ҖИЛГӘ КАРАП КЫЙБЛАНЫ ҮЗГӘРТМИК


Ф ӘМИРХАННЫҢ ДҮРТТОМЛЫГЫ ЧЫГУ УҢАЕННАН
атих Әмирхан Татар мәдәниятенең тапсыз күгенда кабатланмас йолдыз булып балкыган бу Гаярь калам оста-сына шәхес буларак та. әдип буларак та нинди генә язмыш сынаулары үтәргә туры килмәде! Бер яктан, ул бәхетле иде үзе исән вакытта ук гажәеп үзенчәлекле талант иясе буларак танылды, шөһрәт казанды, милли әдәбиятыбыз йөген төптән жигелеп тартучы фидакарь затлардан саналды Мәгълүм ки. мондый сәгадәт фәрештәсе һәркемнең дә иңбашына кунмый Икенче яктан, ул бәхетсез булды; Октябрь инкыйлабыннан сон очар канатлары каерылган тау бөркетенә охшап калды. Публицистикасында шактый гына үрләр яуласа да. «Татар кызы». «Хәят». «Кадерле минутлар» кебек сәнгать әсәрләренә торырлык яна жәүһәрләр тудыру аның өчен вөжүдкә ашмаслык хыялга әверелде «Хаят»ныц икенче кисәге дә. «Урталыкта» романының дәвамы да күренмәде Аның 1917 елдан соңгы ижат жимешләрен нинди генә бизмәннәргә салып үлчәсәк тә. әсәрләреннән, бигрәк тә көндәлек һәм хатларыннан, тыенкы рәвештә акланмаган омет. яуланмаган ирек, жәрәхәте жуелмас фажига сулышы бөркелеп тора Егерменче еллар уртасында бер кардәшенә язган хатында ул ниндидер гайре габигый күтәренкелек белән: • Ярый әле әти белән Нәжип абый (әтисенең энесе — Автор ) үз үлемнәре белән үлеп калдылар».— дин язды Яше яңа гына ЗОның теге ягына чыккан әдип өчен бу чын мәгънәсендә трагедия иде 35—36 яшьләрендә инде аның нжаты бернинди ташламаларны белмәгән сыйнфый гөбедә тугланып, вульгар социологизм дөмбесе белән дөмбосләнә башлады
Сүзне якты сәхифәләрдән башлыйк һәм ру хи чордашлары авазына колак салыйк Олуг шагыйребез X Туфан үзе шәхсән белгән әдипне «классиканың рухи әмир ханы», «әдәбият ханы» «Әмирхан» дип атады Аның өлкән за мандаты рухына «Могикан» дигән махсус поэма багышлавы магур бер гражданлык акгы булды Ф Әмирханның гаять куәтле сатира галанты алдында баш иген, аның аерым әсәрләрен үзе чыгарган «Көлке капчыгы»на керткән Ш Бабич, сүзләренә традицион жор мәгънә салып, болай дип язды «Бу Фатих «мыскьгл» бабында һәм әмир, һәм хан хәзер» Инде сүзне Ж Вәлидигә бирик «Фатих Әмирханыбызны мин. рөхсәт итсәгез, мәшһүр немец шагыйре Генрих Гейне белән янәшә куяр идем» Аксакал рәссамыбыз Б Урманче фике ре «Татар әдәби теле бинасын төзүче олуг Мөһәндисләрнең иң күренеклесе Фатих
! Бетнен юл. 1920. N» S—6. 43—44 б
3 Бетнең юл. 1925. N1 9-10. 55 б
Әмир хан булды •
Әдип ижатына объектив һәм югары бәя бирүчеләр арасында без Ф Бурнаш. Г Сап. ди. И Биккулов, Г Гобәйдуллин һ б күренекле шәхесләрнең исемнәрен очратабыз
Әмма шул ук чорларда, әле әдип исән ва кытта ук. элементар әхлак нормаларыннан йөз чөергән башка шәхесләр дә сөрән сала башла дылар 1923 елнЬтң 16 июлендә Ф Әмирхан, үзара килешенү буенча Татарстан китап ком бинатына «Беренче сөю». «Мәет озатканнан соң» (әнисе үлү уңае белән язылган2 3. «Ките регез миңа чәчәкләр* • исемле әсәрләренең кулъязмасын тапшырды Ләкин кулъязмалар Татнаркомпрос редакцион коллегиясенең 1924 елгы 9 май утырышы карары белән авторга кире кайтарылды Карар Г Толымбайскийнын тискәре рецензиясенә таянып чыгарылды Әдипнең әлеге әсәрләрендә «дини фикер белән кочаклашу, мистицизм тойгылары» табып. То- лымбайский. «хәзерге көндә базарны басып та рагу сәяси жннаять булачак» дип белдерде1 1925 елда X. Вәли дигән берәү «Безнең юл» журналында болай дип язып чыкты «Фатих Әмирхан буржуазный язучы булу гына түгел яңа буржуаның тормышы, идеологиясен крис талл а оттырырга тырышучы булып мәйданга атыла Фатих Әмирханга кадәр сәнгатьне буржуазный тенденциячелек өчен корбан иткән һичбер татар язучысы юктыр»*
Бүтән шәхесләр дә. йөгәнсез инстинкларына куәт биреп, «теге дәвер» вәкиленә каршы кис кен һожүмгә күчтеләр Бу өлкәдә бигрәк то Г Гали текә үрләр «ятлады». Г Нигъмәт и д.> үзеннән «лаеклы өлеш» кертте Г Ибрэһнмои исә. әдипнең йөзенә бәреп, «Син — контрреволюционер!» дип нагърә орды
Ф Китап күзәтү
Нәтижә буларак, татар театры репертуарыннан Ф, Әмирханның пьесалары чыгарып ташланды, матбугат идарәләре ана аркан борылды
Ә бит Ф Әмирхан әле 1920 елда гына «Китерегез миңа чәчәкләр!» дип шагыйранә күңел самимилеге белән жырлаган иде Аңа чәчәкләр алып киләсе урынга шайтан таягы, тигәнәк, кычыткан, әрем сабакларының саргайган көлтәсен ыргыттылар.
