да. җәрәхәтләнгән булса да. ул рәхәтлек тоя иде.
Ниһаять, митрополит Даниил ата бөек кенәз сабый Иванны дини китаплар укырга өйрәтә башлады Даниилның тырышлыгы бушка китмәде, аның кечкенә шәкерте Иван үҗәтләнеп чиркәүгә йөри. Матур дастаннар бөтенләй онытылды, хәзер христиан дине тарихындагы изге атакайларның күргән маҗаралары Иван күңеленең түренә менеп урнашты.
Иванның ни уйлаганын, ни теләгәнен анасы кенәзбикә Елена Глинская да белми иде Митрополит Даниил атакай гына, яшьли ятим калып үскән, дөньяга ачулы бу үсмер кенәзнең эчендә нәфрәтле, үчле көч яралганын сизде Аның уйнавы сабый беркатлылыгыннан түгел, ә бәлки, әнә шул. эчтәге билгесез бер кара гайрәтнең үзеннән килеп чыга кебек. Митрополит, аның үҗәт рәвештә чукынганын кара бәрхет чаршау тишегеннән карап, әнә шул хакта уйлады: христиан динен тарату тыныч юл белән генә булмаячак икән Мөселманнарны христианлаштыру өчен иң башта аларны кылыч астына салырга кирәк Аның өчен куәт кирәк. Ул куәтне әйдәү өчен рәһбәр кирәк Ул рәһбәргә нык рух өрер өчен мәсих кирәк Барысы да бар. шөкер. Мәсих — митрополит иде Рәһбәр — бөек кенәз Иван Васильич. Туплар, мылтык. халык бар. Бер генә нәрсә кала—яу. Яуларга да. мөселман халыкларын кылыч астына салырга Чукынган — исән кала, чукынырга теләмәгәне мөселман килеш шәһит китә Мөселман халыкларының кайсысы Мәскәүгә иң якын яши? Татарлар. Кырым-Кавказ, Хаҗитарханны яулау өчен иң беренче чиратта Казанны сытарга кирәк. Аны кем сытар? Казанны бөек кенәз Дүртенче Иван сытар.
Ләкин Иванның бу максатка тугры барышын тәрбия кылырга, бүтәннәргә, анасы Елена кенәзбикәгә дә. Иванның үзенә дә сиздермәенчә. шушы сабыйдан яңа мәсих ясарга кирәк Митрополит Даниил Иванның бөтен яшерен җепләрен, кайсы сеңерне кай якка тартасын бик яхшы өйрәнде
Үзен белә бантлаганнан бирле. Иван гайбәт арасында үсте Мәскәү гайбәтләрен күбрәк яшь баярлар тарата Кенәзләр, баярларның хәтәр маҗаралары турында тозлы, борычлы сүзләр Иван колагына да килеп ирешә Иван кызык урында көлми, хәтәр урында аһ-ваһ килми Шулай да ул тыңларга ярата Ләкин беркайчан да вакыйга сөйләүне үзе сорамый Аңа үзләре сөйлиләр Иван үзенең ил патшасы икәнен бер генә мизгелгә дә оныта алмый. Көчлерәк баяр балалары, көрәштә Иванны җиңә алса да. үзе егыла, боек кенәзгә юл куя. Көчсезләре Иваннан җиңелүне бәхет саный
Бервакыт шулай булды. Бер өер олы баяр балалары белән уйнаганда Матвей Яузов атлы кенәз баласы Семен белән Харлампий исемле малай бәхәсләшеп китте Бәхәс сугышка барып җитте. Иванга Семен хаксыз сыман тоелды ахрысы, ул аны уеннан чыгарды. Семен, елый-елый. кайтып китте, бераз баргач, борылып кычкырды:
— Харлаша-параша! Бик масайма. Иван Васильичның дусты дигәч тә, борыныңны бик күтәрмә Синең Иван Васильич турында ни сөйләгәнеңне әйтсәмме?!
Баяр баласы Семен сүзен әйтеп бетермәде. Иван, корт чаккан яшь үгездәй Семен ягына ыргылды, малайның якасыннан эләктерде, икенче кулы белән иягенә орды:
— Нәрсә сөйләде улэ—диде Иван чак ишетелерлек итеп—Иван Васильич турында Харлаша ни сөйләде?
Семен Яузов агарып китте. Иван ярсып аны кыйный башлады, каты итеп тубык чәкәненә типте, йодрыгы белән башына сукты — Семен егылды. Үкчәсе белән авызына типте — авыз-борын тарафыннан кара кан бөркелде. Аннан сугып, изеп, типкәләп. мышнап, ярсып беткәч әйтте:
— Үтерәм. бабасыр!—диде.—Әйтәсеңме, юкмы?
— Ул,— диде Семен—үзе Харлампий ягына карап алды—Ул сине., анаң сине Княгиня Елена атаңнан гүгел сине Bat илий Иванычныкы түгел икән, диде...
— Минем атам Василий булмагач, кем була инде?
— Ат караучы татар, баш конюшный Абяшевтан. диде
Семен туктады, калганнарын сөйли алмыйм дигәндәй, хуҗасына ялва рып караган эттәй төртелеп калды Ләкин Иван рәхимсез иде. үзен дә. Семенны да кызгакмастан таләп куйды
— Сөйлә! Берсен дә калдырма'
— Ул әйтте, әллә ничә ел Василий Иваныч белән торып, княгиня Софи яның бәбәе булмаган Шуна күрә, атаң аны аерган Аннан сон анаңа, книги ня Еленага өйләнгән. Барыбер балалары булмаган, бик озактан соң гына син тугансың инде Бөтен хатыннар, бөтен баярлар шунда әйткән Софиянең һич гаебе булмаган, диде
Алар сөйләшкәнен, Семенның ни әйткәнен үсмерләр ишетмәде алар куркышып-өелсшеп бу кыйнашны читтән карап торалар ни кылыр1а белмиләр иде Иван йомшады, янаулы кыяфәте шиңде Семенга кабат сукмады
— Бар!—диде ул тыныч кына —Чишмәдә юын Өеңдә әйт егылдым, диген Бу сүзеңне тагын берәүгә әйтсән —үтерәм'
— Әйтмим, әйтмим. Иван Васильич’—диде малай
Семен буага юынырга китте Бүтәннәр һаман түмәр кебек катып тора иде әле. Иван, алар янына килеп, йомшак тавыш белән әйтте
— Бүгенгә җитәр'—диде —Кайтыгыз’
Барысы да кайтып киткәч. Иван буа сукма! ыннан менеп килүче Семен ны көтеп алды
— Кил.—диде — Утыр'
Семен, тарсынып кына, җиргә чомәште
— Хәзер берсен дә калдырмыйча тез’—диде хуҗа—Бу сүзне кемнәр ишетте?
Мәгълүм булды бу төркемнән —Евстигней. тагын Семен үзе. баяр бала сы Аркаша Иваныч ишеткән. Харлаша үзе исә анасы белән апасы сөйләгәндә тындап торган икән
— Кайда, тагын кем шушы сүзне кем1ә әйтә — ишетсәң мина чап' Син минем дустым булырсың!
