Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘВАИНЫҢ ШИФАЛЫ ЙОГЫНТЫСЫ

Үзбак халкының тиңдәшсез шагыйре, олуг фикер иясе һәм дәүләт лшлеклесе Нәваиның тууына 550 ел. Галишер Нәваи яшәп иҗат иткән вакыттан безнең көннәргә кадәр күп сулар аккан. Бу дәвер зчендә кешелек двньясы зур үзгәрешләр кичергән әүвәлгеләре урынына башка типтагы җәмгыятьләр барлыкка килгән, кешеләр дә үзгәргән, карашлары киңәя, рухиятләре байый барган, берсе икенчесен яңа буыннар алмаштырган Шулай булуга да карамастан, ерак үткәннәрдәге бөек затлар калдырган иҗат җимешләре үзләреннән соңгы һәр за манның яңа буын укучысына һаман да рухи азык һәм илһам чишмәсе булып кала киләләр Чөнки ул әсәрләрдә бетен кешелек дөньясын кызыксындырган мөһим мәсьәләләр чагылыш тапкан була Аларда гаделлек, тигезлек, хөрлек, кешене олылау, илгә, халыкка турылыклы булу идсялары алга сөрелә. Шуңа күрә дә. андый әсәрләр дәүләт, кыйтга чикләрен үтеп һәр яңа заман укучысының күңе ленә хуш килеп, аны биләп алалар Нәваи әсәрләре —әнә шундыйлардан
Күп халыкларның дөнья шигърияте күгендә Гомер һәм Фирдәүси. Низами һәм Руставели. ♦Игорь полкы турында җыр» авторы һәм Кол Гали. Данте һәм Нәваи. Шекспир һәм Пушкин. Гете һәм Шевченко. Мәхтүмколый һәм Тукай кебек якты йолдызлар бар Галишер Нәваи әнә шул йол дызлар төркеменең иң мөхтәрәм урынында. Ул үзенең тере вакытында ук легендар шәхескә әверел де. бөек шагыйрьлеге, чын кешелеклелек сыйфатлары белән телдән телгә күчеп, макталып сөйләнде, даны еракларга таралды. Нәваи «югалып кала торган гына бер исем түгел Бу шундый бер нурлар чәчеп торган исем ки. аның балкыган шәүләсен бөтен җирдән табарсыз»1.—дип язды шагыйрь, тәрҗемәче һәм җәмәгать зшлеклесе И. Тихонов.
Нәваи үзенең шагыйрьлек даһилыгын, дәртен, көчен һәм тынгысыз зшчәнлеген халкына, иленә хезмәт итүгә багышлады һәм шул юлда тормышның күп авыр сынауларын башыннан кичерде
Анда искиткеч җанлы картиналар, сокландыргыч табигать манзаралары, ил белән гаделлек ни геэеңдә идарә итүче идеаль хөкемдарлар, соңпя сулышларына кадәр турылыклы булып калган мәхәббәт каһарманнары — барысы да бар
Бу иҗат мирасы — алдынгы кешелек мәдәниятенең гүзәл казанышларыннан. Ул төрле жанрда утыздан артык зур әсәрләр калдырды Аның лирик шигырьләре «Чар диван «га (♦Дүрт җыснтык»ка) тупланган «Хәмсәвгә («Бишьлеꇇ §§кә) атаклы биш дастаны кергән «Хайратал әбрар» (♦Изгеләрнең хәйранлыгы»). ♦Фәрһад вә Ширин» «Ләйлә вә Мәҗнүн», «Сәбгаи сәйяр» («Җиде сәйяр»2. .Сәдди Искәндәр» («Искәндәр дивары») Болардан тыш. Нәваиның »Лисанет тайр» («Кош теле»). •Мәхбүбел-колуб» («Күңелләрнең сөйгәне»). «Мизанел-әүзан» («Вәзеннәр үлчәве»). .Махакәмәтел логатайн» («Ике телнең бәхәсе»). «Рисаләи мөгамма» («Шигырь сере турында рисале»), «Вәкьфия»3. «Китабел-гаруз» («Гаруз турында китап») шике.лте мәшһүр әсәрләре бар
Халык феодаль тәртипләр кысуында җисми һәм рухи изелеп яшәгән бер вакытта Нәваи гади лек нигезеңдә җәмгыятьне савыктыруны куйды һәм кешене рәхәтлектә яшәтергә теләде. аны зурла ды Шушы гуманлык — кешелеклелек идеяләрен ул үзенең тиңдәшсез таланты белән тудырылган гаҗәп әсәрләрендә ча1ылдырды. акыл көчен, сәләтен, Йөрәк тибешен халыкка багышлаган һәм шушы юлда үзен корбан итәргә әзер торган Фәрһад кебек каһарман образларын иҗат итте сүз сәнгатенең искитмәле матур әсәрләрен бирде
Бөек Галишер Нәваи татар халкына бик якын Ул аның үз кешесе, үз шагыйре кебек Үзбәк Һәм татар халыкларының бик мектән килгән мәдәни һәм әдәби мөнәсәбәтләре моны ачык күрсәтә Үзара бу багланышларның тарихы тирән, бай
Ислам дине Идел буе болгарларына. хәзерге Казан татарларының борынгы бабаларына Урта Азия аша үтеп кергән Ул вакытларда мөселман зыдәниятенең үзжмреннән берсе —Бохара халит кеч роль уйный Сәүдә һәм икьтисади мөнәсәбәтләр белән бергә, мад.ши багланышлар тагын да үсә
* Тихонов Н Нншмн һәм Намм —«Совет адәбикгы» 1047. S» ч. 112 6.
