Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН: КИЧӘ, БҮГЕН, ИРТӘГӘ ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ ЯНЫНДА СӨЙЛӘШҮ


Татарстан Югары Советы сессиясе 1990 елның 30 авгус-тында, республикабызны суверен дәүләт дип белдереп, махсус Декларация кабул итте Хәзер алдыбызда шул Декларациянең асылын тәшкил иткән принципларны торжышка ашыру буенча конкрет бурычлар тора Шул хакта фикер алышу, киңәшләшү очен редакциянең түгәрәк өстәле тирәсенә татарның мөхтәрәм әдипләре, галимнәре, дәүләт һәм иҗтимагый оешжа җитәкчеләре, мәгариф, сәнгать һәм дин әһелләре җыелды Әңгәмәне журналның баш мөхәррире, ТССР халык депутаты Равил Фәйзуллин алып барды
Равил Фәйзуллин.
Хөрмәтле иптәшләр!
Әйе, узган елның 30 августында татар галәме елъязмасында тарихка керерлек сәхифә язылды, халыклар танырлык сәяси җиңүгә ирешелде. максат аныкланды, киләчәккә бару юллары ачыклана төште Безнең халык күпгасырлык яшәү дәверендә төрле катаклизмнар — җиңелү, югалтулар, афәт-фаҗигалар кичереп к»ч-дәрманын шактый ук җуйган булса да, шөкер, иманын, кыйбла-максатын югалтмаган, эчке рухи потенциалын саклаган икән әле* Өмет һәм ышаныч уятты ул август көннәре*
Әмма, мөхтәрәм милләттәшләр, бүгенге көн хакыйкате без теләгән киләчәккә җиңел генә ирешеп булмаячагын һәркөн, һәрдаим искәртеп тора Декларациядә күрсәтелгән нигез принципларны тормышка ашыру, ягъни Татарстанның мөстәкыйльлеген тәэмин итү процессы гаять зур кыенлыклар аша бара Сәяси яктан да, икътисади яктан да, рухи-мәдәни яктан да Халкыбызның мөстәкыйльлек юлындагы хаклы омтылышын, мөкатдәс теләген, изге гамәлен төрлечә бозып күрсәтергә азапланучылар күп Алар төрле даирәдә бар Соңгы 9-10 ай эчендә үзәктә дә, кырыйда да. уңда да. сулда да шактый күп күрдек аларны, күп тойдык Шуңа күрә дә, олы максатка бару юлында ориентирларны дөрес билгеләп, үкенечле ялгышлар ясамас «чен (тарихыбызда алар байтак1), без үткәнне яхшы белергә, бүгенгебезне объектив анализларга, киләчәкне ачык күзалларга тиешбез* Шул хакта бергә киңәш-табыш итәргә җыелдык та
Тагын шунысы да бар: Татарстан — татар иленең бер өлеше генә Татар диаспо- расы, үзегез беләсез, гаять киң һәм тармаклы Халкыбыз вәкилләре җирнең кайсы кыйтгасында гына тормасын, аларның күңел күзе Татарстанга төбәлгән Хәзер безгә игътибар аеруча көчәйде Моңарчы милләтебезнең төп журналы булып килгән -Казан утлары* тиражының да яртысы чамасы ТССР чикләреннән тышта тарала Татарстанның киләчәге — читләрдә яшәүче укучыларыбызны да бик кызыксындыра Тоткан юлыбыз дөрес дип, үз-үзебезне юату бер хәл. ә иманыңны ил-халыкка иңдерә алу — икенче нәрсә Ахыр чиктә, двреслек-хакыйкать тә аңлауга-аңләтуга мохтаҗ Әйдәгез, иптәшләр, ихлас күңелдән чыккан фикерләребезне уртага салып сөйләшик бер*
Индус Таһиров,
тарих Җаннәре докторы, профессор, КДУныц тарих факультеты деканы, ТССРның атказанган фән әшлеклесе, КПССныц Татарстан рескомы бюро әгъзасы
Иң әүвәл шуны ӘЙТИМ республикабыз узган юл, катлаулы тарихыбыз бүгенге омтылышларыбызның җиңүенә куәт өсти Без үз көрәшебез дәвамында аның данлы сәхифәләренә таянып горур эш итә алабыз
Мәгълүм ки, хәзер суверенлык өчен көрәшнең икенче, тагын да катлаулырак этабы башланды Хәрәкәтнең дошманнары яшеренеп тә. ачыктан-ачык та безгә аяк чалмакчы булалар Кайберәүләр бу максаттан матбугат битләрен файдалана, үзләре язган корамага әллә ничә кешенең имзасын куйдыра. Халыкта, бигрәк тә татар телен белмәүче ватандашлар арасында коткы таратмакчылар Алар безне көчләп РСФСР составында калдырырга тели.
Декларациябездә. РСФСРга бәйле булмыйбыз, дип белдергән өчен генә безне «сепаратизм» дигән яман хәрәкәттә гаепләмәкчеләр, безгә ил дошманы тамгасы такмакчылар
Инде, аз гына артка чигенеп, әлеге Декларациянең кабул ителү юлңна күз салыйк Хәтерегездәдер мөстәкыйльлеккә беренче адымнар халык массаларының, «союздашлык» таләп итеп, урамнарга чыгуыннан башланды Хикмәт нәрсәдә иде соң’ Ни өчен халык тулы ирек түгел, ә бары союздаш республика мөмкинлекләрен генә өмет итте?
Чөнки без моңарчы кичергән хәлләрдә, татар өчен, союздаш республикалар тормышы да чиксез хөррият булып күренә иде Әмма соңгы вакытта, демократия сулышы сизелгәч, үзегез белеп торасыз, күп кенә союздаш республикаларда да канәгатьсезлекләр башланды Шунда без союздашлыкның да бары хәерчеләр арасындагы, гаделсез бер тигезлек икәнлеген аңладык. Бусы — бер Икенчедән, Союзга керү — бер халык ихтыярыннан гына килми Әйтик, сине кабул итәргә теләмәсәләр, ул берлеккә ничек тыкшынмакчы буласың?!
Тулы суверенлык таләбен куярга исә татар халкының нигезле хокукы бар Азатлык — һәр халыкның табигый хокукы ул Аны көч белән яулап кына алырга мөмкин
Ркаил Зәйдулла,
шагыйрь, «Идели журналының бүлек редакторы,
Татарстан комсомолының М Җәлил исемендәге бүләге иясе
Бездән ул хокукны Явыз Иван гаскәрләре тартып алган иде шул инде.
Индус Таһиров.
Дөрес Татарлар үзләренең әлеге хокукыннан Казан ханлыгы яулап алынганнан соң мәхрүм ителә Озак еллардан соң безнең җирдә Октябрь революциясе җиңә Аның беренче документларыннан саналган «Халыклар хокуклары Декларациясе» Россия халыкларының суверенлыгын таный Тик бу «тану»ны Сталин чоры сәясәте юкка чыгара Күргәнегезчә, безнең бүгенге суверенлык әнә шул беренчел баскычларга басу гына әле.
Шулай да җитмеш елдан артык вакытта гел буйсынучан гына тормыш алып бара-бара без шактый катлаулы мәсьәләләргә кереп батканбыз. Күп кенә бәхәсле яклар бар әйтик, татарның үз тимер юлы. су юллары, һава флоты күршеләр карамагына бирелгән Тел мәсьәләсе дә шактый четерекле Мин үзем, мәсәлән, әлеге тарихи Декларациябезнең тел турындагы пунктына: «Татарстан республикасы татар һәм рус телләренең дәүләт телләре булып гамәлләшүен гарантияли» дигән сүзләрне кертергә сорадым.
Гомумән, безнең Татарстандагы кайсы вакыйгага гына туктала башласаң да, кайберәүләр аның РСФСР составында булуын сәбәп итеп, безне чишеп чыкмаслык киртәләр арасында калдырырга тырыша Әмма, басым ясап әйтергә кирәк. Татарстан республикасының суверенлыкка омтылуын берәү дә, фәнни яктан, яман эш итеп раслый алмаячак Дөреслек — безнең якта һәм моны дәлилләү дә һичнинди кыенлык тудырмый СССР төзелү тарихына күз салу җитә Хикмәт шунда ки. СССР үзе РСФСР җирлегендә туа Шундый бер мәл булып ала РСФСР, һичнинди махсус
документлар төзеп тормастан. Союз белән тәңгәлләштерелә. Хәтта чит илләр белән элемтәләр төзегәндә дә РСФСР бөтен Союз вазифаларын үз өстенә ала Илчеләр дә үзгәрми Кыскасы РСФСР белән СССР икесе бер үк дәүләт рәвешендә кабул ителә Безнең Татарстан җитәкчеләре, бәхеткә, диик инде, автономия буларак та. килешенү документларын СССР белән генә төзегәннәр Безнең. РСФСР составына керәбез дип ирекле төстә солыхлар төзегәнебез юк
Моны раслау өчен тагын бер мисал бар әле хәтерегездәдер, моннан берничә дистә еллар элек чуваш, мари кебек халыкларның Россиягә үз теләкләре белән кушылуына 400 ел тулу вакыйгалары билгеләнде Ул автономияле республика җитәкчеләренә орден-медальләрне бик мул өләштеләр Бары Татарстан гына, барлык автономияле республикалардан аермалы буларак, телгә дә алынмады һәм бу чын дөреслек иде Чөнки безнең Россиягә ихтыярый кушылганыбыз юк ә аның составында калуыбыз — өстәге. Мәскәүдәге власть ияләренең әмерен үтәү генә иде ул
Тагын өстәргә мөмкин РСФСР әүвәлге үсеш дәверендә автономияле республикаларның союздаш республикаларга үсүен тәэмин итү ролен дә үти Шул дәвердә аңардан башта автономияле саналган Казахстан. Төркстан Кыргызстан республикалары союздаш булып аерылып та чыгалар Без өлгерә алмый калганбыз заманнар һич көтелмәгән юнәлештә үзгәреп киткән
Ркаил Зәйдулла.
Бөтен халыкларны РСФСРга гына туплау уе большевиклардан чыккан ул Тик тарихта, алар көткәнгә каршы рәвештә. Украина. Белоруссия Грузия кебек мөстәкыйльлеккә омтылучы республикалар туа Алар җирләренә дә. телләренә дә үзләре хуҗа булуны алга сөрәләр
Рафаэль Хәкимов.
фэлсафи фәннәр кандидаты, КПСС рескомының идеология комиссиясе председателе урынбасары. Ботенсоюз Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы
Телләр мәсьәләсе шулай ук бик тирәнгә китә Озак еллар буе безнең иллә милләтләрнең кушылу идеологиясе, перспективалы һәм перспективасыз телләр теориясе хакимлек итте Күп галимнәр «табигый ассимиляцияне* якладылар Инде мондый заман артта калды кебек Без хәзер телне милләтләрнең аралашу чарасы гына түгел, ул бөтендөнья кыйммәтләрен саклаучы чара да. дип таныйбыз шикелле
Бу җәһәттән без — татарларда югалтулар биниһая Шәһәр яшьләре ана телен белми Шулай итеп алар милли культурадан да читләште Татарлар арасында яшәп тә рус мәктәбендә укучы балалар интеллектуаль яктан артта кала Мәсьәләнең әхлак ягы турында әйтеп торасы да юк туган телен белмәгән бала, гомумән, тулы кыйммәткә ия түгел.
