СУЛАР ҺАВАҢ БАРМЫ?..


Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт» премиясе лауреаты, шагыйрь Гәрәй Рәхимнең Идел-Кама тыюлыгы директоры, биология фәннәре кандидаты Булат Хәсәншин белән әңгәмәсе
Гәрәй Рәхим Экология Тирә-як мохитның, бигрәк тә меңәр, миллионышар кеше бергә җыелып яши торган тирәлекнең һавасы, суы, җире агулы газлар, химикатлар, ясалма кушылмалар белән пычранып бетте. Шуңа күрә экология турында сүз барганда, безнең «пычрану» сүзе урынына «агулану» дигән сүзне куллана башлавыбыз да бик ихтимал Атом электр станцияләренең атом бомбасына караганда да куркынычрак була баруы (бу куркынычның ике сәбәбе бар: беренчедән, атом бомбасы хәрби продукция буларак гаять югары сыйфатлы итеп эшләнә, шуңа күрә аның шартлау куркынычы аз. ә АЭСлар, гадәти төзелеш шикелле, түбән сыйфатлы итеп төзелә, икенчедән, атом бомбасын халыкара килешүләр белән тыеп була, АЭСларны исә һичничек тыеп булмый) Өстәвенә, табигатьнең, тирә-як мохитның чисталыгын саклау мәсьәләсендә кешеләр бер-берсенә капма-каршы булган ике лагерьга аерыла промышленниклар, проектантлар, төзүчеләр, дәүләтнең күп акчаларын түгеп, грандиоз төзелешләр майтаруга омтыла, фидакарь зыялыларыбыз исә әлеге эшем кешеләренең зарарлы адымнарына кискен протест белдерә, күп меңле митинглар, демонстрацияләр оештыра, матбугатта чыга...
Бүгенге көндә җәмгыятебездә килеп туган экологик хәлне һәм аның тирәсендәге социаль мөнәсәбәтләрне кыскача әнә шулай билгеләп булыр иде.
Сүз дә юк, күңелгә шактый шом сала торган, әмма фактлар белән кире кагуы бик тә читен булган реаль күренеш бу Мондый ситуация безнең иксез-чиксез илебезнең байтак төбәкләренә хас. ә инде Татарстанга килсәк, ул экологик яктан илебезнең иң киеренке хәлдәге төбәкләре арасында тора булыр. Җирле советлар һәм җәмәгать оешмалары «Татнефть» «Оргсинтез», Түбән Кама, Алабуга, Чаллы һәм Менделеевскидагы гигантлар каршында бөтенләй чарасыз калалар
Шулай да. Булат Дәүлиевич, безнең бүген кулга каләм алуыбызның төп максаты республикабыз халкын инде болай да куркытып бетергән экологик «өрәкләрне барлап чыгып, укучыларны тагын да ныграк хәвефка салу түгел һич юк. Киресенчә, бу хәлдән чыгу юлларын эзләргә иде! Мәгълүм ки, республикада табигатьне, тирә-як мохитның сафлыгын саклаучы кешеләр, иҗтимагый хәрәкәтләр, хәтта рәсми оешмалар да бар Татарстанда тирә-як мохитны саклау буенча махсус комитет та булдырылды Университет галимнәре һәм студентлары бу өлкәдә туктаусыз эзләнүләр һәм көрәш алып баралар Соңгы елларда республикабыздагы матбугат органнары да экология проблемаларына йөз белән борылды Бездә үзенең статусы белән үк табигатькә иң миһербанлы мөнәсәбәттә булган оешма да бар — ул сез җитәкли торган Идел-Кама тыюлыгы Ләкин, кызганычка каршы, җәмәгатьчелек аның күпкырлы эшчәнлеге турында хәбәрдар түгел. Бүгенге шартларда исә кешенең табигатькә мөнәсәбәтенең иң югары өлгесе булган тыюлык эшчәнлеге халыкка ныклап аңлатылырга тиеш иде Татарстан экологиясе, аның тарихы, бүгенге тормышы һәм киләчәге, тыюлыкның бу өлкәдәге урыны, экологик һәм җәмәгатьчелек, экология һәм экономиканы кулларында тоткан җитәкче оешмалар, ниһаять, экология һәм әхлак, экология һәм патриотизм кебек мәсьәләләр мине генә түгел, республикабызның күпләгән гражданнарын борчый
Шуңа күрә, Булат Дәүлиевич. мин сүзне «экология» дигән төшенчәдән үк башлап китүегезне телим Хәтерегездәдер, СССР халык депутатларының беренче съездында «Нәрсә ул экология’»—дигән сорау бирделәр Председательлеккә кандидат бу сорауга җавап тапмады Сез моны ничегрәк аңлатыр идегез?
