Логотип Казан Утлары
Публицистика

РӘСМИ ӘЛӘК


Тарих, табигый ки, төрле вакыйгаларга бай. Безнең ил тарихындагы куп кенә
хәлләрнең асылына төшенү. җентекләп танышу күп еллар буе мамкин булмады. Бигрәк
тә милли-азатлык хәрәкәтенә кагылышлы документлар, мәгълүматлар ждде йозак
астында тотылды, аларга сирәк кенә очракларда сирәк кенә кешезәр үтә ала иде
Илебездә үзгәртеп корулар башла>Л'Л. КЛССның Татарстан олкә комитеты архивы да
бик каты сер итеп сакланган материаллар белән танышу өчен мөмкинлекләр ачты.
Шундагы бер материал белән журнал укучыларны да таныштырырга булдык. Ул —
Татарстандагы һәм кайбер башка республикалардагы милли хәрәкәткә күзәтү ТАССР
ОГПУы 1926 елда аны ВКЛ(б)ның Татарстан олкә комитеты *Бик тә яшерен» дигән
тамга куеп тапшырган.
•Бу документны төзеп, без милли хәрәкәт турында агентура характерындагы
материаллар белән уртаклашуны максат иттек. — диелә анда. — Тик түбәндә
китерелгән фактлар гына бөтен хәлне ачыклап бетерми Әммй. уйлавыбызча,
дошманнарыбызны анализлау очен алар кирәкле»
Инде бу күзәтүнең эчтәлеге белән танышыйк
Клъбеүл МӨСЛИМОВ
Башка республикаларда милли хәрәкәт
һәм эмигрант төркемнәренең эще
Милли хәрәкәт көрәшен дәвам итүчеләр, мәгълүм булганча, торек-татар буржуазиясенең
революциягә кадәрге эшлеклеләре. алар бу хәрәкәттә революция вакытында да. аннан сон да актив
катнашкан Аларга ияргән, яца буржуазия тудырган зыялылар да шуларга коч эсти
Акгвардиячеләр авантюрасын бастыру белән беррәгтән бу хәрәкәтне дә бетергәч, андый
элементларның бер элеше Союзда калды, бер элеше чит илгә китеп барды һәм эшчәнлеген дә шунда
күчерде Милли хәрәкәтнең читкә киткән житәкчеләре торлесе торле жирдә Торки ядә—
Константинопольдә. Анкарада. Франциядә — Парижда. Германиядә — Берлинда һәм башка дәүләтләрдә
урнашты Бу кешеләр, үзләрен халыкка милли азатлык корәшчеләре итеп танытып, кайберәүләрдән матди
ярдәм алуга ирештеләр һәм. шулай итеп, бергә оештылар Хәзерге вакытта андый торкемнәр журналлар
да чыгара Мәсәлән. «Прометей» — Парижда Кавказ эмигрантларының. «Яңа Кавказ» муссаватчы
эшлеклеләрнең басмасы булып тора Бе ренчс саны 1926 елның 5 июнендә генә чыккан «Яңа
Торкестан»ны исә Урта Азия эмигрантлары нәшер итә
Бу басмалар эшчәнлек ягыннан бер-беренә охшаш һәм безгә каршы коткы белән тулы Милли
сәясәтчеләр корәшкә әзер булырга чакыралар Конбатыш илләрен Россия байлыклары белән
кызыктыралар, уңышка ирешкәндә, ул байлыклар безгә дә. сезгә дә жнтәчәк. дип ым каталар Аларның
тәкъдимеңчә. «Мәскәүдэн мөмкин кадәр күбрәк йолкы, матди хәлеңне ныгыт, гавамны милли рухта
тәрбиялә, партияне эчтән таркат, хәрби белгечләрне техникага (авиациягә) йоз тотып әзерлә, кирәк чакта
боларның һәммәсен дә гамәлгә ашырырлык һәм совет хакимиятеннән яисә аның дәвамчыларыннан
бәйсезлеккә ирешерлек булсын •
•Яңа Төркестан» журналы зур сабырсызлыгы белән аерылып тора Ул беренче санында ук
Үзбокстан. Тажикстан. Казагстан милли торкемнәре алдына Совет хакимиятен бәреп тошерү, Союздан
аерылып чыгу бурычын куя Шул журналда урнаштырылган мәкаләсенә Зәки Валили алдан
чамаланылган икътисади эмансипация яки режимны өлешчә үзгорү ягын да торучылардан кола, бүгенге
шартларда милләтченең мәсләге баш күтәрү, беренче нөүботто Көнбатышка. Англиягә юнәлеш тотып.
Совет властен бәреп тошерү икәнлекне длтилли
3 Валидов; «Бөтен кочне —Урта Азияго Эчке районнар нинди дә булса эшлеклелекк., салотсез.