Болары әле «могикан» үзе исән вакытта Ә әдипнең жаны фани дөнья белән видагьлаш- кач?
«Ул безнең өчен үле иде инде!» (1926 ел. һ. Такташ). «Пролетар» әдип Ф Сәйфи-Ка занлы 1929 елда «Ике татар классигы» исемендәге тәнкыйть мәкаләләре жыентыгы бастырып чыгарды «Фатих Әмирханның әсәрләре безнең заман өчен бөтенләй ят һәм зарар-лы», дип өйрәтте ул һәм әдипне «марксизм иләге астыннан иләргә» чакырды. Ф Сәйфи ясаган «ачыш» буенча, Ф Әмирхан 1905 елгы шәкертләр хәрәкәтендә, реакция дәверендә ачыктан-ачык милләтче һәм социалистларга дошман булган. Февраль һәм Октябрь инкыйлабларында «саф милләтче» булып, •эшчеләргә каршы фронтта барган кеше»1. Димәк, революция һәм эшчеләр сыйныфы дошманы!
Бу инсаниятсез оранга «сыйнфый уяулык күрсәтүче» тагын әллә нинди «кызыл авыз- лар»ның какофониясе килеп кушылды. Әдипнең «Фәтхулла хәзрәт» дигән классик әсәренә «татар буржуазиясенең фантазиясе» дигән мөһер сугылды. «Тигезсезләр». «Яшьләр» исемле драмаларыннан буржуазия сыйныфын идеаллаштыру «таптылар» Февраль революциясеннән соң язылган «Богаулар өзелделәр», •Март каһарманы», «Куркыныч дошманнар» (1913, әмма 1918 елда яңадан басыла) һ. б. әсәрләреннән буржуаз инкыйлабны алкышлау, социалистлардан, советлардан көлү дигән нәтижәләр чыгарылды Язучының кайчандыр әйткән «минем буржуаз тынычлыкны сөя торган табигатем» дигән гыйбарәсен күпертеп, тузга язмаган мәгънәләр салып, яшерен сыйнфый дошманлык эзләп маташтылар, 21 яшеннән аяксыз калып, гомер буена тәгәрмәчле креслога береккән кешенең канлы гарасатка мөкиббән житмәве бу «принципиаль» әһелләрдә аптыраш уяткан, күрәсең.
Ф Әмирханны тәкыйрь кылу, аңардан чын мәгънәсендә «карачкы» ясау утызынчы еллар уртасыннан башлап зарури йола, ритуал төсен алды Әдипне шәхес буларак бәяләү ачыктан- ачык «әмирхан-офобиягә» әверелде Түбәндәге мисаллар моны ачык күрсәтә. Мәсәлән. М Ук- масый-Зәбиров үзенең 1940 елда язылган • Истәлекләре»ндә әдипнең сыйнфый яктан ят икәнен күрсәтеп, аның мөлкәтле дин әһеле баласы булуына басым ясады Шуңа өстәп, «аристократ» язучыны эшче-крестьян язучысына әйләндерергә, бай гимназистка типлары урынына асрау кызлар образы ижат итәргә өндәвен. ләкин каршылыкка юлыгуын ачынып «искә төшерде»4 5 Шул ук 1940 елда кодасы Ф Әмирхан П классик әдипнең шаукымы, «карасы» йога күрмәгәе дип. аннан гамәлдә баш тарту йөзеннән, адашын буржуаз агым вәкиле буларак гаепләде, аның төрле «чит» социологик тәгълиматлар өйрәнүеннән, «мис-тикага бирелүеннән» акылга сыймас мордарлык тапты6 Хәтта Ф Әмирхан тарафыннан бик яшьләй үк таланты күрелгән һәм ижаты хупланган М. Жалил дә, Татар Язучылар берлеге житәкчесе буларак,
, Ф. Сәйфи-Казанлы Ике татар классигы турында Казан. 1929. 35—37 б.
Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты (ТӘҺТИ) архивы. 16—ф.. 2 —тасв.. 46
6 ТӘҺТИ архивы, 16 —ф.. 2 тасв., 41 —эш
Аерым алганда, сугышка кадәр төзелгән, әмма төп тиражы юк ителгән «Татар поэзиясе антологня- се»ндәге М. Жәлил язган «Кереш сүз» күздә тотыла
8 Толымбай Гомәр. Фатыйх Әмирхан. Казан. 1936
«буржуаз әдип»нең тетмәсен тетүгә үзеннән өлеш кертте7
Ләкин бу өлкәдә иң нык «мөгез чыгаручы» кеше мәгълүм Толымбайский булды. Аның «хезмәт»ләрендә Ф Әмирханны хурлау психоз төсен алды 1936 елда ул «буржуа ялчысы*н фаш итеп бөтен бер монография язды һәм шул жирлектә доктор-профессор дәрәжәсен дәгъвалады8 Толымбайский Ф Әмирханны «юкагач намус» (урысча «липовый» була торгандыр инде), «либерал», «совет властеның дошманы», •эчке эмигрант», «үзенә бер төрле сменовех- чы» дип атады, ошбу китабының бер бүлегенә «Пролетариат диктатурасына каршы» диген исем куйды. Тәнкыйтьче Ф Әмирханда «пессимизм», «эротика», «акылдан башка яшәү», «теге дөнья тормышы белән тынычланырга чакыру» кебек галәмәтләр тапты, «татар эксплуататорларының чын йөзләрен пәрдәләргә» тырышу «күрде»
Ф Әмирханның, үлгәч мөселман зиратына мулла белән күмегез, дигән васыятен «уяу» Толымбайский болай дип «бәяләде». «Ул үзенең үләксәсе белән Совет властена каршы де монстрация оештырырга тырышкан Әмирхан үлгәч, татар буржуазиясе чынлап та Әмирхан үләксәсен контрреволюцион көчләрнең демонстрациясе өчен файдаланырга маташты» Сталинның цитаталары белән чуарланган "бу •хезмәт», әйткәнебезчә, «фәннилек»нең иң югары ноктасын гәүдәләндерде
Мондый «хезмәтләр»гә ул чорда «ихтыяж» зур булганлыктан, аларның күбрәк «тире саклау» өчен «ижат ителүенә» шик калмый. Ә ул дәвердә болардан кайтышрак «гөнаһлар» өчен дә жаннар кыелмалы, башлар Себер китмәле иде. Шик юк ки, гомер йомгагы 1937 елга кадәр сүтелгән тәкъдирдә, аяксыз инвалид булуына карамастан, Ф Әмирхан репресси- яләнергә «тиешле» төп кандидатларның берсе иде Моңа өстәмә дәлилләр дә бар. Мәсәлән. «Совет әдәбияты» журналының 1937 елгы 10 нчы санында (70 б.) Г Халит язган мондый юллар бар: «СССРда калган буржуаз милләтче Ф Әмирхан революция елларында большевиклардан көлде, «Дошманнар», «Март каһарманнары» һ. 6. әсәрләрендә революцион элемент-
,тарны мәсхәрә итәргә теләде Моннан сон ул совет матбугаты шартларына җайлашкан булып, матбугат битләрендә советка каршы дошманлыгын һәм икейөзлелеген күрсәткәләп килде» 1937 елда әдипнен бертуган энесе, күренекле дәүләт эшлеклесе. элекке дипломат Ибраһимнын кулга алынып. 1938 елда атылуында. ихтимал, бу казынуларнын да йогынтысы булгандыр Җитмәсә Ф Әмирханның туганнан туган энесе Гамәрнен дә шул чорларда ук ГУЛАГ төпкелендә гомере өзелә
Язмышнын каһкаһәсе үзен озак көттермәде «Сыйнфый сизгерлек» күрсәтүчеләрнен бер ишесе үз-үзеиә кул салды, икенчеләре сәрхушлектән койма төбендә жан бирде, өченчеләре «азатлык дөньясы» төзегән «даһиның» гильотинасында башын салды... 37 яшьлек Г Толымбайский исә. жәбер-золымга түзә алмыйча. төрмәдә сорау алганда акылыннан язды Кем белә, бәлки НКВДның тынчу подвалларында. кандалалы топчаннарында ятканда алар «буржуазия ялчысы»нын кайбер карашлары белән килешә дә башлаганнардыр
Әлбәттә, бу юллар әллә кайчан дөньядан кичкән шәхесләрнең рухларын рәнжетү. исәннәреннән үч алу теләге белән язылмады Шагыйрь сүзләре белән әйткәндә, «әрвахлары булсын шат» Әмма мондый афәт яшәвебездә яңадан киләп сармасын өчен язмыш кисәтүен искә алу бик мөһим Чөнки табигатьнең «һәр нәрсә өчен түләргә туры килә» дигән язылмаган алтын кануны бар
Кырыгынчы еллар башында. гомерен мәгълүм органнар элмәге кисмәген булу сәбәпле, бик авырлык белән генә булса да. Ф Әмирханның исеме әкрен-әкрен халыкка кайтарыла, җыентыкларда, дәреслекләрдә һәм хрестоматияләрдә беркадәр уңай сыйфатта урын ала башлады «Могжиза» 1941 елда башланды Бу елны мәктәп сериясе шәкеленнән Казанда әдипнең «Сайланма әсәрләре» дөнья күрде Төзүчесе А. Шамов, кереш суз авторы X. Хәйри булды. Әлбәттә, биредә дә әдипнең «татар либераль бурзуазиясе карашларын чагылдыруы». язу ысулының «бик чикле буржуа реализмы», әсәрләренә «төшенкелек, мистик рух» xaf булуы нык искәртелде Ләкин шул ук вакытта Ф Әмирханның «зур художник, атаклы язучы» булуы икърар ителде, ижат көче •бигрәк тә иске җәмгыятьнең тончыктыргыч шартларын, кара якларын ачы тәнкыйтьләп, фаш итеп язуында, фанатизмга каршы» көрәштә чагылды, дип күрсәтелде
1947 елда М Гайнуллин белән Ж Вәжиева «Татар әдәбияты хрестоматиясе» бастырып чыгардылар Анда шактый гына урын Ф Әмирхан ижатына да бирелгән иде Биредә дә әдип әле һаман да буржуаз язучы, өске катлаулар тормышын тасвир итүче каләм остасы дип нскәртелсә дә. нигездә, ижаты уңай бәя алды.
