ӘЙДӘ, ХАЛЫККА ХЕЗМӘТКӘ!


ЯЗУЧЫ МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ
- Мохәммәт абый, әйдәгез, гузне гап-гади нәрсәләрдән башлап җибәрик әле Татар әдипләренең күбесе авыл җиреннән чыккан Оя-оя булып кай төбәккә генә сибелмәсен. авылларыбызны^ һәркайсы — үзе бер день*' Анда агачтан чәчәк коючы балта осталары. вйне генә түгел, күңелеңне дә җылытырлык итеп мич чыгаручылар, тагын- тагын әллә никадәр һөнәр илләре яши һәр авылның уз осталары була — табигать адәм балаларын шундый талант белән бүләкләгән Сизәсездер мин сүземне язучылык та-лантына таба бармакчы булам Сезнеңчә, язучы шәхесе каян, кайдан, ничек барлыкка килә? Аның «чишмә башы» кайларга барып тоташа икән’
Минем туган авылым бик һөнәрле Аерым бер һөнәре аерым бер эшкә зур сәләте булмаган кеше бездә юк Бездә — балта осталары, морҗачылар, тәрәзә янагы-туисасы ясаучылар, пыялачылар итекчеләр, тегүчеләр Көз җитсә, авылыбызкереп мине «сатканнар
Мин бернәрсә белмичә иртәгесен дәрескә керсәм, өлкән класс малайлары — унбишләп булыр мине көтеп торалар иде килеп керүемә сугып ектылар да кл- умач итеп кыйнадылар, изделәр
Менә сиңа, менә сиңа, алакче тәре — дип озак кыйнадылар
Ник кенә бер укытучы шунда мине аралап алсын*
Менә беренче иҗат» дәверемдә шундый хата адым ясадым һәм кыйналдым Бик дөрес кыйнадылар мине, рәхмәт яларга*
Сез язучы шәхесенең -чишмә бишы* турында сорыйсыз Минемчә язучының ■чишмә башы* фаҗигада Драма тормыш драмасында Шәхси тормышында фаҗига хәсрәт борчу кичермәгән кешедән язучы чыга алмый Дөрес, язучы исемен күтәреп йөри ул. калын-калын китаплары да чыга аның, ләкин, заман рухы аз гына үзгәрү белән, ул китаплар коелалар да төшәләр Әнә Мәскәүдә Язучылар Союзы алпара-
га ерак-еряк яклардан ат җигеп, машинага утырып килә баш-лыйлар итекчеләргә йон китерәләр Мин әнә шундый авылда туып үстем Әтием дә бик һөнәрле иде
Бик күп һөнәргә ия булган авылдан бер язучы да чыгарга мөмкин бит инде Язып карау теләге беренче класста ук башланды Стена газетасына мәкаләләр яза идем Ләкин безнең совет мәктәбендәге тәрбияне беләсез укытучылар мәкалә язганда гел кимчелек турында, иптәшеңдәге берәр җитешсезлек, аның берәр гөнаһы турында язуны таләп итәләр, яшерен исем астында язарга тәкъдим итәләр кыскасы, хыянәтче булырга өндиләр иде Павлик Морозов та әнә шуның корбаны булды шикелле 'Әйдә, син яза беләсең, менә оченче класста укый торган Вафин бик тәртип боза, шул турыда яз да берәр исем кун- дип укытучы бик нык кыскач мин дә күндем Югыйсә аңарчы Чаңгы шуабыз* «Җәй көне урманга бардык* кебек бнш-алты юллык мәкаләләр генә яза идем Ә монда беренче класс малаен хыянәткә этәрәләр Мәкаләне дәрестән алып калып яздырдылар өлкән класс кызлары буяу карандашлары белән газетаны ясап яталар иде инде Мәкаләм бал ай килеп чыкты «Өченче класс укучысы Вафин кечкенә малайларны кыйный Ул бик тәртипсез Ул тәртипле булсын иде Язучы -Каләм
Кызлар газетаны чыгарганнар һәм. әлбәттә инде кайтышлый ук Вафинга
ты тирәсендә түрә булып утырган кешеләр Хрущев, Брежнев чорларында нинди генә калын китаплар чыгармадылар' Аларнын портретлары да була иде китап эчләрендә тук канәгать чырай Алар Хезмәт Герое да. алар берничә мәртәбә лауреат та, депутат та. делегат та Алар берьюлы берничә нәшриятта күптомлык. сайланма әсәрләр һ б чыгарып кына калмыйлар, үзәк журналларда. «Роман-газета»да һәм. безнең олешкә кереп урындагы нәшриятларда да басылдылар Мәскәү түрәләренең китабын монда басуны без колларча шатланып -милләтләр арасындагы дуслык акты» дип башкара идек
Йә әйтегез, шул бәхетле язучыларның калын китапларын бүген кем укый икән'* Язучының -чишмә башы* — халык язмышында Бүген әдәбиятка килә торган яшьләрнең бик күбесе халыксыз, җирсез Алар бүген яуган шифалы яңгыр дымы белән тишелеп үсәләр, чәчәк аталар ул дым беткәч исә корыйлар Ә үсү очен яңгыр дымы гына җитми, тамырлар җир асты дымына тоташкан булырга тиеш Хәер, бу фикер минеке түгел татар халкының бөек улы Җамал Вәлидинеке
— Минем уйлавымча, язучының иң беренче лиссиясе — уз талкыңа хезмәт иту Язган әсәрләрең белән дә, көрәш һәм яшәү рәвешең белән дә Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге көндә, яггни илүтилагый-политик көрәш аеруча кыза барган заманда, «минем төп зшеж — язу» дип уз кабыгыңа кереп бикләнү дөресле’ Әдипләрнең көрәш активлыгын ни билгели’
— Соравыгызда бераз төгәлсезлек күрәм. Язучы, әгәр халык өчен кирәкле әсәр яза икән, димәк, ул инде дөньяга бер дә чыкмый язып утырса да, үз кабыгы эчендә кала алмый Сез сорауны бераз төребрәк мәгънәсен эчкәрәк яшереп бирәсез Ә мин бу сорауны «ялангачландырып» менә болай аңлыйм
— Сез нишләп Татар иҗтимагый үзәге эшендә катнашмыйсыз, нишләп митингларда чыгыш ясамыйсыз’ — дип сорамакчы буласыз Әйдә, шулай ачыктан-ачык сөйләшик.
