Логотип Казан Утлары
Повесть

ҖӘЙ БЕЛӘН ҖӘЙ АРАСЫ


Беренче бүлек
(Төш)
Ир-егет төш күрде.
Төшендә чибәр кыз белән болын-кырларда йөрде. Кызга чәчәкләр өзеп бүләк итте, аның белән кочаклашып мәхәббәттә аңлашты. Уянып киткәч ни күрсен, ул үзенең юрганын гына каты итеп кочаклаган икән. Мәхәббәт исә каядыр киткән, юкка чыккан иде.
Кеше еллар буе шушы өч төшен оныта алмыйча яшәде. Хәзер дә, картаймыш көнендә дә. «Гомер әллә бары тик юш килгән төш кенәме соң?»—дигән соравына җавап эзли.
Эзли, таба алмый...
Икенче бүлек
Җир өстенә июнь килде.
Сабыйлар һәм картлар чоры тантана иткәндә, өйдә тыныч кына кем утыра алсын. Әнә бит сине июньнең нәкъ үзе төсле яшел чеби-
Әхсән БАЯНОВ (1927) — шагыйрь, әдип, «Елларга сәяхәт», «Язмыштан узмыш», «Тау ягы повесте»— барлыгы утызлап китап авторы, Татарстанның атказанган сәнгать зшлеклесе. Казанда яши
алай төш күрде.
Төшендә, шатлыгыннан кыр яңгыратып көлә-көлә, агач атка атланып чапты. Уянып киткәч караса, агач ат каядыр чабып киткән, югалган иде.
Үсмер егет төш күрде.
Төшендә иярле аргамакка атланып дөнья гизде. Аргамак артык дулап чапканлыктан, ул аннан егылып төште. Уянып киткәч караса, чабышкы чынлап та аны ташлап качкан. Ә үсмер егет, буш кулларын сузып, ычкынган тезгенен кабат эләктерергә азаплана...
ләр, канатланырга ашыккан каз һәм үрдәк бәбкәләре сөенеп каршылый. Кай арада сагынганнар диген'
— Пип-пип! Пип-пип!
— Чирек-чик-чик, чирек-чик-чик!
Ә син, Ильяс агай, гадәтеңчә: «Чирекләп торасы юк алай, менә бөтенләе белән бирәм»— дигән булып, җим сал, табаларга, ләгәннәргә су өстә, рәхәт чиксеннәр — үзең сәбәпсез шатлыклар тойган шикелле, алар да бәйрәм итсеннәр Менә шулай. Июнь бик кыска бит ул — кадерен белеп кал Гомер шикелле, күз ачып йомган арада каядыр китеп тә бара ул Әле кайчан гына үзең дә яшь-җилкенчәк идең. Хәзер карасаң, ап-ак чәчле, җитмештән узган бабай Ышанасы гына килми Һич тә. һич тә килми ышанасы Ышандырам димәгез дә Ильяс абзагызны. Әйе, кем Ильяс абзагыз бөтенесен үзе белә. Аның күңеле, җаны картаюга бирешә торган түгел Шулай булды һәм шулай булып калачак Моның сәбәбе, бәлки, бәгъзе адәмнәргә билгеле булмаган сере бардыр Әйе, дөресе шул — абзагыз моны үзе генә белә Үзе генә белгән истәлекләр, ни сәбәптәндер, нәкъ менә шушы матур җәй көннәрендә, нәкъ кичә булгандай, хәтергә килә Ильяс абзый әйтерсең ки, бүгенге яшел чирәмгә түгел, ә яшьрәк чактагы җиңел аяклары белән нәзберек хыялларына басып, канатлы кош кебек җилпенә һәр адымында яшьлек назын, матурлык йомшаклыгын тоеп атлый Яшь чирәмне рәнҗетмәслек сак адымнар белән урамга чыга. Чебиләр, бәбкәләр кай арада өйрәнеп җиткән диген, аның артыннан һич калмыйча ияргән көннәре
— Пип-пип, чирек-чирек!
Кош теле белән әйткәндә: «Сабыр, сабыр, ашыкма, безне дә көт. бергә чыгыйк»— дигән сүзләре’ инде бу Болай әйтмәсләр иде. ләкин шуны шәп төшенгән алар — Ильяс бабалары исән булганда, аларга каты җил-яңгыр тимәячәк Ямь-яшел, йоп-йомшак җил генә сыйпаячак аларның каурыйланып бетмәгән мамыкларын Менә шулай
Ильяс абзагыз, аллага шөкер, колакка бик каты түгел, күзләре сизгер килеш. Күктән һәм каен башларыннан аңдыган усал кош- кортлардан һич курыкмыйча, шикләнмичә, сөенечләрегезне киметмичә, чирәм буйлап, сибелеп йөрегез Чемченегез Рәхәт чигеп калыгыз Ник дигәндә, җир өстендә — сезнең заман Ә җәй сезнең күбегез өчен бер генә кабат килә
Җир өстендә — япь-яшь июнь.
Нәкъ үзегез төсле, сезгә генә атап килгән төсле
Дөнья’буйлап, яшел җил җилферди Яшел җил Ильяс картның мамыкка тартым чәчләрен сыйпый Чәчләрен генә түгел, чал сакалын, 6nTeHt җилкәләрен, бөтен гәүдәсен сөя
Урамга ашыгу сәбәпле, сакалы кыркылмыйча калган икән, хәерсез Ну, ничава, зыян юк Бәпкә-чебеш болай да читсенми, таный, ярата Карт үзе дә аларны күздән ычкындырмый саклый Бичәсе Бәһрәмия кушканга күрә генә дия күрмәгез — үз теләге һәм чебешләр иреге белән Бу — аның һәр язда, һәр җәйдә кабатлана торган һәм. әйтергә кирәк ки. яратып башкара торган шөгыле Менә шулай
Ильяс бабагыз урамның икенче ягына чыгып, улы Зәкәрия трактор белән алып кайткан каен өемнәренә менеп утырды Монысы шулай ук ел саен, җәйгелектә исә көн саен диярлек кабатлана торган фигыле Менеп утырыр да. кунычлы галушын салып, каен төсле үк ак оеклардан калыр Кайчак менә бүгенге кебек, анысын да салыр Мондый кояшлы, матур көнне кием үзлегеннән шуып төшәргә тора Дөресе шул
Ильяс бабай, яланаяк хәлдә, түбәтәйле башына яшькелт эшләпәсен кигән килеш һәм улы Зәкәриядән калган көрән пинжәген җилбәгәй җибәреп, үз бәхетенең никадәр зур икәнлеген карарга.
күзәтергә кереште Кирәге бик сирәк чыга торган, болай рәвеш өчен генә дигәндәй тотып чыккан таягын кош-корт шикләнмәслек итеп кенә читкә ыргытты. Җирдә булган бөтен күренеш ул теләгән тәртипкә килде Күзне чагылдырырлык зәңгәр күк — кояшлы, тыныч Таныш кояш аңа каш астыннан гына караган булып, елмаеп куя. Яшә. кояш дус, маладис!
Кояш елмаюын тойган урам рәхәтләнеп ята.
Урам — бер генә яклы Икенче ягы — урман һәм саз. Анда исән калган ике-өч йорт утыра утыруын Иллә аларның шушындый якты көннәрдә дә чырайлары ачылмый. Сукыр тәрәзәле өйләргә НУР Уза алмый. Абзар-кураның салам түбәләре — кара-кучкыл. Капка-коймалар, хуҗаларын көтә-көтә арып ауган. Дөньялар' Кая гына илтеп ташлады икән язмыш ул бәндәләрне’! Эзләгән бәхетләрен таптылар микән7 Тапсалар да изге, чын, тыныч бәхет түгелдер. Анысы көн кебек ачык.
Ә бит. монда калганнар да исән әле. Әнә бит. Фәтхелислам иптәш үз атын җиккән дә үз арбасына утырып килә. Үз арбасы, мөстәкыйль тормышы Башта китеп, аннан сагынып кайтканнардан килеш- килбәте һич калышмады түгел — күк буй төшкән аклы күлмәк, күгелҗем чалбар. Җенеси чалбар диләрме? Анысын улы алып кайткан иде. Әйе. шулай да булсын. Ул җенеси чалбар теләсә кемгә сыймый, зифа гәүдәле булу кирәк икән аны кияр өчен. Фәтхелислам иптәшкә сыйган. Димәк, буй-сын ыспай аның. Калада булса, алтмыштан узган кеше чучка мисалында симереп, мыш-мыш сулап йөрер иде Ә Фәтхелислам — егет!
Фәтхелислам, арбасыннан төшеп, ике куллап күреште.
— Ни хәл. абзый. Көтеп буламы кошларны’
— Бик шәп хәлләр. Фәтхелислам. Үзеңнеке ничек соң?
— Синең фатиха белән йөреп яту менә
— Атлы кеше — канатлы кош Сезгә карап, минем күңел күккә менә. Рәхмәт Берәүләр машина дип уф органда, саттың алдың менә дигән чаптарны Атның кадерен белгәч, шулай инде ул Бик дөрес Машина никадәр шәп булмасын, тимер бит ул. яратып булмый аны Ә ат. ә чаптар бөтенләй бүтән чут Шулаймы. Фәтхелислам’
— Син мин уйлаганны үземнән дә шәбрәк беләсең, абзый
— Белмәскә теге Бәләкәй чакта безнең дә бар иде атлар, колыннары белән дүртәү Үземә аталган тайны суйгач, атна буе елаганым хәтердә. Ашыгып елаган өчен тәкъдир үч алды — гүпчи җәяүлегә калдык Менә шунда сынды да инде канатларның берсе Ә син, лесник булгач, аттан өзелмәдең Хәзер менә тагын дөньяң бөтен.
— Дөнья үзгәрде бит, абзый. Рөхсәт итә башладылар.
— Яхшыга бара Егерме беренче гасыр әйбәт булыр, мин шуны әйтәм.
— Син әйткәнчә барса, шәп булырые, абзый. Алдагын белгән юк шул.
— Безгә хәтле дөнья әйбәтрәк булган, бездән соңгысы тагын әйбәт булыр. Шулай була күрсен.
— Дәрвишрәк шул син. абзый. Бездән соңгысына куанасың. Гомер буе кеше бәхетенә куанып яшәдең.
— Егерме беренче гасыр әйбәт булыр. Ильяс абзый әйтә торган иде дип сөйләрсез, яме
— Бергәләп сөйләшергә язсын, абзый
— Мине дә ияртергә чамалаган өчен рәхмәт. Иллә йөрәк отпускы сорый, нишләргә икән?
— Ашыкмаска куш. рөхсәт бирмә На. исән булыйк әле
— Ярый. Фәтхелислам, атың тартсын, арбаң ватылмасын.
Атлы арбаның таудан тирес күпергә келтердәп төшеп китүен кызыгып һәм рәхәтләнеп карап калды Ильяс карт «Безгә булмады, 24
узды гомер, буш арбадай шалтырап. Аның каравы яшьләргә килә адәмчә тормыш Шулай булгач, рәнҗемик Югарыга карап фикер йөртеп, түбәнгә карап шөкер итик Егерме беренче гасыр әйбәт булыр, алла бирсәо
Шулай уйлап, карт баягы таягын кулына алды. Шуңа таянып, янә каен бүрәнәләр өстенә кунаклады. Дөнья матурлыгы белән янә * хозурланып, тыныч рәхәтлеккә талды.
Күзе күргән кешегә бүгенгесе дә ярыйсы бит Әнә. япь-яшь ь дөньяны зәп-зәңгәр яктылык балкыткан Шуны сулап була бит әле s Шуннан да мәхрүм калсаң9 Әйе, күп нәрсә кешенең үзеннән дә тора £ Ничек исәпләсәң, шулай була ул. Бәхет — ул багана, утыртсаң = утыра, аударсаң, ава
Күк биеклеге — зәңгәр тау Зәңгәр тау түбәсендә, канатларын * чаңгы итеп, тилгән шуа. Шуа-шуа да бер мәлне һава тавыннан £ аска таба томырыла. «Әх, бәләкәй чакларда без дә шулай оча торган ф идек тау башыннан»,— дип уйлый карт Иллә, хәерсез, уйны бүл- - дереп, күз ачып йомган арада тилгән юкка да чыга Күк яңадан көтә, о мөгаен, көтә, чакыра, җилкендерә Хәтта карт йөрәк кымырҗып. = талпынып куя Иллә нишләмәк кирәк, бәхетнең чиге бар бит Аяз * көнне яшен суккандай, сискәнеп китә карт Ни бу. нәрсә бу, дип я уйлап өлгергәнче, карт күзләр сизгерлегенең чамалы икәнлеген, карт £ зиһеннең чамадан артык акрын кыймылдавын исбатлап, ниндидер х кара-кучкыл нәмәрсә җиргә ялт төште дә нәрсәнедер эләктереп, каен п ябалдашлары аркылы очып, юкка да чыкты
— Ходай орган нәмәрсә, ямаулы карга! Исбулыч!— дип кычкырды бабай һәм. хәл кадәренчә ярсып, каеннарның җәелеп кушылган ябалдашларына таягын тондырды — Башың беткере, кяфер'
Шул арада капкадан, сул кулы белән биленә таянган, күзләре чагылудан булса кирәк, уң кулын каш өстенә куйган хәлдә, алга таба ким дигәндә ярты метрга кәкерәеп, аксап-туксап Бәһрәмия әби чыкмаса, әле тагын бер хәл иде дә бит. юк, гөнаһ шомлыгы, кортканың күренүе бәлане икеләтә, өчләтә арттырды, көчәйтте һич тә көтмәгәндә, кинәт кенә бөтен бер матур дөньяның асты өскә килде
— Ни булды, ник акырасың9—дип черләгән тавыктай чарылдарга кереште кортка
Итәкләре нәкъ менә чуар тавык канатларыдай тузан өертә иде
— Ни дип, әнә. ямаулы карга, алды качты аксак чебешне
— Син үзең ямаулы карга, ачык авыз Авызыңны карга ояларлык итеп ачып утыргач, нишләп урламасын ди ул Менә бит ә. күзең тонганмы әллә9 Күрәләтә, көпә-көндез бот арасындагы чебешен карга алып очсын инде ә? Чебешне түгел, үзеңне дә алып китәр әле Адәм гарьлеге, бар икән мондый хикмәт тә Көзгә хәтле бер чебеш, бер бәбкә калмый икән' Менә күрерсең, мин әйткән ие диярсең Юньсез, аңгыра, миңгерәү'
— Җитте сиңа, чәпчемә, бер аксак чебештән дөнья бетмәс
— Бетмәс сиңа! Көзгә хәтле дөньяны кортасың, болай булгач Авыз ачып күккә карап утыргач Беләм мин сине, ни сәбәптән хыялга сабышып утыруыңны, бик беләм Бозык җан'
Шушы мәлдә дөнья, әйтерсең, чынлап та җимерелде Шул сүзне ишетүе булды. Ильяс картның чәчләре үрә торды Сынына каткандай, өнсез калды Шактый вакыт калтырап утырганнан соң гына һушына килеп, кычкырып җибәрде
— Котырган' Шайтан алыштырган нәмәрсә' Телең коргыры9 Кабатла, ни дидең9
— Нәмәкәй. ишетәсең киләмени9 Сөяркәң исемен ишетәсең киләме9 Бик тә сагындыңмы, исемен генә булса да ишетәсең киләме9 Ишетми генә тор әле. яме
Карт тагын аптырап калды Таягы җиргә авып төшкәч шуны
кире бастырып куя алмыйча интекте. Бер дә яман ният белән түгел, тик нәрсә эшләргә белмәгәннән, каушаганлыктан гына иде таяк белән булышуы Мәгәр ул барыбер яманлыкка тоташты, бичә зиһенендә фикер тудыру булып, фикер тудыру юлы белән кулына таяк тоттыру булып чыкты Картның үз гомерендә эшләгән иң зур хатасы бәлки шушы булгандыр
Кортканың артына әйтерсең ут капты. Биленнән гомере буе алынмаган кулы купты да ялт эләктерде таякны. Күтәреп тә алды, тавык тирәсендә бөтерелгән әтәч кебегрәк, карты тирәсендә бөтерелергә кереште. Җитмәсә, икенче кулы белән үзенең коелып бетә язган чәч кәмәшен йолкырга, тарткаларга тиеш тапты. Тавышы исә бөтен авылның колагын ярды мөгаен. Күрше-тирә җыйналып, ни әйтергә белмичә карап торды. Мәгәр кортканың аларны күрер хәле юк иде инде. Сөт савытларына су тутырып менгән Фәтхелислам да читтәрәк тукталды. Ишетмәс җиреңнән ишет менә. Гәрчә бөтенесе күптән таныш сүзләр:
— Карт иблис! Беләм мин синең нишләп авыз ачып, аңгыраланып утырганыңны Диванаңны сагынып утырасың. Дивана сөяркәңне.
Хатын усаллыгыннан коелып төшкән карт:
— Җитәр, кортка, кеше көлдермә, үзеңнең дивана икәнең күренә бит,— диде. Янәсе, тынычландыра.
Чынында ул утка май гына сипте. Карчык картның таягын тартып алды да, бер кизәнде, ике кизәнде, өченчесендә, дүртенчесендә — әйдәгез, санаудан туктыйк — картының аркасына ук дөпелдәтә башлады:
— Әле мин диванамы? Инде мин диванамы? Булмый торсын, яме Бөтен Сысысыр белә — синең сөяркәң дивана икәнне. Яшь чагында ук справкысы барые диваналыкка Әллә кем .белән түгел, шул исәр белән чаштың. Менә шул. Менә шул. Шуны уйлап утырдың, авыз ачып, күккә карап Ала карга да белә кемнең кем икәнен. Әнә бит Зөлхәбирә җиңгәчәйнекенә тимәде, синекен эләктерде. Ямаулы карга, имеш Ямаулы каргадан да аңгырарак булгач, нишләп урламасын.
Ниһаять, карчыкның сүз капчыгы бушабрак калды бугай, әллә карты әрепләшмәгәнгә, шул төштә тыйлыкты. Кешеләргә күз ташлады Якын-тирәдәге карчык-корчык яулыклар белән авызларын каплаган, ир затлары авызларын капкадай киереп ачкан иде Кемнең ни әйтерен белеп булырга кирәк, Бәһрәмия капыл борылды да сул кулы белән яңадан билен сыйпый-сыйпый. уң кулы белән таякка таянган хәлдә, чарылдый-чорылдый, чөрли-чөрли, капкадан кереп китте Кергән арада зәһәрлеген сибеп калдыра торды:
— Шул тилене уйлый ул, бер дә әллә кемне түгел. Яшь чагында ук бар иде ыспырафкысы диваналыкка Монысы шуның аркасында үзе дә шашты Әллә кемне уйлап түгел, шул дивана аркасында котырды. Хыялыйга сабышты Бөтен Сысысырга билгеле, бөтен Сысысырга!
Авыл кешесе итәгатьле бит. берсе дә кычкырып көлмәде, мыскыл да итмәде. Картны яклап, карчыкны яманларга да керешмәде.
— Дөнья булгач, савыт-саба шалтырамый тормас,— диешеп таралыштылар Арбага утырганда Фәтхелислам энекәш Ильяс абзыйсына
— Егет кешегә андый гына гөнаһлар хәләл,— дигән булып күз кысты һәм — бирешмә, картлач,— дип өстәгәч, дилбегәсен тартты.
Менә бит нинди мәрхәмәтле безнең авыл халкы. Һич тә бит: «Егет кеше хатыннан кыйнатып тормас»,— димәде, бөтенләй икенче төрле итеп әйтте. Чынында егетлекнең чамалы икәнлеге бөтен авылга күптән үк фаш ителгән бит Акланыр, батыраеп күренер әмәл юк. Шулай бу. Ә менә Фәтхелисламга хатыны түгел, әллә нинди явыз
угырлар да таяк күтәрү димәстән. йодрык та төя алмыйлар Усал булганга түгел, олпатлыктан, җитдилектән шулай. Ильяс абзыегыз исә. андый ук җитди кеше була алмады Ихатага кереп бичәнең котын алып, бөтен йорт-кураны калтыратырга тиешле кеше, авырткан аркасын угалап, сазга баткандай, аякларын кузгата алмыйча, баганадай катты да калды ’
Бераздан соң гына, дөнья тынычлангач кына, ихатага кереп о качкан кош-кортны яңадан урамга алып чыгарга җөрьәт итмичә, * башын игән, кулларын аркасына куйган хәлдә, чишмә буена төшеп = китте. I
Күңелендә җыйналган әллә нинди рәнҗешле сагыш чишмә ,х суына кушылып китмәсме дигән уй шунда дәште булса кирәк S Шактый җайсыз хәл бит. мондый чакта тамак төбендәге төенне в йотып та булмый, күз яше белән дә юып булмый Әллә кешеләрдән. £ әллә кояштан, әллә инде үз-үзеңнән оялта Кояш үзе дә әнә оялды ♦ бугай — кашларын җыерып, җимерек каш астыннан карап озатты в
Кортка өянәгенең инде менә дүрт дистә елдан соң да кузгала ® торуы сәер тоелса да. утыз яшьтәге кешенең гөнаһы сигезенче * дистәне ваклаган көннәренәчә килеп җитмәскә тиеш булса да. моңа л Ильяс бабагызның һич бер катнашы юк. дисәк, дөреслеккә бераз хилафлык китергән булыр идек һәр чирнең сәбәбе була Сәбәп бу очракта, тайчанмыйча әйтсәк. Ильяс картның үзенә туп-туры карап тора, гәрчә, җитмештән узган карттан утызга җитәр-җитмәслек яшь кеше гаебен түләтү гадел үк булып бетмәсә дә
Әйе. булмады түгел, булды хәлләр. Менә инде күпме заманнардан соң да онытылырга чамаламагач, гади ялгышлар дип кенә, кул селтәп кенә котылып буламыни алардан Тагын да дөресрәк әйкәндә, котылырга исәбендә дә юк Ильяс бабагызның Киресенчә, «котылу» дигәнең үзе ялгыш сүз. Котылу түгел, бераз вакытка аерылып тору да фаҗига булыр иде кебек Әйе. кем. дөресе шул Белеп сизенә бичә, ире еллар буе иңгә иң терәлеп яшәсә дә. аркага арка терәп йокласа да. күңеле белән ул әллә кайда еракта, бик тә. бик тә ерак көннәрдә онытылып калды һәм шул көннәр бәхете белән көн күрде Хәзер дә шул көннәрдә яшәп ята ул Нишләмәк кирәк, аңа ходае шулай язган, мөгаен Әле дә бөтен нәрсә ерак матурлыкларны хәтерләтә Чишмә таныш һәм бик тә. бик тә кадерле тавышлар китереп челтери, җил җанга якын сүзләрне колак төбендә чыңлата, бөтерелеп җанга керә дә күңелдә тыныч яткан тойгыларны кузгата Әллә хыял, әллә хатирәләр битләрдән сыйпый, каядыр дәшә, чакыра
Шул сәбәпле, карт өйгә кайтырга ашыкмый Әгәр кайтса. Бәһ- рәмия кортка бер каравы белән үк ул уйларның әсәрен дә калдырмыйча тузгытачак Чебешенә кул сузган кешегә ташланган тавыктай, канатларын кабартачак Сүзләрен җыеп бетерә алмассың. Кичкә хәтле бабагыз чишмә һәм елга тирәсендә әйләнер, аннары абзар- курада теге-бу эш табып вакыт уздырыр, эңгер төшкәч кенә, анда да. түр якка узмыйча, алгы бүлмәдәге диванга утырып ял итәр Төшкелеккә кайтмас Ач тамагың — тыныч колагың Менә шулай Ерак чишмәгә, елга буена килеп утырсаң, колакларың бераз тынып торачак Бигрәк тә — җаның
Туктала-туктала. саескан ояларына һәм кошларга карый-карый тау менде карт Менеп җитте дә. берничә буын җибәреп, куакланып өлгергән һәм инде менә мең тапкырлар әйтелгәнчә, яшел дәрья булып шаулый башлаган иген басуы буйлата атлап китте Менә ичмасам сәхрә. Рәхәтләнеп сула кыр иркенлеген, рәхәтләнеп эч
җәйнең яшел гүзәллеген. Нәкъ теге чактагыча' .
— Бытбылдык! Бытбылдык!
Яшь аваз, сөенечле, мең өметле, якты, назлы аваз һәм карт шул аваз артыннан, сазлы каенлык белән арыш кыры аша сузылган, тапталып та бетмәгән чирәмле юл буйлап, яшьлегенә гомерлеккә хәтердә калган бәхетләренә таба атлап китте. Юлның бер чаты кыр эченә, игеннәр арасына йөгерә, икенчесе урманга кереп чума Өченчесе чишмәле ярга китерә Аларның һәркайсы бер бәйрәмгә — очрашуга алып барачак иде.
Карт чишмәле ярны сайлады
Бу ярда кайчандыр йорт-кура булган, кешеләр — риваятьләр буенча әйтсәк, Ильяс бабагызның борынгы бабалары яшәгән. Менә бит, каенлык арасында әле дә вак-вак калкулыклар сибелеп ята. Зыярат урыны. Кешеләр сайлый белгән бит дөньяның иң матур җирен: аста елга Яр астында — үзән буйлата — зур суга кушылырга ашыгып, чишмә чаба Яр өстендә — өйләр булган Тәрәзәләре мөгаен елгага һәм икенче яклап кыйблага, кояшка карагандыр. Елгага һәм кояшка йөз белән карый белгән әнә Ильяс бабагызның бабалары. Бер дә хәзерге бәндәләр кебек елгага арт белән утырмаганнар, матурлыкның ни икәнен белеп, күреп яшәгәннәр. Менә шулай.
Карт кайчандыр бабаларының өяңке. тирәкләр үсеп утырган бакча чигенә, яр буена килеп, аякларын салындырып утырды. Яр астындагы бормалы-бормалы чишмә эзенә, үзәнгә, елганың үзенә карап хозурланды. Алар нәкъ менә шушы төштә мәңгелеккә аерылышканнар иде.
— Рәгыйдә, әй, Рәгыйдә! Син кайда?—Җавап юк..
Ләкин хәтер аерылышу фаҗигасен читләтеп узарга тырыша, урау юл эзли. Җан кичәге өнсезлектән бүгенге терелекне өмет итә — ишетергә, ишетелергә, яңгырарга тели Мөмкин булмаганны көтә — могҗиза көтә, әйтерсең ки, көздән соң җәй кабат кайта ала. Чынлыкта исә ул җәй инде еракта, бик тә еракта калган Җәй белән җәй арасында — кырык ел!
Ильяс белән аның сөекле кешесе арасында үлчәнмәгән ераклыклар!
Сынады тормыш, кызганмады, уттан алса, суга салды. Кыяга менгезде дә упкынга ыргытты Хәзер — яр буенда тукталыш Инде бер нәрсә дә куркыныч түгел кебек.
Имгәнермен дип курыкмыйм
Егылып тау башыннан мин Җитәрлек кадәр генә күп Кыйналган, ватылганмын
Инде шушы рәвешле, авылдаш шагыйрьнең сүзләрен тулы хокук белән кабатларга мөмкиндер кебек.
Өченче бүлек
Аргы ярда — Череккүл, Ильяс картның туган авылы Әшмән авылына ул җайсыз хатирәләрдән һәм хатынының өянәгеннән качып китү максаты белән күчкән иде. Ләкин язмаган икән ходай. Бу авылга бер генә бөртеге дә төшеп калмыйча иярде бәлаләрнең. Иярде кара сакал, куба алмады. Агаргач та хәл үзгәрмәде.
Ә бит Череккүлдә тормыш шундый матур башланган иде!..
Җәйге һәм көзге тыныч кичләрдә елга аръягында Әшмән егетләренең гармун тавышлары ишетелә Ильясның егет чагы җил белән килгән тылсымлы чыңнарны рәхәтлектән бөгелеп төшәрлек булып тыңлап тора Мондый чакта аңа дөньяда бүтән бер нәрсәнең дә 28
кирәге юк — тавышлар тынганчы баскан төшеннән кузгала алмыйча, тораташ итеп сихерләнгәндәй тора да тора ул.
Череккүл егетләре дә төшеп калганнардан түгел. Гармунчылар, җырчылар монда да бар. Ильяс бигрәк тә аларның култыклашып урам әйләнгәннәрен ярата Җыр артыннан, гармун артыннан ул бала ф чактан ук ияреп йөрде Атаклы җырчылар кебек һава яра алмаса 3 да. авызны бик ачмыйча гына ул да тыйнак тавышы белән кушыла % торган була.
Гармунчы алдан бара, әледән-әле, култыклашкан егетләргә § борылып, арты белән атлый һәм гармунны күккә чөя-чөя, бөтен £ авылга, бөтен күңелләргә тыелгысыз дәрт сибә Аның шул дәртләрен - башка егетләр күтәреп ала да. күп мәртәбә, бик тә. бик тә күп тапкыр- S га кабатлап, үлчәнмәгән ераклыкларга озата.
Олырак яшьтәгеләр аларны тәрәзәгә капланып карап кала. £ кайсылары капка төбендә, утыргычта тыңлап утыра Яшьрәкләр ♦ үзләре иярә тора, җыр дәвам итә Ә сүзләрнең кайсы кемгә багыш- = лантанын тиешлеләр аңлый.
к
Сикереп суларга тешәрсең.
Яиса яшь йөрәкләрең
Урамны бер-ике тапкыр урагач, авылның матур бер төшендә, и ялан җирдә кичке уеннар башлана Монда инде кызлар да була. * Җырга кызлар да кушыла Күп тә үтми, гармун бию көенә күчә. Менә шушында инде күңелендә җыйналган барлык исәпсез һәм сәбәпсез ашкынуларын хәлдән тайганчы түгә Ильясның яшь чагы. Ә түгәрәккә тезелгәннәр кул чаба-чаба такмаклый
Әткәңнән сине сорармын.
Әнкәңнән дә сорармын Сорап-сорап бирмәсәләр. Килермен дә урлармын
Монда син түгәрәк ни җырласа, шуңа кушыласың Түгәрәк кемне тиеш тапса, шул кыз белән уртага чыгып биегәч һәм азакта култыклашып ике кабат бөтерелгәч, яңадан түгәрәккә чыгып басасың.
Күңел ачу. ял итү рәвеше булу белән бергә, уенның тел белән әйтелми торган серлерәк мәгънәсен дә сизәсең Әгәр үзең күз төшерергә тиешле тиңеңнең кем икәнен ачыклый алмыйча яки якын килергә куркып йөргән булсаң, авылдашларың кемгә игътибар итәргә, аннары күнегә торырга, һәм бәлки бәлки чәчләрне бәйләшә торырга кирәклекне бик оста күрсәтеп бирәләр Ильяска ике генә өй аркылы яшәгән Бәһрәмия дигән чибәр кызны чыгаралар Мескен бала, әгәр кулыннан җитәкләп чыгармасалар. уртага кереп басарга һич кыючылык итәсе түгел Кереп баскач та әле Ильяска аркасы белән борыла, анда да оялып, җиргә генә карап тора Биергә вакыт җиткәч кенә кинәт үзгәреп, кош шикелле җилпенергә керешә Ильяс шактый гаҗәпләнеп, сокланып, күз дә алмыйча аның тирәсендә очына Кыяфәтен генә кара син кызның — елга буенда үскән, кәрҗин үрер өчен яраклы нечкә тал чыбыгы диярсең Ничәмә ел бер урамда буталып йөргәндә ничек күз төшмәгән диген. Кай арада күзгә күренерлек булып үскән' Карап туймаслык икән ләбаса — ак яулыгын аркасына бөтен киңлеге белән төшереп бәйләгән — әйтерсең ки. аккош канатлары — җилпенепме җилпенә Яулык астыннан узып, тезләргә җиткән пар толым чайкалыпмы чайкала Ә чулпылары’ Чулпыларымы! Нәкъ менә гармун кыңгыравы шикелле күңелгә бәрелә-бәрелә челтери Бөтен нәрсә җиңел бу чакта — суларга күк- һава җиңел, җыр көй җиңел, аякларың, кулларың, бөтен гәүдәң җинел — күтәр дә. ал да оч үз тормышыңа, үз киңлегеңә! Дөньяның бер генә кимчелеге бар икән, вакыт чикле икән Җаның күккә очам
дип талпына гына торган бер мизгелдә — кыз белән култыклашып, аның кош булудан бигрәк чын кеше икәнен, беләкләренең шулай ук оялчан. әмма чын тән икәнен тойгач кына, читтәгеләр яңадан кул тотыша. Бу чакта синең яндагы кыздан, исеме белән әйтсәк. Бәһрәмия дигән чибәрдән инде җилләр искән Чиратың узган — түгәрәктә бүтән пар
Исеңдә тот — дөнья бу!
Дөрес, исендә тота Ильяс — кичке уеннар кабатлана тора, икенче юлы башка чибәрләр дә туры килә Уйный торгач исемнәр ишәя — Зәһрия. Маһруй. Шәмсенур. Фәрхенур Барысы да әйбәт, барысы да чибәр, ләкин барысы да кыяфәтләре белән бер төсле, һәммәсенә соклана Ильяс атлы егет, ләкин берсен генә аерып: «Менә бу — минем тиңем!» дип әйтә алмый. Кызлар өчен мөгаен Ильяс үзе дә күпләрнең берседер, ул да бүтәннәрдән аерылып тормый, аерылса, шул — атна саен яңа чабата киеп чыгуы белән аерыла торгандыр. Чабата ясарга үзе өйрәнде бит
Әмма ныклабрак карасагыз үзгәлек бөтенләй үк юк түгелдер. Кыяфәт белән димәсәк. гадәт-сәләтләр мәсьәләсендә. Үзгәлек уен таралды дигәндә башланыр. Бу мәлдә Ильяс читкәрәк китәр дә ялгыз каен тирәсендә әйләнә-әйләнә. башкалар өчен ятрак булган такмакларын тезеп китәр:
Язлар, язлар килсәләр.
Яр буйларын ишәләр Бер елмайсаң сөя диләр. Сөйсәң нәрсә эшләрләр
Бая гына үзләре уйнаган-җырлаган кешеләр тиз арада тамашачыга әйләнәләр Ильяска шул гына кирәк, такмаклары беткеле түгел, үзенең дә. түгәрәкнең дә күңеле булганчы тезә бирсен әле:
Барып кердем бер йортка.
Утыра анда бер кортка
Үзе бәрәңге ашый.
Үзе корсагын кашый
Дистәләрчә такмактан соң бер урында халык төркеме берьюлы хахылдый да кинәт кузгалган Ильяс артыннан ияреп, кайтыр якка атлап, таралыша башлый Әмма кайтышлый да такмаклар бетеп туктамый, уен-көлке дәвам итә.
Шул чаклардан башлап. Ильяска «артист» кушаматы ябышып калды Һәм дөресен әйтик, бу кушаматка ул үзе дә һич каршылык күрсәтмәде Киресенчә, моны ишеткәндә, авызы ерыла гына торган иде Шулай, дөресе шул Шаян җыр, такмак аның шатлыгы, бер як канаты иде Ә икенче канаты — аты Әле күптән түгел генә сабан туенда беренче булып килгән иде.
Бәләкәйдән үк әтисе янына утырып кунакка барырга, базарга йөрергә ярата иде Ат эчерергә дигән булып, бер сәбәпсез ат атланып, сәгатьләр буе кыр юллары буйлап чабарга җай таба. Печән төялгән арба-чанага чумып, чалкан ятып, күккә карап барган чакта, күңеле юлның чиксез булуын теләп кайта Үзенә аталган тайны ияләштерергә тырышып, аны печән белән сыйлый, чишмәгә килгәч, иң әүвәл суны аңа эчертә Озакламый шул яшь атка атланып йөрер көннәрне сагынып көтә
Әмма тормыш син дигәнчә генә барса икән лә. Юк шул, алай була алмады Көннәрдән беркөнне Ильяс белән һич киңәшеп тор- мастан. тайны суеп, итен базарга илтеп саттылар Ильяс өйдәгеләр белән атна буе сөйләшә алмыйча башын иеп, кайгырып йөрде Җитмәсә. аның шулай хәсрәткә калуыннан кызык табып, олы була белмәгән кайберәүләр елмаерга, кайгы уртаклашкан булып мыскыл 30
итәргә маташтылар. Болар бөтенесе бергә үсмер күңелендәге җәрәхәтне тирәнәйтте Рәнҗеде Ильяс Җанында ниндидер тойгылар алмашынды, ниндидер хисләр яңармас өчен үлде .
Ләкин соңыннан билгеле булганча, бу хәл. башкалары белән чагыштырганда кысыр кайгы, алдагы бәлаләрнең башы гына булган ф икән әле. _
Авылның иң мәгънәле, иң күңелле, җырлы-моңлы матурлыгы £ мәңге дәвам иткәндәй тоелса да. Ильяс өчен (бәлки аның өчен генә ; дә түгелдер) бер заман кояшның яктылыгы бермә-бер кимеде. = әйтергә кирәк ки. яртылашка калды һич арттыру түгел, шул чакта £ Ильясның бер канаты инде чынлап каерылды, сынды Көннәрдән бер § көнне, әтисе белән бергәләп, исән калган ике атның икесен дә тез- 5 геннәреннән тотып, авылның уртак утарына үз кулы белән илтеп = тапшырды ул
Ярты гасырдан соң менә замана тагын алмашынды — теләгең * булса сатып ал да асра Яшьрәк булгач. Фәтхелислам алды Иге- о леген күрсен Мәгәр ул авылда бердәнбер атлы кеше булып калыр ° Бүтән беркемгә, шул җөмләдән Ильяс картка хәзер чуртымамы ат’’ « Атны бушка биреп тә шатландыра алмыйсың син аны хәзер Ә теге 5 чакта! х
Ул чакта малай кара кайгыга чумган иде Атасы белән урамнан ® атсыз атлаганда, һичнәрсә күрмәс булды Авыл уртасына җиткәч х кенә күзләре ачылып киткәндәй тоелды Ходайның хикмәте, әтисе ‘ кулында — йөгән! Әтисе, буш йөгәнне нишләтергә белмәгәндәй, әле кулбашына сала, әле балтырларына бәргәләп йөгәндәге ак тәңкәләрне чылтырата. Соңгы куанычлар! Шулай да әтисе һич югы шул кысыр куанычны саклап калырга тырышкан бит Ильясның исә зиһене аңа да җитмәгән, сөекле җирән кашкасын йөгәне-ние белән калдырган иде
Тәңкәле каеш йөгәнне, әйтерсең, кирәге кабат чыгар әле дип. әти кеше чоланның кул җитмәсрәк бер почмагына элеп куйды Ләкин малай кулы җитмәс урын буламы Малай йөгәнне көн саен диярлек бер тотып карый торды, йөгәннең хәтта кирәк чагы да булгалый иде Җирән кашка, мескенкәй, эшкә җигелмәгән көннәрендә үзе дә сагынып кайта иде Ильяс иртән торып чыгуга, ихатада бахбай чемченеп йөри! Менә сиңа бәйрәм! Ильяс чоланнан тәңкәле йөгәнне чылтырдатып алып чыгар да. кашканы чишмә буена алып китәр Ялындырыбрак булса да. ат Ильяс чиләгеннән салкын су чөмерер Бераздан, ихлас чабып, тагын ихатага кайтып керерләр
Ат кайта алмаган чакларда, дөресрәге, уртак утардан иреккә чыга алмаган көннәрдә Ильяс аның янына үзе барыр Кашка, җиңел чә генә кешнәп, баш кагар Ильяс куш куллап печән сузгач, улактан аерылып, шул печәнне кабар
Көзгә хәтле матур гына дәвам итте шулай Әмма бер көнне Ильяс утарга кереп аты янына килсә, кашка әйтерсең ки аны, иң ихлас дустын, танымады Кешнәп кую түгел, борылып та карамады Утарда бернигә һәм беркемгә илтифат итмәстән, киртә буенда басып тик тора бахыр Муеннарыннан сыйпагач та исе китмәде
Ильясның сөмсере коелды. Өйгә кайтып хәлне әтисенә сөйләгәч кенә, атка рәнҗүенең урынсызлыгы ачыкланды Сәбәп канлы җәрәхәткә бәйле — җирән кашканы печкәннәр икән
Җәяүлегә калгач бер коелып төшкән булса, дәртле, җитез айгырдан күндәм алашага әйләнгән атның нәкъ үзе шикелле үк. Ильяс та боекты
Ләкин һич тә гаҗәпләнәсе түгел арба ватылса утын, үгез үлсә ит. дигәндәй, бригадир дип атала башлаган күрше абзый иртән я кичтән тәрәзә кагып нинди эшкә барырга кушса, шунда йөрү егет кешегә җитә торган нәрсәме9 Дөресен әйтик, җитмәде Ильяска — үзенә
аталып туган таен сабан туенда беренчелекне алган җирән кашкасын — балалык, яшьлек дустын сагына бирде Нәкъ менә шуңа күрә дә. аты белән бергә булу җае чыккач, җитәкче иптәшләр колхоз сыерларын көткән кешегә яздан көзгә хәтле ат бирәбез, дигәч, бигрәк тә үз атын бирергә ризалашкач. Ильяс, ике көтүченең берсе сыйфатында, шул авыр эшне һич җиксенмичә үз өстенә алды Көннәр буе кырда, урман-болында сөекле аты белән бергә булгач, сүнгән теләкләре яңаргандай тоела иде
Тора-бара эшнең дә кызыгы сизелә башлады Күзәтсәң, малларның һәркайсының үз гадәтләрен, үз холыкларын күреп була икән Берсе көтүче игътибар итмәгәнне сизсә, качарга гына тора Икенчесе көтүчедән, үзенең сакчысы, яклаучысыннан ерак китмәскә тырыша Еш кына аңа таба муенын сузып мөгри. Төшкелектә елга буена, туплавыкка килгәч, кайберләре тиз арада суга керергә ашыкса, икенчеләре комда кызынырга ярата. Нәкъ менә кешеләр кебек, хуҗалары шикелле Чынлап та мал хуҗасына охшый икән. Охшамаганы хәрәм малдыр.
Сыерлар кырдан кайтып фермага якынлашканда, малайлар Ильяс абзыйлары янына йөгерешеп киләләр Алар беләләр Ильяс абзыйларының капчыгы яки кесәләре буш булмас. Бигрәк тә июль, август айларында Әмма бүләк бушка бирелми. Аны аласың килсә, нинди дә булса һөнәр күрсәтергә тиешсең.
— Ягез әле. әнә теге кәкре каен янына барып, миңа таба йөгерешегез. Беренче килгәнгә — куш уч чикләвек.
Ильяс атын тышаулап, кыңгырау тагып, иркенгә җибәргән арада малайлар җан-фәрманга чабышалар һәм килеп җитәләр. Беренче килгән малайга ике уч. икенче килгәненә бер. өченчесенә — ярты уч чикләвек эләгә Кемнәрдер өлешсез кала. Мәгәр, гадәттә, кесә моның белән генә такыраймый. Ярышның башка төрләренә күчәләр
— Әллә көрәшеп тә күрсәтәсезме?— ди ул яндарак торганнарны кочаклап ук.— Ә?
Җиңүчеләргә баягы кебек үк бүләк мул тия Табышлы көннәрдә барлык ярышлардан соң чират җырга да җиткәли Монысына йөрәге җиткән малайлар юк диярлек. Шулай да бик кечкенә сабый бер көнне һич тартынусыз:
— Җырга чикләвек буламы?— дип тешсез авызын ерып хихылдыйсы итте
— Булмыйча инде, иң күп чикләвек — җырчыга. Әллә җырлап җибәрәсеңме?
Кайда ялындыру, малай җырның иң шәбен үзе генә белгән бер көйгә яңгыратып та җибәрде:
Барып кердем бер йортка.
Утыра анда бер кортка
Үзе бәрәңге ашый.
Үзе корсагын кашый
Көләргә дә. еларга белмәссең дигәндәй, малай таныш репертуарны төгәлли язганда гына Ильяс кычкырып көлеп җибәрде:
— һәйт, менә ичмасам җырчы! Менә рәхмәт Миннән дә уздырдың, егет икәнсең!
Малайның аркасыннан каккалагач, кесәсендәге барлык чикләвекне аның итәгенә селкеп түкте.
Җәй шундый бәйрәмнәр белән бизәлеп узды китте
Көтү яланнан кергәч, көзге һәм кышкы салкыннарда (элекке мәчет клубка әйләнгәч) шаукымга ияреп кенә түгел, ә чын ихласлык һәм. әйтергә кирәк, кайнар дәрт белән һәвәскәр драма түгәрәгенә йөрде яшь Ильяс
Клубта атна саен төрле уен һәм бию. җыр кичәләре гөрләп тора.
