Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИШАН ОНЫГЫ


Казан утлары» журналыннан күренекле язучыбыз Атилла Расихның «Ишан оныгы» романын зур кызык-сыну белән укыдым Әсәр аталышы белән дә күңелне үзенә жәлеп итә. «Ишан оныгына нинди бәхет эләкте икән, әллә ишаннан мирас булып берәр төрле зур байлык калды микән?»—дип уйлыйсың Ә оныгының язучы Атилла Расих булып китүенә нәрсәләр йогынты ясаган?
Безнең татар халкында кешене характерлаганда аның нәсел-ыруына күз салалар Чыннан да, әдипнең бабасы Зәйнулла ишан ниндирәк кеше булган соң?
Зәйнулла хәзрәт турында төрле фикер язучылар бар Риза Фәхретдинен 1917 елда «Ва кыт» типографиясендә 105 битлек бер китап бастыра Ул «Шәех Зәйнулла хәзрәтнең тәрҗемәи хәле» дип атала Риза Фәхретдинов аны бары уңай яктан гына искә ала. иткән изгелекләрен саный һәм «хакыйкать хәлдә Зәйнулла хәзрәт хакында язылган нәрсәләрнең иң дөресе Муса әфәнде язган нәрсәләр булыр, инша алла», —ди Ә Муса хажи Зәйнулла ишанның якын туганы һәм дусты була Ул ысул жәдитнең таралуына ишанның хезмәте гаять зур булганлыгын әйтә.
Мөхәммәт Нәжип Түнтәри дә «Егерме ел элек күргән нәрсәсен онытмас Кирәкле китапларны һаман эзләп сорашып алып торадыр иде Китап өчен акча кызганмады»,—дип искә ала Зәйнулла ишан турында («Әлдин вә әдәп» 6—7 саннар. 1917) Ул сөргендә дә вакытын бушка уздырмый, күп китаплар укый, шуның аркасында сөргеннән галим булып кай та. Бу турыда Рәхимҗан Атнабаев «Тормыш» газетасында яза <1917 ел, 600 сан)
Гади халык аның киң күңелле булуы, авыруларны (хәтта акылына зыян килгәннәрне) дәвалавы. Тибет медицинасын яхшы үзләштерүе, кешегә кулдан килгәнчә ярдәм итүе турында сөйли Әнә шундый күп мәгълүматлар белән танышкач. Атилла Расих бабасының прогрессив карашлы, халыкка хезмәт итү юлыннан барган бер шәхес булуы ачыклана Башкортстан галимнәре дә аның нәкъ шундый кеше булуын таныйлар «Совет Башкортстаны» газетасы үзенең 1986 елгы бер санында нәкъ шул хакта язып чыкты.
А. Расихның тормышында өнисе — Зәйтүнә Мөүлүдова аеруча зур урын били Әсәр аның көндәлек хатирәләре белән жанлана Бу гади генә көндәлек түгел, ә шул чорның тарихи
көзгесе дә Әсәр турыдан ярып сөйләве белән үзенә жәлеп итә. шунлыктан геройлар белән бергә без дә кайгырабыз, чын күңелдән шатланабыз Зәйтүнә Мәүлүдова, нинди генә авырлыклар булса да, курыкмыйча жиңә белә Автор аны шулай сурәтли «Ул — көчле, тормыш чыбыркылауларына каршы тора алган, буранга каршы барудан курыкмый торган кеше» Халык дошманы хатыны санап, мәктәптәге укы-тучылык эшеннән чыгарсалар да, ул коелып төшми, ничек кенә булса да авырлыктан чыгу юлын эзли Авылга кайтып балалар укыта, жәмәгатъ эшләрендә актив катнаша, күңелен төшерми
Зәйтүнә Мәүлүдова яшьлегендә Буби мәдрәсәсендә белем ала Соңыннан. Троицкида кызлар мәктәбендә укыту белән бергә. Гыйбад Алпаровтан дәресләр ала Хаж сәяхәте вакытында да иң беренче максаты уку була Акча җитмәүчелек тә комачауламый Хаж сәяхәте вакытында әтисе, әнисе һәм туганнары да бушка вакыт уздырмыйлар гарәп тормышы. Мәдинәдәге, башка шәһәр һәм авыллардагы тормыш белән танышалар
Беренче Бөтендөнья сугышы башлануның хаж сәяхәте вакытына туры килүе алар өчен зур авырлыклар тудыра Ашау-эчү яклары авырая, торак өчен дә гүләргә кирәк, чит илдә булса да, әтисен солдатка алабыз, дип торалар
Роман-истәлек буларак Зәйтүнә Мәүлүдова ның Габдулла Тукай белән үзара мөнәсәбәтләре сурәтләнМн урыннарны аеруча күңел биреп укыйсың Вакыйгалар Фатих Амирхан, Габдулла Кариеа һәм башка тарихи шәхесләр белән бәйләнештә бирелә Шушы әсәрне Тукай яратып йөргән кыз — Зәйтүнә Мәүлүдованың улы — Атилла Расихның язуы аңа булган игътибарны тагын да арттыра • Тукайның әниемә булган мәхәббәте кайнар, сәер һәм яшерен бу ла».— диелә әсәрдә.
