ИЖ БУБИ ШӘКЕРТЕ


Кол Галидән алып бүгенге көнгә кадәр саный башласаң,
иҗатларын шәхси батырлык белән дә бизәгән, халык бәхете
өчен башларын салган әдипләребез шактый күп. Акмулла,
Галимҗан Ибраһимов, Шамил Усманов, Муса Җәлил, Аб-
дулла Алиш, Хәйретдин Мөҗәй. Шамун Фидаи — аларның
кайберләре. Шундыйлар арасында тагын берәү бар. Ул да,
әле генә саналган күренекле әдипләр белән рәттән,
тарихыбызда азмы-күпме игелекле эш эшләп калдырган
шәхес.
Ул үз заманында иген иккән, мал асраган, урман кискән,
печән чапкан, балалар укыткан, шигырьләр язган,
дәреслекләр иҗат иткән. Үзе укып үскән якларда торып,
караңгылык патшасында яшәгән, якташларына мәгърифәт
нурлары чәчкән. Аның исеме — Давыт, фамилиясе —
Гобәйди;
Чыннан да, кем соң ул Давыт Гобәйди?
Без аны якыннан беләбезме? Аны гына түгел,
кызганычка каршы, татар халкының тагын бик күп
галимнәрен, рәссам-әдипләрен, артист-компо- зиторларыи,
фән культура эшлеклеләрен, педа гог методистларын белеп
бетермибез. Аларның күбесен бездән Сталин чорында
торгызылган
Мәгърифәтче, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Давыт Гобәйдулла улы Гобәйди Татарстанның
хәзерге Әгерҗе районына кергән Кыдырлы авылында 1873 елда дөньяга килгән. Тик шунысы аянычлы
ата белән ана уллары Давыт һәм аның бертуганы Нәҗибне карап үстерү бәхетенә ирешә алмыйлар —
бик иртә вафат булалар. Берсен- нән-берсе кечкенә ике малай әби белән бабай кулына кала. Озакламый
бабай кеше дә дөнья куя. Аңлашыла, патша армиясендә 25 ел хезмәт итеп кайткан солдат үз онык
ларына әллә ни мөлкәт калдыра алмаган. Барлы-юклы крестьян хуҗалыгын тартып бару мәшәкате 12
яшьлек Давыт җилкәсенә әнә шулай бик иртә төшә.
И ж Буби мәдрәсәсендә хәтта кызлар мәктәбе дә була. Биредә сабак бирү, дөнья көтәргә өйрәнү
белән генә чикләнмиләр; хәзергечә әйтсәк, класстан тыш чараларга да җитди әһәмият бирелә. Күңелле
кичәләр уздыру, шигырьләр сөйләү, спектакльләр кую, җырлау -бию, төрле темаларга бәхәсләр оештыру
гадәти күренешкә әйләнә. Кичәләрдә Давыт Гобәйди дә актив катнаша. Җор сүзле, яңгыравык тавышлы
шәкерт матур итеп җырларга, оста итеп скрипкада уйнарга өйрәнә.
кара стена каплап торды. Ә безгә, гомумән, халкыбызның тарихын бик нык белергә кирәк, бигрәк тә
яшьләребез моңа мохтаҗ.
Давыт кече яшьтән үк уку-язуга хирыс була. Әмма Кыдырлыда ул вакытларда кадимчә генә
укытканнар. Биредә рәтле белем алып булмаячагына тиз төшенгән малай, энесен ияртеп, даны тирә-
якларга таралган Иж-Вуби җәдит мәдрәсәсенә юнәлә.
Ятим һәм ярлы булуга карамастан. Давыт күңелен төшерми, энесе Нәҗиб белән хәллерәк
шәкертләргә самавыр кую, аш пешерү, мөгаллимнәрнең кулъязмаларын
күчереп язудан килгән кечкенә керем бәрабәренә укуын дәвам иттерә. Давыт Гобәйди 1897 елда, элек
мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, үзенең туган авы лына кайтып, малайлар өчен жәдитчә мәктәп ачып җибәрә.