азатлыкка коньяктан килергә кирәк». —ди
Муссаватчы эшлеклеләрнең «Милли Әзербайжан үзәге» дип имза куелган мөрәжәгате Совет
хакимиятенең һәлакәт алдында икәнлеген әйтә, алда форсаттан оста файдалану очен әзер булырга чакыра
Соңгы хәлләр мондый тынгысызлыкны куәтли Мәмәт Әмин Рәсүлзадә «Россиядәге сәяси хәл»
диген китапчыгында «Мөселман кешесе коммунист була алмый, партиялелек битлек итеп кулланырга
тиеш, аны хакимиятне төшергәннән соң салып ташларга мөмкин, ә хәзерге иастьта торырга, кадрлар
әзерләргә кирәк».— дип яза
Татарстан эмигрантлары турында берничә сүз. Г Батталов. Г Исхаков. Садри -Максудов, Фуат
Туктаров үз эшчәнлекләре белән аерылып торалар. Алар эмигрант торкемнәре белән элемтәгә кергәннәр
һәм Совет властена каршы гомуми көрәштә катнашалар.
Шәрык тарафындагы милли хәрәкәткә тукталыйк. Монда иске рәвештәге пантөркистлык- ның
йогынтысы зәгыйфьләнгәнлекне әйтеп узарга кирәк Анык урынына торле юнәлештәге милләтчелек
хасил булды, монысы элеккесе белән бер нәрсәдә яраша ул —Совет властена каршы көрәш. Шулай да
пантөркизм бөтенләй юк. дип әйтеп булмый. Ул Әзербайжан, Кырым һәм Төньяк Кавказда бик көчле..
Казагстан. Монда шундый бурычлар куела: 1) кооператив аппаратын басып алу һәм
буйсындыру. 2) Совет Власте үткәрә торган колонизациягә каршы көрәш; 3) халыкны руслар га карата
килешмәүчән мөнәсәбәттә тәрбияләү һәм буржуаз-милләтчелек үзацын үстерү; 4) милли берләшмәләргә
йогынты ясарга ирешү
Кайчакта милләтчеләр ирешкән уңыш —партия, совет оешмаларына эшләүче шул милләт
жаваплы хезмәткәрләрнең булышлыгы нәтижәсе дә ул.
Әзербайжан Муссаватчылар эшчәнлеге аерым игътибарга ия Аларның тактикасы башка
республикалардагы милли төркемнәр тактикасыннан аерылмый диярлек Аларда шундый омтылышлар
күренә: 1) совет аппаратын таркату; 2) совет мәктәпләрен таркату; 3) авылга йогынтыны үз кулларына
алу ниятеннән дин әһелләре белән берләшү; 4) жай чыкканда, форсатны ычкындырмас өчен, хәрби
кадрлар әзерләү.
Муссаватчыларның уңышы бар инде. Әзербайжан Мәгариф халык комиссариатын тикшерү
йомгакларыннан күренгәнчә, анда совет мәктәбе юк «Яңа Әзербайжан комитеты» бар Ул балаларга,
яшьләргә бәйсезлек һәм төрекләрнең берләшүе идеясен ныгыту рухында тәрбия бирү, русларның басып
алуына нәфрәт тәрбияләү максатын куя Әзербайжан демократларының «Иттихадчылар» партиясе
эшчәнлеге дә дикъкатьне тарта Бу партия Совет властена каршы көрәш юнәлешендә көчле әзерлек эше
алып бара
Башкортстанда элеккеге милли хәрәкәтнең партиясез өлеше Вәлидовны Башкортстанга кайтару
мәсьәләсе тирәсендә жәмәгатьчелек фикере тудыра Вәлидовның элеккеге көрәштәше, хәзерге коммунист
Иделхужинның «Башкорт хәрәкәте. 1917—1920 еллар» дигән китабы чыкты, анда Вәлидовның
эшчәнлеге аклана...
Кырымдагы милли төркемнәр һәм Солтангалиев турында да фикер өстибез. Кырымда «Милли
фирка» төркеме яши. Соңгы вакытларда ул Совет власте алып бара торган чараларга бигрәк тә. яһүдләргә
каршы актив чыгыш ясады. Бу жәһәттән әлеге торкем Солтангалиев һәм аның тирәсенә тупланучы
Мәскәүдәге милләтчеләр белән элемтә урнаштырган. Алар, берничә киңәшмә үткәреп, Солтангалиевнең
шундыйрак тәкъдимнәрен кИбул иткәннәр: I) Кырымда™ яһүдләргә каршы жәмәгатьчелек фикерен
туплау; 2) 1Иул мәсьәлә уңаеннан милләтне берләштерү; 3) бердәм мөселман партиясен оештыру. Алга
куелган мәсьәләләрне тормышка ашыру өчен, алар быелгы курорт сезонында Кырымда киңәшмә
жыймакчы булалар
Милли элементларның киң жәслгән гамәлләре халыкара һәм эчке хәлләр белән тыгыз
бәйләнештә тора (Англия-Совет дәгъвасы, шуңа остәп ВКГКб) позициясе) Гомумән, милләтчеләр кочле
әзерлек алып бара, аларга карата житди игътибар бирү сорала
Аннары, Татарстанда™ милли элементлар эшчәнлеген бәян итүгә күчкәнче, без башка милли
республикаларда милләтчеләрнең төрки-татар әлифбасы тирәсендә барган көрәшенә тукталыйк.