Җәйге уеннар кыш көне шунда күчте. Дөресен әйткәндә болары җәйгеләре белән чагыштырганда да күңеллерәк, даимирәк оештырыла икән. Махсус оештыручылар ике яшь кенә кыз — башкалардан киемнәре. кыяфәтләре белән үк аерылып тора Яңа җыр. яңача бию. яңа уеннар өйрәтүче кызларның һәр икесе заман шатлыклары һәм өметләренең тәгаен рәвеше икәнлеге күктәге ай һәм кояш шикелле ап-ачык булып күренә икән Син аларның кара ничек киенүләрен' С Каян тапканнар диген: икесендә дә чем кара гармун итәк, диңгезчеләр- j неке сыман канатлы-яллы блузаларының күкрәкчәләренә көмештәй = ялтырап, елкылдап торган төрле калай бизәкләр беркетелгән Баш- £ ларында — ул чакта ис -ме дә билгеле булмаган «беретка» дип аталган = күзерексез кипке Күзерексез шул кипке астыннан җилкә турысынача 5 киселгән, кичке болытлардай кабарган чәчләр Шул кием һәм кыя- в фәтләргә өстәлгән чаялык, дәрт, янып торган яшь. матур сихерле. 3 тылсымлы күзләр Авылдагы озын күлмәк, алъяпкычлы, озын то- ф лымлы кызлар арасында алар айдан төшкән Зөһрә, йолдызлардан ш иңгән фәрештә сыман тоелалар икән Беренчесе бөтенләй чит кыз. = икенчесе әллә таныш инде9 Кара, карачы, таныш кына ди сиңа' « Күпме бергә йөреп, сөйләшеп, мыскыллашып, биешеп-жырлашып * үскән гап-гади авыл кызы лабаса' Нинди төскә кергән әнә — танырлык - түгел, танысаң ышанмалы түгел Күнегелгән исеме белән дә атыйсы ® килми Иллә исемсез кеше булмый, эндәшергә, исемен әйтергә туры х килә. Кешенең исеме үзе белән туа һәм азаккача аннан аерылмый Бу кызның да исеме юк түгел, әйе. бар Кыен булса да әйтергә туры килә, бу кызның исеме әйе. аның исеме — Бәһрәмия' Клубта уен оештырып йөрүчеләрнең икенчесе дигәнебез менә кем икән ул!
Әйтерсең ки. шушы Череккүлдә бәрәңге ашап, чабата киеп үскән Бәһрәмия түгел, ә бөтенләй ят кыз — сүз кушарга курыкмалы. сузсаң кул җиткесез югары, изге зат' Тагын шунысы гаҗәп айдан төшкән, йолдыздан иңгән булуларына карамастан, үзләре шундый ягымлы' Тәкәбберлек, һавалану дигәнне бөтенләй белмиләрдер, белсәләр дә ишетеп кенә беләләрдер кебек Авылның сабан сөреп, җир тырмалап үскән егетләрен, урак урып, чүп утап буй бөккән кызларын иш күреп, җитәкләшеп бәйрәм иткән көннәре Клуб киңлеген тар итеп, бик тә сирәк очрый торган зәңгәрле-каралы күбәләктәй парә-парә җилпенә- җилпенә очкан көннәре Тартыныбрак, читтәрәк торучылар янына үзләре килеп, матур сүзләр әйтә-әйтә уенга катнаштыралар Җырны, уенны үзләре башлыйлар Яңаларын өйрәтәләр
Ильяс урман-кырда йөргән арада нихәтле үзгәреш'
Беренче көннәрдә, алар килә башлагач. Ильяс еракка тайпыла, хәтта чыгып ук китә торганга күрә, шулай да җаен китереп, кайчандыр үзе оялчан булган Бәһрәмия инде килеп Ильясны кыюлыкка чакырмас диген син Бер көнне ул егетнең горурлыгына кагыласы итте
— Әй. Ильяс абый, шул хәтле мыкый булмасагыз. ялчы хатыннар сыман.— дип. аны кызгануын бөтен клубка игълан ьгте. хәерсез
Кызның сүз кушуына күңеле булып елмаерга тырышкан иде. елмая алмады, үпкәләргә тырышса, үпкәли, рәнҗи алмады Ильяс Агач бүкән шикелле төз катып авыз ачып торды да тиз арада өенә тыраклады Кыз хаклы иде Авылның моңарчы иң кыюсыз хәтта томана исәпләнгән егетләре дә хәзер әнә килешсез-килбәтсез гәүдәләрен селкетә-селкетә биеп, җырлап йөриләр Шулай кылана торгач, өс башлары үзгәрә, карарлыкка әйләнә, үзләре ыспайлана, шөкәтлерәк була бара, хәрәкәтләре, сүзләре шомара Ә Ильяс соң нишли9 Әле күптән түгел генә мәйданның үзәге булган Ильяс нишләп көн үзәгеннән читләшә’
Уйлый төшкәч төшенде егет җәй буе сыерлар белән телсез аңлашып, аның теле ялкауланган икән, һәм бәлки әле зиһене дә Монысы — бер Икенчедән, кием ягы хөрт икән таушалып беткән күк 1 .к. ь м » 33
чалбарын оекбаш балакларына тыгып, чабата кигән. Колакчын иске бүрек, якасыз бишмәтне телгә аласы түгел — ташка үлчим. Менә кайда икән хикмәт Иртәгедән моның кәсебенә керешү фарыз Адәм актыгы сыйфатында яшәү — егет эше түгел Егет икәнсең, егет бул. һәм Ильяс үзенең егетлеген исбат итәчәк, менә күрерсез Исемем Ильяс булмасын, әгәренки заманның шул иң атчаянныи ике кызын бөкләп ике кесәмә салмасам!»—дигән шактый ук тыйнак карарга килде егет Килде дә көтү көтеп алган өч капчык арышны чираттагы базарга алып та китте. Сатты Акчалы булды. Иллә кием базарда да юк дәрәҗәсендә иде. Булганы исә ошап бетми Аның күзе төшкән, кулга эләктереп булмасмы диебрәк йөргән бер костюм бар иде барын. Елга аръягының Әшмән дигән авылында җәй саен каникулга кайта торган Исәнбәк исемле студентның шәһәрчә киенә белүенә эчтән генә сокланып йөри иде Ничектер бер аларга кергәч, игътибар иткән иде Ильяс түр як бүлмәдә шул костюм эленеп тора. Ул киемнәрне егет нишләп калдырып китте икән дип кызыксынгач, студентның апасы
Модасы бетте дип калдырды»— дип. бик тә сәер сүз әйткән иде Моны аңлап җиткермәде Ильяс Ләкин онытмады. Хәзер менә шуны сатып алмакчы булды ул Елга инде туңган. Көзгедәй шома боз аркылы чыгып, туп-туры максатына таба атлады. Сукмак дигән нәрсәләрне дә эзләп тормастан. Кар әле җир агартырлык кына яткан иде һәм шул рәвешле туп-туры таныш өйгә килеп тә керде
— Мулла җиңгәчәй, киеп карап булмас микән шул чалбар белән зимнәчтүркене. ә?—дип. оялып кына сорый алды
Апа кешенең:
— Ние бар аның. ки. алай бик киясең килгәч.— дип. искитмичә әйткән сүзе егетне хәтта гаҗәпсендерде
Туйдырып бетергән иске киемнәрен салып идәнгә ыргыткач, сак кына тотып, яшел чалбарны, аннары гимнастерканы алып киде.
Исәнбәк гимнастеркалы биленә сары каеш буа. балакларын резинкалы тасмалар белән каптырып, сары сандали кия иде. Үзе сәер, үзе җыйнак. Ильяс та аңа охшарга тырыша. Ак пима белән бу яшел чалбар бигрәк тә килешле күренә ләбаса. Билгә чалбар каешын алып бугач, башы күккә тия язды Ильясның. Күңелендәге соравын кычкырып әйтергә дә куркып, ул студентның апасына текәлеп калды Түти елмаеп үзе сүз кушмаса. ай-һай. Ильяс костюмны салып, чыгып китүдән башка чара таба алыр иде микән Ә болай җап-җайлы килеп чыкты Түти кеше:
— Кала кешесе булдың да куйдың— дигәч. Ильяс үзе дә сизмәстән кычкырып көлеп җибәрде
— Мулла җиңгәчәй... сорамакчы ием. Әйе Бу. . бу кәчтүм ничә тәңкә тора икән?
— Менә инде, бер дә белмим шул.
— Студент энең күпмегә алганые икән’
— Кышлый бер сарык сатып акчасын җибәргәнием. шуңа алдым дигәние.
— Алайса, безнең бер сарык синеке булсын, ә9 Мулла җиңгәчәй, ә’
— Бер дә белмим шул. үзе сатарсың да димәгәние
— Азсынсаң, бер-ике пот ашлык өстәрмен.
— Нишләп азсыныйм инде Бәясен белмәгәнемне генә әйтүем.
— Мулла җиңгәчәй, ә?
— Соң. алай ук кирәк булгач, алырсың инде, алай булгач.
— Рәхмәт мулла җиңгәчәй, гомер онытмам яхшылыгыңны. Кәчтүм минеке, бер сарык белән ике пот ашлык — синеке Булсынмы шулай9
— Булсын, булсын, алай бик тә кирәк булгач.
Иске чалбар-күлмәген култыкка кыстырып, иске бишмәт астына ямь-яшел гимнастерка һәм чалбар киеп, түти кире уйламасын өчен 34
ашыга-ашыга. үз авылына элдерде Ильяс Ә икенче атна базарыннан шундый ук уңыш белән — кара тышлы, өр-яңа тун киеп кайтты *Менә хәзер айдан һәм йолдыздан иңгән пар кызның икешәр пар күзе шар кебек түгәрәкләнсен әле!»—дип уйлады һәм шул уй белән рәхәтләнеп бер елмайды. ф
Яңа киемнәрдә күргәч кемдер гаҗәпләнеп кемдер сокланып, ә 3 кемдер исә көнләшеп караганга күрә ияләшә төшсеннәр өчен ул - бер-ике атна клубка бармыйча, читтәнрәк урап йөрде Көндез эш < юктан эш тапкан булып, кыяфәтен бөтен авылга күрсәтеп чыкты = Ну шәп булган, шәп тә килешә икән, пулный студен булгансың*.— £ дип тел шартлаткан авылдашлар бер-ике атнадан чынлап та тыныч- » ландылар һәм бөтен нәрсә үзенең гадәти җыпкысына кайтты дияргә « мөмкин Ә бер көнне урам уртасында Бәһрәмия s
— И-и-и, Ильяс иптәш, исәнмесез! Нишләп югалдыгыз алай’’ | Клубка күз дә ташламыйсыз. Килегез инде мәҗбүри килегез.— дип. ♦ өс-башка илтифат итмичә генә аны кичәгә чакырды х
Болай кемне генә махсуслап чакыралар дисең9 Ильясны чакыралар £ менә Димәк, ул анда кирәкле кеше Әйе Шул көннән соң клубтагы « һәр кичә яңадан Ильясныкы булып китте Җыр-биюне уеннарны м әйткән кая. анысы, кем. кечкенә әйбер Ильяс абзагыз спектакль дигән х нәрсәне кешеләрнең исләренә төшерде ләбаса Менә монысы инде ул £ теләгәнчә, аның холкы кушканча иде Әйе Бөтен авыл халкын ди- * гәндәй җыеп, кыш белән яз очрашкан ак һәм җылы көннәрнең берсендә, ниһаять. Зөһрә белән Бәһрәмия җитәкчелегендә илгә атаклы -Галиябану- пьесасын шаулаттылар
Галиябануны Зөһрә, ә Хәлилне кем уйнады дисез9 Дөресе шул — Ильяс энегез башкарып чыкты. Бөтен авыл рәхәтләнеп кул чапты Спектакльдән соң ботен авыл Галиябану көен җырлап кайтты Бөтен авылны гармунлы җыр әйләнде Ильяс энегезне айдан төшкән Зөһрә белән йолдыздан иңгән Бәһрәмия үзләре култыклап кайтты, мин сиңа әйтим Шулай култыклашкан хәлдә, бераздан алар җырлы-гармун төркемнән арткарак калып, юк сүзне бар итеп, тыныч кына гәпләшеп атладылар Зөһрәләр турына җиткәч, аны капкасына хәтле озата килделәр Зөһрә кичке бозлы карны шыгырдата-шыгырдата ихатасына кереп киткәч, һәм шуннан соң икәүдән икәү генә калгач, нишләптер, телләре әйләнмәс булды Баягы уен-көлке шаян сүзләр кинәт җилгә очкандай югалдылар Урам буена диярлек, бер-берсенә кәррә сүз куша алмыйча интектеләр Кай арада кая китте бөтен авыл яшьләрен үзенә җәлеп иткән, оештырган, дәртләндергән Бәһрәмия1 Кая киткән мәзәкче дигән даны таралган Ильясның җорлыгы9 Кая9
Гармун чыңнары, урам көйләре дә тынган инде Урамда хәзер бер генә тавыш — бозлы кар шыгырдавы
— Шыгырт-шыгырт. шыгырт
Ике пар аяк көйле генә атлый, әлбәттә Шулай булгач әле көрсенергә дә кирәк түгелдер Аңларга кирәктер ки мөгаен бу мәлдә ике йөрәк тә бәлки бертигез көй белән, гадәттәгедән көчлерәк һәм ешрак типкәндер. Шулай да ике чая берьюлы кинәт кенә оялчанга әйләнер дип бая гына аларның кайсы уйлый алган булыр иде икән1
— Шыгырт-шыгырт, шыгырт-шыгырт
Ильяслар өе артта калды Арка урамга, тыкрыкка борылдылар Тар сукмактан аллы-артлы барганда, кар да шыгырдамый башлады шикелле Чөнки Бәһрәмия әүвәл әкренәеп, соңыннан тукталып ук калды Өйләренә килеп җитәрәк үзе телгә килде
— Син шушында кал инде, йә әткәйләр күрер,— дип көлгәнгә тартым ымлык чыгарды һәм аннары оялган булып, башын иде
Хикмәттер, шул сүзләрдән һәм ымлыктан соң Ильяска да җан кергәндәй тоелып, ул да
- Күрсәләр дә курыкмаска була.— дип. батырая алды
— Зөһрә күрсә..-
Менә сиңа, ишетмәсәң ишет Мондый сүз ишетермен дип башына китерә алмаган егет кызга текәлеп карады Ай яктысында кызның күзләрендә шаян очкыннар ялтырап куйды. Кыз сирпегән очкыннар чәчелми-түгелмичә Ильяс йөрәгенә күчтеләр "Менә ничек' Шаяртыпмы. чынлапмы, көнләшкән була чибәр. Шунысы хак, сөйләшергә җай тудыруы көн кебек ачык»
Җиңел сулап куюың, егет, бик тә урынлы. Инде, шул рәвешле, кызга якын ук килергә, иңенә кул куярга димәстән, кочаклагандай ишарә ясарга җай туды. Форсатны ычкындырма. Менә шулай.
— Нәрсә, Зөһрә куркыныч кешемени?
— Көнләшсә. — Бәһрәмия көлүен тыярга тырышты, ахрысы.
— Көнләшсә, көнләштерергә дә була.
— Кара, нинди батыр егет.
— Син кушсаң, батыраерга да була. Минем кебек ярата белсәң.
— Белмәсәм. өйрәтеп кара.
— Их. Бәһрәмия, Бәһрәмия! Шаяртма, уйнама ут белән, янгын чыгаруың бар.
— Ә мин уйнамыйм.
— Чынлапмы. Бәһрәмия9!
— Кычкырма шул чаклы. Әткәйләр ишетсә..
— Ишетсен әткәңнәр. Бөтен урам ишетсен, бөтен авыл.
— Нәрсәне ишетсеннәр?
— Мин сине яратам. Менә шул сүзне ишетсеннәр Әйе. Бәһрәмия, яратам, исемеңне дә. үзеңне дә — туганнан бирле!
Соңгы сүз харап итте — кычкырып көлде Бәһрәмия, кәмитче артистның мәхәббәт игълан итүе дә көлкеле килеп чыкты
— Ясалмарак уйныйсың, артист!
Ильяс мескен кызның шулай ук көлеп әйткән бу сүзләрен үчекләү диебрәк аңлады да сөмсере коелды. Күпмедер торгач уфтанып:
— Ә мин аның белән чынлап сөйләшкән булам тагы. — дип. китәргә җыенды.
— Ильяс!
Ильяс тукталды, кире борылды. Менә шунда Бәһрәмия егетнең иңенә үзе сарылып, аның колагына пышылдап кына диярлек иң еракка яшерелгән серен ачты:
— Мин дә яратам — күптәннән бирле, теге чактагы кичке уеннардан башлап. — диде. — Үзең мине әле генә күргәч тә...
Бәһрәмия пышылдап кына әйткән сүзләр, нинди телефон чыбыклары аша таралгандыр, монысын әйтү кыен, әлбәттә. Шунысы хак, Ильяс белән Бәһрәмия мәхәббәте хакында икенче көнне үк бөтен авыл белә иде инде Яшьләр ул хәбәрләрне кире кагып азапланмыйча һәм авылны бик көттермичә, зарыктырмыйча гына, кызыл туй ясадылар Ягъни дисәк, аракысыз һәм артык шауламыйча, бәйрәм уздыралар Шуннан соң клубка йөрүләр, язгы һәм җәйге көннәрдә йорт-курада эш күбәю аркасында, сирәгәйде Бәлки башка сәбәп тә булгандыр. Анысы хакында тарих кычкырып сөйләми Мәгәр моңа карап кына Ильяс артык ук җитдиләнеп китмәде, билгеле, сәеррәк гадәтләреннән, ә Бәһрәмиячә әйтсәк, балалыктан ычкына алмады Бичәсен ярату, ир булу фактысы аның үзен яшь җилкенчәк сыманрак тотуына комачау итмәде Утардан сыерларны чыгарганда гадәттәгечә бик кычкырмыйча, илла савымчы кызлар ишетерлек тавыш белән аларга төртмәле җыр калдырып китүен ташламады.
Безне сөйгән кыз юлына Гөлләр сибә күр. алла. Безне сөймәгән кызларга Теш сызлавы бир. алла.
Тегеме, бумы сәбәп белән Ильяс абыйлары шаяртмый гына китеп барасы итсә, кайчак кызлар үзләре «Безне матур тавышыңнан мәхрүм итмә инде, бер генә булса да җырлап кит- —дип ялынудан да тартынмыйлар Ялындыра торган кеше Ильясмы инде"’
— Менә сезгә җырның иң шәбе' — дип. чыбыркысын җилкәсенә сала да башын кыегайта ’
Агыйделнең аръягында <
Бер энәгә бер сыер <
йә бәхетсез, йә гомерсез s
Були асам ярарые
Өченче, дүртенче һәм башка көннәрдә дә бетми байлык, һәм 5 бетәсе дә түгел Шундый чибәр тыңлаучылар булганда, җыр бетә 3 димени Әнә бит
— Бигрәк моңлы, бигрәк ямансу да инде җырларың' — дип мак- £ тап туймыйлар кызлар Ильяс абыйларын. *
Дөрес мактыйлар. Ильяс абзыйлары үзе дә шулаирак фараз а кыла Мәгәр җыр белән генә чикләнсә Ильяс Ильяс булмас иде £ Аның бит башка һөнәрләре дә юк түгел
Сыерлар утары белән янәшә авылның янгынчылар алачыгы ур- * нашкан Бер ат, мичкәле агач арба еллар буе шунда әзер тора Алла - сакласын, янгынчы Мәхмүткә эш кенә чыга күрмәсен Әлегечә. гомер g буе эшсез интексен Бер мичкә су алып кайтсын да. икенче көнне тү- >• геп, яңадан алып кайтсын, тагын түксен Мәхмүт еллар буе шул шө- ® гыль һәм уй белән яшәсә дә, көннәрдән бер көнне Ильяс энесе аңа шулай да башка шөгыль табасы итте Иртәнге кояш белән бергә уянып, сыерларны чыгарыр алдыннан алачык янындагы арбага утырды да тәмәке төрергә кереште. Янгынчы арба шыгырдап куйганнан гына уянмагач, каты итеп берничә кабат тамак кырды Шунда гына алачыкның капкасы ачылды һәм күзләрен уа-уа Мәхмүт чыкты.
Кара син аның атлавын — аягына гер асканнармыни Кыяфәтен, ничек селкенүен кара — аягүрә йоклаган көне Күзенә Ильяс түгел, дөньяның үзе үк күренми аның Ә дөньяда нинди матурлык1 Кояшның җиргә яп-якты мәхәббәт чәчеп, чын гашыйкларча караган мәле Барча табигатьнең — агач һәм үләннәрнең, кош-кортларның кояшка рәхмәт әйтә-әйтә елмайган, көлгән һәм иҗтиһат иткән чагы Шундый ямьнәрне күрмичә, уйлап та бирмичә, үзенең иң шәп көннәрен йок-лап үткәрсен, имеш, җир бәндәсе Бигрәк тә бүтәннәрне гамьсезлеккә бирелмәскә, мәгънәсез йокламаска өндәргә тиешле кеше — янгынчы, иминлек сакчысы йоклап ятсын, имеш Әнә бит Ильясны күргәч тә бик гаҗәпләнмичә генә, рәхәтләнеп киерелде Ильяс каты гына итеп тагын бер-ике тапкыр тамак кыргач кына бармак юанлыгы итеп төрелгән тәмәкегә күзе төште һәм шунда гына ул җәйге челләдә, йоклаганда да башыннан купмый торган, һичбер төсе булмаган киез эшләпәсен батырыбрак киеп, көтүченең каршысына килеп басты
— Син нәрсә, иптәш көтүче, пажаркыны яндырмакчы буласың мәллә’’
Көтүче иптәш исә ике күзен берьюлы чет-чет йом галап, башын бер иеп, бер күтәреп, бик тә кайгылы кыяфәт белән уфтанды
Пажаркы гына дисәң икән Их. шулай гына булсачы!
Янгынчы сыңар бармагы белән эшләпәсен күтәреп куйды
— Кайда, нәмә яна? — дигән сорау белән кулына чаң суга торган тимерен — арба кендеген эләктерде
— Ипләп, бик каушама, янгынчы иптәш, башта тыңлап бетер
— Мыгырдамый гына әйт. ни бар’’
— Бар шул Әйтәм бит. яман хәбәр Герман ягыннан
Мәхмүт абзыйның колаклары тагын шөмрәйде беренче бөтендөнья сугышын кичергән кеше германның нәрсә икәнен белә бит
инде — эшләпәсен бу юлы кире батырып куйды
— Йә, йә, шуннан ни?
— Шул Мәхмүт абзый. Герман патшасы ультимат җибәргән икән: һәр авылның һәр өеннән сигезәр пот төтен җыеп җибәрегез, дигән Әгәренки өй борынына сигезәр пот төтен җыеп җибәрмәсәгез, сугыш башлыйм дип әйткән ди герман.
— Ә-ә-ә алай, һе — Кинәт кенә уй төшкән башын янгынчы эшләпәсен салып ук кашыйсы итте. — Бик тә гаярь патша ул герман Булыр аңардан, булыр Бик җайсыз бит әле — үзең беләсең, җәй көне мичкә сирәк ягыла Җыялырлар микән шул хәтле төтенне Сигезәр пот бит. ә0 Кышка хәтле көтмәс микән, германны әйтәм Иптәш көтүче, ә?
— Анысын миннән сорама инде син. германның үзеннән сора.
— һе. ансат сиңа — сора.
— Мин нишли алам7 Шундый хәл, абзый, мин үзем дә шуңа күрә аптырашта калдым да. Күрше Әшмән авылында әнә яртысын җыеп та бетергәннәр ди
— Бәләкәй авылда җыелыр ул.
— Соң ярый, син үзең уйла инде, ничек тә җыеп җибәрү ягын карыйк, тизрәк Күрәләтә сугыш башлатсак, асубы яман булыр.
Ильяс шул сүз белән төргән тәмәкесен таптап, үз юлына китте. Мәгәр ике-өч минут уздымы, юкмы, кинәт яңгыраган чаң тавышыннан сискәнеп, шып тукталды.
Авылда бер дә юкка чаң какмыйлар. Чаң кагуның сәбәбе һәрвакыт бик җитди була — кайчак җыелышка чакыра чаң. кайчак бөтен авыл өчен пешерелә торган аш өлгергәнне белгертә, ә кайчак., алла сакласын, ходай күрсәтмәсен, янгын сүндерергә чакыра.
Ник чыңлый бүгенге чаң?
Кояш әле көянтә хәтле генә күтәрелеп килгәндә, күктә, офыкта болытлар кызыллыгы сүнеп тә җитмәгәндә, җыелыш җыярга беркемнең башына килмәс Бу араларда тегенди-мондый өмә, уртак аш та була алмый. Димәк, бердәнбер сәбәп кала...
Ильяс бик тә ушлы. алай гына түгел, башлы бәндә булса да, андый кеше авылда ул үзе генә дигән сүз түгел Башкалар да тиз чамалап алды бит әнә кем чиләк чылтырата, кем бәгүргә сузыла, кем балта, көрәк тота кулына, һәм чиләк, һәм бәгүр. һәм балта, көрәк, лом тоткан авылдашлар күзләрен ышкый-ышкый, ахылдый-ухыл- дый. янгын алачыгына таба чаба. Алар артыннан:
— Ут бар. янгын, пажар! — дия-дия малайлар, кызлар йөгерешә.
«Уф. бар икән күрәселәр!» — дигән уй һәм хис белән алар артыннан Ильяс иярә
Алачык тирәсендә инде шау. гөр: ни бар, кайда ут7 Кайда? Ник ашыкмыйсыз, янып бетә бит. бетә авыл! Коп-коры челлә! Тиз. тизрәк! Әй. Мәхмүт, ни карап торасың авыз ачып7 Карга сымак? Авызыңа су каптың мәллә?
Колхоз рәисе булган Миңлебикмөхәммәтҗанов янгын сүндерүченең якасына ук ябышкач, тегесе дә — гомер буе баш иеп. алай гынамы. дөресен әйткәндә, юхайланырга күнеккән янгынчы Мәхмүт тә корыч бармаклардан котылыр өчен селтәнеп алырга мәҗбүр:
— Артыңа ут капкан әнә үзеңнекенә! — дип җикерә хәтта. — Сабыр итегез, җыелып бетегез, аннан кире әйтермен.
Ильяс белән берлектә соңга калганнар да килеп җиткәч, чынлап та теле ачылды Мәхмүтнең Тәүлегенә бер генә мәртәбә дә салынмый торган эшләпәсен салып, шуны сүзләре белән бергә йомарларга- әвәләргә кереште
— Эш харап, иптәш авылдашлар — һәм шул җөмләсе белән тагын гауга кузгатты
— Ни бар. әйт. тиз! Тиз диләр сиңа'
— Тиз әйтәм. авылдаш иптәшләр Сүзем шул. Хәбәр килде. Герман дигән безнең дошманыбыз — Авыл шым булды — Әйе. шул герман безгә яу белән килмәкче ди.
Авыл авыр сулыш алып куя Авылның эче жу итә Өнсез кала авыл, сынына ката. Чөнки германның нәрсә икәнен белә ул. һәм ф барча башлар түбән иелә Бераздан рәис булган Миңлебикмөхәммәт- җанов кына телгә килә ала:
— Кем. Герман килмәкчеме. килә дидеңме0 Ачыграк әйт әле ;
— Ачыгы шул аның, иптәш авылдашлар, килмәкче ди, яный ди = Әгәр дә мәгәр авылыгыздагы һәр өй башына сигезәр пот төтен £ җыеп җибәрмәсәгез, сугыш башлыйм дип әйтеп әйтә ди
Авыл тагын шакката, бермәлгә телен йотып җибәрә Тораташлар 5 итеп сихерләнгәнмени — селкенә дә алмый, каткан хәлдә тора Бары s тик шактый вакыттан соң гына адәмнәргә зиһен кайтып, тел яңарып. | аптырау авазларга әйләнә башлый: ♦
— Төтен!9 Ә-ә-ә, төтен диген, ә9 Сигез пот' Каян җыеп бетерер- a без соң аны? °
— Югыйсә сугыш белән киләм дип әйтә ди герман «
— Ай-Һай, аны нәрсәгә җыярбыз соң, капчыкта торамы соң ул? * — Югыйсә, герман шундый явыз ул дошман, сугыш ачам дип х әйтә ди бит Нибүч, җыярга кирәк
Рәис булган Миңлебикмөхәммәтҗанов Мәхмүтнең әле алдына ук * килеп, аның күзләренә текәлеп карый, әле артына чыга Нәрсәдер ‘ аңларга азаплана бичара Ниһаять, бер заман төпле фикергә килә
— Син, абзый, әллә йокыдан саташып уяндыңмы9
— Йокыдан9 Нинди йокы ди ул9 Әллә мине йокы чүлмәге дип белдегезме9 Минме әллә йоклый белә торган кеше, уттай челлә вакытында9 Әллә мине йоклап кына эпи черетеп ята дисезме9 Ә?
— Алайса нишләп тозсыз хәбәр сөйлисең9
— Нинди тоз9 Кайчан мин сезгә тоз дидем9 Мин бит сезгә татарча, төтен, дип тугылыйм ләбаса' Шуны аңламагач, персидәтел башың белән һы. Тозсыз, имеш, германның кем икәнен белмәсәгез, җыймагыз төтен. Азабын үзегез күрерсез. Миннән калмады, хәбәрен җиткердем
Шулай дип ул кай арададыр җигеп өлгергән атын тугарырга кереште Көләргә дә, еларга да белмәгән кешеләргә карап, шулай да
— Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга. Ныклап тотынсак, җыеп булыр Каян килеп кая китмәгән сигез пот төтен, җыярга кирәк Төтен ул уттан хәерлерәк Сугыш ул өй яну гына түгел, ил яну дигән сүз Әшмәндә әнә җыеп бетерә язганнар ди Без дә калышмыйк. социалистик ярышка чыгыйк. Бүгеннән җыя башлагыз төтенне, актык сүзем шул
Янгынчының еларга җитешеп кычкыруына каршы, ни хикмәт диген, бөтен авыл бөтен якын-тирәне селкетеп, калтыратып, шаркылдап җибәрде Йокысы ачылды кешеләрнең һәрхәлдә, күзләре ачылды Егыла-егыла, җиргә утыра-утыра. ауный-ауный рәхәтләнеп көлеште авыл халкы Әмма Мәхмүткә тел тидерергә ашыкмадылар Рәис Миңлебикмөхәммәтҗанов кына, кыскартып әйткәндә. Бикмәт кенә Мәхмүт абзыйның җилкәсенә кул куеп, ипләп, бәлки әле иркәләп үк, тыныч сорау бирде
— Каян ишеттең син бу хәбәрне9 Кем авызыннан9
— Кем дип сүз иясе белән йөримени9
— Шулай да? Мин бит яхшымы-яманмы рәис кеше үзегез сайлап куйган Миннән андый гына серне яшерергә ярамый бит Йә. кем китерде хәбәрне9
— Кем дип шул инде, бар бит безнең авылның әртисе
— Ильясмыни9 Шулайдыр дигән идем аны. рәтле кеше сөйләмәс мондыйны дигән идем Нәкъ үзе. билләһи'
Рәис шунда янә кабынып, йодрыкларын төйнәп, Ильясны эзләргә кереште:
— Җанын алам суырып, ысвулычның. Телен йолкыйм артис ак-тыгының, бүтәнчә булдыралмыйм Кайда ул бытбылдык, кайда9 Күрсәтегез!
Рәис артыннан, нәкъ аныңча кабарынып, тагын да дөресрәге, сугышырга җыенган әтәчтәй көдрәеп Ильясны эзли башладылар — агач араларыннан, келәт артларыннан, утар капкасы ышыгыннан эзләделәр, бөтен якын-тирәне тентеп чыктылар Бу чакта Ильястан җилләр искән иде Вакытын бик белеп кенә шылган иде ул Башына бик вакытлы килгән чираттагы даһи уе аның мөгаен шул булгандыр: «Яшәп ятабыз бит әле матур гына итеп. Иртәгесе көн бүгенгедән гүзәлрәк. Иртәгә тагы ни бирмәс ходай9»
Ул көнне колхоз көтүе соңгарак калып чыкты
Дүртенче бүлек
Шуннан соң ферма кызлары атна буе диярлек Ильястан җыр сорап аптыратмадылар, ялынмадылар Искә төшереп чыркылдашырга әлеге бер үк җай җитә иде Ул көннәрдә Ильяс, чыбыркы урынына каеш камчы тотып, көтүне алып чыкканда ук ат менә торган булды Янәсе, әгәр дә мәгәр һоҗүм итүче табылса, камчы әзер, камчы куәте җитмәсә, атның аяклары җитез — яхшымы-яманмы сабан туе чапкагы — куып карагыз.
Чынлыкта исә, камчыга да. ат җитезлегенә дә эш чыкмады, әлбәттә Беренчедән, колхоз көтүен көтү теләсә кем кулыннан килә торган эш булмаганлыктан. аны эшеннән аерырга ашыкмасалар, икенчедән, ачу дигәннәре көнендә үк көлү белән алмашынган иде бит, үзегез күрдегез. Әйе Җайсыз хәлдә калган бердәнбер кеше ул янгынчы Мәхмүт булгандыр Чөнки узганы берсе аны күрүгә.
— Төтен җыям әле, дүрт капчык булды инде — үлчәп алырсың. — дигәндәирәк сүзләр белән үртәү ягын карады.
Мәхмүтнең бәхәсләшер чамасы юк — коерыгын аяк араларына кыса да алачыгына кереп шыла. Шул ук вакытта кешеләрнең чырае Ильяс өчен дә тиз генә яктырмады. Яшьләр аны күрүгә авыз күтәреп шаркылдашса да. олыраклар, германның нәрсә икәнен белгәннәре сүз белән булмаса, күз белән шелтәлиләр иде. Карашларның мәгънәсен Ильяс шәп күрә: ‘Дөньяда шаярмый торган әйберләр була Ут белән сәхнәдә генә уйнарга ярый, анда да бик саклык белән Ә тормышта бу — җинаять Бигрәк тә сугыш дигән җинаять куркыныч, бигрәк тә — илгә, дөньяга капкан ут»
Әйтелмәгән шелтәләрне дөрес аңлаган Ильяс үзен зур тырышлык белән тыйнак тотты — артистлыгын гүяки онытты. Билгеле бер мөддәткә чаклы, дип өстик Шулай эшләсәк, тагын да хаклырак булырбыз.
Никме?
Ник дигәндә, беренчедән, күңеленә шул вакыйгадан соң үкенүгә тартым бер хис йогып калса, аннары исә. иш янына куш дигәндәй, Бәһрәмиягә бәйле икенче бер хәл аны пошаманга салды.
Избач мөдире булган культурник Бәһрәмия чатнама суык, кышкы бер көнне гайре дә табигый хәбәр алып кайтмас диген син Уку йортында җыйналган китапларның байтак өлешен яндырырга район үзәгеннән исемлек килгән, имеш. Шул күрсәтмәне вакытында үтәмәгән өчен алласызлар оешмасы һәм партячейка башлыгы Фәрхиев дигән адәм Бәһрәмиягә «Әгәр дә мәгәр тиз арада ул китапларны юк итмәсәң, үзеңнең юкка чыгуың ихтимал», — дип. имән бармагын селки-селки янаган икән Төнне рәтләп йокламыйча, малайны мәктәпкә озатмыйча, мыштым гына чыгып шылмасынмы бичә. Аның
хәерсез йомыш белән китүен сулышыннан ук сизгән Ильяс, шулай ук озак юанмыйча. мал-туарга аз-маз печән-салам салгач һәм малайны уятып мәктәпкә җибәргәч, үзе дә югары очка менеп китте Шикләнүе рас килде — учакның нәкъ кызган чагы иде
Ирләр акылы катнашканлыгы әллә каян күренеп тора — хуҗасы ф үлемгә озатылган ихатадагы җимерек келәттән алагаем бүрәнә а ташып өйгәннәр дә. гөрләтеп ут якканнар Кояш белән ярышкандай. ? учакның чатыр-чотыр күккә үрләгән көне Убыр ут теләсә нинди < әйберне йотып кына җибәрә. Азык исә мулдан Бәһрәмиягә чират 5 җитми дә диярлек, мәктәпкә барышлый балалар тукталган да чыр-чу * килә — сикерә, йөгерешәләр, янган әйберләрне таяк белән актара- я актара утка көч бирәләр Авыз ачып карап тора-торалар да өйгә ке- £ реп китәләр. Йөгерә-чаба йорттан китап ташыйлар Үрсәләнә-үрсәлә- = нә яна китаплар Менә кызык, менә ичмасам тантана! X
Шул манзарадан Ильяс беравык һушсыз калгандай торды Ыша- ♦ нырлык күренеш түгел иде бу Ләкин әкертен-әкертен аның исәнке- « рәгән миенә аз-маз фикер үтеп керә башлады Әнә бит яна ут' Күпме ® кешеләрнең һәм дәверләрнең акыл хезмәте, тәҗрибәсе, киңәшләре, = хисләре яна Үз эчләренә еллар һәм гасырларны җыйган, халык һәм а ил тормышын сыйдырган тарих яна Кешеләрнең киләчәктә алачак х белемнәре, өметләре, әдәпләре, хыяллары, язмышлары яна Авыл- и ның Фәрхиев дигән алласызы биргән боерык аркасында күпме бай- * лык күккә оча!
Ильяс чамалаганча, сәбәп — бик гади. Сәбәп, икенче төрле әйткәндә, кара көнләшү дип атала. Хикмәтнең төбе шунда дип исәпли Ильяс
Избач моннан берничә ел элек Закир исемле мулла йортына өйдәш кергән иде. Гыйлем ияләшкән йорт бит. кешеләрнең монда килеп гәзит-журнал укулары, култыкларына китап кыстырып чыгулары табигый хәл иде Мулла абзый гавамны. шул исәптән Бәһрәмиянең үзен якты чырай белән каршы ала. аңнарына ак нур җыярга теләгән өчен мактый һәм үсендерә Белемле кеше, янәсе тәүфыйклы, инсафлы була. Кыргыйлыкка изгелек-игелекне каршы куя белә, тормышта гаделлеккә хезмәт итә Ләкин ул бик каты ялгышкан икән Күпмедер вакыттан соң китаплар ярдәме белән. Бәһрәмия катнашы һәм мулла абзый фатихасы белән рухланган хакимият вәкилләре билләренә наган аскан хәлдә килеп керделәр дә мулла абзыйга тиз арада киенергә боерык бирделәр Бәһрәмия китаплар тулы күрше бүлмәгә кереп шылса һәм. халык үзе әйткәнчә, арты белән генә тын алып утырса, остабикә исә хәлне аңламыйча, өйгә басып керүчеләрне алладан куркырга, тәмуг кисәүләренә әверелмәскә үгетләп ялварды, бичара Мулла абзый актан-карадан сүз әйтми чыгып киткәч, ботак- чатаклы җикерүләр, тупас аяк тавышлары тынгач исә. өй эче. аның барлык почмаклары тыярга тырышып та тыела алмаган үксү, сулкылдау авазлары белән тулды
Мулла абзыйны урам буйлата алып барганны күргәч, халык аякка басты Авыл советы тирәсендә зур төркем җыйналды Тавыш, гауга Барча тавышлар мәгънәсе йодрыкларга төйнәлгән -Мулла абзыйны авылдан йолкып алырга хакыгыз юк Авылга белем тәрбия бирә килгән изге затны без сезгә болай җиңел генә биреп җибәрмибез Кешеләр җанына шәфкать нуры сипкән бердәнбер яктылык чыганагын сүндерергә ирек куймаячакбыз1 •
Гепучыларның акыру-җикеренүеннән дә файда юк киресенчә, халыкны үчектерделәр генә Тамаклар тәмам карлыккач бермәлне уртага авылның алласызлар башлыгы, партячейка секретаре Фәрхиев кереп басты да ким дигәндә ун-унбиш минутлык нотык сөйләп алды Мәгънәсе шул -Дин — ул халык миен агулый торган әфьюн Бөек Маркс шулай дип әйткән Без. ягъни аның бөек тәгълиматын
тормышка ашыручылар, ленинчылар, сезнең шул әфьюннан исергән башларыгызны дәваларга алындык Без якты, хөр тормыш төзибез, яңа кеше, һәр төрле исереклектән азат кеше тәрбиялибез Вәгъдә итәбез ки. ант итәбез ки без сезне мулла коткысыннан коткарачакбыз. Күзләрегез ачылып, акылларыгыз яктыргач, безгә әле рәхмәт әйтерсез. Без — ул сезнең муллагызга алмашка килүчеләр! Без — ленинчылар. искелеккә бомбалар!»
Теләсәң ышан, теләмәсәң ышанма. Авылның иң мескене, ямаулы ыштан, тишек чабата киеп йөргән малай, авызын ачса үпкәсе күренә торган егет, бүген килеп әнә нинди яңгыравыклы сүзләр сөйли. Ай-Һай да тиз үзгәрә бәндә — районга ике-өч мәртәбә киңәшмәләргә барып кайткач та ялкынлы комиссарга әйләнде. Егерме биш ел укыган мулланы алыштырмакчы! Адәм баласын тугач та кулына алган, исем кушкан, гамәл дәфтәренә теркәгән, аннары күңелләргә иман, шәфкать күндерә килгән остазны болай кычкырып кына алмаштырып булырмы икән9 Иң зур өстенлеге ярлылык һәм наданлык булган бәндәгә кешеләр киңәш һәм фатиха сорап килерләрме?
Ай-Һай. авылдашлар әнә бик тиз тугарылып төшмәде ич әле Сәер сүзләр яңгырашыннан колаклары катыбрак торса да, бераз суына төшеп, бәхәсне дәвам итте, тарткалаша бирделәр һәм. ниһаять, наганлы кешеләрне йомшарга мәҗбүр иттеләр. Уртак фикер һәм гамәл шундый булды, мулла абзыйны мунча кертеп, сыйлап, арбага күчтәнәчләр төяп, басу капкасын чыкканчы озата бардылар.
Мулла абзыйны кая җибәрүләрен ул чакта белмәсәләр дә. шомланулары хаклы булып чыкты. Күпмедер вакыттан соң коточкыч хәбәр безнең авылныкын гына түгел, башка муллаларны да җыеп, Себер кышына озатканнар икән Халыкны дин әфьюныннан, авылны мулладан шул рәвешле азат иттеләр.
Әмма алласызлар оешмасы башлыгы булып авылны шаулаткан Фәрхиев алмаштыра алдымы соң Закир мулланы? Юк. киресенчә, аннан курыкса курыктылар, ялагайланса ялагайландылар, әмма балаларга исем кушарга аны чакырмадылар, дөнья белән хушлашканда. Фәрхиев кешеләр янында була алмады, дога укымады. Туфрагы җиңел булсын, фин сугышына барып кайткач, каядыр китте дә. эзсез-хәбәрсез югалды Фәрхиев Кая ул басу капкасынача озатулар!
Китаплар яндырганда, ул иде иң нык шатланып тантана иткән кеше. Халык миен чистартуның янә бер чарасы буларак, еласаң ела шунда дип, остабикәне өеннән мал йортына куып чыгаручыларның да берсе ул иде
Әйе. ул кабызган учак шәп дөрләде.
Учак яктысы күзләренә төшеп кузгаткандыр, мөгаен — остабикә җимерек куышыннан чыккан да тыныч кына басып тора шунда. Саргаеп сулган чыраенда ялкын төсләре уйный Өстендә — иске-москы, кылкалы бишмәт, төссез шәл. Калтыранган иреннәре кемнәрнедер каргыймы, дога укыймы?
Ильяс төшенгәнчә, догасына ул гомер юлдашының исемен куша иде
— Инсаннарга сабырлык бир, алла, инсафлык индер Закирҗан хәзрәткә ныклык бир, исәнлек бир
Остабикә сөекле иренең бу вакытта кайда, нинди хәлдә икәнлеген белә идемени9 Юктыр, әмма сизгәндер — изге күңелләр, сагынган җаннар бер-берсен ерак аралардан да тоялар ди бит
Янәсәй дигән зур дәрьяны боз һәм кар каплаган. Карлы һәм бозлы яр буена китереп, мең ярым мулланы анадан-тума чишендереп, әсир гаскәрләр сыйфатында сафларга тезгәннәр. Остабикә шул хәлне күз алдына китерә алдымы икән9 Юктыр, әмма күңеле ерак мәхшәрдән авазсыз килгән хәбәрне тоеп шомлангандыр.
Яр буе. елга өсте. Олы-олы бәкеләр тишелгән Ялангач кешеләр-
не шул бәкеләргә төшерә торалар. Батмаска һәм агымга бирелмәскә тырышканнарның башларына күсәкләр белән сугып, колгалар белән төртеп, этеп, боз астына озаталар Чиратлап шулай — мең ярым мулла, мең ярым гомер, мең ярым зиһен, мең ярым якташ милләттәш. мең ярым иман
— Инсаннарыңа шәфкать бир. мәрхәмәтле кыл. тәүфыйктан 2 аерма, ходаем, бер аллам' Аһ!
Остабикә җан ачысы белән кычкырган бу мизгел Закир мулла- < ның башына күсәк белән сугылган чак түгел иде дип кем әйтә ала9 =
Нәкъ шушы мәлдә остабикәнең үзенә дә икенче бер катылык % өстәлде g
— А-ай!