Бубилар үрнәгендә, Кыдырлы авылы тарихында беренче буларак, кызлар мәктәбе дә эшли башлый.
Иске Кызылъяр авылы кешеләре 1905 елда алдынгы карашлы, укымышлы Давыт Гобәйдине үзләренә
мулла һәм мөгаллим итеп чакыралар Алар, имзалар жыеп. Уфа диния нәзарәтенә үтенеч җибәрәләр, аннан
ризалык алуга ирешәләр. Шул елдан башлап Давыт мулла үзенең бөтен гомерен, белемен һәм сәләтен
шушы авыл халкына хезмәт итүгә бирә.
Бирегә килгәч тә ул эшчәнлеген яңа мәктәп бинасы салудан башлап жибәрә. Элек татар авылларында
мәдрәсәләрне, гадәттә, түбән җиргә, су буена сала торган булган нар. Давыт Гобәйди халыкны җыя да:
— Җәмәгать, урыс чиркәүләренә генә карагыз, авылның иң биек җирендә кук раеп утыралар,
мәдрәсәне дә нигә шундый биек урынга салмаска?— ди.
Җыен ризалык бирә. Халыктан җыйналган акчага мәдрәсә бинасын авылның биек урынына салалар.
Бик матур һәм иркен бинаның бер ягында малайлар, икенче ягында кызлар укый. Яңа ачылган мәктәпкә чит
авыллардан, хәтта 30—40 чакрым нан килеп тә белем алалар.
Давыт Гобәйди, авылда муллалык вазифасын үтәсә дә. күбрәк вакытын иҗат һәм укытучылык эшенә
сарыф итә. Өлкәннәрнең уку язу һөнәрен үзләштерүләренә күп көч сала. Көндез балалар укытса, кичләрен
зурлар белән шөгыльләнә.
Мөгаллим буларак исә, ул укучыларда матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли: үзенең шигырьләрен
укый, үзе чыгарган көйләрне скрипкада уйный. Бубидагыча күңелле кичәләр үткәрә.
Давыт Гобәйди урыс телен һәм культурасын үзләштерүгә көчен кызганмый. Иж Буби мәдрәсәсендә
өйрәнгәннәрен авылга кайткач та дәвам иттерә. Күршедәге Мор дыбай авылы укытучысы Арслан белән
дуслашып, аңардан дәресләр ала. Олы кызы Һаҗәрне Иж Буби мәдрәсәсеннән алып, күршедәге Быстряк
авылындагы урыс мәк тәбенә күчерә. Менә шуңа булса кирәк, дошманнары Давыт Гобәйдигя «урыс мулла»
дигән кушамат тагалар.
Патша хакимияте 1912 елда Иж Буби мәдрәсәсен тар мар итә. аның җитәкчеләрен төрмәгә яба. Бу
вәхшиятнең дәһшәтле җил давылы Иске Кызылъяр авылына да килеп җитә. Һәм. Иж Буби мәдрәсәсечнән
чыккан куп кенә шәкертләр кебек, Давыт Гобәйди дә кулга алына. Әлеге күңелсез вакыйганы шагыйрьнең
олы кызы Һаҗәр менә ничек хәтерли:
Әтине кулга алу болайрак булды. Без балалар идәндә, әтиләр исә караватта йоклый иде. Уянып
китсәм, өй тулы кеше, шалтыр шолтыр киләләр, аякларга да басып киткәлиләр. Тышта 15-20 ләп җигүле ат
Урысча сөйләшәләр. Әткәй аларга китапларын, кәгазьләрен бирә. Өстәл тартмаларын, сандыкларны ачып
күрсәтә. Ха терлнм: әтинең күп кенә китапларын һәм кулъязмаларын алып киттеләр ул чакта Базларга да
төштеләр, чардакларны да актардылар. Аннары стражниклар әтигә киенергә куштылар.
