Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Идел» өчен көрәш


Сүз башы
шьләрнең «Идепь журналын чыгару ечен озак еллар деаамында барган кереш татар
халкының милли азатлык хәрәкәте тарихына җитди бер сәхифә булып язылыр дип ышанам
Шуңа курә бу хәрәкәтнең үземе мәгълүм кайбер күренеш-вакыйгаларын тарих ечен теркәл
калдырырга булдым
Әйтел үтелгәнчә, «Идел* журналын чыгару эчен барган хәрәкәт сугыштан соңгы батон
чорны эченә ала. һәм ул керәш безнең җәмгыятьнең байтак катламнарын иңли Алда күрербез: әлеге
вакыйгалар үзебезнең язучыларыбыздан һем иҗади берлегебез аппаратыннан алып, СССРның иң югары
оешмаларына кадәр. КПСС Үзәк Комитетының Политбюросына кадәр сузыла Ул чактагы зур-зур политик
эшлеклеләрне, ип һәм республика җитәкчеләрен колачлый. Әлеге керәшкә тагын бер яктан күз салсак: анда
безнең бик күп яхшы һәм яман сыйфатларыбыз чагылыш таба, терпе теркемнәрнең һәм шәхесләрнең
нинди шартларда ничек хәрәкәт итүе, нинди адымнар ясавы шактый ачык күренә
Менә шуларның һәммәсен дә искә алганда, әлеге тарих меһим булып тоела •Идел> журналын торгызу
хәрәкәтенең ни рәвешле баруын белергә генә түгел, ә /кемнәрнең кем икәнен чамаларга да мемкинлек бирә
Шулай ук. алда әле тагын да зуррак керешләр торган хәзерге вакытта, үткәннең кайбер тәҗрибәләре,
нәтиҗәләре белән уртаклашу да кирәк тесле Милли кереш мәйданына килүче яшьрәк буыннар ечен байтак
яктан гыйбрәт һәм сабак булып та күренә үткәннең ул эпизодлары
«Идел»дә эшли башлау
Ерак Канчыгышта ике еп офицер булып хезмәт итеп кайтканнан соң мин ярты ел чамасы Язучылар
берлегенең әдәби консультанты урынында эшлән тордым Ә инде 1975 елның ахырында, альманах
редакторы булып эшләгән Фаип Шәфигуллии үзенең җан дусты Золфәт артыннан «Чаян> редакциясенә
күчкәч, мине «Идел.нең редакторы итеп билгеләделәр.
Шунысын да әйтеп китим: мин әле ул вакытта СССР Язучылар берлегендә әгъза булып тормыйм,
басылып чыккан китапларым да юк Язучылар мине бары тик «Социалистик Татарстаньда басылган Фатих
Хосниго «Ачык хат> белән «Казан үтларыьнда донья күргән берничә рецензия һәм Ерак Канчыгыштан
Равил Файзуллин иҗаты турында язылган җыпы гына мәкалә буенча беләләр Сүз уңаеннан тагын бер кызык
момент искә тешә Ф Хосниго әлеге ачык хат басылгач, бик күпләр Мансур Велиев дигән яңа исемгә
ышанмыйча, аны кемнеңдер псевдонимы дип уйлаганнар икән Бу исемгә кемнең яше ронүе мемкинлеген
дә тикшерүчеләр булган хәтта Соңыннан ул хакта үземә кызык итеп сойләүчепәр очрады Апар. минем исом-
фамилияно иҗекләргә бүлә-бүпә. «чын* авторны эзләп мәш килгәннәр!
Яшьрәк буын укучылар ечен бу альманах турында кыскача гына мәгълүмат та биреп китик. «Идеп>
альманахы илленче елларның уртасында яшьләрнең күмәк җыентыгы рәвешендә чыга башлый. Аның
беренче редакторы күренекле шагыйрь Гали Хуҗи (1912—1966) була Шуннан соң альманахны терпе
еппарда Хәсән Сарьян. Марс Шабаев. Фаил Шәфигуллии редакцияли
Әйтеп үтелгәнчә, ул башта күмок җыентык тосендә чыга Ләкин, шуңа карамастан, амың беренче
саннары чын журналны хәтерләтә Бигрәк тә Гали Хуҗи имзасы куелган саннарга карасаң—матур итеп
бизәлгән тышлыгы буенча да, бай һәм кызыклы эчтәлеге ягыннан да, авторларның куп һәм терпе
булуыннан чыгып та укучыда журнал белән очрашу тойгысы кала Һәм бтфедә. менә шушы хәлне әйтеп
киткәннән соң, аз гына чигенеш тә ясыйсы килеп китә
Күрәсең, әнә шул вакытта ук әдәби җәмәгатьчелектә яшьләргә журнал булдыру фи кере шактый
сизелерлек булган Альманахның беренче саннан ук коры һем рәсми кыяфәт алмавы, е бәлки хәзерге
«Идепь сыман җанлы, кызыклы булырга тырышуы —әнә шул киләчәккә ышаныч, олы омет билгеседер ул!
Илленче елгы беренче «Иделвлор хотта үзләренең форматы ягыннан да бүген безгә билгеле «Идепь
шикелле'
Я
Бу еллар хакында сүз алып барганда шунысын да искертеп үтәргә кирек. Язучыпа- рыбызның иппенче
еллар ахырында һем аннан соң булган һер съездында яшьләр журналын яңадан торгызу мәсьәләсе
күтәрелә, яхшы итеп делиппоне. Шулай ук бу еллардан башлап уздырылган РСФСР Язучылар союзы
съездларында да безнең иҗат оешмабыз башлыклары «Идел» хакында гел сүз кузгаталар. Ләкин...
нәтиҗәсе генә булмый ул үтенечләрнең, ул мөрәҗәгатьләрнең!
«Идел» өчен кереш тарихында аерым урын биләп торган бер зур вакыйга да бар.
Татарстан азучыларының 1968 елда булган съездында залга листовкалар ташлана! Яшьләр журналы
сорап! Ул вакыттагы тәртип һәм торгынлык чоры кануннарыннан караганда моның нәрсә икәнлеген ничек
итеп, ни рәвештә аңлатырга икән? Шома гына барган съезд вакытында, югарыдан делегатлар естеиә
татарча язылган һәм журнал таләп иткән чып-чын листовкалар ява башласын әле! Бу хәл бит «илдә
социализм төзелеп бетеля килгәндә!
Ул листовкаларның берсе Татарстан Яэучыларының VII съезды материаллары белен бергә
документпаштырыпып, папкага тегел куелган. Тарих өчен бу эшне башкаручы кешегә дә рәхмәт!
Ә бу листовка турында Казанда никадәр суз, күлме шау-шу чыкканын белсәгез икән! Минем бит әле
яңа гына студент булган чак. Дөресрәге, әлеге вакыйга яз коне булган, ә мин шул елның — ягъни 1968 нең
кезендә Казанга килеп, университетка укырга кердем. Ләкин әле листовка дулкыны без килгәч тә тынмаган
иде. Университет тулай торагында, егетләр авызында гел шул сүз генә иде дияргә дә була. Ләкин артык
шаулап түгел, ә качыбрак, бик нык җәелеп үк китмичә генә сейләшенә иде бу хакта...
Алар сейпәвенә караганда, листовкалар өстән, балконнан ташланган. Хәлне төшенү белән, КГБ
кешеләре шундук театрдан чыгу юлын япканнар. Аннары съездга килгән шикле шәхесләрне барлый
башлаганнар. Ләкин ул чакны әллә ни ачыклый алмаганнар— бу эшне эшләгән егетләр, листовкалар
ташлау белән, тиз генә чыгып ычкынганнар! Тикшерү соңыннан, университет тулай торакларында һәм
деканат бүлмәләрендә, КГБ кабинетларында дәвам иткән.
Ул чакта листовкаларның кем эше икәнлекне берәү до сизгән, белгән тесле түгел иде. Әмма соңга
таба моны үз остенө алырга теләүчеләр күренгәли башлады. Әкрен- окрен бу тема мактану өчен бер әйбәт
җай да булды шикелле.
Тик мин, әле хәзергә кадер, листовкаларның кемнәр тарафыннан ташлануын белмим. Шул елларда
укыган университет студентлары икәнлеге — монысы теп-тегәл факт инде. Анысына шик юк тесле.
Ләкин, кем генә башкарса да, бу эш «Идел» ечен кереш тарихында иң якты вакыйгаларның берсе.
Шуңа күрә аңа, еллар аша булса да, тиешле бәяне бирел китәргә
Иң беренчедән, бу вакыйга безнең татар студентларында да җан бар икәнлеген бик яхшы күрсәтте.
Димәк, тып-тыныч калачаклар дип, татар яшьләрен озак кысып булмый икән. Алар үзләренең
ризасызлыкларын сиздерә башлаячак икән! һәм шактый кыю алымнар да кулланачак икән алар! Ә бу инде
— каршы як ечен искә алынырга тиешле көчле факт.
Икенчедән, яшьләр журналы хакындагы үтенечләргә җитдирәк карар вакыт җитмәдеме икән? һәр
нәрсәнең елгерү һәм бозыла башлау чоры була бит. Әнә шуны искә алмау бер дә яхшыга илтми. Бигрәк тә
югары урында утыручы кешеләр массаларның психологиясен дерес чамалый алмаса — торгынлык чоры
ечен бер дә кирәкмәгән ЧП килеп чыкса — алпа сакласын! Урыныңнан очып тешүең дә бик мөмкин!
