ПЕРМЬ ТАТАРЛАРЫ


Пермь татарлары — татар халкының үзенчәлекле бер этнографик төркеме. Ул төркем
вәкилләре Пермь һәм өлешчә Свердловск өлкәләрендә яшиләр (соңгы өлкәнең
чиктәш районнарында). Революциягә кадәрге администра тив-төбәк бүленеше буенча
Пермь татарлары Пермь губернасының I өязе (Пермь, Осв. Көнгүр һәм Красноуфим)
составына кергәннәр Ләкин, Пермь татарлары турында сөйләшкәндә, аларның
күршеләре булган (кайбер очракта бер үк авызларда яшәгән) «башкорт» дип аталган төркем
вәкилләрен дә читтә калдырырга ярамый Бе ренчедән. аларның шактый өлеше башкорт дип
элекке вакытларда гына аталып йөреп, хәзер үзләрен татар дип исәпли. Икенчедән, паспорты
буенча «башкорт» дип языл ганнары да (алар Пермь өлкәсенең Варда районында тупланган)
татарлардан телләре, культура көнкүрешләре белән һич тә аерылмыйлар Шуңа күрә бу якларда
яшәү че милләттәшләребез паспорт буенча билгеләнгән «миллилек» (национальность) ту
рында әллә ни уйлап тормыйлар, элек электән кыз биреп, кыз алышып яшәгәннәр һәм
сөйләшкәндә бер берсен аерым халыкка бүлеп түгел, ә ике »якка» бүлеп кенә сөй ләшәләр
(«Барда яисә гәйнә ягы» һәм «Көнгүр ягы» дип) Татар һәм башкорт дип йөртелүче бу ике
төркемнең бик тирән тарихи бердәмлеге бар. Монда шуны гына әйтеп үтәсе килә: хәзерге
Варда районына караган «башкорт»ларның бабалары XV! XVI! йөздә төрле исем белән
аталган, шул исәптән «татар» исеме астында да йөргәннәр. Мәсәлән, 1618 елгы документта
«Гайнә волосте Тулва елгасы (хәзерге Барда районы территориясе. — Д И.) буеннан... татар
кешесе Ивинайкө Бахторозов» телгә алына 1619 елны «тулвалы ясаклы татар Байса
Енбнтыров» турында әйтелә. 1619 - 1620 елларда »Тулва татарлары» еш искә алына1 Шул ук
x»i XVII йөз ахырларында да күзәтелә. Мәсәлән. 1668 елгы документта Барда авылында
«татар» һәм «чирмеш» ке шеләре искә алына. 1696 елны Сараш авылында (Гайнә волосте)
татар кешесе Ишсйко Алишев, «Тулвада Елпачиха» авылында татпр кешесе Азняшкә Казаев
турында әй телә (бу мисаллар бастырылган чыганаклардан алынды-').
Пермь татарларының формалашуын күпмедер дәрәҗәдә төрле риваять легенда лар.
авыл тарихлары һәм шәҗәрәләр чагылдыра. Иң башта шул чыганакларга күзәтү ясыйк.
Кызыклы бер легенданы Пермь өлкәсе Барда районында фольклор белгече Ә. Н. Кнрәев
язып алган ': «Тол елгасы буена бертуган Гайнә һәм Әйнә килә (бу легенданың бер варианты
буенча, алар күктән төшәләр, ә икенчесе буенча карлы илләрдән ки ләлор). Бертуганнар изге
боланга утырып баралар Бер урында fx.niii, туктап, аягы белән җиргә тибә. Шул урында явыз
хуҗабнк» Ту лапа яшергән ут (яисә кояш) бар икән. Ике бертуган шул ут өчен Тулава белән
кор ни башлыйлар кор.нитә берсе үлә. Җиңеп чыкканы. Гайнә исемлеге-. җир астыннан утны
(кояшны) ,i -.ып болан тиресен нан ясалган капчыкка салып. Тол елгасының коньяк ярына
чыгып, анда җәйләү, ил корып. Гайнә ыруына нигез сала»
Шушы ук якка караган икенче бер риваять Барда районы Байпвыл (Куземьяр) дигән
авылда яшәгән М. Аптуков тарафыннан язып алынган ' Кыскача эчтәлеге тү бандәгечә:
'By документлар тарих институтының Ленинград бүлеге архивында саклана (Кара 132 ф I таеп . 447. 457.
458. 408. 482 ашлар).
’Кунгурские акты XVII а (1008 106») Сп« 1888. документлар М 18. .4 70
’Кнрееа А Н Этногенетические легенды н предании башкирского народа Археология и этно графи я
Башкирии, т IV Уфа, 1971.61 6
‘Кулъязмада. аны бастырып чыгаручы М Эхматжанов күрсатүе буенча мондый искарма бар • Габдулла аша
сулагаВ Эакк мулладан килеп чыккан кыйсса булыр.(Кара Пермские татары Казан. 1983 161 103 6)
П
•Бохарадан өч туган гаиләләре белән килгәннәр Казан шәһәренә... бер туганнары
Казанда калган. Ике туган семьялары белән Кама иделе буйлап менгәннәр дә. Толтүз- гә
(түзтамак. Д. И.) житкәч. Тол суы буйлап менеп китмәкче булганнар. Әрмәншаһ исемлесе
Толтүздә нишләптер тукталып калган, ә Гайнетдин исемлесе Тол суы буйлап менеп киткәндә.
Толбаштан бирерәк тукталып калган һәм шунда тора башлаган... Бу жирдә гел урман булгач,
иген игәрлек булмаган. Әрмәншаһ балык аулап, балык ашап, шуның белән тукланып торган.
Тол суында балык аулаганда Толдан йомычка лар. агач кайрылары агып килеп чыккач.
Әрмәншаһ: «Бу су буенда тагын да торучылар булырга кирәк». — дип. шушы Тол суы буйлап
менеп киткән. Бара бара агасы Гай нетдин янына барып чыккан да. агасы белән кочаклашып,
күрешеп танышканнар. Алар танышкан авылга «Танып» дип исем биргәннәр. Әрмәншаһ...
торган җиргә «Әрәмә» авылы дип исем биргәннәр - Әрмәншаһ Толга төшеп китеп үлгән. Аның
хатыны... җылый жылый- •... инде исемең Тол булсын!» — дип дога кыла. Тол исеме шуннан
калган.
... Гайнетдин тиен, куян һәм башка төрле хайваннар атып, шуның итен ашап, ти ресен
жыеп. Көнгүр ягына чыгып киткән. Бара бара Көнгүргә барып чыккан да бу тиреләрне шунда
саткан һәм анда сорашкан: «Бу урманнарның, бу җирләрнең баш кешесе бармы?» — дип.
Әйткәннәр: «Бу җирләр — бер падишаһ җире, аның падишаһы Чырдин дигән җир. шул Кама
суының башында яши»... Бу Гайнетдин Көнгүрдән кайт кан да киткән Чырдингә...» Шактый
өлешен калдырып, кыйссаның ахырын китерәбез: «... Падишаһ дугувыр төзегән (Гайнетдин
белән — Д. И ): «Шушы суына нинди сулар төшәләр, шул суларның башларыннан барлык
урман һәм җирләр синең ихтыярда булыр...» Шуның өчен «Гайнскнй участок» дип атаганнар.
Шуның өчен бу илне Гайнә дип атаганнар».