Мин — -митинговый» кеше түгел, ул сәләт миңа бирелмәгән Мин утыз елга якын университетта лекция укыдым карап сойләмәсәм дә. алдымда һәрвакыт лекциямнең конспекты була иде ул мине хата сүздән, буш сүздән «страховать» итеп тора иде Ә митингта шпаргалка белән сөйләп булмый Янымда кәгазем, планым булмаса, мин гомумән сөйли белмим Андый талант бирелмәгән Аннан соң. мин ул митингларның кайберсендә катнаштым, күрдем Бездә сәяси митингны еш кына тамашага әйләндерәләр Йә. кү.4 алдына китерегез инде, халык хәрәкәте вәкилләре сәяси-иктисади мәсьәләләр турында сөйли һәм шунда ук чыгып берәр артист юмореска укый яки сабый баланы җырлаталар
Мондый концертлы сәяси митинг Европада юмористик планда бармый Анда мәшһүр бер җырчы-трибун яки шагыйрь чыга Аннан соң. татар халкының азатлыгы өчен көрәшүне кайберәүләр микрофон янына килеп гарәпчә исәнләшү төсендәрәк аңлыйлар Ә ни өчен гарәпчә’ Нигә үзебезчә түгел’
Мин динле, коръәнле гаиләдә туып үстем, әтием ун ел Сатыш мәдрәсәсендә укыган да. солдат хезмәтен үтәп кайткач, яңадан шунда барып ике ел укыган Сагынып янына килеп чыккан сабакташлары белән алар, гарәпчә гыйбарәләр әйтә-әйтә, кызык хәлләр сөйләп яшьлекләрен искә алалар иде Мин аларны камил рәвештә гарәпчә белгәннәрдер дип уйлыйм, чөнки әтием укыган гарәп телендәге китапларда хаталар төзәтелгән, әти дөресләп чыккан Миндә динга ихтирам бар — дөрес, инде үзем дин тотмыйм, без бит аракы эчәбез, дуңгыз ите ашыйбыз, ураза тотмыйбыз, намаз укымыйбыз Митингларда безнең кебек үк гөнаһлы кешеләр чыгыш ясап, бу җыелышка тиз генә дини төс бирергә омтылалар Микрофон янына киләләр дә
— Әссәламөгъәләйкем вә рәхмәтуллаһу вә бәрәкәтеһү,— дип халыкка дәшәләр
Ә нигә чит телдә дәшәргә’ Әгәр син шуннан ары гарәп телен белмисең икән, нигә кыланырга’ Мин, мәсәлән, микрофонга килеп «бонжур» яки «гутен таг» дип әйтеп, шуннан да ары китәрлек мөмкинлегең юк икән, аларны әйткәннән генә мин француз да. герман да була алмыйм
Сез игътибар итәсезме икән, үзгәртеп кору һавасында әллә кемнәр өскә калкып чыкты Хәзер үзе дин тотмаган кайберәүләр дингә өнди, татар телендә сөйләшә белмәгән яки гаиләсендә балалары белән рус телендә сөйләшеп яшәгән кешеләр татар теле мәсьәләләрен күтәреп чыгалар, милләт мәнфәгате өчен 30—40 ел буе сукыр бер тиенлек файда китермәгән кеше бүген шау итеп милләт хадиме исемен күтәреп йөри Тукай әйткәнчә инде «Шауладык без. «шуу!» иттек, кузгалдык без «дуу!» иттек
Менә татар алфавиты мәсьәләсен генә алыйк Шуны бит бөтен кискенлеге белән куярга иде 1939 елга кадәр бездә бик мөкәммәл алфавит — «Яңалиф» бар иде Ул алфавитта безнең татар авызыннан чыккан бөтен авазга да хәреф бар иде Тотарга да шуңа кайтырга' Юк. сузалар, эшкә ашмаслык проектлар тәкъдим итәләр
ТИҮнең эшен исә мин хуплыйм Шунын эшчәнлеге аркасында гына лексиконыбызга элек каһәрләнгән бик күп сүзләр кайтты, туган телебездә күп газеталар ачылды ГИҮ бүгенге көндә идеяләр генераторы, сәяси хәрәкәт мәйданы булып тора.
Миңа карата үз кабыгына бикләнү- сүзе туры килми Газеталарда мәкаләләрем белән катнашып мин дә милләтемнең күзен ачарга үземнән өлеш кертәм Сез белсәгез ид< хезмәт һәм сугыш ветераны- дигән катлау кешеләреннән мина күпме хат килә' Алар эт итеп мине сүгәләр. Сталинга тел тидермәскә кушалар Мин гаҗәпкә калам болар чабатага, кычыткан ашына -уфалла* арбасына, репрессияләргә кире кайтырга чакыралар Сталин тирмәләрне аз салдырган тиешенчә аттырмаган, әле тагын да күбрәк атарга кирәк иде. дип язалар Безнең халкыбыз шулкадәр надан, шулкадәр кол микәнни гаҗәпкә каласың Хәтта галимнәрнең зур күпчелеге һаман әле Сталин режимын сагынып яши, әдәбиятыбызны, тарихыбызны яңача өйрәнү кирәк дип фикер әйтә башласан. тиз генә ыжгырынып өстеңә ташланалар утызынчы еллар шаукы-мындагы үтерергә, яндырырга, җимерергә бөтен дөньяда революция ясарга кан коярга чакырган әдәби әсәрләрне сабый балалар өчен булган дәреслекләрдә саклап калырга тырышалар
Кыскасы. Сталин режимы әйләнеп кайтканны көтәләр Бу шартларда намусы булган каләм иясе кабыгына бикләнеп ята алмый, әлбәттә Көрәш — митинг белән генә бармый, минемчә, ул каләм сүзе белән дә бара
— 1990 елның 30 августы татар халкының милли бәйсезлек алу көне булып тарихка кереп калды Бу көнне Республика Югары Советының чираттан тыш сессиясендә Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде Республикабызның туган көне алдагы тормышыбызда яңа маяклар билгели, милләтләр арасындагы тигезлеккә һәм чын интернационализмга юл ача Ләкин артык беркатлы булмыйк әле: Сталин һәл Брежнев конституцияләре кәгазьдә бик матур иде. ә гамәлдә әнә ничек килеп чыкты Бу очракта да алдану хәвефе юхмы7 Гомумән, татар халкының киләчәге нинди булыр дип күзаллыйсыз7
— Сүз суверенитет турында бара бит инде Әлбәттә. 30 август көнне депутатлар зур тарихи җиңүгә ирештеләр Монда безнең язучы депутатларның чыгышы да хәлиткеч роль уйнады Нибары бер депутат Бәхтиевмс әле’ — икеләнеп калды Мин ин де аны икенче көнне үк сайлаучылары кире чакырып алыр дип уйлаган идем ләкин безнең халык андый сәяси маршларга әзер түгел икән әле
Хәзер мөстәкыйльлекне мин крестышча гадирәк итеп күз алдына китерәм Бу елның гыйнвар аенда без Тәлгать Галиуллин белән Чаллы шәһәренең «Полимер» заводында булып, цехларда йөрдек Анда оргсинтез заноды калдыкларыннан ташландык полиэтилен, целлофан капчыклардан кыскасы, чүплектә басуда, урамда ауиап яткан синтетик чүп-чардан халык хуҗалыгы өчен кирәк булган әйбер эшлиләр шланг лар. торбалар, пакетлар, канистрлар, бачоклар шешә тартмалары Чүптән валюта ясыйлар Заводның директоры Эльмен Әбүзәр оглы Гасанов мөстәкыйльлекне бал ай аңлый икән Ул үзе эшләп чыгарган товарны бары тик алмашу юлы белән генә сата Колхоз председателе, әйтик, яңа торба сорап килә Директор исә ул тор-баларны иткә алыштыра Заводның үз кибетләре бар Эшчеләр ашханәдә бушлай а ........ Кытайдан моңа килгәннәр нидер сорап - ул үзенең продукциясе өчен ал ардай
туннар, яхшы аяк киемнәре алган да бөтен эшчеләрен киендергән Тагын кайсыдыр илдән килгәннәр, ул исә аләрдан ике тонна һинд чәе алган Принцип мә сиңа, бир миңа Директор әйтә Татарстаннан продукция үзеннән артканнан соң гына читкә сатылырга тиеш ди Чыннан да. ни өчен әле Татарстан үзе авызын ачканда үпкәсе күренгән көе. читкә продукция чыгарырга тиеш'
Безнең мөстәкыйльлек, шулай итеп күбрәк телдә але Ләкин бу беренче адым сәяси әһәмиятле зур акт инде
Татарстанның киләчәген мин баюда дип карыйм Без бай булырга тиеш
Яфрак кына ашап биленә чүпрәк кенә бәйләп китмән белән коралланып гомер иткән гарәпнең бакчасына скважина куярга кирәк була Бер атнадан инде бу хәерче гарәп Лондон яки Парижның иң затлы ресторанында утыра алдында оҗмах азыклары, тезләрендә шул шәһәрнең иң гүзәл «миссисе* Зур шәһәр туйдыргач ул әлеге «миссис» белән икесенә махсус самолет алып. Балеар утрауларына ял итәргә китә Менә сиңа бер скважина!