Өченчедән, бу вакыйга яшьләрнең үзләре ечен бик тә әйбәт стимул иде. Тырышканда, тәвәккәлләгән
чагында, хаким сыйныфлар игътибар итә алырдай адымнар да эшпәп була икән! Димәк, әле барысы да
югалмаган — көрәшебезне эчтән дә, һәм башка чаралар белән дә дәвам итәргә емет бар икән!
Дүртенчедән, әлеге факт Мәскәүдәге түрәләргә мәсьәләнең җитди икәнлеген аңлату ечен бер саллы
дәлил булды! Татар яшьләре белән озак шаярырга ярамаганлыгын күрсәтте.
Әмма 400 елдан артык «Россия төрмәсе» шартларында яшәгән татар яшьләренең ул чакта әнә
шуннан артыкка i/ече до җитәрлек түгеп иде шул... 400 ел изелгәннән соң тере калу, җан саклый алу да бик
зур ныклык сорый бит.
Аннан соң тагын шунысы да бар. Листовка ташлау ише мондый алымнар бепән шаяру ярамый. Чөнки
урыс патшаларының акыллары үзләре белен —апарга бернинди до ышаныч юк! Тулы бер халыкны юк
итәргә мемкиннәр... Әнә бит кырым татарларын, калмыкларны, Идел буе немецларын һәм тагын әллә ничә
милләтне гомер иткән җирләреннән аерып, кайларга сөрмәделәр?! Безнең милләт турында да гайбәтләрне
күл чыгара иделәр Урыс авторлары язган дәреслекләр гел татарларның «ерткычлыкларын» гына яза.
Әйтерсең лә. менә бу империяне төзүчеләр беркемне дә басып алмаган, беркемне дә суймаган, асмаган!
Гүяки бу империя миллионнарның каны һәм сөяге өстендә төзелмәгән! Әйтерсең калган бөтен милләтләр
гаепле, ләкин «олы туган» гына гаепсез— ул саф, ул ак!
Әйе шул сәбәпле— урыстан кала бетен милләтләргә терледән-терле гаепләр еелгви һәм бары тик
бер милләт кенә әскә, югарыга күтәрелгән бер чорда, уз әстебезгә тагын аңа «генаһлар. да алу дерес
булмас иде Ул чагында без торгынлык чорының аңа капкынына килеп эләгер һәм рәсми пропаганда ечен
бер начар мишеньгә әйләнгән булыр идек Безнең милләт тагын да начар хәлдә калыр иде
Әйе, безнең милли хәрәкәтебез бер генә чорда да тыл-тыиыч тормаган Аида гел дә диарлек хәрәкәт,
дулкынлану барган Биредә мин суз алып, журнал чыгару ечен барган кереш эпизодлары турында азам
икән, бу еле һич тә моңарчы эш булмаган дигән суз түгел. Бу кереш тарихы әле еллар үтү белән тагын да
тулыланыр, башка кешеләр дә үзләре шаһит булган күренешләр хакында бәан итәрләр Мисал ечен.
миннән соң эшлеген редакторлар X Халиков, К Керимов, Н Гыйматдииоваларда да кызыклы факт лар
бардыр, бәлки Мин исә биредә бары тик үзем катнашкан һәм шаһит булган хәлләрне генә язам
Альманах турындагы мәгълүматны дәвам итик. Ул, Татарстан язучылар берлеге органы булып, елга
бер мәртәбә басыла иде. Ләкин «язучылар альманахы* дип саналса да, чынлыкта ул китап нәшрияты
белән иҗат берлеге арасындагы сәер генә бер «ызгыш алмасы» шикеллерәк яшәде Хикмәт шунда
редактор дигән кеше, ягъни мин, яшьләрдән әсәрләр җыям, анарның альманах ечен бару-бармавын
редколлегия әгъзалары белән берлектә хәл итәбез, әсәрләрне кондиция дәрәҗәсенә җиткерәрдәй итеп
редакциялим һәм әнә шуннан соң бу әйберләр, гал-гади бер авторның кулъязмасы сыман ер-яңадан китап
нәшрияты редакторы кулына килеп керә' Өр-яңадан теге әсәрләрне (альманах редакциясендә никадәр
вакыт һәм коч сарыф итолгән әсәрләрне') тезәтү, кискәләү, редакцияләү башлана!
Биредә «кат-кат редакцияләү әсәрне яхшырта гына» дигән бер караш яшәвен дә искәртеп үтәсе килә
Менә бу караш безнең әдәби һәм рәсми оешмаларда шактый киң таралганга күрә, аны тиешенчә ачыклап
үтәргә кирәк дип саныйм, шуңа күрә биредә аңа бераз урын бүпмәкче булам Аның бу тарихка турыдан-
туры кагылышы да бар
һәммәбезгә дә мәгълүм; әдәбият-сәнгать деньясы ул —бик тә субъектив деиья Ченки ул хисләргә,
кичерешләргә корылган Шулерның тирәндәге катлаулы яшәешенә нигезләнгән. Алай икән —димәк
әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен кабул итү процессы да шактый ук субъектив процесс дигән сүз. Һәркем
теге яки бу әсәрне үзенчә, үзенең эчке деньясы рехсәт иткән дәрәҗәдә, шул тирәнлектә кабул итә, шул
дәрәҗәдә рухи эшкәртә, үзләштерә ала дигән сүз
Менә шушы объектив хакыйкатьне аңлаган тәкъдирдә, без әсәргә бары тик автор ның гына чын хуҗа
икәнлеген танырга тиеш булабыз. Ягъни әсәр ечен нигездә автор җавап бирә — ул аның шәхесенең күңел
җимеше, ул аның рухи деньясы.
Ә безнең редакторлар бик еш очракларда үзләрен әсәр остендә теләсә нишли алырдай хуҗа ител
саныйлар Кешенең күңеп җимешенә карага тупаслык, хәтта кыргый лык күрсәтәләр!
Бер үк әйберне озак вакытлар яткырып, аны берничә кеше тарафыннан кат-кат ре дакцияләү бары
тик әнә шул рәвешчә генә бәяләнә ала!
Безнең татар дәньясында матбугат аз булу, ә кулъязмалар күп килү һәм аларны. Һичшиксез, борырга
кирәк булу «сәбәпле»: әнә шундый начар гамәл бик нык колач җәйгән иде.
Бераз гына читкә китү кебек тоелса да. ләкин чынлыкта куелган мәсьәләнең үзәген тәшкил иткәнгә
күрә, тагын бер меһнм фикерне тәфсилләү зарур Авторпар алдында нәкъ әнә шундый киртә, таш стена
үтә калын һәм кечле булганга күрә, бездә соңгы елларда Тукайлар һәм Гаяз Исхакыйлар тумады! Без элек
яшь талантларга каршы үзебезнең административ система белен бергәләп кәрәштек! Кайбер редакторлар
аеруча зур ■елеш» керттеләр яшь талантларның активлыгын, димәк. Тукайпыгын бетерү сүндерү аларны
пассивлаштыру эшенә! Кызганыч, әле мондый караш, болай эшләү байтак ре докторлар стилендә һаман
да дәвам итә. Алар авторларны тигезләп кенә, чират сакпын- сайпый гына бастыру ягында торапар Болан
эшләү апарның үз тынычлыклары ечен меһнм, билгеле Тегесе дә монысы да «Нигә аны бастыгыз, ә мине
— юк», — дип әйтә алмын «Әнә чират'»—дип кенә җавап бирәсең!
Тыштан зур гаделлек булып та күренергә мемкин болай эшләү Язучылар да басылу ечен сугышмый,
тәртип саклана. Эш. бигрәк тә тынычлык ераткан редакторның эше, горләл бара дивргә була.
Ләкин асылда бу — торгынлык чоры җимеше Бу—әдәби иҗатны сүндерә торган тәртип Аның
максаты —бары тик тыныч яшәү генә'
Бәхәс! Бәхәс'
■Идел» альманахын үстерү аны популярлаштыру буенча без бик күп оештыру чаралары күрдек,
яшьләрне альманах тирәсенә тарту буенча яңа апымнар да кулландык
Балас клубы —арада иң кылыгы һәм яшьләрне күп туплаганы булды дисәм, ялгышмам, мегаен
«Аның фикере, идеясе каян туды соң әле’»— дип уйлап торам да, шушындый ике сәбәпкә килеп
тертепәм Берсе — университетта укыган чакта ук безнең татар журналистлары оештырган «Яңаваз»
түгәрәге бар иде, миңа аның башында йорергв туры килде. Ә аннары, университеттан аерылгач, әнә
шул ялкынлы оешмадан башка яшәү читен сыман иде, нәрсәдер юксындыра иде Икенче яктан алсак,
Ерак Канчыгышта А. И, Герценның «Былое и думы»сыи мин бик тәмпәп ер-яңадан укып чыктым Сез
инде бик яхшы беләсез —ул китапта студентлар арасында революцион фикерләр, хәрәкәтләр
барлыкка килү күренешләре бик шәл тасвирлана. Россиядә революцион ситуация елгерү алшартлары
эчтән, тирәннән ачыла. Бигрәк тә интеллигенциянең, яшьләрнең ру хи яшәешләре тулы чагыла анда.
Революцион яшьләр түгәрәкләре күрсәтелә Яшь әдипләрнең романтик тормышы да кызыктыра.