§§ Кайбер очракларда «Җиде планета» дни тә әйтелә
3 Вәкъфня вәкыфлекне - җоывгать файдасына вәгъдә ителгән байтык. милек мплаәтне бил теләү турында (әсәр)
Ислам дине белән бергә, болгарларга яңа язу килә. Бу үзе генә дә зур мәдәни казаныш була Болгар дәүләтендә тәрәкъкыятъкә киң юл ачыла. Гарәп дөньясыннан. Ираннан. Урта Азиядән Болгарга га-лимнәр килә, мәдрәсаләр ачыла, китап тарала Дини әсәрләр белән бергә фикьһе. адаб, тыйб фәлсәфә. нәфис әдәбият, шигърият әсәрләре дә киң урын алган була Болгардан барган яшьләр Боха ра. Самарканд. Һират. Бәлх. Багдад. Таһран. Тәбриз мәдрәсәләрендә белем алалар һәм алар анда гарәп, фарсы таҗик, үзбәкнең мәшһүр галимнәренең әсәрләре белән танышалар. Шуклыктан Болгар кленең укымышлылары Әбу Мөхәммад ал-Харәзми. Әбу Насыйр Фараби. Әбу Рәйхан Бируни. Әбу- галисина кебек бөек галимнәрнең һәм бик күп голамаләрнең әсәрләрен белгән булалар. Болгар зыя лылары гарәп, фарсы телләрен яхшы үзләштереп, үзләре дә әсәрләрен күбесенчә шул ике телдә яз-ганнар.
Урта Азиядән Йосыф Хас Хаҗибнең -Котадгу белегәен, Әхмәт Югнәкинең .һибател-хәка- ек->ын. Әхмәт Ясәви һәм Сөләйман Бакырганнларның хикмәтләрен болгарлар яхшы белгән. Ә. Ясәви белән С. Бакырганиның суфичылык карашлары Идел буенда киң таралган, болгар-татар әдәбияты тарихында аның киң катлау халык мәнфәгатьләре белән бәйләнгән тормышчан, һәр төр золымга, гаделсезлеккә каршы юнәлдерелгән оппозицион ягы да көчле була. Шундый мәдәни һәм әдәби багланышлар мохитында Болгар илендә Кол Галинең -Кыйссаи Йосыф» кебек әсәре дөнья күрә.
Болгар. Алтын Урда составына кергәч тә. мәдәни һәм әдәби үсешен туктатмый, хәтта ул бу дәүләтнең мәдәниятен барлыкка китерүдә нигез була һәм аны алга таба үстерүдә мәркәзгә әйләнә. Күп галимнәр, әдипләр, шагыйрьләр Идел буена киләләр. Сарай Бәркә мәдәният учагына әверелә. Алтын Урда заманындагы мәдәниятнең нигезен тәшкил иткән Болгар мәдәнияте Казан ханлыгы һәм аннан соңгы дәверләрдәге мәдәниятнең дә гомуми әсасе һәм аның дәвамы булып тора.
Казан хаклыгында Урта Азия белән үзара мәдәни багланышлар конкрет тес ала. 3. М. Бабыр үзенең тарихи сәхифәләрендә болай яза «-Шәйбани ханның яхшы сорутлар вә хуб нәкъкашлары бар иде Ул заманда анче соут вә нәкькаш баглар кеше юк иде Ахыр Шәнбани хан (аларны) Казан ханы Мөхәммал Әмин ханга йебәрде»
Бу — гаҗәеп дустанә, мәдәни багланышларның бер күренеше. Димәк, болар арасында җырчы-лар. рәссамнар, музыкантлар белән бергә, әдипләр, шагыйрьләр дә булганнар, дип ышанып әйтә ала быз Алар үзләре белән Казанга музыка кораллары, сәнгать әсәрләре, китаплар китерүләре бик мөмкин Нәваинең Казанда саклана торган «Хәмсә»се белән »Чар диван»ы XVI йөзгә караган нөсхаләре шундый юл белән килгән дип уйларга кирәк. Казандагы кулъязмалар фондларында Нәваи әсәрләренең берничә дистәләгән нөсхәләре саклана. Татар укымышлылары тарафыннан гасырлар бу-ена тезелә килгән мәҗмугаләрдәге Нәваи шигырьләрен, газәлләрен санап бетерү мөмкин түгел. Татар әдәбияты тарихыңда Нәваи әнә шулай урын алды һәм аның үсешенә йогынты ясап торды. Татар шагыйрьләре, әдипләре өчен Нәваи илһам диңгезе булды.
Бу —XVI йөзнең беренче яртысында яшәгән шагыйрь Мөхәммәдьяр иҗатында бик ачык күренә Титан Нәваи белән ярсу йөрәкле Мөхәммәдьярны заман сорауларына айнык караулары, золымга корылган җәмгыятьне савыктырырга омтылулары, халыкның авыр язмышын җиңеләйтергә ты-рышкан теләкләре якынайта
Нәваи иҗатындагы теп мотив —кеше турында кайгырту, хезмәт кешесен зурлау, аның акыл көченә дан җырлау. <Хәйрател-әбрар» да ул болай ди:
Адәми ирсәң, димәгез адәми Аны кем. юк халык гамедин гами
Бу юаларны кешелек җәмгыятенең чын асылы — кешедә, кешенең яшәешендә, аның иҗади көчендә икәнлекне яхшы аңлаган акыл иясе генә әйтә алырга момкин иде һәм Нәваи аны әйткән дә.
«Хәйрател-әбрар* иҗат ителгәннән соң 426 ел үткәч. Тукайның:
Безнең гомер уен тугел. бәйрәм тугел.