— Кая барасың?— дидем дә елый-елый аңа ташландым.
— Становой пристав янына, бер ике сәгатьтән кайтырмын. - диде әткәй.
Көтәбез, көтәбез... Иртән дә юк. кичен до. Аннары хәбәр кшгде: итекләрен, кием нәрен сораткан. Ике
көннән Сарсык Омгадан (волость үзәгеннән) Сарапулга алып киткәннәр
Мулланы халык арасында панисламизм идеяләрен таратуда гаеплиләр. Ләкин, исбат итәрлек
дәлилләр тапмаганлыктан. дүрт айдан азат итәргә мәҗбүр булалар
Буржуаз демократик февраль революциясен Давыт Гобәйди зур өметләр белән каршы ала. Моны без
аның һәр сүзе көчле эмоция белән сугарылган «Хөррият» ши гыреннән ачык күрәбез.
Алды бүген остебелдгн йодрыгыны ил башы.
Чыкты бүген остебезгг Хорриятнең кояшы
Урра' Урра! Шаула, халык, уйна, инде алга, алга!
Урра! Урра! Кара көчнең муены сынды якты алда
Ач кузеңне. тор. халык, алга бар. алга таба.
Алга таба, урра! Урра' Алдагы таңга таба!
ГОМУМӘН. Д Гобәйди киләчәккә өмет белән караучы шагыйрь. Ул бер шигырендә моны бик ачык итеп
әйтеп бирә: «Әле, туган, безнең якты көннәр алда»,— ди. 1913 елда. Россиядә кара реакция хөкем сөргән
елларда әйтелгән сүзләр бу.
Октябрь революциясеннән соң Давыт Гобәйдине якташлары волость Советына де
легат итеп сайлыйлар. Ул СарсыкОмга волость башкарма комитеты рейсе урынбасары һәм халык мәгарифе
бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Бер үк вакытта ул мәктәптә мөгаллимлек эшен дә дәвам иттерә.
1919 елнын язында Колчак яулары көнчыгыштан һөҗүм итеп киләләр. Сарсык- Омганың дошман
бандалары кулына төшү куркынычы тугач, бер төркем партия-совет хезмәткәрләре һәм алдынгы фикерле
укытучылар. Кызыл Армия частьлары белән бергә. Казанга таба чигенергә булалар Җитмеш олауга төялеп
юлга чыгалар. Алар арасында Давыт Гобәйди дә була. Узып барышлый, Давыт Гобәйди үзе яшәгән Иске
Кызылъяр авылы кешеләренә васыять хатын язып калдыра. Бу минутларда аның нинди халәттә булуын
чамалау кыен түгел. Хаттагы төгәлсезлекләр, килеп җитмәгән урыннар да әнә шул хакта сөйли. 1919 ел
диясе урынга 1920 ел дип (числосы дөрес) язганын да сизми калган, күрәсең. Васыятьне кабат укырга да
вакыты булмагандыр Авторның башка кулъязмалары белән чагыштырып карау хатның аныкы булуы на шик-
шөбһә калдырмый.
Менә ул хат-васыять. Авторның стиле, шул хәтәр заман ядкаре буларак, тулы- сынча сакланды.
•Иске Кызылъяр авылы гражданнарына.
Туганнар, ибдэшләр!
Революциянең көчле дулкыннары, уз агымы белән мине дә алып китте. Мин инде бу көн үземнең
кырык ел торган илемне (бу вакытта аңа 36 яшь — Ф. И.), унөч елдан бирле һавасын иснәп. суын эчеп
яшэдегем Иске Кызылъярны. андагы бөтен дуст- ишлэрем белән бергә үземнең армый-талмый эшләп
аякга бастыра алдыгым мөкатдәс мәктэбне. башларын күккә чыгарып, мөселманлыкның бердәнбер
галәмәте булган мәһабәт мэсҗедне калдырып чыгып китәм. Мине революциянең көчле дулкыны үз агы-
мына таба агызып, бик авырлык белән булса да сездән вә балаларымнан аерылып торырга мәҗбүр
итте. Хәзергә хуш. сау булыңыз. ибдэшләр. Сез минем юлның нинди икәнен, дөньядагы партияләрнең
берсенә булсын, катышмаганымны беләсез.