Альманах тирәсендә йерүче яшьләр ечен бәхәс клубы оештырып җибәрү дә әлеге уйларның һәм
университетта башланган эшчәнлекнең табигый бер дәвамы булды сыман Һәм тагын бер меһим
мотив, сәбәп бар Яшь язучыларга, зыялыларга үзара күрешү, сейпәшү, аралашу ечен әнә шундый бер
нәрсә кирәклеге до нык кына сизелә иде. Ягъни тормышта моңа объектив ихтыяҗ зур иде.
Яшьләр белән үткәрелгән эш булгач, аның рәвеше дә яшьләрчә иде, яңача иде! Без кешенең
«колагын торгызырдай», игътибарын тартырдай әйберләр уйлап чыгара идек. Шундыйларның берсе
яшь һәм бик талантлы шагыйрь Эдуард Мостафин иҗаты буенча «суд» процессы булды. Эдуардның
зур сәләткә ия икәне барыбызга да мәгълүм, шул елларда аның беренче китабы да басылып чыккан
иде. Ләкин басылмаган шигырьләре аннан да күбрәк иде аның, һәм алар — бик кызыклар! Язучылар
союзы коридорында да, яшьләр очрашкан урыннарда да Эдуард шигырьләре хакында сүзләр еш чыга,
капма-каршы фикерләр очрый.
Без ул тикшерүне Эдуардның үзе белән килешеп эшләдек, «суд» рәвешендә алып баруны да
хуплады ул. «Кызык бит!» — Диде
Кыскасы, Эдуард шигырьләре буенча ике «гаелләүче»не һәм ике «яклаучы»ны алдан ул
билгеләп куйдык. Тикшерү шәп үтте, кайнар рухта барды!
Бу кичәне үткәрүгә бәйле бер кызык кына хәлне сейләми узсам, шулай ук хакыйкать тулы
чагылмас сыман Эш шунда: безнең бәхәс барышында тыңларга килеп утырган таныш түГел бер
егетнең кесәсеннән кечкенә генә прибор ялгыш идәнгә тешеп киткән! Мин үзем, утырышны алып
баручы булганга күрә, моның шаһиты түгеп идем. Ләкин «процесс» тәмамланып, халык тарала башлау
белән шундук ике-еч егет килеп, миңа әлеге хәлне сейләл бирде. Ә мин исә шик белдердем,
магнитофон түгелдер, бүтән әйбердер ул, дидем. Ләкин тегелер: «Юк инде, юк, без бит бик якыниак
күрдек!» — дип, мине ныклап ышандырыга тотындылар. «Егет үзе кызарып та чыкты әле, тиз генә
тыгып куйды!»—дип тә эстәделәр...
Үз күзем белән күрмәгәч, егетләр сейлогән бу вакыйгага әллә ни әһәмият бирмәдем ул чакта.
Нәкъ баштагыча оештыруны, яңа эшләр үткәрүне дәвам иттек... Ләкин ул хәл һич тә истән чыкмады
Аннан соң байтак кына егетпәребезнең сакланып, үзләрен бик тә тыярга тырыша-тырыша гына
сейләшүләрен дә искәрә башладым. Ни әйтсәң дә, әлеге оешманың халык, ип алдында «хезмәтләре»
бик зур бит! Аннан халык әле хәзер дә курка Ә инде торгынлык елларында яшьләрнең дә ул оешмага
исе китми иде, дип бупмый. Чеики «денья бу!» дип яшәүчеләр иҗат кешеләре арасында бар ул.
Бәхәс клубының утырышларын һәр атна саен, язучылар берлегенең иң зур бүлмәсендә үткәрдек
Җыелган саен бәхәс ечен бер мәсьәлә, аерым бер тема апабыз. Шул хакта коридорга белдерү дә
эләбез. Без куйган яңа мәсьәләләрнең, үткен-уткен проблемаларның ул чакта — шоп-шома сүзләр
һәм аннан да шомарак кешеләр вакытында— кемгә ничек тәэсир ясавын сейләп. аңлатып кына
бетерерлек түгел! Сез бераз күз алдына китерә алсын ечен менә бер генә мисал Партия елкә
комитеты һәм ул чактагы Язучылар берлегенең рәсми җитәкчелеге күрә алмаган «ата дошман»
Нурихан Фәттах иде Аның дошманлыгы нәрсәдә! Ул татар милләтенең тарихы турында әсәрпвр яза
башлаган! Ул производство темасына теше-тырнагы белән каршы икән! Язучы кешенең теге яисә бу
эштә эшләп йерүеиә дә каршы чыга — әдипнең иң олы һәм тел эше иҗат дип саный ул! Язучыларның
ай саен диярлек шау-rep килеп үтә торган җыелышларына йерми! Җитмәсә әле, ничәмә ничә роман
язуына да карамастан, партия әгъзасы да түгеп! Шул кешегә югарыда ничек әйбәт менәсәбәт булсын
ди инде!!
Аңа менә шушындый тискәре менәсәбәт чәчәк аткан елларда без тотабыз да Язучылар союзы
коридорына мондый зур белдерү чыгарып эләбез. «Тарих, әдәбият һәм Нурихан Фәттах».
Халык бик күп җыйналды, әңгәмә катнаш бәхәс тә кызыклы булды. Ул кичне кысага сыймастай
сүзләр дә байтак әйтелде «Теге кешеләргә» эш шактый чыккандыр — ченкр безгә таныш түгелләр дә
килә, чакыруларны күл җиргә җибәрә идек.
Нурихан аганың исеме чыккач, әйтеп үтим: альманахта эшли башлау белән язучының бер
кызыклы әсәре барлыгын әйттеләр «Яшь язучы белән әңгәмә» икән ул. Әлеге әңгәмәне «Казан
утлары»ннан борганнар, бер җирдә дә чыгармыйлар икән...
Хөрмәтле әдипкә щуп хакта махсус хат языл, үзе белән берниме талкыр сөйләшеп, теки ул әңгәмәне
кулга төшерә алдык бит'
Бу чорда яшьләрне кетү-кету ител дигәндәй, терле объектларга серу, шунда җибәрел аларны
тормышка ейрәту. язарга ейрәту гадәте бар -де Союз, алай гына да түгел, бетен ил җитәкчелеге
тарафыннан ук якланган әлеге рәсми караш җитмешенче елларда узенә байтак татар язучыларын корбан
итте Хәтта махсус юнәлеш тә барлыкка килде шикелле елке комитетының рәхим шәфкатен һәм яклавын
сизел яза торган бер катлам язучылар! Аларның производство әсәрен бастырмыйча аз гына тотсалар да
— елкә комитетына чабучылар!
Шундый чорда Нурихан Фәттахның каршы фикере, әлбәттә, зур киртәгә очрады Нәшриятта елкә
комитетының сеекле кешеләре шулай ук куп иде — алар сакта уяу тора иделәр! Ләкии ул әңгәмә барыбер
безнең альманах эчен әйбәт кенә күләмдә басылып чыкты.
Бәхәс клубында Әмирхан ага Еники белән очрашу да җитәкчеләргә ошамады Чәики аңа мөнәсәбәт
елкә комитеты кушуы буенча — тискәре «Рәшә» белән «Әйтелмәгән васыять» шикелле повестьлар азган
кешегә партия һәм җитәкчеләр мөнәсәбәте тагын нинди була ала соң?! Әмма яшьләр белән очрашуга
дәшкәч. Әмирхан зга үзе бии шатланып риза булды Аның белән әңгәмә Фәрваз абый Миңнуллин тырыш-
лыгы аркасында «Казан утлары»нда басылып та чыкты
Шул рәвешчә, атна саен җыела-җыела, терле якларга хәбәрләр тарала торгач, без шактый киң даирә
яшьләрне туплап өлгердек Бу кичәләргә артистлар һәм рәссамнар да. композиторлар һем җырчылар да
— студентларны инде әйткән дә юк — һәммәсе дә бик теләп, кызыксынып йори иде. Бик тиз
популярлашып китте бәхәс кпубы!
Биредә «Идел» ечен кереш турында язам дип вәгъдә ителгән булгач, най- берәүләрне бәлки гел
конфликт, бәрелеш һәм сугыш кына күрәсе киләдер Әйе. алда андыйлары да чыгар Ләкин шулай да.
беренчедән, вакыйгаларның торгынлык чорында баруын күздән ычкындырырга ярамый Шуңа күрә ул
еллардагы конфликтлар да хәзерге сыман халыклар бәрелеше кыяфәтендә, урамнарга чыгып атышулар
тәсендә була алмый иде. Әлеге дәвердәге бәрелешләр алар тулы бер система белән аерым фидакарь
шәхесләр яисә теркемнәр арасындагы бәрелеш иде Кереш турында уйлаган вакытта болврның барысын
да истә тотарга кирәк. Шул конкрет чор чынбарлыгыннан чыгып ка рарга кирәк. Гаять тә нык буйсындыру
системасын үз кулында тоткан хакимиятнең яшәве хәтердән чыгарылмаска тиеш
Тагын да мөһимрәге әгәр дә «Идел» ечен кереш аерым кешеләр зше булып кына калган булса,
югарыда күреп үткәнебезчә, аңа күпләгән яшьләр һем зыялылар тупланмаган булса— ул көрәшне
сүндерү, туктату да кыен зш түгел иде Әлеге «оч хәрефле оешма» моны бер сәгать эчендә эшли апа иде
Ләкин, күрәсең, ул чакта ходай үзе безнең белән бергә булган, бергә уйлаган. Нәтиҗәдә, дөресрәк
юл сайланды
Яшьләр туплана.