Һич кайгысыз кеше булса — адәм тугел. —
дип язуында Нәваидагы шул ук фикер, мәгънә яңгырады Урта Азия җирлегендә чәчәк аткан Нәваи иҗатындагы кешегә кешеләрчә, гуманлы караш гасырлар аша ерак Идел буендагы уңдырышлы туф-ракта җимеш бирә — үзенең яңадан чагылышын таба.
Мөхәммәдьяр да:
Нәфегъ тикур адәмгә сәни кән, Гакыйл ир, ир куңлигә салма туңел. —
дип. кешегә файда китерергә, аның дәрәҗәсен сакларга, кайгыга дучар итмәскә чакырды. Халыкка намуслы хезмәт күрсәтү теләге Нәваиның күз уңыңда булды.
Ирәнләр хезмәтедин чикмәгел баш
Әгәр башынга гәрдундин йагар таш. —
дип. Нәваи батырларча аваз ташлады
Мөхәги-тәдьяр да. Нәваи эзеннән барып:
Мән тәкый фәрман биләдур һәр эшем.
Куймаган ил купли чан гәрдешем. —
дип. халык өчен үзенең эшчәнлеген туктатмаячагын белдерә
Мөхәммәдьярның «Төхфәи мэрдан» поэмасында кешене бөек яратылыш итеп карау, кешелек җәмгыятен гаделлек нигезендә савыктыру, илне төзекләндерү һәм шуларның нәтиҗәсе буларак халыкны рәхәт тормышка ирештерү идеясе Нәваидагы утопия карашларына барып ялгана.
Нәваи өчен да һәм Мөхәммәдьяр өчен дә хөкемдарның нинди диндә булу яисә булмавында түгел, ә аның гаделлегендә.
Хөкемдарның үзендә гаделлек сыйфатларын тәрбияләүдә бердәнбер юл итеп ул заманда үгет- нәсихэт саналды Дидактик әсәр булу ягыннан Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасы аеруча характерлы. «Нуры содур»да. Сәгъдинең «Бостан«ындагы һәм Нәваиның ♦Мәхбубел-калуб»ендәге ке бек, гадел булмаган җәмгыять тәртипләре гаепләнә һәм гадел хөкемдарда булырга тиешле әхлак сыйфатлары санала: беренче урында гаделлек, сәхи-юмартлык, рәхим шәфкатьлелек, вафа —сүздә тору, гафу итүчәнлек. дөресне сөйләү Кешеләрдә югары әхлак, мораль, әдәп сыйфатлары булдырырга тырышу һәм чор җәмгыятенең алдында торган һәм ул хәзерге заман өчен дә актуаль булып кала
Түңел —борчылу, өметсезлек.
Нәфегь —файда
Ирәнләр — ир-егетләр.
Гәрдун — күк.
Бу урында Нәваи йогынтысы уңаеннан Мөхәммәдьярга киңрәк тукталуга сәбәб шунда ки. Нәваи вафатыннан соң ул аның иҗатына беренчеләрдән булып мөрәҗәгать итә һәм андагы алдынгы идеяләр, югары сәнгать чаралары, тормышчан образлар белән татар әдәбиятын баета.
Нәваи татар әдипләре, шагыйрьләре өчен үрнәк, остаз булды. XVII йөз татар шагыйре Мәүла Колый Нәваи иҗатында билгеле бер урын алган оппозицион суфичылык мотивларына хас шигъри сыннарны файдаланып, дөньяви эчтәлекле тормыш күренешләрен сурәтләде
Татар мәдрәсәләрендә шәкертләр Нәваи әсәрләрен яхшы белгәннәр, аларны дәреслек итеп фай даланганнар XVII йөз ахырында бер шәкерт «Рисаләи шәмсия» исемле фнкъһе китабының буш кәгазенә 12 юллык газәл язып калдырган. Ул:
И Нәваи. әһле дәрднең һич дәвасы юк икән.
Дәрд*** очен дәрман теләрмен, һич (тә) дәрман .мәндә юк. —
дигән бәет белән тәмамлана
Шәкерт Нәваины үзенең рухи җитәкчесе, юл күрсәтүчесе санап мөрәҗәгать итә 1748 нче елда Казан губернасы Ташкичү авылы мәдрәсәсендә шәкерт Рәфикъ бине Биккол Сәгъдинең • Гөлстан оын күчереп тәмам иткәч, азатында
Пәрем* булса, очуб кидеәм алысдин та канатым бар.