Безнең социалистик идеология гомер буе ярлылыкны хәерчелекне мактап хәерче булырга чакырып килде Бу безнең тарихи фаҗигабез Кеше бай булырга бай яшәргә тиеш Карагыз сез утызынчы еллардагы шигырь-җырларны без бит инде шулар белән тәрбияләнеп үстек Ярлы кызы сөйгәнем • дигән күпме җыр бар иде сәхнәдә
Безнең халкыбыз тарихи яктан надан Мин гап-гади авылда туып үстем, авылыбызда байлар, алпавытлар булмаган Картлар, колхоз ал арны умач ашына һәм чабатага калдыргач, сагынып сөйлиләр иде элек һәр хуҗалык көзгә ат симертеп суйган казылык ясаган, кыш буе пешеренеп-төшеренеп чыкканнар Каз-үрдәкие мул асра ганнар. көзен-кышын өмәләр ясап яшәгәннәр Җәй көне җыен вакытында кунакка йөреш- кәннәр, Күп кәҗә асраганнар, шәл бәйләгәннәр Авылда фәкыйрь ялкау берничә гаилә булган, алар ялланып мир көтүен көткәннәр Бер абзыйның сыеры сигез баш булган, ләкин ул яллы хезмәт кулланмаган Урманлы авыл булганлыктан мал курмысы» кайгысын белмәгәннәр егермешәр баш сарык асраганнар Ләкин моның белән әлс мин безнең халык бик рәхәт яшәгән» дип әйтергә җыенмыйм Хуҗалыкны алып бару көн-тои эшләүне таләп иткән, ә эшнең барысы да кул көче белән башкарылган Физик хезмәт — үзең өчен эшләү никадәр ләззәтле булса, шулкадәр үк газаплы да булган Ләкин халык ТУК яшәгән Дөрес, ачлык каһәрләгән игелексез еллар да булып торган Тукай иҗатында. М Галәү романнарында моңа байтак мисал бар.
Безнең тарих бит алпавытларны да сүгә Ә менә Арча ягындагы алпавыт Габ- драхман Ишморатов үз тирәсендәге авылларның барысына да мәчет салдырган, бу биналар әле дә исән, үз гомеренә мәктәп салдырмаган авылларда бу биналар әле дә мәктәп хезмәтен үтәп киләләр Ишморатов. чит илдән пар машинасы кайтартып алты пычкылы такта яру агрегатын оештырган Ул машина үзе чыгарган пычкы чүбен яндырып эшли иде. әле илленче елларга кадәр битен районга игелек китереп торды Алпавытның кирпеч заводы булган, әйләнә-тирә авылларны үл яхшы сортлы кирпеч белән тәэмин иткән. Безнең якта морҗа сүткәндә әле дә булса “Ишморатов кирпече» дип сөйләшәләр, чөнки ул ватылмый Минем туган йортым 1915 елда салынган, аны ике тапкыр ремонтларга туры килде димәк, ике тапкыр мич сүтәргә Безнең бүгенге завод кирпеченнән чыгарылган морҗаны сүтә башласаң, балчык өеме генә кала ә без ике тапкырында да шул ук Ишморатов кирпечләрен файдаландык. Алпавыт ат заводы тоткан һәм әйләнә-тирә крестьяннар атларының нәселен яңартып торган Моннан тыш ул авылларга алмагач, чия, канәфер үсентеләре биргән, авылга килгәндә тарантас тутырып китап алып килгән һәм балаларга бушлай өләшкән
— Кеше хезмәтен кулланган бит ул! — диләр сталинчы-картлар бүген Әйе. кеше хезмәтен кулланган, без бит КамАЗны да, БАМны да кеше хезмәтен кулланып төзедек
Г Ишморатов үзенең имениесендә земская больница ачтырган, анда мин белгәндә карт рус Поляков эшли иде һәм татарлар авырган вакытта бер дә тегендә-монда түгел • Палаков духтыр ■ янына гына Йөриләр иде — тегесе татарча сөйләшә белә, Имениедә шулай ук почта бүлеге дә эшләгән Мин боларның барысын да 1938 елда ук күргән идем
Шуннан нәрсә булды соң’ Революциядән соң ат заводы бетерелә, тегермән ябыла кырыгынчы елларда алпавытның сирень бакчасы бетерелә илленче елларда почта- телеграф ябыла, алтмышынчы елларда — шифаханә, аннан — такта яру агрегаты һ б . һ б Аннан калган биналарда хәзер СПТУ яши — механизаторлар укый Ничектер биналарны җимереп бетерә алмаганнар
Октябрь борылышына кадәр Россия хәерче булган дигән сүз — шулай ук ялган Россия чит илгә икмәк саткан Анда фән. техника үскән, химия, математика буенча зур ачышлар ясалган Англия. Франция кебек илләр белән беррәттән. бездә авиация туган, тимер юллар салынган 1910—1917 еллар эчендә Россиядә демократия эшләнгән, хокукый дәүләт системасына таба юл салынган. Россиядәге ярминкәләр гөрләп торган. кибетләрдә затлы балык, ит. лимон, әфлисун, һинд чәе. чикләвекләр, балык уылдыгы тулып яткан Эшләгән, һөнәре булган кеше чабата кимәгән Татар крестьянының өстендә яхшы кайры тун (бүгенге кибетләрдә аның бәясе 3500 сум!), аягында киез итек, муенында сарык йоныннан бәйләнгән шарф, юлга чыкканда калын толып баеракларында. «төлке тамак» яки бүре толыбы булган.
Үткәнеңнән көлергә безне Сталин режимы өйрәтте Әнә Лениногорск районыннан Ф Хәмзин дигән бер абзый «Социалистик Татарстан» газетасына Россиянең үткәне турында яза. абзый гомере буе китапханәләрдә, архивларда утырып Россия тарихын өйрәнгән дип белерсең. Ул синең бөтен тарихчы галимнәреңне бәргән дә еккан Ват кешедә белем' Ул яза -Соңгы вакытта Ленинга. Бөек Октябрьгә тел-теш тидерүчеләр күбәеп китте Ә ул кешеләр Россиянең ул чактагы хәлен беләләрме икән’ Хәерче Россияне сагынучылар кемнәр дисезме’ Шул ук капиталист, кулак, алпавыт балалары яки оныклары Әйе. алар начар яшәмәде Әмма кем хисабына шулай типтереп яшәде соң алар’ Әлбәттә, гади халык хисабына Шуңа да халык социалистик революция ясады бит» (■ Соц Татарстан» 1991 ел. 22 январь саны).
11 абзый, абзый Кулыңда уч тулы талондыр инде синең, кибетегезнең шүрлекләрендә тычкан аягын сындырырлыктыр инде, ә үзең әле дә булса тормыш
дәрәжәсе буенча дөньяда беренче урында торган капиталистик Көньяк Кореяны. Тайваньны.