— Колың булам, боек кенәз Иван Васильич'—диде Семен
Шул көннән соң Иван алышынган кебек булды Үткен күзле карт толке Даниил күзенә кечкенә үзгәреш тә күренмичә калмый иде Иван тагын да төкселәнде, аңа олылар төсе инде
Шушы вакыйгадан соң байтак вакыт узгач. Иван бер өер баяр балалары белән Мәскәү елгасы буена ауга кигге Кенәзнең ат менеп ауга чыгасын белсә. Мәскәү халкы урамда булса — ишегалдына ишегалдында булса—өенә кереп качарга тырыша башлады Иваннын гадәте шундыйга әйләнде үзе кебек усал-дәһшәтле айгырын, камчы белән сугып бар көченә куа Урамда бала чага уйный, тавык мал йөриме, шәһәр кешеләре бар мы —ул ак-кара күрми дөньяны туздырып чаба Мал тапталамы кеше имгәнәме — аның эше юк Качканы качып өлгерә, өлгерә алмаганы — ат тоя гы астында кала
Бу юлы ауга чыгар алдыннан Иван яшь баярларга мылтык янына ук җәя дә алырга боерды Мылтык тавышыннан җәнлекләр курка кондыз белән ур ман тавыгына иң җайлысы—җәя белән ук Тигезә алмас аң дә. якында! ы кош корт курыкмый
Ау азагында быргы тавышына бер урыша җыелырга килешенгән иде Яшь сунарчылар берәм берәм урманнан чыга башлады Ау мул булды Кем күпме тавык аткан кемгә боҗыр кемгә кондыз эләккәне мәгълүм булды Әмма яшь баяр Харлаша Задорнов күренмәде Берничә тапкыр быргы уйнат тылар Мылтык шартлаттылар Җавап бирүче булмады Кычкыра кычкыра. Харлампийны эзләр! ә таралдылар Ләкин яшь баяр табылмады Икенче көнне дә ул кайтмады Олылар, күпләп эзли чыгып, өч көн оч төн урман сазлыкларны айкап та. югалган сунарчыны тапмадылар Шул рәвешчә яшь баяр Харлампнй Задорнов эзсез югалды
Харлашаның үле гәүдәсе сазлыкка батырылганын оч кенә кеше белә иде Иван үзе. Харлампийны үтереп сазга батыручы яшь баяр Семен Яузов
һәм митрополит Даниил Ләкин Даниил атакайның бу яшерен маҗарадан хәбәрдар икәнен Иван да, Семен да белми иде
Иван теге чакта, тәпәчле уйнаганда Семен Яузов авызыннан ялгыш ычкынган сүзнең таралып өлгергәнлегенә инанды Бу гайбәтне белгән, ишеткән һәр кеше үләргә тиеш иде Ләкин бөтен Мәскәү халкын кырып бетереп булмый Гайбәт таратучылар ун-унбиш булып, аларны үтереп бетерсә дә. гайбәтнең тамыры корыса да. Иван кирегә үзгәрә алмас иде, шат чырайлы кеше була алмас иде Аның эченә поскан шом, дәһшәтле бер теләк, бу канлы вакыйгалардан соң. ана карынындагы яралгыга кинәт җан кергәндәй, искәрмәстән кыймылдый башлады Семен аңа бөтенесен җиткезеп торды Иван — үзе турында ни сөйпәнә— барысын да тәфсилләп белә иде. Шуннан соң ул бәгырендәге нәфрәт яралгысын бик теләп, иркенгә куеп, ләззәтләнеп тәрбия кыла башлады. Иң беренче нәфрәт, зәһәрле нәфрәт анасы кенәзбикә Елена Глинскаяга аталып шытты. Кеше сүзе хакмы, юкмы? Хак булса? Димәк, бу ана эт, хәләл ире өстеннән йөреп, гөнаһлы мәхәббәт ләззәте татыган булып чыга Шул зинадан Иван яралган булып чыга. Икенче нәфрәт угы мәрхүм бөек кенәз Василий Иванычка аталган иде Димәк, бөек кенәз аның үз атасы түгел. Димәк, аның тамырларында Донскойлар, Өченче Иваннар каны акмый? Димәк, бөек кенәз Василий Иваныч хатыны Еленаның хыянәтен сизмәслек дәрәҗәдә мәхлук булган? Бәс, халык хак әйткән: Василий Иваныч ир рәвешендә кысыр булган.. Өченче нәфрәт зәһәре Мәскәүнең атаклы атчысы — татар Абяшевка төбәлгән иде Ул Абяшевны бик яхшы белә Кечкенәдән ат янында кайнашканда Абяшев аны күп нәрсәгә өйрәтте Кочаклап күтәреп, ияргә беренче ул утыртты — Иван бәхетле иде, атта йөреп кайткач та иярдән ул Абяшев кочагына егыла иде, кызык була иде. рәхәт иде Бәлки, чыннан да, Иванны үз баласы булганга ул шулай яраткандыр?
Митрополит Даниил вакыт җиткәнен бик яхшы аңлады. Ул Мәскәүнең бөек кенәзе Дүртенче Иван Кансызның рәһбәре булды
Кодбикә
Сөембикәне углы Үтәмеш Гәрәй ханны вә бик күп Казан бәкләренең ха-тыннарын. балаларын төягән көймәләр Мәскәү елгасындагы бәрек-рыһтым- га терәлеп туктады. Әсир төшкән ханны, Сөембикәне, затлы бикәләрне күрергә дип. яр буена бик күп халык төшкән, тамаша карарга дип. тагын бик күп кеше урамнар буйлап агыла Көймәләрне сакларга китерелгән гаскәр башлыклары да, Сөембикәне озата китерүчеләр дә халыкны таратырга кирәклеген әйтте Воеводалар, яшь баярлар халыкны ярдан урамнарга таба куа башлады Юлда арыган бәкләрне дә, яшь ханны да күрсәтергә ярамый, янәсе Әмма хикмәт бүтәндә иде Сөембикәнең вә ахирәтләренең вә башка затлы бикәчләрнең, Тутайларның йөзен халыкка күрсәтерлек түгел иде Егерме өч көнлек юлда юл буена елап, чәчләрен туздырып, тырнаклары белән чырайларын суеп, хатын-кызлар гүзәллекләрен ихтыярый бозып бетергән иде Сөембикәнең йөзендә җәрәхәтләнмәгән урын юк Нугай далаларыннан килгән борынгы йоланы үтәве идеме ханбикәнең? Якын кешең вафат булгач, шулай кылыш зарури Дөрес, әмма Сөембикәнең максаты йола үтәү генә түгел иде Мәгълүм ки. Кансыз Иван сәрхуш чагында бөтен баярлары вә Казан илчеләре алдында ант эчкән мәшһүрә гүзәл хатын Сөембикәне үземә алып күкрәген түшәк ясамасам, урыным җәһәннәмдә булсын, дигән Сөембикә ул кяфер Иванга булмас! Аның чыраендагы төзәлеп кутырлаган, тозәлеп бетмәгән җөйләрен һәм яңа җәрәхәтләрне күргәч, Сөембикәдән Иванның гайрәте чигәр.
Көймәләрдән тоткыннарны ике кат сак белән алып чыгып, таш кирмән — Кремль эчендәге ярым төрмә, ярым йорт кебек җиргә урнаштырдылар.
Икенче көнне үк Иван Сөембикәне күрергә теләде Йомышлы татарлар да. баярлар да бөек кенәзгә нидер әйтергә теләгән иде. Иван аларнын сулышын кисте
— Хәзер үк!—диде
Нишләмәк кирәк. Иван мәшһүрә Сөембикәне көтә-көтә тәкатьсез кал 0 ган икән, боерыкны үтәргә туры килә Озакламастан Сөембикәне бөек Иван а хозурына бастырдылар. Сөембикәнең йөзе калдаулы иде ;
— Талык сәлам. Ханбикә!—диде Иван
Җавап булмады, иелеп, егылып тезләнү дә күренмәде
— Курыкма, мәшһүрә гүзәл Сөембикә ханша'—диде Иван—Сина мон * да олы хөрмәт булыр Күп холоплар сиңа хезмәт кылыр Углын Үтәмеш i Гәрәй ханны да үз углымдай күрермен Нишләмәк кирәк ки! Аллаһның го- , зере шулай булды Синең әсирлегең коллык түгелдер Син монда кунак, тан- = таналы бер шартларда яшәрсең °
Иван Сөембикәнең дәшмәвен хатын-кызның гадәти кирелеге, ялынды < руы гына дип уйлады Аннан соң. биредә Казан бәкләре дә. баярлар да күп ' Ихтимал, бергә-бер калгач кына ханбикәнең теле ачылыр Иван * ишарәсеннән соң татар бәкләре дә баярлар да. баш ия-ия артка чигә чигә < чыгып юк булды “>
Иванның һичкайчан да хатын кызга ялынганы булмады Бу юлы ул әсир хатын янында озак сөйләнде Ләкин Сөембикә селкенмәде дә Иванның эче кайный башлаган иде инде, бер җене чыкса, бу кире хатынны изеп, өзгәләп ташлый иде; ни гаҗәп, ул түзде, шулай да. кинәт усал хәрәкәт илә. Сөем бикәнең баш тастарын йолкып алды Бикә сизми калдымы ничек торган шул рәвешле мәгърур басып калды, ике учы белән чыраен да капламады тәкәббәр кыяфәттә бөек кенәзнең күзенә туры карады Иван моны көтмәгән иде Күзе, карашы Карашы гына, күзләре генә яргаланмыйча кал ган Сөембикәнең
Хыял чәлпәрәмә килде. Көйсез Иванның кулыннан тагын уенчыгын тартып алдылар Сабый Иван зиһенендәге гүзәл Сөембикәне тагын урладылар Иван карашындагы каушауны Сөембикә бик яхшы күрде Бер мизгелгә генә булса да. ул рәхимсез Иванны җиңде Җиңде Сөембикә Кансыз Иванны ул гүзәлләр гүзәле Сөембикәне Иванга бирмәде, ул Иван ихтыярына каршы төште Кулындагы тастарны ике йодрыгына йомарлап бөек кенәз тәхетенә таба атлады Ләкин ул калкулыкка менмәде, идәнгә утырып тәхет күтәртмәсенә башын куеп ятты Бөек Мәскәүнең бөек кенәзе елый иде Егермене узган олы-ир булып. «Кансыз. Рәхимсез. Дәһшәтле» кушаматлары алган бу кенәзнең әсир хатын шаһитлегендә елавын Сөембикә аңламады
Гүзәлләр гүзәле, шөһрәтле ханбикәнең йозен воеводалармы шулай га рипләгән? Әллә бикәнең кан дошманы Булат бәк Ширин этләреме ергычла ган? Кем? Ниндидер билгесез бер кодрәт Иванның сабыйлык хыялларын җимерә килә’ Бераздан Иван аякланды Тастарны Сөембикәгә ыргытты ләкин тастар аңа кадәр барын җитә алмады, юл уртасында идәнгә очып кунды. Сөембикә тастарга үрелмәде Иван тынычлана төште табыр әмма усал тавыш белән
— Кем?—диде
Сөембикә дәшмәде
— Кем сине болай Күз алдыңда суям шул кабихне' Нәселен бүген үк кырам! Татарлармы3 Микулинскиймы. Петрмы? Кем?'