Канатым койсә очмакдин. йогурсәм та хәйатым бар. —
дигән бәетне язып. Нэвандан дип күрсәткән
Күренә ки. татар мәдрәсәләрендә шәкертләр Нәваины яхшы белгәннәр һәм бу бөек остазның иҗаты алар очен җан азыгы биргән
XVIII гасырның ахырында яшәгән татар шагыйре Сираҗетдин Кымл Җари үзенең газәлләрендә Нәваины еш кына телгә ала
Татар халкы Нәваи йөзендә үзбәк шигъриятен әнә шулай якын иткән Нәваиның үзен илһам рухын өрүче санаган, аның талантын югары бәяли белгән
Нәваи әсәрләре хрестоматияләргә кертелеп, мәдрәсәләрдә кулланма итеп файдаланылган Та тарстанның Тимәш авылы мәдрәсәсендә Әхмадҗан бине Мотаһһар тарафяннан 1840 нчы елда төзелгән «Шигырьләр тазкирәсе»ндә. М Ивановның 1842 нче елда басылган -Татар хрестоматия се»НДӘ, С Кукляшевның 1848 нче елда нәшер ителгән «Диваны хикәяте татар» дәреслегендә Нәваи ның бик күп шигырьләре, газәлләре кергән
Урысның КӨНЧЫГЫШНЫ өйрәнүчесе профессор И II Березин XIX йөз урталарында Каин импе-ратор университеты матбагасында нәшер иткән «Торек хрестоматиясе» томнарында Нәваиның бер ничә дистәләгән шигырьләрен, газәлләрен. «Мәхзәнел әсрар» кебек дастанын бастырып, алар белән күп пцсле халыкларның укучыларын таныштыруда мактаулы, зур изге миләр башкарды
Нәваи .көрләре татар халкына шулкадәр акын ки. аларны укучылар үс шагыйрьләренең асәрләре кебек игеп белгәннәр XIX йөзнең беренче яртысында яшәгән Г Каңджлыйнын шигырьләр җыентыгында «Аерма* исемендә 8 мисраглы шигырь Нәваиның .Лисанет тайр» әсәреннән алынган Бу шигырь С Кукляшевның «Диваны хикәяте татар» китабыңда да бар
Г Кандилый мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрендә Нәваи иҗатыңдагы Ләйлә вә Мәҗнүн. Фәрһад һәм Ширин образларын үзенә үрнәк итте һәм гади халык арасыннан алынган геройларыңда чын юю сафлыгын чагылдырырга теләде
*** Лорд —сызлан v. газаплану. xoepot
Нарем — (каурый) канатым 10 «К У • № 7
145
Дәхи борын заманда үтте Фәрһад.
Ки Ширин атлы кыз чөн итте фәрйад
Биредә Кандалыйның Нәваидагы каһарманнарны күз алдында тотуы бәхәссез. -Фәрһад вә Ши-рин» дастанында шундый юллар бар:
Җобинлар гул-гулу кирпиклары хор.
Кабоглар көнг кенгу, огызлары тор
Саманди саиридин күк тавсани ланг.
Куеш рухсори олында хаҗил рәнг.
Танылган шагыйрь Әхмәт Исхак тәрҗемәсендә бу юллар бик тә матур аптырыйлар.
Яңаклар — гол. ә керфекләр — знәдер.
Ә кашлар — киң, авызлар — кечкенәдер...
Атыннан кук аты да артта калыр.
Йөзен күрсә кояш, ул да оялыр
Г. Кандалый да мәгъшуканы Нәваидагы шикелле купшы бизәкләр белән сүрәтли:
Тулган ай дик йөзең матур икәндер.
Ике битең кояш дик нур икәндер
Кашы кара сызылган күз өстендә.
Яңа ай дик һавада — кук йөзендә.
Г. Кандалый күптәннән килә торган шигъри чараларны, әлбәттә, үэенен кичерешләренә, нечкә тойгыларына мауфыйк ижади эшкәртә.
Нәваи төрки шигырен — назымын тезү сәнгатен дә башлап өйрәтүчеләрдән булды. Аның -Кита бел-гаруз». -Мизанел-әузан -Рисаләи Мөгаммә» әсәрләре гасырлар буена татар мәдрәсәләрендә дәреслек булып кулланылдылар. Шагыйрьләр аларга таянып каләм тибрәттеләр һәм Нәваины остаз-лары санап горурландылар. XIX йөз шагыйрьләреннән Г Мокрый иптәшләре алдында шагыйрьлеге беһән мактанып та ала торган булган Шул ук вакыт шагыйрь Вәлиулла Алкаев дусты Г Чокрыйга мөрәҗәгать итеп:
Әгәр булдың исәң мәшһүр, орыб лаф улмагыл мәгърур.
Вә фәүкы келле зи гыйлми галимне ник оныттың син.
Могамме фәннедән серне белән-белү бу әсирне.
Бу фәнне һәм Нәваи. Физули. Бәдилдин алдың синX XI.
■'“Ди.
Бу юлларда В. Алкаев үзенең һәм Г Чокрый кебек шагыйрьләрнең Сүз сәнгатенең нечкәлекләренә төшенүдә һәм сүзләренә ачкыч табарга тырышуда Нәваи. Фөзу.ли һәм Бәдил кебек мәшһүр осталардан өйрәнгәнлекләрен икърар итә. Әлбәпә. төрки шагыйрьләр өчен Нәваиның остаз булуы бәхәссез
Татар шагыйрьләре, димәк, дөнья әдәбиятының бик күп төрле җирләрендә алдынгы саналган иҗат ияләренең иң яхшы әсәрләре белән таныш булганнар һәм. алардан өйрәнеп, сүз сәнгатен бает каннар, анда яңа сәхифәләр ачканнар. Бу исә татар әдәбиятының бик ераклардан килә торган көче, тирәнлеге һәм калачы хакында гына сөйли.
Ш. Мәрҗани дә Нәваиның башкалар өчен остаз булуы хакында яза. Ул үзе Бохара вә Самарканд мәдрәсәләрендә белем әпып. мәшһүр галим, философ булып формалаша. Үзбәк мәдәнияте һәм әдәбияты тарихын яхшы белгән Ш. Мәрҗани Нәваи турында да киң мәгълүматка ия булган. -Вөфияте.л-әсляф вә тәхиятел-әхляф» әсәренең IV томында Нәваига багышлап язган зур мәкаләдә ул балай ди: * .. Галиптер Хорасан илендәге галимнәрнең иң бөекләреннән — мәшһүрләреннән, үз зама-нындагы әдипләрнең иң югары идеалы — үрнәге иде . Мохтаҗларга булышучы, олуг галимнәрнең таянычы, атаклы әдипләрнең ярдәмчесе иде Галишер Нәваи үтә юмарт, кешеләр өчен һиммәтле, тырыш, сохбәте утырышы татлы. Мәҗлесләре әдипләр, галимнәр, шагыйрьләр белән тулы булып гөрләп торган...»2
Мәрҗани Нәваи эшчәнлегенең күп яклары турында җылы сүзләр белән тәфсилләп сөйли
Мәгънә: Әгәр син мәшһур булгансың икән, мактанып тәкәбберләнмә.