Ул еллар өчен гаять мөһим тагын бер күренеш бар Язучылар берлегенең әдәби консультанты булып
Илдар Юзиев эшли башлау белән, яшьләр ечен бер зур чара тормышка ашырылырга тотынды.
Республикада яшь язучыларның зона һәм район семинар- Парын үткәрү гадәткә кереп китте Билгеле, бу
эшкә торгынлык чорының шау-шу чыгаруга корылган чарасы дип караучылар да очрады Андый карашта
торучылар хәзер дә бар төсле. Ләкин яшьләргә игътибарны арттыру ягыннан да. әдәби процессны
активлаштыру буенча да — уп башлангыч бик тә зур әһәмияткә ия иде
Менә күз алдына китереп карагыз Район җирендә, бер авылда әдәби сәләте булган кеше яши Уп ез-
мез шигырьләр язып маташа Ләкин аңа авып җирендә тиешле бәяне бирә алучы юк Әле киресенчә «сәер
кеше» дип, иелебрәк карарга мөмкиннәр Бусы бер. Район газетасы шулай ук төп эше ител шигырьләр
белән шөгыльләнүне санамый апарга нт, май, күкәй, сет кирәк! Тирес чыгару кирәк’ Әле район газетасы
каршында әдәби түгәрәкләр до бик аз җирдә эшли
Менә шушындый хәлдә калган яшь каләм иясе ничек яшәргә, ничек кон күрергә тиеш соң инде?! Аңа
бит, кемгә караганда да. аңлану һәм бер суз ишетү кирәк' Югыйсә, ул үзенең таланты нерсе икәнен до
аңламый калырга мөмкин'
Кабат иске төшереп үтик — биредә сүз гаят» тә кысылган татар милләте турында бара! Әгәр дә.
гадети ирек шартларында яшәүче бер милләт булып, аның күп санлы мат бугат органнары чыгып кипсә,
белки әлеге оештыру чаралары соралмас та иде Үзендә сепот тойган яшь каләм иясе турыдан-туры берәр
редакция белен элемтәгә керер һәм әсәрләрен шунда юппар иде Үзенә үсеш ечен җирлекне дә. тиешле
киңеш бирердәй остазларны да табар иде ул
Ләкин вакыйга безнең кеинәрдо. Россиянең «ашкаэанындагы» Татарстанда бара иде шул!
Торгынлык елларында Татар мәктәпләре күлләл-күплоп ябыла килгән, «тагар теле
озакламый бетәчәк» дигән фикер югары оешмаларда һәм халыкта да һаман ныгый килгән чорда!
Әнә шундый бер караңгы чорда үткәрелгән яшь язучылар семинарлары районнарда әдәби
атмосфера булдыру ечен, яшь сәләтләрне онытмау ечен бик тә кирәкле эшне эшләде Соңга таба бу
әйбәт эш татарлар яшәгән бүтән тебәкләрдә дә үткәрелде. Димәк, ул якта да бетеп баручы
милләттәшләребезгә карата кечкенә генә булса да бер коткару адымы ясалды Бер тәннек тишелеп,
апарга аз гына микдарьда булса дә саф һава — милли рух бөркелде.
Шушы семинарларга бәйле рәвештә тагын бер кызыклы хәлне искә алып үтәргә кирәк дип саныйм.
Сүз «Бездә ничә яшь яэучЬ! бар?» — дигән, бер карауга гап-гади, икенче карауга бераз сәеррәк тоелган
сорау тирәсендә бара. Бәлки, бу мәсьәлә бүтән чорда яисә башка бер милләт өчен ул актуаль булып
тормас иде һәм аңа хәзер аерым тукталу кирәкмәс тә иде Ләкин Ләкин биредә бик зур «ләкин» бар шул!
Әнә шул «ләкин» аркасында дөньяның капма-каршы ягы килә дә чыга.
• Идел» өчен көрәштә исә бездәге яшь язучылар отрядының зурлыгы гаять тә мөһим роль уйный
иде Моның нәрсә икәнен аңлашылса кирәк. Сүз югары оешмаларны чынлап торып ышандыру хакында
бара. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, нәкъ әнә шул 800 саны раслану аркасында Татарстанның Чаллы
шәһәрендә язучылар бүлекчәсе ачылды. Ә бу бик тә файдалы күренеш иде.
Яшь язучылар исемлеген тезүгә без Илдар Юзиев эшли башлаганчы ук керешкән идек Без диюем
шул — аңа кадәр әдәби консультант булып берничә ай Тәүфикъ Әйди эшләп торды Татар мәдәнияте
һәм әдәби процессы белән азмы-күпме таныш кешегә бу исем яхшы таныш. Журналыбызда без язучы
һәм режиссер Роберт Батулла көрәше хакында кыскача гына язып үткән идек (No 7, 1990 ел). Торгынлык
елларында язучылардан шушы ике кеше үз җилкәләренә бик тә олы йөк алдылар. Фидакарь көрәшләре
белән торгынлыкның тулы бер системасына каршы тордылар, каһарманлык үрнәге күрсәттеләр!
Тәүфикь Әйдинең Казанда татар мәктәбе ечен ничек тырышып йөрүләрен, үзе яшәгән төбәктә һәр өйгә
диярлек кереп, милләттәшләребезне үгетләүләрен миңа үз күзләрем белән күрергә һәм елешчә үземә
дә булышырга туры
Әйе, биредә Тәүфикъ Әйди исеме яшь язучылар исемлеген төзү уңаеннан килеп керде бит әле
Менә шушындый исемлек булдыру кирәклеге һәм анда яшь язучылар турындагы бөтен мәгълүматлар
да язылырга тиешлеге дә Тәүфикьтан чыкты. Тулы исе- ме-фамилиясе дә. кайсы жанрда язуы һәм
нинди әсәрләре кайда дөнья күрү дә, авторның яшәү һәм эшләү урыны да — һәммәсе дә ачык күренә
иде әлеге исемлектә.
Тулы мәгълүмат бирүче бу исемлекне төзүгә без бик күл көч салдык, ул озак вакытыбызны алды
Ипнең терпе төбәкләрендәге һәм республика районнарындагы таныш- бепешебезне дә эшкә җиктек.
Хәер, бу исемлек, нигездә. Татарстан буенча дип төзелде. шуңа күрә аңа читтәге бик күп өлкәләрдә
яшәүчеләр керми дә калды кебек ул чак-
Озакка сузылган ул мәшәкатьле эш төгәлләнгәннән соң шуны күрдек: республика һәм район
матбугатларында актив катнашып, әсәрләрен бастырып килүче яшь һәм башлап язучылар саны 800
дән артып китә икән. Әлеге исемлек, күп данәләрдә машинкада чыгарылгач, дистәләгән биттән тора
иде' Без аңа карап ихлас күңелдән куана, горурлана идек! Чөнки, бердән, үзебез шушы шактый
мәшәкатьле эшне башкарып чыга алдык, икенчедән, милләтебезнең әнә шул кадәр сандагы яшь каләм
ияләре бар икәнен белдек— бу сөенмәслек түгепмени?! Мин моны хәзер, дистә еллар узгач та, олы
ышаныч һәм сүрелмәгән шатлык хисе кичереп әйтә алам безнең яшьләребез, чыннан да, күп санлы!
Ләкин диеп, монда тагын бер кызык күренешне әйтми ярамый. Хәтта аны болайрак итеп, фәлсәфи
уйлануга төребрәк тә белдерәсе килә әле Безнең татарның милли тормышы. милли үзенчәлеге
шулкадәр катлаулы, шулкадәр каршылыклы — тора-тора исең китәрлек' Әйбәт, һичшиксез, дерес һәм
файдалы булган күп нәрсә бездә каршылыклы фикер уята, еш кына үзенә киртә дә таба!
Менә бу исемлеккә караш та шундыйрак булды. Нигездә, тезел, Илдар абый эшли башлагач аны
тагын да тулыландырып һәм әлеге исемлеккә 800 яшь язучы теркәлгән икәнлеген сүз араларында
кыстыргалый башлагач, безгә карата шундый сүз әйтә башладылар- шуның кадәр яшь язучы
буламыни?! Әдәбият кебек үте җитди эшне сез нигә уен-муенга әйләндерәсез, җитди һәм таләпчән
карамыйсыз?
Әлеге карашка җавап биреп үтик Без — «яшь язучы ларыбыз күп» дип чын күңелдән сөенүчеләр
һәм анарны тагын да арттыру, үстерү өчен тырышучылар — ул чагында да үзебезгә каршы төшүчеләргә
әйтә килдек, сүзебезне бүген дә шикләнмичә кабатлый алабыз Әмма җавапны тәфсилләбрәк аңлату
сорала.
Безнең белән бәхәсләшүчеләр татарның матбугаты аз булган торгынлык чорь дәрәҗәсеннән
торып фикер йөртәләр. Алар якынча болай уйлый: матбугат һәм китаг нәшриятыбыз бик аз икән, димәк,
яшь язучылар да, шуңа бәрабәр рәвештә, аз булырга тиеш Алар һич тә 800 була алмый!
Лакин, әйдәгез. Сталин һем аның иярченнәре куйган тар кысадан чыгыл түгел, ә милләтебезнең чын,
объектив зурлыгыннан чыгып фикер йартел карыйк. Җиде миллионнан артык татар кешесе эчен 800 яшь
каләм күлме, алла бик азмы?!