Әзербайжан. Анда яңалиф (латинчалык) хәрәкәте партия һәм хөкүмәт органнары тарафыннан
тулысынча хуплана, ә бердәм төрки әдәбият һәм тел хасил итү хакына латинлашуны мәгькүл күргән
муссаватчылар һәм башка төркемнәрнең бер өлеше... икеләнеп калды һәм яңалифтән читләшә бара
Хәзерге вакытта, пантөркистләр һәм муссаватчыларның бер өлеше гарәп хәрефләрен як-
лаучылар ягына күчкәнлектән, яңалифне кире кагу хәрәкәте көчәйде. Советка каршы яшерен «Яңа
Әзербайжан комитеты» инструкциясендә: яңалиф нигезендә Әзербайжан әдәбиятының бердәм яшәү
зарурлыгын дәлилләү — наданлык ул. Яңалифкә каршы көрәш алып барырга кирәк, чөнки ул безне төрки
дөньядан аеру өчен урыс басып алучылары тарафыннан кабул ителгән юнәлеш булып тора»
Ү з б ә к с т а и. Анда яңалиф хәрәкәте консерватив зыялылар ягыннан тиз арада каршылыкка
очрады. Шәһәр мөгаллимнәре башта яңалиф ягында иде, махсус түгәрәкләр оештырылды, кайбер
районнарда яңалифне хәтта мәжбүри керттеләр Кукан халык мәгарифе бүлеге үзәктән күрсәтмә
бирелгәнче үк мәктәпләрдә яңалиф укыту өчен махсус инструкторлар билгеләде Гарәп хәрефен
яклаучылар моңа каршы чыга Яңалиф мәсьәләсе уңаеннан жыйнал- ган край киңәшмәсендә кайбер
латинчыларның сүрелеп калуы сизелде. Танылган яңалифчеләрнең кайберсе Фитрат ягына басты, ягъни
әлифба проблемасын ерак киләчәктә бик камил рәвештә хәл итү фикерендә Киңәшмә яңалифне өйрәнү
буенча Үзәк башкарма комитет, шәһәр һәм өлкә комитетлары, түгәрәкләр турында төшенчә кабул итү
белән чикләнде. Үзбәкчәгә ярашлы яңалифне эшләү Үзәк Комитетка йөкләнде Үзәк Башкарма Комитетта
яңалифнең ныклы тарафдарлары булмаганлыктан, латин хәрефе кертүгә каршы кешене сәркатип итеп
билгеләдер. Ул: гарәп әлифбасын камилләштерүдә теләбрәк эшләр идем, дип шаккатырды...
Кырым Монда әлифба турындагы мәсьәлә беренче мәртәбә 15 ноябрьдә, гарәп хәрефен яклаучылар
тәкъдиме белән, мөгаллимнәр корылтаенда куелды Биредә яңалифкә каршы карар күпчелек тарафыннан
кабул ителде Укытучыларның бер өлеше латинлашуга шулай да унай карашта иде Профессор Бәкер
Чобанзадәнен яңалифне яклап дәртле чыгыш ясавы сәбәпле. Кырым Мәгариф халык комиссариаты
латинлаштыруны үткәрүгә булышу комиссиясен оештырырга мәҗбүр булды
Казагстан Монда яңалифчеләр аз секты һәм пассив Латинлашу ягында торучы һәм зур йогынтылы
казакълар Мәскәүдә бар Әмма аларнын эшчәилеге очраклы әнгәмәләрдән генә гыйбарәт Яңалифкә
каршы хәрәкәтнең активлыгы мәдәни-агарту органнары эшендә, бигрәк тә Академик үзәк эшендә күренә.
Гарәп хәрефен яклаучыларга милли мәдәният керәшендә зур тәжрибә туплаган алаш-урдачы
Байторсынов җитәкчелек итә Ул әлеге юнәлештә 1926 елның козендә безнен Казаңда да гарәп хәрефе
яклы кешеләр киңәшмәсендә чакта күп эшләде.