Куп гыйлемле галимне син нигә оныттың' Шигырь могыңизасе фәнен белү серләрен Син бит Нәваи Физули. Бедилдин алдың ’ XI Мәржанн Ш Вәфиятел-әсляф вә Тахнятел-әхляф (кулъязма). 1850. IV i 212—213 б.
Татар халкының билгеле мәгърифәтчесе. тарихчысы һәм әдибе К Насыйри мәгърифәтчелек идеяләрен таратуда халыкны гуманистик, әхлаклылык сыйфатларында тәрбияләүдә Нами мирасын нан киң файдаланды һәм аны халыкка пропагандалады •Махбүбел-калуб.нең аерым бүлекләрен ул үэенен .Фэвакиһел ждласа фил-адәбиит» (1880) һәм .Кавагыйде китабәт. (1891) дигән асарләрендә бастырды
К Насыйри »Ләһҗәи татари-- (1892) сүзлегенең керешендә укучыларга XIV—XV йөзләрдәге чыгтай үзбәк әдәбиятының парлак якты йолдызларыннан Лслфи. Нәваи. Бәйкара. Хәйдәр. Бабыр ие бек шагыйрьләре турында киң мәгълүмат бирә -Болар мәшһүр иөсаннифлардыр ки. (иҗат ияләре дер), чыгтай теле аларның мөсаннәфаты (әсәрләре) белән мәгьмур (төзек) булмыштыр»1.—дип яза ул.
XIX йөз ахырында ятучы Ф Халиди. Низами һәм Нәваи әсәрләреннән файдаланып, татарча ♦Фәрһад вә Ширин» һәм »Ләйлә вә Мәмнүн» хикәяләрен иҗат итеп бастырды
Татар әдәбияты үсеше тарихында Нәваиның роле бәһасез Аның ижат мирасы бостаңындагы чәчәкләрнең хуш исләрен бөек Тукай бакчасындагы гөлләр сулышында да сизәсең Нәваидагы мо тивларның Тукайга килеп тоташуы хакында инде әйтелде Менә тагы бер мисал Тукайда:
Очты дөнья читлегеннән
Тарсынып күплем кошы.—
дигән, кешенең әйләнә-тирә мохитка карашыннан, ә дөньяның кешегә булган мөнәсәбәтеннән барлыкка килгән философик тирән эчтәлекле юллар бар. Шушы юлларны, хәтта тулы мөндәриҗәсе һәм сүзләрдәге охшашлыгы белән башлап Нәваида да очратабыз:
Йа. җрн кошы очты жрсми хасдин, Газме ватан әйләде кафе един
Нәваиның татар шигъриятенә булган көчле йогынтысы нәфис классик шигъри энҗе парчалар биргән Дәрдемәнд ижапянда да ачык күренә Дәрдемәнд. классик әдәбиятыннан файдаланып, оста лыгын үстерде һәм гаҗәеп матур шигъри үрнәкләр бирде Мәсәлән, ул »Рәсем» шигырен Нәвакдан дип күрсәтә. Әлбәттә, бу шигырь аңа Нәваи иҗаты аша килеп кергән
♦Шура» журналының башында торган Дәрдемәнд Нәваи иҗатын халыкка таратучылардан бул ды Мәкаләләренең берсендә ул Нәваины «төрки шагыйрьләрнең юлбашчысы вә төрки әдәбиятының остазы вә нигез салучысы»12 13.—дип бәяләде
Нәваи ижаты белән кызыксыну алга таба да сүрелмәде Совет властенең беренче еллавында төзелә башлап. 1923 елда Казанда басылган - Татар әдәбияты тарихымның 1 җилдендә үзбәк ад-Лтя- тына багышланган махсус бүлек бирелә Аның авторы Г Рәхим XII гасырда башланган «Чыгтай (үзбәк) әдәбияты бик бай вә көчле XV гасырда килгән чыгтай шагыйрьләренең иң олутысы һәм иң атаклысы, һич шөбһәсез, Мир Галишер Нәваңдер Ул иң югары урынга куелып, чыгтай әдәбиятының атасы саналган Чынлап та. Нәваи —Урта Азиянең «Алтын гасыр» әдәбияты өчен классик бер ягу чы Ул үз заманында да. үзеннән соң да бик күп тәкълидчеләрнең (иярүчеләрнең) мәйданга килүенә сәбәб булган»14.—дип яады
Нәваи мирасын өйрәнүдә профессор Г Сәгъдинең pane шулай ук зур. Ул Нәваины һәрвакыт дөньякүләм художник итеп таныды, үзбәк халкының бөек классигы дип бәяләде Нәваи әсәрләрендәге тормышчан мотивлар. чынбарлыкны сүрәтләгаи реаль күренешләр, кешелекнең алдын гы идеаллары белән сугарылган җанлы образлар Г Сәгъдигә аны реалист язучы, шагыйрь дип бәяләргә нигез бирде15
1940—41 нче елларда Татарстанда Нәваиның 500 еллык юбилеена зур әзерлек барды Гетега журналларда мәкаләләр басылды Мәсәлән, галим Бакый Халид Цәваиның 500 еллык бәйрәменә ба гышлап язылган мәкаләсендә бу бөек шагыйрь иҗатындагы алдынгы карашларны күрсәтеп, аны ха лыкның дөньяви мәнфәгатьләре белән яшәгән һай шулерны әсәрл.зреңд.1 чагылдырган гигант шагыйрь дип атады16 17 Шул вакытта Каган шәһәрендәге урамнарның берсенә Нәваи исеме бирелде Сугыш башлану сәбәпле. Нәваиның юбилее кичектерелде. Сугыштан соңгы елларда татар мәдәнияте дөнья сында Нәваи иҗатын өйрәнү тагын да җанланды
