Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЧА ФИКЕРЛӘҮ ҺӘМ УРТА ГАСЫР ӘДӘБИЯТЫН ӨЙРӘНҮНЕҢ ПРИНЦИПИАЛЬ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Яңача фикерләү безнең сәясәт өлкәсендәге, иҗтимагый аң һәм. гомумән, идеология
системасындагы үзгәртеп коруга кагылган таләп кенә булмыйча. тарихка, фәлсәфи һәм әдәби
мираска мөнәсәбәтебезне дә билгели торган универсаль императив ул Аерым алганда, урта гасыр
әдәбиятын өйрәнү ул ничек чагыла’ Борынгы әдәбиятны анализлау һәм бәяләү принципларыбызда без
нәрсәдән баш тартырга тиешбез’ Нинди яңа таләпләр алга килеп баса’
Кызганыч ки, урта гасырның гаять камил әдәби үрнәкләреннән торган мирас ул чаклы киң колач белән
һәм тирән итеп өйрәнелде дип әйтә алмыйбыз әле Моңарчы эш фактологик, текстологик югарылыкта,
аерым авторларны исә монографик рәвештә өйрәнүдән гыйбарәт Азмы-күпме тәҗрибә тупланган, таянып
эш итәр өчен күпмедер нигез салынган Иске караш, догматик стереотиплар тулаем урта гасыр мирасын
кимсетүдә, аның әһәмиятен үткәнне төшенүдәге мәгълүм бер чыганак буларак кына тануда, аның идея-
фәлсәфи кыйммәтен асылда инкяр итүдә чагыла иде Күп кенә әсәрләрнең фәлсәфи һәм сәнгатьчәлек
җәһәтеннән бүген дә буй җитмәс югарылыкта торуын әдәбият фәне башка да китерә алмый иде. Дәүләт
күзлегеннән исә бу эшләргә акча әрәм итү кебек кенә карала иде
Яңача фикерләүнең чагылышы биредә барыннан да элек урта гасыр әдәбиятының әһәмиятын яңача
бәяләүдә күренә Ягъни, урта гасыр әдәби мирасы бүгенге кешенең сәламәт әхлагын тәрбияләүдә, рухани
камиллеге өчен көрәштә, аны кешелекле омтылышлар белән баетуда зарури һәм алыштыргысыз чара
буларак бәяләнә Мәсьәлә теоретик яктан болай куелмаса да. гамәли адымнарның характеры шуны
күрсәтә.
Урта гасыр әдәбиятын тикшерүдә яңача фикерләү төп өч өлкәдә чагылырга тиеш:
1) Әдәбиятның фәлсәфи-идеологик эчтәлеген яктыртуда;
2) Әдәбиятның социаль эчтәлеген яктыртуда.
3) Әдәбиятның сәнгатьчә эшләнешен яктыртуда
1. Идеологик тоталитаризм шартларында иң читен өлкә — беренчесе иде. Бу яктан себереп түгү өчен
иң кулай, яклавы читен булган әдәби дәвер — урта гасыр Чөнки аның хаким идеологиясе — дин
Тикшеренүче икмәксез калмас өчен, асылда исә халкын, замандашларын рухани икмәксез калдырмас өчен,
ул дәвер әдәбиятында дингә каршы мотивлар эзләргә мәҗбүр Бу җәһәттән иң кулай, иң отышлы шагыйрь—
Гомәр Хәйям Чөнки аның шигырьләре илаһият белән тәвәккәл тартыштан тора «Син минем кувшинымны
аударып ваттың, мәемне түктең,— ди аның каһарманы.— Мин исерек булсам, син бит аек, сиңа килешәме
соң мондый юньсезлек”» һәм менә ислам диненең мәҗүсилектән өстенлеген раслаучы «Кыйссаи
Йосыф»тан да автор шундый «мотивлар» таба Йосыфның чак кына үзбаш хәрәкәтен «Аллага каршы бунт»,
ди Әсәр каһарманның «Алла пәйгамбәре» икәнен оныта Ти-шеренүченең иң мактаулы хезмәте һәр әсәрдән
шушындый бунт эзләүгә кайтып кала.
