Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Җырым минем
Җырым минем, кылларында —
Итил шавы, Чулман шавы. Болгарымның гөлләр чагы. Казанымның гөрләр чагы...
Чулпы чыңы
Чулпы чыңы...
Чулпы чыңы —
Сокландырган юлаучыны.
Сөембикә сулкылдавы, Туп-туп тояк тупырдавы, Манаралар аһылдавы
Богау чыңы.
Богау чыңы...
Богау чыңы
Сискәндергән юлаучыны
Чик кирәк
Рөстәм СҮЛТИ (I96V) яшь шагыйрь. шигырьләре кәндилек матбугатта күренә килде, журналыбылда беренче мәртәбә басыла. Каланда яши
Чик кирәк шул, әйе, Чик кирәк.
Бу кадәр җәбер-золымга Чик кирәк шул, чик — Бик кирәк.
Чик кирәкме? Искә төшсен Болгар-йортым чикләре.
республика статусы алу вчен чит илләр белән чиктәш булу кирәк. Шул исәптән Татарстана! &»„
>«б>{млреииаи
Алтын Урдам чикләре.
Казан-илем чикләре...
Тирбәлүдән мәхрүм бүген Татарның бишекләре. Кысан, тынчу зинданымның Ачыгыз ишекләрен.
Ачыгыз ишекләрен!
Сукырлык
Дөнья тулы сукыр, җиһан тулы сукыр, Кем соң Хакыйкатьнең әлифбасын укыр?!—
Хәрефләрен күккә сыза гарьчел яшен, Күтәрелеп өскә кара әле, Кешем!
Шәкертләре сукыр — телсез мөдәрриснең. Җәзалары каты, һай, күпме дәреснең...
Кемнең күңел күзе, кемнең маңгай күзе,— Югала ник җирдә адәмнәрнең эзе?
Карга күзен карга чукымаган чакта
Бәндә күзен бәндә чукып сукырайта.
Дөнья тулы сукыр, җиһан тулы сукыр, Кем соң Хакыйкатьнең әлифбасын укыр?!.
Шагыйрь гомере
Язылды
акбур белән Түбә башларына —
үзе язды...
Язды
нурлар белән
Йөзек кашларына —
яры язды...
Язылды
алтын белән
Кабер ташларына —
Оста язды...
Язылды
җырлар белән
Халкы йөрәгенә —
Үзе язды.
Язылды
гомере буе
Югалтмыйча төсен —
Бер үк исем!
Дуэль
Пычак белән арттан кадыйсың шул, Байтак җаннар сиңа бит баш ия... Мин дуэльгә дәшәм сине бүген, Мин перчатка ташлыйм, әй, Мафия!
Тик бергә-бер, көчләр тигез булсын, Күзләремә кара тик туп-туры. Дуэльләрдә көрәш гадел була, Дуэльләрдә көрәш изге, тугры!
Багармын да кара йөрәгеңә Пистолетның кара мушкасыннан... Син атарсың мине... Дымык җиргә Авармын мин япь-яшь Пушкин сыман.
Тик, Мафия, рәнжеп үләрмен мин. Мәкер-хәйләләрен анлый-анлый. Секундантны сатып алырыңны Белә алганмыни сон мин-сабый!..
А, юк инде! Көрәш гадел булсын. Тапталмасын Намус. Әхлак йөзе. Мин дуэльгә дәшәм бүген сине. Секунданты булсын Хаклык үзе!
Соңгы очрашу
Күзләреңдә ай шәүләсе яна, Мөлдер-мөлдер тама аннан жиргә. Аңлыйм, әйе... Соңгы күрешү бу. Без сонгы кат икәү бүген бергә.
Китәсең дә мени, Сарбай, бәгърем, Җиттемени гомрең соңгы чиккә?! Эт халкының гадәт-йоласымы — Үлер өчен йорттан китә читкә.
Әйтә гүя: «Чылбыр-бәем чыңын
Отып алган һава... Кыен монда» Хөр үлемне өстен күрсәң дә бит, Канлы каеш эзе муенында.
Адәм дә бит сезнең кебек, дустым, Йөрәктә тик... каеш эзе генә. Чит жир эте булып гомер сөргәч. Сагыш жиле үтә үзәгенә — Кайтып үлә туган эргәсенә.
Нигез ташы —• иң-иң йомшак мендәр.
Сезнең халык китә...
Ә кешеләр Кайтып үлә дистә, йөзләр, меңнәр...
Башка чакта хет төн ката булсын, Тансык иде сиңа минем сүзләр... Китәсез дә мени бөтенләйгә, «Бәхил бул» дип мөлдерәшкән күзләр?!
Кыйтга
Ут үрелеп алгач йолдыздан шәмемә.
Төнге күбәләк тә чумды үз гаменә.