Хәзер инде XIX йөздә күренекле татар галиме Риза Фәхретдинев кулы белән кү
черелгән бер шәҗәрәне карап үтик. Анда әйтелгән: «Урак би cap Иван Василич пади шаһга
Чурдингә (Чердынь шәһәренә. — Д. И.) барган. Кыш көнендә чаңгы беләк ба рып. баш салып,
кол булырга теләгән. Падишаһ сөенеп, жалуанный грамота биреп, ярлыкап кайтарган... Аның
кош белән тамгасы, өй башына берәр сусар бирәсе булып кайткан. Сусар тапмас улгандин.
Урак би белән Терберди Али углы барып сусар ха кына акча түләргә үтенгәннәр. Падишаһ һәм
акча рәҗа күреп (яраклы күреп. — Д. И.), кабул күреп алынган»1.
Ниһаять. Пермь шәһәреннән ерак булмаган Куян һәм Култай дигән ике авылның
халкы исеменнән язылган 1794 елгы бер документта мондый риваятьләр китерелә: • XIII йөздә
бабалары Азиядән килеп Идел һәм Кама янында утырганнар, аннан соң Чуеавой елгасы
тирәсендә яшәүчеләрне буйсындырып, үзләренең күчеп йөрү төбәген Камага коючы елгалар
буена җәелдергәннәр... Алар кыпчак һәм Казан пат шаларына буйсынганнар, ләкин үзләренең
йортларында (аерым бер биләмә, төбәк мәгънәсендә; рус чыганакларында юрт дип бирелә) үз
биләре булган. Иван Грозный Казанны буйсындырган вакытта Мулла елгасы тамагында
яшәгән мулла татарларының биләре Урак би Мәмәтколов булган, ә Түбән Муллада яшәүчеләр-
дә би булып аның энесе Сөендек үз кешеләре белән яшәгән, аларның аталары Мә мәткол имам
(яисә мулла) булып торган. Бу татар биләре, русларның көчен күреп, үз җирләрендә аучылык
белән шөгыльләнергә гадәтләнү сәбәпле, алар кул астындагы кешеләр белән киңәшеп,
русларга буйсынганнар. Моның өчен алар хез мәттән тыш һәр гаиләдән яисә йорттан 1 сусар
тиресе түләргә тиеш булган... Шуны алар башта Чурдингә. соңга таба тулвалылар белән бергә
1700 елга кадәр 276 шар сусар тиресе итеп, ә 1700 елдан соң акчалата түләп торганнар» ".
Бу риваятькә өстәп, 1784 елны шушы ике авыл халкы һәм барлык Оса өязенә ка раган
«башкорт» һәм «татарлар» исеменнән язылган риваятьне китерик: ...«Бу башкорт һәм татарлар
тархан нәселеннән булып, үзләре сөйләшүләре буенча, монда бик борынгыдан яшиләр Иван
Васильевич Казанны алгач, алар рус дәүләтенә буйсынган нар. ә аңарчы үз хөкемдарлары
нугай патшасына буйсынып торганнар. Ул вакытта тагы ниләр булганлыгын алар хәтерләми,
ләкин шуны ишеткәннәре бар: аларның ханы боларның иң яхшы кешеләреннән кызларын
алып үзендә берәр ел тотып кире кайтара торган булган, аннан соң башкалардан тагын кызлар
алып, бу кызларның саны 10 — 20 булып, кызларның аталары мондый хәлне үзләре өчен
күңелсез вакыйга дип санаганнар»’.
Бик әһәмиятле бер шәҗәрә текстын да күрсәтү кирәк (аны М. Госманов Пермь өлкәсе
Уннск районы Иштирәк авылында табылган бер кулъязмадан алган: үз чиратында ул шәжәрә
шул ук өлкәнең Октябрь районы Саз авылында укучы бер шәкерт тарафын нан күчерелгән
булган). Текстта болай диелә: «Җан Егет атасы Бойырган. Бойырган ата
'Долоткозина С. X. Шеджере башкир племени тайна о присоединении к Русскому государству -
Источники и источниковедение истории и культуры Башкирии. Уфа. 1986. 57 — 60 6.
’Из истории башкирского землевладения в Пермском уезде и грамоты башкир. Труды Перм скоЙ учен
архивной комиссии (ПУАК1. Пермь. 1893. 77 — 78 6. ’Пермский областной архив, ф 316. оп. 1. ед хр. 78.
сы Хуҗаш, Хужаш атасы Хуҗа Шәех, Хужа Шәех атасы Нур Собу, Нур Собу атасы Дәү ләт
Бирде, Дәүләт Бирде атасы Сайын хужа. Сайын Хужа атасы Буйын Хужа. Бунын Хужа атасы
Байсары би, Бүрежан би, Күкбүре би — бу өч агалы-энеле Нугайдан чыккан нардыр. Әүвәл
падиша хәзрәтләренә баш салган Хужаш бидер... •’ Искә алынган Сал авылының хәзерге исеме
— Ианапай (Енапай) булса кирәк. Ул — иске авыллардан Мо ның шулай икәнлеген тел белгече
Д. Б. Рамазанова язып алган риваятьләрдән күрергә була. Аларда Ирән елгасы буена башлап 4
туган — Бикбай. Иштирәк. Ианапай һәм Карья у (Карҗау) килүе турында сөйләнә. Шушы
исемдәге авыллар хәзер дә саклана Алар кулында жир бик күп булган (Көнгүр-Сернушка
Красноуфим Кунгак араларын да). 1977 елгы җирле район газеталарында чыккан мәкаләсендә
Ф Пшеничников, ха лыктан ишеткән хәбәрләргә таянып, түбәндәгечә яза; «Енапай һәм
Мәмәтев байларны' җирләре бик күп булган, ул җирләр аларда 1566 елгы грамота нигезендә
калган... Бу вакытта Енапай карт кеше булган»2. Бу язманын дөреслеген тикшерү авыр, ләкин
1619 елгы бер документта Енабай дигән кеше искә алына. Анын атасы Карей дип йөр телгән
(Карей Мемсяков)3, Этнограф И. Г. Мөхәммәтшнн язып алган риваятьләргә караганда, Карьяу
(Карҗау) авылы (аның тагын бер исеме — Иске авыл) чынлап та борынгы авыллардан булып.
Конгүр белән бер вакытларда барлыкка килгән дип ■ а нала Конгүр шәһәре исә 1647 елларда
төзелеп, аның урынында инде аңарчы ук та тарлар яшәгәнлеге билгеле.
Риваять һәм шәҗәрәләрдә без. татарлар, нугайлар белән очраштык. Әмма ләкин
чынбарлык катлаулырак булган, шуңа күрә, пермь татарларының борынгы тарихла рына үтеп
керү өчен, язма чыганакларга да мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Место же то... было кладбище остояцкое или жертвище идольское Там стояло деревья
великие к ветвестые... Узнав о поселении близ их остяцких жилиц Трифон;» начальный их
человек, по имени Зевеидук, собрав с собой нечистивых остяков до 7 0 человек... пришел
туда...» Шуннан соң, танышкач. Трифон аларга христиан дине ту рында сөйли һәм болай ди:
«.. ны веруете не небесному творцу Богу но нечувст»-»- ным кумирам, глухим и бездушным
богам» Бу турыда Зевеидук һәм аның иптәшләр Амбал исемле князьләренә барып әйтәләр.