Төркмәнстан Мондагы зыялыларның, бигрәк тә башлангыч сыйныф укытучыларның бер өлеше
яңалиф ягында Аларча. латин алфавиты кабул итеп, телнең мөстәкыйльлеген саклап була Гарәп хәрефен
яклаучылар ягында читтән килгән мәдәният эшлеклеләре — азер- байжаннар. татарлар тора Хәзерге
вакытта алар чагыштырмача кочлерәк
Торкиядә торки-татар әлифбасы мәсьәләсенә караш Ул дәүләт күләмендә хәл ителмәгән әле Без
торек җәмәгатьчелегенең һәм эмигрантларының консерватив өлешенә тукталабыз Бу элементлар бәхәс
вакытында менә шундый нигезләрдән чыгып эш иттеләр 1> бу мәсьәлә Теркин өчен дәүләти-сәяси
мәсьәлә булып тора (мәгариф комиссары белдерүе»; 2) төрки мәдәниятләрне берләштерү һәм бердәм
төрки тел булдыру, ягъни, бөтен дөньядагы төркиләрнең мәдәни бердәмлегенә ирешүдә дөнья
проблемасының бер өлеше булып торырлык мәсьәлә бу
Эмигрантлар «Торек йорты* журналы аша безнен төрки республикаларда гарәп хәрефләрен
яклаучыларга куәтле теләктәшлек хәрәкәте үткәрделәр Алар Баку корылтаендагы төп материалларны,
гарәп хәрефләрен яклаучыларның докладларын һәм съезддай соң иске әлифбаны яклап кабул ителгән
хезмәтләрне кабаттан бастырып чыгардылар Яңалифкә каршы хәрәкәтнең көчәюе бездә торек
әлифбасын Европа әлифбасына хөкүмәт күрсәтмәләре нигезендә күчерергә теләүчеләрнең эшчәнлеген
какшатты. Мәгариф комиссариаты төзегән комие сия исә эшчәнлеген туктатты д иярлек
Бездәге кебек үк. Торкия гарәпчеләре арасында ла килешмәү чәйлек килеп чыкты Алар ның бездәге
чыгышлары Торкиядә торки-татар мәдәниятенә таба кайтаваз шикелле яңгырады Г ’Ибраһимовның
«Пролетариат революциясе һәм социалистик төзелеш шартларында татар мәдәниятенең язмышы
турында* чыгышы, ә Горкиядә 3 Вәлидовның «Торек идеологиясенең кризисы* дигән чыгышы пәйдл
булды Икс мәкаләдә дә милли төрки мәдәниятне, тел һәм әдәбиятны мөстәкыйль саклауның зарурлыгы
якланыла. яңалифләшү Көнбатышка авыше дип бәяләнә һәм аның татар мәдәниятен рус мәдәнияте белән
кушылуга китерәчәге әйтелә 1 Нб- раһимовның мәкаләсенә җентеклән анализ ясамыйбыз. 3 Валилов
чыгышына гына туктала быз Аның язуынча, торки-татар мәдәниятчелеге хәзерге вакытта, совет
чынбартыгы шартла рында, аерым төрки милләтләрне таркатуга юнәлдерелгән һәм кризис кичерә
Шуның ачык билгеләре I» Яңалифчелек хәрәкәтен ясалма рәвештә хасил итү. 2» бер яктан рус пролетар»
ат мәдәниятенә мәҗбүри рәвештә юнәлеш тоту һәм латинлашуга каршы үзеннән үзе барлык ка килгән
саклану хәрәкәте —төрек мәдәниятенең мөстәкыйль яңаруы өчен Көнбатышка авы шудан саклану
Шулай итеп, безнең милләтчеләребез торек милләтчеләреннән һич кенә лә калышмый Алар бары
тик анда калкытып чыгарылган мәсьәләләрне эләктереп алуда гына юкаралар
Татарстан Республикасының
милли интеллигенциясе
Мәгълүм ки. Казан революциягә кадәр үк милли зшлеклеләрго бай иде Октябрь җиңгәннән соң
аларның бер өлеше чит илләргә чыгып китте, бер өлеше үзебезнең илгә тарал ды. бер өлеше Катайда
калды һәм. коммунистлар битлеге киеп, үч 'итләрен |.«ндм итте Ьаш тагы вакытта партиясезләр
Мансуров һәм башкаларның төркемнәре белән КУШЫЛДЫ (атар стан Республикасында милли зыялылар
туплана башлады, бу бигрәк тә 1926 елда сизел u I Ибраһимле II и., ы
...................................... "-г ■. күр
зур стажлы кешеләрнең зур төркемен Мәгариф халык комиссариаты һәм нәшрият органнары на эшкә
урнаштырдылар
Шуннан соң алар үзара берләшә, оеша башладылар I Шәрәф. И Биккх.тов. Са.три Валидов II
Әхмәтов һәм башка милләтче ториен инициативасы бетон -Яна китап- оп.... нәшрият ширкәте кордылар