Зыр-зыр килеп шәм очында бетерелде — йолдызның бер мәгъшугы янып үлде.
Гөл гомере
Кеше туса да — гөл, кеше үлсә дә — гөл, Гөлләрнең дә бит, гомере ике түгел.
Гамьсез дә соң дөнья... Үзем гамьле юләр, Гөл каберенә салам кочак-кочак гөлләр...
Гөнаһлы алиһә
Барсың, берсең, бердәнберсең...
Алиһәм!
Сине бар иткән аллама рәхмәт, Сине бар иткән аллам кичерсен. Тәһлилемне1 яулап алдың ул алламнан — Барсың, берсең, бердәнберсең.
Юк, кичермәс алла! һәм сине дә...
Тәмуг безгә!
Булмагае, дисең?!
И, гөнаһлы алиһәм син минем, Бар син, бер син, бердәнбер син!
Әлфирак
Барасы юл, һай, ерак. Сүнсә кулда шәм-чырак, Ясиның чык, ай-урак, Җан — югары, тән — түбән, Әлфирак1 2 аһ, әлфирак!
Җан — югары, тән — түбән, Мин — йолдыз, болыт, үлән... Сүнеп, корып югалсам — Ясиның чык, ай-урак, Әлфирак, аһ, әлфирак!
1 ТЭһлил —«бер алладан башка алла юк» дигән гыйбарәне кабатлау
2 Әлфирак — аерылу.
Фәрит Яхин
Тормыш, тормыш... Тыныч агыш белән Диңгезгәме, кая агасын? Хәтта мескеннәрдән син, көн килеп. Ир ясыйсын, йә ил агасы...
Без — кешеләр, яшәү өчен килеп, Көенеп йә көлеп, бу җирдә Сукалыйбыз тормыш буразнасын. Авыр йөкне йөртеп һәр иңдә. Арада бар ул да — хәйлә белән Җиңеллектә көнен күрүче. Җае килсә, оят диеп тормый. Синең иңгә килеп менүче.
Ирләр булыйк, баскан һәрбер җирдә Балкып калсын безнең эзебез. Без — бәхетле! диеп әйткән чакта, Калтырамас булсын сүзебез. Ваклыклардан мең кат биек торыйк,— Йолдыз иркендә, без югыйсә! Тормыш, тормыш... Бала йонын өтеп. Әкрен генә суык җил исә!
Тот мыш безнең базар Сатылиаган товар...
Ал! дип килгәнегез юк, Бир! дип киләсез һаман. Монсы булмаса, тегесе Сезнең йөзгә бик таман Икәнен дә мин беләм.
Ә сезнеке — чат келәм... Бир! дип киләсез һаман.
Үсеш
Фәрит ЯХИН - галим, филология фоннәре кандидаты, шигырьләре -Идел- журналында. -Яңа аваз- газетасында донья күрде Казанда яши.
Безнең диварлар ялангач,
Җир баласы тау идем. Дәрья суыдай идем. Җилләр чыгып, күпереп.
Бар дөньяны тутырып Кайнар һәм шашар идем, Дулкыным каплар идем.
Заман сыкрап кына алга күчте. Иске җирдә калды хәрәбә; Элладаның кара кашларына Гашыйк булу тойгың — әрәмгә... Барсын кичте: мең ел эчендә бит Мең төрлене күрде замана. Бөтерелде кырлар буйлап җилләр, Үкси-үкси көннәр яңара... Элладаның кара кашлары да Төрки кочакларда эреде, Табып була микән бу дөньяда Саф көенчә калган ыруны?! Зур шәһәрләр тетрәп торыр иде, Дала аты кешнәп куйганда, Диңгезләргә түгелеп төште еллар. Дан артыннан ирләр куганда. Гасырларны гасыр алмаштырды, Озын чорлар кыска тоелды... «Вәхши» Дала «бөек» Европаның Итәгенә килеп егылды.
Күңел ачкычы йөртүчеләргә
Саз чалып, дуслар алдында Җырладым, тыңладылар. Күзләреннән яшь агызып, Моң белән аһ ордылар. Диделәр:— Нигә моңарчы Син бездән ерак йөрдең? Наз-сагыш ямен, өләшеп, Ник хәзер генә бирдең? һәм әйттем гафу сорап мин: — Үзегез башкача бит! Моңлының күңел ишеген Изге теләк ача бит! Сез бүген — башкача бит...
Җир-Анама тисәләр, ТЪнем белән калтырап. Чайкалып китәр идем, Ташларым сибәр идем... Татар булып яшәдем, Татар булып торамын, Тотар кулым киселгәч. Әйтер телем өзелгәч,
Диңгезем башкаланды: Тынды, тәмам сай калды, Тау-ташларым күмелде, Очкын күзем сүрелде... Сөяк бирсәң — кимерәм. Калҗа бирсәң — симерәм. Дошманыңа мин әрәм,— Эт хезмәтендә торам!