Әсир җавап кайтармады Иван сәерсенеп куйды Иванның авыр төксе карашы кичерә алган кешенең булганы юк Әллә нинди олы мәртәбә яула ган поплар да. гайрәтле баярлар да Иванга туры карый алмый иде Караса күзен шундук читкә ала. Сәерсенде Иван Бу җәберләрдән Сөембикә шаш канмы әллә? Әллә ул ишетми, күрмиме’
Ишетүен ишетә Сөембикә, күрүен дә күрә Сөембикә әмма ул. күз ка багын ябып ябып алырга онытып, хыялы белән Айдалада йөри Табан лы күлдә ахирәтләре белән су коена сөекле Казанында Баги Сафа бакча сында истирахәт кичә Бичара тоткын бикә күзләрендә чагылган әнә шул бәхетне, ләззәтне күрде Иван ул Сөембикәнең җәрәхәтле ямьсез чыраеннан
гүзәллек эзли иде Рәхимсез Иванның рәхимсез бәгырендә наз сеңере тартылып. зеңләп куйды. Булган ул матурлык, булган, ләкин ул матурлыкны изгәннәр хәнҗәр илә яргалаганнар. әмма үтерә алмаганнар Илаһи ул гүзәллек Сөембикәнең күз алмаларыннан чыгып, керфекләргә орынып, читкә тарала
Иван ишек тарафына кычкырды
— Кем бар анда? Керегез!—диде.
Сөембикәне Казаннан алып кайткан баярлар белән Казан бәкләре керде. Тәхеттәге Иванга, идән уртасындагы яланбашлы Сөембикәгә, аяк астындагы баш каплавычына карап, барысы да монда ни хәлләр булганын аңларга тырышты.
— Кем?—диде бөек кенәз — Кем бикәне шулай рәнҗетте? Кем эше бу? Үзен, хатынын, балаларын бүген үк чаптырачакмын!
Баярлар да. татарлар да. шомланып, кенәзгә бакты.
— Үзе1—диде воеводалар
— Үзе!—диде татарлар—Үзе. Иван Васильич1
Бу катгый вә ышандырырлык җавап кенәзне беразга ихтыярсыз калдырды Бер уйласаң, бу хәбәр ышанырлык түгел Икенче уйласаң. Сөембикәнең холкына, мәгърурлыгына, үҗәт-кирелегенә бу фәгалият тәңгәл килә кебек. Әмма Иванның катлаулы рухы бу җаваптан тынычлык алмады.
— Нигә сакламадыгыз?—диде Иван дәһшәт илә —Нигә юл куйдыгыз? Аның үзен-үзе җәфалавын ярыктанмы карап тордыгыз?—Тәхет янында куркыныч шом урнашты—Егерме биш көн буена аның ни кылганын нигә күзәтмәдегез? Нигә кулларын бәйләп, аның йөзен сакламадыгыз?
Иван, шундук тикшерү-хөкем ясап, карар чыгарды һәм юл буе Сөембикәнең ишеге төбендә алмашлап сакта торган берничә баярны. воеводаны һәм татар бәкләрен зинданга ябарга кушты Бу хөкем барышында Сөембикә, ничек баскан, шул рәвештә торды. Сөембикә көймәсендәге баярлар белән татар бәкләрен алып киткәч, Иван калганнарга әйтте:
— Сөембикәне патша хатыны кебек тәрбия кылырга! Улын. Үтәмеш Гәрәйне хан кыяфәтендә тотарга* Бикәне, өшкерүчеләр чакырып, бер ай эчендә элеккеге хәленә китерергә! Хәтта элеккесеннән дә сәламәт, чибәр булсын! Аның йөзендәге һәр сызык өчен башыгыз белән җавап тотачаксыз!
Бу сүзләрне Иван куркытыр өчен генә әйтмәде.
Сөембикәне якыннары белән Балчык Бистәсе дигән татарлар шәһәрчегендәге бик яхшы йортка куйдылар Бу йорт үзе бер шәһәрчек кебек, койма- кальга белән уратылган, эчендә берничә бина, мунчасы, бакчасы бар, хәтта чишмәсе-коесы да үзендә иде Тоткыннар биредә үзләре белгәнчә яши ала Әмма Сөембикә вә Үтәмеш Гәрәй хан янына нык сак куелды Качу-качмау мәсьәләсеннән битәр, бикәнең үзен-үзе үтерүе һәм үзен-үзе тагын җәрәхәтләве бар иде Әсирләр янына ашчылар, мич ягучылар, өйне-ишегал- дын җыештыручылар һөм Сөембикәнең җәрәхәтләренә май сөртүче хатыннар гына керә-чыга ала Аларның һәрберсе шымчы-әләкче һәр сүзне җиткереп. һәр адымны күзәтеп торырга куелган җасуслар икәнен Сөембикә яхшы белә иде Алар Кырым, Нугай. Казан ягыннан килгән кешеләрне Сөембикә белән очраштырмау өчен дә куелган иде Әсирләргә ишегалдына, бакчага, чишмәгә чыгып йөрергә рөхсәт ителгән, әмма тышкы капкаларга, капка башларына, өй түбәләренә, арт ишекләргә өч сәгатьтән өч сәгатькә алмашынырга тиешле каравыл бастырылган.
Көннәр шулай гел бертөрле, әкрен уза иде. Үтәмеш аз-маз бәетләр тыңлый, ахирәтләрнең дала сагыну кичәләрендә катнаша, көндезләрен ишегалдында үзенә уен таба Шулай, таяк атып, чүрәкәй сыман йомычкага бәреп, үзенә кызык табып йөргәндә ул ишегалдындагы юынтык су түгә торган баз янында, чүплектә иснәнүче бер көчекне күрде Көчек тә Үтәмешкә карап алды
— Маһ-маһ. маһмай!—диде Үтәмеш.
Көчекнең койрыгы зырлап әйләнә башлады Үтәмеш, аш-су өенә йөгереп кереп, бер телем ипи белән бер кисәк сөякле ит алып чыкты Сабый кулындагы ризыкны күргән көчек, атылып. Үтәмеш янына килде.
— Маһ-маһ. маһмай. аша, маһмай!—дип сойләнә-сөйләнә. ул көчеккә ипи турап ташлады, алдына ит куйды
Берәрсе 1әмле ризыгымны тартып алмагае дигәндәй алак-ялак каранга- лап, көчек кабаланып ашый башлады Үтәмеш сак кына көчеккә үрелде, бәләкәй маэмай яңа хуҗасына сырпалана башлады Ризык ашалып беткәч. Үтәмеш әйтте:
— Әйдә, маһмай. хәзер уйныйк инде' Син миңа иптәш булырсың!—ди 2 де J
Үтәмеш йөгергән булып китте, көчек уйнаклап аңа иярде Үтәчеш абы- = нып егылган булды, көчек тә мәтәлчек атарга тотынды Бик озак уйнады 2 алар ’ 2
— Үтәмеш!—диде Нәргәтай —Өйгә керер вакыт Сиңа чәй тәмләдем 5 Аерылышуны сизептер, ахрысы* кочек чиный башлады Үтәмешкә дә са ’ гыш төште
— Китмә син, кбчек'—диде сабый—Мин сиңа оя ясап бирермен Исем ° дә кушармын Исемсез ат та. исемсез эт тә булмый1 Табылдык булыр синең $ исемең. Ризамы?
Эт ризалык белдереп, өрә-орә койрык болгады Үтәмеш шундук угын ь лыкта оя ясарга кереште Оя әзер булгач, ул
— Табылдык, менә синең йортың кер —диде
Көчек түмәрләр арасындагы ояга кереп ятты
Шул көннән соң Үтәмеш Гәрәй ханның әсирлектәге көннәре җанланып китте. Көчек белән сабый хан иртәдән кичкә чаклы уйный Көчекнең тамагы тук. Үтәмешкә иптәш бар Үтәмеш Табылдыкны лапта чүрәкәй уйнарга да өйрәтте Бәләкәй маэмай хуҗасы лапта белән бәреп җибәргән чүрәкәй артыннан томырылып чаба да чүрәкәйне кабып хуҗасына ки и рен бирә Ике сенә дә кызык, сөенеч. Капка өстендә, түбәдә сакта торучы тарга да кызык була, алар да көчек белән бала уйнат анны рәхәтләнеп карый Бер көнне чүрәкәй койма өстеннән урамта очып чыкты Табылдык капка астыннан урамга атылды, эһ иткәнче ишегалдына керде Аның авызында чүрәкәй иде Хәзер чүрәкәй койма-капка өстеннән гел урамта оча
Үтәмеш Гәрәй ханга шундый дус табылганга өйдәгеләр сөенеп туя ал мады Сабый кич төшкәч кенә өйгә кереп етыла да йокыга кигә Хатын кыз лар төннәр буе бер нәрсә турында пышылдаша ничек итеп Казан Нугай яки Кырым белән багланыш тотарга? Ничек итеп әмир Йосыфка хәбәр җибәрергә? Ничек итеп туганнарны берләштереп. Казанны сакларга, ничек итеп бу коллыктан котылырга? Агасы аны ташламас, абзыйлары да аталары да бераз ярдәм итеп, илле мең. алтмыш мең елкыга алар Сөембикәне якын нары вә утлы белән сатып алырга тиешлеген пичек белгертергә’ Күрәләтә болай әсирлектә калдырмаслар Хәбәр бирү һич мөмкин түгел Сак каравыл кат кат куелган Урамның бу ягыннан үтеп сүтеп йөрүче юк Урамның аргы ягыннан гына йөрергә рөхсәт
Ябылуда бер ай ятканда гадәттән тыш хәл булды Ишегалдына Үтәмеш атылып керде
— Анакаем!—диде—Мен.)