Булат Хәсәншин Кайберәүләр, бу эпизодка карап, экология мәсьәләләре белән шөгыльләнергә тиешле комиссиянең булачак рәисе экологиянең нәрсә икәнен белми дигән ашыгыч нәтиҗә чыгардылар Минемчә, бу мәсьәләне аңламаудан гына килә. Рәис, әлбәттә, барын да белә Минем фикеремчә, аның сорауга җавап бирмәвенә ике сәбәп бар: беренчедән, сорау ирония белән куелды һәм аңа җавап биреп
тору үзеңне мәктәп баласы итеп тою белән бер булыр иде Икенчедән кыска вакыт эчендә генә экологиянең бөтен тулылыгын эченә алган жавап биреп өлгерергә мөмкин дә түгел ’Экология* төтенчәсе соңгы вакытта шул кадәр киңәйде ки. аның мәгънәсе фән. техника, промышленность үскән саен тирәнәя байый, зурая бара Әйтик. Мәскәүнең -Фән- нәшрияты 1932 елда бастырып чыгарган сүзлек бу төшенчәгә 22 төрле аңлатма бирә Миңа калса, сүзлектәге «Гомуми экология* дигән баш астындагы аңлатма бүгенге таләпләргә азмы-күпме жавап кебек Анда экология түбәндәгечә аңлатыла «Фәннең үсемлекләргә һәм җан ияләренә хас булган (кешене дә кертеп) организмнар һәм мохитларның үзара мөнәсәбәтләренә багланышлы гомуми закончалыклары турындагы бер тармагы* Теоретик яктан, бу билгеләмә байтак мәсьәләне колачлый, шулай да. практик яктан ул безнең тарафтан тудырылган мәсьәләләрне читтә калдыра Бер мәсьәлә ачык табигатьнең сафлыгын саклап, кеше үз-үзен дә саклый Күбәләккә очар һәм яшәр өчен уңай шартларны саклап калу (игътибар итегез уңай шарт тудыру түгел, чөнки кеше беркайчан да табигатькә уңай шартлар тудыра алмый, аны табигать үзе булдырган инде — кеше табигатьтәге уңай шартларны бары тик саклый яки бетерә генә ала') ахыр килеп. ' кешенең үзе яшәр өчен уңай шартны саклау белән бер, чөнки агулы-гаэлы һавада күбәләк оча алмаган шикелле, анда кеше дә яши алмый
Г Р Димәк, «экология* төшенчәсе ижтимагый. сәяси һәм әхлакый мәгънәгә ия Миңа калса, хәзерге заманда, экологиягә мөнәсәбәтенә карап, кешенең әхлагын, аның ни дәрәҗәдә намуслылыгын. җәмгыять алдындагы җаваплылыгын. культура дәрәҗәсен билгеләп була
Б X Мин сезнең белән тулысынча килешәм һәм бу урында журналистлары - бызның, язучыларыбызның экологиядәге әхлаклылык турында бик аз сөйләүләре турында әйтми китә алмыйм Безнең бүгенге экологик халәтебез шуны таләп итә табигатьне санламаучы һәр кешенең исем-фамилиясен әйтеп, аларны халык алдында рисвай кылырга, закон тәртибендә җавапка тартырга кирәк һәр журналист язучы кечкенә генә бер инешнең пычрануы яки агулануы турында, бу җинаятьне эшләүченең исем-фамилиясен әйтеп, зыянның күләмен төгәл күрсәтеп һәм аны түләтү чараларын төгәл әйтеп сөйләшергә тиеш
Г Р Мин моңа азучыларыбыз алдындагы бурыч итеп карыйм Шулай да. Булат Дәүлиевич. ачыклап үтик әле! Табигый яшәү шартлары ягыннан караганда, Татарстан ниндирәк урын тота?
