Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯВЫЗ ИВАННЫҢ ХАТЫННАРЫ

С. Горский

елның 25 июлендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында кара таңнан кызу эш кайнады Алдагы көндә үк анда әрдәнә әрдәнә бүрәнә белән такта, берничә зур тимер казан, тау-тау чылбырлар һәм үткен ыргаклар ташып куйды лар Мәскәү халкы бу хәстәрлекләрнең ни аңлатканлыгын бик әйбәт белә иле Иоан Васильевич патшаның бөтен мир каршында жәзалап үтерү һәм газаплаулар белән күңел ачуы беренче мәртәбә генә түгел, ләкин моңа кадәр Мәскәүнең беркайчан да болай берьюлы күпләп жан коюны күргәне юк иде әле чонки. сизелеп тора, бүген гадәттән тыш нәрсә әзерләнә
Ул коннс кем авызыннандыр жан тетрәткеч хәбәр таралды, патша, имеш, опричникларына, урамда очра
калды
Нәкъ сәгать унбердә Кремль диварлары эчендә дөп -дөп итеп шөлдерле барабан нар кагу һәм ачы итеп быр1ы кычкыртулар башланды Тиздән Спасе капкасы шар ачылып китте һәм эчке яктан халык атымы чытып килүе күренде Иң алдан, кар кебек ап-ак атка атланып, тәкәббер кыяфәтле Иоан Васильевич патша үзе килә Ул «җиңелмә кием» белән генә, ягъни парчалы кыска кафтаннан тына, әмма аның башында. күзне камаштырып, алтын бизәкле очлым ялтырый, биленә кылычын таккан. ә уң кулына озын сөңгесен кысып тоткан Патша артыннан икенче булып, аның яраткан улы Иоан бара Патша малае да «җиңелчә кисм»нән һәм ул да. әтисе Кебек үк. кылыч-сөңге белән корал танган Атасыннан аермалы буларак, болардан тыш аның агының иярендә себерке белән эт башы чайкала, чонки ул опричнинаның иң зур башлыгы булып санала иле
Патша малае артыннан мәйданга ат менгән йөзләп опричник килеп чыкты, ә алардан соң хоксм ителгәннәр төркеме күренде бу юлы алар, чынлап та. 300 чама сы иле Каты газапланулардан соң алар аякларын коч хәл белән генә сөйрәп киләләр Суырытып яшькелт көлсу төскә кергән йөзләрендә гәмут газаплары һәм бөтен нәрсәттэ битарафлык катып калган Арадан кайберләре, хәтта нишләүләрен лә аңламыйча, ахры, туктап-туктап калалар һәм. сакчылар айбалталары белән аркаларына төрткәләп куалагач кына, тагын кузгалып китәләр. Усал патшага каршы ас-
1 »
ган бер кешене тотып алып, жәзалап үтерергә кушкан Шунлыктан Мәскәүдә иртә таңнан үлем тынлыгы урнашты Бары тик Кызыл мәйданда тына тук-тук итеп балта
тукылдавы белән пычкы чинавы гына яңгырап торды һәм кайбер бушап калган урамнар буйлап, атларының иярләренә себерке белән эт башы тагып, «падишаһның ышанычлы ялчылары» гына шаулап анда-монда чапкалады *
Иртәнге сигез тирәләрендә мәйданда киң итеп эшләнгән 18 дар агачы калкып чыкты Алар арасында. «Калку урын» дип аталган биек бер жирдә. зур учак әзерләделәр, ә аның остенә. су тутырып, иләмсез киң һәм тирән чуен кисмәк элеп куйдылар Менә бермәлне учакны ялкын телләре чорнап алды һәм тиздән кисмәк өстеннән, болыт кебек бөтерелеп, ап-ак бу күтәрелә башлады Мәйданда урнашкан тирән тынлыкта дөрләп янган бүрәнәләрнең кинәт шарт-шорт ярылып китүләре һәм кисмәктәге суның быкырдап кайнавы гына ишетелә Эшчеләр, үзләренә кушылган ны әзерләп бетереп, тизрәк мәйданнан чыгып таю ягын карадылар Кызыл мәйдан да булачак җәзалауга кирәк-яракларны әзерләтүче берничә күзәтүче опричник кына
ты рты н килешү оештыруда гаепләнгән бичаралар иде алар Новгород белән Псковны химерен кайткач. Мәскәүдә лә рәхимсезлек белән бетен халыкның өнен алырдай ни дә булса кылырга кирәк иде Иоанга. Боеручысының һәр теләген алдан сизеп торучы Скуратов тиз генә зур «фетнә» ачты аның башында архиепископ Пимен тора имеш Нәтиҗәдә, зинданнар һәм төрмәләр тоткыннар белән шыгрым тулды, күз күрмәгән, колак ишетмәгән газаплаулар белән сорау алулар башланды һәм моңа дучар ителгәннәрнең бөтенесе дә диярлек ачы хөкемгә тартылдылар Арада атаклы боярлар һәм хәтта өлкән Басманов белән Вяземский кенәз һәм шундыйлар кебек патшаның иң якын күргән кешеләре дә бар иде
Иоан «Калку урын» янына килде һәм атны туктатты Бушап калган мәйданны кырыс карашы белән сөзеп чыкты һәм. кашларын җимереп, беркемгә дә төбәп тормыйча боерык бирде:
— Халыкны җыярга Явыз җаннарның ничек бетүен күреп торсыннар
Опричниклар «Һәйдә! Һәйдә!»—дип кычкыра-кычкыра. төрле якка ташландылар Мәскәүнең бөтен урамнарында ат тояклары тыпырдавы айбалталар белән кап каларга һәм ишекләргә шап-шоп бәрүләр яңгырый башлады Шәһәр кешеләре, тын алырга да базмыйча, патша әмеренә буйсындылар Ярты сәгатьтән алар берәм- берәм Кызыл мәйданга агыла башладылар һәм тиздән анда меңәрләгән кешедән торган халык төркеме җыелды
Шуңа кадәр бер сүз дәшмичә Калку урынга текәлеп карап торган патша атын халыкка таба борды һәм. тавышын күтәрә төшеп, сүз башлады
— Халык! Хәзер син газаплаулар һәм җәзалап үтерүләр күрерсең Карап тор. ләкин курыкма Бу—минем үземне һәм патшалыгымны һәлак итәргә астыртын ният корган хыянәтчеләргә җәза бирүем Җавабыңны бир хаклымы минем хоксм9
Иоанны тыгыз боҗра булып уратып алган опричниклар, бөтен мәйданны тутырып. кычкырыша башладылар
— Хаклы! Хаклы! Мең яшә. Бөек Падишаһ! Явыз җаннар белән хы янәтчеләрнең дөньяда эзе калмасын!
Алар кычкырган сүзләрне Кызыл мәйданга тулган халык күтәреп алды Мондый минутларда дәшми калу артык хәтәр кылану булыр иде шул.
Патша сизелер-сизелмәс ишарә ясады һәм. җан өшетерлек әшәке җәзалап, кеше үтерүләр башланды Хөкем ителгәннәрне тиз генә үтермәделәр, башта аларны иң азтын хыял да уйлап таба алмастай алымнар белән газапладылар
Җәза бирүне уналты яшьлек үсмер кызын патша гаремына җибәрергә риза булмауда гаепләнгән сарай бояры Висковатыйдан башладылар. Бояринны, аягыннан асып куеп, башына кайнап торган су койдылар, аннары Малюта Скуратов аның колакларын һәм борынын кисеп төшерде, ә бүтән опричниклар мескеннең кулларын әкрен генә кисеп озделәр һәм шуннан соң җәллад, бояринның кара канга баткан ботен гәүдәсе көзән җыергандай тартышканын туйганчы карап торды да. күнеккән хәрәкәт белән аны кыл урталай ярып чыгарды
Шул мизгелдә, өнсез калган халыкны кинәт дәррәү дерт иттереп, Кремль диварлары ягыннан шатланып көлгән тавыш яңгырап узды Җәзалап үтерүләрнең ирексез шаһитларыннан берничәсе —коточкыч газаплаулардан җан биргән Виско- ватыйның канлы кисәкләреннән күз карашларын читкә алырга үзләрендә ихтыяр коче тапканнары —Кремль диварының өске киртләре арасында кояш нурларында ялтырап киткән хатын-кыз кокошнигы күреп калды
Патша үзе дә шул якка таба борылып карады Бармагы белән ишарәләп. Малю- таны үзе янына чакырып китерде һәм. дивар ягына таба ымлап, әкрен генә
— Әйт. тавыш-тыннары чыкмасын анда Кызыгыр нәрсә түгел.—диде
Иоанны ярты сүздән аңларга өйрәнгән Малюта Спас капкасына таба ашыкты Спасс манарасы диварындагы тимер ишек хәзерге көннәрдә лә исән, явызҗан Скуратов. әнә шул ишек аша үтеп, тар таш баскыч буйлап Кремль дивары өстенә күтәрелде Дивар өстендә, калын таш киртләчләр артында, киң коридор сузыла, аннан. туптан һәм мылтыктан атар өчен махсус ясалган аралыклар аша. бөтен шәһәр күренә Ә Кызыл мәйдан моннан караганда уч төбендә кебек җәелеп яга
Шунда, дивар киртләре аралыкларына капланып, купшы киемле дүрт хатын мәйданга карап тора иде Алар мәйданда барган җәзалаулар белән шулкадәр нык мавыкканнар иде ки. хәтта патша илчесенең үзләре янына менүен сизми дә калдылар Малюта аларның берсе янына якынайды һәм. үзенә таба аркасы белән басып торса да. биленә кадәр бөгелеп, ана түбәнчелек белән сәлам бирде Озын, зифа буйлы. егерме биш яшьләрдәге чибәр хатын иде ул Үзе янында кыштырдау тавышы ишеткәч, хатын артына борылып карады Малютаны күргәч, аның кара кучкылрак йөзенә алсулык йөгерде, түбәнгә таба төбәлгән озын керфекләре артындагы зур күзләрендә усал очкын ялтырап алды, күмер кебек кап-кара куе кашлары бергә кушылдылар.
— Ни кирәк сиңа?—дип сорады ул һәр сүзен кистереп
Малюта тагын бер мәртәбә аның алдында бил бөкте һәм
— Падишаһ Иван Васильевич мине, үзенең колын, сина. падишам. урынсыз көлүең белән халыкны һәм ахирәт кызларыңны котыртмасын дип әйтергә кушып жибәрле.—диде
Чибәр хатын мыскыллык белән иреннәрен кысып куйды
— Бар, патшага әйт. — дип жавап бирде ул—Кайчан күңелем күтәрелә, шунда көләчәкмен мин бер үзенә генә күңел ачарга димәгән
Скуратов, тагын бөгелеп баш иеп. кире китте "
— Шайтандыр бу хатын-кыз түгел бу. ә жен —дип. мыгырданды ул бас- Е кычтан төшкәндә 5
Бу гүзәл ханым Иоан патшаның икенче хатыны Мария иде Биек таулар коча- = тында иркенлектә үсте ул. жилдертеп атта да чаба белә, теләсә нинди корал белән £ дә эш игә ала иде Аның атасы, черкас кснәзе Тәмгрүк. Мәскәү патшасыннан Ма- х риянен гүзәллеге турында ишетүе һәм аны үзенә хатынлыкка алырга теләве турын = да хәбәр килгәч, шаккатты
— Патшаның муенын борып атачак бит ул!—диде ул чын күңелдән патшаның яучысы булып килгән дума эшләре башкаручы Шеинга
Иоанның муенын Мария, әлбәттә, борып атмады, әмма ул үзен шундый игеп я куя аллы ки, тажлы ире аның теләсә нинди капризын бертуктаусыз үти иде Туган ♦ илендә ул сабый чактан ук кораллы бәрелешләргә, йогәнсез кыргыйларча үч алы = шуларга, кан коюларга күнегеп үсте Кызыл мәйданда тантаналы төстә берничә йөз * кешенең жәзалап үтереләчәген белгәч, ул Иоаннан унайлы чак туры китереп, үзенә _ һәм тагын яраткан оч бояр кызына Кремль дивары остсннән карап торырга рохсәт t алды Баш га аның бу сәер үтенече патшаны бик нык гажәпләндергән иле Мәскәү X барлыкка килгәннән бирле, хатын кызлар мона кадәр, качып посып кына булса да. u жәзалап үтерүләрдә һәм. гомумән, халык күп жыела торган төрле тамашалар.ш катнашмыйлар иде Ул аны бу уеннан кире кайтырга үгетләп карады, әмма хатыны, әгәр дә Кремль дивары өстендә торырга рохсәт итмәсән. үз-үземә кул салачакмын, дин кырт кисте Марияның бу янавы коры сүз генә түгеллеген яхшы белә иде Иоан Бервакыт хатын моны исбат иткән иде инде
Бергә тора башлауларының беренче елында ук Мария Иоаннан үзенең 18 яшьлек энесен. Петр Темгрюкович кснәзне, катгый рәвештә сарайга хезмәткә алуын таләп итте. Паппа баш тартты, чөнки Тсмгрюков кенәзләрнен ана кадәр беркайчан да сарай^га урын тотканнары юк иде. шуна күрә билгесез бер яшь егетне зур урынга кую патшаның якын даирәләре арасында, һичшиксез, ризасызлык китереп чыгара чак иде
— Әгәр дә аны сарай хезмәтенә алырга теләмәсен, падишаһ, мин асылынып үләчәкмен. — дип өстәде Мария тыныч тавыш белән
Иоан ул чакта көлеп кенә куйды Әмма шул ук төнне патша хатынының өендә донья күрмәгән хәл булды Марияны озын сөлгедән ясалган элмәктән алдылар Пат ша хатынын исән-имин алып кала алдылар алуын, тик бу хәл патшага шулкадәр нык тәэсир итте ки, шуннан бирле ул үзенен йөгәнсез холыклы хәләл жсфетснә бүгәнчә каршы килмәс булды Һәм менә бүген дә ул, ата бабасы калдырган гореф гадәтләрне бозып, хатынының Кремль дивары остенә менүенә юл куйды, тик бу турыда беркем дә белмәсен, дин каты кисәтү генә ясады
Шугга күрә Висковатый соңгы сулышын алганда. Марияның тыела алмыйча кычкырып көлеп жибәрүе Иоанның бик нык ачуын чыгаруы аңлашыла торгандыр
Скуратов киткәч, патша опричникларына кыска-кыска әмерләр бирде һәм жәза бирүләр дәвам итте Баштарак Иоан хөкемгә тартылганнарның бер йөзгә якынын кичерергә уйлаган иде. әмма хәзер, берсенә лә ташлама ясамыйча, бөтенесен үлемгә дучар игте
Бичараларның өсләренә кайнар су койдылар, горзи белән баш ларын ярдылар, кылыч белән кисәкләргә турадылар, сөнге белән чәнчеделәр астылар, кистеләр Шундый коточкыч мәхшәр дүрг сәгать буе дәвам итте. Кан исеннән исергән патша үзе дә. жәлладларга кушылып, сөңгесе белән оч кешене кадап үтерде
Ниһаять, барысын да жәзалап үтереп бетерделәр Шуннан сон баштан аяк кан га багкап опричниклар, «һәйдә!» дип кычкырышып. Иоанны урагын алдылар Пат ша чиксез канәгать иде Ул. ашыкмыйча гына, танымаслык булып гарипләнеп беткән мәетләр белән гулы Кызыл мәйданны, агын әкрен генә атлатып, әйләнеп чыкты Калку урынга кире уран килгәч, шат йөз белән Скуратовка карап
— Ярый. Малюта. фетнәчеләрнең эшен бетердек Инде хәзер оларның тол хатыннары белән ятимнәрен кнметерга кирәк Киттек! Минем арпан'—диде
Шул сүзләр белән патша туп туры халык төркеме остенә таба чаптырып китте Яран опричниклары аның артыннан томырылдылар Патша әмере белән мәйданга җыелган халык мондый борылышны көтмәгән иде Коточкыч хәл алтында каушап калган кешеләр тизрәк тирә якка сибелделәр, әмма канга исергән оер ат тарын бөтен кочкә чаптырып, аларны рәхимсез рәвештә таптап узды Патша, якындагы урам почмагына борылып, күздән югалды аның артындагы мәйданда аяусыз ат то-
яклары астында тапталып гарипләнгән һәм бөгәрләнгән кешеләрдән торган киң ачыклык ясалып калды
Ә Кремль дивары өстеннән мәйданга кабат көмеш кебек чынлаган шат көлү тавышы яңгырады
Патша белән падиша күңел ачалар иде
2
Висковатый боярның иркен пулатлы агач йортында авыр кайгы-хәсрәт хөкем сөрә Кызыл мәйданда ниләр булуын өйдәгеләрнең барысы да белә иде Хуҗа хатын тирән кайгыдан авыруга сабышты ул үзенең ял итү бүлмәсендә түшәктә ята Караваты янында аны кечкенәдән карап үстергән карчык кына утыра, әмма аның хуҗабикәне төрлечә юатырга маташуы файдасыз иде Бояр хатыны аны ишетми дә иде. ул дәшми-тынмый бер ноктага карады да катты
Висковатыйның кызы уналты яшьлек Наталья, асрау кызлар арасында үз бүлмәсендә утыра Элек монда һәрвакыт күтәренке күңел ачу. яшьләрнең дәртле көлүе, җыр һәм бию яңгырап тора иде. опричниклар бояринны. аяк-кулын бәйләп, алып киткәннән бирле бу бүлмә дә тынып калды Бары кайчакта гына, авыр чирле кеше ятагы янында утыргандагыдай. курка-курка гына үзара пышылдашу, авыр итеп уфтану белән әледән-әле сулкылдап кую гына ишетелеп киткәли
Көндезге сәгать бишләр тирәсе иде Хезмәтчеләр, гадәт буенча, төп пулатта кичке тулай аш өчен өстәл әзерли башладылар Шулчак кинәт иркен ишегалдында ниндидер кыргый тавышлар яңгырады Ялчылар тәрәзәләргә ташландылар һәм һич көтелмәгән гажәп хәл күрделәр биек болдыр янында патша үзе атыннан төшеп маташа! Скуратов хөрмәт йөзеннән аңа ярдәм итеп тора Бөтен ишегалды атлы һәм атларыннан төшкән опричниклар белән тулган алар үзара бик каты кычкырышалар. һава күтәреп шар көлешәләр һәм. кызык өчен, вакытында качып өлгермәгән хезмәтчеләрнең аркаларына камчылары белән сыдыралар иде Бернинди яхшылык вәгъдә итмәгән бу хәлне күрүгә, ялчылар бары да ашыга-ашыга төрле ерак почмакларга ташландылар
Иоан болдырга менде Әмма аны хуҗалардан беркем дә каршыламады Ул. туктап, өстенлек белән кеше кайгысына сөенгән карашын зур йортның тәрәзәләренә ташлады һәм үзенең опричникларына таба борылды
— Кунакка килүебезне күреп. Шатлыкларыннан акылдан шашканнар, күрәсең Берсенең дә безне каршы алырга башына керми Ишекләрне үзебезгә ачарга туры килә.
