Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОРЪӘН СҮРӘЛӘРЕ


Узган 1990 елда «Казан утлары, журналы бер бик күркәм эш башлап җибәрде: күп
санлы укучыларның үтенечләрен искә алып. Коръәннең кайбер сүрәләрен бастырып
чыгарды. Бу эш журнал укучылар күңеленә хуш килеп, алар моның өчен бик күп
рәхмәт хатлары яздылар һәм башлаган эшне дәвам итүне сорадылар. Аларның
үтенечләрен канәгатьләндерү йөзеннән, без быел тагын берничә сүрә белән
таныштырып китәрбез. Күп кенә хатларда • Тәбарәк» сүрәсен һәм Коръәннең утызынчы
парәсенә, ягъни утызынчы кисәгенә керүче сүрәләрне басып чыгаруны үтенәләр. «Тәбарәк»
сүрәсе Коръәндә «Мүлк* сүрәсе дип атала, ул «Тәбарәкә, дип башланып киткәнгә күрә,
халык телендә сүрә исеме дә шулай йөри. Сүрә башланып киткән сүзгә бәйле рәвештә аның
исеме дә үзгәртелү очраклары шактый. Мәсәлән, Коръәннең үзендә «Фатиха, сүрәсе —
«Әлхәм, сүрәсе дип («Әлхәмдү...• сүзе белән башланып китә); «Нәбаэ, сүрәсе— «Гаммә,
сүрәсе дип; • Ихлас» сүрәсе — «Куль һүвәл-лаһ...» дип аталуларын һәм башкаларны
күрсәтеп булыр иде. Коръән үзе утыз парәдән, ягъни утыз кисәктән тора. Шул парәләр эченә
114 сүрә керә. Парәләрнең бәгъзеләре бер сүрә эчендә берничә булса (мәсәлән, «Бәкарә,
сүрәсе эчендә 2 парәдән артык), кайберләре—үзләре берничә сүрәне эченә алалар.
Шундыйларның берсе һәм халыкта иң танылган, шулай ук бик еш укыла торганы —
утызынчы парә. Бу парә җитмеш сигезенче сүрәдән башлап йөз дә ундүртенче сүрә
беткәнче, ягъни Коръән тәмамланганчы дәвам итә һәм үз эченә утыз җиде сүрәне ала. Хәтта
бу утызынчы парәне аерым китап итеп бастырып чыгару очраклары да бар. Шуңа мисал
итеп. Багдадта басылган һәм «Кагыйдәэи Багдадия. Гаммә, парәэи 30» дип аталучы ике
кисәктән торган китапны күрсәтергә була. Әлеге китапның беренче кисәге укырга һәм
язарга өйрәтүче үзөйрәткечтән, ә икенче кисәге Коръәннең утызынчы парәсенә керүче
сүрәләрдән тора. Журнал өчен утызынчы парәне әзерләгәндә әлеге китаптан да
файдаланылды. Ләкин анда, сүрәләрне урнаштыру тәртибе — ахырдан башланып алга
табан, ягъни 114 сүрәдән башлап 78 сүрә беткәнче, күләмнәре ягыннан иң кечкенә сүрәдән
башлап зурракларына табан бирелә. Болай бирү тәртибе — Коръәндәге тәртипкә каршы
килгәнлектән, сүрәләр ул китаптагы тәртип буенча түгел. Коръәндәгечә бирелделәр.
Транскрипцияне, ягъни сүрәләрнең бүгенге гамәли кулланылышта булган хәрефләр белән
язылышын һәм укылышын эшләгәндә академик, фәнни транскрипциянең татар әдәби теле
нормаларына якынай тылган үрнәген һәм тәҗвид кануннарын, Коръәндәге сүзләрнең
өсләренә яки асларына, башларына яки азакларына куелган аерым шартлы билгеләрне дә
истә тотып эшләнде. Шунлыктан, сүзләрнең бер төрле язылып та икенче төрле укылышына
һәм язылышына, кушымчаларның төрлелегенә укучы гаҗәпләнмәсен иде.