В X Горурланып әйтергә мөмкин. Татарстаныбыз гаять отышлы урынга туры килгән Адәм баласына яшәү өчен күп тә кирәкми кебек һава. җир. су һәм җылылык Татарстанның һавасында кислород һәм башка кушылмаларның микъдары нәкъ тереклек ияләре һәм үсемлекләргә кирәкле күләмдә (бу урында «иде« дип әйтәсе килә, чөнки Татарстан һавасы хәзер бик нык пычранды): бездәге урманнар. Идел. Кама, Вятка, башка вак елгалар һәм күлләр (безнең республикада эреле- ваклы 3000 елга һәм 1500 күл бар') балык үрчетү һәм тоту җир-су җәнлекләре, киекләр яшәү өчен бик тә уңайлы кырларыбыз гаять уңдырышлы, терлекчелек һәм яшелчәчелекнең күп төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин Татарстанда җир асты байлыкларының да байтак төрләре бар. нефть чыгарып кына да безнең республика дөньядагы иң бай ил була алыр иде' Урманнарыбыздагы агачлар, дару үләннәре, алардагы киекләрне рациональ файдаланырга умартачылыкны нык үстерергә һәм. ниһаять, яшәү шартларын бездәге язгы җәйге көзге җылылыкка яраштырып алып барырга зур мөмкинлекләр бар Гомумән. Татарстан — җир шарының уникаль урыннарының берсе Ул урман һәм дала зоналары кушылган җирдә аның да әле Идел. Кама кебек бөек елгалары төбәгендә Шушы уникаль географик урын безгә бөек Урманның, бөек Даланың гаҗәеп кызыклы синтезы булган Урман- Дала зонасының бөтен җайлылыкларын файдаланырга мөмкинлек бирә
Г. Р Әмма географик урыныбызның мондый бай һәм җайлы булуы халыкка зыян да салган Баштан ук шуны әйтергә кирәк татар халкының алдынгы фикерле галимнәре, философлары, шагыйрьләре борынгы заманнарда ук табигатьне танып- белү мәсьәләсендә тирән уйланганнар Без бит экология фәненә бары тик табигатьне танып-белү аша гына килә алабыз Әйтик, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге Җир шары ның галәм үзәге булмавын, киресенчә аның Кояш тирәсендә әйләнеп йөрүче күпләгән җисемнәрнең берсе генә булуын беренче кат раслаучыларны Николай Коперник (1473-1543) һәм Джордано Бруно (1543-1600) дип белә Әмма татарның урта гасыр шагыйре Сәйф Сарай 1394 елда үзенең «Сөһәйл вә Телдерсен» әсәрендә Җир нең Кояш тирәсендә әйләнүе турында яза
Соһэйлне курер-йу әйләнде пар дик Конәш гирдендә йөргән мисле Җир тик
Ягъни. Имдерсен. Сөһәйлне күрүгә, Җир Кояш тузанында йөргән кебек җиңел каурыйдай әйләнде Сәйф Сарайның бу шигыре гаять зур фәнни ачышны
раслау да' Коперниктан —150 Джордано Брунодан 200 ел алданрак язып калдырылган ачыш' Шушы фикерне әйткән өчен дини кануннарга тәмам инанган кешеләр Коперникны еретик» дип. тереләй утта яндыралар, ә Джордано Бруноны. төрле җәзалар белән янап, үзенең фәнни фикереннән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр Гаҗәп шушы еретик» фикерне 1394 елда ук әйткән Сәйф Сарайга берни булмый Димәк, мөселман дөньясы, католик дөньясына караганда, фәнне хуплабрак каршы алган Әмма шул ук вакытта. Сәйф Сарайның исеме дөнья җәмәгатьчелеге