Бераз торганнан соң Трифон аларның и» агачларын кисеп аудара. Текстта язылган:
«идолжертвенное древо, глаголемо»' ель самое большое среди прочих. Утварь бесовская на
дереве... серебро, злато, шелк и ни. ринки и кожи. • Бу турыда белгәч. Амбал күп кеше жыеп
килә һәм әйт», «его отцы наши и мы почитали как бога... велик бог христианский и нашего бога
сильнее» Шу лай дип әйтүгә карамастан, «остяклар» Трифоига кагылмыйлар, ә шикаять белән
Сн з ва елгасы буена рус шәһәрчегендәге администрация идарә урнашкан җиргә баралар Рус
администрациясе вәкиле аларга Трнфонга тимәскә куша Бу вакыйгадан соң, ү t лэре өчен уңай
бер вакытта «остяклар». Зевеидук белән килеп. Трифонны үтерергә л ■ җыеналар Ләкин
«житие» буенча могҗиза булып, шунда «изге җан» күзгә күренмәс була. Шуннан соң инде
«остяклар» һәм «аогуллар» (барысы да түгел, кайберләре, бнг рәк тә князьләренең кызлары)
чукыналар. Трифонны хөрмәт игә башлыйлар
Билгеле, бу язмага төрлечә карап була, ләкин ике әйберне инкарь итеп булмый
беренчесе Сылва елгасы тирәсендә яшәүче җирле халык арасында XVII йөз башын да ук рус
(христиан) исемнәрен очратырга була, икенчесе язмада иска алынган Зе венду к исемле
«начальник» һәм риваятьләрнең берсендә күренгән Урак бинең эне».. Сөендек бер үк кеше
булып чыга, чөнки вакыт һәм җирлек туры килә. Шулай ит»-н безнең алда «остяклар» пәйда
була.
Әйтергә кирәк, «остяк» (татарча һәм башкортча иштәк) дигән төркемнең Пермь
татарларының бабаларының берсе булуы турында документлар бик күп һ-м бу м~ьал-
бәхәссез’. Берничә чыганак кына китерик 1760 елны Яңа Вайсы дигән авы . татар .ары әйт» «
А зарның бабаларының бабаларына һәм бабаларына 162. 28 еллардагы кен.»
Тосмпнов М. Каурый каләм амниаи. Археограф язмалары Казан. 1884. 62 6 •Пшеничников Ф II На берегу
Ир.ии Гаа .Верный путь». 1877. 27 октябре •Преображеяекий А. А Очерки колонизации Лападиогө Урала в
XVII начале XVIII а отца нашего Трифона Вятского чудотворца Памятми»
Шушы чыганакларның иң әһәмиятлеләреннән берсе — XVII гасырда язылган, эч тәлеге
ягыннан XVI гасырның 70 нче елларына караган «изге Трифон» (1543 - 1612 еллар) исемле
рус миссионеры тормышына багышланган язмадан гыйбарәт ‘ Шуны» ы игътибарга лаек: бу
Трифон дигән кеше 1570 еллар тирәсендә югарыда искә алынган Түбән Мулла елгасы буенда
берникадәр торып алган һәм соңыннан аның тормышын тасвирлаганда әле исән булган.
Трифон бу якларга инде алар Рус дәүләтенә кушылгач. Строгановлар бнләмәлә реинән
Кама елгасы буенча көймәгә утырып килеп чыга. Бер буш җиргә чыгып, шун да тора башлый.
Ләкин бу җир шунда яшәгән халыкның (алар документта «остяк» дип аталганнар) изге урыны
булып чыга. Документка сүз бирик (эчтәлеген бозма» к хәзерге рус теленә яраклаштырып,
русча бирәбез):
IBM. 17 6 •Каря Житие
преп
1U87. 114 121 битлвр
Проблемы средневековой
гәләр буенча бирелгән җир биләмәләрендә остяклар язылган, соңыннан шул авылда алар
татар дип йөртеләләр». 1798 елны әйтелгән авылдан бер татар аңлатып бирә. • 1627 — 28
еллардагы кенәгәләрдә күрсәтелгән, остяк дип исемләнгән Байса Акбашев һәм Урмамет
Гайснн аларның бабалары була». Красноуфим өязендә яшәгән татарлар XIX йөз башына
караган бер документта язалар: «Чынлап та. остяклар бу җирләрдә яшәгәннәр һәм инде
күптән башка җирләргә күчеп киткәннәр, ә кайберләре (игъти бар — Д. И.), татарлар белән
туганлашып, алар белән кушылган, алардан соң Сарс елгасы буенда калган җирләр, уртак
биләмә буларак. Югары ирән татарлары дача сында һәм татарга әйләнгән остяклар
биләмәсендә калган». XVII йөз башына караган (1610— 1620 елларга) документлар Сылва
һәм Ирән елгалары бассейнында яшәгән халык гел ике төркемгә бүлеп йөртелгән »остяк»ка
һәм «татар»га. Ләкин инде шул вакытта ук «татар» белән «остяк» арасында әллә ни аерма
булмаган, ахрысы. Чөнки бер документта мондый кызык аңлатма бар: «Югары Сылва татары
остяк Беклибай Еболвков». Димәк, бу очракта «остяк» шул ук «татар» булып чыга-
Безнең күзәтүләр буенча. XVI йөзнең ахыры — XVII йөзнең башлары тирәсендә Тулва
елгасы буенда яшәүчеләр «башкорт» һәм «татар» дип йөртелсә («остяк» атама сы сирәгрәк
кулланыла). Сылва һәм Ирән елгалары бассейнында яшәүчеләр «остяк» һәм «татар»га бүленеп,
«башкорт» дип азрак аталганнар. (Ләкин XVII йөзнең урта ларыннан аларның да бер өлеше
«башкорт» дип языла башлаганнар). Кайбер галим нәрнең фикере буенча (өлешчә без аларга
кушылабыз), мондый бүленешләрнең бер сә бәбе — ике административ өлкәгә карау (Уфа һәм
Көнгүр өязләренә), ягъни Уфа өязе нә керүчеләр күбрәк «башкорт», ә Көнгүр оязендәгеләр
«татар» булганнар. Әмма, кем дип аталуларына карамастан, бу төркемнәрнең этник
нигезләрендә зур уртаклык бул ган. Әйтик, шул ук Трифонның «житие»сендә. чыршы агачы
үскән «изге урын» турында мондый юллар бар: « было тут их, агарян и многих язык идольское
жертьвище и от всех стран и рек. с Печеры. и с Сылвы. и с Обвы, и с Тулвы. князи их: остяцкий
Амбал, вогулский Бебяк и иные многие языки со всеми своими улусы, остяки и вогулучи... в
то... место съезжались... по своей поганской вере, идольские жертвы творили под деревом...»
Күргәнегезчә, Тулва елгасы буе «остяклар» яшәгән урын булып чыга. Чөнки «вогуллар». башка
чыганаклар буенча, Обва елгасы ягында яшәгән. Шуны да искәрик, руслар «остяк» дип
хантларны, «вогул» дип мансиларны атаганнар. Димәк, сүз монда, гомумән, угор халыклары
төркемнәре турында бара.
Мәкаләбезнең бу өлешендә Пермь татарларының этник катлауларын һәм компо-
нентларын билгеләп, аларның бер төркем булып формалашу процессына аңлатма бирү бурычы
куела. Бу шактый катлаулы эш һәм аны башкарып чыгу өчен безгә Пермь та тарлары оешуның
төрле этапларын аерып, якынрак чордан «түбәнгә» төшә бару юлын сайлау кулайрак булыр.
а) Урта Идел буеннан күчкән татарлар (XVI йөзнец икенче яртысы — XX йөзләр).