Кайчак дәүләт теле турындагы проблеманы. Ленинга мөрәҗәгать итеп, кире якка борырга маташалар Янәсе даһи Ленин дәүләт теле мәсьәләсенә гомумән каршы килгән Хикмәт шунда ки. Ленин һәр очракта бары тик рус теле турында гына сүз алып барган Мәсәлән, 1914 елны Ленин. Рус империясе шартларында рус телен дәүләт теле, дип игълан итүнең шовинизм котырынган чорда милли мәктәпләрне кысуга китерүеннән шикләнә Социалистик революциядән соң исә Ленин милли телләрне саклау өчен законнар җыентыгы булдырырга тәкъдим итә һәм бу тормышка да ашырыла.
Инде килеп, татар телен бездә дәүләт теле дин игълан итү рус һәм башка телләрне чикләүне һич тә күздә тотмый Бу — телне бетүдән саклап калу, аның дәрәҗәсен күтәрү, аның хокукларын рус теле һәм башка телләр белән тигезләү
Индус Таһиров
Әйе шул Татар теленә гарантия кирәк Без аны. рус теле белән рәттән дәүләт теле итеп таныганбыз икән, инде дәүләт аның саклануын һәм үсешен гарантияләргә тиеш була Халык киләчәктә үз дәүләтеннән моны таләп итәргә дә хаклы Бу аның тарихи 1990 елның 30 август Декларациясендә кабул ителгән хокукы'
Зиннур Әһлиуллин,
j.iexrpuK, Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге рәисе.
Мөхтәрәм галимнәребез, мин сезне тыңлап-тыңлап торам да аптырабрак калам, тарихта тегеләй булган да болай булган — кыскасы, барысы да дөрес булган, тик ул турыда укырлык бер китап та юк Дәреслекләрнең күбесе ялганга корылган Безгә тиз арада үз тарихыбыз турында, ничек булган шул килеш басып таратырга кирәк. Югыйсә, яшерен-батырын түгел, безгә кыргыйларга караган кебек карыйлар.
Мин — практик Мөмкинлек тугач. Татарстанны мөстәкыйль дәүләт итеп күрү теләгеннән без Чаллыда, Казан белән бер вакытта ук диярлек, Иҗтимагый үзәк оештырдык. Безне хәзергә ТИҮнең Чаллы бүлекчәсе, дип йөртәләр. Дөресендә, минемчә. без — үзебез бер зур үзәк. Чөнки күп мәсьәләләрдә Чаллы яшьләре алданрак бара, алар тәвәккәлрәк, фидакарьрәк. Суверенлык мәсьәләсе хәл ителгәндә, дистәләгән яшьләребез, үз хисапларына ял алып. Казанга җыелды. Кем кертсә, шунда кунып, ни бирсәләр, шуны ашап, атна буе Казан мәйданында яттылар.
Оешмабызның төп сыйфаты аның составыннан килә Бездә эшче яшьләр күп. Аларга. марксистлар әйтмешли, югалтулар берни түгел — кулдагы чылбырлар гына өзелергә мөмкин Казандагы «Үзәк»тә интеллигенция вәкилләре күп. алар эш югалтудан. абруй төшүдән куркып, алдын-артын карап кына хәрәкәтләнәләр Хәлиткеч адым ясар чакта куркып калалар Минем фикеремчә, бары үз мәнфәгатен генә алга сөргән кешеләрдән әллә ни көтеп булмый Андый көрәшчеләр бервакытта да тулы азатлыкка ирешә алмаячак Тулы ирек шул юлда шәһит китәргә әзер җаннарга гына тиеш.
Туфан Миңнуллин,
драматург, ТССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, ТССР комсомолының М Җәлил исе-мендәге. РСФСРның К. Станиславский исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе. СССР халык депутаты
МИН Чаллы егетенең бер фикерен аеруча хуплар идем: азатлыкны безгә берәү дә әзер килеш китереп тоттырырга җыенмый. Мин Мәскәүдә йөреп күпне күрдем Үз республикабызның суверенлык алуын хуплатып имзалар җыйдым Бик авыр булды, хәтта төрки республикалар вәкилләре дә безнең РСФСРдан тыш яшәүгә кул чабып тормыйлар. Әйтик. Казахстан җитәкчеләре моны һич тә хупламады. Тагын шуны әйтер идем безгә бу юлда һич кенә дә кабаланырга ярамый Ипләп кенә, законнарны нык өйрәнеп, бәйләнергә урын калдырмыйча эшләргә кирәк Миңа калса, ашыгабыз кебек Безне шул ук каһәр суккан экстремизмда гаепләүләре бар
Зиннур Әһлиуллин.
Минемчә, хәзер яше кырыктан узганнар, гомумән, көрәшкә лаек түгел Шуңа күрә без, күбрәк, яше кырыкка җитмәгәннәргә йөз тотабыз Алар милли азатлык өчен гомерләрен дә кызганмый. Өлкәнрәкләр исә куркытылган, аларны кузгатуы кыен. Бәхеткә, безнең Чаллы «Үзәге.ндә яшьләр күп Шуңа күрә җиңеп чыгуыбызга ышаныч та нык.
Суз уңаеннан социалистик революциянең җиңүе турында да әйтәсем килә: кызганычка каршы, бу революция, аерым алганда, безнең татар халкы өчен әллә ни бирмәгән Дөньяның алга киткән илләрендә, күптән инде, базар икътисады хөкем сөрә Мондый шартлар колониаль системаның таркалуына китерде. Бездә исә. икътисадны санга сукмау аркасында, колониаль системадагы шикелле шартлар сакланып
Сорау:
Сез, Татарстанга суверенлык сорап, ачлык игълан иттегез, дистә көннәрчә аны җиренә җиткереп үтәдегез Сәламәтлегегез нык какшады. Үкенмисезме’
Зиннур Әһлиуллин.
Юк Үкенмим Үләргә әзер булмаган кеше иреккә, азатлыкка исәп тотмасын.
Туфан Миңнуллин.
Без хәзер һәр адымыбызны, илнең кануннарына салып, чамалап атларга тиешбез. Язучыларыбызның РСФСР язучылары съездына катнашмавын да бик теләмичә телгә алдылар Миңа махсус кеше килде <Әйдә. ди, РСФСР язучылары исеменнән бергә чыгыш ясыйк!»—ди
Ринат Мөхәммәдиев.
язучы, филология фәннәре кандидаты. ТССР язучылар берлеге рәисе. РСФСР халык депу-таты
Язучы — милләтнең иң тугрылыклы улы, аның тел сакчысы Тел булган җирдән милли рух. ден һәм иман да ерак йөрми Татарстан дәүләт суверенитеты — безнең иң зур казанышыбыз Узган елның август урталарында Язучылар берлеге идарәсе гадәттән тыш карар кабул итте Республика иҗат берлекләренең чираттан тыш берләштерелгән Пленумын чакырырга һәм Татарстан Югары Советына мөрәҗәгать кабул итәргә1 Бу — иҗат берлекләренең беренче тапкыр «башбаштаклык» күрсәтүе иде Минем карашымча, әлеге форум тарихи вакыйга булды Без. җиде иҗат берлеге рәисләре, Югары Совет Рәисе Минтимер ага янына бардык Ул безнең борчылуны аңлады һәм авыр йөкне үз җилкәсенә алды
Минтимер Шаймиев,
ТССР Югары Советы Рәисе, СССР халык депутаты
— Табигый ки. безнең халык хәзер Татарстанны суверен итеп белдергән тарихи декларация нигезендә ниләр башкарылуы белән нык кызыксына Бу уңайдан һәркемнең күңелендә бик күп сораулар бар һәм ул аларга гел яхшы җаваплар гына ишетергә тели Әмма чынбарлыкка да күз йомарга ярамый Суверенлык Декларациясе кабул итүчеләр бер без генә түгел Иң әүвәл халкыбызга да. илнең җитәкче даирәләренә дә үз Декларациябезнең эчтәлеген, алга куелган максатны бәйнә-бәйнә аңлатырга кирәк Бу җәһәттән матбугатка, шулай ук язучыларыбызга да республикабыз өчен җиң сызганып эшләү — аңлатулар алып бару мөмкинлеге бирелә
Татарстан җитәкчелеге исә хәлне Мәскәү алдында конкрет төстә тасвирлап, төшендереп бирү белән мәшгуль Без мәсьәләне, төрле яктан нигезләп, бик җитди иттереп куябыз Бу юнәлештә мин СССР һәм РСФСР Югары Советы җитәкчеләре белән сөйләштем Үзебезнең максатны, бурычларны аңлатырга тырыштым Бәхеткә, бу даирәләрдә безне аңларга теләмәү дигән нәрсә сизелмәде Хәер, безнең кемгәдер аңлашылмаслык омтылышларыбыз юк бит, бары да ачык без турыдан-туры Союз килешүен әзерләргә, анда катнашырга һәм кул куярга тиешбез Без бу эшләрне әйдәп йөрүчеләр арасына Татарстан республикасыннан вәкилләр кертүгә ирештек
Шунысы да мәгълүм булсын сүз күбрәк милек турында куера Әйтеп үтим Татарстанда турыдан-туры бары Мәскәүгә генә буйсына торган предприятиеләр бик күп, алар безнең предприятиеләрнең 80 процентын тәшкил итә Киләчәктә бу милек безнеке булырга тиеш Бүгенге көндә Россиягә караган милек исә 18 процент чамасы Аның турында без РСФСР җитәкчелеге белән сөйләшеп килешергә тиеш булачакбыз Бу хакта сүз чыккач, шунысын да ачыклап китәргә кирәктер мөгаен, без билгеле бер мөмкинлекләр туганчы. РСФСРны исәптән чыгара алмыйбыз
Татарстанның һәр кешесе бу үзгәртеп коруларның ашык-пошык кына башкарыл- маслыгын тирәннән аңласын иде! Сүз бит озак еллар дәвам иткән бәйләнешләрне бөтенләй башка җирлектә — мөстәкыйльлек шартларында яңарту турында бара Республика җитәкчелегендә. Югары Совет сессияләрендә. Президиумда моңарчы берәү дә үтәмәгән һәм үтәргә мөмкин дә булмаган үзгәртеп коруларга юл ярабыз
Инде кайбер өлкәләрдә шушы яп-яшь мөстәкыйльлегебезнең матди чишелешләре дә күренә башлады Әйтик, КамАЗ акционерлык җәмгыятенең 13 процент акцияләре Татарстан хөкүмәте карамагына тапшырыла Бу — киләчәктә ел саен 14-15 мең • КамАЗ» машинасы турыдан-туры республикага бирелә дигән сүз Акцияләрнең 25 проценты КамАЗ эшчеләренә, ягъни безнең республика кешеләренә сатылачак 13 процент акцияләр хәзергә СССР милке сыйфатында кала Бусы — вакытлыча Ки лешү төзелгәндә, бу мәсьәлә яңадан каралачак Бүген Союзга буйсына торган предприятиеләрнең дә Татарстан карамагына күчүе сәбәпле, киләчәктә КамАЗ акцияләренең 51 процентлары безнең республикада калачак Калган 41 процентның да язмы
шы хәл ителеп бетмәгән әле. Аларны акчасы булган һәр предприятиебез сатып алырга мөмкин
Киләчәктә суверен Татарстанның барлык кереме шул предприятиеләрнең байлыгына, алардан ясак төсендә тотылып калыначак өлешкә бәйле булачак
Хәзерге вакытта иң бәхәсле мәсьәләләрнең берсе — нефть һәм энергетиканың, башка чыганаклары Үзәк — нефтьне үзендә калдырырга тырыша. Әмма бу юлда да аңлашуларга ирешербез, мөгаен Үз җирендәге байлыклар өчен бер без генә түгел, башка республикалар да көрәшә Дөрес, нефть киләчәктә тулаем безгә генә калыр, дип әйтергә иртәрәк Әмма без Мәскәүдәге һәр сөйләшүне үз файдабызны күздә тотып алып барабыз.