Берничә опричник калын имән ишеккә ташланды ул эчтән эшермә белән аркылы бикләнгән булып чыкты
— Патшаларын кунак буларак күрәселәре килми икән боларның.—диде Иоан ясалма тыйнаклану белән —Кире борылып китү әйбәтрәк булыр, ахрысы
Шулвакыт ишек, айбалталар белән сугуларга һәм гайрәтле киң җилкәләрнең бәрүенә чыдамыйча, капыл ачылып китте Патша, усаллык белән йөзен чытып, тупса аша эчкә атлады. Аның артыннан, шау-шу күтәреп, опричниклар өере иярде
Бу мизгелдә хатын-кызлар ягында ни башланганын сүз белән генә аңлатып булмый Куркуларыннан акылдан шашарга җиткән асрау кызлар, чыелдаша-чыелдаша. төрле якка чәчелделәр, әмма качып котылу мөмкинлеге юк иде моның өчен бердәнбер юл — баскычтан төшеп, пулатның «кара ягы»на кереп шылу Ә анда аста ярым исерек кешеләрнең ерткычларча кычкырышуы ишетелә иле Шушы паника арасында бары тик ике генә кеше үзен тыныч тотты җәзалап үтерелгән Висковатыйның хатыны белән уналты яшьлек кызы иде алар Бугсн алар икесе дә үзләренең иң кадерле кешеләрен югалттылар Хуҗабикә өзелеп сөйгән иреннән ятим калды. ә аның кызы — әтисеннән башка әле тагын ярәшкән егетен, яшь кснәз Оболсн- скийны югалтты аны да бүтәннәр белән бергә җәзалап үтерделәр Өйгә бәреп керүчеләрнең тавышын хуҗабикә ишетмәде дә булса кирәк Ул һаман элеккечә, тавыш-тынсыз. бөтен дөньяга битараф караш белән бер хәрәкәтсез ята бирде Тәрбияче карчык кына үзалдына ниләрдер сөйләнде, аптыравыннан кулларын җәеп-жәеп җибәрде, бүлмә буйлап арлы-бирле сугылды, дога укырга тырышып карады
Бояр кызы Наталья, опричникларның кыргыйларча шаулашуына һәм асрау кызларның акырышуларына игътибар итмичә, тынсыз утыра бирле Елый-елый кызарып беткән күзләре хәзер коры иде аның Ул үзенә таба ниндидер гаять дәрәҗәдә куркыныч бер нәрсә якынлашуын сизенә иде, әмма аны. соңгы көннәрдә башыннан үткән авырлыклардан сон. берни белән дә куркытып булмый иде инде
Иоан юлында очраган «асраулар бүлмәсе»нә керде һәм тирә-ягына каранды: анда бер жан иясе дә юк иде Аның кашлары тагын да ныграк кысылдылар.
— Иәле. —диде ул,—кармалап чыгыгыз әле, безгә хужабикә анакай белән чибәркәй кыз янына юл күрсәтерлек берәрсе табылмасмы9
Бер минуттан патша каршында, кайдандыр караңгы бер почмактан өстерәп чыгарылган. ике хезмәтче дер калтырап басып тора иде инде Иоан аларга тавышын ягымлырак итәргә тырышып, үзен хужабикәләре янына алып барырга кушты Баш тарту турында әйтеп тә торасы юк. әлбәттә, патша артыннан бетен өер бояр хаты нынын йокы бүлмәсенә юнәлде
Берничә дистә авыр аяк тавышын ишеткәч. Висковатыйның тол калган хатыны ф исенә килде Ул. авыр күтәрелеп, ятагының кырыена торып утырды һәм _ гаҗәпләнгән күз карашын ишеккә таба төбәде Бер үк вакытта аның күңелендә ә £ бәлки бояринны кичергәннәрдер, дигән дуамал өмет тә уянды Ләкин менә нишләп = соң аның белән бергә гаскәриләр дә килде икән7
Хужабикәнсң башыннан тагын әнә шундый борчулы бик куп сораулар йөгереп = узды, әмма ул аларны аны белән кабул итеп өлгермәде Төрле бизәкләр белән сыр ' лап ясалган ишекне кемдер итеге белән тибеп ачып җибәрде һәм биек тупса артын ; да Иоан Васильевич патша күренде. Бояр хатыны аһ итте’ Ул үзенең эчке юка = күлмәктән генә утыруын да. күпереп торган аксыл-сары чәчләренең җилкәләрен «< каплап, дулкын-дулкын булып биленә кадәр салынып төшүен дә оныткан иде Ул. i нәни генә кошчыкның зур зәһәр еланга карап катканын хәтерләтеп, куллары белән ’ тезләренә таянган һәм усал карашы белән үзен сихерләгән Иоанга текәлгән иле ♦
Иоан ишек төбендә туктап калды. Бояр хатынын мондый хәлдә түшәк өстендә = табармын дип көтмәгән иде ул.
Бары тик тәрбияче карчык кына хисен җуймаган иде Ул патша каршына йөге- - pen килде һәм. туп-туры аның йөзенә бәреп
— Җанкыйгыч нәрсә! Бояринны үтерүен җитмәдемени сиңа, ерткычлыгыңны - монда дәвам итәргә килдеңме! Тагын нәрсә кирәк сиңа монда'’—дип кычкырды
Үзе дә көтмәгәндә бояр хатынының йокы бүлмәсенә килеп кергән Иоан. бәлки, канлы инстинктларына ирек куймаган да булыр иде. ләкин карчыкның кыланышы аны ярсытып чыгарды
— Монда нәрсә кирәкме миңа7—дип кайтарып сорады ул бераз карлыккан тавыш белән—Хәзер белерсең, җен карчыгы! Малюга! Мин бояр хатыны белән гәпләшкән арада аякларыннан асып куй әле шуны’
Опричниклар, тәрбияче карчыкка ташланып, авызына дыңгычлап ниндидер чүпрәк тыктылар һәм. аякларына озын пута бәйләп, ишек өрлегенә асып куйдылар
Бояр хатыны һаман бер сүз дә дәшмәде Патша аның янына килде Аның төпкә баткан күзләрендә бернинди өмет калдырмаган чиркәнеч ут ялтырый иле
— Йә. хуҗабикә-анакай.—дип башлады ул юха тавышы белән күңеленнән ал дан ук газаплы үлемгә дучар иткән корбаннары белән ул әнә шулай сөйләшә торган иде — Җан дустыңны вак кисәкләргә турап ташладык Бер киселгән кире ябешми Аңардан калган мал хәзер безгә, патша милкенә күчәргә тиеш, димәк Әнә шуның өчен без синең янга кунакка килдек тә Кире какма, хуҗабикә. сөйләп бир казнагызны кайда саклыйсыз?
Бояр хатыны бер сүз дә дәшмәде Иоанның ни әйткәнен ишетерлек хәлдә түгел иде ул Патша усал игеп елмаеп куйды һәм Скуратовка таба борылды
— Нәрсә. Малюга. бояр хатынының теле иреннәренә бәйләп куелган, ахры7 Чишеп карыйбызмы әллә7
Малюга патшаны ярты сүздән анлый торган кеше кайдандыр кын кызыл утлы күмер тулы чүлмәк килеп чыкты, билбаулардан алынган пычаклар ялтырап китте һәм сорау алу башланды Мескен тол хатынны ике сәгать буе интектерделәр, әмма аңардан бер сүз дә тартып ала алмадылар Явыз патшаның килеп керүе шулкадәр нык тетрәндергән иде аны, ул исен югалтып катып калды, шуңа күрә тәненең авыртуларын тоймады да бугай Дәшмәвенә ачулары кабарган опричниклар моны үҗәтләнүе дип аңлап, чамадан тыш кылана торгач. Висковатыйның хатыны җан биргәнен сизми дә калдылар
Алларында җансыз гәүдә ятканын күргәч. Иоан аларга
— Гаярь хатын булып чыкты бу,—диде — Ярар, анардан башка да булдырырбыз. Безнең кулда кызы бар бит әле
Бояр кызы Наталья ул арада күпмедер дәрәҗәлә һушын җыеп өлгергән иде Асрау кызларның берсен ул. аста нинди тавышлар икән анда, белеп мен. дип түбән төшереп җибәрде Теге кыз берничә секундтан, куркудан чырае качып, кире йөге pen менде
— Харап булдык!—дип кычкырды ул. тыны бетеп — Анабыз-хужабикә янына опричниклар килгән Патша үзе дә шунда
Кызлар ягында чыелдашу башланды Барысы да качу ягын карады Бүлмәдә бер Наталья гына ваемсыз кыяфәт белән утырып калды Яшь булуына карамастан ул патшаның килүе нәрсә белән бетәчәген бик яхшы аңлый идс
Ике сәгать вакыт узды Бояр кызы һаман да шулай бер урында хәрәкәтсез уты ра бирде Астан ниндидер яман тавышлар, җан өшсткеч гүтәү ишетелә иле Менә, ниһаять, гүләү, көчәеп, аның бүлмәсенә якынлаша башлады Баскычта авыр аяк та
вышлары яңгырады һәм бер минуттан кызлар бүлмәсенә Иоан килеп керде. Кызыл мәйданда берьюлы йөзәрләгән кешенең канын койганнан соң. тагын икс сәгать буе хуҗабикәне газаплау аның канга сусавын бераз баскан иде инде Күз нурлары сүнгән, иреннәрендә арыган һәм ягымлы дип әйтерлек елмаю күренә
— Исәнме, чыпчык баласы.—диде ул.
Наталья кәнәфиеннән торды Нишләвен үзе дә аңышып бетермәстән, Иоан янына килде һәм. бөтен көченә селтәнеп, йодрыгы белән аның битенә тондырды Патша опричниклары кызга ташландылар һәм күз ачып йомганчы путалар белән аяк-кулын бәйләп ташладылар Кызның кыланышы патшаның ис-акылын алды. Ул берничә секунд дәшми торды Бөтенесе дә аның бояр кызына җәза төре эзләвен аңладылар Ниһаять, ул карлыккан тавышы белән көлеп җибәрде:
— Кыю кызый!—диде ул—Күңелен күрергә туры килер Яле. патша малае, күрсәт әле шунда үзеңнең ир-егетлегеңне Кызлар күңелен күрә беләсеңме икән! Ә сез.—дип дәвам итте ул. опричникларга таба борылып, —бүтән кызлар белән юана торыгыз Төрле почмакларда качып-посып яткан кыз-кыркыннар аз түгелдер монда, шәт Ә мин утырам, кечтеки генә ял итеп аласым килә.
Шул сүзләрен әйтеп. Иоан кәнәфигә чумды Опричниклар, тиз арада табып, асрау кызларны сөйрәп чыгардылар, ә патша улы Иоан Натальяга ташланды һәм шунда ук, патша күзе алдыңда, пәри туе башланды .
3
Балачактан бернинди чикләү-тыю кебек нәрсәләрне белмәгән һәм боярлар аздырып бетергән (ә соңыннан ул аларның барысын да. кызганып тормыйча, үтертеп бетерде) Иоан гомере буе ата фәхешче булды Тарихчыларга аның күпмедер дәрәҗәдә кешечә яшәгән ике атнасы гына билгеле Ул да булса, беренче кәләшенең куенына кергәннән соң үткән атналар иде алар
1546 елның 16 февралендә унҗиде яшьлек Иоан Васильевич Анастасия Захарьина дигән кызга өйләнә Захарьиннар нәселе бик үк данлыклылардан булмый (татар нәселеннән чыкканнар—Тәрж искәрмәсе), ләкин яшь патшаның йөрәген Анастасияның гүзәллеге әсир итә һәм, бигрәк тә. хатын-кызларга гына хас үтә нәфислеге, кече күңеллелеге җанын эретә Иоан хатын-кыз ләззәтен унөч яшеннән татый Боярлар, аның игътибарын дәүләт белән идарә итүдән читкә борырга теләп, бертуктаусыз «мәхәббәт җимешләре» белән очраштырып торалар үзен Шуңа күрә, яшь патша сөяркәләрен көн дә диярлек яңадан яңага алмаштыра Беренче мәртәбә «законлы» өйләнүенә кадәр боярлар аңа дүрт ел эчендә берничә йөз кыз кочтырып өлгерәләр Әлбәттә, аларның күпчелеге мәхәббәт сихерен яхшы белүче, бик нык шомарган һәм азгын кыз-кыркыннар була: алар кыланчыклык һәм ясалма дәртлелек белән генә тәҗрибәсез патшаның күңелен яуларга тырышалар Чөнки Иоан ту-рында боярлар арасында, ул ут чәчеп торган дәртле хатыннарны гына ярата, дигән фикер туган була
Әмма балачагы нинди генә гарип хәлләрдә үтмәсен, яшь патшаның йөрәк түрендә, сүнәр-сүнмәс кенә булса да. тыныч бәхеткә сусаган бер очкын пыскый Йола буенча оештырылган «кәләш күрсәтү» мәҗлесендә ул, кияү буларак, бар халыкны шаккаттыра бөтен патшалыктан махсус җыеп китерелгән чибәр бояр кызлары, кыланчыкланып елмаеп, аның игътибарын яуларга тырышалар һәм моның өчен алар нинди генә чаралар кулланмыйлар, ә ул тыйнаклыгы аркасында башкаларның мыскыллап елмаюларыннан башканы күрмәгән Захарьинаны сайлап ала
Гадәттәгечә шаулатып, зиннәтле туй бәйрәме үткәрәләр һәркем кызыксынып, хәзер патша нишләр икән, дип көтә.
Бер атна эчендә патша танымаслык булып үзгәрә Аюлар һәм шамакайлар катнашкан кыргый уеннар бетә, патша сараена тулган җиңел холыклы кыз-кыркын юкка чыга, оятсыз җырлар тынып кала Иоан хәзер һәркем белән ягымлы итеп сөйләшә, кытлык кичергәннәргә юмартларча ярдәм итә Ул хәтта зиндан һәм төрмәләрдә интеккән күп кенә тоткыннарны иреккә чыгара. Патшаның болай үзгәрүен аның яшь хатыныннан күрәләр Анастасия, чынлап та, бөтен җаны-тәнс белән аңа уңай тәэсир итәргә тырыша, әмма, ул теләгенә ирешсә дә, киләчәк көннәр боларның барысының да бүтән сәбәп аркасында булганлыгын ачык күрсәтә Иоанга тыныч гаилә тормышының элекке типтереп яшәвеннән, җир белән күк кебек. аерылып торуы ошаган — бары шул гына Бу—аның йөрәк түрендә сүнеп бетмәгән теге очкынның беренче һәм соңгы тапкыр дөрләп алуы гына булган икән
Югарыда әйтеп үткәнчә. Иоан гаилә тормышы кушканча яшәүгә ике атна гына түзде Март аеның беренче көннәрендә ул кинәт танымаслык үзгәрде һәм. ип гаҗәбе дә шунда, моңа бер сәбәп тә юк иде Беркөнне иртән ул йокы бүлмәсенә кизү торучы боярны чакыртып алды Анастасия, тыйнак кына итеп, патша хатыны түшәктә яткан җиргә ят ир кешене кертү килешми бит, дип әйтеп куйды
Иоан тупас шаркылдап көлеп жибәрле
— Синме инде ул патша хатыны9! Элек тә Настька Захарьина идең син. хәзер дә шулай калдын Телим икән, шушы ук секундта монастырьга ябам ла үзеңне, бүтәнгә әйләнәм!
Мондый нәрсәне һич көтмәгән Анастасия ирексездән әкрен генә «ой!» дип кычкырып куйды һәм жылап жибәрле Шулвакыт чакыртылган боярин килеп керде ф Ул бик уңайсызланды Чөнки патшаныкына гына түгел, хәтта гади боярларның _ йокы бүлмәләренә дә чит кешеләрне кертү катгый тыела иде Боярин, ишек катында i туктап, бил бөгеп сәлам бирде һәм патшаның әмерен көтә башлады
— Менә нәрсә. Семен Федорович'—диде ана Иоан түшәгеннән күтәрелә = төшеп.— Әйт анда, аюларны әзерләсеннәр Күңел ачасы килә башлады
Анастасия дерт итеп куйды Андый «уеннар»нын нинди коточкыч хәлләр белән х беткәнен бик яхшы белә иде ул һәм. патша алардан мәңгегә баш тартыр, дип ; өметләнә башлаган иде Боярин кабат бөгелеп баш иде һәм чыгып китте Киләчәктә f патшаның шундый «уениар»ының бер корбаны булачак Оболенский иле ул
Боярин чыгып киткәч. Анастасия Иоаннан бу ниятеннән баш тартуын ялва | рырга тотынды
— Исеңә төшерче, падишаһым.—диде ул.—моңа кадәр ничек әйбәт яшәдек ич ♦ Бөтен нәрсә аяз күк кебек якты һәм тыныч иде
— Гарык мин бу тыныч тормыштан.—дип жавап бирде Иоан. түшәгеннән то- * рып—Көн дә бер ук нәрсә Элек ничек булган, киләчәктә дә шулай яшәячәкмен -
Ул. Анастасиянең иркәләп ялынуына илтифат итмичә киенеп, дәшми-тынмый i чыгып китте. u
Шул ук көнне иртән патша мәйданында «уен» үткәрелде Патша ул u «уеннар»га үзен нәрсә көткәнне белмәгән кешеләрне «катнаштырырга» ярата иде Гадәттә, анда бистә кешеләрен, бигрәк тә ерактагыракларыннан чакыртып китертә торган иделәр Бу юлы да шулай иттеләр Кирәк чакта туры килә бит, нәкъ шул көнне Мәскәүгә ерак бистәдән, ниндидер дәгъвалы эшләрен жайлар өчен, берничә кеше килгән иде Аларга. сезнең белән патша үзе сөйләшергә тели, дип барып әйттеләр Бистәчеләр шундук каушап төштеләр һәм. иң яхшы кафтаннарын киеп. Кремльгә ашыктылар Аларны туп-туры патша мәйда нына китерделәр, ә анда боярлар, дьяклар, сарай хезмәтчеләре һәм гаскәриләр жы елган иде инде Кызыл болдыр дип аталган сарай ишеге төбе биек тимер рәшәткә белән урагын алынган Анда патшаның иң якын кешеләре басып тора Бистәчеләрне болдыр каршына китереп бастырдылар Аларны шундук сөңге тоткан гаскәриләр тыгыз боҗра булып уратып аллы Ул арада Кызыл болдырда ьпы-зыгы башланды Берничә яшь сарай сакчысы биек итеп эшләнгән зур тәхет алып чыгын югарырак урынга куйды Алар артыннан Иоан үзе лә чыкты Бөтен мәйдан аны сәламләп кычкыра башлады, патша моңа сизелер-сизелмәс баш кагу белән жавап бирде.' Ул. тәхетенә утырып, үзе янына яшь Басмановны чакырып алды һәм ишетелер-ишетелмәс кенә
— Башла. —диде
Басманов алгарак чыгып басты һәм. бистәчеләргә морәжәгать итеп
— Боек Государь, бөтен Русияның патшасы Иоан Васильевич сезгә, бистә кешеләре. мәрхәмәт күрсәтә.—диде Бистә кешеләре ашыга ашыга жиргә тезләнделәр
— Ә мәрхәмәте аның менә нинди Государь сезгә үз күзләре алдында уенда катнашырга мөмкинлек бирә
Басманов кемнәргәдер, башларга кушып, ишарә ясады Бистәчеләрне уратып алган сөңгечеләр божрасы бер урында өзелде. Менә шул ачыклыкта иләмсез зур өч көрән аю күренде Ерткычларны, борын тишекләре аша уздырылган божрагә берке телгән озын чылбырлар белән тотып, мал караучылар алып килгән иде Мондый •усннар»га күнеккән ерткычлар түземсезләнеп алга омтылдылар Аюларны күргәч бистә кешеләре кычкырып жибәрделәр һәм таш кебек катып калдылар Басманов тагын кулы белән ишарә ясады мал караучылар чылбырларны кулларыннан ыч кындырдылар һәм шуны гына көткән кибәндәй зур гәүдәле ерткычлар корбаннары на ташландылар Бистәчеләрне саклап тортах божра. ерткычларны эчтә ка.щырып. кабат йомылды
Бистәчеләр, котлары алынып, качу юлын эзли башладылар ләкин беркая ла китәрлек түгел иде алар да, аюлар да тыгыз божра эчендә һәм. кай якка тына ташланмасыннар. I аскәриләрнең очлы сөңгеләренә барып төртеләләр иле Аюлар кор баннарын күз ачып йомганчы куып җиттеләр Үлем ачысын тоеп соңгы чиккә җиткән коралсыз бистәчеләр ялангач кул белән сакланырта маташып карадылар, төрле якка ташландылар, җирдә тәгәрәде тәр. ярдәм сорап акырышты тар бакырыш тылар Арка үзәкләрен өшетердәй бу күренешне тыныч кына күзәтеп торган патша кычкырып көлеп җибәрде Аңа боярлар хоры кушылды Дьяклар һәм башка ваграк лар. үз дәрәҗәләрен белеп, түбәнчелек белән хихылдаштылар, әмма аларның
һәрберсенең үз жаны да уч төбендә иде: бистә кешеләре өлешенә тигән «бәхет* аларның үзләрен дә һәркөн сагалап тора иде.