Пермь татарларының Идел — Урал буенда таралып урнашкан татар халкының
этнографик төркеме булып оешуның соңгы чорында, ягъни XVI — XX йөзләрдә, Пермь
якларына Урта Идел төбәгеннән күчеп килүче милләттәшләр зур роль уйнаган. Миг рация
процессы бигрәк тә Казан ханлыгы Рус дәүләте тарафыннан яулап алынгач көчәйгән. Бу
турыда беренче чиратта этнографлар язып алган авыл тарихларына бәй ле булган риваятьләр
сөйли’. Аларда татарларның «Казан ягыннан». «Татарстаннан» Иван Грозный вакытында
чукындырудан качуы турында сөйләнә. Кайбер очракларда халыкның чыккан урыны төгәлрәк
итеп: «Казан ягыннан. Саба районыннан», «Чие тай өязеннән». «Сембер губерниясеннән». —
дип күрсәтелә. Күчеп килүләр турында риваятьләр Барда районында да бар (мәсәлән. Танып
авылында), ләкин бу күбрәк та тарлар яшәгән авылларга карый (Енапай. Усть Турка.
Агафонкова, Саескан, Урта Бо галыш, Турыш. Туктамыш һ б.). Тарихи чыганаклар да миграция
турында сөйли. Әй тик. Усть Турка авылында Казан ягыннан күчүчеләр арасында Кызылбай.
Тимербай һәм «ар» Актырнакбай телгә алына. Тарихи документларның берсендә исә (1625 ел)
бу кешеләрнең татарлардан икәнлеге. Иметкай, Тимербай һәм Кызылбай — «Левкае ба
палары» дип язылган. Алар һәм аларның туганнары кулында инде җир биләмәләре булган2.
Ләкин әле 1623 — 24 еллардагы халыкны исәпкә алуда бу кешеләрнең исемнәре күренми 1
Димәк, алар бу исәптән соң килгәннәр. Шулай ук Енапай авылы зиратында. И Г. Мөхәммәтшин
язмасы буенча. «Әгерҗе кызы Фатыймага» куелган 1664 елгы таш булган. Гомумән, XVII —
XVIII йөзләрдә Пермь якларында Татарстан ның Тау ягыннан, хәтта Касыйм өязеннән
күчүчеләр дә документларда күренә. Ни һаять. Урта Идел буеннан булган миграция турында
культура үзенчәлекләре дә сөйли. Мәсәлән. Пермь татарлары торган авылларның
кайберләрендә җыен бәйрәме үткәрелгән. Әйтик. Усть-Турка авылында «җуа җыены» бәйрәм
ителгән. Шушы исемдәге җыен
'Аларның бер олеше басылып чыккан. (Кара: • Пермские татары». Казан. 1983).
^Преображенский А. Н Очерки колонизации Западного Урала а XVII — начале XVIII в М.. 1956. 29 б.
"Шкшонко В Писцовые книги Пермской губернии Соликамского и Кунгурского уездов. Пермь. 1872, 119—150
б
исә Татарстан авылларында да булган (Балтач, Зеленодол. Апае, Әгәрже районнары).
Мондый фактларны тагын да өстәргә булыр идс. Ләкин төп фикер аңлашылса ки рәк:
Пермь татарларының соңгы «катламый» Урта Идел ягыннан күчеп килгән татарлар тәшкил
итә. Алар үзләре белән Идел төбәгендә таралган культура үзенчәлекләрен дә алып килгәннәр.
Пермь якларында мөселман дине йогынтысы нык көчәю дә күчеп килүчеләр белән бәйле дип
уйларга урын бар. Билгеле, Урал буена ислам дине үтеп керү инде XIV йөзләрдән үк
активлаша башлаган (алга таба кара) Шуңа күрә миссионерлык белән шөгыльләнгән
Трифонның «остяклар»ны гел мәҗүси итеп күрсәтергә тырышуына тәнкыйть күзе белән
карарга кирәк. Бу турыда кайбер галимнәр инде революциягә кадәр үк язып чыктылар. Алар,
мәсәлән. Трифон турындагы язмаларга анализ ясап, аларда «остяклар* турында язганда
берничә тапкыр «агарян», «бусур- ман» дигән сүзләр куллануга игътибар иттеләр1. Ә бу сүзләр
русларда мөселман динен тотучыларга карата кулланылган. Аннан соң, Мулла елгалары
буенда яшәүчеләрнең биләреннән Уртак һәм Сөендекнең аталары Мәмәткулның имам (мулла)
булуы да шул турыда сөйли. Шулай ук агачка «табыну» мәсьәләсенә дә аек күз белән карарга
кирәк. Башкорт культурасын бик яхшы белгән С И. Руденко, башкортларның иске каберлек-
ләргә табынуларын күрсәтеп (ул татарларга да хас), түбәндәге фикерне әйтә: «Еш кы на андый
каберлекләр — борынгы курганнарда, ә аларны урман каплаган... Шундый каберлекләрдә
үсүче агачларга кагылырга ярамаган»2 Шуңа күрә Ирән-Сылва, Тулва буйларында яшәгән
«иштәкләр»не инде XVI йөзгә мөселманлыкны кабул итеп баручы төркем дип исәпләргә
кирәк. Ләкин ислам динен таратуда Урта Идел ягыннан күчү ләрнең аерым ролен күрсәтү
дөрес булыр. Мәсәлән. XIX йөз урталарында Оса өязе тирәсендә булган П. Небольсин гайнә
башкортлары турында болай ди: «... Сөйләшү ләре буенча алар мөселман динен Иван IV
чорында үзләрен чорнап алган татарлардан кабул иткәннәр» Үзенең фикерен исбат итү өчен
бу галим гайнә иле халкында булган мәҗүсилеккә бәйле бер мисалны — «кара нәрсәгә»
корбан чалу гадәтен китерә3
Тагын бер мәсьәләне әйтмичә булмый: күчеп килүче татарлар еш кына үзләренең элек
торган урыннарындагы күршеләре — мордва, мари, удмуртлар белән бергә кил гәннәр. Халык
хәтерендә сакланган мәгълүматлар буенча, бу фин хн.пикларының бер өлеше Пермь ягында
татарлар арасында «эреп», ассимиляцияләнеп, алар составына ке pen киткән (авыллардагы
«ар«, «чирмеш» токымы һ. б. атамалары шул турыда сөйли).
б) Кыйлап кыелдап сөйләшүчеләр. Көнгүр һәм Бөркет би (XV — XV! йөзләрдә Пермь
ягында нугайлар)
Урта Идел ягыннан татарлар килгәнче үк Тулва. Сылва һәм Иран елгалары буен да халык
яшәгән һәм ул халыкның бер өлешен, һичшиксез, нугайлар тәшкил иткән.
Пермь татарларының тел үзенчәлекләреннән башлыйк. Шул үзенчәлекләрнең бер сен
язучы Риза Ишморат истәлекләрендә күрсәтеп «Без инде Уразай авылында яши башлагач
(Минзәлә ягы), биредә гайнә нлендәгечә. кыйлап кыелдап сөйләшүне бераз оныткан идек»*.