Башкача була да алмый. Безнең халык хәлен яхшыртудан бүтән омтылышыбыз юк Шуңа күрә мин һәркемнән, бигрәк тә язучылардан, журналны укучылардан да мәсьәләне аңлауларын, башкаларга да аңлатырга тырышуларын сорар идем.
Хәзер без Союз һәм башка республикалар белән эшлекле килешүләргә кул куярга тиешбез Бу килешүләр ТССР экономикасын алга җибәрерлек булсын иде! Без эшне башкача алып бара алмыйбыз Үзебезнең Югары Совет сессиясендә кабул иткән Декларациябез безгә бары тик шул юнәлештә генә эш алып барырга кирәклеген кисәтеп тора. t •
Азат Зыятдинов,
Тубән Камадагы «Нефтехим» берләшмәсенең фәнни лаборатория мвдире. техник фәннәр кан-дидаты. ТИҮнең Тубән Кама бүлекчәсе җитәкчесе, ТССР халык депутаты.
Үз вакытында, барыбыз бер булып, гигант төзелешләрне хуплый идек Шулай түгелмени’1 Түбән Кама каласын, аның нигезе салынуга сәбәпче булган нефть-химия корылышларын да нинди генә эпитетлар белән мактамадык’! Аның масштаблары, үсеш темплары, дөнья күләмендә дан тоткан продукциясе барыбызны да шатландыра иде Бүген генә, кырт борылып, барына да кара тамга сугып куярга ашыкмыйк Мин үзем — оптимист. Түбән Каманың бу биниһая киң колачлы предприятиеләре белән бүген дә горурлансак, һич тә хата булмас.
Сүз дә юк: бу төзелеш безнең тып-тыныч Камабыз буена илнең әллә кай тарафларындагы сукбайларның килеп тулуына сәбәпче булды Аларның һөнәре юк. милләте безгә ят иде. Икенчедән, берләшмә заводлары төбәкнең саф һавасын бозды, җирләрен киметте Әмма аның тормышыбызга китергән файдалы якларын да исәпли белергә кирәк. Бу очракта мин матди якны гына күздә тотмыйм Түбән Кама шәһәре милләтнең шушы төбәгендә яшәүче кешеләренә рухи яктан да байтак нәрсә бирде. Бездә егерме елдан артык инде «Яшьлек* җыр-бию ансамбле иҗат итә. Аның чыгышлары шәһәр халкына — зур бәйрәм. Бусы — бер. Икенчедән, 1965 елны бездә «Кама таңнары» исемле әдәби берләшмә оештырылды. Бу күркәм башлангычны язучы Рахмай Хисмәтуллин әйдәп барды Әхмәт Гадел. Айдар Хәлим дә ярдәм иттеләр.
Әнә шушы беренче адымнарга нигезләнеп, яңа, шактый тирән эчтәлекле, формасы ягыннан бөтенләй үзгә булган «Җидегән чишмә* әдәби-музыкаль берләшмәсе туды Ул киң тармаклы, эзләнүчән, шәһәр халкына ифрат бай мәгълүмат бирүчән хәрәкәт булып ныгыды Аның тәэсире Татарстаннан узып китеп, күрше республикаларга барып җитте Шул ук вакытта Түбән Кама кешеләре дә әдәбият-сәнгать әһелләренең әллә кай тарафларда яшәүчеләре белән күреп-сөйләшү форсатына ирештеләр.
Бүген күп якларда милли аңны уяту бик тә авыр бер мәсьәләгә әйләнеп калган икән һәм шул ук вакытта безнең төбәктә бу хәл. чагыштырмача, уңайрак чишелеп бара икән, монда, һичшиксез, әнә шул күренешләр — җирле зыялыларның милләт турында һичбер вакытта да онытмавы, җан аямый, үз абруен онытып торып, туган халкына хаклыкны аңлатырга тырышып яшәүләре нәтиҗәсе дияр идем Еллар буе шушындый рухи эш алып барылганлыктан, бездә Татар иҗтимагый үзәгенең бүлекчәсен булдыру да, чагыштырмача, җиңел булды. Ул рәсми төстә хәтта Казан- дагыдан да алда туды. 1988 елның декабрендә безнең иҗтимагый үзәгебез бар иде инде Казан исә оештыру съездын моннан соң ике ай үткәч кенә уздырды.
Инде килеп Түбән Каманы шәһәр иткән төп сәбәп—«Нефтехим* берләшмәсе хәлләренә дә бераз ачыклык кертим Дөресен әйткәндә, аның Татарстан җирендә корылуына без шулай ук, аек акыл белән, уйлап, уңай бәя бирергә тиешбез Казаныбыз борын-борыннан атаклы химиклары белән дан тоткан. Русы, татары, яһүде. бер булып, бу серле фәнне баетканнар, берсеннән-берсе кыюрак яңалыклар ачканнар' Әллә ни үсендереп җибәрмәсәләр дә, галимнәр арасында татар балалары да шак
тый Гыйлем ага Камайның ачышларына әле булса тулы бәя бирелмәгән Гаҗәеп бай эзләнүләр алып бара ул искиткеч файдалы ачышлар ясаган Андый талантлар тагын да бар, белмибез, эзләнмибез, үстермибез генә
Түбән Кама берләшмәсе исә яңа фәнни ачышларга, яшь галимнәргә зур юл салды Мин үзем дә шунда фән кандидаты булдым Инде менә докторлык диссертациям әзер «Нефтехим* дистәләрчә галим тәрбияләде Киләчәктә исә. бигрәк тә яңа шартларны искә алсак, теләге барларга үсү өчен шартлар тагын да зуррак булачак
«Нефтехим» эшчәнлегенең нинди зур байлык чыганагы икәнлеген аңлату өчен бер генә сан китерәм аның еллык байлыгы 1 миллиард 200 миллион сумлык Әгәр Татарстанның суверенлыгын матди яктан да үз кулларыбызга алсак, күрәсезме. Түбән Кама аңа нинди өлеш кертәчәк' Өстәвенә, аның продукциясен теләсә кайсы чит илгә дә сатып була Ул инде бүген үк дистәләгән илләр белән алыш-биреш итә Тик. кызганычка каршы, соңгы елларга кадәр бу байлык тулысынча— Үзәк карамагында
Мин, әлбәттә, бу заводлар тезмәсенең кеше организмына, табигатькә зур зыян салуын да яшерү ягында түгел Шәһәр халкы агулы газлар тәэсирендә чиргә сабышты, харап булу куркынычы алдында калды Шунлыктан әлеге зыянны киметү, һавага чыга торган агуларны мөмкин кадәр булдырмаска тырышу безнең беренче бурычка әйләнде
Кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту өчен конкрет эш башладык башма-баш ярдәмләшү килешүе төзеп, шәһәргә Кытай табиблары чакырылды Андый кешеләрне кабул итү өчен медсанчасть оештырылды Хәзер безгә эзлекле рәвештә Кытайдан биш табиб килеп йөри Алар бик нәтиҗәле ысул белән дәвалыйлар
Чит илләр белән элемтә башка юнәлештә дә алып барыла Көнкүреш кирәк- яраклары, автомобильләр кайтартыла Күргәнегезчә, без бу очракта да шәһәребез халкын. Казанга караганда, иртәрәк тәэмин итә башладык шикелле Киләчәктә моны тагын да киңәйтеп җибәрергә мөмкинлекләр күренеп тора Әлеге дә баягы халыкның гасырлар буе көтеп алган мөстәкыйльлеген генә ныгытырга кирәк булачак
Мөхәммәт Сабиров,
Татарстан республикасының Министрлар Советы рәисе, РСФСР халык депутаты
— Мин Түбән Кама вәкиленең сүзләренә ялгап, аны куәтләп берничә аңлатма бирүне кирәк табам
Республиканың суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәннән соң. ни гаҗәп, безгә ифрат күп чит илләр мөрәҗәгать итә башлады Минем үземә дә. төрле дәрәҗәдәге сөйләшүләрне рәсмиләштерер өчен. Америка Кушма Штатларына һәм Төркиягә барырга туры килде
Чит илләрдәге бизнесменнарны Татарстанның потенциаль мөмкинлекләре, нефте нефтехимиясе һәм башка байлыклары, сәүдә итәрлек матди чаралары кызыксындыра Сүз, әлбәттә, ике якның да файдасын күздә тотып алып барыла Безнең белән нинди дә булса элемтәләр урнаштырырга алынган илләр, безнең илдәге гомуми кри зисны күздә тотып, кайбер ташламаларга да әзер Бигрәк тә - Төркия Аларның вәкилләре безгә килгәндә дә. мин Төркиядә булган чакта да Татарстанга зур хөрмәт сизелде Аңлашыладыр мондый илләрнең игътибарын тарту өчен Татарстанның һәрьяклап алга киткән дәүләт булуы кирәк
Әгәр алга сызылган программабыз без уйлаганча үсеш алса. Татарстанның якын киләчәктә халыкара аренага чыгуы бик ихтимал Без шуны күздә тотып чит илләр белән ныклы элемтә булдырырдай махсус министрлык оештырырга уйлыйбыз Аерым коллективлар, оешмалар, әйтик, иҗат Берлекләре дә чит илдәге коллегалары белән иркенләп делегацияләр алмаша алыр иде
Төркиянсң безгә булган мөнәсәбәте шактый өметле Казанга береиче булып килгән «Дегерэ» фирмасы президенты Дегер Эртург әфәнде ачыктан-ачык
Минем визитның төп максаты — Төркия республикасының сәүдә һәм промыш-ленность эшләре министры исеменнән сезнең республиканың Министрлар Советы Рәисе М Г Сабировны рәсми визит белән Төркиягә чакыру,— диде
һәм үткән елның декабрендә. Төркиягә баргач, мине суверен дәүләт җитәкчеләренә күрсәтелә торган рәсми Беркетмә нигезендә кабул иттеләр
Визит дәвамында премьер министр урынбасары Шюкрю Юрор һәм мин Төркия Республикасы белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү буенча үзара аңлашу турындагы документка кул куйдык Аның нигезендә Татарстан быел ук Төркиягә нефть сатарга тырышачак Шулай ук «КамАЗ* машиналары агач, торф кебек нәрсәләр җибәрү мәсьәләсе каралачак
Аңлатып үтик нефтьне безгә бирергә әзерләнеп торучылар юк Шулай да, төрлечә аңлаша башлагач, елга бер миллион тонна нефтьне безнең карамакка тапшырдылар Имзалар салынган кәгазь — безнең кулда
Төркия. моннан тыш, безгә промышленность товарлары, азык-талек бирүне дә арттырырга уйлый Шушы арада ит, үсемлек мае көтелә Ә Төркиядә Татарстанның Сәүдә йорты ачылачак.
