Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хермәтле дуслар!


«Казан утлары»—татар телендә чыга торган бердәнбер калын, күләмле
әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал Ул хаклы рәвештә халкыбызның
яраткан, көтеп алынган журналына әверелде Тарих тегермәннәрендә уалып та
исән калган, илебезнең төрле төбәкләренә сибелгән эшчән татар халкы өчен ул
бүген дә туганлык, тупланганлык, аралашу һәм үзара аңлашу мәйданы булып
хезмәт итә Нурларын еракка сибеп, халкыбызның милли үзаңын, әдәби һәм
эстетик зәвыгын үстерүгә зур өлеш кертә, үз укучыларын татар әдипләренең
«табадан гына төшкән» өр-яңа әсәрләре белән даими таныштырып бара
Кеше күңеленә тәрбияви яктан йогынты ясауда зур көч буларак, әдәбиятның
рухи тормышыбыздагы роле беркайчан да кимемәячәк — журнал шушы
хакыйкать сулышы белән яши, уй-фикер һәм әхлак нурлары чәчә
Илебездәге үзгәртеп корулар, ачыктан-ачык сөйләшү заманы журналның
эчтәлегенә һәм эшчәнлегенә шифалы йогынты ясады Без халкыбыздан тимер
сейфларга «яшерелгән» «Идегәй» дастанын кайчандыр исемен телгә алырга да
ярамаган әдип һәм көрәшче Гаяз Исхакый әсәрләрен. аның тормыш һәм иҗат
юлыннан яңа мәгълүматларны. Коръәннән сүрәләр, гарәп әлифбасы нигезендә
татарча уку күнекмәләрен киң катлам укучыларга җиткерә алдык «Татар халкы
төрле төбәкләрдә, төрле илләрдә» дигән яңа рубрикһ да һәркемнең игътибарын
җәлеп итте Тыелган темаларның бетерелүе халкыбыз тарихын тулырак һәм ха-
кыйкатьне «бозмыйча» язарга момкинлек ачты Бу юнәлештәге эзләнүләр алга
таба да дәвам итәчәк, билгеле
Татарстанның дәүләт суверенитетын яклау, ныгыту һәм аны тормышка
ашыруга үзеннән олеш кертүне журнал иң җаваплы бурычларының берсе дип
саный
Редакция коллективының төп максаты — укучы өчен кызыклы тирән
эчтәлекле журнал чыгару, әдипләр сүзен үз вакытында халык күңеленә җиткерү,
милләттәшләребезне рухи яктан бергә туплау Ләкин соңгы вакытларда матбугат
өчен килеп туган матди кыенлыклар «Казан утлары »н да читләп узмады Илдәге
кәгазь кытлыгы, почта һәм полиграфия чыгымнарының чиктән тыш күтәрелүе,
тормыш кыйммәтчелеге үз чиратында журналыбыз тиражы кимү —ягъни байтак
кына укучылары- бызның бүгенге әдәби хәзинәдән мәхрүм калу куркынычын
китереп чыгарды Моны ачыктан-ачык әйтергә кирәк
Тирәннән уйлап карасак, журнал язмышы —әдәбият һәм халык язмышы ул
«Казан утлары» белән дус булу һәм аны алдыру — милләтен яраткан, аның
язмышын үз иткән ватандар рухлы һәркемнең намус эше, зур максатларга
теләктәшлек билгесе
«Казан утлары» — сезнең журнал Ул үз укучыларына игелек һәм яктылык
нурларын алдагы елда да мул сибәчәк