Логотип Казан Утлары
Публицистика

Флера Гыйззәтуллинага 60 яшь


Флера Сабиржан кызы Гыйззәтуллина 1931 елның 6 сентябрендә
Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылында туган Жиде класс
тәмамлаганнан соң колхозда терлек карый, уналты яшеннән Кемерово
якларына китеп, шахтада эшли. Омск—Томск тимер юлын салуда
катнаша, аннары Донбасста •Калиновка» шахтасында хезмәттә була 1952
елда кабат Татарстанга кайта һәм 1970 елга кадәр Ленин огорск районы
Карабаш поселогы ательесында тегүче булып эшли, кичке мәктәптә укып,
урта белем ала 1970—79 елларда ул Тольятти шәһәрендә яши. 1980
елдан исә Казанга күчеп килә, әдәби ижат белән генә шөгыльләнә
Ф Гыйззәтуллинаның беренче шигырьләре 1963 елдан башлап
республика газеталарында. «Азат хатын». «Казан утлары»
журналларында, коллектив жыентыкларда басыла 1974 елда
шагыйрәнең беренче мостәкыйль китабы — «Чишмә жыры» дөнья күрә
Хәзер ул —укучылар һәм әдәби жәмәгатьчелек тарафыннан жылы
каршыланган күп кенә шигырь китаплары ангоры Шигырьләрендә аның
бай хезмәт биографияле чорга бәйле кичерешләре, мәхәббәт хисләре
һәм хатын кыз язмышы аеруча калку сурәтләнүен С Хәким. Ш Маннур. Ә
һаяноп кебек әдипләр язып чыкты Бу сыйфатлар аның «Дүрт кыз», «йөрәгемне эзлим» кебек поэмаларына
да хас
Ф Гыйззәтуллинаның композиторлар тарафыннан койго салынган жырлары да бар Ул — 1980 елдан
СССР Язучылар берлеге әгъзасы