Гарәп хәрефләре белән язылган башка китаплар артыннан утка Z Коръән һәм Мөхәммәдия китабы очып төшкәч, остабикә күзләрен йом- | ды. Егыла язар хәлдә чайкалып куйгач, сукыр кешедәй кармалана- * кармалана, үзенең җимерек куышына таба атлап китте Бу вакытта ю аның сөекле ирен Янәсәй дулкыннары үз иркенә алган иде
Әйтерсең ки, остабикә дә шул ук дулкыннар белән агып китте. « күздән югалды Ильястан башка аны күрүче дә булмады шикелле. 2
Остабикә күздән югалгач, Ильяс избач күтәрмәсенә борылып ка- х раса, ни күрә! Баскычтан бер кочак китап тоткан Бәһрәмия төшеп £ килә. Аңа хәтта ярдәм итмәкче булып кузгалды шәфкатьле ир Лә- * кин тукталды Тәне эсселе-суыклы булып, чымырдап куйды Йа хода, болары — өр-яңа китаплар лабаса' Дин сөременнән чистартабыз дип акланырга да җай юк. Дингә бәйләнеше бөтенләй булмаган, әле күптән түгел генә кайткан китаплар Аларның ни гаебе’ Китап та җинаятьче була ала микәнни’
Жуылдап торган китап тәмугына бер кочак яңа китап ыргыткач, гөнаһлы тузаннардан чистару өчен Бәһрәмия түшләрен, итәкләрен какты, кулларын сыпырып куйды Китапларның ничек януын күзәтү өчен, ахрысы, бераз тукталып торды Йа хода! Чырае иң бәхетле кешеләрнеке төсле алланган Ялкын шәүләләре аның йөзендә бии. күзләрендәге яшел төсләрне балкытып уйный Иренең үзенә карап торганын сизгәч кенә, җәһәт кузгалып, яңадан өйгә кереп китте ул Ма-лайлар тагын аның артыннан иярделәр Димәк, януга хөкем ителгән китаплар бетмәгән булып чыга
Китапларның нинди икәнлекләрен карыйм дип. учак янына килсә, аларның берсе Ильяска бик тә таныш тоелды Кызыл тышлы калын китап — пьесалар җыентыгы Ильяс аны ничәмә тапкыр өенә алып кайткан һәм. бүтән яшьләр белән бергә, күмәк уку вакытында тыңлап утырган, сәхнәдә уйнаган Ут эчендә — шул китап Убыр уты аны кимереп, чәйнәп ята инде Берничә минуттан авызын ялмап куячак Әгәр ирек куйсаң. Юк. Ильяс түзә алмады Йөрәк ачыргалануына чыдамыйча утка ташланды Ут телләре аның бияләен көйдереп, беләзек турын ялап әчеттергәнгә, кинәт читкә тайпылып таяк-фәлән юкмы дип эзләнде Тапты Таякны әйбәтрәк тоту өчен бияләйләрен салып кесәсенә тыкты Аннары җай белән учактан китапны этә-төртә читкә чыгарды Кар өстендә чыжлаган китапны эләктергән иде. әллә кул пешкәнгә, әллә артык ашыкканга һәм каушаганга, китап, тере сыман, ычкынып, төшеп интектерде Карга батырып аунаткач кына, ниһаять, тынычланды Төтенме, пармы чыгып торган гаепсез корбанны. әйтерсең, кадерле җан иясен, кочаклагандай. Ильяс урамга атлыкты Үзенә кемнәрнеңдер игътибар иткәнен сизеп борылган иде, шуны күрде аңа чәнечкеле күзләр белән алласызлар башлыгы Фәрхиев текәлгән иде
Тагын шуны күреп алды Ильяс — избачтан чыккан малайлар кулында ике-өч кенә китап. Бәһрәмия кичагы буш Янарга хөкем ителгән китаплар беткән булып чыга Шул зәгыйфь юаныч белән ка
нәгатьләнгән Ильяс, күңеле күтәрелә язып, үз кулына эләккән китапны куенына ук тыкты да, эшне уенга бору өчен, янәсе, малайларның нәкъ үзләренчә, чатыр-чотыр чабып китте..
Бәһрәмиянең өйгә кайткач беренче әйткәне шул булды
— Кая куйдың7
— Намәне7
— Атаң башын.
— Ә-ә. атаң башын! Бәкегә илтеп ыргыттым Мин аны бит кызык өчен генә алганыем
— Көлделәрме соң?
— Малайлар көлде бит. Җитмәгәнме шул?
Хатын «ыһым» дигән ымлык белән мәсхәрәләп куйгач, ир аңа сынагандай текәлеп карады Бичәнең чыраенда иртәнге матур алсулык сүнгән, күзләрендәге яшел яктылык уңган, яшел һәм ал төсләрне кара-кучкыллык алмаштырган иде Сөремме, әллә корыммы йогып калган7 Әллә яктыртмый торган кара ут шәүләсе төшкән идеме7
Атна буе куркыныч сораулар белән иза чикте хатын. Өйгә тентү кертәсең, үзеңне дә алып китәрләр, имеш. Язмаганны сөйләргә аңа куш. Әмма да ходай сакланганны саклый бит Шулай дөрес булыр: Ильяс китапны ят куллар җитмәс урынга яшереп куйды
Бәһрәмия сиздеме, сизмәгәнгә сабыштымы — янаулары төкәнде Мәгәр шикләнебрәк карый торган булып калды. Чыраенда, хәрәкәтләрендә салкынлык һәм читләшү галәмәтләре пәйда булды. Сагаю элеккеге якынлыкны юкка чыгарды димәсәң дә, шунысы хактыр — күпмедер дәрәҗәдә барыбер сүрелде хисләр. Шул көннәрдән соң Бәһрәмия. кинәт үзгәреп, чәнечкеле, тупас сүзлегә әйләнде: ир белән хатын арасында чәчәткеч төтенле учак пыскып булса да яна бирде Аралар ерагайды
Мәгәр тормыш тукталмый бит, җан биргәнгә юнь бирә, кояш чыга. ай калка Ильяс исә дөньяны ярата, тормышның ямен, мәгънәсен таба һәм күрә белә генә түгел, башкаларга да күрсәтә ала торган адәм ләбаса Әйе, хәерлегә каршы, алама хәлләрне онытырга ярдәм иткән яңалыклар булмады түгел Була торды Хәтта — бәйрәмнәр
Ильяс өчен бәйрәмнең иң олысы шул иде көннәрдән бер көнне авылга театр килеп төште — артистлар, чып-чын артистлар!
Ике-өч урынга — клуб диварын телгә дә алмастан, янгын алачыгына. каравыл өенә һәм кибеткә, арттыра төшсәк, ашъяулык кадәр игъланнар ябышты Игъланнарның һәркайсының тап уртасында аяк чаклы таяк төсле хәрефләр белән «Туй» дип язылган иде Ваграк хәрефләргә күз салсаң, нәфис сүз, интермедия, җыр. бию. дигән сүзләрне уку мөмкин иде Укый белгәннәр әлбәттә, ярты хәрефне дә төшереп калдырмыйча кабат-кабат укыдылар. Олырак яшьтәгеләр, латин хәрефен танымаган наданнар — тыңлап рәхәтләнде.
Театр килү хәбәрен көндезге савымга килгән кызлар китерде Көтүне бераз иртәрәк алып кайтуны инәлеп-инәлеп сорадылар. Үзенең тычкан коерыгы чаклы гына йомшак һәм яшь мыегын бөтерә куйгач, һәм аннан соң да үз дәрәҗәсен саклап кына ризалашты өлкән көтүче (аның яшь ярдәмчесе дә бар бит әле) Әйе. Саклык белән генә, анда да. янәсе чигенү өчен җай калдырып кына, вәгъдә бирде:
— Сезнең хакка чибәрлегегез хакына ничек булса да иртәрәк кузгалырга тырышырбыз. — диде Һәм мыегын янә бер мәртәбә сыпыргач — әгәренки Миңлебикмөхәммәтҗанов иптәш эшне бозарга азапланмаса, — дип өстәде.
Бәйрәмгә кызлар сораганнан да иртәрәк кайтты көтү Шул сә-бәптәндер. Ильясны бу көнне өч кенә малай каршылады Ильяс капчык төбендәге бар булган карагатны ярышлар оештырмыйча гына,
учлап-учлап өләште дә. атын тышауламыйча җибәргәч. буш капчыгын җилтерәтеп өенә ашыкты.
Бакча коймасына кадакланган комганны чылтырдата-чылтырда- та. пошкыра-пошкыра рәхәтләнгәч, күтәрмәдән аякларын салындырып. аларны кул комганы белән сабынлап юды Бәһрәмиянең бир- ф нәгә алып килгән иң матур сөлгесе белән сөртенде Бәһрәмия гәрәбә 2 төсенә кертеп юган идәнгә шап-шоп басып, ак өйгә узды Иң түр поч- < мактагы чөйдә аның саклап, кадерләп, рәешкә генә кия торган сөекле < костюмы көтә Зәңгәр сызык төшкән ак күлмәген кигәч, гүяки бәхет- 5 нең үзенә, ә чынында чалбарга чумды, гимнастерка кигәч, биленә са- * ры каеш буды Студент егеттән һич калышасы килмәгәнгә, сары сан- я дали алган иде. шуны киеп, сары базар оекбашын резинкалы кап- “ тырма белән каптырды Сары аяк. кара чәч һәм яшел гәүдәле Ильяс = урамга чыккач, бәлки аны Бәһрәмия аркасында гына таный алган- X нардыр. Авылдашларның күзләре түгәрәкләнеп, аннары ныклабрак ♦ карагач кына <Алай икән, син икән әле бу», дигән мәгънә белән ел- « маялар иде Авылдашларын шулай гаҗәпләндерә-гаҗәпләндерә х клубка узды Клубның беренче рәтенә— иптәш рәис утыра торган иң к дәрәҗәле рәтне сайлап утырды Исәбе акланды, әлбәттә Иптәш рәис J белән терсәккә терсәк терәп утыру дәрәҗәсенә иреште ул Башта бо- « лай булды Рәис иптәш бичәсе белән кереп утырган мәлдә Ильяска u күзе төшеп, аны көчкә таныганнан соң гына
—Ә-ә. мин әле сине райком вәкиле дип торам, баерсың әле. танымадым үзеңне. — дип хихылдагач. Ильяс
— Хәерле кич. иптәш рәис. — дип, шактый зыялы кеше сыман, җитди рәвештә баш какты
Спектакль башланыр вакыт җитте Тиздән сәхнә алдына чаршауны аралап тел бистәсе чыгачак та. барча артистлардан чук-чук сәламнәр күндерәчәк Рольләрне кемнәр башкарганын хәтергә төшерәчәк һәм чаршауны ачачак. Таш сындай катып, сулыш алмыйча ук. мөгаен. Ильяс шул мизгелне көтте Бичәсе аның хәлен аңлый, билгеле. тиле-миле сораулар белән диңкетми, уң ягындагылар белән генә сүз алмашкалый Клуб эче гөҗелдәвен белә Спектакльне башларга вакыт икәнен аңлатып, гөрләп кул чаба Мәгәр нишләптер, тел бистәсенең йодрыктай борыны чаршауны аралап чыгарга ашыкмый Шуңа күрә, эшнең нәрсәдә икәнен белер өчен рәис сәхнәгә менеп төшәргә булды һәм күп тә үтмәстән, төште дә якындагыларга, шул исәптән Ильяска карап:
— Анда декорация ватылган Төзәтә алмыйча интегәләр әле. — дигән хәбәр җиткерде — Бераз гына сабыр итик инде
Ильяска шул сүз җитә калды Үзе дә сизмәстән
— Аларга ярдәм итәргә ярамыймы соң9 — дип сорады
— Нишләп ярамасын икән?
Сорауны ниятен хуплау дип кабул иткән Ильяс рәиснең үзеннән һич ким булмаганча җитди кыяфәт белән сәхнәгә менеп тә китте Арадан бер артист
— Сезгә кем кирәк, иптәш9 — дип сорагач кына, каушый төшеп
— Декорациягезне төзәтмәкче ием дә —дип. малайларча борынын тартып куйды
Ильяс чүкеч һәм кул пычкысы сорап алды Аннары алны-артны карамыйча кисте, юнды, кадаклады Күп дигәндә, ун-унбиш минуттан соң эшен бетереп баш калкытканда артистларның өлкәнрәге бүлмә тактасын селкетеп
— Булган бу. — дигәч. Ильяс үз эшен ихлас мактап:
— Җир селкенсә дә кузгалмаячак. — диде
Мактануны кешеләр ничек кабул итте икән диебрәк, тирә-якка караса, ни күрә аның эшләгәнен барча артистлар тамаша кылган икән Төрлесе төрле тарафтан
— Рәхмәт рәхмәт. — диештеләр
Арадан берсе япь-яшь кыз бала аеруча сөенгән иде шикелле Өлкән артистның
— Кулың алтын икән, энекәш, безгә син генә җитмисең икән. — дип. кулбаштан каккалавын шул кыз елмаеп, җөпләп торганда Ильясның күңеле күккә күтәрелгән иде
Ильяс сәхнәдән мактаулар бәхетенә коена-коена. түргә эленгән җидегән лампадан да шәбрәк балкып төште.
һич көтмәгәндә бәйрәм шатлыгының тагын да зуррагы һәм илаһирагы көткәннән дә гүзәлрәк, сихерлерәк тавыш һәм сын булып алга чыгып басты Моңарчы ишетелмәгән әллә нинди сәер тавыш иде бу Күңел төпкелендәге иң тыныч тойгыларны кузгаткан, җанның моңарчы һич яктылык күрмәгән тирәнлегенә төшкән моңнар, су өстендә җем-җем уйнаган иртәнге нурлар шикелле, сибелә, ява. уйный, бии башлады Сандугач сайравыннан да аһәңлерәк тавышлар, бии-бии бер-берсенә ияреп, моңарчы төштә дә ишетелмәгән рәхәтлек белән йөрәкне кысты Күзләрне татлы наз әчеттерде Иртәнге чык өстендә ялтырап балкыган якты нур җепселләренә алгасынып. моңарчы яктылык төшмәгән тирәнлекләр дулкынланып китә, кубарыла. чайкала һәм тыелгысызга әйләнә Тыелгысыз дулкыннар шавы белән салават күперенең, кичке һәм таңгы шәфәкънең, җәйге кыр, болын, урман гөлләренең барча төсләрен җыйнаган нәзек көйләр кушылып. тормышның барышын, гомернең агышын мәгънәле итә Әллә хыял, әллә истәлекләр күз алдында терелә, яши башлый.
Их. дөнья, матур дөнья, сагышлы, фаҗигале дөнья! Үзебезнең тормыш, үзебезнең яшәеш шушы лабаса! Дөнья куа-куа без аның күп төсләрен күрми калабыз икән Ә менә бүген үз тормышыбызга үзебез читтән карап торабыз. Ул исә нинди дә моңлы икән, бәхетләребез нинди дә матур, гүзәл була ала икән Моңнарыбыз, бәхетләребез барысы бергә тупланып, тавышка гына түгел, сурәткә дә әйләнә белә икән Әнә бит. күр. ул сын сәхнә уртасында — япь-яшь кыз кыяфәтендә Карашларны алгысытып, аккош йөзгән шикелле тигез атлауларын кара син аның. Бу кыз бала — язның беренче чәчәгедер. Шундый нәзберек, сулышың катырак тисә дә коелып төшәр кебек. Димәк, аны якларга, афәтләрдән, бозлы яңгырлардан сакларга кирәк.
Кыз янына иптәшләре чыкты — бергәләп җырлады, биеделәр. Кызлар янына егетләр килде, сәгатьләр түгел, әйтерсең көннәр, айлар, еллар буе җырлый-җырлый. бии-бии сөйләште, бәхәсләште, тиргәште. киңәштеләр Сөйләшеп, бәхәсләшеп, тиргәшеп, киңәшеп, елашып, көлешеп, ниһаять, аңлаштылар Аннары туй ясадылар
Туй — күпләр өчен бәйрәм, шул исәптән Ильяс өчен дә Илла да кайбер дәрәҗәдә күңелне кырган сәбәп тә булмады түгел Шатлыклы көйләр, бию көйләре — ләкин соңыннан, иң соңыннан аларда да ниндидер сагыш ишетелә башлады. Ник? Ни сәбәп’ Монысы да тиз арада аңлашылды — сәхнәгә иң беренче чыккан кыз баланың кемгәдер кияүгә чыгуы кагылды бугай күңелгә Ни сәбәптәндер, күңел аны үзенеке итеп тоярга тырыша икән! И. бәндә! Нәрсәләргә генә өметләнми бит нәфес дигәнең!
Ильяс моның өметсез эш икәнен бик каты аңлый, әлбәттә. Кешегә сөйләсәң, акылдан шашкансың диячәкләр. Һәм хаклы булачаклар Менә дигән хатының бар. сиңа тагын ни кирәк, диячәкләр Тагын хаклы булачаклар Ләкин бит Ильяс бөтенләй икенче нәрсә хакында уйлый Сәхнәгә беренче булып чыккан кызга ул һич тә сез уйлаганча түгел күктәге йолдызга караган кебегрәк карый Уйлап бак. әйтсеннәр ди сиңа күктәге иң якты йолдыз кияүгә чыккан дисеннәр. Дөньяның яме кимерме шуннан соң. юкмы’ Билгеле инде, кими дә кими Сәхнәгә беренче булып чыккан кызга да шул күзләр белән карады Ильяс.
Икенче җәһәттән, нәкъ менә шуңа күрә чак кына рәнҗегән кебек тоелганга күрә дә бугай. Ильясның шушы кыз белән кызыксынуы тиз генә уза алмады Бәһрәмиясен өйгә хәтле озатты да. бераз һавада йөрим әле. дигән булып (көтүче саф һавага сусаган, имеш'), яңадан клубка таба менеп китте
Анда яшьләр тегене-моны сөйләшеп, тәмәке тарткан булып төн з кыскарталар иде Аларга кушылмыйча, бераз вакыт читтәрәк торды С Ильяс Дөрес чамалаган — артистлар китеп өлгермәгән әле Сәхнә £ ягы ишегеннән берәм-берәм коела башладылар Ник икәнен бәлки үзе s дә төшенеп җитмәстән. Ильяс шул табарак атлады Көтте £
Урынны да дөрес сайлаган иде. Артистларның һәркайсы аның § яныннан уза торды Менә сандык хәтле гармунын күтәргән Фәрит 2 дигән Солтанои өлкән артист Манчаровский. һәм аның белән “ бергә — иң якты йолдыз калыкты Йолдыз, чын йолдыз? Ап-ак | җәйге плащ кигән Куерып бетмәгән йолдызлы караңгылыкта шулай » тоелды гынамы, әллә чынлап та шулаймы, кыз Ильяска игътибар в итеп, аны танырга тырышкандай карады кебек Бәлки спектакль буе ° үзенә сихерләнгәндәй текәлеп калган кешене ул үзе дә исендә калды- « ра язгандыр Йөзләрчә күздән бәлки Ильяс күзләренә игътибар ит- 1 мичә кала алмагандыр Алай түгелдер дә бәлки, ләкин ник. ник шу- ж лай булуына күңелнең ышанасы килә соң9
Их. бәндә, бәндәләр! к
Ильясның өметсез уфтануларын авылга фаш итәргә теләгәндәй. Солтанов сандык хәтле гармунын тартып җибәрде һәм урамга баягыдан һич ким булмаган матур тавышлар сибелде Югары очка таба атлап барышлый, башка артистлар ул уйнаган көйләргә иярделәр Авыл егетләре белән бергә Ильяс та алар артыннан атлады Сандык хәтле гармунның баян дип аталуын, ә сәхнәгә беренче булып чыккан кызның Рәгыйдә исемле икәнен шул чакта күңеленә сеңдерде Ильяс
Баян тавышы яңа һәм ят булган кебек, спектакльдә, концерт вакытында яңгыраган җырлар шикелле үк. урамда ишетелгәннәре дә бөтенләй диярлек икенче төрле иде — үзе якын, таныш, матур, әмма авылдагыча түгел Бүген Ильяс бөтенләй яңа авазлар белән, яңа көйләр, яңа кешеләр белән очрашты Болар бәрәңге һәм умач ашап яши торганнардан түгелдер — әүлияләрдер Югыйсә, безнең сыман җир кешесе шушындый матур сөйләшә, җырлый ала димени Әнә бит сүзләре дә күкнеке
Зәңгәр һава, зәңгәр болыт
Зәңгәрләтә диңгезне Зәңгәр һаваларда йөзгән Айлардан эзлим сезне
Көен әйткән дә юк. анысы яңа да яңа инде Шул ук вакытта гадәттәгечә гади — хәтергә уелып керә дә куя
Артистлар күмәк җырлый, әмма Рәгыйдә исемле кыз бала җырлаганда кушылмаска, кушылганда да аның тавышына комачау итмәскә. аңа ярдәм итәргә тырышалар Менә кызның үзе яңа үзе таныш җырларыннан берсе — тыңла да отып кал
Син дә җырла, матур егет. Син дә җырла, матур кыз Матур булсын, матур булсын Матур булсын бу тормыш
Бу матур тавыштан, матур җырдан соң матурланмыйча карасын бу тормыш' Барып чыкмаячак' Ильясның бөтен гомеренә җитәчәк бу матурлыклар Менә шулай, кадерле иптәшләр
Инде бер генә мәсьәләне чишәсе калды. Рәгыйдә чынлап чыктымы кияүгә, әллә сәхнәдә генә, шаярып, кеше көлдерер өчен генәме9 Шуны ачыклыйсы иде Башка егетләр ничектер, ә Ильяс шул ният белән азакка хәтле иярә барды һәм максатына иреште дә Иң өлкән артист булган Илһам Манчаровский (әнә бит. аларның фамилияләре
дә адәмнекечә түгел!), әйе. иң өлкән артист белән култыклашып атлавыннан ук эчкә җылы иңә Күпмедер атлаганнан соң исә өмет бөтен килеш акланды, мин сиңа әйтим. Ак киемле чибәр бала, бер мәлне тукталды да Манчаровскийдан аерылгач, урам читенәрәк тайпылып. бармакларын гына селкетеп, янәсе, кул болгады
— Тыныч йокы, иптәшләр!
Манчаровскийның:
— Тыныч йокы. Рәгыйдә, матур төшләр күр. — диюенә, шулай ук үзенә хас булганча, тапкыр җавап кайтара белде:
— Начальство кушкач, күрәбез инде аны. иң матурларын! — дип. капкага таба атлап китте.
Башкалары Молодец, әйбәт әйтте» —дип рәхәтләнеп көлеште һәм сөйләшә-сөйләшә ары атладылар Рәгыйдәнең сәхнәдә кияүгә чыккан егете — шулай ук гади генә түгел, әүлия булырга тиешле чибәр. ыспай егет — Марат Юлдыбаев дигәннәре бераз баргач ук шаян дулкынга күчәсе итте:
Зәкәрия, кеммая
Кызыл ыштаныңны киеп.
кая бардың син бая
Әүлия дә шушы рәвешле шаяра белә икән Башкаларның җиңел- чә генә көлеп куюын да. җырның һәм җырчының үзен дә гаепкә бөкмәде Ильяс, киресенчә. Рәгыйдәгә ихтирамнары зурлыкка, хәерле галәмәткә юрады Шулай булмыйча соң. ничек булсын ди1 Бая бит гел тәүфыйклы, гүзәл җырлар гына җырладылар һәм тыйнак сөйләштеләр Әйе. аңлашылды.
Инде, ниһаять, рәтләр сирәгәйгәч, баянчы да үзе урнашкан өйгә кереп киткәч, җыр һәм гәп тынып, кызыклар беткәч. Ильяс тукталды Аннары Рәгыйдә кереп киткән өйгә яңадан кайтып, урам уртасыннан. ерактан куыклы лампа балкыткан тәрәзәгә, өй эченә озак кына карап торды Ачык күренмәсә дә. барыбер таныды Ильяс. Рәгыйдә ак киемен салган, алсу-кызыл кофтадан калган — ут ялкыны кебек, бүлмәне балкытып, нәрсәдер эшләп йөри — җилпенгән саен Ильясның йөрәк бәгырен көйдерә, ялмап уза Ә үзе исә, әлбәттә, әлбәттә, шуны белми ул — башына да китерми Шул уй белән Ильяс бер кабат: «Аһ! • — дип куйды да. каты-каты адымнар белән өенә кайтып китте
Төн буе рәтләп йоклый алмыйча, кандалалы өйдәге сымак борсаланып ятты Көтүне яланга вакытыннан иртәрәк алып чыкты.
Көндезге сәгать уннарда исә (артистларның йокысы кайчан туйганны чамалап) ярдәмчесенә көтүне урманга алып кермәскә кушты да авылга юл тотты. Билгеле инде, туп-туры клубка
Дөрес чамалаган иде Клуб ачылганны хәтта әле бераз көтәргә дә туры килде. Көтеп морадына ирешкәч, беркемнән рөхсәт сорамыйча. сәхнәгә менеп, кичәге чүкеч һәм балтаны үзе куйган җирдән алды да. декорацияләрне сүтәргә кереште Сәхнә түрендәге сурәтле чаршауны (озакламый моның задник дип аталуын беләчәк) алышырга клуб мөдирен чакырды Анысын палас төргән кебек төреп, аннары ах-ух килеп, тышкы күтәрмәгә чыгарып куйдылар. Әкренләп, күтәрмәдә һәм шундагы чирәм өстендә сурәтле чүпрәк-чапраклар һәм такта өемнәре барлыкка килде.
Эш моның белән генә бетмәгән иде әле. Артистларны күрше авылга илтәсе атлы ике арба килеп туктагач та. кучер малайлар ярдәме белән Ильяс ул әйберләрне арбаларның берсенә рәтләп төяп тә өлгерде Артистлар берәм-берәм килә-килешли: Нинди рәхмәт төшкере бәндә эшләп куйды боларны’- —дип. тел шартлата тордылар һәм. кем эше икәне беленгәч. Ильясны мактап туя алмадылар. Манчаровский иптәш кичәге сүзләрен кабатлады
— Безнең театрга син генә җитмисең икән. Ильяс дус. — дип аның аркасыннан каккалады Алай гынамы әле. — Син гади Ильяс кына түгелсең Хозыр Ильяс булмагаең — дип. баш селкеде
Рәгыйдә исә. мең мәгънәле күзләре белән, мөгаен. Манчаровский абыйсы әйткәнне җөпләп, читтәнрәк елмаеп торды. Әгәр кыюлыгы җитсә, мин сиңа әйтим. Ильяс дус кызны, үзе хәтле чемоданы белән , бергә күтәреп арбага ук утыртыр иде Мәгәр моңа ук җитәрлек түгел о иде кыюлык Ильяс үтәмәгән эшне Марат атлы Юлдыбаев башкарды — хәерсез, арбага тәки китереп салды чемоданны Әллә гарьлек. = әллә үкенеч авырлыгыннан Ильясның башы иелде, гаебе фаш ител- £ гән адәм сыман кызарып куйды Бит кызулыгын сизүдән икенче ? оялып, читкәрәк тайпылды Олаулар кузгалганчы, шул төштән 5 кыймшанмады Клуб мөдире белән кул кысышкач. Ильяс янына ки- в леп Манчаровский куш куллап саубуллашты һәм аңа яңадан җан £ өрде Кучер малайлар гадәти җорлык белән дилбегәләрне тартып ат- « ларны кузгаткач, бүтән артистлар да кул болгап саубуллаша белде- в ләр. Артистларга иярә төшеп, ул үзе дә елмаеп кул изәде Иң ° куанычлысы шул — барча әүлиялардан аермалы рәвештә. Рәгыйдә ж сөйкемле, таң шикелле серле күзләре белән томыраеп. Ильяс белән * хушлашты Күздән югалганчы йөзендәге серле яктылык сүнмәде х һәм Ильясның күңеленә күчеп, мөгаен, гомер буе балкыр өчен ® калды х
Шул рәвешле киттеләр Янында һичкем булмаса да
— Хәерле сәфәрләр сезгә! —дип. ул чак кына элегрәк әйтелергә тиешле сүзен үз алдына әйтеп куйды
Дөресен әйтик, шул көннән соң Ильясның шуклыгы, жорлыгы бермә-бер кимеде Ник алай дип сорасаң, һич икеләнмичә әйтергә мөмкиндер: ул моңа җавап бирә алмас иде
Көннәр буе. айлар һәм еллар буе Рәгыйдәне сагынып яшәячәген сизенсә дә. ник алай икәнен, юк. аңлый һәм аңлата алмаячак ул.
Гашыйк булдымы әллә күктәге йолдызга9
«Әйе», дип тә. юк» дип тә әйтә алмый Ильяс Интегеп бүтән сүз эзли — таба алмый. Таба алмаячак
Алма кебек бичәсе бар Ильясның, матур гына дөнья көтәләр Җитмәсә, гаиләгә озакламый янә бер җан иясе өстәләчәк Бәс шулай булгач, тагын бер бичә кирәкмени аңа9 Юк. кирәк түгел Алайса. Рәгыйдә нишләп ымсындырды, ник айкап китте җанны9
Уфф!
Савымчы кызлар, юкка ялынасыз. Ильяс абзагыз сезгә тиз генә шаян җырларын җырлый алмаячак. Шаян җырлар капчыгы тишек булып чыкты Коелдылар — җырлар гына түгел мәзәкләр, хикмәтле сүзләр Капчыкны ямыйсы булыр Әйтегезче. кайсыгыз кем ямашыр аны9
Кызганыч, моңа язмышның насыйбы булмады Артистлар нишләптер. авылга тиз генә сугылмады һәм аларның юлын кисеп, илгә афәт килде Сугыш!
Бу юлы Мәхмүт картка хәбәрне Ильяс китермәде — хәлләр шаярырлык түгел иде Шул хәерсез көннәрнең берсендә очрашкач. Мәхмүт карт үзе дә «сигез пот төтенне» телгә алырлык кәеф тапмыйча. сүзләрен рәнҗүле карашы белән генә аңлатырга тырышты Тырышмаса да. барыбер Ильяс аның әйтелмәгән шелтәсен сизде • Менә хәзер шаяр инде, юньсез нәмәрсә». — диясе килгәндер картның — Үз кияңне үзең дә күр менә — юраганың юш килде, төтен түгел, ут җыярга туры килмәгәе ■■
Бу сүзләрне Ильяс сугышның үзенә барып җиткәч, ут эченә ке-
4 «к у. .* • 49
pep алдыннан да кабат-кабат төшерде хәтеренә
Өйдән чыгып китешли, чолан кәрнизенә үрмәләп, дәвер хәтереннән куырылган кызыл тышлы китабын алып юл капчыгына салган иде Ничәмә мең чакрымлы юлларда капчык һич буш калмыйча, аның төбендә һәрвакыт күңелне ут сыман ялап, әрнетеп торган шул тере хатирә булды. Бүтән байлык өстәлмәде, дияргә кирәк Капчыкка салу җайсыз булган ачы нәмәрсәләр аның җанына мул җыелды — шартлаулы ут күңелгә чәчәткеч төтеннәре белән бергә тулды
Сугыштан ул кәкерәеп каткан терсәк, бөгелми торган беләзек белән кайтты Инде туры мәгънәсендә уң кулсыз, уң канатсыз калды. Икенче сынык канаты — аты шулай ук сугышка киткән иде Та- бигыйдер ки, яраткан аты һич югы яралы хәлдә булса да кайта алмады.
Бу рәвештә ничек яшәргә, ничек гаилә карарга, дөнья көтәргә?
Ә яшәргә кирәк иде.
Бишенче бүлек
Бәһрәмия ул кайтуга йорт-кураны исән-аман диярлек саклаган — көтүдән ашыгып кызыл сыер һәм өч-дүрт сарык кайтып керә Абзарлар элеккечә үк булмаса да. авып төшмәгән, эчке яктан карасаң, төнлә йолдызлар күренсә дә. бераз кул тидерсәң, рәткә керәчәк. Салам белән ябып, яңгыр һәм кар-бураннан ышыкларга мөмкин Иң җайсы- зы — малларга кышлык азык әзерләү Бөгелми торган терсәк-беләзек белән печән чабып булырмы?
Олы малайга ун яшь. ике кыз балага — сигез һәм алты. Алар әлегә бер генә эш башкара өстәлгә куелган ризыкны үз куллары белән тотып ашый беләләр.
Чүкечне кулга бәйләп, җан ачысы түгеп, чалгыны чүки алды Озаграк интексә дә, сул кулы белән кайрады, һәм икенче көнне малаен ияртеп, урманга китте. Чалгы сабына кулны баягыча чүпрәк белән бәйләп куйды һәм ходай үзең ярдәм ит...
Бер селтәнде, ике. өч Бөтен җан әчесен эшкә кушып селтәнсә дә. юк. ярдәм итәргә ашыкмады ходай Ул теләгәнчә кыланмый чалгы. иярәсе килми зәгыйфь кул артыннан, көчле кулларны гына ихтирам итеп күнеккән ул.
Ярый, шулай да булсын Әмма Ильяс белән дә шаярырга ярамый. Ул синең җаеңны барыбер табачак Кул алга чыгарга, сул якка талпынырга теләмәсә. Ильяс үзе икеләтә ныграк борылачак. Менә шушылай Бер. ике. өч мәртәбә Шактый күп мәртәбә Чалгы бер аяк ягыннан икенчесе ягына күчә башлады лабаса Әйе. үлән ава. покос гадәти булмаганча тар килеп чыга чыгуын да. анысына түзәргә кирәк Вакыт җитәрлек әле. әзләп-әзләп барыбер җыелачак печән Покос тарлыгыннан печәннең дәрәҗәсе төшмәс бит. Шулай менә. Ары киттек, чаж-чож. чаж-чож..
Барасы эш — бара Тәртипме — тәртип. Ә шулай да читтәрәк торган малай ник шаркылдый соң әле анда?
— Әй. син. ник көләсең? Аю биетәләр мәллә?
— Синнән көләм. әти. кыяфәтең биегән төсле, акробатик номер күрсәткән төсле
— һы, тапкан кызык. Биеп тә. акробат дигәнеңчә кыланып та көн күрә кайбер адәмнәр.
— Ачуланма, әти. мин болай гына, кызыктан.
— Менә үзең чаба башларсың, шунда көләрсең, яме
Чалгы, малай кулына күчкәч тә. әллә ни кыра алмый, билгеле.
— Катырак селтә, катырак. Чалгың чабылган җиргә хәтле үләнне аударып бетерсен Таррак алдыр, колачың җиткәнчәрәк. Менә шулай, ват. бара бит' Ә син әйтәсең
Әти кеше бая чама белән ярты сәгать, ә хәзер малае ун-унбиш минут азапланып чапкан печәнгә күз ташлаган иде, ни күрсен — бөтенесен нибары бишәр метр озынлыктагы ун покос печән чабылган Күп дигәндә, өч күбә печәндер. Нишләргә7 Өмет өзеп өйгә тыракларгамы. әллә әлегәчә интегүне дәвам итәргәме7
Дәвам итәргә Булган кешенең көрәге утын кисә дигәндәй, дәвам * итәргә Учлап, бөртекләп булса да җыярга печәнне, бүтән юл юк ~ Чаж-чож. чаж-чож..
Уфф! s
Шулай ярты көн узды. Чиратлашып чапкан булдылар £
Күп дигәндә, биш-алты күбә җыйдылар Бер чүмәлә печәнгә бер = атна вакыт китәчәк. Димәк, хатын белән киңәшләшергә туры килә. 2 Дәвам итәргәме, әллә бүтән җай бармы?
Бәһрәмиянең иркенләп сөйләшергә дә вакыты җитми — ул кол- i хоз печәнен җыярга йөри, төшкелеккә кайткач, гаиләгә аш-су әзерлә- ф се бар, кичкелектә сыер савасы, сепаратка барасы Болардан тыш, кер а юу. өйне адәмчә тоту кебек эшләр, кем әйткәндәй, мәшәкатьләрне та- ° вык чүпләсә дә бетерәсе түгел. =
Бүген дә шулай — кырдан кайтып керү белән казанга су салып * учак тергезде дә бакчага чыгып, чөгендер яфраклары өзде, берничә - бөртек яшь бәрәңге табып, юып, турап, казанга салды Аклы-каралы £ он кебек нәрсәдән умач уды Озакламый, өйгә аш исенә тартым ис та- х ралды Ире белән малае да кайтып кергәч, өйгә ямь. гаилә күңеленә ° җылылык керде Кәеф бераз рәтләнүдән файдаланып, түгәрәк өстәл янында Ильяс, хатынын мактагандай итеп, сүз башлады
— Без юкта хатыннар печән чабарга өйрәнгән икән
— Сыер дуласа аттан уздыра Остарып беттек инде
Ильяс сүзен ялгый алмыйчарак торды, «остарып беттек» дигәне фикерне бүтән яккарак авыштыра иде. Бәһрәмиянең җырлы, биюле уеннар оештырып йөргән чагы, башына күзерексез кипке, өстенә ал- лы-яллы һәм канатлы блуза, гармун итәк кигән рәвеше, шул кыя- фә тә зал буйлата канатлы коштай бөтерелеп, очынып йөргән чагы хәтергә килде.
Биюченең итәге
Бии-бии кыскара
Биючегә сүз әйтмәгез,
Бии-бии остара
Җилпенә-җилпенә Бәһрәмия хәзер шулай җырлар дип ничек күз алдына китерергә мөмкин7
Хәзер каршыда бөтенләй бүтән кеше утыра. Чиртсәң кан чыгарга торган алсу бит кояш көйдергән, чор җиле куырган кытыршы, кучкыл чырай белән алмашынган. Беретканы гади чүпрәк яулык алыштырган Чәчләр дә элекке түгел — шәпле атныкы сыман җилкәгә төшкән кабарынкы ял юкка чыккан, аның урынында нечкә генә бер толым барлыкка килгән Әйтерсең, эшен генә түгел, кешенең үзен үк алмаштырып куйганнар. Чынлаптыр шулай Заман безнең яшь гомерне көлгә әйләндерде дә көлен җилләр очырды
Табын янында бүгенге көн турында, кыенлыкларны ничек җиңеләйтү хакында киңәшмәкче иде. барып чыкмас, ахрысы Аның уйларын сизгәндәй, Бәһрәмия дә балаларга гына вак-төяк сүз катып, тынып калды. Ул да үз нәүбәтендә, мөгаен, иренең шәп чагын күңеленә китергәндер. Кем белсен
Тәлинкәләр бушагач, аягүрә баскач кына Ильяс әйтәсе сүзен әйтмичә булдыра алмады
Малай белән печән чабып караган идек тә әллә ни кыйратып булмый ә.че Синең урынга печән җыярга ы-ы мин чыксам ничек булыр икән? Син монда үз көеңә чаба торсаң
Бичә көлеп кенә куйды:
— И-и, исең киткән икән Ние бар аның — миннән башка кем бар Сыер булып савылабыз, ат булып җигеләбез —Ярый әле, балалар алдында әйтемнең азагын төшереп калдырды — Чабарбыз, чабарбыз. Чалгы көйләүче булганда.
— Алайса, печән җыярга хәзер мин китәм. Анда бераз гәүдә ял иткәч, рольләрне тагын алмашырбыз.
-Роль; дигәнгә бераз гына гаҗәпсенеп куйса да, хатын ул чаклы нык игътибар итмәде, чыраена чыгармады.
— Бар, хатыннар ир төсе күрсен. Эшләгән булып йөр шунда.
Сул кул белән печән җыю да җиңел түгел икән. Әмма, хатыннар аннан артыгын көтмәделәр дә шикелле. Икенче көнне исә кибән куярга вакыт җиткәч, исән калган карт алаша белән чүмәлә тарттыра башлагач. Ильяс инде бернинди ташламасыз да ирлегенә хилафлык китермәслек дәрәҗәдә хокуклы кешегә әверелде. Шулай атна-ун көн үтте Бәһрәмия печәнне йорт өчен әзерли торды. Кайбер көннәрдә, бик үк юксынмасыннар, телгә кертмәсеннәр өчен, колхоз печәнен җыярга үзе барды, ир. хәл кадәренчә, малай белән бергәләп, чалгы селтәвен дәвам итте Кипкән печәнне бергәләп бәләкәй арбада ташый тордылар. Абзар артында ярыйсы гына кибән калыккач, эчкә җылы керде. Сыерның җанын саклап була, болай булгач. Сыерлы кеше ачтан үлми ул. Сыерлы кеше — сыйлы кеше. Әйе Инде көз елавы, кыш улавы да куркытмас. Әмма тулы тынычлык көтү тилелек билгесе булып чыкты. Кышның корсагы уйлаганнан да зуррак икән Ә алда — кара яз. Һәркем белә моны. Яз көне басуга, чабылмый калган иген кырына чыгып, халык башак җыячак. Кар астында кышлаган ашлыкның афәтен белгән килеш, бәлки әле зыяны тимәс, дигән әлҗеле-мөлҗеле өмет белән (яки, бүген үлүгә караганда иртәгә үлү хәерлерәк дигән уй белән) чиләк-чиләк бодай җыеп кайтачаклар..
Әмма Ильяс башкалардан чак кына аермалы бит Ильяс авылдагы калдык-постык яшьләрне, дөресрәге, үсмерләрне җыеп, башта сәер еллар учагыннан өтәләнеп чыккан һәм аннан соң сугыш уты-ял- кыннары аша узган кызыл тышлы китабындагы пьесаларның берсен сайлап, спектакль әзерләде. Баш рольне башкаручы — Ильяс, режиссер, игъланнар язып таратучы, администратор — Ильяс, тегеннән- моннан табып, үзенә күрә декорация әтмәлләүче сәхнә эшчесе — Ильяс Бу эшләрне аңа беркем йөкләмәгән, беркем хак түләми, ашатмый-эчертми Ачның күзе икмәктә була дисәк тә, дөрес үк түгел бугай. Сугыштан кайтканнан бирле күргәне юк икмәкне. Ә менә хикмәтсез яши алмый ул Ачның күзе хикмәттә дә була ала икән.
Якын-тирә авылларны йөреп чыккач, бер әсәрне күрсәтү мөмкинлеге беткәннән соң яңа әсәр әзерләп интеккән арада, уйламаган- көтмәгәндә, хәл кинәт үзгәрмәс, авылга чын артистлар килмәс диген син Ләкин килде Элеккечә матур, ашъяулык чаклы кәгазьгә булмаса да. гәзит битенә генә булса да язып, игълан элгәннәр иде. Ильяс үз күзләренә ышанмый торды Ышангач исә, кичне җиткерә алмыйча газапланды.
•—Бичәкәй, бүген клубта — спектакль. Җыена башла.
— Клубка? Котып суыгынамы, катып үләргә?
— Тамаша карарга, кызык күрергә.
— Минем өемдә — үз әртисем, бушлай күрсәтә кәмитне.
— Әллә бармаска итә инде?
— Эш калдырып. Бар, син баргач та җиткән.
Аптырабрак калды Ильяс. Бәһрәмия соңгы елларда нык үзгәргән иде үзгәрүен. Әмма болай ук дип уйламаган иде Ильяс. Бичәсен ул юри шаярта, үчекләргә тырыша дип кенә чамалады Кайчандыр кешеләрне клубка үзе чакыра, уеннарны үзе оештыра торган, бөтен
клубны очып-бөтерелеп әйләнә торган чая кыз Хәзер килеп шундый сүз сөйләр дип кем башына килсен7 Аны шайтан алмаштырганлыкка ничек ышанмассың хәзер7
Шулай уйлап, Ильяс бик җитди һәм шаярмаска киңәш иткән тавыш белән:
— Ярар, җитте сиңа. җыен. — дип куйды *
Ләкин хатыны: t
— Үзеңә җитте! — дип җикергәч, сискәнә куйды
Үгетне туктатты һәм алга куелган каты-котыны капкалагач. сүз- 5 сез генә чыгып китте. £
Клуб янындагы төркемгә кушылып, юк-бар сөйләшкән арада = чапрыш урамнан таныш гәүдә күренде Ничәмә ел узуга карамастан. j таныды Ильяс Менә ичмасам кеше! Күпме гомер кичкән, күпме ~ кайгы-җафа чиккән, әмма үзгәрмәгән1
Килеп җитәсен белгән килеш. Ильяс аның каршысына ашыкты ф
— Иптәш Манчаровский' Исәнгенәмесез. саумысыз!
Күзләрендәге гаҗәпсенүгә караганда, өлкән артист үз гомерендә о бер генә кабат күргән кешене танымады, әлбәттә Ләкин артык дул- Z кынлану аркасында. Ильяс мондый ваклыкка игътибар итүдән ерак < иде.
— Мин — Ильяс Хәтерлисезме7 Ильяс мин. Бер вакыт сәхнә- - гезне төзәтеп корган идем. — дип. бүреген өскәрәк калкытты. х
— Таныйм, нишләп танымаска Ильяс Хозыр Ильяс Әйе шул. сәх- ® нәне бик шәп итеп корган идең
Ялгышмаган Ильяс — хәтерли бит әнә, онытмаган тәки'
— Рөхсәт итсәгез, бүген дә эшләргә була
— Шулаймы7 — дип. ихлас сөенде карт артист —Әйдә, дус кеше. Бик зур игелек күрсәткәнең булыр. Миңа димәсәң. сәнгатькә.
-— Рәхмәт, иптәш Манчаровский
— Менә бит нинди кешеләребез бар безнең! — дип. Манчаровский Ильясның иңеннән кочаклап клубка алып керде
Театрда сәхнә эшчесе юк икән, штатта каралмаган Шунлыктан бу эшне артистлар үзләре башкара Манчаровский шул хакта бераз зарланып алды •
— Син бик тә кулай кеше дә бит Нишлисең.