Швецияне. Японияне сүгәсең Беренчедән, нәрсә соң ул капитализм’ Син әйтерсең инде кеше
хезмәтеннән файдалану дип Ник социализмда да сарык һәм кәҗә хезмәтеннән түгел
кешенекеннән файдаланалар бит инде Син әйтерсең инде анда тиешенчә түләмиләр дип Ә
Япония Швециядә эшчеләр безнекелэрдән күп яхшырак яши Ә 1928—1956 елларда колхозда
бөтенләй бушка эшләгәнеңне оныттыңмыни’ Ак Диңгез-Балтик каналын яңа шәһәрләр
Магнитогорск. Комсомольск-на- Амуре кебекләрне тоткыннар гаепсез жаннар сөяге өстендә
төзегәннәрен белмисеңмени — алай Россия тарихы буенча фикер әйтерлек белемең булгач’
Менә мин капиталистик Финляндиядә командировкада булдым анда тимер юл һава юлы. су
юлы кассаларында чират юк Заллар буп-буш Көннең, кичнең теләсә ни вакытында теләсә
кайсы кафега, ресторанга кер — чират юк Килеп керүеңә официант яныңа меню китереп куя
да ризыкны аңлата башлый
— Менә монысын алмагыз, бүген бу балык бик шәп булып чыкмады.— ди — Менә моны
алыгыз, бүген көн бик салкын, калорий күп кирәк.— ди
Оялып утырасың Илең өчен Ватаның өчен
Профессор Гомәр Таһири өендә чәй эчеп утырабыз Хатыны Халидә ала әйтә:
— Карале, картым үзең кунак чакыргансың, чәй янына куярга пирожныебыз да юк. - ди
Карт сикереп тора да телефоннан фин телендә сөйләшеп ала Нәкъ сигез минут үтте —
мин моны махсус хәтерләп калдым - ишектә кыңгырау' Көмештәй арбага ак салфетка ябылган,
астында көмеш поднос белән пирожное Егет чытыр ак курткадан, ак башлыктан Карт аның
арбасындагы бер кәгазьгә имзасын гына куйды акча санап маташмады
Мин оялып утырам Үзебез төзегән социалистик тәртипләр өчен
Менә син. абзый, алпавыт калдыклары дисең Ә Мәскәү Ленинград кебек шәһәрләрдә
«алпавыт калдыклары» хәзер үзләренең оешмасын торгыздылар Алар арасында зур галимнәр,
артистлар, рәссамнар, зур хәрбиләр, дәүләт эшлеклеләре бар Син абзый болай әйтергә тезисең
инде менә мин — хәерчелән чыккан кеше, шәп кеше, ә тегеләр бик начар кешеләр Син
әйтергә телисең инде граф Тол
стой. дворянин Пушкин Тургенев, миллионер Дәрдемәнд. мулла малае эмигрант Гаяз Исхакый
(большевизмны жаны-тәне белән кабул итмәгән) Дәүләт Думасы депутаты. мулла улы Садри
Максуди. сәүдәгәр фабрикант улы Гадел Кутуй морзалар нәселеннән булган Әмирхан Еники.
Зәйнулла ишан оныгы булган Атилла Расих бик начар кешеләр, ә менә мин — хәерчедән
чыккан, мин — шәп кеше
Кызганычка каршы абзый, сез — күпләр Шулай уйлап хәерчелегебе.иа сокланып, шуның
белән мактанып яшәүчеләр сез — күпләр Әнә шуңа күрә без мөстәкыйльлеккә дә чыга
алмыйбыз инде Чөнки безнең милли характерыбыз шундый Мәзәк бар бит тә- мугъта ике казан
кайный, эчендә кешеләр, ди Бер казан янында каравыл бар. икенчесе янында юк икән
Комиссия вәкиле инспектор казан янындагы кизүдән сораган нишләп алай, дигән Кизү әйткән
— Бу казанда яһүдлар кайный, аны сакламыйча булмый чөнки берсе чыкса, калганнарын
да коткарачак Ә монысын саклауның кирәге юк. монысында татарлар Берәрсе чыга башласа
икенчесе шундук аны кире тартып казанга төшер.»
Менә бу без инде
— ■ Перестройки» сүзен без һәрвакыт яратып әйтәбез Чөнки ул тыныч, үзара аңлашу
һом парламент юлы белән революция ясауги юл ачты, .милли үзаңыбызны күтәрде Әле кайчан
гына- «Туган гел бетә' Әдәбиятыбызны укыр кеше калмый'. дип үзара өметсезлек белән
сөйләшә идек Ярый, без яшьләр ялган тарихны укып үстек, хакыйкатьне белми. калдык ди
Ихластан әйтегез әле. ә менә күпне күргән сезнең буын үзгәртеп кору, хакыйкатьне әйтеп бирү
көннәре киләсен алдан ук чамалый алдымы. юкмы’ Әллә инде аңлап та. бөтенесенә кул
селтәгән идегезме’
- Кешеләр диалектик материализм дигән бөек фәнне белеп җиткермиләр Бу —
аларныи бәласе Ул боек фәнне безгә вузларда Сталинның сыйнфый көрәш халык дошманнары
дигән ялган информациясенә бәйләп укыттылар Диалектик материи лизмның исә бик тә
элементар бер кагыйдәсе бир һ..р нәрсә үзгәрештә* М.игелек берни дә юк Безнең империябез
дә мәңгелек түгел Борынгы Рим империясе булган Эль Искәндәр Зөлкарнойн дәүләте
Чыңгызлар империясе булган Боекбритания Фран ция империяләре бар иде ләкин бит
Аристотельләр Дсмокритлар Софокллар Сократлар әйткәннәр һәрнәрсә үзгәрештә Сократ
карт але Бер суга икс тапкыр кереп булмый- дип тә әйткән Үзгәртеп коруны без Күптән киттек
Ә Еникинең • Өч аршын жир». II Фәттахның -Артта калган юллар- Ш Хосоешжның Әни килде-
әсәрләре шул үзгәртеп коруны алдан сизү түгелмени’ Язучы гомумән хтдан сизәргә тиеш
Муса Җәлил комсомол, пионер турында дежур шигырьләр язып, матбугатта ал ланы
мәчетне динне сүгеп гомерен исраф итеп ятканда кинәт кенә тарихи тема — Алтынчәч» кә
килеп керә һич тә кетелмәгән пассаж бит Ничек алай була соң’ Шагыйрьнең күңеле алдан сизә
Кулупай пәһлеваннар бөтен илебезне актык кешесенә кадәр бетерергә дип килгәндә, көн
тәртибенә бер халыкның икенче бер халыкны бетерү мәсьәләсе куела М Җәлил моны язганда
Гитлер нәкъ шушындый план корып ята иде бит Шагыйрь күңеле моны сизгән һәм комсомол
рухлы, шикәрле шигырьләрен куеп торып, әнә шундый мөһим темага кергән Дәрдемәндне
алыйк кайчан язгандыр ул аны. галимнәр әлегә төгәл әйтә алмыйлар, әмма, -капиталист»
шагыйрь үзенең. үз сыйныфының киләчәген алдан күргән:
Куанды ил. канат какты мәләкләр.
Шашып, аң-таң булып шайтан текерде!
Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син.
Кияү булсаң да. ул туйга түгел син! Җиһан
тормыш туен иткән чагында. Синең урның
— үлекләр аймагында
1913 елда татар язучыларыннан берәү дә берни дә язмый (вак-төякләр бар, әлбәттә)
Чөнки күңелләре сизә илдә зур вакыйгалар булырга тиеш Казан губернасының жандарм
идарәсе шул мәсьәлә белән баш катыра, эт була нәрсә көтәләр бу татар язучылары’’ Нәрсә
булырга тиеш’ Ф Әмирхан 1913 елны әдәбиятта фәкыйрьлек елы дип атый Язучылар көтәләр
һәм ялгышмыйлар
1914 елга кадәр үк инде кешелек өстенә килеп ятучы беренче бөтендөнья сугышын
Герберт Уэллс. Анатоль Франс. Ромен Роллан, Генрих Манн сизгәннәр!
