ДУСЛЫК ТИГЕЗЛЕКТӘН БАШЛАНА


Айдар Хәлимнең «Казан утлары» журналының 1990 елгы 11 нче санында басылган «Иле барның теле
бар» дигән әңгәмәсен өченче кат укып чыктым.
Башкортстандагы татар тормышының көзгесе булган ул әңгәмә.
Шул уңайдан минем дә бер-ике сүз әйтәсем килеп китте.
Шөкер, күп мәшәкатьләр зур тырышлыклар белән Башкортстан Республикасы суверенлык алды. Ә
анда яшәүче татарларга ни бирде бу суверенлык? Туймазыда «Уяну» исемле газета һәм татар театры ачу
белән эш беттеме? Ә татарның төп проблемалары элеккечә хәл ителмичә калды Шулай булгач, башкорт
һәм татар дуслыгын ныгыта алырбызмы икән?
Заманны кызылга манып. барысына түзеп яшәп ятканда, башкортча укытырга дигән фәрман бирелде.
Мәктәп директоры районнан кайта да чигенер урын юклыгын белдерә. Әти-әниләр җыелышы ясыйбыз —
аларның балаларын башкортча укыта башларга ризалыгын алу өчен эшләнә бу. Күбесе эндәшми, сүзсез
генә карышуны белдерә Шунда дүрт баласы да мәктәпнең төрле классларында укыган. Нәҗибә Рәүпова
дигән бер ана авылдашларына карата мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итә:
— Нишлисез сез. авылдашлар! Нигә бер сүз дә әйтмисез, балаларыбызны ни эшләтәчәкләрен әллә
аңламыйсызмы? Уяныгыз, әйтегез үз сүзегезне! Ата- бабаларыбыз каршында ни диярбез? Бу гөнаһ безнең
буынга төшә бит. ник оныттыгыз телебезне, диярләр Ни дип җавап бирербез? Явыз Иван патшадан соң бу
— икенче мәртәбә чукындыру кебек була бит
Икенче көнне үк башкортча укыту башланды. Китаплар юк, укытучылар башкортча белмиләр Башта
башкорт китабыннан укырга гына өйрәндек Менә шул дәрәҗәдә барды башкорт телен өйрәнү
Ниһаять, яңадан татарча укытуга кайттык Ләкин һәрьяклап каршылыкка очрадык Тагын киптаплар юк,
имеш, тагын укытучыларны татарчага өйрәтергә кирәк, диләр. Кая карама, тоткарлау. Башкортстан ник бер
татарча китап бастырып чыгарсын!
Минем энем —һөнәре буенча нефть чыгаручы. Ул паспорт алыштыру чорын (1978 ел) болай искә ала:
— Милләтеңне башкорт дип язабыз.—диләр.
— Ярый. Ә акчалата күпме бирәсез?—дидем, шаярып.
— Эштә күтәрелерсең, ордень- медальләр бүлгәндә —өстенлек, укырга кергәндә шулай ук.
Башкортстанда яшисең бит
— Боларның берсе дә миңа кирәк түгел Берүк минем милләтемә кагылмагыз! Мин җиде буын ата-
бабамны беләм.—дип кистереп җавап бирдем
Безнең Башкортстандапа ярты миллион татарны башкортлаштыруның бер гади мисалы бу.
Менә ничә еллар инде, демократия сүзен кабатлый-кабатлый. демагогия белән шөгыльләнәбез.
Укытучыларның август киңәшмәләренең берсендә фәрмандарның берсе; «Бер генә башкорт үз телендә
укырга теләсә дә. аерым класс ачабыз».—дип сөрән салган иде. Ә ни өчен татарга да түгел?
Бүгенге көндә районыбызның күпчелек авылларында, икешәр һәм өчәр башлангыч класс балалары
бергә утырып уку сәбәпле, тиешле белем ала алмыйлар. Шуңа күрә югары классларда да өлгереш
күрсәткечләре түбән. Ә соң кыскартылган кечкенә авыл мәктәпләренең һәм бүгенге башлангыч класс
укытучыларының санын киметкәннән чыккан «экономия» ни эш майтарырга ярады икән?
Иншалла, Башкортстанга мөстәкыйльлек яулап алуга ирештек (кәгазьдә һәм сүздә) Ләкин бу әле
башкортныкы гына. Сессия трибунасыннан торып ничек кенә көлмиләр Имеш, татар белән башкорт —
маңгайдагы ике күз Ләкин аларның берсе — мәгърипкә, икенчесе мәшрикькә караган Нинди образлылык!
Безгә —безнең мәнфәгатьләрне дә яклый торган суверенлык кирәк.

Реклама