Беренче очракта бу ширкәткә коммунистларны кертү мөмкинлеге
турындагы мәсьәлә куелды Безнең ачыклавыбызча, әлеге ширкәт пролетариит идеологиясенә каршы
көрәшүне максат итә Г Биккулов һәм башкалар Ф Әмирхан исемендәге әдәби җәмгыять төзүне, аның һәм
шундый бүтән язучыларның әсәрләрен пропагандалаумы, җөмләдән, Әмирхановиың партиягә Ленин
чакыруы буенча алуны һәм социалистик төзелешне мыскыл иткән әсәрләрен халыкка таратуны ниятли
(Бу хикәя Мәскәүдәге бер шәхси нәшриятка басарга бирелгән, д игән хәбәрләр бар.) Шәрәф оештырган
бу комиссиянең эше әлегә милли элементларга һәм муллаларга Әмнрханов турындагы хатирәләрен
жибәрүне сорап мөрәҗәгать тарату белән чикләнгән. Әлеге эшлеклеләр санаулы кешеләр белән кичке
мәҗлесләр үткәрә, анда үткен мәсьәләләр тикшерелә. (Мәсәлән, Мөхәммәдьяровны Сәламәтлек саклау
халык комиссары вазифасыннан азат итү сәбәпле, аңа багышлап оештырылган кичә, медицина уку
йортында укучы татар студентлары кичәсе һ. б.)
Дөрес, хәзерге вакытта без андый төркемнең катгый рәвештә тупланганлыгы турында мәгълүматка
ия түгелбез. Әмма бу һич кенә дә төркем әгъзаларының безнең белән көрәш алып бару мөмкинлегенә
комачаулык итми. Аларның кайбер уңышлары да бар инде. Академик үзәктә хакимлек итәләр, анда Г
Ибраһимовның актив булышлыгы белән гарәп әлифбасын ныклап урнаштыруга ирештеләр, матбугатта
зур урын билиләр Мәсәлән, Академик үзәкнең 1926 елгы эш планыннан һәм Татарстан дәүләт
нәшриятының 5 санлы каталогыннан күренгәнчә, чеп-чи милләтче Шонаси 85 басма табакка ия, шул ук
вакытта совет язучыларына басма-битләр бик чикләнгән Нигъмәт Хәкимнең «Ислам тарихы» дигән
китабы бастырып чыгарылган, анда мөселманнарның күпчелеге һәм исламның киңәя баруы исбатлана.
Элекке эсер Исмәгыйль Рәми тарафыннан татар вакытлы матбугатының 20 еллыгына багышлап аль- бом-
жыентык төзелгән, анда эсер газеталары «Ирек». «Аваз» һәм «Безнең юл» мактала. Мәгълүм милләтче
Гали Рәхимнең «Татар әдәбияты тарихы» дигән китабы революциягә кадәрге язучыларны бик тырышып
таныта, ә революцион яшь авторлар турында ләм-мим Г. Ибраһимовның «Татар мәдәнияте нинди юл
белән барачак?» дигән китабының эчтәлеге сезгә мәгълүм инде
Кызылармиячеләр өчен хрестоматия русчадан тәржемә ителгән. Анда татарлар арасында Октябрь
революциясе вакыйгаларына карата 60 бит өстәлгән, бу өлештә эсерларның роленә нык игътибар бирелә.
Ф Бурнашның «Иске җырлар» дигән китабы тормышка пессимистик карашны үстерә Совет власте
дошманнарының «укышларыннан беркадәресе» менә шулар.
Зарарлы идеологияне тормышка ашыруда Татар дәүләт театрыннан да файдаландылар Үткән
кышкы сезонда Әхмәт Тажетдин-Рахманкуловның өч сериядән торган «Упкын», «БоЗ астында дулкын»,
«Үлмәс ханым» пьесалары куелды. Аларда 1905 елгы революция турында дөрес булмаган аңлатма
бирелә. Революция җитәкчеләре җинаятьче элементлар белән элемтәдә тордылар һәм аларны үзләренә
ярдәмгә чакырдылар, дип әйтелә. Үткән сезонда репертуарга милләтче Кәрим Тинчуринның «Нәни
абый» дигән пьесасы да кертелгән иде Аның эчтәлегендә милләтчелек калкып чыккан
Пролетариат идеологиясенә каршы көрәштә Главлит та файдаланыла. Театрдагы соңгы
хезмәтләрне карауны Тинчуринга, табигать белеме хезмәтләрен карауны Шонасига, дингә каршы
пропаганданы Рәхмәтуллинга тапшырганнар. Главлит җитәкчесе Кәримов күзәтчелек итү
мәсыэләләренә салкын 'карый. Гомумән, милләтчеләр алдагы эшчәнлекләрен җәелдерү өчен уңай
перспективага ия.
