Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИБЕЛГӘНСЕҢ, ХАЛКЫМ...


Татар халкының милли бәйсезлеккә ирешү өчен көрәше һәрвакыт уңышсызлыкка очрады Моның төп
сәбәбе булып татар халкының күп өлеше үз туган төбәгеннән — Идел буеннан китәргә мәҗбүр ителү
Хәзерге заманда ягъни колониаль системадан баш тартырга яки аны яңартырга мәҗбүр булган хәзерге
чорда, безнең татар милли эшмәкәрләре. Татарстан җитәкчеләре татар халкын Идел -Урал төбәгенә кире
кайтару өстендә эшләргә тиеш. Бүгенге Татарстанның «бәйсезлеге» әлегә мөшкел хәлдә. Чөнки
республикада татарлар күпчелек тәшкил итми Татарстан шартларында, ягъни Россия уртасында калган
милли республикада төп халыкның күләме җитәрлек булмаганда, мөһим милли мәсьәләләрне хәл итү өчен
референдум кулланып булмый. Рус хөкүмәтеннән бәйсезлек даулап булмый Ул. бәйсезлек булса да.
ясалма рәвештә генә булачак.
Татарстан республикасының халкы күпчелек татарлар булсын өчен иң элек түбәндәгеләрне эшләргә
кирәк дип уйлыйм
— Күрше өлкәләрдә, республикаларда татар халкы күпчелек булып торган район һәм авылларны
Татарстанга кайтарып бирү. Ул җирләр барысы да элеккеге Казан ханлыгы җирләре һәм бу дәгъва тарихи
яктан урынлы
— Татарстандагы барлык югары һәм урта белем бирү уку йортларында укып чыккан татар
милләтеннән булган белгечләрне Татарстанда эшкә калдыру Бу аларга үзләренең ата-аналарын да
акрынлап Татарстанга кайтару мөмкинлеген бирәчәк Алар өчен торак мәсьәләсен хәл итү
Шулай иткәндә генә, әкренләп булса да татар халкын Татарстанда тупларга мөмкин
X ГАЛИН
Уфа.