Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Хәбир Ибраһим
Стефани

Соңгы сүзең һаман борчый мине, Борчый мине һаман язмышың Нигә шулай җанга якын икән Еракларга китеп барышың!?

Мин чакырам сине.
Ә син юк!
Әйтерсең лә мин — Сак,
Ә син — Сок.
Әйтерсең лә төнге урманда
Ике сагыш йөри,
ике ут
Куып җитәлмәдем сине мин: Син — бер бала, син гел йөгердең, Син кырларга кереп күмелдең
Ә ник миндә калды күңелең’
1 Юзя — Трускавец курортындагы изге чыгыш-чишмә
Хәбир ИБРАҺИМ яшь шагыйрь, драматург, шигырьләре «Идел, журналында басылды, пьесасы «Ддыж. театрында куелды Казанда яши
Ара ерак. Еллар узган, һәр мәхәббәт сүнә, фани. Дистәләгән еллар аша Дәшәм сиңа, Стефани1
Күз алдымда — ачык йөзең, Урман алды, Юзя1 яны
Син ничектер, ә мин шул ук: Үзгәрәлмыйм, Стефани.
Үпкәләүле күз карашың һаман истә, гүя «яный- Дистәләгән еллар аша Дәшәм сиңа, Стефани1
Мирһади Разов
Бөре кебек шартлап ярылмакчы — Кайнар хисләрдән тула Йә әверелеп гөрләвеккә, җаным Агып китмәкче була.
Газапланам. Әмма рәхәт газап — Елыйм да, аннан көләм, Йөрәгемне тере кисәкләргә — Шигырьләр итеп бүләм. .
Ф
Йоклый малай камыл арасында
Яшь башаклар капшый Җир күкрәген Тып-тын. Җилләр поскан күләгәгә, Тыңлый дөнья нәни ир йөрәген.
Бу башаклар сөттән тулыр әле, Дәрт уятып исәр төн җилләре. Малай үсәр — кызлар серен белер, Ымсындырыр аны кыз билләре
Гашыйк булып берәр гүзәл гөлгә Үзенеке итәр шул чагында.
Күктә кызлар тәне кебек болыт Агып бара кемнең кочагына?
Их, гөнаһсыз чаклар! Вакыт үтәр, Буразнага язлар орлык салыр. Кыз куены учак булып яныр, Бөртек — шытып, нәсел — җәер тамыр.
Мирһади РАЗОВ— I960 елда туган Шигырьләре ‘Беренче карлыгачлар» җыентыгында басылды Чаллыда яши.
Чыклы таңда печән чаба егет, Уйнап тора көчле беләкләре Бер кыз күзли аны тирәлектән, Коя-коя җыйган җиләкләрен.
Омтыла ул егет тарафына. Күзләреннән ташый сөю хисе, Сихерләгән дәртле чалгы җыры һәм исерткән кызны чәчәк исе.
Шул халәттә сылу — ул егетнең Кочагына очып керер иде, Җиләк кебек, кайнар сулышыннан Рәхәтләнеп изрәр, эрер иде.
Егет исә чаба каерылып, Шатлык ташый аның күкрәгеннән... Ә офыкта кояш күтәрелә — Чыгып кызның утлы йөрәгеннән.
Рәмие Аймәт
«Сукыр тәкә»
Сөргеннән — җыр...
Иса җилллр х ТУФАН
Кыйбла яктан җилләр исә — Бары салкын җилләр генә Барыр җир тапмыйча гүя Оялыйлар йөрәгемә
И җилләрем'
Керегез, кер,
Урыным җитә сезгә генә Ә мин барыплар кагылыйм Кемнәрнең соң йөрәгенә9
Ремис АЙМӘТ — Калам дәуләт университетымы»» татар фи.«ад<милсе факультетында укый Шигырьләре кондәлек матбугатта курена килә
Шәмдәлемдә ялкын калтырана: Сүндем дигәч, кабат кабына Керфекләрне татлы йокы баса, һаман яңа сүзләр табыла.
Күп калмады инде яктырырга. Тәрәзәмә кага таң җиле
Офыкларның алсу елмаюын Көтә инде минем җан — тиле'
Шушы мәлнең моңсу рәхәтлеге! Салкынлыгы көзге таңнарның' Елашуы тәрәз артымдагы, Сандугачсыз калган талларның.
Ефәк шәлең — чуклы сихер Күзләремнән урадың да, Күлмәк җиңемнән тарткалап, Үчекләдең Өн тавында
Сез качтыгыз — бөтерелеп, Җиде чатка, «хур кызлары» Көлештегез, ә мин, юләр, Эчтән генә сызып яндым
Сезне эзлим кочак җәеп. Кочагыма кем соң керер? Абынамын карашларың, Бәлки — сиңа барыр күпер”
«Тукта, егет, хәрәмләмә»— Сискәндерде синең тавыш. Тавышыңны яшен өзде. Давыл купты әллә каргыш9'
Ә бит — таптым, кочагыма Килеп кердең үзең, көлдең Тик җанымны, көнләшепме. Төне буе яшен телде.
Шатлыгымны җил тузгытты. Йөрәгемдә шул ук ярам.
Ә син һаман кочагымда Шашынасың «Хәрам, хәрам»
Айлы кичтә сине эзләп Таңнарыма сукмак салдым Шәлең чишеп эзләсәм дә. Табылмадың, табалмадым
Чыны бармы бу уенның9— «Шәлне чишсәң, хәрам, хәрам » һаман дөнья буйлап, сине — Күзем бәйле.— эзләп барам