Я
Хезмәт л әрне рус телендә чыгару ечен бу бигрәк тә кирәк була. Аларча «Ин әшәке дин» ислам
саналгач урта гасыр авторының Исламны тәнкыйтьләве Ислам белән каршылыкка керүе нәширләр эчен иң
кыйммәтле табыш була Андый каршылыкны тикшерүче күбесенчә уйлап чыгара Хәлбүки урта гасыр
мөселман авторы ислам диненең бернинди авыр басымын күрми, үзенең дөньяга карашын тормышны
аңлавын тулысынча шушы идеологиягә кора Бу аңа замандашлары әхлагына алар- ның үзара
мөнәсәбәтенә, эш-гамәлләренә үтемле итеп тәэсир ясарга мөмкинлек бирә Тикшеренүче еш кына бу
хакыйкатьне дә таный, ләкин шуннан бөтенләй акылга ятышмаган искәрмә чыгара Янәсе шагыйрь шулай
дингә ышанган халыкка идеяләрен дини кабыкка төреп бирмәсә замандашлары кабул итмәс иде аннан да
бигрәк динчеләр аңа юл куймас иде Тел төбеннән шул аңлашыла шагыйрь үзе. һичшиксез безнең заман
атеистларының лекцияләрен тыңлап урта гасырга безнең оешмалардан җибәрелгән агитатор Ул
шартларда конспирация ядәмендә эш итәргә мәҗбүр Бу схема Тукай турындагы хезмәтләргәчә сузыла
Әмма мондый методологиядә иң бозык алшарт шунда ки. сәкгатькәрнең шигъри ижатка һәм аның адресаты
булган халкына мөнәсәбәте үтә әхлаксыз бер күренеш булып баса Шигъриятнең асыл сыйфаты —
ихласлык Халкының улы һәм жырчысы булган шагыйрь аның белән беркайчан да битлек киеп уйнамый
Кыскасы бу методологиянең асылында узган унъеллыкларыбызга хас и-ейөзлелек идеологиясе ята
Яңача фикерләү урта гасыр ижтимагый һәм әдәби чынбарлыгын объектив итеп, ничек булганга
яктырту булырга тиеш Дини философия тирән һәм тормышның торле ягын исәпкә алып, күпкырлы итеп
эшләнгән булган Ислам бар да Алла кушканча эшләнә, дисә дә. дин гыйлеме тәкъдир кысаларында бәндә
үз гамәлен ирекле кыла, дип өйрәтә Урта гасыр әсәренең сюжет борылышларында көтелмәгән яңалыклар,
каһарманнарның эш-хәрәкәтендә төрлелек менә шуннан килеп чыга
Шагыйрь дин өйрәтүендәге гомумкешелек идеалларын аның җирдәге тормышын камил итеп коруга
юнәлтә аны ахирәткә рухани хәзерләгәндә дә җирдәге тормышын саф вождан белән узарга өйрәтә Болар
кай ягы белән безгә идеологии дошман була ала’
Без урта гасыр әдәбиятында күтәрелгән гаделлек, мәрхәмәт-шәфкать идеяләрен әдипнең тарихи һәм
сыйнфый чикләнгән булуыннан килеп чыга һәм моның прогрессив әһәмияте урта гасыр белән төкәнә, дип
аңлата идек Хәлбуки, мәрхәмәт һәм шәфкать, игелек идеясе сыйнфыйлыктан остен гомумкешелек әхлагы
казанышы булып хисаплана Аның гуманистик әһәмияте дә. урта гасыр белән генә чикләнмичә, хәзерге чор
өчен дә үзенең көчен саклый Конкрет әсәрләрдә аларның тәэсир һәм сәнгатьчә ышандыру куәсе хәзерге
укучы өчен артык садә һәм беркатлы бульдога мөмкин Бигрәк тә дидактик әсәрләрдә Ансы икенче мәсьәлә
2. Әдәбиятның социаль эчтәлеген яктыртуда яңача фикерләү нәрсәдә күренергә тиеш’ Барыннан да
элек, каһарманнар даирәсен шәрехләүдә Бу нәрсә дигән сүэ соң’ Мәгълүм ки. урта гасырның эпик әсәрләре