Сүз уңаеннан Г. Мансуровның. Мәскәүдә чыгарган «Татар провокаторлары» дигән китапчыгын да
искә алыйк. Анда пантөркизм аклана Бу брошюраны сугышчан рәвештә туздырырга кирәк.
Инде милли элементларның совет аппаратына йогынтысы турында. Алар тарафыннан
милләтчеләрнең юбилейлары зурлап оештырыла, аларга гомерлек пенсияләр вәгъдә ителә. Мәсәлән. X.
Мохаммәтовка. буржуаз газетаның элеккеге мөхәррире Һади Максудовка, Казан мулласы Мостафа
Әх.мәтжановка андый пенсия билгеләнгән инде Казанда мәдрәсә ачу өчен, безнең таләпләрне инкарь
итеп, белешмәләр бирелгән Хәзерге вакытта танылган илле милләтче совет аппаратында зур урыннар
били Аларның кайберләре милли эшләрдә шактый тәҗрибәле.
Зыялыларның дин әһелләре, буржуазия белән элемтәсе. Анысы бертуган Шәрәфләр аша тормышка
ашырыла Алар исә буржуазия белән, Үзәк диния нәзарәте мөфтие Фәхретдинен белән кардәшлек
җепләрендә тоташкан Мәгълүм ки, Борһап Шәрәф мөселманнарның Бөтендөнья мөселман конгрессына
мөрәҗәгатенең мөхәррире иде Ул Үзәк диния нәзарәте өчен типография оештырырга да маташты
Шәрәфләр идарә итә торган «Урман» сәүдә-про- мышленность ширкәте мәчетләргә утынны әжәткә
җибәрә. .
Зыялыларның һәм уң канаттагы нартиялеләрнең бер өлеше Татар-Башкорт республикасы оештыру
мәсьәләләре белән шөгыльләнә Бу мәсьәлә беренче мәртәбә Зәки Вәлидов тарафыннан куелган иде. Ул,
Татарстанны Башкортсганга кушып, әлеге нияткә'ирешү турында фикер Йөртте. Аннары шушы ук
мәсьәлә Максудов төркеме проектына килеп керде. Әмма башкача итеп, тө гәлрәк әйткәндә,
Башкортстанны Татарстанга кушу юлы белән Шунысы да билгеле, әлеге мәсьәлә уң канатгагыларның
быел 14 апрельдә Советлар Йорты бинасында үткәрелгән бер киңәшмәдә лә тикшерелгән, анда Казанга
кайткан Г Мансуров та катнашкан Уң тараф- тагыларга Г Ибраһимов та тартыла. Үл башкорт милләтчесе
Даут Юлтый белән күрешкән. 3 Вәлидов һәм Ибраһимов арасында Бөтендөнья мөселманнар конгрессы
вакытында ук анда бар- 162
ган делегация аша элемтә урнаштырылган, дип уйларга була Бу 3 Валидовнын «Терек йор ты»
журналының дүртенче санында урнаштырылган мәкаләсендә дә читләтеп сиздерелә Мәкалә авторы анда
үлеп баручы пантөркизмны сакларга чакыра, коммунистларны татарга каршы сәясәт кертүдә гаепли
Болардан күренгәнчә. Г Ибраһимов анын бер таянычы булып тора Дөрес, Ибраһимов панбашкиризм
идеясенә капма-каршы рәвештә, пантөркизмга күбрәк рмтыла
Милләтчеләр партия һәм хөкүмәтнең интернациональ сәясәтенә, бигрәк тә Хатаевичка каршы
кампаниягә зур әһәмият бирә Алар тарафыннан шундый гаепләүләр күрсәтелә 1) Татарстан хөкүмәте
гамәлләрендә мөстәкыйльлек юк. ягъни, бөтенесе Мәскәү күрсәтмәсе буенча эшләнә; 2) татар
эшлеклеләре һәм. гомумән, зыялылары кысыла. 3> татар эшлеклеләре төп башына утыртылыр өчен, юри
үзләре белмәгән эшкә билгеләнә. 4> кайбер мәсьәләләр төп милләткә зыян китереп хәл ителә; 5) бәяләрне
төшерү өлкәсендә эшлексезлек — эш аз. сүз күп; 6) Татарстан буенча бөтен Союз халык саны алуның
сонгысында татарларның саны ясалма рәвештә киметеп күрсәтелә. 7) татар хатын-кызларын хезмәткә
жәлеп итү әләме астында Советларда татарларның санын киметелә, 8) Татарстан республикасын бетерүгә
әзерләнелә. ягъни, районнарга бүлгәләнә һәм житәкчелек гадиләштерелә. 9) халыкның ихтыярын исәпкә
алмыйча, яңалиф тагу һәм татар мәдәнияте үсешен, гомумән, тоткарлау
Эш шуңа барып житте ки, Шәрәф белән Бикбулатов Үзәк башкарма комитет. Совнарком һәм
Госплан аппаратларында Татарстан Республикасын районнарга бүлү планын мәсхәрәлиләр, белгечләрне
куркытуга кадәр барып житәләр Милләтчеләр Әхмәтов. Бикку- лов һәм Бикбулатов Татарстан