Үтәмеш анасына чүрәкәй сузды
— Бу ни?—диде ана
— Бу чүрәкәй?—диде бала — Чүрәкәйдә язу бар
Сөембикә чүрәкәйнең ике ягында да язу күрде
— Каян алдың моны?—диде бикә
*— Табылдык урамнан алып керде.—диде сабын
Сөембикә язуны сөртеп бегерде дә чүрәкәйгә нидер язды
— Мә. улым. Табылдык белән тагын шулай уйнат ы з'—диде ана
Үтәмеш ишегалдына чыгып кип» Сөембикә белән Нәрт.паи томаланган тәрәзәнең пәрдәсен чак кына ачты Урамның теге ятында (>nne«t з ө< р кеше арба төзәтә иде. ул янына килеп төшкән чүрәкәйне алып аның урынына шундый ук бүтән чүрәкәй ташлады Ул арада Табы стык капка н тыннан атылып чыкты да. чүрәкәйне эзли башлады Ниһаять ул яңа чүрәкәйне та бып. иснәп иснәп карады да тешләп, янә капка астыннан кереп юк булды
Иван куйган бер ай вакыт бетте. Иртәгә Сөембикә сәламәт кыяфәттә бөек кенәз алдында басып торырга тиеш. Соембикәнең кәефе әйбәт иде Чүрәкәй аша язылган хатлар аның күңелен юаткан әллә Иван белән күрешүдәнме ул яхшы нәтиҗә көтә? Бу турыда Нәргәхай да белмәде Нәргәтай болай уйлады. Сөембикә Иванга әсирлектән котылу шартларын әйтер. Илле мең елкыдан бер патша да баш тартмас. Башында акылы булса. Иван бу форсатны ычкындырмас Ләкин Нәргәтай бик нык ялгыша иде. Иван патша Сөембикә белән Үтәмеш Гәрәйне илле — йөз мең баш елкыга гына түгел, йөз мең ат башы чаклы алтынга да алыштырмаячак иде
— И ханбикә.—диде сакчылар башлыгы.— боек кенәз сине көтә
Сөембикәнең ай буена бик теләп дәваланганын Иван белеп торды Ул бу эшне үзенчә юрады ханбикә, кирелеген ташлап, язмышына буйсынды, янәсе. Шуңа күрә, ахрысы. Иван гадәттәгегә караганда кәефлерәк иде. Бу юлы сакчылар Сөембикәне тәхет янына түгел. Иванның аерым бер йортына алып килде Бу йортта сәясәт, халыкара мөнәсәбәтләр турында сөйләшмәячәкләрен Сөембикә ишектән керүгә үк аңлады бу — боек кенәзнең күңел ача торган хоромы иде Өстәл тулы сый нигъмәт, шешәләр Табыннан түрдәрәк — чаршаулы ятак. Ятак янында идәндә ләгән белән зур чүмеч, су белән тулы тәпән тора.
— Йөзен ачыгыз!—диде хаким.
Ике сакчы ике яктан Сөембикәнең йөз каплавычын алды Сөембикәнең йөзе чистарган, җәрәхәтләре җөйләнеп, тимгел-тимгел булып торса да. элеккеге гүзәллекне каплый алмаган, һич сүзсез, ишарәсез генә сакчылар юк булды Хаким Иван белән әсир Сөембикә икәүдән-икәү генә калды
— Яхшы!—диде кенәз—Бик яхшы— Ул ике көмеш савытка шәрап койды.
Ләкин аның тәкъдиме нәтиҗәсез калды Иван кинәт Сөембикәгә таба борылды һәм аңлады бу киребеткән хатын аңа буйсынмаячак Кенәз савытындагы эчемлекне бер йотым белән эчеп бетерде дә. үзенчә мыгырданып, күз ачып йомганчы җиләнен салып идәнгә ыргытты Сөембикәнең моңа бер дә исе китмәде Иванның кыланмышы аңа тәэсир итмәде Хуҗаның җене котыра башлаган иде инде Ул:
— Барыбер сындырам бит мин сине.—дип, янаулы рәвештә корбанына таба атлады.
Шул мәлне үк Сөембикә, бер ыргым ясап, әллә каян хәнҗәр тартып чыгарды
— Торып кал’—диде бикә.—Торып кал Иван! Тагын бер атласаң, хәнҗәрем үз бәгыремә батар!
Әсир ханша күзләреннән Иван яхшы аңлады бу хатын әйткәнен үтәячәк
— Селкенсәң дә үз дигәнемне башкарам!—дип кабатлады Сөембикә—Кяфердан нәҗесләнеп үлгәнче, үземне үзем бетерәм Мәетем белән теләсә ни кыла аласың!
Иванның сеңерләре бушанды, җиңелгән, ризалашкан кыяфәпә җиләнен алып киде дә. янә бер көрәгә аракы эчте Үзалдына сойләнә-сөйләнә. тәрәзә янына килде, калын пәрдәне ача төшеп, Сөембикә аңларлык итеп
— Юкка уйныйсың син. колбикә!—диде—Сине үз астыма салу миңа оч сукыр тиенгә дә тормый Синең ризалыгың кирәк миңа
Иван кемгәдер кул болгады шикелле.
— Үтәмеш углыңны кызган!—диде кенәз
Углының исемен ишеткәч. Сөембикә тәрәзәгә ыргылды сакчылар Үтәмешне каядыр алып китеп бара иде
— Үтәмеш!—дип кычкырды бикә
Ләкин сабый аны ишетмәде
Ул арада Иван Сөембикәгә ташланды
Сөембикә ычкынып китте, бар ишектән дә сакчылар керде. Колбикә хәнҗәрен күкрәгенә терәде, кемдер аның аягы астына егылды кемдер кулын тотарга омтылды, ул арада бикә берничә мәртәбә кискен хәрәкәт яса
ды: сакчылар, аның хәнҗәрен алып, кулларын каерды Сөембикәнең күкрәгеннән йөзеннән шаулап кан ага, үзе чекерәеп Иванга карый иде
— Мәетемне нәҗесләрсең, Иван, мәетемне дидем Сиңа мәет өстендә яту төс!
Иван моңарчы түзде, әмма холоплар алдында бу сүзләрне тыңлау хурлык иде. кенәзнең миенә кан китереп орды бөек кенәз бикә янына атылып килде дә эченә типте, бер типте, ике өч типте. Сөембикәнең ихтыярсыз гәүдәсе ишелеп төште Иван ысылдап кул изәде сакчылар чыгып китте
Сөембикәнең канлы гәүдәсен ике сакчы астагы тар зинданга төшереп яткызды. Хатыннар, табиплар чакырып аның яраларын бәйләп, бераз су йоттырдылар Димәк. Сөембикәне янә савыктырып Иван җиңәргә өметләнә Сөембикә үзен дәваларга кергән хатыннарга карышмады Ул янә төзәлә башлады Тыштан тыныч күренсә дә. ул эчтән яна иде кая алып киттеләр Үтәмешне? Үтерергәме? Зинданга ташларгамы э Хәбәр алу өчен тизрәк са выгырга кирәк иде Ихтимал төзәлгәч, аны Иван тагын чакырыр Шунда Үтәмешнең язмышы билгеле булыр
Егерме көн узгач әйттеләр
— Иртәгә Иван янына барасың юмарт бул. тилебикә —диделәр
Ләкин икенче көнне дә. аннан соң да аны зинданнан алып чыкмадылар Иван татарлар өстенә яуга китте, диделәр
Сөембикәнең соңгы көннәре
Мәскәүнең андый да олы бәйрәм күргәне юк иде әле Татарларның җиңелүе. Казанның соңгы кирпеченә хәтле җимерелүе, татар ирләренең си гез яшьтән өстә булганнарының астырылуы. кистерелүе Казанның соңгы ханы Ядигәр Мөхәммәтнең әсир төшүе, бәкләр мирзаларның хатыннарын кызларын, йөз меңләп ирне әсир итеп. Мәскәүгә алын кайтачакларын Казан казнасындагы малны уналты олы коймәгә төяп алганнарын ишеткәч Мәскәү халкы ай буе бәйрәм итте Шатлык шулкадәр олы иде кн Казан туфрагында күмелеп калган урысларның аналары, хатыннары, туганнары да сөенә-сөенә бии ашый эчә иде Бу хәбәр Сөембикргә дә килеп иреште бүген ул тешендә Каракошның үз манарасы очына кунганын күргән иде
Иван. Казан явыннан кайткач, оч көн. оч гөп эчеп ял игеп арганнан соң. җиңүчеләрне бүләкләү бәйрәме ясады
Чапкыннар шәһәр буйлатып, ил буйлатып хәбәр салды Мәскәүнең Мәркәзи мәйданында олы тамаша булачак Боек кенәз. бөтенрусиянең һәм Казан-Болгарның олуг патшасы Иван Васильевич мәйданга килгән һәр кешене бушлай ашатачак, бушлай эчертәчәк Шунда Казанның соңгы ханнары һәм мәшһүр баһадир Кошчак углан һәм бәгъзе гагарларның башы чабыла чак Тамашадан коры калмагыз' Мәскәүгә Мәркәзи мәйданга ашыгыгыз'
Патша белән якыннары илчеләр Казан сугышы батырлары баярлар һәм дин әһелләре уртадагы калку урыша урнашты Каршы якта —кара ха лык, һөнәрчеләр Калкулыкта җәллад вә аның ярдәмчеләре янәшә баскан Тамашачылар арасында пешкән кайнар ризыклар кайнар эчемлекләр вә сал кын исерткечләр таратып йөрүчеләр кайнаша Беренче кар яуган көн игеп Һәркем җылырак киенгән Патша Иван Васильевич бу тамашага Сөембикәне дә алып килергә боерган иде Сөембикәне абруйлылар сафына хатыннар арасына утыртып, арка ягына дүрт сакчы килеп басты Сөембикәнең йозгчгдә бөркәвеч иде Бикәне ташкирмәннән мәйданга алып чыгуга халык арасында пышылдау башланды
— Суембика' Царица басурманская'—дип телдән телгә колакган колак ка хәбәр китте
Чит ил сәүдәгәрләре, илчеләр аягүрә басты Аларга карап тамашачылар да аякланды Спасс манарасы янындагы күтәртмәгә урнашкан мотрибчылар Сөембикәгә чит ят көй уйный. Шатлык кое Сөембикә өчен бу кара кайгы көе иде
Иван патша бөек җиңү бәйрәменә куанып килде дип күп кеше бик каты ялгышты Шатланмый патша, күптәнге хыялы — Казанны сытып, татарның тамырын корытып кайтса да. ул ни өчендер куанмады, хәтта елмаймады да Ул үзенең уе белән мәшгуль Татарның иң усал батырларының башын чабу да аңа кызык түгел Кошчак батыр башы өчен ул ниләр генә вәгъдә итмәде. Әнә. Кошчак гарипнең башы хәзер чабылачак Барыбер куаныч юк. Казанны алгач, ул канлы башчабышларны. адәм асуларны күп күрде Тагар ирләренең каны шулкадәр күп иде ки оерга өлгермичә, татар каны Таҗик Ермагы буйлап Мунча урамына агып. Болакка, аннан Казан елгасына койды Монда да нәкъ шул тамаша булачак Хәзер татар каны Мәскәү елгасына агачак Юк. ул түгел иде Иванның уе. Күпме әсир татар бүген чукынырга риза булыр5 Чит ил сәүдәгәрләре, илчеләр алдында берсе дә чукынмаса, җир тишегенә кер дә кит! Бу эш башка илләрне дә аңа каршы котыртачак. Татар күпләп чукынса — менә шунда булыр бөек җиңү! Ике хан да үлемне сайлармы әллә тәренеме? Кошчак углан мөселман килеш үлерме, әллә чукынырмы?