Константин Симонов та. нәкъ Муса Җәлил шикелле, икенче бөтендөнья сугышы
булачагын алдан сизгән 1937 елда язылган «Ледовое побоище- поэмасында ул «Тиздән солдат
итеге белән Европадан узарга туры киләчәктер безгә — дип яза М Шагинян Петербургта
гимназиядә укыганда (1902—1903 еллар). Беренче рус революциясе буласын сизә идек, чөнки
Россия һавасы революция заряды белән корылган иде. дип яза
Язучы алдан сизәргә, алдан күрергә тиеш, шулай булмаганда ул — язучымыни’
Юк. без кул селтәмәдек, торгынлык елларында да көрәштек Цензор Д Шакиржанова
түрә идеологлар надан философлар, партаппарат чиновниклары белән каршылыкка кердек,
көрәштек Каләмебез белән
Мин — бу көрәшнең иң авангардисты түгел «Хөрмәтле иптәш ■ дип С Батыевка да,
М Мусинга да китапларымны язып биргәнмендер, бәлки Мин — герой түгел, шул заманның
бер шактый көчсез баласы. Трибуналардан торып бюрократиянең мине сүкмәвен өмет
иткәнмендер. Ә бюрократия мине тунады -Буби мәдрәсәсе» дигән мәкаләм өчен аеруча эләкте
Иң беренче мәкаләләрем «Социалистик Татарстан»да дөнья күргәч, миңа махсус рәвештә
«предупредительный удар ясадылар Анда К Гыйззә- тов һәм башкаларның мәкаләләре күренде
Минем һәм тагын берничә кешенең исемен кем беренче булып телгә алгандыр инде,
хәтерләмим үткәндәге шәхесләрне аклый- дип тамга суктылар М Әмир ага моны язучылар
жыелышында да әйтте Ул чакта газетада эшләгән Ф Әгъзәмов моның тарихын яхшы белә
Безнең системадамы’ Бездәме’ Әгәр сиңа бер тамга тагылсамы’ Русча әйткәндә, «не отмоешь»
һәм мин гомер буе кара тамгалы булып яшәдем Миңа килгән хатлардан әле дә булса шул тамга
белән яшәгәнемне аңлыйм Сталинчы ветераннар мине яратмый Чөнки заманында Буби
мәдрәсәсен С Рахманколый. Гали Рәхим һ б. шәхесләрне күтәреп чыктым
— Тарихтагы гаҗәеп бер күренешкә игътибар итик әле Патша заманында
миссионер Ильминский һәм аның дәвамчылары, йөзләрчә ел тырышып та. чукындыру
сәясәтен ачыктан-ачык үткәреп тә. татар халкын милли тамырларыннан, туган теле һәм
мәдәниятеннән аера алмады Большевиклар, дөресрәге. Сталин һәм Брежнев хакимияте бу
эшне чагыштырмача тиз арада, тавыш-тынсыз гына «менә дигән» итеп башкарып та куйды!
Нәрсә, халыкның асылы үзгәрдеме, әллә курку-оркетүгә корылган сәясәт шулай бик тә
нәтиҗәле чара булып чыктымы?
— Сез МИЛЛИ мәсьәләне Сталин, Брежнев хакимияте тиз арада башкарып куйды дисез
Ләкин бит моның тарихы тирәндә Иван мөдһипГ Казанны алганчы ук үзенә -бишенче колонна
әзерләгән, татарларның үзләреннән сатлык җаннар туплаган Без җылый-җылый бәетләр
укыйбыз имеш. Иван патшаның миссионерлары татар халкын елга буйларына этеп китереп,
мәҗбүри чукындырган, православие диненә керткән. кан кою, елаш-ыңгыраш булган Ә бер
тәңкә көмеш акча алыр өчен урыс чиркәвенә үз теләкләре белән кереп динен саткан агай-эне
булмаганмы’ Патшаларның
' Мол һи in — явыз
жир актларын гына өйрәнегез чукынган татарларга җир бүлеп биргәндә нинди генә
уңайлыклар, льготалар каралмаган аларда1
Инде сезнең сорауда тарихи бер әйбер ята ничек инде без бетмәгәнбез' Бетен хикмәт,
минемчә, диндә, әлифбада Рус колонизациясе мәҗүсиләр булган мари удмурт мордва һ б
халыкларга христианлыкны китереп бәйли, тегеләр исә моны артык зур каршылык күрсәтмичә
кабул итәләр «Противостояние- булмый диярлек Әмма татар ислам дине һәм аның
конституциясе белән коралланган була Ул хәрби икътисади, сәяси яктан җиңелсә дә, рухи
яктан җиңелми, каршы тора, аңарда «противостояние* көчле була Ә әлифба һәм шул
әлифбадагы куәтле әдәбиятны кая куясың’
Бу турыда татарның күренекле журналисты Фатыйх Кәрими әйткән Аның бу турыдагы
Оренбург мәхәлләсе алдындагы чыгышын әләкчеләр Оренбург губернасы жандарм идарәсенә
бәйнә-бәйнә язып биргәннәр, архивта мин моны укыдым «Безне бетерергә теләү безне исән
калдырды».— дигән ул үзенең нотыгында
Нигә дип без әле «нык үскән социализм*да бик тиз генә телсез мәктәпсез калдык’ Җавап
гади Сталин мәкерле акылга ия кешеләрнең берсе иде Ул башта динне бетерде Чиркәүләр
мәчетләр, монастырьларны юк итте Хәер аның остазы В И Ленин да үзенең эшен попларны,
епископларны аттырудан заложниклар алудан башлаган иде Татарның бөек галиме Җ Вәлиди
әйтә кисәтеп әйтә Дингә каршы көрәш ул — милләткә каршы көрәш»,— ди
1930—32 елларда Сталин татарларның элеккеге зыялыларын аңлы рәвештә юк итә
1937—40 елларда шәрран ярып сталинизмны яклаган зыялыларны (Г Ибраһимов. Ф С Казанлы
К Тинчурин X Туфан һ б ) юк итә
Сәхнә буш кала Буш калган сәхнәгә дилетантлар, конъюктурщиклар менә һәм алар, үз
җаннарын саклап, тиз генә барысын да саталар динне дә әлифбаны да шул ук Г Ибраһимов. Ф
С Казанлыны да Мохтар Мутинны да Г Нигъмәтине дә. Җ Вәлидине дә Яшәргә кирәк бит.
күреп торалар Казан төрмәләре — Пләтән төрмәсе Кирпеч асты (Кремль) төрмәсе галим-
голәмә, студент, артист хәрбиләр, муллалар. поплар, монахлар белән тулган Сәясәтне бит
шәһәр ясый зыялылар ясый Авыл ул икътисадны хәл итә Ә сәясәт ясаучы зыялылар төрмәдә
Корт анасын юк иткәч, умарта күче бал җыя алмый, ул күч тарала, кыргыйга әйләнә Без дә
шулай Безнең милләтнең идеологлары Г Исхакый. С Максуди һ Атласи. Ф Кәрими. Җ Вәлиди,
М Солтангалиев — барысы да тегеләйме-болаймы читкә кагылганнар Әйтергә кирәк. Сталин
аларның барысын да яхшы белгән 1923 елда рус телендә үзәктә чыккан Җ Вәлиди китабын
укыган ул, чөнки аны авыру Ленин үзенә соратып алдырып укыган һәр агач та тупыл яисә тал
түгел башын киссәң, чыршы да. нарат та. каен да (төзү материалы бирә торган агачлар) өскә
таба үсә алмый Без дә шул язмышка дучар булдык Сез әйтәсез. Ильминскийлар да безне туган
телдән аера алмады, дип Анысы шулай, ләкин милли сәясәт безнең милләтнең бер йомшак
ягын «тотып* алды без үзебезне-үзебез бетерергә дә сәләтле халык, икәнбез
Әйе, халыкның асылы үзгәрде Аңа җитмеш оч ел буе тукып тордылар элек тормыш
начар булган, хәзер яхшы' Ач булдык, ләкин «бәхетле балачагыбыз өчен иптәш Сталинга
рәхмәт'» дип сәхнәләрдән лозунг кычкырдык
Кешегә ике ел буе «син дуңгыз» дип тукып торсаң, ул мыркылдый башлый, диләр Татар
халкы әнә шундыйрак язмышка дучар ителде
— Инде әдәбиятка әйләнеп кайтыйк Мөхәммәт абый, ялгышжасам. Сез әдәби изңат
эшенә кырык яшьтә генә тотындыгыз. Бу — табигый хәл иделе, әллә әдәбиятка артыгы белән
соңарып килү идеме’ Үкенмисезме - бәлки, иҗатка иртәрәк тотыну хәерлерәк булгандыр
_ һич тә үкенмим Минем беренче язмаларым «Совет мәктәбе» • Чаян>да алтмышынчы
еллар башында басылды «Язгы җылылык» чорында Шул елларда мин җиңел сулыш алдым
КГБдан әтиемнең гаепсезгә харап ителгәнлеге турында белешмә бирделәр Мин әдәбиятка
чиста күңел белән килдем Төрмәләрне ачкан накыт иде Әгәр элегрәк килгән булсам. Сталин
режимын мактап берәр нәрсә язган булыр идем дә хәзер шуңа оялып йөрер идем Бүген исә
элек язган бер әсәрем өчен дә оялмыйм Җаным тыныч Хәер, гадел булыйк минем иң беренче
мәкаләм унҗиде яшемдә язылган Беләсезме ул нәрсә турында «Юлбашчыбызның
биографиясен өйрәнәбез» Архивымнан моны табып күрсәткәч, балаларым алдында минем
дәрәҗә байтакка кимеде
Аннан соң мәктәп дәреслекләрендә. бүгенге кон күзлегеннән караганда, үземә каршы
килә торган бүлекләр бар
— Бер лдипнец конләшгп-яратыпмы, әллә тәнкыйтьләпме Сезга карата әйткән
сүзләре хәтергә төшә Ул болай дигән иде. -Их, Мөхәммәттәге белем миндә булса' • Әйе.