Бәхәсләшеп тә тормастан. укучыбыз шундук әйтер дип уйлыйм, әйе. бу сан да бик аз безнең ечен!
Безгә әле әллә ничә меңләп кирәк яшь һәм башлап азучылар! Әнә шу лай күп булсалар гына тора-бара
алар арасыннан менә дигән, зур. кәчле әдипләр үсеп чыгарга мемкин!
Сүзебезгә куәт тесендә тагын бер салпы дәлип китерик
Бездән күпкә азрак санлы Кавказ һәм Урта Азиа халыклары әллә җүләрпәрме икән — аларда хәтта
союз әгъзасы булган каләм ияләре дә һәркайсында меңәрләп исәпләнә Чеики милләтнең ру хи ихтыяҗын
канәгатъләндерү (ә ул ихтыяҗ бик куп тармаклы, күл катлы — моның эчен сан да күп сорала, сыйфат та
яхшы кирәк) шунсыз мемкин түгел.
Безгә киртә тесендә тагын моны күрсәтергә мемкиннер ә бит аларда китап нәшриятлары һәм газета-
журналлар бик күл! Шуңа курә аларда яшъ язучылар байтак булу аклана!
Менә шулай дип әйтү инде әлеге карашның ялгыш икәнен ачыл сала. Сәбәп-нәтиҗә баскычында
кирегә таба баруны күрсәтә Чеики нәшрият булмаган эчен генә яшъ әдипләр булмаска тиеш дип кую —
дәрес түгел! Халык зур икән —яшиләр дә күп булырга тиеш, нәшрият белән матбугат та ишле яшәргә
тиеш! Мәсьәләнең дәрес логик бәйләнештә куелуы менә ни рәвешле генә була ала! Кысан шартларга
карал, халык һәм милләт ул кысага яраклаша алмый! Ул кыса үзе халык әстеннән алып ташланырга тиәш!
Ә без, тырыша-тырыша, шул кысалар куйган тар гына мәйданны дәрес дип расларга телибез Һәр очракта
да шунда гына —шул кысада гына биибез'
Әйтелгән сүзгә тагын бер дәлил. Җитмешенче еллардагы мәгълүмат буенча, Ка- закъстанда бер
елга 10 нан артык санда роман, 100 дән артык санда повести донья күрә иде Ә бездә бу сан нәкъ ун
мәртәбә ким! Ягъни бездә елына бер яки икс роман һәм уннан артык повесть басыла
Хәзер инде шушы саннар буенча әдәбият эчен нәтиҗә чыгарып карыйк Яхшы роман һем повестьлар
уку кайда мемкинрәк — бездәме, әллә алардамы? Язучыга материалны эзләнү һәм ейронү эчен дә, язу
ечен дә, матди яктан да — һәммәсен дә күзләгәндә, анардагы шартларның күпкә яхшырак икәнен
аңлыйсың. Чәнки әдәбият ул тормыш шартларына бәйле нәрсә. Бигрәк тә проза шикелле авыр
артиллерия ечен матди шартларның яхшы булуы сорала — иҗат кешесенә куп вакыт, матди җитенкелек
таләп ителә. Шунсыз югары сыйфат була алмый.
Дәвамы тесендә моны дә әйтмичә ярамый әнә шундый шартлар тудырылмаганга күрә бездә иҗат
естәмә эш буларак кына яши Ягъни чит эш арасында гына эшләнә ул! Вакыт һәм мемкинлек калса гына!
Әдәбият бездә икенче, ечеиче дәрәҗәдәге >ш, шундый вазыйфа дип куелган. Без әнә шул тәртипләр
буенча яшибез, язабыз Менә каян киләп чыга бездә югары сыйфатлы проза әсәрләренең бик аз булуы.
Халтурага якын торган калын-калын романнар күбәю. Укучыга күңел ләззәте, җан рәхәте китерердәй чын
сәнгать матурлыгының әсәрләрдә сирәк кунак булуы
Әлеге «800 яшь язучы» дигән тешеичә безне менә нинди үткен проблемаларга алып кереп китә! Озак
еллар дәвамында игътибар ителмичә, күрелмичә һәм ейрәнеп мичә, шуңа курә чишелмичә һем хәл дә
ителмичә килә биргән мәсьәләләр бит алар' Бүген ечен дә бик үткен тора алар — Яңарыш чорында да!
Шушыңа якын уйлар «Идел» альманахында эшләүнең беренче чорында ук туа башлаган иде инде.
Уйлаган саен мәсьәлә тирәнгәрәк китә, зуррак кеч кирәклеген ача бара иде.
•Идел» тирәсенә оешкан яшьләр белән үткәрелгән чаралар исе андый уйларны тагын да күбәйтелер,
мәсьәләне тагын да үткенәйтәләр иде Ә инде альманахның басылып чыккан әзер саннарын тикшерүгә
багышпанган утырышларда без аны ешрак чыгару кирәклеген аңлауга килмичә һич тә булдыра алмый
идек Күреп узуыгызча, тормышыбызның бетен ягы, һәммә чынлык — уйны дә, атлыйсы адымнарны да
бер генә якка яшьләр ечен журнал сорауга таба гына илтә иде Башка юл юк иде безнең алда!
Ә шулай да конкрет эш, ул чактагы беренче адымнар каян, нәрсәдән башланды соң?
Беренче адымнар
Альманах тирәсендә яшь зыялылар күбәйде, дип әйтеп узган идем —алар ишәю белән бергә ук,
әсәрләр дә күзгә күренеп артты. Сайлап алу ечен мемкинлек күбәйде Сыйфатка ныграк басым ясарга
мемкин була башлады Альманахның деньяга чыккан саннары, чыннан да. яшьләребез иҗатының һәммә
яктан активлаша баруын чагылдыра иде
Әмма әдәби басма булган һәр журналны, hop альманахны, редакция теле белән әйткәндо «тотып
тора торган» жанр бар бу — укучының тел игътибарын били алырдай зуррак күлемле проза әсәре һәр
редакция үзенең алдагы язмышын, киләчәк тормышын күзаллаган вакытта иң беренче чиратта әнә
шундый проза әсәрләреннән — роман һәм повестьлардан чыгып эш итә. үз карамагында андый
кулъязмаларның күпме икәнен барлый, басу ечен барырдай һәм бармастайларын аера, аныклый.
Редакциядә повестьлар болай да күбәя тешкән иде инде, авторлардан сораша торгач. әле алар
купында байтак проза әсәре барлыгы беленде. Тиз арада алары да альманах естәпенә килеп ятты!
Шулай итеп, «Идеи» естәлендә егермегә якын повесть җыйналды. Аларның авторлары барысы да
диярлек яшь һәм башлап язучылар... Җыюын җыйдык — әмма хәзер апарны нишләтергә’ Аларны
авторларыннан алганда һәммәсен до «Иделжгә дип алдык. Димәк, һәркемнең өмете бар дигән сүз'
Билгеле, үз тирәбездәгепәр «Идел» буенча зур һөҗүм башлау ечен плацдарм әзерләнеп ятканын һәм
әсәрләр күппеге әнә шуның ечен кирәк икәнен яхшы белә иде.
Икенче эш итеп, әсәрләрнең иң яхшыларын редколлегия әгъзаларына укытырга һәм шуннан соң
бу мәсьәләгә багышлап махсус утырыш үткәрергә булдык.
Безнең әдипләрнең гел язып кына ятканы, «профессионалы» бик сирәк дип алда әйт елгән иде
инде Аларның һәммәсе дә диярлек казна эшендә кен уздыра, көч түгә. Димәк, үзенең бөтен вакытын,
көчен һәм энергиясен шунда түгел, шунда сыгып бетереп кайта уп! Ә өйгә кайткач аннан инде гаиләне,
бала-чаганы кайгырту көтелә бит. Гаилә башлыгы икәнлегеңне расларга кирәк! Инде бетен кеше ял
итәргә, йокларга яткач, язучы икәнлегеңне раслау ечен, укучылар синең язучы икәнеңне онытмасыннар
ечен һәм үз күңелең теләгән бердәнбер эшне башкару ечен, күңелне тынычландыру ечен әсәр язарга
утырырга кирәк!
Күрәсез, татар язучысының хәле каторжанныкы кебек! Ул үэен-үзе әнә шундый ритмга куыл кертә
дә. тиен кебек, гомер буена чаба! Алны да. ялны да белмичә! Ә бүтәнчө татар язучысы булу мемкин
түгел! Тормышта башка юл юк аңа!
Әнә шулай тиен кебек чабып, эш-мәшәкатьтән кая керергә тишек тә таба алмаган язучыга без
тагын бер мәшәкать өстибез: аны редколлегия әгъзасы итәбез һәм яшьләр язган шактый зур күләмле
әсәрләрне укып баруын үтенәбез Бушлай, бер тиен акча да түләмичә! Язучының кыйммәтле вакытын
алып'
Шуңа күрә әсәрләр укыту һәр редакция тормышындагы иң авыр эшләрнең берсе дип санала
Билгеле, башка республикаларда — союздаш булганнарында—мондый естәмә йек тартканга байтак
кына кызыксындыру чарасы каралган.
Ә миңа, ул чактагы автономияле Татарстан республикасында яшәгән һәм милләтләргә бөтенләй
игътибар күрсәтмәгән торгынлык елларында, үзе дә нибары йез генә сумлык эш хаклы редакторга, ни
кала? Бер генә чара, иң мескеннәр чарасы: ялыну, ялвару, үтенү.
