Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОРЪӘН САВЫТЫ


Тышлыкның беренче битендә сез. хөрмәтле укучылар, югары зәвык белән эшләнгән,
сәнгатьчә үтә камил Коръән савыты белән таныша аласыз Аны кайбер якларда «бәти» дип тә
йөриләр һәм ул. гадәттә, күз тиюдән, явыз рухлар касәфәтеннән. чир-сырхау- дан саклый дип
исәпләнелә Мондый савытларда нәни Коръән яисә аның аерым сүрәләре, аятьләре, догалар
сакланган
Коръән савытлары нәфис чылбыр белән муенга асыла, кайбер очракларда култык астында
йортелүе дә мәгълүм. Алар борынгы Болгар чорыннан ук билгеле Күрәсең, бу йоланың
нигезендә бик борыннан килүче аерым ышанулар ята
Татарстан дәүләт музеенда сакланучы әлеге Коръән савытының бай шәһәр хатыны ныкы
булуы бәхос тудырмый Шулай ук. билгесез татар остасының ижат жимеше икәнлег е* дә
шиксез Алтын һәм көмешне борчекләү һәм пәрәвехтәү дип аталган ысул бары тик Казан
татарлары һәм Болгар зәргәрләренә генә хас Ләкин аның кайчан ясалганлыгын билгеләү
кыенрак Эш шунда, татар алтынчылары үз әйберләренә металлның кайсы торлән икәнлегенә
тамга суктырмаганнар Шунлыктан, татар алтынчыларының сакланып калган кләймә-
тамгалары безгә мәгълүм түгел
Зәркән сәнгатенең иң нәфис үрнәге саналырга хаклы бу Коръән савытын XVII гасыр
урталарында яисә XIX гасыр башларында ясалган дип фарыз итәргә тулы нигез бар. Хәлбуки,
аның тагын да ераграк чорга каравы да ихтимал Ясалу ысулындагы үзенчәлекләр—күп санлы
бөрчекләр, эре борылмалы пәрәвездәй бизәкләр — нәкъ менә татар зәркән сәнгатенең әүвәлге
чорына хас.
Иң затлы комештән һәм алтыннан эшләнгән бу зиннәт таж эчендәге сыек зәңгәр фирәзә
белән дә игътибарны жәлеп итә Күпчелек шәрыкъ халыклары, шул исәптән, татарлар, бу асыл
ташны «бәхет ташы» дип саный Шуның өстенә. безнең халыкта тагын «фирәзә коч бирә, бәла-
казадан саклый, йөрәкне ныгыта, куркуны ала. дошманнар естеннлн жиңү китерә» дигән
ышану да яши Фирәзә ташлы бу зиннәт саклагыч бөти ролен үтәгән дип әйтергә дә тулы нигез
бар Асу җайланмаларының урнашуыннан аның уң якта, култык астында йөртелүен чамаларга
була Ә борышы инанулар кеше нең жаны уң култык астыннан чыга дип исәпли Саклагыч боги,
шулай итеп, кешенең жанып. тынычлыгын саклаган да инде.
Ничек кенә булмасын, алдыбызда татар алтынчыларының мөкәммәл әсәрләреннән берсе
Гүзәл ВӘЛИЕВА-СӨЛӘЙМАНОВА.
сәнгать белгече