телендә яңгырамый Бу өлкәдә дөнья җәмәгатьчелеге бөек дан таҗын Коперник белән Бру- нога кидерде Ник болай’’ Моңа ике сәбәп бар дип уйлыйм мин Беренчедән, тәкәббер Көнбатышның, югары фәнни һәм мәдәни культурага ия булган Көнчыгышны танырга теләмичә, аны өйрәнмәве һәм белмәве, икенчедән, «еретик» фикер әйткән өчен Коперник белән Бруноның фаҗигасе Көнчыгыш үзе исә фәнни фикер әйтүче Сәйф Сарайга шагыйрь итеп кенә карый, ул моның өчен фаҗига да кичерми кызганычка каршы, фәнни яктан танылмый да кала
Ары китик' Идел-Кама буйларында Бөек Болгар дәүләте яшәп яткан чакларда безнең төбәкләргә монгол басып алучылары нәфесен суза башлый Болгар дәүләте бик күп каршылык күрсәтүләрдән соң 1236 елда Алтын Урда составына кертелә Бу сугышның төп максаты басып алынган җирләрдә җитештерелгән байлыкларны талап алып китү була Табигатьне һәм тирә-як мохитны яшәү өчен яраксыз хәлгә китерү' монголларның максатында булмаган Әмма, һичшиксез, шушы уңдырышлы җирләрдә үскән игенне Идел һәм Кама буе далаларында, болыннарында үскән үләнне ашап үрчегән мал-туарны талап китү дә табигатькә зыян салмый калмаган, ә инде җәмгыятькә килгән зыянның зурлыгын әйтеп торасы да юк - гасырлар буе Идел-Кама буйларында мул тормышта яшәп яткан халык монгол баскакларыннан җәфа чигә, тәмам бөлгенлеккә төшә һәм күпләр үз туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр була.
Соңрак. Казан ханлыгы чорларында. Идел һәм Кама елгалары тагын да байтак илләрнең күзен кыздыра башлый Бигрәк тә рус патшалыгы бу байлыкка кызыга Ниһаять. 1552 елда Иван Грозный рус патшаларының әллә ничә гасырлык хыялын тормышка ашыра — ул Казан ханлыгын басып ала һәм шуның белән Идел-Кама су юлын гына түгел, ә бу бөек елгаларның ике як ярларындагы иң уңдырышлы, иң җайлы һәм иң күркәм табигый байлыкларны үз кулына төшерә Йөзәрләгән, меңәрләгән еллар буе Идел-Кама ярлары буенда яшәгән җирле халык, аларның авыллары елга ярларыннан читкә куыла, патша хөкүмәте иң уңдырышлы җирләрне үз кешеләренә бүлеп бирә
Тарих шаһит, бу көрәштә гадел сугыш алып барган җирле халык җиңелә һәм экологик мохитны колонизатор идарәсенә тапшырырга мәҗбүр була Инде шушы фикеребезне раслау өчен патша хөкүмәтенең бу байлыкларны җирле халыктан ничегрәк һәм күпмерәк талаганлыгын да карап үтик Атаклы тарихчы галим М Худяков. Россиядә XVI-XVII гасырларда иҗтимагый-экономик тормышны чагылдыра торган язмаларның Казан өязенә багышланганнарында бирелгән мәгълүматларга таянып, шундый хисаплаулар ясый Казан ханлыгын басып алганнан соң патша хөкүмәте гомер-гомергә тау һәм кыр ягы татарларныкы булган түбәндәге табигый байлыкларны рус служилыйларына бирә тау ягында - 17769 чгрек (бүгенгечә 89 кв км чамасы) чәчү җире. 575 дисәтинә (6 кв. км чамасы) бер ел чәчеп, аннан соң берничә ел үткәч кенә, чәчелә торган җир, 260000 кибән печән чабып алырга мимкин булган болын. 1809 дисәтинә (18 кв км чамасы) урман, кыр ягында 39785 чирек (199 кв км чамасы) чәчү җире. 45710 кибән печән чыгарлык болын. 12773 дисәтинә (128 кв км чамасы) урман Бу җирләрнең җәмгысын санап карасаң. 442 кв км чәчү җире һәм урман килеп чыга