1948 нче елда Татарстан китап нәшрияты Нәваиның «Фәрһад вә Ширин» дастанын тагар те лейдә бастырып чыгарды Әдип вә шагыйрь М Максуд .Фәрһад вә Ширин» дастанының татар те ленә тәрҗемәсе турындагы м -келәсендә .Нәваи —халыклар бәхете өчен көрәшүче боек гуманист пам аның иҗаты —мәңге үлмәс лек әсәрләр» .—дип язды
Әсәрне тәрҗемә итүче Әхмәт Исхак .Нәваи — үзбәк .«.збияты классигы» дигән мәкаләсендә болай ди «Бөтен дөнья классик п..мименең гигантларыннан берсе булган Нәваиның Көнчыгыш ха
! Насыйри К Ләһжәп татари Казан. 1S*»2 3 6
13 Дардмаид Галишер Н.ззмч -lllyp.i. журналы. 1чоч М i
14 Рахим I Чыгтай әдәбияты - Татар әдәбияты тарихы. I жила
. }Ч 1«1 - V
15 Сагын I Символизм турында Мәскәу б б
’ X.™ ,1. I.. ....... т .................... !.»“«. Ч" »»»••••- -Си—
17 Максуд М .Фәрһя г во Ширин- (Рецензия» - -Совет әдәбияты» - Nt 7. |<м?. 101 A
Ьорыигы ләмр. I бүлек. Катам.
лыклары поэзиясенә йогынтысы бик зур булды. Әзербайҗан. төрекмән. казакъ, татар һ. б. халыкларның әдәбияты куп гасырлар буенча аның иҗат йогынтысы астында үсте»*.
Нәваиның 525 еллык юбилее Татарстанда зур тантанага әверелде. Бу бөек затны татар халкы олуг ихтирам белән искә алды Нәваиның татар әдәбияты тарихында тоткан урыны турында газета журналларда мәкаләләр басылды Фәнни конференцияләрдә докладлар укылды, китапханәләрдә күргәзмә оештырылды.
Урта гасыр үзбәк классик шигърияте сүз гәүһәре диңгезен тәшкил иткән Нәваи иҗаты татар культурасының үсү тарихы белән әнә шулай бәйләнгән.
Нәваи шигърияте әле бүген дә жанга азык булып, җирдә кешеләрне бәхетле итү өчен батыр эшләргә рухландыра. Шул яктан ул төрле милләтнең иҗат көчләренә даими тәэсир итә килде. Нәваи заманыннан башлап, төрки халыклар шигъриятенең алга таба үсеше бу даһи шагыйрь иҗаты белән тыгыз бәйләнгән халдә барды. Нәваи атарга үрнәк булды, аңа таяндылар, аннан илһам, көч алдылар.
Муса Җәлил шигърият дөньясына аяк баскан чорында үзенә сүз сәнгатенең Хәйям. Сәгъди. Хафиз. Нәваи кебек корифейларның көчле йогынты ясаганлыклары хакында яза.
Татар совет шигъриятенең якты маягы, халык шагыйре Хәсән Туфан үзбәкнең танылган шагый-ре Гафур Голәмгә багышлап язган «Ташкент багларында» (1939) исемле шигырендә Нәваи тәэсиренең тылсымлы көче хакында сөйли
Чакырып син, гүя. табыныбызга
Төркеапанның бөек улларын;
Бабыр. Хәйям һәм Нәваи белән Җанымны да минем сыйладың Иңебездә шунда Нәваиның Иркәләүче кулын сизәбез: Иблискә1 без. димәк, бирешмичә. Туганнарча яши беләбез
Бу мәкаләдә Нәваи турында сөйләгән, фикерләр әйткәннәрнең барлык хезмэтләре дә телгә алынмады. Шундыйлардан: Р Фәхретдинов. Җ Вәлиди, Г. Габәши. Ә Вәлиди. М Гайнуллин. X. Хнсмәтуллин исемнәрен санап, аларның да сүзләрен китерергә мөмкин иде. Кыскасы, татар мәдәни яте һәм әдәбиятындагы барлык чыганаклар да Нәваи рухына тирән ихтирам белән сугарылган.
Нәваи ижаты татар халкын Урта Азия һәм Көнчыгыш мәдәнияте белән таныштыруда зур күпер булып торды Шул күпер аша килгән алдынгы идеяле әсәрләр һәм уңай традицияләр татар әдәбиятын үстерүгә ярдәм иттеләр, үзара туганлык, дуслык хисләрен ныгыттылар Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән әйткәндә: «Үзбәк әдәбияты Урта Азиядәге бер мәдәниятнең җимеше булып, безгә да. госманлыларга да. әэербайҗан әдәбиятына да зур тәэсир ясады Моның алтын дәверендә җитешкән шагыйрьләреннән Нәваи кебекләре Төркестанда ничаклы кадерле булса. Анатолиядә дә шул кадәр мәшһүр иде»18 19, һәм Идел-Урал буенда да ул шулай.