«Уен-көлке» озакка сузылмады. Аюлар бистә кешеләрен, берәм-берәм бәреп егып, сыта башладылар. Шартлап сөякләр сынганы ишетелде. Ерткычлар, корбаннарының баш чүмечләреннән көчле тырнаклары белән эләктереп, күнеккән осталык белән тиресе-ние белән чәчләрен кубарып төшерделәр Мәйдан ташларына кара кан чәчрәде, жир бөгәрләнеп-изелеп беткән гәүдәләр белән тулды Алар һаман кыймылдыйлар иде әле. Иоан күзләреннән яшь чыкканчы рәхәтләнеп көлде
Ниһаять, «уенны» аюлар үзләре туктатты. Читлекләренә кире алып китүләрен көтеп, иреннәрен ялый-ялый. читкә чыгып утырдылар Патша, урыныннан торып, сарайга кереп китте Боярлар да аның артыннан иярделәр Мал караучылар чылбырларны кулларына алдылар, мәйдан бушый башлады
«Уен-көлке»дән патша туп-туры төшке ашка керде Туйдан соң ул. сарайда кабул ителгән йоланы бозып, хатыныннан аш өстәле артына утыруны таләп итә башлаган иде. Гадәттә, патша хатынын бу турыда алдан ук кисәтеп куялар иде. шуңа күрә ул. аш залына иреннән алдарак кереп, патшаны аягүрә торып сәламләп каршы ала торган иде Иоан бу юлы аш палатасына керде һәм туктап калды Ялчылар белән сарай кизүчеләреннән башка анда беркем дә юк иде Ул кашларын жыерды һәм беркемгә дә туры төбәмичә:
— Патшабикә кайда?—дип сорады
Сарай кизүчеләренең икесе жан-фәрманга патша хатыны теремына ташландылар Берничә секундтан алар, кире урап кереп, патшабикәнең авырып торуы турында хәбәр иттеләр
— Сафсата!—дип кычкырды патша.—Монда чакыртырга. Риза булмаса. көчләп китертергә!
Анастасия, чынлап та. чиргә сабышкан иде. «Уеннар»ның сарай каршындагы мәйданда үткәрелүен белмичә, ул үзенең бүлмәсендә тәрәзә янына барып басты һәм аста кешеләргә аю өстерүне күреп калды Бу коточкыч күренеш аны шулкадәр нык тетрәтте ки. шундук чиргә сабышты. Әмма, авыр хәлдә булуына карамастан, буйсынырга туры килде аңа Патшабикә, кайнар битен салкынча су белән чылатып алды да. көч-хәл белән аякларын атлатып, аш бүлмәсенә юнәлде Патша аны караңгы чырай белән, шикләнеп каршы алды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Тик аның аш артындагы шаян сүзләрендә хатынына нинди дә булса бер әшәкелек эшләргә теләве нык сизелеп тора иде. Ул. шаркылдап көлә-колә. теге мескеннәрне ерткычлардан талаткан чактагы төрле кызык урыннарны кабат-кабат искә төшерде һәм икенче мәртәбәсендә Анастасияны да үзе белән бергә Кызыл болдырга алып чыгарга вәгъдә итте Иоан өчен бу мәжлес тыныч гаилә тормышы белән хушлашу иде.
Өйләнгән кеше булса да, патша кабат буйдаклар тормышына күчте.
Идарә эшләренең бөтенесен дә боярларга калдырды ул, ә үз вакытын тулысын- ча ауга йөрүгә, кайлы кырыс уеннарга, монастырьларда кунакта сыйлануларга, ә күбрәге хатын-кызлар белән «пәри туйлары» оештыруларга багышлады. Өйләнүенә өч атна үтте дигәндә, аның Мәскәүдәге сарае элеккечә хатын-кызлар белән тулды, соңгы вакытта аларның саны хәтта илледән ашты. Хәзер инде Иоан аш вакытында Анастасияның үзе янында утыруын да таләп итми Аш палатасында падиша уры-нында берьюлы дистәләрчә кыз-кыркын утыра.
Алар арасында дьякларның, хәтта еш кына зур дәрәжәлс боярларның хатыннары һәм кызлары күренә Әнә шундый юллар белән күпләр патшага якынаюга ирешәләр иде Мисалга, мәсәлән, бары тик кызының гадәттән тыш чибәрлеге аркасында гына Шемурин исемле бер дьяк, бояр дәрәҗәсенә күтәрелеп, дан алуга иреште Анастасия хәзер, гомумән, ире өчен арткы чиратта калды Дөрес, кайчагында әле дә Иоанның күңелендә аңа карата ниндидер жылылык кебек нәрсә уянып куя һәм ул. элеккечә иркәләп һәм түземлек белән, аның зарларын тыңлый, андый көннәрдә аш вакытында янына чит хатыннар кертүне тыя һәм үз хатынын чакырта, әмма мондый ләйсән яңгырлы минутлар сирәгәйгәннән-сирәгәя бара иде Анастасия озакламый дәүләт башында торган иренә булган элекке йогынтысыннан бөтенләй кире кайтарып алалмас колак какты.
Әнә шулай бер ел үтеп китте Иоанның үз-үзен тотуы тагын да сәеррәк була барды Хәзер аның ярсуын чыгару өчен юк кына сәбәп тә житә иде. Киләсе минутта аның нишләячәген беркем дә әйтеп бирә алмый чөнки ул һәрвакыт шушы мизгелдәге капризы яисә шул секундта алган тәэсир астында эш И1ә иде Бервакыт Анастасия, ил тоткасы булган иренең кәефе күтәренке чагыннан файдаланып, үзе-нең якын туганнарының берсен сарай хезмәтенә алуны үтенде. Ни өчендер аның бу
кечкенә үтенече патшага бик шикле күренде Ул. йодрыклары белән ташланып. Анастасиягә берничә мәртәбә каерылып сугып җибәрде һәм тирән мәгънә белән
— Ярый, син дигәнчә булыр,—дип чыгып китте
Икенче көнне падишанын телгә алган туганын сарайга алып килделәр һәм ана шамакай киеме киендерделәр
Мәҗлес көйләнгән эзеннән дәвам итте Ә ике сәгатьтән «уен-көлке» мәйданын- ф да шамакай Василий Захарьиннын иң усал аю сытып-өзгәләп бетергән канлы гәүдәсе ята иде инде 2
1547 елның II апреле иде ул көн Икенче көнне бөтен Мәскәүне ялкын | чорнап алды һәм дәһшәтле ут өермәсе өч ай буе дәвам итте Мәскәү халкы янгын | чыгуда азгын боярларны гаепләде Куркып калган Иоан типтерүләрен онытырга - мәҗбүр булды Коточкыч гарасат аның зиһенен томалады Азгын хатын-кыхтар * белән үткәрелгән «пәри туйлары» һәм канлы «уен-көлкеләр» бетте Патша көне- 5 төне дога кыла башлады, руханилар белән озын-озын әңгәмәләр корды Мондый 5 үзгәрешләр Анастасияны бик нык шатландырды, өстәвенә, ул яңа туган малае - Дмитрий белән мәш килә иде Әмма яшь патша малаеның гомере озын булма- s ды— ул, биш яше дә тулмас борын, фаҗигале үлем белән үлеп китте 1557 елда я анын икенче улы. Федор Иванович, доньяга килде Икенче баласын табу тыйнаклы- ♦ гы һәм гади халыкка карата юмартлыгы белән матур даны таралган Анастасияның “ боярлар алдындагы абруен тагын да ныграк күтәрде Шул чорларда патшаның * күңелендә үзенең балачагын гарипләткән боярщинадан рәхимсез үч алу теләге яра- и ла башлады »
1560 елның 7 августында Анастасия патшабикә кинәт дөнья куйды Үлем u түшәгендә ул оч кенә тәүлек ятты хәтта иң танылган имчеләр дә аның нидән сырхаулавын ачыкларга өлгермәделәр
Анастасияны җирләгәннән соң. Иоан атна буе, беркем белән дә очрашырга теләмичә, үз бүлмәсендә ялгыз утырды, хәтта ин якын боярларына да күренмәде Ул Анастасияның вакытсыз үлемен чын йөрәктән авыр кичерде Ниһаять, кабул итү залына чыкты боярлар каршында бөтенләй башка кеше басып тора иде Утыз яшь-лек патша ак сакаллы карт кебек бөкерәйтән. аның тирән җыерчыклар белән ергаланып беткән йөзе лимон кебек саргайган Төпкә баткан нурсыз күзләре, тынычлык таба алмыйча, әле бер якка, әле икенче якка йөгереп торалар, аларда. залда утыручыларның арка үзәкләрен өшетеп, ниндидер шомлы ялкын ялтырап китте Нәкъ әнә шул көннән инде Иоан патшаның «Явыз» дигән каһәрле кушамат алган яна тормы шы башлана Рәсәй тарихында да шул көннән яңа чор килде
5
Озакламый Иоанның соңгы елларда тыелып торган инстинктлары, йөгәннәрен салып атып, кабат калкына башлады Күпне күргән Кремль диварларының моңа кадәр Анастасия вафатыннан соң палаталарда патшалык итә башлаган вәхшилекне һәм азгынлыкны үзенә сыйдырганы юк иде әле Бөтен сарай тоташ бер гаремга әйләнде Алай гына булса бер хәл. патшаның һәр бояры шунда барган «пәри туйлары»нда катнашырга мәҗбүр иде Хөкем сөргән бу ямьсез йолага буйсы кырга тсләмәүчеләрне әшәке үч көтте
Иң элек Иоан, Анастасия патшабикәне җирләгәннән соң бер атна үткәч тә. ду кубарып дөнья күрмәгән зур мәҗлес оештырды анда, патшаның якын түрәләреннән башка, сарайга алданрак җыеп китерелгән хатын кызлар да катнашты Мәҗлес ахырына таба чын мәгънәсендә вәхшиләр оргиясы башланды Патшага ялагайлана торгач, боярлар бөтенләй әдәп дигән нәрсәне оныттылар Арада бердәнбер карт кенәэ Оболенский гына, бернәрсәгә дә катнашмыйча, шундагы хәлләр өчен оялып утырды Иоан түзмәде, аннан, нишләп башкалар кебек күңел ачмыйсын дип сорады
— Государь!—дип җавап бирде карт кенәз калтыранган тавыш белән—Карт көнемдә боек рус патшасының адәм көлкесенә әйләнүен күрү бик авыр миңа һәм минем үземнең дә хурлыкка төшәсем килми Күзеңне ачыбрак тирә-ягыңа карале патша өстәле артында җыен ләх исерек һәм азгын кызлар утыра Синең палатаңны шулар бизәргә тиешмени'’! һич югында үзеңнең атаңны. Василий Ивановичны, хәтереңә төшер! Ул барышта мондый хурлыкның бездә булганы юк иде Житди кешеләр олпатлык саклап ашап утыралар иде монда, акыллы әңгәмәләр коралар иде алар, ә исерекләрнең кыргыйларча шаркылдашуы, оятсыз жырлары кебек нәрсәләрнең ишетелгәне булмады Башымны кисәргә кушсаң куш. әмма минем җаным мондый түбәнлекне күтәрә алмый!
Иоан кинәт агарынды Иреннәре кисәк-кисәк тартыша башлады Ләкин ул үз- үзен тыеп калды һәм ясалма ятымлылык белән
— Патшалыгыбызның абруе турында кайгыртканың өчен рәхмәт сиңа. Иван кенәз.—диде —Әтиемә тугрылыклы хезмәт иттең син һәм мин үзем дә синең кылган яхшылыкларыңа зур бәя бирәм Бүгенгә кайтарып җибәрәм мин сине Иртәгә төшке аш вакытында кил, бүтән төрле сый белән сыйлармын үзеңне
Оболенский, бил бөгеп хушлашып, чыгып китте
Икенче көнне, төшкелек җиткәч, карт кенәз сарайга килде Аны аш палатасына үткәрделәр Анда аны патша белән берничә яраны каршы алды Хатын-кыз заты юк иде Патша аны. ачык йөз белән олылап, үзе янына утыртты, үз кулы белән аның алдына затлы ризыклар куйды Мәҗлеснең дуены җиткәндә, хезмәтчеләр хәмер өләшә башлагач, патша Оболенскийга «олы чәркә* китерергә кушты Бу — кунакка зур хөрмәт күрсәтү санала иде. Бер хезмәтче көмеш кунага куелган алтын савыт белән мөлдерәмә тулы эчемлек китерде һәм, идәнгә кадәр диярлек бөгелеп, кенәзгә тәкъдим итте Оболенский, торып басып, савытны кулына аллы, бөгелеп патшага рәхмәтен белдерде һәм йола кушкан буенча савытны бер йотуда бушатып куйды Ләкин эскәмиясенә кире утырырга өлгермәде, аның авызыннан канлы-сары күбек бәреп чыкты Ул кинәт чайкалып китте һәм. авыр гәүдәсе белән гөрселдәп, идәнгә ауды Кулындагы алтын чәркәсе зыңлый-зыңлый идән буйлап тәгәрәде
— Шатлыгыннан бөтенләй исерде дә кенәз.—диде патша мыскыллы тавыш белән—Чыгарып атыгыз шуны
Оболенскийның гәүдәсен күтәреп алып чыгып киттеләр һәм шул секундта аш палатасына кәефләнеп өлгергән хатын-кызлар кереп тулды сыйлану нәкъ кичәгемә дәвам итте.
Оболенский үчен алганнан соң берничә көн узгач. Иоан патша Репнин дигән кенәз белән дә үзенчә исәп-хисап ясады Бераз вәхшиләрчә күңел ачкач, ул көнне патша музыкантлар чакыртты һәм төрле маскалар китерергә кушты. Үзе иң ямьсез шамакай битлеге киде дә шашып биергә тотынды Моны карап торган Репнин кенәз. гарьлектән тыела алмыйча, елап җибәрде Иоан аның янына йөгереп килде һәм аның битенә дә маска кидерергә теләде Кенәз. масканы патша кулыннан тартып алып, аяк астына салып таптады
— Патшага килешә торган эшмени бу?—диде ул җан ачысы белән—Син үзең аңламасаң. мин. боярың һәм дума киңәшчең, шамакайланырга теләмим!