Минем бар тоткан юлым — халыкны укыту һәм агарту булып, мөнбәр башындагы сезгә чын белән
ялган арасын аерып сөйләү, мөселманлыкның һәм Коръәнемезнең нәрсә икәнен аңлату, балаларыңызны
вә гомумә яшь буынны адәб-тәрбиягэ өйрәтү иде Мин боларны булдырдым да инде ахры. Чөнки Иске
Кызылъяр тәрбия ягыннан караганда башка һәрбер авылдан өстен тора.
Сез минем китүнең сәбәбе нәрсә икәнен сорарсыз инде. Кыскача гына шулай җавап бирәмен:
Мин һичбер партиягә каршы бер эш эшләмәдем. Беләсең мохтаҗлык дигән нәрсә мине укыту
эшенә кыелып, ахырында мәктәпләрне һәм алардагы уку вә укыту эшләрен тикшерүче итеп куйды
Янәшә-тирәнең надан кешеләре укытучыларга дошман күзе белән карыйлар. Аларны.
укытучыларны, коммунист диеп беләләр. Шундан аңлашыла, алар икенче бер партиянең килеп керүе
белән үк укытучыларга ябышып, кулларыннан килгән бөтен пычракларны эшләячәкләр. Аннары, мин
сайланган көнемнән башлап, совет эшчесе булып танылганга, мин көчләнеп китәм. Китмэсәм —
мылтык, китсәм, әллә нинди мәшәкатьләр куркыти. Менә шуның өчен дә мин көчләнәм, көчләнеп китәм.
Ходай миңа шулай язгандыр инде. Сездән вә балаларымнан аерылу бик кыен булса да. Ходайдан тиз
кайтуны өмед итеп, моңлы Кызылъярга сәламемне укып чыгып китәм. Хуш. сау булыңыз. ибдэшләр Сез
миннән файдадан башканы күрмэгәнсездер. инша алла. Кайберләреңезне рәнҗеткән булсам, гафу
итеңез мине. Гаилә вә балаларымны Аллага тапшырып вә сезгә ышанып калдырам. Сезнең узеңезнең
тәмле тел. йомшак сүзлэреңез белән аларның көенечле күңелләрен юатыңыз. Ходай сезгә вә сезнең
бала- ларыңызга да рәхмәт күзе белән карасын. Ах. авыр миңа шушы ике юлны язу! Ышанам. ибдэшләр:
сез аларны кеше капкасына тилмереп булдырмассыз, аларның усал лар тарафыннан сүгелеп
кадерсезләнүләренә сезнең инсафлы вөжданларыңыз разый булмас Сүземнең шул төшләренә йеткәч.
бик авыр миңа. Кулларым язарга бармый! Хуш. ибдэшләр. сау булыңыз! (Ул вакытта Давыт Гобэйдинең
берсеннән-берсе кечкенә алтымы, җидеме баласы булган. Әнә шул балаларның язмышы турында аның
тетрәнүе бик табигый — Ф И.) Мин сезгә нинди яхшы юл өйрәткән булсам, шуның буенча барып.
мәктэблэр алдында тезләнеңез. Коръәнне тугры аңлап, аның эзеннән кыл кадәр дә аерылмаңыз
Коръәнгә хилаф, дин исемендән ялган сөйләүче. Мөкаддәс дине- мезне карага буяучыларның сүзләренә
ышанып дөнья, ахирәт-бәхетсез булмаңыз.
Элекке кебек тату, бер сүздә яшәп, береңез өстеннән береңез данус ясамаңыз. әлэклэшмәңез. Күп
мәртәбәләр әйткәнемчә, кулларыңызга агач кылыч алып, инкыйлабны тыныч кына уздырырга
тырышыңыз.