Бөекләрнең таң калулары
(«ХӘЙРӘТЕЛ ӘБРАР. ДАСТАНЫННАН)
Әгәр дә зольмәттән гарык икән жир, Агачлар жимсшен кояр давыл-жил
Юләрләр утырса, булып түрә. баш.
Җәүһәр —жир астында калыр.
өстә — таш.
Юлыкса әгәр дә яманга заман.
Кол итәр үзенә барын да һаман
Яманлык белән гел ат алган Зөһәл1
Күкләрдә булыр —ул үзәктә һәрмәл
Түбән бит тора гел Мөштәри20 21 22 анда.
Ни мәгънә явызлык өстен булганда'’
Нәкъ шуннан яхшыга яманлык та. бел. Бакчаны баса гел чәнечкеле гөл
Кем дә кем сөттән дә булса саф һәм пакь.
Теләдер кылычлар бәгырен һәрчак
Бик горур тотканга кыя тау үзен.
Бетергән яралап ул айдай йөзен
Яктырак гәүһәрдән булса кем дә кем.
Ул бәла тауларын очрата һәркөн
Булса да утпәрәст-’ һиндлы кап-кара.
Гел якут тәхеттә, уйлап бер кара!
Кем кемне сүз белән кылса әсир. кол.
Тутый кош шикелле, гел тоткында ул.
Кешеләр йөрәген чукып ерткыч кош.
Патшалар сагында кон күрә тыныч
Җәберле бер ярлы, гыйлемгә сусап.
Сөекле илкәен китә дә ташлап.—
Ялангач аягы чебиләп беткән.
Чәнечке үләннәр тырнап, кан иткән
Уралган башына сәләмә чалма.
Сәләмә остенә син күз лә салма!
Култыкта бар йоге — китап та дәфтәр.
Укырга ашкынып чаба шулкадәр
Кош кебек гүя ул очып бармакта. Китабы анык әйләнгән канатка
Җик күрә, булганга ярдәмгә мохтаж Бер телем нанлык та акчасы юк. ач
20 Зөһәл —Сатурн планетасы.
21 Мои пәри — Юпитер
’ Утпәрәст — утка табынучы, мвжүси
* Дөкан — магазин
Дугадай бөгелгән гәүдәсе хәлсез.
Теле тик селкенә, тормый гамәлсез
Максаты — күрмәгән теләккә житү.
Ашмаган хыялын чынбарлык итү
Кешеләр — көтү күк. бер якыны юк.
Кайтырга туган як ерак шактый ук
Урам да. өй дә күп. дөкан23. базар ла. Тик белми ул кая кемгә барырга
Горбәтлек аңа нык тәэсир итә.
Кәефе кырылып, саргаеп бетә
Көнозын каңгыра, күрми тәгам, аш.
Мендәре, төн житсә. урамдагы таш
Килә алмый һушына, йокылы күзләре.
Уй белән узылган, йокламый төннәре
Көч-хәлгә. таң аткач, баса аякка.
Юл саба тинтерәп мәдрәсә якка
Хәлләрен ул кемгә кылмасын бәян.
Шаяртып, көлкегә алалар һаман
Алганчы өйрәнеп бер фән дәресен.
Гомернең ул жуя иң кадерлесен
Горбәттә үткән көн яманнан яман.
Моннан да яманны табарсың каян!
Сөйләргә тел бармый хәлләрен аның.
Әйтергә теле юк язган каләмнең
Шулай ул гамь, заман утларын йотып. Ун-унбиш ел михнәт газабын татып.
Мәдрәсә алдында билләрен бөгеп.
Иртәдән кичкәчә күз нурын түгеп.
Барына түзеп, гел иза чиксә дә. Үз-үэен мосафир-сукбай сизсә лә.
Китсә дә атланып горбәт атына.— Бик азлар
ирешә үз максатына.
Аздан да күпләр итә канәгать.
Сагалый күпләрен җәфа вә афәт.
Тәгәрмәч кебек зыр әйләнеп заман.
Ахырда камил ул җитешә тәмам
Җитешеп җиткәнче бер сәхибкыран1 Утыз ел
заманнар туздыра буран.
Күңеле аның нәкъ гыйлем диңгезе.
Гүя шул диңгездә ул йезә үзе.
Яһудчә. дисәң, ул белә яһүдчә. һинд телен,
дисәң, беләдер һиндчә.
Актарсаң, бар гыйлем анда табыла.
Гүя бер тамчыда дәрья чагыла
Мәгънәле сүзләре үтә йөрәккә.
Сөйли ул һәр сүзен төреп бизәккә.
Каләмен алып сүз яза ул. йә хат.
Бу сүздә чагыла чын әбелхәят 24 25.
Һәр сүзне бәйләп күк белән, хәл итә. Синаның26
27. төшенеп, төбенә җитә.
Күрсә дә тәкъдирдән шундый илтифат.
Башында шактый ук кайгы-мәшәкать
Үзенә итсә кем гыйльмен вәситә .
Халкын да. үзен дә хурлыкка илтә.
Дәрәҗә, дип кылса галим хыянәт.
Бу галим тудырыр җирдә кыямәт!
Үзем. дип. сузса кул кемдер гыйлемгә.
Бу — төрү ефәкне нәҗес28 киемгә.
Әгәр үз юлында нык торса галим.
Гыйлеме буенча эш итсә ганим29.
Салмаса хәрам мал. байлыкка күзен.
Фани бу дөньяның таныса йөзен,—
Бел аны нуры дип дан җәүпәренең.
Үзедер шуларның ул һәрберенең
Нур да ул. гәүһәр дә. чын галим үзе.
Йолдызлы асманда ул күкнең күзе
Кем дә кем җитсә бу югарылыкка.