Иоан шунда, яшен тизлеге белән бил каешыннан суырып алып, хәнҗәрен картның ябык күкрәгенә батырды
Мондый кан коюлар көн дә диярлек бер-бер артлы булып тордылар Боярларның күңеленә курку төште Хәзер аларнын берсе дә сарайга киткәндә өйләренә кире исән әйләнеп кайтачагын белми иде Арада иң атаклылары үзара киңәш тота башладылар Бәхәсләшә торгач, патшаны икенче тапкыр өйләндерергә кирәк дигән уртак бер фикергә килделәр Анастасия исән чагында патшаның, бозыклыклары- ның бөтенесеннән дә баш тартмаса да. болай артык кансыз кыланмаганын яхшы хәтерли иде алар
Черкас кенәзе Тәмгрүк кызына Иоан патша әнә шул чорда өйләнде
Никах мәҗлесен 1561 елның 21 августында үткәрделәр
Әмма яңа патшабикә Мария йомшак күңелле Анастасияның бөтенләй капма- каршысы булып чыкты Кавказ таулары арасында туып үсеп, ерткыч хайваннар ауларга һәм башка төрле шундый куркыныч нәрсәләргә күнеккән чибәр хатын җаны-тәне белән шау-шулы тормышка омтыла иде Кызлар ягындагы вак төяккә чумган тыныч тормыш кына аны канәгатьләндерми иде. әлбәттә Мария бик теләп аш бүлмәсенә үзе килеп керә, ирләр белән бергә шатлана-шатлана. аю өстерүләрдә катнаша һәм хәтта, боярларның котын качырып. Кремль диварлары өстеннән Кызыл мәйданда махсус оештырылган кеше җәзалап үтерүләрне дә бик рәхәтләнеп күзәтеп тора Ул Иоанны, канлы «уеннар»дан тыясы урынга, шундый нәрсәләргә үзе этәрә иде Шуна күрә, боярларның аны озакламый күрәлми башлаулары яхшы аңлашыладыр Иоанның күптәнге якын кешесе һәм киңәшчесе Адашев бояр, ничек-тер бервакыт кыюлыгы җитеп. Мәскәү патшабикәсенә канлы «уен-көлкеләр»дә катнашу. биек дивар өсләренә менеп йөрү килешми, дип ычкындырды Алексей Адашев шул сүзе өчен икенче көнне үк ерак сөргенгә сөрелде. Иоан Адашевны. бары тик аның көчле дуслары күплеген истә тотып кына, исән калдырды, чөнки халык арасында үзе өчен куркыныч шау-шу күтәрелүе мөмкин иде
Марияны боярлар күрәлмәсәләр. Мария да аларга шундый ук нәфрәт белән җавап бирде Патшаны үзенә ныграк бәйләп тотарга теләп, ул аның фәхешлегенә үзе юл ача иде Моның өчен Мария үз тирәсенә иң гүзәл кызларны җыйды һәм күзеннән читтә калганнарны иренә тәкъдим итә башлады Хәзер инде элек ире ясаганга охшаган «пәри туйлары» падиша теремына да күчте, ә моңа кадәр андый хәлнең сарайда гомергә булганы юк иде Шулай итеп, икенче мәртәбә башлы-күзле булгач. Иоан тагын да йөгәнсезрәк уйнашчы юлына басты Мария, иренең фәхешлеген хуплау белән бергә, үзе дә ким-хур утырмады Ул үзе дә. Иоаннын күз алдын- 126
да ук диярлек, кон лә сояркә алыштырып торды Хәмер эчә-эчә һәм торле бозык юлларда йөреп мие томаланган патша берни дә сизми иде Әгәр лә берәрсе, кыюлыгы җитеп, хатыныңның кыланышы дәүләттә тоткан биек урынына килешми, дип патшага бу турыла ишарәли башласа. Мария шундук чарасын күрә яисә кыюбаш- ларнын муены гына тырпаен кала, яисә аны кош очып җитә алмаслык ерак соргснгә сорәләр иде
Иоанга Марияның йогынтысы коннән-көн арта барды Ул аның барлык йомшак _ якларын өйрәнеп бетерде һәм шуннан бик оста файдалана иде Опричнинаның барлыкка килүенә Рәсәй. башлыча. Марияга бурычлы Патша элегрәк тә бояр халкына = бик нык шикләнеп карый иде. ә инде Марияның йогынтысына эләккәч, ул аларның | һәрберсендә үзенә явыз дошманлык эзли башлады Аның тирәсендә хәзер бөтенләй ; башка кешеләр Малюта Скуратов. Федор Басманов, кенәзләрдән Афанасий Вязем- * ский. Бельский. Василий Грязной һәм башкалар бөтерелә башлады Берен- «
челәрдән булып. Иоанга «фетнәчеләргә каршы көрәшер өчен» махсус дружина s төзергә Вяземский кенәз тәкъдим итте Бу дружинага, әлбәттә, башлыча «иң яхшы- ; лар», ягъни патша тирәсендә соңгы вакытларда бөтерелә торган кешеләр керергә S тиеш иде. Вяземский белән Грязной. Иоанны тизрәк уз якларына аударыр очен “ ашыгыч рәвештә киң тамыр җәйгән фетнә «ачтылар» боярларның күбесе фетнә ба * шында тора, янәсе Дөньяда эзе дә булмаган «фетнә»не алар шулкадәр кара буяу- “ лар белән тасвирлап, сөйләп бирделәр ки. болай да теләсә кемнән бик тиз к шикләнүчән. куркак патша, астына шыр җибәреп. Коломенскоега чыгып ычкынды. м ә аннан озакламый Тайнинское авылына күчте Мария да анардан калмады. о әлбәттә Тайнинскоега тиз арада, гаҗәпкә калган руханилар белән боярлар киңәше - белән, вәкилләр китте. Алар бөтен халык исеменнән патшаны Мәскәүгә кайтырга и димләделәр Иоанның башта ишетәсе дә килмәде Бер ай буе ул. 1565 елның 3 ян вареннан 2 февральгә кадәр, качып яткан өненнән кузгалмады да Ниһаять, ул. әгәр дә боярлар анын шартларына риза булсалар, дип. тәхетенә кайтып утырырга ризалы1ын бирде. Бу вакытта утыз яшьлек патшаны танырлык та түгел иде бөкрәеп беткән җитмеш яшьлек картны хәтерләтә иде ул Боярлар, нишләсеннәр, ризалыкларын бирделәр һәм патша Кремльгә кайтып төште Каршы алырга җыелган халкы патшаны күреп шаккатты әйтерсең лә. анын бер генә чәч боргеге дә калмаган шәрә башына саргылт тире тарттырып куйганнар! Маңгае астындагы тирән чокырларда өмстсезлеккә төшкән тонык күзләр шәлперәеп каткан Ләкин тыштан караганда хәлсез күренгән ябык гәүдә эчендә рәхим-шәфкатьнең нәрсә икәнен белмәгән явыз җан ашкынып торганын сизмиләр иде әле алар Мәскәүгә кайтуына бер атна үтәр-үтмәс. патша боярларга үзенең вәгъдә иткән «шартлар»ын җиткерде һәм тегеләр аһ иттеләр
Аһ итмәслек тә түгел иде шул: Иоан үзенә бер мең тән сакчысы билгеләп куя һәм аларны «опричниклар» дип атый Бу булды бер Шуңарга өстәп, дәүләтнең егермеләп иң бай шәһәрен һәм Мәскәүнең бик күп урамнарын үзенең шәхси биләмәсе итә Рәсәй патшалыгы белән Мәскәүнең үзенә тигән шул өлешләренә «оп-ричнина» дигән атама бирә Һәм үзен аларның бердәнбер тулы хокуклы хуҗасы дип игълан итә Ә дәүләтнең үзеннән арткан җирләрен, «земщина» дип атап, боярлар караматына калдыра Бу булды икс Әмма патша ясагы моның белән генә бетмәгән иде дәүләтне, алда әйткәнчә, ике өлешкә бүлгәнче үк. »зсмщина»ның булачак хуҗалары патшага. Тайнинскосда качып ятарга мәҗбүр булганы өчен, йөз мең тәңкә алтын акча түләргә тиешләр ә бу —ул заман очен колак ишетмәгән, күз күрмәгән чиксез зур байлык иде Ләкин боярларга чигенергә урын калмаган иде ин де —килешү шартларын алдан билгеләмичә, үзләре сукырларча ризалык биреп ташладылар ич
Каен чырасын шәм итеп тоткан надан Рәсәйдә «канлы опричнина» чоры әнә шулай башланды
Опричникларның башлыклары, халыкка кылган этлекләре өчен җавап тотарга туры килмәсен өчен, көн саен диярлек патшага яңа фетнә «ачулары» турында исәп-хисап биреп торалар идс Тора бара бу «ачышлары» белән опричниклар пат шаның котын ботына төшерделәр Иоан Мәскәүдән бөтенләй китәргә карар кылды һәм озакламый Александровский бистәсенә күченде Опричникларның хәйләсен — алар моны, рәхәт тормышта яшәп, үзләренең кирәклеген исбат игәр очен генә эшлиләр иде— яхшы белеп торган Мария, ире белән китәргә теләмичә. Кремльдә кал ды Иоан моңа кул гына селтәде Хәзер аңа Марияның дөньяда булуы-булмавы ба рыбер иде Ул үзенә, элеккеләреннән дә зуррак итеп, ор яңа гарем булдырды һәм анда май эчендә йөзгән кебек рәхәттә яши бирде Элек тә бик тартынып тормаган Мариясы, ире якында булмагач, хәзер бөтенләй авызлыгын салып ташлады ул да үзенең канында булган барлык азгын инстинктларына ирек куйды Кремль сарае ның хатын кызлар тсрсмында хәзер үзе шунда чакта башкала күрпәм оргиялардан калышмаган «пәри туйлары» котыра башлады Мондый очраклар.та. гадәттә, ха лык арасында төрле имеш мимешләр. гайбәтләр тарала Гайбәткә киртә юк бит
Мария белән дә шулай булды имеш, ул «ирләр арасында бөтенләй анадан тума шәрә йөри. имеш тә сарай бүлмәләрендә утыздан артык сөяркә һәм аларны һәр төн саен берәм-берәм үзе янына чакыртып ала икән» кебек сүзләр патша колагына да барып житте.
— Патшабикәне таныйм!—дип көлде генә Иоан. моны ишеткәч—Әйдә, күңел ачсын рәхәтләнеп Ә без ходайдан аны ярлыкавын теләрбез
Әмма Иоан. азгын кыланышларына ничек кенә битараф булмасын. Марияның бер генә адымын да үз игътибарыннан читтә калдырмады Ул аның сөяркәләре белән типтерүенә төкереп тә бирмәде, ә менә бервакыт шымчылары аның колагына Мария, аны тәхетеннән бәреп төшерү нияте белән, фирка оештыра, дигән хәбәр җиткергәч, тиешле чарасын күрергә карар кылды
Ә Марияның күңелендә, чынлап та. шундый бер уй туа башлаган иде Ирен тәхетеннән мәтәлдерер өчен бик кулай чак Опричниклардан таланып, төрле «вакытлы хакимнәр» кулында соңгы чиккә җитеп бөлгән ил көчле властьны бөтенләй онытып бара иде инде чөнки «бер сәгатьлек Калифлар» үзләре дә, берсе артыннан икенчесе, эшафотта башларыннан колак кага тордылар Ә Александровский бистәсендә бикләнеп яткан Иоан үзе хакимлек астында яшәүчеләргә ниндидер бер җисемсез өрәк булып кына тоела башлаган иде инде Шуңа күрә, бу вакытта аны бәреп төшерү халыкка әллә ни тәэсир итмәс иде. мөгаен Иң беренче булып, шундый форсат барлыгы турында Марияга сөяркәләре арасыннан яшь боярин Андрей Федоров әйтте ул аны соңгы чорда үзенә якынрак итә башлаган иде Федоров, бөлгән нәселдән чыккан кеше булса да. дан-шөһрәт яратуы һәм үҗәтлеге аркасында Мария янына менеп җиткән иде. әмма аның мин-минлеге моңа гына риза булмады Патша хатынының иң яраткан сөяркәсенә әйләнгәч, ул, акылын җуеп, таҗ турында да хыяллана башлады Тагын берничә яшь бояр, шул ниятен хуплап, аңа кушылды Әкренләп, заговор сымаграк бер нәрсә оешты Патшаны, аның якын кешеләрен үтерү максаты белән яшерен план да туды
Ат абзары модирс дигән вазифа башкаручы Федоров, көн дә диярлек. Александровский бистәсендә була иде. ләкин опричниклар аны үз рәтләренә кертмәделәр Беркөнне Иоан. күңелле итеп төшке сыйланудан соң. уен-көлке белән кәеф күтәрер өчен шамакайлар булып киенергә тәкъдим кертте
— Шамакайлык нәрсә ул!—дип кычкырды Иоан бераздан —Кемне дә булса патша киеменә киендерергә! Миннән башка безнең арада тагын кем патша була ала икән, күрим әле!
Патша киеме, таяк һәм таҗ китерделәр.
— Федоров, киен!—дип әмер бирде патша
Федоров, башкаларга кушылып көлә-көлә. патша булып киенде. Иоан үз кулы белән аның башына таҗ кидерде, кулына патша таягы тоттырды һәм. җитәкләп алып барып, биек урынга тәхеткә утыртты Шуннан соң патша, биленә кадәр бөгелеп. ана баш иде һәм тантаналы рәвештә:
— Исәнлек-саулык телим сиңа, рус җиренең бөек патшасы,—диде—Син теләгән нәрсәңне алдың минем кулымнан. Ләкин сине патша итү кодрәтемнән килсә, сине тузанга әйләндерү дә кодрәтемнән килә!
Шул сүзләрен әйтүгә. Иоан патша хәнҗәре белән Федоровның күкрәгенә кадады Исерек опричниклар Федоровка ташландылар һәм. үтереп, гәүдәсен тышка чыгарып аттылар Шул ук көнне бүтән фетнәчеләр дә юк ителде
Федоровның үтерелгәнен ишеткәч. Марияның җен ачулары чыкты һәм ул Иоаннан үч алырга ант эчте. Әмма патша опричникларына Мариядан күзне язмаска. аның янына беркемне дә кертмәскә һәм аның үзен Кремльдән чыгармаска, дигән каты әмер бирелгән иде
Патшаның боерыгы Марияга бик нык тәэсир итте Ул, кызу канлы көньяк кешесе. җанында ташып торган дәртен түгәргә мөмкинлек калмагач, сагышыннан кара чиргә сабышты 1569 елның I сентябрендә Марияны җир куенына тыктылар
6
Марияның үлеме Иоанның кәефен бозалмады Ул хәтта кайгырган булып кылануны да кирәк дип тапмады Бу вакытта ул инде, башы-аягы белән фәхешлеккә батып. үзенең дошманнарыннан канлы үч алу белән юана иде.
Марияны җирләгәннән соң, Иоан моңарчы күз күрмәгән «спорт» төре уйлап тапты Опричникларын ияртеп, эре җир биләүчеләргә көтмәгәндә барып төшү ошый башлады ана «Очраклы гына узып барышлый» килеп керүләрен алар, әлбәттә, фетнә эзләү белән аклыйлар иде Башта алар сарайда күңелләре туйганчы сыйланалар. шуннан соң. ләх исерек килеш, өерләре белән атларына атланып, кыргыйларча акырыша-акырыша. күзләре кая төшә, шул якка ташланалар иде Юлларында
беренче туры килгән вотчинада туктап, «шаярып алу» көндәлек норманың бер өлеше генә була Сүз дә юк. патшаны кайда да чиксез олы хөрмәт белән каршы ала •шр Ин яхшы бүлмәгә алып керәләр, иң тәмле ризыклар белән сыйлыйлар Әмма, анын кәефен күрер өчен чәчләре белән идән себерсәләр дә. хужалар өчен мондый визитлар бер генә төрле нәтиҗә белән тәмамлана иң элек Иоан. нинди дә булса вак нәрсәгә бәйләнеп, үзенең юлдашларына хуҗаларның «кабыргаларын санап чы гарга» боера Менә шуннан соң китә инде' Хуҗаларны, канга батырып тукмап, үте- _ pen ташлыйлар, ләкин әлегә яшьрәк һәм чибәррәк хатыннар белән кыз-кыркыннар- ь га тимиләр Ирләр белән эшне бетергәч, соңгыларын патша каршына тезеп басты = ралар ул алар арасыннан берәрсен яисә берьюлы икесен үзенә сайлап ала. ә кал- = саннарын опричникларына бирә Кайчагында бу оргиялар ике-өч көнгә кадәр сузы- = ла Әнә шулай утырмага баруларны Иоан «хатын сайлау» дип атый иде
Ә ул вакытта Мәскәү дәүләтенең хәле көннән-көн мөшкелләнә бара иде Ха = тын-кызлар белән типтерүләрдән һәм уйдырма фетнәчеләрдән үч алулардан башы = чыкмаган патша дәүләт эшләренә борылып та карамады Ә шул арала Кырым ханы - Дәүләт-Гәрәй зур гаскәр белән Мәскәү янына килеп җитте Урыс гаскәрләре. 1 көтүчесен югалткан сарык кебек, аңа каршы торырлык түгел иде Патша, оприч- я никларын ияртеп. Ярослауга качты 1572 елда Кырым татарлары Мәскәүнең көлен ♦ күккә очырдылар Дөрес, хан чигенергә мәҗбүр булды, чөнки урысларга ярдәмгә. = исәпсез-сансыз гаскәр белән. Польша короле килергә чыккан, дигән ялган хәбәр та ® ралган иде Шулай да хан буш кул белән китмәде «Фетнәчеләр» белән кыю сугыш- и кан Иоан шулкадәр югалып калган иде ки. ханнын бөтен кимсетелүче таләпләренә i берсүзсез күнде Беррәттән. үзләре күптән түгел басып алган Әстерханны ла аңа u бирде Куркаклыгы өчен Дәүләт-Гәрәй аңа җирәнеп карый иле Рәсәй патшасына „ мыскыллап каравы аның үз иленә әйләнеп кайткач. Иоанга җибәргән хатында да ярылып ята иде
«Русь дәүләтенә минем үз дәгъвам юк. Казан белән Әстерхан өчен үч алу йөзеннән генә яндырам һәм талыйм мин аны.—дип яза ул.—ә кулыма төшкән мал мөлкәтеңне барыбер әрәм-шәрәм итеп бетерэм мин Бөтен җирдән эзләдем мин сине Серпуховтан да, Мәскәүнең үзеннән дә таҗыңны тартып алып, башыңны ча барга теләгән идем, ләкин син Серпуховтан ла. Мәскэвсннән дә таеп котылдың, ир горурлыгың һәм оятың калмаган булса да. патшалыгыңның бөеклеге белән шаны рынган буласың! Хәзер мина Дәүләтеңнең юллары яхшы таныш: әгәр дә бер файдасызга Рәсәйдә тоткынлыкта асраган илчемне иреккә жибәрмәсәң. әгәр лә мин таләп иткәннәрне берсүзсез үтәмәсәң һәм миңа үзең өчен, балаларың белән онык ларың өчен ант иткән грамота җибәрмәсен, тагын өстенә яу белән киләчәкмен»
Патшаның бодай артык нык мескенләнүенә хәтта иң якын опричникларының да ачулары кабарды Алар патшаны тагын бер тапкыр башлы-күзле итеп карарга булдылар Чөнки аның шулай Кырым алдында мәлҗерәп төшүен очраклы «хатын нар» эзләп табудан башы чыкмавыннан күрәләр иде алар Патша, бик теләп, өченче никахка ризалыгын бирде Йола буенча, тантаналы рәвештә «кәләш сайлау» оештырдылар Бу вакытта яндырылып, көлгә әйләнгән Мәскәү кабат тернәкләнеп килә башлаган иде инде Башкалага, бирнә кызларын ияртеп, йөзләрчә бай бояр гаиләсе килеп төште Алдан билгеләнгән бер көнне Грановитый пу.гатта «кәләш карау» мәҗлесе үткәрелде Залга, озын рәт итеп. Рәсәйнең ин атаклы чибәр кызларын те зегт бастырдылар Менә бервакыт таягына таяна-таяна. пеләш башлы бөкре гәүдәле, авызында бер теше калмаган Иоан килеп керде Ул. аякларын көч хәл белән сөйри-сойри. очлы күзләрен, яңа пешкән алма кебек алсу йөзле, яшь. чибәр кызларга текәп, рәт буйлап китте Кызлар, дулкынлануларыннан лер калтыранып тыйнаклык саклау йөзеннән, күзләрен идәнгә төбәп басып тордылар Менә бервакыт патшаның картларча тоныкланган күзе үзенә туп-туры карап торган күзләр белән очрашты Какча гына гәүдәле, әмма бик тә зифа буйлы бер кыз. әз генә лә курык мыйча. аңа карап тора иде
— Бик кыю!—диде патша, гүзәл кыз каршында туктап — Атың ничек'*
— Марфа, Сабуров кызы.—дип ачык итеп җавап бирде кыз
Патша, яңадан бер сүз лә әйтмичә, алга үтте Ә чирек сәгатьтән дума бояры патшаның хатынлыкка Марфа Сабурованы сайлап алуын игълан итте
Сабуровлар дигән боярлар нәселе (Татар нәселе —Тәрж иск > атак тыгы белән аерылып тормый иде Кәләшнең атасы Иван Сабуров патшаның лачынчысы саналса да. чынында, сарайдан читләшеп, күбрәк үзенегг ерактагы биләмәсендә яши иде Патшаның аның кызын сайлавы бояр өчен бөтенләй көтелмәгән хәл бул лы Тиздән атарның Мәскәүдәге кечкенә өйләрендә ашыгыч әзерлек башланды Нәкъ шул чорларда Иван Сабуров янына күптән түгел үлгән Марияның бертуга ны —Михаил Томгрүк кенәз килеп йөри иде Тора бора ул алар йортында үз кеше булып китте Әкренләп Марфа апа шактый ияләшеп өлгерде Беркөнне кичтән Томгрүк бояр кызына күчтәнәчкә берничә шикәрләнгән җимеш алып килде
— Патша өстәленнән бу. бүгенге төшке аштан.—диде ул
’ «К У » N? 7
129
Марфа, аны-моны уйламыйча, күчтәнәчне кабул итте Шул көннән башлап ул. болай да какчалыгы белән аерылып торган кыз. күзгә күренеп сула башлады Өстәвенә. ана ниндидер өянәк ябышты Бу күңелсез хәбәрне шундук патшага җиткерделәр. әмма ул. бернигә дә карамастан. Сабуровага өйләнәчәкмен, дип кырт кисте.