Кайбер укучылар сүрәләрнең исемнәрен дә, шулай ук эчтәлекләрен дә Коръәннең
әлегә кадәр басылып килгән академик И. Ю- Крачковский тарафыннан рус теленә тәрҗемә
ителгән нөсхәсе белән чагыштырып караучан була. Янәсе, татар теленә дөрес итеп, ягъни
И. Ю. Крачковскийдагыча биреләме?.. Мондый укучыларга мин болай дип әйтер идем:
беренчедән. Коръән русчага Крачковский тарафыннан баштан азакка кадәр камил һәм төгәл
тәрҗемә итеп бетерелмәгән — ул вафат була һәм каралпма хәлендәге кулъязмасын шул көе
аның якты истәлегенә багышлап бастырып чыгаралар. Әлбәттә, әгәр ул исән булса, бу эшен
дә башка күп хезмәтләре кебек үк җиренә җиткереп, шомартып, камилләштереп эшләп
бетергән булыр иде, ләкин мәшһүр галим өлгерә алмый кала. Табигый ки, аның
караламасында да аңлашылып ук җитмәгән урыннар да. төгәлсезлекләр дә.
кытыршылыклар да очрый. Чөнкн ул иң авыр өлешен тизрәк эшләп бетерергә ашыккан, ә
шомартуга, төгәлләүгә явыз үлем вакыт калдырмаган. Икенчедән, гарәп теле шул кадәр бай
ки, аның кайбер сүзләре бик күп мәгънә төсмере белдереп киләләр. Күрәсең, Крачковский
да Коръәнне тәрҗемә иткәндә әнә шундый бик күп мәгънәгә ия булган сүзләрнең берсен —
кайбер очракта төп мәгънә агышына бик үк тәңгәл килеп үк җитмәгәнен кулланган-
У
дыр. Укучы мине дөрес акласын иде: мин монда дөньякүләм танылган галимне тән кыйтьләргә
җыенмыйм. Бу — минем бурычым да түгел. Mift бары тик анык биниһая кыйммәтле, күп санлы
хезмәтләренең берсе булган Коръәннең русчага тәржемәсен кулга алып укып карагач һәм
инде, әлбәттә, бу сүрәләрне матбугат өчен әзерләү вакытында Шәйхелислам Хәмидинең 1907
елда Казанда басылган «Әл-иткан фи тәр җемәтил Коръән» дип аталучы тәфсирен һәм башка
тәфсирләрне файдаланып эшләп утырганда туган фикерләрем вә күзәтүләрем белән
уртаклашмакчы булам. Миңа Ок тябрь инкыйлабына кадәр татар телендә басылган берничә
Коръән тәфсире белән та нышырга һәм фикер тулылыгы яки камиллек өчен алардан
файдаланырга туры килде. Менә шуларның камиллеге һәм тулылыгы ягыннан ю арыда телгә
алынган Шәйхел ислам Хәмиди тәфсире иң уңышлылардан санала. Теге яки бу тәфсирнең
сыйфаты авторының үз өлкәсендә никадәр мәгълүматлы булуына һәм осталыгына, шулай ук
күп мәгънәләргә ия сүзләрнең иң кулаен, иң уңышлысын сайлап алып тәрҗемә итә белүенә,
иң мөһиме, сиземләү сәләтенә бәйле. Шәйхелислам Хәмидидә бу сыйфатлар бар дип әйтер
идем мин. Дөрес, аның хезмәтендә дә бәгъзе кытыршылыклар очрый, ләкин ул. гомумән, үз
эшенә җитди, зур җаваплылык белән караган.