Хисаплаулар күрсәткәнчә. XVI-XVII гасырларда Казан өлкәсенең тау һәм кыр ягында 6556 кв км мәйданы талап алынган Бу — бүгенге Зеленодольск. Югары Ослан. Лаеш һәм Биектау районнары урнашкан территориягә тәңгәл килә
Россиянең иң эре алпавытларыннан берсе булган Нарышкинга гына да Идел буеның хәзерге Тәмте янындагы 27384 дисәтинә иң уңдырышлы сөрү җирләре алып бирелә Казан һәм аның тирәсендәге җирләрнең халыктан талап алынуы турында Ш Мәрҗани түбәндәге мәгълүматларны китерә «Казанның тирә-юнендә ачык урыннарда мөселманнарның бихисап авыллары һәм җәйләүләре бар иде Кешеләр барысын да ташлап, башка урыннарга күчтеләр Шул уңайдан Бишбалта Әхмәд. Карабай Кадыш Ике вәкаләтле Тугаш Балавыз. Киндерле. Бөреле. Аяз иле. Сың- гыр, Биектау. Чыпчык. Пимар авыллары татар хөкүмәте заманында бөтенләй мөселманнар урыны булып, соңыннан урыслар урыны булды Казан мөселманнары шәһәрдән чыгарылып, аларга Түбән комлыкта урнашырга әмер ителде Шул җирләрдәге татар крестьяны яңа хуҗаларга буйсынып калды»
Казан алынып. 4-5 дистә ел үтүгә, элекке ханлыкның яшәү шартлары өчен иң уңайлы булган табигать киңлекләрендә 15 монастырь барлыкка килә 1755 елда Казанда епархия төзелгәч Иван Грозный анда архиепископ итеп үзенең шәхси танышы. татар халкының рухи һәм дини хисләрен мыскыл итүчеләрнең берсе булган Гурийны җибәрә Гурийга ханлык башкаласының һәм бу тирә табигатенең иң гүзәл җәүһәрләре булган Кабан күлләренең өчесе дә һәм Иделнең сул ягындагы егерме-утыз чакрымлык иң бай. иң матур болыннары оүләк ителә
Б X Безнең Идел-Кама тыюлыгының Раифа бүлегендә хәзергечә сакланып калган монастырь тарихы да нәкъ әнә шул чордагы тарихи вакыйгаларга карый Хәтерегездәдер татар халык җырларының берсендә шундый сүзләр бар
Урман эчләрендә ур.члм
Керсәм чыгалмам инде
Бу сүзләр безнең борынгы бабаларыбыз яшәгән Идел-Кама буйларында нинди зур. киң калын урманнар булуы турында сөйли Безнең Идел-Кама тыюлыгының Раифа бүлегендә әнә шундый кереп-чыккысыз кара урманнар булган Бу урманнар бик чиста, саф. кеше кулы кагылмаган табигый хәлдә сакланган
Казан ханлыгы басып алынуга, Мәскәү кешеләре Идел буйларына ябырыла. Атаклы тюрколог Е Малов әйтүенә караганда. Филарет исеме алган бер монах 1613 елда Раифа күле ярына килеп җитә Кеше аягы басмаган бу тыныч җирләр дәрвишнең күңеленә хуш килә, ул үзенең гомерен шунда үткәрергә карар кыла кечкенә генә бер алачык корып яши башлый
Озакламый Филарет эзләп тапкан урынга аның дуслары да кнлгәли Дәрвишлеккә аеруча бирелгән кайбер диндарлар бөтенләйгә монда калу нияте белән Филарет янәшәсендә торак әмәлли Шулай итеп күл ярында кечкенә генә дини җәмгыять оеша Вакытлар үтә торгач, җәмгыять зурая, аларга гыйбадәт кылу өчен зуррак урын кирәк була башлый һәм Филарет тәкъдиме белән кәшәнә тозелә
