Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ -
МӨСТӘКЫЙЛЬ ТАТАРСТАННЫҢ
БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ
Инде матбугатта хәбәр ителгәнчә. 12 июнь
коннс Татарстанда ТССР президентын сайлаулар
үткәрелде. Ул тыныч шартларда узды.
Сайлаучыларның 60 проценттан артыграгы
тамыш бирүдә катнашты. Бюллетеньгә бер
кандидат — ТССР Югары Советы Рәисе М. Ш
Шаймиев кертелгән иде. Аның кандидатурасын
яклап, барлыгы 1 миллион 131 мең 91 сайлаучы
тавыш бирде. Бу — сайлауларда
катнашучыларның 70.6 проценты диген сүз.
Сайлау нәтижәләре Татарстандагы сәяси
хәлнең асылын тамырдан үзгәртте. Татарстан
моңа кадәр автономия кысасында — «икенче
сортлы» республикалар рәтендә йөргән булса.
мөстәкыйль ТССРның үз Президенты булу узган
елның 30 августында кабул ителгән Татарстан
жомһүриятенең суверенлыгы турындагы
Декларацияне тормышка ашыруда хәлиткеч роль
уйнаячак. Беренче Президентны халык үзе
сайлады. Россия һәм башка союздаш
республикаларга алга таба Татарстанның
хокуклары белән исәпләшми мөмкин түгел.
Төкле аягың белән, беренче Президентыбыз!
Шул ук 12 июнц көнне Россиядә президент
сайлау да үткәрелгән иде. Татарстан, мөстәкыйль
жомһүрият буларак, әлеге сайлауларда рәсми
тостә катнашмады. Шулай да Татарстан Югары
Советы карары белән, кеше хокукларын ихтирам
итү йөзеннән, республикадагы теләгән
сайлаучыларга сайлау хокукы иреге куелды.
Әйтергә кирәк, Казан шәһәренең кайбер
участокларында сайлаучыларга РСФСР
президентлыгына кандидатлар язылган
бюллетень кәгазен көчләп бирергә маташулар да
күп булды. Шуның ише закон бозулар күзәтелүгә
карамастан. республикабызда Россия Президен-
тын сайлауларда азчылык катнашты: бу сан
нибары 35.5 процентны тәшкил итә.
Шулай итеп, жомһүриятебез сайлаучылары
Татарстанга РСФСР Президенты кирәк
түгеллеген бик ачык раслады.
ЮГАРЫ СОВЕТ ҮЗ СҮЗЕН ӘЙТӘ
4 — 6 июль көннәрендә Татарстан ССР
Югары Советының чираттан тыш бишенче
сессиясе эшләде. Көн тәртибенә унбишләп
мәсьәлә куелган иде. Анда Татарстан Респуб-
ликасының Президенты итеп М Ш. Шайми
евне сайлау нәтижәләре расланды Аннары
Татарстан ССР Президенты тантаналы төстә ант
бирде.
Әлеге сессия барышында Татарстанның вице-
президенты итеп В Н Лихачев, республикабыз
Югары Советы Рәисе итеп Ф X. Мөхәммәтшин.
Татарстан ССР Премьер-министры итеп М. Г.
Сабиров иптәшләр сайланды.
Союз договорын әзерләү комитеты әгъзасы.
Татарстан ССР Президенты Шаймиевнең
«Суверен дәүләтләр Союзы договоры проекты
турында» доклады депутатларда һәм киң
жәмәгатьчелектә зур кызыксыну тудырды Фикер
алышуда катнашучы депутатлар. Татарстан бу
договорга СССР субъекты буларак мөстәкыйль
кул куярга тиеш, дигән фикерне катгый яклап
чыктылар.
Сессиядә. Татарстан Министрлар кабинеты
составын раслау белән бергә, тагын күп кенә
мәсьәләләр каралды һәм карарлар кабул ителде.