Академик И. Ю. Крачковский тәрҗемәсендәге һәм Шәйхелислам Хәмиди тара фыннан
эшләнгән тәфсирдәге, журнал өчен әзерләнгән сүрәләрнең кайберләренең исемнәрен генә
чагыштырып карыйз әле (төп тәрҗемә текстына кагылып, чагыштырып тормыйбыз): русча
тәрҗемәдә «Ән назигат» дип аталучы җитмеш тугызынчы сүрә «Вырывающие» («Йолкып
алучылар», «суыручылар») дип бирелә. Хәмидидә барлык сүрә исемнәре тәрҗемә ителмичә,
Коръәндәгечә генә биреләләр. Ә миңа ниш ләргә? Крачковскийдагыча бирергәме, әллә
мәгънәне һәм сүрәнең эчтәлеген ачып тор ган сүзләрне үземә эзләргәме? Бик күп борынгы
сүзлекләрне актарганнан соң, «Ән назигат» сүзенең «Җан суыручы фәрештәләр» мәгънәсен
белдерүе ачыкланды (сүрәдә дә сүз нәкъ шул турыда бара). Ә Крачковский «Ән назигат»
сүзенең «Әл» артикле булып килүче «Ән» алкушымчасын төшереп калдырып кына тәрҗемә
итә һәм мәгънә төсмере ачылып бетмичә кала. Русча тәрҗемәдә «Буруҗ» дип аталучы сиксән
бишенче сүрә «Башни» («Манаралар») дип бирелә һәм беренче аять: «Клянусь Небом — обла
дателем башен!» («Манаралар иясе булган Күк белән ант итәм») дип тәрҗемә ителә. Ә
сүзлекләрдән эзли торгач, бу сүзнең «Йолдызлыклар» дигән мәгънәсе дә табылды һәм шул сүз
сүрә исеменең тәрҗемәсе итеп бирелде. Шәйхелислам Хәмиди тәфсирендә дә беренче аять
«йолдызлыклар иясе булган Күк белән ант итәмен» дип тәрҗемәләнә. Русча тәрҗемәдә «Әт-
тарикъ» дип аталучы сиксән алтынчы сүрә «Идущий ночью» («Төнлә баручы») дип бирелә һәм
беренче аятьтә .Клянусь небом и идущим ночью!» («Күк һәм төнлә баручы белән ант итәм!»)
дип тәрҗемә ителә. Эзли торгач, бу сүзнең • Төнлә калкучы Йолдыз» дигән мәгънәсе дә
табылды Шәйхелислам Хәмиди тәфси рендә исә бу беренче аять: «Күк һәм кичне яктыртучы
гаҗәп сыйфатлы булган тарнкъ (йолдыз) белән ант итәмен» дип тәрҗемәләнә. Русча
тәрҗемәдә «Әл гашийә». дип аталучы сиксән сигезенче сүрә «Покрывающее» («Каплаучы»,
«томалаучы») дип бирелә һәм беренче аять: «Дошел ли до тебя рассказ о покрывающем?»
(«Сина каплаучы турындагы хикәят барып җиттеме?») дип тәрҗемә ителә. Сүзлекләр дә бу
сүзнең «Үлекләр терелә торган көн» дигән мәгънәсе дә табылды һәм ул сүрә исеменең
тәрҗемәсе итеп куелды. Шәйхелислам Хәмиди бу беренче аятьне «Әй, Мөхәммәд! Чыннан да.
сиңа адәмнәрне куркытучы көннең (ягъни кыямәт көннең үлекләр терелә торгах көннең — Ә.
X ) хәбәре килде» дип тәрҗемәли. Шундый ук рухтагы күзәтүләрне туксан дүртенче, йөзенче,
йөз дә беренче, йөз дә икенче, йөз дә өченче, йөз дә унберенче һәм башка сүрәләрнең
исемнәрен чагыштыруда, шулай ук тәрҗемәдәге аермаларда да күреп була. Шулай итеп,
югарыда китерелгән мисаллар русчага тәрҗемә белән тәфсирнең икесе ике нәрсә икәнлеген
исбатлый. Ә безнең мак сат И Ю. Крачковский тарафыннан җибәрелгән кайбер
тогәлсезлекләрне дә искә алып, Шәйхелислам Хәмиди һәм башкалар эшләгән тәфсирләрдәге
җитешсезлекләрне дә күздә тотып, хәл кадәренчә тулырак та, һәркемгә аңлаешлырак та бер
Коръән тәфсире чыгару. Бу эшнең нигезе — Шәйхелислам Хәмидинең «Әл-иткан фи
тәрҗемәтил Коръ ән» дип аталучы тәфсире-
Укучыларга тәкъдим ителә торган Коръән сүрәләре әлеге тәфсирдән алынды Мәгълүм
булганча. XX Йөз башындагы һәм аңа кадәрге телебездә бик күп гарәп, фарсы, төрек сүзләре
һәм борынгы төрки сүзләр кулланылган. Шуны күздә тотып, әлеге тәфсир бүгенге укучыбыз
аңларлык дәрәҗәдә җнңелләштсрелеп, гадиләште реләп, шул ук вакытта төп мәгънәне
саклаган хәлдә хәзерге телебезгә күчерелде.