1689 елда, инде җәмгыять членнары тарафыннан шактый зур һәм әйбәт итеп төзелгән бу торакта янгын чыгып, бөтен биналарны һәм көнкүреш кирәк-яракларын юк итә Янгыннан соң монастырь тагын да зуррак һәм* ныграк итеп салына Монастырьның гыйбадәтханәләр һәм тораклар урнашкан үзәге кремль диварларын хәтерләткән калын кирпеч стена белән уратып алына
Раифа тирәсендәге калын бай урманнар монастырь милке итеп беркетелә һәм алар бик нык саклана Бу урманнарның Совет власте елларында табигый хәлендә калуы анда Казан фән үзәкләренә фәнни эзләнүләр алып барырга һәм ниһаять 1960 елда Идел-Кама тыюлыгы ачарга мөмкинлек бирде
Г Р Булат Дәүлиевич, бу урында күңелгә бер сорау килә бәлки патша администрациясе, архирей. митрополит һәм монастырьлар бу җирләрдән гади татар кешесе мәнфәгатьләрендә файдаланганнардыр7
Мисал өчен патша администрациясенең татар җирендәге урманнарны ничек файдаланганлыкларын гына карап китик Татарстан урманнарына, гомумән тынгылык булмаган бит Кайбер галимнәрнең исәпләүләренә караганда. Совет власте елларында гына да Татарстан урманнарының 60 проценты киееп юк ителгән
Рус тарихына бөек реформатор, иң прогрессив патшаларның берсе буларак кереп калган Петр I дә—безнең җиргә бик зур зыян китергән колонизатор Бу патша 1718 елдагы указы белән сугыш көймәләре әзерләү, алар өчен агач кисү һәм ташу эшләрен элек Петергофны төзегән татар, чирмеш, мукшы,чувашларны, хак түләмичә, файдаланырга указ чыгара. Шушы указ нигезендә безнең мәйданда иң шап имән урманнары вәхшиләрчә кырыла, тагар халкы тарихының иң кара сәхифәләрен язган лашманчылык коллыгы башлана Татар крестьяннары көчләп лашманчылыкка тартыла
Бу очракта, безне экологик объект буларак, урманнарның ни дәрәҗәдә юкка чыгарылуы кызыксындыра Петр патша. Казанда адмиралтейство төзетеп җирле халыкның үзеннән үк аның милли байлыгы булган урманнарны кырдыра Bv хәл 100 елдан артык дәвам итә Хәзерге Татарстан һәм аңа күрше өлкәләрдә эшк.< яраклы урманнар юк ителеп беткәч кенә, 1827 елда адмиралтейство Казаннан Әстерханга күчерелә
Әмма вәхшиләрчә урман кисү чорында да җирле халыкка имән агачы алу кискен рәвештә тыела Әгәр берәүнең имән кискәнлеге исбатланса. аңа үлем куркынычы яный
Ул чактагы экологик әхлак кагыйдәләре әнә шундый булган
Кызганычка каршы табигый байлыкларны файдалану ягыннан .ж 1 тик -мак бүгенге көндә дә әллә ни югарылыкларга ирешкән дип булмый Мисал өчен Татарстанның төп казылма байлыгы нефтьне генә алыйк Бсэн. ң республика әле кайчан гына нефть чыгару буенча Советлар Союзында һәм дөньяда беренче урынны алып торды Шул ук вакытта без ул чакта. Татарстан нефте дәүләт «мен иң арзанлы ягулык — аның бер тоннасын чыгару ннбиры бер стакан ■ - бөясенә