Сездәге гыйлелне танылсый лохкин түгел. Әдип һәм галим буларак. Сездә ике • мин-
кушылып киткән Алар бер-берсенә комачауламыймы, әдәби әсәрләр язганда үзара -
сугышып- аптыратмыйлармы9
— Язучы гыйлемле булырга тиеш инде ул. Г Исхакый. Г Ибраһимов Ф Әмирхан —
зур галим дә булганнар бит Инде килеп. Ф Кәрими. С. Максуди. Дәрдемәнд, Мәхмүт Галәү?
Алар барысы да галимнәр Хәзер әдәбиятка гыйлемне өстән-өстән генә алган яшьләр килә.
Мин университетта кабат әйтәм. утыз елга якын лекция укыдым Лекцияләремдә, теориядән
бигрәк, фактик информацияне күбрәк бирә идем Күзәтә килдем каләм тибрәтә башлаган яшь
егет яки кыз. беренче әсәрләре матбугатта күренү белән, лекцияләргә йөрүдән туктый.
— һи-и, алар нәрсә бирә соң миңа.— дип. остазларына өстән генә карый башлый
Редакциягә урнашкач исә тегенди-мондый сораулар белән мөрәҗәгать итә. Белем
җитмәгәнлеге сизелә.
Мин берәүдән дә курыкмыйча әйтә алам XX йөз башы татар әдәбияты курсыннан һәм
татар халык иҗатыннан белем бирә идем Йөзләгән студентларым моңа шаһит. Ә менә бер
семестрда «Сугыштан соңгы татар әдәбияты- курсын укытырга биргәннәр иде. булдыра
алмадым — әзерлегем юк Ул лекцияләремә йөрмәгән студентлар әллә ни югалтмаганнардыр
дип уйлыйм
Гыйлемле булу һич тә. һич тә әдәби әсәр язарга комачау итми
— Авылдагы печән өстен хәтерлик әле Таза ир-егетләр арасында, гадәттә,
шундыйлары була ки. ул печән чабып узганнан соң анда пеләш җир генә утырып кала Сез.
язучы буларак, авыл тормышын күп яздыгыз Бу мәйданда покоены шулкадәр киң алдырып,
гайрәтләнеп, намус белән эшләдегез ки. сугыштан соңгы һәм бүгенге кан татар авылы
турында язар өчен инде бүтәннәргә «эш» тә калмады кебек Бу фикер белән килешәсезле’
— Авыл турында язучы кешегә нигә әле эш калмасын’ Василий Белов әнә. -Кануны»
дигән әсәр язып, колхозлашу процессын яңа ягы белән ачып бирде Бармы бездә шундый
әсәр’ Юк Безнең галим-голәмә әле дә булса коллективизация дөрес уздырылган
раскулачивание дөрес булган, крестьянны атсыз-тунсыз. җирсез калдыру бик кирәк булган,
дип инанып яши Мин бер-ике тапкыр һ Такташның «Киләчәккә хатлар-ын мәктәп
дәреслекләренә кертмик, чөнки анда «кулакларны* сөрү, юк итү аклана, шагыйрь канлы
көрәшкә чакыра, дип әйтеп караган идем — кая ул1 Миңа дәррәү һөҗүм иттеләр Әдәбият
тарихын 40—70 елларда чыккан зәгыйфь, чирле монографияләрдән генә белгән Р
Гатауллинның Такташ юбилеенда сөйләгән докладын әйтмим дә инде, әле бит шул
еллардагы газета-журнал төпләмәләрен актарган кешеләр дә шулай сөйли Өлкән
галимнәрдән берәү миңа әйтә:
— Менә минем үземә дин дә. алла да кирәк түгел, мин берсенә дә ышанмыйм,— ди
— Ә ни өчен син мәктәп дәреслекләреннән Такташның динне, коръәнне мыскыл иткән.
попларны, муллаларны кыйнарга чакырган шигырьләрен чыгарып ташларга өндисең?
Шулмы кирәк’ Шулмы плюрализм’
Димәк, мәктәптә Сталинның «Кыскача курсын һәм Гитлерның «Майн кам пф» әсәрен
дә укырга мөмкин Нинди аерма бар? Сталин Кыскача курста троцкийчыларны
бухаринчыларны бетерергә чакыра, ә Гитлер — славяннарны (укыганым юк. шулай дип
язалар). Такташ — нэпманнарны, кулакларны (ягъни таза тормышлы крестьяннарны).
Такташның искиткеч талантлы — Шекспир дәрәҗәсендә1 — язылган «Җир уллары
бар 1923 елга кадәр язылган гаҗәеп көчле шигырьләре бар Совет баласыннан әнә шул
шигырьләрен яшереп тотабыз без Үз-үзен ихтирам иткән халыклар мәктәп дәреслекләрендә
храмны, чиркәүне, мәчетне сүкмиләр Бу хәл — бездә генә
Татар авылы турындагы тема — бетмәс-төкәнмәс хәзинә ул Әнә шул 1928—30 еллар
турындагы хакыйкатьне ачып бирәселәре бар әле язучыларның,
— Чыңгыз Айтматовның, язучы һәр китабы белән үлә һәм икенчесен язар өчен
яңадан туа, дигән фикере истә калган Толстой кебек олуг әдипләрнең дә үз әсәрләрен кат-
кат эшләве мәгълүм Кайта-кайта эшләү — әсәрне камилләштерү билгесеме, әллә
таланттан тиешенчә файдаланып җиткермәү һәм ашыкканлык бәласеме?
— ЧЫҢГЫЗ Айтматов дигәннән Мин аны. чорыбызның даһие дип. ичлек*кә кертеп
лекция укый идем Айтматов. Быков. Распутин Хәзер күңелем бераз үзгәрде Сәбәбе бер аның
туган җирендә милли сугыш барган, аның милләттәшләренең каны коелган чак ә ул илче
чапанын киеп, имеш Европада сәясәт эшләп йөри Люксем-
бургта илче булып утыра Мин моны Горбачевның да, Айтматовның да кылануы дип кабул
иттем Әйтерсең, безда МИМО (Московский Институт Международных отношений) юк.