Бер баяр күтәртмәгә басып, куәтле аваз белән мәйданга кычкырды, мотрибчылар туктады
— Бөек кенәз, бөтен Русиянең вә Казан-Болгарның олуг падишасы, татарларны җиңүче каһарман Иван Васильевич!
Мәйдан гөрләп ура кычкырды, озак кычкырдылар, һавага меңнәрчә бүрекләр очты.
Хәбәрче баяр дәвам итте.
— Мәскәүнең олы баярлары. Казан сугышы батырлары!
Мәйдан тагын алкыш кычкырды Хәбәрче баяр. берәмләп. Казан сугышында аеруча батыр сугышкан воеводалар, баярлар. баскынчыларны санады. Спасс капкасыннан чыгып, исемнәре аталган батырлар патша каршысында йөри башлады Иван алдан әзерләп куелган бүләкләрне һәр кешегә тапшыра, кочаклап өч тапкыр үбә, бүләкләр арасында Казаннан кайткан яхшы атлар кыйммәтле кылычлар, хәнҗәрләр алтын-көмеш балдаклар, туннар, ма тур итекләр — бар да бар иде Бүләкләү тәмам булгач игъланчы баяр тагын аваз салды
— Өйләнмәгән баяр балалары сугыш батырлары, воеводалар, мужиклар' Мәйдан буйлап сафка тезелегез!—диде
Спасс капкасыннан чыгып, бихисап күп сугышчылар бүләкләнүчеләр белән бер сафка басты Аларның саны сиксән мең чамасы булгандыр Хәбәрче янә кычкырды:
— Казан бәкләренең, мирзаларның кызларын, хатыннарын чыгарыгыз!
Мәйданга әсир алынган бикәләр, тутайларны тезеп алып чыктылар
— Боек кенәз вә олуг патша Иван Васильевич һәр яшь баярга, һәр воеводага. һәр мужикка хатынлыкка татарның берәр затлы кызын бүләк итә! Алыгыз!
Мотрибчылар каты кычкыртып дәртле көй уйный башлады Яшь баярлар үзләренә тигән кызларны яшь бикәчләрне мәйданнан алып чыгып кит ге Сарай гүзәлләре тапшырылып беткәч Арча. Кораеш бистәсе. Бишбалта. Әмәт бикәләрен, кызларын өләшү булды
— Патшабыз Иван Васильевич әйтәдер: үрчегез! Татар хатыннарын чукындырып өйләнегез, һәр рус тамырында татар каны агарга тиеш Ислам дөньясын татар канлы рус җиңәргә тиеш Алла шулай куша'
Бу көнне мәйданнан чыккач, әсир хатын-кызларны Мәскәү елгасына, бозлы суга куып керттеләр, бик күп кызлар кире чыкмады, батып үлде, чукындыра башлагач, бик күп кызлар акылдан язды
Зыялы татар әсирләреннән, ике куллары артка каерып бәйләнгән сурәттә, җавап даулыйлар
— Син уз теләгең белән чукынырга ризамы?—диләр—Чукынасын икән — исән каласың, патшабыз сине азат итеп, баяр ясый йорт бирә хатын бирә Чукынмасаң, башың чабыла'
Сөембикә куырылып килде Сакчылар да сагайды Иң беренче батыр күтәртмәгә калыкты, бу Барбулсын баһадир иде
— Мин үз динемдә шәһит китәм!—диде гарип батыр.
Беренче баш җиргә тәгәрәде. Беренче кешенең каны шаулап ялгашка акты Мәйдан тынып калды Бу татарның батырлыгы үз дененнән чыкмавы на, үлемне сайлап алуына сокланамы халык5 Әллә, шаулап аккан кан күргәч, мәйданның сулышы кысылдымы? Бик күп батыр үз дененнән язмаенча саф мөселман килеш башын бүкәнгә салды Сөембикә гөп-тоз утырган килеш о һәр батырга карап, үзалдына кыска-кыска дога укый з
— Урының җәннәтә булсын, илаһым ярлыка тугры колларыңны! И * тәңрем.. £
— Казанның соңгы ханы Ядигәр Мөхәммәт'—диде хәбәрче.
Мәйдан улап үкерде, сызгырды, ду купты ®
— Әсир хан Ядигәр!—диде хәбәрче баяр—Әйт соңгы сүзеңне Чукы 3 нырга разый булсаң, бөек патшабыз Иван Васильевич сине исән калдырачак ? Чукынганың соңында сиңа баяр дәрәҗәсе бирәчәк һәм сине Мәскәүлең ни S атаклы кснәзенең иң чибәр кызы Мария Кутузова!а өйләндерәчәк! һәм о үзеңә гаскәр вә бөтен керемнәре белән Серпухово каласын бүләк итәчәк' < Чукынмасаң, чигәңне түмәргә сал!
Мәйдан тагын сулышсыз җавап көтә Бөтен адәмнең күзе Ядигәр ханга * төбәлгән. Ядигәр хан. патша ягына карап
— Мин чукынам!—диде
һавага тагын бүрекләр очты. Мотрибчылар беренче булып чукыныр! а риза булган Ядигәр Мөхәммәт хан хөрмәтенә дәртле алкыш уйный башлады Ядигәр хан Иван каршына килеп тезләнде Иван аны үз янына утыртты
Куй котүе баш тәкәгә ияреп упкынга, ташкынга ташланып һәлак булга пы кебек. Ядигәрдән соң берничә тагар чукынырга ризалык әйтте
— Баш тәкәнең мие әйләнчек булса көтүнең эше харап'—дип уйлады Сөембикә.
Шуннан соң. яшәү бәрабәренә чукынырга ризалашучылар күбәя барын, чират Үтәмеш Гәрәй ханга җитте
— Сафа Гәрәй хан углы Үтәмеш Гәрәй хан. соңгы сүзең!
Иван күз кырые белән генә Сөембикәгә бакты Мәйдан суз когә. Сөембикә дә кот.) Үтәмеш Гәрәй хан тәгәрәгән башларга башсыз гәүдәләргә каран дөньясын оныткан, әле яңа гына аның белән сөйләшеп торган батыр ларның башы кан эчендә ята. ярым ачык тонык күзләре куркыныч Ике ар бага, берсенә — башларны, икенчесенә гәүдәләрне төяп каядыр алып кит теләр Арбага сыймаган икс мәет, оч баш аунап калды Хәбәрче баяр Үтәмешкә җиңелчә генә, сак кына кагылып
— Мәйдан котә!—диде
Үтәмеш Гәрәй хан чак ишетелерлек итеп
— Мин риза!—диде
— Мәйдан ишетмәде! Хан кычкырып әйтсен'—диде баяр
— Mini чукынырга риза!—диде дә хан. кычкырып елый башлады
Шулай елаган килеш, алкышлар тавышы астында Үтәмеш Гәрәй ханны алын килделәр дә Иван янына терәп үк утырттылар Иван баланың аркасын нан сөйде Мәйдан Кансыз. Рәхимсез. Дәһшәтле Иванның бу миһербанлы гын. бала җанлылыгын һаулап хушлады Үтәмеш бичара. Сөембикәгә тарты лып
— Анакай'—дигән иде. Иван аның игътибарын алып, кесәсеннән сөяк саплы пәке чыгарып, сабыйга тоттырды
Үтәмеш елаудан туктады, мышык мышык сулкылдап, ят пәкене җен текләп карый башлады Сөембикә селкенмәде дә, баласы тавышына да борылып карамады Ул арада Калку урынга Алып гәүдәле бер батырны менгез деләр Аның уң аягы йөрми ул. култык таякларына таянып, азапланып бүкән янына килде Үтәмеш Гәрәй хан, пәкесеннән аерылып, түмәр ягына баккан иде. үзе дә сизмәстән кычкырды.