төшә дип мактана идек Бу «бер стакан су* Татарстанның көнчыгыш ра>- '«чарындагы кыр-болыннарга. чишмә-инешләргә урман-әромәләргә нинди бәһага -•■шконен без әле хәзер генә чамалый башладык Баулы. А шакай Әлмәт. Бөгелмә Ленин» горек Түбән Кама шәһәрләре һәм эшчеләр поселокларына барып андагы һаваны сулап суларыннан авыз итеп карагыз
Әле дә хәтеремдә Татарстан нефте башланып киткән атаклы Шогср скважина сыннан нибары 20 чакрым ераклыктагы туган авылым Федотовка кырларында агып яткан Аланлык һәм Корманлы исемле икс нәни инештән без сугыштан соңгы елларда гына да әле күпме балык тота идек Ул чакта, аның форель икәнен дә белмичә керкә дип кенә й»ри идек Соңыннан, укып белгәч, шаккаттым, без кон саен,
ыштан балагы белән тотып, кыздырып ашый торган бу балыкның даны дөньяга ••король балыгы- дип таралган икән «Форель!» Бу-—корольләр ашындагы иң затлы ризык икән1 Форельнең тагын бер хикмәте шунда аның белән суның сафлыгын тикшереп карыйлар. Суның аш-су өчен яраклымы-юкмы икәнен белү өчен аңа форель җибәрәләр, ул яши алса, бу иң саф су була Форель пычрак суда яши алмый Чыннан да. бер ярыннан икенче ярына сикереп-атлап чыгарлык Аланлык белән Корманлы инешләрендә керкәләр инде яши алмый башладылар
Бу инешләрдән тулып-тулып күпме нефть акты7' Әле моннан берничә ел элек кенә безнең авылдагы (һәм нефть районнарындагы һәр авылда да шулай булгандыр дип уйлыйм) ап-ак каз-үрдәкләр нефть аккан елгада коенып кап-кара төскә керәләр. берничә атнадан инде аларның йоннары коелып бетә иде Авыл тирәсендәге болыннарда кара көзгә кадәр шәп-шәрә калган, кап-кара төстәге каз һәм үрдәк төркемнәре йөри. Авыл кешеләре аларны. фаҗига катыш шаярып, «нефтяниклар» дип атый Хуҗалары бу каз һәм үрдәк ояларын өйләренә дә кертмиләр, чалмыйлар да. чөнки инде аларның итләре ашарга яраксыз.
Республика нефть промышленностендагы җавапсызлык, саксызлык, бу төбәкләрдәге тормышның хәвефле яклары үзен бик ачык күрсәтә башлады Татарстан нефте үзен илленче елларда ук бик яман яктан күрсәтә башлаган иде. тик ул чакта моңа игътибар итүче генә булмады Илленче еллар башында бездән 25-30 чакрымдагы Кәләй авылының бер тракторчысын, кырда җир сөреп йөргәндә тракторы-ние белән җир уба Мондый җир иңүләр, мондый фаҗигалар башка урыннарда да була, ләкин аларның бик күбесе җәмәгатьчелектән яшерелеп калдырыла Бүгенге көндә, Татарстан нефтен җир астына тозлы су кудыртып ала башлагач, күп газаплар кичергән бу төбәкләргә яңа афәтләр яный Беренчедән, җир гаять нык сулан- дырыла Әйтик, минем туган авылымда базлар мөлдерәмә су белән тула, аларда күпме азык-төлек харап була Икенчедән, уйсу җирләрдәге иң уңдырышлы басулар тозлы сазламыкларга әверелә — мондый мохитта бер җан иясе дә яши алмый Өченчедән, һәм монысы иң зурысы булса кирәк, бу як авылларның йөзләгән чишмәләренә агулы су килә. Шуның нәтиҗәсендә, безнең якның гомер бакый саф сулы салкын чишмәләре белән дан тоткан авыллары суны цистерналар белән ташып эчәргә мәҗбүрләр