айтерсең. Европага илче итеп җибәрергә махсчс әзерләнгән кадрларыбыз юк. Язучы үз
халкына авыр вакытта халкы янында булырга тиеш Безнең ил бал ай да инде үз илләреннән
киткән байтак кешене милли герой итеп оҗмах шартларында яшәтте Алар арасында язучылар
да юк түгел иде
Инде сорауга җавап һәркем үзенчә эшли Берәүләр дүртәр тапкыр күчереп язалар
әсәрләрен, икенчеләре басма саен тозәтәләр Мин бер генә тапкыр язам машинкадан соң хәреф
хаталарын гына тозәтәм
— Социалистик реализмга мөнәсәбәтегез ничек? Кыргаяк узенец аякларын саный
башласа, йөрүен онытачак, диләр ич Язучыга бәлки, төрле иҗат методларыннан читтә тору,
аларны белмәү хәерлерәктер Иҗат методы — әсәрнең эчке хасиятемдә, логикасында,
табигыйлегендә шикелле
— Бу турыда мин «Социалистик Татарстан-да язып чыккан идем инде Галимнәр риза
түгел ич. нишлисең инде Кирәк диләр, шунсыз булмый диләр, мин бу хакта бүтәнчә бәхәскә
керергә уйламыйм Бәлки, алар хаклыдыр’ Хәер үз әсәрләремдә мин ирекле
Миңа бернинди «изм - кирәк түгел Халкыңа әйтәсе сүзең бар икән — әйт «Яхшылык
эшлә дә. суга ташла халык белм.*сә, балык белер» — дигәннәр Язганда бер дә тәртә арасына
керәсе килми Минем балачагым -уфалла- арбасының тәртәсе эчендә узды Мин утын тоягән
шул арбаны урманның саллы юлларында телләнеп елый-елыи истери идем Тәртәгә
мәхәббәтем юк
Бездә әдәбиятның партиялелеге турында бәхәсләр булып алды Әдәбият халыкка,
зңәмгыятькә хезмәт итә. дибез Ә бит хәзер халык арасында герле сәяси агымнар, торле
партияләр яши Әдәбият шуларның барысына да берьюлы хезмәт итә аламы сезнеңчә’
Гомумән, партиялелек теориясенә карашыгыз ничек’
— Алдагы сорау белән болар икесе бер Менә бер торкем язучылар бүген КПССтан
чыктылар Шау итеп, әйтеп, язып Алар уз иҗатларында кайсы партиягә хезмәт итәргә тиешләр’
Бездә бит хәзер партияләр күп Әдәбиятның партияле булуы нәрсәгә китерде соң’ Сталин
партиясе авыл крестьяннарын Себертә сорде партияле әдәбият моны хуплады Сталин
«промпартия эшен - уйлап чьи арды, завод-фабрикаларда. шахталарда • корткычлар* эзләү
китте татар әдәбияты шул темага драмалар хикәяләр язды Сталин «Солтангалиев эшен- уйлап
чыгарды, татар әдәбияты Солтангол исвне сүкте Әдәбият беренче чиратта гуманизмга хезмәт
итәргә тиеш Кайсы партия шул максатка хезмәт итсә, шул партия әдәбиятның гуманистик
миссиясенә таяна аның белән кораллана ала Без сокланып укыган Аркадий Гайдар да партияле
әдәбият тудырган иде. ■iMM.i үзе гуманлы булмаган Кызыл Армия отрядлары белән
командалык иткәндә ул бик күп крестьянны аттырган Александр Фадеев -Яшь гвардия-се дә
партияле әдәбият иде ләкин бу роман нахакка кешеләрне гаепләү, аларны тормада тоту очен
нигез булган (Бу хакта 1990 елда «Огонек- журналында мәгьлүмат чыкты)
Хәбәрдарлык һәм тыелган темаларның бстсрелуе нәтилресндә. әдәбиятта кара таслар
артып китте шикелле Әдәбиятның беренчел бурычы кешегә матурлык тойгысы. эстетик тәрбия
бирү Кеше дигәнең социализмда да. капитализмда да һәм бәхетле. Һәм бәхетсез булырга
мөмкин Безгә кешене югалтмау кыйммәт Әгәр без кара тасларга һаман саен ешрак
мөрәҗәгать итсәк, әдәбият акырынлап матурлык тәрбияләү кебек кешелекле сыйфатыннан
читләшмәс микән’ Укучы арымасмы’ Хәзерге буталчык, әхлакый кыйммәтләр югала барган
шушы заманда рухи маякларга ихтыяәң зур дип беләм
— Тормыштагы кара тапларны ачып бетерергә кирәк дип саныйм Достоевский.
Горький. Успенский шулай эшләгәннәр Шуларны ачканда да тормыштагы саф күңеллеләрне
күрсәтеп була Моның матур үрнәге бар безда Ул М Галәү романнары Татар тормышындагы
нинди зур драмаларны тасвирлап, ул ак тосләрне дә күрсәтә алган Сез «рухи маякларга
ихтыяҗ- дисез Әдәбиятта рухи маяк бары тик хакыйкать кенә була ала Калганы ЯЗУЧЫНЫҢ
осталыгыннан тора -Укучы арымасмы’- дип хакыйкатьне тагын иннек-кершәнгә манып
күрсәтә башлыйкмы’ Укучы, киресенчо. ялганнан арды Аны шуннан азат итәргә кирәк Мин
проза жанрында эшлим, ләкин күрмим түгел проаабыа авырый Укыр нәрсә бик санаулы
- Сезнең яшәү принцибыгыз бармы’ Ул ничек’
— Яшәү принцибы каян килсен инде безгә’ Андый принциплар белән яшәү өчен син
беренче чиратта матди яктан ирекле булырга тиешсең. Лев Толстой, кышын Мәскәүдәге
квартирасына килгәч, берничә көн буе яза алмаган. Гаиләдә киеренкелек туган. Ахырдан
сәбәбен белгәннәр: ул Ясная Полянада яраткан авторучкасын онытып калдырган икән Ясная
Полянага шундук кеше чаптырганнар Ә минем язып утырырга кабинетым юк
Тормышымда әти-әни биреп калдырган принциплар бар Ул турыда мин инде «Торналар
төшкән җирдә» повестемда яздым Әти-әни мине кеше малын, дәүләт милкен урламаска
өйрәтте Малаем дүрт яшендә вакытта балалар бакчасында бер кызның конфетын урлап алып
кайткан иде Сораштым
— Аның әнисе буфетта эшли, аңа көн саен шоколад би[)ә. ә сез миңа бирмисез,— дип,
ул үзенең бу эшен теоретик яктан нигезләде.
Иртәгесен без зур бер эш итеп конфетны теге кызның элгечтәге пальтосының кесәсенә
илтеп салдык Малаем шул хәтле бәхетле иде бу минуттта.
Мин үз гомеремдә бер генә анонимка да язмадым Бер кеше өстеннән әләк тә язмадым
Бу эшләргә нәфрәт белән карадым, чөнки әләк мине әтисез калдырган иде
Тагын нинди принципларым бар7 Иртәнге почтаны актармыйча эшкә утыра алмыйм
Төшкә кадәр телефоннан чылтыратып бүлдергәннәрен яратмыйм, моны үземнең бер-ике генә
дустыма рөхсәт итәм. Телефоннан озак сөйләшкән кеше минем ярты сәламәтлегемне ала. Мин
андый вакытта утырам, басам, ятам, ат кебек ауныйм, эт кебек кашынам, ә^ теге кеше сүзен
өзми дә өзми. Миңа аннан соң элеккеге эзгә керү өчен бер-ике сәгать вакыт кирәк була.
Тагын нәрсә? Финанс ягыннан мин бай түгел, чөнки драматург булып китә алмадым.
шулай да кесәдә ничә сум акча барын белмичә йөрергә яратам Ягъни санамыйча Акча бик
тәртипсез, ул өстәлдә кәгазьләр арасында да, календарь арасында да, паспорт эчендә дә була
Гомумән. 1955 елда хәрби хезмәттән кайтып эшли башлаганнан бирле акчага мохтаҗлык
күрмәдем. Балаларымны акчага азындырмадым, алар миннән акча сораганда биреп барам,
ләкин бик каты «ответ» белән: бу акча нәрсәгә, нәрсә алу өчен? Әгәр шул әйбернең
кирәклегенә мине ышандыралар икән, бернинди тоткарлык юк Нигә шундый мөнәсәбәт
акчага7 1935 елларда налог түләп кешелектән чыккан әтинең авыр сулап әйткәне үзәгемә үтеп
калган:
— Ай. көненә бер генә тәңкә акча керсә иде,— дип әйткәли иде ул Ә без — хокуксызлар
— алты бала идек, сыерыбыз юк. әтине «хокуксыз» дип колхозга алмыйлар иде Әтинең
колхозга алуларын сорап язган җиде гаризасы саклана иде Барысында да бер сүз: Мине
колхозга алыгыз, колхозга умартачылык оештырып бирәм. үз умарталарымны да шунда
тапшырам» Барысында да бер төрле генә «Хокуксыз булганлыктан, колхозга алмаска». Имза.