— Алсагыз, мин ике куллап риза булыр ием Язга чаклы
— Әйтәм бит. эш хакы түләп булмый
— Булмаса соң.
Карт артист колагым ялгыш ишетә диебрәк торганда, сәхнәгә дөбердәп башка артистлар менә башлаганлыктан, сүз өзелеп калды. һәм Ильяска чүкеч-келәшчә барлап, эшкә керешергә туры килде Такталар шакылдаткан арада күтәрелеп, ул Рәгыйдәне эзли иде
Ул түгелме дип. яшьрәк бер-ике кызга бик текәлмичә генә, ләкин тикшеребрәк караудан файда чыкмады Берсе буй-сыны белән Рәгыйдәгә тартым тоелса да. хәрәкәтләре ят. йөз-чырае белән аннан нык кайтыш иде Рәгыйдә булса, сәхнәгә әллә кайчан инде җан бөркеп, бөтерелеп йөрер. Ильяска да сүз кушар, көлә-көлә сөйләшер иде Аннан кире. Рәгыйдәнең йөзе болай авыруга охшашлы ямансу түгел иде Әллә инде ул юкмы, каядыр киткәнме9
Шунысы хак. килеп җитмәсме дип күпме көтсә дә. кыз берничек тә күзгә чалынмады Теге чакта баш рольне уйнаган әүлия егетне таный язса да. Ильяс үзе аңа әллә ни игътибар итә алмады Ильясның бая гына шатлыктан канатланган җаны җилпенмәс булды Кырылды кәефе Кәефе кырылу сәбәпле, соңгы кадакларга ул катырак, хәтта ачу беләнрәк сукты Эш беткәч исә. рәхмәт ишетергә дә теләмәстән. чүкеч-келәшчәне ян тәрәзә төбенә куеп, сүзсез генә сәхнәдән төште
Клуб яртылаш тулган иде Колхоз рәисе сәхнәгә менгәч, ким дигәндә ярты сәгатьлек нотык тыңлап утырырга туры килде. Ул сүзен очлар очламас бер мәлдә таныш тавыш — ниһаять, баян тавышы яңгырады Шул кадәр матур, шул кадәр якын, нәкъ менә Рәгыйдә хатирәсе шикелле назлы, үзәк өзгеч сагышлы тавыш иде ул. Күңелләрне күтәрер өчен махсус уйналган дәртле көйләрдә дә сагыш төсмәрләре ишетелә, тамакка төен булып төйнәлә Йотып та булмый, күз яшьләре белән юып төшерү дә мөмкин түгел. Елыйсы килә, елап булмый — әллә күздә яшь юк. әллә кешеләрдән оят Тойгыларның болай төйнәлүе заманның үз галәмәтеме, әллә Рәгыйдә белән күрешү өметенең алдануыннанмы7 Әллә бу елларда ифрат та сирәк ишетелгән баян тавышы тетрәттеме җанны? Барысы, барысы бергәдер, бергәдер
Баян тавышы тынып, бер-ике минут үткәч, пәрдә алдына Ман- чаровский чыкты Иң әүвәл Ильясны шаккатырганы шул булды: «Ак калфак» исемле әсәр күрсәтелә икән. Игъланны ничәмә кабат укып, пьеса исеменә күз төшмәгән. Ник диген7 Ильяс анда бары тик бер генә сүз — Рәгыйдә исемен генә эзләгән иде Исемнәр язылмаган иде. Ачуың килмәгәе, ат боты хәтле хәрефләрдән мәгънәле бер сүз җыя алмаган Ильяс. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе — ботак тишеге. Дөресе шул.
Һәм менә — чираттагы могҗиза — баш рольне. Хәмдияне... кем7 Ильяс, ышанма, ялгыш әйткәндер Манчаровский Элекке, күнегелгән гадәт буенча гына, ялгышып кына әйткәндер Ләкин ничек булса да әйтте бит һәм йөрәк әйтерсең бәхеттән шартлады. Йөрәк тә. зиһен дә юкка чыкты Шулай да ишетте колаклар. Бөтен халыкка ишетелерлек итеп, игълан итте Манчаровский: — Хәмдия — яшь һәм талантлы артисткабыз Рәгыйдә Нәзифуллина!
һәм шул җитте. Башка исемнәрне ишетүнең кирәге калмады. Дөресрәге, аларны ишетүдән Ильясның зиһене баш тартты. Спектакль, әйтерсең, бер кешедән гыйбарәт. Манчаровскийның барлык рольләрне һәм башкаручыларны атап, сәхнә артына китүен дә пәрдә ачылуын да Ильяс сизми калды һәм күрде, сәхнәдә — Хәмдия1 һәм шул ук вакытта Рәгыйдә үзе! Базы үзәнендә үскән кызыл тал төсле зифа буйлы, сурәтләрдә генә күрергә мөмкин һәм буяуга бөтенләй мохтаҗ булмаган матур йөз! Әле күкрәгенә, әле җилкәсенә төшеп торган калын толымнар Аккошныкы сыманрак озынча муен! Үзенең матурлыгын, камиллеген тоюдан килгән ышанычлы, ныклы һәм шул ук вакытта кичке һәм таңгы чишмә чылтыравыннан күчкән яңгыравыклы тавыш! Шундый, шундый якын һәм таныш, гүяки тумыштан таныш! Рәгыйдә, Рәгыйдә үзе! Ә нишләп бая күренмәде икән? Ә юк. бая да күренгән, тик Ильяс аны танымаган гына. Бая сәхнә артында боегып утырган кыз бала Рәгыйдәнең үзе булган лабаса. Ә хәзер ул үз кыяфәтенә кайткан. Баягы.Рәгыйдә моннан берничә ел элек очраган Рәгыйдә түгел, хәзерге, менә шушы минуттагы Рәгыйдә дә түгел иде. Хәзер менә чын Рәгыйдә кайтты. Еллар буе Ильяс хыялында яшәгән илаһи зат яңадан каршына чыгып басты һәм үзенең чын барлыгында яши башлады. Дөньяда Рәгыйдә бар, ул сөйләшә, җырлый, көлә, үртәшә, шаяра Көтүче егетне — әллә Ильяснымы? — сәнгатькә, матурлыкка, биеклеккә, бөеклеккә чакыра, рухландыра, шаштыра. Һәм күңелдә моң, көй, җыр ярала, җыр туа. Рәгыйдәнең үзе кебек үк үлемсез матурлык барлыкка килә
Көтүче егет юкка гына Бакый исемле түгелдер. Мөгаен, бу исем — үлемсез гашыйк, үлемсез мәхәббәт дигәнне аңлатадыр. Ильяс йөрәгендә тумыштан яшәгән мәхәббәт — матурлыкка соклану шулай аталадыр Ә матурлыкка гашыйк кеше Марат Юлдыбаев кына түгелдер. һич тә түгелдер, ә бәлки бүтән исем белән йөртелергә тиештер. Бәлки әле Ильяс дип? Ә шулай булса ни гаҗәп7
Ильяс атлы егет көтү көттеме? Көтте Рәгыйдәне еллар буе күңелен дә йөрттеме9 Йөртте. Шулай булгач, тагы ни кирәк9 Әһә. җыр чыгара алу кирәкме? Менә монда уйланырлык нәрсә бар бугай.
Мәгәр көй бар бит инде, икенчесе кирәк тә түгел ләбаса. Әнә бит. яңгырый көй:
^Хәмдиягә сүз әйтмәгез.
Зиһене таралган чагы. *
<
Көйне Бакый дигән егет чыгарган, Ильястан алдарак өлгергән ~ һәм күпләр өчен, шул исәптән Ильяс өчен дә ижат иткән, аның уй- ж хисләрен дә моң рәвешенә керткән. Моң уртак булгач, аны Ильяс- § ныкы дип тә әйтеп була түгелме соң? Әйе. һич тә байлык бүлешәсе 3 юк — күпме кеше күпме генә җырласа, кабатласа да бетәрлек түгел § моң. Мәхәббәт тә шулай. Җыр ул мәхәббәтнең яңгырашка ирешкән * икенче төрле рәвеше. Ул — үлемсез һәм чиксез. “
Дөрес, явыз көчләр Бакыйга табигать бүләк иткән хокуктан ® файдаланырга — яратырга. яшәргә ирек бирмәделәр Бакый 1 һәлак булды. Ләкин аның кебек меңнәр исән калгандыр Шул < җөмләдән Ильяс Рәгыйдә калды Димәк, җыр. мәхәббәт дәвам итә. “
Спектакльнең башыннан азагына чаклы Ильяс шушындый өмет- * ле газап кичереп утырды Дөрес, ул үзе бу кичерешләрне сүз белән £ әйтеп бирә алмас иде Әмма тойгылары сүзләрдән кайнаррак, ти- » рәнрәк иде Монысы шулай ук бәхәссездер
Концерт вакытында газаплар юкка чыгып, әйтергә мөмкин- дер, сөенечле хисләр биләп алды күңелне Баянчыдан башлап. Манчаровскийның үзенә кадәр гел уйнады, шаярды, көлделәр, көлдерделәр. Җанга ял бирмәгән бер генә номер да чыкмады сәхнәгә Ә иң көчлесе һәм үзәкне өзәрлек нәфисе Рәгыйдә Нәзифуллинаның атаклы тавышы булды. Бер чыгуында җырлады, икенчесендә шигырь укыды кыз Җитмәсә, күрше авыл малае, теге чакта Ильяс костюм сатып алган студентның үзе кебек үк укуга әвәс энесе язган шигырьне укыды Шигырь күптән түгел район газетасында басылган иде
Үлчанмәган ераклыклар алда.
Донья — диңгез, а еин — корабль Шул диңгезда батып калмас очен Үзеңа тиң иптәш таба бел
Клубка килгәндә башлары җиргә иелгән кешеләрнең күзләрендә очкыннар кабынды Гөрләтеп кул чабулары аларның үз хисләрен тану, күрү һәм бәя бирү билгесе түгелмени9
Хушлашырга чыккан артистларны аягүрә басып алкышлаучыларның алгы рәтендә Ильяс тантана итте Рәгыйдәдән күзләрен алмады Манчаровскийга, баянчы Солтановка. үзе әүлия дип атаган Юлдыбаевка кул изәде. Ә рәхмәтләрнең иң зурысы Рәгыйдәгә багышланды
— Булдырдыгыз, рәхмәт' Матур яшәгез, бәхетле булыгыз'
Рәгыйдә белән күзләр берничә кабат очрашты Рәгыйдә шулай ук аңа үзенең иң якты мәгънәле елмаюларын бүләк итте Мизгел мәңге онытылмаслык, вакытның узмавын теләрлек иде Әмма да һәр нәрсәнең азагы була шул.
Концерт тәмам
Пәрдә ябык
Ильяс дус! Ябык пәрдә аша күпме карасаң да. баягы тамашаны инде күрә алмассың. Хәер, тамаша инде үзе юк. анда хәзер чын тормыш башланды, ят тормыш Анысын сиңа күрсәтергә тырышмаслар. бәлки әле яшерергә тырышырлар Икенче тормыш. Рәгый-
дәнең чын тормышы — пәрдә артында... Пәрдә ябык.
Шулай да күрергә тырышу, иң азактан чыгуның файдасы тиде. Ишек төбенә җитәрәк сәхнә баскычыннан кемдер аның исеме белән дәште Борылып караса, канатлы әүлия — Марат Юлдыбаев. Ишек төбенә йөгерә-атлый килде дә кул биреп исәнләште:
— Сезгә үтенеч бар иде, Ильяс дус.
Ильясның сөенечтән күзләре очкынланып куйды.
— Сез дигәндә, аяк идәндә.
— Әйбәт сүзеңә рәхмәт, Ильяс дус. Мине Манчаровский җибәрде
— Әйттем бит, кулдан килә торган эш булса...
— Килмәгән кая. Шул. Иртәгә декорацияләрне сүтеп төяшергә булышмассызмы дигән идек.
— Әһе. Бүген ярамыймы?
Аптырабрак куйган әүлиягә сүз әйтер җай калдырмастан, Ильяс туп-туры сәхнәгә ашыкты Күп дигәндә унбиш-егерме минут узгандыр, әйберләр, рәте рәткә яткырылып, өеп тә куелган иде Бер мәлне күтәрелеп караса. Манчаровский. канатлы әүлия, һәм Рәгыйдә басып тора. Ильясның эше беткәнне махсус көткәннәр, бугай. Ильяс чүкечен куеп өлгергәнче үк Манчаровский аңа баш какты:
— Киттекме, дус кеше?
— Киттек, иптәш Манчаровский.
Шулай дип. Ильяс алар янына килгәч тә өлкән артистның чемоданына үрелгән иде, тегесе:
— Әнә. кызларныкын тот. — дип. Рәгыйдә чемоданына ымлады
Бу сүздән канатлы әүлия шактый мәгънәле хихылдап куйса, Рәгыйдә, янәсе, ишетмәде, чемоданны үзе алды. Аның кулындагы чемоданга үрелергә Ильяс кыючылык итмәгәнне күргән өлкән артист ярдәмгә килде:
— Ал, ал. кызлар «мә» дигәнне көтмә.
Рәгыйдә исә шулай ук елмаеп, ялындырмыйча, чемоданны үзе сузды. Шуннан канатлы әүлия шаяртырга җай табып, бер дә юктан:
— Үземнең чемодан, кемгә хочу, шуңа дам, — дип көләсе итте.
Әллә бик үк әүлия түгел инде?
Урамга чыктылар Моннан берничә ел элек очрашкандагы кебек үк авылның төп урамы буйлап атладылар. Әмма быелгы адымнар теге чактагы белән чагыштырганда җир белән күк шикелле. Бернинди җыр. шау-гөр килү юк. Фәрит дигән Солтанов баянын сандыгына ук салып, аркасына аскан Канатлы әүлия белән Манчаровский гына юк-бар сөйләшкән булалар. Рәгыйдә исә, тагын сүрелде. Сәхнәдәге терелеге, ихтыяры җил белән очты диярсең. Эндәшсәң, кыска гына җавап бирә, эндәшмәсәң — ләм-мим, ат-лавын белә. Гаҗәп. Ләкин аңлау кыен түгел. Илдәге җил-яңгыр аны гына читләтеп узмагандыр.
Болай үзе нәкъ теге чактагы тәртип кабатланды. Башта Солтанов тыныч йокы теләп кереп калса, аннары — Рәгыйдә. Ләкин.. Ләкин бу юлы үзе генә түгел, канатлы әүлия дә тукталды, һәм Ильястан чемоданны алып, рәхмәт әйтте. Йөрәге жу итте Ильясның. Рәхмәткә җавап та бирә алмыйча, аптырап калды «Рәгыйдә? Рәгыйдә белән канатлы әүлия’ Тәки кушылганнармыни?»
Тавышсыз калган Ильяс әүлия кул сузгач кына һушына килгәндәй булды Ләкин баскан җиреннән барыбер тиз генә атлап китә алмады. Рәгыйдә үзе дә тыныч йокы теләп капкадан кереп киткәч. Манчаровский тагын нәрсәләрдер әйткәч тә, каккан багана хәлендә тагын күпмедер вакыт торганнан соң гына башына азмы-күпме уй килә башлады.
Йә инде, шуны да чамалый алма инде Сәхнәдә еллар буе егет бе-
лән кыз булып уйна да. уеннан уймак чыкмасын Ничек итеп шул аһлар. уфлар эзсез узсын, аерылышып, кавышып, сөенешкән һәм газапланган яшьләр бер-берсенә ничек итеп чынлап тартылмасын Бик тә гади нәрсә ләбаса, уен гадәткә әйләнә
Нәтиҗә катгый һәм дөрес иде. Шунысын гына төшенәсе калды: рас шулай икән ике артистның кушылуы бик тә табигый икән. нишләп соң әле Ильясның кәефе кырылды9 Нинди нигездә? Ни хакың о бар синең моны һуш җуярлык дәрәҗәдә авыр кабул итәргә? Инте- * гергә, авыр суларга — аһылдарга9 Дивана' Бүтән сүз юк. Бары s тик исәрлек аркасында гына. Бетте китте Бөтен сәбәп шул гы- Я на. Әйе. =
Катгый нәтиҗәгә нокта рәвешендә, үз уйларына ул «Тфу!» дип 5 төкерде дә, каты-каты басып, өенә юнәлде Кар белән аяклар “ сатулашуы гына бөтен авылга ишетелгәндер. Шул кадәр нык шыгыр- £ дады кар. әйтерсең ки. Ильясның беркатлы җүләр булуыннан кычкы- ф рып-кычкырып көлә һәм тәкърарлый: а
— Шыгырт. шыгырт, шыр чыккан, шыр чыккан җүләр
Бу җүләрлегеңне Бәһрәмиягә кайтып сөйләсәң, ул ни дияр х иде икән? <
Берни әйтмәс, уклау гына күтәрер иде. -
Шул фикерне җөпләгәндәй таныш шигырь хәтергә килде
X
Син минем миләүшәм идең,
Яме идең болынның Яши төшкәч, башкаема Уклау белән тондырдың
Уклау тәмен чынлап татыганга исәпләп, күңеле бераз тынычлана төшкәч кенә. Ильяс ишек какты Йокылы-уяулы «Кем бар9» — дигән сорауга гадәттән тыш җылы итеп
— Мин бу, әнисе, ач1—диде. —Йокыңны бүлдем, ачуланма инде
Болынга ямь биргән миләүшә чакларың бар иде лә ул синең дә. дип өстәмәкче иде, тиешле урында тыйлыга белде. Йә. шуннан соң аны кем дивана дия алсын9
Булдырдың, Ильяс, яшә.
Кыш көне авыл кешесенең мәшәкате әллә ни күп түгел Мал-туар кычкыра, каз-тавык күтәрмә төбенә килеп шыгырдый башлагач, алар- га җим саласың, хатынга утын кертеп бирәсең, ихата көрисең Бик уңган булсаң, сыер абзарындагы тиресне көннекен көнгә чыгарып. аяк астына яңа салам саласың. Тагын нинди эш9 Бетә дә яза бугай Дөресен әйтсәк, гадәттә бу эшләр дә Ильяска калмый — аларны Бәһрәмия һич авырсынмыйча үзе башкара Ильяс, теләсә, кояш чыккач та кайгы-хәсрәтсез, рәхәтләнеп йокы симертә ала Бүген дә шулай кузгалмаска иде исәбе Ишек шыгырдата-шыгырдата урык-сурык йөргән Бәһрәмия адымнарын йокы аралаш тыңлап, төшкә хәтле аунамакчы иде Әгәр дә мәгәр кузгатырлык сәбәп чык- маса Әмма сәбәп чыкты, хәерсез Сәбәп йокының бик үк тирән булмавына бәйле булды. Тәгаен әйтсәк, болайрак Малай мәктәптән бик тә иртә кайткан икән Көн артык салкын булганга, дәресләрне үткәрмәскә боерык килгән, имеш Сабак алмыйча, теләсә кая сугылып кайтышлый малай клуб тирәсендә йөренгән ар-тистлар янында туктап торган Аптырашка калганнар артистлар. Күрше авылга илтеп куярга тиешле ат чирләгән Нишләргә белми аһ оралар ди
Шушы хәбәрне ишетүгә, мин сиңа әйтим, Ильясның йокысы качты куйды Сикереп торды да. ашыгыч юынып, аннан-моннан капкалап, клуб ягына теркелдәде Хәбәр хак икән Артистлар — пошаманда. Ильяс Манчаровский белән идарәгә үзе кереп чыкты. Ат юк. Исән калган ике-өч ат болынга печәнгә киткән Сөмсере коелган рәис күзләрен яшереп кенә:
— Үгез бар-барын,— дигәч. Манчаровский мәзәксенеп бер Ильяска. икенчеләй рәискә караганлыктан, рәис үз гаебен йомшартырга чамалады, күрәсең.— Болай җиккәләдек инде без аны,— дип, күзләрен тагын өстәлгә текәде.
Манчаровскийның чырае чирле кешенекедәй чытык иде Шуны күргән Ильясның йөрәге сулкылдап куйды. Ихлас кызганды Рәгыйдәне күз алдына китерде Ул да хәзер, мөгаен, кара кайгыга чумгандыр. Аны жәлләп йөрәгенең соңгы тамчы мае сызылып тамгандай булды Шундый ярдәмсез, җайсыз хәлдә калган кешеләрне ничек авыр хәлдән коткарырга тырышмыйсың ди. Әйе, ничек тә ярдәм итү ягын карарга кирәк.
Шул ният белән ул рәис сүзләрен җөпләргә тиеш тапты.
— Үгез дигәч тә аны да бит ходай бар иткән. Үгез дә мал. Нәкъ үзе. Көйләп-чөйләп йөртсәң, тарта ул йөкне
Азрак тын торганнан соң рәис күзләрен яшермичә генә:
— Әллә тапшырабызмы ходайга?— дип, Манчаровскийга уйларга мөмкинлек бирде
Манчаровский шулай ук ашыкмыйча гына әйтте:
— Бүтән һич чара юк икән, нишлисең. Ни әйтсәң дә. юл кешесенең юлда булганы хәерле Тапшырыйк.
Олаучы табу шулай ук җиңел түгеллеген белгән Ильяс монысын шундук үз өстенә алды Үгезле чана белән килергә вәгъдә биреп, җәһәт кенә чыгып китте. Җигү әйберләрен, бигрәк тә камытны көч- хәл белән табу һәм әмәлләүне, тагын бүтән мәшәкатьләрне тәфсилләп сөйләүнең кирәге юктыр Үгезне көйләп-чөйләп кенә, җитәкләп кенә клуб янына тәки китереп җиткерде. Үрәчәле зур чанага азрак печән белән мул гына салам салган иде. Декорация такталары кырыл- масынга һәм үгез ачыга калса аңа ныклык бирер өчен шулай тиеш иДе Сәхнә әйберләрен Юлдыбай әүлия һәм баянчы Солтанов төяштеләр Аннары һәркем чемоданын йөк өстенә куйды. Манчаровский белән Рәгыйдә утырып барырга, калганнар җәяү тәпиләргә килештеләр. Хәерле юл теләп рәис үзе озатып калды. Ләкин аның теләге үгез нияте белән туры килдеме соң? Хикмәт әнә шул сорауга бәйле иде.
Юл кешесенең юлда булганы хәерле, дидек. Дөрес. Мәгәр юлга чыгу үзе үк гүр газабына тиң дигәнгә ышаныргамы, юкмы? Ышанырга туры килә. Чөнки дип әйтик, үгез каядыр барырга, җылы, сөекле, туган абзарыннан аерылырга ашкынып торамы7 Күр әнә, баскан җиреннән кыймшанырга да чамаламый. Ачуың бик килсә, рәхәтләнеп арттыр — Ильяс абзагыз аны кузгату өчен үзенең еллар буе туплаган һәм физик, һәм әхлакый запасларының, ким дигәндә, яртысын исраф иткәндер Дучар булгандыр дисәк, тагын да хаклырак булырбыз Шулай Дилбегәне бер тартты Ильяс, үгез койрыгын гына селкеткәләде. Җитәкләп кузгатмакчы иде. моның белән дә ризалашмады үгез Бу мизгелдә чак кына селкенгәндәй тоелса да, барыбер күзгә күренерлек хәрәкәт ясарга теләге сизелмәде.
Йөк өстенә менеп кунаклаган Манчаровский белән Рәгыйдә, мес-кенкәйләр. түземлекләре төкәнгәч, чанадан төшәсе иттеләр. Шул чакта Рәгыйдә:
— Берәр телем эпи сузсаң, бәлки иярер иде,— дип куйгач, башкалар аңа нык кына сәер караш ташладылар. Акылына зәгыйфьлек килмәгәнме, янәсе
Мәгәр фикер бик дөрес иде Моны шәп белгән Ильяс үзенең бөтен кыюлыгын җигеп, чанадан бераз печән йолыкты да аны Рәгыйдәгә сузды
— Шушыны биреп карагыз әле Ашаса, алгарак атларсыз.— дигән киңәшне бирә алды
Йа алла диген, үгез кабул итте сыйны Чәйнәде йотты Ильясның ымын тыңлап алгарак киткән Рәгыйдә артыннан ышанасызмы. й юкмы7 Әйе Рәгыйдә артыннан иярә китте хөрмәтле вә гыйззәтле “ үгезебез Менә шулай Авыл башына чыкканчы шул ысул үзен = тулысынча аклады Авылны чыккач, хәтта печәнсез дә Рәгыйдәдән £ калышмаска тырышып атлады. Һәм — никадәр куаныч!— тигез юл- ? га чыккач, Рәгыйдә йөгереп күрсәткәч, аңа ияреп, хәтта юыртып 2 китте Рәгыйдә арый язып Манчаровский янына, йөк өстенә сикер- в гәч тә байтак ара матур гына атлый белде
Чакрым чамасы үрле җир узганнан соң. яңадан өч-дүрт чак- « рым — сөзәк юл Тәвәккәлләп Ильяс үгезне ашыктыра төшкән иде, а үгез юыртып та китте Монысына ук өметләнмәгән иделәр Лә- ° кин дөреслеккә кем каршы килсен Нәкъ шулай булды Мәгәр бит х халык борын-борыннан: сыер дуласа аттан уздыра, дия килгән Үзе- .* гез беләсездер, үгез ир затыннан булса да барыбер сыер нәселен- х нән Шуны истә тотыйк, чөнки хәзер үз күзебез белән күреп халык- J ның хак әйткәненә ышанырга туры киләчәк Әйе. бәхәсләшмәскә * сүз куешыйк Хикмәт менә нәрсәдә Үгезебез бик матур гына юыр- ' тып киткәч, пассажирларның кәефе бермә-бер күтәрелде
— И-их, үгез дус. килде-китте аттан шәбрәк икәнсең ласа1 дип Манчаровский үгезне тагын да үсендерә төште
Рәгыйдә рәхәтләнеп, кычкырып көлү өстенә күңелендәге иң назлы тойгыларын чәчеп очындыра иде
— На. на. малкай! Чибәркәй, җитезкәй1 На-а!
Үгез әллә чынлап та үсенеп-очынып, кылтаеп китте, әллә аягы чана башындагы аскы аратага бәрелеп үртәлде Ни булса шул юырту белән генә канәгатьләнмичә, арт санын чөя-чөя. чабарга тотынды Алданрак җәяүли киткән Юлдыбаев белән Солтанов һәм тагын өч-дүрт артистны куып җиткәч, алар да утырырга теләгән иде. өлгерә алмау сәбәпле, йөгереп карасалар да. утыра алмадылар Ильяс дилбегәне никадәр нык тартып карамасын, матур-матур сүзләр әйтмәсен, үгез ул сүзләрне койрыгына да элмичә, чабуын белде Тагын ярты чакрымлап чаптымы, кимрәкме, бермәлне чабуы дулау дигән тизлеккә күчте Чын мәгънәсендә дулап чабарга кереште үгез Әйе. чапсын иде әле. түзәр идең анысына Тизрәк барасы төшкә җитүдән һич зыян күрмәс идең Мәгәр юл. бигрәк тә кышкы юл тигез генә буламыни Сикәлтәле җирдә чана гопылдап чокырга төш-кән чакта эчеңне тот та кычкыр, бүтән чараң юк Сикәлтәләрдән, эч айкалулардан да яманрагы юкмы тагы7 Бар Сабыр итегез
Әйе. кем Сикәлтәләр өстенә. икеме, өчме метрга җитмәле шомарган. салулы урыннар азмы әллә Бар алар, күп Байтагын исән генә узарга да мөмкин булды Ләкин бит гел син дигәнчә генә булмый Менә мин сиңа әйтим, шундый бер шомарып беткән, салулы җирдә чана, каткан бозгамы, бүтән нәрсәгә бәрелдеме, авып та китте, пассажирлар мәтәлеп, кар өстенә очты Ни булганны аңлар дәрәҗәгә килгәндә, манзара менә нинди иде Манчаровский биш-ун адым артта чалкан ята. ә Рәгыйдә белән Ильяс бер-берсенә чат ябышкан, мөгаен артык та нык курыкканнан бер-берсен мөмкин кадәр нык һәм кайнар рәвештә кысышып кочаклашканнар һәм шул хәлдә карга күмелеп диярлек яталар иде Әйтерсең ки. рәхәткә чумганнар Яшерүнең файдасы тимәс, дөресен әйтик. Ильяс салкын кар чеметүен тойган хәлдә Рәгыйдәнең аңны томалар дәрәҗәдәге кайнар сулышын, аннары аннары иреннәр, әйе. шундый саф һәм кайнар
иреннәр татлылыгын сизә Изге якынлыкны Ильясның бите, муены, колак яфрагы тоя Чынлап Рәгыйдә чынлап та аның колак яфрагын сабый тешләгәндәй, ярәшү билгесе сыман итеп, кабат-кабат. шаяра- колә тешләп кар эчендә ауный. Өнме, төшме, шунысы гына бик үк ачык билгеле түгел кебек Мәгәр аңлашылмас нәрсә булмас Аңлашылды Әйе. Боларның ким дигәндә, ике-өч минут шул чәнечкеле салкын һәм әйтеп бетергесез назлы рәхәтлектән аерыласы килми ята икән. Манчаровский шуны үз күзе белән күреп һәм аңлап, сәхнәдәгечә ачы көлүе белән көлгәч кенә, айнырга дучар ителделәр Ниһаять, салкын кар эченнән дөресрәге, бер-берсенең рәхәт кочагыннан чыгып, торып басарга мәҗбүр булдылар
Торып баскач та. Ильяс тиз үк Рәгыйдә өстендәге карны кагарга кереште Тегесе исә. елмаюдан, көлүдән көчкә тыелып Ильяска чын якынлык хисләре сирпеп. һич тайпылмыйча, тыныч кына басып торды Ильяс шикелле үк. мөгаен ул да язмышка, очраклы маҗарага, бигрәк тә хөрмәтле вә гыйззәтле үгезгә ихлас күңелдән рәхмәтләр әйткәндер. Тойгылар сүзгә әйләнә алмаса да. законлы төскә кермәсә. дә. моңа карап кына кичерешнең мәгънәсе һич үзгәрмәгән. кимемәгәндер Бәлки әле арта гына төшкәндер. Рәгыйдә өчен әйтә алмаса да. Ильяс үзе шуны яхшы төшенде: ходай үзе насыйп иткән бу вакыйга, ничәмә генә кабат юынса да. Рәгыйдә иреннәренең биттә, муенда, колак яфрагында калган эзләре җуелмаячак, сүрелмәячәк. Бу кайнарлык, бу рәхәтлек, бу бәхет бөтен гомергә җитәчәк һәм иң мөһиме, бу хис ир белән хатын-кызга хас талпыну гына түгел Бу бөтенләй икенче төрле якынлык, изге һәм саф. һичнинди түбәнлеккә чакырмый торган илаһи якынлык..
Бу хиснең исемен хәзергә Ильяс атап әйтә алмый әле. Мөгаен, ул тора-бара гына ачыкланыр Ләкин моңа карап, хис тирәнлеге һич кимемәс.
Шул уй белән Рәгыйдә өстендәге карны кагып бетергәч. Ильяс үз өстендәге карны каккаларга кереште Йа хода! Бәхет һәм рәхәтлек кар эчендә бергә яту белән генә. Рәгыйдә өстен кагу белән генә бетмәгән икән әле! Дәвам итә икән' Инде килеп. Рәгыйдә Ильяс өстендәге карны да кагыша! Монысын ук өмет итә ала идеме әллә Ильяс! Ильяс! Нинди бәхетле йолдыз яралганда тудың икән син? Бу көннән, шушы мизгелләрдән башлап, инде дөньядан китсәң дә һич үкенечле булмас иде Йа хода! Бар икән шушындый бәхет тә. Әгәр үгез дуламаса. әгәр чана салуламаса. әгәр йөк аумаса. әгәр мәтәлеп кар куенына чуммасалар. ниһаять, әгәр дә мәгәр Ильяс өеннән чыгарга куркып, боегып ятса, шушындый могҗиза барын белер идемени?! Белми яшәр һәм белмәгән килеш дөньядан китеп барыр иде Рәхмәт ходайга (бар бит ул ходай!), рәхмәт язмышка рәхмәт Рәгыйдәгә. Рәхмәтнең дә иң зурысы — хөрмәтле үгез дуска! Яшә үгез дус. мең яшә!
Җитмәсә, аттан хәтәррәк дулап күрсәткән үгез үзенең тәүфыйклы була алуын күргәзеп тора икән әле Йөк аугач та шып тукталган, малкай. Кыймшанмый да басып торган көне. Рәхмәт' Инде моннан ары ярты адым атламасаң да хәтер калмас. Чананы Ильяс үзе тартып булса да калган ярты чакрымны узачак һәм йөкне тиешле урынга илтеп җиткерәчәк.
Манчаровскийның. трагик буларак, бөтен кырны, ак чиксезлек- не калтыратып көлүеннән. Рәгыйдәнең февраль кояшы сипкән аллы- зәңгәрле нурларга өстәлгән ягымлы, якты карашыннан һәм гөнаһсыз сүзләреннән соң. Ильяс чананы берүзе күтәреп турылады Үгезне аркасыннан, муеныннан сөеп иркәләде Рәгыйдәгә булган хисләр ихласлыгы белән сөйде. Мөгаен, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирәсе килгәндер, ни булса шул. үгез матур гына кузгалып, күңелле генә барып җитте күрше авылга Чын дусларча саубуллашканнан 60
соң, Ильяс үз авылына. Череккүлгә таба юл тотты Үгез исә. һич көй-сезләнмичә. тыныч кына атлап, хәтта кай урыннарда юыртып. Ильясны интектермичә генә алып кайтып җиткерде Инде Ильяс та үзен ниндидер максатка ирешкән кеше сыман тоеп, күңелендә илаһи бер тынычлык хис итә иде
Ләкин тынычлык озакка бармады
Бер-ике көннән соң ук әлеге сәер мизгелне сагыну хисе барлыкка килеп, төннәрне йокысызга диярлек әйләндерде Мәгънәсе аңлашылмаган яңа хис аны түзә алмаслык дәрәҗәдә ашкындыра, каядыр чакыра, һәм. әйтерсең. Рәгыйдә тавышы белән эндәшә иде.
Алтынчы бүлек
Зур рәхәтлекләр күрермен дип чыкмаса да (бу заманда рәхәткә исәп тотмаслык кына зиһен бар лабаса). юл Ильяс уйлаганнан да хәерсезрәк булып чыкты Билгеле инде, хәерчегә—җил каршы Әче февраль җиле белән көрәшеп кара син Муеныңа, битеңә, үзле карын сылап, күз ачырмас Күз ачкысыз буран каршылар дип башына китергән идеме ул9 Койрыгыңны кысып, җылы өеңдә ятмасаң. шул кирәк сиңа Мондый көндә рәтле эт тә оясыннан чыкмаска тырыша, әгәр котырмаган булса Котырса, бүтән чут Гадәттә, эт буранда котыра. Ильясның хәле шундыйрактыр. күрәсең. Югыйсә, нинди иркен кола-яланда, чиксез бушлыкта аннан башка берәр җан иясе күренер иде лә!
Күзләрен һәм муенын әле бер кулы, әле икенчесе белән, алай да түзмәслек булса, ике куллап бураннан ышыклый-ышыклый. күпме барылды икән9 Сыланган карны сөртә-сөртә. күз кабаклары ачыта башлады Аннан бигрәк — муен Каһәр суккан җил бүрек белән яка арасында киндер җеп юанлыгы чаклы гына калган ачык җирдән өрепме өрә. Өрә генәме. кисә, пәкесез телә. Пәкесез телгәләгән төшне чәнечкеле кар белән ышкый — тоздан зәһәррәк әрнетә Түземең төкәнсә. күз-битеңне муен-җилкәңне ышкый-ышкый сикергя^әргә бетерелергә кереш Җилгә Ильяс аркасы белән борылып атлый, хәле бетсә, тукталып тора Әз генә хәл кергән төсле тоелгач, тагын атлый тагын борыла һәм күз-битен куш куллары белән каплап үрсәлән.» Үрсәләнә-үрсәләнә, тагын атлый Әйтерсең, мәҗбүри рәвештә барып җитәргә тиешле ниндидер катгый боерык алган ул Әйтерсең аны боерыклардан да өстенрәк, барып җитмәсәң гомерең белән хушла-шасың дигәндәй янау мәҗбүр итә Бик тә интеккәч, бик тә үрсәләнгәч. бик тә әрнегәч, һич югы кире борыл да җил аркан кайт та кит азмы-күпме җылы сакланган өеңә Ләкин юк. анысын Ильяс дивана башына да китерә алмый, атлавын белә
Ярый әле солдат итекләре исән иде Кунычларына кар тулып лычма су булса да. катылыгын җуймый, таралып төшми Юл катысын сиздерерлек дәрәҗәдә кала Ә юлны юл дип атау анысы бәхәсле нәрсә Кичәге юл ярты аршынлы кар астында калган Ярты аршынлы карга бата-бата атлаганда, әгәр аякта чабата булса ма-мыкка баскан кебек кенә тоелыр иде Юлмы, юлсыз кырмы белә алмас идең Шулай да кирза итекләр юл катысыннан аерылмаска ярдәм итә Каядыр барып борының белән карга капланганчы ar.i •
Атлавын белә анысы Ильяс, белми дисәң, гөнаһлы булырсың Ләкин шушы рәвешле көч исраф иткәннән соң күпме генә ара үтелде икән9
Базы елгасы аша турыдан олы юлга чыгып, сигез чакрым дип исәпләнгән Ишкар авылына җитте Ишкарны узгач җил юнәлеше чак кына үзгәреп чапрышка әйләнде Лаяшты дигән авылга җите i-
де Ниһаять. Әсәнгә җитәрәк, аяклары җирне тоймый башлагач, эченә шом керде Ял итмичә атлый бирсә, бу авылдан ерак китә алмаячак Аяк кына түгел, бөтен гәүдә сөм тоймаска әйләнсә, үзе дә шундый хәлгә керәчәк. Әле кайбер нәрсәләрне аек чамаларлык чакта. азрак ял итү хәерле булмагае
Шундый уй белән Ильяс Күәш елгасының калтырап торган күперенә менмичә, боз сукмагыннан узды да. авыл башындагы иң беренче өйгә керергә булды
Капкага таба яңа гына салынган берничә эз күзгә чалынды Димәк, хуҗалары исән.
Исән кешеләр калдырган эзләргә басып, ачык капка янына килде Өйдән хәлле генә тавышлар ишетелә Исән генә түгел, яхшы ук көр күңеллеләр икән әле. дип уйлады Ильяс һәм. җылынып, кибенеп чыгарга гына рөхсәт итәрләр, дигән өмет белән күтәрмә тирәсенә килде Өскәрәк менеп, өсләрен каккалады Аннары биштәрен салып күтәрмәгә куйды. Утырып, итекләрен салып какты Ким дигәндә яртышар кило бозлы кар коелгандыр Бүреген, шинелен салып селкеде.
Шушы эшләрне башкарганда, өйдән кем дә булса чыгып сүз кушар да өйгә чакырыр бәлки ди өметләнгән иде Ләкин өмет акланмады Өмет акланмау кәефкә җайсызрак тәэсир иткәч. Ильяс берара хәрәкәтсез торды. Өйдәге тавышларга игътибар беләнрәк колак салса. ул тавышлар бик үк гадәти түгел икән Тавышлар артыграк кискен һәм төрлесе төрле югарылыкта Асылда хатын-кыз тавышлары өстенлек итә: яный, куркыта, ялына Сирәк ишетелгән ирләр авазы исә тынычландырырга, акыл бирергә тырыша Яшь тавыш — малайлар тавышы — кемнәрнедер өйдән куа. Әйе. ныклап тыңлагач, сүзләрен ишетеп тә була икән Кычкырыпмы кычкыра малай:
— Чыгып китегез, кемгә әйтәләр, берегез дә калмагыз, эзегез булмасын!
Менә нинди эзләргә басып кергән икән Ильяс. Дөньяда калмаска тиешле эзләргә Ниндидер җитди сәбәбе бардыр инде — бер дә юкка яшь җан шушы хәтле ачыргаланмас.
Капчыгын бавыннан тоткан хәлдә, өйалды ишеген каккан булды Ильяс Ишетмәделәр Өйалдына рөхсәтсез узды. Өй ишеген каккач, өйдәгеләр беразга сүзсез калсалар да. ишек артында кем барлыгына игътибар сизелмәде Өйгә дә рөхсәтсез керергә туры килде.
Утыр диюче дә. ни йомыш дип сорарга теләк сиздерүче дә юк иде һәр кеше үз эчендәге утны иреннәре белән кысып, күзләр белән генә чәчкәләп, берара тын торды.
Алъяпкычлы, кайчандыр зәңгәрсу төстә булган, хәзер исә шактый таушалган күлмәктән һәм. яулыгын күкрәгенә кыскан апа, Ильяс керүгә Аһ!- дип. чак кына аңа таба омтылып куйды да артка чигенде Мич алдына килеп, ызбутка таянды Икенче якта, тәрәзә янындагы эскәмиядә яшь кенә хатын-кыз тезләренә портфель куйган, алдындагы кәгазьләрне һәм көрән төсле карандашын селкет- кәләп утыра иде Икенчесе, аның яныннан торып, ишек төбенә барып басты Ир кеше исә түрдәге сәкедә утыра бирде. Ә малай7 Малай әнисе артына ышыклангандай, казан янында ук тора икән.
Ишектән чак кына сулгарак, почмаккарак тайпылган Ильяска сәке уртасында берүзе утырган ир кеше сүз кушты
— Сезне кем дип белик7— Ильяс аптырабрак калганны сизгәч, өстәмә сорау белән ярдәмгә киләсе итте.— Сугыштан кайтып килешме?
— Юк. яңадан китеп барыш.— дип. нишләптер үчеклисе килебрәк. үзе дә уйламастан ялган сүз ычкындырды Ильяс
Бер секундтан соң ук үкенсә дә. сүз ычкынган иде инде.
Шул сүз белән ул үзе кергәнче башланган тарткалашуларга яңа
көч өстәгән булып чыкты Ишек төбендәге хатын-кыз шул сүзне эләктереп алды да аның мәгънәсен меңгә төрләндерергә, үстерергә, баетырга кереште
— Әнә. күрәсезме, кызылармеецны? Кулын карагыз, төзәлеп тә бетмәгән, ә яңадан китеп бара — сугышка' Сезне яклап' Сез исән булсын дип! Коллыкка эләкмәсен дип Ә сез нишлисез9 Ничек ярдәм * итәсез фронтка? Ярдәм' Анысын уйлау кая' Үз бурычыгызны тү- и ләмисез. изге бурычтан баш тартасыз.
Яшь хатын-кыз шулкадәр рухланып әйтте. Ильяс хәтта кабат s сугышка китеп баруына үзе үк ышана язды Шул хакта кайнарла- £ нып белдерү ясарга авыз да ачкан иде Мәгәр шау-шуның мәгъ- = нәсен төшенеп җитмәгәнлектән. хатын-кызның илһамлы телмәрен 2 тагын тыңларга тиеш булды
— Йә. квитанция яза башлыйбызмы, түлисезме?—дип. хатын g каршысындагы портфельле кызга ым какты.— Язсынмы9 Тулы- ф сынча булмаса. яртысын. Былтыргы недоимканың яртысын Йә9 -
Хуҗабикә кулын ызбуттан алып селкеде
— Их. кызым, кызыкаем Шуны да аңламагач соң. Каян алыйм к ди мин ул акчаны9 Кем биргән аны миңа9 Кем безгә нәрсә бирә9 5 Кайда ул керем дигәнегез? Гел чыгым гына лабаса! Инде урлашырга = кушасызмы? Урларга да юк бит ул акча Кемнән урлыйм9 Әйтегез. ® чыгам да урлыйм
— Остарып беткәнсез бурлыкка Менә ничек9 Кеше таламакчы
— Үзегез котыртмакчы бит Котыручы гына юк
— Ә сез котырмагыз, башыгызны эшләтеп карагыз, уйлап карагыз. Сезгә бөтен кешеләр белән беррәттән. ихтирам итеп, кешегә санап, бөтен ил күләмендә салына торган изге налогны салганнар Бүтәннәр түләгән, ә сез
— Ярты авыл түләмәгән, каян алсын.
— Ярты авыл өчен җавап биреп маташмагыз, үзегез өчен җавап бирә алмаган көе Әйтегез, күпмегә языйк квитанцияне9
Хуҗабикә ык-мык итте, ачуын, үртәлүен тыя алмыйча аһылдап куйды да. амин тоткандай битен сыпырып өнсез калды
Усал хатын шуннан соң күпме генә илһамланып нотыклар сөйләсә дә. апаның инде телен яздыра алмады Ахырда исә. өметен тәмам җуйгач һәм талчыккач, түрдә утыручы иргә карады
— Булмады. Яхшылыкны аңлый торган хатын түгел икән Инде яманлашырга туры килә Чутлый башлыйбыз Шулай бит. иптәш председатель?
— Нишлисең, карагыз.