Бу күренеш хакында уйлануны төгәлләп, мөгаен, шундый бер нәтиҗә чыгарырга кирәктер Халык
көткән, тормыш алга куйган нинди булса җитди эшне башлап, оештырып җибәрер ечен бер кешенең
чынлап торып тотынуы — шул вазифага чынлап торып алынуы кирәк! Даими рәвештә һәм берөзлексез
йөрүче, кайчакларда хәтта артыграк та көч куючы һәм үзе ечен зур гына җайсызлыкларга баручы әнә
шундый бер шәхес бул- маса, безнең ил шартларында олы эш башкару мөмкин түгел! Бигрәк тә милли
мәсьәләгә кагылган эшне! Бүген без менә шушы хакыйкатьне истә тотсак иде Чамасы, мөмкинлеге
булган яшь шәхесләребез милләт мәнфәгате өчен олы эшләргә алынудан курыкмасыннар иде!
Шулай итеп, альманахны журналга әйләндерә башлау юнәлешендә, шундый максат белән эш
кузгату буенча беренче практик, конкрет адым ясалды. Редколлегия утырышында «Яшь әдипләрнең бик
күп әсәрләре бар һәм озак еллар буена басыла алмый ята» дигән карар кабул ителде.
Инде чиратта икенче зур адым ясау иде.
Идарәгә әзерлек
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе каршына бу проблеманы куюга ирешү! «Идел» альманахы
шушы оешма органы сыйфатында яшәп килә икән, димәк, аның киләчәк язмышын да Язучылар берлеге
хәл итәргә тиеш.
Менә «язмышын . хәл итәргә тиеш» диеп яздым да, ирексеэдән елмаеп куйдым. Ирекле берәр
илдә яшәсәк — чыннан да, шулай эшләнер иде. язучылар үзләре ничек теләсәләр, шулай эшләр
иделәр! Апарга альманах кирәкме, яисә ай саен чыгучы журнал мәслихәтрекме — моны алар үзләре
хәл итәрләр иде Беркемнән дә сорамыйча! Әмма ул чакта безнең илдәге ахмак тәртипләрнең бетен
хикмәте дә шунда шул беркем дә бернәрсәгә дә хуҗа түгел —барысы белән дә бары тик партия генә
идарә итә! Ул гына командалык итә! Алар рехсәтеииәи башка җил дә исми, яфрак та селкенми .
Ә матбугат инде бигрәк тә партия кулында! Партия матбугатны, әкиятләрдәге дию гүзәл кызны
япкан сыман, җиде кат йозак белән бикләп куйган! Совет системасының
Хезер — бүгенге кендо минем үземе де аңлау кыенрак тесле язучылар ечен кирәк булган шушы
журнал турындагы мәсьәләне идарә утырышына кую, әйтерсең лә — иң зур эш! Гүя бу — бик тә олы эш
майтару! Сезнең башка да менә хәзер, һичшиксез, шундый уй киләдер — «Бик кечкенә эшне дә зур ител
күрсәтергә тырыша бит бу җегет кисәге!—дисездер бу юлларны укыганда Ләкин күңелегездән шушы уй
үткәч тә, сез бер бик меһим нәрсәне аңларга, истә тотарга тырышыгыз торгынлык дигән чорның бетен
хикмәте әнә шунда иде бит аның — эшләнүе иң гади тоелган нәрсәләрнең дә эшләнмәвендә иде хикмәт!
һәр адымга гаять тә кечле тоткарлык ясала иде'
Язучылар берлеге идарәсе шуңа бик тә ачык мисал була ала
Хәзер инде барыбызга да мәгълүм: тулаем, бу оешманың тезелүе үк иҗат кешеләрен властька бәйле
ител, тезгенләп тоту ечен кирәк була Революциягә кадәр үзебезнең әдәбиятның алтын чоры булган
Бишенче елларны карагыз сез. Тукайлар. Әмирханнар, Исхакыйлар— берсеннәи-берсе зуррак һәм херрәк
фикерле затлар, фигуралар' Алар күпме олы әсәрләр язган! Халык тарихына мәңгегә кереп калган Ә бит
бернинди до союз булмаган, милләтләргә «бәхет бирүче» коммунистлар партиясе дә яшәмәгән Сибгат ага
Хәкимнең шундый уйларын ачып салган юплары бар бит
Хакыйкатьне әйтеп бирер очен
Союз түгел. Йоз язучы түгел — Бер
Толстой жрткән. Бер Тукай'
Утызынчы еллардан алып сиксәненче елларга кадәр — тел-тогәп ярты гасыр буена, олбәттә, партия
һәм КГБ Язучылар берлеген тулысынча үз кулында тотты. Моның шулай булганлыгын хәзер барыбыз да
аңлый, белә Хәзер инде бу фикерне яңа фактлар ии- торә-китерә яңадан да раслап торасы юк! Бигрәк тә
үзәк матбугат ул хакта күп язды, миллионлаган факт китерде... Безнең республикада да нәкъ шундый хәл
кабатланды Әле бәлки күпкә катырак режим яшәгәндер безнең Татарстанда ул чакны!' Ненки без
кемнәрдер очен аеруча «куркыныч халык» бит!
Җитмешенче еллар уртасында һәм ахырында да партия олкә комитетының кулы бик кечле иде әле
союзда
Идарә утырышына «Идел» мәсьәләсен чыгаруны иң элек аксакаллар белән киңәшүдән башладык.
Гомор ага Боширов белән Нәкый ага Исәнбәт безнең фикерне берсүзсез якладылар
Язучылар союзының Илдар Юзиев белен без икәү утырган бүлмәсенә Сибгат ага Хәким до килгән
саен керми китми иде. Хәтта әле ул иң элек шунда кереп, хәлләрне яңалыкларны белешә иде Аннан соң,
апарның Илдар абый белән серләре дә бии килешә иде
Сибгат аганың бер керүендә Илдар абый аңа илләп кенә серне чишә башлады Хәлне аңлатты
Хәтерлим, Сибгат ага шундук җитдиләнеп китте һәм берсүзсез килеште дә! «Кайч ан керәбез соң...» — дип
кенә куйды бугай ул. Инде тегеп хәтерләмим шуп ук коннеме, әллә бераз үткәчме — ләкин Сибгат ага
белән Илдар абый союз председателе Гариф Ахунов янына кереп, алдагы идарә утырышларының
берсенә — иң якындагысына бугай — «Идел» альманахы мәсьәләсен куярга булдылар
Куелуын куела мәсьәлә — ләкин бит әле сүз ни рәвешле барыр! Редколлегия утырышы мисалында
минем инде бераз авыз пешә язган иде бит
Шуңа күрә, идарә әгъзасы булган әдипләр белән алдан сәйпәшмичә, киңәшмичә һич тә ярамый ид е
Идарә утырышында безгә бер сүздәрәк булырга фикерне «ай саен чыгучы журнал» дигән карарга таба
этәрергә кирәк иде!
Бу утырыш озак, бик тә озак барды Анда катнашкан бер генә кеше дә сүз алмыйча, үзенең фикерен
белдермичә капмады Ә ул фикер барысыныкы да уртак иде мәсьәлә, чыннан да, әпгерген, аның буенча
тиешпе документлар әзерләргә һәм югары оешмалар каршына куярга кирәк! Бу эшне тормышка ашыру
ечен бигрәк тә Язучылар берлеге рейсе, СССР Верховный советы депутаты Гариф абый Ахуновка күп
йорергә туры киләчәге әйтелде. Аксакаллар әнә шуңа басым ясадылар
Идарә утырышының менә шушы 1976 елгы карары безнең алдагы хәрәкәте без очен нигез дә, җирлек
тә булды Чонки анда Татарстандагы барлык иҗат союзлары вәкилләре һәм партия белән комсомол кебек
җитәкче оешмалардан килгән иптәшләр дә бар иде Димәк, инде бу нәтиҗәгә барыбызның уртак,
килешенгән фикере дип карарга ярый!
кирәктер Республиканың барлык иҗат оешмалары һәм комсомол елке комитеты исеменнән'
Комсомол елкә комитеты вәкиле Ринат Закиров безнең утырышта катнашты. Ул эшне тулысынча
белә һәм безне аңлый Тик менә аның медире Шәймәрданова дигән ханымга килеп җиткәч, эш озакка
терәлде, туктап калды. Хикмәт шунда: үзенең хезмәт вазифасы кушу буенча ВЛКСМ Үзәк Комитетына
дигән әлеге хатны менә шушы Шәймәрданова язарга тиеш Ә ул, күрәсең, мондый эшне — алар ечен
гадәти түгел адымны — башкара алмый. Аның хәленнән килми бу! Яшьлегем, тәҗрибәсезлегем арка-
сында аның кулыннан кипмәгәнлекне мин дә аңлап җитмим әле . Шуңа күрә, кән саен диярл ек аның
янына барып: «Эш ничек тора?» —дип сорыйм Арттырып әйтүем түгел: бер унлап мәртәбә генә
барганмындыр! Аптырагач, теге ханымның ачуы ук кабара башлады! Мине күрәсе үк килми тегенең...
Шулай, байтак кына мине дә газаплагач, үзе дә шактый гына тинтерәгәч — ниһаять, кәннәрдән берендә,
Ринат әлеге хатның башланган вариантын үз бүлмәсенә алып чыкты да, без уп хатны бергәләп тиз генә
арада язып та кундык!