Xodati гиз коннзн күрешеп һәм шадланып яшәвемезне насыйб итсен иде. Амин Кулларыңызны
кысып, маңлайяарыңыздан үбеп калам
Апрель 8. сәнз 1920
Гобзйди*.
Качаклар Вятские Поляны шәһәренә килеп җиткәч, берничә көн шунда торалар. Планнары барып
чыкмавына ышангач, күбесе кирегә борыла. Фаҗига шуннан башла на. Давыт Гобәйди берничә юлдашы
белән Туембаш авылына килеп җитә. Лнда ша гыйрьнең Уразбахтин фамилияле дусты була. Биредә
берничә көн яшеренеп яткач, башка кеше исеменә яңа «обоз мужигы* дигән белешмә рәтлиләр. Давыт
Гобәйди ят фамилия белән туган ягына кайтырга чыга һәм Тәбәрле авылына килеп җитә
Шушы авылда Колчак гаскәренең Акмолинск полкы штабы урнашкан була. Үзенең кыргыйлыгы белән
яман аты таралган полкка килеп кабуын Давыт сизми дә кала, «обоз мужигы»н патрульләр штабка — авыл
бае Латыйп Вахитов йортына китерәләр. Дежур офицер, документны карап, мужикны иреккә җибәрә Әмма,
бәхетсез леккә күрә, ишектән атлап чыкканда Д. Гобәйди хуҗа белән йөзгә йөз очраша һәм Латыйп, ашыгып,
кычкырып ук җибәрә:
— Нигә котылдырасыз бу кешене? — ди ул офицерга.— Чи коммунист бит ул! Революциягә кадәр үк
бөтен дөньяны болгатучы иде, моны да җибәрсәгез, сезгә ышаныч юк!
Давыт Гобәйдине шундук тотып алалар. Штабта ук чишендереп җәзалый башлый лар. Ат койрыгына
тагып каравыл йортына алып китәләр. Анда да җәзалау дәвам иттерелә. Палач аның кулын кылыч белән
өзеп төшерә.
Җәзалау зират янында тагын да көчәя. Биредә Давыт Гобәйдинең кылыч белән борынын, колакларын
кисеп төшерәләр, күзен чыгарарлар һәм. муенын чабып, бо теиләй тураклап ташлыйлар. Шагыйрь әнә
шулай утыз алты яшендә фаҗигале һәлак була. Аның мәетен хәтта күмәргә дә рөхсәт итмиләр, кискәләнгән
гәүдә зират янында гы юл кырыенда аунап кала
Шомлы көннәр кичергән авыл халкы, тәкате корып, аклар күрмәгәндә мәрхүм нең мәетен зират
кырыена төнлә тиз генә күмеп куя
Колчак бандалары куылгач, Давыт Гобәйдинең гәүдәсен Тәбәрледои үзенең туган авылына алып
кайтып, хөрмәтләп күмәләр. Аның кабере хәзер Кыдырлы зиратында. Әмма, Кыдырлы «перспективасыз»
авыллар рәтенә кертелгәнлектән, анда хәзер ннба ры бер гаилә яшәп калган. Шунлыктан игелекле
мәгърифәтченең кабере ташландык хәлдә. Күңелсез генә түгел, кызганыч, бик кызганыч хәл!
Давыт Гобәйди үзенең утыз алты ел яшәү дәверендә халык өчен шактый эшләр эшләп калдырырга
өлгерә. Ул ике өч мәктәп салдырган, балалар укыткан, шигырьләр язган, тәрҗемә эше белән шөгыльләнгән,
дәреслекләр төзегән, аларны бастырып чы гарган. Үзе ачкан җәдит мәктәбендә үзенең укыту методикасын
булдырган. Бер үк ва кытта ул имам да булып торган.