— Кошчак углан баты-ыр!—диде
Хәбәрче баяр да бер очтан игълан итте
— Сөембикә ханшаның җан сакчысы, гаскәр башлыгы баһадир Кошчак углан!—диде
Кошчак углан артында үз чиратын көтеп торучы утызлап татар калган иде. ян-якларда ирекле әсирләр сыйфатында аларның хатыннары, балалары күренә Сөембикә барысын да күрде, барысын да таныды Үлем яки чукындыру көтеп торучы бу утыз тоткынның күбесе Кошчак углан егетләре иде Ирекле әсирләр арасында аларның якыннары: хатыннары, балалары утыра. Алар бер-берсен күрми Әсир, күтәртмәгә менгәч кенә, тамашачыга пәйда була Сөембикә кебек, бу хатыннар да Кошчак белән киткән ирләрнең бөтенесе дә Алабуга кичүендә һәлак булган, дип уйлый иде. Өченче көйгә хәтле Сөембикә дә нәкъ шулай уйлады Кичә зинданда утырганда, сакчылар йомыш белән чыккан арада тәрәзәдән ук очып кереп, имән ишеккә кадалды Ук сабына юка кәгазь уралган иде. Ул кәгазьне тиз сүтеп, укны тәрәзә аша тышка ыргытты. Кәгазьдә Казанның харап булуы да. Кошчак угланның исән булуы да. берсекөнгә Мәркәзи мәйданда башы чабылачагы да, Үтәмешне шунда алып барачаклары да. Сөембикәнең энесе Әкрам Галинең, үзен Казан ханы дип игълан кылып, тәхетне эстәп, яуга җыенганы да язылган иде Язуы Нәргәтайныкы Укны тәрәзәгә кем атканын Сөембикә белмәде Бу хәбәрләрне Нәргәтай каян белгәндер? Ихтимал. Үтәмешнең көчеге Табылдык әле һаман чүрәкәй ташый торгандыр. Сөембикә, хатны чәйнәп, сагыз дәрәҗәсенә җиткезгәч, тәрәзә рәшәткәсе аша ыргытты Хаттагы хәбәрләр аңа нык тәэсир итте. Ул. аптырап, сәкегә утырды, сакчылар кергәнне дә сизмәде. Кошчак угланның исән-сау булуы куаныч. Әкрам Галинең яу әзерләве олы юаныч, әмма Кошчакның исән булуыннан ни дә. Әкрам Галинең соңга калган явыннан ни? Кошчак белән Үтәмешнең җәза мәйданында чабылачаклары кара кайгы булып, аның йөрәгенә кереп утырды. Ул. ни кушсалар, шуны үтәргә әзер сыман, айнымаслык тирән кайгыда иде: бер өмет тә калмады Мәйданга, тамаша карарга да аны шул килеш алып килделәр
Сакчылар, як-яктагы ике хатын Сөембикәгә бакты. Иван дикъкатеннән Сөембикәнең утырышы читтә калмады Сөембикә үзалдына сөйләнә иде:
— Мәһабәт батыр Кошчак углан Колынтай.
Хәбәрче баяр янә әйтте:
— Кошчак углан! Чукынсаң. Иван патша хатыныңны, балаларыңны үзеңә кайтара, алар Мәскәүдә!
Кошчак углан, хатыны, балалары Нугайга яки Кырымга качып өлгерә алмады микәнни? Түмәр куелган калкулык янына Кошчакның хатьщын. берсеннән-берсе матур ике үсмер оланны китереп бастырдылар. Кошчак чак сизелерлек кенә хатыны ягына авышып куйды Яшен мизгелендә Кошчак зиһенендә Кабан күлендәге бәке янында сыңар каз тотып басып торучы гүзәл кыз сурәте кабынды Ул сурәт сүнде, алга — йончылган, ун елга картайган хатын басты:
— Атай' Атакай: син исәнме?—дип. ике олан таш диварга үрелде— Атай, сине батып үлгән, диделәр
— Атасы! Колынтай!—диде бикә
— Анасы! Оланнарым!—диде Кошчак углан.
Ул. балаларын кочаргадыр, ахрысы, баскычка таба ыргылды, бер култык таягы төшеп китте, тыйтаклап килеп, ул күтәртмә кырына ябышкан дүрт кулны да учлары белән каплады Аннан хатынына бакты. Бикәнең күз яшьләре ага иде.
— Син исәнсең икән.—диде хатын.
— Исән.—диде Кошчак углан.—Яңадан үләр өчен исән, бәгырьләрем.
— Атасы.—диде бикә.—Син исән калсаң да. калмасаң да — безне ирексезләп чукындырачаклар...
Кошчакның карашында усаллык балкыды, ул балаларына бакты; егет булып килүче оланнар да аңа ялварулы бага иде Кошчак. кинәт кенә улларының кулларын этеп, таягын иелеп алды да. җәллад янына, түмәргә якын басты.
— Мин үз динемдә шәһит китәм!—диде.
Хәбәрче баяр җәлладка ишарә ясаган иде. бер мәлдә әллә ни булып алды. Кошчак углан әллә каян —җиңеннәнме, култык астыннанмы —сорнай
тартып чыгарды Якын-тирәдәге мылтыкчылар, кылычлылар балталы- лар — сорнайны табанча, хәнҗәр диптер—тиз генә коралларын тоткынга төбәде
— Соңгы уйнавым!—диде Кошчак сорнаен оскә күтәреп Сакчылар иркен сулап, үз хәлләренә кайтты.—Соңгы сүзем! Боек кенәз Иванга минем сүзем юк!—дип башлады батыр—Сезгә, чит ил сәүдәгәрләренә, илчеләргә ошбу лафым Литуа. Төрек, Алмания вә башка Фрәңк мәмләкәтләренең 3 мөхтәрәм вәкилләре! Ишетегез, хәтерегезгә салыгыз! Сез гөнаһсыз * адәмнәрнең башын кисү тамашасын багып истирахәт уыласыз Татарларның = башы тәгәрәгәнгә куанып, үз башыгызны кашыйсыз Инсан тарихында бул- * маган вәхшилек кылды Иван. Дәүләтле мәмләкәтне тамырыннан җимерде 2 Кол итәргә мөмкин, ясак салырга була, әмма телне, динне, дәүләтне корыту 2 бер генә калыпка да сыймый Килер заман. Мәскәү сезнең илләр белән дә ’ шулай эш кылачак Ул чагында, сезнең башлар очканда, минем рухым шар - кылдан көләчәк. Кем бар арагызда, кемнәр исән кала, хәбәр бирегез илләргә, сөйләгез буыннан буынга—татарлар арасында балта астында да * денен сатмаганнар бар һәм булачак әле!
Шул мәлдә ул. озын тын алып, сорнаена өрде ♦Янмас кыз» көе татар ь каны белән капланган мәйданга җәелде. Көйме әсәрләндерде мәйдан хал 1 кын? Әллә үлеме алдыннан бу татарга соңгы теләген үтәргә ирек куенмы, тамашачы сорнай тыңлый? Гаҗәеп имәнгеч гамаша иде бу Матур җылы киенеп, кызык карарга килгән христианнар да. үлем көтеп торучы әсирләр дә селкенми. Чиркәүләргә, каравыл манараларына йортлар!а бәрелеп -Ян мае кыз» үлем түмәреннән аска тәгәрәгән ачык күзле башларга, оеп өлгергән кан остенә. Мәскәү елгасына таралды Кой кинәт өзелде, сорнай каядыр тәгәрәде, Кошчак. бүкәнгә чабылган балтаны алып баш җәлладның маңгаена орды, аннан җәллад ярдәмчеләренең берсен урталай озде ул арада әсирләр (кайчан богау бауларын кисеп өлгергәннәр?1), сакчыларның хәнҗәр, кылыч, мылтыкларын тартып алып, хәгәр орыша башлады Китте буталып!, китте акырыш, чыр-чу Тамашачы берсен берсе таптап кача Хәбәрче баяр кемгәдер акырды, бик күп гаскәр өерелеш ягына габа йөтерде
— Кошча-ак!—дип кычкырды Сөембикә
Бераздан эш бетте. Кошчак углан да. сотпы батырлар да. бик күп җәрәхәт алып, ташка егылган иде
Хәбәрче баяр канлы бәйрәмне тәмамлады Халык таралып бетмәгән иде әле. Мәетләр өстендә козгыннар котүе бөтерелә башлады Сөембикә Спасс манарасы өстендәге хачка Каракош кунганын күрде
Берничә атна узгач, колбикәне Балчык Бистәсендәге йортка кигереп ташладылар Бикә аңсыз иде Аның кыяфәтенә карап, ахирәтләре калтыра нып куйды. Бикәне танырлык түгел. Төзәлгән яралар янында чәйнәлеп- чиләнеп беткәннәре—теш рзләрс Тән җәрәхәтләренә ябышкан күлмәкне куптарып булмый, күгәрмәгән бер генә җире дә юк Нәргәгай бикәсен кер фек төбеннән генә таныды, керфекләре генә исән иде Кашларын ирек сезләп йолыкканнармы, әллә пычак белән тунап алганнармы —каш урынын да күңелҗем-коңгырт җәрәхәт кенә Күкрәкләре чәйнәлгәнме киселгәнме— аңлап булмый, бармак очлары яньчелгән иде
Өч тәүлек буе Нәргәгай җансыз гәүдәне су белән чылатып, әледән әле юеш чүпрәкләрне алыштырып, бикәнең кутырлы коры иреннәренә су ти гезә-тигезә саклады Дүртенче тәүлектә Соембикә ыңгырашты Нәргәтай coi соратып, бикәнең һәр җәрәхәтенә сөт сорта торды Соггә җебегән күлмәк кисәкләрен сак кына кубарды Сөембикә күзен ачты Үлем качты
Нәргәтай аңа барысын да сөйләде Сөембик.» белән Үтәмешне алып киткән көннән бирле, бу йорт ачык икән, сакчылар беренче кичне үк бөтен ахирәтләрне көчләп, ботарлап бетергән Бу — Иванның кушчы бу пан ик.нт
Димәк, зинаханә икән бу Соембикә хәрам йортында ята икән
Бераз аяклангач, ул Үтәмешкә хат язды Ләкин хатны кире китерделәр, хат китергән йомышчы татар әйтте
— Үтәмеш исемле кеше Кремльдә м»к' Синең утлык Александр атты' Александр Савнч!