Безгә үзара аралашу-аңлашу өчен әзерлекле белгечләр кирәк Төркия мәсьәләнең бу ягын тулысынча үз өстенә ала. Дегер әфәнде, мәсәлән, шушы беренче очрашуда ук. Казан университетының шәрык телләрен өйрәнүче студентларына 25 мең герман маркасы күләмендә акча калдырды
Татарстан белән Төркия арасында сәяхәтчеләр алмашуны активлаштыру да күздә тотыла Гомумән, алда — эшләр күп Аларны киң калачлап алып бару өчен безгә республикабызның суверенлыгын чын җирлектә тәэмин итү кирәк.
АКШ тан килүчеләр дә бар Мәсәлән. -Дрессер» фирмасы вице-президенты Кен Аллен әфәнде һәм аларның тагын берничә вәкиле булып китте
Алар үзләрен кызыксындырган предприятиеләрдә «Казанкомпрессормаш». • Татнефтебитум». «Татнефть» кебек зур коллективларның җитәкчеләре белән очрашып сөйлән/геләр Уртак эшләр билгеләнде Бу килешүләрнең нәтиҗәсе буларак бездә берничә елдан соң нефтьне эшкәртү заводы эшли башлаячак -Татнефть» берләшмәсе исә «Дрессер» фирмасына девон нефтен эшкәртү заводының техник документларын тапшырачак Бу яңа эшләрнең беркетмәсенә миңа кул куярга туры килде Мин, биң рәхәтләнеп, хәерле сәгатьтә! дип, бу вазифамны үтәдем
Ел башында Татарстанга Гонконгның эшкуарлары килде Алар шулай ук нефть якларында. Алабугада. Менделеев шәһәрендәге химия заводында булдылар. Гонконг белән дә шактый кирәкле һәм файдалы килешүләр төзү күздә тотыла
Тагын шуны кисәтәсем килә чит илләр безнең республикадагы халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәтне бик хуплыйлар. Алар өчен дә илнең тыныч хезмәт белән мәшгуль булуы, кешеләрнең тату-дус яшәве хәерлерәк. Шуңа күрә безгә республикабыздагы төрле милләт кешеләренең үзара тату яшәвен бәяли белергә, аны тагын да ныгытырга кирәк.
Инде үзебездәге кайбер эшләргә тукталыйм. Быелның март аеннан башлап без республикадагы пенсионерларга 100 сум акча бирү мөмкинлеге тудырдык Бу. ил күләмендә — 70 сум гына каралган Аннары менә Язучылар Берлеге һәм комсомол комитеты тарафыннан чыгарыла торган «Салават күпере» журналына юлны киңәйтә төштек Журнал моңарчы аена 25 мең данә басыла иде Ил күләмендә ихтыяҗ ифрат зур. Уйлаштык, киңәштек, санап-санап караштык та балалар өчен чыгарыла торган бу кадерле басманың санын 100 меңгә җиткерергә мөмкинлек таптык.
Шулай ук үзебезнең Фәннәр Академиясен ачу мәсьәләсе дә. әгәр суверенлык турында авыз ачмасак. тиз генә хәл ителмәс иде Дөрес, моңа ирешү өчен әле хәзер дә күп тырышырга туры киләчәк, әмма җиңеп чыкмаслык каршылыклар күренми инде Халык әйтмешли, башланган эш — беткән эш.
Халык суверенлыкның безгә киң юллар ачуына шикләнмәсен иде Шул эшләрнең эчендә кайнаганга, безгә моның әһәмияте бик нык сизелә Элек бик кечкенә эш өчен дә Мәскәү рөхсәтен ала алмый интегә идек Хәзер бу юнәлештә нык алга киттек Киләчәктә, һичшиксез, тагын да җиңелрәк булыр
Марсель Сәлимҗанов,
СССРның халык артисты. ТССРныц Г Тукай исемендәге. РСФСРныц К Станиславский исе-мендәге Дәүләт бүләкләре иясе. Г Камал исемендәге театрның баш режиссеры
Бердәмлектән, дуслыктан башка, республикалар белән аралашып яшәүдән башка безнең театрның иҗат тормышын күз алдына да китереп булмый Язучыларыбыз. әнә тоттылар да РСФСР Язучылары берлегеннән чыктылар, съездларына да бармадылар Алда безнең дә шундый ук чара тора: безгә РСФСР театр эшлеклеләре берлеге съездына катнашмый булмый. Бу бик катлаулы. Матди мәсьәләләр белән бәйләнгән Беренчедән. РСФСР театр эшлеклеләре берлеге безнең пенсия яшендәге артистларыбызга аларның хезмәт хакы күләмендә пенсия алуын тәэмин итә Моның әһәмиятен аңлыйсыздыр бу — театрга яшь талантлар килүгә юл ача
Икенчедән, театр сәнгате, гомумән, кысалар эчендә бикләнүне кичерә алмый Моннан берничә ел элек Молдова республикасының 100 еллык тарихы булган театры үзәк белән арасын**өзгән иде Шул уйланмый эшләнгән адым тарихи театрның тәмам сүнеп калуына китерде
Copay
Россия матди ярдәмне язучыларга да күрсәтә иде Мөстәкыйльлек хакына Татарстан язучылары Россия нәшриятларыннан да, кайбер иҗат йортларыннан да баш тарттылар Сез бу хакта ни уйлыйсыз9
Ринат Таҗетдинов,
ТССРныц һәм РСФСРның халык артисты, ТССР- ның Г Тукай исемендәге һәм СССРның Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстан театр әшлеклеләре берлеге рәисе
Аңлагыз әле, җәмәгать' Без бүген үк РСФСРның безгә күрсәткән яхшылыкларыннан баш тартырлык хәлдә түгел Әгәр без пенсия яшендәге артистларыбызга өстәмә түли алмасак. алар, картлыкларын аямыйча, театрда эшләп йөрергә мәҗбүр булачаклар Аннары. РСФСР берлеге безгә квартиралар, ял базалары булдыру өчен дә акча бирә Татарстан хөкүмәтенең исә хәзер үк безгә шул кадәр чыгымнар тотарга мөмкинлеге һич юк Дистә еллар буе сакланып килгән дуслык-ярдәмләшү җепләрен без алай тиз генә өзеп ташлый алмыйбыз
Сорау
Аларның сезгә киләчәктә тагын да күбрәк бирүе ихтимал Гомер буе кызыгып яшәрсезме9 Халык моны ничек кабул итәр9 Кайбер митингларда «Театр милләтне майлы калҗага алыштырды*,— дигән плакатлар да күренә Киләчәктә нишләрсез9
Марсель Сәлимҗанов.
Сүз алай чик-чамасыз озак вакытлар турында бармый Без үз хәлебезне. Татарстан язучыларының тәвәккәл адымнары белән чагыштыра-чагыштыра. аңлатып та күрсәттек инде РСФСР театр эшлеклеләре берлегенең рәисе Михаил Ульянов безнең хәлне яхшы аңлый Киләчәктә без Россиянең төрле төбәкләре белән килешүләр тозиячәкбез Үзегез беләсез татар халкы күп өлкәләргә таралган, театрның гастрольләрен һәр җирдә көтеп алалар Без читтәге милләттәшләребез хакына да бүген үк мөнәсәбәтләрне кискенләштермәскә булдык
Равил Фәйзуллин.
Мәсьәләгә бер яктан гына караганда, бүгенге көндә «Казан утлары* журналы да матди кыенлыклар кичерә бәяләр артты, тираж кимеде Шуны белеп булса кирәк. РСФСР Язучылар берлеге җитәкчелегеннән миңа да шалтыратканнар иде «Күпме кирәк сезгә?»— диләр Мондый кайгыртучанлыкның сере әллә ни тирәндә ятмый Аңлашыла
Безнең ярдәм сорарга исәп юк Күрәсең, мөстәкыйльлеккә чыгу юлында күпмедер югалтуларга, корбаннарга бармый мөмкин түгелдер
Туфан Миңнуллин.
Иптәшләр, театрның хәле миңа якыннан таныш Язучылар берлеге белән театр арасына тигезлек билгесе куеп булмый Ашыкмыйк, алай ярамас
Габделбәр Фәйзрахманов,
тарих фәннәре кандидаты. Татар иҗтилииый
үзәгенең рзис-координаторы
МИН бу «ашыкмау» сәясәте белән бик үк ризалашып бетә алмыйм Татар халкы, сабыр итә-итә. буйсынуның аргы ягына барып чыккан инде Гасыр арты гасыр үткәй Мөстәкыйльлек алырга мөмкин булган ситуацияләр еш кабатланмый Берничәсендә авыз ачып калганбыз Инде Горбачев тарафыннан тудырылган бу җайдан да файдалана алмасак. тагын да бичаралыкка төшәчәкбез
Татар иҗтимагый үзәге бу юлда шактый эшләр башкарды Халык күреп тора Алга корылган планнар тагын да катлаулырак Безгә җәмәгатьчелекнең ярдәме, гомуми уяну, күтәрелеш кирәк Халык һаман йоклый Зыялылар да бердәм түгел Халыкны бердәмлеккә өндисе урында кайбер зыялыларыбыз кирегә тырный башлый
Ркаил Зәйдулла.
Заманында Болгар. Казан ханлыгы кебек дәүләтләр тоткан безнең халык бүгенгедәй хокуксызлык белән беркайчан да килешә алмаячак
Безгә өйрәтүче генә булмаган, яшергәннәр, чынлыкта исә милли дәүләтчелекне кире кайтару өчен көрәш бервакытта да тукталмаган.
Сәлам Алишев,
тарих фәннәре докторы.
Шагыйрь дөресен әйтә Бу теманың озак еллар өйрәнелми ятуы да хак. Татарларның милли азатлык көрәшен әледән-әле яңартып торуларын мин җентекләп тикшердем Фәнни хезмәтләрем нигезендә шул күзәтүләр ята. Пугачев явында булсын. Батырша җитәкчелегендәге баш күтәрүләрдә булсын — татарлар көрәшнең үзәгендә кайнаган Пугачевның таянычлары арасында Бәхтияр Канкаевның булуы турында инде, шөкер, шактый язылды Гайрәтле Батырша җитәкчелегендәге күтәрелешне дә безгә тиешле югарылыкта яктыртырга кирәк иде
Равил Фәйзуллин.
Сәлам ага. сезнең бу сүзегезгә безнең җавап әзер Үзегез дә күрәсездер: соңгы елларда журнал тарихи темага язылган әсәрләрне шактый мул бастыра Сандыгыбызда Җ Рәхимовның «Батырша» романы да бар Бу күләмле әсәр өйрәнелү стадиясендә. Киләсе елга аны бастырып чыгарырга исәплибез
Ркаил Зәйдулла.