Туй үтте Ә ике атнадан Марфаны җирләделәр
Үч алуларга чират җитте Патша Марфаның сәер чиренең яшь Тәмгрүк кенәз шикәрләнгән җимешләр бүләк иткәннән соң башлануын ачыклады Михаилны очлы казыкка утырттылар Аңардан башка, бу эштә шикле күренгән тагын берничә боярны җәзалап үтерделәр
7
Марфа Сабурованың үлемен Иоан чын йөрәктән авыр кичерде Бәлки, аны бу өченче хатыны туйдырып өлгермәгән булгандыр Ике атна буе ул берьялгызы яшәде бары тик Малюта Скуратов кына, көненә берничә тапкыр аның янына кереп. Марфаны үтерүдә гаепләнгән кешеләрдән сорау алуларның нәтиҗәсе турында җиткереп торды
Ниһаять, патша кабул итү палатасына чыкты Бу турыда алдан кисәтелгән опричнина башлыклары һәм исән калган боярларның барысы да сарайга җыелдылар Пыш-пыш сөйләшүдән палата гүләп тора соңгы вакыйгалар турында фикер алышу бара Скуратов аларга патшаның «җаны бер дә таза түгел», дип әйтеп өлгергән иде инде, ә бу —Иоанның кәефе бик начар чагы дигән сүз. шуңа күрә аннан бүген теләсә нәрсә көтәргә була Боярлар, эчтән дер калтырап, җан саклап калу кайгысында утыралар иде
Менә эчке яктан бүлмә ишекләре ачылып китте Аннан кораллы ике сакчы чы гып, тәхет куелган биек урын янына барып басты Палатада шылт иткән тавыш та калмады Берничә секундтан эчке яктан әкрен генә чыштыр-чыштыр атлаган аяк тавышлары ишетелде һәм ишектә патша күренде Аны күргәч, хәтта аның иң якын җан дуслары саналган Басманов. Колтовский һәм башкалар эчләреннән аһ итеп куйдылар Тәхет янына, шомлы өрәк кебек, ниндидер җан иясе якынлашып килә кебек иде Иоанның остендә кара каеш белән билдән буылган руханилар җиләне Башында очлы бүреге биек булып калкып тора Уң кулында — гадәттәге озын таягы Идәнгә кадәр салынып төшкән монах мантиясе артыннан сөйрәлеп килә. Тирән җыерчыклар белән ергаланып беткән һәм. каны качып, саргайган йөзендә җан әсәре калмаган Күз уемнары, мәетнең баш сөяге тишекләре кебек, каралып тора тик аларның төпләрендә генә нурсызланып сүнеп беткән күзләре, тонык кына пыскып. ялтырыйлар иде
Ул беркемгә дә игътибар итмәде, хөрмәт күрсәтү йөзеннән бил бөгеп сәламләүләргә дә җавап бирмәде, бөкрәйгән килеш алга үтте һәм. авырлык белән биек урынга менеп, тәхетенә чумды Тынлык озакка сузылды Иоан күзләрен йомды һәм залда җыелганнарга ул йокыга китә башлаган кебек тоелды Әнә шулай берничә минут дәвам итте Менә кинәт Иоанның күз кабаклары югары күтәрелде һәм аның күзләрендә барысына да яхшы таныш булган усал очкын ялтырап узды Ул күз карашы белән тиз генә каршында басып торган кешеләрне барлап чыкты һәм Григорий Грязнойга текәлде Канлы оргияларның барысында да салкын канлылык белән катнашкан опричник шулчак маңгаена салкын тир бәреп чыкканын тойды, аның аркасын нидер чемердәтеп узды.
— Якын кил. Гриша.—диде патша ишетелер-ишстслмәс тавыш белән
Григорий тәхет янына якынайды
— Әйтүләренә караганда. Гриша.—дип шулай ук үлем түшәгендә ятучы кеше тавышы белән дәвам итте патша,—син миннән алда Марфа Сабурованы яраткан булгансың икән Әйтче миңа, шул чакта ук чирле идеме ул?
Бөтенесе лә сагаеп калдылар Мондый сорауның кабул итү палатасында, өстәвенә, чит боярлар каршында яңгыравы бик сәер хәл иде алар өчен Бүген монда җыелган халыкны ниндидер гадәттән тыш вакыйга көтә, күрәсең Грязной каушавыннан ни дип әйтергә дә белмәде Иоан түземлелек белән берничә минут көтеп торды, шуннан соң гына, тавышын тагын да ягымлырак итәргә тырышып, кабат сүз башлады
— Нишләп эндәшмисең. Гриша? Марфаны яратуыңда бернинди дә начарлык күрмим мин Мин үзем дә сөйдем ич аны Электән үк авырмадымы икән ул. шуны гына ачыклыйсым килә.
Моннан сон да дәшми тору куркыныч иде. Грязной бөтен көчен җыеп;
— Дөрес җиткергәннәр сиңа, бөек падишаһ.—дип җавап бирде.— Сабурова- ларда элегрәк булгалый идем мин һәм Марфа туташны үземә кодаларга ниятем бар иде Ә чирле икәнлеген белмәдем мин
— Димәк, яучы җибәрергә теләгән идем, дисең?—дип иренен кыйшайтып елмаеп куйды Иоан —Ә нишләп җибәрмәдең соң’
— Син. падйшаһ, аны үзенә хәләл жефетлеккә сайлап алырга теләк белдердең
Иоан карлыккан тавыш белән көлеп жибәрдс
— Ха-ха-ха! Димәк, синен кәләшеңне мин тартып алганмын0 Ярый Алайса, мә. шуның өчен сиңа миннән булсын бүләк!
Шул сүзләр белән Иоан. бөтен көченә селтәнеп, таягының үткен очы белән Грязнойның битенә кадады Таякның очы аның бер күзенә туры килде Грязной, жан ачысы белән кычкырып, идәнгә аулы *
— Эшен бетерегез шуның,—дип өстәле Иоан тыныч тавыш белән Тәхет янын- £ да басып тор1ан Скуратов салкын канлылык белән бил каешыннан пычагын суы- 2 рып алды һәм аны коточкыч авыртудан идәндә бәргәләнгән Грязнойның күкрәгенә = батырды Грязнойның мәетен шундук палатадан өстерәп алып чыгып киттеләр
Үч алу патшаның кәефен күтәреп җибәрде Аның иреннәрендә елмаюга охша- 2 гаи нәрсәдер күренде х
— Кияү егете белән эшне төгәлләдек.—диде ул Аның тавышы бу юлы ягымлы- « рак ишетелде —Хәзер кәләш эзләргә кирәк Малюта! Әзерме0
— Бөтен нәрсә син теләгәнчә, падишаһ, —дип жавап бирде Малюта. идәнгә | кадәр бөгелеп «
— Киттек алайса!—дип кычкырды патша ♦
Патша чанасын атлы опричниклар уратып алды һәм алар, кар тузаннары туз- « дырып. урам буйлап каядыр чаптылар Панна янына чанага Малюта белән Басма- 1 нов һәм Владимир Ростовский утырды Паннаның кая таба юнәлгәнен беркем дә * белми иде һәм сорарга батырчылык итүче дә табылмады *
Шәһәр артта калды. Коломенское ягына таба борылдылар Опричниклар, пат- ° ша үзе яраткан Коломенское сараенда күңел ачарга тели икән, дип уйлыйлар иде. , әмма патша чанасы, анда туктап тормыйча, ары үтте Юл буе бер сүз әйтми тын гына уйланып утырган Иоан бервакыт ягымлы 1авыш белән Ростовскнйга дәште
—Ә бит без. кенәз, кунакка сиңа барабыз Куып чыгармассың, шәт°
Кснәз югалып калды
— Кичерә күр. падишаһ, ничек инде —дип тотлыкты ул — Киресенчә, мин бик шат булырмын тик син мине алдан кисәтмәдең тиешенчә хөрмәт белән кабул итә алмам, дип куркам
— Бу турыда борчылма, кснәз.— дип тнрән мәгънә белән әйтеп куйды патша,—сый-хөрмәтне без үзебез белән алдык
Мәскәүдән егерме биш чакрымнар чамасы читтә Владимир Ростовскийның биләмәсе бар иде, гаиләсе белән шунда яши иде ул Кенәз бүтән чакта патша сараеннан ераграк булырга тырыша иде, Иоан опричнина оештыргач, бигрәк тә нык читләште
Патша кәрваны, ниһаять, кенәзнең биләмәсенә барып життс Аның шулай бер Көтмәгәндә килеп керүе ойдәгсләр арасында, кырмыска оясына таяк тыккан кебек, ыгы-зыгы куптарды Кенәз патшадан, хуҗалыгында тиешле күрсәтмәләр бирер очен. бераз вакытка чыгып керергә рохсәт игүен үтенде Патша ачык йөз белән рөхсәт итте
Хужа чыгып киткәч, Иоан игътибар белән палатаны карап чыкты, мыскыллы елмаеп куйды һәм юлдашларына карап
— Владимир кенәзнең тормышы бер лә зарланырлык түгел икән.—диде
Шулвакыт бүлмәгә Ростовский үзе килеп керде Аңа хатыны ияргән иде Анысы. киң көмеш кунага куеп, хәмер салынган чәркәләр алып кергән Хужабикә патша янына килде Һәм. бил бөгеп, аны хөрмәт белән сәламләде, ә кенәз үзе
— Бәхетле ит безне, боек падишаһ, чәркә белән шушы виноны йотып куйчы,—диде
— Ашыкмый тор!—дип туктатты аны Иоан —Сый хөрмәтне үзебез белән алдык, дип мин сиңа юлда әйткән идем бит инде Син дә минем виноны тәмләп кара Тукта, улларын кайда сон синең0
Ростовский яшь кснәзләрне чакырырга кушты Патшаның ымын үтәп. Кремль сараеннан алып килтән савыт белән эчемлек кигерделәр Скуратов дүрт чәркәгә күчтәнәч эчемлекне салды һәм хуҗаларга бирде Шулвакыт Ростовскийның зиһененә моның мәгънәсе барып җитте Ул тавыш тынсыз тына хатыны белән улларын үбеп, бәхилләште һәм кинәт эчен җибәрде Тегеләр дә аңа иярделәр Берничә минуттан алар идәндә үлем белән тартышып ягалар иде инде Почмактагы тәре астында утырган җиреннән Иоан. шаркылдап көлә көлә, ачы эчкән хуҗаларның агониясен карап торды Бичаралар идәндә тынып калгач. Иоан урыныннан торды
— Хуҗалар безнең килүне өнәп бетермәделәр, күрәсең Кунакларыннан алда рак эчен күбенделәр Үзебезне үзебез сый тарга туры килә
Кснәз йортында оргия башланды
Ростовский кенәзнең бөтен «тасбс» бары тик шунардан гыйбарәт иле ул —Марфа Сабуровага исем кушучы ата булган кеше, ә Мэрфиның үз атасы, «коч
кулланып» сорау алуларга түзмичә, кызым кече яшьтән үк чирле иде, дип әйтте, ә бу турыда Ростовский белә иде. диде
Кенәз биләмәсендә үзләре генә калгач, патша бер тәүлек буе типтерде. Аннан соң «хатын эзләргә» чыгып китте Әнә шундый «кәләш эзләп чыгып китүләрнең» берсендә алар Милославский кенәзнең йортына туры килделәр, ә бу вакытта ойдә хужабикә белән балалары гына утыра иде Шуңа күрә алар ишек кагучыларның кемнәр икәнлеген ачык кына танымадылар Кенәзнең ялчылары, опричниклар өерен патша үзе алып килгәнлеген белмичә, коралланып, бик каты каршы тордылар Бер дистәгә якын опричник шунда башын салды Иоан үзе дә очраклы гына исән калды Хурлык булса да. чигенергә туры килде. Әмма Милославскийга бу «җиңү» бик кыйммәткә төште Берничә сәгатьтән аның йортын биш-алты йөз опричник камап алды Операциягә Иоан үзе җитәкчелек итте Яраннарына ул. бу йортта бер генә кешене дә исән калдырмаска, хәтта хатын-кызлар белән яшь балаларны да аямаска, дип бик каты кисәтеп куйды Аннан-моннан гына коралланган ялчылар озак каршы тора алмадылар, әлбәттә Тиздән опричниклар йортка басып керделәр һәм анда Иоан чорында ерткычлыгы белән нык аерылып торган үч алу башланды Җиңүчеләр, патшаның боерыгын истә тотып, беркемне дә аямадылар Хатын-кызлар башта, гадәт буенча, чират аша уздылар, шуннан соң аларны да кылычлары белән вак кисәкләргә турадылар Суеш барган чакта Иоанның холкына хас булган бер кечкенә вакыйга булып алды Йомшак күңеллелек белән аерылып тормаса да. Басманов, кул күтәрергә йөрәге җитмичә, патша янына Милославский- ның ике айлык оныгын алып килде Сабый шулкадәр матур һәм ярдәмгә мохтаҗлыгы белән кызганыч иде ки. хәтта кансыз опричниклар да аңа кагылырга кыймадылар Иоан. сабыйны кулына алып, үпте һәм
— Патша сүзе Ходай алдында,—диде—Ә мин бу йортта бер генә җан иясе дә исән калмасын, дидем Шулай булсын!