Сөембикә ул исемне яза алмады Хатны Нәргәтай язды. Бер ике атнадан соң, тантаналы бер вакыйга ясап. Балчык Бистәсенә атлы төркем килде. Төркем башында Үтәмеш Гәрәй иде. Үтәмешнең иптәшләре үзе кебек сигез- тугыз яшьләрендәге баяр балалары иде
Сөембикә углын танымады Сабыйны алтын укалы киемгә төргәннәр, атының дирбиясе дә патшаныкы кебек: Үтәмешнең сул янбашында— кыйммәтле кылыч, постау камәрендә—табанча Бала да анасын танымады. Үтәмеш карашы белән эзләнә башлаган иде. Нәргәтай әйтте:
— Анаң менә шул булыр. Үтәмеш!—диде.
— Улым, колыным'—диде бикә.
Үтәмеш аптырап торды, анасының тавышын, киемен таныдымы, әллә инде күз карашыннан төсмерләп, калтыравык тавыш илә әйтте:
— Анакай?—диде.
— Балакаем, колынкаем. Үтәмешем!—диде бикә, ул башта елмаерга теләде, иреннәре, битендәге җөйләре тартылып, елмаерга ирек бирмәде. Соңра бикәнең күңеле тулды, шул ук җөйләр, җәрәхәтләр еларга да ирек бирмәде; ул тавышы белән елый, йөзе белән елый алмый иде
— Мин Үтәмеш түгел!—диде бәтчә.— Мин — Александр!
Үтәмеш муенындагы алтын тәрене анасына күрсәтте.
Сөембикә сабырлыгын җыйды, төз утырып калырга да көч тапты, хәтта каршысындагы кяфер малаена сөеп карарлык хәл алды.
— Минем өчен син — Үтәмеш!—диде
— Синең янга кабат килмәм,—диде Александр.—Кенәз кушмый. Хәзер минем өч атам бар Митрополит Макарий — чукындыручы атам. Ә болай атам — Савва Крутицкий — олы боярин. Бөек кенәз—минем өченче атам...
Сөембикә хәлсезлек сизде. Нәргәтай аңа чәй бирде. Бераз тын алгач, ана тыныч-сабыр тавыш белән улына дәште:
— Синең атаң Сафа Гәрәй хан дөньяга мәшһүр баһадир иде. Аны синең бүгенге - атаң ■ Иван үтертте. Синең тәхетең — Аллаһ тәгалә кодрәте илә сиңа бирелгән Казан йорты! Иван аны харап кылды. Илең ирләрен ул суйды, балаларын көчләп чукындырды. Син — хан! Син үзең хаким кеше! Анакаеңны мәсхәрә кылган дәҗҗалнымы син үзеңә ата иттең? Кайт, балам, үз денеңә кайт! Юкса, син мәңге тәмугта яначаксың!
Сөембикә кыза барып сөйләде, аның сүзен куәтләп, Нәргәтай да Сөембикәнең нинди җәза-золым күргәннәрен елый-елый тулгады.
— Юк исә.—диде Сөембикә.— Юк исә. мин сиңа ана түгел син минем углым түгел Мәрхүм Сафа Гәрәй ханның да, Сөембикә ханбикәнең дә Үтәмеш атлы утлы юк! Син — кяфер, син—динеңнән язган мөртәт!
— Анам'—диде Үтәмеш, аның күзендә яшь күренде.—Анам! Ни кылаем хәзер. Мин бит инде — чукынмыш Александр'
Сөембикә пышылдауга күчте;
— Христианлыкны ташлап, янәдән мөселман булырга телисеңме, колыным?
— Мһм,—диде сабый.— Ә ничек?
— Юлы бар аның, колынчыгым. Хәнҗәрең белән кап тамырыңны ачып, кырык тамчы каныңны җиргә тамыз. Аннан соң, тамырыңны бәйләгәч йөз кабатла: әшһәдү ән ля Иляһе илляллаһ вә әшһәдү әннә Мөхәммәден абдуһү вә Рәсүлүһ. диген, соңра Аллаһ тәгалә, мин сабый, өнсез балаңны ярлыка, дип күп тапкыр кабатла Көчләү, алдау аркасында гына мин денемнән яздым. ярлыка. Илаһем, дип ялын һичшиксез, хода сине ярлыкар, иншаллаһ!
Бакча түренә барып, баяр балалары күзеннән качып, шулай иттеләр, денгә кайтару йоласын майтардылар. Сөембикә белән Нәргәтай. Үтәмешне кочаклап, елый-елый сөенделәр
— Анакаем.— диде Үтәмеш —Хәзер Иван мине үтерер бит.
— Син әйтмә! Белмәсләр. Аның алдында гына төртенгән бул. Озакламый сине дә. мине дә азат итәчәкләр Бабаң Йосыф әмир, агаларың Юныс. Гали, Әкрам мирзалар безне күп мал биреп алыр, иншаллаһ
Үтәмеш-Александр бакчадан бик боек чыкты, боек кына кайтты Баяр балалары аны узышка чакырса да табанчадан карачкыга атарга кызыктырса-
лар да. баш авырту сылтавы белән, йортына кайтып чишенмичә генә ятагына сузынды
Үтәмеш киткәч. Нәргәтай Сөембикә кулыннан нидер тартып алды Бу—әкрен үтерә торган агу бөртеге иде
— Бикәм!—диде Нәргәтай —Бу ни кылмышың? Үзеңнеме харап итмәкче?
— Юк.—диде бикә —Бу Үтәмешкә иде Тәүбә кылмаса. чәенә сала идем
— Сабыйның ни языгы?—диде ахирәт
— Ул болай да үләчәк, тегеләй дә үләчәк Тәүбә кылмаса. чәенә сала идем, ике-оч сәгатьтәй вафат була иде
Сөембикә бу сүзләрне бер ноктага карап, бер төрле тавыш белән серле итеп әйтте
Сөембикәнең хәлләрен ишетеп Иван патшага хатлар язып. Йосыф әмир кызын кайтаруны сорады Ләкин Иван өчен хәзер Йосыф әмир дә. Әчтерхан да. хәтта Кырым да куркыныч түгел иде Шуңа күрә, Йосыф әмирнең ялва рулы хатлары да янаулысы да җавапсыз калды Җавап булганда —мыскыллы җавап, ялган хәйлә җаваплары гына иде. Сөембикәнең хәле белән ныграк кызыксынучы илчеләргә Кансыз Иван
— Сөембикә шөһрәттә, мәртәбәдә яши' Аны җәберлиләр, золымда тоталар дип сөйләүчеләр—дошман Менә без ана бик яхшы кияү дә таптык Сөембикәне Шаһ Гали ханга хатынлыкка бирәбез.—дип юмалап алдап җибәрә торган булып кипе
Тоткын ханбикәне Нугайга, агасы Йосыф әмир янына җибәрү Иван өчен артык борчулы мәшәкать булачак, аннан соң Сөембикәнең кыяфәтен читләргә күрсәтерлек түгел. Нугайга киткән очракта да. бикә анда тик ятма ячак. үч алу өчен бөтен мөселман илләрен Мәскәүгә каршы котыртачак, бәс. аны монда калдыру иң кулай эш. бикәне калдыру очен хәйлә сылтау кирәк, хәйләсе-сылтавы бер — тоткын бикәне Шаһ Галигә бирү Сөембикәнең үзеннән сорап тормаенча гына, никах укыткан булып аны Касыйм хан кирмәненә озаттылар: килгән киткән күзеннән дә ераграк булыр
Касыйм халкы мәшһүр Сөембикәне бик олылап каршы алды Ләкин Сөембикәнең йөзеп күрә күрешкә үк йөзләр кара коелды шатлык сүзләре тамактан чыкмас булды Сөембикәнең гариплеге хакында бик күп имеш ми мешләр таралды Мәскәүдән килгән баяр хатыннарының гайбәтен дә кушкач. Сөембикә белән күрешергә, котлар!а килүчеләр дә. мәҗлескә йөрергә теләүчеләр дә булмады
Сөембикә, шулай итеп, өченче никахлы ирен каршылады Каршылавы каршылау түгел иде Ишек ачык Бу йортка ул хуҗа — керсен, дигәндәй. Сөембикә кияү кертергә әзерләнмәде Хәтта юл киемен дә алыштырмады Шаһ Гали, тамак кыргалип. эчкәрнгә узды Ул кергәч, Нәргәтай тавышсыв гына чыгып китте. Шаһ Гали бикәгә сәлам күндерде, ләкин җавап булмады Сөембикә бу кешене беренче туенда беренче тапкыр күргәч тә зиһененә беркетеп кушан иде бу бәндәнең тәненә кулың тиеп китсә исле сабын белән гомерең буе юсаң да. исе бетмәс Бакага охшатты ул Шаһ Галине 1әүкә асты бакасына Салкындыр, юеш гер бу Шаһ Гали кайнаганың тәне Язмышкайлар диген, менә ул — Сөембикә — шул ләүкә астының гөберле ба Насы Шаһ Гали никахында бу никах шәргый шәрифчә булмады Монда, Мәскәү җирендә шәригать кануннары да >рыс итагатенә буйсына Ни әйтсәң дә. ул инде —кандошманы. тәадошманы. җандошманы Шаһ Галинең хәләле
Шаһ Гали Сөембикәнең җавапсыз утыруын ризасыз никах галәмәте дип фаразлады әмма ул хаталана иде Сөембикәгә хәзер нн булса да бер Шаһ Гали хатынымы ул Иван изәме аны. динсез, телсез аламан казаклар мәсхәрәгә саламы — барыбер. Сөембикә юк Бу — Сөембикә түгел, бу —шәүлә Касыйм кирмәненә китәр алдыннан аңа хәбәр китерделәр энесе Әкрам Гали, урыс баскынчыларын Казан йортыннан куар очен зур гаскәр туплан, Иделгә яу чапкан, яхшы җиңүләргә ирешкән соңра, сатлыкҗаннар аркасында җиңелеп үзе дә шул сугышта һәлак булган Соңгы өмет кылы да
өзелде Бөек кенәз Иванның дусты Исмәгыйль- мирзаның. Сөембикәнең ата сы Йосыф әмирне үтереп, бөтен нугайга иң олы түрә булганлыгын да белгәч Сөембикә бөтенләй үлде Аның үлемен рәсмиләштерергә генә кирәк иде. Көчләп христианлаштыру ташкынын Көнчыгышка. Шәрыкка җибәрми торучы төп субай баганасы — Казан ауды. Башка баганаларны бу ташкын сизмәячәк тә. сытып узачак.