Менә шушы чандыр гәүдәле, уртача буйлы, шат күңелле, өстенә мамык тукымадан костюм, башына
түбәтәй киеп йөри торган, гадидән дә гади авыл хәлфәсе, олы кызы Һаҗәр хәтерләвенчә, өйнең түр ягында
язып утыра торган булган. Ул гомернең бер минутын да бушка уздырмаган. Уку язудан бушаган араларда
кул һөнәре белән шө гыльләнгән.
Давыт Гобәйди кече күңелле, ярдәмчел, җыр музыкага бик һәвәс кеше булуы белән дә мәгълүм.
Матур, моңлы, яңгыравык тавышы белән татар көйләрен бик оста җырлаган Халык арасында торып, аңа
мәгърифәт идеяләрен турыдан туры җиткерү че шәхес булуы белән безгә бик кадерле Давыт Гобәйди
Д. Гобәйдинең халык арасында алып барган мәгърифәтчелек һәм җәмәгатьчелек ашчәилеге, әдәби
мирасы, педагоглык хезмәте — берсе дә тәфсилләп өйрәнелм..гәп
Аның 1904 елда «Татар кызы». 1905 елда «Күке» шигырьләрен язуы билгеле. Дөрес, ул үзе иҗат иткән
әсәрләренең барысын да бастырып чыгарырга өлгерә алмагнн. Кызганыч, аның архивын да, әсәрләрен дә
саклап калучы булмаган Мондый шартларда безгә аның иҗатының бер өлеше генә килеп җитүе ихтимал
Инде әй телгәнчә, зинданга ябылу вакытында жандармнар аның, китаплары белән бергә, бик күп
кулъязмаларын да алып китәләр һәм кире кайтармыйлар • Җәһәннәм» дигән романының беренче китабын
язып та. аның каядыр югалуы турында да хәбәрләр бар Шунысын ла әйтик. Казаннан еракта яшәгән әдипкә
үзенең әсәрләрен китап итеп бастырып чыгару бик җиңелдән булмагандыр
Д. Гобәйдинең «Шүрәле каргаган авыл» исеме белән 1913 елда «Юл» китап ханәсе нәшриятында
шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Бу аның үзе исән чакта басылгпн беренче һәм соңгы җыентыгы
Әлеге 182 юллык риваятьне автор 1913 елда иҗат иткән һәм. әйтергә кирәк, бу елларда анын иҗади
активлыгы сизелерлек арткан булырга ошый. Әмма бер нәрсә ачык: риваять күп яктан Габдулла Тукайның
«Шүрәле». «Су анасы». «Кәҗә белән Сарык» кебек әкиятләренә янәшә куярлык мавыктыргыч әсәр. Бигрәк
тә аның сюжеты балалар өчен кызыклы. Аны хәзерге вакытта рәсемнәр белән бизәп, балалар очен
бастырып чыгару дөрес булыр иде. Бу әсәр халыкчан, аңлаешлы телдә язылуы белән дә игътибарга лаек.
Әлеге җыентыкта тагын «Тимерче». «Матур кызга». «Кыз». «Татар исереге ... ка». • ТЬрмыш
хәбәрләре». «Татар шагыйре ... га». »Т>ң алдыннан». «Дога». «Думбра». «Авыл» исемле үз шигырьләре
һәм. болардан тыш. А. Кольцовтан тәрҗемә ителгән «Сукачы җыруы» тупланган.
Д. Гобәйдинең икенче җыентыгы 1959 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Китап,
билгеле, яфрак калынлыгы гына. Беренче җыентыкка кергән шигырь ләрдән тыш, икенчесенә нибары
«Татар кызы». «Күке». «Сабанчы карт». «Шәфкатьле әнкәй», «Хөррият» һәм «Татар улына» шигырьләре
генә өстәлгән. Аны туплаучы Фоат Садыйков. әлеге җыентыкка авторның халык арасыннан тырышып язып
алынган шигырьләренең өчтән бере дә кермәгәнлеген белдерә. Сәбәбе — кәгазь кытлыгы. Димәк. Д.