һәм үзе янында ук сабыйны чалып ташларга кушты
8
Марфа үлгәннән соң Иоан әнә шулай күңел ачты. Ниһаять, бу аны тәмам туйдырды һәм ул яңадан өйләнергә карар кылды Әмма ләкин шунысы бар: православие чиркәве өч кенә тапкыр өйләнергә рөхсәт итә, шунлыктан дүртенче никах бернинди кануннарга да сыймый иде Шулаен шулай да. ләкин бит Иоан өчен кануннар юк Дүртенче хатынга ул Анна Алексеевна Колтовскаяны сайлады һәм бер изге атага никах догасы укырга боерды Изге ата патша сүзеннән чыгарга базмады, әлбәттә, һәм тиздән ул. җиренә җиткереп, никахлашу йоласын башкарды Әнә шундый формаль нәрсәләр артта калганнан соң гына. Иоан епископларын җыеп алды һәм алар каршында шундый нотык белән чыкты:
— Изгелек өләшүчеләр! Явыз кешеләр минем беренче хатынымны. Анастасияны. сихерләп, газаплап үтерделәр Икенчесенә, черкас кенәзе кызына, ачы бирделәр һәм ул. коточкыч газапланулардан һәм интегүләрдән соң. Ходай тәгалә янына китте Мин шактый озак вакыт ялгыз түздем, өченче тапкыр бары тик ике җитди сәбәп аркасында гына өйләнергә карар кылдым беренчедән, мин дә тере кеше, икенчедән, балигъ булып өлгермәгән балаларымның ятим үсүе миңа җан тынычлыгы бирмәде —мин бу фани дөньяны, сабыйларны ятим калдырып, ташлап киталма- дым. ә хатынсыз яшәүче кешене бу дөньяда бик күп бозык юллар сагалап тора бит Митрополит Кирилл фатиха биргәннән соң. мин бик озак үземә ярардай кәләш эзләдем, ничәмә-ничә кыз арасыннан, ниһаять, берсен сайлап алдым, ләкин көнчелек. дошманлык дигән явыз нәрсә патша хатыны исеме алып кына өлгергән Марфа-ны һәлак итте ул кәләш чагында ук хастага әйләнде һәм ир хатыны булып ике атна да яшәргә өлгермәде, саф кыз көенә бу дөньядан китте Авыр кайгыдан ушыма килә алмыйча, мин калган гомеремне монахлыкта уздырырга карар кылган идем, ләкин сабыйларымның бер ярдәмчесез калуларын һәм Дәүләтемнең бүгенге көндә нинди авырлыклар кичерүен күреп, дүртенче тапкыр башлы-күзле булырга тәвәккәллек иттем Бу мизгелдә мин, түбәнчелек белән аягыгызга егылып, сездән. Изге-лек өләшүчеләрдән, шуңа рөхсәтегез белән фатихагызны ялварам
«Изгелек өләшүчеләргә», патшаның бу сәер нотыгыннан соң. аның никахын танырга гына калды Алар ана. сүз өчен генә булса да. җиңелчә епитимья йөкләделәр ул бер ай буе. Ходайдан ярлыкавын сорап, көнгә йөз тапкыр дога кылырга тиеш Ләкин Иоан өчен бу җәза нульгә тиң иде
Анна Колтовская күп яклары белән Тәмгрүк кызы Марияга охшаган иде Черкас кызы кебек үк. ул да йөгәнсез холкы һәм тыйнаксыз дәртлелек белән аерылып торды Агулап үтерелгән чирләшкә Сабуровадан соң. Анна Иоанны үзенең көчле ихтыярына буйсындыруга иреште. Патша, вакытлыча гына булса да. тыйнакланып калды, күпләп-күпләй дошман эзәрлекләүләр һәм аларны җәзалап үтерүләр тукталды
Иоан хәзер көннәр буе хатынынын теремында юана иде. Ул еш кына, сарайда канунга әйләнгән этикетка кул селтәп, хезмәткәрләренең докладларын шунда ук кабул итә башлады
Анна иренен күңелен яуларга бик оста булып чыкты Хәзер сарайнын хатын- кызлар ягында һәрвакыт жыр-биюләргә һәм патшанын теләсә нинди теләген үтәргә әзер торучы чибәр хатыннар мәш килә башлады Падиша иренен алар белән «уен нар» оештыруына бармак аша гына карый иде Көнләшүнең нәрсә икәнен белми * иде ул. чөнки Иоан. ир буларак, аны әз генә дә кызыксындырмады
Хатынының теремына Иоан. гадәттә, иртән килеп керә Анда аны ачык йөз х белән каршы алалар Падишаның йокы бүлмәсендә, махсус биек итеп эшләнгән бер = урында, йомшак кәнәфи тора иде Анна ирен ишек төбенә үк барып, бил бөгеп Р каршы ала Патша үз урынына барып утыра «Терем көне» әнә шулай башлана иде * Иоан шуннан соИ үзе иң якын күргән хатын-кызларны янына чакырып ала. = алар дан хәл-әхвәл сораша, бераз шаян сүзләр кыстырып кайчакта мәзәкләр сөйләп “ ташлый, уен-көлке арасында аларнын үтенечләрен тыңлый, гозерләрен канәгать- „ ләндерә. кайберләренә юмартлык белән зур-зур биләмәләр бүләк итә бәхәсле ләгь | валарны алар файдасына хәл итә Русь дәүләтенең бу чорын бик хаклы рәвештә. " «хатыннар патшалыгы» дип атыйлар *
Бу чорда хәтта аның иң якын опричниклары да арткы планга күчтеләр Иоан = ның «ышанычлы эге» Малюта Скуратов та вакытлыча патшага булган элекке = йогынтысын югалтып торды Хәтта, бик кирәк чакларда да. патша янына Аннаны v уратып алган хатыннар аша гына керергә мөмкин иде
Опричнинага каршы Анна даими рәвештә аяусыз көрәш алып барды Иоанга 2 кияүгә ул унсигез яшьлек кыз чагында чыкты Ә ул заманнарда аның кебекләр «сазаган кыз» санала иде Иоан аны хатынлыкка бөтен тәненнән дәрт бөркелеп тор ганын күргәч кенә алды Әмма Анна йөрәгенең яшерен бер почмагында патшанын үзенә дә. бигрәк тр аның опричникларына да ачы нәфрәт саклый иле Анна Колтов- ская кайчандыр мәхәббәт ялкынында яна иде Әмма аның сөйгән егете Воротынский кенәз ни беләндер Вяземский кснәзнең ачуын чыгарды һәм Мәскәү зинданнарының берсендә жәфалап үтерелде Анна моны бер секундка да онытмады Ул. пат шага йогынты ясый алуыннан файдаланып, әкрен генә, әмма шактый уңышлы рәвештә, опричнинаны тар-мар итә башлады Ул. әлбәттә, үзе өчен үч алу турында уйлады, әмма моның белән ул опричниклардан санап бетергесез бәлаләр күргән Русь дәүләтенә дә файда китерә иде Бер ел эчендә. Иоан аның йогынтысы астында яшәгән чакта, опричнинаның барлык башлыклары да диярлек яисә жәэалап утере i леләр. яисә еракка сөргенгә сөрелделәр Ә гади опричникларның кечкенә кырын эшләре дә элекке кебек гафу ителми иде. хәзер алар да кырыс жәзага тартылдылар Моның өчен Аннаның үзенең яисә аның теремында яшәүче бояр кызларының бер сүзе дә житә иде гаептә тотылган һәр опричникны Иоан. аны шул хәлдән алла гы на иң ышанычлы кешесе санаса да. судсыз-ниссз эшафотка озаттыра торды
Шулай булгач, опричникларның Колтовская белән аның сарайдагы дусларын дошман күрүләре бер дә гажәп түгелдер Бигрәк тә. Аннага булган мәхәббәте арка сында харап булган Андрейның атасы. Воротынский кенәз. аны бөтен жаны-тәне белән күрә алмый иде Карт кенәз улының ачы язмышы өчен чын күңелдән Аннаны гаепләде чонки ул. Анна үзе патша хатыны булырга теләгәндер лә. Андрейның эзәрлекләвеннән куркып, аны үз юлыннан алдыртып ташлагандыр дип уйлый иде Воротынский ничек булса да яшь падишаның башын ашарга ант эчте Кенәзнсң ха тын-кызларга гына хас нәфислелек белән башкалардан аерылып торучы туганын нан туган Борис Ромодановский исемле бер яшь энесе бар иде Бәхстсезлегенә кар шы. әнә шул яшүсмер егет мажаралар ярата торган кеше булып чыкты Воротын ский аны үзе янына чакыртып алды
— Борис’ Миңа бер яхшылык эшләргә телисеңме?—диде ул— Бәррәггән үзең дә күңел ачарсың
Ромодановский, әлбәттә, бик рәхәтләнеп риза булды Кенәз ана үзенең планын сойлән бирде Воротынскийның Ирина исемле ерак кардәше бар иде. Борис, үзен әнә шул кыз дип атап, падиша теремына үтеп керергә тиеш Борис Мәскәүгә үзенең срактатт.1 биләмәсеннән күптәй түгел генә килде, димәк, аны кем дә булса таныр, лип куркасы юк
Унтугыз яшьлек Борис Ромодановский, үз гомеренә куркыныч тозак корылуын башына да китермичә, шатлана-шатлана агасына ярдәм итәргә булды Шушы ки пешүдән соң. карт кенәз Иоанга «бояр кызы Ирина»ны тауларга күтәреп мактый башлады шәһвәт соя торган патша ул «кыз»га падиша теремына керергә рөхсәт итеп кенә калмады, хәтта аны тизрәк чакыртуны таләп итте
Аннаның теремында әнә шулай итеп «бояр кызы Ирина» пойла булды Борис Ромодановский үз ролен шулкадәр оста башкарды ки. ялганны беркем лә сизмәде Иоан. гадәте буенча иртән, теге «кыз» падиша белән таныштырмаган көнне үк. те- ремга кереп, яңа боярышняны үзенә күрсәтүләрен таләп итте Мондый борылышны
көтмәгән Борис югалып каллы Йөзе кып-кызыл булды, ә бу тос ана тагын да ныграк килешә иде Хатын-кызлар мәсьәләсендә тиңдәше булмаган патша каршында зифа буйлы «кыз» уңайсызланып басып тора иде ул аны баштан аяк бик җентекләп карап чыкты һәм. күңеленә хуш килү билгесе итеп, «бояр кызы Ирина»га үз казнасыннан энҗе муенса бүләк итте
Шул көннән башлап. Иоан «бояр кызы Ирина»га карата үтә ягымлылык күрсәтә башлады. Патша беркем алдында да уңайсызланып тормый иде. бервакыт ул. законлы хатыны үзе янында басып торуга игътибар да итмичә: «Яшь бояр кызы миңа урын җәйсен»,—дип боерып чыгып китте
Кич җиткәч, «бояр кызы Ирина» патшаның йокы бүлмәсенә кереп китте...
Төн уртасы тирәсендә Кремль сараенда Иоанның ярсып кычкырган тавышлары яңгырады Патша җен кебек котырына иде Ул. юка озын күлмәкчән килеш, канга баткан таягы белән кизәнеп «Очраган берегезне үтерәм!»—дип җикерә-җикерә, бөтен палаталар буйлап чабып йөрде Барысы да куркып качып беттеләр Беркемне дә очратмагач, ул башкалар кебек үк коты алынган Аннаның палатасына ташланды Чабып килгән уңайга ачу белән ишекне шар ачып ташлады, ләкин тупсаны атлап уза алмады — бумасы тотып, тупсага аркылы егылды Шуның аркасында гына Анна исән калды Мондый хәлдән соң патша, гадәттә, хәлсезләнеп, бөтен нәрсәгә битараф кала торган иде Бу юлы да шулай булды Аны. күтәреп, йокы бүлмәсенә илттеләр Ә анда Борис Ромоданскийның канлы гәүдәсе аунап ята иде өстендә бояр кызларыныкы кебек купшы бай күлмәк, муенында патша бүләк иткән энҗе, ә янында өзгәләнеп беткән ясалма чәч толымнары Борисның тәне карарга куркыныч иде патшаның очлы таягы белән тишкәләнмәгән җире юк иде аның
1572 елның 15 апрелендә Тихвинский монастыре янына атлы опричниклар белән уратып алынган боркәүлс зур авыр арба килеп туктады. Аның алдыннан, атының җилкәсенә авыр гәүдәсе белән ята төшеп. Малюга Скуратов үзе чабып килде. Килүчеләрне көтеп торганнар иде. күрәсең, монастырьның авыр тимер капкасы шундук ачылып китте Авыр арбаны җәмигь чиркәүнең таш ишек төбенә үк терәтеп туктаттылар Опричниклар атларыннан төште Скуратов арба янына килде һәм. аның кечкенә ишеген ачып, кискен-кискен берничә боерык бирде Арбадан, башыннан ук томалап тунга төрелгән, ниндидер кешене күтәреп төшерделәр һәм аны чиркәүгә алып керделәр анда игуменья белән бергә монах хатыннар басып тора иде инде Патша өчен махсус ясалган ишек каршында кәнәфи тора иде, алып кергән кешене шунда утырттылар Тунын салдыргач, монах хатыннарга ап-ак булып агарынган йоз күренде алар бигрәк тә аның ярымшашкан зур күзләренә игътибар иттеләр Хатынның башында берни дә юк иде Куе озын чәчләре, тәртипсез таралып, җилкәсе аша кәнәфи артына салынып төште Падиша Анна. Иоан Васильевичның дүртенче хатыны иде ул.
Кинәт, чиркәү эчен тутырып, елау аралаш шашкан тавыш яңгырады
— Теләмим! Кара каргышлар төшсен сезгә! Мин патша хатыны! Хакыгыз юк!
Анна, истерикага бирелеп, кәнәфиендә арлы-бирле бәргәләнә башлады Кәнәфи янында басып торган Малюта тыныч хәрәкәтләр белән бил каешыннан пычагын алды һәм, билбавының очын кисеп, шуны патша хатынының авызына бөтәрләп тыгып куйды Чиркәү эче кабат тынып калды Әмма Анна һаман да. тавыш-тынсыз. кәнәфиендә төрле якка бәргәләнә иде Моңа игьтибар итмичә, аның чәчен кырка башладылар Анна бу вакытта һушын югалткан иде инде.
Яңадан бер сәгатьтән фани дөньяда Анна исемле патша хатыны юк иде инде. Аның урынында чиркәүдә тыйнак кыяфәтле Дария исемле инокиня басып тора иде Ә тагын бер сәгатьтән инокиня Дария иң югары дәрәҗәле монах хатынга әйләнде Чиркәүдән күтәреп алып чыкканда аның түшендә, йөрәкләргә шом салып, ап-ак кеше башы сөяге эленеп тора иде Чәче кыркылган башын япкан капюшонга да кеше башы сөяге сурәте чигелгән иде Аны монастырьдагы табут куя торган төрбәләрнең берсенә мәңгегә тереләй ябып куйдылар ул анда, беркемне дә күрмичә, тагын 54 ел яшәде Дөньяда барлыгы да онытылып беткән Анна 1626 елның августында жан бирде ә бу вакытта Мәскәү тәхетендә Романовлар нәселе утыра иде инде
10
Анна Колтовская белән эшне бетергәч, патшада оялу дигән нәрсәнең эзе дә калмады Моңа кадәр ул шулай да. тыштан гына булса да, үзенең төрле бозык юлларда чабуларына һәм гаепсезләрне җәзалап үтерүләренә нинди дә булса законлылык төсе бирергә тырыша торган иде Хәзер Иоан ул битлеген дә салып ыргытты Иң башлап ул Воротынский белән Ромодановский нәселләренә һөҗүм итте.
Карт кеиэз Воротынский бертуган агасының улы Борисның үтерелүе турында шул ук төнне белде Мондый хәлне көткән иде ул. шуңа күрә алдан ук качарга әзерләнде. Ләкин патша ялчылары аңардан өлгеррәк булып чыкты «Патшаның ышанычлы эте« Малюта. патша бүлмәсендә төнлә булган хәлләрне ишетүгә. Борис Ромодановскийның кеше кулындагы сукыр корал булганлыгын шундук аңлап алды һәм тиз генә ярдәмчеләрен Воротынскийны тотарга жибәрде Алар кенәзне көймәле арбасына утырып маташканда эләктереп алдылар Һәм. аяк-кулын бәйләп, зинданга _ илтеп яптылар Икенче көнне иртән аңардан сорау алуда Иоан үзе катнашты Карт i сер бирмичә, үзен горур тотты Кыйналып, имгәнеп бетсә дә. сынмаган сөякләре = калмаса да. кенәз берүк сүзне кабатлады
— Берни дә белмим Минем гаебем юк
Ул үзенең язмышы хәл ителгәнлеген бик яхшы белә иде. әмма, катырак торса. * һич югында якын туганнарын коткарып калып булыр, дип уйлый иде Шул өмет = белән Жан да бирле Әмма Иоан үч алуда ярты юлда тукталып калуны белми торган = кеше иде шул Кенәзнсң үзе белән эшне бетергәч, ул җәлладларына аның ике кы- . зын мәсхәрәләргә боерды һәм шуны үз күзләре белән карап торды Аннан сон | Кремль сарае мәйданында моңарчы күрелмәгәнчә искиткеч зур «аю өстерү уены» ’ уздырылды канга сусаган аюлар ул көнне берничә минут эчендә. Воротынский * белән Ромодановский кенәэләрнең берсен дә калдырмыйча, бөтен туган тумачада = рын өэгәләп ташладылар
Татын бер ел вакыт узды Чамадан тыш типтерүләр Иоанны алжыта башлады и Икенчедән, аңа. үзенең мәңге туймас женси теләкләрен канәгатьләндерер өчен, көн t дә каядыр чыгыл чабарга туры килә иде чөнки, таләпләрне ул ничек кенә каты L куймасын, боярлар үзләренең хатыннарын һәм кызларын «буйдак» сараена якын о җибәрмәс өчен бөтенесен эшлиләр иде Патша озакламый, яңадан өйләнергә кирәк дигән фикергә килде Әмма бер киртә бар дүртенче никахы белән булган хәл архи пастырьларның тагын берсенә ризалык бирмәячәген кон кебек ап-ачык күрсәпс Иоан аларның ризалыгын сорап тормалы Шул чорда Спасо-Преображснский чиркәвендә (Нарат урманы Спасы) Никита исемле бер кеше рухани булып тора иде. элегрәк опричник булган бу кеше анда патша таләбе буенча куелган иде Шул Никита, патша пәри кызы белән никахлашырга теләсә дә. йоласын үтәргә әзер тора иде Патшаның гозерен ишеткәч, ул шатланып никах укырга риза булды
1573 елның ноябренда Иоан Васильевич Мария Долгорукая исемле кенәз кызы белән никахлашты Тик патшаның бу өйләнүе алдагыларыннан да фаҗигалерәк финал белән бетте
Зофаф төне үтүгә. Иоан кабул итү палатасына сөмссрләрс коелып килеп чык ты. Яшь кияүнең кәефен ни кырганны белмәсәләр дә. бөтенесе сагаеп калдылар Патша берничә докладны гына тыңлап торды, кырыс кына кул селтәде һәм үз ягы на кереп китте Тиздән сарай мәйданында кар шыгырдады патша кәрваны Алск санлровский бистәсенә таба чаба иде Ул заманнарда Александровский бистәсендә балыкка бик бай зур буа бар иде Ул буаны «патша буасы» дип йөртәләр иде чөнки патша өстәленә балыкны әнә шул судан тотып китерәләр иле
Аларны бил бөгеп сәламләп каршы аллылар яшь падиша өчен яңалык иде бу ул моны балаларча кызыксынып күзәттте Мондый олылауны гомерендә беренче мәртәбә күрүе иде аның Яшь кәләшенә юл буе бер сүз катмаган патша, беркемгә лә күтәрелеп карамыйча, чанасыннан төште һәм сараена кереп китте Скуратов та берсүзсез аның артыннан иярле
Ярты сәгатьтән Александровский бистәсе кешеләре колактан-колакка патша ның ниндидер сәер нәрсә әзерләве турында сөйли башладылар чөнки дистәләгән кеше «патша буасы» өстендәге ныгып жигмәгән бозны ватып, бик зур бәке ясап ма таша иле
Төш вакыты җиткәндә күлнең өчтән бер өлеше боздан арчылган иде инде Шуннан ерак түгел жиргә яр өстенә биек кәнәфи китереп куйдылар Боз өстснә беркемне дә жибәрмәс өчен, буаны жәяүле һәм атлы гаскәриләр уратып а тды Сарай капкасы ачылып, аннан бер төркем кеше чыгып килгендә кичке энгер менгер житеп килә иде инде Иң аллан атына менгән патша бара Аның артыннан утын чанасына жигелгән икенче ат килә Чана төбендә бер кечкенә гәүдә яга Патшаның яшь хатыны иле ул Мария һушсыз күренә, шуңа карамастан аны баулар белән ныклап чана карамаларына бәйләп куйганнар Төркемнең азагын.га һәрвакыт тасыча. Малюта Скуратов белән атлы опричниклар килә Утын чанасына жигелгән аг буаның боздан арчылган төшенә каршы килеп туктады Иоан. бармагы белән ишарәләп. Малютаны үзе янына чакырып аллы һәм ана берничә сүз әйтте Скуратов буа уртасы турына чыкты һәм. жыелган халыкка карап сүз баш лады
— Православныйлар! Сез хәзер Боек Госуларьныгг үзенә хыянәт игүчеләрне, аларның кем булуына карамастан, ничек жәзалавын күрерсез Долгорукийлар пат шага хыянәт итеп, аны Мария княжнага өйләндерделәр. ә Мария никахка кадәр үк
кем беләндер булган һәм моны патшага әйтмәделәр Шуңа күрә, государь Марияны Ходай карамагына тапшырырга карар кылды
Шул сүзләрне әйткәч. Малюта утын чанасы янына килде һәм. пычагын алып җигелүле атның койрык тирәсенә — сыртына кадады Ат кинәт сикереп куйды Опричниклар да атка ташландылар һәм айбалталары белән аңа төрле яктан суга 0аш- ладылар Куркып калган мескен хайван, ак-караны күрмичә, алга томырылды Берничә секундтан су чапылдавы яңгырады һәм җигүле ат. чанасына бәйләп салынган падиша белән бергә, кургашын кебек кара суны тирә-якка чәчрәтә-чәчрәтә, боз астына кереп югалды
Тамашачылар, ихтыярсыз, берьюлы аһ иттеләр Шуннан соң тынлык урнашты Барысы да. сихерләнгәндәй, су өстенә карап катты тирә-якка таралган түгәрәк дулкыннар һәм һава куыклары белән тулган буа озакламый көзге кебек тип-тигез булып калды Патша урыннынан торды, баш киемен салып, чукынды һәм үзалдына гына:
— Ходайның ихтыяры үтәлде.—диде.