Аннары Ф Әмирхан ижатына карата илленче елларның азагына кадәр ниндидер торгынлык хөкем сөрде, хәтта ки иске бәяләрне тергезү шаукымы да үзен сиздергеләп алды Бу урында беркадәр фәлсәфи фикер йөртү сорала булса кирәк Әлеге чорда зыялыларыбыз Ф Әмирхан кебек язучылар ижатына «яңача» бөя биргендо «сакланганны Алла саклый» принцибыннан чыгып. үзләрен шактый жыйнак тоттылар — язу чынын шәхесе дә, ижаты да бик катлаулы, каршылыклы, житди эзләнүләр сорый торган бәхәсле өлкә дигенрәк искәрмә артына сыендылар Оригиналь, бөек шәхесләрнең тормыш юлы һәм ижаты (Л Толстойны гына искә төшерик» катлаулы һәм каршылыклы булмаса, аларнын мәшһүр булуына шик уяна түгелме сон'’ Бәлки ШӘХЕСне беренче чиратта нәкъ шул сыйфатлар билгели дә торгандыр Миңа калса, вулкан гөрелтесен хәтерләткән чорда яшәгән күренекле шәхесләрнең тәржемәи хәле вә гуманистик ижаты алтатар көпшәседәй төз булса, күпкә гажәбрәк булыр иде. Һәр каршылыкны, һәр катлаулыкны тыгыз бәйләнештә өйрәнү, гадел бәяләү тикшерүченең намус эше булырга тиештер Шулай булмаганда, бетен «каһарманлык» өстен жаваплылыкны төшерүгә генә кайтып калачак. Билгеле, каршылыкларны бөтен тулылыгы белән айлата белү, проблемага мөкәммәл анализ ясау ифрат зур профессиональ хәзерлек, эрудиция һәм. шулай дип әйтергә яраса, «гыйльми намус» таләп итә Әмма әлеге сыйфатларның җитенкерәмәве әле фажига түгел Бу очракта безне бик гадел бер прин-цип—тулылык принцибы коткара Ягъни язучы иҗатының безнең күңелгә хуш килгән сөземтәсен, «сайланма әсәрләрен» генә бирмичә. укучыга бөтен продукциясен тәкъдим итәрге кирәк Менә ул чагында барлык каршы лыклар да. катлаулылыклар да падишаһ таҗындагы асылташлар кебек елкылдап тора чак*
Әдипне ятимлөнә башлаган мәдәниятебез мәйданына тулысынча кайтару эше илленче еллар азагында яңа сулыш алды 1957—1958 елларда Ф Әмирхан сайланма әсәрләренең калын-калын ике томы дөнья күрде Беренче жилдне төзүче һәм текстларны хәзерләүче— А. Шамов, икенчесенеке X Хисмәтул лин булды Бу зыялыларыбызны тулы мәгънәсендә беренче «әмирхановедлар» — «әмир- хановчылар» дип атарга мөмкин Шул уңайдан 1961 елда Ф Әмирханның 75 еллыгына Хәй аганың бик күркәм китапчыгы басылып чыгуын да әйтеп үтәргә кирәк Бу рисалә әдип ижатына иң объектив бәя биргән хезмәтләрнең берсе булып тора
Ике томлыкка кайтыйк Язучы мирасына гадел бәя бирү, аны әтрафлы барлау ягыннан мондый жыентык чыгару уз чоры өчен зур казаныш булды Н Хрущевның «җепшеклек» дәвере жимеше буларак, аның күнелгә бик ятышлы яклары да. цензор кайчысы телгаләген сәхифәләре дә аермачык күзгә ташлана Бер генә мисал Ф Әмирханның «Сабан туенда» диген хикәясендә (1914) мондый юллар бар «Теләсә нинди зур рус галимен, зур мөхәрри рен теләсә нинди татар ломовой ямшигы көрәшеп ега ала бит Һәм. билгакес. татарның теләсә нинди Гаспринскиен. теләсә нинди Гааз Исхаковын теләсә нинди бер йок ташучы рус көрәшеп ега ала • 1958 елның 2 иче томында исә соңгы җөмлә болай дип «төзәтелгән «һәм. билгакес. татарның теләсә нинди галимен, теләсә нинди язучысын теләсә нинди бер йөк ташучы рус көрәшеп ега ала • Күргенебезчә. татарның иң мәшһүр шәхесләрен цензура бер нинди тәкәллефсез умырып аткан Исемнәре
телгә алынмаса да. берсенең галим, икенчесенең язучы дип аталуына шөкерана итик. Ә мондый имгәтүләрне саный китсәк, үзенә бер мәкалә килеп чыгар иде.