Егерменче гасыр башындагы буржуаз мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә туган яңа күтәрелешләр дә бик кызыклы Бу чорда тарих сәхнәсенә татар капиталистлары да керә. Без аларны җитмеш ел буе тоташ сүгеп кенә килдек Минемчә, ниһаять, алар- ның татар мәдәниятенә керткән мактаулы өлешләре турында дөресен әйтергә дә кирәктер инде
Хәзерге университетларга тиң торырлык мәдрәсәләребез әнә шул каһәрләнгән ка-питалистлар. татар миллионерлары тарафыннан тәэмин ителеп килгән Мәсәлән. «Галия» мәдрәсәсен салдыру өчен Садретдин бай Нәзиров— 100 мең. Сәлимгәрәй Җанту- рин 30 мең сум бирә Мәгълүм булганча, мәдрәсәне тоту өчен дә урыс хөкүмәте ниндидер чыгым ясарга атлыгып тормаган, барысы да милли фидакарьләрнең ихлас күңелдән күрсәткән ярдәме аркасында үскән Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсен миллионер Хөсәенов салдыра. Шул ук кеше милләт эшләре өчен ярты миллион акчасын васыять итә, бу акчага шактый татар егетләре Ауропа университетларында укып
Февраль революциясеннән соң татар дәүләтен булдырырдай җитди адым да ясалган Милли мәҗлес» оештырыла, тик Октябрь фетнәсе аны да юкка чыгара Мин илдә урнаштырылган тотрыклы тоталитар режимны большевизм яки Сталин тудырган тәртипләрдән генә эзләүгә каршы Моны барыннан да бигрәк күп гасырлар буе барлык милләтләрне үзенә буйсындырып яшәгән урысларның психологиясеннән кү- рәм мин
Тулы мөстәкыйльлеккә ирешсә. Татарстанда яшәүче һәркемгә мул тормыш тәэмин ителүе ап-ачык, әмма кайберәүләр (күпчелек очракта — урыслар) моңа каршы Алар, кулларыннан элекке форсатны ычкындырмау бәрабәренә, ач яшәргә дә, бүгенгедәй хәерче булырга да риза
Хәзер әле анда, әле монда, аз санлы халыкларны өркетү өчен, хәрби көч кулланулар да ешайды. Балтыйк буе яки Кавказдагы халыкларның үзара сугышуы кемгә кирәк7 Бары империя өчен генә кулай бу
Без татарлар — тыныч халык. Ләкин ниндидер көчләр монда да гауга чыгарырга, безне башкортлар белән бәрелештерергә тели кебек һәм бу хәл безнең барыбызның да күңелендә тирән борчу тудыра Бу хакта без. һичшиксез, башкортлар белән бергәләп уйлашырга тиешбез
Татарстанның киләчәге бездәге милли рухның никадәр нык булуына да бәйле Грузия республикасы Президенты, шагыйрь Звиад Гамсахурдия болай ди « чын бәйсезлеккә таба юл. миңа калса, без инде шактый җуйган милли рухны, милли холыкны, милли горурлыкны кире кайтарудан башлана Алардан башка бер генә сәяси һәм икътисади мәсьәләне дә хәл итеп булмый»
3 Гамсахурдия бу сүзләрне әйткәндә грузиннарны күздә тота, әммә әлеге хакый
кать барлык халыкларга да һәм бигрәк тә безгә артык басынкы үз кадерен үзе белеп җиткермәгән татарларга беренче нәүбәттә кагыла кебек
Тәлгат Таҗетдин,
Шәйхелислам мөфти хәзрәт.
СССРныц Ауропа кыйсме һәм Себер мөселман
нарының Диния нәзарәте рәисе
Мәгълүм ки. безнең мөселман халкының тагын да бер зур байлыгы—Ауропа Урал. Себердә яшәүче татар-башкортларны, ислам динен тотучы һәркемне берләштерүче Диния нәзарәтебез бар Ул 1789 елның 17 декабрендә Екатерина 11 нең фәрманы белән оештырыла Патшабикә бу адымны халыкның азатлык өчен алып барган көрәше сөземтәсендә ясарга мәҗбүр була
Ислам тәгълиматында Адәм галәйһиссәлам вә анабыз Хавадан туган һәркем бертигез Адәмнәр бер-берсеннән кылган изге гамәлләре белән генә өстенлек ала Шөкер, өлкәнебез Диния нәзарәтенә баглы мөселманнар гасырлар буена күрше-тирәдә яшәүче халыклар белән дус, тату, ихлас, чын. кешеләрчә эчкерсез, уртак Ватанда акыл һәм хикмәт белән яшәргә тырыштылар
Моңа тарихларыбыз шаһит Олы гарасатлар, яулар килгәндә, Туган илне яклау булсын, патша золымы чиктән чыккан чакта, хокук вә ирекләрен якларга тырышулар булсын, аларның җөмләсен без тарих сәхифәләрендә күрәбез Ходага шөкерләр булсын 1989 елда без Диния нәзарәте төзелүгә — 200 ел һәм бабаларыбызның Ислам динен кабул иткәненә 1100 ел тулуын илебездәге дин кардәшләребез һәм чит илдән килгән кунакларыбыз белән бергәләп, шатланып бәйрәм иттек
Шөкер, мәчетләребезнең саннары арта, яңа мәхәлләләребез барлыкка килде Бүгенге көндә 170 шәкертебез Бохара. Чаллы. Уфа. Чистай мәдрәсәләрендә гыйлем нигезләренә төшенә Бер дистә шәкертебез исә Мәгърип. Җәза ир Иордания. Төркия илләрендә гыйлем эсти Меңнәрчә яшьләр мәчетләрдә, төрле түгәрәкләрдә динебезнең нигезләрен өйрәнә
Хак ки. хәзер кешеләр дин һәм аның әһелләреннән бик күпне өмет итә. бигрәк тә күңелләрне сафландырмакта Ләкин шуны да әйтеп үтик дин әһелләре үзләре дә мәрхәмәткә мохтаҗ Шуны да аңласагыз иде' Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам ■ бизешә күрмәгез, бер-берегезне хурлый күрмәгез'»—дип кисәткән Исламны дуслык, татулыктан башка күз алдына да китереп булмый
Габделбәр Фәйзрахманов
Мөфти хәзрәтнең бик матур сүзләре мине татар-башкорт мәсьәләсе турындагы борчулы уйларга кайтарды Без соңгы уннарча еллар буена Башкортстанда яшәүче милләттәшләребездән аһ-зарлар ишетә килдек Миңа анда булырга >Урал» исемле башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләренең бер төркеме белән очрашып, шул хакта бик инсафлы төстә сөйләшергә туры килде Бик хафаланып кайттым Юньле сүз ишетмәдем Җитәкчелекнең өлкән вәкилләре килмәгән иде
Тарихыбызда гомердә дә күренмәгән бу яман чир тирәнгә китмәгәе дип бик шикләнәбез Татар иҗтимагый үзәге исә Татарстанда яшәүче башка милләт вәкилләренең хөр яшәве өчен җан аямый Чувашларга газета чыгарырга йөрибез Тйк шунысы да бар бу милләт кешеләре бигрәк тә йомылып калган кузгатуы авыр
Туфан Миңнуллин
Бу мәсьәлә мине дә бик нык борчый Без ниндидер явыз ниятле бәндәләр ташлаган кармакка эләгәбез кебек Чөнки безнең халыклар гасырлар буе дус яшәде Ми немчә. берәүнең дә халык исеменнән, ягъни башкорт халкы татар халкын кысрыклый яки киресенчә, татарлар башкортларга яла яга, кебек зурдан кубып күтәрелгән сүзләргә тулысынча ышанырга хакы юк Минемчә, ниндидер яман күренешкә тап булабыз икән, аның кем тарафыннан башланып җибәрелүен тикшерергә кирәк
Дәлилләрсез сүз йөртүе кыен. әмма, миңа калса, бу ике олуг халык арасын махсус бутыйлар кебек Дөньяларның болганган чагы Милләтләрнең һәркайсы мөстәкыйльлеккә омтыла Башкортстанда яшәүче миллионлаган безнең татар халкын кем җәберләргә җөрьәт итсен''* Бу хәл минем башыма сыймый
Моны дусларча, уртага салып, тикшереп карап анализларга кирәк Әлеге дә баягы фикеремне кабатларга мәҗбүриен ашыгырга, кабаланырга һич тә ярамый Бу — халыклар язмышы Уен эш түгел Бу җәһәттән төрле төбәкләрдә шул ук
Башкортстанда да чыга башлаган яңа татар газеталары да ярдәм итсен ИДС Мин аларны күзәтеп барам Бик шәп егетләр эшли аларда, афәрин*
Равил Файзуллин.
Без журналда аларның эшчәнлегенә махсус күзәтүләр биреп барачакбыз Безнең яктан ярдәм шул булыр
Абдулла хаҗи Галиулла,
Казанның «Печән базары» мәчете имам хатибы
Анысы шулаен шулай Әмма без меселман халкы, сабыр булырга тиеш Халыкны халыкка да, динне дингә дә каршы кую һич тә ярамый Бик катлаулы вә авыр көннәр кичерәбез
Бүгенге көндә безнең мәчетләр дә зур хафалар кичерә, әмма бирешергә, бигрәк тә артка чигәргә һич уйламыйбыз Мин үзем әле күптән түгел Казанда яңа тор- гызылган «Печән базары» мәчетенә имам хатиб булып алындым Җитешмәүчелекләр бик куп. аннан чыгу юлларын табарга кирәк Халык әйтмешли, бәхеткә илтә торган кырык юл бар. аның утыз тугызысы ябылса да. берсе һәрвакыт ачык тора Әнә шуны таба белергә кирәк
Безнең мәчетләр әле генә шундый авырлык кичерә, алар бит дистә еллар буе рәхим-шәфкать күрмичә, ташландык хәлдә яшәделәр Киләчәктә без аякка басачакбыз
Мин беренче тапкыр татар театрларының матди яктан мөшкел хәлен ишеттем. Дөрес, алар, кайсебер спектакльләрендә, хакыйкатькә хилафлык китереп, дингә каршы пропаганда алып баралар Шуңа да карамастан без, киләчәктә, матди яктан ныгыгач. аларга ярдәм итәчәкбез
Марсель Сәлимҗанов.