Республикасыннан демонстратив рәвештә чыгу планын төзегәннәр Бу программаны ашыруда өлкә
комитеты сәясәтеннән канәгать булмаган кайбер партиялеләр. танылган уң тараф кешеләре хезмәт
күрсәтә Моны күзаллау өчен ВКП(б) өлкә комитетының матбугат бүлеге мөдире иптәш Насыйровның
белдерүен китерәбез I Май көнне партиясез интеллигент барында ул: «Мин ни өчен өлкә комитеты
әгъзасы буларак актив түгел''»—ди Шунда ук жавап та бирә «Бу шуның белән аңлатыла, чөнки монда
Татарстан республикасы түгел, ә Казан республикасы — биредә татарлар хәлиткеч роль уйнамый, ә ка-
зандылар ...» Аннары ул болай дәвам итә «Без эштә зыялылар ихлас катнашырлык ләрәжәгә житмәдек
әле, алар чын уйларын яшереп, советка тыштан гына яраклашып хезмәт итә» һәм аннары: «Әлегәчә
булган ТССРны. ягъни Казан республикасын йә бетерергә, йә аңа үзенең төзелү максатын акларлык
шартлар тудырырга кирәк»,— ди
Танылган милләтче Әхтәмов 28 июнь көнне үз кешеләренә Хатаевич, Габидуллин һәм
Шәймәрдәновнең Сталин тарафыннан кабул ителүе турында хәбәр бирә Сталин интеллигенциягә карата
дөрес сәясәт уздырылмавын таныган, бу сәясәтнең милли даирәләр белән лояль зыялылар берләшүенә
булышмаячагы» белдергән
Халыкара һәм эчке хәлләр белән бәйле рәвештә, сонгы вакыттагы күпләп кулга алуларга мөнәсәбәт
турында берничә сүз Күпләр аның «82» протестына кул куюга мөнәсәбәтле икәнлеген әйтәләр
Кайберәүләр исә Ленинградтагы шартлауның нәтижаләре дип саный Өстәвенә шунысы кызыклы, әлеге
шартлауны «Үхләре сугышалар, ә безне утырталар».— дип. оппозициягә сылыйлар
Укытучылык Һәм укучыларны тәрбияләү
Авылдагы татар укучыларын тәрбияләү турындагы мәсьәлә зур каршылыкка очрый Кайбер
кантоннарда укытучыларның илле процентка кадәресс дин әһелләре нәселеннән, алар чын тәрбия
урынына мөселманлыкны тараталар Минзәләдән шундый мәгълүматлар килде Сасыборын. Колын
авылларындагы укытучылар ураза тоткан, кичләрен муллалар белән бергәләп, авыз ачырга йөргәннәр
һәм Коръән укыганнар Укучылар, укытучылардан үрнәк алып, шулай ук ураза тоткан Арча районыннан
бер хәбәр ураза вакытында балалар мәктәпкә йөрмәгән
Татар мәдәнияте мәсьәләсе
Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту алымнары мәсьәләсе буенча конференция бул ды. ул
Татар педагогия жәмгыяте тарафыннан оештырылды Әзербайжан, Кырым. Башкорт стан. Казагстаннан
вәкилләр катнашты Сәламәт рухлы доклахшр белән беррәпән. »ач\ лы»лары да булды Аларда Төркия
мәдәниятенә юнәлеш тотуның зарурлыгына игътибар ител де. төрки-татар мәдәниятен мөстәкыйль
үстерүгә, татар телен чит сүзләрдән арындыруга, бөтен төрки халыклар өчен бердәм хәрби атамалар
булдыруга басым ясалды Тулаем алганда, докладлар милли әлифбаны, телне, әдәбиятны саклау өчен
көрәш рухында әэерләнгон иде Конференция дә яңалифче тәр кысрыкламам Аларга хәтта үз фикерен
әйтергә дә ирек булма
дм Конференция төгәлләнгәннән соң иң яхшы гарәп шрифтына конкурс үткәрелде, аннары Татарстан
дәүләт нәшрияты мөдире Самат Шарафетдинов квартирасында банкет уздырылды, а «да Мөхәммәт
Таһиров. Габдрахман Измайлов. Бакый Урманчыев. Ибраһим Кулиев, чып чын милләтче. Татарстан
китап нәшрияты хезмәткәре Гаяз Максудов. Академик үзәк хезмәткәре, элеккеге буржуаз эшлекле
Удобаш, чып-чын милләтче. Кырым вәкиле Галимжаи Шәрәф. Мөхәммәт Идрисов, гарәп шрифтын
яклаучы. Мәскәүдән килгән Котдус Фәхрстди- нов. Казаннан гарәпче Шаһзадә Тукаев. Уфадан гарәпче
Хәбибрахман Зәбири. «Шәрык» типографиясенең элеккеге хезмәткәре һәм Шәрәфетдинов үзе бар иде
Биредә Удобаш Татарстанның Теркин мәдәнияте белән якынаюына һ б чакырды Иң яхшы шрифт өчен
премияне кемгә тапшыру турындагы мәсьәлә дә тикшерелде.