Гобәйдинең җыентыкка керми калган шигырьләре Татарстан китап нәшрияты архивында сакланырга тиеш.
Д. Гобәйдинең рус әдәбияты һәм мәдәнияте белән даими кызыксынучы кеше булуы турында алда
әйтелде инде. Ул рус һәм Көнбатыш Европа язучыларының әсәрләрен үзебезнең телгә тәрҗемә итү белән
дә актив шөгыльләнә. Н. Гогольнең 1905 елда тәрҗемә ителгән «Өйләнү» һәм «Ревизор» пьесалары. 1912
елда Марк Твен иың «Принц һәм теләнче»се. 1913 елда А. Кольцовның «Сукачы җыруы» әнә шундый
лардан. 1919 елның 4 февралендә Казанның «Новый клуб» дип йөртелгән тамаша залында Н. В. Гогольнең
«Өйләнү» пьесасы Давыт Гобәйди тәрҗемәсендә сәхнәгә
Д. Гобәйди дәреслекләр иҗат итү буенча да игелекле башлангыч күрсәтә. Аның ике кисәктән торган
«Хифзы әс-сыйхәт дәресләре» дигән төрекчәдән тәрҗемә китап ларының ике тапкыр басылып чыгуы
мәгълүм. Китапларда һәр дәрескә эшкәртмә бирелгән, эшкәртмәләрдә гигиена мәсьәләләренә җитди
игътибар ителгән. Анда, мәк тәп балаларын чисталык-пөхтәлек күнегүләренә өйрәтү белән бергә, тәмәке
тарту һәм аракы эчүнең зарары бик үтемле исбат ителә. Д. Гобәйдинең шигырьләрендә эчүчелеккә каршы
әйтелгән фикерләрне шактый еш очратырга мөмкин.
Авторның «Мөгаллим әл хәруф» дигән әлифбасына заманында җәмәгатьчелек тарафыннан югары
бәя бирелә. Аның өч тапкыр басылып чыгуы да шул хакта сөйли. Хәрефләрне өйрәнгәч, уку өчен
күнегүләрне дә автор үзе язган. Әлифбадагы текстлар саф татарча, теле матур, фикере кнң. Китап баланы
тормыш көтәргә өйрәтүе белән дә кыйммәтле.
Д. Гобәйди — үз заманының күренекле мәгърнфәтчеләреннән берсе. Аны тирә-як авылларда гына
түгел. Казанда да яхшы белгәннәр. Октябрь революциясеннән соң халык аны хөрмәтләп искә алган, хәтта
аның батырлыгын мактап авыл сәхнәләрендә спектакльләр уйналган. Ә соңрак ул бөтенләй диярлек
онытылган. Кешенең кадере беткән шәхес культы елларында Д. Гобәйди генә тугел. башка бик күбәүләр дә
әнә шулай онытылуга дучар ителде.
Әгерҗе якларында аны күреп белүче якташлары да исән түгел инде. Әнә шулай кайчандыр ихтирам
ителүче шәхеснең тамыры өзелгән. Районда гына түгел, тәнкыйть әһелләре, язучылар җәмәгатьчелеге дә
аны бөтенләй белми диярлек. Бик кыз гаиыч. ләкин бу — чынбарлык.
Анын 1956 елда басылып чыккан «Т^тар поэзиясе антологиясе» нә кертелми калуы да әнә шул хакта
сөйли түгелме соң? Соңрак чыккан әдәбиятка мөрәҗәгать итеп карадым. Мөхәммәт ага Гайнуллинның
«ТЪтар әдипләре» (1979) дигән хезмәтендә дә Давыт Гобәйдинең исеме бөтенләй телгә алынмый. 1980
елда дөнья күргән «Татар балалар поэзиясе»иә ул «Шүрәле каргаган авыл» риваяте белән керергә хаклы
иде. һаман шул бер сүз: белмәгәннәр, күрәсең! Дөрес, «Татар әдәбияты тарихы»ның өченче (1986) һәм
дүртенче (1989) томнарында Давыт Гобәйди фамилиясе бер ике урында саналып кителә кителүен. Ул кем?