— Бергәләп карыйбыз, иптәш председатель. Мин налог инспекторы гына, авыл Советы власте — сез Сезнең җитәкчелектә менә бу апалар илне дошман кулына тапшырмакчы булалар
Инспектор, әлбәттә, ялгышты Соңгы сүзләре әнисе артындарак торган малайны алга чыгарга мәҗбүр итте Малай җилпенеп инспекторның алдына ук килеп басты
— Син. син үзең дошман' Халык кыраннатып йөрисең Кулыма корал эләккәч тә мин сине атарга кайтам'
Инспектор мондый кыюлыкны көтмәгәнлектән. баскан җиреннән, егылып китәрдәй булып, чайкалып куйды Егылмавына ышангач, чак кына көлемсерәгәндәй итте Тиз арада үзен кулга алып, бөтен булган зәһәрен җыеп, оча-куна таларга кереште
— Шулаймыни әле9 Совет властен ныгытырга тырышкан, фронтка ярдәм итәргә тырышкан кешеләр сезнең дошманмыни9 Алайса, син кем булырга җыенасың соң’ Солдат булыргамы, бандит булыргамы9 Ә9 Кем булып чыгасың син9 Ә9
— Мин призывник, кулымда менә повестка Ә син — дошман' Халык дошманы!
— Әйтәм бит. иртәгә сугышка китәргә тора балакаем Аны юлга әзерлисе бар Ә сез сез... — Сүзләренең азагына чыга алмаган апа яулыгы белән авыз-борынын каплап, елап җибәрде — Солдаткаларга аз-маз ылгут бар ичмасам Аларга упыска кермиләр Минем нинди гаебем бар ирем сугышка киткәнче чирләп үлгән өчен7 Аның урынына малаем китә Шулай булгач, солдаткадан кай төшем ким минем7
— Малаең киткәнче салынган налог. Китсен, справка җибәрсен, аннан сезгә дә булыр льгота. Ә искеләрен барыбер түләргә туры киләчәк Аларыннан котылу юк Анысы әҗәл белән бер. Белеп тор шуны, чүпрәк баш.
Әнисен хурлау малайны тагын ярсыта төште
— Син ул чүпрәк баш. Кансыз' Сугыштан исән кайтсаммы! Исән генә кайтыйм, җаныгызны суырам Беренче булып сине юк итәм. халык дошманын. Сине!
— Куркытма, энем, сугыштан кайткач та син син булып калырсың. без без булып калырбыз. Йә. апа. соңгы кабат сорыйм: язабызмы квитанция7
Апа. әлбәттә, сүз әйтә алмады Аннан акча өмет иткән беркатлы инспектор уйланыбрак торды-торды да. янә председательгә эндәште:
— Булмады Башладык — Шуннан соң зәһәр чәчкән күзләре белән өйнең дүрт стенасын капшап узды.— Бу самовар күпме тора?— Җавап бирүче юк.— Йөз тәңкәдән ким түгел, яз. жәлләмә Шулай, йөз тәңкә— Чөйдә эленеп торган тунны алып селкеде — Менә дигән тун. рәхәтләнеп киярлек.
— Улымныкы. Нәрсә киеп китәр аны талап чыксагыз?
— Анысы безнең кайгы түгел. Күпмедән язабыз.
Председатель йөзен җыерып читкә борылды. Ильяска шул гына җитмәгән диярсең Ул үзенә чират җиткәнен, ниһаять, аңлады. Әгәр өйдәгеләрне яклап тавыш куптарсаң, власть вәкиле ничек карар дип. нишләргә белмичә кыҗрап кына утырган Ильяс, ниһаять, сикереп торды. Иң башта портфельле кыз каршына килеп басты:
— Кәгазьләреңне җыеп сумкаңа сал — Кыз уңга карады, сулга бакты Инспектордан ярдәм көтте Ләкин инспектордан алдарак боерыкны, онытыла язган солдатлыгын яңартып, чираттагы рольләренең берсенә кереп өлгергән Ильяс бирде.— А ну. приказываю, кәгазьләрне — сумкага!
Ходайның хикмәте, приказ тәки приказ булып чыкты, лабаса. Кыз бу юлы беркемнән киңәш көтмәстән. кәгазьләрен җыеп, сумкасына салды да чикылдатып бикләп тә куйды Ильяс каршында үрә катты Ильясның ачуы кимеп, кызга матуррак сүз табарга тиеш булды.
— Әйбәт, шәп Сиңа хәзер китеп торсаң да була.— Шуннан соң егет янына килеп, аның повесткасын укып карады.— Дөрес, чын. Ә сез. иптәш председатель, данлы Кызыл Армиягә батыр егетләрне шушылай озатасызмыни7 Иптәш Сталин сезгә шулай куштымы7 Провокациянең монысы да үз бурычын арттырып үтәде Инде өйнең иң түрендә җәелеп утырган председатель кинәт сикереп торды. Үрә катмаса да. сабагын укымый килгән баладай, баскан җирендә боргаланырга кереште.
— Иптәш Сталин дип. Шулай куштымы дип. Иптәш Сталин недоимканы түләмәскә закон чыгармаган бит Нишләтик соң— Райфо требует, болар шул закон нигезендә таләп итә
— Таләп итми сезнең бу кызларыгыз, талый.
Мич яны ышыгыннан апа да чыгып канат җилпергә җөръәт итте:
— Көпә-көндез талыйлар, алладан да. Сталиннан да курык-
майлар, чисти имансызлар Упыска кергәннәр. Малайны армиягә озатышасы урында
— Дөрес апа. каты тор. Ә син. иптәш председатель, колхоз председателенә аңлат — бу егеткә юллык азык әзерләтсен Уфага хәтле җитәрлек булсын Булдымы9
— Соң... әйтербез, әйтербез. *
— Ә нинди олау белән озатасыз9 Кыңгыраулы олаулар бармы9 и Безне теге мәлдә шулай озатканнар иде. беренче китүдә
— Соң Үзең беләсең ләса. Кыңгырау чыңлата торган заман- s мы? Аннан... £
— Нәрсә аннан? =
— Бу егет авылдан бер үзе генә
— Алайса ярар, кыңгыраусыз түзәрбез. Ишетсен колагыгыз — й исән атларның иң хәллесен җиксеннәр. Алдый алмассыз, иртәгә | хәтле үзем көтәм ничек озатуыгызны карарга Миңа барыбер воен- ф коматка. Бергә барырбыз. Сораулар юкмы9
— Юкмы дип сорау дип Бар инде ул сорау Сез кем була- « сыз соң9 ' й
— Менә мин иртәгә баргач военкомга кереп мондагы хәлләрне * сөйләп бирермен Булачак солдатны, булачак солдат анасын ничек - җәберләвегезне төшендергән чакта, ул минем кем икәнне яшермичә = сезгә дә әйтеп бирер. Ә хәзер — егетне озату хәстәрен күрегез Сезгә х китәргә мөмкин, иптәш председатель
Бу вакытта баягы зәһәренең әсәре дә калмаган, сарык бәрәненең дә әле сөзәргә өйрәнмәгәне кебек юашланган райфо инспекторы. үзен елмаерга мәҗбүр итте
— Ә безгә9 Китәргә мөмкинме безгә9
— Сезгәме9 Сезгә! Әйе. сезгә монда килмәскә мөмкин булган. Борынгы заманда недоимщикларның өеннән соңгы әйберләрне талап чыгуларын дәреслекләрдән укый идегез бит9 Талаучыларга нәфрәт белән тула иде йөрәкләрегез Ә үзегез9 Патша Ялчыларыннан кай төшегез ким9 Кай төшегез ким9
— Соң инде без закон нигезендә без чыгарган налог мәллә9
— Сез егетнең армиягә китәсен белдегез бит9
— Каян белик без аны?
— Нишләп белмичә йөрисез?
— Соң инде.
— Бер дә соң түгел Әйе. яхшы чакта сыпырыгыз моннан
— Безгә ни. иң җиңеле шул Җавабын үзегез бирерсез.
Инспектор кызның тагын шулай тырнакларын күрсәтеп куюы армиягә китәсе малайга тагын ошап җитмәде булса кирәк, ул баягы- ча кайнарлык белән бармак селкеп, инспекторга янарга кереште
— Минме, сезнеме' Армиядән исән кайтсам, җаныгызны суырам! Кеше талау түгел, сүз әйтәлмәслек итәм Авызыгызны авызыгызны с. . ссу капкан сыман ача да алмассыз
Инспектор үзе дә. тагын да катырак сүз ишетүдән шүрләп бугай, налог агентына ым какты, тиз генә шылу ягын карады Председатель алар артыннан иярде
Ильяс тәкъдиме белән хуҗа апа авыл советына хәзер үк барырга тиеш булды — председательне куып җитү нияте белән ашыгыч киенеп. сәдәпләрен каптыра-каптыра алар артыннан китте Шәл яулыгын урам уртасына җиткәч кенә башына урады
һич киметми һәм арттырмый әйтәбез ки. шуннан соң бу өйдә төп хуҗа булып Ильяс үзе калды Егет белән юк-бар сөйләшә- сөйләшә утын әзерләп мичкә яктылар Мич алдына утырып, өшен- гән тәннәрен җылыттылар. Шул арада күзгә күренерлек төенчек белән апа кайтып керде
— Әй. рәхмәт төшкерләре мичкә ягып та җибәргәнсез икән
I .к ь м 6 85
Балама күмәч пешерергә үзем дә ягармын дигәнием Бирделәр менә, амбарга барып алдым Син булмасаң. сорарга да баш җитмәгән бу- лырые Аллага шөкер, тамак туйдырып китәрлек тә. юлда ашарлык та булды Бирделәр тәки. Булгач ни бирәләр инде ул Бер генә кешелек таптылар. Бөтен авылга каян җиткерсеннәр Юк бит. юкны бирәлмәйләр инде ул. Рәхмәт инде сиңа, исемең ничек әле?
— Анысы пүчтәк. апа.
— Кем булсаң да рәхмәтле, игелекле бәндә икәнсең. Урының оҗмахта булыр, алла бирса. Юл кешесе, арыгансыңдыр, берсәк сөялеп тор.
Түргә, бүрәнә буена иске тун җәйгәч, мендәр салып килде апа
— Бар. ял итеп ал. Черем итсәң дә була. Чәйгә уятырбыз.
Ильяс оекларын салгач, апа аларны җәһәт кенә мич өстендәге киштәгә элде:
— Үзең торуга коп-коры булыр, алла бирса. Ят
Ильяска нәрсә: «Бар бит дөньяда инсафлы, тәрбияле кешеләр,— дип. сәкегә үрмәләргә генә калды — Кайбер адәмнәр кадерле кунакка да болай ук хөрмәт күрсәтмәсләр иде1—Шундыйрак уйлар уйлап, йоклап та китте Йокы аралаш малай белән ананың тыныч гәпләшүе. мәктәптән кайткан кыз балаларның ихлас чыркылдашуы, әниләренең исә: «Абый йоклый, шауламагыз .— дип тыя торуын ишетеп яту үзе бер рәхәт һәм татлы иде
Шундый әйбәт кәеф белән чәй эчтеләр. Төнлә дә йокысыз интегүче булмады шикелле Әни кеше генә йокладымы, юкмы — монысы гына ачык сизелерлек булмады Кышкы кояш чыгып көянтә биеклеге күтәрелгәч, капка төбенә атлы чана да килеп җитте
Малаен озата чыкканда, аналарга хас булганча, балавыз сыгу, улының юатырга тырышуы — бөтенесе табигый иде. Егет чанага утыргач кына. Ильяс рәхмәтләр әйтеп саубуллашканда, апа. яшьле күзләрен сөртә-сөртә булса да. сәфәрчегә дә игътибар итәргә көч тапты:
— Үзеңә рәхмәт, игелекле бәндә,— диде, һәм кичәге соравын кабатлады.— Сине кем дип белик соң? Сорасалар кем дип әйтик?
Ильяс дөньяда бер генә кеше булып яшәмәвен, сәхнәдә булмаса да. тормышта барыбер күп рольләр башкарып яшәвен белә, әлбәттә. Бу юлы нинди роль башкарды соң әле ул’ Озак уйламастан үзлегеннән диярлек җавап табылды тагы:
•— Мин Хозыр Ильяс булам, апа.— дип. рәхәтләнеп бер көлде дә. чанага менеп, егет белән янәшә, артка карап утырды.
Икесен дә. сугышка китүчеләр сыйфатында, күрше-тирә җый-наулашып. күзләр сөрткәләп. кул болгап калдылар.
Егеткә киңәшләрне юмарт биреп, куш куллап хушлашкач та. Ильяс, ашыгыч эше бар кеше сыман, театр бинасын эзли китте Андый бина юк икән Театрның район культура йортында урнашканлыгын әйттеләр. Ильяска барыбер иде — театр гына булсын, артистлар исән булсын. Барысын да сәламәт хәлдә күрергә ниятләнгән Ильяс культура йортын тиз тапты Ләкин моңа карап аның күңеле күтәрелде дияргә ашыкмыйк. Киресенчә, әллә ничек, шом туды аның күңелендә Тәбәнәк кенә, озын гына агач йорт Биек койма аркасында ул үз дәрәҗәсеннән дә тәбәнәгрәк төсле күренә икән. Күпмедер ел ачып каралмаган агач капкалар Койма ни дә. капка ни — бөтен буйга кар күмгән. Көрт ярып узган ике-өч эз булмаса. ташландык йорт дияр идең Яшәп тә ята икән культура! Ана- 66
ларын сатмалы адәмнәр, эчләрендә җаннары бар микән''
Кәефе кырыла язган, ике-өч минут арасында килгәненә үкенә башлаган килеш, шулай да кемдер калдырган эзләргә басып Ильяс аяклары да капкага таба атладылар Ян капкадан узды Җан иясе барлыгы сизелмәде
Ихата зур гына икән Койма буйларында озын-озын бүрәнә өем- 2 нәре калкып тора Клубны әйе. хәтере калмасын культура йортын S сипләп салырга уйлаганнардыр инде Бүрәнәләр чери төшкәч, бәлки - сала да башларлар. s
Ихата яклап, тәбәнәк кенә күтәрмә, ишек. -Авыл клубында да £ ишек икәү була, сәхнә ягы ишеге аерым була Боларның шунлык ? та рәтләре юк икән, юньсезләрнең*
Ильяска бер ишек җитә җитүен. Шуннан керә ул һәм керде дә к Сул якта касса авызы. Янында ишек Тавыш ишетелгәнлектән, шул £ ишекне какты Касса бүлмәсендә җыештыручы хатын балалары бе- ф лән яшәп ята икән Әлеге дә баягы, сәкегә тезелешеп утырганнар х Авыл өйләрендәгедән аерма шул гына, бүлмәсенә бәрабәр — бәләкәй ° сәке Хәл-әхвәл белешкәч тә. клуб директорының кайдалыгын сорады « Кергән чакта уң якта ишек күргән иде бит — шунда икән директор * бүлмәсе Бая чамалый алмаганына гаҗәпләнеп, ашыга төшеп. Ильяс х шунда китте *
Бүлмәдә бер кыз чут төймәләрен шакылдатып утыра Хисап- * чыдыр Ильясны күргәч тә шакылдатуын озак дәвам итмәкче. " имеш Ильясның кемлеген белми шул әле Зыян юк. белдерербез
— Кызым, миңа директорның үзе кирәк иде
— Директор теге якта.— Кызның башы сәхнә ишегенә ымлады.
— Анда узарга ярыймы соң’
— Белмим шул.
Бу әле рөхсәт билгесе түгел иде Әмма дә ялындыра торган заманмыни Сәхнәгә илткән күтәрмәгә менеп, ишекне кыю гына ачты да эчкә чумды Караңгы Пәрдә төшкән Арткы чаршау янында тәрәзә яктылыгы сизелгәнгә күрә, шунда узган иде. бер-ике урындыктан башка нәрсә күзгә чалынмады. Сәхнәгә чыгып, анда бераз ял итеп торды һәм менә шушында чак кына эченә җан кергәндәй булды аның Җылылык хәтта аркасы буйлап узды Әйе. сәхнә ләбаса бу. чын сәхнә! Чынның да ниндие әле—Рәгыйдә йолдызы калыккан сәхнә' Аның тавышлары шушында яңгыраган Теләсәң әле дә ишетергә мөмкиндер
— Әй. кем бар анда7
Менә сиңа — көт назлы, нәфис тавыш Ниндидер тупас, кара аваз Ләкин чакырылмаган кунак бүтәнгә лаеклы микән7 Ильяска бүгенгесе көндә шунысы да ярап торадыр һәм ул тавыш килгән якка, залга төшеп китте Анда идәнгә зур гына чүпрәк җәелгән Шуңа сурәт төшереп ята икән тупас тавыш иясе
— Иптәш директор сез буласызмы7
— Мин Ә сез кем?
Ильяс үзенең исемен белмәгәндәй, тагын икеләнеп калды
— Мин ни. шул инде, үзең күреп торасың бит — яралы солдат
— Бик тә кызганыч, яралы солдатлар сез генә түгел
— Шулай шул Авыр хәл Иллә яшәргә кирәк
— Акыллы сүз.
Әңгәмәнең чамалы икәнен сизенгән директор, пумаласын буяуга манып, киндергә тагын ниндидер сызыклар диикме төшерә башлады Ике-өч минут Ильяс ул ясаган сурәтне һәм рәссамның үзен күзәтеп тыныч кына басып торды Рәссам да аны күпсенмичә ба- рын-югын сизмичә шөгылен дәвам итте Шактый вакыттан соң ул. стена буендагы урындыкларның берсенә утырып сурәтенә карап тын калды. Ильяс ике-өч урындык ара калдырып утырды Рәссам-
ның сөйләнергә артык ашыкмавы аркасында, сүзне үзе башларга тиеш булды
— Әле керешли карап аптырадым Капка төпләрегезне, ишек алларыгызны көрт баскан. Көрәүче юк икән.
— Аның өчен бездә штат каралмаган.
— Аның өчен ник кирәк штат Көрәк кирәк аңа Көрәк табып бир син.
Директор Ильяска беренче тапкыр игътибар белән карады
— Көрәр идеңме9
— Нишләп көрәмәскә?
— Акча каралмаган.
— һаман акча сезгә... Ә миңа рәхмәт җитә.
— Кызык адәм, ахрысы, син. Чынлап сөйләшә беләсеңме9
— Менә инде, минем формага кара, шинельгә.
— Ә-ә. солдат. Солдат алдаша белми . Әйдә соң, күрсәт сыйфатыңны Көрәкне табабыз аны
Шулай дип. директор. Ильясны чакырмый-нитми. ишеккә таба атлады Шулай. Тышкы якка чыктылар Директор, булдыра алганча тиз атлап, бәдрәф янындагы такта сарайга керде дә тимер көрәк алып чыкты Килеп җиткәнен көтмичә. Ильяс аны туктатырга мәҗбүр:
— Агач көрәк юкмыни?
— Әй, агач көрәк!! Баш диген. Хәзер карыйм
Икенче күренүендә кулында агач көрәк иде. анысын Ильяс рәхмәт әйтеп алды Аны аңлап җиткермәгән егет, ни дияргә белмичә. баскан төшеннән кузгала алмыйча карап калса, солдат исә җан-фәрманга эшкә дә кереште
Урамның тапталган җиреннән башлап, капка киңлеген алып көрәде Карның өске өлеше йомшак булса да. аскы өлеше шатырдап тора иде. Кыш башыннан көрәк тимәгән. Мәгънәсезләр1 Нинди җан белән түзәләр диген. Директорны әйт. сурәт ясап арган чагында чыгып кулына көрәк алса, иҗаты хутлырак китәр иде ләбаса! Интеллигент, янәсе Дәрәҗә төшә. Адәм баласы әллә нишли, бозыла. Сугышка чаклы киресенчә, теләсә нинди эш мактаулы иде.
Тимер көрәкнең дә кирәге чыкты. Шакылдата-шакылдата боз ватты Күтәрмә боздан арынгач һәм көрәкләрне үз урынына илткәч, хуҗалар ишетмәсме дип. биегән сыман сикергәләп. күтәрмә тактасын шакылдатып караса да, тиешле бәндәләр койрыкларын да селкетмәделәр Ильяс шуннан соң залга керергә мәҗбүр булды. Әйтер хәле юк. бу юлы аны күрүгә пумаласын тиз ташлады да директор, аңа таба үзе килде
— Йә, ничек?
— Чыгып карыйк. Әйдәгез.
«Карыйк» дигәне үз эшенә сокланасы килү хисе белән бәйләнгән иде. Картинасын ясап бетергәч, директор да үз эшенә кабат-кабат карап торадыр әле. Үзенә күрә һәр эш сурәт бит. Урамда, ихатада әле берничә сәгать элек кенә бөтенләй икенче төрле күренеш иде. Рәссам моны аңлардыр. Әйе, аңлады — рәхмәт Үзе дә әйтә белде рәхмәтне.
— Шә-ә-әп! Кара, нинди уңган кеше икәнсең. Менә безгә синең кебек кеше шәп булыр иде Каравылчыбыз ялкау — төнне йоклап үткәрә дә, яктыргач та өенә чаба Шушыңа тәки җитми кулы
«Үзегез эшләсәгез дә хәрәм булмас иде»,— дигән уен солдат тыярга тиеш тапты Турыдан-туры үз йомышына күчте.
— Мин сәхнә эшчесе сыманрак шөгыль табылмасмы дип килгән идем дә театрга. Алар мине белә.
— Шулаймыни9 Син әллә кем. кем диделәр әле? Әйе, син әллә теге Хозыр Ильясмы?
— Шулайдыр, иптәш Манчаровскии кушаматыдыр
— Хәзер аңлашылды. Кем икән бу сәер адәм дип баш вата идем әле. Аңладым. Хозыр абый, рәхмәт, ихлас күңелдән
— Мин театрны эзләп килгән ием
— Алар авылда бит
— Мин кайтабыз дип сөйләгәннәрие дә
— Кайтырлар, озак тормаслар анысы Ну бит. анда да штат о юк, зарплатасыз ничек эшлисез9
— Соң безгә ни колхозда да түләмәйләр. Ичмасам, яраткан эшең- ; не эшләү — үзе бәхет
—Тагы бер кат төшендердең, абый Шәп Мин дә изгелеккә т яхшылык белән җавап кайтарыйм Квартир табып бирәм Алар S кайтканны шунда көтәрсең.
Ильяс бүреген рәтләбрәк киде дә, шинель төймәләрен каптыра £ башлады Аннары юл капчыгының залда калганы искә төшеп. « аны барып алды Капчык буш диярлек инде Бичәсе ике-өч көн- s лек дигән ризык биш-алты бөртек бәрәңге һәм ярты кыерчык ала- £ бутамы, нәрсәме икәнен белеп булмый торган ипи кыерчыгыннан = гыйбарәт иде. Күңел ныклыгы өчен шул җитә Ильяс капчыкны щ бавыннан эләктереп күтәргәч тә. директордан театрның тәгаен х кайсы авылда икәнлеген сорады Моннан унбиш чакрымлы Кора- 5 лачык дигән авылда икән
— Караңгы төшкәнче барып җитәргә кирәк Мин чаптым ‘ алайса Исән булып тор әле, энекәш
Коралачыкка ул караңгы төшкәч кенә барып җитте Юл капчыгы асып, клубка солдат шинеленнән килеп кергән кешегә бөтен зал борылып карады, ягъни үз авылларыныкы түгелме, янәсе Аларны ымсындырмас өчен Ильяс, үзенә игътибар юнәлгәнне сизгәч, кире мәгънә белән баш чайкады һәм кул белән ишарәләп алгач, як-якка үрелгәләп, буш урын эзләде. Капчыгын һәм юеш бүреген шинель итәгенә — тезенә куйгач та сәхнәгә текәлде Күңеле тынычланды. Әйтерсең, дөньяның барлык мәшәкатьләреннән, шушы фәкыйрь, кешелекне кимсеткеч тормыштан сәхнәгә карап котылырга, матуррак вакыйгаларга кушылырга мөмкин Җитмәсә, әнә Бакый, тере әүлия. Ильясны күреп тә алды Ильяс шул сөенечтән кул болгагач, тегесе яшертен генә елмаеп куйды Бөтенесе рәтле булыр, алла бирса Бүген әйбәт була алмады иртәгә, әлбәттә, хәлләр яхшырачак Шулай бит9
Спектакль беткәч, концерт башланыр алдыннан Ильяс сәхнәгә менде Юлдыбай әүлия белән Манчаровскии һәм билгеле инде. Рәгыйдә белән кул кысышканнан соң өлкән артист каршы- сына яңадан, гаепле кеше сыман, баш иеп килде
— Менә минем килүемие. сәхнә эшчесе булып Алырсыз микән ’ Манчаровский битендәге буяуларны сөртә-сөртә җитди генә үзенең таныш дәлилләрен хәтергә төшерде — әлеге дә баягы акча мәсьәләсен Ильяс моны мең ишеткән һәм мең тапкыр кабатлаган лабаса инде
— Сездән миңа бер тиен дә кирәкми, тик миңа маэмай кебек сезнең артыгыздан ияреп йөрергә генә рөхсәт итегез Ә сәхнәне мин карармын, нәкъ сез теләгәнчә булыр
— Соң инде. Ильяс дус, без сезгә ике куллап риза.— дип. кунакны әүлия иптәш якларга тырышты
Рәгыйдә шулай ук -Эһе'",— дип баш какты лабаса Тагы ни кирәк9
Кирәкми Мәсьәлә хәл ителде Шул көннән соң Ильяс үзен чын театр кешесе дип хис итте Дөньядан аңа бүтән нәрсә хаҗәт түгел — бүгеннән башлап, аның күңеле бәхетнең иң югары гөмбәзенә менеп кунаклады.
Гадәти эш башланды — сәхнәне корасың, сүтәсең, чанага төйи- сең. бушатасың, ташыйсың, тагын корасың, тагын сүтәсең, тагын, тагын һәм ары табан яши китәсең. Ә иң рәхәте, иң татлысы шул — сәхнә кырыендагы тәрәзә төбендә, яки шундагы буш урындыкка утырасың да. көннәр, атналар буе спектакль карап, рәтлерәк тормыш белән яши бирәсең Аннан да мәгънәлерәге — һәр сүзе, хәрәкәте, күз керфекләренең һәр тибрәнеше, күзләренең һәр ачылып йомылганы, елмаюы, көлүе, җырлавы, моңаюы бе-лән — Рәгыйдә үзе Гомергә, мәңгегә шушы хәл дәвам итсә, гомергә мәңгегә Ильястан да бәхетлерәк кеше булмаячак. Менә ул буран һәм көртләр аралап еллар буе. озын гомере буе шушы ләззәтле сәгатьләргә омтылып килде бит. Килде һәм иреште максатына. Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Нәкъ үзе, билләһи!
Әмма мәңгелек бәхет буламыни9 Дөресен әйтик, аның күңел кошы ашкынулы хисләр белән атна буе күкнең иң биек ноктасында кагынудан башлап, әкертен-әкертен түбәнәя, түбәнәя, түбәнәя торды Иң әүвәл әүлия дигән Юлдыбаевның бик үк әүлия түгеллеге ачыла барып, күңелгә шом сала башлады.
Кайсы авылда иде әле9 Түбән Манчарда булса кирәк. Юлды- баев спектакльгә соңга калып килде. Манчаровский белән Рәгыйдә, сәхнә белән арткы бүлмә ягына, бүлмәнең бер почмагыннан икенче почмагына таба атлый-йөренә арыгач, өстәлгә аяк салындырып, аяк селкетеп утырудан да туйганнар иде инде. Юлдыбай нәрсәдер оныткан, имеш, шуны алырга дип. яңадан фатирына киткән иде Ильяс ул-бу килеп чыкмадымы дип, эзли барса. Юлдыбайның өйдә эзе дә юк Каядыр бүтән якка киткән, димәк Өй борынча эзләргәмени аны шушы зур авылда? Эзләр идең, табар идең дә бәлки .. Инде таң әтәче кычкырыр чак җитәр Бер генә юл — югалган мал үзе кайтып керсә генә.
Ильяс кидүгә язган мал чынлап та кайтып кергән һәм киенеп. бизәнеп утыра иде.
Ильяс хәвефле уйлар белән Рәгыйдәнең үртәлеп интегүен күрмәс өчен, үз урынына, сәхнә кырыена чыгып утырды. Көтте. Халык түземлеген җуеп берничә кабат инде кул чапкан иде. Аяклар белән дөберди башлагач, чыкмыйлармы дип. Ильяс сәхнә як ишектән күзләрен алмас булды. Тагын, тагын зарыгып көтте Рәгыйдәдән бәлки һич тә ким интекмәгәндер, артыграк булмаса. Ниһаять! Күренде Манчаровский Яшьләрчә җитезлек белән чар-шау алдына чыкты һәр сүзе саен диярлек кул чабалар. Барлык артистлар исеменнән сәлам тапшыргач, һәр исемне атаганнан соң алкышлар ява торды. Бу борчулы кич шулай да үзенең икенче төрле мисалы белән, сүрелә язган күңелне шактый биеккә күтәрүе белән барыбер матур булып истә калды. Менә хәзер дә бүгенгедәй хәтердә Ни дисезме9 Манчаровскийда хикмәт Менә ул әсәрдә хәрәкәт итүче каһарманнар белән бергә, башкаручы-ларны да атап чыккач Йа хода, үз колакларына үзе ышана алмады Ильяс. Ләкин ышанасы килә һәм бик теләп ышанды да. Чөнки, ни дисәң дә. төш күрү түгел, өннең үзе лабаса! Әйе. барлык исемнәрне атап чыкканнан соң. башкалардан һич аермыйча. Манчаровский гаять матур яңгырашлы, куәтле тавышы белән, үзенең гаять мәгънәле һәм илаһи авызын тутырып:
— Сәхнә эшчесе — фронттан яраланып кайткан батыр сугышчы Ильяс Баһадиров!— дип. тантаналы рәвештә бөтен залга игълан итте.
Гадәттәгедән һич ким булмаганча шаулап-гөрләп кул чапты халык. Ильястан хәзер дә: «Үз гомереңдә иң бәхетле көнең кайсы көн?»— дип сорасалар, менә шушы көнне, театрның законлы бер әһеле икәнен тою һәм шул тойгыны яклап тамашачы- ф ларның кул чабып раслаган көнен атар иде
Икенче бер күңелле нәрсә — Ильясның баягы борчылуларының да кысыр булып чыгуы. Сәхнәгә аяк басу белән Манчаров- < ский да. Рәгыйдә дә кинәт үзгәрделәр дә куйдылар, гүяки алар- 5 ны кинәт кенә пәри алмаштырды Кая ул баягы үртәлү, көю. * өзгәләнү Манчаровский юк. бары тик куәтле мирза гына бар в Рәгыйдә югалды да. аның урынына тәкәббер һәм чибәр Хәмдия 2 пәйда булды Сәхнәдә бөтенләй башка кешеләр башка тормыш = Ильяс анда булган һәр хәрәкәт, һәр сүз. һәр ымны күзәтә, күңе- £ ленә сеңдерә, йота бара. ♦
Атналар, айлар буе диик. Чөнки Дүртөйлегә кайткач та яңа s спектакль әзерләмичә, шушы ук әсәр белән Борай. Яңавыл. һәм J Бөре районнарына чыгып китәргә карар иттеләр Агыйделнең « аргы ягына Ят авылларның һәркайсын хәзер үз рәвешләрендә в искә төшереп булмый инде Барып чыкса да танымас иде Ә менә х аларда булган хәлләр гомернең соңгы мизгелләренәчә нәкъ булган ® көенчә, бер генә шәрехка да кимемичә күңелдә яши дә яши бирә * Онытылмый торган һәм онытылмаячак иң назлы авазларның берсе Манчаровскийның куәтле тавышы
— Сәхнә эшчесе — Ильяс Баһадиров1
Авыл саен, һәр кич саен
Ильяс үзе дә бурычлы булып калмаска тырышты, билгеле Бер көнне ул Манчаропскийга күрше Әшмән авылыннан Әнис дигән малайның район газетасында басылган бер шигырен биргән иде Кичәнең концерт өлешендә өлкән артист моңарчы кеше колагы ишетмәгән шул өр яңа шигырьне укып уңыш казанды
Әнә Манчаровский сәхнәгә чыкты да, алдагы номерны игълан итәр алдыннан төрле хәрәкәтләр ясап, укырга кереште Юк. икән әле. башта залдагы кешеләргә мөрәҗәгать иткән икән
— Сезнең авылда Сания исемле, апамы, кызмы бардыр инде9
— Бар. бар.— диештеләр.— бөтенесе ике данә?
•—Менә бу шигырь ал арга махсус атап язылган -Сания апа« дип атала Тыңлыйбызмы9
— Тыңлыйбыз, тыңлыйбыз!
Көянтә-чиләк аскан апа кыяфәтен алып укый башлый артист
Сания апа суга бара. Көянтәсе бизәкле Егетләргә күз дә салмый. Шунсы өзә үзәкне
Берәүләр үз эргәсендәге Санияга төртеп тә өлгерә
— Сине кайчан карап торган диген!— янәсе
Шигырь дәвам итә:
Сания апа суга бара. Көянтәсе яшелле Егетләрне күрмәс өчен күзен аска яшерде Сания апа суга бара. Көянтәсе зәңгәрле Каян килгән тәкәбберлек Аңа шушы кадәрле Сания апа суга бара. Көянтәсе кәкере Егетләргә карый-карый Узып китте бәкене1
Халык рәхәтләнеп көлде Манчаровский алкышларга баш ия- ия киләсе номерны игълан итте Бик тә көйле барды концерт — бер атна. ике. өч атна
Юк. өченче атнада көйле үк була алмады Бер көнне әүлия дигән Марат Юлдыбаев тагын сынатты
Манчаровскийның сәхнә арты бүлмәсендә һәм сәхнәдә арлы- бирле йөренүе Рәгыйдәнең өстәлгә утырып аяк селкетүе, бер төшеп, тагын менеп үрсәләнүе. Ильясның Маратны авыл бетереп эзләве һәм таба алмавы, тагын аптырашка калып аһ орулар Беренче очракта Ильяс кайтып кергәндә Юлдыбай грим салып утырган булса, бу юлы соңга калып та күренә алмады Югалды Юлдыбай Ильяс ишектән керүгә аның янына җыелган булдылар.
— Ничек, киләме?— янәсе— Таптыңмы?
— Эт белән генә эзлисе калды. Юк.
Сәер ухылдап. Манчаровский артка чигенде/ Тагын йөренеп алды да яңадан Рәгыйдә каршына килеп басты.
— Спектакльне отменять итәбез инде. Хәзер чыгам да әйтәм
— Коточкыч! •
— Рәгыйдәнең — бу вакытта инде Хәмдиянең — чыраенда әйтеп бетергесез әрнү, моң бар иде. Шулкадәр кызганды Ильяс Рәгыйдәне. мөмкин булса, баскан төшендә кинәт Юлдыбайга әверелер иде Ничек’ Ничек Юлдыбаевка әверелергә? Тукта әле. ни өчен Юлды- баевка әверелүнең кирәге бар7 Әгәр дә мәгәр Бакыйга дисәң әле
— Иптәш Манчаровский. әгәр әгәр мин әйтәм..
Манчаровский саламга чат ябышкан батып баручы адәм хисе белән Ильяска иелде.
— Йә. йә!
— Мин әйтәм. әллә үзем чыгып карыйммы сәхнәгә диюем. Манчаровский аңлый алмыйча интекте, колагына ышана алмыйча газапланды, ык итте, мык итте! һәм шулай ук-мыктан ары уза алмыйча, тагын йөренеп килде Рәгыйдә каршына барып, аннан киңәш көтте Шулкадәр ярдәмгә мохтаҗ иде Манчаровский бу мизгелдә, аның өчен Ильяс җанын бирергә әзер иде. һәм өлкән артист саламга ябышмыйча булдыра алмады:
•— Ничек дидең әле син7 Кабатла әле
— Мин ул рольнең бөтен сүзләрен беләм.
— Их. сүздә генә булса хикмәт'
— Сүз дип уйнаганым да бар. Күпме инде сезне карап тордым
Сәхнәне һәм сәхнә артын янә берничә мәртәбә әйләнгәч. Рәгыйдәдән тагын киңәш көтеп, тагын ишетмәгәч, башка артистлар да хәрәкәтсез катып калгач, Манчаровский түзмәде, үзалдына сөйләнгәндәй әйтте;
— Ул бит ишетмисезмени. Бакыйны мин уйнап карыйм ди. спектакльне өзмик ди Ишетмисезмени, ә7 Колакларыгыз тонганмы7 Уйнаганым бар ди. ләбаса, нишләп колак салмыйсыз?
Чигәләрен ышкыды, уйланды, уфтанды, хәл итте — башын югары чөеп, тантаналы рәвештә белдерү ясады:
— Спектакльне өзәргә хакыбыз юк. Игълан итәм,— диде дә, Ильясны җитәкләп, өстәл янына китереп чишендерә дә башлады.— Бар. Рәгыйдә, тамашачыны тынычландыра башла Чыгып нәрсә дә булса сөйлә, бие. укы. җырла. Бездән сигнал булгач, катнашучыларны. башкаручыларны игълан итәрсең.
Рәгыйдә өстәленнән сикереп тә төште, шундый ук тизлек белән сәхнә ягына чыгып та сызды. Читлеккә эләккән песнәк пырылдап очтымыни.
Ни булганын абайлаганчы. Ильяс үзе. Манчаровский тырнакларына эләккән куян мисалында, ни кушса шуны үтәвен белде Чалбар, күлмәк, түбәтәй киде, билен буды Ләкин битен буярга керешкәннәр иде. тагын бер коточкыч бәла килеп чыкты. Эш менә нәрсәдә, Ильяска театрны эзли килгәндә, юлда салкын тиеп. уң як битендә бармак башы хәтле шеш чыккан иде Атна чамасы интеккәннән соң кире Дүртөйлегә кайтып шуны кистергән 72
һәм врач шеш эченә марля тыгып калдырган иде Имеш, шул калган үлекне үзенә җыя да икенче операция вакытында марляны алганда, чистарып кала Больницага кабат барганчы, менә нинди мәҗбүрият килеп туды бит әле. Марляның очы биттә күренеп, тыр- паеп тора. Мондый йөз белән җитди лирика берләшә алмый — ге- ф ройлык күренеше, нәфислек тойгысы җилгә оча дигән сүз Ильяс 3 йолкып карады шул тычкан койрыгы сыман тырпайган марля очын, о Күзләреннән ут чәчрәде Кычкырып җибәрә язды Кычкырса ; «Менә сиңа батыр солдат!»—дип мыскыллап көләчәкләр иде. Лә- ® кин барыбер ниндидер чара күрергә кирәк. Нишләргә9 Манчаров- я скийның зиһене үз урынына кайтты
— Кайчы да юк ичмасам.— дип. шырпы кабызды — Хәзер х беразга түз. s
Тычкан койрыгын ник тартасы иткәндер, тагын сикерә куй- £ ды Ильяс. Шушыннан соң бөтен түземлеген җыяр өчен гәүдәсен * таштай катырып күзләрен йомды Манчаровский янып торган шыр- a пыны биткә терәп үк диярлек, марляны яндырырга кереште Ильяс ° тешләрен кысты. Тартылуданмы, пешүдәнме — әйтеп аңлата ал- я маслык авырту яндырып үтте Ләкин алда — роль, көтүче егеткә и әйләнәсе1 Хыялда яши үк башлаган шул шәүләне ычкындырмас = өчен, ул җәзага түзәргә тиеш. Сәнгать җиңел бирелми, корбан 5 сорый, һәм ул түзде Бугазга ук тыгылган ыңгырашу авазын * кулы белән буып «Эмм!»—дигән ымлыктан башка тавышны чыгармауга иреште Һәм менә бер вакыт койрык өзелеп чыкты. Әйе, чыгуын чыкты да. авырту да туктала язды Ләкин көзгегә караган иде. кәефе тагын җимерелде Марляның төбе калган Анысын инде яндырып бетермәле түгел Әлеге дә баягы. Манчаровский бәладән коткарды.
— Зыян юк, кайгырма. Без аны хәзер бик матур миңгә әйләндерәбез. Борын белән күз зуррак булса, отышлырак булыр иде дә Бигрәк тә — герой өчен. Ну. ярый, болай да әйбәт
Сөйләнә-сөйләнә ул. ниндидер буяулар алып, битне матурларга. бизәргә кереште Алар шушы эш белән шөгыльләнгәндә, сәхнә ягыннан Рәгыйдә тавышын ишетерлек хәлгә килгәннәр иде инде Ул инде җырга ук күчкән Спектакльдән башланасы кичә концерттан башланды, ягъни Үзе бер кызык, үзе бер яңалык!
Тиздән сәхнәгә чыгарга тиешле ясалма артистның күңелен күтәрер өчен булса кирәк.
— Син сәхнә кешесе булырга тиеш булгансың, конешно.— дип мактап куйды Манчаровский
Ә Рәгыйдә җырлый
Алма сатучылар килгән.
Үлчәүләре бар микән’ Әҗәлгә дару бар диләр. Мәхәббәткә бар микән Ай, һилләү. һилләү. һилләү, Ай, һилләү. һилләй-ләү
Дөрес, һилләүләрнең иң кирәк чагы Җыры да. җырчысы да күптән күренмәгән тансык ризык төсле матур һәм татлы Буш вакытны тутыру гына түгел, үзенең хаклы урынында яңгырый ул Рәгыйдә моны аңлый, әлбәттә, һәм һич аптыраусыз халыкның күңелен иркәли
Алма берле. алма борле.
Алма чәчәге торле Башкаларга күз дә салмыйм Сине күргәннән бирле
Ай. һилләү. һилләү. һилләү.
Ай. һилләү. һилләй-ләү
Яшә. Рәгыйдә' Инде максатыңа ирештең, ягъни, коллектив кушкан бурычны шәп үтәдең Җырны төгәлләмичә тукталсаң да сүз әйтмәсләр хәзер. Инде чын артист сыйфатында профессиональ сәхнәгә беренче мәртәбә чыгасы бәндә үз миссиясен үти башларга әзер Ул инде сәхнә артында басып тора. Нидер укына. Әлбәттә, әлбәттә, күңелендә еллар буе йөргән, хәзер берничә минуттан ук сүзгә һәм хәрәкәткә әйләнәсе йөрәк кичерешләрен кабатлый ул. Ә син. чибәр, бик теләгәч алай, төгәллә җырны
Алма турыйм, алма турыйм,
Алманың түгәрәген.
Хәзер ниләр уйлый икән Мәхәббәт күбәләгем
Ай. һилләү. һилләү, һилләү.
Ай. һилләү. һилләй-ләү
Җыр төгәлләнүгә Манчаровский сәхнәгә яшьләрчә атылып чыкты да кулын читтәнрәк Рәгыйдәгә таба сузып, залга аны тәкъдим итте:
— Рәгыйдә Нәзифуллина!
Рәгыйдә Нәзифуллина. кабат-кабат баш игәннән соң, сәхнә артына очты Ләкин яңадан чыгып, халыкка күренергә тиеш булды, алкышлар тынмыйча аптыратты. Тагын берничә тапкыр күренгәннән соң гына арткы бүлмәгә узарга мөмкинлек туды Аңа бераз ял итәргә, сулышын тигезләргә кирәк иде Әйе. хәзер нишләсә дә ярый аңа Җан тыныч хәзер — Манчаровский бик тә теләсә, кич буе сүзе бетмәячәк һәм тамашачыны ялкытмаячак Игълан ителгән спектакльне өзү болай үзе матур күренеш бул-маганга күрә генә борчылды бит ул бая. Хәзер исә. рәхәтләнеп йөзә әнә үз стихиясендә Үзенең кем икәнлегеннән башлап, Дүрт- өйле колхоз-совхоз театрының биографиясе белән таныштырганнан соң. туп-туры «Ак калфак»ка күчте әнә. Ләкин Ләкин дип әйтик артык та нык гадәтләнгәнгә күрәдер, артык илһамланудандыр, бер кечкенә детальне бутабрак җибәрде шул:
— Бакый— театрыбызның талантлы артисты — Марат Юл- дыбаев!— дип кычкырды
Аңа җавап — көчле кул чабулар!
Шуннан соңгы алкышлар — башка артистлар хөрмәтенә яңгырады Шулай булды Бүтәнчә, күрәсең, була да алмагандыр Әнә бит сәхнә эшчесенең дә фамилиясе ишетелми калмады:
— — Ильяс Баһадиров!
Көчлеме, түгелме, аны да алкышладылар. Тагын ни кирәк сиңа? Артыгракны өмет итәргә базсаң, эш күрсәт Менә сиңа ходаең бирде бит форсат9 Бирде. Беренче юлга ярый — Марат Юлдыбаев булып чык сәхнәгә Ояты аңа булыр. Юлдыбай бүгенгесе көндә ул оятка лаек. Уйлап карасаң, фамилия буталу файдагадыр әле. Ходай бар бит ул! һәм., башланды!