Конкрет тәкъдимнәребез
1. Идеология фронтындагы көрәшне туктату юнәлешендә.
а) Академик үзәктә Г Ибраһимовның янәдән эшләвенә юл куймаска. Академик үзәктәге
вазифаларыннан М Корбангалиевне азат итәргә. 3. Наркинны. Ибраһим Күлисвне (нәшрият һәм матбугат
комбинаты). Садри Вәлидовны («Безнең юл» журналы редакциясе). Исмәгыйль Рәмиевне («Гажур»).
Гали Рәхимне («Мәгариф» журналы редакциясе). Кәрим Тинчуринны (Татар дәүләт театры)
вазифаларыннан азат итәргә. И Биккулов һәм Г Шәрәфне уку йортларында дәрес бирүгә мөмкин кадәр
кертмәскә Актив милләтчеләр буларак, аларны эштән бушатырга
б) Академик үзәкнең эш планын матбугаттан милли караштагы элементларны кысып чыгару
максатында яңадан карарга, аларга үзләренең тар белгечлекләре буенча гына эшләү мөмкинлеге бирергә,
урыннарына марксистик яктан тотрыклы иптәшләрне жәлеп итәргә. Мондый мәсьәләне 1927 елда куярга
мөмкин
в) Милли элементларны Главлит эшчәнлегенә тартуга юл куймаска һәм әдәбият күзәтүгә
игьтибарсыхтыкны бетерү мәсьәләсенә дикъкать итәргә
г) Мәдәни оешмаларга—Татар педагогия жәмгыяте. Татар мәдәнияте йорты. «Яңа китап»
нәшрияты һәм. гомумән, нәшрият органнарына партия житәкчелеген савыктыру көчәергә тиеш
д) Ф Әмирхан исемендәге аерым әдәби жәмгыять оешуга юл куймаска
2. Совет аппаратын савыктыру өлкәсендә Фәжал Терегуловны (Тат НКВД). М Таһировны
(Академик үзәк). Хәсән Исхаковны (Тат Совнарком). Мостафа Төмәновны (Тат- банк). Вәлитхан
Таначевны (Промбанк) эштән азат итәргә Фәйзслгали Килмәтовне («Игенче» авыл хужалыгы склады
идарәсе әгъзасы), эштән азат итәргә Галимжаи Шәрәфне совет аппаратына хезмәткә алмаска Беренчесен
— советка каршы элемент (материал өлкә комитетына жибәрелде). икенчесен — буржуаз эшлекле (өлкә
комитетында материал шулай ук бар), калганнарын чеп-чи милләтчеләр һәм буржуаз-милләтче
эшлеклеләр булганнары өчен
Болардан тыш. милли сәясәтне гамәлдә үткәрү белән якыннан бәйле органнарда сәяси яктан
тотырыклы хезмәткәрләрне эшләтергә (НКЗ. РТЯ һ. б). чөнки бу —төрле бөгештерүләргә юл куймау
шарты
3. Интернациональ сәясәткә каршы кампанияне булдырмауга административ-суд тәртибендәге
чаралар белән ирешергә мөмкин, дип саныйбыз
4 Татар буржуазиясенә налог басымын көчәйтергә Шулай итеп. Шәрәфләр житәкчеле- гендәге
«Урман» сәүдә-промышленность ширкәтен бетерүгә ирешергә
Авыл укучыларын дөрес тәрбияләү, балаларны дини мәктәпләргә тартуга каршы көрәш, авылда
ижтимагый-сәяси эшне жәелдерү максатларыннан татар укытучыларының сыйфатын яхшыртырга һәм
татар авылларында мәктәпләр санын арттырырга
Шушы тәкъдимнәрне тормышка ашыра барып, без үзебезнең дошманнарыбыз белән көрәш
өлкәсендә куелган максатларга ирешербез, дип уйлыйбыз
Мошәррәф ГЛЛИЕВ тәрҗемәсе