Белмәгән кеше өчен бу исем һаман да табышмак булып кала бирә.
Казаннан еракта, эчкәрге татар авылларының берсендә торып мәгърифәт нурлары тараткан һәм
халык бәхете өчен көрәштә корбан булган Давыт Гобәйдинең бүгенге игътибардан читтә калуы бик аяныч.
Безнең белүебезчә. Әгерҗе районында данлыклы якташлары ис емендә бер генә колхоз да. бер генә
урам яисә мәктәп, пионер отряды яки дружинасы да юк. Ә кирәк иде. югыйсә.
Ә менә Колчак бандалары тарафыннан Давыт Гобәйди кебек үк үтерелгән мордва
лы Молчановка Сарсык-Омга авылында авылдашлары музей ачканнар. Моның белән генә дә канәгатьләнеп
калмаганнар, бәлки мәктәп каршындагы урамга обелиск та утыртып куйганнар. Ә без??! Үзебез ечен
үзебезгә кайгыртырга кирәк, юкса безнең эчен кайгыртучы табылмас.
Дөрес. кайчандыр Кырынды авылы мәктәбендә бик әйбәт музей булган булуын. Музей үз вакытында
зур абруй казанган, укучыларны патриотизм рухында тәрбия ләүдә ярдәм иткән.
Тик менә яңа килгән мәктәп директоры гына аның әһәмиятен аңлап житкермәгән. Музей пионер
бүлмәсенә әйләндерелгән. Аның әйберләре башта колхоз идарәсе бина сына күчерелгән. Бер елдан
музейга анда да урын тарайган. Колхоз рәисе, музей ечен иң кулай урын автопарк, дигән фикергә килгән.
Нәтиҗәдә, музей экспонатлары бүгенге көндә юкка чыгып бара.
Халык бәхете өчен көрәштә шәһит булган шәхесләрне без һәрвакыт тәкъдир итәр ге бурычлыбыз.
Давыт Гобәйди хөрмәтенә ачылган музейны туздырып, экспонатларын амбарга чыгарып ташлау, аларны
кадерсезләү — вөҗданың алдында зур җинаять ясау һәм хәтерсезлек ул!
Әлбәттә, теләк булганда, район җитәкчеләре якташларының балаларга һәм яшүсмерләргә генә түгел,
бәлки олы яшьтәге гражданнарга да патриотик тәрбия бирүдәге әһәмиятен аңласалар, һичшиксез,
райондагы берәр колхозга яисә мәктәпкә Давыт Гобәйди исеме бирелер, дип ышанасы килә. Район үзәгендә
музей да ачылыр, хәтта мәгърифәтчегә һәйкәл куярга да мөмкинлек табылыр. Минемчә, район хезмәт
ияләре шундый якташларын хөрмәт итүдән читләшмәсләр.
Моннан ун ел элек үк шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов үзенең «Давыт Гобәйди» ди гәп шигырендә,
барыбызның да борчуларын бергә берләштергән кебек, болай дигән иде:
...Син табигатьтә бер имән идең.
Иелдең бары илең каршында.
Үлем алдыннан әйткән сүзләрең
Ник язылмаган кабер ташыңа?
Ник язылмаган?!
Ә бит аларны
Безнең йөрәкләр кабатлап бара:
И», кулны артка каерып кара!
- Ип. безне илдән аерып кара! йә. бөгеп кара безнең беләкне! Иә, җиңеп кара безнең
йөрәкне'
Сүземнең ахырында кечкенә бер өстәмә бирүне дә кирәк табам, әлеге мәкаләне язуда һәм
материаллар туплаудагы ярдәмнәре өчен Фоат Садыйков һәм Фәрит Шарифуллин иптәшләргә зур
рәхмәтемне белдерәм

Реклама