Әмма, шулай булса да. Ф Әмирхан утызынчы елларда чумдырылган вульгар социологизм баткагыннан бөтенләй диярлек тартып чыгарылды Г Тукай. Г. Камал. М Гафури кебек әдипләр белән янәшә куелып, башта демократ, аннары революцион демократ дигән бәяләмә алуга иреште Әдипнең 75. 80. 90 еллык юбилейлары торган саен киңрәк бил-геләнеп үтелде, аңа багышлап фәнни докладлар сөйләнде, күп санлы мәкаләләр дөнья күрде
Ф Әмирхан и жаты житди фәнни жирлектә өйрәнелә башлады. А Сайганов бу юнәлештә — докторлык. Н Вәлиев һәм Э Сибгатуллина (Г. Камал ижаты белән уртак рәвештә) кандидатлык диссертациясе якладылар, беренче икесенең күләмле монографияләре басылып чыкты. Әдип мирасын фәнни юнәлештә .шулай ук Р. Гайнанов, А. Хисамов, Тургенев ижаты белән чагыштырма рәвештә профессор Й Нигьмәтуллина һ. б өйрәнде Юбилейлар уңае белән әдип ижаты турында X. Хисмәтул- линның иңде атап кителгән брошюрасы һәм М. Мәһдиевның популяр китапчыгы дөнья күрде Ф Әмирханның 100 еллыгы уңае белән зур фәнни конференция үткәрелеп, аның материаллары соңрак аерым жыентык булып басылып чыкты.-1986 елда әдип турында шушы юлларның авторы һәм Ф Ибраһимова тарафыннан истәлекләр китабы. 1988 елда өченче зур «әмирханчыбыз» И. Нуруллинның «Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән «Фатих Әмирхан» дигән хезмәте дөнья күрде.
Ләкин, шундый уңышлар булуга да карама стан, әдипнең бик күп әсәрләре кабат барлауны. яңача өйрәнүне, бәя бирүне көтеп архив киштәләрендә һәм гарәп-латин графикасында басылган иске журнал, мәҗмуга битләрендә чәчелеп-таралып ятты Үзгәртеп коруга йөз тоткан чорда «дәвернең иң күренекле зыялы заты» (Б. Урманче) әсәрләрен күп томлы итеп чыгару инде көн тәртибенә бөтен зарурлыгы белән килеп баскан иде.
Бу мәсьүлиятле бурычны күмәк рәвештә Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты (ТӘҺТИ) фәнни хезмәткәрләре Фатыйма Ибраһимова. Нажия Садыйкова. Зөфәр Рәмиев һәм Марсель Әхмәтжанов баш карып чыктылар Әйтергә кирәк, эш шома гына бармады Беренче том 1984 елда ук дөнья күрсә дә. төрле техник сәбәпләр аркасында, өченче том (4 нче том 1986 елда чыкты) укучыларга 1989 елда гына барып иреште Ләкин ахыр чиктә әдипнең 100 еллыгы уңае белән төзелгән, гомуми күләме символик төстә 100 табакка җиткән зур хезмәт рухи мәдәниятебез тарихында үзенең лаеклы урынын алды Әйе. тираж мәсьәләсендәге сәерлекләр дә булмады түгел: мәсьәлән. әгәр I һәм II томнарның тиражы 10.5 меңешәр булса. IV томныкы 7,5 меңгә, соңгы III томның исә 5.3 меңгә кадәр төште Чагыштыру өчен: шул ук чорларда басылган Тукай биштомлыгының уртача тиражы 16 меңгә житә Моның серләрен нәшрият һәм сәүдә хезмәткәрләре намусында калдырыйк
Инде сыйфат, тулылык, камиллек дәрәҗәсенә күчик «Әсәрләр»не төзүче һәм искәрмә язучыларның барысын да яхшы белгәнле- гемнән. аларның фигыле тулаем дип әйтерлек минем күз алдымда үтте. Шуның шаһиты буларак. мин әлеге фәнни хезмәткәрләрнең ифрат зур җаваплылык тоеп эзләнүләр алып баруына. әгьла жиддиять белән эшләүләренә гуаһлык бирә алам. Моның ише җыентыкларның сыйфат дәрәҗәсен билгелисең килсә, беренче нәүбәттә аларның искәрмәләр һәм аңлатмалар өлешенә күз салу да житә Чөнки текстология фәненә хәзерге көндә гаять зур әһәмият бирелә һәм олуг таләпләр куела. Ә менә бу очракта безнең алга текстологик эшнең югары дәрәҗәдә башкарылуның матур үрнәге килеп басар
Моңарчы тупланган тәҗрибәгә бер мыскал да хилафлык кылмыйча, төзүчеләр классик әдип мирасын гажәеп төрле жанрларга бүлеп урнаштыруның отышлы принцибын тапканнар. Әгәр беренче өч томга традицион төстә хикәяләр, роман, повесть, драма әсәрләре, публицистикасы сыйдырылган булса, дүртенче томда әдәбият һәм сәнгать тәнкыйте, көндәлекләр, хатлар, әдипнең тормышына һәм ижатына бәйле документаль материаллар аерым бабны тәшкил итә.