Б X Нефть чыгаручыларның мондый «хәйләкәр» һәм. сез әйткәнчә, гарип эш- чәнлеге турында республикабыз матбугатында да хәбәрләр күренгәләде Бу — һичшиксез, түзеп тора алмаслык, кичекмәстән төзәтелергә тиешле хәл Экология мәсьәләләрендә намуссыз, йә булмаса экономика, финанс ягыннан көчсез булган оешмалар, шул исәптән санэпидстанцияләргә дә җәмгыять, бер яктан экономика һәм финанс ярдәме күрсәтергә тиеш булса, икенче яктан, аларны юридик яктан бик нык җаваплылыкта тотарга тиеш Әйтик, СССР Югары Советының экология мәсьәләләре белән шөгыльләнүче комиссиясе, илдә экологик прокуратура челтәре булдырырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты Мондый прокуратура, һичшиксез, урыннардагы экологик халәтне контрольгә алыр иде Әмма миндә шик тә туа ■— ярый, республикабызның нефть районында экологик прокуратура төзедек ди Ул прокуратура нәкъ әнә шул санэпидстанцияләр кебек үк җирле бюрократик администрация табасында бии башламас дип кем гарантия бирә7
Шулай да без алдагы сүз сөрешебездән бераз гына читкәрәк киттек бугай Мин Идел һәм Кама елгаларының бүгенге көндәге пычрану дәрәҗәсен, һәм, Иделдәге — Куйбышев, Камадагы Түбән Кама ГЭСлары төзелү аркасында, бу ике бөек елга сулары республиканың никадәр җирләрен үз колачына алуын һәм ярларында борын-борыннан төпләнеп яшәгән җирле халыкның көнкүреш рәвешенә тәэсир итүен күз алдында тотам. Бу мәсьәләне мин бик җитди мәсьәлә дип карыйм Уен эш түгел бит, Куйбышев сусаклагычының яртысына якыны Татарстан мәйданына керә Шуңа Түбән Кама сусаклагычы астында калган җирләребезне дә кушсак. Идел һәм Камадагы бу ике ГЭС кына да якынча Казан ханлыгы җиңелгәннән соң талап алынган җирләр кадәр болын, кыр. урманнарны «басып» алган булып чыга Әмма колонизатор басып алган җирләр көнкүрештә файдаланылган — басуларга икмәк чәчелгән, болыннарда печән чабылган, хәрби һәм хуҗалык зарурия- тына урманнар киселгән Ә соңгы елларда безнең су астында калган иң уңдырышлы сөрү җирләребез, печәнгә иң бай тугай-болын нарыбыз, урманнарыбыз, туп-туры мәгънәсендә, «суга төшкән балта кебек» хуҗалык әйләнешеннән төшеп калган Гомумән әйткәндә, инде экология, табигатьне, тирә-як мохитны саклау турында иң югары урыннарда сүз барса да, күп кенә законнар кабул ителсә дә. газета-журналлар чаң сугып торса да. кызганычка каршы, безнең җәмгыять табигатьне кыруын аңа зыян салуын дәвам итә Без һәр кешедә табигатькә саклык хисе уятмасак, һәлакәткә баруны туктата алмаячакбыз
Г Р Димәк, һәр кеше үзен табигатьнең һәр яфрагы, һәр җан иясе белән тыгыз хокуклы итеп санарга тиеш Алардан өстен түгел, ә тигез хокуклы Шул чакта гына без үзебез йөргән сукмакта, үзебез яшәгән бакчада, үзебез күреп белгән урман, кыр, болын, елга, күл, диңгез, океан, материкта, ахыр килеп. Җир дигән планетабызда табигый сафлык, тәртип, яшәү рәвешен саклап кала алачакбыз

Реклама