Рәгыйдә Хәмдиягә, ә Ильяс Ильяс9 Әйдә, әҗәт рәвешендә булса да кыюрак булыйк. Ильяс Бакыйга әйләнде диик Тыңлагыз әнә, карагыз, кай җире белән артист түгел? Мирза егетләре алдында баш бөгәргә туры килгәне өчен үзенә дә, ул егетләргә дә тышка бөтен көченә чыга алмаган нәфрәт белән, бары тик Рәгыйдә юк ла. Хәмдия хакына гына түзеп, алар белән сөйләшә алган хәлдә. Марат Юлдыбаевтан отып алган хәрәкәтләрне. ым вә аһларны ихлас кабатлап, ул хәтта Хәмдияне нык кына гаҗәпләндерде дә бит әле Рәгыйдә беренче мәлдә нишләптер саграк, гадәттәгедән тыйнаграк уйнаса, соңга таба Юлдыбайны да сәхнә эшчесе булган Ильяс абыйсын да онытып, бары тик Бакый белән генә сөйләшә һәм аны кимсетә, һәм бераз гына 74
ярата башлады Соңыннан исә. бөтенләй, бөтенләй бөек хискә бирелеп аның янына ихлас күңел белән килеп йөрәген ачты Әмма соң иде инде Бу вакытта Бакый юк ул инде бу каһәрләнгән тормыштан, үзенә тиң булмаган яр сөю әчесеннән азат иде Хәмдиянең дә күзләре тормышны беренче кабат үз төсләрендә күреп, кинәт үзгәрде — аның да яшәргә сәләте калмады — үзе баш тарт- а кан мәхәббәте янына килеп, аның өчен җанын бирде
Кешеләр кичәнең башланган өлешендәгедән дә көчлерәк итеп * кул чаптылар. Сәхнә ябылгач, алкышлар тагын да катырак яңгыра- s ды. Пәрдәне кабат-кабат ачып ябарга туры килде
Шунда гына Ильяс үзенең Марат Юлдыбаев дәрәҗәсенә зыян = китермәгәнлеген абайлады Миңа артык дәгъва белдерә алмый. 5 болай булгач».— дип күңелен тынычландырырга тырышты Ә Ман- “ чаровскийны күрсәң! Ул нинди дә булса сүз әйтүдән узган иде | Шатлыктан яшьләнгән күзләрен яшермичә туп-туры Ильяс янына ф килде дә, аны каты итеп кочаклады в
— Рәхмәт, коткардың! Тәки коткардың' Яшә'
Артыгракка өметләнгән Ильяс. Рәгыйдә дә килеп кочаклар. = диебрәк көткән иде дә. алай ук булып чыкмады Матур гына елмайган килеш, үз өстәле яныннан, ерактан гына ул.
— Котлыйм сезне, талантлы дебютант1—дип. аннары, ни J өчендер читкә борылып, кием алмаштырырга кереште
Сәхнәдә нинди сүзне ничек әйткәнен, кайчан кая таба ат- ‘ лаганын. сәхнәгә кайчан кереп кайчан чыкканын Ильяс аң белән түгел, ниндидер инстинкт кебегрәк тойгы белән генә башкаруын шул минутларда гына аңлады, үз хәле аның башына шунда гына тәгаен төсендә килеп җитте Анысын да озак уйларга туры килмәде Сәхнә киемнәрен салып үзенекеләрен кигәч тә аңа Манчаровский икенче почмактан бик ягымлы, үз иткән тавыш белән
— Сәхнәне бүген сүтеп тормассың, иртәгә өлгерербез.— дип. үзенең яңа артистының иҗади эшен кабул иткәнлеген янә сиздерде
Монысының да әһәмияте бар иде Бүген артистлар алдында, бигрәк тә Рәгыйдә янында әйтелде бит бу бик тә матур сүзләр
— Рәхмәт, иптәш Манчаровский. сезгә рәхмәт
Көндәлек киемнәр киелеп чемоданнар ябылгач, артык гәпләшмичә генә һәм урамда да җырлашмыйча, көз көне ерак илләргә китеп барган кошлар кебек тавышсыз-тынсыз гына тезелеп уздылар. Фатирларга гадәттәгедән сүренкерәк теләкләр белән саубуллашып таралыштылар
Уңышка ирешкән бәхетле дебютант кына ул төннең күп дигәндә чиреген йоклый алгандыр Калган өлешендә ул күптән түгел генә аңсыз диярлек уйнаган ролен зиһене аша үткәреп, акыл белән баетып, өр-яңадан башкарып ятты
Ә иртәгәсен7 Иртәгәсен ниләр7 Алары тагын гомер азагынача онытылмас өчен бөтен ваклыклары һәм нечкәлекләре белән истә калдылар
Гадәттәге үз эшләрен эшләп, әйберләрне олауга төягәч. Ильяс дөньяга күтәрелеп караса, саубуллашырга колхоз рәисе килгән икән. Артистлар составы тулысы белән аның тирәсендә Манчаровский белән озак кына сугыш һәм көнкүреш хәлләре хакында гәпләшкәннән соң, ямчы малай үз урынына менеп кунаклагач беренче булып шул ике җитәкче кул кысышты Аннары рәис кеше Рәгыйдәгә борылып, күңелендә булган иң матур тойгыларын аңа багышлады Кулларын кабат-кабат сөйде, чәбәкләде Шуннан соң күзләре белән эзләнеп сорады
— Кайда соң әле безнең көтүчебез7— Башкалар эндәшми-
чәрәк торганга күрә, ачыклыйсы итте.— Иптәш Юлдыбаевны әйтәм Кайда әле ул?
Аракы парыннан арынып җитмәгән Юлдыбай, уянып киткәндәй булып, гадәттәгедән кыюсызрак аваз бирде
— Мин монда, иптәш председатель. Рәхмәт сезгә.
— Юк. сезне әйтмим, Юлдыбаевның үзен әйтәм мин.
— Ну мин бит инде Юлдыбаев
— Яле шаяртма иртә таңнан Кызыксыз шаяртканны яратмыйм мин. Кайда соң әле Бакый, көтүчене әйтәм?
Аңлашылды хикмәт. Рәисебез Ильясны эзли икән. Башкалар, кинәт исләренә төшереп, читтә тыйнак кына басып торган сәхнә эшчесенә текәлделәр
— Сиңа әйтә иптәш председатель.
Ильяс шуңа ышангач, ялындырмыйча рәис каршына килеп басты:
— Әллә әйтер сүзегез бармы, иптәш рәис?
— Нишләп әле гаепле кеше сымак читтә торасыз? Сезгә мәҗлеснең уртасына менеп утырсагыз да килешә Рәхмәт, иптәш Юлдыбаев Шул кадәр килештереп уйнадыгыз. Хәмдия белән икәүләп Бөтен халыкның күзе сездә булды Шул хәтле чын. табигый Сүзләрегез тавышларыгыз, сәхнәдә атлап йөрүләрегезгә хәтле матур Бөтен халык сокланды Үзәкләрне өздегез Сезгә исәнлек бирсен Исемегез дә матур. Марат, фамилиягез дә сирәк очрый торган — Юлдыбаев Гел сәхнә өчен тугансыз икән Юлларыгыз имин булсын, бәхеткә, уңышларга бай булсын, иптәш Юлдыбаев Тагын бер кабат рәхмәт сезгә Исән булыгыз.
Шул сүзләр белән рәис, ике куллап Ильясның кулын кысып, каты-каты итеп селкеде. Аннары сиздерер-сиздермәс кенә көлешеп. авызларын тиз генә яңадан йомган башка артистларга карады:
— Барыгызга да ихлас күңелдән рәхмәт. Корычтай сәламәтлек телибез сезгә. Тагын килегез.
Рәис ике кулын күтәргәч, артистлар чаналарга үрмәләде Ьәркайсының йөзендә тел белән әйтелмәгән шуклык билгеләре чагыла иде. Рәиснең яшертен ымлыкларга бик исе китмәде шикелле. Артист халкы шулай мәзәкчән инде ул дип уйлагандыр.
Киттеләр Һәм рәис ишетмәслек ара узганнан соң! Менә башланды шау-гөр — шаярту, үртәшү, мыскыллау!
— Әй. Марат!
— Кем тия?
— Мин сиңа әйтмим, чын Маратка әйтәм. Юлдыбаевка
— Чүрәкәй үрдәк9 Тапкан такылдар кызык,— дип зәһәрләнде Марат Юлдыбаев.
— Бүген Бакыйны кайсы Юлдыбаев уйнар икән9 Кичәге Юл- дыбаймы. өченче көнгесеме?
— Өченче көнге Юлдыбай бетте, кичәгесе генә калды,— дип сүзгә кушылды икенчесе.
Бу сүзләр Ильясның йөрәгенә сары май булып ягылалар иде Мәгәр шаярту озаккарак киткәч, ул Рәгыйдәгә игътибар итте Аңа ничегрәк тәэсир итә икән бу хикмәт9 Авылдан чыкканнан бирле ләм-мим сүз әйтмәвенә караганда, ошамый аңа мондый әвәрә. Һәм шуны шәйләгән Ильясның үз күңеленә дә бераз салкын йөгерде.
Ничә көн узгандыр, бер көнне кич, сәхнә арты бүлмәсендә җыйналгач, һәм спектакль башланырга берничә генә минут вакыт калгач, кичә башланыр алдыннан халыкның түземлеген ныгыту өчен сәхнә артыннан берничә көй уйнарга дип чыгышлый. Солтанов бер анекдот сөйләп ташларга җөръәт итте.
—Җәмәгать!— дип башлады ул сүзен.— Сез беләсезме, ишеттегез микән Мин ике Юлдыбаевның бәхәсләшүенә тап булдым бит әле — Артистлар, шул исәптән Ильяс белән Марат үзләре дә колакларын шәмрәйткәч, дәвам итте — Беренче Марат икенче Маратка зарлана «Безнең тамашачы халкы бигрәк надан инде, профессионал артистны һәвәскәр артисттан аера алмый Син _ профессионал артист түгелдер, һәвәскәр артисттыр дип шыр С чыккан наданлыгын күрсәтеп тора!»—дип үртәлә Ә икенче Марат аңа җавабында болай ди: «Бер дә исең китмәсен аның өчен. = халык уйлап тормый ул Миңа да шулайрак. син һәвәскәр артист й түгелдер, профессионал артисттыр, дип бәйләнәләр».— дип дустын § тынычландыра.
Артистлар үзләре дә тамаша карарга бик ярата Фәрит Сол- Z тановның мәзәге исә шундый игътибар казанды ки. бөтенесе £ бер тавыштан кычкырып көлеп җибәрделәр Әүлиялыктан шактый ф ераклашып өлгергән Марат Юлдыбаевның хәтере калыр дип в уйлап кына баксыннар икән лә Бер карасаң, мәрхәмәтсез бит = артист халкы Әмма икенчеләй, тәртипсезлеккә бирелә торган к хак җәза да шул иде бугай Әнә бит файдасы да юк димәслек в Әйтелмәгәнгә исәпләнсен. Маратның соңгы көннәрдә авызына х бер грамм көмешкә капканы юк Шул нигездә, үзендә Фәритнең ' якасыннан эләктерергә дә хаклымын дип уйлаган, күрәсең Уры- * ныннан сикереп тә торды. Фәритнең якасыннан тотып җилте- ~ рәткәч. аның колак төбенә берне җопып та куйды
— Анаңны сатыйм, уйлабрак сөйләрсең моннан ары Башың эшли башлар сволочь!
Сәхнәгә, изге сәхнәгә чыгар алдыннан шушындый да оятсыз сүгенү ишетермен дип. кем уйласын'
Бүлмә шым булды Халык күңелен күрә торырга чыгасы Фәрит. кире чигенеп, баянны өстәлгә куйды һәм Юлдыбайга уктал- са да. яңадан нидер уйлап, нәрсә эшләргә, ни әйтергә белмичә өстәлгә сөялде Шундый ук хәрәкәтне Рәгыйдә. Ильяс, хәтта Ман- чаровский үзе ясап алды Фәрит тукталгач, алар да тындылар Ярый әле гауга димәстән. хәтта бәхәс тә купмады Спектакль башланырга минутлар гына калган Шул сәбәп кешеләрне, шул исәптән Фәритнең үзен дә акыллырак булырга мәҗбүр итте һәм биш-алты минуттан, авызга су кабып, һәркем үз эше белән шөгыльләнә башлады
Билгеле ки, Ильясның Бакыйга һәм Рәгыйдә Хәмдиясенә мәхәббәте бермә-бер генә түгел, инде икеләтә, өчләтә арткан иде Гомумән, бу мәхәббәт дөньядагы һичнинди үлчәүләргә сыймый торгандыр Бакыйдан һәм Рәгыйдә Хәмдиясеннән аерылмас өчен ул теләсә нинди авыр җәзаларга түзәргә әзер иде Әмма син дигәнчә генә барса икән лә. Артык күп уйналган спектакльне алмаштырырга кирәклеге «Ак калфак» урынына бүтән кием кияргә вакыт җиткәнлеге телгә кереп кабатлана торганлыктан Ильясның кәефе кырыла, йөрәге сулкылдап куя Мәҗбүри җайсызлыктан котылу мөмкин булмаганга күрә, ул бер көнне үзе өчен кадерле ядькарьгә әйләнгән кызыл тышлы көек китабын капчыктан чыгарырга тиеш булды Китапны сыйпый-сыйпый гына Манчаров- скийга сузды
— Менә, ифрат шәп пьесалар, теләсә кайсын бүген үк тот та куй.
МанчаровскиЙ китапның кыяфәтенә бер гаҗәпләнсә, аны ак-
тарып карагач телсез үк калды Әле уңай яктан, әле кире яктан битләрен санагандай итте. Утлы кисәү тоткандай, кулыннан кулына күчереп торды Шул рәвешле, шактый интеккәч кенә, кире Ильясның үзенә бирде
Аннан соң. шулай ук сүзсез генә килеп, китапны Фәрит Сол- танов капшап карады Аннан соң — башкалар. Китап кире Ильясның үзенә кайткач кына бер кыю сүз әйтерлек кеше табылды,— Марат Юлдыбаев.
— Менә нәрсә, иптәш Баһадиров. бу китапны син тиз арада юк ит Син аны безгә күрсәтмәдең, без күрмәдек. Мин, намуслы кеше буларак, шуны әйттем. Бетте сүзем.
Ильяс берәм-берәм барлык артистларны күздән кичерде һәркемнең чырае — көл төсле, күзләр кырыс, иреннәр телне иреккә чыгармаслык дәрәҗәдә кысылган иде Шул хәлне күргән Ильяс китапны артка яшергәндәй итте дә. Рәгыйдәгә текәлде Рәгыйдә, шулай ук аптырап, томраеп карады Димәк, бер генә чара калган китапны яңадан — капчык төбенә Тагын берничә елга.
Читкәрәк китеп почмакта яткан капчыгын күтәргән иде. Рәгыйдәнең кискен тавышын ишетте:
— Ильяс абый!
— Ә?
— Миңа бүләк ит син аны. Истәлеккә. Мин саклармын. Беркемгә күрсәтмәм Синдә калса, йә чагарлар.
— Сине чакмаслармы?
— Барыбер, миңа бир аны. Ильяс абый
Ильяс мондый куркыныч ядкарьне Рәгыйдәгә бирә аламы инде’ Юк. мең мәртәбә юк.
— Хәзергә үземдә калсын. Рәгыйдә. Соңыннан карарбыз.
— Элсә, тотып карарга рөхсәт ит.— Шулай дип, Ильяс кулыннан китапны алды да. йөгереп тә китте.— Китап — минеке. Ильяс абыйга биреп кенә торган идем
Хода бәндәсе, нишли бит — китапны кочаклаган да вальс көйли-көйли әйләнә. Башкалар аптырабрак торган арада Марат, сугышырга җыенгандай җилтерәп барды һәм. күз иярмәс тизлек белән эләктереп, җилкәсенә үк күтәрде дә. бар тавышка чарылдавына илтифат итмәстән, хатынын арткы бүлмәгә алып чыгып китте Көчле куллардан ычкына алмаган Рәгыйдәнең һавада буталган аяклары гына күренеп калды.
Бераздан идәннәрне сыгылдыра-сыгылдыра атлап чыкты Юлдыбаев Чыкты да китапны Ильяс битенә тондырды:
— Үзең сакла кисәвеңне. Зәхмәтеңне тиле хатынга йоктырма. амавыз.— Шул сүздән соң янә сәхнә артына борылып, йодрыгын уйната бирде.— Чүпрәк баш. кибәк баш! Ни көтәсең аннан, дивана тек дивана!— Тагын хатыны ягына чыгып китте
Киңәшмә башлана алмыйча шулай төгәлләнде, репертуар мәсьәләсе ачык килеш калды Ләкин ул онытылырлык әйбер түгел иде Чираттагы авыл клубы янында артистлар чаналардан төшүгә. Манчаровскийның ике олау да ишетелерлек арага басып үзенә дикъкать соравы, шул мәсьәләгә бәйле иде.
— Бер генә минутка, иптәшләр.— Һәм чана тирәсендәгеләр тукталып калганны күргәч, белдерүне әйтеп бетерде — Бүген көндезге сәгать өчкә клубка җыелыйк әле
Гадәттә көннең ул вакытында репетицияләр үткәрелә Әмма, спектакль күптәннән күрсәтелә килгәнлектән һәм шомарган булганлыктан. репетицияләр бу арада онытыла язган иде Ник чакыра дип фаразлаулар. шикләнүләр булмасын өчен, ахрысы. Ман- чаровский сүзнең ни хакында барачагын тәгаен әйтергә тиеш тапты:
— Яңа әсәр укыйбыз. «Котырган эт- дигән пьеса.
— Ә котырган эт кайсыбыз’
— Фәрит, син. шаярмыйча түзәлмисең. ә’
— Беләсе килү гаепмени. Илһам абый’
— Гаеп түгел Шуңа күрә дә әйтеп торам лабаса «Котырган эт»— мин язган пьеса Балаларны тәҗрибә хайваны итеп файда- 3 ланган фашист врачы турында. Бүгенге көндә актуаль тема Сез- 3 нең белән әсәр хакында киңәшергә кирәк бит Гаҗәпме шушы’ <
— Түгел, түгел. 5
— Җыелабыз’ £
— Җыелабыз п
һәм җыелдылар
Тынлык Җитәкче сүз башларга тиеш Ләкин ашыгырга нияте Z сизелми әле. Кулындагы дәфтәрне алмыйча, аны җилпәзә кебег- £ рәк уйнатып торуына дикъкать итсәң, ниндидер четерекле нәрсә • барлыгын чамаларга мөмкин иде Дөресрәге, бу хәрәкәт һәм хә- а рәкәтсезлек кешеләрне борчулырак дулкынга әзерләү ысулы иде ° шикелле Чынлап та, артистлар хәвефлерәк хәбәр көтеп, сагаеп = калдылар Тагын тынлык Әмма монысы давыл алдыннан була л торган тынлыкка тартым иде. х
Дәфтәр якындагы урындыкка куелды. Фаразлар, димәк, ак- 2 лана — сүз пьесага кагылмаячак *
— Әсәрне укыр алдыннан бер мәсьәләне хәл итеп алыйк әле. иптәшләр
Урындыкларның, күчә төшеп, дөбердәп алуы — тәкъдимнең дәвамын көтү билгеседер Мизгелне дөрес бәяләгән җитәкче сорауны турыдан-туры куярга мөмкин дип санады
— Без үзебезнең коллективта тәртип бик тә шәп дип. бөтен нәрсә ал да гөл дип әйтәләбезме’
Башлар иелә, күзләр яшерелә. Гаеплерәк кешеләр чак кына кызара да инде Дөрес сүзгә җавап юк
— Бер артистның йодрыгы икенче артистка һич тартынусыз күтәрелә икән, бик тә югары культура галәмәтеме икән бу’ Партия һәм хөкүмәтебезнең нинди авыр шартларда да безнең театрга эшләү мөмкинлеге, яшәү мөмкинлеге тудыруына лаеклы җавапны без шулай бирәбезме’ Үзебезнең яшәвебезне шулай аклыйбызмы’ Үзебез әдәпсез килеш, халыкта әдәп тәрбияләргә җыенабызмы’ Үзебез кара булган хәлдә, аны агартырга азапланабызмы’ Нинди нәтиҗәләргә, нинди уңышларга исәп тотабыз’ Минем шуны беләсем килә Киләчәктә нишләргә’ Кай таба барабыз’ Барабызмы, әллә тәгәрибезме’ Я’ Нишләп эндәшмисез’ Мин сездән җавап көтәм. иптәшләр
Кешеләр, өстәл тирәсеннән читкәрәк утырдылар. Өстәлнең бер ягында Рәгыйдә, икенчесендә Марат Юлдыбаев кына калды Бу күренешкә караганда, җавапны шушы гаилә бирергә тиеш буладыр кебек Мәгәр Рәгыйдәнең ни гаебе бар монда’
Шуны белер өчен диярсең. Ильяс залга төшеп. Манчаровский- дан ике-өч урындык кырыйгарак утырды да. шуннан сәхнәдәге- ләрне күзәтергә кереште Җыелышны сәхнәдә үткәрәләр иде
Рәгыйдә үз гәүдәсеннән үзе оялгандай, ике як битен учлап өстәлгә йомылган Юлдыбаев баш күтәреп Манчаровскийга эндәште
— Нәрсә. Илһам абый, сезнең комедиягезнең башымыни бу’
— Комедияме, фаҗигамы — ачыклыйк.— Юлдыбаев сүз әйтмәгәч. тагын сорарга туры килде Манчаровскийга
Солтанов моның белән риза түгел
— Бергәләп дип. Илһам абый Бер пычрак сыер өчен бөтен көтүне гаеплиләр димени’
— Кем пычрак, синме?— Юлдыбаевның күзләреннән кара очкыннар чәчелде — Ипләбрәк сөйләмәсәң.
— Күрдегезме? Менә шушы инде безнең Юлдыбаев. Беләсезме, ул кайчаннан башлап котырды’
Юлдыбаев йодрыгы сугылганнан өстәл ким дигәндә ике-өч сантиметр сикереп куйгандыр:
— Кем котырган? Синме’
Рәгыйдә, өстәл белән бергә күтәрелеп, аннары җәһәт кенә кызлар артына барып ышыкланасы иткән иде. урындык булмаган- лыктан. Фәрит аңа үз урынын калдырды һәм Юлдыбайның нәкъ каршысына килеп утырды. Тырышыбрак үрелсәләр, куллары өстәл аркылы бер-берсенә җитәрлек иде Шуны күреп, ахрысы. Манча- ровский Фәритне дә тәртипкә өндәргә мәҗбүр булды:
— Иптәш Солтанов, үзең дә сүзне үлчәбрәк сөйлә.
— Соң. Дөресен әйтергә ярамаса, бетте Су каптым
— Дөресен син әйт. тик адәмчә, тыныч кына. Тыңлыйбыз, Солтанов. Әйдә. Йә..
Солтанов үзен тыныч тотарга тырышып чәчләрен, җилкәләрен сыпырып куйды һәм чынлап та. көйле генә сөйләргә кереште Аны бүлдермәскә кушып, Манчаровский сәхнәнең ике ягындагы ике рәткә куллары белән ишарә ясады:
— Сабыр гына тыңлыйбыз. Булды. Әйдә. Солтанов.
— Солтанов дип... Мин генә түгел, бөтенебез белә бит. Нишләптер куркалар гына, әйтмиләр.
— Әйдә, син башла, тыңлыйбыз.
— Башла дип. Мин Маратны күптәннән беләм Ходай аны холыксыз итеп яратса да. элегрәк ул мондый ук түгел иде Кеше белән сөйләшерлек кенә рәте бар иде Моңарчы без аның белән хәтта дуслар идек. Беренче көннәреннән үк хәтерлим Училище бетереп килгәч тә, сез аңа беренче рольне, герой егет ролен бирдегез Кыяфәте әйбәт, яшьлеге бар, үзегез әйткәндәй Шулай бит’ Тагын ни кирәк’ Рәгыйдә белән уйный торгач, үзен нәкъ аның кебек талантлы дип исәпли башлады Тамашачы мәхәббәтен Рәгыйдә белән тигез бүлеште Шулай үзенең театрда беренче артист булуына ышанды Үз көчеңә ышануның артык зыяны юктыр Хәтерлисездер, без Уфага отчет белән баргач, бөтен спектакльләрне күрсәткәч, кала кешеләре Маратны иң талантлы артистлар рәтенә, сезнең белән. Рәгыйдә белән янәшә куеп мактадылар Исегездәдер. Газеталарда да шулай язылды Шул көннәрдә Юлдыбаев үзенең киләчәктә тагын да зуррак дәрәҗәгә ирешергә тиешлеген чамалап, культура-агарту идарәсе кешеләре белән якынлашып, хәмер ярдәме белән ярап. Уфага күчү турысында сүз куештылар Начальникның Нәзифуллина белән син киткәч театрыгыз таралмасмы соң?»— дип соравына Юлдыбай, беләсезме, ничек җавап бирде’» Ул театр барыбер таркалачак, анда бит профессионал режиссер юк»,— дип, Илһам абыйны юкка чыгарды Менә шуннан кайткач масайды Юлдыбай. Үзен монда башкала гастролеры дип хис итә Аның урыны — өстә, биектә! Күреп торасыз, әле дә шул югарылыкта.
Солтанов өстәл янындагы урындыгы белән уң кырыйдагы рәткә күчте. Тагын тынлык, җайсыз тынлык
Ильяс, сәхнә биеклегенә карап. Фәрит сүзләрен үз зәвыгы белән чагыштырып. Маратның бөтен килеш-килбәтен күздән кичерде. Кыяфәте, нишләптер. Ильяска ул хәтле шәп тоелмый икән Маратның Гадәттәгечә әйткәндә, эре торыклы чырай — озынча бит, ярыйсы ук калын иреннәр, шул ук вакытта, зур ук булмаган күзләр Ямьсез түгел, күпләргә ошый торган, ирләрчә дип исәпләнгән кыяфәт Буй ягы да уртачадан гына калкурак. Менә шуны —
башкалардан бер башка озын булуын ул сәләт ягыннан да өстенлек билгесе дип уйлаган, күрәсең.
Ты нычлык урнашудан файдаланып Манчаровский тагын бер яңалык хәбәр итте
— Сезгә мәгълүм булмаган кадәресе дә бар. иптәшләр Идарә адресына, безнең театрны бетерүне сорап, рәсми гариза кергән. , Аның авторы кем диярсез7
— Улмы әллә7—дип. сәхнәнең ике ягындагы ике рәт берь- % юлы өнгә килде — Шул кадәр дә оятсыз булып чыгамыни7 5
— Бәяләрне соңрак бирербез. Бәлки бик мөһим дәлилләре i бардыр Иптәш Юлдыбаевның үзен тыңлап карыйк минемчә— § Кешеләр дөрес дип җөпләгәч. Манчаровский Маратка борылды— и Әйдә, иптәш Юлдыбаев. сиңа чират җитте Аңлат безгә Нәрсәсе s белән безнең театрның булуы сиңа комачау итә Ни өчен аны £ тарату фарыз — республикадагы бердәнбер татар театрын7 Мил- * лион ярым халыкның шуңа нишләп юк хокукы7 Партия һәм хөкү- а мәт авыр сугыш шартларында да халыкны тәрбияләүдә кирәкле | эш башкара дип исәпләгән театрның7 Ә7 Бары тик шушы кирәк- « лек аркасында гына югарыда безнең театрны бетермәү дөрес дип а табылды Бары тик шуның аркасында, Юлдыбаев тәкъдименә хут = бирелмәде Моннан ай чамасы элек кенә булган идем шәһәрдә. £ хәтерлисездер. Безнең язмышны кыл өстенә куйган кеше менә ул — х сезнең каршыгызда.— Ике яктагы ике рәтнең нәфрәтле ымлыкла- ' рыннан соң. Манчаровский сүзен төгәлләде.— Аңлат. Юлдыбаев. безнең беләсебез килә
Чигенер урыны беткән инде почмакка кысрыкланган җәнлек сыман Юлдыбаев. көтелмәгән сикерешкә әзерләнеп, бөрешә төште Ике рәткә җәһәт күз йөгертеп алгач, торып басты да. башта акрынрак, соңыннан кыза барып, менә нинди монолог сөйләп ташлады ул Аны тын да алмый тыңладылар
— Үзем өчен генә түгел, сезнең өчен дә тырышам лабаса. Әйе. Мин. намуслы кеше буларак, шуны әйтергә тиешмен Менә сез тереләй тотып ашарга җыенган кеше, сезнең мәнфәгатьне кайгырта, башыгыз җитсә Гаҗәп, конешно. ләкин Солтанов дөрес сөйли Безнең театрның профессиональ дәрәҗәсе һәвәскәрлек кимәленә төшеп җитте, дияргә була.— Юлдыбай сәхнәнең иң алдына — авансценага чыгып, гүяки халыкка мөрәҗәгать итте.— Дөрес түгелме әллә, сез бит Илһам абый, артист кына, режиссерлык белемегез юк Үзегез артист, үзегез директор, үзегез конферансье Кыскартып әйткәндә, йорт казы — очасыз да. тә-пиләп тә йөрисез. Әмма ләкин ерак көньякка, ерак максатка барып җитәрлек түгел бит Миннән башка кеше моны сезгә әйтә алмас, эчтән генә уйлап йөрер — Ике рәткә ике мәртәбә якын килеп, тагын уртага чыкты да күтәренке тавыш белән дәвам итте — Мин намуслы кеше буларак, шуны әйтергә тиешмен Без халыкка чын сәнгатьчә әйтелгән фикерләр җиткерергә тиешбез. Без түбәнгә түгел, югарыга карап эш итәргә. Станиславский югарылыгына. Шекспир биеклегенә карап яшәргә, һич югы тырышырга, уйларга бурычлыбыз Кара авылны дөнья яктылыгына чакырырга тиешбез Үзебезнең мич арты кысанлыгыннан чыгарга кәбәркә психологиясеннән котылырга тырышырга бурычлыбыз Менә нинди ниятләр, менә нинди хыяллар белән яши бит сез хәзер үк тереләй тотып ашарга җыенган коллегагыз— Юлдыбай өстәл артындагы урындыкны алгы якка чыгарып, шунда утырды — Ә чынлыкта нишлибез7 Кабатларга мәҗбүрмен. без һәвәскәрлекнең дә түбән һәм зәвыксыз дәрәҗәсенә тәгәри барабыз Мисаллар кирәк диярсез Пожалуйста Театр белеме ди- мәстән. гади грамотасы да җиде класстан артмаган колхозчы, гав «к у . м в 81
ди бер көтүче безнең сәхнәдә төп рольне башкара ала — Юлды- бай торып ике кулын күккә сузды — Бу ни дигән сүз. кадерле иптәшләр9 Бу марксизм классикларына каршы килү дигән сүз. Халыкны сәнгать биеклегенә күтәрергә тырышу урынына, аның үз кимәленә төшү дигән сүз. Гафу итегез, без моның белән ризалаша алмыйбыз, безнең чын сәнгать югарылыгына омтыласыбыз килә Минем генә түгел, сезнең дә Кем отылачак — әгәр дә сезнең барыгыз да академия театрына күчеп, анда яңа иҗади мөмкинлекләр ачылса9 Ә9— Тагын рәтләргә мөрәҗәгать.— Беләм, сез патриотлар. Сезгә театрны яшәтергә кирәк. Гафу итегез, чын театр хәзер үк юк инде. Юкны саклый алмаячаксыз. Үзегез хәл итегез. Игътибар белән тыңлаган өчен рәхмәт.
Юлдыбаев сөйләп бетерүгә Ильяс башта кайнарланып кул чапса, шундый ук дәрт белән идән дөбердәтте. Билгеле инде, бөтен кеше аңа сәерсенеп карап куйды. Шул исәптән — Манчаровский.
— Кул чабуның мәгънәсе дә бармы, Ильяс дус?
— һы. нишләп булмасын, бар Юлдыбай, ихлас уйнаса, чын артист та була ала икән Үзегез күрдегез бит Болай да шәп уйнаганы югые моңарчы
— Кызык. Алайса, аяк дөбердәтү анысы нигә?
— Ә-ә! Анысы сүзләренең мәгънәсенә Ул. япа-ялгыз агач, бер үзе урман булмакчы Халыктан качып, пәйгамбәр булмакчы
— Шактый кызык кеше син. Ильяс дус Юлдыбаев. ишеттеңме9 Сиңа аннан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле — Марат мыскыллы елмайды гына.— Гафу ит. Юлдыбай. син театрны бетерү урынына, әйе атап әйтик, яңа режиссер табып, яңа көчләр белән ныгытырга тырышу юлын сайламадың Бетерү җайлырак булганга күрәме?
— Яңа көчләр табу минем вазифага керми, шуның өчен анысын сезгә калдырам Карагыз
— Ансат, бик тә ансат. Йә. иптәшләр, нинди фикергә киләбез?
— Проблеманы хәл иттек — пәрдә төште, театр таралды. Хушыгыз! Шул сүз белән Фәрит, урындыгыннан кубып, залга сикерде Һәм Ильяс янына килеп утырды
Аның үз янына килүеннән файдаланган Ильяс баягы фикерен төгәлләргә җөрьәт итте:
— Мин Юлдыбайның бәхетсезлеге нәрсәдә икәнне төшендем. Бүтәннәргә ишетелмәслек әйттем дип уйласа да, аны ишеттеләр Һәм гаҗәпләнүләрен яшермичә, карашларын аңа текәделәр.
— Соң? Ни өчен?
— Ул гади кешеләрне мыскыл итә. Үзен алардан өстен дип белә Үз героена ниччасный көтүче дип карагач, уены ялган булып чыга Ә менә бу юлы монологы шул кадәр чын булып ишетелде, ник дигәндә, ихлас сөйләде
— Аңладыкмы, иптәшләр?—Манчаровскийның чырае көтмәгәндә яктырып китте — Менә шулай ул. җәмәгать. Көтүче сүзләре! Ә9 Уйлый төшик ләкин Нинди нәтиҗәгә килербез, вакыт күрсәтер Ә хәзер ял итегез Рәхмәт сезгә. Кичкә хәтле исән булыгыз. «Котырган эт»не иртәгә укырбыз.
Пәрдә төште...
Җиденче бүлек
Шул көннән соң «ике Юлдыбайның» берсе дә беркем теленә кереп карамады Бу хакта шаяру һәм шаярту онытылды шикелле Хәтердә шулай калган Ильясның хәтере алдауны белми ул. Мәгәр 82
бу әле, каршылыкның бетүе түгел, бары тик эчкә яшеренүе генә иде Чөнки ул көннәрдә артист Марат Юлдыбаев белән сәхнә эшчесе Ильяс Баһадиров арасыннан иләмсез олы кара мәче узды
Әллә Ильяс уйнап күрсәткән Бакыйны иң чын. иң дөрес Бакыйга исәпләп, әллә тәртибе аркасында, иптәшләр арасында Юлдыба- ф евның абруе бермә-бер кимеде, төште, дисәк тә хаталанмыйбыз- 3 дыр. Шуны Юлдыбай үзе дә сизеп бугай, кәефе һич күтәрелми. гел чырай сытып йөри башлады Чырай сытылган саен, кәефе төш- ; кән саен уены начарая, уены начарланган саен кәефе ныграк кы- ; рыла. Ике чик бергә тоташканлыктан. Марат, кыршау эчендә чабып £ каядыр барып җитәргә чамалаган, барып җитмәгәнен сизгән саен ? чабуын тизләткән һәм. җан-фәрманга чаба торгач, тәмам хәлдән 2 тайган тиен кебек, бер көнне шулай ук чыгырыннан чыкмыйча бул- = дыра алмады |
Чираттагы авылларның берсендә Ильяс, көндез клубта сәх- ♦ нә корганнан соң квартирына кайтып бара иде. урамның нәкъ ур- = тасыннан, дөресрәге, урамның бер ягыннан икенче ягына таба 2 чайкала-чайкала. күзгә күренмәгән спираль сызыклар сыза-сыза. * бу килә — Марат Юлдыбай!
Аек чагында да бәйләнергә җай эзләгән кеше, хәзер сәрхүш х чагында җәнҗал чыгармас дип ничек ышанасың. Очраштыңмы. Z беттең инде Якаңнан эләктерәчәк. Бер көнне бит аек хәлендә дә * Фәриткә ничек ташланган иде. Урам тар димәсәң дә. кеше күренмәслек киң түгел Кышкы урам бигрәк тә тар бит инде, ә тагын да бигрәк кәҗә тәкәләре өчен. Бу исә нәкъ шундый очрак Кәҗә тәкәсе ролендә калмыйм дисәң, кире борыл да чап Монысы — куркаклык сыман Ә курыкмасаң’ Бөтен авылга дан китәчәк Аннан соң күрен син Манчаровский күзенә. Рәгыйдәне әйтеп тә тормас- тан Нишләмәк кирәк соң9
Бердәнбер җай шул — Ильяс капыл гына читкә каерылды да урамның иң читенә чыгып, бот төбенә чаклы, мин сиңа әйтим, үз теләге белән көрткә кереп батты Шунда да әле атлаган була мескен Тизлеге харап — ун адымга ким дигәндә ун минут узгандыр. чак кына ялганлый төшсәң Бормалы-бормалы спираль ясап атлаган Марат тизлеге дә шул чамадан артмагандыр әлбәттә Җиргә текәлгән килеш, атлавын белә Әйтерсең ки. Ильясны бөтенләй күрми ул. Гүяки, үз кайгысы үзенә бик җиткән Иллә мәгәр ара якынаеп, икесе бер турыга җиткәч, нык кына чайкалып, арты белән ава яза-яза. юлның икенче читенә хәтле чигенде дә. мин сиңа әйтим, сөзешер өчен чигенгән тәкәдәй, мөгезләр бәрелешер алдыннан кисәтүен белдерергә тиеш тапты
— Мин. намуслы кеше буларак, шуны әйтергә тиешмен Алдан ук кисәтеп куям мин сине сәхнәгә аяк бастырмыйм, эзең булмасын Себер китәсең килмәсә. сыпырт үзеңнең сыер-сарыкларың янына Өметләнмә, барыбер син түгел, мин калачакмын сәхнәдә Бүген дә чыраеңны күрәсе булмыйм Белеп тор. бүген дә. иртәгә дә син уйнамаячаксың, мин уйнаячакмын Мин Бакый, ә син — колхозник несчастный Мин Марат Юлдыбаев син түгел, мин' Маташма минем фамилияне урларга Белеп тор Юлдыбаевның кем икәнен. мин, мин. мин Юлдыбаев'
Артка әлегедән чак кына ныграк чайкалса, карга чумасы иде дә. ходай коткарды — тигезлеген көч-хәл белән саклап кала алды мескен Ике кулын йодрыкка төйнәгән хәлдә, җиргә бөтен нәфрәт катылыгы белән баса-баса. ары атлап китте Узып китте китте, ниһаять Ильяс тиз генә такыр җиргә чыгып, нәрсә уйларга белмичә. фатирына таба атлады
Гаҗәп, исерек кешегә карагач, кинәт күз аллары караңгыланып киткәндәй тоелды Моңарчы, әйтерсең. Марат түгел, кире-
сенчә Ильяс исерек булган Нәкъ үзе. билләһи. Анда-монда су- гылып-буталып йөргән. Аңгы-миңге шулай йөргән чакта, менә хәзер кинәт кенә, өстенә бозлы су коелгандай, айныды куйды бичара Исерек кешенең сүзләре аның өчен шул өскә коелган бозлы су булды Исерек, ләкин ходайның үзеннән иңгән хак сүзләр! Эчкән кеше — сабый. Сабый теле белән сөйли хакыйкать. Менә шул, Ильяс дус'
Сыерларың, сарыкларың янына сыпыр дидеме9 Анысы да гаҗәп түгел Абзары-курасы. ихатасы, авылы, үз гаиләсе, ниһаять, хәләл бичәсе, малае, чәчкәдәй ике кызы. Ниһаять, үз дөньясы' Барысы, барысы анда бит Ходай яшәргә кушкан тормышы шунда. Ә монда нәрсә?
Дөрес әйтә Юлдыбай. монда ул — арбаның бишенче тәгәрмәче Ильясның монда кирәге — тишекле бер тиен Монда аны кызганып, үксез баланы рәнҗетмәс өчен, ярдәм итәр өчен, шәфкать йөзеннән. ходай каршында савап өчен генә сыендырдылар Менә ничек икән' Шуны, бик тә. бик тә гади мәсьәләне башы әйләндереп чыгара алмаган, хәл итә. чишә белмәгән. Менә ул нинди миңгерәү1 Булдыксыз1 Үз кешелеген үзе кимсетеп йөргән мәхлүк Менә кем ул Ильяс' Менә кем булган исерек һәм менә ул инде айныды Аны. эчми исергән дивананы эчеп исергән дивана айнытты. Ак тәүбә кара тәүбә — Ильяс дустың синең киңәшеңне тотар! Менә шул.
Кеше белән җан-фәрманга усаллашып кычкырышкан сыман кал-тыранып кызарып, шундый карарга килде Ильяс Аны гаиләсе көтә Аның ходай биргән урыны шунда.
Иртәгә, иртәгә булмаса — берсекөнгә!
Кешеләргә күренмәс өчен урманга таба илткән тыкрык буйлап китте Өйләрне узып бераз гына баргач, туктады, алда — зыярат. Тәне эсселе-суыклы булып китте Фикер булып укмашмаган тойгысы шундыйрак иде аңа беркая да юл юк, кая гына атласа да. юлы менә шушында китерәчәк — зыяратка.
Югары максатларга юл бикле, кире кит. монда сукыр тыкырык
Бөтен гәүдәсе калтырап куйды Ильясның. Зыяратка аркасы белән борылып, гәүдәсен турайтты, күзләрен, битләрен сыйпады. Аннары, кайтыр якка күпмедер атлагач, күңелендә җыелган яман ачылыкны беркемгә дә юнәлтмичә төкерде дә түбән якка төшеп китте
Фатирга урнашкач, ул. әйберләрен калдырып, хуҗабикә белән ике-өч кенә сүз алмашып чыгып киткән иде Хәзер өйдәгеләр төшке ашка, өстәл янына җыелышкан икән Капкадан узгач тәрәзә аша шуны шәйләде Ильяс Үзен тыныч халәткә көйләп ишекне ачты. Ачты да. ни булганын тагы абайламыйча, аңышмыйча. ишек төбендә катып калды Ник?
Ник икәнлеген соңрак төшенде.
Әйе. ишекне ачып керде ул. Исәнләште, һәм шул арада өстәлнең бирге ягындагы ике кызның берсе — кечерәге аңа шаккатып карап торганны күреп, үзе дә әллә ничек каушап калды.
- Исәнме, кызым!—дип, балага, үз кызын күз алдына китереп. күңелендәге бөтен җылылыкны туплап эндәшкән иде. мондый ук җылы мөнәсәбәт күргәне булмагандырмы. әллә чынлап та үз әтисен сагынганга күрәме, кыз аңа авызларын мелт-мелт итеп бераз карап торды да, кычкырып елап җибәрде Ильяс исә кинәт ташланып күтәреп алды кызны, каты-каты кочып, иркәләргә кереште.
— Менә бит ул минем кызым, ничек үскән бит ул!
Бала ничек тиз елап җибәргән булса, шундый ук тиз арада чырык-чырык көләргә дә кереште Шул кадәр ихлас көләргә бары тик сабый гына сәләтледер, сагынган әтисе кочагына алып сөйгәндә
генә мөмкин булган чын сөенү белән сөенә беләдер.
Әти1 Әти!—дип. Ильясның җилкәсеннән кочаклап алды бала, аның битләренә үз битен куеп иркәләнде — Әти кайтты, әти кайтты' Әти'
Өйдәгеләр Ильясның үзеннән һич тә ким аптырамаган, каушамагандыр. Алар да ни әйтергә белмичә, кузгала алмыйча утыра * бирделәр ‘ ’ з
Ильяс үзе дә баягы ярсуларыннанмы әлеге көтелмәгән хәл- - дән. яңа бер җилкенү беләнме. баланы ихлас коча-коча. үбә-үбә. = кат-кат иркәләгәннән соң. инде һәр нәрсәнең чиге-чамасы булганны £ хәтеренә китергәч кенә, кызны әнисенә бирәсе итте Әнисе кул сузган = иде. кыз тагын Ильясның җилкәсеннән кочаклады Шулай шактый 5 азапланганнан соң гына әни кешенең
— Булды, кызым, абыйның юынасы бар. йә. җитеп торыр, ул j китми әле.— дигәч кенә тынычлана язды _
— Абый түгел, әти!— әнисе тагын телсез калгач, үзе сорау в бирде — Ул китмиме?