Һәр дүрт томга гүзәл бер уртаклык хас. Төзүчеләр теге яки бу әсәрнең язылу тарихына күзәтү ясаганда аның кайчан, ни шартларда язылуына, кайсы органнарда басылуына, зама нында нинди бәя алуына, әүвәлге җыентыкларга керткәндә нинди «профилактика»га дучар ителүенә әһәмият бирәләр, беренчел чыганакка. әдип үзе исән вакытта басылган нөсхәгә мөрәҗәгать итүне төп кагыйдә итеп алалар Икенче мөһим һәм принципиаль момент итеп архив материалларына, әдипнең яшәгән даирәсенә. хатлар аша аралашу ысулына, замандашлары һәм кардәшләре истәлек-информаци- яләренә киң планда мөрәҗәгать итүне күрсәтергә кирәк Төзүчеләр Ф Әмирханның ТӘҺТИ архивында сакланган күп кенә ижат җимешләрен беренче мәртәбә әдәби вә фәнни әйләнешкә керткәннәр, аларга тиешле аңлатмалар биреп, бик күркәм эш башкарганнар Бу җәһәттән Ф Ибраһимова. 3. Рәмиев һәм М. Әхмәтжановның алымнары аеруча хуплауга
Дүрттомлык, әлбәттә, әдип иҗатын әтрафлы тикшерүне максат итеп куйган фәнни хезмәт түгел Аның төп бурычы — классик әдип әсәрләрен барлап, аларны киң катлау укучыларга рухи азык рәвешендә тәкъдим итү Бу җәһәттән караганда галимнәребез үз максатларына ирешкәннәрме соң? Томнар буенча күзәтеп китик Беренчесе «Хикәяләр» томы дип атала Аның белән танышкан укучы алдында үз эченә тойгылар нәфислеге һәм кы- рыс-реалистик чынбарлыкны органик төстә берләштергән язучы дөньясы ачылып китә. Бу тылсымлы дөньяга әдипнең 1907—1922 елларда язылган 47 хикәясе алып керә 1957 елгы басма 23 хикәя белән генә чикләнгән иде Әлеге җилдне басмага әзерләү дәверендә Ф Әмирхан кулъязма фондының моңарчы кул җитмәгән әсәрләренә, документаль материалларга мөрәҗәгать ителгән Аларның күбесе
әдип мирасына, аның аз өйрәнелгән сәхифәләренә шактый ачыклык кертә Мондый әсәрләрдән томга беренче мәртәбә кертелгән «Куркыныч дошманнары. «Хәкимә әби», «Зәгыйфь карчыкның корбаны», «МоСтафа», «Март каһарманы», «Канвалардан берсе » һ. б күрсәтергә кирәк Болардан тыш төзүче әлеге томга матбугатта беркайчан да дөнья күрмәгән, әдипнен архивында гына сакланып калган 12 хикәясен керткән Алар аерым бер бүлекне тәшкил итә Ф Әмирхан бу томда укучы алдына әүвәлге мәртәбә тәржемәче сый-фатында да килеп баса Аерым алганда, ул мәшһүр Андерсен әкиятләренә мөрәжәгатъ иткән
Икенче том язучының төрле чорларда, башлыча революциягә кадәр ижат ителгән повестьлар, роман һәм драма әсәрләрен («Фәтхулла хәзрәт», «Хәят», «Урталыкта». «Яшьләр», «Тигезсезләр» һ б.) берләштерә Алдрның барысы да, 1922 елда пьеса рәве шенд? эшләнгән «Фәтхулла хәзрәт»не исәпкә алмаганда, язучының элекке жыентыкларына кергән, яисә аерым китап булып чыккан әсәрләр. Ә менә «Фәтхулла хәзрәт» драмасына һәм «Икенче пәрдә». «Уенда мөшарәкәт итәләр», «Уенга катыша» кебек тәмамланган пьесалар язучының архивыннан алынып, жилдләрснә беренче мәртәбә кертелгән Бу — басманың әһәмиятен күтәрүче факторларның берсе
Әдип әсәрләренең өченче томын публицистика тәшкил итә. Биредә беркадәр чагыштыру таләп ителә Әгәр Ф Әмирхан «Сайланма өсәрләр»енең 1958 елда дөнья күргән икенче томында 124 публицистик әсәр урын алган булса, без күзәтү ясый торган жилдтә исә бо ларның саны 141 гө житкән Ләкин механик чагыштыру гына әле күп нәрсәне аңлатмый Әлеге томга беренчел чыганаклардан гайре бер жирдә дә басылмаган бихисап парчалар кергән («71 нче ел коммунасы». «Идарәдән», «Истан- бул шәһәре», «Москва шәһәре», «Менделеев». «Зилзилә», «Петербург шәһәре», «Дума ачыл ды», «Татар мөхәррирләре союзы», «Кызга нычлар». «Шәрык клубында», «Милли кызлар гимназиясе мөнәсәбәте илә» һ. б ) Аларныц гомуми сань! 74 кә җитә Димәк, томга кергән публицистик әсәрләрнең яртысы диярлек бүгенге заман укучысына әүвәлге тапкыр тәкъдим ителә Өченче том Г Исхакый исеменең совет чоры әдәбиятына уңай сыйфатта кергән басмаларның беренчеләреннән Биредә Ф Әмирханның «Гаяз». «Гаяз әфәнде шөрәфенә», «Йолдыз» һәм «Гаяз Исхаков» исемле мәкаләләре генә түгел. Исхакыйның •Алдым-бирдем». «Солдат». «Мөгаллим». «Зөләйха» кебек драма әсәрләренә цриензия ләре дә урын алган Бу уңайдан Г Е. Зиновьев. К Б Радек кебек дәүләт эшлеклеләренә бирелгән кыскача искәрмәләр дә. яңа караш ның чагылышы буларак, хуплауга лаек