генә түгел «Мәхәббәтнамә» кебек асылда лирик әсәрләрнең дә каһарманнары — патшалар, бәкләр
хөкемдарлар Аларда мәгълүм чорның тарихи шәхесе алынып, ул макталса ә макталган зат исә Алтын Урда
кебек империя хөкемдары да булса, шагыйрь бөтенләй демократия дошманы булып күз алдына килә
Тикшеренүче шагыйрьнең абруен коткару өчен ул хөкемдарга бәйле булганга, аны мактый, бу бары алым
гына, асылда ул хөкемдарга үгетләр бирә, ойрәтә. аның үз-үзен тотышын төзәтергә омтыла • - дип тезеп
китә Бу - өлешчә дөрес Әмма шагыйрь хәтта Хәрәзми кебек бәк мәҗлесендә аны мактап шигырь сөйләсә
дә. үзенең ризыгын аклар өчен яки әдәби алым буларак кына мондый темага һәм каһарманга мөрәҗәгать
итми бәлки үзенең олы иҗат бурычын тормышка ашыруда, ягьни. кеше идеалын раслауда теләсә игелек
кылу, теләсә явызлык кылу мөмкинлеге зур булган шәхескә мөрәҗәгать итә Бу дөньядагы мәгълүм
үрнәкләрдә дәлиллерәк Һәм үтемлерәк чишелә ала Фольклор тәҗрибәсе дә моңа этәргеч бирә Әсәр
каһарманы патша булу шагыйрьнең апологетлыгы гына түгел, авторлар моны әсәр саен раслыйлар
Хәрәзми мәсәлән
Кылыч тик тел берлә тотты* җиһанны.
Канәгать милке эчрә падишаһ мин
Ничә хәшмәтле солтан булса булсын.
Әйстмән мал өчен мәдх «ә сәна мин, ди
Котб үзенең каһарманы Хөсрәүдә күп кимчелекләр күрү аларны Шириннең мәхәббәте ярдәмендә
төзәтә Мәхәббәт нинди генә юлдан язган хөкемдарны да камил әхлакка юнәлтә ала. ди Хөсам Кятиб исә
каһарманын аз гына гаделсезлеге өчен дә тамуг газабына сала Кыскасы, мондый күренешләр шагыйрьнең
гомуми эстетик принциплары яссылыгында гына төгәл аңлатыла ала
3 Сәнгатьчә эшләнешне тикшергәндә яңача фикерләү ни дигән сүз соң’ Мин бер генә моментны урта
гасыр төрки поэзиясендә шигырь төзелешен алам Мәгълүм булганча, ул гарәп-фарсы системасы гарузга
нигезләнгән Безнең читтән тәэсир дигән нәрсәне яратмаучы патриотларыбыз, дөресрәге, гарәптән алынган
әйберне күрмәскә тырышучы коллегаларыбыз «гаруз төркиләрнең үзендә булган, аның нигезе төрки телдә
үк бар. димәкчеләр Әмма бу дөрес түгел Урта гасыр төрки шыгыре ул шактый көчләнгән төрки синтаксис
жимеше Мәсәлән, әзербай- җаннар. гаруз — халык синтаксисына зур зыян китерде, диләр Безнең төрки
шигырьдә ул иярченле кушма җөмләләр бирелешендә чагыла Вакытмы, урынмы, рәвешме, шарт җөмлә —
барысы да бер кисәкчә (ки) белән бирелә һ б Әмма урта гасыр төрки шигърияте шушы гаруз кануннары
нигезендә шигърилекнең искиткеч бай чараларын эшләгән. Шулар бер бөтен буларак өйрәнелгәндә генә
шигъриятнең тулы байлыгын күреп була Безнең транскрипция дә моны истә тотарга тиеш Ягъни сүз
бирелеше, кушымча бирелеше итеп түгел транскрипциягә шигырь бирелеше итеп карарга кирәк Текстны
аваз, морфологик формалар яңгырашы буларак түгел, шигъри яңгыраш тәгъбир итәрлек эшләргә кирәк
Бездә хәзергә иң зур куркыныч — урта гасыр гаруз текстын хәзерге татар теле күренеше буларак
яңгыратуда