— Китмим китмим Юынып кына алыйм да Бергәләп чәй х эчәрбез Булдымы9 Менә шулай. Акыллы кыз бит син. үскән кыз <
Кыз. ниһаять, әнисе кулына күчкәч. Ильяска карап шундый s матур елмайды, нәкъ менә Ильясның үз кызлары шикелле инде я Кызлары искә төшеп, йөрәге тагын җилкенеп, чәнчеп куйды «Ә син х йөрисең монда хуҗасыз эт сымак1’—дип. эченнән үз-үзен әрләргә я тиеш тапты
Кич. билгеле инде. Ильяс клубка юнәлде Балаларның әнисе килмәдеме дип күзәткән иде дә. күренмәде Балалары, бигрәк тә «Әти кайтты!»—дип сөенгән кызчыгы яныннан китәсе килмәгәндер инде
Төнлә кайткач, тавышсыз-тынсыз гына ятты һәм иртүк торып бераз капкалагач. баланы уятып бер сөясе килсә дә. кичәге кебек өзгәләнмәсен дип. күз белән генә хушлашуны мәслихәт тапты Хуҗабикәгә рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык теләп, тиз генә чыгып китү ягын карады
Алда — тагын юллар. Ләкин юлларның нык кыскарганлыгы ачыкланды Шуны бүтәннәргә ничегрәк, җайлырак итеп аңлату чарасын эзләп, берничә көн уйланып йөрде ул
Бер авылга килгәндә, юлның юешлеген, юл катысының баткакка әйләнә башлаганын күргәч, күңелендә гүяки яңа сөенеч ялтырап китте. Сәбәп бар икән, уйлыйсы да булмаган. Сәбәп — яз Иң кызыгы — моны кешеләргә аңлатып интегәсе юк Арбаның бишенче тәгәрмәченнән аерыласы килмичә кем газаплансын! Төште калды ул — беркем сизмәде
Ильяс шулай гына булыр дип фаразласа да. чынында икенче төслерәк икән Авылга җитеп, квартираларга таралырга торганда. Манчаровскийны туктатты
— Яз җитте бит. иптәш Манчаровский. ә9
- Бик әйбәт, хәере белән килсен
■— Авылның үз мәшәкатьләре Мин китәрмен инде.— дигәч. Манчаровский актан-карадан сүз дәшмәс булды
«Нәкъ шул — бишенче тәгәрмәч' Даһи фикернең кирәгеннән тиз раслануы гына бу!»—дип уйлап олгерде Ильяс
Хәер, монысы аның чираттагы ялгышы иде Спектакльдән кайтканда башкалардан бераз арткарак калгач, үзенең уйланып йөргәнен җиткерде Манчаровский
— Шулай инде. Ильяс дус. сәбәбең — тормыш таләбе Гаиләң кайгырып көтә торгандыр Дөресен әйткәндә, сине гел бушка эшләтү үзе бер оят Тамак ялына
Әйттем бит. авылда анысы да юк дип
— Анысы башка эш. Без бит үзенә күрә акча алган булабыз. Фактически әйтсәк, без дә шул тамак ялына йөрибез инде Бары тик һәвәслек аркасында. Сине. ярый, хуҗалыгың көтә Безнең ул да юк. Китәсең икән, без каршы түгел Тик бер уй бар иде.
— Анысы ни7
— Ни дип.. Сине озату кичәсе үткәрикме әллә дигән идек. Әгәр син каршы килмәсәң.
— Каршы дип яхшылыкка каршы киләләр димени.
— Әйбәтрәк бер авылда. Яме?
— Йә соң. Мәшәкатьләнмәсәгез дә ярарые.
— Синең хакка бернинди мәшәкатьтән дә курыкмыйбыз.
Аралары чолан белән аерылган ике өйле йортның берсендә оешты мәҗлес. Өстәлдәге иң хөрмәтле сый — пар бөркелеп торган эре бәрәңге һәм Бөре заводыннан килгән көмешкә. Беренче апрельгә багышланган кечкенә шаяру тәүге тостка бирелгән эчемлекнең көмешкә икәнен акыллы кешеләр генә сизәчәк, ә бүтәннәргә ул су булып тоелачак, янәсе
— Яшәсен беренче апрель! Чөмердек!
Кемдер каш җыера, кемдер тыныч, кемдер пырхылдап стаканны шапылдатып өстәлгә куя. Шуларның берсе — Рәгыйдә.
-— Нишләп, градусы җитмәдеме, әллә?— дигән була Илһам абыйлары.
— Сизелмәгән кая, Илһам абый. Шундый куәтле, эчеп тә булмый.
— Ә сиңа. Ильяс дус, ничек, шәпме көмешкә7
— Мондый да шәп көмешкәнең бер җирдә, беркайчан булганы юк. хәзер дә юк. булачагы да юк һәм
— һәм, һәм.
— Һәм булмасын, кирәге дә юк.
Мәҗлес халкы азмы-күпме көләргә азапланган арада Юлды- баевның:
— Тапкан шаярыр нәрсә, карт дурак!— дигәне ишетелгәч, аңа борылып карадылар
Нәтиҗә әзер:
— Сиздегезме, кемнең кем икәне ачыкланды. Инде килеп, акыллы затларга — көмешкә тәмен сизгәннәргә яңа тост тәкъдим итәбез.
Ләкин өстәлдә буш шешәләр генә утырып калган иде. «Бүтән юкмыни7» дип кызыксынды халык.
— Бар. бар, акыллылар өчен табабыз. Бар әле, Сәрия сеңел- кәш. теге өйдән алып чык әле.— Кыз кузгалган арада елмайган була үзе.— Әйе. Жәл түгел Анда өч бидрә тулы. Җитмәсә, кое ерак түгел.
Тагын ризасызлык белдергән ымлык. Сәбәбе дә бар—кәефсез чагы Юлдыбаевның — икенче атна инде Рәгыйдә белән квартирга аерым керәләр Мондый чакта шаяру кыендыр. Гаепкә алмыйк Бәйрәм дәвам итә бит әле. Әнә. ике шешәне тукмак шикелле тотып, өченчесен күкрәгенә кысып, ишектән Сәрия керде.
— Әйдә. Сәрия Булды, коя башлагыз.
Вак-төяк сүзләр, шаяртулар Шулай берничә тост күтәргәннән соң. ниһаять. Манчаровский Ильяска карап елмайды
— Инде килеп, синең үзеңнең әйтер сүзең юкмы. Ильяс дус?
— Сүз акча түгел, бездә дә булгалый.
Торып басты Ильяс. Чак кына уйланып торгач, сүз чынлап та табылды
— Әйтәсе килгәнем шул гына, иптәш артистлар. Заман авыр, сезнең эшегез авыр Иллә сез барыбер бәхетле, озын гомерле. Чөнки дип әйткәндә, үзегез бер генә кеше булып тусагыз да. күп- күп кеше булып яшисез Берничә гомер кичерәсез дигәнем. Шулай * яшәй бирегез. Исән-сау булыгыз. Калганы булыр. Рәхмәт сезгә S
Шулай дип ярты стаканны каплагач, башкалар да аннан ка- £ лышмады Мәгәр бөтенесе шома гына төгәлләнергә язмаган икән к Стаканның эченә үк керергә тырышкандай текәлгән Юлдыбаевның: х
— Алланың кашка тәкәсе хөрмәтенә эчәргә була.— дигәненә = каршы Фәрит
— Аңларга да була, үзеңнән талантлырак кешеләрдән шулай “ көнләшәсең инде аны.— дигән иде. тегесе дөбердәп торып басты. £
Кыяфәтендә һичнинди яхшылык галәмәте сизелми, корбанына ф ташланырга җыенган кара кош шикелле канатлары җәелгән иде х Бер. ике секунд Ул Фәриткә ташланачак
Шуны сизеп, башкалар да сикереп торды Күзе булган кешегә х әгәр дә Фәриткә кул күтәрәсе булсаң, безнең белән эш итәчәксең. х дигән кисәтүне күрмәслек түгел иде Берничә минут шулай сүзсез = күренеш хасил итеп тора-торгач. ниһаять. Маратның кабарган ка- £ нат-каурыйлары шиңеп гадәти хәленә кайткач, бөтенесе бергә, дәр- х рәү утырдылар
Манчаровский гына, үзенең ихтыярын кырыс карашы белән мәҗлес халкына җиткерергә тырышкандай, кузгалмыйча утыра бирде. Башкалар утыргач та. һичбер каушау галәмәте сиздермичә, әйтерсең, баягы телсез, хәрәкәтсез бәрелешне юкка чыгарды, танымады Хәтта елмая алды Илһам абыйлары
— Дөрес булды, соңгы тостны, хушлашу тостын шулай аягүрә басып күтәрү югары әдәп билгесе булды.— Һәм шул урында сәхнәдәге кебегрәк итеп көлде.— Рәхмәт, җәмәгать Инде теләгәнчә бәйрәм итегез — җырлагыз, биегез
Шулай дип ул урындыгыннан купты һәм Ильяс янына килде
— Иртәгә тагы безне күрмичә китмәссең бит әле’
— Сезне тагын бер күрмәйчә китү юк Рәхмәт
— Шәп Алайса, иртәгә чаклы — Аннары борылып башкаларга кул изәде— Иртәгә чаклы
Рәгыйдә, бер сүзгә дә катнашмыйча, күрше бүлмәгә кереп китте Яңадан чыкмасмы, саубуллашырга мөмкин булмасмы дип Ильяс озак кына көтсә дә. чыкмады Инде бәлки йокыга да талгандыр
Ильяс бернинди ниятсез ихатага чыкты Баян тавышын һәм соңгы мәртәбә яңгыраган җырларны тыңлый-тыңлый. бер тирәдә хискә талыбрак йөренә торды Мәҗлес бозыла язу аркасында җырның. музыканың тиешле югарылыкка күтәрелеп җитмәвенә карамастан. төн барыбер күңел кузгатырлык матур иде Тик шунысы җитешсез — Рәгыйдә тавышы ишетелми Өстәвенә җыр көйләре тукталгач, бию көйләре тыңларга җыенган Ильясның бу өмете дә акланмады. Баян тавышы тынды Озакламый баянлы әрҗәне аркасына аскан Фәрит Солтанов үзе күренде Чыккач та Ильяс янына килде
— Ә-ә. син мондамыни әле’ Кайтабызмы соң’
— Рәгыйдә белән саубуллашып булмады Нишләргә белмәйрәк торуым
— Теге калай әтәч китсен инде
— Китә белер микән’
Фәрит җавап кайтарырга өлгергәнче, кызларның Маратны култыклап һәм әйдәләп чыгуын күргәч, икесенең дә эчләренә җылы керде Бигрәк тә Ильяс, өстеннән тау төшкәндәй, җиңел сулап куйды
Кызлар Ильясны үзләре кочаклап, өстәл янында әйтелгәннәрне кабатлый төшкәч, киткән чакта кул болгадылар Шактый исереп өлгергән Маратны яңадан култыклап, капкадан чыгып киттеләр. Ильясның исән һәм гарип кулын берьюлы кыскач, Фәрит нык адымнар белән боз бөртекләрен шатырдатып, китеп барды.
Аллага шөкер, шул рәвешле. Рәгыйдә белән хушлашырга туп- тулы мөмкинлек туды һәм Ильяс яңадан өйгә кереп китте
Эчкә узды Рәгыйдә яткан бүлмә ишеге төбенә килеп, нинди дә булса аваз ишетелмәсме дип көтте Бернинди тавыш әсәре сизелмәде Гүяки, бүлмәдә беркем юк иде Ул-бу була күрмәсен тагы.
Күңеленә курку иңгән Ильяс ишек шакыды Менә шунда куркып кычкырды Рәгыйдә:
— Кем бар анда’— Тавышы еламсыр иде
— Рәгыйдә, мин ием бу. Ильяс Хушлашмакчы ием дә..
— Ильяс абый?
Ильяс ишекне ачты:
— Яраймы соң керергә7 Әллә үзең чыгасыңмы7
— Кер. кер. Ильяс абый Мин синнән курыкмыйм
— Ярай әлсә,— дип Ильяс эчкә узды һәм ишекне сак кына япты
Бүлмә караңгы булганлыктан, башта Рәгыйдә күзгә күренмичә, аның караватта ятып торганын чамаларга гына мөмкин иде. Шулай да бераздан бүлмә ярыклары аша төшкән зәгыйфь яктылык күзгә чалына башлап, аннары шәүлә рәвешле генә гәүдә барлыкка килде Юрганын кочаклап, бер карасаң, нәрсә эшләргә белмәгәндәй, икенче карасаң, ым белән үзенә чакыргандай, талпынып куйгандай тоела иде Ильяс моны үзенчә юрады — баягы күңелсез хәлдән соң тынычланып бетә алмаган.
Берсүзсез күпме торырга мөмкин — телгә килде Ильяс:
— Я. Рәгыйдә, исән бул инде.
— Ничек7 Китәсеңмени?— Әйтерсең, беренче кабат ишетә.
— Китәм инде. Рәгыйдә.
— Ашыкма, сабыр ит Хәзер, мин торыйм әле
Эчке киемнән генә икәнлеге күренеп, һич югы шәйләнеп тора, тышкы күлмәген кияргә ашыкмый да кебек Бер кулы белән карават башына тотынган, икенчесе белән чәчләрен учлаган хәлдә нәрсәнедер хәтеренә төшерергә тырышкандай башын ия төшеп тора бирде Күпмедер вакыттан соң теләгән фикерен исенә төшерде бугай. Әллә нәрсәнедер хәл иттеме7 Ихтимал, шунысы дөресрәктер. Менә ул янындагы урындык башыннан күлмәген алып. Ильяска чыгып торырга кушмыйча гына, киде Аякларына оекбаш һәм шундагы чөйдән алып, өстенә пальто элде дә бер үк гаилә кешесе сыман, бик табигый рәвештә:
— Мин дә һавага чыгып, сулыш алыйм инде.— диде.— Син капка янында мине саклап тор. Теге явыз керә күрмәсен. Бар
Мондый ышанычны ничек акламыйсың Чыккач та Ильяс урам якка узды Күктән төшкән фәрештә үзе дә аннан калышмады — Ильяс капканы ачканда, ул инде баскычтан төшеп килә иде. Кулында комган да бар иде шикелле Күктән төшкән фәрештә өчен монысы гаять тә мәзәк тоелганга, Ильяс ул кадәресен күрмәскә тиеш тапты
Урамда җан әсәре сизелми Дөнья тын Шундый тын Шау-шу сөя торган кеше булмасаң да. мондый тынлык сине тормыштан бөтенләй аергандай, бөтен галәмдә япа-ялгыз икәнлегеңне тоярга мәҗбүр итә дә. йөрәгең, бөтен күкрәгең әллә ничек җилкенә башлый һәм шул чакта кинәт Аһ!»—дип кычкырып җибәрәсең килә. Урамдагы кара-кучкыл бушлыкка карагач, күкрәк уртасында тагын шул сагыш кузгалып өлгерде инде Мәгәр Рәгыйдә коткарды — аның күтәрмәгә баскан аяк тавышы шыгырдап куйгач, Ильяс үзенең әле бөтенләй үк ялгыз түгеллеген исенә төшерде
Аяк тавышы тынды Рәгыйдә Ильясны көтә бугай. Ильяс бәләкәй капканы ачып караса, нәкъ шулай — күтәрмә уртасында басып тора Рәгыйдә. Ильяс аның янына ашыкты һәм алар караңгы өйалдында бергә кармалана-кармалана. бер-берсенә «ялгыш» елыша- елыша. өй ишегенә таба атладылар. Караңгылык Рәгыйдәнең кулына ни тотканын күрмәскә тагын ярдәм итте Шулай кыштыр-кыштыр * эчке ишеккә җиткәч, Ильяс Рәгыйдәгә ялгыш ныграк бәрелеп, аны и кочаклабрак куярга мәҗбүр булды да. шуның өчен гафу үтенде * Рәгыйдә исә. ваклыкларга игътибар итмичә, һичбер ымсыз-нисез = ишекне ачты £
Ильяс аның өстеннән пальтосын алып, шинеле белән бер чөй- 5 гә элде. Аннары бая кешеләргә биер өчен бушаткан иркен урын- 5 да йөренеп торды Рәгыйдәнең су шапырдатуын күңелне иркәләгән £ рәхәтлек белән тыңлап, аның сөртенүен шундый ук җылы хис белән күзәтте. Бу минутларда күзгә бер нәрсә ачык күренмәгән яшәү ф үзе үк тукталган сыман тоелган караңгы дөньяда назлы, нәзберек в һәм ялгыш кагылсаң коелып төшәргә торган чәчәк таҗы кебек бер ° җан иясенең, җанлы чәчәк, төнге күбәләкнең хатын-кыз шәүләсе к рәвешендә генә булса да янда йөрүе, хәрәкәтләнүе хәзер аны кү- J зәткән икенче затның сугыштан исән кайтуын аклый торган, кеше- х лекне рәнҗеткеч фәкыйрьлектә гомердән баш тартмаска мәҗбүр g итә торган бердәнбер сәбәпнең булуы әйтеп аңлата алмаслык ләз- х зәт китерә, күңел тынычлыгы бирә иде Шушы матурлык, шушы я изге җан иясе булганда, кеше дөньядан бизмәс, дөньяда кеше заты исән булыр Шул исәптән — Ильяс
Хушисле салкынлык бөркеп. Рәгыйдә аңа кагылып диярлек бая үзе яткан бүлмәгә узды. Ильяс берничә минут тагын аның тын бүлмәдән ишетелгән кыштырдавын рәхәтләнеп тыңлады Аның нишләргә белмичә торуын сизгән әүлия эчке яктан:
— Нишләп кермисең. Ильяс абый?— дип. йә алла. Ильясны үз янына чакырды түгелме соң?
Колакларына ышанмаган Ильяс ишеккә кагылырга җөрьәт ит- мәгәнлектән. Рәгыйдә үзенең чынлап дәшүен кабат расларга мәҗбүр:
— Әйдә инде. Ильяс абый, нишләп торасың бер ялгызың’
Кыяр-кыймас кына ишек ачып керүенә, каршында — әүлия! Чып-чын фәрештә! Әйе. әйе. һич тә кеше заты түгел, шәүлә генә' Ике кулы белән чәчләрен күтәргән, башын ияр-имәс тора басып! Зифа талның нәкъ үзе. Талның ябалдашы — кабарып, тузгып, күкрәкләргә төшкән чәчләрдер Юк. алай гына түгел, чәчләр — кабарып бүлмәне каплаган томандыр Ильяс әнә шул томан эченә кереп, күз күремен һәм аңын ук җуйды бугай Кергәч тә. адашудан курыккан юлчы сыйфатында тыйлыгып калды Нәрсәнедер ачыкларга, аңларга тырышуы иде бугай Ул шулай һуш җуеп торган мизгелдә Рәгыйдә — төп-төз. тәнсез шәүлә — гүяки җилдән чайкалып, тирбәлеп куйды Аннан соң әкрен генә шуышкан шикелле, җилдә очкан төсле генә Ильяска таба якынлашты Якынлашты, килеп җитте Килеп җитте дә Йә хода! Ничек ышанасың ди мондый хәлгә” Ничек моны өндәге хәл дип исәплисең’ Әйе. төштә бары тик төштә, яки хыялда гына була алганча — нәкъ шулай Әйе. килеп җитте дә Рәгыйдә әтисе кочагына ташланган сабый шикелле. Ильясның җилкәсеннән кочаклап, асылынып калды Ә Ильяс’ Шатлыгы ташудан ихтыяр җуйган Ильяс аңсыз рәвештә сабыйны күтәргән төсле итеп, аны кулына алды Алды да мөмкин булганча биегрәк күтәреп, селкетеп, тирбәтеп торды Аннары күкрәгенә кысты
Шулай күтәргән килеш, атлар-атламас әйләнгәләп иркәләгәч, караватка китереп утыртты Үзе аның каршысына чүгәләде Рәгыйдәнең әле дә тәнсез диярлек йомшак бармаклары ихтыярына буй-
сынып, башын аның тезләренә куйды. Тәнсез диярлек бармаклар аның чәчләрен тарадылар. Бу рәвеш, бу фигыльләр күпмегә сузылгандыр — дөрес, бәхетлеләр өчен вакыт көчен җуя — сорасаң бәлки икесенең берсе дә әйтә алмас иде Әмма мәңгелек берни юк. Рәгыйдә кузгалып куйгач. Ильяс аягүрә басты Ләкин Рәгыйдәдән күз алмады — аның һәр хәрәкәтен, хәрәкәткә ошаган һәр селкенүен күреп, яратып торды Әйе. менә Рәгыйдә юрганын, ястыктан кайтышрак зурлыктагы мендәрен каккалап, кабартып салды Аннары, мөгаен елмаеп, һәрхәлдә ишетеләр-ишетелмәс көлеп, йомшак урын-җиргә чумды.
Ильяс, түр тәрәзә эргәсендәге почмактагы урындыкка утырып, бераз ял итмәкче иде Рәгыйдә юрганын күтәрә төште.
— Нишләп анда., тагын бер ялгызың9— дип, тагын өзелеп чыгарлык нәзек тавышы белән көлеп куйды.— Моңаерга вакыт күп булыр әле.
Шул чаклы дөрес сүзләргә ничек җавап бирәсең. Бөтенесе алда бит әле. алда
Соңыннан артык ук үкенмәс өчен, Ильяс ни булса шул. дип. тагын Рәгыйдә каршына, карават янына килеп басты.
— Утыр.
— Урын-җиргәме?
— Булса соң
Утырды Ильяс — рөхсәт белән булгач, гаеп эшмени, һәм ул бераздан Рәгыйдәнең чәчләрен сыйпарга кереште Тегесе исә. аның кулларын үзе тотып, үзенең битләрен сыйпаттырды. Гаҗәпме? Гаҗәпнең аръягында! Исең китмәле һәм акылга сыйгысыз.
Шуның белән чикләнсә икән әле. Юк. Рәгыйдә Ильясның ике кулыннан тартып аны иелергә мәҗбүр итте. Үзенең эссе сулышы белән калган азмы-күпме зиһенне өреп таратты, юкка чыгарды Рәхәтлек ташкынына бирелеп, талган билен турайтыр өчен генә кузгалган иде. шул арада үзе дә сизмәстән, караватка чынлыкта ул инде яткан ук булып чыкты Ярый әле. артык оялырлык түгел, ни дисәң дә бит әле ул тышкы киемнән — гимнастеркадан һәм чалбардан Итекләрен генә кай арада салып ыргыткандыр Яшерен-ба- тырын түгел, шундый хәл иде менә Рәгыйдә — аның куенында! Актыккы якынлыктан бары тик юрган һәм кием калынлыгы оялчан- лык кына аерып тора Ә тагын да ныклабрак уйласаң, бәлки әле аермый да торгандыр Әнә бит арада бернинди чик калмады, инде соңгы чикләр җимерелде дияргә мөмкин Әнә бит бер-берсенә тартылган ике зат чынлыкта инде кушылды, кавыштылар — иреннәр бер-бер- сен эзләп тапты Ләкин Ләкин җимерелде дисәң дә. нәзберек бер хис. сизем рәвешендә, ниндидер бер киртә барыбер калган икән Бу хис. мөгаен, оялудан көчлерәк Рәгыйдә хакында әйтә алмаса да, Ильяс моны белә иреннәр тиешле чиктә шулай ук туктала Иреннәр бер-берсенә кагылган, иркәләгән, әйе. анысын да әйтик, бер-берсен үз эченә алып, кысып-кысып ләззәт ала да., сүз белән әйтеп булмаслык бер чиктә туктала белә. Шуннан арысы — гөнаһ буладыр Анысына Ильяс исәп тотмый, андый нәрсә хыялында да юк аның. Ә Рәгыйдәнең9 Анысын Ильяс белми, сизми, бәлки сизенгәнен үзенә дә сиздерми, хәлнең алай була алуына ышана алмый. Ышанса да кабул итә алмас иде..
Якынлык ләззәтеннән һәм йокыга оюдан дип фаразлый Ильяс, Рәгыйдә әнә ышанмаслык сүзләр тәкърарлый Аңлата, соңгы чикне узарга рөхсәт икәнен аерым-ачык белдереп пышылдый:
— Мин Марат белән бүтән беркайчан да бергә булмыйм инде,— ди — Син дә аны бар дип исәпләмә Аңладыңмы9
— Аңладым — дигән була Ильяс, ишеткән сүзләренә һаман ышанмаган килеш.
Тагын сүзсез хисләр һәм уртаклашмаган уйлар. Рәгыйдәнең ишарәләр белән аңлаткан тирән мәгънәләре Әлбәттә. Ильяс кебек кыюсыз кешегә ул мәгънәләрне сүз белән әйтмичә булмый торгандыр һәм Рәгыйдә, гүяки йокы аралаш, ераккарак чакыра
— Сине хәзер бер нәрсә дә чикләми. Вөҗданың тыныч булсын. ф барысына хакың бар Син Син Әллә син мине яратмыйсыңмы’ 2
— Син ни сөйләйсең. Рәгыйдә’1 Синнән дә яраткан кешем юк Син — минем иң зур хыялым Яшәвемнең мәгънәсе син Син бул- < масаң яшәү үзе кирәк түгел §
— Мин дә шулай, нәкъ синеңчә Бәхетем, бәхетсезлегем син' £
— Син минем кочагымда түгел, җанымда Сулышыңны сизеп. § тәнеңне тоеп, сүзләреңне ишетеп торсам да. чын барлыгың еракта - бик тә еракта. Күктәме син. җирдәме, әйтә дә алмыем Сине бөтен 5 итеп, чын итеп, мин сәхнәдә генә күрәм Синең сәхнәдәге чагыңа £ гына ныклап ышанам Син минем өчен бер генә исемле түгел Син ♦ минем өчен Рәгыйдә, син — Хәмдия, син — Асылъяр' Менә кем син! = Кулга тия торган түгел — акылда, хыялда гына яши торган бөек зат! с
— Мин — хатын-кыз. шунысын да онытма
Иреннәр кайнарлыгы белән расланган ихлас тойгылар аңлашу, as яратышулар күпме дәвам иткәндер, анысын кем белсен Шундый = билгесезлеккә чумып, рәхәтлеккә талып ятканда күпме вакыт узды , икән’ Бер-берсен икесе ике төрле яраткан бәхетле җаннар бәхеттән * арып йокыга талгач, тагын күпме бергә булганнардыр анысын шулай ук уйларлык дәрәҗәдә булмаганнардыр Вакытның чикле икәнлеген кояш чыгып аңлатмаса, инде ни дияр идең’!
Ләкин чик бар. кояш бар
Ильяс күзләрен ачып караса, дөнья инде яп-якты
Яктылыктан оялганга күрә, сикереп торды да аягына итекләрен элде Биленә каешын буды Шуннан соң Рәгыйдәнең уяу килешме, йокы аралашмы елмайган иреннәрен, битен, чәчләрен сыйпады да. бүлмәнең икенче ягына чыгып, китәсе килмичә, тукталып калды Китсә, бу бит инде бөтенләйгә, мәңгелеккә китү, теге дөньягача очрашмас өчен хушлашу лабаса!
Йөрәк чәнчүенә түзә алмыйча. Ильяс якындагы бер урындыкка чүкте һәм Ах. гөнаһ шомлыгы! Сизмичә калган булып чыкты ла Ике кешегә бер баш җитмәгән' Хәерсез, кичтән ишекне бикләми яткан булганнар Дөбердәп килде керде теге явыз Юлдыбаев'
— Ә-ә! Шулайдыр дигәнием лә аны Сизенгәнием Йокы дөрес бүленгән икән Саклыйбызмы’ Минем байлыкны яман күзләрдән эт булып саклыйбызмы?
Шулай дип бүлмәгә узмакчы иде, Ильяс аның каршысына килеп басты
— Саклаем. бигрәк тә — синнән. Чәнти бармак белән дә кагыласы булма
Маратның чыраеннан, әйтерсең, усаллыкны чүпрәк сыман итеп сыдырып төшерделәр Гаҗәпләнүдән ул хәтта елмаеп, юашлана куйды
— Кара син моны, кара! Шул кадәр бирелгәнлек! Эт тә хуҗасына шушы хәтле тугры була алмыйдыр. Рәхмәт, дус кеше Бетте, ачуланма Мин аңа кагылмыйм, тырнагым белән дә чиртмәм, курыкма Йә җибәр
— Саклап торам, тавыш чыгарасы булсаң.
— Әйтәм бит. сүзем генә бар. бер генә сүз
Ильяс читкәрәк тайпылгач, әкрен генә, сак кына ишек ачып Юлдыбай тәки хатыны янына керүгә иреште Тавыш чыкмасына ышанып җитмәгәнлектән, Ильяс ишек яныннан ерак китми торды Теләсәң-теләмәсәң, ниндидер кыштырдаган тавышлар ишетелеп куя иде
Ә бер мәлне... нәрсә, ничек’ Карават, карават шыгырдавы. Рәгыйдә уянып, сикереп тордымы әллә9 Шулай бугай Әнә ул
— Аһ!—дип ыңгырашып куйды.
Маратның «Тшш!» дигән ымлыгыннан соң. гүяки тынычланды.
Тик... бераздан .
Бераздан коточкыч хәл — оятыңнан егыл да үл!
Әйе. әйе. караватның кабахәт шыгырдавын теләсәң-теләмәсәң дә ишет Җитмәсә әле, Ильяс исеме телгә алына Юлдыбай, әлбәттә, аның хакында
— Ул китте, китте, курыкма'—дип хатынын алдый.
Тегесе әллә чынлап ышана, әллә бүтән сәбәп белән — тавыш чыгармый, тынычлана, тына Шуннан файдаланган ир җәнлек үз шөгыленең бөтен кайнарлыгын шыгырдык оятсызлыкка әйләндереп, гамәлен азагына җиткерә, шыңшый, улый, һәм. ниһаять тына
Ә Ильяс? Ул нишләргә тиеш иде? Нишләде? Ник хатының белән ямьсез йоклыйсың дип. тавыш кубарырга тиеш идеме ул9 Ах, шайтан орган. Марат үзе бәйләнергә, Ильясның үзен оялтырга тиеш ләбаса! Ник кешенең хатыны белән ятканын тыңлап торасың дип бәйләнергә хаклы ул Шуннан? Ильясныңмы хакы юк? Үзе кагылырга курыккан изге затны, әүлиягә тиң Рәгыйдәне, җыр тудыруга сәбәпче була алган Хәмдияне. Асылъярны. . тагын, тагын күпме каһарман кызларның барысын берьюлы мәсхәрә итү — Ильясның ишек төбендә калганын белгән килеш, юри. үч итеп эшләнгән гамәл кабахәтлек түгелмени? Әхлакка хыянәт түгелме?
Җинаять! Кешелек затына хыянәт!
Моның өчен җәза тиеш Ләкин нинди җәза?
Нинди җәза бирә ала Ильяс? Нәрсә генә кулыннан килә аның?
Бер генә эш килә аның кулыннан Хәзер, берничә минуттан чыгачак Юлдыбай. Чыккач та, бер сүз әйтмичә генә, үзенең бөгелми торган кулы белән, ярыйсы ук каты йомарлана торган йодрыгы белән әшәке җанның колак төбенә тондырачак. Карар әзер. Әзер карар белән каты-каты басып йөренгән Ильяс, шул рәвешле, Марат белән араны өзәчәк.
Шулай Чыкты Марат Чыраенда ачу галәмәте калмаган Елмая хәтта Тугарылды калды Ильяс шул кадәр шат йөзгә карап. Йодрык булып төйнәлергә тиешлеген кул бөтенләй онытты Ләкин якты чырай алдакчы иде Марат кояштай елмайган килеш
— Әх, син! Изге җан!—дип, әйтерсең, мәсхәрә итте.
Әйтерсең, нәрсәдер белә Янәсе. Ильяс булдыра алмаганны адәм төсле бәндәләр әнә ничек җиңел башкаралар!
Баш бетте — хыялдан, изгелектән, матурлыктан берничә генә минут эчендә бер нәрсә дә калмады Хыялны, изгелекне, матурлыкны берничә минут эчендә изде дә чыкты Юлдыбаев! һәм шулай ук Ильясның кешелеген, ирлеген, намусын таптап, җимереп, кырып, юкка чыгарып китте. Кай арада!
Шуннан соң Рәгыйдә кем булып кала инде?
Ильяс үзе кем9
Бетте, уйларга җай бетте Уйласаң, харап башың!
Исән чакта юлыңда бул Болай да артык соңга калдың.
Саубуллаша, имеш Саубуллаштың менә. Дөньяга күренергә оят.
Кичтән ул Манчаровский белән әле тагын бер кат күрешергә, артистлар төялеп киткәндә озата калырга вәгъдә биргән иде Вәгъдәдә торыр рәт калмады Фатирына барып, биштәрле капчыгын асты да. сугыштан кайткандагы кебек, ләкин җиңеп түгел, җиңелеп, бәлки йортсыз-җирсез сукбай мисалында, тагын юлга чыгып китте Инде ничәнче кабат' Ник тынычлана алмый, догасыз әрвах сыман кубарылып йөри ул? Ник бер җирдә туктала алмый9 Өендә, гаиләсендә?
Инде җиткәндер Ак тәүбә, кара тәүбә Череккүленнән — туган, үскән, инде менә ил агасы булырга тиешле яшькә җиткән урыннан көннәренең иң соңгысынача купмаячак, кузгалмаячак.
Дөресен әйтик, авыл Ильяс юклыктан артык зарыкмаган иде 8 Әллә нинди үзгәрешләр булгандыр дип кайтса, һич сизелерлек тү- j гел — ул киткәндә ничек, кайтканында шулай Авыл тормышы таби- = гатьнең үзе кебек — әйтерсең, мәңгелек торгынлык Дөньяның күзгә £ күренә торган үзгәреше — ел фасылларыдыр Аерма шул яклап кына = күзгә чалынды — киткәндә Ильясны ап-ак кыш озатса, хәзер ямаулы 2 яз каршылады Күрше-тирәдә дә әллә ни яңалык күзгә ташлан- * мый — үлем-җитем булмаган, аллага шөкер. Хатын, балалар, мал- | туар шулай ук исән. Ягъни дип сөземтә чыгарсак, шул. китеп тор- ф дымы Ильяс авылдан, юкмы — авыл өчен барыбер иде. Беркемгә х файдасы тимәсә дә. зыяны да тимәгән. Шулай да бер бәләкәй генә 2 аерма бар икән, балалар сагынган иде
Гадәттә балаларны махсус рәвештә сөюне ясалмалык дип исәп- * ләсә дә. бу юлы исә үзенә охшамаганча эшләде — кулдан төш- - кәннәренә инде өч-дүрт ел булса да. кыз балаларын кулына аңлы ’ рәвештә алып, гаделлек өчен чиратлап, махсус рәвештә сөйде Ә х малай инде зур. Әтисе кайтып кергәч тә китап-дәфтәрләрен алып ишек төбенә килде дә. бераз вакыт әтисен биленнән кочаклап торгач, мәктәбенә китеп барды
Ә бичә? Бәһрәмия?
— Ә-ә. язган мал. кайткан икән әле,— дип. якты ук диярлек караш ташлады да үз эшләрен дәвам итте
Билгеле инде, әгәр теләгең булса, өйдә ир-атка да шөгыль табарга була. Димәк ки. тагын китте яшәү арбасы тәгәрәп, гомер-ба- кый тәгәрәгәнчә
Өйдәге вак-төяк шөгыльдән тыш. колхоз идарәсе яңа вазифа йөкләде. Фермада җайсызрак икән хәлләр — сыерлар күтәрәмгә кала бара Ящур дигән үләт кыра малларны Ачлыгын әйткән дә юк Әзрәк тәртипкә китерә алмассыңмы, ни дисәң дә хатын-кыздан куәт- лерәксең бит әле. эшләп кара, дигәч, күнде Ильяс Аның өчен бу һич тә ят гамәл түгел, теге елларда көтүче булып мал холкы шак-тый өйрәнелгән бит Көтүчелектән мөдирлеккә үрли икән, бик хуп. кеше үсә дигән сүз'
Ләкин аны беркайчан да көтүче дип. хәзер исә «завферма- дип атарга җыенмадылар Кушаматы һаман искечә кала бирде— Артист . Элек шаянлыгы, шуклыгы өчен шулай атасалар, хәзер исә чын артистлар белән театр уйнап йөргәне өстәлде
Тормыш арбасы дидекме? Әйе. тәгәри бирде Күзгә күренгән үзгәреш — ямаулы яз яшел язга юл биреп, гөрләвекләр шавы яфраклар шыбырдавы белән алмашынды Җир яшәргәч, болынга төс кергәч, азрак рәтләнмәсләрме дип. Ильяс сыерларны җәйләүгә чыгару мәшәкатен үз өстенә алды
Шул көннәрдә Дүртөйле колхоз-совхоз театры безнең районга килгән икән, дигән хәбәрләр йөрде Йөрәге сагыштан ярсып, берничә кабат тагын дөпелдәп куйса да. елның әлеге фасылында малларның каны мәхәббәткә тарткан шикелле, тыелгысыз теләге туса да. үзен тыя белде, теләген йөгәнли алды Ильяс Башын иеп телен тешләп йөрсә йөрде, мәгәр театр спектакльләр күрсәткән авыллар ягына борылып карамады Артистлар хәтта ки Череккүлнең үзенә килеп чыккач та мыегын да селкетмәде Ире нинди бәндәләр белән йөргәнне белер өчен барган Бәһрәмия болай ошатып кайткан уеннарын Мәгәр бөтен хәбәре
— Хәйран килештерәләр.— дигәннән ары узмады
Ильяс исә Бик шәп. афәтле болыт читләтеп узды .— дип. яңадан тыныч күңел белән үз эшләрен дәвам итте.
Елга буенда көннәр буе чемченеп йөргән малларны саздан да яман баткак ферма утарында яткырып йончытмас өчен, төнгелектә дә болында калдыру мәслихәт күрелде. Колхоз идарәсе ярдәме белән шунда утар сымаграк нәмәрсә әтмәлләделәр Моның өчен елга буендагы чаукалыкта казыклык-киртәлек агач кистеләр Ферманың бердәнбер аты белән шул агачларны алырга килгән иде Ильяс Үлән чемченә торсын дип. атның тезгенен бушайтып, аркалыгын төшергәч. яшь имәннәрне ташый һәм арбага китереп сала башлады Җилкәсендә күтәреп бер китерде, ике китерде, ә өченче килүендә. Базы ягыннан әллә нинди матур, таныш тавыш колакка чалынгандай тоелып, тынып калды Тыңлап торды Әмма атның үлән кетердәтүеннән башка, алгарак кузгалганда арба шыгырдавыннан башка, бүтән ым-шым ишетелмәде «Артык сагынам, ахрысы, шуңа күрә, колак юкны ишетергә тырыша-.— дигән нәтиҗә ясап, яңадан агачлыкка кереп китмәкче иде тагын! Тагын матур һәм үзәк өзгеч таныш тавыш!
Инде шик юк. колак иҗаты, җан алдануы гына түгел, чын тавыш иде Шуңа ышанган Ильяс ашыгыч эш төшкәндәй Базы ярына таба йөгерә-атлый төшеп китте Җитте яр буена Караса, теге якта Йә алла, теге якта. йөз. йөз илле метрлы гына арада* Кемнәр диген! Ул — Рәгыйдә! Аның янында — Сәрия Сәриядән арттарак — Юлдыбай бугай. Аргы ярдагы карт өянке төбенә килгәннәр дә шуның күләгәсендә ял итәләр Ни хакындадыр сөйләшкән, бәхәсләшкән булалар.
Ильяс бирге ярның актык чигенәчә килде дә. шунда, үзе кагарга җыенган казыкларның берсе сыйфатында, катты да калды. Әйе. каккан казык сыман, сихерләнгән сыман, селкенергә дә куркып торды Аргы ярдан күзләрен аера алмыйча торды Яшьләнгән күзләрен сөртмәгәнгә күрә, аргы яр гадәттәгедән дә матуррак, яктырак булып, ямь-яшел дулкыннар уйнаган төсле ялтырый, балкый иде Бу кадәр дә яшь һәм яшел төсләрне, тере дулкыннар уйнавын, җилнең күзгә күренеп дулкынлануын Ильясның үз гомерендә беренче мәртәбә күрүе иде. Шул хәтле тиз үзгәрсә дә үзгәрә икән табигать! Аргы якка карамаганга биш былтыр Нинди гүзәллектән үзен мәхрүм итеп яшәгән икән Ильяс!
Әйе. аръяк искиткеч ямьле, гүзәл, сихерле — оҗмахның нәкъ үзе Ә андагы кызлар хур кызларыдыр.
Шулай әсәрләнеп күпме торгандыр, бермәлне аргы ярдагы чыр- чу тынып. Рәгыйдә дә ярга басып, мөгаен, ул да үз күзләренә ышанмыйча һәм күргәнен саташуга юрап, басып торгандыр Әйе. ул Рәгыйдә! Бүтән кем булсын’ Бүтән кем шулай бөтен барлыгы белән, ихлас омтылу белән яши, тоя. кичерә алсын! Ул! Рәгыйдә!
— Рәгыйдә! Рә-гый-дә-ә!
Бер ярдан икенче ярга әнә нинди матур исем яңгырап чыкты бит һәм икенче яр да җавапсыз калмады
— Ильяс абый! Илья-а-ас!
һәм куллар, куш куллар болгап чакыру тиз арада бәйләнешле сүзләргә әйләнде:
— Бу якка, бу якка чык. Ильяс абый!
Мөмкин түгел дигәнне аңлатып Ильяс мескен җилкәләрен җыерган була, ике кулын очмас канатлар итеп җәя — бернишләп булмый, янәсе, су суык, тирән
— Сикер. Ильяс абый, чык! Көтәм. Ильяс! Бүген китәбез, актык көн! Күрәсең килми әллә? Ильяс!
Мондый чакыруга эчендә җаны булган теләсә нинди туң бән-
дәнең дә йөрәге эрер иде дә, шушы язгы суга кушылып агар иде. Ә йөрәге бозмы Ильясның9 Ташмы’ Юк боз түгел, таш түгел, юк. аның йөрәге — балавыз, эреде, акты. Бетте Ильясның йөрәге юкка чыкты
Йөрәкне юкка чыгарган иң сур сәбәп — теге якта суга төшмәк- ф че булып, Сәрия кулыннан ычкына алмый Рәгыйдәнең үрсәләнүе ,
— Минем әйтәсе сүзем бар!—Сәриягә борылып аңа ялвара— i Җибәр. Сәрия, җаным! Сәрия! <
Бу сүзләрне ишетсә дә аңламаган Ильяс барыбер баскан уры- = нында калырлык түгел иде инде Аягындагы кирза итекләрне салып £ атты да сикерде! Алкып аккан, әле җылынып өлгермәгән салкын a суга ташланды Лашпор-лошпыр йөзәргә тотынды Ә Рәгыйдә’ Ул! g Ул! Ул да кергән инде Ул да бу якка таба килә' Йөзми әле. ул = якта бит яр сөзәк, су саи Атлап килә Рәгыйдә Әмма тынычланып % бетмәгән, ярсуы кимеп өлгермәгән язгы су аны кирәкмәгән якка. ♦ аска таба өстери Ильяс исә дулкын Рәгыйдәне агыза күрмәсен дип. ® аның саен ашыга Ашыгудан һәм су салкынлыгыннан тыны куыры- | ла. йөрәге кысыла Шуның белән бергә йөрәкне сагыну, күрергә аш- = кыну телгәли, туктатырга чамалый Әмма иң авыры инде артта — в яр буендагы чоңгыл инде узылган Уртада су күкрәк турысыннан ® гына, ә теге табарак хәтта билдән генә Һәм менә максат якында 5 гына, бәхеткә кул сузасы гына калды Кул сузасы да кочып аласы* *
Кулларын сузды Ильяс һәм кочаклап алды бәхетен* Йөрәгенең нәкъ түренә сеңдергәнче кысты Рәгыйдәнең салкыннан калтырап торган изге гәүдәсен. Калтырый-калтырый Рәгыйдә үзе дә Ильясның җилкәләреннән, аркаларыннан кочты, башын сыйпады, битләрен, иреннәрен сөйде Ильяс нишләсә, шуны кабатлады Читтә, яр буенда кешеләр бармы-юкмы. исләренә кертерлек, аңларлык хәлдә түгел иде алар. Читтән караганда нинди тиле, акылга сыймаслык манзара — ике кеше, ир кеше белән хатын-кыз елганын. ташуы тынып та өлгермәгән елганың нәкъ уртасында, яшел киңлекнең, илнең нәкъ уртасында беркемне күрмичә, һичкемнән тартынмыйча, яшел киңлектән. илдән, халыктан, ниһаять, кояштан оялмыйча, бер-берсенә чатырдап ябышкан хәлдә басып торалар*
Икесе дә чын дерелдәү белән дерелди, тешләре тешкә тими — сүз әйтер хәлләре калмаган инде Шул килеш нидер әйтмәкче, нәрсәнедер аңлатмакчы Рәгыйдә
— Син син... ул... ул аңламый калдым мин гаепле, гаепле түгел, түгел., син. ул.
Ярый әле башка чак кына зиһен очкыны ялтырап керә язды, исенә төште Ильясның — ярга, ярга чыгарга кирәк бит!
Рәгыйдәнең нәрсәдер лебердәвенә колак салмастан. ул аны аръякка, өянке ягына таба җитәкли китте Күзгә бернәрсә күренми — ак-кара юк. бары тик өянке генә бар — бердәнбер маяк Бары тик шул маякны гына шәйләгән Ильяс һаман калтырый, шыңшый һәм теле ачылып кына килгән сабый мисалында леберди биргән Рәгыйдәсен су читенә, ниһаять, китереп җиткерде Шулай ук җитәкләгән хәлдә өянке төбенә китереп утыртты
Шул чакта гына ул үзләре янында Сәрия белән Юлдыбаевның шулай ук нишләргә белмичә ахыруларын. аптырауларын, йөдәгән булуларын абайлады
Җитмәсә. Рәгыйдә яңадан торып басты да бер үк вакытта көләргә һәм еларга кереште Ильяс аны тагын кочаклап юатырга азапланды — күзләрен, битләрен сөртте. Юлдыбай исә ниндидер каты- каты сүзләр әйтә-әйтә кычкыра, кизәнә, яный Ләкин кем генә ул сүзләрне ишетер, аңлар дәрәҗәдә булды икән’ Ихтимал. Сәриядер Ул бер заман чарылдап җибәргәч, ике ирнең икесе берьюлы чайкалып. артка чигенеп куйды
— Туңдырып үтерәсез бит1 Икегез дә күздән югалыгыз! Хәзер аның киемнәрен алыштырырга кирәк. Җылытырга Югалыгыз! Үзем, үзем карыйм Рәгыйдәне, китегез!