Дүртенче томга Ф Әмирханның матур әдәбият буенча тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре. истәлекләре, көндәлек һәм хатлары кергән «Әдәбият һәм сәнгать тәнкыйте» дигән беренче бүлектә язучының татар әдәбияты һәм сәнгате, гомумән, әдәбият хәрәкәте үсешенә турыдан-туры кагылышлы 66 мәкаләсе урнаш тырылган Әгәр барлык бу материалга комплекслы планда карасак, милли әдәбиятның күп гасырлы тарихына карата Ф Әмирханның мөнәсәбәтен ачык билгеләргә мөмкин Томның икенче бүлеген «Куен дәфтәрләре» алып тора Укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителгән көндәлек Ф Әмирханның тормышын һәм ижат юлын өйрәнүгә бай материал бирә Аны укыгач, төрле чорларда Ф Әмирхан адресына әйтелгән тискәре фикерләрнең вульгар социологизм чире икәненә тулысымча ышанасың Өченче бүлектә әдипнен 1902—1925 елларга караган 60 хаты урнаштырылган Хатлар (аларның бик күбесе инде эзсез югалган) язучының сайланма әсәрләренә беренче тапкыр кертелә, ә 43-е, гомумән, беренче тапкыр басыла XX йөз башында татар жәмгыяте. әдәбияты тарихы буенча Ф Әмирхан хатлары бай чыганак буларак аеруча кыйммәтле аларда беркайчан да теркәлмәгән мөһим фактлар бар Материалларга бирелгән тулы һәм бай аңлат - ма-искәрмәләр бу жилднең сыйфатын яңа баскычка күтәрәләр
Югарыда куелган соравыбызга кабат әйләнеп кайтыйк Дүрт томлыкны төзегән галимнәребез үз максатларына ирешкәннәрме соң? Эчке бер сыкрау белән булса да. әйтим — әлегә мин бу нәтиҗәне ясый алмыйм Әйе. әгәр сүзне беренче ике том турында гына алып барсак, бу сорауларга, беркадәр чыгармалар белән булса да, моглака уңай җавап би-рергә мөмкин булыр иде Әмма өченче һәм дүртенче жилдләр турында моны әйтергә тел бармый. Ә бит бу җыентык инде традициябезгә әйләнгән «Сайланма әсәрләр» түгел, бәлки «әсәрләр» дип аталып, әдип ижатының камил тулылыгын дөп,па итә Менә монда инде без югарыда зикер кылынган «профилактика» мәсьәләсенә маңгаебыз белән килеп бәреләбез Тагын сораулар туа. Кем гаепле'’ Төзүчеләрме9 Ашыкмыйк Чәнки миңа мәгълүм булганча, өч матбага — «Әлислах», «Аң», һәм «Кояш»ны гына күздә тотканда. Ф Әмирханның публицистикасын тәшкил иткән, әмма өченче томга кермәгән жәүһәри әсәрләрдән кимендә янә бер том төзеп булыр иде Тик ни аяныч* 3 Рәмисв үзе туплап эшкәрткән материалларының күпмесен сыйдыра алмады М Әхмәтжанов төзегән дүртенче томны кисү исә Ф Әмирханның шәкерт вакытында һәм НЭП чорында язган «усал» көндәлекләрен, мәдрәсәдә уку чорында ук багышлап язылган мәдхияне, Г Ис хакый исемен телгә алган материалларны һ б шундый «шикле ». «хәвефле» документларны кертмәү яисә гарипләү ысулы белән башкарылды Ә бит 1921—26 елларда язылган көндәлекләрне (кара «Идел», 1990. № 8. 26—27 б.) әдипнең гражданлык каһарманлыгы дип атарга мөмкин Ф Әмирхан Г Толымбай ский каһәрләгән «юкагач намус» түгел, бәлки татар интеллигенциясенең шул гарасат чорында намус аклыгы булды Әдип үз дәверенең жнмергеч, кешелексез сәясәтенә, тоталитар ха-кимияткә. аның икейөзлелегенә, җинаятьчел гамәлләренә үтергеч бәя бирүе белән Ю Фу чикның «Элмәккә башны тыккан килеш ре портаж», М Жәлнлнең «Моабит дәфтәре»н хәтерләтә Ул гүяки «кешеләр, уяу булыгыз» дип кисәтә Үз заманында шундый туры сүзле.