Абдулла хәзрәт, безнең бервакытта да дингә каршы сәясәт алып барганыбыз юк Матди кыенлыклар исә. бүгенге көннең базар икътисадына күчүе белән аңлатыла Безнең тамашачыга сатылган билет театр бинасының чыгымнарын тотуга керә дә бетә Үз-үэебезне акларга тырышсак, билет бәяләрен арттырырга кирәк. Безнең исә бу юлга басасыбыз килми һич кенә дә* Без хәтта һәр спектакльне бушлай күрсәтер идек! Тик шундый кырыс кысаларга кереп каптык ки, ничек котылырга да белмибез
Фәндәс Сафиуллин,
ТССР Югары Советы Президиумы әгъзасы, сугыш һәм хезмәт ветераннары, инвалидлар һәм шәфкатьлелек комиссиясе рәисе, запастагы полковник
Без бу сөйләшүдә әхлак мәсьәләләрен читләтеп үтә алмыйбыз, әлбәттә Ниятләребез гел яхшылыкта бит Минем иманым камил: һәр эшнең башында изге ният торырга тиеш Явызлык белән тормышка ашырылган эшнең ахыры барыбер юньле булып бетми башка казык булып төшә ул. шуңа күрә мин әлеге зур эшебезнең, ягъни республика суверенлыгын да бары тик бөтен халыкларның ризалыгы белән, ипләп кенә тормышка ашыру ягында Мин үз республикабызны гаҗәеп бер хәлдә күрәсем килә ул бөтен ваклыклардан өскәрәк күтәрелсән иде дә дөньядагы иң гадел, иң мөкатдәс иң мәдәниятле иң матур, иң гадел, иң укымышлы бер төбәк булып, дөнья халыкларына үрнәк бер ил төсен яулап алсын иде*
Бүгенге хәлебез исә мактанырлык түгел Татарстанда 810 мең пенсионер 120 мең инвалид Аларның хәле авыр Республикадагы татарлар, русларга караганда азрак укымышлы Алар бик таркау, милли горурлыклары юк дәрәҗәсендә
Мирза Мәхмүтов,
СССР Педагогия Фәннәре Академиясенең махсус урта мәктәп фәнни-тикшеренү институты дирек-торы, академик, «Ватан» җәмгыяте президенты
МИН сезнең сүзне бик хуплыйм Татарлар укымышлылар арасында
гына түгел,
хатта оста эшчеләр арасында да азчылыкны алып тора. Без, хәтта суверенлыкка ирешкән очракта да сәер бер хәлдә калачакбыз матди яктан да хәерче без өстәвенә укымышлыларыбыз осталарыбыз да юк дәрәҗәсендә Гомумән, мин бу сөйләшүдә өч мәсьәләгә тукталыр идем
Аның беренчесе — республикабыздан, читтә яшәүче татарлар хәле Алар бер яктан, безнең ярдәмгә мохтаҗ булса, бүгенге ситуациядә үзләре дә безгә ярдәм итәргә тиешләр Илнең төрле төбәкләреннән Мәскәүгә ишетелгән тавыш безнең файдага яңгыраячак Алар хәтта бу юлда «Азатлык* радиостанциясеннән дә файдалана алырлар иде' <Азатлык*ка Мәскәү бик тиз колак сала Әле безгә Польша белән Румыниядән руханилар килгән иде — аларның һәр сүзе әһәмияткә ия
Абдулла хәзрәт.
Безнең мәхәллә чит илдәге кардәшләр белән элемтәне һәрчак барлап тору ягында Мин. мәсәлән, тиздән. Мәскәүгә барып, андагы мөселман халыкларының илчелекләренә керәчәкмен Мәчетләребез безгә бик җимерек хәлдә кире кайтарыла Алар- ны төзәтерлек мал-мөлкәт бездә юк Иншалла. кардәшләр ярдәмнәреннән мәхрүм итмәс Без — бер аллаһе тәгалә балалары
Мөхтәрәм академик, сезнең изге эштә дә ярдәм итәргә әзербез Күп мәчетләребездә сабыйларны тәрбияләү мәктәпләре ачылды Казанның Мәрҗани мәчетендә Әҗем мәчетендә якшәмбе мәктәпләре эшли, татар гимназияләренә дә кулдан килгәнчә ярдәм итәбез
Сүзегезне бүлүем өчен кичерегез, зинһар*
Мирза Мәхмүтов.
Зарарсыз Без бит барыбыз да бер максатка ирешү юллары турында сөйләшәбез Шуңа күрә монда бер-беребезне бүлдерүләр — бик табигый хәл
Минем әйтәсе килгән сүзне куәтләвегез бик хуп' Безгә хәзер тавышыбызны дөнья күләмендә яңгыратырга вакыт җитте Кечкенә генә Кырым татарларының Мостафа Җәмилев дигән егетләре, әнә. бөтен галәмгә мәгълүм булды Аны дөнья галимнәре зурлап телгә алалар
Зиннур Әһлиуллин.
Куркакларга азатлык төс түгел Иреккә омтылган затлар үлемнән курыкмаска тиеш Без Чаллыда шундый сәясәт алып барабыз Әмма, хәзрәтләр мине гафу итсен, без дингә артык мөкиббән китү ягында түгел Дин юлы бездән тагын шәхес культына баш июне таләп итәр кебек
Мирза Мәхмүтов
Безнең алда хәзер бик күп яңа мәсьәләләр туды Әмма, тормыш хакыйкате шуны раслый ки, матди мөстәкыйльлек булмаганда, һичнинди суверенлык та тормышка ашырыла алмый Гафил булмыйк' Мин. мәсәлән, театр эшлеклеләре берлегенең РСФСР театр эшлеклеләре берлегеннән бүген үк чыкмавының сәбәпләрен аңлыйм Алар үзара мең төрле җепләр белән тоташкан, барын да берьюлы өзеп ташлау кыен, хәтта мөмкин түгел Бу мәгариф челтәрендә дә шулай Акча дигән каһәр суккан нәрсә бар Шул барысына да аяк чала Безнең тулы матди мөстәкыйльлеккә ирешкәнче еле күпме вакыт үтәр, ә кешеләргә бүген үк яшәү шартлары булдыру кирәк Нефтебезне безнең кулга бирергә тормыйлар Зур заводларыбыз — барысы да Мәскәү кулында Дөрес, бик зур байлыгыбыз бар җиребез, туган туфрагыбыз* Ул — биниһая зур байлык Аны әле безнең халык аңлап бетерми Әйтергә теләгән икенче сүзем дә җиргә бәйле Шул байлыкны үз кулыбызга алып, аннан килгән байлыкны эшкә җиксәк, без хор вә мул тормышка ирешер идек Тик моны әле халыкка аңлата белергә, җирдән файдалану юлларын өйрәнергә кирәк безгә*
Хөрлек тә мөстәкыйльлек дибез Әмма аның һәр адымы саен акча кирәк Менә үз академиябезне булдырырга торабыз Академия тоту дистәләрчә миллион чыгым таләп итә Бездә әлегә ул юк Гел шулай Мәскәүдән сорарга кала
Әйтергә теләген өченче мәсьәләм — әзерлекле кешеләребез юк Фәндәс әфәнде бездә укымышлыларның азлыгын күрсәтеп узган иде ә мин республикада хәтта станокта эшләүче оста һөнәр ияләре арасында да татарның, руска караганда, азрак икәнен әйтергә мәҗбүрмен
Равил Фәйзуллин.
Мирза ага. сез ничә еллар инде шул влкәдә эшлисез, бу хәлне милләт файдасына төзәтә алмадыгызмыни соң?
Мирза Мәхмүтов.
Безнең институт хәлнең теоретик ягын гына өйрәнә Күзәтүләрне тиешле ин-станцияләргә дә җиткерәбез Хәлләр әнә шундый: квалификацияле эшчеләр арасында татарлар аз. иң күбе — яһүдләр. аннары — руслар, иң азы — татарлар Ил буенча за- вод-фабрикаларда җиһазлар искергән, заманга туры килми, дип. аһ итәләр Җиһазларның иң шәбе кайтарылса, заводларыбыз бөтенләй туктап калыр кебек, чөнки, эшче көчләребез өйрәтелмәгән, әхлакый наданнар Хәтта аларны өйрәтердәй укыту- чыларыбыз да юк Алары үзләре дә — наданлык чигендә
Уйлап карасак, әле 30-40 еллар элек кенә дә укытучылар халык арасында күпкә абруйлырак иде Бу нәрсә аларның материаль кереме белән дә ныгытылган иде Тора-бара бары да тигезләште, хәерчеләнде Укытучы үзендә укыган балалар белән бер чиратта сөт алырга, май алырга басып тора, сатучылар белән әрләшә Кыскасы, ул — кыен хәлдә Без матди яктан мөстәкыйль ил булсак, мөмкинлекләребез артса, укытучыга зур абруй казанырга юл ачарга тиешбез Җиребездән дөрес файдалануны, нәкъ менә үз кешеләребезнең алуын һәм аны зур байлык чыганагына әйләндерүне алга сөргәндә, максатка тизрәк ирешербез кебек
Әгъдәс Борһанов,
тарих фәннәре докторы, Мәскәү тарих-архив институты профессоры
Җирне кемнәрдер кулына тапшыру, шулай ук предприятиеләрне акционерларга өләшү, мал-мөлкәтне тарату, ягъни приватизация, минем уемча, бик саклык белән үтәлергә тиеш Бу байлык — илнең бөтен гражданнарыныкы Бүлешүдә төгәллек сакланырга тиеш Әгәр хәзер тагын ничек җитте, шулай таратып бетерсәк, болай да бөлгенлеккә төшкән илне тәмам чыгырыннан чыгарачакбыз.
Без. социализм төзибез, гомуми хөррияткә чыгабыз, байлык эчендә йөзәчәкбез, дип, илнең гасырлар буе тупланган малын-байлыгын әрәм-шәрәм итеп, бер мәртәбә нык ялгыштык бит инде Тагын да хаталансак, анысын бөтенләй дә төзәтеп булмас кебек Бигрәк тә әзерлекле хуҗалар, осталар, хәтта эшчеләрне өйрәтерлек укытучылар да юк чакта без бу өлкәдә ифрат сак кыланырга тиешбез.
Абдулла хәзрәт.
Әзерлек булмау безнең мәхәлләләрдә дә сизелә Хәзер мәчетләребезнең саны арта, әмма аларны тиешле дәрәҗәдә алып барырга укымышлы егетләребез биниһая аз Дин эшлеклеләрен укыту, гомумән, бик авырлык белән алып барылды бит Шуңа күрә безгә, бердәм төстә, дөнья ирешкән гыйлемгә борылырга, яшьләрне күбрәк укытырга, чит илләргә җибәреп-җибәреп кайтарырга кирәк.
Мәгълүм ки, элек Казаныбыз мәдәният, дин вә нәшрият ягыннан мөселманнарның иң атаклы мәркәзе булган Мөселман мөгаллимнәре, Төркстанга барып, андагы халыкка аң-белем вә дин серләрен өйрәтеп йөргәннәр. Бүген мактанырлыгыбыз юк, шулай да гел зарланып кына утырырлык та түгел Алда безнең максатлар билгеләнгән. Казанда дини югары уку йорты булдырырга кирәк. Кайбер ярдәмне, бигрәк тә дәреслекләр мәсьәләсендә чит илдәге мөселман-кардәшләрдән өмет итәбез Укытучы галимнәрне, тел белгечләрен, бәлки, иншалла, үзебезнең университет әзерләр Анда гарәп-фарсы телләре кафедрасы ачылса, безнең мәчетләр бер стипендиат тотарга, ел азагында, бик булдыклы бер шәкерткә мең сум күләмендә бүләк бирергә ниятләп торалар
Мирза Мәхмүтов.
Дәреслекләрне үзебездә бастыру ягын карарга кирәк чөнки гарәп илләрендә төзелгән дәреслекләр безнең укучылар һәм студентлар өчен җайлаштырылмаган Үз тәҗрибәмнен чыгып беләм мин университетта гарәп теле укыткан идем Җыеп бардым әлеге гарәп дәреслекләрен — алар бит телне тумышыннан аңлаучы балаларга йөз тотып төзелгәннәр.
Абдулла хәзрәт.