Бая гына (бая9 Бәлки танышканнан бирледер9) бер-берсен сүзсез һәм сүзләрнең иң ачылары белән каһәрләгән ике ир. кинәт айныгандай шым калгач. Сәрия адәмчәрәк итеп өстәде
— Барыгыз, өегезгә кайтыгыз Син дә. Марат
Марат янавын дәвам итте
— Китәм бит. чынлап китәм
— Чынлап кит.
Шул сүздән соң. үпкәләгән төсле капыл борылып. Юлдыбай биек ярга илткән үзән сукмагыннан китеп тә барды. Ильяс, суга кереп, яңадан шапыр-шопыр атларга, аннары йөзәргә кереште. Үзен белештермичә, ярга чыгып капланды. Сулуы капкан иде. Чак кына җан әсәре кергәч, күтәрелеп, яр өстенә үрмәләде Менде ярга. Ярга менеп утыргач караса, аргы якта әле Сәрия белән Рәгыйдә һаман нәрсә хакындадыр сатулаша, бәхәсләшә иде Сәрия — әни. Рәгыйдә сабый ролендә. Әйтерсең — сәхнәдә! Әллә сәхнә белән чын тормышның аермасы шул хәтле генәме9
Сәрия Рәгыйдәгә үз киемнәрен кидергән. Үзе эчке күлмәк өстенә плащ кимәкче иде. нидер исенә төшеп, тукталды һәм плащны да Рәгыйдәгә көчләп кидерергә тиеш тапты Рәгыйдәнеке булырга тиешле кыска куртканы үзе киде Тез башына җитеп бетмәгән курткадан кызның шәрә ботлары күренгәч. Рәгыйдәнең иң эчтән дә коры киемнәр кигәнен чамаларга мөмкин иде Ялангач тәнгәчә чишенеп киенгән кызлар, ниһаять, китешли Ильяс торган якка борылып карарлык көч таптылар. Хәтта Сәрия кул болгады Рәгыйдә еламсырап кычкырды гына
— Хуш. Ильяс абый! Ачуланма! Ильяс! Хуш!
— Исән бул. Рәгыйдә! Мин сине онытмам! Онытмам!
Бу исә чынлап та хушлашу, гомерлеккә хушлашу иде.
Рәгыйдәнең суга сикерергә мәҗбүр итәрлек дәрәҗәдә әйтәсе килгән сүзе нинди булды икән9 «Теге чакта, бик мөмкин вакытта, син бүре була алмадың, шуңа күрә мин шакал ризыгы булдым»,— диясе килдеме икән? Ләкин ул аны әйтә алмый китте. Ә Ильяс аңлады
Бөтен булганы менә шул Ильясның театр белән бәйләнеше, «артистлыгы- бары тик шушылардан гыйбарәт
Җәй үтте. Ул җәйдән соң икенче язда сугыш бетеп дөнья тынычлана язгач, һәм тагын бер кыш узгач, Дүртөйле театрын таратканнар. дигән хәбәр килде Бу халык кайгысы иде. халык телен, аның мәдәниятен кысрыклау галәмәтләренең бер мисалы иде Әмма. Ильяс күзәтүенчә, халык үзе кайгыру түгел, бу хакта уйлап та бирмәде, хисенә түгел, исенә дә кертмәде
«Гаделсезлеккә юл куелмасын!»—дигән баш белән хат язып, авылдагы барлык өйләргә кереп. Ильяс шуңа кул куюларын сорап йөрсә дә. кул куючы табылмады. Кем аңламыйча, кем. әлеге дә баягы, моны Ильясның чираттагы шаяруына юрап, кул гына селтәделәр Үз имзасы белән генә Уфага җибәргән хатына җавап та килмәде Гаҗәпме9 Гаҗәпме9 Уйлый төшсәң, һич тә гаҗәп түгел...
Ильяс өчен, билгеле инде, тагын бер шәхси фаҗига иде бу Театрны югалту Рәгыйдәне югалту белән бер булды
Авыл өйләренең берсенә дә телефон куелмаган Әмма тәкый гаҗәп. гыйбрәтле хәбәрләр, һич арттыру түгел, шәһәрдәгедән тизрәк һәм ераграк тарала анда Ипидер шулай. Кем тарата, ничек тарата9 Халык үзе монысын чыбыксыз телефон ' дип исәпли, һич ватылмый, бозылмый торган шундый телефон бар авылда.
Шактый соңгарып булса да берсеннән-берсе үкенечле, аяныч
хәбәрләр Ильяска да килеп ирешә тордылар.
Дүртөйле театры таралгач, Манчаровский белән Рәгыйдәне Уфа театрына чакырганнар Манчаровский киткән, ә Рәгыйдәне Юлды- баев җибәрмәгән Рәгыйдә театрсыз яши аламы инде9 Сәхнәне ул читлектәге кош мисалында сагынгандыр, бичара Талпынып-талпы- нып та оча алмагач, канатлары салынгандыр ♦
Язгы ташкын тынып та бетмәгән елга суына киемле килеш 5 сикергәнче үк, шашкан дигән хәбәр йөргән иде бит Акылдан язу $ белән язмауның аермасы әлләни түгел икән. Үзенә ишеттермәсә- * ләр дә. ул вакыйгадан соң Ильясны да Ычкынганрак ул»—дип. 3 шактый озак чәйнәделәр. Ә Рәгыйдә хакындагы гайбәт тагын да = ямьсе°.,әк, аяусызрак иде Нәкъ менә шулардан соң Бәһрәмияне g шайтан икенче кабат алмаштырды да инде Җанына усаллык, шәф- 10 катьсезлек. миһырбансызлык тулып, үзенекен дә. Ильясның да җа- 5 нын агулау кәсебенә кереште
Юлдыбаев үзенең туган авылына клуб мөдире итеп җибәрел- а гәч, шул авыл китапханәсендә эшли башлаган Рәгыйдә бик каты о чирләп киткән икән Хәбәрләр аны һич кызганмый — диваналык ® чире, диләр, хыялыйга әйләнгән, имеш Монысы — Бәһрәмия туглый < торган пүчтәк хәбәр, яла Икенче төрле әйткәндә. Ильяс Рәгыйдәне “ бөтен кешегә караганда ныграк белә. Театрсыз яши алмаганга боегу- - дан башланган өметсезлек чире — иң төп сәбәп Бүтәне — үпкәгә * салкын тидерү дигәне, барыбер шуңа бәйле — яшәргә теләк беткән- ' нән.
Шулай бик каты чирләгәч. Марат Юлдыбаев аны район больницасына алып киткән Ильяс монысын да күз алдына җиңел китерә ала Ашыгудан түгел (Марат кеше кызгана белми ул), бары тик усаллыктан, кайбер тойгылары һәм гамәлләре өчен Рәгыйдәне гафу итеп бетерә алмаганлыктан аның усаллыгы шулай ук чиргә, явызлыкка әйләнгән Явызлык күп очракта кешенең үз башына була Юлдыбай очрагы нәкъ шуның мисалы.
Ачуын һәм ярсуын басарга тырышып, куа ул атны. Кычкыра, дилбегәне атның авызы ертылганчы тарткалый Дилбегә тарткалап кына җан ачысы басылмаганлыктан, чыбык белән, таяк белән кыйный.
Юлда Рәгыйдә аның хәерсез хәрәкәтләрен күрсә, сизсә дә. ирен акылга өндәрлек хәлдә түгел бит Нишлисең, ник шул хәтле ашкынасың?»— дигәнне ыңгырашу аркылы гына аңлатырга азаплана Юлдыбаймы инде ымга игътибар итәр кеше Аңа төшендерер өчен маңгаена сугып әйтү генә таман Колагына да элми ул Рәгыйдәнең ризасызлыгын Ашыктыра, куа бирә атны
Шулай чаба торгач, таулы урынга җителә Хәтерли Ильяс ул төшне, ким дигәндә бер чакрым җир — таулы юл Таулы юлдан төшеп күпергә җиттем дигәндә генә каршыга автомобиль килеп чыга Күпер төбе бит инде - ике якта биек юлдан читкә авып, арба-чана- мы. машинамы аска тәгәрәмәсен өчен, кырык-илле метр арага ике яклап баганалар тезелгән Менә нинди җирдә каршына килә машина Машинадан өреккән ат кинәт бөтен көченә чаба башлый — ыргый. сикерә Ат чаба, аңа каршы машина чаба Машина гүелдәп узса да. ат тынычлана алмыйча, дулавын белә Бер мәлне баганага килеп бәрелә дә, чана авып та төшә Рәгыйдә җиргә егылып та кала Юлдыбайның эш тагын да хәтәррәк — дилбегәгә эләккән ул Муеныннанмы, ничектер, бүтән җиреннәнме Шунысы хак. ычкын-мый дилбегә Ат чаба, ә дилбегәдән ычкына алмаган Марат өстерәлепме өстерәлә. Өстерәлә бирешли. юл читендәге баганаларга бәрелә Ат авылга чабып кергән һәм хәле бетеп тукталган бер төштә карасалар, бәргәләнеп, суелып, канга батып беткән Юлдыбаевның инде җан әсәре калмаган
Рәгыйдәне коткарганнар, больницага салганнар Әмма ул инде терелерлек булмыйча, күпмедер вакыттан соң дөньядан барыбер киткән...
Күпмедер генә ай узгач, Манчаровский да алар артыннан ияргән. дигән хәбәр ишетелде.
Бу кешеләрне югалткач, Ильяс үзен алардан калышмагандай хис итте Дөрес, болай ул исән сымак йөри Әмма чынлыкта, ныклап тикшерә калсаң, исәнме икән’ Әллә шулай тоела гынамы9 Әллә ул да вафатмы күптән9
һәрхәлдә, театр таралганчы яшәгән Ильяс инде юк. анысы кайдадыр еракта калды Хәзер яшәп ятканы бүтән Ильястыр ул...
Бу хәлләр булып узганнан соң инде кырык җәй килеп, кырык кыш үтсә дә. алар — нәкъ кичәге шикелле — бөтен ваклыклары һәм нечкәлекләре белән хәтердә сакланалар
Менә шул иде бөтен тормыш
Ә калганын яшәүгә исәпләп була микән?
Ул чактагы күңел ярсулары ярларына кире кайтты, әлбәттә. Ләкин моның белән генә чикләнә алмады шул. Күңел Базы елгасының үзе белән бергә коргаксыды, бергә кипте дисәң, дөресрәк булмагае
Берничә елдан соң йөрәге, ни хикмәттер, авыл тынлыгында да тынычлык эзли, ялгызлыкка омтыла башлады. Ялгызлык үзе җан газабы Бер карасаң, ялгызлык сагышы, кара сагыш, муенга чорналып, канның соңгы шатлыкларын агулый Төннәрендә боздай салкынлыгы белән бергә куенга кереп ята Бер генә көнгә, бер генә сәгатькә аерылып торса, аерым йокласа икән лә Аны ничек ташлап калдырырга, ничек котылырга9
Икенчеләй, авылдашлар карашы җанны тырный: «Беләбез, беләбез. таныш җыр
Сикереп суларга төшәрсең.
Янса яшь йөрәккәең»
Ә син яшь үк булмасаң да мәхәббәтең артыннан биек ярдан чынлап сикердең бит Үзеңнең бик үк тулы түгеллегең исбат ителсә. фаш ителсә. Рәгыйдәң хыялыйлыгы бар тирә-юньгә тамаша кы- лынды.
Әйтерсең ки. бөтен дөнья карап, күреп торган! Менә нинди, менә ниләр эшли ул чыбыксыз телефон!
Бәһәрмиянең беренче өянәкләре шунда башланды Өянәкләрнең башлангыч чорындагы кычкырыш-талашларны искә аласы килми Булды инде, булды Ходай ярлыкасын
Тулаем алганда, күрәләтә мәсхәрәләү, мыскыллау кими төшсә дә. авылдашлар барыбер елмаебрак карый, ә Бәһрәмия. киресенчә, айга бер генә елмая Шулай узды берничә чәнечкеле-тигәнәкле ел Берничә елдан олы малай Зәкәрия армиядән йөреп кайткач һәм өйләнгәч, суга сикереп төшкән ярлардан бераз булса да ераклаша төшү өчен, телсез шелтәләрдән, мыскыллы карашлардан котылу өчен, яңа җирдә яңачарак яшәп. Бәһрәмиянең алама гадәтләрен оныттыру нияте белән, ярыйсы ук мәшәкатьле чара уйлап тапты Ильяс
Базының аръягында, өч чакрым чамасы түбәндәрәк Әшмән авылында Зөлхәбирә җиңгәчәйнең күршесендә генә сугышка хәтле үк хуҗасыз калган бер кечкенә өй Ильясның үзе кебек үк моңаеп, ялгыз гомер сөрә иде Ильяс шунда күчеп китәргә карар кылды. Бәһрәмияне күндерү тырышлык таләп итмәде. Чөнки өйләнгәч үк 98
яна өй салып иза чиккәнче, яшьләр иске өйдә үзләре генә яши бирсеннәр Яңа йортны ашыкмыйча, интекмичә генә салсыннар Ә карт белән корткага исә картлыкны урман арасында адаштыру җае чыкмасмы
Шул ниятләр белән күчтеләр. ф
Чынлап та монда тыныч иде — күренсә, елына бер генә тапкыр 2 күренә автомобиль Анда да Зөлхәбирә җиңгәчәйнең малайлары ку- - накка кайткан чакларда гына Ягъни һавадан хушбуй исләре генә < аңкып тора. 5
Бәһрәмия. хәерсез, ул һаваны берничә ел гына бозмыйча яши * алды. Ашыкмыйча — бәрәңге утыртып, кәҗә-сарык каз-тавык үрче- ? теп — көйле генә гомер сөрделәр Әмма тагын берничә елдан кө- 5 телмәгән үзгәреш тәки килеп чыкты бит
Малай өй салырга әзерләнгән иде Бүрәнәләрен, җиткелекле £ итеп, Череккүл урамына буратып та куйган иде Ләкин башына ♦ икенче исәп төшеп, көннәрдән бер көнне ничәмә автомашина һәм в трактор белән дөбер-шатыр барча шул бүрәнә-такталарны әти-әнисе | янына китереп ташламасынмы Алты почмаклы, клуб чаклы зур « йорт салды Зәкәрия. Карт белән корткага да үзләренә дә урын а җитәрлек х
— Файдасызга гомер әрәм итмәгез әле балаларга күз-колак S булып яшәгез.— дип. эш беткәч, бер рәхәтләнеп көлде олы малай * Кызлар бу вакытта кайсы кай якка таралышкан иде инде Атап әйткәндә, калага тайган иделәр
Шулай итеп, яңа урында да матур гына яшәп киттеләр Зәкәрия монда да җир җимертеп эшли Аллага шөкер тракторчы бит ул Тимер тәмен белгән кешенең дәрәҗәсе авылда зур Бәхетле нигез булсын Әйе. Ә шуннан соң7
Шуннан йорт җиһазлары арта барды Ә бер мәлне түргә, иң дәрәҗәле урынга шкаф чаклы әрҗә — телевизор дигән әкәмәт менеп кунаклады, мин сиңа әйтим
Әйткәнгә исәпләнмәсен, тапшыруларның төрлесен карадылар Олысы, кечесе Бигрәк тә — кечеләр Алты яшь кенә тулган иян- сәр (ягъни баланың кызы, урысча онычка диләрме7) Рәмзия ияләште— көн-төн дигәндәй, шунда утырыпмы утыра
— Нәрсә карыйсың?— дигәч
— Це кепеэсэс.— дип җавап бирә
Икенче вакыт
— Бер дә кызык әйбер түгел ләса, сүндереп тораек.— дигәнгә каршы
— Барыбер карыйм, миңа димәгәе, хет Хрущев сөйләсен.— дип кырт кисте
Шуннан соң өйдәгеләр эч пошканнан гына телевизор карасалар, үзләре дә «Барыбер карыйбыз, кирәгем исә. хет гел Хрущев сөйләсен»,— дип көлә торган булдылар
Кызыксыз тапшыруларның зыяны тимәде лә ул Әйбәтләре харап итте
Көлкеле спектакльләр караганда. Бәһрәмия
— Кара син. ифрат килештереп уйнайлар - дип сокланса да. бер көнне бөтенләй икенче төрле сукаларга кереште, мәгънәсез
Көтелмәгән хәл Казаннан «Ак калфак-ны күрсәтәләр Беренчедән. Ильяс бабагызның башында исән калган егерме-утыз бөртек чәче үрә басса, шул хәлен сиздермәскә тырышып шыпырт к^ына карап утырса, ниндидер шом тойгандырмы, кара яктан аяк очларына гына басып. Бәһрәмиянең килеп кергән көне Хәмдия белән Ильясның Тфу. Хәмдия белән Бакыйның җыр турындагы сөйләшүләренә җиткәч кенә, шашкандай, бу кортка кинәт чәрелдәп кычкырып җибәрмәсенме!
— Ә-ә, сөяркәсен карап утыра икән әле! Ә-ә! Диванаң терелгәнмени'’ Менә ни өчен шымытырланып утыра икән Миннән качып! Хыялый чибәре үлмәгән икән Син мине юри алдаган булгансың Җир бит, егылып үлгере, алдакчы, хәсис, башың беткере!
Шул сүзләр белән шалт иттереп, телевизорны ычкындырды да дөп-дөп атлап чыгып та китте Күренгән саен, мин сиңа әйтим, янауларын, рәнҗүләрен туктатып кына да торасы итмәде. Кимерепме кимерде, ашапмы ашады Ильясның колак итен
Уфф1 Бар икән күрәселәр! Булмаган икән — Бәһрәмиянең явызлык чиреннән тәки качып кына котылып булмаган! Бетте баш, гүп- чим начар эшләр. Болай булгач, гомерлеккә китте афәт!
Шуннан соң Ильяс хәтта телевизор да карамас булды. Дөньяның барлык яхшылыкларыннан баш тартты
Өйдән котылып тору нияте белән Базы буендагы пионерлар җәйләвенә каравылчы булып керде. Кич китте, иртән кайтты.
Тагын бер шөгыле бар икән әле бабагызның — ике-өч сарыгы аркасында, җәенә ике-өч мәртәбә авыл көтүен көтәргә туры килә. Мал аз калгач, бу елларда көтүче яллаудан мәгънә юк.
Башка көннәрдә һаман бер төрле, ел фасылларына карап, бакча, ындыр мәшәкатьләре. Абзар-кура, киртә-койма ныгыта тору. Такта- токтаны Зәкәрия, аллага шөкер, таба! һич булмаса. бүрәнәдән тактаны үзе яра. Әтисенә иң яраткан шөгыль тәэмин ителә — бигрәк тә койма кою. әрҗәдер-мазардыр ясау килешә аңа. Кул кәкрелеген онытып, көннәр буе шакылдатыр тактаны Мондый чакта карт үзен яшь кеше сыман итеп, сәхнә коргандагы кебек итеп тоя. Кайдандыр. кайсы почмактандыр, сиздермичә генә. Манчаровский, Рәгыйдә карап тора...
Монысы — җан яшәеше, көл арасындагы соңгы кузларның сизе- лер-сизелмәс җылылыгы. Яктылыгы түгелдер, куз инде күмергә әйләнгәндер, кара төскә кереп бетә язгандыр Кабатлап әйткәндә, монысы да күңелдә калганы гына бит
Ә тышкы якта — икенче күренеш. Өйдәгеләр, авылдагылар, хәтта авылга кунакка кайтып китүчеләр дә Ильяс бабалары хакында сүз чыкканда, еш кына сәеррәк бәя бирәләр: «Яшәп ята инде, бернинди моңсыз, гамьсез,— янәсе — Алай яшәп йөзгә җитүдән дә кызык юктыр», имеш.
Әлеге дә баягы, чыбыксыз телефон аша бу сүзләр картның үзенә дә ишетелгәли. Рәнҗеми карт: «Дөрес сүзгә җавап юк».
Җитмәсә, шул дөреслеккә Бәһрәмия:
— Чирләгән чакта чәй генә дә ясап эчерми.— дип, бәхәскә һич урын калдырмыйча, мөһер чәпәп куя.
Менә сиңа үзгәреш, һәм менә сиңа Хозыр Ильяс! Аның үзен дә шайтан алмаштырмаган дип хәзергесе вакытта кем әйтә алыр’ Ильясы бар да, Хозыры кайда9
Мәгәр без онытып бетермик, шулай да Ильясның кайбер элекке гадәтләре сирәк-мирәк булса да. әле дә ялтырап-ялтырап куйгалый бит
Бер елны Зөлхәбирә җиңгәчәйнең студент малае Әнис өйләнеп кайткан иде Яшьләр үзләренең алма-шомырт бакчасындагы эскәмиядәме. караваттамы утыралар икән. Ильясларның чоланы ягыннан кемнеңдер гырлый-гырлый йоклаганы ишетелә. Шундый да тәмле һәм озак итеп көпә-көндез дә йоклап була икән, дип, шарык-шорык көлешә студент кавеме Берничә сәгатьтән болар янына Ильяс абзыйлары кергәч тә көлүләрен дәвам итәләр:
— Әй, Ильяс абый, йокының кирәген бирдегез, симерттегез йокыны, ә?— диләр.— Гырлавыгыз шундый нәфис
— Арттырмыйсызмы, балалар?
— Ким дигәндә, ике сәгать, чоландамы, өйалдыңдамы. Ну шәп тә гырладыгыз.
— Юк. чоланда түгел өйалдында да түгел Өй артындагы чирәмдә
— Өй артында җирдә йокладыгызмыни''
— Йокладыгызмы дип ни Ул мин түгел бит. Зәкәриянең карт дуңгызы бит ул
Яшьләргә бу — менә дигән мәзәк Рәхәтләнеп көлделәр Ильяс _ үзе чәнти бармак зурлыгы мыегы астыннан көлемсерәп кенә куйды и Аны-моны сөйләшкән арада тузганакка күзе төшеп, карт шуңа игь- “ тибар юнәлтте: =
— Күр син боларны — җәйге эсседә дә папахаларын салмыйча х утыралар
Моны ишеткәч, студент егет: 5
— Кара-кара. Ильяс абый, син сәнгать кешесе икән ләбаса!— = дигән бәя бирде
Хәерлегә каршы дип уйлый Ильяс. Бәһрәмия дә. авылның • башка кешеләре дә Ильяс сүзләреннән мондый нәтиҗә чыгара бел- в миләр Белсәләр, тагын бер кушаматмы тагарлар, гайбәтме таратыр- ° лар иде
Студентлар белән сөйләшү җиңел икән Тиз аңладылар Аңлаш- 2 кач. карт үзенең хәтта иң яраткан, иң кадерле ядкареннән — кызыл х тышлы китабыннан аерылырга ризалашты Күпмедер елдан соң Ка- £ заннан: «Китабыгызны Татарстан Дәүләт музеена тапшырдык Су- * гышта яраланган җәрәхәтле китаплар күргәзмәсенә куйдылар».— дигән хәбәр киләчәк.
Менә шушындый вак-төяк кызыклар һәм кызыксыз уйлар белән уза көннәр, айлар һәм еллар Инде гомер узды дисәң дә үпкәли алмассың
Дөнья әкәм-төкәм тизлеге белән булса да алга бара бугай, һәрхәлдә, үзгәрә тора. Көчле-куәтле кешегә тормышны яңадан көйгә китерергә, канат җилпеп карарга мөмкин, ахрысы. ат сатып алырга, ат рәхәте күрергә рөхсәт бар Ләкин инде хәзер кая барасың9 Кая китә алсын йорт казы1 Көзгә кергәч, канатланган була ул. кыр казлары артыннан китә күрмәсеннәр тагы. дип. курка язган чаклар да була хәтта. Әмма да ләкин кысыр хәсрәт тиз юкка чыга Яңадан тап-тар ихатага тәпи-тәпи. тәпи-тәпи. сөенә-сөенә кайтып керерләр дә. гүзәл томшыкларын шакылдата-шакылдата. ялгаш суын эчкән булырлар
Әйтерсең ки. бөтен ләззәтләре шул
Сигезенче бүлек
(СОҢГЫ ҖӘЙ)
Ерак нәсел-ыру яшәгән чишмәле ярларга һәм аннан ары елганың Рәгыйдә белән мәңгелеккә аерылышкан урынына күзләре яшьләнгәнче карап. Рәгыйдә хатирәсен саклаган карт өянке жуылдаганны күңеле тулганчы тыңлап, озак, озак басып һәм утырып торды Ильяс Узган гомернең аккан су икәнен инде ничәнче кабаттыр. үз күзләре белән күреп ышанырга мәҗбүр ул Әле кайчан гына Базы нинди киң иде дә. хәзер исә. аягыңны салып балакларыңны сызган да. чык та кит аргы ярга Шулай аякларны салыр идең, балакларны сызганыр идең дә. шапыр-шопыр чыгып китәр идең Әмма чыгып ни бар хәзер9 Анда сине кем көтә9 Үз ярына Рәгыйдә чакырган чактан, япь-яшь җәйдән соң әлеге карт җәйгә килеп җиткәнче кырык ел гомер узган Яр белән яр. җәй белән җәй арасында кырык ел су аккан Кырык ел!
Шуннан соң Ильяс карт менә инде кырык беренчегә таба елганың кайчандыр с\ алкынган коры үзәне буйлап атларга мәҗбүр.
Ач тамагың тыныч колагың Карт, төшкелеккә өйгә кайтмыйча, пионерлар җәйләвендә генә тәгам алырга тиеш тапты Дөресен әйткәндә. тамактан ризык үтә торган көн түгел бит
Җүләр куалаган Бәһрәмия кырык ел элек кысканга быел кычкырып үзен дә. картын да адәм мәсхәрәсенә калдырды Дивана сөяркә, имеш Күрсәттең инде менә кемнең җүләр икәнлеген, бөтен авылга фаш иттең. Авызыңны шайтан ялаган нәрсә
Көнләшә, имеш, берәүләр Яман да кайнар итеп ярата диярсең. Черләгән карт тавык' Түш кайнарлыгына түзә алмый. Суынырсың да бер вакыт, һушыңа килгәч, үзеңә үзең хәйран калырсың. Инде суына ук башламадыңмы икән? Картың өйдә юкта чак кына булса да уйлана төшмәдеңме7 Ә Ильяска юаныр әйберләр монда, җәйләүдә, табыла торыр. Менә шулай
Балаларның чыр-чулап төрле уеннар уйнавын, йөгерешүен, си-керешүен. җырлавын, биюен һәм дә башка һөнәрләрен карагач, фикерләр чынлап та үзгәрә төшеп, тәнгә чак кына җан керде шикелле. Ул хәтта янә үзенең ерак яшьлеген күз алдына китереп куйды. Ләкин Ильяс сагынган балалар бу түгел шул. Болар. Ильяс бабаларыннан отып Барып кердем бер йортка, утыра анда бер кортка»,— дип җырламаслар Болар әнә бөтенләй икенче төрле җыр җырлыйлар. Хәтта әтиләре-әниләре теле белән түгел, урысча. Болар нинди адәмнәр булып чыгар икән? Кешеме, иттән ясалган машинамы? Башка китерерлек түгел Шулай уйлап, баш чайкый бабалары.
Бабалары алар белән бәйләнешкә кереп карамады түгел. Беренче елларда аралашырга хәтта бик тырышты Әле узган җәйдә генә, иске гадәт буенча, бер литрлы банканы чүмәкәй тутырып җиләк җыйды да бертөркем балалар янына килде:
— Ягез әле.— дигән булды яшь чагындагыча ук. имеш, шаян кыяфәт белән — Ягез әле. мальчиклар. йөгерешеп карагыз әле. Алдан килгәнегезгә ике уч тутырып җиләк бирәм
Малайлар исә аптырап калдылар. Бик нык гаҗәпләнеп:
— Чауа. чауа.— диештеләр.
Арадан берсе картның теләген тәрҗемәләп аңлаткач та исләре китмәде:
— Шту за глупые, шту за глупые.— диешә-диешә. үзләренең тупларын куа-куа ары китеп бардылар.
Авылның үзендә исә йөгерешерлек малайлар гомумән юк. Пен-сионерлар авылында сабыйлар тавышы ишетсәң, белеп тор—кемнеңдер улы яки ияннәреме кунакка кайткан дигән сүз.
Бүләк кабул итәрлек балалар аның үз өендә генә инде — әлеге дә баягы ияннәре һәм Бәһрәмия әбиләре Алар рәхмәт әйтә-әйтә җиләкле чәй эчтеләр
Бу юлы да Ильяс карт җәйләүнең төп йортына (матур кирпеч йорт — ашханәләре, кунак бүлмәләре, мунчалары — бөтенесе бер түбә астында), әйе. җәйләүнең төп йортына килешли, шундый ук сәер күренешкә тап булды.
Өйдән ерак түгел, ком җәеп ясалган киң сукмак аркылы, ашык- мый-нитми генә, йоннары майланган күндәй елкылдап торган бер тычкан узып бара Ике-өч метр гына ераклыкта шул тычканны күзәтеп, мәһабәт гәүдәле мәче утыра. Ильясны күргәч, мәче, тәпи- ләре-тырнаклары белән тычканны эләктергән ишарә ясап, кабат- кабат мыяулап куйды Шул кадәр ямансу тавыш белән мыяулады. хәтта аңа карау кызганыч иде
— Мыяу. тотып бир тычканны, тотып бир. мыяу!— Янәсе...
Тиешле кешеләр гафу итсеннәр, иллә мәгәр Ильяс бу җәйләүдәге балаларның күбесен әнә шул тук мәче рәвешле итеп күрә. Бу ба- 102
лалар Дүртөйле театрын ник яптыгыз, дип. моны фаҗига дип кабул итмәячәкләр Колакларны иркәләп быргы тавышы яңгырыймы’ Яңгырый Ашханәдә ризык туярлыкмы9 Туярлык Эстафета дигән йомышсыз йөгерешләре, әллә нинди эшләр башкарган кебек рапорт бирүләре, туп артыннан акыра-акыра чабулары күңелләрен күтәрә- ф ме9 Күтәрә Шулай булгач, сиңа тагын атаң башы кирәкмени9 Ки- а рәкми Шулай дәвам итегез Эшләнмәгән эшләр өчен зурайгач та рапорт бирә килсеннәр Иген һәм терлек үстермичә генә, калҗаның < иң майлысын эләктерергә өйрәнсеннәр Өйрәнми калучылар булса. 5 оста итеп урларга, таларга керешсеннәр Менә шулай
«Бер әйттем, биш кайттым Тәүбә, тәүбә Кая барып чыгарбыз. « ходай белсен».
Димәк, өйгә кайтмыйча тагын булмый. к
Бәһрәмия бәлки тынычлангандыр инде Әйдә, ул да адәм бала- £ сы бит — карт ник югалды дип. нишләп кайтмый дип борчылмасын. ♦ кайгырмасын а
Бәһрәмия игътибар итсен өчен, махсус рәвештә тамак кыра-кыра “ кайтып кергән булды Шулай да өйгә үк узарга кыючылык итә в алмады. в
Кортка үз гаебен йомшартыр өчен берни булмагандай елмаеп = чыгар да чәйгә чакырыр әле дигән өмет белән Ильяс абзар-кура J тирәсендә әйләнгәләде Мәгәр өмете акланмагач, рәнҗүдән һәм Рә- * гыйдәне моңарчы булмаганча җилкенеп сагынудан туган яңа бер теләк белән югары очка менеп китте
Фәтхелислам урам як утыргычта авыз киереп иснәп утыра иде Ильяс күренгәч, йокысы ачылды. Карчык-корчык сыер савып, чәй әзерләп өйгә дәшкәнче, акыл иясе белән тел үткерли торырга исәпләп өлгерде бугай Иртән күрешкән булуларына карамастан, торып, куш куллап исәнләште Мәгәр икәүләп яңадан утыргач, гәп хәл- әхвәл сорашудан уза алмыйча интектерде
Кәмитче даны йөрткән кешенең ык-мык утыруыннан сәерсенгән Фәтхелислам сорауны турыдан тотарга мәҗбүр
— Кәефең юк димме, Ильяс агай9
— Кәеф табылырые ла ул.
— Ә ни табылмас9
— Ат
— Ат?— Көтелмәгән сүздән отыры гаҗәпләнгән Фәтхелислам читкәрәк тайпылып куйды — Әллә синең дә ат алыргамы исәп9
— Исәбе булырые. вакыты бетте. Фәтхелислам
— Бетте дип. әкәмәт Атна-ун көн җиткән аңа Бөтенесе йөз тәңкә кирәк.
— Минем атна көтәргә дә вакыт бетте бит. Фәтхелислам
— Яле. Ильяс агай, бармакка чабата кайтарып утырма
— Миңа ат бүген кирәгие шул. Фәтхелислам Бүген димәсәң. иртәгә.
— Ә-ә. шулай дигән аны. атыңны биреп тор әле диген Нишләмәк буласың ат белән9
Ильяс сер иде шул дип караса да. Фәтхелисламның кызыксынуын туктата алмады Дөресен әйтергә туры килде Фәтхелислам егет кеше, рәхәтләнеп риза булды Ильяс әллә шул сөенечтән, әллә һаман хатынга рәнҗеше сүрелмәгәнлектән. үз өен узып, туп-туры пионерлар җәйләвенә юнәлде Төнлә җәйләүне кабат-кабат урап, шулай ук җидегән йолдыз да җиде әйләнеп күк түбәсенә күтәрелгәч. йокыга ятты һәм. әйтергә кирәк, сандугачның беренче тавыш калтыратулары белән уянып, уңга-сулга тайпылмыйча, югары очка ашыкты
Фәтхелислам, рәхмәт төшкере атны үзе җигеп, печән салып, басу капкасыннан чыгарып ук җибәрде
— Атны бик йончытмаска кара. Ильяс агай.
— Үз көебезчә булыр. Фәтхелислам. Йә. булды, мең яшә.
— Үзең исән йөр. Ильяс агай, хәерле сәфәр.
Әмма турысын әйтик, сәфәрне хәерле булды дисәк, дөрес үк була алмас иде Очы-кырые күренмәстәй тоелган, утыз чакрымлы, өч сәгатьлек юл бер мәртәбә Аһ!»—дип кычкыруга сыйды. Чиксез дигән уйларын җыйсаң, чәнти бармакка чорнарлык фикер чыкмагандыр Базы буеннан Яубазы дигән кечкенә елгага җиткәч кенә бәләкәч бер мәгънә укмаша язды шикелле Базы ягында туган кешенең Яубазыга таба ашкынуында ходайның үз әмере сизелә иде кебек...
Арбадан Ильяс шундый фикер белән төште.
Базы. Яубазы. Бер-берсенең барлыгын белеп аккан ике елга Агыйделдә очрашкач, бер-берсен таныйлар микән9— дип уйлады ул.
Рәгыйдә Ильясның нинди хисләр белән яшәвен белми китте Ильяс Рәгыйдәнең илаһи зат икәнлеген белеп яшәде Мәгәр мондый белемнән ни файда9 Рәгыйдә уй белән генә барып җитү мөмкин булган ерак фикер иде һәм шулай булып калды бит Хәзер инде исемнәр генә якынайта Базы. Яубазы
Кайдадыр тагы Талбазы бар бугай Исеме бар. елгасы юк
Мәгәр өч матур исем бер дә юкка очрашмагандыр, алар бер тамырдан яралган кардәшләрдер Ерак заманнарда тәкъдир кушуы аркасында гына аерылышканнардыр Сагынышып яшәгәннәрдер. Алар сагышы Ильяс белән Рәгыйдәгә мирас сыйфатында күчкәндер Димәк, адәм хисләре — табигатьнең үзеннән
Барып җитә алмаслык тоелса да. менә җителде бит әле. Рәгыйдә шушында ул. Яубазыдан ерак түгел тын зыяратта. Зыярат эчендәге агачлар шавын, тормыш сулышын ишетеп, тыңлап ятадыр.
Зыяратка йөз метр чамасы җирдә Ильяс атын тугарып арбага бәйләде Аллага шөкер, печән мул. ашыкмый гына яшел тәмне рәхәтләнеп кетердәтсен Фәтхелисламның сөекле аты Ильяс бабагыз Рәгыйдә исемле гүзәл кыз каберен табып, йөрәк сүзләрен әйтсен, туйганчы фикер, хис алмашсын
Шундый ният белән зыярат эченә керде карт Кабер саен тукталып. кирәк исемне танырга тырышты Эзләде, озак эзләде. Бер сәгать, ике сәгать эзләде Таба алмады Кабер ташларындагы узган гасыр исемнәрен укый алса да. хәзерге заманныкыларын тану кыен иде Бигрәк тә — яңаракларын Күбесенең өстендә агач, казыклар гына басып тора. Аларга исемнәр язылган булгандыр, ләкин хәзер эзләр дә калмаган инде
Иске һәм яңа каберләрне күпме генә төпченеп күздән кичермәсен, якын исемгә тап була алмады Аптырагач, Юлдыбаев Марат исеме юкмы дип йөренде Андый юанычны да артык күргән икән ходай. Әйләнгәләп йөри торгач, картның үз башы әйләнә башлады. Барча уй-хисләрне ачы сөрем күмде Хәлдән тәмам тайган карт зиһенендә уй түгел, бер генә сүз калды «Рәгыйдә, аваз бир,— кайда син, Рәгыйдә. Рәгыйдә! >■
Бердәнбер сүзне уйда кабатлап, зыярат читенәрәк чыкты Бу төштә койма бөтенләй җимерелеп юкка чыккан икән Каберләр вак-вак түмгәкләргә әверелгәннәр Маллар йөри, димәк Ә Рәгыйдә? Рәгыйдә дә шулай тапталган булса9
— Рәгыйдә. Рәгыйдә. Рәгыйдә!
Исемне эчтән генә әйткәндәй тоелса да, чынлыкта ул кычкырып уйлаган икән.
— Ah-ай, әллә шашкан инде хода бәндәсе?
Барча үкенечләрне мәсхәрәләгәндәй, гыжылдавык тавыш ишетелде Аның иясе — таяк таянган ак бабай.
— Кемне эзлисең, алла бәндәсе9 Акылыңа зәгыйфьлек килдеме әллә’ Нинди Рәгыйдәгә кычкырасың9
— Нинди дип, шуны да белмәскә Рәгыйдә, атаклы артистка. Шуны эзләвем Каберен диюем
— Әртиске дисеңме9 Анысы кем соң тагы? ф
— Соң инде, авылларда театр куеп йөри торган изге җан. Шуны 2 да хәтерләмәскә теге
— һеһ, хәтер инде ул — төпсез иләк Сиксәннән ашкан адәмнән < әллә ни көтмә Үзем дә кортканы көчкә-көчкә табам 5
— Соң инде, иманлы халык зыяратны шушы хәлдә тотамы9 £
— Тота. Элекке түгел бит халык — үңгәрде Кыямәтне онытты, я бер нәстәдә гаме юк. ашарга булсын, эчәргә Дөнья үзе нык үң- | гәрде. s
Нишлисең бит, шул рәвешле, очы-кырые күренмәстәй тоелган £ утыз чакрымлык юл бер сәер сүз белән очланды «Үңгәрде, халык * үзе үңгәрде » <в
Юллар очлангач, Ильяска кырлы-урманлы сукмаклар калды S Базы буена илтә торган тын сукмаклар
Эх, дөнья, дөньялар'
Узды гомер, узды китте буш арбадай шалтырдап
Моның өчен кемне гаепләргә9
Үзенме9 Бары тик үзен генәме9
Алай дисәң, авылның барча кешеләрен кара — иң шәп яшәде дигән Фәтхелисламны Нәрсә күрде алар үз гомерләрендә9 Үз гомерләрендә Рәгыйдәләре булу мөмкинлеген башларына китерә алмауларын әйтәсе дә юк Хәтта менә шушы пионерлар җәйләвен каравыллау да теләсә кемгә тия торган бәхет түгел ләбаса' Барысы да — Ильяс та, Фәтхелислам да. бүтәннәр дә заман ни кушса, шуны үтәделәр Чәчтеләр, урдылар, сугыштылар, үлделәр, ачлыктан җәфаландылар Шулай булгач, кемне гаепләргә9
Заман, заман гаепле, дип уйлый Ильяс Безнең гасыр Егерменче диләрме әле9 Әйе. егерменче гасыр алдакчы булып чыкты Егерменче гасыр безне алдады Ходай кушып, сезнеке, егерме беренчесе шәп булсын, алдамасын Ильяс бабагыздан сезгә фатиха менә шул
Сабый чакта һәм аннан соң нәрсәгәдер омтыла адәм баласы — мәгънәгә, максатка, идеал дигәннәренә Ильяс та шулайрак яши башлаган иде Яшьләй үк аны алга чакырды ат аннары мәхәббәт, гаилә Аннан9 Аннан соң мәхәббәттән көчлерәк тойгы барлыкка килде — Рәгыйдә, Хәмдия, Галиябану Гомерлек хыял! Дөньяда аны иң авыр чакларда да шул тойгы исән саклады
Кешеләр аны аңламадылар. Ильяс тел белән әйтеп бирә алмаган изге хисне гади көнкүреш мәхәббәте белән бутадылар Хакыйкать башкача, бик тә башкача иде бит Әх, дөнья, әх син. гөнаһлы дөнья' Нишләп син болай Ильяс өчен ят булып чыктың соң әле9
Үзең шундый чиксез киң. бай, матур Ә кеп-кечкенә адәм баласына үзе теләгәннең чиреген дә бирә алмыйсың
Әнә бит. нинди күңелле, рәхәт, назлы яфрак шыбырдавына шыксыз, шөкәтсез, мәгънәсез авазлар кушылып колакны рәнҗетә
— Карга алып киткән аксак чебеш өчен шул чаклы гауга куптаралар димени? Ай-Һай да саранлык була икән шул чаклы
— Эш саранлыкта гына булса икән.— дип. хәтердәге авазга үз тавышы белән җавап бирә Ильяс карт — Хикмәт һич тә саранлыкта гына түгел, ә саңгыраулыкта, сукырлыкта, җансызлыкта Җанлы, аңлы кешегә үзе бер кызык лабаса Карга, карчыга, тилгән чебеш
типми торамы’ Бу бит тормыш үзе шулай корылганлыкны күрсәтә торган мисал лабаса.
Шулай дип уйлый Ильяс Уйлыймы"’ Әллә төш күрәме’ Икесе бергә — уй төшкә тоташа Күктә ала карга пәйда була. Ямаулы карга Аңа да җир йөзендә бик үк фарт килмәгән Ходай карганы башка матур бизәкле кошлардан, хәтта кара каргалардан һәм чәүкәләрдән дә соңрак яратканга күрә, кара төс җитми калган аңа. Буявы җитмәгәч, ходай төрле төсләр — нигездә кара һәм күк төсләрне бер- берсенә өстәп буяган Шулай барлыкка килгән ала карга, ямаулы карга.
— Каррр, карр, каррр!
Бик тә якыннан ишетелә матур яңгыравыклы аваз. Кыр буендагы иң биек каен башына кунган да. бөтен киңлекне карашына сыйдырган хәлдә, ерак-еракларга ишетелерлек итеп, җаннарга яшәү дәрте өстәп кычкыра ямаулы карга:
— Карр. карр. алда бәхет бар. барр. барр! Карр!
Ләкин ул хәйләкәр. Кай арада үз биеклеген, кыр киңлеген калдырып. авылга килгән дә Ильяс картның күз уңында гына тоткан чебешен эләктереп тә киткән. Әнә ул инде югарыда. Чебеш аның тырнакларында тиберченә. Ә чебеш дигәне Чебеш дигәне икенче караганда бөтенләй чебеш тә түгел икән Чебеш дигәнең кеше икән — чибәр, гүзәл хатын-кыз! Кара, ныклабрак кара, күз әчетә дип торма — кара һәм таны! Ьәм карый Ильяс, карый, күрә, таный. Аждаһа чаклы ямаулы карга тырнакларында аның иң матур хыялы, гомер максаты, яшәү мәгънәсе тиберченә ләбаса! Ямаулы карга шуны, шуны — Рәгыйдәне, әйе. әйе. Рәгыйдәне күтәреп киткән ләбаса!
Карт бастырылып — арган, талчыккан хәлдә уянып китсә, күзгә инде кояш яктысы төшкән икән Хәтта җылысы да шактый сизелерлек. Күз алдында — яп-якты дөнья Шулай да күңелдә — югалту, курку хисе Югалту авырлыгы уянгач та бик озак басылмый торды
— Уфф'— дип. күзләрен сыйпады Ильяс карт.
Ул да түгел, якында гына быргы тавышы яңгырады. Шау-шулы, чыр-чулы тормыш дәвам итә дигән сүз.
Җәйләү тирәсен әйләнеп чыккач, елан таулары дип йөртелгән яшел тау һәм саз сукмаклары аша авылга таба атлап китте
Җир өстендә япь-яшь җәй тантана итә иде