Әле бу гына да түгел. Ринат Закиров белән без әзерләгән уп хат инде тәмам кысасына кереп
җиткәч, теге Шәймәрданова дигән бүлек медире дә аның белән килешкәч, комсомолның идеология
буенча секретаре бар бит әле Бу елларда анда Газизуллин дигән иптәш иде. Менә шуп секретарь безгә
бопай димәсенме:
— Бик җитди проблема бу Ашыкмыйк.. Әйдәгез, махсус комиссия тезеп, тагын бер кат тикшерик!
Хатны җибәрми торыйк.
Моңа кадәр дә бит инде апарның бүлек медире артыннан йереп, ярты ел чамасы гомер үткән
Хәзер бусы, яңадан ейрәник, ди, комиссия тезик, ди! Шунда мин түзеп тора апмадым, кызып китеп, аңа
бопай дип тездем:
— СССР Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәширов, РСФСР Дәүләт премиясе лау реаты Сибгат
Хәким, Тукай бүләге лауреаты Хәсән Туфан һәм бүтән бик күл абруйлы әдипләр фикере сезгә дәлил
түгепмени! Сездә әдәбиятны һәм аның проблемаларын бопардаң да ныграк аңлый торган тагын кем
бар? Сез кемнәргә тапшырып, вакытны тагын да сузарга уйлыйсыз?!!
Менә шушы ике кеше турында сөйләгәннән соң, бераз гына нәтиҗә чыгарып китәсе килә.
Комсомолның зур гына урындагы ике түрәсе, «Идел» мәсьәләсенә бер нинди дә файдалы адым
ясамыйча ярты елга якын гомерне суздылар! Әпе бу беренче этапта гына! Соңрак бу тагын да күбәячәк
one. Уп түрәләр ни өчен шулай суза? Үз өсләренә җаваплылык алудан куркалар, әнә шундый
җаваплыпыкны аласылары килми! Чөнки алар хезмәт иткән системага мондый адым ясау кирәк түгеп.
Алар акыллары белән бик яхшы аңлыйлар Язучылар союзындагы ниндидер әдипләр карар чыгарса да,
бу эш — «Идел» журналы сорап йөрү — алар утырган ботакка балта чабу кебегрәк. Турыдан-туры ук
бул- маса да, нигездә, әнә шундый зур каршылык ятканын һәм әнә шуңа күрә бу адым ечен үзләренә
өстән һич тә рәхмәт әйтелмәячәген алар, әлбәттә, чамалый. Дөрес чамалый! Эш күп дию, өлгермәгән
булып кылану яисә «комиссия тикшерсен» дигән хәйлә табу лар— болар барысы дә вакытны сузу ечен
генә кирәкле нәрсәләр иде! Болар торгынлык чоры өчен бик тә типик сыйфатлар иде
Ниһаять, безнең иҗат союзлары һәм комсомол өлкә комитеты исеменнән язылган хат
комсомолның Үзәк Комитетына китте Без инде никадәр кеч түгеп йергеч һәм, еле уп чакта комсомол
хакындагы югары сүзләр тәэсирендә, үзебезнең беркатлылыгыбыз белән — ул хатка зур өметләр
баглыйбыз. Көннәрне дә санап кына торабыз!
Ләкин шулай да, ул хат җибәрелгәнче, мондый фикергә дә килгән идек: хатка тагын да кеч бирү
ечен, проблеманың дөреслегенә өстәгеләрне ышандыру ечен, халыктан Мәскәүгә хатлар җибәрергә
кирәк!
«Идел» альманахы тирәсенә тупланган барлык таныш-белеш шушы эшне оештырырга кереште.
Хатларны бер үк вакытта комсомол Үзәк Комитетына да һәм партия Үзәк Комитетына да җибәрә идек.
Ченки матбугат мәсьәләсенең комсомол тарафыннан гына хәл итепмәгәнлеген чамалыйбыз. Югарыда
әйтелгәнчә, безнең илдәге бетен матбугат уп чакта КПСС кулында гына иде бит.
Әлеге хатлар, менә шул чактан алып, «Идел» операциясе ахырына җиткәнче — күп еллар буена
язылды Алар аерым авторлардан да һәм опы-опы предприятиеләрдән, оешмалардан да була иде. Аңа
ил күләмендә югары исем, дәрәҗә алган бик тә абруйлы кешеләр кул куялар иде һәм уп хатлар бер
Татарстаннан гына да түгел, е ипебезнең татарлар яши торган барлык төбәкләреннән: Башкортстан
һем Чувашстаинан, ерак Сахалин һәм Балтик буеннан, төньяктагы Воркута шахтерларыннан һәм
Казахстан, Үзбәкстан татарларыннан, Мәскәү белән Ленинградтан да күппәп-күпләп языла иде
Хәзерге чордан чыгыл караганда, бу эш шактый җиңел башкарылган сыман тоелырга мөмкин.
«Файдасы булдымы икән соң?» —дигән шик тә тууы мөмкин кай- берәүләрдә
Ләкин озак еллар дәвам иткән торгынлык чорында бу безнең төп чаралардан берсе иде Ул бит
халык сүзе, массалар фикере иде! Баштарак ул хатларга « мөсьелә өйрәнелә» дигән стандарт кына
җаваплар да килә иде. Соңрак алары да туктады
Түрәләр янында
Кереште чираттагы адым — партия опкә комитеты иде Безнең Язучыпар берпе- гениен әнә шуп
югары оешмага рәсми бер делегация барырга тиеш Киңәшкәч, шундый фикергә килдек
Өлкә комитетында исе идеология секретаре булып М ф Велиео. ә культура бүлеге мәдире булып М.
М. Мусин эшли Болар — торгынлык чорының, шуп системаның типик вәкилләре һәр икесе дә бик матур,
бик ыслан сейли һәр икесе — тыштан бик интеллигент кыяфәтле, «шәл» кешеләр. Алар безнең язучы
талкы алдына чыксалар, нкешәр- әчәр сәгать буена бер әзлексез суз сәйли алалар Халыкны авызларына
каратып тота алалар Ләкин милләт эчен, культура эчен алар дәверендә эш кенә эшләнми' Милли
мәктәпләр ябыла бара, татар китапларын басу бик нык кими Ә болар Мәскәү карарларын үти.
Биредә ул чактагы команда-административ системаның бер каты закончалыгын искә тешереп үтү
меһнм Анда барлык эшләр югарыдан кушу буенча гына башкарыла иде. Бетен карарлар да югарыдан
тешә, теге яки бу проблемага нинди мәнәсәбәт булдыру кирәклеге дә естәи күрсәтелә — кыскасы, һәммә
яшәү бары тик естәгеләр кушуы буенча гына Берсүзсез буйсынып кына!
Яшьләр журналына карата да югарыдан әнә шундый тискәре мәнәсәбәт койләл ку елган иде. Күп
еллар элек! һәм ул канунны бозу астагылар эчен бик хәвефле адым санала иде Тыныч кына озак еллар
эшләргә теләгән карьеристлар моидын канунны бозу турында бигрәк тә уйламаска тиешләр!
Менә шушы олы каршылык безгә бик нык сизелә башлады
Ничек ител, ни рәвешле сизелә'
Иң элек үзебезнең Язучыпар берлеге идарәсе рәисе Гариф абыйның үзен тотышында чагылды ул
Идарә утырышыннан соң байтак кына гомер узса да, ул ни эчендер елке комитетына барырга ашыкмады
Шактый гына гомер узгач, инде тагын Сибгат агадан ярдәм сорадык. Өлкән һәм хормәтле фронтовик
шагыйрь буларак, Сибгат аганың партия елкә комитетында сүзен тыңлыйлар, үтенеченә колак салалар
Берничә кәннән Сибгат ага партия елкә комитеты секретаре Өәлиеенең ризалыгын алды. Вәлиевкә
кемнәр барасын да киңәштек Сибгат ага Хәким үзе, Гариф абый Аму- иов, Шәүкәт абый Галиев һәм мин.
Шунысын да әйтеп китик: ул чакта елкә комитетының куркыту кече, безгә тәэсире хәзергегә
караганда нык зур иде Шуңа күрә анда бару, бигрәк тә ничә еллар буена без не әрнетеп яшәгән идеология
секретаре Валиев янына бару безнең һәммебез эчен зур вакыйга иде'
Билгеле, бу хәлдә безне аңламыйча, барысына да текереп кенә караучы, кыланчык егетләр дә
булды Алар бездән «Ха-ха! Булмас эш артыннан йерисез, ә’. » — дип мыскыллап келәләр иде Ләкин алар
үзләре ене шул чорда да, хәзер, заманнар җиңелләшкәннән соң да, милләт тормышын һәм татар
әдәбиятының хәлен җиңеләйтү эчен кыл да кыймылдатмадылар! Ул чордагы үзебезнең шактый
мескенлегебезне күз алдына китергәндә дә мин янәшәмдәге елеге •боеклор*ие уйлыйм да — аларның
кыяфәт чыгарудан башка бүтән берни дә кырмауларын күрем
Ниһаять, айлар буе борчылып йергән, никадәр кайгырган кен дә килеп җитте Без, авылча әйткәндә,
киенеп-ясаиып, оч язучы Һәм мин үзебезнең «патша* янына киттек Мин әле ул чагында КПСС члены да
түгеп, шуңа күрә обком бинасына үтү эчен алдан ук махсус шалтыратып, миңа пропуск әзерләделәр Без.