Ю. »к. У • N» о
145
кыю көрәшчеләрәбезнен аз булуы соңыннан бик аяныч нәтиҗәләргә китерде' без дистәләгән еллар күзәтеп килгән мәсләксезлек, намуссызлык, миһербансызлык, ике катлы әхлак, манкортлык һәм икейөзлелек вирусы берничә буын кешеләренең күзәнәкләренә кадәр үтеп керде Чагыштырмача аз кыркылган беренче том да афәттән имин калмаган: •әсәрләр»енә беренче тапкыр кертелә торган •Ай өстендәге Зоһрә кыз» хикәясенә өч кисәктән торган «Халык кызлары» әсәренең ике өлешенә. «Сөембикә». «Картада отгырыл- ган Зөлхәбирә»гә бисәбәп урын бирелмәгән. Хәер, сәбәбенә төшенергә була Сөембикә образы татарның мөстәкыйль дәүләтчелеге булган дәверен искә төшерә. Мисалларга кытлык юк. аларны урысча әйткәндә, «до упора» дәвам итәргә мөмкин булыр иде.
Сизәм. мондый сорау да туарга мөмкин: бер томга 25 таоактан да артык күләм бирелми, ә бу очракта томнарны дүрттән, ягъни 100 табактан арттыру «планда» каралмаган, бу мөмкинлеккә дә шөкерана кылырга кирәк, янәсе. Алайга китсә, миндә дә берничә каршы сорау бар Без классик азучыларыбыз әсәрләренең тулы җыелмасы чыгаруны нинди «якты киләчәккә калдырабыз соң? Аңарчы татарча язылган текстны ана телендә укырлык милләттәшләребез калырмы? һич югында йолкынып төзелгән томнарның керешендә генә булса да. язучының бу әсәрләреннән кала тагын берничә йөз әсәре барын искәртеп, укучы күңеленә оптимистик «оеткы» салырга кирәк түгелме идеме икән’’
Жае килгәндә шуны да искәртик әле: ТӘҺТИдә икенче бер классигыбыз Г Исха- кыйнын 8 томлык әсәрләрен чыгару күздә тотыла Афәрин, әлбәттә Ләкин бит бу әдәби дәрьяның публицистик әсәрләреннән генә дә ким дигәндә 8 том җыярга була Ә болардан тыш Исхакый күпме романнар, повестьлар, хикәяләр, пьесалар иҗат иткән, рецензияләр, хатлар язган кеше! Димәк, әсәрләрне тагын инерция буенча тунаулар, йолкулар, телгә-ләүләр сыйфатындагы Газраил көтә.
Сүзебезне өзелгән җиреннән ялгап китик. Димәк, ничек кенә боргаласаң да. нәтиҗә бер: классикларыбызнын әсәрләрен элек ни рәвешле имгәтеп килгән булсак, бүген дә кимен куймыйбыз Бу «закончалык» Г Тукай томнарына да. Г. Ибраһимов җилдләренә дә. Ф Әмирхан әсәрләренә дә бердәй карый Эш шуңа җитте ки. әсәрләр мәҗмугасын төзүче иптәшләр алдан ук «моны барыбер үткәрмиләр» дигән шыксыз диагноз куеп. шактый гына җәүһәрләрне игътибарларыннан мәхрүм итеп киләләр
Тулы мирасны бирмәү —бик аяныч фал. Иртәме-соңмы, ул барыбер алама нәтиҗәләргә китерәчәк. Шуннан сорау туа: нәрсә—хәзер инде заман аршыны белән генә үлчәргә өйрәнеп җиткән зыялыларыбыз һ Такташның «Солтангалиев кебек этләргә пуля саклап йөри башлавын» яңа җыентыкларына кертмәячәк- ләрме? Замана п үзгәрде бит! Ә хакыйкать исә шунда: җилнең юнәлеше үзгәргән саен мәсләк һәм кыйбла алыштырмасаң, яңа «төзәтмәләр» кертүгә бернинди дә ихтыяҗ калмас Нәшрият мөхәррирләрен Алла урынына күргән галимнәребезгә үз карашларын як-лау өлкәсендә кыюрак булу кирәк иде
Гомумән алганда. «Дүрт томлык» — Ф Әмирхан иҗатының төрле төстәге тылсымлы чәчәкләреннән үрелгән нәфис букет, гөлләр бәйләме Шулай да өстә телгә алынган «китекләргә» тагын оерничә «ярык» өстәмичә китеп булмый Томнарның сәнгатьчә эшләнеше тонык, сирәк-мирәк урнаштырылган сурәт, документларның сәнгати сыйфаты җанга азык бирми Сәяси мөхитнең туктаусыз демократлашуы шартларында «кичә» биргән бәяләр урынына яңа «берәмлек» кертү зарурияте дә үзен коннән-көн куәтлерәк сиздерә. Болар бигрәк тә •буржуаз», «ак эмигрант», «солтангалиевче» һ б. шуның ише «йодрыклы» төшенчәләргә карый Минем уемча, классик әдибебез булган Ф Әмирхан әсәрләрен жиз иләктән иләүдән туктап, кечелеген һәм олуглыгын, катлаулылы- гын һәм каршылыкларын тыгыз бердәмлектә чагылдырып, җете вә контраст буяуларга манчымыйча чыгару якын киләчәк эше булырга тиеш Аның бай мирасы кимендә 6—7 том күләмендә дөнья күрергә лаек Бәлки суверен Татарстан республикасының якын араларда төзелүе күздә тотылган үз фәннәр Академиясе бу мокатдәс эшкә яңа этәргеч бирер, «яшел ут» кабызыр.

Реклама