ҺӘРКЕМГӘ БАРЫП ҖИТСЕН
Безнең милли матбугат, дөресрәге, аңардагы
уй-фикерләр һәм яңалык сөземтәсе рус телендә
укучыларга барып ирешми диярлек. Шушы
бушлыкны тутыру өчен Татарстанда рус телендә
«Суверенитет» газетасы чыга башлады. Аның
девизы: «Татарстан—суверен демократик
дәүләт».
Яңа газетаның беренче саны республика-
бызның беренче Президентын сайлауга кагы-
лышлы материаллар белән ачылып китә.
«Бүленмәс һәм таркалмас Россия» дигән
империячел принципка ябышып ятып, бездә чыга
торган русча матбугат Татарстанның су-
веренлыгын күпвакыт берьяклы һәм бозып
күрсәтә. «Суверенитет» комитеты тырышлыгы
белән чыга торган бу газетаның исә бер мөһим
ягы шунда: ул рус*в укучыларга дөрес һәм тулы
информация бирәчәк, мөстәкыйльлек идеясен
алга сөрәчәк
САБАН ТУЕ-ХАЛЫК БӘЙРӘМЕ
Республикабызның авыл, район һәм
шәһәрләрендә сабан туйлары герләп узды. 1991
елны чын мәгънәсендә сабантуйлар елы дип
әйтергә мөмкин һәм ул Татарстанның
суверенитетын якыннан тою. аңлау, яклау
рухында барды.
Казанның үзендә генә дә 21 һәм 28 июнь
көннәрендә ике зур сабан туе узды Аларның
берсен —халык депутатларының Казан шәһәр
Советы һәм аның башкарма комитеты. «Сәфәр»
ижат үзәге. «Шәһри Казан» газетасы. республика
һәм Казан каласының та-
Журналыбызның бу сины тоҗрнбө рәнешеттА» канпьютерЛ/ җые тды
тарча көрәш федерацияләре. икенчесен—ТССР
физкультура һәм спорт комитеты. ТССР Мәдәният
министрлыгы. «Социалистик Татарстан» газетасы
оештырды Сонгысыидл. ягъни спортмын милли
һәм халык төрләре буенча II Бөтенсоюз фестива
лендә — республикамын иң олы сабан туенда
ТССР Президенты М 111 Шаймиев тәбрик ләү сүзе
белән чыкты
Кичке Сабантуй — Бөтенсоюз фестивале
киләчәктә һәр елны июнь аеныц соңгы көнендә
үткәреләчәк
ЫК ЕЛГАСЫ - ДУСЛЫК ЕЛГАСЫ
Татар ижтимагый үзәгенең икенче корыл-
таенда ук инде Башкортстан егетләре дусларын
һәм туганнарын үзләренә Сабан туена кунакка
чакырган иде
Ул көн килде. 9 июньдә — бәйрәмчә кие иеп.
жыр һәм гармуннар белән—Татарстанның Казан.
Чаллы. Түбән Кама. Алабуга. Лениногорск.
Азнакай шәһәрләреннән. Актаныш һәм Баулы
районнарыннан күп кенә вәкилләр автобусларда
Ык буена килеп тук тадылар Елганың теге ягында
— күрше Баш кортстан. Октябрьск шәһәре Анда
инде кунакларны Башкортстанның төрле районна
рыннан килгән хезмәт ияләре көтеп тора
Бәйрәмдә катнашучыларны Октябрьск шәһәр
Советы рәисе урынбасары Риф Зиннатуллин
тәбрикләде Бөтенсоюз татар ижтимагый үзәгенең
Башкортстандагы бүлек рәисе Кәрим Яушен һцм
Үзәк президиумы әгъзасы Хәләф Гарданов котлау
сүзе сөйләделәр Жыр бию. спорт ярышлары һәм
татарча көрәш бәйрәмгә тагын да ямь өстәде
Телләре, жырлары. гореф-гадәтләре бер булган
халыкны икегә бүлеп кую—гаделсез эш «Ык
елгасы «Берлин стенасы» булмаска тиеш!»—
диделәр дуслык-бердәмлек жые нында
катнашучылар
ХӘЕРЛЕ ЮЛ. «АРГАМАК»!