Гаҗәпләнүләрнең бары да — юкка
Ямаулы булса өстенә кигәне.— Шундыйдыр
гөлнең дә кайчак күлмәге.
Максатың. Нәваи. гыйлемдер һәрмәл. Алгач ул
гыйлемне, кыл инде гамәл!
Әдхәт СИНУГЫЛ тәрҗемәсе.
Газәлләр
Хыянәте белән берәү йөрәгемнё кан итте.
Сусыз чүлдә күңелемне үзенә ватан итте.
Тугрылык качкандай аннан, аһ. мин дә кача алсам .
Тик юк шул. бу гыйшык минем гомеремне хата итте.
Бу дөньяда тугрылыкка тугрылык тапкан бардыр.
Тик шагыйрь, мең җәфа күреп, йөрәген калкан итте.
Гыйшыктан егылган кеше, сихәт сорама инде. Бу чирдән һич дәва юк. ул—
яшәүне ялган итте.
Дөнья бәһасе түлә дә кулга гади чүлмәк ал, Җәмшид җамына ымсыну
сансызларга сан итте.
24 Сәхибкыран — астрология фәне буенча, ике сәйяра (планета) очрашкан мизгелдә
туган бала. Андый бала бик бәхетле вә зур мәртәбәле була, имеш
25 Әбелхаят — мәңгелек суы.
26 Синаның — Әбугали-Ибн-Синаның.
27 Вәситә — яшәү чыганагы.
28 Нәжес — шакшы.
29 Ганим — уңышлы (ганимәтле)
Котылсаң бу арзан гамьнән, и күңелем, шөкер ит.
Бәгь-сләр янә дус табып таҗларын тузан итте
Сорамагыз безнең хәлне, сез — акыл ияләре.
Мәҗнүннәрнең вәсвәсәсе дөньяны кысан итте
Тугрылык тапкан кешенең бил бөгәрмен алдында.
Хыянәтләр мине шулай буйсынган инсан итте
Сөрем сөртермен йөзенә, тапсам әгәр күңелне Ул минем якты таңымны дөм караңгы таң
итте
Гадиләргә мәрхәмәт кыл. ханым, алла ярлыкар.
Безне ярлы яратып ул. шуңа сине хан итте
Беркем юктыр, и Нәваи. күктән золым тоймаган. Берәүләрне чит-ят күреп, берәүне якын
итте
Толымнарын таратуга, көнем төнгә әйләнде.
Йөзен яшерде ул — кояш ак томанга әйләнде
Чабып үтте аргамагы — сынган күңелем өстеннән.
Давыл алып китте өйне, ул тузанга әйләнде
Шул лаләдан аерылу телгәли бәгыремне.
Күзләремнән саркылган яшь кара канга әйләнде
Аһ иттем, ләкин бәхетем йокыдан уянмады
Гәрчә йөз мең фетнә купты, мәкер янда әйләнде
Мин әле сәрхуш түгел дә. тик сакый өчен инде
Бу кеше күптән дәһри, диннән язганга әйләнде
Кафирә сөеп хур булдым, атлагандай урамнан
Баш иеп — гүя бер кафер мөселманга әйләндеXXX
Чәчмә, былбыл, сагышыңны, моңлы Нәваи кебек.
Гөлләр арасында ул кыз алсу таңга әйләнде
Кан йотып гомер буе үземә бер яр эзләдем.
Ләкин мин аны тапмадым, гәрчә гаярь эзләдем
Берсенә җаным фида кылып сыгынмадым —яр булыр.
Алдады ул. мин аңладым —үземә гарь эзләдем
Белмимен, бу фани җирдә юктыр ул миңа пар зат.
Аһ. гомер җитмәс табарга мин барыбер эзләдем
Ул табылмас инде монда, элпә каплаган күзне
Мин пәриләр арасында үземә зар эзләдем
Гыйшык серен күңел менә күз белән фаш игә ич
Шул серне яшерергә дип җанга юллар эзләдем
Шәех белән ханәкәдә мин яктылык тапмадым.
Мәйханәгә килеп хәмер тулы голсар эзләдем
XXX Урта гасырларда башка динго күчкән кешене гыйбрәт өчен шәһәр урамнары буйла йөртә
торган булганнар
И Нәваи, чын иптәшне тапмадым гамьле җирдә. Ялгызлыкка баттым хәзер,
тәңредән әр эзләдем
Күз кычыта, дидең миңа, әйттем мин шәраб тамыз.
Нигә аңа шәраб, дидең, мин сәрхуш инде ансыз
Гөл куагында кайчакта йомылган чәчәк була, Шул тулышкан чәчәк кебек могҗиза
синең авыз
Һич туктамый күз яшьләре, ага төнлә һәм көндез.
Гаҗәп түгел — чайпалганга корымый бакый диңгез.
Йөзең синең — Кояш мәллә, әллә йөзеңме — Кояш?— Ни аерма? Минем өчен
алар икесе игез.
Күзләрем белән кагылам синең этең эзенә.
Минем күзләрем шикелле сибелеп ята ул эз.
Баш иеп каршылый үзбәк, тартынма, вакыт тыгыз,
Ана сөте кебек хәләл тустагандагы кымыз.
Без мәңгегә сакыйларның колы булырбыз төсле.
Шәраб сатучыга лаек мондый ул һәм мондый кыз
Бу түгәрәк кук гөмбәзе алып килә гамь, михнәт.
Юанычны исә чәркә тирәсендә табарбыз
Ходай бүлгән вакыт чыгып, аерылсак та бу йорттан, И Нәваи. тагын килеп
тәрәзәсен кагарбыз
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА тәрҗемәләре