Тарихчы М Гоеманов күрсәткәнчә, «кый» кушымчасы кушып сөйлә шү (бардым кый. алдым
кый, ягъни, бардым бит, алдым бит) Кавказ нугайлары өчен хас күренеш (ГЫЙ-КЫЙ
вариантында), казакъларда да бар (гуй)5 Пермь татарлары сөйләшенең кайбер үзенчәлекләре
белән нугай теленең ак нугай диалекты арасындагы охшашлыкны диалектолог Д. Рамазанова
да раслый*
1623 елгы халыкны исәпкә алу кенәгәсендә әйтелгән -Карын остяк ларының вот
чииалары Кимгур» (Көнгүр - Д. И ). Кайбер мәгълүматлар буенча бу исем - Көн гүр топонимы
(ул, елга исеме булып, соңыннан Кунгур шәһәре исеменә әйләнгән), ну сайларның кабилә яисә
ыру исемнәреннән7
Каръяу (карҗау) топонимы шулай ук игътибарга лаек. Бу исем гади генә игем түгел,
чөнки XVII йөз башы документларында «Карьево улусы» искә алына, аның үзә ге. күрәсең,
Каръяу авылында булган" Шушы нисбәттән бер кызыклы шәҗәрә н< кз төшә” (ул Р.
Ишморатның әнисе ягыннан булган шәҗәрә). Башында Бөркет би булып, ул алга таба
түбәндәгечә дәвам итә: Алманчык би — Үрдәк би — Сүнчәли бн — Сон дык бн Кара җау -
Турбий - Кармыш - Исток һ. б. Шәҗәрә Пермь татарларына бик якын урында Бөре өязенең
төньягында язып алынган һәм андагы авыллар исемнәрендә (мәсәлән. Үрдәк. Истәк, Турай)
югарыда саналган шәхесләрнең исемнәре
'Осокин И М. К вопросу о миссионерской деятельности open Трифона — Труды ПУАК. в. 7 Пермь, 1904. 26
6
’Руденко С. И Башкиры Историко-этнографические очерки. М Л, 19й.'>. 276 6.
’Небольсин II Отчете путешествии в Оренбургский и Астраханский край № I I Вестник РГП, ч I.. кн I (VI) Спб
1853. 18 - 19 б
• Ишморат Р Гомер сукмаклары. Истәлекләр Казан. 1987. 89 6
» Госманоа М Каурый калом кониин. 230 б
» Рпмн lanoaa Д. Б Говоры татар среднего Прикамья Автореферат лисе кайл филолог наук Казань. 1970.
34 б - . .
’ Кара Калмыков И X И» истории ногайцев Дагантана Терека и Ставропольской >тбермии а XIX начала XX
а Проблемы археологии и исторической этнографии Кар*Ча**о Черкесии Черкесск. Н»8б
в Шишонки В“< Писцовые книги 114 6.
• Ишморат I’ Күрсәтелгән хеамат. 9 6.
чагылыш тапкан. Шуңа күрә мондый сорау туа: шәҗәрәдәге Кара Җау белән Карҗау авылы
исеме арасында бәйләнеш юк микән? Әгәр дә ул бәйлелек бар икән, Буркыт би исеме безне
кайсы якка алып барыр? Әйтергә кирәк. Риза Ишморат кулындагы шәҗәрәдә мондый юллар
бар: «Буркыт биләр Чыңгыз хан иде. Синең агачың чаган, кошың һөд һөд. тамгаң әмзәдер1
(монда бераз мәгънә бозылган бугай, ченки сүз Чыңгыз ханның әйткән сүзе турында бара:
ул кабилә башларына кабиләнең билгеләре булган агач, кош һәм тамганы «бүлеп» бирә). Бу
язманың эчтәлеге «Дәф тәре Чыңгызнамә» белән туры килә. Анда Чы гыз хан заманындагы
биләр ара сыйда Беркет би телгә алына (кошы, агачы туры килә: оран да әйтелгән, «борх»)-
. Шулай ук Иске Турай авылында табылган (Башкортстанның Дүртейле районы) тагы бер
шәҗәрәдә «шамшадин ыруы«ның (кабиләсенең) башы итеп Та рагай би күрсәтелгән, аның
атасы — Буркат би. Тарагай би «Кырымнан килеп. Агыйдел буйлап күчеп килгән• Аның
ике улы — Олы Чокыр һәм Кече Чокыр булганнар. Этнограф Р. Кузеевның. каңлы кабиләсе
вәкилләре арасында шушы ук шәхесләр — Тарагай би һәм аның уллары «Кара диңгез
буеннан. Кырымнан» килгән, дигән фикере бар. Р. Кузеев бу шәхесләрне кыпчаклар белән
бәйли10 11 12. М. Әхмәтҗанов шулай ук «буркут» этнонимының кыпчаклар белән бәйле
халыклар арасында тарал ганлыгын күрсәтә13 14 15 16. Шулай итеп, без тагын нугай-
кыпчакларга килеп терәләбез.
Тарихи материаллар нугайларның бу якларда булганлыгын раслыймы соң’ Без нең
фикер буенча, турыдан-туры булмаса да. раслый. Мәсәлән. 1547 елны «нугай татарлары»
русларны Чердынь янында тар мар итәләр'1. 1564 елны Строгановлар «нугай кешеләреннән
һәм башка урдалардан саклану өчен» Орлов шәһәрчеген тезиләрп. 1572 ел ны
Строгановларга- җибәрелгән грамотада нугайларга (икенче урында аларны баш корт дип
атыйлар), чирмешләргә, удмуртларга һәм остякларга каршы корәшү турында әйтелә
Хәзер инде алда каралган риваятьләрдәге нугайлар турындагы фактларга игъти бар
итик. Әйтик. Оса өязендәге татарлар һәм башкортлар XVIII гасырда үзл әренең Казан
алынганчы Казанга һәм кыпчак (нугай) хөкемдарларына буйсынулары турында
сөйләгәннәр. Шулай ук бу буйсынуның чагылышы — кызларын ханга җибәрүләре — бер
дә уйлап чыгарылганга охшамаган. Өстәп тагын шуны да әйтик: Мулла елгалары буендагы
«остяклар» башында торган биләр токымыннан булучыларның тамгалары — кыпчак
тамгасы һәм ул тамга затлы катлауларга хас («капка» тамгасы).
Көнгүр тирәләрендә күчмә тормыш алып бару өчен шартлар да булган, чөнки
Көнгүрдән көньякта. Сылва һәм Ирән елгалары араларында, «көнгүр даласы» дип аталган
урманлы дала зонасы башлана. Билгеле булганча, 1546-47 елларда Урал бу еннан нугайлар
Төньяк Кавказ якларына күпләп күчә башлыйлар. Бу процесс Казан ханлыгы алынгач тагын
да көчәя, аннары калмыклар нугайларны Идел буеннан бөтенләй кысрыклап чыгаралар.
Ләкин нугайларның бер өлеше Урал буенда кала һәм, юрматы кабиләсенең шәҗәрәсендә
әйтелгәнчә, бу калган нугайлар «иштәк»кә әйләнәләр («иштәк аталдылар»)17. Шушы ук
процесслар Көнгүр якларында да булган, күрәсең. Димәк, бу яклардагы татарларның бер
өлеше турыдан-туры нугайдан татарга әйләнеп киткән булырга да мөмкин. Ә инде
кайберләре, башка этник төркемнәр белән кушылып (аларның уртак исемнәре — бәлки,
нугайлар тараткан уртак исемдер — иш тәк булган дип уйларга урын бар), тора бара
«башкорт«ка яисә «татар»га әйләнә. Бу процессны аңлау өчен «иштәк проблемасы «на күчү
кирәк.