капом ияләре, элпә ничә милиционер берьюлы саклаган ишекләрдән үтеп, идеология секретаре утыра
торгаи зур бүлмә янына килеп җиттек. Мирзаһит Фәтхиевич безне үз кабинеты ишегеннән кабул итү
бүлмәсенә ук чыгыл, бик соенгән, чын күңелдән шатланган кыяфәттә каршы алды һоммәбеэнең кулын
кысты, бертуктаусыз елмайды Ә минем бепән күрешкәндә шу лай ук епмая-епмая, һәм бер үк вакытта
аркага каккандай итә-итә. русчалатып кына
— Самый агрессивный что пи?—дип куйды Бу сүз мине мактау тоны белән әйтелде әйтелүен
Исәнләшкән кәйгә аны миннән башка бүтән беркем дә ишетмәде дә, искәрмәде до Ләкин әлеге сүзләрдә
мине каты гына кисәтү дә бар иде Артын узынмаска, чама хисен югалтмаска, янәсе!
Менә хәзер, күп кенә еплар узгач, уйлап куям Бу бит инде шул Вәлнов — язучыларның VII съездында:
«Революциягә кадәр татар китаплары хәзергедән күбрәк чык кан»,— дип сойлогән эчен Рафаэль
Мостафинны «Казан утпарьоның баш редакторлыгы вазыйфасыннан азат иткән Вәлиев!
Чын хәлне ул белмәгән дисезме?!
Белгән, бепүои! Ләкин аңа үзенең урынын ныгыту эчен илдә веком соргән рәсми политика сүзен
сойләу кирәк булган Һәр адымда *Бары тик урыс халкы гына боек, бүтән халыкларга урыс халкы гына
ярдәм итте, социалистик революция генә татарны як тыга чыгарды —шуңа күрә сез социалистик
революциянең кадерен белегез бүгенге системаның кадерен белегез!» — диген фикер үткәрү меһнм
булган аңар Әнә шулай ител.
апар үз урыннарын, үзләренең рәхәт һәм бай яшәү рәвешләрен ныгытканнар' Безнең күңелләргә керә
башлаган төрле шик-шебһәләргә каршы әнә шулай ител көрәшкән алар!
Һәрбер чор карьеристы өчен бик тә мөһим сыйфат бу: үз милләтеңә ела era-era, башка милләткә
хезмәт итү. Шул юл белән үзеңә югары урын, рәхәт тормыш аулау! Җитмеш ел буена безнең өлкә
комитетын һәм башка югары постларны биләгән түрәләрне карагыз — анарның күбесен менә шушы бер
сыйфат берләштерә! Аларның күбесе татар милләтенә каршы керешеп, үзенә югары урын яулый. Аны
озак кына биләп тора. Алай гына да түгел — күп җирдә, официаль чыгышларда «олы туганьны мактый.
үзебезне сүгә. Шулай итеп, югарыдагыларга. Мәскәүләргә ошый, һәм күп чакта максатына ирешә дә!
Аңы җылы урын бирәләр! Гомәр Усманов карьерасы һәм аның «Вечерняя Казаиь»да (8 май. 1991 ел)
басылган әңгәмәсе моңа бик ачык мисал.
Юк, димәгез — карьеристларның мондый алымы әле бүген дә актив кына кулланыла. Тирә-
юнегезгә карасагыз, аидыйларны бик күп табарсыз! Усманов ишелер әле дә татарга каршы керәшә!
Ул чактагы Вәлнев белән Мусин — һәр икесе дә әнә шундый типлар иде. Беренче секретарь
Табиевын инде әйткән дә юк!
Ярый, шупарның берсе янына, Вәлиев янына яшьләр журналы сорап, зур гозер белән кердек бит
инде Әле тагын да дөресрәге; сугышка кадәр басылган журналларның берсен торгызу хакында гына сүз
бара. Болай итү эшне шактый җиңелләштерә дип уйлыйбыз...
Кергәч, инде сүзнең каян һәм ничек башлануы сезне кызыксындыра.
Менә хәзер ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк — әмма барысы икө сәгатьләп вакытны алган
ул сөйләшүнең баштагы бер сәгать ярымы бөтенләй бүтән нәрсә турында барды! Әңгәмәнең башында
ук Вәлиев безнең союз җитәкчебез Гариф абыйга кайсыдыр классик язучыбызның юбилеен ничек үткәрү
хакында сорау бирде дә, (күрәсең ул бу сорауны юри алдан ук әзерләп куйган, үзенә вакыт сузар дай
мөмкинлек алган) шуннан соң Гариф Ахунов белән Вәлиев арасында телефоннан да сөйләшеп һәм хәл
итеп була торган гап-гади әңгәмә куерып китте. Шулай ител, чит темага сөйләштереп, өлкә комитеты
секретаре безне шактый алҗытты, арытты. Арабыздагы иң өлкән кеше Сибгат ага өчен мондый озакка
сузылган сүз бигрәк тә авыр иде Әле, шуның өстәвенә, Өәли- ев без кергәч телефоннан берничә кешегә
шалтыратып та алды, шулай итеп тагын күпмедер вакыт югалды
Менә шуннан соң гына өлкә комитеты секретаре безнең мәсьәләгә күчүне кирәк тапты Аның
мөнәсәбәте «Әйе шул, кирәк шул. кирәк!» — дигән стандарт сүзләр рухында булды һәм бераздан
шундый ук стандарт булган «ләкин »гә килеп терәлде. Ә анарның «ләкине» нәрсә булу безгә күптәннән
билгеле инде илдә кәгазь белән хәл авыр бит әле, автономияле республикаларның берсендә дә андый
журнал юк, без алсак, бүтәннәргә дә бирергә кирәк була, кәгазь бик күл сорала.
Ул боларны шаярган төсле генә, бик тиз арада гына әйтеп алды, җитди әһәмият бирмичә генә
Аннары оста артистларча безнең алда тагын бер «сәхнә номеры» башкарды ул — телефоннан тиз
генә Үзәк Комитетны җыеп алды Тегеннән әйтелгән сүзне шундук безгә дә кабатлагандай итте:
— Леонид Ильич аша гына дисезме?.
Бу инде «проблеманы Брежнев кына хәл итә ала» дигән сүз иде, янәсе
Шул рәвешле безгә дә җавап бирү кебек иде инде бу! Шуннан соң Вәлиев, без утырган өстәл янына
килеп, һич тә кәефен төшермәстәи, үзе өчен бик күңелле темага әңгәмә кылгандый, сүзен дәвам итте Ә
бераздан безнең җитәкчебезгә болай диде ул:
— Давай, Гариф, без сине ни өчен депутат итеп сайладык! Давай йөр, теләсең кая йөр — синең
хәзер бөтен полномочие лар да бар бит!
Гариф абый аның белән килешкән сыман, шул ук вакытта ризалашып та бетмәгән тавыш белән
нидер әйтте
Сүзнең ахырга таба якынлашуын сизеп, мин гадәттәге пырдымсызлыгым белән әңгәмәгә
кушылдым
— Бүтән республикалар ни өчен апалар соң? Безгә кәгазь юк диләр, ә бүтәннәр һаман ала
торалар!
Вәлиев миннән:
— Кая, кемнәр апа?—дип сорады.
Ә мин аңа «Литературная газета» битләрендә чыга торган информацияләрнең бер- ничәсен
китердем Ул вакытта Молдавия белән Казахстанда яшьләр өчен аерым нәшрият ачылган иде Кайсыдыр
бер республикада яңа журнал чыга башлаган иде Мин шу - ларны атадым.
Өлкә комитеты секретаренең моңа да җавабы әзер иде
— Егетләр, апар бит союзный...
Аннан соң Гариф абый китәргә ашыга башлады Вәлиев та кабул итү беткәнлеген сиздерде.
Кыскасы, без саубуллашып, чыгыл киттек
Ә Валиев Һаман элеккене — иң якын дусларын озаткан шикелле, гаять те җылы менесәЬат күрсәтел,
елмая-елмая озатты безне
Менә шул Ни гомер көтелгән һәм «Идел» ечен көрәштә әллә ниләр бирер сыман тоелган кабул итү
чынлыкта бик күңелсез тәэсир калдырды. Югарыда күргәнегезчә, бер яктан никадәр көчле теләк, тормыш
ихтыяҗы, ә инде икенче яктан, түрәләр тарафыннан мәсьәләгә ис китмәү, битарафлык... Ике көчнең
бәрелеше озак еллар дәвам итте...
Бу «Идел» өчен көрәшнең башлангыч этабы гына иде. Аннан соң да бик кызыклы эпизодлар булды
мәсәлән, Фикрет Табеев янына һәм Мәскәүдә Сергей Михалков янына бернича мәртәбә бардык М А
Сусловка керергә тырышып карадык РСФСР Министрлар Советында һәм Госкомиздатында йөрдек КПСС
Үзәк Комитетына да барылды Боларның һәммәсе — үзенчә бер кызыклы хикәят. Ләкин инде алары
турында башка вакытта Әлегә сүзне йомгаклап әйтәсе килгәнем шул 1989 елда яшьләрнең озак еллар
көтелгән журналы «Идел» яңадан чыга башлаган икән — бу җиңүгә ирешүдә күпләгән фидакарь җаннарның
өлеше булды. Андый көрәшләр туктамасын иде!