Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮЗЛӘРЕМНЕ АЧТЫ

Тәүфикъ Әйдинен былтыр «Казан ут- лары»нда басылган «Елан угы» романын, актарыр кына чыгыйм әле, диеп кулыма алган идем Әмма әсәр мине беренче битеннән үк үзенә жәлеп итте Әмүдәрьяның кайнап торган чоңгыллары кебек, бөтереп алды да Урта Азиянең серле көрәшләре дөньясына алып керде. Кардәш үзбәк халкының 1920 елгы үзара бәрелешләре, милли бәйсезлеге өчен кан коюлар, төрле төркемнәрнең хөрриятне яклауга мөнәсәбәте, уй-хыяллары һәм гамәлләре белән танышу мине гажәпсендерде дә. сокландырды да Дөресен әйтим, якыннан белмәгәнгәдер инде, мин каләмдәшем Тәүфикъның мондый әсәр язуын көтмәгән идем.
Мин үзем 1947—1982 елларда Үзбәкстанда яшәдем, шул дәвердә Фирганә уйсулыгында кемнәр белән генә аралашмадым — күпме үзбәк кардәшләргә йортлар салышмадым да, ойләрен тәртипкә китерешмәдем Бергә эшләү, бергә ял итү, күрше һәм хезмәттәш булу, мәҗлесләрдә бергә чүкердәшү, җырлашу безне дуслаштырды, мине аларның гореф-гадәтләре.
йолалары белән якыннан таныштырды, телләрен үзләштерүгә этәрде Т. Әйди анда минем шикелле утыз биш ел түгел, бер-ике ай да төпләнеп яшәмәгән ич Менә шуны белгәнгә дә, аның Төркестан турында язуына югартын караганмын, ахры Миңа нинди яңалык ача ала инде ул, янәсе! «Елан угы»н укый башлагач исә. гажәп ки, мин үзбәк халкын яңадан ачкандай булдым Борынгы заман төрки шагыйре Йөгнәки, тарихи трактатлар язучы галим Даниш, гасырыбыз башындагы Бохара чәйханәләре, мәдрәсәләре, сәүдәгәр һәм дәрвишләр, укымышлылар һәм диһканнар, һөнәрчеләр һәм көтүчеләр — кем гёнә юк бу әсәрдә! Үзтирәлеге, микроклиматы, йола- ырымнары, риваятьләре белән сурәтләнә алар Шундый итеп сурәтләнә — аннан төрле мәгълүмат алып кына калмыйсың, кискен бәрелешләргә кергән каһарманнарның кайсы өчен көенеп, кайсы өчен сөенеп укыйсың романны Катлаулы төеннәр, күңелне биләп торган серләр әсәр тәмамланганчы сине киеренке хәлдә тота. Моңа геройларның жанлы гәүдәләндерелүе, вакыйгаларның тыгыз һәм ышандыргыч сурәтләнүе сәбәп, билгеле Т. Әйди каһарманнарының тышкы кыяфәтләрен һәм эчке дөньяларын матур тасвирлый, табигать күренешләрен ачык итеп күз алдына китереп бастыра «Юл буендагы биек, ерактан караганда жиргә кадап куелган каз ка-урыйларын хәтерләткән байтирәкләр, «мич төбедәй кызган саргылт-соры дуваллар», «кавын кабыгыдай сыек саргылт яктылык» —бу юллар хыялымда Урта Азияне җанландырмый калмады «Тигәнәк чәчкән беркайчан да йөзем жыя алмаячак», «ике яхшы бер сәкегә сыя, ике яман бер шәһәргә сыймый», «өрекне күмер дип читкә тондыру көлке») «телең биктә тслтыл — тешең сынмас» — бу гыйбарәтләрдә образлылык, жирле буялар, борынгылык төсмере ярылып ята. «Елан угы»нда мондый сурәтле тасвирлау әз түгел Романда үзбәк, казакъ, татар, урыс кешеләре чагылдырыла, 1920 ел яктыртыла Төрле милләт вәкилләре кайнаган Бохара хәятен, андагы тел чуарлыгын гәүдәләндерү, шул ук вакытта әдәби телебез сафлыгын саклау язучы өчен ансат эш түгел. Тәүфикъ бу бурычны уңышлы хәл итә, туган әдәбиятыбызда Төркестанны сурәтләгән 3 Бигие», Ә Айдар, Ш. Усманов традицияләрен истә тотып, үзбәк-казакъ сүзләрен чама хисен югалтмыйча гына куллана, шул ук вакытта кардәш халыклар вәкилләрен табигъТй хәлендә күз алдына китерергә дә мөмкинлек бирә
«Елан угы» — мажаралы әсәр, бер үк вакыт та ул — документаль сәяси роман Шушы ике сыйфаты белән аны мәшһүр урыс язучысы, күпләр ябырылып укый торган Юлиан Семенов китапларына тиңләргә мөмкин. Әйтергә
кирәк. Ю Семенов миллионнар1'1 ч>шы билгеле тарихи шәхесләрне — фашизм юлбашчыларын, акгвардияче генералларны сурәтләп. ягъни укучыларны әллә кайчаннан кызыксындырган, серлелек пәрдәсе белән мавыктырган вакыйгаларны. шәхесләрне гәүдәләндереп уңыш казана Татар язучысы бөтен дөньяны шаулатып Геринг, Канарис, Шелленберг һәм шундый бүтәннәр белән эш итми — ул үз милли эшлеклеләрен яки шулай ук әз билгеле Шәрекъ каһарманнарын әдәбият мәйданына алып керә, милләттәшләребезне дөньяга таныту максатын куя. Шуңа күрә, Т Әйди романын алдан ук жилкенеп, комарланып көтеп торучы миллионлаган укучы юктыр. Аңа үз укучысын үзенә булдырырга туры килә Моңа ул әсәрендә кызыклы каһарманнарны, кызыклы вакыйгаларны оста гәүдәләндерүе белән генә ирешә ала.
Шунысы күңелле. «Елан угы»нда Т Әйди максатына тулысынча ирешкән Мажара яратучыларга романда кискен бәрелешләр, яшьләргә — мәхәббәт кыйссалары, җитди укучыларга сәяси бәхәсләр. акыл корәшс җитәрлек. Мине исә, болардан тыш. Урта Азияне искиткеч тирән, күпкырлы, гыйбрәтле ачуы белән дә жәлеп итте бу роман Шунда утыз биш ел яшәп тә белмәгән нәрсәләрне мин, «Елан угы»н укыгач, тагын да яхшырак белдем. Күзләремне ачуың өчен рәхмәт, Тәүфикъ, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүеңне телим'