в) Иштәкләр. «Костяк җире» һәм пермь татарларының иң төптәге (субстрат) кат
ламы турында
Пермь татарларының нугай компоненты турында сүз алып барганда ук әйтеп китәсе
бер сүзебез шул: нугайлар күчмә халык булган һәм аларның хуҗалык системасы
урманнарда яшәү өчен яраклашмаган. Шул ук вакытта гайнә иле (Барда районы) ягында
язылган риваятьләр Тулва елгасы буенда бик калын урманнар булу турында сөйлиләр.
Шундый ук урманнар пермь татарларының башка төркемнәре яшәгән урын нарда да булган
(Көнгүр даласыннан тыш). Аннан соң. XVI — XVII гасыр документларын өйрәнгәндә, шул
да ачык күренә: пермь татарларының хуҗалыгында ул чорда аучылык, балыкчылык һәм
умарта кортлары тоту зур роль уйнаган. Бу — дала халыкларына хас нәрсә түгел. Безнең
уебызча, күрсәтелгән фактлар Пермь якларында яшәгән «иштәк» дип аталучы төркемнәр
белән бәйләп каралырга тиеш.
10 Ишморат Р Күрсәтелгян хезмпт. 36 6.
11 Кара- История Чингиз хана н Тамерлана. — Труды Оренбургской ученой архивной комиссии. 19 яып.
1907. 135 б.
12 Кузеев Р Г. Происхождение башкирского народа. М Наука. 1974. 359 б.
* Ахметзянов М. И К этнолингвистическим процессам а бассейне р ИК (по материалам шедже ре) - К
формированию языка татар Поволжья и Приуралья. К.: ИЯЛИ КФ АН СССР. 1985. 64 6.
‘’Дмитриев А Покорение угорских земель и Сибири Пермская старина, вып. 5. Пермь 1894 1846
“Шишонко Вас Пермская летопись. 1 й период. Пермь. 1881. 52 б.
1 Шунда ук. 65 б.
" Башкирские неджере. Уфа. 1960. 32 6.
1) Әйнә белән Гайнә
Ике бертуган — Әйнә белән Гайнә турындагы Ә. Кирәев тарафыннан язып алынган
риваять зур әһәмияткә ия. Чөнки, тарихчылар фикеренчә, бу риваятьтә болан культы һәм фин
у гор халыкларына хас булган башка ышанулар да чагыла. (Тул ава — ут хуҗасы дигән сүз)
Шуның өстенә, Әйнә дигән исем дә бик кызыклы. Билгеле булган ча. венгрлар хәзерге торган
урыннарына IX гасырда Идел — Урал буеннан күчкәннәр һәм ул вакытта аларның җиде
кабилме булган. Шуларның берсенең исеме — • • 18 Әйнә атамасына бик якын. Аннан соң, б у
«)епо» атамасының енәй (җәнәй) атамасы белән бер икәнлеген венгр галиме Д. Немет исбат
итте инде. Сонгы атама исә «баш корт» кабиләсенең исеме, ләкин еиәйләрнен күпчелек өлеше
— хәзерге татарлар, чөнки алар элекке Сарапул өязенә (Вятка губернасы) һәм Минзәлә өязенә
караганнар. (Бу җирләр хәзер Татарстанга карый.) Енәйләр яшәгән төбәк гайнә иленә бнк якын,
асылда алар бер культура зонасына керәләр.
Икенче бер риваятьтәге Гайнетдиннең туганы Әрмәншаһ торган авыл исеме дә (Әрәмә
авылы) игътибарга лаек. Беренчедән, Тулва бассейнында (русча исеме Ер мия) шул исемдәге
елга бар. Икенчедән, 1666 елгы грамотада әйтелгәнчә, чыннан да. • Ермей» дигән авыл булган
(аның икенче исеме шул вакытта ук «Танып» дип бирелгән) һәм ул авыл халкы кулында (алар
«башкорт* дип язылганнар) Тулвага коючы Барда елгасы буендагы җирләр булган1. Үз
чиратында Әрәмә — Ермия — Ермей исем нәре башкортларда сакланган Юрми кабиләсе
исеменә тоташа Башкорт шәҗәрәләр** буенча исә. Юрми би Юрматы бинең улы булган.
Соңгы исем венгрларның борынгы кабиләләре исеменә барып тоташа (дярмат). Шулай ук. Р
Кузеев исбат иткәнчә, юрми исеме болгарлардагы бер кабилә (яисә ыру) исеме. Димәк, Тулва
елгасының көньяк өле шендә без шул ук угор. яисә болгар-угордан чыккан төркемне
очратабыз. Шунысын да күрсәтеп үтик: юрми кабиләсеннән чыгучылар безне ң республикада
— Азнакай районында яшиләр һәм. билгеле инде, үзләрен татар дип саныйлар Барда
районында гы Танып авылы халкы да үзен татар дип саный һәм документларында да татар дип
күрсәтелә.
Шулай итеп, Тулва елгасы бассейнында яшәүче «иштәкләр»нең угор һәм болгар угор
төркемнәре белән бәйлелеге ачылды.
Күп документлардан күренгәнчә, пермь татарлары составына тагын башкорт бу лып
йөргән «сызгы», алар белән бәйле «тирсә» (тирсәк). «балыкчы», «кошчы» һәм •упей» дигән
кабиләләр вәкилләренең бер өлеше кереп киткән Безнең фикеребезчә, упей кабиләсе
чагыштырмача соң формалашып, гайнә. сызгы һәм тирсә кабиләләрен нән күчүчеләрдән тора.
Сызгы кабиләсе вәкилләре үзләрен гайнәләр белән тугандаш дип санаганнар Шуңа күрә
сызгылар җирендә рус документлары буенча инде безгә яхшы таныш булган «остяклар» яшәве
бер дә гаҗәп түгел. Р. Кузеев та аларны фин угор төркемнәре белән бәйләп карый. Балыкчы
кабиләсенең көньяктан күчүе билгеле булса да (Урта Азиядән каракытайлар белән килгән),
алар төньякка үтеп кергәндә ан да «чирмешләр» белән очрашалар (бу «чирмешләр» нең кем
булганлыгын берсенең исеме күрсәтә — Юрмиаз; сүз шул ук юрмиләр турыңда бара булса
кирәк). Кошчы исә ба лыкчының туганы, дигән риваятьләр бар (Р Кузеев). Бу кабилә шулай ук
күчмә тор киләр белән, шул исәптән, нугайлар белән дә бәйле булып. Пермь якларында .оңрак
чорларда урнашкан һәм анда җирле халык белән элемтәгә кергән Әйтик. 161Н елгы бер
грамотада мондый юллар бар (русча китерәбез) .учнут торговать на Ирени Уфим ского уезду
Аксиевы волости и Белоканскис и Кушымские и Балакчинские татара и остяки медом и
воском». Күргәнегезчә, халыкның бер олеше «остяк» дип йөртелгән. Татар дигән өлеше, бәлки.
Урта Идел татарларына гына түгел, ә башка төркиләргә дә бәйледер (нугай кыпчак һ. б).
Ниһаять, тирсәкләр (тирсәлор) турында берничә сүз I’ Кузеев күрсәткәнчә, тирсәкләр үзләрен
«чирмеш нәселеннән» дип санаганнар' О. Долгих* һәм Р. Кузеев аларны угорлардян дип
саныйлар, Шунысы кызыклы, иң борынгы документларда (1602— 03 еллардагы)5. Тирсә
волосте (халкы «чуваш» дип язылган) Татарстанның хәзерге Әгерҗе районына керүче
территориядә Иж елгасы буенда күрсәтелә. Ә бу урыннар енәйләр яшәгән җирләрдән ерак
түгел Тагы бер тапкыр барлык мәгълүматлар да Пермь якларында урта гасырларда угорларга.