Фердинант Шәехов
Фердинант Галиәскэр улы Шәехов 1937 елда Татарстанның Әгерҗе районы Кызыл Яр авылында туган Иж-Буби мәктәбендә урта белем алган. Казан авыл хуҗалыгы инсти-тутын тәмамлаган Аннан соң торле урыннарда җаваплы эшләр башкарган 1967 елда авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы буенча Әгерҗе район авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп күчерелгән Ләкин анда озак эшләргә язмый, бәхетсезлеккә очрап. 1968 елда ул сукыр кала.
Хәзерге вакытта ул Алабуга шәһәрендә яши һәм эшли
Аның шигырьләре 1990 елның сентябрь аенда Язучылар берлеге каршындагы әдәби консультация бүлегенә керде
Бүлеккә кулъязмалар еш килә, күпчелек очракта аларны укып кәеф кырыла. Кулъ-язмаларда әдәбиятка артык җиңел карау, каләмдәшләрең белән санлашмау — аларны кабатлау күп була, татар әдәбиятына яңалык бирергә омтылу тоелмый
Фердинант Шәехов шигырьләре укучы күңелен җәлеп итә алыр дигән уем бар Ул тормышны үзенчә аңларга, үзенчәлекле тавыш белән тасвирларга тырыша Кулъязмасында шигырьдән-шигырьгә осталыгы камилләшә Әлегә каләм твртер урыннары булса да, фикерләвендә авторның үз деньясы, шуңа күрә бу шигырьләрнең үз күзе бар, диясем килә
Рестәм МИНГЛЛИМ
ЙОЛДЫЗ булып...
Якты язда кушылып-шаулап акты ташкыннары безнең хисләрнең. Янып торды, безгә бәхет юллап, йолдызлары айлы кичләрнең.
Ник соң сүрелеп калды ярсу җилдә мәхәббәтнең тәүге балкышы7 Нинди таулар кичеп кавышырга куша икән безгә таң кошы9
Кон дә сине сагынып юксынудан күңелем канатларын моң баса.
Йолдыз булып очам күкләреңә, сою утың минсез янмаса!
Әтәчләргә мәдхия
Яшәү дәртенә хушланып, сизә күңелем кыллары авылларда сузып-сузып әтәчләр кычкырганын Кушыла шул гап-гади моң шатлыкка, сагышларга Бала йоклаган тынлыкка, җил искән тавышларга. Дәртле аваз үтә иңләп шау иген басуларын
кузгатып безнең күңелдә дәртле хис ташулары Әрәмәләр, кырлар аша төннәрен, көндезен дә эндәшә авыл авылга — әтәчләре телендә Адашсам да ялгыз калып кышкы карлы төннәрдә, чакырып алды әтәчләр җылы, якты өйләргә
Мәдинә күле
Мәдинә күле камышлы, камышлы күл сагышлы. Камышларның сагышында ерак еллар тавышы «Әйдә, дуслар, барыйк әле Мәдинә күлләренә Мәңге онытылмаслык булып, кердең күңелләремә!» Сугыш елларыннан бирле күл йөртә бу исемне Мәдинә исемен күлгә кемнәр куйган дисеңме? Сабый идем мин ул чорда, шуңа белмим әллә ни. Бу турыда миңа соңрак сөйләгән иде әни.
Печән өстендә киттеләр ирләр илне сакларга. Калды бар эш үсмерләргә, хатыннарга, картларга Картлар әзер чүкергә дә, янарга да. чарларга Хатын-кызлар йөгерешә таңнан печән чабарга. Без бакалы күл ягында тирләп, янып эшлибез. Кипсә дә тамакларыбыз, бакалы су эчмибез. Мәдинәнең чалгысын гел тешсез Гыйльметдин яный. Ни өчендер Мәдинәгә бакалы су да ярый: ни өчендер сагышлы җан тыя алмый ярсуын; рәхәтләнеп шуңа эчә без эчмәгән күл суын.
Мәдинә күле камышлы, камышлы да сагышлы: Мәдинә үзе дә күптән — ерак еллар тавышы... Моңнарын ерак елларның искә алып — тавышын,— ни өчендер, әкерен генә, җырлый карт авылдашым: «Әйдә, дуслар, барыйк әле Мәдинә күлләренә Мәңге онытылмаслык булып, кердең күңелләремә!»
Мәңге тугры таң сакчысы кояшны каршы алып, ялгады көннәрне чорга кычкырып, канат кагып Якты күңелләр күгендә күңелле моң тирбәлә
Уянсын, әйдә, шул моңга Җил шары һәр иртәдә.
Әтәчләрсез ил юк Җирдә байрак төсле кәпәчләр; чакырсыннар, озатсыннар.
яшәсеннәр әтәчләр’