Шуннан чон ул атына атланды һәм. опричникларын ияртеп, сарайга таба юнәлде анда, патша әмере белән, бистәнең барлык чибәрләрен җыйганнар иде инде Тиздән сарайда иртәнгә кадәр сузылган оргия башланды
Мәскәүгә кайткач. Малюта. патшага ярарга тырышып, суга батырып үтерелгән Марияның бертүган абыйсы Петр Долгорукийны тотып китерергә боерды «Патша хатынын харап иткән» явызның кем икәнен әйттерер өчен, аның имгәнмәгән җирен калдырмадылар Коточкыч газаплауларга карамастан, кенәз малае Петр Долгорукий. үҗәтләнеп бер генә сүз тәкрарлады
— Мария сенлемне бер генә явыз харап итте — ул патша Иоан Васильевич.—диде
Скуратов патшага княжичның моңарчы беркемдә булмаган үҗәтлек күрсәтүе турында хәбәр итте Иоан аны игътибар белән тыңлап торды һәм яшь кенәзне өенә кайтарып җибәрергә кушты
— Петр Долгорукийны үз биләмәсенә җиберергә. сеңлесенең гөнаһлары өчен аны гаепләмәскә, ул аның тәртибе өчен җавап тота алмый.—диде
Патшаның мондый гадәттән тыш йомшак күңеллелеге бөтенесен гаҗәпкә калдырды Әмма Скуратов, хуҗасының бик тиз үзгәрүчән усал холкын яхшы белгәнгә, үзенчә эшләргә булды ул ярымүлем хәлендә яткан яшь Долгорукий янына зинданга керде һәм аны үз кулы белән суеп ташлады Ә патшага «Княжич Петр ниндидер билгесез чирдән җан бирде».—дип кереп әйтте Хуҗасының ялгышларын ышанычлы хезмәтче әнә шулай төзәтә иде.
Малюта чынлап та ялгышмады Иоанның кече күңеллелеге озакка бармады: ике атнадан Кремльдә бөтенләй бүтән тормыш башланды Иоанның яраннарының әлегә кадәр беркайчан да мондый әшәке типтерүләргә барып җиткәне юк иде: 1574 ел башыннан Мәскәүдә ачыктан-ачык фәхешлек хөкем сөрә башлады Уйнаш әз генә ва кытка тыныбрак тора да кабат, дулкын-дулкын булып, бөтен шәһәргә җәелә идс Азмы-күпме хәллерәк кешеләр башкаланы тизрәк ташлап китүне карадылар, күбесе. һич югында, кызлары белән хатыннарын ераккарак яшерергә тырышалар иде
Хәзер патша, иртән ятагыннан торуга, «тән юучыларны» чакыртып ала Шәһәрнең иң чибәрләре арасыннан сайлап алынганнар иде алар Шулар патшаның. картаеп бөрешкән ябык тәнен әйбәтләп юып. исле май белән ышкып чыга Ә бу вакытта патша, анадан тума шәрә калып, урындыкта утыра Кайчагында ятып торуны артыграк күрә читтән караганда нәкъ мәет юалар, диярсең. Тәне чистарынгач. Иоанны шундый ук гүзәл хатын-кызлар киендерә
Әнә шушы чорда Иоан Швеция принцының хатыны Екатеринаның искиткеч гүзәл икәнлеге турында ишетте һәм аны ничек тә үз кулына төшерергә карар кылды Шул максат белән ул Воронцов дигән илчесен Стокгольмга җибәрде Әллә илчесе пешмәгән кеше булып чыкты, әллә шведлар русларны санга санап бетермиләр идеме, король белән аудиенцияга ирешкәнче унбер ай үтеп китте, ә ул арада Швециядә дәүләт башлыгы алмашынып, тәхеткә чибәр Екатеринаның ире принц Иоан үзе менеп утырды
Теләгенең уңышсызлыкка юлыгуын белгәч, патша илче Воронцовның кайтып җитүен түземсезлек белән көтә башлады Беркайчан үз хисләрен тыярга күнекмәгән Иоан бу көннәрдә, гомумән, ярсуыннан дилбегәдән ычкынды Хәтта Скуратов. Басманов кебек иң якын кешеләре дә аның күзенә чалынудан куркалар иде
— Швециядә булдыклылык күрсәтеп кайткан өчен.—дип сүзен башлады ул. ниһаять. Воронцов кайтып җиткәч.— без боярин Никита Воронцовны эт караучы вазифасы белән бүләклибез
Бу сүзләрне ишеткәч. Воронцов чайкалып куйды
— Бөек падишаһ!—диде ул калтыранган тавыш белән —Мин чын күңелдән синең атаңа, истәлеге якты булсын. Василий Иоанновичка хезмәт иттем Синең үзенә дә ышанычлы һәм тугрылыклы хезмәтче булдым Синең ачуыңны кабартырлык бер-
нинди начарлык та эшләмәдем мин Болай мыскыл иткәнче, жазалап үтерт Воронцовлар нәселендә берәүнең дә эт караучы булганы юк иле әле
Патша мыскыллап елмайды һәм
— Ярый алайса, боярин Никита, —диде—Эт караучы булырга теләмисең икән, минем палаталарда кал Шамакай булырсың Ел буе Швециядә ятып, буш кул белән кайтып керүеңнең бер файдасы тигәндер биг
Патшаның ишарәсе белән шөлдерләр тагылган шамакай киеме алып керделәр * Шөлдер чыңлавын ишеткәч. Воронцов хәнҗәрен тартып чыгарды һәм кабул итү ? бүлмәсенең аргы почмагына ташланды
— Барып чыкмас! Үтерәм! =
— Үтермисең. — диде Иоан тыныч тавыш белән һәм тәхетеннән торып бас- 2
ты — Мин сиңа үз кулларым белән кафтан кидерәм х
Патша Воронцов янына таба атлады Барысы да, ни булыр, дип тынып калды- х лар Патша әкрен генә бояринга таба якынлашты Хәнжәренен сабын кысып тоткан = Воронцов, нишләргә белмичә, аңа карап катты Иоан аның янына ук килеп “ җиткәч, ул шашкан кешедәй кычкырып көлеп жибәрдс һәм
— Димәк. Воронцовларны халык алдында мәсхәрә итәсең. Иоан Васильевич'1! «
Мәңге буласы юк моның!—дип кычкырды да. опричниклар кулын тотып ♦ өлгергәнче, бөтен көченә күкрәгенең сулъягына кадады Хәнжәр нәкъ йөрәгенә туры = килде Бер секундтан идәндә мәет ята иде инде Иоан карлыккан тавыш белән s көлеп жибәрдс һәм Скуратовка таба борылды *
— Ну, Малюта. сиңа бер эш кимеде Юкса, бу үләксә белән азапланырга туры *
килгән булыр иде. 2
Бояринның гәүдәсен алып чыгып киттеләр Патша палатасында кабул итү дәвам итте
Александровский бистәсенең сараенда чын мәгънәсендә гарем иде Көнчыгыш хәрәмнәреннән ул бары тик бер генә ягы белән аерылып тора аның гаремындагы хатын-кызлар чагыштырмача ирекле иделәр Евнух кебек хәрәм агалары каравыллап тормыйлар иде аларны. патшаның якыннарыннан кайсы керергә теләсә, шул керә ала иде анда Иоан үзе. алардан туеп, муеннан (арык булды Сарай кәнизәкләре генә канәгатьләндерерлек түгел иде инде аны Ул хәзер күңел ачуны бик сш читтән эзли башлады Бервакьн ул яраткан танышы Петр Васильчиков кенәз янына барып чыкты Кснәзнсң чибәрлеге белән бөтен тирә-якка даны тарал ган, унҗиде яшьлек Анна исемле кызы бар иде Патшаның күзе шул кызга төште һәм ул дус кенәзенә кызын сарайга җибәрергә тәкъдим итте Горур холыклы Ва сильчиков баш тартты Иоан. аның каты торуын күргәч, ике дә уйлап тормыйча, мин аңа өйләнәчәкмен, диде һәм икенче көнне үк Васильчиковка яучылар җибәрде Патша теләгенә каршы килү турында уйласы да юк иде Шулай итеп. Анна Васильчикова патшаның алтынчы хатыны булды Кем никах укыгандыр бу юлы аларга. билгесез, әмма ничек кенә булмасын, Аннаны патша хатыны, дип барыбер беркем дә санамый иде Патриарх белән епископлар бу никахны законлы дип танымады лар Хәер. Иоан үзе дә аларның ризалыгын алырга тырышмады
Анна белән Иоан оч кенә ай яшәп калды Беркөнне кыз ничектер серле рәвештә кинәт җан тәслим кылды Ә халыкка. Иоанга чыкканчы тап-таза кыз булса да. «күкрәк чиреннән үлде» дип игълан иттеләр Мескеннең гәүдәсен яшерен рәвештә, төнлә, сарайдан алып чыгып. Суздальдагы кызлар монастырена күмәртә жибәрделәр Гомумән, патшаның бу өйләнүе бик күп имеш мимешләр белән уратып алынган иде Анна Васильчикованы патша үз янына күтәрсә лә. аның якын туганнарыннан берсен дә сарай тирәсенә якын китермәде, ә бу — рус патшаларына хас нәрсә түгел иде
Вяземский кенәзне җәзалап үтергәннән соң, патша, яшь Басманов белән бергә, ат караучыларның берсе булып хезмәт иткән Никита Мелснтьевны да үз тирәсенә якынайтты Патшасының һәр теләген арттырып үтәргә әзер торучы бик шома кеше иде ул Беркөнне патша, тугрылыклы ялчысына үзенең мөнәсәбәте әйбәт булуын күрсәтер өчен, аның йортына сугылды Патшаның болай бик гади килеп керүе йорт хужасы өчен бөтенләй көтелмәгән хәл иде Ул. әлбәпә. каушавыннан аны кая утыртырга белмәде Өйдә ыгы-зыгы купты Патшаны өйнең иң түренә утырттылар, тиздән кунак ягына Мелентьевның хатыны — чибәрлеге белән күзнең явын алып торган Василиса да чыкты Ул. кунага тезеп, чәркәләр белән күз карасы кебек сак лап тоткан чит ил виносы кертте. Василиса патшага бил бөгеп сәлам бирле Патша, үзенә билгеләнсен чәркәне кулына тотып, торып басты
— Исәнлек телим сиңа, хужабикә.—лиле ул аңардан күзен алалмыйча — Ә хуҗаңа шундый гүзәлкәйнс бездән яшерен тотканы өчен шелтә белдерәм
Василиса комач кебек кып-кызыл булды Гади ат караучы хатыны буларак, ул сарайга керу турында хыяллана да алмый иде Патшаның бу сүзләре аның йөрәгенә сары май булып ятты моннан соң аның өчен сарай ишеге ачык, дигән сүз иде бу Ә Милентьевка патшаның сүзләре бөтенләй икенче төрле тәэсир иттеләр. Сарай тирәсендәге тормышның нинди икәнен ул. үз күзе белән күреп, бик әйбәт белә иде инде, шунлыктан үз гаиләсенә нинди куркыныч янаганлыгын яхшы аңлады Мслен- тьевның күзләрендә усал очкыннар ялтырап куйды. Ул ап-ак булды Әмма, уз-үзен тыеп, патша алдында түбәнчелек белән бил бөкте:
— Мәрхәмәтле сүзләрең өчен мең-мең рәхмәт әйтәбез, бөек падишаһ,—дип җавап бирде ул—Ходай сиңа озын гомерләр бирсен Ә Василиса белән эш болай ат өзәңгесе тотып торучы гади хезмәтченең хатынына патша күзе алдында басып тору килешми Бар. үз эшеңдә бул!—дип өстәде ул хатынына кырыс тавыш белән
Василиса тагын бер тапкыр патша алдында бил бөкте һәм чыгып китте Әмма шул арада патшага шук караш ташлап өлгерде: ә ул — хатын-кызларның иң ышанычлы коралы бит!
Чибәр хатын чыгып киткәч, аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торган патша Мелен- тьевка таба борылды
— Василисаны бүген үк сарайга җибәр,—диде ул каршы төшмәслек итеп.— Яшьлеген әрәм итеп монда ятмасын!
Мелентьев бер сүз дә җавап бирмичә баш иде. Патша тиздән кайтып китте.
Әмма Василиса ул көнне дә. иртәгесен дә сарайга килмәде Мелентьев үзе дә анда барып күренмәде. Өченче көн киткәч, Иоан аны исенә төшерде. Өзәңгече Мелентьев кайда, дигән соравына. Скуратов, ул авырый, дип җавап бирде.
— Ә Василиса?—дип төпченде патша.
— Анысы да авырып торам дип әйтә.—диде Малюта, иреннәрендә чалынып киткән елмаюын яшермичә
— Табиб немецны җибәрегез.—дип боерды патша.— Һәм аны кисәтеп куйсыннар алар яныннан урап кайтуга туп-туры минем янга керсен
Ике сәгатьтән имче немец Бомелиус патша катына керде. Ул аңа Мелентьев- ның. чынлап та. җиңелчә сырхаулап торуын, ә Василиса янына аны, табиб кеше булса да. кертмәүләрен әйтте
— Түшәк хасталарының хәлләрен белеп кайтырга кирәк,—диде Иоан һәм—Малюта. үзең белән бер фляга хәмер дә ал,—дип өстәде.
Патша. Малюта белән Басмановны ияртеп. Мелентьев ларга китте. Хуҗа башын түшәктән күтәрә алмый ята иде Патшаның теге вакытта көтмәгәндә килеп керүе аны бик тирән борчуга салган иде, хәтта бизгәк тоту авыруы башланган иде.
Патшаның кабат килеп керүе өйдәгеләр өчен тагын да көтелмәгәнрәк булды йорт хезмәтчеләре Мслентьевның үзен кисәтергә дә өлгермәделәр Иоан туп-туры аның йокы бүлмәсенә үтте.
— Чир аягыңнан бәреп ектымы. Никита?—дип сорады патша, үз тавышына мөмкин кадәр аның хәленә керергә тырышу төсе биреп
— Авырып торам шул. бөек падишаһ.—дип җавап бирде Мелентьев, урыныннан көчкә кузгалып
— Зарар юк, Никитушка, хәзер терелтәбез без сине. Малюта! Безнең хәмерне салып бир әле аңа. Бәлки, шуны йоткач, җиңелрәк булып китәр
Мелентьев патшага текәлеп карады. Малютага таба борылды һәм бөтенесен дә аңлады
— Государь!—диде ул калтыранган тавыш белән — Ходай үзе хөкем итсен сине Мин сиңа каршы килергә җөрьәт итмим Мин бары тик әгәр дә, рәнҗетергә теләп. Василисага кул салсаң, теге дөньядан киләчәкмен мин синең яныңа.
Иоан карлыккан тавыш белән көлеп җибәрде һәм читкә борылды Шул арада Скуратов, чәркәгә хәмер агызып. Никитага бирде Хуҗа кеше чукынды һәм кинәт эчеп җибәрде Берничә минуттан алар алдында мәет ята иде инде
Мелентьевны күмеп, ике көн узгач, Василиса сарайда күренде Бик тә зәһәр чибәр һәм купшы хатын сарайда тиз арада беренче урынны үзенә алды Таушалып, мәлҗерәйгән Иоанны ул үзенә чын мәгънәсендә гашыйк итте: патша аның теләсә нинди капризлы теләген үти иде. Шуннан файдаланып, Василиса Мелентьева кыска вакыт эчендә үзенә көндәш булырлык хатын-кызларның бөтенесен сарайдан кудырды Һәм шул ук вакытта ул патшаны да янына якын җибәрмәде анысы өмет белән өметсезлек арасында интегә иде Ул моны яшерен бер максат белән эшләде патша хатыны булу иде аның хыялы Һәм ул тәки шуңа иреште дә! Озакламый патша җиденче никах мәҗлесе үткәрде.
Үзеннән-үзе аңлашыладыр, патриархтан фатиха алу турында сүз дә йөртү мөмкин түгел иде Чөнки бу никах бернинди кысаларга да сыймый иде; хәер, шөһрәт сөюче Василисага бер генә нәрсә кирәк иде бу очракта патша хатыны дигән исем алу.