— Бер кәлимәңне җәлләмә!—диде Шаһ Гали.
Сөембикә йөзен яшерми: ул хәзер берәүдән дә тарсынмый Оятның качуымы бу. оятның ботенләй бетүеме? Сөембикә Шаһ Галигә туры карады Аның карашында җирәнү дә. нәфрәт тә юк иде Казанны биргән. Үтәмеш Гәрәй ханны саткан, Сөембикәне шушы хәлгә төщергән кешеләрнең иң кабахәте: диндәшенә, телдәшенә дигән эштә — буынсыз-сыек бәдәнле бер бәндәчек. Мәскәүгә дигәндә — тиресеннән чыгардай булып эш йөртүче бу карахаингә ни әйтсен инде ул? Сөембикә үзе дә аптырады Кая китте аның нәфрәте? Кая китте аның җирәнүе? Ул Шаһ Галине кызгана иде Тугры эт кебек, ул Сөембикәгә карый, эчтән генә гафу сорый кебек. Сөембикә үз кәлимәсен әйтте:
— Чыңгыз токымыннан Шәех Әүлияр утлы Шаһ Гали хан. син акланма!—диде—Син мәхлукка миннән ни кирәк?—Хуҗа дәшмәде Ул мыскыл лауларга күнеккән инде—Ярый әле. Аллаһ тәгалә сине кысыр яраткан Җир йөзендә синдәйләр үрчемәс, ичмасам. Синең балаларың булса да, алар гарип туар иде Синең кебек үз халкын сатып, рәхәт яшәргә теләгән татар түрәләренең балалары гәүдәгә гарип туа, йә акылы зәгыйфь була. Куркак тан куркак туа. нәҗестән нәҗес була!
Сөембикә туктады Шаһ Гали башын иде. Аның сүзе дә. шөгыле дә юк иле. кулын кая куярга белмәгәч, тәсбих чыгарды — бармакларга эш табылды, әмма зиһенгә, телгә эш юк иде Бәлки, аракы эчәргәдер? Аракыдан соң аның теле ачыла торган иде Шаһ Гали сүзсез генә эчкәридән чыкты
Бу йорт Шаһ Гали ханның хәләле Фатыйма солтанныкы булып, ул вафат иткәч, буш торган булса кирәк — почмакларда пәрәвезләр күренә Сөйлиләр иде имеш. Шаһ Гали хатыны Фатыйма йортына мәсҗеднеке сыман манара кордырган икән. Дөресрәге, манараны Фатыйма солтан ясаттыр- ган. дип сөйлиләр иде Казаным белән Нугаем күренмәсме дип. Фатыйма солтан шул манарага кон дә таң алдыннан менә торган булган һәм шул манарага менеп үлгән дә. Сөембикә Фатыйма мәрхүмә көндәшеннән калган әйберләргә орынмады Ул. тәһарәт алып, эчке киемнәрен алыштырды урта ишекне ачты, урта ишекнең манарага ачылачагын ул чамалаган иде. Котыйчыгыннан нидер алып, авызына капты. Котыйчыкны сандык өстенә куйды да. тавыш чыгармаска тырышып, оскә менеп китте Ачык калган ишектән җил бәрде: мөнбәр ишеге үзе ачылып китте Үтәли җил Нәргәтай йоклыйсы бүлмә ишеген дә ачты Сизгер Нәргәтай җәһәт кенә торды, ул Сөембикә бүлмәсенә узды җил манара ишегеннән өрә иде. Нәргәтай ишекне япты Сөембикә йоклыйдыр, ахрысы дип. чаршау янына килде Урынга кагылучы булмаган Нәргәтай эшне аңлады ул җәһәт кенә манарага китә торган ишекне ачты сандык өстендәге котыйчыкны күрде, котыйчыкта Үтәмеш чәенә салынырга тиешле зәһәр борчагы юк иде Нәргәтай: «Бикә, бикәм, ахирәтем!'—дип эндәшә-эидәшә манарага менә башлады Аның тавышына йорттагылар уянды
— Кем йөри анда, манарада?—дигән тавыш ишетелде.
Нәргәтай җавап бирмичә менде дә менде Мөнбәр ишегеннән таң яктысы күренә. Сөембикә мөнбәрдә юк иде, Нәргәтай аска бакты. Аста Сөембикә гәүдәсе ята иде.
— Сөембикә-әм!—дип җан әчесе белән кычкырды Нәргәтай.— Ахи- рәте-ем!
Аның үзәк өзгеч тавышы Касыйм шәһәрен уятты.
Нәргәтай. битен каплап, мөнбәр идәненә егылды:
— Саклый алмады-ым. саклый алмады-ым.. Ханбикәчем. Сөембикә-әм. бәгырькәем, җаныкаем ла-а!..
Ул бәргәләнә-бәргәләнә елады да елады кемнәрдер, манарага менеп, аны алып төште Сөембикәнең җансыз гәүдәсен бүлмәгә алып кереп салган яар, күкрәгенә хәнҗәр куйганнар Бикәнең мәрхүмәнең мен яралы йөзе ты ныч. әрнүле түгел; хәтәр рәнҗүдән—мәсхәрәдән котылганына сөенеп, рәхәт чигә иде сыман
Шаһ Гали Сөембикәне җир куенына яхшылап тапшырырга кушты ләкин үзе бу эшләргә катнашмады Ханбикәнең өчесен, җидесен әйбәтләп уздырдылар Кырыгына әзерләнгәндә Нәргәтай да җан бирде Ул үзенең киселгән толымына асылынып үлгән иде Ахирәтләрдән ул ялгызы гына иде Кияүгә чыктылар, вафат булдылар, кимегәннән кими бардылар, соңгыларын — чукындырып— баярларга өләштеләр, кайсылары Балчык Бистәсендәге яманат лы йортта торып калды Бер Нәргәтай генә Сөембикәгә ияреп Касыйм каласына килде
Нәргәтайның үлеменә Касыйм халкы аптырады Чибәр сәламәт хатын ның кинәт үз-үзен үтерүен иң олы кайгы белән генә аңлатып була иде Димәк. Соембикә белән Нәргәтай гомергә бер җан булып яшәгән Яртысы гарешка очкач, яртысы монда фани дөньяда кала алмаган Урыннары җәннәттә булсын! Амин1
Сөембикә белән Нәргәтайны җирләгәннән сон күп тә узмады Шаһ Гали ханга хасталык иңде Күзгә күренеп, кычкырып торган чире дә юк. диде га биплар Мәскәүгә чакыргаласалар да. йөрмәс булды Башта ул Иванга «Сырхаулыйм».—дип хәйлә хатлары язды, тора-бара чынлап чирли башлады тамактан калды, сөйләшмәс булды Йомыш белән килгәннәргә җавап бирмәде, ул ятакта иде. Шул ястыгы өстендә ул үлеп тә китте
Соембикә дигән асыл затны татар халкы гомеренең бакыена да онытмас
Шаһ Гали хан диндәшләре, телләшләре тарафыннан һәрвакыт каргалыр, җаны зобанилар кисәве астыннан чыкмаса иде диярләр
Соембикә җырларга, риваятьләргә дастаннарга керер Авыр туфрагы җиңел булсын! Урыны җәннәттә булсын, диярләр Бирсен Ходай' Амин'
1990