Зәйтүнә Мәүлүдова турында аерым әсәр язарга мөмкин түгел иде микән'’ Бу фикер «Казан утлары» журналын (1990 ел. 10 сан) укыгач, тагын да көчәйде Билгеле булганча, анда Зәйтүнә Мәүлүдованың язучы һәм жәмәгатъ эшлеклесе Гаяз Исхакыйга хаты, шул хатка Гаяз Исхакый жавабы басылган иде А. Расих хатларны журналда чыгарып дөрес эшли Бу хатлар бик тә кыйммәтле, чөнки алар тарихи вакыйгаларны тагын да төгәлрәк күз алдына китерергә ярдәм итә
Әйе. А Расих гаиләсенең Тукайга игътибары. хөрмәте зур Бу уңайдан Зәкия Рәсүлева
нын (Зәйтүнә Мәүлүдованың килене) «Тукай эхләре буйлап» исемле китабын искә тәшереп үтмичә булмый Яраткан шагыйребезнең исемен мәңгеләштерү, үзенең каенанасы Зәйтүнә Мәүлүдовага олы ихтирам йөзеннән ул шундый зур мактаулы эшне башкарып чыккан Бу китап —олы сәяхәт, күп кешеләр белән очрашу, аралашу, Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын җентекләп өйрәнү иәтижәсе. Татар халкының «килен — каенана туфрагыннан» дигән сүхзәре Зәкия ханым Рәсүлевага бик тә тәңгәл килә. Киләчәккә шундый истәлек калдырганы өчен ана чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә
Яңадан әсәргә әйләнеп кайтыйк
«Гаиләбезнең укуга булган мөнәсәбәтен һәм шул юлдагы кичерешләрен күз алдымнан уздырам да, ирексездән үзебезне кыяларга үрмәләүче альпинистлар белән чагыштырасым килә Мең төрле газап-жәфалар чигеп булса да. уку. белем алу иң олы максат итеп куелган. Күрәсең, ул кече яшьтән үк канга сеңгәндер» Әсәрдәге менә шушы юллар күп нәрсәне аңлау өчен ачкыч бирә •
«Ишан оныгы» романында автор тарихи шәхесләргә шактый урын биргән Киләчәк буыннар өчен болар бик тә кирәк А. Расих ул тарихи шәхесләрне үзе күреп белә, алар турында үз фикерен яза
1924 елда Казанда жырчы Әлмөхәммә- дев, композитор Солтан Габәши белән очрашуы аның аеруча исендә кала Чөнки Атилла заманында үзе дә музыка белән мавыга
Ә Абдулла Алиш авторның башлангыч ижат чорында таянычы, рухландыручысы була
Әсәрдә аның гади һәм күңелле, ярдәмчел булуы турында сөйләнә.
Фатыйха Аитова турында әсәрдә күп язылмаган ШуЛай да ул битләрне кызыксынып укыдым Ф Аитова үзенең көчен, энергиясен, байлыгын мәгариф өлкәсенә бирә Ә бит кызлар өчен жәдит мәктәбен ачу жиңел булмый, бик күп каршылыклар аша үтәргә кирәк була Ф Аитова татар мәгарифен, мәдәниятен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә Шундый батыр татар хатын-кызы, мәгърифәт йолдызы Фатыйха Аитова исеме алдында баш имичә мөмкин түгел.
Дин галиме Муса Бигиев турында да искә алына әсәрдә Ул унынчы елларда Петербургта мулла булган кеше «Муса Бигиевне мулла дип атаудап элегрәк, интеллигент дип әйтергә булыр иде»,—дип йомгак ясый автор. Чөнки ул башка муллалардан үзенең эчке культурасы белән аерылып тора.
«Чаян» журналында эшләүче Һади Такташ белән очрашу, шул ук журналда беренче тапкыр «А Расих» имзасы белән хикәя басылып чыгу шатлыгы да авторның исендә яхшы сакланган
А Расихның «Ишан оиыгы» әсәрен укыгач аңладым чыннан да. Зәйнулла бабасыннан оныгына бик күп байлык, зур мирас калган икән. Ул —гомер буе белемгә омтылу, халкыңа мәгърифәт өстәү Шушы юлдагы каршылыклар белән көрәшә-көрәшә, автор тормышта үзенең чын урынын тапкан, күренекле әдип булган.