беркадәр болгарларга бәйле төркемнәр яшәгән леген исбат итә.
Бу төркемнәр монда кайчаннан бирле яшиләр соң''
18 Карп Пермь өлкасе архивы, ф- 297 оп. 1. саклау беромлвп» 1015. I 6
» Тарих институтының Ленинград бүлеге архивы ф 122. I тасвирлама. ли кагвзе 44Н. I «
1 К үлсен Р I Проис хождение башкирского народа 241 б
• Долгих О I» Родовой и пламенной <<н‘тав народив Сибири в XVII в М I960. 21 6
‘Карп Писцоваи книга Казанского уезда 1Й02 - 1603 гг Публикации текста Казамы над во КГУ. 197В. 39 - ■»!
«
1 Р Г. Кузеевкың «Происхождение башкирского народа» дигән хезмәтен кара.
• История Татарии в материалах и документах М.. 1937. 4'4 б
•’ Тарихчы Ә. Б Булатов күрсәткәнчә. Агыйделнең Камага койган жнреидә. Идриси (ХП гасыр)
мәгълүматлары буенча. Карпкыя дигән шәһәр булган (Кара: Булатов А. Б Восточные средне вековые авторы
о башкирах — Археология и этнография Башкирии, т. IV Уфа. 1971. 324 б.).
’ Дмитриев А Древности бывшей Перми Великой. Пермская старина, вып. "Кузеев Р. Г. Күрсәтелгән хезмәт.
347 б.
2) Әмәт Хәмәт (Самат) заманнары
• Гайнә иле» кешеләренең риваятьләре буенча, аларның бабалары Тулва буена «Ка ма
Иделе буйлап». «Бохарадан» килгәннәр (М Әхмәтҗанов «Болгардан» дип укыр га кирәклеген
искәртә.) Р. Кузеевның халык арасында язып алган мәгълүматларында
шулай ук Гайнәләрнең «Болгардан чыгулары». • Минзәлә ягыннан» килүләре күрсәтелә. Мулла
елгасы буенда яшәүчеләр XVIII йөз ахырында шулай ук бабаларының • Идел һәм Кама
яннарында утырганнарын», аннан соң Пермь якларына күчүләрен сөйлиләр. Тирсә
кабиләсенең башта шул җирләргә якын булганлыгын әле генә күрсә теп үттек Юрмиләр шулай
ук XIV йөзләргә кадәр Зәй-Шишмә тирәләрендә яшәгән нәр (Р. Кузеев фикере). Кошчы
кабиләсе вәкилләре дә бер чорда Ык елгасының һәм Агыйделнең түбән агымнары буенда
(Алабуга шәһәренә каршы урында) яшәгән лекләре турында сөйләгәннәр (Р Кузеев ')•
Шушы мәгълүматларга бәйләп карый торган мисаллар бар тарихта: беренчесе. А i абу
га якларына бәйле ярым риваять төсендәге мәгълүматлар (Хисаметдин Болгарида сакланган)2.
Ул күрсәткәнчә. Аксак Тимер яу белән килгәндә Алабугада ханлык итүче Ураэбакты улы
Илбакты бернинди дә дин тотмаган (мәҗүси булган). Аксак Тимер аны ислам диненә кертергә
тырышкан. Ләкин Илбакты аның белән килешмәгән: икенчесе билгеле төрки чыганакта —
«Дәфтәре Чынгызнамә»дә Аксак Тимернең Болгарны туз гытып кире кайткан вакытында
»Кыйа» дигән җиргә3 барып, андагы Әмәт һәм Самат дигән ханнарга көчләп ислам динен
кертүе турында. Шул ук чыганакта Самат хан Бүләр шәһәре белән дә бәйләнә4. Шушы
вакыйгаларга бәйле урын юрматы кабиләсенең шәҗә рәсендә дә бар: Анда әйтелгән: «Ул
заманда Әмәт Хәмәт дигән ханның кул астында тор дылар... Шул ук заманда Җәнбәк хан илән
Аксак Тимер хан иде. Булар вакытында йорт ка олуг бөлгенлек булды, һәр тарафка яулар
булды. Әмәт Хәмәт йорты бозылды» Шул ук язмада бу Әмәт Хәмәт җирләренең Зәй-Шишмә
буйларында булганлыгы күренә5.
Күргәнегезчә, болгар дәүләтенең көнчыгыш чикләрендә XIV йөз ахырына кадәр
болгарлар белән бәйле, ләкин ислам дине әле кереп бетмәгән төркемнәр яшәгән. Бу тари хи
чыганакларга туры киләме соң? Археология материаллары бу мәгълүматларны өлешчә раслый.
Мәсәлән, археолог Е. Казаков фикеренчә. Ык һәм Агыйдел елгаларының түбәнге төбәкләрендә
әле XIV йөзнең икенче яртысына кадәр угор төркемнәре белән бәйле булган халык яшәгән
(Чиялек археология культурасы). Аларга мөселман дине үтеп керсә дә. мәҗүсилек билгеләре
яхшы күренә (бигрәк тә каберлекләрдә)". Шундый ук хәл Алабуга тирәсе өчен дә хас булган
(XIV йөзгә кадәр).
Соңыннан бу җирләр барысы да нугайлар кулына күчә. Нугайларның көчәюе, бәлки,
XIV йөз ахырында Аксак Тимернең Болгар илен туздыруы белән бәйледер. Шул вакытта бит
халык төрле якка тарала. Халыкның бер өлеше, бигрәк тә угорлар белән бәйле төркемнәрнең,
үзләренә якын булган Кама һәм Агыйделдән төньяграк төбәкләргә күчүләре шушы чорга
карамый микән? Бу фикерне Р. Кузеев әйтеп чыккан иде. Без. аны хуплап, бер тарихи чыганак
китерәбез. Ул — Епифаний исемле Троице-Сергеев оби теле дигән җирдән булган монах
язмалары (соңыннан ул язмалар рус елъязмаларына эләгә). 1396 елгы мәгълүматларда
Епифаний Пермь ягында яшәүче халыкларны санап китә (русча бирәбез): »а се имена живущим
около Перми землям и странам и местом иноязычным: Двиняне. Устюжяне. Виляжане,
Вычегжане, Южане, Сырьяне, Гаиняне, Вят чане, Лопь, Корела. Югра. Печера. Вогуличи.
Самоядь, Пертасы, Пермь Великая, глаголемая Чусовая» . Күренә ки, коми-зыряннар янында
һәм Вятканың югары агымында яшәүчеләр тирәсендә «гайна» дигән халык искә алына. Бу —
безгә билгеле булган Гайнәләр булырга тиеш, соңыннан кайбер рус елъязмаларында «гайна»
урынына русларга таныш булган «галичане» сүзе кертелә, ләкин бу очракта Епифанийга
күбрәк ышанырга кирәк.