Каләм ияләренә үсү һәм ижали күтәренкелек
өчен мәйдан кирәк Кама буе төбәгендә яшәүче
язучыларның үз әдәби журналы юк иде Мондый
ихтыяж үзен гел сиздереп килде Шуны истә тотып,
быел Чаллы шәһәр Сонеты башкарма комитеты та
тар һәм рус (тәржемә) телләрендә «Аргамак»
исемле әдәбн-нәфис. ижтнмагый-сәяси журнал
чыгару турында карар кабул иткән иде
Мәгълүм булганча. «Аргамак» — «КамАЗ»
акционерлык жәмгыятенең фирма билгесе
Журналны гамәли оештыручылар булып Чаллы
шәһәр Союзы башкарма комитеты, «КамАЗ»
акционерлык жомгыяте һәм Чаллы азучылар
оешмасы тора Яңа журнал өчен бина, зур күләмдә
акча, берничә торак фа
тир. алмашка кәгазь алып кайту өчен ике ав-
томашина бирелде «Аргамак»ны «КамАЗ»
акционерлык жәмгыятенең газета-китап
нәшрияты типографиясендә быел ук 30 мен данә
бастырып чыгару күздә тотыла
•Аргамак» журналының баш мөхәррире итеп
язучы Айдар Хәлим сайланды
ЯҢА КИТАП ЮЛГА ЧЫКТЫ
11 июльдә Татарстан гаэста-журналлар
нәшриятының конференц-залында публицист
язучы Айдар Хәлимнең быел Вильнюста русча
чыккан «Книга печали или Записки аборигена»
дигән китабын укучыга тәкъдим итү булды.
Презеитациядә журналист .зар. язучылар.
галимнәр һәм автор үзе катнашты
Чыгыш ясаучылар Башкортстан жирендә
яшәүче татарларның рухи, мәдәни хәле турында
борчылып сөйләделәр, беренчеләрдән булып чаң
кагучы Айдар Хәлимнең хакыйкатькә
тугрылыгын, зур хезмәт башкаруын билгеләп
уздылар
Презентациядә катнашучылар исеменнән
Литваның «Мокслас» нәшрияты коллективы на
рәхмәт телеграммасы жибәрелде
ХАЛЫКАРА ЯҢА ОЕШМА
Яңа заман жнлләре дөнья буйлап си белгән
татар өчен күп яклы хтәмтәләрне ныгыту һәм
үстерүдә зур мөмкинлекләр ачты Июль аенда
АКШ. Австралия. Германия. Торкня һәм
Финляндия татар жәмгыятьләре вәкилләре
Бөтендөнья татар лигасының оеш тыру корылтаен
үткәрү өчен Казанга жмйналдылар Халыкара яна
оешманың Президенты итеп Европа татар-
башкорт мил ли хәрәкәте башлыгы. 74 яшьлек Али
Акыш әфәнде сайланды
ТАТАР ГАЛИМЕ
СОГУД ГАРӘБСТАНЫНДА
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
философия фәннәре докторы, профессор Яхъя
Абдуллин Бөтендөнья мөселманнар ли гасының
чакыруы буенча күптән түгел Согуд
Гаробстанында булып кайтты Ул Мәккә. Мәдинә.
Таиф һәм Жиддә шәһәрл.трендә булды, андагы
мәдәният истәлекләре, социаль һәм икътисади
үсеш баскы<тлары белән танышты. Бөтендөнья
мөселманнар лигасын да. язучыларнын Мәккә
клубында. Мәккә һәм Мәдинә
университетларында очрашулар вакытында ул
әңгәмәдәшләрен татар халкы нык үткәне,
мәдәнияте, аның этник чыгы шы. Татарстанда
хәзер бара торган хәлләр белән таныштырды