Ә беләсезме имзалар кемнеке7 Барысы да 1915—30 елларда әти Кулында укыган егетләрнеке.
Алар 1928—30 елларда коммунист булып алганнар да, иң беренче эш итеп безне талауга
тотынганнар. Йортка кереп, самавыр, түшәк, урындык, кара савытларына конфискация ясап
йөрүчеләр төянеп чыгып киткәч, әти әйтә иде:
— Менә монысы минем иң яхшы укучым иде,..
— Менә монысы язу буенча иң беренче иде.
Әтине шулкадәр кычкыртып таладылар Аннан төрмәгә озаттылар. Ләкин ул
коммунистларның бик күбесе биографиясен начар очлады эчүчелеккә сабышумы, колхоз
милкен урлаумы, чит ояда бала үстерүме һ. б. Берсе, мин инде аякка баскач, кибет алдында
ялынып миннән бер тәңкә акча сорады: үләм. энем башым авырта, диде. Бер сум бирдем Шул
ук көнне моның хатыны миннән бер пачка чәй алырга акча сорап торды. Анысына да бирдем.
Менә сезгә. Рашат туган, принциплар.
— Уйлый китсәң, бездә — бүгенге көн татар әдәбиятында — менә дигән шагыйрьләр.
прозаиклар, драматурглар бар. Язучы таланты милләтенә, туган халкына хезмәт итә — бу
кадәресе бик әйбәт Ләкин милләтнең зурлыгын, бөеклеген, мәдәният сараеның иң биек
ноктасын манарадай калкып торган зур шәхесләр, шул исәптән күренекле әдипләр дә билгели.
Ни өчен әдипләребез (әйтик, Чыңгыз Айтматов- тай) бөтенсоюз яисә бөтендөнья мәйданына
чыга алмый? Сәбәбе нәрсәдә?
— Бездә «школа» юк. Әлбәттә. Айтматов зур талант Бездә әлегә андый популяр язучы
күренми Айтматов үз халкының бөтен милли сыйфатларын, бизәкләрен сеңдергән дә. үзе рус
телендә язып, Мәскәү дәрәҗәсендә генә эш итә башлаган Аны Европа. Африка. Азия тиз күреп
алды. Ләкин мин М. Галәүнең ике романы һич тә Ч Айтматов әсәрләреннән ким дип уйламыйм
Әмма без — яңгырамыйбыз Каһәр суккан, сортларга аерылган структурабыз да ярдәм итә»
монда. Чит ил бит СССРдагы
унбиш халыкны гына белә Ә без аларда «учетта» тормыйбыз Мин яшь чагымда дистәдән
артык ’капиталистик» дигән илләрдә б улдым «татар әдәбияты- «татар милләте-- дигәнне
белгән, ишеткән кешене очратмадым Менә хәзер капкалар ачылды инде, ә нигә, әйтик Ә
Еникинең «Матурлык» хикәясен французча, инглизчә яңгыратмаска”’ Сез әйткән «манара»
әнә шулай ясала Аннан безне кем тәрҗемә итә соң’’ Мәскәү Ул синең милли бизәгеңне каян
белсен”* Мәскәү бит тәрҗемәчене безгә үзе билгели Әнә Тукайны гына карагыз’ С
Липкинның «Шүрәле»сеннән башка П Радимовнын берничә тәрҗемәсеннән башка рус
укучысы эчен Тукайдан нәрсә бар соң’ Минем бер әсәремне Мәскәүдә чыгарганда, тәрҗемәче
белән безнең арада мондыйрак язышу барды: кышкы юл кырыендагы маяклар — ул нәрсә’
Мунча сыерчыгы — ул нәрсә’ Көлтәдән куйган чүмәлә белән келтәдән куйган кибән арасында
нинди аерма бар’ һ б
Айтматов дәрәҗәсендәге прозаиклар яшьләрдән чыгар дип уйламыйм Игътибар
иткәнегез бармы икән, бездән соң килгән бик күп прозаиклар еламыйча язалар Язарга кирәк,
күләм кирәк роман яки повесть кирәк, бастырырга мемкинлек бар шуңа күрә язалар Үземне
кемнән дә булса өстен куярга омтылмыйм, ләкин минем дә «Мәңгелек яз» романымны бик күп
кеше «барып чыкмаган» дип бәяләде Ничек кенә булмасын. Айтматов дәрәҗәсендә әсәр
тудыру өчен табигый талант һәм зур тормыш мәктәбе кирәк Хәер, болар яңа фикер түгел
Өченче сортлы «автономияле республика» баласы ул зур мәктәпне кайда узсын инде’ Булачак
татар язучылары бит вуз тәмамлауга Казанда калалар, ә Казан — татар шәһәре түгел Безнең
шәһәрдә милли рух юк. Казан татары ул — синтетик татар Бу атмосферада милләтнең зур
язучысы туа алмый Татар баласы вак тормыш эчеңдә гомерен уздыра Казанда калуга аңа
квартира кирәк була. Мин үзем гаилә белән Казанга күчеп килгәч, сигез елдан соң гына
квартира алдым — университеттан Аннан яшь гаиләдә балалар бакчасы кайгысы, акча
җиткерү, ашау-эчү мәсьәләсенең кыенлыгы Шәһәрдә транспорт, кешегә хезмәт күрсәтү
сферасының гадәттән тыш начарлыгы Нервлары киерелгән чиратлар Без бит социаль яктан
беркем тарафыннан да яклау таба алмыйбыз Казанның күпме эшчесе утызынчы еллардан
бирле заводларда сугыш коралы ясый Без инде аны. матур итеп «оборона>> дип сөйлибез
Ләкин ул оборона заводларының коралы белән 1968 елда Че- хословакиягә бәреп
кермәделәрме 1979 елда Әфганстанга кермәделәрме’ Гыйракка күпме корал сатканнар бездә
Брежнев чорында' Үлем коралы эшләп яткан шәһәрдә әхлак була алмый Язучы булырга
тиешле яшь кеше әнә шул шәһәрнең ике тегермән ташы арасында кала — аннан сәламәт килеш
чыгуы бик авыр
— Әдәбиятка килүче яшьләргә нинди теләкләрегез бар’
— Нәрсә ӘЙТИМ’ Эшләргә кирәк Бик аз эшлиләр бит яшьләр Стационарда биш ел укып
күпме белем алып чыгалар сөйләшә башласаң, шаккатасың алар безнең буын язучыларыннан
акыллырак Ләкин бик күбесе вакытын бушка уздыра фразер хәлендә йөри Тукай үзенең
җайсыз уңайсыз тормышында җиде ел иҗат итеп безгә биш томлык әсәр калдырган, авыру Г
Ибраһимовныкы да ун томга бетмәс Параличтан җәфа чигеп аяксыз калып яшәгән Ф
Әмирханнан күпме мирас* Г Исхакый төрмәдә дә иҗат эшен ташламаган Үрнәкләр җитәрлек
яшьләргә җиң сызганып иҗат итәргә кирәк Хәзер язган әсәрең өчен өлкә комитетына
чакыртып - келәм тә бастырып торулар бетте Язучылар белән КГБ да шөгыльләнмидер дип
беләм
Халыкка хезмәт итү бары тик эш белән генә була ала
Әңгәмәне Рашит НИЗАМИЕН үткәрде

Реклама