Гайнәләр һ. б. төркемнәрнең Мин.зәлә якларыннан килүләре турында тагын бүтән
фактлар да сөйли. Мәсәлән, пермь татарлары яшәгән җирләрдә Азнби дигән күл бар. Шул ук
топоним (авыл исемнәре: Рус һәм Татар Азибие) Минзәлә өязендә дә булган. Шул өяздәге
халык тамгалары белән Гайнәләрнең тамгалары арасында охшашлык табылды безнең
тарафтан. Минзәлә якларыннан килгән, тамырлары белән угор булган, болгарлар белән дә
бәйләнгән халык Пермь якларында күренгәндә,ул җирләр буш булмаган. Археологлар
фикеренчә.бу төбәктә шул ук угор төркемнәре яшәгән (Сылва археология культурасы). Р
Кузеев язып алган риваятьләрдә дә гайнә кабиләсе үзенә туган »та нып» кабиләсен эзләп килә,
дип күрсәтелә. Соңгылары Гайнәләрдән бераз көньякта рак яшәгән. Шул ук танып кабиләсе
вәкилләре үз риваятьләрендә бабаларының «чын мари зат» («чирмеш!») булганлыгы,
еланнарга табынганнары һәм мари патшасы яны на Урал артына барулары турында
сөйләгәннәр". (Мәҗүсилек күренеп тора монда.) Чыннан да. «Минзәлә якларында» яшәгән
угорлар өчен Урта Урал буена күчү берка дәр кире кайту булган, чөнки, археологлар әйтүе
буенча, угорларның Идел Болгар станына үтеп керүләренең беренче дулкыны IX гасырларда
булса (борынгы венгрлар
4 История Чингиз хана и Тамерлана... 151 —152 б.
5 Башкирские шеджере. Уфа. 1960. 27 — 28. 31 — 32 б.
• Казаков Е. П Памятники болгарского времени в Восточных районах Татарии. М 1978.
Наука.
Пермь. 1889. 62 б.
белән бәйле), икенчесе X —XI гасырларга туры килә һәм Урал ягыннан килә. Соңгы дулкын
вәкилләре XIV йөзгә кадәрге археологик материаллар аша да ачык күренә, бигрәк тә Волгар
дәүләтенең төньяк көнчыгыш чикләрендә.
Пермь яклары Урта Идел буе татарларына (беренче чиратта. Казан татарларына) XVI
йөзгә кадәр үк билгеле булган, ә бу якларның җирләре Казан ханлыгы составына кергән Әйтик,
шул турыда, башка фактлардан тыш. 1496 елны Казан ханы Ибраһим бөтен гаскәрләрен
җыйганда, төрле гаскәр җибәрүче «җирләр, арасында «костяк, (ос тяк. иштәк) жире булу да
сөйли (ул «жир» удмуртлар яшәгән «Сыплин,. «Вотяк, һәм төркиләр белән угорлар яшәгән
«Агыйдел,. шулай ук «башкортлар» яшәгән төбәкләр арасында санала)1. Казан ханлыгы
чорында бу якка Казаннан яу еш килеп тора. Мәсәлән, 1468 елны русларга Кама буенча менүче
(Агыйдел койган җирдән ерак түгел) татарларның зур булмаган отряды очрый19 20 21. Бөек
Пермьга каршы Казан татарлары соң рак та килә (1539— 40елларда)*. Бу яклардан руслар һәм
комилар көньякка Казан хан лыгына буйсынган жирләргә шулай ук еш һөҗүм итеп торганнар.
Казан ханлыгы белән булган бәйлелек, билгеле, борынгырак чорда барлыкка килгән
элемтәләрнең дәвамы. Мәсәлән, XIV йөз ахырында, Әл Гомәри әйтүе буенча. • Болгар
сәүдәгәрләре Чулманга кадәр (Чулман дип Каманың Агыйдел койган өлешеннән төньякта
булган агымы аталган булса кирәк — Д. И.) барганнар, ә Чулман сәүдәгәрләре төньякның чиге
булган Югор җирләренә барганнар,22 23. Монда шуңа игътибар итик угорлар белән у горда н
«чыккан» халык эш иткән. Археология материаллары болгарлар белән Пермь яклары арасында
(шул исәптән. Сылва культу расы таралган урыннарда да, ягъни, Сылва Ирән бассейнында)
барган үзара йогын тыны ачык күрсәтәләр. Ләкин бу элемтәләрнен тамыры тагын да тирәнрәк.
Әйтик, Әбу Хәмит әл-Гарнәти (XII йөз) күрсәтүе буенча, болгарлар сәүдә итеп Вису җн ренә
барганнар, ә соңгылары «Иура (ягъни, Югра) җиренә, йөргәннәр
Соңгы чорларда да. Пермь тирәләре Рус дәүләте кулына күчкәч тә. Казан татар лары бу
яклар белән булган традицион сәүдә элемтәсен саклаганнар. Мәсәлән. 1618ел- гы бер
чыганакта Чердынь өязенә караган Сылва һәм Ирән елгалары тирәсенә «йомшак товар* —
мехлар алу өчен рус сәүдәгәрләре генә түгел, ә Казан һәм Уфа өязлә реннән «татарлар,,
«остяклар, һәм «башкортлар, килүе әйтелә6.
Борынгы чорлардан килгән туганлык һәм Болгар иле белән «иштәк, җирләренең үзара
бәйләнеше, бу у гор һәм төркиләшкән у гор төркемнәренең этник үзаңына йогынты ясамый
калмаган. Мәсәлән, шул «иштәкләр,дән саналып, соңга таба «башкорт, исемен кабул иткән
«әйле» кабиләсе вәкилләренең берсе (Таҗетдин Ялчыголның улы) үзенең язмаларында
атасының сәяхәтен тасвирлап . Кубань тирәсендә нугайлар белән очра шуын күрсәтә. Нугайлар
сорау бирәләр «Син нинди җирнең улы, (баласы?) Җавап болай яңгырый «Болгарлык
нштәкмен» Билгеле, урта гасырларда ук формалашкан мондый этник аң. «иштәкләр»нең
шактый өлешенә бердәм татар халкы һәм татар мил ләте оешу чорында татарлар белән
консолидацияләнүне җиңеләйткән. Дин ягыннан бердәмлек тә шуңа этәргән. Моның шулай
икәнлеген пермь татарларының этник тарихы ях шы күрсәтә.
Пермь татарлары оешуның барлык мәсьәләләре дә инде чишелде дип әйтеп булмый әле.
Әйтик, югарыда аерып күрсәтелгән, бу төркемнең компонентлары булган төрле пермь
татарларының аерым катлауларыннан бер бөтен булган берләшмә барлыкка килү процессын,
аның механизмнарын төгәл итеп күз алдына китерү бүгенгә әле мөмкин тү гел Шулай ук бу
процесста себер татарларының да катнашуы ачылып бетмәгән әле. Хәлбуки. Сылва. Ирән
буйлары бик борынгыдан Себерп» бара торган юлның бер өлеше булган һәм себер татарлары
бу юлдан актив файдаланганнар Шуңа күрә пермь татар лары сөйләшендә себер татарлары һәм
Алтайда таралган төрки телләргә хас кайбер үзен челекләр чагылу (Д. Рамазанова фикере) юкка
гына түгелдер. Ләкин бу — үзенә аерым зур мәсьәлә Аның очы Урал аша инде VI — VII
гасырларда ук Урал артыннан Урта һәм Көньяк Уралга күчкән төркемнәр гел угор булганмы,
әллә алар арасында инде төрки Һәм төркиләр белән катнаш төркемнәр дә булганмы, дигән
мәсьәләгә килеп тоташа Бу мәсьәлә, билгеле. IX—X гасырларда Уралдан Идел буена күчкән
этник массага да карый. Бүгенгә бу сорауга бер төрле генә җавап юк әле.

Реклама