Безнең нәшрият белән эш алып баруы бик кыен Аларда план дигән нәрсә бар Аны берничә ел алдан әзерләп куялар Әле шул планга кертсәләр дә. китапның дөньяга чыгуын еллар буе көтәргә туры килә
Әбрар Кәримуллин,
филология фәннәре докторы. ТССРның Г Тукай исемендәге бүләге иясе
Сүз бу темага кагылгач, мин татар халкының китап басу дөньясындагы урыны турында тарихи мәгълүмат биреп китүне изге бурычым саныйм
Китап басу барлыкка килү — кешелек тарихында яңа эраның башлануына тарих тәгәрмәчен кызулатырга китергән зур ачышларның берсе Бөтен халыклар бу эшкә берьюлы керешеп китә алмаган Кайберләре бигрәк тә соңга калып керешәләр икән моның сәбәпләре ул халыкларның мәдәни, икътисади үсешенең, милли аңының ни дәрәҗәдә булуына бәйләнгән
Китап басу эшенә керешү өчен түбәндәге факторлар кирәк Беренчедән, бу халыкның үз графикасы, үз язуы булырга тиеш Безнең исә язуыбыз IV-V гасырлардан ук билгеле Борынгы рун язуыбызны IX-X гасырларда гарәп графикасы алыштырган Димәк бу фактор бездә мең ярым елдан ук элек булган Икенчедән, ул халыкта фольклор һәм әдәби традицияләрнең тиешле үсеше һәм кулъязма китапларның шактый киң таралуы мәҗбүри Бу яктан да без моннан мең ел элек әзер булганбыз Ибн Фадлан язып калдырганча. Болгар дәүләтендә шагыйрьләр, тарихчылар галимнәр шактый күп яшәгән, кулъязма китап шактый киң таралган Болгар һәм Казан заманнарында кулъязма китап язучы хәттатлар булган, китап язу эше аерым һөнәр булып киткән Казан ханлыгы заманында ук бай китапханәләр, хәтта аерым кешеләрнең өй китапханәләре дә тупланган Өченчедән, халык арасында укый-яза белүнең шактый киң таралуы уку-укыту мәсьәләләренең алга китүе Бу яктан да безнең халык җитлеккән булган Болгар чорында ук бездә мәдрәсәләр эшләгән аларның саны 1917 елга кадәр ун меңнәрдән артып киткән (Хәзер ярым-йорты татар мәктәпләре саны бер мең тирәсендә генә икәнен искә төшерик)
Китапка булган сорауны үстерүгә китергән башка факторлар да бездә зур булган Ул — белемгә ихтыяҗ Чит илләр белән тыгыз мөнәсәбәттә яшәүче бабаларыбыз чит телләрне белергә тырышканнар, үзләре белән мәдәни икътисади элемтәдәге халыкларның тормышын, культурасын, тарихын, фәнни казанышларын ойрәнгәннәр Шуңа күрә көнчыгыш халыкларыннан кулъязма китаплар алдырганнар, ул телләрнең сүзлекләрен, грамматикаларын әзерләгәннәр, ул халыкларның фәнни әдәби фольклор әсәрләрен ташыганнар Менә шушыңа охшаш сыйфатлар бабаларыбызның китап басу дигән ачыш барлыкка килү белән, бу эшкә тотынырга тырышуларына сәбәп булган Ләкин патша Россиясендә кол хәлендә яшәгән безнең халыкка китап басарга гасырлар буе рөхсәт бирелми килгән Инде рөхсәт бирергә мәҗбүр булгач та аларга басмаханәләр ачарга рөхсәт бирелми, татар нәширләренең заказын бары рус типографияләрендә басу гына рөхсәт ителә, ә аны басу өчен, рус китабы белән чагыштырганда. 10. кайвакытта хәтта 25 мәртәбә артык акча түләткәннәр
Ринат Мөхәммәдиев
Татар китабын чыгару хәзер дә ел саек катлаулана бара Суверенлык исә бу өлкәдә дә бездән сабырлык таләп итә Чөнки, тиражлары аз булу сәбәпле татарча китаплар, икътисади яктан, үз-үзләрен акламый Дәүләттән дотация сорала Хәзер без РСФСРдан аны көтә алмыйбыз СССР белән булган элемтәләрне ныгытырга кирәк әле Шул арада үз көчебезгә, Татарстанның үз мөмкинлекләренә таянырга кала Киләчәктә, әлбәттә, хәл үзгәрер Татар китабының тарихи үткәне безгә сабыр итәргә көч өсти сыман
Әбрар Кәримуллин
Татар телендә беренче китап 1612 елда Лейпцигта басыла, ләкин әле аны без беренче милли татар китабы дип атый алмыйбыз Беренче милли татар китабы 1722 елда Әстерханда басыла Шуннан башлап XIX йөзнең башына хәтле татар китабы Мәскәү һәм Петербургта ара-тирә басылып тора Аның яңа этабы 1800 елдан Казанда Азиат типографиясе ачылудан соң башлана XIX йөздә татар китабын басу белән Казанда 20 дән артык рус типографиясе шөгыльләнә, аннан бик зур керем
17
алалар Татарлар бары тик XX гасыр башында гына үзләре басмаханә ачуга ирешә башлыйлар. Шул вакыттан татар китабы басу эшенә Петербург, Оренбург Әстерхан, Уфа. Тубыл, Уральск Томск, Стәрлетамак. Семи һәм башка шәһәрләрдә дә керешәләр.
Безнең хисаплаулар буенча, 1917 елның октябренә хәтле 14-15 мең татар китабы басылган. Бу азмы. күпме° Моңа җавап биргәнче бер фактка тукталыйк 191“ елның октябренә хәтле Россия империясендә яшәүче барлык башка төрки халыклар, барын бергә санаганда 500-600 китап бастырганнар Ә без бер үзебез 14-15 мең1
Татар китабы XX йөз башында Россия империясендәге латыш милли китабыннан гына сан ягыннан бераз калышкан, ә тиражы буенча татар китабы бары рус китабыннан гына калышкан, илдә икенче урында торган Дөньядагы бөтен төрки халыклар арасында татарларның беренче булып китап басу эшенә керешүләре үзе күп нәрсә турында сөйли
Татар китабы үзенең эчтәлеге белән гаять бай төрле Елына матур әдәбият әсәрләре генә дә 120-150 шәр исемдә басылып килгән Туган телебездә инглиз, немец, голланд, испан, итальян һәм башка Европа халыкларының классик язучылары Шиллер. Сервантес. Дидро. Гейне, Твен, Мольер, Франс, Ж Берн, Шекспир, Андерсен. Сенкевич һ б әсәрләре дөнья күргән Классик көнчыгыш һәм мөселман халыкларының Хәйям. Рудаки. Фәраби, Лотфи. Чәләби. Бакыргани. Ясәви, Намык. Кемал, Мидхәт. Тагор. Мәгари. Ибн Батута һәм башкаларның әсәрләре басылган Революциягә хәтле 500 дән артык татар кешесенең шигырь, хикәят, драма, повесть, романнары басылып чыккан
Ел саен йөзгә якын география, тел. әдәбият, тарих, физика, химия, арифметика, геометрия, математика, табигать белеме буенча дәреслекләр чыгып торган Елына дистәләгән календарьлар, шулар эченнән балалар, әдәби, фәнни календарьлар, өстәл һәм стена-өземтә календарьлары басылган, аларның тиражы хәзерге календарьдан зур Төрле төгәл, табигать фәннәреннән, фәлсәфә, иҗтимагый фәннәр буенча популяр хезмәтләр белән бергә фәнни монографияләр дөнья күргән.
Революциягә хәтле татар китабы тарихыннан күренгәнчә, бездә халыкның китапка булган сусавын бервакытта да канәгатьләндереп бетерә алмаган Шуңа күрә безнең бабаларыбыз Төркия һәм гарәп илләреннән өзлексез рәвештә китап ташып торганнар
Ринат Мөхәммәдиев.
Әбрар ага. мин сезне тагын бүләм, кичерегез' Мөхәммәт Галләмович әйткән иде инде миңа да Төркиядә булырга туры килде Анда безнең сөйләшүләр бик җитди нигездә алып барылды Киләчәктә безнең язучыларга Төркия басмаханәләреннән файдалану мөмкинлеге туачак Әсәрләрне тәрҗемә итәргә дә алар бик риза Әлбәттә, кунак ашы — кара-каршы, безгә үз мөмкинлекләребезне дә арттыру ягын карарга кирәк.
Март аенда узган Татарстан язучылары корылтаенда да китапларыбыз турында сүз күп булды Белгәнегезчә, без бу корылтайда үз мөстәкыйльлегебез турында зурдан кубып сөйләштек Устав кабул иттек Корылтайда СССР Язучылар Берлеге җитәкчелегеннән дә вәкил катнашты. Безгә ярдәм итәргә вәгъдә бирде
Әбрар Кәримуллин.
Съездда мин дә булдым Сезнең Төркиядән алып кайткан хәбәрләрегез белән дә таныштым Безгә Көнчыгыш илләре белән элемтәне яңартырга кирәк Элек-электән, әле царизм татар китабын эзәрлекләгән чорларда ук, безнең авторларның әсәрләрен Төркиядә, Мисырда басып чыгарганнар, шуннан күтәреп алып кайтканнар Шул ук вакытта татар китабы үзе дә мөселман халыклары арасында таралган, аларның мәдәният үсешенә йогынты ясаган Ул халыкларның мөхтәрәм зыялылары зур рәхмәтләр белән татар китабын искә алалар
Тагын бер мәсьәләне ачыклыйк безнең бабайлар һәр елны миллионнарча китап баскан икән, димәк, аны укучылар да миллионнар белән исәпләнгән.
Безгә исә революциягә кадәр татар халкы тоташ надан булган дип тукып килделәр. ялганладылар Мондый карашның чеп-чи ялган булуын татар китабы басуның тарихы, күләме, эчтәлеге бик ачык фаш итә Татар халкының югары дәрәҗәдә укымышлылыгын раслаучы башка дәлилләр дә күп Татар мәктәпләре өстеннән кү- зәтчелек итүче патша чиновнигы М Пинегин үзенең жандарм управлениясенә язган яшерен хатында, татарларның 80 проценты укый-яза белә, дип хәбәр итә Татарларны чукындыру буенча эшләп килгән Казан духовная академия ректоры профессор
П Знаменский үзенең «Казанские татары» дигән китабында (1910) бик ачынып: «Не мудрено, что благодаря своим многочисленным школам и печати, татарское население а настоящее время сплошь все грамотное и с презрением смотрит на страдающий безграмотностью русских»,— дип яза' Царизмның эчке эшләр министрлыгы тарафыннан яшерен рәвештә үткәрелгән тикшеренүләрне эченә алган «Наиболее важные статистические сведения об инородцах Восточной России. Западной Сибири, подверженных влиянию ислама» дигән китапта (1912) Казан татарларында 100 кешегә бер мәктәп. ә православный русларда 1500-3000 кешегә генә бер мәктәп туры килүе турында язылган Татарларның укый-яза белүе белән кызыксынган чит ил галимнәре татарларның бу яктан алдынгы ил саналучы Австро-Венгрия империясе кешеләреннән естен торулары турында язып калдырганнар
Китабыбыз тарихы үзенә күрә халкыбызның укый-яза белүе тарихы, дәрәҗәсе, аның белеменең нинди булуы турында да күп нәрсә сөйли Кыскасы, карап үтелгән фактлар халкыбызның революциягә хәтле мәдәни үсеше, мәгърифәте укый-яза белү дәрәҗәсенең югары булуын ачык исбатлый Кызганычка каршы, бүгенге бердәнбер китап нәшриятыбызның хәле бик авыр Китап бастырып чыгару ифрат кыен бер эш
Сорау.