Иоанны Василиса уз канаты астында ике ел чамасы тота алды Фажига көтмәгәндә килеп чыкты
Бервакыт Иоан швед илчесен кабул итте Балтика диңгезе буйларының язмы шы турында бара иде сүз шулчак ике ил өчен дә бик мөһим нәрсәләр хәл ителүе мөмкин иде Шуңа күрә кабул итү палатасына патшаның ышанычлы кешеләре генә чакырылды Сөйләшүләр иң житди өлешкә килеп жигте дигәндә генә патша, кызу әңгәмәне кисәк бүлдереп, тәхетеннән торды һәм үз ягына чыгып китте Швед илче- сс. җилкәсен җыерып. тирән аптырашта ялгызы утырып калды Иоан, кызу-кызу i ' атлап, хатыны янына юнәлде һәм аның йокы бүлмәсенең ишеген кинәт каерып 5 ташлады Василиса терем уртасында басып тора иде йөзе кызарып чыккан ә = иреннәрендә каушау катыш ясалма елмаю катып калган Иоан артына борылды Р Һәм X
— Малюта!—дип кычкырды =
Скуратов килеп керде
— Тсрсмны тентеп чык!—дип боерды ана патша кырыс тавыш белән һәм. „ ишек катында туктап, авыр таятына таянды Василиса күзгә күренеп агарынды. - әмма бер сүз дә әйтмәде «
Малюта падишаның йокы бүлмәсен җентекләп тентүгә кереште Озак та • үтмәде, ул караватның ефәк чыбылдыгы артыннан лачын өйрәтүче Иоан Колычевны = тартып чыгарды Яшь. чибәр егет, язмышының хәл ителгәнен күреп, терем уртасы- * на чыгып басты һәм ярсуыннан калтыранган патшага кыю караш ташлады
— Государь! Синең алдагы гаебемне тулысынча таныйм.—диде ул — Яшереп * нитеп торасы юк Мине аяусыз әшәке жәза көткәнен дә беләм Тик сонгы сүземне ” әйтергә рөхсәт ит миңа Син Василисаның ирен. Никитаны харап иттең, хәзер о анык үзен дә юк итәчәксең Үзеңә читтән бер күз сал әле Уйлап кара сиңамы соң яшь хатын белән яшәргә?! Аның урынына
Шулчак патша таягының очлы башы егетнең сүзләрен бүлдерде Василиса һушын җуеп идәндә ята иде инде Патша үзе дә. бумасы тотып, идәнгә тәгәрәде швед илчесе аны ул көнне көтеп ала алмалы
Икенче көнне Александровский бистәсендә ике мәет жирләдсләр. Бистә читендә киң итеп кабер чокыры казып куелган иде Ә җеназа укучы чиркәү рухание Кремльдән китерелгән икс табутта кемнәр ятуын да белмәде Ана хәтта мәрхүмнәрнең исемнәрен дә әйтәп тормадылар Чиркәүдәге табутлар янында яшь Басманов кына басып торды Рухани, бик нык гажәпләнеп. табутларның берсендә ниндидер кыштырдау тавышына берничә мәртәбә игътибар итте, ләкин Басманов тан copapia базмады Табутларны чиркәүдән алып чьнып. икесен бер чокырга күмделәр Басманов кушуы буенча, кабер өстен жир белән тигехтәлеләр
Табутларның берсендә Иван Колычевның мәете, ә икенчесендә— аяк-куллары бәйле һәм авызына чүпрәк тыгылган тере Василиса ята иде
12
Кремль сараенда тагын яна гарем барлыкка килде Василиса исән чагында тук талып торган күпләп кеше үтерүләр кабат яңарды Плахага беренче чиратта, әлбәттә. Колычевның якын туганнары күтәрелде Алардан соң Василиса Мелснтьс- ваның нәселен тамырыннан корыттылар Иоан бу юлы шулкадәр ярсыган иде ки. корбаннардан сорау алганда үзе дә шунда зинданда утырды һәм аларны үз куллары белән газаплады Гаспссзгә кан кою берничә ай дәвам итле
Шул ук вакытта Иоан өйләнү кирәклеге турында да онытмады, әлбәттә һаман үзенә кәләш эзләтеп кеше чаптырды Ниһаять, ут хатынлыкка Наталья Коросгованы сайлады, ләкин эш көтмәгәндә бер киртәгә барып төртелде Натальяның бер абзасы Новгородта архиепископ булып тора иде Шул архиепископ Леонид. Мәскәүгә пат ша янына барып, туганнан туган сенлемне синнән мәсхәрә иттергәнче үз кулым белән үтерәм мин аны. дип кискен рәвештә кыр| кисте Иоан ярсуыннан моның белән әллә ниләр эшләп ташлаячак, дип көпеләр әмма у т. гаҗәпкә каршы, аның горур сүзләрен тыныч кына үткәреп җибәрде һәм хәпа Леонид белән бик ягымлы итеп сөйләште
Шул ук көнне сарай мәйданында бүтәннәренә охшамаган бер уен оештырылды Сарайның арткы ишегеннән аю тиресенә салып тегелгән ниндидер зур төргәк алып чыгып, мәйдан уртасына куйдылар Шуннан сон эт караучылар дистәгә якын бик зур гәүдәле усал этләр алып килделәр һәм аларны жирдә торган горгоккә өстерә башладылар Этләр, күз ачып йомганчы, башта аю тиресен, аннан сон аның эченә тереләй салып тетелгән кешене өзгәлән ташладылар Архиепископ Леонид иде ул
Бу хәлдән сон. карышып маташуына карамастан. Наталья Коростова сарайга урнашырга мәҗбүр булды Шулай итеп, ул барыбер патшаның кулына килеп керде тик патша хатыны дигән исемнән гонә колак какты Мона нрсксезлән анын агасы
Леонид гаепле иде Хәер, патша Наталья белән барыбер берничә ай гына юанды Аннан соң ул бичара кыз эзсез юкка чыкты Сөякләрен, бәлки, хәзерге вакытта казыну эшләре алып барылган Кремль асты мәгарәләреннән археологлар табып алырлар
13
Натальяның юкка чыгуы Федор Нагой дигән боярның Мәскәүгә кайтып кергән чагына туры килде Ул бик күп еллар инде сөргендә яши иде. шуңа күрә Иоанның көтмәгәндә үзе янына чакыртып алуын ул ни дип юрарга да белмәде Ә чынлыкта патшаның аны «кичерүе» бик гади аңлатыла иде Патша каһәренә юлыккан боярның биләмәсенә бервакыт, очраклы рәвештә, Одоевский дигән кенәз Варшавадан кайтып килешли сугылып үткән иде Польша короле янындагы миссиясе бик тә уңышсыз беткәнлектән, кенәз ничек тә патша белән икесенең арасын әйбәтләргә тырыша иде. шунлыктан ул. буяуларын кызганмыйча, бояр кызы Мария Нагаяның чибәрлеген күкләргә күтәреп мактады Тырышуы юкка чыкмады патша шундук, Марияне күрергә теләп, сөрелгән боярны, бөтен гаиләсе-ние бергә. Мәскәүгә кайтарырга боерды
Одоевский бер дә күпертмәде: Мария Нагая, чынлап та. рус чибәрләренең идеалы саналырлык иде шул (Татар нәселеннән—Тәрҗ. иск.).
Озакламый, кайтып төшүләренә бер-ике көн дигәндә, Федор Нагойга патша Мәскәүдән ерак түгел бер җирдән зур биләмә бүләк итте һәм берничә көннән үзе дә аларга килеп чыкты Бу вакытта Иоан бик нык бетәшкән картны хәтерләтә иде инде: хәтта иярендә дә көчко-көчкә генә утырып тора иде ул.
Федор Нагой патшанң. бил бөгеп, баскыч төбендә каршылады. Ә кунак бүлмәсендә хужабикә, көмеш куна өстенә ике алтын чәркә куеп, көтеп тора иде берсе — патшага, икенчесе — йорт хуҗасына куелган иде Иоан өйгә керде, тирә- ягына каранды, ризасызлык белән кашын җимерде һәм, хуҗабикәнең сәламләвенә җавап бирмичә
— Әйбәт каршы алмыйсың мине, боярин, — диде.— Мин синең өчен бөтен ях- шылыкларымны эшләдем, ә син мине үпкәләтергә ниятләгәнсең.
Нагой югалып калды
— Мәрхәмәтеңнән калдырма. Бөек Государь.—дип җавап бирде ул.— Сине үпкәләтү турында уйлау мөмкинме9! Нәрсәдән чыгып әйтәсең син аны?
—Ә шуннан кызыңны күрсәтергә теләмисең миңа Ә ул, сөйләүләренә караганда. әйтеп бетерә алмаслык чибәр кыз икән!
Патшаның сүзләре Нагойга үзен «кичерү»нең сәбәбен ачык аңлатып бирде Әйтергә кирәк. Марияны шуннан алда гына сөргендәге биләмәләренә күрше булып яшәүче бер боярның малаена димләгән иделәр алар Әнә шуңа күрә ул гүзәл кыз әтиләре белән бергә Мәскәүдә түгел иде Ә патшага бу турыда дөресен әйтеп бирү бик куркыныч, чөнки боярга бөтен гаиләсе белән бергә кайтырга боерылган идс Нагой патшага, кызым авырып тора, дип әйтеп котылмакчы булды. Әмма Иоан аны тиз бүлдерде:
— Зыян юк. боярин.—диде ул шат күңел белән—Кызыкаең хаста булса да. күрәсем килә Янына алып бар мине.
Хужабикә. куркуыннан, кулындагы кунасы белән чәркәләрен идәнгә төшереп җибәрде Чәркәләр зыңлап идән буйлап тәгәрәп киттеләр, хәмер түгелде Хәлиткеч мизгел иде бу Бояр патшаның аягына егылды һәм, кичерүен ялварып, аның боерыгын тулысынча ук үтәмәвен. Марияның бу минутта Мәскәүдә түгеллеген сөйләп бирде
Көткәнгә каршы, патша аны ачуланмады Киң күңеллелек күрсәтеп елмайды
— Менә шулай ул. Федор! Мине карама көленә утырту җиңел түгел Ә хәзер кызың артыннан шундук кеше җибәр! Берсекөнгә кабат килеп чыгармын Әгәр дә инде мин икенче килгәндә ул монда булмаса, үзеңә үпкәлә.
Нагой, патша китүгә үк. элекке биләмәсенә чапты һәм кызын алып кайтты Мария елады, ярәшелгән киявеннән аерганчы, үтер мине дип тә карады, әмма дан- шөһрәт сөюче бояр, кызының ай-ваена карамыйча, патшаның теләген үтәргә карар кылды
Нагойларга Иоан үзе әйткән вакытында кабат килеп җитте Бу юлы аңа чәркәне Мария тәкъдим итте Патша аны бик нык ошатты Аның янында ук. бөтен йолаларны бозып. Федорга
— Ярый, боярин, мин үземә-үзем яучы булам Кызыңны яраттым. Мәскәү пади- шасы булыр.—диде.
Мария һушыннан язып егылды. Ә Нагой, мөмкин кадәр нык бөгелеп, патша алдында түбәнчелек белән баш иде Көткән иде ул моны
Патша, идәндә һушсыз яткан кызга ымлап, иреннәрен кыйшайтты
— Күренеп тора боярышняның күңеленә хуш килмәдем Зарар юк Яши-яши ияләшер
Бер атнадан шаулатып туй иттеләр Әлбәттә, чиркәү йолалары бу юлы да патриарх белән епископлардан башка гына үтте Сигезенче никахны да шул ук теге Никита исемле рухани укыды Туй өстәле янында «туй атасы» булып — патшаның уз улы Федор, кияү ягыннан «кияү егете» булып — Василий Иванович Шуйский, килен ягыннан «кияү егете» булып Борис Федорович Годунов утырдылар Барысы _ да Мәскәүнең киләчәктә булачак патшалары иде алар
Патшаның үз туеннан соң, икенче көнне үк улы Федор да Борис Годуновның = бертуган сеңлесе Ирина Годуновага өйләнде (Татар нәселеннән —Тәржемәче иск ) =
Иоан аны моннан алда гына киленлеккә сайлап алган иде
Күпмедер вакыт Мәскәү сараенда тормыш тыныч кына үз агымы белән барды х Мария падиша үз язмышына буйсынды һәм Иоанга карата үзен яхшы тотты Патша = үзе дә яңа тормышыннан бик канәгать иде Бер генә ягы белән ошамый иде аңа = яшь хатыны Мария еш кына бер сәбәпсез балавыз сыга торган иде Бу аның ачуын - кабарта башлады Беркөнне патша, хатынының елап утырган чагын туры китереп. - әгәр дә үзеңне шат тотмасаң. «этләргә тотып бирәчәкмен», дип бик каты кисәтте " Мондый янаудан соң. Марияның күңеле күтәрелмәде, әлбәттә патша белән хатыны ♦ арасыннан кара мәче йөгереп узган кебек булды Сарайда элеккечә түшәм күтәреп « типтерүләр яңара башлады Кабат исерекләрнең акырып-бакырып жырлаулары " ишетелә башлады, өстерәлчекләр белән кыргыйларча төн үткәрүләр, канлы уен- и көлкеләр ишәйде
Нәкъ әнә шул чорда Иоан. үзенең тәхетен кулыннан тартып алырга теләвеннән u шикләнеп (ә бу чынлап та шулай иде), оргияларыннан калмаган өлкән улын. Иоан- о ны. авыр таягы белән сугып үтерде Бу фажигалан сон патшаны алмаштырып куйган кебек булды Ул хәзер үзе кебек бертуктаусыз кәеф-сафа корырга теләмәүче кешеләргә шикләнеп карый башлады Мария, бу яктан алганда, аңарда нәфрәт кенә уята иде Ә патшаның үзендә, киресенчә, шәһвәт ярату хисе көннән көн арта барды. Ул кайчак акылдан шашар чиккә житә иде Бервакыт ул ныклап авырый баш лады Бик нык хәлсезләнде, соңгы айларда аны, гомумән, күтәреп йөртергә туры килә иде Ничектер бер төнне аның янында улын үтергәннән соң ятим калтан килене, ул-бу булмасын, дип, кизү утыра иде Иоан бермәлне үзенә хәл кереп киткәндәй тойды Ярдәм итүләрен көтмичә, үз көче белән урыныннан торды Килене кәнәфидә йокымсырап утыра иде Иоан көтмәгәндә ана. кулларыннан үзенә таба тартып, мәхәббәте тууы турында дәртләнеп сөйләргә тотынды Көрмәкләшү китте Иоан аны. бөтен көчен куеп, караватына егып салырга маташса ла. килене көчлерәк булып чыкты аның кулыннан ычкынып, үз бүлмәсенә йөгерде
Бу — патшаның үз гомерендә соңгы тапкыр талпынып алуы иде
Дөрес, ул озакламый торып аягына баса башлады, ләкин аның соңгы сәгате сугарга күп калмаганлыгын барысы да яхшы аңлыйлар иле инде Моны патша үзе генә сизми иде әле Ул тагын хатын алмаштырырга әзерләнергә кереште
Патшага шул чорда Англия королевасының бик тә чибәр бер туганы бар икән, дип сөйләгәннәр иде. ул әнә шул Гонтингон графинясын — Мария Гастингсны кулга төшерү турында хыяллана башлады Ул инде хәзер. Мария Нагаяга карата булган начар мөнәсәбәтен, хатынының бала табарга торган чагы булуына карамастан. чит кешеләрдән дә яшерми иде Иоан Лондонга Федор Писемский исемле дворянны «кәләш күреп кайтырга» жибәрде «Королева галижәнапләренә Мария Нагаяның чын падиша түгеллеген һәм аның тиздән, чәче кыркылып монастырьга җибәреләчәген» житкерергә кушты ул аңа
Әмма Иоанның явы&лыклары турында бик күп ишеткән Мария Гастингс моны тыңларга да теләмәде Аптырагач, королева Елизавета бик оста бер хәйлә уйлап тапты Мария Гастингс шушы була дип. патша илчесе Писемскийга ниндидер шад ра йөзле бер сазаган кызны күрсәттеләр Аны күргәч, илче Мәскәүгә ашыкты Ма рия Гастингсны чибәр дип алдаганнар, ул убырлы карчыктан да ямьсезрәк икән, диде
Елизаветаның хәйләсе өчен Мария Гастингсның гүзәллеге турында патшага сөйләгән инглиз лейб-медик Роберт жавап тотты аны зинданда жәзалап үтерделәр
Әмма бу эш моның белән генә төгәлләнмәде инглизләр королевасы Мәскәү белән икс араны якынайтырга бик тели иле, ул тиз арада Иоан янына үзенең чиктән тыш вәкаләтле илчесе Джером Баусны жибәрде Ул Иоанга королеваның үз кулы белән язган хатын тапшырырга тиеш иде. ә анда королева рус патшасына. Мария Гастингс урынына, үзенең бертуган агасының кызына, күптән түгел генә тат калган Анна Гамильтонга өйләнергә тәкъдим итте
Ләкин бу проект тормышка ашмый калды Иоан. Елизаветаның бик күп шарт ларына. Англия сәүдәгәрләренә Рәсәй жирендә чиксез ирек бирү алар китергән то варлар өчен ясак түләтмәү, бүтән илләрдән килгәннәргә аны икеләтә арттыру. Кремльдә бер генә рус хатын кызын да калдырмау, шул исәптән. Мария Натаяны
да куып җибәрү һәм шуның ише та!ын башка шартларының бөтенесенә дә диярлек берсүзсез күнсә дә. соңгысына батырчылык итмәде, чонки Мария бала табып өлгергән иде инде Баус бернисез кире кайтып китәргә мәҗбүр булды Иоанның гомерендә беренче мәртәбә кеше хәле белән исәпләшүе иде бугай бу Әмма патша «йомшаклык күрсәтүе» өчен үкенүен икенче конне үк ачык белдерде аңа Марияның. ниһаять, аякка басуын һәм «улы белән бергә (Дмитрий исеме бирәләр ул балага) патшаның мәрхәмәтле күзләренә күренергә теләвен» җиткергәч, Иоан бик дорфа итеп.
— Үз теремында гына утырсын һәм чакырылмаган җиргә тыкшынмасын.— дип кырт кисте.
Мария аны яңадан табутында ятканда гына күрә алды
1584 елның 17 мартында патша Шуйский кенәзне Швециягә җибәрде: аңа күптән түгел швед короленың бик тә чибәр бер хатын-кыз туганы бар. дип әйткәннәр иде Иоан Швеция королена сансыз күп ташламалар ясарга вәгъдә бирде һәм аңа якын дуслык тәкъдим итте. Әмма Шуйскийга Русь дәүләтәнең чиген үтеп чыгарга язмаган иде икенче көнне аны атлы хәбәрче куып җитте һәм Иоан Васильевич патшаның үлүе турында хәбәр итте Иоан. шахмат уйнап утырганда кинәт тәгәрәп, җан биргән иде
Ризван ХӘМИД тәрҗемәсе
ТӘРҖЕМӘЧЕДӘЙ
Унтугызынчы гасырның бөек рус әдипләре. Рәсәй үз тарихында өч зур кайгы кичергән, дип санаганнар Ярославна кайгысы, монгол явы кайгысы һәм Иван Грозныйдан (Дүртенчедән) күргән кайгы Ә тарихи шәхесләрдән кемнәргә күбрәк мөрәҗәгать иткәннәр дисәк, әдәби һәм фәнни әсәрләрнең үзәгендә. Борис Годунов һәм Бөек Петрдан кала, шулай ук Иван Дүртенче патшаны күрербез Без. татарлар. «Явыз Иван» дигән кушаматка бөтенләй икенче төрле эчтәлек бирәбез — чөнки сәбәбе баштан ашкан! Ә бит Иван Дүртенчегә ул кушаматны безнең бабалар түгел, патша исән чагында ук рус халкы узе биргән. Сере нәрсәдә соң моның9 Бер яктан караганда, ул — хәрби полководец, дәүләт эшлеклесе һәм Рәсәйнең иң беренче рәсми патшасы, ә икенче яктан — Явыз Иван. Рәсәйгә иң зур кайгы китерүче Сәер түгелмени бу? Бер-берсе белән сугышып. аерым биләмәләргә таркалып беткән рус халкын берләштереп, дәүләтен башка халыклар җире исәбенә дистәләр тапкыр киңәйтсен дә. «Явыз» дигән ләгънәт алсын, имеш! Бүген генә ул кайбер шовинистлар Казан ханлыгы әлеге чорларда Рәсәйнең вассалы булган Мәскәүгә ясак түләп торучы мескен бер ханлык булып яшәгән, дип исбат итәргә тырышалар Казан ханлыгы барыбер таркалып юкка чыккан булыр иде, янәсе Юк. монда нәрсәдер тоташып бетми кем инде аек акылдан үзенең кул астындагы бер мескенне җиңгәне шатлыгыннан нәкъ Кызыл мәйдан уртасына — Рәсәйнең иң изге саналган җиренә «Васи-лий Блаженный храмы» кебек һәйкәл төзеп куя9! Андый «тарихчылар»ның максаты астыртынга охшый мөстәкыйльлегегезне югалтканга артык пошынмагыз. Казан ханлыгының бүгенге варислары, әллә ни югалтмагансыз. Рәсәй сезгә прогресс алып килгән, дияселәр килә кебек.
Иван Дүртенченең кем, нинди кеше булганлыгын белү безнең өчен бик кирәк. Аның дәүләт башлыгы буларак кылган эшләре турында укучы яхшы белә Тагын нәрсә билгеле? Татар телен, үз ана теле кебек, су урынына эчкән (Карамзинны укып карагыз), эпистоляр жанрда борынгы рус әдәбиятында мәгълүм эз калдырган, кырыс холыклы патша. Ә шәхси тормышында нинди булган икән ул? Тарихи шәхесләрнең иҗтимагый эшчәнлегенең серле яклары еш кына аның шәхси тормышы аша ачыла бит Әнә шуңа күрә без Иван патшаның гаилә тормышына мөрәҗәгать итәргә булдык Укучы үзе нәтиҗә ясар Бигрәк тә XX га-сыр явызы Сталинның кемнән үрнәк алуы ачык күренер, дип уйлыйбыз.
• Явыз Иванның хатыннары» исемле бу документаль әсәр 1912 елда Мәскәүдә «Дело» китап нәшриятында басылып чыккан.