һәр тарафта гел артка китеш кенә күрәбез икән, бу Бөек Октябрь социалистик революциясен, татар халкы язмышына карата, ничек бәяләргә соң7
Индус Таһиров
Революциянең иң зур әһәмияте шунда — ул үзенең беренче булган документларында ук Россиянең изелгән халыкларының тигезлеген вә суверенлыгын таный Нигездә, максатлар изге, тик ленинчыл идеяләрнең кайберләре инде 1918 елларда ук бозыла башлый Соңра, Сталин чорында милли политиканын төп принциплары да чәлпәрәмә килә
Сорау.
Бу хакыйкатьләрдән чыгып без Ленин шәхесенә аның өйрәтмәләренә нинди карашта торырга тиеш булабыз7
Индус Таһиров.
Бер Татарстан язмышына таянып кына сүз алып бару берьяклылыкка китерергә мөмкин Ник дигәндә, Ленинның алга куйган төп максаты — социалистик революцияне Бөтендөнья күләменә җәелдерү Шундый зур омтылыш белән канатланганда илнең үзәгендәге милли автономияләр аны әллә ни борчымаган булса кирәк
Мирза Мәхмүтов.
Шулай да ул аларның киләчәген чамалаган Безнең Сәетгалиев белән әңгәмәсе вакытында, мәсәлән. Ленин • Автономияләр әле бик озак яшәячәк- — дигән фаразны һич тә яшермичә әйтә
Индус Таһиров.
Ленин шәхесе турындагы бәхәсләр нәрсәдән чыга7 Хикмәт шунда без аңа фәрештәгә караган кебек карадык, һәр фаразын, ул кылган һәр эшне идеаллаштырдык Әмма адәм баласының берсе дә хаталардан тулысынча котыла алмый
Фәндәс Сафиуллин
Монда тагын бер нәрсәне искәрергә кирәктер, мөгаен, җиңүгә ирешкәндә теләсә нинди алым шәп. дип. без гомум кешелектә кабул ителгән иң изге әхлак кагыйдәләрен санга сукмыйча ялгышканбыз Вәгъдәләр бирелгән, аларны җиренә җиткереп үтәмәгәннәр Әхлаксызлык исә җәмгыятьне һәлакәткә китерергә мөмкин Ата — улны, ана кызны белмәгән, башбаштак җәмгыятьтә камил рухлы кеше ничек үсә ала7 Без Ленин эшчәнлегендәге бер бик ачык үрнәкне истән чыгармаска тиешбез. Ленин үз тирәсенә ифрат акыллы кадрлар туплаган Алар һәммәсе көчле рухлы, эшчән, ышанычлы
Кояш Тимбикова.
язучы, «Казан утлары, журналының бүлек мөхәррире. ТССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТССР журналистларының X Ямаше в исемендәге бүләге иясе
Минемчә революциянең җимергеч көчләре үткәндәгенең иң матур сыйфатларын юкка чыгарганда, татар кызы язмышы бигрәк тә тирән тетрәнү кичерә Без. бүгенге көнгәчә, татар кызын бары социалистик революция генә кеше рәтенә бастырды, дигән ялгыш карашта торабыз Баксаң элек-электән ханбикәләребез дә. әдибәләребез дә, мөгалимәләребез дә. сәнгать әһелләребез дә җитәрлек булган. Шулай да «хөррият* вәгъдә итүче революционерларга татар кызы ихластан ышанган. Кан коюлы көрәш юлына баскан озын толымнарын кистереп, энҗеле калфагын, ак ефәк шәлен салып, башына кызыл йолдызлы беретка, күн фуражка кигән, озын асыл күлмәкне галифэ чалбар алмаштырган Күркәм сыйфатлары белән гасырлар буе макталып килүче үрнәк кызларыбызның әхлагы тупасланган, бозылган Бу исә җәмгыятебездәге яман күренешләрнең дә сәбәбе булып тора
Ни кызганыч, шул гайяр холыклы, көрәшчән рухлы мөселман кызларының кайберләрең соңыннан Сталин төрмәләренә утырталар гаиләләреннән аерып бетерәләр Татар кызы узган катлаулы юлда берсеннән-берсе көчле шәхесләр бар Әминә Мө- хетдинова. Заһидә Бурнашева. Гыйззениса Таҗетдинова, Абруй Сайфи. Гөлчирә Гафурова Гөлчирә апа — татар хатын-кызлары өчен «Азат хатын* журналын чыгаручы әдибә Ул Һади Такташ белән бергә иҗат итә Мин 1959 елны, яңадан чыгарыла башлаган «Азат хатын*га эшкә килгәч, лагерьдан кайткан Гөлчирә апа белән очраштым Ул Ленин-Сталин идеяләренә әле һаман ышана иде Гаҗәп'
Рафаэль Хәкимов
Русьта элек-электән идеология, фән нигезенә таянмыйча, коры ышануларга көйләнгән Бу — халыкка коллык психологиясен сеңдерү өчен бик кулай һәр империя патшаларга, юлбашчыларга геройларга сукырларча инануны таләп итә. демократия исә үз көчеңә һәм акылыңа гына таянырга чакыра
Әгъдәс Борһанов
Октябрь революциясе шартларында бәхәсле мәсьәләләр шактый Әйтик, террор мәсьәләсе Моны Фәндәс әфәнде, үз исеме белән атамаса да, телгә алды Ачыклабрак китәргә дә мөмкин Моңа кадәр барлык дәреслекләр, әлбәттә, террорны аклар гына кулланган, дип язды Чынында исә массакүләм кызыл террор да булган бит Революция. дөресен әйткәндә, үзе үк террор инде ул Яңалыкны кабул итәргә теләмәгән кешеләр властеннан да. мал-мөлкәтеннән дә массаларның аяусыз көче тарафыннан колак кактырыла Моннан тыш террорның таррак мәгънәсе дә бар Без гражданнар сугышында 13 миллион кешебезне һәлак иттек, аннары — Сталин корбаннары...
Энгельс әсәрләрендә, «асларына җибәргәннәр генә террор куллана», дигән фикер бар Мин моның белән тулысынча килешәм Ленин да террорның зарарлы булуын аңлый, тик
Революциягә. Ленин кебек тарихи зур шәхесләргә объектив бәя бирү өчен безгә барлык архивларны, яшерен документларны ачарга кирәк Югыйсә, без бүген барыбыз дә әзерлек классындагы сабыйлар хәлендә чөнки тарих фәне бик нык бәясезлән- дерелде
Бәхеткә, бүген, ниһаять, безгә мөмкинлекләр тудырылды — җиң сызганып эшләргә генә кала. Фәндә дөреслеккә ирешү дә. Татарстан республикасы суверенлыгын тормышка ашыру да халыктан бердәм рәвештә тырышу, хезмәт сорый Без моны бер генә минутка да истән чыгармаска тиешбез
Әмир Мәхмүтов.
шагыйрь, филология фәннәре кандидаты. КДПИ доценты, •Суверенитет- колштетының коорди-национ совет рәисе
Билгеле булганча, республикабыздагы Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларацияне яклау һәм гамәлгә ашыруда булышу ниятеннән «Суверенитет» комитеты оештырылды Комитет оештыру корылтаен да уздырды һәм ТССР Министрлар Советы безнең бу оешманың уставын рәсми яктан теркәде
Шунысы да мәгълүм булсын безнең комитетка гаять дәрәҗәдә коч түгәргә, әле яралгы хәлендәге суверенлыгыбызны саклау очен аны ныгытуда алга бару өчен күпләр белән көрәшергә туры килә Декларациябезне танымаска теләүләр кү-рмә- мешкә салышып, аңа каршы гамәл кылулар — адым саен Кайбер депутатлар. КПСС оешмаларының район җитәкчеләре (хәтта'), үз властьларыннан файдаланып һаман безне «бүленмәс Россия» байрагы астына тартмакчылар
Безнең комитет мондый һәр очракны тиешле урыннарга барып, гаепле кешеләрен фаш итеп ачыклый халыкка җиткерә Тик мөмкинлекләребез гаять чикләнгән Безгә кичекмәстән үз газетабызны булдыру кирәк Без аны •Суверенитет» дип атарга һәм рус телендә чыгарырга булдык Чөнки республикада моңарчы басыла торган рус газеталары Татарстанда яшәүче урысларга һәм татарча белмәүче башка милләт халыкларына безнең суверенлык яулавыбызны бозып аңлаталар
Шөкер, бу эшләрне җәелдерерлек фонд булдыру өчен, ниһаять, үз исәп-хисабыбызны булдырдык («Суверенитет комитетының агымдагы счеты № 700580 — ТРУ. ЖСБ, МФО 265016) Инде акча күчерергә вәгъдә бирүчеләр дә шактый Мәсәлән. Татар иҗтимагый үзәге корылтаенда Шәйхелислам мөфти хәзрәт Тәлгат Таҗетдин да шактый зур ярдәм вәгъдә итте Әле бу җәһәттән файдаланып мин журнал укучыларыбыз- га да агщатмакчы булам Ярдәм итәселәре килсә, ягъни Татарстанның суверенлыгын яклау юлында үз өлешләрен кертәселәре килсә, без аларның күчергән акчасын иң изге эшкә тотарга вәгъдә бирәбез
Равил Фәйзуллин.
Күргәнегезчә, иптәшләр, бу хакта бик күп сөйләшергә мөмкин икән Бүгенге фикер алышулар — республикабызның мөстәкыйльлеккә ясаган адымнарын укучыга да бераз аңлату юлында — беренче талпыныш Мәсьәлә бик кирәкле, биниһая катлаулы Тиз генә хәл ителә торган түгел Татарстан тулы матди мөстәкыйльлеккә ирешсен өчен, әле шактый вакытлар көрәшергә, тырышырга туры киләчәк һәм бу юлда, әлеге әңгәмәләрдән дә аңлашылганча, һәркемгә урын да. мөмкинлек тә җитәрлек Барыннан да бигрәк, безгә бу көрәштә бердәм булырга, эшләребезне уйлап, максатчан юнәлештә алып барырга кирәк
Журнал, әлбәттә, бу хакта эзлекле рәвештә язмалар биреп торыр, укучылардан килгән фикерләргә, мәкаләләргә күзәтүләр ясар
Бүгенге сөйләшүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт Сезнең киләчәктә дә журнал эшенә актив катнашуыгызны өмет итеп калабыз Бу активлык укучыларга да кызыклы булыр Журналга язылучылар санын да арттырыр, дип ышанабыз Бүген безнең өчен бусы да бик мөһим Татар телендә чыга торган басмаларга язылу һичшиксез. шулай ук Татарстан республикасының суверенлыгын ныгытуга илтә Укучыла рыбыз һәм язмалары белән журнал эшенә катнашучы авторларыбыз бу хакыйкатьне дә исләреннән чыгармасыннар иде'
Түгарак истал янында сөйләшүләрне
Кояш ТИМБИКОНЛ теркәп барды
Февраль, 1991 ел